Текст книги "Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 13 (всего у книги 37 страниц)
Алайса, китәм инде…
Кардәшең белән дошманлашудан язмыш үзе сакласын. Ленарның дөнья куптарып колхозны яңартып йөргән вакыты иде. Күрше колхоз белән кушылгач, партоешма зурайды. Партоешманың һәр җыелышында эреләндерелгән колхозның перспективалары, генеральный планнар, культура сарайлары турында сүз китте, һәр бригада җыелышында диярлек колхозның киләчәге турында Ленарга яртышар, берәр сәгатьлек речь сөйләргә туры килде.
…Борынгы римлылар Карфаген белән сугышканда, Катон дигән бер патриций Рим сенаты утырышында һәрвакыт речь сөйли икән. Нәрсә турында гына сөйләмәсен – гладиаторларның Колизейда кичәге чыгышлары турындамы, Рим шәһәрендә яңадан бер мунча салу турындамы, үзенең чыгышын Катон бер генә төрле итеп тәмамлый икән:
– Менә шул эшләрне башкарганнан соң, Карфаген безнең тарафтан җиңелер дип уйлыйм мин.
Ленар моны белә иде, институт китапханәсендә ничектер бер кызыклы гына китапта очратып бу турыда укыган иде. Хәзер исә колхозның гомуми яки бригада җыелышы саен шул эпизод исенә төшә башлады. Юк, ул үз чыгышын алай тәмамламый иде. Үзе ул сөйли белә, математик исәп белән, фактлар белән сөйли. Җыелышларда аның дәртләнеп сөйләгән реченә салкын су сибүче, гадәттә, Шәйдулла була. Аның фикерен җайлап-сыйпап кына Галләмгали агай куәтли. Монысы җай белән, ип белән.
– Ни өчен колхозда атларга игътибар юк?
Шәйдулла – колхозның өлкән ат караучысы, һәр җыелышта председательгә әнә шундый сорау бирә. Ә бит бер дә чит кеше түгел, өлкән абзыйсы Фәхрислам малае гына бу председатель, якын кеше – нәсел.
– Ни өчен колхоз тиклем колхозда атка сан юк?
Җыелышның ахыры әнә шул мәсьәләгә килеп төртелә.
Шәйдулланың шәпләп сөйләргә сәләте юк. Ләкин ул белеп тора: колхоз елына әллә ничә йөз баш сыер симертә, меңләгән сарык асрый. Тавыкларга гәрәбәдәй бодай ашаталар. Мөмкин булса, сыерларны, төнлә уятып, авызларына торба белән тутырырлар иде. Терлекләр өчен ниләр генә әзерләмиләр, ниләр генә кайтартмыйлар хәзер! Фермада түгел алар, курортта! Ә атка сан бетте. Атка кыш көне каты борчак саламы, бер кило он, ярты кочак люцерна. Язга таба люцерна да бирелми. Оны кибәктән генә тора. Шәйдулла зур белеме булмаса да белә: бер атның көчен таза җиде ир кеше көченә тигезлиләр. Ә таза солдатка көненә өч тапкыр аш, ботка, балык, бәрәңге, винегрет, тагын әллә ниләр ашаталар да кәрәз күк ипи бирәләр. Солдат хезмәтендә хәзер ипи үлчәү белән йөрми дә.
Аннан сбруе… Ат шлеясының тәңкәсен хәзер егетләр чалбар балагына тезәләр. Тәгәрмәч ясаучы комбинатлар бетте. Дуга бөгүче осталар бетте. Ат җигә белмәү егетлек исәпләнә. Элек ат җиккән кеше белә иде – ат арбасының нормасы – алты, җиде кеше. Хәзер исә озын чәчле егетләр ат арбасына төяләләр – унар, унбишәр кеше. Ат нишләсен? Бичара, иң юаш хайван бит ул. Аннан үр менгәндә, тау төшкәндә… Элегрәк сөйлиләр иде: үр менгәндә ат уйлый икән: алтмыш ир кешене тартыр идем, алты хатын-кызны тартмас идем. Чөнки әүвәл-әүвәлдән килгән: хатын-кыз, бары тик хатын-кыз гына үр менгәндә чанадан, арбадан төшмәгән. Ат кадерен белгән ирләр үрдән җәяү атлаганнар. Ә хәзер… Үрдә түгел, текә тауда да төшмиләр. Элегрәк атны куркыту өчен каеш чыбыркылар була иде. Адәм рәтле кеше бервакытта да атка чыбыркы белән сукмады. Ул аны атның колагы төбендә шартлатып өркетә генә иде. Ә хәзер… Кеше төялгән арбаны тарта алмый үрдә туктаган атка, мөмкин булса, трактор тросы белән сугарлар иде…
Шәп егетләр, механизаторлар, колхозның тоткасы болар. Алар – төп җитештерүчеләр. Әмма Шәйдулланың бәгырен телгәләмәсен иде алар…
Ленар җыелыш саен аңлата:
– Атчылыкның үзкыйммәте бик югары, – ди, – алар прибыльный түгел… Хәзер машина заманы. Ләкин егерме-егерме биш елсыз атлардан башка яшәп булмый әле.
Монысы белән бәхәсләшергә Шәйдулланың белеме җитми. Әмма ата-бабадан калган гадәт аның канына сеңгән: ат асрап, иген иккән кешенең күңеле яхшы була. Йә, карагыз инде, хәзерге яшьләр ат җигә белмиләр. Ә бит Шәйдулла үскәндә әгәр авылга шундый даның таралса, ят та үл – зур хурлык иде. Элегрәк колхоз атларының һәрберсенә аерым сбруй, аерым арба бар иде. Сбруй элә торган лапаслар, штатта шорник дигән бер кеше, көйләнгән камыт баулары, көйләнгән тәртә баулары. Камыт күне майланган, йөгән майланган, аркалык-түшлек каймак кебек… Хәзер нәрсә? Атны теләсә кем ат абзарыннан алып чыга да теләсә нинди сбруйга җигә. Камыт бавын көйләүнең ни икәнен дә белмиләр. Алып кайтып туаргач, сбруйлар ишегалдында кала, кар явамы, яңгырмы – барыбер…
Ат – халыкның борынгыдан килгән юлдашы, дип сөйли иде Һидиятулла карт. Нечкәләбрәк карасаң, кешедәге явызлык, яхшылык сыйфатлары күпмедер дәрәҗәдә атта да очрый бит. Их, әйбәтләп шуларны сөйләргә иде җыелышта бер… Ат сугарып үсмәгән малай ничек җирне, колхозны яратсын? Әтиләре бай булгач, малайларына ел саен бер велосипед алып бирә торалар, тегеләре аны да вата тора. Димәк, техника кадерен дә белми алар. Бар иде шундый еллар: ат туаргач, абзарларга керткәнче, атланып су буена китәсең. Төшәсең инешкә. Тезгенне бушатасың һәм… сызгыра башлыйсың. Моның аерым көе бар. Моны авылда иң моңлы итеп сызгыручы кеше Һидиятулла карт иде. Шәйдулла әтисеннән өйрәнде. Сызгырасың – ат иреннәрен суга тиерер-тиермәс кенә эчә. Егетләр булган мәҗлестә унҗиде яшьлек кыз сөтле чәй эчә дип белерсең. Бераздан ат башын күтәрә, сиңа мөлдерәтеп карый. Аның аскы иренендә кара төкләр була, шулардан су тама. Тагын сызгырып көйлисең. Ат тагын авызын суга төртә. Шуның рәтен, шуның матурлыгын белми үскән кешедән нинди колхозчы чыксын?
Ә атлардагы гадәт, холык! Кешеләрмени! Шәйдулла малай гына иде әле, колхозга каяндыр яшь айгыр кайтарттылар. Элеккесе – зур тояклы, болыт кебек тузган калын яллы айгыр инде картаеп килә иде. Бичара яшь айгырның күрәчәгенә каршы, беркөнне бияләр янына утарга икесен дә чыгарганнар иде. Ат заводыннан китертелгән шома тиреле яшь айгыр тирәсендә бияләр күбрәк уйнакладылар. Карт айгыр моңа күп булса чирек сәгать түзде. Һәм яман акырып-кешнәп (бу тавышны авылда бөтен кеше ишеткән), яшь айгырга ташланды. Күз ачып йомганчы тегенең бугазын кабып та өзде. Яшь айгыр гөрселдәп утар кырыена барып төште, бияләр исә элеккеге монарх янына җыелышып куштанлана башладылар. Шәйдулланың әтисен шул эш буенча җавапка да тартмакчы булганнар иде. Колхозның гомуми җыелышына куйдылар. Колхоз милкенә саксыз карашта гаепләмәкче булдылар. Әмма председатель Вәлиулла коткарды.
Ләкин Вәли карт кабердә инде. Атны кайгыртучылар да авылда бер-ике генә.
«Үзкыйммәт», «прибыльный» дигән сүзләр Шәйдулланы һәр җыелышта адаштырды. Элек ат абзарлары янында өч-дүрт гектар киндер орлыгы була иде. Көзен колхоз хезмәт көненә киндер орлыгы өләшә, и китә пешеренү, и китә орлык төю, кыстыбый пешерү. Хатын-кыз мәш килә, майлы таба исе урамны тутыра, күңелле була. Биш-алты гектар җирдә чөгендер, кишер була иде, көзен анысын да өләшәләр, кишер бөккәне, чөгендер пәрәмәче пешерелә иде – яңа председатель вак-төяк җир участокларын бетерде.
– Ник?
Берничә җыелышта Шәйдулла шулай дулап карады.
– Аларның үзкыйммәте югары, прибыль бирмиләр колхозга, – диде яшь председатель.
– Соң бит элек нинди ярлы вакытта да чәчә идек, ә хәзер ник үстермибез?
– Әнә сез нәкъ шуңа күрә дә ярлы булгансыз инде, – дип, белемле председатель Шәйдулланы төп башына утырта. – Үзкыйммәт дигән нәрсә белән исәпләшмәгәнсез. Без хәзер специальләшәбез: бездә төп ике тармак калачак. Сөтчелек һәм игенчелек.
Галләмгали агай җыелышта кычкырып каршы килми. Чөнки белә: яңача яшәр вакыт җитте. Яшь председатель дөрес сөйли булыр. Без, картлар, аңлап бетермибез булыр. Тик аның да крестьян мие карыша, эчтән генә ул да бәхәсләшә. Төп ике тармакны әле кем рөхсәт итә сиңа? Әле кайчан була ул? Типовой йортларны, плотиналарны сиңа кем салып бирсен? Хөкүмәтнең башка эше юкмыни? Шуларны уйлый да үзалдына гына мыгырданып куя:
– Эрләмәгән-сукмаган, Шаһи, сиңа ыштанлык була инде бу, – ди.
Шәйдулла да тыңлый, ачуы эченә сыймый. Чөнки яхшы белә: яшь председательнең үз бакчасында әлегә чөгендер дә, кишер дә, кыяр да, кабак та үстерелә. Аның тавык кермәслек итеп биек койма коелган бакчасы бар. Ул нефтьчеләрне яллап бакчасына кое ясатты, су аңа үзе килә. Ул, әлбәттә, ашый, чөгендер пәрәмәчен дә, кишер бөккәнен дә. Аның үз хуҗалыгында әллә ничә тармак.
– Хатын-кыз үнәрсезләнде, – дип, кайвакыт Галләмгали агай белән Фәхрислам да зарланышалар. Фәхрислам да хәзер аваз бирә: малай председатель булганнан бирле ул инде бригадир түгел, ярдәмче генә.
– Хатын-кыз бозылды. Элегрәк, мин сиңайтим, мич ашы, таба ризыгы пешерәләр иде. Хәзер эшлисен эшли, уч тутырып акча ала, кибетенә йөгерә. Ала прәннек, ала конфет, бүген пешкән күмәч. Күн сумкасын тота да кибеткә йөгерә, тота да кибеткә йөгерә. Ә хатын-кыз пешерергә-төшерергә әбәзен.
Моны Галләмгали агай сөйли. Ул моны үзенең килененә карата сөйли.
– Болынны бетерделәр, – дип кушыла аңа Фәхрислам. – Дөньяның ямен бетерделәр. Элек тегермән буасына төсеп, аяк тибеп бер йөзә идең. Болында күкрәп песән үсә иде. Хәзер нәрсә?
Тегермән һәм болын мәсьәләсен шулай ук идарә утырышында кузгатып карадылар:
– Арба, көрәк заманында да үзебезнең кул көче белән тегермән буасын буа идек. Хәзер бульдозерлар бар, нигә бумыйбыз? – дип тавышландылар.
– Бусагыз, сез аны бушка эшләгәнсез, – диде Ленар аларга каршы. – Ә хәзер колхозчы келт иткән саен акча ала. Йә, кайсыгыз бушка тегермән буасын буа? Сабыр итегез, Ленинград институтыннан инженерлар килергә тиеш, картасын ясарлар, сметасын төзерләр, урынын билгеләрләр. Капитальный итеп эшләрләр. Ә сез әйткәнчә, ул рентабельный түгел.
Шулай диде дә сусыз болында кара яр өстендә каралып утырган тегермән йортын сүттерде һәм, фермага күчертеп, торак йорт итеп эшләтте. Су буе ятим калды, үлән көйде, су җәелеп яткан урыннарда тузан болыты йөрде.
Картлардан Галләмгали белән Фәхрислам, яшьрәкләрдән Шәйдулла җыелыш саен яңа председательне шул мәсьәләләр белән борчыдылар. Ленар аларны «искелек тарафдарлары» дип атады, ә бер җыелышта «наданнар» дип тә ычкындырды.
Һидиятулла абзый ат караган заманда, район газетасында атчылык турында мәкаләләр, ат караучыларның рәсемнәре бирелә иде. Хәзер анысы да юк. Атсыз авыл авылмыни ул? Элегрәк атчылык буенча күпме әдәбият бар иде. Һидиятулла абзый җиделе лампа яктысында бу гыйлемгә төшенергә тырышып күпме кичләрен уздырды. Хәзер ләм-мим. Хәзер ат дәвалау да юк. Теге-бу булса, егып суялар гына.
Шәйдулла боларның барысын да бик авыр кичерде һәм акрынлап авылдан сүрелде. Ленар белән тәмам аралары бозылды. Җитмәсә, туган буларак мәҗлесләрдә бергә утырырга туры килә, теләсәң-теләмәсәң дә йөрешергә туры килә. Шуның өстенә Ленарның хатыны Разия тиктомалга килендәше Сөембикәдән көнләште. Көнләшү өчен күпме кирәк? Ленар белән Разиянең бу дөньяда бар ягы килгән – тартмадай каралты-кура, барысы да яңа, җиләк-җимеш, яшелчә бакчасы, бакчасында коесы, мунчасы, персональ машина. Акча күп, продуктыны сатып аласы түгел. Колхоз күтәрелде, Ленарның район җитәкчелеге алдында дәрәҗә зур. Рәхәтен күр дә яшә! Ләкин көнләшүнең фәлсәфәсе бик тирән аның. Әгәр ярлы байдан, көчсез көчледән, ямьсез матурдан гына көнләшә торган булса, көнләшү бик гади һәм бар кешегә дә аңлашыла торган хис булыр иде. Юк бит, алай түгел. Шәйдуллалар югыйсә бик гади яшиләр: ат караучының колхозда ни дәрәҗәсе, ни исеме юк. Хәзер бит колхозда механизатор белән сыер савучыны гына күрәләр, шуларны гына мактыйлар. Әмма председатель хатыны Разия беренче күрүдә үк Сөембикәдән көнләште. Бары тик тегенең мәҗлестә матур итеп җырлаганы өчен генә. Сөембикә исә Алабугада культпросвет мәктәбен тәмамлаган икән. Менә инде мәҗлестә ул җырлый. Кунакта бергә очраштылармы, берәрсе кулына гармун алдымы, Разиянең йөрәге ешрак тибә башлый: менә-менә Сөембикә җырларга керешер.
Яңа бер җыр була. Йә ул, мин сиңайтим, Сара Садыйкованыкы, йә Рим Хәсәневнеке. Хәзер композиторлар күп, матур җыр язучылар күп! Элеккеге буын гына өч-дүрт композиторны ишетеп үсте. Менә шул яңа җырны берәр мәҗлестә Сөембикә яра да сала. Клуб мөдире булып эшләгәч, бу җыр аңа беренче чиратта килеп җитә. Китә мәҗлестә Сөембикәне мактау! Разия шунда бик кыен хәлдә утыра.
Әнә шулай Разия Сөембикәдән суынды; җыр аркасында гына. Әнә шулай Шәйдулла туганы Ленардан суынды; ат, болын, чөгендер-кишер аркасында гына. Моны акыллы Ленар күреп, сизеп яшәде, әмма вакланмады. Бары тик Сөембикә генә рәхәт, бәхетле гомер кичерде. Ире акыллы, эшчән, сүзсез һәм хатын кадерен белә торган иде. Сөембикә дә андый ирнең кадерен белде. Ул кичләрен, Шәйдулла янына ятып, яңа чыккан бөтен матур әдәбиятны кычкырып укый иде.
Ә беркөнне кич Сөембикә әдәби журналдан «Күтәрелгән чирәм» әсәренең тәрҗемәсен укыды. Шәйдулла ул кичне атларга фураж мәсьәләсендә идарәдә тавыш чыгарып, нервланып кайткан иде. Сөембикәнең сүзләре аның миенә чүкеч белән бәреп юри мыскыл иттеләр. Сөембикә әсәрдән мондый урынны укып күрсәтте: үләр алдыннан бер казак янына, гөнаһлардан чистартырга дип, поп килгән. Алар арасында мондый сөйләшү булган:
« – Митрий атакай, теге дөньяда атлар бармы?
– Ни сөйлисең, ни сөйлисең, Алла колы! Анда нинди ат булсын! Җаныңны коткару хакында уйла!
– Анда атлар юк дисеңмени инде? Кызганыч икән! Югыйсә мин анда да ат көтүчесе булып ялланыр идем… Ат булмагач, минем анда хаҗәтем юк. Алайса, үлмим инде, сиңа сүзем шул!»
Иртәгесен атларга башак биргәндә, Шәйдулла тагын чыгырыннан чыкты. Кышкы юлда председатель җигә торган атны да ул карый иде. Җиңел юлга гына тотыла торган бу атка көненә бер чиләк солы бирелә. Ат та адәм шикелле бит: бер явызланса явызлана. Кичтән биргән үзенең солысына тимәгән, бер кило кибәкле он һәм ярты кочак люцерна белән генә тереклек итүче «рядовой» бер атның утлыгын ваткан да, башын сузып, тегене куркытып люцернасын ашап ята. Юашның юашы, бичара, тегесе күршедән ватып кергән шома елтыр ат башыннан бөтенләй куркып калган да читкә елышкан. Ач калган. Ә бит моны бераздан кемдер килеп җигәчәк, көне буе эштә йөртәчәк. Ул көне буе сыерларга фураж ташыр йә утарда симереп беткән сарыкларга печән ташыр. Ә үзенә?
Ул көнне кич идарәдә Шәйдулла председатель белән ут ягып талашты. Эчкәрерәк керде. «Яңа кулак син, белдеңме шуны», – дип ычкындырды. Ленар йомшак сүз белән җиңә алмагач, өркетеп карады. Ике туганның кычкырышуы бик яман! Туган булганга үзен шулай тота да ул, теләсә ни әйтә. Югыйсә башка колхозчылар яңа председатель белән бик итагатьле сөйләшәләр.
– Син мине өркетәсеңме? – диде Шәйдулла, текә чәчен сыпыргалап. – Өркетәсеңме? Алайса, менә шул: мин бу колхоздан китәм инде. Паспортым кесәдә. Алайса, китәм инде…
Һәм Шәйдулла китте. Дөрес, китәр алдыннан абыйсы Фәхрисламга керде, киңәш-табыш иттеләр. Фәхрислам председатель белән ике арадагы конфликтка артык зур әһәмият бирмәде.
– Анысы пүстәк, – диде ул, «Прибой» кабызып. – Аның анысы пүстәк. Безнең Ленарның әйтере дә бар, кайтыры да бар. Ул мәсьәлә пүстәк.
– Менә минем әйтер бар, кайтыр юк шул, – диде Шәйдулла, үҗәтләнеп. – Китмичә булмый инде.
– Аның анысы да пүстәк, – диде Фәхрислам, «Прибой»ны тәмләп суырып. – Өтерге белән төртеп тискән тамак юк, кайда да ким-хур булмассың. Кулың эс белгәс. Сезнең нәрсә – сары сәсле малайларыгыз елап утырмый. Монда икенсе ягы бар мәсьәләнең. – Ул, тәмәке төпчегенә төкереп, аны итек олтаны белән басты. – Икенсе ягы бар: үзең өйдә булмасаң – нисек диләр әле? – Атыңны зигәрләр, диләрме?
…Шәйдулла авылдан йөрәгенә ут салган килеш чыгып китте.
Каз канатларын санадым…
Тигезлек белән гомер иткән кешеләр, бер-берсен югалткач, тиз какшыйлар. Бибиәсма жиңги дә, картын мәңгелек йортка озаткач, озак яшәмәде.
– Вәлиулла абзый артыннан кайтып китәргә самалый бу, – дип, Фәхрислам аны бер күрүдә диагноз куйды. Эченнән генә, әлбәттә. Авылда «үлде», «җан бирде» дигән ямьсез сүзне өлкәнрәкләр бөтенләй кулланмый иде. «Кайтып китте», – янәсе, адәм баласы – бу җирдә, бу дөньяда кунак кына. «Агачлыкка илтеп куйдык», – дип тә сөйлиләр. Агачлык – зират, әдәп белән генә, сак кына әйтәләр.
Бибиәсма җиңги дә үз чиратында, Фәхрисламны күргәч, соңгы йомышын әйтте: «Күмәргә килерсең, яшь-җилбәзәк рәтен белми. Ләхетемне мул алырсың, тар булмасын, тын кысылырлык булмасын», – диде. Үзенең йөзе саргайган, күзендә яшәү чаткылары беткән, таякка таянып, капка төбенә һава иснәргә чыккан иде.
Фәхрислам – реалист кеше – юк-бар сүз сөйләп юатып маташмады. Белми түгел, яхшы белә – кеше үлем түшәгенә яткан була, хәл белергә керүчеләр аның рәвешен күрәләр, аңлыйлар: соңгы көннәре моның.
– Терел, – диләр, – минем аягым җиңел булсын.
– И-и-и, Ходайның рәхмәте бик киң аның. Әле менәтерәк йөгерә-йөгерә көтү куарсың, каз-тавык ашатып йөрерсең.
– И-и-и, әнә безнең Күпербаштагы тәтә нинди хәлдә яткан иде. Җиде ясиннар чыгып, балаларын телеграмм сугып кайтардылар. Газраилнең килер сәгате җитмәгән булгач, әнә хәзер тәтә йөгереп йөри, йөгереп! Әле синнән-миннән калып, җөз җыл яшәр.
Бу инде, – әлбәттә, халыкның күңел яхшылыгы, әдәбе.
Шулай ди-ди, юаталар, әмма белеп торалар: Күпербаш тәтә язмышы бар кешегә дә эләкми шул. Газраил, бер юлга чыкса, буран дип, яңгыр дип тормый. Аның өчен ял көн дә, ял алды көн дә юк. Фәхрислам мәетне күп күргән, күп күмгән. Шуңа күрә сыйпап-җайлап маташмады, сүзне туры ярды:
– Барыбыз да сул агаслыкка барасы, зиңги, – диде. – Бер дә борсылма. Исән булсам, барысын да үзем наять эсләрмен, – диде һәм «Прибой» кабызды.
Әйтерсең сүз морҗа башы сылау турында бара.
Фәхрислам башкасын да белә: тормыш бу. Үлем – зур кайгы, әмма бер кеше үлде дип тормыш тукталмый. Хәтта болай да була: үлем түшәгендәге хатынның хәлен белергә киләләр, баллы төш, лимон, сөзмә, тавык шулпасы күтәреп киләләр.
– Сихәтләнмәссеңме, ризык килешсә, бәлки, җиңеләеп китәрсең, – дип, авыруның башын мендәрдән күтәреп, авызына ризык каптыралар. Әмма уйлап куялар: «Моның алтмыш өч яшьлек карты ялгыз кала инде. Яшьсенмәсә, Казиледәге безнең Шәмсенурны димләсәң ничек булыр иде икән? Шәмсенур, дөрес, әле кырык тугызда гына. Әмма ир заты карт хатыннан соң яшьне эзли. Һи-и, ирләргә ышансаң, аларга таза тән генә булсын. Алар әллә кемеңне дә сорый барырлар…» – Әйдә, әйдә, менә лимонлы чәй эчеп җибәр. Сихәтләнеп китәрсең, Алла боерса…
…Бибиәсма яшь чакта чибәр иде. Авылның бер дигән кызы иде. Туып үскән авылы тимер юлга якын иде. Андый авылларда кызлар чая була. Ул авылның кызлары ара-тирә рус сүзләре дә кыстырып сөйләшәләр. Авыл яныннан тимер юл салып узганда, Бибиәсма җитеп килгән кыз иде. Баш түбәсенә көлтә баулык утыртып, кулына өстикәсен88
Өстикә – урак өстендә кырга су алып бара торган өсте ябык агач чиләк (Казан арты сөйләше, нинди сүздән алынгандыр, мәгълүм түгел).
[Закрыть] тотып, урак җиреннән кайтканда, тимер юл будкасы яныннан узыла иде. Һәр көнне диярлек кәс-кәс атлап Бибиәсма узганда, стрелочник урыс егете көләч елмаеп кычкыра иде:
– Биби! Мэн сене яратам!
Бибиәсма да югалып калмый иде:
– Прихади к варатам!
Инде саргайган йөз, зәңгәрләнгән куллар, корышкан тез башлары, күгәргән иреннәр… Төп йортны ябып, аны кызы – ике йорт аркылы гына яшәүче Наҗия – үзләренә китереп салды. Шәһәрдәге зур укымышлы малайга, Вәлиулла картның горурлыгы һәм мактанычы булган Маратка хәбәр бирделәр.
Үз хисабына бер айлык ял алып, Марат кайтып төште. Бер айлык?! Димәк, шушы бер ай эчендә ике якның берсен кара инде син, әни! Йә теге, йә бу! Шуннан да артык торып булмый бит.
Юк, Марат алай уйламады. Аңа егет буларак, ир буларак чыдарга, барысын да күтәрергә кирәк иде. Бер ел өчен, әлбәттә, күбрәк болар. Әле әтисен җирләгәнгә нибары өч ай үтте. Ә аңарчы эшендә күпме мәшәкать, күпме борчулар. Дөньяның барышы шактый каты кануннарга нигезләнгән. Марат эшли торган институтта илле яшьлек бер рус галиме – Родзин – еллар буена докторлык диссертациясе әзерләде. Бөтен дус-ише, лаборатория кешеләре моның яклаганын зур өмет, шатлык белән көттеләр. Диссертация кызык һәм – нинди шатлык! – тормышның барышы өчен практик кирәкле иде. Яклау сроклары билгеләнде, хәбәр таратылды. Әмма галимнең гомер иткән юлдашы – хатыны авыр хәлдә, урын өстендә иде. Яклау атнасы җиткәндә, ул хатын инде вакыт-вакыт аңын югалта иде. Родзин аның баш очында утырды, яклауны күчерделәр. Аннан хатынын больницага салды, гыйльми совет яклауның яңа срогын билгеләде. Ул арада авыру хатынга операция булды, һәм докторлар операциядән соң аны өенә кайтаруны яхшырак таптылар. Авыруның көннәре санаулы иде. Авыруның соңгы көне диссертация яклау көненә туры килде. Яклауны өченче срокка күчерү мөмкин түгел иде.
– Бар, – диде хатыны, аңына килеп. – Бар. Бәхил бул. Кызны вакытында кияүгә бир. Үзең өйлән.
Гыйльми советка Родзин хатыны белән бәхилләшеп чыгып китте. Ул диссертациясен яклап кайтканда, хатынны борып куйганнар иде… Әйе, тормышта андый хәлләр дә була.
Маратның әтисе үлгән көннәр иде, өлкән галимнең бу фаҗигасен ул барыннан да тирәнрәк аңлады, аның хәленә керде.
Борис Николаевич Родзинны студентлар ярата иде. Хатынын күмгән көнне дә ул үз лекциясен күчермәде. Беркемгә берни сиздермәде, гадәттәгечә матур, әдәби җөмләләр белән лекция укыды.
– Җир, – дип башлады ул үзенең лекциясен, – безнең көчебезнең һәм байлыгыбызның чыганагы. Бу сүзләрдә бөек мәгънә бар. Авыл хуҗалыгында экономика режимы турында сүз алып барабыз икән, беренче чиратта шуны истә тотыйк: җир ул – авыл хуҗалыгында җитештерүнең төп чарасы, һәм экономия режимы җиргә сак мөнәсәбәттән башлана.
Аның күзләре кызыл, тавышы карлыккан иде. Хатынын җир куенына тапшырып кайткан кешенең җир турында сөйләве күңелгә авыр тәэсир ясый иде, әмма Борис Николаевич дәвам итте:
– Пространство ягыннан җир чикләнгән. Җәмгыять үсеше процессында авыл хуҗалыгыннан тыш максатларга котылгысыз рәвештә яңа мәйданнар алырга туры килә. Шәһәрләр үсә, яңа промышленность объектлары төзелә, геологлар тарафыннан ачылган җирләр, авыл хуҗалыгыннан алынып, эксплуатациягә бирелә, сусаклагычлар, аэродромнар, юллар төзелә. Боларның күбесе авыл хуҗалыгыннан алынган җирләр хисабына эшләнә. Әнә шуның аркасында икмәк үстерә торган, терлек көтүләре йөри торган җир мәйданнары кечерәя бара. Җир мәйданнарын рациональ файдалануның нинди юллары бар соң?
Родзин тыныч сөйләде: әйтерсең өченчекөн генә әле ул докторлык диссертациясен якламаган, әйтерсең моннан бер сәгать элек кенә әле ул зиратта кулына көрәк тотып балчык ишмәгән…
Ел авыр килде. Апрель аенда Марат кандидатлык диссертациясе яклады, әле әтисе исән иде. «Йөрәк шаяра» дип, Вәлиулла абзый яклау көнне шәһәргә килә алмады. Югыйсә Марат эшләгән институтта аның таныш галимнәре бар иде. Элек-электән бу галимнәр колхозга кайтып төрле тәҗрибәләр үткәрәләр иде. Бара алмады. Барса, әлбәттә, борчылыр, барысын да белсә, бәлки, егылып та калган булыр иде. Марат үзе генә белде, үзе генә кичерде. Ә эш болай тора иде: гыйльми совет җыелырга өч көн кала гына кемдер, әгәр Марат Вәлиевич уңышлы якласа, аны профессор Хәсбиев урынына тәкъдим итәләр икән дип хәбәр тараткан. Марат үзе әлегә моны белми иде. Шулай да яклауга ике көн кала кинәт кенә профессор Хәсбиевнең үзенә карата бик кискен үзгәргәнен сизде. Моңарчы, безгә яшь кадрлар кирәк, әйдә, үс, менә мин дә картайдым, син якласаң, пенсиягә чыгам, дип сөйләнгәләп йөргән профессор кинәт кенә үзгәреп, коридорда, җитәкчелекнең кабул итү бүлмәләрендә ыгы-зыгы йөренә башлады. Фикердәшләр тапты, киң балаклы чалбар, күпертмә җиңле пиджак киеп йөри торган тагын бер-ике карт активлашты, чыш-пыш сөйләшүләр китте. Фән бүлеге хезмәткәре Тамара исемле чибәр кызый Маратка кайбер нәрсәләр сөйләде. Маратның диссертациясе берничә район базасында шәһәрне азык-төлек белән тәэмин итү мәсьәләләренә караган һәм ЭВМ исәпләүләренә корылган иде. Моның нәтиҗәләре белән шәһәр сәүдә оешмалары, Сәүдә министрлыгы һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы кызыксына иде. Профессор Хәсбиев пенсиягә китүе турында болай гына сөйләп йөргән булып чыкты. Бу – үзенә күрә картларның яшьләрне сынавы. Янәсе, нәрсә дип әйтерләр? Ие шул, сезгә ял итәргә кирәк диярләрме? Әллә, ну что сез, сездән башка ничек сектор яши алсын, диярләрме? Картлар әнә шулай мәгълүмат җыялар. Марат исә андый очракларда дәшми иде. Чөнки күреп тора: Хәсбиев инде тузган, аннан ни фәнгә, ни җәмгыятькә инде файда юк. Дәрәҗәсе бар, әнә шул дәрәҗәсе белән ул үз өлкәсендәге һәр яңа фикергә аяк чала. Чөнки яңа фикерне реальләштерергә кирәк була, ә ул – мәшәкатьле. Иң яхшысы – гыйльми утырышларда, перспектив план төзегәндә матур сүз сөйләү, абстракциягә бирелү, фән эшлеклесенең җәмгыять алдындагы бөек изге бурычы турында сөйләү. Маркстан, Дарвиннан, Лысенкодан, Эйнштейннан цитаталар китерү, пафос белән сөйләү. Боларын инде Марат белә иде. Әмма профессорның яклау алдыннан гына үз шәкертенә каршы чыгу мөмкинлеген ул башына да китерми иде. Имеш, Марат Вәлиевичнең методикасы дөрес түгел. Имеш, фәндә бу алым инде яңалык түгел. Харьков институтында инде шәһәр тирәсе колхозларын шәһәрне тәэмин итүгә көйләү буенча әллә ничә диссертация якланган. Берничә җыелышта югары стильдә оча-куна сөйләп Маратны яклаган профессорның мондый кинәт борылышы, әлбәттә, көтелмәгән хәл иде.
Яклау вакытында Хәсбиев дәшмәде. Әмма аның дусларыннан булган киң балаклы бер профессор болганчык кына чыгыш ясады, Маратның методикасын шик астына куйды. Хәсбиев бу вакытта хисләнеп, очкынланып утырды. Оппонентлар югыйсә яхшы бәяләгәннәр иде.
Тәнәфес булды. Сары, кабарынкы причёскалы Тамара коридор тулы галим-голәма арасыннан Маратны эзләп тапты.
– Чама белән, алты кеше кара шар салачак, – диде ул, тынына буылып. – Хәсбиев бөтен кешегә тараткан: сезнең эш, – имеш, фән өчен узган этап. Чарасын күрергә кирәк, нишлибез?
Икенче яклаучының оппоненты килеп җитмәгән иде, тәнәфес ярты сәгатькә сузылды. Галимнәр фән бүлегенең алгы бүлмәсенә җыелдылар, монда Тамараның шкафында һәрвакыт «шифалы су» була иде, Тамара өч-дүрт шешә ачып куйды. Гыйльми совет членнары белән Марат та су эчте. Стакандагы газ бөртекләренең сүнгәнен карый-карый, Марат суны бик озак эчте. Галимнәрнең берничәсе тәмәке кабызды. «Йә, кайсыгыз мине батыра бүген?» Марат берәм-берәм галимнәрнең һәркайсын күзәтеп чыкты. «Нигә сез шатланмыйсыз? Мин бит сезнең шәкертегез! Мин бит нәкъ менә авыл хуҗалыгыннан килдем. Авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерүнең нәрсә икәнен мин бит үз җилкәмдә татыган кеше. Мин бит «Беларусь»та, комбайнда эшләгән кеше. Колхозда эшләгән килеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамладым. Мин армиядә хезмәт иттем. Нигә мине батырасыз? Мин бит үз эшемнең кирәкле һәм нәтиҗәле икәненә ышанам. Ярый, сез миңа кандидатлык бирмәдегез, ди. Ләкин минем идеямне, минем исәпләүләремне инде Сәүдә министрлыгы файдалана. Шәһәр сәүдә оешмалары хәзер минем таблицаларның нәтиҗәсен өйрәнәләр, кулланалар. Карт әтигә генә җайсыз булыр. Югыйсә ул минем белән мактана иде. Ә кайсы ата юньле юлдагы малае белән мактанмый. Мине батыруыгыз – аны үтерү булачак…»
Стакан стенасында газ куыклары инде сүнеп беткән иде.
Кинәт… бүлмәдә музыка тавышы яңгырады. Полировкалы тәбәнәк өстәл янында Тамара кайнаша икән. Магнитофон язмасын җибәргән. «Каз канатлары», баянда Марс Макаров уйный. Галимнәр тын калдылар, сигаретлар көл савыты кырыенда төтен сыздылар. Макаров бу көйне моңарчы беркем дә уйнамаганча, ашкынып, ярсып уйный. Әйтерсең ул тарихның үзенә, җиде-сигез гасыр тирәнлеккә экскурс ясаган да күргәнен кешеләргә сөйли: менә, ди, тыңлагыз, безнең бабаларыбыз – игенче һәм терлекче, хезмәт халкы – әнә шундый көй иҗат иткән. Бу көйдә аның тарихы, хезмәте, бөтен рухи байлыгы, кайгы-хәсрәте, киләчәккә ышануы… Макаров кайвакыт баянының басларында гына уйный. Кайбер урыннарда баслар гына моңлана, бу вакытта авылның бодай басуында күк ата каз каңгылдап алгандай була: «Гаң-гаң-гаң!» Икенче тыңлыйсың – егермеләгән ап-ак казның кыйгылдашып көзге, кояшлы басудан тегермән буасына очып кайтканын ишеткәндәй буласың. Дөнья саф бит, дөньяда гүзәллек бар бит! Дөньяда моң бар бит, сагыш бар, бәхет бар, узган гомер бар, илгә игелек китерү бар! Ә баянчы оста! Бөтен татар халкының меңьеллык хезмәт тарихын, сөю-кавышуын, аерылышуын шушы көйдә әйтеп бирә ала. Ә баянга кушылып бер җырлыйсы килә… Баслар «гаң-гаң» килеп җыр иҗекләрен үзләре әйтәләр. Әһә, кемдер шыпырт кына моңая икән.
Каз канатларын санадым
Тез-зе-леп каг-гын-ган-да-а.
Ин-де кем-нәр-гә кар-рар-мын
Өз-зел-леп саг-гын-ган-да-а.
Юк, бу көй авыз тутырып җырлауны сорый. Марат, стаканын куеп, үзенә каршы тавыш бирәчәк өч-дүрт галимнең йөзләрен күзәтте: «каз канатлары» аларны, әлбәттә, әле генә әзерләнеп яткан интригадан, ваклыктан суырып алган, чиста, пакь кырларга, сихерле камышлар белән уралган су буйларына, яшьлек сафлыгына алып киткән сыман иде. Авылдан чыккан кешеләр бит болар…
Тамара – көчле психолог. Унтугыз әгъзадан унсигез кеше Маратның эшенә уңай бәя бирде. Аның кулын кыстылар, матур сүзләр әйттеләр. Тәбрикләгән галимнәр арасында чәчәк тотып Тамара да йөгереп йөри, тик Хәсбиев кенә күренми иде.
Документларын туплап эшен бетергәч, ВАКтан хәбәр көтеп йөргән көннәрдә генә Маратның әтисе үлеп китте.
Озак та үтмәде, Маратның диссертациясе өстеннән ВАКка аноним жалоба килгәнлеге мәгълүм булды. Родзин, докторлык дипломын алырга баргач, зур шәһәрдәге агай-эне арасыннан бу турыда ишетеп кайтты. Марат, әлбәттә, борчылды, кешегә генә сиздермәде. Әмма шул ук галим аны тынычландырды да.
– Пифагор, – диде ул, – үзенең мәшһүр ачышын ясагач, шатлыгыннан кырык үгез чалып, аллаларга корбан биргән. Шуннан бирле һәрбер фәнни ачыш алдыннан хайваннар дер калтырап торалар икән. Борчылма! Егет бул! Егетлек – таза, чибәр, мускуллы булу гына түгел, борчуларга да түзә, аларны кичерә белү дигән сүз…
Һәр шатлыктан соң кайгы, һәр рәхәттән соң михнәт, һәр авырлыктан соң җиңеллек, һәр көлүдән соң елау була, диләр. Беркөнне иртән эшкә килсә, ай балтасыдай көләч Тамара кайнар кулын Маратның зур, каты учына китереп салды.
– Сездән бер шампанское, Марат Вәлиевич, – диде, – ләкин икәү эчсәк кенә.
Институтның проректоры, Мәскәүдә вакытта ВАКка кереп, Маратның диссертациясе расланганны белеп кайткан икән.
Тамара белән кичен алар кафеда шампанское эчтеләр. Өенә кайтканда караңгы подъездда Марат почта ящигын ачып калын гына бер хат алды. Авылдагы апасы Наҗиядән икән. «Әнине безгә күчердек. Инсульт, диделәр. Саташа, бутала. Сине еш телгә ала. Күп булса, атна-ун көн торыр, диләр. Янында кешесез мөмкин түгел. Кайт, үкенерлек булмасын…»
Дөньяның Хәсбиевләре, анонимкалары, тузган, искергән фикерле галимнәре бик кечкенә, ком бөртеге булып кына калдылар…
Сентябрьнең егермеләреннән яңгыр башланды. Урамнарда «Беларусь» корсагыннан пычрак, автомашина йөри алмый, колхозның бәрәңгесе ялтырап кырда ята, чүпли торган әмәл юк. Җитмәсә, җиңел ботинка киеп кенә кайткан иде. Бер атна яңгырдан соң электр энергиясе бетте, электр белән яшәп өйрәнгәнлектән, йә керосины, йә лампасы алынмаган, каралмаган. Шәһәр белән ике арада юл бетте, телефон эшләми, кайдадыр авария. Алып кайткан сигарет бетте, нәкъ шул көнне генә «ревизия» дип кибетне дә яптылар. Авыл кибетендәге ревизия кадәр мәгънәсез эш юк. Айлар буе теләсә ничек, расписаниесез, товар бәяләрен төрлечә куеп сәүдә итеп буталып бетәләр дә, ревизия килеп төшкәч, атна буе очына чыга алмыйча, халыкны тилмертәләр. Ичмаса, шушындый яңгырлы, күңелсез көндә авыру саклап утырганда шкаф тирәсендә бер шешәң булсын иде. Салыр идең тутырып бер стакан, баш миенең киеренкелеген бушатып җибәрер идең…
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.