Текст книги "Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 25 (всего у книги 37 страниц)
II
Ишектә таләпчән озын кыңгырау тавышы ишетелде. Кыңгырауны мондый итеп, гадәттә, чит кеше генә баса. Асаф өйдә ялгыз иде, дымлы апрель киче караңгылык белән төрелеп ята икән, ачык форточкадан урамдагы гөрләвек тавышы ишетелә, зал бүлмәсенең тәрәзәсеннән бүрткән тополь бөреләре исе кергән иде. Кыңгырау тагын зыңгылдады, малай әнисе белән универмагка, чыгарылыш кичәсенә костюм өчен материал сайларга киткән иде (чыгарылыш имтиханнарыннан бик үк курыкмаса да, костюмга юньле материал табып булмас дип, малай бик борчыла иде), бу инде һич тә алар тавышы түгел, алар универмагка әле барып кына җиткәннәрдер. Өстәл янында укып-язып утырган кешене бүлдергән телефон, ишек кыңгыравы, башка мәшәкатьләр сәнгать-әдәбиятка күпме зарар сала икән? Язучының, галимнең, композиторның үзе үлгәндә эшләп бетерелмәгән хезмәте, тәмамланмаган әсәре калган икән, моңа бары тик дуслар, танышлар гына гаепле. Дошман сиңа килми, сине бүлдерми, сиңа чылтыратмый. Дошман кыйный гына, ул хәл белми.
Унсигез яшеннән хәрби хезмәттә булып, хәзер отставкага чыккан һәм үткән сугыш турында истәлекләр язарга керешкән илле биш яшьлек офицер – икенче ранг капитаны Асаф Рәимов – җиңелчә генә атлап ишеккә килде. Ризасызлык белән генә ачты. Хатын өйдә юк – иҗат өчен иң кадерле, иң кыйммәт вакыт, бу вакытка тигән, кагылган кеше – чәчәкле аланга кирза итеге белән килеп кергән мәгънәсез адәм…
Баскычтагы утны яндырмаганнар, ишек ачылуга өчме-дүртме егет (чәчләр озын, балаклар киң – коридордан төшкән яктылыкта болар барысы да күренде, берсенең бите чыпчык ташы кебек бетчәле иде) Асафны күргәч кире чигенделәр, этенделәр. Чыпчык ташы төслесе, алга чыгып:
– Илдуска дома? – дип сорады.
Болар, чама белән тугызынчы-унынчы класс малайлары, Илдусның яшьтәшләре, классташлары булырга тиеш иде.
– Илдус өйдә юк шул. Ә нәрсә дип әйтергә?
Егетләр бераз шыбырдашып алдылар, чыпчык ташы яңадан алга чыкты. Татарчага күчте:
– Ә сез яшермисезме? Может, ул өйдә?
Асафның йөрәге артык бер тибем ясады.
– Берәр нәрсә булмагандыр бит? Юк, өйдә түгел.
– Ә без аны лупить будем. За предательство.
Тамак төбенә нәрсәдер утырды. Тын кысылды. Күздән әллә нинди мамык боҗралар коелды.
– Нәрсә дисез? Нинди хыянәт? Кемгә хыянәт иткән? Сез кемнәр? Укучылармы?
– Юк, без Новый посёлогыннан. Без аны хәзер проучим. Кайтканын көтеп торабыз.
– Нәрсә булды? Нигә тик торганда тавыш чыгарасыз?
Асаф ситуациянең котылгысыз икәнен аңлап алды. Тукта… Ниләр эшләп була? Болар дүрт түгел, өчәү икән. Икесе бик сыек. Чыпчык таш калын, саллы күренә. Боларны хәзер үк, менә шушы ишек янында ук көл итеп изәргә була. Хәер, яшьләр, бравадага тартылган вакытлары, пычаклары булуы мөмкин, йә, издең, ди, аннан нәрсә? Илдус бит әле берни дә белми. Болар үч алачаклар. Нишләргә? Болар бит болай да инде үч алырга дип килгәннәр.
– Яшьләр газетасына безнең исемнәрне тыгып мәкалә язган кеше Илдускамы? Стадионда безобразие ясадылар дип? Шулмы? Шулмы? Ул бар иде бит анда, без эчкәндә. Без аңа да әйтеп карадык. – Чыпчык ташы төсле егет читкә бер төкереп алды. – Вот менә без аны хәзер проучим. Кайда ул? Бирегез аны безгә. Барыбер ул качып котыла алмый… – Чыпчык ташы читкә таба тагын бер төкереп алды. – Беркайчан да!
Асафның башындагы кан түбәнгә, йөрәккә коелды. Аннан аякларының хәле китте. Аң югалып-югалып алды. Ул ишек яңагына сөялде. Әйе, Илдус кичә генә сөйләгән иде: стадионда Новый посёлогы малайлары аракы эчкәннәр. Илдуслар классыннан берничә малайга бәйләнгәннәр. Кызлар аркасында. Сугыш чыккан. Милиция килгәндә качып таралышып беткәннәр. Шулай да кемнәр икәне беленгән. Бу инде бер ай чамасы элек булган икән. Моның турында яшьләр газетасында бер мәкалә басылып чыккан, дип сөйләде Илдус. Кичә генә дәрестән кайткач борчылып әйтеп куйды:
– Кайсыдыр бер бездельник минем фамилиямне куйган, – диде.
Малай бик борчулы иде. Аның үз гомерендә беркая бер юл мәкалә язганы юк.
Берничә секунд эчендә ниндидер бер карарга килергә кирәк иде. Малайның язмышы шушы берничә секундта хәл ителергә тиеш. Асаф күзләрен ачты, тын алды. Яле, дип ныгытты ул үзен, син бит фашист белән кара-каршы бугазлашкан кеше. Чолганыштан ничек чыкканыңны оныттыңмыни? Нигә сузасың?
– Ә-ә, аңладым, – диде Асаф, җиңел сулап. – Аңладым. Мәкалә бит бөтенләй Илдусныкы түгел. Милиция идарәсенә теге көнне мине чакырдылар. Шулай, шулай, син яза торган кеше, диделәр, давай яшьләр газетасына бер материал, диделәр. Сезнең исемнәрегезне атадылар. Менә ике көн инде Илдус минем белән сөйләшми. Ул йортны ташлап чыгып китте. Миңа әйтте, син, диде, хыянәтче. – Асаф күзләрен йомды. – Әйе, шулай диде. Мин хәзер. Өстемә дә киеп тормыйм. Аякка гына эләктерим дә… Илдус әйтте, син, диде, минем яшьтәшләргә хыянәт иткәнсең…
Баскычтан җыелышып, шыбырдашып түбәнгә таба атладылар. Асаф өендә эшләп утырганда кия торган пуловердан, спорт чалбарыннан иде, аякларына нидер эләктерде. Каршыга икенче катта яшәүче архитектор очрады. Бәләкәй кызын җитәкләп кайтып килә иде. Тыныч кына исәнләшеп узыштылар. Белсә иде ул күршесенең кая барганын! Беренче катта яшәүче пенсионерка апа чүп түгеп керә икән, Асаф стенага елышып аны да уздырды. «Хәерле кич, апа…» – «Исәнме, Асаф, ни хәлләр?»
Дымлы, сулы балчык исе таралган бер кич икән. Сөйләшмәгән көе генә өрәңгеләр белән томаланган чокырлыкка киттеләр. Стадиондагы динамиктан сугыш тәмамланган чагында бик популяр булган җыр яңгырый иде:
Помирать нам рановато –
Есть у нас ещё дома дела…
Моны сугыш беткән елларда Асафлар дивизиясендә үзгәртеп болай җырлыйлар иде:
Помирать нам рановато –
Есть у нас ещё дома жена –
И не одна!
Эх, путь-дорожка фронтовая…
Өрәңгеләр арасында юеш, караңгы иде. Боларның кастетлары булуы мөмкин. Пычак белән үк уйнамаслар бит? Арттан гына кадамасыннар. Теге икесе мондый эштә беренче катнашалар сыман. Әмма чыпчык ташы тәҗрибәле күренә. Чыдарга! Тик башка, бавырга гына типмәсеннәр. Чыпчык ташы, агачлар ышыгына килеп керү белән, Асафның ияк астына сукты. Асаф чайкалып өрәңге ботагына барып сыланды, теш казналары яңгырап алды, әмма яман түгел: баш, ияк, авыз җылынды, авызны тозлы тәм басты. Калын аслы ботинка агачлар арасыннан төшкән яктылыкта автомат стрелка сыман селтәнде дә Асаф күкрәгенә тиеп алды. Өрәңге ботагы шартлап сынды, Асаф тәгәрәп бозлы балчыкка борыны белән барып кадалды. Чыпчык ташы булса кирәк, аны озаклап һәм вәгазь укып кыйнады.
– Падла! Мин сине өйрәтермен ничек язарга! Менә моннан соң язарсың… Менә сиңа! Менә сиңа!
Тик башка гына типмәсеннәр иде. Тик бавырны гына эштән чыгармасыннар иде. Менә туктадылар да бугай. Газаплы, авыр бушлыкка таба күчеш башланды. Каядыр түбәнгә, түбәнгә, караңгы чокырга, упкынга акрын гына очты ул. Тик очкан саен сулыш алуы кыенлаша, авызга, борынга балчык исе тула, тынны буа. Инде сукмыйлар да, сүз дә әйтмиләр. Тик теге бушлыкның төбенә генә төшеп җитеп булмый… Мондый хәл кайчандыр булган иде, бу – таныш халәт. Кайчандыр, ни өчендер ул шундый бушлыкка тәгәрәгән, очкан һәм вакыт белән пространство тойгысын югалткан иде. Аңа ул вакытта наркоз биргәннәр иде бугай. Наркоз белән аңны югалту җиңел икән, тәнеңә пычак кергәнне, сине телгәләгәнне сизмисең дә икән, дип сөйлиләр иде. Яшьләр сөйли иде, кырык бернең июль-август айларында, диңгез пехотасының минёрлар курсында укыганда сөйлиләр иде. Әмма кырык беренче елның көзендә бик күп әкиятләр белән берлектә мондый әкият тә очты, гамәлдән чыкты. Наркоз белән аңны югалту авыр, бик газаплы. Моны үзең сынап карарга кирәк. Тормышта, гомумән, кешеләргә ни дә булса әйтер өчен, ул «ни»не үзең сынап карарга кирәк. Тукта, нигә әле бу упкынның төбе юк? Нигә шулай газап белән төшелә? Нигә бик озак? Нигә авызга берөзлексез тоз тутыралар? Нигә су салмыйлар? Әллә авызга елан керәме? Имеш, авызга елан кергәндә, йокыдагы кеше шулай саташа, эчәсе килә…
…Апрель төненең ай янындагы йолдызы җем-җем итеп өрәңге ботаклары арасыннан Асафны күзәтә иде. Бары тик аны гына. «Тор, Рәимов! – ди аңа ай янындагы йолдыз. – Тор! Син һаман үзең булып калдың. Син бүген дә кеше өчен көрәшеп кан түктең. Тик монысы – үз улың. Син аны саклап калдың. Хәер, теге вакытта да син бик күп улларны, бик күп кызларны саклап калдың. Ул вакытта да аңыңа килгәндә беренче булып сиңа мин дәштем. Мин – һаман шул йолдыз бит әле! Сез, кешеләр генә, аз яшисез дөньяда… Ә без, йолдызлар, галәмдә йөзәр миллион, унар миллиард еллар яшибез! Тор, Асаф, синең йолдызың сиңа кешеләр бәхете, кешеләр иминлеге өчен көрәшергә, кан түгәргә гел юл куя. Син – бәхетле».
Стадионда әле дә булса музыка уйный, әле төн узмаган икән. Музыка будкасында утыручы кеше – тәгаен генә Асафның замандашыдыр. Шулай булмаса, кырыгынчы еллар музыкасын куяр идемени? Бүгенге озын чәчлеләр кырыгынчы еллар музыкасын тыңлау түгел, аны телгә дә алмыйлар. Аларга магнитофон язмасында инглизләр, гарәпләр, французлар, зеландиялеләрнең карлыккан, тузган тавышлы җырчылары кирәк. Аларга «Иисус Христос» операсыннан өзекләр, карлыккан, тамагын ертып «Хей, Хелоп! Хей! Хелоп!» дигән ритмнар кирәк. Ә стадион динамигыннан Асаф яшьлеге агыла, кан сауган йөрәгенә бу көй шифалы дару булып ята.
Может, радость твоя недалеко,
Да не знаю, её ли ты ждёшь?
Что ж ты бродишь всю ночь одиноко?
Что ж ты девушкам спать не даёшь?
Асаф, үзенең өенә кергәч, куркынган хатынына да, улы Илдуска да драманың асылын ачмады.
– Бер танышым белән аңлаштык, – дип, көчәнеп елмайды. Карават башында утырган җитү чәчле малаена карап куанды. – Материалыңны теләсә кемгә биреп әрәм итмә, «Силуэт»та тектер…
Һәм улының кулыннан тотты. Аның кан тибешен тойды. Рәхәт булып китте. Улының күзендә яшь ялтырады.
– Әти… Син, әгәр сине кемнәр шул хәлгә төшергәнен әйтмәсәң, мин с ума сойду… – Улы дерелди, әмма еларга гарьләнә иде.
Асаф аның кулын хәл кадәренчә кысыбрак тотты. Тавышы йомшаганны сизеп, шулай да бирешмәскә теләп, каты булырга тырышып болай диде:
– Илдус! Без синең белән – ирләр. Мин барысын да сиңа әйтә алмыйм. Фронтта вакытта чолганыштан чыкканда, бер иптәшемә карата гаделсезлек эшләгәнмен. Үзем белмичә. Шул мине эзләп тапты. «Исән вакытта исәп-хисапны өзәсем килә», – диде. Мин аңа юл куйдым. Ә син дәресеңә утыр, мин ике-өч көн ятыйм.
Тәрәзәдә апрельнең төпсез кара төне күренә, форточкадан балчык, җир исе керә иде.
III
Күп уйлар уйланылды. Баксаң, мең тугыз йөз кырык беренче елның июненнән бирле бер генә көн дә, бер генә сәгать тә тормыш турында уйларга туры килмәгән икән. Дөрес, госпитальләрдә, кыр лазаретларында ятулар, йокысыз үткәргән сызланулы көннәр-төннәр булды, наркозлар, уколлар күп булды, әмма ул ятуларның бер генә сәгатендә дә тормышның шул халәтеннән читкә чыгу булмый иде, палатадагы иптәшләр, аларның биографиясе белән бергәләп, коллектив яшәү, коллектив дәвалану була иде ул вакытта. Ә монда – Ходай бирде! – бөтен биографияне чигереп, баш мие аппаратыннан кабат уздырырга, аерым кадрларга бәя бирергә мөмкинлек туды. Каян башларга икән? Участок врачы аңа кыймылдамаска, укымаска, язмаска кушты, ә «хәтерләмәскә» дип әйтмәде. Тыймады, – димәк, мөмкин. Ә, әйе… Сәхнәгә чәч толымнары таралган теге кичтән башланды биография…
…Әлбәттә, теге вакытта, ул төнне, Асаф йокысыз уздырды. Юк, картлар йокысызлыгы түгел иде ул. Ул беренче ашкыну иде. Кичә беткәч, Асаф тыны кысылган хәлдә Сылуны ишек янында көтеп торды. Иптәш егетләре кайсы кая таралгалап беттеләр, рус егетләре кызларын култыклап болынга таба юнәлделәр, берсе двухрядкасын гөрләтеп җибәрде, черелдәвек ачы тавыш белән берсе такмаклый башлады – русларның асат, аларда берни дә гаеп ителми, ә менә Асаф качкын шикелле посып клуб ишегенең күләгәсендә тора һәм Сылу чыкканын көтә. Асафның йөрәге типкәнгә клуб чоланы селкенгән сыман иде.
Ишек төбендә кыюсыз гына басып торган Асафны күргәч, Сылу елмаеп куйды. Чолан өстендәге сыңар лампочкадан төшкән яктылыкта аның ап-ак тешләре чагылып китте. Хәер, әле урамда ни караңгы, ни якты түгел…
– Син… сез… бик матур биедегез, – диде Асаф, аңа карамаска тырышып кына. – Әллә без дә болын тирәсеннән бер әйләнәбезме? – Ул саклык белән генә Сылуның беләгенә кагылды. Кызыйның беләге кайнар, җиңсез юка күлмәге аркылы таза яшьлек ыргылып тора, үрелмәгән куе чәче, бөтен аркасына таралып, бил батынкылыгын каплаган; ул чәчләр хәрәкәт итеп әйләнә-тирәгә электр тогы чәчәләр, магнит кыры ясыйлардыр кебек иде.
Сылу үзен кыю тотты, Асаф елышыбрак атлады. Алар клуб рәшәткәсе буйлап салынган таш сукмактан түбәнгә – базар урамына таба атладылар, рәшәткә башларыннан үрмәләп чыккан сирень, гөләп агачларының чәнечкеле үрентеләре кызыйның тәнен җәрәхәтләр дип куркып, Асаф койма ягына чыкты. Бакчада чикерткәләр чурлый, агачлар арасыннан ургылып-ургылып куе роза исе чыга. Агачлар, чәчәкләр, чикерткәләр бу төндә ашыга-ашыга сулыйлар, яшиләр һәм үз мөмкинлекләренең иң зурысын тереклек дөньясына күрсәтеп калырга тырышалар сыман иде.
Бакча почмагына җитеп урамга чыгуга биткә коры һава, тузан, җылы таш исе бәрелде, Асаф әлеге сихри дөньядан кинәт кенә аерылгач сискәнеп, дерелдәп алды. Шундый ук хәлне Сылу да кичерде булса кирәк, чылдырап сөйләшеп килгән уңайдан ул да кинәт айнып китте, тынып калды һәм тузанлы юлга аяк басканда ничектер беләген ычкындырды да бакча почмагына карап куйды. Авылдан килгән гадәт буенча, ул борылып карагач, Асаф та борылды һәм рәшәткә почмагыннан урамга салынып төшкән сирень куагы астында өч нокта күрде. Ноктаның берсе кызыл иде – тәмәке уты – моны аңлавы кыен булмады, әмма шуның өстендәге ике нокта июнь аеның караңгылы-яктылы төнендә Асафның миен бораулап алды: күзләр явыз кызыгу, көнләшү чәчеп елтырый иде.
Куак астында елтыраган күзләр Асафның якташы, Ташкичү егете Габделнурныкы иде. Бу мизгелдә Асаф та, Сылу да әлеге карашның алар тормышында күпмегә төшәчәген башларына да китермиләр иде. Шулай да адәм баласында үзе аңлап, белеп бетермәгән ниндидер алдан сизү сәләте бар (дөрес, ул сәләт хатын-кызга гына бирелгән). Нәрсәдәндер шикләнеп, Сылу болынга төшүдән баш тартты һәм үзен ике катлы агач йортка – тулай торакка кадәр озаттырды. Асаф иртәгә авылга кайту турында аның белән сүз кузгатмакчы иде, Сылу, «мин хәзер чыгам» дип, йөгереп торакка кереп китте. Күпмедер минутлар узгач, ул әйләнеп чыкты. Өстенә җиңсез юка халат, аягына артсыз чүәкләр элгән иде. Тулы ай яктысында Асаф аның тешләреннән чагылган нурны тагын тоеп алды, юк, алай гына да түгел, Сылуның ике күзендә ике ай кабынып алды бугай.
– Кызлар барысы да болында, әйдә, верандага кереп утырабыз, – диде ул, мут елмаеп.
Веранда – икенче катта, шыгырдап торган такта идәнле, ачык тәрәзәләреннән агач ботаклары тырпаеп утырган, эченә тополь сагызы исе тулы кечкенә генә бер бүлмә иде.
– Иптәш кызым белән без өч көн инде менә шушында йоклыйбыз, – диде Сылу, идәннең бер кырыенда, почмакта җыелган урынга күрсәтеп. – Бүген тагын кайтмый инде ул. Аның Андрюшасы – син аны беләсеңме? – кышын чаңгы буенча укучылар арасында беренче урынны алган озын малай – хәрби училищега китәргә әзерләнә. Таня үзен кая куярга белми, курсант булып алса аны ташлар дип курка…
Асаф ачык тәрәзәдән кергән тополь ботагын борынына якын китерде, үзе Сылуны әллә тыңлый, әллә тыңламый. Бүлмәгә ай нуры тулган, тополь яфракларының күләгәләре зур кулъяулык булып идәндә тибрәнәләр иде.
– Ә без Таня белән ай нурында коенырга яратабыз, – диде Сылу һәм хәйләкәр елмаеп юка халатын салып ташлады. – Ә синең ай нурында коенганың бармы? Егет кешенең мускуллы беләкләре, куәтле җилкәләре ай нурында ничек матур булырга тиеш! Безгә кеше тәненең матурлыгы турында фән укыттылар…
Беренче мәртәбә аңын шул мизгелдә югалтмадымы икән Асаф? Ничек булды соң әле? Башта аның күлмәге, майкасы идәннең бер почмагына очты. Тополь яфрагы аның ялангач аркасын кытыклады. Берничә секундтан аның сөякчел җилкәләренә кайнар йомшак беләкләр уралды. Тагын берничә секундтан аның күкрәге тирәсендә мең-миллион бөртектән торган чәч көлтәсе чайкалды, дөнья кайнар, бик кайнар булып китте. Ай нурында ул Сылуның тыгыз дерелдәвек тәнендә шуып-уйнап торган зәңгәр-яшькелт ефәк эчке күлмәген тойды, үзен үзе белмәгән хәлдә берөзлексез шул күлмәк аркылы аның тәнен сыпырды. Ефәк шома, бик шома иде. Шул ефәкме икән, тамакны буып, әллә ниткән, моңарчы әле таныш булмаган куәт белән беләккә, күкрәккә көч куа иде, әмма ниндидер бер мизгелдә бу куәт аяктагы көчне каядыр суырып алды. Күк йөзендәге ай кинәт кенә югарыга ыргылды, тәрәзәгә бәрелеп торган тополь дә кинәт ауды. Тагын бер мизгелдә Асаф бу сихри кызның кайнар йомшак аякларын, шома тез башларын тойды, аның һаман тыны бетте, бу саташулы ләззәт аны моңарчы билгесез булган башка бер дөньяга алып китте; тагын аңына килгәндә, ул һәр бөртеге хәрәкәттә булган чәч көлтәсе белән авызы, борыны томаланганны, кайнар беләкләр белән муены буылганны, үзенең сөякчел кулбашларының йомшак чәчләр белән чорнап алынганын төшенде.
Бераздан ул вакытны сиземләү сәләтен югалтты…
Аерылган вакытта Сылу, шат елмаеп:
– Иртәгә юл чатында нәкъ сәгать унда, – диде. – Беркемне дә ияртмә, икәү генә кайтабыз. – Үзе елмайды, үзенең авызында чәч шпилькасы, үзе сихри ак беләкләрен күтәреп чәчләрен рәтли, артка таба җыя иде.
Тулай торакка Асаф исерек килеш кайтып ауды. Шуннан бирле үз гомерендә ул күпме генә эчемлекләр авыз итмәде, кырык бишенче елның 9 Май көнендә фронт штабыннан хәбәр китергән командующий адъютанты аңа калай кружкага салып чиста спирт эчергәне булды – әмма теге вакыттагы кебек Асаф беркайчан да исерә алмады. Нәрсә хәтерли ул? Берәм-берәм малайлар кайтып аудылар. Берсе – Шәрәф исемлесе – качырып кына папирос тартып ятты. Кояш чыгар алдыннан гына тулай торакның бакчага караган ачык тәрәзәсеннән Габделнурның ясалма көр, әмма ни өчендер куркыныч тавышы яңгырады. Егет җырлый иде.
Тор, әй иптәш,
Таң яктырды,
Ал мылтыгың кулыңа;
Өйрәнәек Ворошиловча
Төз атучы булырга.
Әйдә каршы, әйдә
Дошман явына;
Әйдә бөтендөнья
Инкыйлабына…
Никельле караватта июнь кояшының кызыл нурлары чагыла башлаганда, Асаф гаҗәеп татлы, рәхәт, кыска бер йокыга талды. Бу рәхәт йокының, бу ләззәтнең үз гомерендә соңгысы, иң соңгысы икәнен ул әле, әлбәттә, башына да китерми иде…
IV
Сәгать сигезләр тирәсендә тулай торак егетләре фанер чемоданнарын, биштәрләрен хәстәрли башлады. Кемнәрдер базарга барып инде юлаучылар, авылдашларын белешкәннәр, кемнәрдер инде базарга килгән авылдашларының арбаларына әйберләрен илтеп тә кайтканнар, күбесе инде комендантка урын-җирләрен тапшырган, тулай торак бүлмәсе, урыныннан кузгатылган ялангач тимер караватлары, ишекләре ачылган ике катлы тумбочкалары белән ятим булып калган. Акшарлы стенадагы кара кәгазь радио тәлинкәсеннән концерт ишетелә, баянда Кузнецов, Попков, Даниловлардан торган мәшһүр трио уйный иде, бераздан Бунчиков һәм Нечаевның теноры ишетелде. Асафның авыр әйберләре авылга күптән озатылган иде, таралышыр алдыннан җыелышып ялангач караватларга утырдылар. Габделнур ачык тумбочка төбеннән калай кружка һәм ике шешә портвейн алып такта өстәлгә куйды. Әйе, бу минутка әлеге алты малай күптән әзерләнгәннәр, берәр тәңкә акча җыеп, Габделнурга өченчекөн үк тапшырганнар иде. Сүзне ул алды.
– Кайда гына эшләсәк тә, кайда гына булсак та, бер-беребезне онытмаска сүз бирик, – диде. – Без, – диде, – өч ел буе бергә укыдык, бер бүлмәдә яшәдек, безнең арада ирләрчә дуслык яшәде. Кемнәрдер армиягә китәр, кемнәрдер гашыйк булыр, өйләнер, бала-чага атасы булыр. Но шушы дуслыкка беркем дә аяк чалмасын, дуслык дәвам итсен иде.
Калай кружкадагы эчемлек җылы, әчкелтем иде. Адреслар язышу, вәгъдәләр бирешү, кунакка чакырышу китте, Асаф аларны әллә ишетте, әллә ишетмәде.
Базар эчендә акрынлап бер-берсен югалттылар. Базар калын иде, Пошалым яклары базарның алгы өлешен кул арбалары, бизәкләп эшләнгән бәби арбалары, көянтәләр, тәпәннәр белән тутырганнар, Казаклар авылының озын буйлы ирләре такта сата, Ключище руслары чүлмәк төяп килгән иде.
Базар тарала башлаганчы юлга чыгарга кирәк иде, Асаф вакытны чамалап Ташлытауның олы юлыннан читкә аерылып кергән ат юлы чатына таба юнәлде.
Сылу нинди икән хәзер? Аерылышканга әле нибары җиде-сигез сәгать, шул гомер эчендә ул ниләр уйлады икән? Асаф үзенең иренендә, борын төбендә аның муеныннан йогып калган тын юлын кытыклый торган исне әле дә тоя иде, ул ис, ахрысы, кичәге бакчадан бөркелеп торган роза чәчәкләре исенә охшаш иде – ничек кенә булмасын, исерткеч, бик көчле исерткеч иде. Портвейн аның янында болай гына – әчетке генә икән…
Сылу юл буендагы чирәмдә тезләрен кочаклап аны көтеп утыра иде.
– Йә выпускник иптәш, укуыңны тәмамлап кайту көнең белән тәбрик итәм, – диде ул, шат елмаеп. – Ә син – мине. Мин бит үзебезнең участокка мөдир итеп билгеләндем. Әнием исән булса иде – шатланып туя алмас иде…
Асаф кичәге шашкын хисләрнең тагын уянуыннан куркып, чынлыкта исә шуларның кабатлануын теләп, Сылуның сумкасын кулына алды. Буйга алар пар килгәннәр икән. Асафның өстендә җиңен сызганып кигән ак күлмәк, соры габардин чалбар, аякларында чибәр генә арзанлы полуботинкалар иде. Сылу гап-гади җиңсез ак кофта кигән, беләгенә шакмак сәгать таккан (председатель кызы!), аякларында өсте шнурлы спорт тапочкалары иде. Кеше йөрми торган юллардан, авыл артларыннан, болын читләреннән, колхоз межаларыннан июньнең ак кояшы астында Симетбашка таба бер пар атлый, аларның бәхетеннән табигать көнләшеп бер мәлгә тынып калган, күк йөзендә – бик биектә – ертылып калган берничә ак болыт кисәге дә туктап аларны күзәтә иде. Симетбашка таба аккан сай гына елга буйларындагы тау битләрендә кояштан әлсерәгән дегет чәчәкләре, сандугач тәпиләре, су кырыендагы ут чәчәкләре, көн үзәген көтеп калгандай, хәрәкәтсез, тынсыз утыралар, тау битләрен җиләк, баллы куәт исе баскан иде.
Сылу су кырыенда кайшалып үскән камышларга үрелеп чәчәкләр өзеп алды. Тау битеннән төшеп болын буйлап барганда сукмак аларны кечкенә генә бер күлгә алып чыкты.
Камышларга сыенып, күл буенда ут чәчәкләре томаланып утыра иде. Сылу, ниндидер бер дәрт белән очкынланып, сазлыкка таба атлады да ут чәчәкләре өзеп алды. Урман артында күк гөрелтәгәне ишетелде, кинәт кенә дымлы җил исте, шаян дымлы җилгә ут чәчәкләре шом белән бөтерелделәр, камышлар ыңгырашып куйды.
Сылу кулындагы чәчәкләрнең берсен Асафка бирде дә икенчесен түшенә кадады.
– Бүгенге очрашуның истәлеге итеп сакла, – диде.
– Өеңә алып кайтма, ярамый, – диде аңа каршы Асаф әллә чынлап, әллә ни әйтергә белмәүдән.
– Ә нәрсә була?
– Шуны да белмисеңмени? Безнең әни әйтә, ут чәчәген, давыл чәчәген өйгә кертсәң, борчулар алып килер, ди.
Сылу авыр сулады.
– Безнең әни менә бер дә ут чәчәге, давыл чәчәге кертмәгән иде әле өйгә – өч баласын калдырып үлеп китте.
Асафның мондый күңелсез темага керәсе килми иде, үзенең сөйләшә белмәвенә үкенде.
– Да-а, – дигән булды. Олыларча сөйләшергә кирәк иде, ә унсигез яшендә кайсы егетнең олыларча сөйләшә алганы бар? Кайсы егетнең, яшь кыз белән ялгызга ялгыз калгач, акыллы, төпле сүз сөйләгәне бар, һәм кирәкме әле ул? Асаф боларны аңлый иде, аңлаган саен аңа үз-үзен тоту кыенлаша иде. Ә Сылу сөйләшү дигәндә – искиткеч кыз. Сөйләшүне ул үзе алып барды.
– Безнең әни үз гомерендә бер сәгать ял иттеме икән? – дип, күзләреннән сагыш коеп сөйләде ул басу межасыннан атлаган көйгә.
Ат арбасы белән бу межадан кемдер узган, һәм межада озын булып үскән алабай чәчәкләренең саплары, арба күчәренә эләгеп, дегеткә буялган иде. Кызыйның балтырында Асаф дегет таплары күрде.
– Авыр тормышта үскән кыз. Егерме икенче елда безнең Ташкичүгә кунак булып килгән. Икәү килгәннәр – Зәбир абыйларга. Кунак булып килгәннәр. Зәбир абыйның балдызы шунда егет белән танышкан да – Габдрахман абыйны беләсеңме? – тоткан да кияүгә чыккан. Минем әни кунакка килгән җиреннән ялгызы калган. Үзенә генә кайтырга да ерак. Башкортстанның Агыйдел ягыннан. Елаган да елаган. Ул арада армиядән минем әти буласы кеше кайтып төшкән. Әни күп бала тапкан. Бик күбесе үлгән. Ул бала табарга яраткан. Тик соңгы баладан гына чирләп калган. Ул авырып егылганда, безнең әле үрмәләп-бүкәйләп йөри торган ике бала бар иде. Әни сөйли иде: бер хатын, имеш, йорт эше, килен хезмәте бик авыр, шуннан коткар, дип, Аллага ялынган. Аллаһы Тәгалә әйткән, имеш: эштән сине азат итәм, әмма бала белән күзеңне чыгарам… Әни җиде бала тапкан, менә без өчәү исән.
Межа белән кайта торгач, авыл басуы түрендәге имән урманына килеп чыктылар. Урман почмагыннан караганда астарак Симетбаш, аннан бер генә чакрым түбәндә су буенда Ташкичү күренә иде.
Урман почмагындагы аланлыкта карт имәннәр күләгәсенә кереп утырдылар. Асаф күккә карап сузылып ятты. Күкнең иң түбәсендә ертык ефәк яулык сыман болыт кисәге акрын гына көнчыгышка таба шуыша иде. Җир гөмбәсе, җылы имән кайрысы, җир җиләге исе бал исе белән буталып борынга ургылып-ургылып керә, канны уйната иде. Тып-тын тымызык көн булуга карамастан, имән очлары шаулый, мәһабәт шау белән күңелгә шом сала иде. Асаф үрелеп Сылуның муеныннан кочаклады, кызый эчке бер бәхет белән сагышлы елмайды да аның йөрәк турысына колагын куеп ятты. Озак та үтмәде, ике йөрәк бер ритмга тибә башладылар, тик бу тигез ритмнан икесенең дә куллары калтырый иде.
– Мине армиягә алачаклар көзгә, – диде Асаф. – Менә бит ничә ел хыялланып йөрдем армиягә китәсем килеп. Ә хәзер сине ташлап китәсем килми. Беләсеңме, миңа нинди хыянәтчел уй керде бүген иртән?
– Әле син хыянәт итәргә дә өлгердеңмени? – Сылу чәч толымының очы белән егетнең битенә сукты. – Шаярма минем белән! Шаярма! Миндә башкорт каны! Ирек, азатлык яратучылар каны!
– Юк, Сылукай, алай түгел. Беләсеңме, ни турында уйладым? «Тарас Бульба»ны узган идек без рус әдәбиятыннан. Хәтерлисеңме, анда Тарас картның улы Андрий бер поляк кызына гашыйк була. Шул кыз аркасында һәлак була.
– Безнең ни катнашыбыз бар әле ул сатлык җанга? Син Андрий түгел, мин полячка түгел.
– Анысы шулай. – Егет берөзлексез кызның йомры, тулы аркасыннан сыйпады. Аркасын икегә бүлгән озынча уентык буйлап бармакларын йөртте – кызга да, аңа да чиксез рәхәт иде бу вакытта… – Анысы шулай. Тик менә шул кыз урынында син булсаң? Ә Андрий урынында мин булдым, ди. Ни диярсең? Ул вакытта нишлибез? Чыннан да, менә син хәзер берәр илнең шпионкасы булып чыктың, ди. Әйтик, Япония империализмының разведкасына эшлисең, ди. Мин моны хәзер генә белдем, ди. Үземнең яратуымны нәфрәткә әйләндерерлек көч бармы миндә? Әллә мин мәми авызмы?
Кыз дәшмәде, тулы иреннәре белән егетнең йомшак төк баскан битен кытыклады да аннан авызын томалады. Егет аның тәнендәге кан йөрешен ишеткәндәй булды. Тынсыз калган бу рәхәт минутлар күпмегә кадәр сузылгандыр, юл буеннан чатыр чабып килгән ат тавышы ишетелде. Кыз сискәнеп китте һәм сикереп торып итәкләрен рәтләде. Асаф та ашыкмыйча гына торып басты.
– Үләм, әтинең районга барышымы әллә дип торам, – диде Сылу, тын алгач.
Юл якын иде, җан-фәрманга такта арбада чабып килүче – Ташкичүнең бердәнбер насвай салучы кешесе – киез эшләпә, киндер ыштан кигән черек тешле Минҗан карт икән. Аның аты арт санын сикертеп кушаяклап чаба, аның саен Минҗан карт дилбегәсен бөкләп ат сыртына кизәнеп суга иде. Үлән арасыннан торып баскан егет белән кызны ул тиз күреп алды һәм, атын тыя төшеп, ямьсез авызыннан төкерек чәчеп кычкырды:
– Әй сез, зиначылар! Анагызның кабер тактасын… Сугыш башланган, сугыш!
Сүзнең мәгънәсен, әлбәттә, аңламадылар. Шулай да, ниндидер гадәттән тыш хәл булганын сизеп, Асаф юлга таба торып йөгерде, ат каршына чыкты. Ябык алаша тиз генә ризалашып туктарга булды, камыты күзенә килде, ыңгырчагы алга әйләнде, әмма ат инде туктаган иде.
– Ни дидең? Нәрсә әйттең, Минҗан абзый?
– Анаңның фәләне дип әйттем! Колагыңа таш кергән мәллә, оятсыз! Зиначылар! Сугыш! Нимеч белән, аңладыңмы? Ә, әле син Фатима малаемыни?! Сугыш!
– Шаяртмыйсыңмы? Чынлапмы?
– Һәй-й Алла, сезнең белән авыз чайкап торырга! Карчыгым Ташлытауга киткән ие. Печәнгә төшкәнче дип! «Чынмы» тагын! – Ул селтәнеп атына дилбегә очы белән салды, ат ничек кисәк туктаса, шулай кисәк алдырып китеп тә барды. Минҗан карт такта арбасында артка борылып кычкыра-кычкыра китте: – Шаярып сугыш башлыйлармыни, атагызның башы! Сугыш булгач, чын булмый димени, анагызны корт чаккыры…
Юлда сузылып тузан калды.
Аннан егет белән кыз үзләре дә аңлашмастан авылга таба йөгерделәр. Асаф кызның сумкасын тотарга да онытты. Үз кулындагы портфельне селти-селти йөгерде. Аның артыннан Сылу чак-чак кына өлгерде. Әйтерсең, сугышның барышы-тукталышы боларның тиз кайтып җитүенә бәйле иде. Бераздан Сылуның тыны капты. Ул Асаф кулына ябышты.
– Йөгермик, акрын кайтыйк, – диде ул, чак тын алып.
Алар бу юлы да межадан гына кайттылар. Межага язгы чәчүдән бирле аяк басучы булмаган, анда исле үлән, алабай чәчәкләре, арыш читләрендә күкчәчәк иде.
– Бу сугыш, беләсеңме, нигә башланган? Юкмы? Мине бәхетсез итәргә! Мине! Мине! – Сылу буылып елый башлады.
Егет аның сумкасын кулына алды, хәл кадәренчә тынычландырырга тырышты, әмма үзенең тавышы калтырый иде.
– Нигә инде алай уйлыйсың? Әле болай гына атыш башлап караганнардыр. Хасан күле буендагы кебек бәреп чыгарырлар әле. Бер атналык эш инде ул безгә…
– Юк, күңелем сизә. Без беркайчан да кавыша алмаячакбыз. Сине миннән аерыр өчен генә башланган сугыш бу! Йә син, йә мин үләчәкбез…
Межа авыл читенәрәк алып төшә иде, алай әйләнеп йөрергә вакыт юк иде, ат дугасыннан үскән, инде серкә очырырга әзерләнгән яшел арыш басуына ярып керделәр дә чаж-чож атлый башладылар. Арыш басуы аларны тышкы дөньядан аерып куйган сыман булды. Дөньяда тагын бер мизгелгә алар икәү генә калдылар, анда-санда пырылдап күтәрелгән тургайлар бу ялгызлыкка комачау итмиләр иде. Сылу яшьле күзләрен мөлдерәтеп егеткә карады, аны туктатты, муенына сарылды.
– Соңгы тапкыр, – дип пышылдады һәм Асафны суырып үпте – егет аның кабарынкы иреннәрендә исерткеч тоз тәмен тойды, ул да онытылып аны иркәли, сыйпый иде.
– Китик, – диде кызый, – башкасы, шуннан артыгы – хәзер җинаять. – «Хәзер» дигәнне ул аерып әйтте.
Асаф аның сумкасы белән үзенең портфелен тоткан көе озын арышларга буталды, чаж-чож атлап китте. Сылу аның белән рәттән, үзенә аерым юл ярып барды. Менә ул кемгәдер, нәрсәгәдер үпкәләгән сыман тыйлыга алмыйча елый башлады, ниндидер кискен хәрәкәтләр белән җитез генә кофтасын салып беләгенә элде. Асаф аның ялангач шома тәнен, аркадан тарттырып эләктереп куйган ике ак сәдәфне күреп алды, әмма кызый бернинди ир заты да булдыра алмый торган хикмәтле бер хәрәкәт ясап сул кулы белән аркасына үрелде һәм күз ачып йомганчы гәүдәсен сәдәфләрдән, элмәкләрдән азат итте. Асафның мондый сихри сынны бер генә картинада да, бер генә репродукциядә дә күргәне юк иде, һәм ул әлегә кадәр дөньяда андый исерткеч, баш әйләндергеч гүзәллек булуы мөмкин дип уена да китерә алмый иде, аның башы, йөрәге, рухы кинәт ачылган бу гүзәллекне кабул итәрлек, сеңдерерлек дәрәҗәдә түгел иде. Сылу аннан ераклашты, берүзенә яңа сукмак салып юл ярды, ачу белән каты басып атлады. Куе яшькелт арыш төбендә юл-юл булып чәчкеч эзләре сузылган, төбеннән саргая башлаган арыш куе рәт, дивар булып кайшалып үсеп киткән һәм аның тыгыз башаклары сөтле-баллы орлыклар белән авырайган, арыш чәчәге-серкәсе белән чукланган иде. Күкрәк тутырып баллы ипи, салат исен сулап барган уңайдан Асаф кинәт кенә әкият кызына әверелгән сихри бу гүзәлгә күз ташлады: Сылу ачу катыш атлый, күзләрен еракка төбәгән, арыш чәчәге яшь аккан битләренә ябышып чуарлаган, авыр яшькелт башаклар аның өлгергән миләш кебек күкрәк очларына лысылдап китереп бәрәләр, һәм аның саен ул кызурак атлый, куерак җирне сайлый иде. Куе арыш башакларын ялангач күкрәк очлары белән ярып, ашкынган, ярсыган, бәхетле дә, бәхетсез дә бер гүзәл авылга таба атлый, аның аякларына бәрелгән арыш саламыннан «чаж-чож» дигән тавыш чыга, бу тавыш Асафка «сугыш, сугыш» дип ишетелә иде.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.