Текст книги "Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 15 (всего у книги 37 страниц)
Шулай, сезнеңчә дөрес: аулак өй – үткән заман, агач сука йоласы, ә Культура сарае – бүгенге көннеке… Без шат, тик без картайдык кына. Гомер – яшьләрнеке.
Бер кайтырбыз әле…
Культура сарае шулай да Фәхрисламга бер ягы белән бик тә ошады: аның бер бүлмәсендә Бөек Ватан сугышы чорына кагылышлы документлар туплый башладылар. Сөембикәнең әйтүенә караганда, монда «Алар Ватан өчен сугыштылар» дигән зур витрина оештырылырга тиеш иде. «Ватан сугышы чорында безнең колхоз» исемле бер музей сыман бүлек тә буласы, имеш. Музей һәм витрина язга – 9 Майга ачылырга планлаштырылды.
Китте документ җыю, хатлар, фоторәсемнәр, солдат киемнәре җыю… Музейга көн саен нәрсә дә булса өстәлә торды. Музейга иң актив әйбер җыючыларның берсе Фәхрислам иде. Фәхрислам сугышта үлеп калган энесе Зиннәткә кагылышлы документлар, хатлар туплады. Зиннәт тын гына, шыпырт кына бер егет иде, сугыш вакытында бөтен авылны таңга калдырды: командованиедән аны мактап ике тапкыр хат килде, аның батырлыгы турында язылган фронт газетасыннан өзекләр килде. Зиннәтнең һәлак булыр алдыннан гына җибәргән соңгы фоторәсемен авылда кулдан-кулга йөрттеләр: аның күкрәгендә ике Дан ордены бар иде.
Галләмгали агай – белемле кеше – сугыш беткәч сөйләп йөрде:
– Тагын берсен эләктерсә, Геройга тиң буласы булган. Дан орденының өчесен дә таккан егетләрне күрдем мин: урамнан барганда, офицерлар үзләре честь биреп калалар. Шаярма син. Солдат ордены ул…
Зиннәткә кагылышлы күп әйбер җыелды. Зиннәт утыз алтынчы елларда Ташкент, Кәттә Курган тирәләрендә акча эшләп йөрде. Кизил якларына да барып чыкты. Ай саен йортка хаты килеп торды. Хатны бик эчтәлекле, төгәл яза иде. Сугыштан язган кыска хатлары белән беррәттән, Кизил, Ташкент якларыннан язган бер-ике хаты музейга китерелде. Дөрес, язган хатлары эчтәлеге, җөмләләре ягыннан бер-берсеннән күп аерылмыйлар иде.
«Сезки, гыйззәтле вә хөрмәтле газиз атам белән газиз анам, энем Шәйдулла белән сеңлем Саимәгә безки Зиннәттән яшь йөрәгемнән кайнап чыккан сәламнәремне иртән искән таң җилләре аша күндерәм. И һәм сезгә тазалык, тынычлык теләп калам. Янә Фәхрислам абый семьясының барчасына аермаенча күп сәлам. Янә Вәлиулла абзыйларның барчасына аермаенча күп сәлам. Янә Галләмгали абыйларның барчасына аермаенча күп сәлам. Янә Мәтәли абзыйларның барчасына аермаенча күп сәлам. Янә…
Монда тормыш ярыйсы гына, арыш онының поты ун-унике сум, кайбер атналарда тугыз сумга да алырга була дип сөйлиләр. Бодай оны унбиш-уналты сумнар тирәсе. Кибетләрдә чәй-шикәр бар, йөзенче, меңенче чәйләрне дә бер ярты көн чират торсаң алырга була. Шушы көннәрдә генә сезгә посылка салдым: алты такта йөзенче чәй, ике кило алма каклы конфет, әтигә бер пар шахтёр галошы, әнигә бер пар кызыл эчле галош, Шәйдуллага полсукно чалбар, Саимәгә бер пар оек…»
Зиннәт өйләнмәгән иде, шул көе сугышка китеп барды да бетте. Ә менә аның дусты Ибрай өйләнгән иде, бер ел хатын белән торып калды. Ибрайның үзе киткәндә бер айлык малае калды – Ибрай да бетте. Фәхрислам аның хатларын эзләтте. Хатлар сакланмаган иде. Авыл бетереп эзләп, Ибрайның бер карточкасын таптылар. Саргаеп беткән кәгазьдә иптәш егете белән Ибрай иде. Кара калын костюмнан (ул чорда авылда «фәлән егет кәчтүм-чалбар алган» дип зур хәбәр итеп сөйлиләр иде), күн итеген сыдырган, балаклар лыпырдатып шул сырлы итекләргә тутырылган. Һәр икесе дөп-дөрес итеп, туры гына итеп калын кепкалар кигәннәр. Ибрай ак күлмәкнең киң якасын мул итеп пиджак өстенә чыгарган. Ике егет, елмаешып, бер-берсенең кулларын кысканнар да фотообъективка караганнар. Карточканың артына «1940 ел, воянкоматка каралырга барган җирдән төшелде, уникенче апрель» дип язылган. Һәм аска болай дип тә өстәлгән иде: «Гаеп итмәгез, начар төшелде».
Культура сараеның түрдәге бүлмәсендә Фәхрислам боларны озак карап утырды. Узган гомер, бу авылда яшәгән егетләр берәм-берәм күз алдыннан кичтеләр. Авыр уйлар баш миен томалады. Өенә кайтып урынына яткач, озак вакытлар күзенә йокы кермәде. Ни өчен болай килеп чыкты соң әле бу? Авыл тулы тап-таза ирләр, егетләр иде – менә шулар хәзер юк. Адәм баласы шуның өчен яшимени? Ана үзенең баласын шуның өчен – бомба, снаряд астында тураклансын, янсын, батсын, асылсын, атылсын өчен үстерәмени? Фәхрислам аңлап бетерми: хәзер телефон заманы, дәүләт башлыклары нигә бер-берсенә чылтыратып сөйләшмиләр икән? Мәсәлән, болай дип:
– Әссәламегаләйкем! Бу мин әле. Ни хәлдә яшисең? Җәмәгатең, бала-чагаларың исәнме? Явым-төшемнәр ничек? Әле печәнгә төшмисезме? Арыш серкә очырдымы? Карале, туганкай, без болай итик әле. Әрмияләрне таратыйк. Сугышмыйк моннан соң. Син дә тыныч йокла, мин дә…
Тегесе җавап бирә:
– Вәгаләйкемәссәлам. Әле бүген үзем дә чылтыратырмын дип тора идем. Исәнлек-саулык. Яңгырлар булды. Ие. Бик. Яхшы. Печәнгә бүген-иртәгә дип торабыз. Арыш та серкәнең соңгысын очырды. Ие, бер ун көннән өлгерер дә. Көннәр кызу торса. Ә-ә… Әрмияләрне әллә кайчан таратасы иде. Нигә сугышып торырга? Ие. Адәм каны коярга, нәрсәгә хаҗәт ул. Килештек. Мин хәзер күрше мәмләкәткә хәбәр итәм.
– Әлү, әлү! Күрше, нихәл?! Карале, туган, син анда үзеңнең солдатларыңны өйләренә тарат әле. Тәнкеләреңне сүтеп, трактор ясат. Тупларны нишләтим дисеңме? Ай Алла, чуен кайната торган казанга сал да кайнат! Сука тимере ясатырсың. Снәрәтләрне? Аларның гильзесе самавыр ясарга бик әйбәт. Килештекме? Хуш! Хатыныңа сәлам әйт. Килеп чыгыгыз бер, уракка төшкәнче…
Таң атканчы Фәхрислам бөтен президентлар, патшалар, премьерлар белән шулай сөйләшеп чыкты. Таң алдыннан исә тирән йокыга талды.
…Әллә ниткән йомыш белән генә урманчылыкка барган иде Фәхрислам. Соңга калынды. Кич булды, ай калыкты. Камылдан туры ярып авылга кайтырга чыкты. Бөтен дөнья – аяк астындагы камыл, бераз читтәгерәк карабодай басуы – ай нурына коена иде. Камыл – сары алтын, карабодай басуы – ак көмеш диңгезе. Авылга кадәр ике чакрым юл. Менә Фәхрислам кемнәрнеңдер мыдыр-мыдыр сөйләшкәнен ишетте. Офык артыннан бик озын ике адәм күренде. Коточкыч озыннар, янгын сараеның каланчасы биеклеге булыр. Әһә, бу аларның күләгәсе икән. Менә алар Фәхрислам янына килеп тә җиттеләр. Ләкин ни өчендер җирдән түгел, ә бераз гына өстән атлыйлар – аяклары җиргә тими.
– Нихәл, абый?! Әйбәт яшисеңме?
Зиннәт икән.
– Нихәл, Фәхрислам абый? Дәү карт булабызмы?
Монысы Ибрай икән. Фәхрислам аларга җавап бирмәкче була, нигәдер телен әйләндерә алмый.
Киттеләр. Авылга таба бергәләп салмак атлап өч ир китте. Күбрәк тегеләр сөйләште.
– Ибруш! Хәтерлисеңме, утыз өченче елнымы икән, шушы басуда каты сукада вакытта…
– Хәтерләмәскә соң. Түлке утыз икедә ул, ялгышма. Ну, үзебез дә инде. Шундый кигәвенле вакытта көн үзәгендә ат янына ятып йокларга.
– Ие. Мин уянмасам, син сука тимере астында беткән идең инде.
Фәхрисламга бер сорау бирмиләр. Авылга килеп җитәрәк адымнарын кызулаттылар.
– Бергәләп йөрибезме? – диде Зиннәт.
– Шту син, аерылмыйбыз. Әйдә башта безгә.
Зират башындагы арт урамга чыктылар. Авыл тып-тын. Кайбер тәрәзәләрдә генә ут җемелди. Ибрайның йорты хәзер яңа икән. Ул бераз гына нигезен танымый торды. Ут яктысы мулрак төшкән бер тәрәзә артына килеп бастылар һәм күзәтә башладылар.
Ибрай хатынын таныды. Зиһникамал картайган икән. Яшь, таза кыз иде. Кулында эш уйнап тора иде. Тукта, ничә ел күрешмәгән? Егерме биштән узганмы? Картайган. Башын бәйләп куйган. Димәк, баш авыртуы белән җәфалана. Тегесе кем? Табак-савыт юып йөри.
– Әйдә сезнекеләргә, – диде Ибрай, авыр сулап.
Киттеләр. Зиннәт төп нигезне тиз таныды. Тәрәзә каршында янтаеп үскән шомырт бар иде, малай вакытта шуның ботагына менсәң, йорт эче күренә иде. Шомырт юанайган. Зиннәт тиз генә шунда менде, өй эченә күз салды. Фәхрислам белән Ибрай, нигезгә басып, тәрәзә пыяласына борыннарын терәделәр.
Стенада зурайтылган портретлар, Һидиятулла абзый! Йа Алла! Костюм кигән, галстук таккан. Гомерендә күргән әйберләре түгел. Монысы кем? Зиннәт ич! Зурайтылган, бизәлгән. Ә-ә, теге вакытта Сталинград янында партбилетка дип төшелгән иде.
Йортта сөйләшәләр. Кечкенә энесе Шәйдулла икән. Тегесе хатыныдыр. Тукта, кем турында?
– Йә, киттекме?
Зиннәт кәкре карт шомырт кәүсәсеннән җиңелчә генә шуып төште. Ибрай – әтисе йортына, Зиннәт абыйсы йортына бару турында телгә дә алмадылар, Фәхрислам белән дә сөйләшмиләр.
Туп-туры кырга, килгән якларына чыгып киттеләр, Фәхрислам да алар белән атлады. Әйтәсе сүзләре күп иде, әмма телен әйләндерә алмыйча иза чикте. Үргә менеп җиттеләр. Авылда инде утлар сүнгән, клуб янындагы баганадан радио тавышы да ишетелми, дөнья тын иде. Туктадылар. Авыл ягына борылдылар. Көнчыгыш ягы кып-кызыл иде. Талгын гына җил исте, авыл аркылы узган бу җил сыер абзарының җанга якын, күңелне кузгатырлык исне – балачак исен алып килде. Офык ягындагы кызыллык әллә нинди нечкә озын, әкияттәге кылыч сыман кара болыт кисәге белән урталай ярылган иде, күрәсең, кичтән явып бетми калган бер болыт кисәге көн яктылыгында үзенә кая барыр урын тапмый.
Зиннәт шинелен бөтереп төрде, камыт ясап җилкәсенә салды.
– Тагын кайчан кайтабыз?
– Ә-ә… Исән булсак, бер кайтырбыз әле…
Көнчыгыш тагы да ныграк кызарды, талгын җил тагын бер тапкыр исеп куйды, авылда кемдер «Беларусь»ен кабызды, урам башындагы баганада электр утын сүндерделәр.
Егетләр эре-эре атлап китеп бардылар, киткән саен аларның гәүдәләре озыная иде.
Көнчыгыш җиле аларның артыннан куа китте…
– Йокымны йокы итмәдең. Әллә эчеп кайткан инде, оятсыз? – диде Сабира җиңги караватыннан торганда Фәхрисламга. – Үкерү дисеңме, теш шыгырдату дисеңме. Бүген дә шулай клубта озак утырасыңмы? Төн уртасында кайтасыңмы?
Фәхрислам байтак дәшмичә ятты.
– Ә, бер кайтырбыз әле, – диде аннары, авыр сулап.
Мәтәли агайның оныгы
Һич тә уйламаганда, һичкем көтмәгәндә Мәтәли агайның оныгы Хәбибрахман тотты да унны бетерде. Укыр дип югыйсә беркем башына да китерми иде. Ун ел буе югыйсә «өч»ледән югары билгене бөтенләй күрмәде. Моңа гаҗәпләнеп бетерә алмадылар, авылда бервакыт хәбәр таралды: Хәбибрахман, имеш, югары уку йортына китә икән. Монысына, әлбәттә, ышанмадылар, шаяру дип кабул иттеләр. Идарәдә инде аны тракторчылар курсына җибәрергә дип, һич булмаса, ферма мөдиренә ярдәмче итәргә дип чамалап торалар иде. Әмма июльнең егермеләре тирәсендә Хәбибрахман, фанер чемоданын сул җилкәсенә салып, чыннан да, тимер юл станциясенә таба чыгып китте.
Ә нигә гаҗәпләнергә? Мәктәптә бервакыт җиде классны бер малай тәмамлады, өч ел буе рус теле укытучысының чәчен шул гына агартты. Аның теле рус сүзләренә бер дә күнми иде. «Пять», «мягкий» дигән сүзләрне ул бөтенләй әйтә алмый иде. Ә бервакыт рус теле укытучысы – ике озын толымлы кара кыз – дәрес ахырында елады. Пушкинның «Чегәннәр» поэмасын узалар иде. Теге малай һич кенә дә Алеконың исемен әйтә алмады. Гел «Әлүке», «Әлүкә» чыга иде. Актыгында «Әллүкә» дип ычкындырды – укытучы шунда түзә алмады, күзләре яшьләнде. Инде мәктәп өстендә кара тап булып калмасын, барыбер колхозда калачак бу дип, рус теле укытучысын «өч»ле куярга күндереп кенә дирекция тегеңә таныклык биреп чыгарган иде. Еллар узды, берзаман авыл урамында теге малай күренде: шәп, шома егет булган, галстук таккан.
– Заочно укыйм, тагын бер елдан диплом яклыйм, унъеллык мәктәптә рус теле укытам, – ди…
Авылда тагын бер кеше бар, ул сугышта катнашкан, күкрәгендә Кызыл Йолдыз ордены, «Батырлык өчен» медале бар. Батыр бит инде, куркак кешегә андый медаль бирмәсләр. Таза, йомры җилкәле, җиккән атның астына кереп, алгы саныннан күтәреп күрсәтә, Сабантуйда ике потлы гер күтәреп йөгереп йөри, ел саен бүләк ала. Авыл урамында бензовоз-фәлән буксовать итеп ятса, көрәк тә, трос та кирәк түгел: бу кеше генә очрасын. Этә башласа, машина чыкмый калмый. Әмма аның шөпшә кебек нечкә билле, чандыр гына, сөяктән генә төргән хатыны бар, ире берәр көнне салып-нитеп кайтса, әлеге чандыр хатын тегене умач итеп уып ташлый, чалт-чолт яңаклый, эт итә, шуннан соң теге абзый ярты еллар чамасы авызына кабу түгел, әйрән суы эчәргә дә куркып йөри, песи булып кала.
Дөньяда азмыни: үз өен, үз балаларын да җыештыра алмаган бер хатын мәктәптә, авыл советында йә медпунктта техничка, санитарка булып эшли; үз өендә гомер буе пычак, чүмеч югалтып, кайчы, иләген эзләп җәфаланган бер хатын почта бүлегендә эшли, акча, телеграммалар белән эш итә.
Шулай булгач, нигә әле Хәбибрахманга югары уку йортына кермәскә? Ул кемнән ким? Нәрсә, югары уку йорты әллә гел «биш»кә укыганнар өчен генәме? Ә шундыйлар очрамыймыни: беренче класстан алып унынчыга кадәр гел «биш»кә укый. Баксаң, бер фәнне дә яратмый икән ул. Аның төп максаты институтка керү икән. Керә дә, тәмамлый да ул аны.
Шулай булгач, Хәбибрахманга нигә институтка кермәскә? Бәлки, «өч»легә генә укыса да, кечкенәдән гыйлемгә мәхәббәте зур булгандыр аның. Ә ул әтисез үсте, сугыш чыккач, алар әнисенең төп йортына – бабай йортына кайттылар.
Аның бабасын авылда Мәтәли карт дип йөртәләр иде. Аның чын исеме элек Мөхәммәтгали булган. Ләкин бу исем шулкадәр ерак күмелеп калган ки, моны хәтта Мәтәли карт үзе дә оныткан. Яр буеннан качып-посып, аның бәрәңге бакчасына килеп чыккан казларга Мәтәли карттан рәхим-шәфкать булмады. Ул аларга юан имән таягын ыргыта, имгәнеп калган казны тотып, муенын борып ташлый, бакчасына таба тезелеп менеп барган үрдәк бәбкәләрен чалгы белән кыра. Берәр сарык бәтие көтүдән адашып, аның бакчасы тирәсенә килеп чыкса – бетте диген. Мәтәли карт аны тота, бәтинең үз тиресе төсле кыл алып, аның аяк сеңерен рәхимсез рәвештә кыл белән буып куя. Бәти аксап кайтып китә, хуҗасы аксауның сәбәбен белми. Бераздан бәти аягы шешеп үлә. Тиресен тунаганда гына, хуҗа кешенең пәкесе теге кылга барып төртелә. Бер дә шикләнмичә: «Мәтәли дуңгызның эше бу», – дип хөкем чыгарыла.
Ләкин Мәтәли бик дини карт иде. Һәр көнне ул икенде, ахшам намазларын укып бара. Шәригать, намаз укыган җирдә сурәт-фәлән булмасын, намазлык тирәсендә хәрәкәт булмасын дип өйрәтә. Хәзер стенада нәрсә генә юк соң! Шуңа күрә Мәтәли карт намазны ишегалдында яшел чирәм өстендә укый. Монда сурәт тә, хәрәкәт тә юк. Тик менә Мәтәли картның калын, коры тавыш белән яңгыратып намаз башлавы була, аның ике яшьлек оныгы – ыштансыз Хәбибрахман – намазлык өстенә үрмәләп килеп керә. Һәм шуннан соң намаз менә болайрак бара:
– Әгузе билләһи минәш-шәйтан ир-раҗим. Бисмилләһи… Гаҗилә, алыгыз әле моннан Хәбибрахманны, намазымны бүлдерде бит, чукынып киткере! Бисмилләһи рәхман әррәхим. Әшһәде ән лә илаһа… Гаҗилә! Колагыңа таш керде мәллә, фәлән итим! Алыгыз бу көчекне моннан. Әшһәде ән лә илаһа илла аллаһы мөхәммәде рәсүлулла. Хәбибрахман! Китәсеңме-юкмы намазлыктан? Чык, дим, намазлыктан, зинадан туган нәрсә!
Бу һәр кичне шулай дәвам итә. Кайвакыт Хәбибрахман намазлыкны юешләп тә ала. Мәтәли картның бу вакытта тавышы калтырый, намаз онытыла.
Мәтәли карт авылда үзен иң дини, иң тәкъва кеше дип исәпли иде. Чөнки ул инде күптән агачлыкка кайтып китте. Әмма Хәбибрахманны кеше итеп, аякка бастырып китте. Югыйсә җебегән генә, кыюсыз гына бер мокыт иде малай. Әтисенең исемен дә белми иде. Беренче класска килгән көнне укытучысы фамилиясен сорады. Малай бер дә икеләнмичә борынын тартты да, юеш ияген күлмәк сәдәфенә терәп, нечкә генә тавыш белән:
– Гаҗилев, – диде.
Өлкән класс балалары моны ишетеп хихылдап көлделәр. Әмма Хәбибрахман көлмәде. Чөнки туганнан бирле «Гаҗилә малае» булып йөрде. Хәзер исә Хәбибрахман үсте, югарыга үрләде. Әле аның яшисе бар, бабасы, атасы күрмәгәннәрне күрәсе бар.
Хәбибрахманны белемгә гашыйк итүче кеше беренче курста, беренче сентябрь көнне беренче лекцияне укыган карт галим булды. Карт галим кереп кафедра янына басты да башын читкә борган килеш сөйләп китте. Тел галиме икән.
– Анда, – диде, – әдәбиятчылардан бер хыялый бар, сезнең башыгызны шул бутап бетергәнче, мин сезгә кайбер киңәшләр бирим әле. Сөяк өчен җелек ни дәрәҗәдә булса, кеше өчен дә белем шул дәрәҗәдә, кимекнең матурлыгы – җелек; кешенең матурлыгы – акыл. Белемсез кеше – җелексез сөяк кебек буш нәрсә. Җелексез кимеккә кул сузмыйлар. Белүче белеме белән югарыга күтәрелде, белемсезлек кешене түбән чиктерде.
Хәбибрахманнар группасындагы студентлар әсәрешкәннәр, язарга да онытып тыңлыйлар иде. Кызганычка каршы, карт галим шул елны пенсиягә китте.
Хәзер Хәбибрахман – авылдагы иң могтәбәр егетләрнең берсе. Чөнки ул Ленардан алда югары белем алып чыкты, Мараттан алда кандидат булды. Бер авылдан ике кандидат аз түгел. Ә Хәбибрахман – шуның беренчесе. Ләкин Хәбибрахманның кандидатлык юлы җиңел булмады. Аның кандидатлыгына авылда комачаулый торган факторлар бар иде. Авыл халкына нәрсә? Ул – гади халык. Аңа кандидат ни, академик ни? Алар, яратып, үз итеп, һаман да әле Хәбибрахман дип дәшәләр. Йә инде, ачуым килмәгәе! Хәбибрахман исемле фән кандидаты буламыни? Шәһәрдә бит инде әллә кайчан ул Хәбиб Фәһмиевич дип мәшһүр. Ә монда кайтса:
– Мәтәли картның Хәбибрахманы кайткан!
– Фәһметтин малае кайткан! – диләр.
Хәбибрахман авыл халкының мокытлыгына шактый ук рәнҗи. Мокытлар! Исем кушканнар, әмма татар халкының киләчәген күрмәгәннәр. Ә бит ата-баба бу исемне инде Совет заманында кушкан. Хәбибрахман, имеш! Йә, уйлап карагыз инде, менә, әйтик, бервакыт шушы егет академик булды, ди. Академиклар сайлау бюллетененә язылган:
– Хәбибрахман Фәһметтин улы Мөхәммәтгалиев.
Мондый бюллетеньгә, әлбәттә, шундук кара шар салалар. Шул булдымы исем, шул булдымы академик?
Шулай да академиклыкка әле ерак, хәзергә Хәбиб Фәһмиевич дигән исем астында шәһәрдә ярыйсы гына яшәп яту…
Шәһәрдәге юл да авыр, бик авыр булды Хәбибкә, авыллык аңа гел комачау итеп торды.
Өченче курска җиткәчме икән, Хәбиб бер егетлек эшләп карады: бер кафеда официант булып эшләүче яшь хатын белән танышты. Хатын чибәр, каны уйнап тора иде. Хәбиб каушаудан нәрсә ашаганын, нәрсә эчкәнен белмәде, алма согына тоз салып болгатты, тагын әллә ниләр бутап бетерде. Чөнки теге хатын сүз арасында үзенең бер квартирда ялгыз яшәгәнен, иренең бик каты эчүче булганын һәм, эчә-эчә кешелектән чыккач, каядыр Себер ягына китеп барганын, инде рәсми рәвештә аерылышканнарын сөйләде. Ул арада Хәбиб, кыюланып китеп, тегенең адресын да сорады. Хатынга нәрсә? Өстәл өстендәге кәгазь салфеткага дүрт-биш сүз язды да китте: «Набережная, дүртенче, тугызынчы кв., сигездән соң».
Хәбибнең кичкә кадәр башы шаулады, колаклары чыңлады, берөзлексез тамак төбе ябышты, тыны сикерде. Кичке җидедә исә ул инде гастрономда иде: бер шешә «Волжское», өч йөз грамм карамель алды да Набережнаяга таба юл тотты.
Иртәгесен кафеда теге хатын, имеш, Хәбибнең группадаш кызларыннан берсенә болай дигән:
– Егетегезгә әйтегез: коньяктан түбәнне эчмибез, шоколадтан түбәнне ашамыйбыз…
Ах, бу авыллык!
Нинди зур хисләр, нинди бөек өметләр белән барган иде Хәбиб ул кичне Набережная урамына!
Шуннан соң Хәбиб, чит-ят уйларны ташлап, гыйлем үрләренә таба юл алды. Авыллыгы аркасында баштарак фәнни җитәкчесен аңлап бетерә алмый җәфаланды.
…Бу – рәсми булмаган беренче танышу иде. Аннан, Хәбиб курс эше язганда, мөнәсәбәтләр тагы да ачыкланды. Кышкы салкын, томанлы иртәләрнең берсе иде. Хәбиб, курс эшен күтәреп, җитәкченең өенә барды.
Ул заманда эчемлекләр иртәнге караңгыда да сатыла иде, Хәбиб шәл якалы, путалы җылы пальтосының куен кесәсенә барышлый гына бер шешә алып салды.
Галим кәефсез, күз төпләре шешенгән, буй-буй пижамадан гына валокордин тотып йөри иде. Хәбиб шешәне кухняга кертеп куйды.
– Хатын базарга китте, иртән ашыйсы килмәде, батареяларны начар җылыталар, баш авырта, – дип, ул бер җөмлә белән обстановкага характеристика бирде.
Хәбибнең инде бу йортта булгалаганы бар иде, чишенеп түргә узды.
– Укы, – диде галим, – мин тыңлыйм.
Хәбиб остазының кәефсез булуына бераз уңайсызлана калды. Ничек инде мондый кешене фән белән газаплыйсың?! Галим дә, шуны сизгәндәй, авыр күз кабакларын чак күтәреп, кабат:
– Укы, – диде, – мин тыңлыйм. – Үзе ишекле-түрле йөренә башлады.
Хәбиб укып китте. Берәр абзац тәмамланган саен, остазына күтәрелеп карады, фикер көтте. Тәрәзәләргә Фиджи утрауларында гына үсүе мөмкин булган гигант үсемлекләр, абагаларның сурәте яшькелт боз булып каткан, өйдә шуңа күрә суык кына түгел, караңгы да иде. Галим йөренде, бер сүз дә дәшмәде. Йөренә-йөренә ул коридорга ук чыгып китә иде. Инде язылган эшнең яртысы укылды. Бераздан галим аны туктатты.
– Кабат укы әле әлеге өлешен, – диде.
Хәбиб җанланып китте. Чигереп укыды. Остаз да бармагын селеккәләп тыңлап торды.
– Яхшы. Бу өлеше мине тотты. Дәвам ит.
Хәбиб дәртләнеп укып китте. Алга таба остаз һәр абзацны чигереп укытты, үзе һаман йөренә-йөренә коридордан, кухнядан әйләнде. Эшнең ахырына таба Хәбибнең курс эше тирәсендә бәхәс шулкадәр кызды ки, инде һәрбер җөмлә тикшерелде, аерым сүзләрнең, иҗекләрнең мәгънәләренә тукталынды.
Ниһаять, Хәбиб укып бетерде.
– Яхшы бу, – диде галим, – моны үстерергә кирәк. Киләчәктә моны диплом итеп эшләргә, аннан кандидатлык диссертациясе итәргә мөмкин.
Хәбибнең шул вакытта, «диссертация» сүзен ишеткәч, миенә кан сава язды. Кыюланып китеп ул коридорга чыкты.
– Гаеп итмәсәгез, – диде ул инде терелеп беткән, кыза-кыза нәрсәдер исбат иткән галимгә, – кухняда минем бер нәрсә бар иде. – Шулай диде дә кухняга чыгып китте. Шешә буш иде. Юк, бөтенләй буш түгел, төбендә бер илле калынлыгында калган иде. Хәбибнең теле тотлыкты. Галим исә моны сизмәде, сөйләвен дәвам итте:
– Бу тема бик әһәмиятле, моны үстерергә кирәк, – ди-ди, ул папиросын кабызды.
Хәбиб берни дә әйтә алмады. Бәрәңге, кәбестә, сумка белән ипи, кефирлар күтәреп галимнең хатыны кайтып кергәч кенә, ул чыгып китте…
Монысы башы гына булган икән. Бераздан диплом яклау вакыты килеп җитте. Диплом калын иде, моны укытып чыгарырга, җитәкченең «якларга куярга рөхсәт» дигән сүзен алырга кирәк иде. Бу хикмәтле, мәгънәле сүзне язып биргәнче, галим сузды. Диплом яклау башланырга унбиш минут кала гына әйбәт бәя белән бер бит язып бирде. Ә комиссия утырышында фәнни җитәкче буларак ул сандугачлар булып сайрады.
– Бу эш мине баштан ук бик борчыды, – диде ул. – Чөнки тема авыр, моңарчы беркем тарафыннан да эшкәртелмәгән мәсьәлә. Баштарак дипломник Мөхәммәтгалиев бу темага керә алмыйча бик аптырап йөрде. Күп эзләнде, бик күп әдәбият укыды. Безгә аның белән кат-кат сөйләшергә, әле бу эш курс эше хәлендә вакытта ук күп утырырга туры килде. Ләкин соңга таба Мөхәммәтгалиев бу авыр теманы җиңеп чыкты һәм бик әтрафлы итеп мәсьәләне төрле яклап ачыклады. Әлбәттә, бу эшнең төрле бәхәсле яклары булуы мөмкин, – ә фән дөньясында шуннан башка мөмкин түгел, – әмма бүгенге утырышта мин аның ул бәхәсле якларына, гәрчә аларны белсәм дә, кереп торуны кирәк тапмыйм, һәм бу диплом эшен бары тик уңай бәягә генә лаек дип уйлыйм.
Комиссиядә Хәбибнең эшенә югары билге куйдылар. Хәбибне аспирантурага тәкъдим иттеләр. Җәй үтеп, беренче октябрь җиткәндә, Хәбиб инде зур китапханәнең «гыйльми хезмәткәрләр өчен» дип язылган уку залында китап дөньясына чумып утыра иде. Баштарак «аспирант» дигән хикмәтле исемгә ул ияләнә алмады, бу исемгә үзенең шәхесен туры китерә алмыйча җәфаланды. Атна-унбиш көн үткәч, әкренләп рольгә керде, бер тапкыр авылга да кайтып килде. Әнисе аның шәһәрдә калуын зур фаҗига буларак кабул итте. Дөресен генә әйткәндә, бу – малайсыз калу дигән сүз иде. Хәбиб «Татар телендә тагылмаларның кайбер мәсьәләләренә карата» дигән теманы диссертация итеп эшләп чыгуның дөньякүләм әһәмиятен, күпме генә тырышмасын, үзенең әнисенә аңлата алмады. Ана елады да елады. Абзар-кураның рәте киткән, өй искергән, базның таш стеналары җимерелә башлаган иде. Мәтәли карт дәшмәде – ул инде үзенең яше белән бөтен әйбергә дә битараф карый башлау чорына килеп кергән иде.
Хәбибрахман, шулай итеп, Мәтәли оныгы булудан, үзенең озын исеменнән азат булып, Хәбиблек юлына, галимлек юлына сәфәр китте.
Уку залында ул шәп утырды. Уртакул укучы булып гомер буе исемлек ахырында йөрүнең, Мәтәли оныгы булып йөрүнең барысы өчен дә реванш алырга булды ул. Аның өстәлендә тел гыйлеменә караган китаплардан тыш Эйнштейн, Фейербах, Ландау, Монтень, Плутарх, Ибсен әсәрләре, Бетховен, Наполеон, Гарибальди турында монографияләр була иде. Үз темасы артык авыр түгел, эш гөрләп барды.
Хәбиб зур кеше булды. Күзлек киде, баш түбәсеннән чәче коелды, яхшы мех кырыйлы, плюш түбәле бүрек киеп җибәрде, галимнәрнең шундый бүрек кенә кияргә тиешлеген ул белә иде, асты тырпаеп торган портфель алды, бу портфельгә бик күп кәгазь, берничә шешә кефир, бер-ике ипи, мунчага барганда сабын, мунчала, кием-салым һ.б. әйберләр сыя иде. Доцент булды. Бу исемне күтәреп йөрү бик рәхәт, бик ләззәтле иде, кешеләрдән ул исемне үзенә карата гел генә әйттереп торасы килә, шуны әйтергә үзе дә җай эзли иде. Беренче курс студентларына лекция белән кергәч, аларга карамыйча гына, тәрәзәдән еракка күз ташлап, болай диде:
– Минем фамилиям доцент Мөхәммәтгалиев була…
Рәхәт, бик рәхәт булды аны әйтүе.
Озак та үтмичә, Хәбибкә яңа йорттан өч бүлмәле квартир да бирделәр, бу вакытта инде ул өйләнгән, бер баласы бар иде. Хәбиб акрынлап авыл белән элемтәне өзде, шәһәрләшә башлады. Дус-ишләре күбәйде. Дуслары үз коллегалары арасыннан түгел, алай модасы юк икәнен ул яхшы белә иде. Дуслар төрле булырга тиеш. Җәмгыять алдында абруй казанасың килсә, дусларың үз профессияңнән бөтенләй ерак кешеләрдән булсын. Хәбибнең дуслары – кайсы юрист, кайсы геолог, кайсы врач. Шәһәр кешесе һәм аның да интеллигенты булу өчен тагын ниләр кирәк? Хәбиб боларны яттан белә иде.
Беренче шарт. Үзеңнең чыккан җиреңне, авылдан икәнлегеңне онытасы. Мәҗлесләрдә, компанияләрдә моны телгә аласы түгел.
Икенче шарт. Кунак чакырганда, дус-иш белән нәсел-нәсәпне аралаштырасы түгел. Нәсел-нәсәпне аерым җыярга, алар белән авылча утырсаң да ярый.
Өченче шарт. Яшь вакыттагы фотоальбомнарны юк итәсе. Килгән кунак альбом-фәлән карый икән, «Һи-и, аны актарган кеше дә юк, карточкага төшкән дә юк» дип ис китмичә генә альбомны бирәсе. Ләкин альбом шәһәр рәсеменнән – хатын белән синең загстан чыккач төшкән рәсемнән башлансын. Шуңарчы төшелгән авыл рәсемнәрен юк итәсе. Аннан безнең туй көнебез. Аннан язылышуга бер ай тулган көнне төшкән рәсемебез. Аннан… йомшак юрган өстенә башын күтәреп капланып яткан ялангач бала. Өч айлык вакыты. Аннан…
Дүртенче шарт. Шәһәр интеллигенты эчемлек төрләрен бик яхшы белергә тиеш. Авылда югыйсә ике генә төрле сүз бар: ак аракы, кызыл аракы. Интеллигент «сухое, полусухое, креплёное» кебек сүзләрнең мәгънәсен яхшы аңларга тиеш.
Бишенче шарт. Мәҗлестә һәрвакыт бер сюрпризың булырга тиеш. Гадәттә, ул – командировкадан алып кайткан, бу шәһәрдә күренми торган берәр затлы эчемлек.
Алтынчы шарт. Стенада яки сервант өстендә чит илдә вакытыңда үз кулың белән диңгез төбеннән-фәләннән, базардан алган берәр кабырчык яки статуэтка торырга тиеш.
Җиденче шарт. Үз хатының турында «минем хатын» дип мокытланып сөйләшәсе түгел. «Фәлән ханым» дип әйтәсе. Хатын татарчаны начаррак та белсә – бигрәк шәп.
Сигезенче шарт. Балаларың чит тел мәктәбендә, рәсем һәм спорт мәктәбендә укысын, моннан тыш музыкальныйга йөрсен. Олысы кыз булса – ул гел «биш»кә генә укысын, кечерәге – малай, бераз шуграк булсын, анысы «өч»ле, вакыт-вакыт «ике»ле алса да ярый, мәҗлестә сөйләү өчен ул хәл күңелле була.
Тугызынчы шарт. Дача, көймәң, машинага чиратың булсын. Машина үзе булмаса да ярый.
Унынчы шарт. Фәлән районда фәлән колхозның председателе синең җан дустың булсын (үз авылыңнан түгел). Ул председатель шәһәргә килгәндә, сиңа түшкәсе белән ит, центнеры белән кәбестә, кисмәге белән бал алып килә, ә син шул яхшылыгына җавап итеп җәй көне семьяң белән төялеп аңа кунакка кайтып киләсең һәм кышын бу турыда иптәшләр арасында сөйлисең.
Хәбиб акрынлап әнә шул программаны тормышка ашырырга кереште. Алар квартирында булган мәҗлесләрдә сүз-әңгәмә менә болайрак кына бара, ләкин һич тә шуннан да түбән түгел.
– Русановның хатыны француженка була бит. Әйе. Ә үзе гомере буе Яңа Җир утравын өйрәнә. Сәяхәттә. Ә тегесе – Джульетта.
– Радж Капурның студиясен нәрсә дип белдегез? Аның бит гел мелодрама. Менә соңгы фильмын карагыз әле. Мин Һиндстанда вакытта…
– «Форд»ның төп конторасында, беләсезме, ничә кеше эшли? Менә мин…
– Юк, минемчә, Григның зениты – «Сольвейг» җыры. Ә бит «Пер Гюнт» әсәре, болай караганда…
Дөрес, шундый мәҗлесләрдә бәхәс бик эчкәре кергәч, кайвакытта Хәбибнең гап-гади Хәбибрахман булып үз авылларына кайтасы, әнисе, картайган бабасы белән келәт янындагы тавык үләне өстендә киндер ашъяулык җәеп, катык катып, токмачлы аш ашыйсы килә. Ах, утырырга иде, мәсәлән, шулай сөйләшеп:
– Сарыкларны быел ишлерәк калдырмыйча булмас. Люцерна чапкан өчен процентны да алсак, ул нормаларны кая куеп бетерербез?
– Иртәгә люцернаның эшен бетереп кайтсагыз, мунча ягып чабынырга кирәк булыр, улым. Килен белән мин бүген мунчаны карап куярмын…
Кайвакыт Хәбиб мәҗлестә шулай онытылып китә, аның йөрәге сулыгып-сулыгып ала. Авыр, сагышлы бу дөнья!
Шундый мәҗлесләрнең берсендә кунаклар сигарет кабызып балконга чыктылар. Әңгәмә кызды, япон транзисторларыннан француз артисты Жан Габенның соңгы роленә күчтеләр. Берсе кичә генә Америка күргәзмәсендә булган икән, күргәзмәдәге ЭВМ режимын сөйли башлады.
Шулвакыт урамда, балконнан аста, әллә ниткән йөрәк өзгеч газиз, җанга якын бер тавыш ишетелде. Баксаң, йортның дворнигы Кәрам (йортта аны Кирилл дип йөртәләр) кунакларын озата икән.
Нейлон күлмәгенең җиңен сызганган, кыска чәчле, юан беләкле, тәбәнәк бер кеше урталай өзәрлек итеп тальянын тарта. Аның янында икенчесе – шулай ук таза, чәчен кырдырып алдырган бер йомры кеше – җан-фәрманга җырлый иде:
Ал да бәйли фаберик,
Гөл дә бәйли фаберик.
Сатып алган кайгым түгел,
Яшь йөрәгем, сабыр ит.
Хәбибнең шул вакытта кычкырып елыйсы, барысын ташлап чыгып йөгерәсе, әлеге йомры башның калын җилкәсенә кулын салып, кушылып җырлыйсы килде. Ләкин бу уйларыннан аны хатыны бүлдерде:
– Шампанскийларыңның барысы да холодильниктамы? Җылысын китереп хур булмыйк тагын, – диде.
Ә йортның теге башыннан йомрының карлыккан тавышы ишетелә иде:
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Ибырай.
Ал кулыңа гармуныңны,
Игырай да игырай…
Кайвакытта Хәбибнең әнисе Гаҗилә җиңги малаена кунакка килә, Хәбиб ул вакытта әнисе малае була да кала. Аны театрга алып бара, хәтта балет күрсәтә. Кайвакыт шулай да була: Хәбибнең төзүчеләр институтын тәмамлаган югары белемле хатыны балет спектакле вакытында йокымсырап китә, ә Гаҗилә җиңги урынында тынып утыра алмый, берөзлексез катнаша, сораша:
– Карале, Хәбибрахман, теге шөкәтсезнең шушы матур кызда өмете бармыни инде?.. Үл-ләм, бетәм, тегеңә чәнчергә маташа түгелме соң ул, биегән булып?
Өйгә кайткач та, чәй янында Гаҗилә җиңги балет спектакле тәэсиреннән әле чыга алмый:
– Теге кыяфәтсезне әйтәм әле: шаталтристлыкта йөрде-йөрде дә нинди матур кызны харап итте бит. Ничек җаена китереп бииләр бит, ә? Кара, ул теге кыз үләр алдыннан нишләп беттеләр! Кыҗыкыян-дупыян1111
Кайнашу, исерекләр кебек (допьяна) ыгы-зыгы килү (Казан арты сөйләше).
[Закрыть] киләләр бит…
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.