Текст книги "Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 36 (всего у книги 37 страниц)
XXVIII
Гомернең соңгы еллары бик тиз тәгәрәде. Атнаны башлыйсың – ял көн җитә. Ай башлана – сизми дә каласың – бетә. Күтәренке күңел белән стенадан искергән табель-календарьны алып ташлыйсың, яңасын куясың, бу ел озынрак, бәрәкәтлерәк булыр сыман тоела, карыйсың – бер ел үткән дә киткән, син яңадан календарь алыштырып торасың…
Соңгы елларда Асафның характеры үзгәрде. Кичләрен арып кайтканын Зәйтүнә сизеп тора һәм мөмкин кадәр аңа карата саграк мөнәсәбәттә булырга тырыша иде. Еш кына Асафның нервлары ычкына, йөгәнсезләнеп ала иде.
Авыллар буенча йөреп кайтканнан соң, ул райком пленумында чыгыш ясады. Чыгышның ахырында – Шәрәф аңа гаҗәпләнеп карап торды – Асаф кычкырына башлады:
– Симетбаш мәктәбенең директоры бармы монда? Бармы? Торып басыгыз әле! – дип ярсыды.
Шәрәф урыныннан торды. Ясалма кырыслык белән:
– Иптәш военком! Сез допризывниклар алдында түгел, райком пленумында, – диде. – Хәер, допризывниклар алдында да кычкырмаска киңәш бирер идем.
Әмма Асаф ычкынган иде – алдан өченче рәттә шакмаклы кызыл күлмәгенә яшел пластик галстук таккан озын буйлы кара егет басып тора иде. Шәрәф урынына утырды, трибунадан – Асаф, залдан кара егет калкып калды.
– Сезме директор? Сез армиядә булдыгызмы? Сезнең әтиегез сугышта булдымы? Сезнең бу сугышта берәр кешегез катнаштымы?
Асафка җавап биреп бетерү мөмкин түгел иде, хәер, ул җавап көтмәде дә, ул кычкырды гына:
– Кем идеясе ул? Сугышта үлгәннәрне мыскыл итәргә кем рөхсәт бирде сезгә? Иске мунча ташыннан һәйкәл өеп куярга сезнең ничек кулыгыз барды? – Аннан Шәрәфкә карап әйтте: – Менә мин бу иптәшне өч-дүрт айга переподготовкага җибәрим әле, басып торуыннан ук күрәм – стройга баскач «салам-печән – сул аяк»ка атлый торган егет булырга охшаган бу…
Кара егет ап-ак булып басып тора иде. Урынына утырганда аның муены кызарып, шакмаклы күлмәгенә кушылып калды, пластик галстукның төене тагы да кирәксезерәк нәрсә булып янга авышты.
Шәрәф тыштан ачуланды, әмма эчтән шатланып утырды. Элеккеге военком подполковник Назиров белән аның мөнәсәбәтләре киеренке иде. Назиров монда сугышка кадәр үк килеп урнашкан. Сугыш вакытында кайбер кешеләрне сугыштан калдырган, имеш, дип сөйлиләр. Шундый начар даны бар иде. Ничек кенә булмасын, Шәрәф аның кулында комиссия торып сугышка киткән, өлкән сержант кына булып кайтып учётка аңа кергән иде һәм менә берничә еллардан соң кинәт – райкомның беренче секретаре. Назиров бюро члены иде. Шәрәфкә булган «югары» мөнәсәбәтен һаман да сакламакчы булды. Шәрәф моны сизде, ләкин дәшмәде. Югары оешмалар, нигездә, икмәк, сөт, ит җитештерү – шәһәр халкын азык-төлек белән тәэмин итү буенча сөйләшәләр, шул мәсьәлә белән кызыксыналар иде, Назировның хезмәте буенча, әлбәттә, үз начальниклары бар, үз бурычлары бар. Ул бурычларын Назиров һәрвакыт, Шәрәф бер дә катышмаса да, үтәп барырга тиеш иде. Әмма алар арасында ниндидер киеренкелек бар иде.
Шәрәф белән Асафның очрашуыннан соң бераз вакыт үткәч, районга яңа военком – Асаф килеп төште. Назиров бу вакытта район больницасында, бер кешелек бүлмәдә, шул көннәрдә генә аның отставкага чыгуы турында приказ килгән иде.
Шәрәф аның янына Асафны алып барды. Алдан әйтмичә бардылар, больница хезмәткәрләре каушап калды, йөгерештеләр.
– Курыкма, мине күреп йөгерешәләр алар, – диде Шәрәф. – Район зур түгел, бөтен кеше таный.
Назиров яткан палатада тавыш иде.
– Юк, син миңа шуны гына әйт: ни өчен менә мин егерме бер осколка саклап, хәзерге көндә раматиз белән җәфаланам? Нигә син теге вакытта Мингазов малаен алып калдың?
Дулаучы – яңак сөякләре калкып чыккан, зур батынкы күзле, чандыр гәүдәле озынча бер ир иде. Больница курткасы аның сөякчел җилкәсендә җилфердәп эленеп тора.
Кешеләр килеп кергәч, ябык ир кузгалды. Үзе һаман калтырый иде. Чыга башлады, әмма сөйләнде. Күрәсең, тәрәзә аркылы акча биреп берәр танышын кибеткә йөгертеп алган.
– Юк, син миңа менә шуны аңлат: ни өчен Мингазов малае фронтка бармады? Аның яшен ник киметтегез? Теге вакытта ул кинәт кенә егерме җиденчегә төшеп эләкми калды, ә алтмыш бишенче елның февралендә оятсыз рәвештә бөтен пачулык алдында кырык еллыгын уздырды. Менә син миңа шуны әйт.
Ябык гәүдәле чыгып китте. Назиров авыр ыңгырашып урыныннан торды, күреште.
– Көн саен шулай, – диде. – Фронтовикларның һәрберсенең сүзе бар. Монысы лесхозда трелевщик – аеруча теллесе…
Шәрәф берничә көннән Назировны шәһәр больницасына күчерә алды. Әмма аның газаплы ыңгырашуын, күкрәк түреннән чыккан тавышын Асаф хәтерләп калды. Бу тавыш аңа: «Син һәрвакыт гадел бул! Гадел бул!» – дип тукып, янап тора иде.
XXIX
Гафур белән Гаделиянең малайлары солдатка китә икән. Гафур туп-туры военкомның үзенә телефоннан дәште.
– Тоуариш Рәимов, сезме? – диде.
– Әйе, мин тыңлыйм.
– Ни бит, яшьти. Малай иртәгә солдатка китәргә тиеш бит.
Асаф калтырап куйды. Нәрсә, отсрочка сорыймы? Бу нинди оятсызлык? Нахал! Кем өйрәткән? Гаделия түгелдер бит? Н-н-не выйдет!
– Асаф! Ишетәсеңме? – Монысы Гаделия тавышы иде.
Асаф кыенлык белән җавап бирде:
– Да, слушаю. Я вас слушаю…
– Асаф! Иртәгә безнең Зиннур армиягә китә…
– Да, мин аңладым. Я вас понял.
– Асаф! Мөмкин булса…
– Юк, бу турыда мин сөйләшмим. Сау булыгыз.
– Тукта… Мөмкин булса, бүген кичкә безгә килегез. Иптәшегез белән. Озату мәҗлесе оештырмакчы идек. Олысынмасагыз…
Фу, шайтан! Шундый мокытлык каян килгән! Чүт кенә кеше рәнҗетмәде бит. Аның муенын кителе кыса башлады. Трубканың телефоны тирләде. Хәер, микрофонына да кайнар, парлы һава бәрелә иде.
– Асаф! Тукта, менә Гафурга бирәм.
Чыбыкның теге башында нәрсәдер кытырдады.
– Яшьти! Үтенечебезне аяк астына салма инде. Кеше арасында безнең автаритны күтәрер идең. Карчыгың белән кил. Теләсәгез, кунасыз, теләмәсәгез, «Жигули» баскыч төбендә. Яшьти, ә?
Асаф җиңел сулап куйды. Рәхмәт, Гафур! Рәхмәт, Гаделия! Сез нинди әйбәт кешеләр…
– Ә, әйе… Әлбәттә. Тик килешерме соң?
– Шту син, яшьти! Мундирыңны киеп кил! Орденнарыңны тагып!
– Ну-у… Бу инде «свадебный генерал» сыйфатындамы?
– Ә? Нәрсә дидең?
Гафур, әлбәттә, Чехов хикәясен белми, укымаган иде.
– Юк, болай әйтәм. Зәйтүнә өчен вәгъдә бирә алмыйм, әмма үзем киләм. Хәл иттек!
– Яшьти, алай итмә! Парлап! Машина белән килеп алыйммы?
…Һәм менә Асаф белән Зәйтүнә мәҗлеснең түрендә утыралар. Гаделия бәхетле, әйтерсең теге вакытта берни дә булмаган. Гафур бәхетле, әйтерсең теге елларда «Красная Москва» ислемаен эзләп йөрмәгән…
Мәҗлестә күптөрле кеше бар иде. Хәер, ни Асаф, ни Зәйтүнә боларның берсен дә танымый иде инде. Гаделия үзе эшли торган райпо председателен дә чакырган, Зәйтүнә бөтен район халкы яраткан лесхоз кешесе Николай Ивановичны бераздан танып алды. Зиннур – китәсе егет – шыпырт, юаш адәм икән, өстәл почмагында тик утырды. Эчмәде дә, җырламады да. Шулай бит ул: Гафур бердәнбер малаен үзеннән дә уздырыр дип ышанып үстергәндер. Башта аңа ел саен велосипед, аннан мотоцикл, ә быел «Жигули» алып биргән. Гафур бит бу дөньяны җәяүләп кичте, җәяүләп рәхәт күрде. Гаделия бердәнбер малаен үзе кебек кайнар канлы, мәхәббәт утында дөрләп яна торган, яшьлегендә кызлар күңеленә ут чәчәге кебек шом сала торган бер егет булыр дип үстергәндер. Ә Зиннур «төкерәм мин сезнең планыгызга» дигәндәй, юп-юаш, тып-тыныч бер егет булган да калган. Әле кызлар белән дә йөргәне юк икән… Гафурмы? Бу яшьтә Гафур булсамы? «Жигули» беләнме? Һи-и…
Әмма агай-эне шәп утыра мәҗлестә! Ну рәтен беләләр икән хәзер! Ашый беләләр, эчә беләләр, җырлый беләләр. Кәефләр бик тә хушланып киткәч, битләр пәрәмәчләнеп, дөньялар тигезләнеп алгач, Николай Иванович шәрран ярып җыр башлады:
Туда-сюда,
Сюда йозаласыңма,
Мен сэнэ курмый тузалмыйм,
А сэн тузаласанма…
Николай Иванович ялгыз килгән икән, рәхәт чикте. Теләгәнчә җырлады, янындагы кызлар белән теләгәнчә уен-көлке сөйләште. Бигрәк тә янындагы юантык бер кызга бәйләнде. Авылның фельдшерицасы икән. Асаф күзләрен йомып торды. Фельдшерица… Әйе, кырык беренчедә бу пунктта Сылу эшли башларга тиеш иде. Әйе…
Фельдшерица тыгыз тәненә тар күлмәк кигән дә, тегеннән кыскан, моннан кыскан урыннардан, бүселеп, тәне тышка бәреп тора. Кашын беткәнче кырган, каш урынына тар сызык кына уздырган. Иреннәр дымлы, күзләр майлы. Күзләрендә мәче тояклары бар. Николай Ивановичка таба борылып, сызык кашларын уйната-уйната, ул әйбәт тавыш белән җырлады. Болай гүзәл булмаса да, муены, авызы бик матур, күп ирләрнең уй-фикерләрен чыгырыннан чыгарырлык иде. Николай Иванович та үзе рәхәтләнде, үзе каушады. Матур авызлы яшь хатын гел аңа таба бөгелеп җырлады:
Ак дисең,
Күк дисең.
Сөйгән ярым юк дисең,
Сөйгән ярың бар синең,
Нигә аны сөймисең?
Матур авызлы мут хатын шунда урыныннан сикереп тора һәм кулларын болгап дирижёрлык итә, бөтен кешене җырлата. Җырның кушымчасын ул Асафның күзләренә текәлеп, мут елмаеп җырлый:
Их-ха-ха,
Ух-ха-ха,
Көн дә күрердәй булам…
Зәйтүнә күзләрен аска юнәлдерә. Бу хатын, әлбәттә, аңа ошамый. Әмма Асаф та аңа туры карый алмый. «Их-ха-ха»лап кешнәп торган бу яшь хатын, үзенең кырган кашлары, майлы күзләре белән уйнап, әйтерсең болай әйтә: мин әзер, йә, кайсыгыз? Синме, туза башлаган Николай Иванович? Синме, чәчеңә чал кергән офицер?
Их-ха-ха,
Ух-ха-ха,
Йөгереп килердәй булам…
Бераздан авыл егетләре җырлый башлады. Гафур белән Гаделия бәхетле, шатлыклы чырай чыгарып өстәлгә ризык ташып, савыт-саба алмаштырып тордылар. Егетләрдән берсе, бичара, сакау булганлыгы аркасында аны солдатка алмыйлар икән, гарьлегеннәнме, мәҗлестә күбрәк төшереп алган, кычкырып җыр башлады. Николай Ивановичтан башка бу егетнең сүзләрен беркем дә аңламады. Ә Николай Ивановичка бүген бөтен нәрсә аңлашыла иде, ул инде кулы белән өстәл астыннан гына матур хатынның гаҗәеп уйнак, йомшак тез капкачын тотып, сөеп утыра иде, шуңа күрә сакау егетне аңлаган сыман кыяфәт чыгарып, елмаеп утырды. Ә сакау җырлады:
Ахуттикай куяй ата,
Тиеяймый үтийә;
Ай күтәйиеб, этиб дибәй,
Төкеййеб бии төбийә.
Матур авызлы хатын тынып калды. Сакау егет кызганыч иде. Ул тагын җырлады:
Ыттакаййың төбләйендәй
Тәңкә тыйпаттайы бай;
Ай күтәйиеб, этиб дибәй,
Тәнгә тихәттәйе бай.
Җыр Асафка газаплы хисләр алып килде. Бичара, бу баланың кеше рәтеннән – яшьтәше Зиннур белән бергә солдатка китәсе киләдер. Башка егетләр кебек аның да ялт итеп чистарып, төзекләнеп, хәрби форма киеп авылына кайтасы киләдер. Сакау егет бик чибәр иде, шәһәрчә итеп озын чәч үстергән, шәһәрчә фасонлы күлмәк кигән – күрәсең, апалары шәһәрдә эшлиләр һәм чибәр энеләрен киендерүдән үзләренә канәгатьлек алалар. Ах, кырдырасы иде ул озын чәчләрен, башкалар кебек ул да шулай «бүген монда актык кичем» дип сагышлап утырсын иде… Егет җырлап бетергәч, Зәйтүнә урыныннан торды да, чоланга чыгып, сулыгып-сулыгып елап керде.
Күзләре кызарып кергән хатынына Асаф бер сорау да бирмәде: Зәйтүнәнең күңелен яхшы белә иде. Юк, мәҗлестә боларны уйлап утырырга ярамый. Мәҗлестә иң яхшысы – җырлап утырырга кирәк. Яки эчеп. Әнә матур авызлы хатын баштарак кызды-кызды да тынып калды. Нәрсә уйлый ул? Күзләрендә элеккеге мутлык урынына нәфрәт чыккан аның. Ирле хатыннарга ачу белән карап утыра ул. Бу хатыннарны белә ул. Берсе дә аннан артык түгел. Берсе дә фәрештә түгел. Ә менә моның ире юк. Башта ул теге хатыннарга нәфрәт белән карады, аннан ирләргә. Тик Асафка гына нәфрәтләнә алмады. Чөнки бер тапкыр ул яшь бер офицер кочагында булып алган иде…
Асаф иртәгесен военкомат коридорына килеп басачак кырган башлы кара егетләргә күз салды. Әйдә, иркенләп утырып калыгыз, егетләр. Тик сез бераз ваклангансыз. Сугышка кадәр егетләр буйлырак, киңчәрәк була иде. Асаф хәрби комиссия узган егетләрне карап утыра: элек кем керсә – әзмәвер, кем чыкса – өрлектәй иде. Хәзер егетләр вакланды. Ат ялы кадәр итеп үстергән башларына сай эшләпә утыртып куялар да, болонья куртка кияләр дә, чыштыр-чыштыр килеп военкомат коридорына кереп тулалар. Ни рәтләп сөйгәннәре белән елап-җырлап аерылыша белмиләр, ни дөнья күчереп, «без китәсе кеше» дип шаулап йөрмиләр. Ярый әле, Гафурлар оештыра белгән. Бу егетләр күреп калсыннар: солдатка бару зур, күңел тетрәткеч бәйрәм булырга тиеш. Солдат кадерен белергә дә өйрәнеп кайтырсыз. Югыйсә сезнең арада төрле кешеләр була. Әле узган ел гына 9 май бәйрәме көнне Асаф шәһәргә барып чыккан иде. Көн бик эссе туры килде, шәһәр читендәге бер чатта такта киосктан сыра сатып торалар иде – егерме-утыз ир, күпчелеге яшь егетләр, чиратка басканнар. Чират койрыгына Асаф та килеп басты. Сүз күбрәк чиратсыз кертмәү, бер кулга ике кружкадан ары бирмәү тирәсендә барды, ник кенә бер егетнең авызыннан бу көннең нинди көн икәнлеге, моның мәгънәсе турында бер генә сүз чыксын. Менә киоск авызында бервакыт тавыш купты. Сатучының тәрәзәсен калын арка каплаган, сатучы хатын нәрсә өчендер шул калын арканы сүгә иде. Дошман дотыннан ут бәргәндәй эчтән сүзләр очты:
– Бирдем мин сиңа! Нахал!
– Юк, сеңлем, бирмәдең. Менә мин егерме ике тиенемне куйдым, минем бүтән акчам юк, өйдән генә чыктым – пиво эчәргә дип.
– Алдыйсың! Бирдем!
– Юк, дим! Мин ничек алдыйм?
– Знать не знаю! Алдыйсың! Хто слидеющи?
Чират гөжләп алды:
– Давай, давай, тоткарлама! Бетмәс монда вымогательләр!
Кара пиджаклы киң арка тагын бер кат иелеп амбразурага нәрсәдер әйтеп карады. Эчтән чәт-чәт иткән тавыш килде:
– Алайса, синекен берсе алып эчте инде. Мин ничауа не знаю! Слидеющи!
Кара пиджаклы кеше тураеп басты да киоск яныннан китте. Бер-ике адым китүгә борылып нәфрәт белән киоск ягына карап җиргә төкерде. Шунда Асаф үзе дә сизмәстән «ах» дип ыңгырашып куйды. Хәер, ул гына түгел, тагын берничә кеше:
– Ох ты… Менә кемне алдадылар! – дип ахылдаштылар.
Мәһабәт гәүдәленең пиджак лацканында Алтын Йолдыз иде. Ул эре-эре атлап китеп барды. Шунда бөтен чират селкенеп алды. Асаф чиратыннан чыкты да кызу-кызу киоск артына килде. «Дырс» итеп тартканга такта ишек келәсеннән атылып китте. Дер-дер калтыраган килеш, Асаф клеёнка алъяпкыч япкан, бөтен бармаклары, колаклары алтынга күмелгән хатынның халат якасыннан тотып алды. Ярый әле, хәрби формадан түгел иде.
– Син! Оятсыз! Кем икәнен күрдеңме син аның?
Тәрәзә янына чираты җиткән ике ир кеше шулай ук эчкә кычкырдылар:
– Алтын җыясы бар бит аның… Алтын Йолдыз таккан кешене дә таламагач… «Жигули»га җыядыр…
Хатын башта югалып калды, ләкин тиз өнгә килде. Ямьсез итеп авызын ачты да разбой салды:
– Карау-ул! Милиция! Кассаны талыйлар…
Ул көнне икенче ранг капитаны Рәимов, касса басуда гаепләнеп, чак-чак кына милициягә эләкми калды.
Рәхмәт сезгә, Гафур, Гаделия, сез малаегызны солдатка матур итеп озатасыз.
Мәҗлестә Зиннурның укытучылары да, директор да – мунча ташыннан обелиск салдырган кара егет тә, хатыны белән колхоз председателе дә бар иде. Хатыны затлы киенгән, чәчләре күпертелгән. Үзенә конкурент булырлык кеше Зәйтүнә генә дип белде, ахрысы, аңа бераз яны беләнрәк утырды.
– Йә, нәрсә син җылкы итенә кызыккан урыс малае кебек утырасың, – диде Гаделия бик тә якын итеп Николай Ивановичка.
Николай Иванович кулын матур хатынның тез башыннан ять кенә алды. Гаделия аның артына килеп баскан икән.
– Николай Иванович! Зинһар, тагын бер җырла! Безнең халык үз җырын башкалар җырлаганны бик ярата.
Николай Иванович тагын очкынланып китте һәм матур хатынга карап җырлап җибәрде:
Ут-тыр алли яннарыйма,
Ял булсын яннарыма;
Ут-тыр алли…
Ике хатын, кызып-кызып, чит ил турында сөйләп алдылар. Турист булып барганнар икән. Ул алар күргән хикмәтләр! Ул алар очраткан кешеләр! Менә алар дөнья күргәннәр… Чит ил күрмәгән кеше, гомумән, бик чикләнгән, артта калган кеше икән ул. Әле ул тышкы форма белән генә түгел (бер хатын моны Асафка карап әйтте), менә шулай яшәргә кирәк – дөнья күреп.
Болар колхоз экономисты хатыны белән сельпо бухгалтеры икән.
Асаф аларны рәхәтләнеп елмаеп тыңлап утырды.
Зиннурның укытучыларыдыр – өстәл янында пиджакларына сыек зәңгәр ромбиклар таккан ике егет утыра иде. Армия аркылы уздырасы иде бу егетләрне. Ромбик таксалар да, нидер җитеп бетми бит шул мәктәпне узмаганнарга. Мәгънәлелекме? Кешегә игътибармы? Әдәпме? Асаф әле узган атнада гына шәһәрдә булып кайтты. Ашыгыч кайтырга кирәк иде, якын ара булуга карамастан, пассажирскийга кереп утырды. Купейный билет алып. Поезд кузгалыр алдыннан гына, купега өч татар егете килеп керде. Икесе ромбиклы. Сөйләшеп киттеләр, бер-ике мәзәк сөйләп алдылар. Поезд кузгалганда, Асаф белән алар инде күптәнге танышлар кебек сөйләшәләр иде. Менә егетләр бер-берсенә мәгънәле караш ташладылар да портфельләренә үрелделәр. Берсе җәһәт кенә проводницадан стаканнар алып керде, икенчесе ашамлыклар әзерләү хәстәренә кереште. Асаф кыенсынып утырды: ничек баш тартырга? Нинди сәбәп эзләп табарга? Егетләрне ничек кенә рәнҗетмәскә? Җитмәсә, эчә торганнары да өч сум алтмыш ике тиенлек икән. Асафның андыйны үз гомерендә тотканы юк. Шуны эчсә, ул шундук егылып үләр күк тия. Нәрсә дияргә? Бавыр, дип? – «Әйдә, әйдә, за компанию авыз гына ит…» – «Эшкә барам бүген… Райкомга керәсем бар». – «Әйдә, әйдә, менә бер лавровый лист чәйнәрсең дә, чурты да калмас синең…» Шулайрак бәхәсләшәсең булса… Ничек кенә баш тартырга һәм бу егетләрне рәнҗетмәскә соң? Асаф түбән таба карап, колаклары янып утырды. Кашлары тирләде. Хәзер торып чыгып китсәң дә уңайсыз. Кешегә санамады, диярләр.
Газаптан һич тә көтмәгәндә котылды ул. Газапка дучар иткән егетләр үзләре үк аны азат та иттеләр: берсүзсез теге шешәне өчкә бүлделәр дә голгылдатып кабып та куйдылар.
– Эх-х, – диештеләр, күзләрен йомгалап. – Эх-х! Уһ! Фф-у!
Асаф утлар булып янып утырды шул чакта. Эх-х! Эх-х, сезне, гыйбатлар! Ромбик таккансыз үзегез… Фф-у! Шайтан…
…Мәҗлес соң тәмамланды.
Гафур белән Гаделия гадәттән тыш бәхетле иделәр. Гафур үзенең рәхмәт хисен белдерү өчен, Асаф каршына басып, кулына стакан тотып җырлады:
Син-син савытларым тулмый,
Син-синнәр тутырсам да лай,
Син-синнәр тутырсамдай.
Көр-тигез күкрәк тавышы белән җырның икенче яртысына Гаделия дә кушылды:
Синсез күңгелләрем булмый
Кайлардай утырсамдай.
Чыксалар – төн икән.
Чур-чур килеп чикерткәләр канат кайрый, су буеннан бакаларның көн җылы булачагын белдергән тавышлары ишетелә:
– Кра-а-а-а…
Авыл төнгә тынып калган, урамнарга шомырт яфрагы исе таралган, акрын гына талпынып дулкынланган һава ат абзарлары ягыннан янган тирес исе алып килә, авыл уртасында, Асаф туып үскән нигез тирәсендәрәк, вак тавыш белән кечкенә генә бер эт өрә иде.
Матур бу дөнья, рәхәт бу дөнья. Сагышлы да…
Такыр башлы малайлар – бу дөньяның тынычлыгын сакларга китүче малайлар, мәҗлестән Асаф белән Зәйтүнә чыгып киткәч, иркенләп шаулаша, стаканнарны зыңгылдата башладылар.
XXX
Военком өстәлендәге өч аппараттан берсе – яшел төслесе чылтырады. Бу – туры элемтә, өлкә Хәрби комиссариатыннан иде.
Генерал үзе икән.
Асаф торып басты, кителенең төймәләрен тикшереп, кулын шудырып алды. Ә, әйе, генерал тегеннән торып сөйләшә бит әле, күрми. Ләкин урынына утыра алмады.
– Тыңлыйм сезне, иптәш генерал.
– Иртәгә сезгә чит ил кунаклары килә. ФРГдан. Унике кеше. Әсирлектә вакытта сезнең Ташлытау госпиталендә яткан кешеләр дә бар. Боларны каршы алу, район белән таныштыру, чәй эчертү, озату – тулысы белән сезнең өскә йөкләнә.
– Ясно. Ясно. Ясно… Есть. Есть. Есть…
– Кичен шул ук автобус белән алар китәләр. Протоколда каралганча, кичке алтыда алар сезнең район территориясен калдырачак.
– Ясно… Есть…
– Берсекөнгә иртәнге тугыз ноль-нольдә нәтиҗәсен миңа докладывать итәсез.
– Есть.
Генерал трубканы куйды. Асаф әле һаман басып тора икән.
Аппаратның кызыл төстәгесе чылтырады.
Монысы шулай ук туры элемтә – райком секретаре.
– Сәламәтлек телим, иптәш начальник.
– Сәлам сезгә, Шәрәф Җиһангирович.
– Яңалык әйтимме?
– Ай-һай, яңалык булырмы икән?
– Алайса, беләсең?
– Беләм бугай. Конкрет эш планы кирәк.
– Хәзер миңа килеп чыга аласыңмы?
– Йә инде, партия җитәкчесе: аласыңмы, имеш.
– Ярый, көтәм.
Шәрәф Солтановка да өлкәдән чылтыратканнар икән. Конкрет эш планы төзүгә ярты сәгатьләр вакыт китте.
Ул арада өлкә военкоматыннан тагын чылтыратып Асафны эзләп таптылар. Район үзәгенең ресторанында төшке ашка аерым бүлмә әзерләргә күрсәтмә бирелде.
Иртәгесен военкомат каршына зур автобус килеп туктады. Военкоматның бөтен составы кунакларны каршы алды.
Автобустан чалбар кигән, уң иңенә кара сумка аскан, кып-кызыл юка иренле, кара күзлекле бер кыз бала чыкты.
– Мин – гид, Ира, – диде.
Аннан берәм-берәм кунаклар чыга башлады. Хатыннары – ак, сары чәчле, барысы да кара күзлектән, тар чалбардан иде, чыгып исәнләшүгә сигарет кабыздылар, кызу-кызу сөйләштеләр. Ирләре ахырдан, әдәп саклап кына чыктылар, берсе ярым хәрби формадан, уң кулы беләзектән юк, кул сөяге икегә аерылып япьлекә ясалган иде. Ирләре ни өчендер сөйләшми иде.
Аннан кабинетка керделәр. Урнашып бетүгә эшлекле әңгәмә башланды.
– Сезне бу район җиренә аяк басуыгыз белән тәбрик итәм, – диде Асаф. Кунаклар алдында ул яңа мундирына бөтен орден-медальләрен тагып килгән иде. Башка офицерлар да ишек катынарак тезелешеп утырдылар, барысы да яңа киемнәрдән иде. – Ватан сугышы елларында, инде сезгә мәгълүм булганча, Ташлытауда хәрби әсирләр өчен госпиталь булган. Совет хөкүмәте аларның сәламәтлеген саклау өчен бөтен мөмкинлекләр тудырган. Госпитальдә югары белемле күпсанлы врачлар эшләгән, монда процедурный, лечебный кабинетларның авыру өчен кирәк булырдайлары барысы да оештырылган. Болардан тыш, әсирләр өчен бай китапханә оештырылган, ул китапханәдә немец, инглиз, итальян, румын, венгр телләрендә әдәбият булган. Әсирләр атна саен мунча кергәннәр, һәр кичне аларга кинофильм күрсәтелгән. Әсирләр Совет хөкүмәтенең карары буенча, сугыш беткәч, ватаннарына озатылганнар. Сораулар?
Гид кунакларга карап тынып калды. Кунаклар сигарет кабыздылар. Ак чәчле карчык нәзек бармакларына кыстырган озын сигаретыннан үрелеп көл какты да «ы-ы» килеп сорау бирде.
– Аларга нәрсә ашаттылар икән, рационнарын әйтегезче, – диде. Үзе блокнотын чыгарып язарга әзерләнде. Гид тәрҗемә итә башлады. Асаф аны бүлдерде:
– Iсһ verstehe, vеrstеһе… Менә болай, фрау…
– Frau Gertruda…
– Менә болай, фрау Гертруда. Башта мин сезгә сугыш вакытында безнең тыл халкы нәрсә ашаганны сөйлим. Тылда болай: завод эшчеләренә карточка белән көненә биш йөз грамм ипи. Балаларына йөз грамм, ике йөз грамм. Колхозчыларга ул норма да бирелмәде.
– Алар нәрсә ашаган соң? Бу булырга мөмкин түгел.
– Мөмкин. Безнең икмәкле районнарыбыз фашистлар кулында, ә икмәк үстерүчеләребез шул фашистлар белән сугыша иде. Колхозчыларның йорт янында бакчасы, бераз терлек-туары бар иде. Әмма колхозчы бөтен булганын фронтка – фашистларга каршы көрәшеп йөргән улларына, кызларына, аталарына җибәреп торды. Нәрсә ашаган, дисезме? Он булмаганда кычыткан, алабута, бәрәңге яфрагы, чөгендер яфрагыннан аш, имән чикләвегеннән күмәч пешереп ашадылар.
Тәрҗемәче бу сүзләрне зур газап белән әйләндерде.
– Район җитәкчелеге – аристократия дә шулай яшәдеме? – Бу сорауны япьлекәле кул бирде.
Асаф нәфрәтен эчкә яшерергә тырышты.
– Беренчедән, безнең илдә аристократия дигән төшенчә юк. Икенчедән, район җитәкчелеге тагы да кыен хәлдә иде, чөнки аларның бәрәңге бакчалары юк иде. Өченчедән… Без сезнең белән очрашмадыкмы икән? Сез кайсы участокта булдыгыз? Сухиничида булмадыгызмы? Мин дә беренче тапкыр шунда яраландым бит…
Ира соңгыларын тәрҗемә итмәде, Асафка карап елмайды гына…
Асаф үзен тыярга тырышты. Әмма япьлекә кулга ачуы килде: Сухиничи янында Асаф өстенә ут яудырган немец түгелме ул? Безнең авылларга кереп, ярып, кисеп, яндырып йөргән кеше түгелме? Хакы бармы икән бу кешенең безнең җиргә кабат аяк басарга? Бармы? Бармы?
– Сезнең туганнарыгызны ничек ашатканнарын сәяхәттән кайткач сөйләрбез, – диде Асаф, сәгатенә карап. Программа буенча район территориясенә чыгарга вакыт җиткән иде.
Кунаклар тордылар. Чеч-беч килеп сөйләштеләр, бәхәсләштеләр.
Кайтканда, гид Ира микрофонын элде дә Асаф янына килеп утырды. Колагына иелеп, үз итеп кенә әйтеп куйды:
– Теге кулсызы сезнең Ташлытау госпиталендә дәваланган, – диде.
Асаф аңа карап мәгънәле елмайды.
Талангыр ягыннан килгән өермә машина тәрәзәләренә чытыр-чытыр китереп, шрапнель сипкәндәй, нәрсәләрдер китереп бәрде. Күк йөзен яшен камчысы сызып узды. Машина кузгалуга, Ира тагын Асафның колагына иелде.
– Теге кулсыз менә шушы басуда госпитальнең бакчасында эшләгән. Яшелчә үстердек, ди. Яшереп тә тормады, килгәндә сөйләп килде.
Кара-кучкылланып калган басу өстендә күкне яра-яра яшен уйнады. Ул арада автобус тәрәзәсенә эре тамчылар да бәрелә башлады.
Ресторан ишеген ачып кергәндә, кунакларны район җитәкчеләреннән бер төркем кеше каршылады.
Сәгать дүрттә төшке аш мәҗлесе башланды. Тышта һаман яшен уйный, меңләгән тимер вагоннарны бәргәндәй итеп күк күкри иде.
Немецларның төгәллеген нык белгән Шәрәф Җиһангирович сәгатенә карады. Нәкъ дүрт иде.
Шәрәф көмешсыман соры костюмнан, эре сызыклар белән шакмак ясалган ак күлмәктән, затлы галстуктан иде. Орденнарын, әлбәттә, такмаган (Асафны мәҗбүр итте: «Күрсеннәр!» – диде), әмма үзен хәрбиләрчә тота иде.
– Хөрмәтле ханымнар һәм әфәнделәр, – дип башлап китте ул үзенең сүзен (әйтерсең БМО кушуы буенча илләр-җирләр күреп йөргән дәүләт эшлеклесе). Сез бүген безнең күп авырлыклар, күп газаплар чигеп исән калган, бәхетле мул тормышка ирешкән җиребезнең кунаклары. Мин тост әйтер идем: киләчәктә безнең балалар үз илләрендә генә яшәсеннәр иде. – Ул, мәгънәле елмаеп, Ирага эндәште. – Мондый тост ишеткәнегез бармы, туташ?
Кунаклар барысы да рюмкаларына ак аракы гына салганнар иде, үзара ыгы-зыгы килеп алдылар да эчеп куйдылар. Өч-дүрт минут капкалап алгач, Шәрәф тагын торып басты.
– Ханымнар һәм әфәнделәр! Хәзер мин шушы районда туып үскән, фашизмга каршы көрәштә зур батырлыклар күрсәткән – мин басым ясап әйтәм: фашизмга каршы – бүгенге көндә бу районда хәрби комиссар булып хезмәт итүче, Ватан сугышы ветераны, икенче ранг капитаны Асаф Рәимовка сүз бирәм…
Ираның тәрҗемәсеннән соң зың-зың, чың-чың килеп үзара сөйләшеп алдылар.
Асаф урыныннан авыр торды. Нәрсә әйтәсен белми иде. Рюмкасын күтәреп озак кына билгесезлеккә карап торды. Рюмка тоткан кулы дер-дер килде. Тамагын кырды. Авыр башлады.
– Хөрмәтле кунаклар… – Ул тагын тамак кырды. – Бүген военкоматта әңгәмә вакытында миңа сорау бирелде: «Әсирләрне ничек ашатканнар?» Менә без йөреп кайтканчы, безнең иптәшләр бу очрашуга әсирләр госпиталендә шеф-повар булып эшләгән бер апаны чакырганнар. – Асаф иң артта, өстәл почмагында әдәп белән генә утырган бер апага мөрәҗәгать итте: – Нина Ивановна! Рәхим итеп, шул турыда берничә сүз әйтсәгезче. Аннары мин үземә бирелгән сүзне очлап куяр идем.
Иңенә үтә күренмәле аксыл шәл салган юантык ак чәчле хатын – Нина Ивановна торып басты. Ул да тамагын кырды.
– Нәрсә әйтим мин, иптәшләр? – дип, ул тынып калды. – Нәрсә әйтим? Калькуляция менә болай иде. Теләгән кешеләр архивтан карый алалар. Анда һәр көн мин кул куйган калькуляция, заявка-кәгазьләр бар. Әсирләргә нәрсәләр ашатылды? Һәр көнне итле аш. Эремчек, май, сөт өстен молзаводтан ала идек. Әле дә хәтеремдә: ап-ак чырайлы, озын буйлы, күзлекле бер немец бар иде. Штутгарттан. Ул һәрвакыт обедка тозлы кыяр, бәрәңге пюресе һәм бер порция селёдка ала иде. «Русча ашарга ияләнеп беттек» дип, эчләрен уа-уа көндезге йокыга чыгып китәләр иде. Авыр хәлдәгеләренә сестралар палатага китерәләр иде. Минем белән эшләгән сестралардан ике хатын әле дә исән – Ташлытауда.
Нина Ивановна кып-кызыл булып янды, читкә караш ташлады да салмак кына урынына сеңде. Асаф шундук торып басты.
Кунаклар үзара сөйләшә-сөйләшә ризык турында бәхәсләшәләр, бер-берсенә тозлы гөмбә, кызыл балык кисәкләрен күрсәтеп фикер алышалар иде, Асафның көр тавышына әсәренеп тынып калдылар.
– Мин үземнең Раrteigenosse Шәрәф Солтановның сүзен кабатлый гына алам: әйдәгез, безнең балаларыбыз үз туфракларында, үз үлемнәре белән дөньядан китсен өчен, сезнең белән бергәләп тост күтәрик. Без беләбез: үлем сүзен телгә алып тост әйтмиләр. Әмма без бүген шундый шартларда җыелганбыз: безнең җиребездә без чакырып китермәгән кешеләр яшәгән; алар сезнең якыннарыгыз, безнең дошманнарыбыз булган; бүген без шулар – сезгә якын, безгә дошман булган кешеләр дәваланган җирдә бер өстәл янында утырабыз. Димәк, сугышмыйча, кан коймыйча менә шулай бер өстәл янында сөйләшеп утырып була. Әйдәгез, шуның өчен тост күтәрик. – Аннан арадагы иң яшь бер кызга таба борылып елмайды. – Минем немец телен ватып сөйләвемне гафу итегез… Без бөек Гейне, Шиллер, Гёте телен, сугыша-сугыша җиребезне азат итү процессында – дәрестә түгел, походта өйрәндек. Шулай да соңгы сүземне мин сезнең телдә әйтер идем. – Асаф турырак басып кунакларга таба борылды. – Liebe Gäste! Wir wünschen Ihnen und dem ganzen deutschen Volk auch weiterhin beste Erfolge…1919
Кадерле кунаклар! Без сезгә, кадерле кунакларга һәм бөтен немец халкына, киләчәктә зур уңышлар телибез…
[Закрыть]
Бер яшь кыз кызу-кызу сигарет суыра иде.
– Jсһ еrhebe mein Glas auf die feste und unverbrüchliche Freundschaft zwischen unseren Völkern!2020
Мин безнең халыклар арасында дуслык какшамас һәм нык булсын өчен тост күтәрәм!
[Закрыть]
Кунаклар кул чаптылар, Асаф рюмкасын тоткан килеш яшь кыз янына килде, аның белән чәкештереп алды. Яшь кыз күз ачып йомганчы рюмкасын әйләндереп куйды да чуп итеп Асафның битеннән үбеп алды. Колагына:
– О Карitän, Карitän, – дип нәрсәдер пышылдады.
Мәҗлес гөрләде, өлкән яшьтәге – бездә булса инде бабай чутында йөрерлек бер ябык немец, калын пыялалы күзлеге астыннан елмаеп, кызмача кычкырып җыр башлады:
Wolga, Wolga, mutter Wolga,
Wolga, Wolga – Rusland flu-u-s…
Кунаклар инде берсен берсе тыңламый башлаганда гына исләренә төшерделәр: мәҗлеснең башыннан ук япьлекә кул – Отто Хольцман юкка чыккан икән.
Иң беренче булып гид Ира чыгып йөгерде. Аннан кунаклар гөжләделәр. Чит ил кунагының юкка чыгуы Шәрәф белән Асаф өчен дә шәп нәрсә түгел иде. Асаф кичә генә телефоннан әйтелгән сүзләрне хәтеренә төшерде.
– Барысы өчен дә сез җавап бирәсез, – дигән иде генерал.
Кузгалышып, мәҗлесне түгәрәкләделәр, җырлаган немец кунаклар исеменнән рәхмәт әйтте – әмма аны тәрҗемә итәргә Ира юк иде.
Тышта бөтен район үзәген томалап, бурый-бурый дуамал җәйге яңгыр ява, яшен сызылып киткәндә бөтен посёлокта электр линияләре ыңгырашып ала, урамнан, тополь мамыкларына бөялә-бөялә, күбекле ак гөрләвекләр ага иде.
Яшен чытырдады да чытырдады…
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.