Текст книги "Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 19 (всего у книги 37 страниц)
Тел белмәгәч
Май башы иде, Гаҗилә җиңгине идарәгә чакыртып, кулына путёвка тоттырдылар. Путёвка бушлай, Кара диңгезгә, санаторийга иде. Баштарак Гаҗилә җиңги тартышып маташты:
– Сыерымны кем саусын? Казым утырган вакыт! Юл өстендә юкәлек дигәндәй, тапкансыз бер юаш кеше… Кешеле кешеләр беткәнмени?
Ленар сабыр гына аңлатты. Елмаеп сөйләде.
– Менә, – диде, – без сиңа билет алып бирәбез, путёвканы идарә карары белән бушлай бирәбез. Аның тулы бәясе йөз дә егерме сум. Син анда барып ял ит. Сыерыңны да, казыңны да күршеләрең карап торсын. Бәрәңге утыртырга кайтып җитәсең. Синең эш – ял гына итү.
Гаҗилә җиңги күнде. Эшкә күндәмлеге ярдәм итте. Чөнки еракка ял итәргә баруны ул эш дәрәҗәсендә күрде. Ул болай уйлады: колхоз идарәсенә, Кара диңгезгә бер кеше җибәрегез дип, задание килгән. Сугыш вакытында шулай була иде бит: Пермьгә фәлән кеше, Илләт урманына фәлән кеше дип. Колхозга задание килгән – аны үтәргә кирәк. Председатель кыен хәлдә. Ә Гаҗилә җиңгинең үз гомерендә колхозны, аның җитәкчелеген кыен хәлдә калдырганы юк. Һәм булмас та…
Шулай, күндәмлеге аркасында гына Гаҗилә җиңги, йорт-җирен Зәмзәмбикәгә калдырып, диңгез буена килеп төште. Урнашкан җире аэропорттан ерак түгел иде, шунысын уйлап бераз тынычланды. Ошамаса, күз күрер әле дип үзен юатты. Шулай, үз гомерендә беренче тапкыр Гаҗилә җиңги эшсез калды. Бу вакытны эшсез ничек үткәрергә?
…Иртән ашханәнең складына дәү-дәү машиналардан сыер, сарык түшкәләре, сөтләр бушаталар. Гаҗилә җиңги шуларны карап тора. Бәлки, алар колхозының сыерлары да шушында килеп керәдер? Бәлки, алар колхозының сыерларыннан сауган сөтләр дә менә шулай шешәләр белән монда киләдер дә, аның кем кулыннан чыкканын уйлап тормастан, тездән югары кыска чалбар кигән, кара күзлекле, йонлы балтырлы шушы адәмнәр эчеп куялардыр…
Ул һәр көн шулай ит, сөт бушатканны карап тора. Аннан диңгез буена төшеп күләгәдә калгып утыра. Аның бик нык үзе теләгәнчә ашыйсы килә. Алдагы көнгә заказ биргәндә акыллырак булырга кирәк дип уйлый. Менә ничә көн инде аның тәлинкә тутырып токмачлы аш, савыт тутырып бәрәңге, ботка ашыйсы килә. Кисәге белән күтәреп ит ашыйсы килә. Әнә бит складта нинди һәйбәт түшкәләр бушаттылар…
Ләкин өстәлгә бер дә андый ризык килми. Бер кабарлык уган кишер… Пычагымамы ул? Ике телем суган. Акыллы кеше тик торганда суган ашыймы? Аек кеше? Аннан кызыл кәбестә. Бер кашык. Җүнле булса, ак булыр иде ул. Аннан, ак тимер савытта сыек кына, аз гына аш сыман нәрсә. Песи савыты. Ашый башлауга бетеп куя.
Гаҗилә җиңги заказлар кәгазен кулына ала. Юк, болай булмый. Заказ бирә белмәүдән бу. Ул көн саен исемлектән «мясо», «гуляш», «каша», «лапша» дигән сүзләр эзли. Юк. Юк…
Рагу. Азу. Бифштекс. Ромштекс. Бефстроганов…
Бар икән күрәселәр…
Тефтели. Лангет. Солянка. Пудинг. Зразы… Бусы инде бигрәк иләмсез сүз. Ферма мөдире Гыйльмуш абзар ишеген ватып чыгып качкан үгезне бервакыт шулай дип сүккән иде.
– Ярабби, складка сыер түшкәсе килеп керә бит соң! Нишләп монда чыкканда әллә нинди әкәмәткә әйләнә бу? – дип, ул карандаш белән кайсы туры килсә, шунысына төртеп чыга. Чит тел белмәгәч, ни хәл итмәк кирәк? Гаҗилә җиңги белән палатада бер татар хатыны яши иде. Яшь, сылу. Акчасы күп, көн саен йөзектер, мәрҗәндер сатып ала, төсле ташлар сатучы малайлар белән мәш килә. Ниндидер институтта укытам, диде, Хәбибрахманны белми икән. Бакча яшендәге ике малаен иренә тапшырып ял итәргә килгән. Үзе теләп. Әмма чибәр хатынга ял бик аз эләгә. Кич булдымы – таза гына бер егет белән култыклаша да киногамы, каядыр китеп бара. Таң атканда гына кайта. Гаҗилә җиңги йоклаган турыдагы тәрәзәне чиртә. Гаҗилә җиңги шыпырт кына барып эчтән бикле ишекне ача. Аннан ачык йөзле чибәр хатын барысын сөйли. Кая-кая барганнар, теге нәрсә дигән, бу нәрсә дигән… Гаҗилә җиңги аны тыңлап ята – үзенең йөрәге жу итеп китә. Аның килене дә шулай ара-тирә санаторийга баргалый бит. Хәбибрахманнан башка. Ул да шулай йөрсә? Аның Хәбибрахманы бик юаш, бик ышанучан бит. Гел уҗым бозавы инде. Аны да шулай алдамыймы килен? Әллә бу гаеп эш түгелме? Әллә моны Гаҗилә җиңги аңламый гынамы? Әллә ул тормыштан артта калганмы?
– Ике балаң, ирең була торып ничек шулай йөрисең? – диде аңа бер таңда Гаҗилә җиңги.
Сылу хатын кояшта янган матур тәнен ефәкләрдән, затлы тасмалардан азат итеп простыня астына кереп чумарга җыена иде, йөрәк тавышы белән әйтте:
– И апа җаным, елына бер генә килә бит бу рәхәтлек, – диде. – Нибары егерме дүрт көн бит ул…
Гаҗилә җиңги телсез калды. Хәер, ир янында нибары ярты ел торып калган башы белән ир хатынының вазифаларын каян белеп бетерсен соң ул?
Аның күңеле инде мондагы тәртипләргә күнә бара. Шулай, шулай… Монда бөтен нәрсәнең исеме башкача икән. Диңгез ярында тик утыру – һава ваннасы. Сукмактан барсаң – туризм. Тегесе дә, бусы да дәва икән. Ә Гаҗилә җиңги болын буендагы фермага көненә ике тапкыр бара. Болын сукмагыннан гына йөри. Көненә сигез чакрым.
Иртәгесен ул тагын теге түшкәләрне карап бушаттыра, тагын дулкыннар янына төшеп, мөлаем гына елмаеп күләгәдә утыра. Үзе күңеленнән кайтырга ничә көн калганын саный.
Дулкыннар көлә-көлә уйнаклашалар…
Алар Гаҗилә җиңгинең мондагы бик күп нәрсәне аңламавыннан көләләр бугай. Явыз көлү белән түгел, ә яратып, якын итеп… Гаҗилә җиңгинең күлмәгеннән дә көләләрдер. Нибары ике күлмәк белән килде бит ул. Күлмәкләре дүрт, биш иде югыйсә. Ә монда! Күлмәк бизгәге. Гаҗилә җиңги моның хикмәтен, фәлсәфәсен каян белсен? Аның бит дөньяга беренче чыгуы.
Булган яшь чаклар… Пляждагы кырык яшьлек, илле яшьлек хатыннарның да яшь чаклары булган. Ләкин ул вакытта Кара диңгез кайгысы ике кереп бер дә чыкмаган! Сугыш вакытының бөтен кайгы-хәсрәте, ачлыгы меңләгән хатын-кызның яшь вакытын рәхимсез йоткан. Ситсы да булмаган, хәзерге кебек кыю фасоннар да булмаган.
Ә менә бүген барысы да бар…
Утыз яшьлек хатыннар һәр көнне күлмәк алыштыралар. Кырык яшьлекләр кичке ашка бөтенләй үзгәрешеп киләләр. Аларның көндез кияр өчен һәр көнгә – бер, кич кияр өчен тагын бер күлмәкләре бар. Әмма илледәгеләр барысыннан да уздыралар. Алары иртәнге ашка – берне, пляжга – икенчене, кичкә өченчене кияләр. Күлмәк алыштырып ашханәгә барганда кисәк кенә борылып кире кайтып киткәннәре дә бар. Чөнки аллея буйлап нәкъ шундый күлмәк кигән икенче берәү килә икән. Хатыннар үзләренеке төсле күлмәк кигән икенче бер хатынны бер дә яратмыйлар. Андыйлар кара-каршы очрашканда, бер-берсенә үтергеч салкын караш ташлап узалар, һәм шул көннән соң бер-берсе белән исәнләшми башлыйлар. Остарак ирләр күлмәк сылтавы белән аларга матур сүзләр әйтеп калалар.
– Сезнең күлмәгегез гаҗәп матур!
– Ә мин үзем матур түгелме?
– Юк, мин әйтеп бетермәдем. Сезнең күлмәгегез сезнең өстегездә булганлыктан икеләтә матур.
– Рәхмәт.
Мактау сүзен тары боткасы май сеңдергәндәй йоткан хатын, җиңелчә генә кызарып, дулкынланудан аякларын саташтырып китеп бара. Бакчада тын буылырлык кершән исе аңкып кала…
Диңгез буенда бар бер сылу кыз. Унсигез-унтугыз яшьләрендә. Институтта укыйм, ди. Ял итүчеләр арасында иң яше. Кызның нибары ике-өч күлмәге күзгә күренә. Берсен һәр көнне кич кия. Бер-икесе гап-гади ситсы күлмәкләр. Хатыннар белән карта уйнап яткан ирләр, пляжга ул төшеп басуга, сылтау-хәйлә табып, аның янына акрын-акрын җыелалар.
– Ничек йокладың?
– Өең сагындырмыймы?
– Бүген кич кая барасың? – дип, сораулар белән аны күмәләр.
Кызый, саран гына елмаеп, резин башлыгын кия дә диңгезгә кереп китә. Аның арзанлы күлмәге, туза башлаган туфлиләре янында таза, юан абзыйлар басып калалар.
«Ах, шул кызыйга иң кыйммәтле туфли бүләк итәргә иде! Ләкин ничек? Кабул итмәс бит ул почык борын. Стипендиягә генә ничек яшәмәк кирәк?»
Аена дүрт йөз сум ала торган зур трест җитәкчесе диңгезгә карап, ахрысы, әнә шуларны уйлый.
«Их, шушы кыз белән бер генә кич бакчада сөйләшеп утырырга иде! Шушында, ял иткән җирдә үк, мәхәббәт, яшьлек турында бер шигырь язар идем!»
Чал чәчле шагыйрь, ахрысы, шулай уйлый.
Әмма Гаҗилә җиңги алай уйламый. «Савыгып, исән– имин генә кайтып китә алса ярар иде бу бала. Ялгышып китмәсә ярар иде, ирләр бик күп», – дип, Гаҗилә җиңги аның өчен борчылып утыра.
Юан-юан хатыннар яр буенда дулкын эчендә тәгәриләр.
Студент кыз ерак-еракка кереп китә. Ул йөзгән җирдә акчарлаклар уйный. Акчарлаклар атылып-атылып аның турысына төшәләр дә дулкынга борыннарын төртеп һавага күтәреләләр. Кыз йөзә дә йөзә…
…Кич җитә. Студент кыз, үзенең ябык якалы кара йон күлмәген киеп, ашханәгә таба бара. Бакча юлында исә күлмәкләр күргәзмәсе: вак чәчәкле, эре чәчәкле, йон, кримплен, нейлон, лавсан, зәңгәр, соры, ак, диңгез дулкыны төсендә, саз төсендә… Бакча юлында куе ислемай исе, кершән исе. Студент кыз инде ашханәгә кереп китте, ә күлмәкләр дулкыны әле һаман чайкала. Ашыгырга ярамый. Күлмәкнең бөтен матурлыгы бакча эченнән барганда күренә.
Күлмәкләр дулкынына оста телле ирләр тарафыннан мактау сүзләре ява:
– Сезнең күлмәгегез…
– Сезнең загарыгыз…
– Сезнең чәчегез… Фәлән-төгән, – диләр.
Бакча гөрли…
Әмма кайтырга нәкъ бер атна калганда гына, Гаҗилә җиңгинең кинәттән күңеле сынды: ул төш күрде. Сыерын күрде.
Хәбибрахман бер сөйләп утырган булган иде: имеш, адәм баласына төсле төш керми, андый төш керсә, ул бик гайре табигый хәл була, андый кеше белән врачлар кызыксыналар… Менә, кызыксынсалар, Гаҗилә җиңгәңне тикшерсеннәр: төшендә ул сыерын нәкъ үз төсендә күрде. Кара елтыр тиреле. Маңгаенда ак кашкасы, бер аягының тояк өстендә ак урыны бар. Сыер ишегалдындагы яшел чирәмдә тора. Болар төс түгелмени? Сыерның кара күн елтыр ирененнән селәгәй ага. Үзе мөгри. Йа Алла! Савылмый калган ул! Зәмзәмбикә оныткан… Йә семьяларында тавыш чыккандыр. Алай дисәң, Миңнулла эчүен ташлаган иде. Ничек кенә булмасын – сыер савылмаган, ул үпкәләгән караш белән башын түбән игән, әкрен генә мөгри, Гаҗилә җиңгинең бәгырен телгәли. Кара танавыннан үләнгә селәгәе сузылган…
Гаҗилә җиңги йөрәк ачысы белән ыңгырашып уянып китте. Палатадагы чибәр хатын әле йоклый иде. Торды, киенде, ишегалдына чыкты. Чинар, платан агачларыннан, куаклардан иртәнге салкынча һавага искиткеч затлы куе ис – туя куаклары исе таралган, түбәндә, ак кояш астында, зәңгәр-карачкыл сихри көзге булып диңгез ялтырый, кичәге гайрәтле дулкыннар күренми. Кырым көне ял итүче, дәваланучы халыкка матур сәгатьләр вәгъдә итеп уянып килә иде. Эвакуатор башта Гаҗилә җиңги белән бәхәскә керде. Билетка заказ бирелгән, срогын үзгәртеп булмый, диде. Әмма Гаҗилә җиңги бирешмәде: чалбар кигән, озын кызыл тырнаклы, яшел керфекле бу кызны рәхәтләнеп сүкте – теге кыз бер авыз сүз татарча белми иде, елмаеп тыңлады. Ярдәмгә әлеге сылу хатын – Гаҗилә җиңгинең бүлмәдәше килгәч кенә эш җиңеләйде.
– Җәяү чыктым киттем булыр, аягым ат, кулым канат, – диде Гаҗилә җиңги. – Бу бака күзгә юньләп аңлат әле, әч-чәч, әч-чәч, кыяфәте норсызның!..
Эвакуатор кызый чибәр иде, Гаҗилә җиңги аны юри сүкте, билет алып бирсен дә аэропортка озаттырсын дип сүкте. Тегесе гел елмайды. Чибәр кызга хет яшел, хет шәмәхә булсын, керфекнең ниндие дә килешә…
Институт хатыны да Гаҗилә җиңгинең алдан китүенә әйбер әйтмәде: сагынгач – нишлисең? Аннан, ике кешелек бу палатага, Гаҗилә җиңгинең путёвка көне тулмыйча, икенче кеше кертмәячәкләр иде. Анысы да уен-муен түгел. Диңгездә коенып кайткан яшь, сылу хатынның көзге каршында үз матурлыгына үзе соклана-соклана бер чишенеп киенәсе килмимени? Бәхет, зур бәхет бит ул – матурлыкка карау… Ялгыз бүлмә, гомумән, әйбәт инде ул.
Шулай Гаҗилә җиңгигә ул билет алышты.
Чибәр хатын белән аерылышыр алдыннан, Гаҗилә җиңги, өлкән кеше буларак, аңа үзенең киңәшләрен биреп маташты.
– Көне буе кояш астында ятма, эссе кагар, харап булырсың, – диде. – Тәнең кубалакланып чыкса, нишләрсең? Каның сыекланып калса, нишләрсең?
Чибәр хатын дөньяларны яктыртып матур итеп елмайды.
– И апа җаным! – диде ул чын күңелдән. – Кояшта янган яшь хатын-кыз тәненнән дә матур бу дөньяда тагын нәрсә бар? Кайвакытта, яшькелт-зәңгәр суда йөзеп барганда, үземнең җилкәләремә, беләкләремә күз салам да: «И Ходаем, минме икән бу?» – дип уйлап куям. «И Ходаем, бу матурлыгымны миннән күпсенмә», – дип теләкләр телим…
Гаҗилә җиңги аптырабрак калды. Ахрысы, болар икесе ике телдә сөйләшәләр иде. Ул үзенең йончыган, бушаган тәнен, аксыл-арык җилкәләрен күз алдына китерде. Аның беркайчан да тән турында уйлаганы юк иде. Шуңа күрә сүзне аңлаешлырак мәсьәләгә борды.
– Теге әзмәвереңне дә ташла инде, иреңә ишетелсә нишләрсең? – диде ул, борчылып.
Дөньялар тагын яктырып китте – әлеге сылу хатын тагын елмайган икән.
– Ишетелми, ишетелми, апа җаным, – диде ул, көләч елмаеп. – Ишетелсә дә, берни булмый. Мине сагынып тора ул. Менә мин аңа бүләк итеп бер шешә бик яхшы вино алып кайтам. Мин кайткач эри дә китә ул. Ул инде болай да бик бәхетле. Миндәй хатын бөтен кешегә дә эләкми ул, апа җаным. Мин бит турылыклы хатын. Минем матурлык икенче бер юньсезгә эләксә, ул хатын почмак саен интервью биреп йөрер иде. Мин андый түгел. Егерме дүрт кенә көн бит ул, апа җаным…
Гаҗилә җиңги моңарчы да бу хатынның телен аңламаган иде, «интервью бирү» дигәнне ишеткәч, ул бөтенләй өмет өзде: күпме тырышса да, бу хатынның сүзләрен ул аңлый алмаячак иде.
Алар кочаклашып аерылыштылар. Чибәр хатын, машина кузгалганда, кул болгап калды.
Көн уртасында Гаҗилә җиңги инде Симферополь аэропортында динамиктан «Казан» сүзе ишетелгәнне көтеп утыра иде. Еракта, аэродром түрендәге мәйданда туктап калган ике канатлы кечкенә самолётлар аңа сыер көтүе булып, ә горизонттагы радиолокатор үзенең ак кашкалы кара елтыр сыеры булып күренә иде. Локаторның канаты-антеннасы әйләнеп-әйләнеп ала, әйтерсең лә Гаҗилә җингинең әле дә савылмаган сыерына чебен-кигәвен килеп бәйләнә, сыер, шуларны куып, башын, койрыгын селки иде…
Ишекне нигә ябарга?
Яшь хатынның исеме Фәтхия икән. Аны ишетеп тә, күреп тә беләләр иде. Чөнки сугыш чыкканчы ук тыныч елларда аны мактап район газетасында язгалаганнар, рәсемен дә биргәннәр иде. 1944 елның март аенда аны үз колхозларына председатель итеп сайладылар. Ул вакытта аягы яраланган ире дә госпитальдән кайткан көннәр иде. Колхоз җыелышы яңа председатель сайлагач та әле таралмыйча утырды: атлар кырылган, язгы чәчүгә әзерлек начар, сөйләшәсе сүзләр күп иде. Әмма җыелышның кызган бер моментында клуб түшәмнәрен селкетеп җир тетрәде, президиум өстәленә түшәмнән туфрак коелды, клубның ишеге атылып эчке якка ачылды. Сугыш вакыты булганлыктан, моны бары тик дошман бомбасы дип кенә аңладылар һәм чыр-чу килеп ишектән кысыла-кысыла тышка ташландылар. Дошман бомбасы булса, әйтерсең лә тышта аның куркынычы юк иде. Фәтхия президиум өстәле янында берүзе утырып калды. Тышта тавышлар тынды, клуб эчендә караңгылык беленгәнче, ул маңгаен учларына терәп утырды.
…Ул авырлык белән үсте. Уналтынчы елны ниндидер авырудан аларның әнисе үлеп китте, болар олыгая барган әтиләре янында алты кыз бала җыелышып калдылар. Ахырдан сөйләделәр: күрше авылдагы сихерче Хәмдениса карчык гомере буе боларның әтиләренә күз салып йөргән икән, әниләреннән көнләшкән икән. Хәмдениса карчык гомере буе боларның әниләренең үлгәнен көтеп яшәгән, әмма беркөнне үзенә яман авыру – ваба чире эләккән. Халык озак еллар буе сөйләде: сихер гыйлемен белгән Хәмдениса карчык, үз авыруын кешегә йоктырса, исән каласы булган. Фәтхия, ул вакытта ун яшьләр чамасындагы кыз, әле дә хәтерли: кичләрен капка-коймалар бикләнә, тышка йомыш белән чыкканда да җыелышып, зур фонарь яндырып чыгалар, этләр бәйдән ычкындырыла… Халык арасында, Хәмдениса карчык кичләрен урамда үзенең авыруын берәрсенә йоктырырга йөри, дип сөйлиләр иде. Имеш, берәрсенең битеннән кулы белән сыпырса, үзе тереләчәк, теге кеше үләчәк, дип тә сөйләделәр. Ничек булса булды, әмма көзге караңгы төннәрнең берсендә Фәтхияләрнең әнисе кинәт авырый башлады. Эченә җылы кирпечләр куеп карадылар, тозлы бал каптырып карадылар, алты кызын язмыш карамагына тапшырып, ана икенче көн төштән соң дөнья куйды. Халык сөйләде: имеш, беркөнне кич ипи изәргә он иләгән вакытында кече яктагы кечкенә тәрәзә ачылып киткән дә, караңгыда шуны ябам дип тәрәзә янына килгән икән, шул форточкадан кытыршы, коргаксыган бер кул үрелгән дә моның битен сыпырган…
Аннан әнисез тормыш. Дөрес, ач-ялангач булмадылар, ул арада сәвит чыкты, сәвит кыз балаларга да җир бирде. Тик берсе артыннан берсе җитеп килә торган кызларның әхлагын, тәрбиясен карау-рәтләү генә ата кешегә авыр булды. Ул заманда ападан узып кияүгә чыгу гадәте юк иде, шуңа күрә буй җиткән сеңелләр дә боз кузгалганны көттеләр. Өлкән апа исә ашыкмады. Бары тик сеңелләренең вакыт-вакыт үпкә сүзләрен ишеткәләп кенә, алар хакын хаклап кына үзе бик өнәп бетермәгән егеткә ризалык бирде. Кыз баланы үзе өнәмәгән егеткә иргә чыгудан язмыш үзе сакласын! Әтиләре бик беркатлы адәм иде. Кияү килгәч, өстәл янында ачы бал салган савытын тоткан көе көне буе бер сүз сөйләде:
– Менә минем, – диде, – тагын шундый биш шатлык кичерәсем бар әле. – Аннан җырлады:
Ап-ак чәчәк, зәңгәр чәчәк
Кысыр калган җирләрдә.
Бик күңелле, бик эрәхәт
Туган-үскән илләрдә.
– Менә минем, – диде ул, савытыннан бер йотым авыз итеп, – тагын шундый биш шатлык кичерәсем бар әле. Ел саен берәрдән дә биш ел шулай җырлап утырасым бар әле.
Әмма беркатлы ата ялгыша иде: кыз белән кияүне озатканда, капка төбендәге халык арасында икенче кызы күренмәде. Эзләделәр – тапмадылар, ул арада кияү егетләре атны да кузгаттылар. Нәкъ шул минутта иң кече кыз – яланаяклы, кара тәпиле кыз – төз лапас астыннан йөгереп чыгып, чырыйлап кычкырды:
– Тәтә үлә! Тәтә үлә!
Тәтә, бичара, сыер абзарында тагарак башына басып, өрлектәге элмәкле бауга муенын тыккан икән. Бауны өрлек турысында балта белән чаптылар, тәтә исән калды. Волостьтан килгән доктор хатын тәтәнең гәүдәсен тикшереп карады да ата кешегә әйтте:
– Егете авылныкымы, кызыгыз алты ай буена билен буып йөргән, – диде.
Ярый әле, егет күндәм булып чыкты. Тавыш-тынсыз гына мәсьәлә уңай хәл ителде. Беренче мәҗлестән соң нәкъ биш көн дигәндә, беркатлы ата, бичара, тагын кулына савыт тоткан иде. Әмма бу юлы ата бер дә мактанмады. Тик бер генә җыр җырлап бирде, анда да оялып кына:
Ап-ак, ап-ак чәчәкләрне
Таптап китүләреңме?
Таптап китүләрең түгел,
Ташлап китүләреңме?
Әйтерсең кыз белән яңа кияүнең яшьлек мутлыкларына ул гаепле, әйтерсең кызының кияүгә китүенә ул рәнҗи иде. Ничек кенә булмасын, юаш атаның күз карашында кемгәдер, нигәдер рәнҗү, җәберсенү хисе бар иде, әйтерсең ул үзенең хәсрәт-җәфалы карашы белән болай ди иде:
– Юк, җәмәгать, алай ярамый! Ата-анага кыз бала китергән оят – оятларның иң зурысы! Алай ярамый! Ярамый…
Авыл советы катнашы белән төзелгән бу семьяда нәкъ өч айдан соң тап-таза бер малай дөньяга килде. Ул малай, әлбәттә, теге вакыйгаларны белми һәм белмичә бик дөрес эшли иде. Адәм баласына кайбер әйберләрне белмәү дә ярый… Таза малай аның әтисе-әнисе, бабасы күргән-кичергән хәсрәтнең, бөтенесен бергә өеп, өстенә төкерде: тууына ике ай уздымы-юкмы, бишектә яткан килеш әти-әнисен танып, «ыг-гы, ыг-гы» килеп аңкауларын күрсәтеп көлә башлады, ә беркөнне инде бераз картаебрак киткән дәү әтисе, оныкны күрергә дип кереп, бишек янында аның юрганын ачкач, шул ук секундта, ике дә уйламыйча, таза малай картның күзләрен, мыегын сиптереп чылатып та куйды. Карт, бичара,«ә» дип тә, «җә» дип тә әйтмәде, таушалган кулъяулыгы белән төк баскан битен сөртте дә кияүгә йомышын әйтте:
– Иртәгә мунча мичен сүтеп рәтләмәкче идем, бер олау кызыл балчык китереп аудармассыңмы? – диде.
…Дөньяда зур-зур складларны, урманнар, диңгез– океан чикләрен саклап була. Алтын-көмеш, кыйммәтле ташлар куелган музейлар, банкларны саклап була. Бөтен бер илләрне, утрауларны саклап була. Боларны саклау өчен корал, кешеләр, дәүләтләрнең куәте кирәк. Әмма корал да, кешеләр дә, дәүләтләр дә саклый алмый торган бер нәрсә бар дөньяда: ул кыз бала намусы. Моны саклый ала торган куәт, кораллы көчләр дөньяда бер генә кеше кулына тупланган. Ул кешенең эшчәнлеге беркем тарафыннан контрольгә алынмый, ул кешенең эшенә берәү дә тыкшынмый. Кыз баланың намусын саклаучы хикмәтле бу кеше – кыз бала үзе. Әйе, үзе.
Кыз бала үстерү… Беркатлы атаның әле тагын дүрт кызы бар иде. Кыз бала үзен сакламаса, аны кем саклый ала соң? Кыз бала ничек тотарга тиеш соң үзен? Аны кем белеп бетерсен?
Әлеге вакыйгадан өркеп калган ата бу турыда күп уйланды. Өйдә калган дүрт кызда дүрт төрле холык иде. Дүртесе дүрт хатын-кыз болар.
…Була шундый кызлар: буй җитә, сылу, чая кыз булып җитешә, егетләрне якын да китерми, үзенең бөтен тәнен, холкын бербөтен итеп саклый, бөтен кешенең ихтирамын казана, әмма ни үкенеч – кияүдән уңмый…
Була икенче төрлеләр: башта җиңел кулдан гына тегесен-монысын рөхсәт итә, аннан аз-азлап рөхсәт рамкалары киңәя бара, ә егет халкы әрсез! Шулай итә-итә бичара кыз баланың бервакыт рөхсәт итмәслек әйберсе дә калмый, азган егетләр гел моның тирәсендә. Яманаты чыккан кыз да бераздан барысын да аңлап читкә чыгып китә, дүрт-биш елдан йә Кизил, йә Чиләбе ягыннан менә дигән бер егет белән кунакка кайтып төшә, үзе хан кызы диярсең, кияү шәп, чалбарын подтяжкалар белән аскан, акчаны санап тотмый, балалары бар, җитмәсә. Аларны кунак итәләр, алар урамнан узганда, төрле кеше төрлечә уй белән кала, теге азган егетләр дә инде өйләнгәннәр, алар да, кияү белән күрешкәндә, берни сиздермиләр:
– Нихәл тагын, әйбәт кайттыңмы? – дип, подтяжкалы егетнең кулын нык кына кысып күрешәләр… Ләкин ни өчендер читкә борылалар.
Беркатлы атаның Фәтхия исемле кара тәпиле, кара чәчле кызы исә беренче төркемгә керә иде. Фәтхия янына беркем дә якын килә алмады, аның янында беркем дә артык хәрәкәт ясамады. Ул каты сабырлы, тәвәккәл кыз иде.
Шулай кияүдән уңмады. Ир кеше бәхетле булсын өчен, өч шарт кирәк: хатыннан уңу, сыердан уңу һәм яңа йортка чыгарган мичтән уңу. Әмма хатын-кыз бәхетле булсын өчен шарт бер генә – ирдән уңу. Фәтхия уңмады. Саргылт кашлы, саргылт сипкелле, ашаганда мышнап ашый торган караңгы чырайлы бер адәм иде. Сугыштан кайткан сәгатендә, капкадан кергәндә үк ямьсез, төксе сүз әйтте:
– Йә, син ничегрәк яшәдең мин югында? Алдың-артың чистамы? – диде.
Аңарчы көнләшүдән кыйный иде. Моны белделәр, ишеттеләр, район советы башкарма комитетыннан килгән иптәш идарәгә чакыртып аның белән сөйләште. Файдасы тимәде.
– Мин, – диде саргылт кашлы ир, – председательгә кул тидермим, әмма хатын үземнеке. Кыйнасам да, хатынны кыйныйм. – Аннан кире кереп болай диде: – Минем нервлар шәптән түгел. Кавалериядә башыма ат типкән иде. Шуңа күрә бик тиз сүтелеп бетәм. Аннан шунысы да бар: ул үзе бик тешләк хатын. Мин кызу. Әйтәләр бит: кара кешенең ачуы чыкканчы, сары кешенең җаны чыга, дип…
Беренче баланы Фәтхия бик авырдан тапты. Тулгак бер тәүлеккә барды. Аннан районга озаттылар. Ире саргылт кашларын җыерып күңелсез генә йөрде, әмма больница ишеге төбеннән китмәде. Тагын бер кич кунарга туры килмәгәе дип, ашау-эчү әйберләре алырга өенә кайткач кына, карт атасы әйтә куйды:
– Улым, бер дә борчылма, миңа бик һәйбәт төш керде. Келәт астыннан бер чабата тартып алдым. Ходаның хикмәте, шул чабата эченнән тагын бер кечкенә чабата чыкты…
Ике тәүлек дигәндә, сау-сәламәт бала туды. Аңа Әнисә дип исем куштылар. Бу – заманы өчен иң модалы, иң яңа исем иде. Бу исемне колхоз председательләре, авыл активистлары, укытучы балаларына гына куялар иде ул елларда.
…Фәтхия онытылып киткән икән. Тукта, ул заманнан бирле күп гомер үткән бит инде.
– Фәтхия апа, сине телефонга чакыралар. Райкомнан. Сручны, диде…
Нинди телефон? Нигә аны?
Ә… Моннан бер сәгать элек кенә аны шушы ябыккан, йончыган, алҗыган колхозның председателе итеп сайладылар бит. Дөрес, монда да ире каршы чыкты:
– Таш мәчеткә агач мәзин кую була инде бу, – диде. – Ирләр беткәнмени?
…Телефонда Беренче үзе икән.
– Бүген үк, хәзер үк бөтенесен саклауны тәэмин ит, кырга каравылчылар куясыз, бер генә винтигына да кагыласы түгел, каравыл башлыгы итеп лично үзең билгеләнәсең, иртәгә хөкүмәт комиссиясе киләчәк, – диде.
Председательнең беренче эш сәгате…
…Аннан арык атлар белән язгы кыр эшләре. Фәтхия ниләр генә күрмәде, ниләр генә ишетмәде ул елларда… Председатель булып эшли башлагач, аның бөтен хыялланганы шул булды: кичтән ятып иртәнге алты-җиделәргә кадәр тоташ бер йокларга иде. Бер генә төн, бары тик бер генә төн.
Сары кашлы адәмнең бер аягы протез иде, авыр эшкә ярамады, идарә карары буенча аны умарталыкка куйдылар. Анда ул, балавыз сыккан сулардан, иске кәрәзләрдән әллә нинди ачыткылар ясап, корт өенең чормаларына, агач асларына яшергәләп тотты. Үзе кеше белән күрешеп сөйләшкәндә елап җибәрә торган булды.
– Менә быелның балын гына җыеп амбарга тапшырам да асылынам да үләм, – дип сөйләнде.
– Менә семьяга быел кышлык утын гына әзерлим дә көзгә асылынам да үләм…
Ул арада сугыштан соңгы икенче бала туды. Председатель хатын нибары ике көн өендә ятты. Ул вакытта «декрет ялы» дигән сүзне авылда белүче дә юк иде. «Декрет» сүзе ул бала табу кебек вак-төяк эшләргә бәйле мәгънәдә кулланылмый. Аның төп мәгънәсе җиргә бәйле иде. Кайчандыр, унҗиденче елларда Совет хөкүмәте бу сүз белән әлеге авыл кешеләренә мәңгелеккә файдаланырга җир биргән иде. Бу сүзгә шуңа күрә ихтирам бик зур иде.
Идарә утырышы барган вакытларда яланаяклы чибәр кыз Әнисә үзенең сеңлесен, ак җәймәле бала арбасына утыртып, идарә бакчасына алып килә һәм тәрәзәдән генә әнисенә суза иде. Тәмәке төтене баскан тынчу бүлмәдә Фәтхия, арты белән генә борылып, бала имезеп ала.
Фәтхия каты куллы, гадел сүзле, кырыс булды. Райком пленумнарында аның шул сыйфатын мактап еш телгә алдылар. Ә еллары – макташып тора торган заман түгел иде.
…Секретарь ул көнне усал иде. Трибунага чыгучылар арасыннан ул тагын бер председательне бүлдерде. Тегесе теле телгә йокмый торган шомарган бер ташбаш иде. Сөйләгәндә бераз су куша торган гадәте барын секретарь да, башкалар да беләләр иде, әмма бүген ул да харап булды.
– Җитмәгән бәрәңге орлыгын «Авангард»тан алу турында сезнең белән сүз булган иде, – дип бүлдерде аны секретарь, тегесе мәсьәләдән читкә китә башлагач. – Менә шул мәсьәлә ничегрәк тора? Күпме җитми сездә? Авангардның күпмелек мөмкинлеге бар? «Авангард»лар белән сөйләшендеме? – дип тезеп китте секретарь.
Ташбаш тагын сүз белән күмеп ташлады.
– Бездә, – диде, – бәрәңге утыртылачак мәйданны яхшы сортлы бәрәңге орлыгы белән тулысынча тәэмин итү турындагы кайбер мәсьәләләрне күздән чагылдырып җибәрү фактлары булды.
– Алдамыйча гына сөйлә әле, бу сиңа каз өмәсе түгел, – диде секретарь.
Тегесе елмайды:
– Иптәш секретарь! Алдамаганыма алты ай, ялганламаганыма ярты ай булды. – Арткы рәтләрдә көлештеләр. – Нигә алдыйм? Авангард председателе иптәш Кәримов белән кичә генә очраштык. Үзем бардым. Ике йөз центнердан ары бирә алмыйм, ди. Ә миңа барлыгы алты йөз кирәк. Менә, язган булса, яз көне дигәндәй, бүген «Жданов» колхозы белән сөйләшмәкче булып китте агроном.
Арткы рәтләрдә тагын көлештеләр. Ташбаш карашы белән ул рәтләрдән Кәримовны эзләде. Коткарса, шул коткара дип уйлады. Әмма Кәримов күренмәде, хәер, секретарь да Кәримовны бастырырга җыенмый иде.
– Кәримов белән кайчан сөйләштегез? – дип сорады секретарь кырыс кына.
– Тучнысы гына кичә, – диде ташбаш. Ул хәтта куен кесәсеннән сәгать чыгарып карады. – Кичә. Төштән соң. Шуннан ары бирә алмыйм, – диде.
– Ярый, булды, – диде секретарь. – Аңлашылды. Менә син, иптәш, бик матур сайрыйсың, пленумга соңга калып килдең. Пленум башланганда, без бер минутка тын калып, аяк өсте басып тордык. Иптәш Кәримовны моннан биш көн элек машина белән шәһәргә озаткан идек. Бер көннән соң операция вакытында үлгән. Өченчекөн без аны җир куенына тапшырдык…
Халык белән эш итәргә бу секретарьдан күп нәрсәгә өйрәнде Фәтхия.
Фәтхия җыелышларда күп чыгыш ясамады, хатын– кыз председательләрдән районда берүзе иде. Аның турында республика газетасында матур гына очерк чыккан иде: «Председательнең бер көне». Шул очерк чыккач кына, шаяртып райком бюросында секретарь аңа дәште:
– Йә Фәтхия иптәш, газетада язылганча ук тыгызмы сезнең эш көне? Икмәк чыгару буенча эшнең торышы белән танышыйк әле, – диде.
Фәтхия шунда йөрәк ачысы белән әйтте:
– И иптәш секретарь, – диде. – Икмәкнең булганын чыгардык, планны үтәдек. Эшләмәгән эш түгел. Әмма теге мәкалә белән риза түгел мин.
– Нәрсә, җитәрлек мактамаганмыни? – Секретарь кашларын җыерды.
– Юк, минем тормышымның көнен генә язган ул. Менә ул язып карасын иде: председательнең бер төне ничек уза икән? Бер төне… – Шул вакытта Фәтхия хатын-кызга әйләнде дә калды. Күзләре дымланды.
Колхозның бик авыр вакыты иде шул. Фәтхия җитәкләгән колхоз икенче колхоз белән берләштерелер алдыннан гына аның ире үлде. Бичара, салган баштан, үзләренә утын алып кайтканда. Юлга чыкканда гына әйтә киткән иде:
– Семьяны утын белән генә обеспечивәйт итәм дә быел асылынам да үләм…
Ләкин Газраил сары кашлының берөзлексез срок күчерүен ошатмады, ул моны әлеге адәмнең үзен ихтирам итмәве, санга сукмавы дип уйлады һәм беркөнне кире борылмаска дип юлга чыкты. Нәрсә, алай шаярып йөрергә әллә башка эше юкмы, графигы юкмы әллә аның? Бала-чагамыни ул сиңа? Ничә тапкыр кире борылырга мөмкин?
Сары кашлы дөньядан шулай китеп барды.
Колхозларны берләштерү мәсьәләсе башта идарә утырышында каралды. Ирләр тәмәке тарттылар, Фәтхия тәрәзә форточкасын да, ишекне дә ачып куйды. Идарә коридорында кыштыр-мыштыр килгән булып кызыксынып йөрүчеләр байтак иде. Күпләрнең күрше колхоз белән кушыласы килми, авылның, колхозның рәте китәр дип куркалар. Идарә әгъзалары арасында да төрле фикер йөри иде.
– Ишекне ябып сөйләшик, – диде колхозның агрономы, саклык белән коридорга ымлап. Урыныннан кузгалды.
Әмма Фәтхия кырыс тавыш белән аны урынына утыртты:
– Ишекне нигә ябарга? Без монда колхозны тарату турында сөйләшмибез ич, – диде.
Бу – чыныккан председательнең колхоз кешеләренә ясаган соңгы искәрмәсе иде. Колхоз документларын, җирдән файдалану актын гомуми җыелыштан соң күрше колхоз председателенә тапшырдылар.
– …Капкаларны, исекләрне ник астың? – диде Фәхрислам аңа, Фәтхия хуҗа хатын булып беренче көнне йорт-җирне җыештыра башлагач. – Бөтен сүз урамда булыр.
– Ә нигә ачмаска? Без бит семья кору турында сөйләшәбез, тарату турында түгел, – диде Фәтхия гөл чүлмәкләренең балчыгын алыштырып йөргән җирдән.
Фәхрисламның яшь хатынга бу искәрмәсе беренчесе һәм соңгысы булды. Чөнки Фәхрислам гомерендә беренче мәртәбә үз каршында хатын-кыз елмаюын күрде. Шуны тойды. Ә хатын-кыз елмаюы – хәтәр һәм көчле корал…
…Фәхрисламга яшь хатын булып килгән Фәтхия әнә шундый катлаулы тормыш юлы үткән хатын иде. Кызлары? Идарә тәрәзәсеннән алып имезеп үстергәне, унынчыны тәмамлауга, кияүгә китеп барды – хәзер Сахалиннан әнисенә кызыл балык кына җибәреп тора. Ә олы кызы Әнисә… Хәер, монысы турында аерым сүз…
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.