Текст книги "Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 16 (всего у книги 37 страниц)
…Гаҗилә җиңги әнә шулай малайсыз калуына әкренләп күнде. Баштарак ул гел малаем кайтыр, шушы нигездә тормыш корыр дип өмет иткән иде. Ләкин малай өч бүлмәле квартир алгач, бу өмете киселде. Ана бит өй туена бербөтен каклаган каз алып килде дә чын күңелдән улына изге теләк теләде.
– Яңа өегез котлы булсын, шатлыклар белән гомер кичерергә насыйп булсын! – диде.
Дога укый белми иде, бит сыпырган булды да эчтән изге теләк теләде. Бергә төп нигездә – авылда яшисе килгән иде югыйсә.
Бик, бик авыр көннәр кичергән иде ул кечкенә Хәбибрахман белән бергәләп… Хәбибрахманны ул аңлый алмады: ничек итеп үз теләгең белән үз нигезеңне ташлап китәргә кирәк? Менә, мәсәлән, Гаҗилә җиңгидән ул хәл булмый. Ул – егерме дүрт көнлек санаторийны ташлап кайткан кеше.
Ә Хәбибрахман үз теләге белән егерме дүрт көнгә түгел, мәңгегә шәһәрдә калды. Моны аңларга Гаҗилә җиңгинең акыл да, грамыт та җитми иде…
Алда – иркен кырлар…
Диссертация яклау процессында профессор Хәсбиевнең болгатып йөргәнен белгәч, Маратның үз эшеннән кинәт кенә күңеле кайтты. Институтка килгәндә, мондый пычрак мәшәкатькә энергия сарыф итәрмен дип уйламаган иде ул. Моны дусларына да әйтте. Ләкин дуслары, моннан берничә ел элек яклау процессын узган галимнәр, аны тынычландырдылар:
– Яклаудан соң була торган хәл, гадәттәге депрессия, – диделәр.
Инде кандидатлык дипломы да килде, ләкин депрессия узмады. Бераздан ул үзенең перспектив планы буенча яңа тема раслатты һәм шуның буенча эш башлады. Теманы эшләү өчен база итеп үз районын алды, район оешмаларында, Авыл хуҗалыгы министрлыгында боларын да рәсми рәвештә хәл итте. Бер төркем галимнәр, инженерлар белән алар яңа типтагы кош фабрикасы салырга планлаштырганнар иде. Проект яхшы дип табылды, аны гамәлгә ашырасы гына калды. Проект раслануга, ул бер аспирант белән районга китү ягын карады. Профессор Хәсбиев тә моңа риза булды: соңгы вакытта җыелыш саен ул: «Бездә кадрлар җитештерелмәгән, без картларга алмаш юк», – дип, речь сөйли башлаган иде. Берәүләр, беркатлылар, профессорның бу реченнән соң андагы үз-үзен тәнкыйть итү сәләтенә, принципиальлеккә сокландылар. Тик Марат һәм аның дусларыннан булган ике-өч галим генә моның төбен аңлыйлар иде. Моны аңлаган галимнәр дә шактый кыен хәлдә иде. Дәшмәсәң – эшкә зыян килә, дәшсәң – «минем урынга кызыга» дип, Хәсбиевнең хәбәр таратачагы көн кебек ачык иде. Шуңа күрә һәр намуслы галим үз темасына чумды…
Профессор исә үзенең утыз ел буе эшләгән күпьеллык үләннәр темасы буенча калын монография чыгарып ята иде.
Марат барысын да калдырып районга китте. Берничә көн буе авыл хуҗалыгы идарәсендә, партия райкомында очрашып сөйләшүләрдән, киңәшүләрдән соң, ул үз авылына кайтырга чыкты. Бер ай чамасы вакыт авылда яшәргә, авыл һавасы суларга мөмкин булачак иде.
Хәзер шәһәр белән аны Тамара гына бәйләп тора иде. Тамара авыр аерылышты: сагышлы күзләре белән аңа тутырып карады да кайнар учларына Маратның бирчәйгән калын кулларын алды. Аннан, як-ягына каранып, кулларын кесәсенә тыкты.
– Дөньяда синең булганың, яшәгәнең өчен рәхмәт !– дип пышылдады ул. – Әниләрнең мине үзем белән бергә укыган егеткә – трест начальнигына бирәселәре килә. Ул егет безгә килеп йөри. Беренчесен аерган. Кичә егерме дүрт сумлык коньяк алып килгән. Эчертмәкче булды. Ә мин төне буе йоклый алмадым. Беләсеңме, нинди төш күрдем таң алдыннан гына? Кухняда икәнмен, имеш. Озак итеп кояш батканын карап тордым. Бөтен дөнья кып-кызыл иде. Кинәт шунда кояш, убылып, горизонт артына төшеп китте. Бөтен дөньяны караңгылык басты. Ходаем, куркып уянуымны күрсәң…
Вокзал янында сүзсез генә, күз карашы белән генә аерылыштылар.
…Районнан китешли станция буфетында поезд көтеп Марат озак утырды. Бүген колхозга кайтып җителсә, бәлки, Тамара да онытылыр иде. Бигрәк интеллигент, бигрәк яклаучысыз күренә инде бу кызый.
Саргылт көзге көн. Инде кичкә таба авышкан. Кояшның саргылт нурлары пакгаузларга төшкән. Буфетта берән-сәрән генә кеше күренә. Өстәл җыештыручы чибәр хатын белән болай гына, күңелдәге әллә ниткән җайсыз-уңайсыз уйларны таратыр өчен генә, Марат сүз куертып карамакчы булган иде, узып баручы андый егетләрне күп күргән хатын аның белән бөтенләй сөйләшеп тормады. Бераздан буфетта кайсы зәңгәр халат, кайсы яшькелт брезент куртка кигән таза битле берничә ир күренде, стакан белән сок алдылар да, стакан бушагач, өстәл астына качырып кына бер яртыны хәл иттеләр. Теге хатын алар белән икы-чикы килеп сөйләште, бушаган шешәне шыпырт кына алып китте. Ә Маратны иш итмәде… Тегеләр кызып-кызып сөйләштеләр. Эшне әйләндереп, сытып эшләүчеләрдән булсалар кирәк. Сүз арасында «шифер, кирпеч, нәрәт, пульман, дәвирнес, белгән малай, перечисление» дигән сүзләр сибелеп чыга иде.
Поезд китәргә ярты сәгать вакыт бар иде – Марат, вакыт уздыру өчен, парикмахерскийга керде. Аның шәһәр кешесе икәнен сизеп, мастер хатын тиз генә идәндәге чәчләрне себереп алды, бер уңайдан үзенең дә причёскасын төзәтте һәм Маратка урын тәкъдим итте.
– Поезд көтәсе булмаса, шәһәр кешесе безгә керми инде, – дип, Маратның тезләре арасына килеп керде дә ак япмаларына буталды. Ләкин бераздан Маратның одеколон сиптермәячәген белгәч, аны бөтенләй онытты, манекен белән эш иткәндәй, сүзсез генә кырды, промкомбинат шофёры белән генә ара-тирә уен-көлке сөйләшкәләп алды. Вокзал алдындагы эскәмиягә чыгып утырды да Марат уйга калды. Уйларга, берни дә эшләмичә тик утырырга үз гомерендә, бәлки, беренче тапкырдыр мөмкинлек бар иде.
…Марат – бөтен институтка мәшһүр буйдак егет. Буйдак дигәнне шәһәр кызлары аңлап та бетермиләр хәзер. Холостяк – вәссәлам. Бу инде сугыш елларындагы ипи карточкасы кебек. Фәннәр кандидаты бул да шуның өстенә өйләнмәгән бул. Табигать биргән тазалыгың, буең-сының да булсын. Ул бик үзенчәлекле киенә: галстук такмый, һәрвакыт муены иркендә йөри. Соры костюм аның киң калын арка-җилкәләренә килешеп тора. Кыска гына чәч йөртә. Сәгать такмый, йөзек кими. Таза, ышанычлы кыяфәт. Эшче кеше тышкы кыяфәтеннән моның интеллигент икәнен белә, ә интеллигент моның буразнадан чыккан табигать баласы икәнлеген тоя, хулиган бу егеткә сүз катмаска кирәклеген сизә.
Кыяфәт – визит карточкасы. Кыяфәт кешедә йә бар, йә юк. Аны костюм гына бирми. Марат бик сирәк кенә, кунакта гына эчә, әмма аның исергәнен күргән кеше юк әле. Ник өйләнми ул? Институт кызлары баш ваталар. Тик бер Тамара гына баш ватмый: Марат өйләнү мәсьәләсендә ашыкмый. Тәвәккәллеге җитми. Тамара шуны белә һәм киләчәктә инициативаны үз кулына алмакчы була. Хәзерге заманда гаеп ителми ул… Дөрес, Маратның бер кыз белән романы булып алды. Институтның бер кафедрасында лаборантка иде ул. Ләкин моның уңышсыз очланасын Тамара алдан ук белеп торды. Кайбер хатын-кызларга табигать йөз иргә җитәрлек алдан күрү сәләтен биргән. Әйе, Марат лаборантканы яратты, йөрәк серләрен бары тик аңа гына ачты. Армиядә вакытта өч ел буе хат алыштылар, күпме вәгъдәләр бирештеләр. Шул кыз аны, тартып дигәндәй, институтка китерде. Югыйсә Марат авыл хуҗалыгы техникумы җиткән дип исәпли иде. Шул кыз аны аспирантурага калырга димләде, мәсьәләне тизләтеште. Марат тәмамлаганда, ул институтта гыйльми секретарь булып эшли иде. Ләкин беркемгә дә аңлашылмаган сәбәп буенча бу кызый көннәрдән бер көнне өч көнгә ял алды. Өч көн ял… Моның нигә икәнен дөньяда кем белми? Өч көнлек ял бервакытта да гадәти хәл өчен алынмый. Кызый кияүгә чыккан һәм бик шәп чыккан иде. Кияү – Мараттан күп чибәр, дулкынланып кайшалган кара чәчле, һәрвакыт көләч йөзле, каратут битле, киң җилкәле егет – яңа гына докторлык диссертациясен яклаган кафедра мөдире иде. Марат бу вакытта инде аспирантурада иде, секретарь белән бер ел буе сөйләшмәделәр. Бервакыт Марат аларны парлап театрда күрде. Бу гаилә, чыннан да, шәп иде. Елмайганда кияүнең алгы рәттәге бер алтын теше, елтырап китеп, аңа көләчлек бирә, шуның өстенә кияү компаниядә үзен бик итагатьле, культуралы тота. Рольләрен уйнап бетереп, беренче антрактта ук буфетка лимонад эчәргә кергән, әле быел гына сәхнәгә менгән ике артистны, чиратларыннан чыгарып, үз өстәленә китереп утыртты да «ә» дигәнче ике шешә әрмән коньягы, шоколад-фәлән, минераль сулар күтәреп килде. Теге артистлар да таушалган берлекләрен кире кесәләренә тыктылар. Марат күрше өстәлдә «Рислинг» эчеп утыра иде, гыйльми секретарь исә аңа бер тапкыр да күтәрелеп карамады. Әйтерсең ул аны үз гомерендә бер тапкыр да күрмәгән…
Ә! Аннан соң Марат күпне күрде, күп семьялар бе-лән аралашты. Әйбәт семья – Родзин семьясы бар иде,ул семья да кителде. Родзин хәзер ялгыз. Фәннән бу-шаган вакытларында хатыны кабере янына бара. Златоустка мәрмәр ташына заказ бирде, шуны китертеп, язулар яздыртып йөри. Үзенең тормышындагы төп максатына – докторлык диссертациясе яклау моментына җиткәндә генә, сөйгән хатынының үлем түшәгенә егылуын һәм шул көнне үлүен ул әле дә булса аңлап бетерми, диалектикадагы бөтен очраклылыклар турында уйланып баш вата.
Ә яшьрәкләр арасында төрлесе бар. Марат күп йөрде, күп аралашты. Баштарак кызык иде. Һәр шимбә, якшәмбедә кем дә булса кунак җыя. Төрлесен күрде. Өйләнгән иптәшләре гыйлем дөньясында фаворитлар тудыралар. Корт анасы ясаган кебек, җаһилләр үзләренә курчак патша ясыйлар, шуңа табыналар, халыкка, ватанга хезмәт итүне онытып, гыйлем дөньясындагы әнә шул курчак патшага табына башлыйлар. Үзләре дә шундый курчак булу турында хыялланалар.
– Мин фәлән иптәш янында булдым, ул миңа фәлән дип әйтте, – дип сөйләнәләр, йомыш тапкан булып, дәрәҗәле ишекләр тирәсен таптыйлар. – Әле менә фәлән иптәшкә кабул ителдем, ул чакырткан иде, – дип сөйләнергә яраталар. Алар, базар күгәрчене кебек, әрсез булалар, китапханәдә утырасы урынга, дәрәҗәле кешеләр белән танышу юлларын эзлиләр…
Родзин, гыйльми советта чыгыш ясаганда, бервакыт алар адресына болай дип әйтте:
– Галимнәрнең юньлесе – җитәкчеләрне борчымас, җитәкчеләрнең юньлесе – галимнәргә комачау итмәс…
Родзин, җае чыкканда, Маратка да әйтә килде:
– Намус турында фәлсәфә сату намуслы булуга караганда шактый җиңел, – дип сөйли иде ул. – Менә син авыр юл үткән кеше: техникум, солдат хезмәте, колхоз эше, институтта уку, аннан аспирантура. Сиңа авыр булачак: фән дөньясына ел саен күпмедер күләмдә тәти егетләр, тәти кызлар кереп тора. Алар талымсыз, аларга тема гына бир, аларга кандидатлык катыргысы гына булсын. Намуслы галим катыргы турында уйларга тиеш түгел. Әгәр син халык хуҗалыгы өчен файдалы тикшеренү алып барасың икән – синең намусың шул. Галим кем ул? Галим әнә Королёв, Келдыш… Киң күңеллелеккә шулардан үрнәк аласы бар. Хезмәт сөючәнлектән, намустан тыш, беләсеңме, тагын кешене нәрсә галим итә безнең җәмгыятьтә? Белмисеңме? Галимнең башка, азчылык милләт халыкларына, шуларның культурасына, тарихына, гореф-гадәтләренә мөнәсәбәте. Әгәр галим казахны, татарны, латышны яратмый икән, әгәр мари, чуваш, мордвага ихтирам белән карамый икән, лабораториясендә ник шунда яңа планеталар ачмый! Аның бәясе юк. Галим кем ул? Галим – әнә аталы-уллы Арбузовлар, Камайлар. Үз эшләренең фанатиклары…
Мин күрәм: синдә беркатлылык көчле. Ул сыйфат сиңа еш кына комачау итә. Ләкин ул – синең бәхетең. Беркатлы булудан качарга ярамый…
Беркатлылык… Авылча беркатлылыгы аркасында Марат шулай Хәбиб белән очрашканда харап булды. Хәбибнең яңа гына өйләнгән вакыты иде. Марат та авылда иде. Хатыны белән парлап авылга кайтканнарын ишетте, әмма өйләренә барып чыгарга кыюлыгы җитмәде. Бәйрәм вакыты, авылда шәһәр кунаклары байтак иде. Бары тик якшәмбе көн кич, шәһәр кунаклары, кайсы бензовозга, кайсы сөт машинасына утырып, станциягә таба китә башлагач кына, Марат урамга чыкты. Исәбе Хәбиб янына барып кайту иде. Урамда зур гына бер грузовик күренде. Кабина эчендә шәһәрчә киенгән Хәбиб һәм аның хатыны икән. Марат үз бакчалары янында иде, ә алар бакчасында бик шәп өстәл бар, ул өстәлдә Хәбиб белән алар элек утыргалыйлар иде.
Марат, шуңа ишарә итеп, шаярып, бармагы белән тамак төбенә чиертеп, өстәл ягына ымлап күрсәтте: янәсе, бераз утырып алмыйбызмы? Шофёр, авыл егете, мондый халыкара юл билгесен яхшы белгәнгә, тормоз биреп машинаны туктатты. Машинаны тузан куып җитте һәм урап алды. Грузовикның тимер ишеге чыкырдап ачылды. Авыз ерып, кочагын җәеп торган Марат каршына тузан эченнән Хәбиб түгел… ә кылыч борынлы, ябык йөзле шәһәр хатыны килеп чыкты һәм… әле дә авызын ерып торган, авыл хуҗалыгы институтының кече фәнни хезмәткәре Марат Вәлиевич Вәлиуллинның каршына килеп басты. Маратның әлегә кадәр андый усал караш белән очрашканы юк иде.
– Нәрсә? – диде шәһәр хатыны, явыз елмаю белән, – нәрсә? Үзең сабаке булганчы эчкәнсең дә, инде иптәш эзлисеңме? Собутыльник кирәкме? Шундый пьяницаларны ненавижу! Шәһәрдә булсагыз, мин сезне бер көн эчендә милициягә җыеп тапшырып бетерер идем! Жалко, что китеп барыш… Мин сине нишләтәсен белер идем…
Тузан басылган иде, кабина тәрәзәсе аркылы Хәбибнең ярым гаепле елмайган йөзе генә күренде, шофёр да газ бирү ягын карады. Менә шулардан соң ничек үзең теләп өйләнергә инде…
Авылдан килеп шәһәрләшкән семьялар арасында төрле кызык хәлләр була. Болары да Маратның күзенә ташланмый калмады. Бер дусты, мәсәлән, интеллигент семьясында шулай булырга тиеш дип, гел хатын-кыз эшен эшли. Өенә кайтуга, кухняга уза да, алъяпкыч ябып, и тотына пешерергә, и тотына. Үзе гел бабайларны сүгә:
– Безнең бабайларны татарлык изгән, татарлык харап иткән. Алар кыргый халык булганнар. Алар хатын-кызга кол итеп караганнар, – ди.
Марат өйләнү турында күп уйланды. Кирәк иде, өйләнеп, нигез корып, бала үстерергә, табигать законын үтәргә – җирдә нәсел дә калдырырга кирәк иде. Һәрбер буйдакка хас булганча, ул күп уйланды. Аспирантлар, буйдак укытучылар өлкән курс студентлары белән бер бинада яшиләр иде. Марат өлкән курс кызларын яхшы белә: алар җитди, эшлекле булалар. Авыл кызлары, биш ел буе шәһәрдә яшәүләренә карамастан, һаман крестьянча була беләләр. Аларның форточкадан кышкы җилгә чыгарып элгән итләре, карават астында бәрәңгеләре, тәрәзә арасында каймаклары була. Болар кафега аена бер мәртәбә генә баралар: стипендия алган көнне генә. Югыйсә бар шундый кызлар: йә була ул университетның әдәбият бүлегеннән, геологиядән, журналистикадан… Алар да киләләр институтның тулай торагына. Инде! Бер семестр эчендә киемне, каш-керфекне үзгәртеп бетерү дисеңме, яңа гадәтләр дисеңме! Авылдан килгән кыз бигрәк тә үзгәрә һәм каты үзгәрә… Элеккеге авыл елларын кайтарып ала, куып җитә һәм узып та китә ул! Шәһәр урамында, кинотеатрда гадәттән тыш бизәнгән, гадәттән тыш киенгән берәр кызый күрсәгез, моны авыл кызы дип белегез. Әйтерсең ул үзенең бизәнүе, кием-салымы белән шәһәр кызларына әйтә: «Менә, – ди, – күрегез мине, мин авылныкы гына булсам да, сезне узып киттем, минем бер дә сездән ким җирем юк, әле артыграк та…»
Маратлар институтында кызлар эшчәнрәк, җитдирәк. Алар хуҗа булырга – эшнең, җирнең хуҗасы булырга укыйлар. Хәтта авылча итеп яши дә беләләр. Аспирантлар, буйдак укытучылар яшәгән тулай торакка, гадәттә, соңгы курс кызларын урнаштыралар. Тәртипле, эшчән кызлар. Аспирантлар, төнгә ач калсалар, шулар янына кереп ашыйлар. Боларда запас һәрвакыт була. Марат та алар бүлмәсендә сөтле чәй эчкәли иде.
Тулай торак туйдырды. Буйдаклар бүлмәсендә китап күп була. Төннәрен китап исенә борын кибә. Һава җитми. Ә китаплар сулыйлар. Моны бары тик диссертация язган кешеләр генә белә. Әйе, китапларга да кислород кирәк. Буйдакларның шкафы юыласы кием-салым белән һаман тулы була. Бүлмәдән һәрвакыт мунчала, сабын, вакса, кипкән күмәч, алма, сосиска исе килә. Шуңа күрә буйдаклар бүлмәсенең тәрәзәсе бер дә ябылмый. Марат бу бүлмәгә ияләнә алмады. Басуларны, урман полосаларын, авылның көзге яңгырда үтә алмаслык, тәгәрмәч эзләре изгән урамнарын сагынды.
Лекцияләр, практик дәресләрне яратса да, Марат имтихан алырга яратмый иде. Имтихан алу – студентның гына түгел, укытучының да сынавы. Монда зачёткасын тотып, синең каршыңа керүче студентлар өч төркемгә бүленәләр. Менә монысы кайсы төркемгә керә? Имтиханда гадел билге кую өчен башта алдыңда утырган кешенең кем икәнлеген чамаларга кирәк. Менә бер егет кереп утырды. Тыныч, ышанып сөйли. Төп материалны бу егет яхшы белә. Дөрес, ул фәлән-фәлән академикларның фәлән-фәлән монографияләрен бутый әле. Әмма көлсу туфраклы зоналарда кыска саламлы бодай үстерүнең агротехникасын сытып сөйләп бирә бу, схемалар төзеп, формулалар белән исбатлап сөйли. Моннан менә дигән экономист, агроном, председатель чыгар. Бу – җир кешесе, институтны ул дөрес сайлаган. Менә икенче берсе. Кыз бала. Билетын тоткан да каушый-каушый сөйли. Битенә чыккан кызылы – уч төбе кадәр – күчеп йөри. Билетның беренче соравына җавап биргәндә, ул кызыл тап ияк тирәсендә иде, икенчесенә күчкәндә, ак кофта уентыгына кадәр төште дә кереп югалды. Бу кыз җир фәненнән көчле түгел. Әмма намуслы. Ныклап әзерләнгән, материалны яхшы белә. Бу да, һичшиксез, әйбәт кадр булыр, бу – таланттан бигрәк хезмәтчәнлек белән алдырыр. Каушама, сеңел, зинһар, каушама, Марат Вәлиевич сиңа күңелдән «биш»ле куйды инде. Әйбәт җавап биргән студентка «биш»ле куйганда, шатлыгыннан укытучы үзе дә каушый. Бәхетле минут бу. Әмма шунысы авыр: синең алда кеше газаплана. Ник алай? Чыга өченчесе – йә инде! Бармагында асыл ташлы йөзек, керфекләр, күз кабаклары зәңгәргә буялган, кызыл иреннәре чатнап беткән (димәк, узган төнне имтиханга әзерләнеп әрәм итмәгән бу), материалны белми, әмма артык кайгырмый да. Марат Вәлиевич күреп тора: институтка яратып килмәгән бу. Бу башта геолог, юрист, химик булырга хыялланган, әмма аларына керерлек әзерлеге булмаган. Ә бу факультетта ул елны «недобор» булган иде, менә бит нинди кыз килеп эләккән. Бармый бу авылга, булмый бу агроном, яратмый бу җирне. Иң күбе – бишенче курска җиткәндә, бер аспирантка кияүгә чыга да шәһәрдә кала бу. Иң хәтәре – бер карт буйдак профессорның өенә йөреп, диплом эше яза да ахырдан аспирантурага керә. Бу шундый студент, андыйларга «неуд» куеп булмый. Чөнки ул нәрсәдер белә. «Өч»ле куярга да кул бармый, чөнки ул бик күп нәрсәне белми. Менә шулай Марат Вәлиевич газапланып аны тыңлый. Тагы да хәтәре була: имтиханга юри иң соңгы булып керә. Белеп тора: укытучы белән ялгыз утырырга туры киләчәк. Марат Вәлиевичне алай гына сынап караучылар булды. Бер гүзәл кызый шулай имтиханга иң соңгы булып керде. Җәйге кич иде, шомырт шау чәчәктә, гүзәл кыздан да шомыртмы, канәферме чәчәге исе бөркелеп тора иде. Керде, билет алганда ук, буяулы керфекләрен наз белән сирпеп, Маратка карады. Юбка дигәне – ташка үлчим – юк дәрәҗәсендә иде, матур аякларын янга чыгарып өстәл кырыена утырды. Үтә күренмәле зәңгәрсу кофтасы астында пөхтә, затлы тасмалар, эләктергеч-каптыргычлар сизелеп, күренеп үк тора. Кофтасының иң өске сәдәбе дә бик түбән тагылган икән. Кич иде, Марат арыган, шушы кыз исән-сау җавап биреп котылса, ведомостьны деканатка кертеп, кайтып китәргә иде. Әмма юк, җавап бирә алмый. Моның башында һич тә культуралы көтүлекләр мәсьәләсе түгел, билләһи, башка мәсьәлә, әнә ул авыр зәңгәр керфекләрен сирпеп-сирпеп ала – Марат та адәм баласы бит! Сөйләми, белми.
– Сезнең бер дә язганыгыз юкмыни, шуннан карап сөйләгез, – диде Марат кызга. – Нигә тик утырасыз?
– Бар минем язганым, Марат Вәлиевич, – диде кызый. Ул Маратка карап наз белән елмайды һәм дәфтәр битен сузды. Дәфтәр битендә нибары өч җөмлә иде: «Марат Вәлиевич! «Дружба»да тугызда утызда «Золото Маккены» дигән фильм. Минем ике билетым бар. Ял итәргә теләмисезме?»
Марат Вәлиевич шунда аны куып чыгарырга уйлаган иде – булдыра алмады. Торды, барып аудиториянең ишеген төбенә кадәр ачып куйды да өстәл янына килеп утырды. Гүзәллекнең шундый буш башка бирелгәненә ачынып, ул дәшмичә генә зачёткага «уд» куйды һәм, тиз генә ведомостьның эшен бетереп, кызыйга сузды.
– Деканатка илтеп тапшырыгыз, пожалуйста, – диде.
Ләкин бик сылу иде ул надан кыз, шайтан алгыры…
Ике тапкыр Марат Вәлиевич кабул итү имтиханнарында эшләде. Институт укытучысының иң авыр вакыты ул – август ае. Соңгы елларда яңа мода чыкты: һәр абитуриентның үзенә ияреп әти-әнисе, туган-тумачасы килә. Капрон эшләпә, шакмаклы күлмәк киеп, пластмасса галстук таккан мәктәп директорлары, кояшта кара янган район промкомбинат директорлары, сельпо, шәһәрдәге магазин мөдирләре, үзләренең кадерле балаларын артларыннан ияртеп, деканат, кабул итү комиссиясенең ишекләрен ачкалап, коридор буенча йөриләр, укытучыларның өенә киләләр, кайтуын сагалап торалар, телефоннан эзлиләр. Әллә ниткән вәгъдәләр бирәләр, кунакка чакыралар, әллә нәрсәләр табып бирмәкче булалар. Кешегә каты бәрелүе кыен, син аларны тыңларга мәҗбүрсең. Кайберсенә ничек инде ярдәм итмисең? Институт укытучысы да кеше бит – менә аның каршында райондаш танышының малае утыра. Ә әтисе коридорда йөри. Малай белми, «ике»ле куй да чыгар. Әмма авыр хәл бу! Ләкин бит әтисе күрше авылныкы гына, әйтик, Вәлиулла абзый белән бер чорда колхоз председателе булган кеше. Маратларның өендә ничәмә-ничә тапкыр булганы бар. Әнә шул кешенең улына гадел билге куеп кара син!
Тагы да авыррак хәлләр була: бик якын танышың, фәлән фәннән имтихан биргәндә, малаена яки кызына күз-колак булырга куша. Тәҗрибәсез яңа укытучы үзенең дустына – имтихан алучыга әйтеп куя: шул кешегә күз-колак бул, ди. Тегесе шулай ук яшь: күз-колак була, әлифне таяк дип тә белмәгән бер эшлексезгә менә дигән һәйбәт бер билге куя. Ахырдан исә якын танышың юкка чыга. Ике-өч елдан соң очрый ул сиңа. Син инде, әлбәттә, теге вакыттагы игътибарың өчен әлеге таныштан рәхмәт сүзләре өмет итәсең. Менә бит якын танышымны миңа рәхмәт әйттерергә мәҗбүр иттем дип, алдан уңайсызланып утырасың. Ә теге…
– Минем кыз кергәндә үк гел «биш»кә бирде, – ди. – Декан үзе килеп, эзләп табып аркасыннан сөйгән. Молодец, сеңлем, сине беренче чиратта зачислять итәбез, дигән…
Марат беренче елларда боларын да күрде. Хәзер ул хәйләкәр: андый үтенеч белән килгән танышларын ахырынача тыңлый һәм елмаеп утыра, ярар, ярдәм итәрмен, ләкин үзләре тырышсыннар, ди. Һәм август аенда шәһәрдән чыгып китә. Йә авылга – ялга, йә учхозга.
Имтиханда эшләсәң – иң рәхәте Родзин белән. Җаның тыныч. Ул, «ике»ле куйганда да, тәмам ышандырып, аңлатып куя. Аның гаделлеге бөтен институтка мәгълүм. Аның янына тегенди-мондый үтенеч белән килүче дә юк. Аның тышкы кыяфәте үк әйтеп тора: мин, ди, югары белемле совет интеллигенты. Мин партия билеты йөртәм. Шуның өстенә әле мин – фронтовик. Протез аяк белән йөрим. Менә мин тормышыма юлны сыңар аяк белән ярдым. Яле, туганкай, ике аяк белән син ниләр эшләрсең икән?
Чыннан да, өлкән экзаменатор булып Родзин кабул иткән группа иң гадел коллектив була. Ә соңгы кабул итү имтиханнарында Марат харап булды. Анысы бөтен биографиясенә җитәрлек. Өчьеллык армия хезмәтен узды, нинди генә кыен хәлләрдә калмады. Армиядә иң авыр вазифа – сержант составыныкы. Солдатларга тәрбияче дә бул, өлкән офицерлар синнән канәгать тә калсыннар. Марат шул мәктәпне узган иде. Ә монда солдатлык чыдамлыгы аңа хыянәт итте.
Узган ел ул институт буенча кабул итү комиссиясе председателе иде. Аның янына көненә йөзләгән абитуриент, йөзләгән ата-ана керә. Барысының да хәле мөшкел, барысының да үтенече бар. Берәүләр, авыру булганлыктан, имтиханда «дүрт»ле алганнар, «бишле»сез – ышаныч кечкенә. Менә врач справкасы. Берәү, институтка керә алмаган дигән данны күтәреп, авылга кире кайта алмый. Теләсәгез нәрсә эшләтегез. Тагын берсе физикадан икеле алган, ләкин ул имтихан кәгазенә «өч»ле куюларын сорый. Ни өчен? Юк, ул барыбер инде документларын алып кайтып китә, тик менә институт ишеге төбендә аны иптәш кызы көтеп тора. Ул, әлбәттә, документны караячак…
…Марат каршына берет кигән яшь бер егет килеп басты. Беретында ике-өч значок. Кыска җиңле, погонлы күлмәк кигән, погонлы плащын кулына салган. Азатлык армиясенең солдаты инде – койган да куйган. Тик погоннары гына хәрби түгел, ә болай, фасон өчен генә.
– Йә, тыңлыйм, – диде Марат.
– Миңа, ни, сочинениене кабат язарга рөхсәт итмәссезме икән?
– Ни өчен кабат язарга? «Ике»ле алдыгызмы?
– Юк… мин… мине шпаргалка өчен куып чыгардылар.
– Рөхсәт итә алмыйм. Кайтыгыз. Ныклап әзерләнегез, киләсе елга шпаргалкасыз гына биреп керерсез.
Егет погонлы плащын кулдан-кулга алыштыра, борынын тарта, этенә.
– Рөхсәт итегез инде, абый, ә?
Бу газап ярты сәгать дәвам итә. Марат кыенсына, алҗый һәм аптырагач болай дип сорый:
– Йә, нәрсә инде ялынасыз? Сез яшь кеше, менә берәр ел эшләгез. Киләсе елга тагын килерсез. Инде анысында акыллырак булырсыз.
Ләкин шул вакытта сүз көтелмәгән якка борыла:
– Абый, миңа быел, һичшиксез, берәр институтка керергә кирәк шул.
– Ә ни өчен быел ук? Сезгә бит әле 17 яшь кенә. Бер ел эшләп торыгыз.
– Укырга керә алмасам… мине армиягә алалар шул, абый.
Марат урыныннан сикереп тора. Гомердә булмаган хәл – калтырана башлый.
– Ә нигә, ике ел хезмәт итәрсез дә кайткач керерсез.
Яшь егет оятсызланып елмая:
– Ике ел гомерне айт-двага әрәм итәргә дурак түгел шул мин, абый. Менә сез үзегез укыгансыз…
…Икенче көнне кабул итү комиссиясе председателе өстәле артында чандыр, нечкә билле, төксе генә бер ханым утыра иде. Марат Вәлиуллинны, бер абитуриентны якалап бүлмәсеннән куып чыгарган өчен, комиссия председательлегеннән алганнар, ә погонлы егетнең әти-әнисе эшне инде тиешле оешмаларга җиткергән иде.
…Авыл тирәсендә станцияләр, гомумән, әллә ничек моңсу була. Монда озак утырсаң, бөтен гомереңне иләктән уздырырга мөмкин. Марат монда яши алмас иде. Ә менә теге матур аяклы кыз яши. Әнә ничәнче тапкыр инде ул фонтаннан су алып кайта. Шулкадәр су кирәкми бит инде бер хуҗалыкка. Су китерү, күрәсең, аның бер рухи хаҗәтенә әйләнгән. Монда клуб юк, кино-танцы юк, кичке якта кая барасың. Ә матурлык бар, яшьлек бар. Менә ул яшьлек кичке якка таба дулый, кайный башлый. Ул кыз башта, көзге янына килеп, үзенең чәчен-битен карагандыр, аннан килешле аякларын… Ә әйләнә-тирәдә соры складлар, юлчылар, мәсьәлә хәл итеп йөрүче тәэминат, сельпо, райпо, райтоп, колхоз, сельхозснаб кешеләре. Ә конкрет мәсьәлә хәл итеп, эш эшләп йөргән кешеләрнең матур аяклар карап утырырлык вакытлары булмый. Аларның үз кайгысы кайгы. Матур аякларыңны күрсәтеп, кәс-кәс атлап йөрү генә түгел, ник шунда күлмәгеңне салып су китермисең – колхозга дигән ашламаны, шиферны, кирпечне төятми торып, бу кешеләр читкә-миткә карамаячаклар. Ә чибәр кызый алай уйламый…
Бу матурлыкны кая куярга? Әнә шуңа күрә сәгатьтән бирле су ташый ул.
Кичке кояшның соңгы нурлары, станциянең су башнясы артыннан төшеп, озын, шыксыз күләгәләр ясады. Диспетчер өзек-өзек тавыш белән поездга утыра башларга дип әмер бирде. Көнбагыш кабыклары белән чүпләнгән вагон баскычына менеп басуга, Марат күңеле белән шәһәрдән аерылды: алда иркен кырлар, үзе туган як, кара балчыклы казылган юллар, люцерна басулары, каен полосалары көтә иде. Анда – эш, анда – конкрет хәрәкәт, физик талчыгу, көч җыю, акылыңны эшкә җигеп сынау һәм, балачакны искә төшереп, иҗади талпынулар көтә иде.
Кичке кояшның алтын нурына коенган су башнялары, пакгаузлар күздән югалуга, яшькелт болын һәм сары камыллы кырлар башланды…
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.