Текст книги "Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 28 (всего у книги 37 страниц)
Бүген исә Сылу ул төштән курка иде. Спектакль уйнау, теге солдат белән очрашу аның нервларын әллә туздырган, әллә өзгәләгән иде, бүген аның уй-фикерләрендә бернинди рәт, тәртип юк иде. Йомшак урында чытыр ак тышлы калын юрган астында әйләнгәләп-тулгангалап яткач, Сылу урыныннан торды, ут яндырды һәм томалап куйган тәрәзәләрнең берсеннән пәрдәне тартып тышка карады. Сәгать алты тулып килә, әмма тышта әле караңгы иде, җылы абзарлары, иртәнге төтеннәре, ялгыз калган ана казлары, әтисез балалары, тол хатыннары белән бергә авыл иртәсе якынлаша, көн туып килә иде. Бу көннең, моңсу коры көзге иртәнең, бу табигатьнең бер баласы булган Сылу тәрәзә яныннан китте, җиделе лампаның филтәсен мул итеп күтәрде дә зур көзге янына килде. Аның кайчандыр, әллә утыз дүртенче еллардамы икән, бер әсәр укыганы бар иде: ул әсәрнең исеме дә, кемнеке икәнлеге дә онытылган хәзер. Әмма анда бер яшь кыз, мәхәббәт сагышына, яшьлегенә чыдый алмыйча, үзен үзе кая куярга белмичә аптырагач, көзге каршына килеп баса да чишенә. Бу хәтердә калган. Бу хәл Сылуга әле генә аңлашылды…
…Бераздан ул вакыт төшенчәсен югалтты.
Күпмедер вакыттан уянды, гәүдә рәхәт калгудан бушап калган, тулып, каядыр ыргылган тыгыз күкрәкләр инде сызламый, нидер, нәрсәдер көтү инде юк иде.
Тәрәзә пәрдәсе кырыеннан ноябрь иртәсенең саран соры яктылыгы иренеп кенә бүлмәгә ашкан, керосин лампасының сап-сары яктысы бүлмәгә моң тутырган иде…
XI
Көз иде, күңелсез, авыр көз иде.
Князевка станциясе өчен ике көн буе каты көрәш барды – бу станциядән көнчыгышка дошман техникасы уза иде. Ике көн буе станция тирәсендәге авыллар янды. Зур авыл – Покровка бигрәк тә озак янды. Дошман ягы авылны снаряд утына тотты, тоташ ут яңгырыннан соң авылның унлаган-егермеләгән йорты берьюлы кабынып, кызыл ут, кара-зәңгәр төтен булып күккә ашты. Дошманның артподготовкасыннан соң танк колоннасы бәреп керергә тиеш, офицерлар өчен бу инде мәгълүм иде. Разведка мәгълүматларын окоптагы солдатлар гына белми иде.
Покровка кара ут эчендә яна иде, иртәнге унда дивизия штабыннан икенче расположениегә – сазлыклы сирәк урманга таба чигенергә приказ булды.
Ут, кара төтен эченнән техника, обозлар, яралылар чигенде. Лейтенант Рәимов взводы авыл урамыннан урманга таба сузылган юлны саклый иде. Авыл артындагы үзәнлеккә инде миналардан пехотага һәм танкларга каршы перекрытие ясалган, алты-җиде метр чамасы киңлектә юл-коридор калдырылып, чигенүче гаскәр шул коридордан гына узарга тиеш иде. Авылдан бер чакрым ераклыктагы иске әвеслек янына урнашкан взводның бер отделениесе соңгы солдат, соңгы обоз узганны көтеп блиндажда ята иде.
– Лейтенант! Сине комбат чакыра…
Әвеслек түбәсенә оялап, ут эчендәге авыл ягын бинокльдән күзәтеп яткан Рәимов блиндажга төште. Җир исе, самосад исенә тынчыган блиндажның түрендә снаряд ящигы өстендә үзенең хуҗалыгы белән телефонист утыра иде. Рәимов станциянең шомарган, күп чигенүләр, дәһшәтле һөҗүмнәр, ачу сүзләре, шатлыклар тапшырган авыр кара трубкасын кулына алып, рычагын кысты. Трубкада капитан Якушевның сабыр, әмма һәрвакыттагыча шөбһәле-акрын тавышы ишетелде:
– Лейтенант, «тәмәкең» бармы әле?
– Бар, иптәш капитан.
– Ничә пачка калды?
– Егерме пачка булыр.
– Яхшы. Ә «шырпыгыз»?
– Анысы белән мактана алмыйм. Нибары дүрт кап. Калганнары сезнең карамакта.
Кырык беренче елның кышыннан бирле бергә сугышкан, камалган, чигенгән, зур өметләр белән бергә алга атлаган ике офицер бер-берсенең хәлен җиңел аңладылар. Рәимов карамагында нибары дүрт кеше. Аларның кулында, перекрытие ясар өчен, танкка каршы куела торган егерме данә мина бар. Юлны каплар өчен бу җитәрлек иде. Трубкада баздан чыккан кебек авыр, акрын тавыш кабатланды:
– Приказны беләсезме?
– Так точно, капитан!
– Иң соңгы сугышчы чыгып беткәч кенә, аңладыңмы? Иң соңгы обоз! Иң соңгы яралы узгач! Күзәтүне көчәйтергә. Яралыларны аеруча нык күзәтегез. «Гроблар» көтелә. Үзәнлекне бик нык күзәтергә. Юл кыскартучы турыдан ярмасын, «тәмәке» басуына килеп кермәсеннәр. Беренче «гроб» күренүгә юлга арата! Аңлашылдымы?
– Аңлашылды, комбат! Монысын лично үзем башкарам.
– Дело хозяйское. Әмма шунысын әйтим: бу заданиенең сиңа тапшырылуы турында «бабай» үзе белә. Бер генә «гроб» та узмый, ишетәсеңме? Бер генә… Актык чутта дивизиянең язмышы – сез куячак киртәдә.
Трубкада өзек-төтек зуммер тавышы ишетелде. Рәимов тышка чыкты, әвеслек түбәсендәге оясына урнашты да биноклен авылга юнәлтте. Юлдан пехота, берничә атлы обоз шуыша, ара-тирә мотоцикллар уза иде. Менә полуторкага таккан сорокопяткалар күренде. Болар, ихтимал, соңгыларыдыр. Рәимов вак йомычка тутырылган такта ящиклардан миналарны чыгарып яткан сугышчыларга күз төшерде. Егерме данә… Карап торырга бер-берсенә китереп каплаган соры-саргылт төстәге табалар. Мондый табада бәрәңге кыздыралар. Әнә тоткасы да бар. Нәкъ ләгән тоткасы. Бөтен ышаныч, бөтен өмет менә шуларда хәзер.
Рәимов кешеләрен дәшеп барлап чыкты.
– Ефрейтор Лукин! Кайсы яктан? Ничә балаң бар?
– Винницкая область, иптәш лейтенант. Авылым – Курашевцы. Холостяк. Мур-Куроловецкий район. Өлгерә алмадым.
– Колодяжный! Кайдан? Семья хәлең?
– Барановичидан, лейтенант. Бер кызым бар иде. Исән булсалар. Өч яшендә.
– Минзянов! Да ладно, болай да беләм. Радист! Балахонов!
Блиндаждан сары калын мыеклы, зур зәңгәр-аксыл күзләрен яктыга кысып каскасын кыңгыр салган кырык биш яшьләр чамасындагы кеше авыр шуышып чыкты.
– Рядовой Балахонов! Кай яктан? Ничә балаң?
Балахонов ашыкмады, тамагын кырды, каскасын рәтләде.
– Куйбышевтан мин, лейтенант. Телефон станциясендә эшләдем. Балалар?! Мин бай, минеке – алты…
Шулай диде дә, нигәдер зур күзләрен тәгәрәтеп, Покровка ягына карады. Авыл инде тоташтан яна, юлдан әле һаман да боларга таба кечерәк кенә колонналар, мотоцикллар, атлы арбалар агыла иде.
Рәимов тамагына утырган төенне авырттырып йотты, тавышына кырыслык өстәде.
– Игътибар белән тыңлыйсыз: ефрейтор Лукин, сержант Минзянов, миналарны юл читенә ташый башлагыз. Мин сезнең белән. Балахонов, Колодяжный! Сез үзәнлекне – әвеслек белән юл арасын ябасыз. Ә хәзер болай: Минзянов! Лукин! Документларыгызны Балахоновка бирегез. Живо! За дело! Балахонов! Колодяжный! Участокны ябуга – марш расположениегә. Ә без монда калабыз. Юлны ябарга.
Рәимов тиз генә шинель каптырмасын ычкындырды, күкрәк кесәсеннән чытырдавыклы майлы юка кәгазьгә төрелгән документларын алды. Ничектер бик авыр булып китте: партбилет, офицер кенәгәсе, өй адресы һәм… алтыга тугыз зурлыгында фоторәсем. Ул рәсемдәге күзләр, маңгайдан бөтерелеп торган калын чәчләр, ул йөздәге сагыш аны бер секундка гына чынбарлыктан аерып торды. Болар белән аерылу нигәдер соңгысы һәм мәңгегәдер кебек тоелды.
Лукин, яңакларына сеңерләр йөгертеп, дәшмичә генә «Красноармейская книжка»сын сузды. Кенәгә тузган, таушалган иде.
Габделнур исә күкрәк кесәсен ача алмыйча газапланды. Асаф аның чыраена игътибар итте. Габделнурның йөзе кәгазь кебек агарган, иреннәре төссез, куллары калтырый иде.
Һәркайсы икешәр мина күтәреп юл буена чыгып киттеләр. Әвеслек белән юл арасындагы йөз метрлар чамасындагы кысыр басуда Балахонов белән Колодяжный калды. Асаф юл кырыена килеп урнашты, Лукин белән Габделнур мина ташыдылар.
Юлдан узучылар сирәгәйде. Еракта артиллерия тавышы тынган, авыл өстендә ялкын сүрелә төшкән, уйнаклап искән җил белән кара кургаш төтен авыл тирәсендә өерелеп-сөрелеп йөри иде. Асафның ничә тапкыр инде сынаганы бар: сугыш вакытындагы тынлык иң хыянәтчел тынлык. Монда да шулайдыр. Разведка мәгълүматлары буенча дошманның танк колоннасы көндезге сәгать уникедә Покровкада булырга тиеш иде. Якушев иртүк хәбәр иткән иде: «Гроб»лар төш уртасында «зират» эзләп кузгалачак», – диде. Юл тар, туң әле калын түгел, тик менә үзебезнекеләрнең генә иң соңгысын уздырырга иде. Юлдан кулын бинт белән аскан ак чырайлы пехотинец атлый. Иягендә, бер колагында укмашкан кан. Юл буенда тыныч кына басып торган лейтенанты күргәч, газаплы елмая:
– Аягың-кулың исән булса, әйдә, топай, – ди. – Анда, авылның теге кырыенда, немецлар хәрәкәткә килде.
– Синең артта кеше бармы?
– Юктыр. Мине бәйләгән санитарка калды. Разрывной – эченә эләкте. Мине атып үтер, дип үзәгемә үтте. Кузгатырлык түгел. Шуны авыл читендәге әрәмәлеккә – ә-әнә тегендә өстерәп керттем. Нишлим, калдырдым. Кыз бала – разрывной белән эчен – весь! Кузгатырлык түгел. Бәйләгән булдым… Ул мине коткарды, ә мин аны – калдырдым…
Солдат ачы итеп сүгенде.
– Әйдә, лейтенант, топай! Анда, минемчә, нибары ике-өч кеше калды.
– Атлый бир, браток, куып җитәрбез.
Солдат боларның нинди задание белән калганын шунда гына аңлады: Лукин белән Габделнур алабута арасыннан саргылт табалар күтәреп чыктылар.
Авыл артында гүләгән тоташ тавыш ишетелде. Бинокль окулярында акрын гына шуышкан бер полуторка күренде.
– Соңгысы, – диде Габделнур ачы, карлыккан тавыш белән. – Соңгысы! Тотыныйк!
– Лукин! Юлның сазлык янындагы тар урынын күрәсеңме? Ике посылка белән шунда! Урын әзерли тор! Маскировка ышанычлы булсын! Минзянов! Киттек, туганкай! Лукиннан егерме метрлар алга узабыз! Посылкаларны алдык!
Авыр йөкне күтәреп юл читендәге түбәнлектән йөгерделәр.
Полуторка килеп җитте. Тормоз бирде. Кабина ишеге шыңгырдап ачылды, юлга медицина майоры сикереп төште, кузовта бер капитан күренде. Капитан кырынмаган, бите-күзе кызарган, ачулы кыяфәттә иде.
– Лейтенант! Мать вашу! Сез нәрсә, немецны көтәсезме? Күктән төштегезме әллә?
Асаф җирдә яткан саргылт металл табаларга күрсәтте. Үзе майорга таба борылды.
– Иптәш майор! Авыл кырыендагы әрәмәлекне күрәсезме? Әнә шунда авыр яралы медсестра ята! Барып алыгыз! Яралы пехотинец кертеп салган… Үзе расположениегә китте.
– Никаких! Мин приказ бирәм! Мин – соңгысы! Берәү дә юк хәзер анда! – Капитанның тамагы карлыккан, үзе яшькелт-зәңгәр тавышына буылып йөткерә иде. – Сез нәрсә… – Ул яман сүгенде: – Сары авызлар! Әллә беренче көн сугышасызмы? – Медицина майоры кулына Рәимовның биноклен алды. Әрәмәлеккә кадәр бер чакрым чамасы ара бар иде.
– Борылырга куш, капитан, – диде ул бик әдәпле тонда.
– Никаких!
– Анда безнең кеше! Кайчаннан бирле әле без солдат калдырып чигенә башладык!
– Машина минеке! Мин дивизия штабының приказын үтим. Без – иң соңгысы.
– Капитан! Анда безнең бер кеше… Безнеке…
Капитан башын читкә борды. Икеләнде.
– Автомат белән бер солдатыңны бир, – диде ул, карлыккан тавышын баса төшеп, Асафка. Аннан сүгенде: – Сары авызлар. Шул сезнең кебекләр аркасында бу көнгә калдык инде без.
Асаф шатланып кычкырды:
– Лукин! Марш кузовка!
Шофёр машинасын борып куйган иде инде. Рәимов кузовка сикереп менгән капитанга дәште:
– Иптәш капитан! Тиз йөрегез! Сездән соң ябабыз! Тиз!
– Өйрәттең син дә! Мать вашу! Мин утыз тугызынчы елдан бирле ут эчендә…
Машина кинәт кузгалуга, капитан чайкалып кузов эченә авып төште.
– Йә, туганкай, – диде Асаф, татарчага күчеп, – хәзер яба башлыйк. Син ПТРыңны кулдан төшермә. Киттек…
Юл катысының калынлыгы өч-дүрт сантиметр чамасы гына икән. Юлда инде хәрәкәт тукталган, еракта полуторканың арты гына селкенеп күренә иде. Ашыга-ашыга казыдылар. Тегеләр әйләнеп кайтмыйча миналарны әле урнаштырырга ярамый иде.
Габделнур кабаланды, үзе берөзлексез юл читенә чыгып җилгә йөрде. Асаф моңа игътибар итте: кайбер сугышчыларның һөҗүм алдыннан шундый гадәтләре бар. Йә берөзлексез җилгә йөриләр, әйтерсең бер самавыр чәй эчкәннәр, йә зур йомышка. Андыйларның эш кыен, бичараларның. Нервлар ашказанына тәэсир итә, күрәсең…
– Танклар хәзер бәреп чыкса, нишлибез? – Габделнур аяныч күзләре белән Асафка карады.
– Юлны ябабыз!
– Ә тегеләр?
– Нәрсә тегеләр?
– Алар ничек уза?
– Алар узсын дип юлны ачык тотыйкмыни, юләр!
– Соң, үзең бит үлеп яткан бер сестра аркасында ничә кешене үлемгә җибәрдең! Дәшми калсаң булмый идемени?
Асаф ачу белән юл катысына көрәген батырды.
– Үлемгә җибәрдең, имеш… Тизерәк казы! Без синең белән кырык беренче елда ук үлемнең каршысына чыгып киттек. Алар өлгермәсә, юлны ябабыз – и баста! Аннан аларны ут белән сак астына алабыз. Җырны хәтерлисеңме? «…и десять гранат – не пустяк». Менә шул. Казы!
Көйгән, корыган тигәнәкләрне, әрсез алабуталарны селкетеп, кырыс җил исеп куйды, ул җил авыл ягыннан янгын исе, көйгән ит исе алып килде. Авыл читендә автомат тырылдап алды. Габделнур тагын җилгә баскан иде. Автомат тавышы кабатланды.
– Беттек, крышка, – диде Габделнур, сөрлегеп Асаф янына килеп егылды. – Крышка! Синең аркаңда! Безгә нәрсә, барысыннан күбрәк кирәкме әллә? Нигә син минем тормыш белән распоряжаться итәсең?
– Лыгырдама! – дип җикерде Асаф. – Дәшмә! Әнә ояларга мина ташы! Барысы да әзер булсын. Полуторка узуга взрывательләрне боевое положениегә куябыз да маскировка ясыйсы гына кала. Тизерәк…
Авыл ягыннан чайкала-чайкала яшькелт полуторка килгәне күренде. Габделнур йөгерә-йөгерә йөрде, ояларны рәтләде, миналарны оя янына урнаштырды.
Авыл кырыенда тагын автомат чытырдап алды. Бу тавыш эшне бераз катлауландыра иде. Әвеслек белән юл арасын бикләп бетерүгә, Колодяжный, Балахонов, бөкрәя-бөкрәя йөгереп, Асаф янына килделәр.
– Иптәш лейтенант, приказ үтәлде! – Балахонов гыж-гыж килә иде.
– Аппаратың кайда?
– Менә хәзер юлга чыгарып куйдым.
– Икегез дә марш расположениегә!
– Ә сез? – Балахонов мөлдерәтеп карады.
– Приказны үтәгез! Үзебез ябабыз. Марш!
– Иптәш лейтенант!
– Марш! Бегом! Не рассуждать! – Асаф кобурасына тотынды. – Юлдан түбән төшеп! Без – исән калсак – ярты сәгатьтән…
Колодяжный белән Балахонов, кысыр басу аша эре-эре атлап, тылга таба йөгерделәр. Машина исән-сау килеп җитсә, аларны утыртып җибәреп тә булыр иде.
Автомат тынып-тынып ала, әмма һәр аткан саен куркыныч якынлаша иде. Машина да акрын килә.
– Ят! Каплан! – Асаф та карлыга башлаган икән, – кычкырып бетерүенә җир селкенеп алды, болардан дүрт йөз метрлар чамасы алда балчык баганасы күтәрелде. «Эш начар» дип уйлап алды Асаф һәм, чыннан да, эш шәптән түгел иде. Акрын гына үрмәләп полуторка килеп җитте, аның арт баллоны изелгән иде, шуңа кызу бара алмый икән. Машина үкереп, чайкалып узганда, капитан (бу юлы ул инде кабинада иде) актык тавышына кычкырды:
– Кызны алдык, ефрейторың яралы! Кузовта ике авыр яралы! Җитмәсә, автоматтан атып баллонны теттеләр, сволочьлар!
– Беркем дә калмадымы?
– Юк, юк, лейтенант! Ябыгыз!
– Безнекеләргә сәлам! – Асаф үзендә шаярырлык көч тапты.
– Тизерәк ябыгыз…
Бу соңгы сөйләшү булды. Шуннан соң лейтенант Рәимовка озак вакытлар сөйләшергә туры килмәде…
Авыл читендә кисәүгә калган бер тәбәнәк йорт хәрәкәткә килде. Рәимов яткан җирдән биноклен шунда терәде. Юл борылышындагы иске тигәнәкләр чайкалып окулярны каплыйлар иде. Тагын бер кисәүле йорт хәрәкәткә килде, чайкалды. Аннан тагын берәү. Икәү… Бишәү… Әһә, күзгә яшь тулган икән, балчыклы йодрыгы белән ул күзләрен сөртте һәм тагын карады. Хәрәкәт итүче кисәү йорт дигәне танклар икән. Рәимов гәүдәсе дерелдәгәнне сизде. Юл да дерелди иде бугай. Танк – хәтәр көч, солдатның җегәрен ала торган көч. Асафның күзләренә тагын яшь тулды. Ашыгып хәрәкәт итәргә кирәк иде. Ябарга! Юлны ябарга! Ул алга шуышты, оя янындагы минаны алып урнаштырды, шартлаткычын «боевое»га борды, өстенә йомшак балчык, аннан туң балчык салды. Тизерәк, тизерәк… Берәү булды, тагын икене урнаштырса, Габделнур да шул арада өчне куйса, аннан кысыр басудагы алабута арасыннан шуышырга. Урман ерак түгел, батальон хәзер шунда оборонага күчкәндер, хәзер боларның кулында дивизия язмышы… Менә тагын берәү, монысының оясы таррак ясалган икән, бераз чокырга туры килде. Шулвакыт юл читенә төшеп бөкрәеп артка таба йөгергән Габделнурны күреп алды. Ул нигә йөгерә икән? Ах, шайтан, кул калтырый, шартлаткычны борып булмый. Тынлык. Әмма танк моторларының тоташ гүләвен җил алып килә. Ниндидер тавыш. Кеше тавышы. Гаҗәп! Татарча! Әһә, Габделнур икән.
– Сиңа тагын бер йолдыз бирерләр! Мин үз бурычымны үтәдем! Әй син, ишетәсеңме?
Асаф боларны ишетә, әмма аңламый. Өченче мина кайда? Әһә, арттарак. Ул шунда таба шуышты. Теге серле тавыш тагын ишетелде. Бу юлы кычкырган тавыш. Ялварулы.
– Алла хакы өчен дим! Булды! Китик! Китик! Йә бетәбез, йә немецларга эләгәбез. Алар, юлны утка тотып, барыбер проход ясыйлар. Китик, без инде бурычны үтә…
Аның соңгы сүзен ишетеп булмады, артта – йөз метрларда – снаряд шартлады, Асафның бер мәлгә тышкы дөньяны кабул итү сәләте югалып торды. Анысыннан һушына килгәнче, тагын берсе җирне дерелдәтеп алды – монысы алда. Асаф секундның йөздән бер өлешендә хәлнең җитдилегенә төшенде: «перелёт», «недолёт»тан соңгы өченче снаряд, гадәттә, синең өстеңә була. Ах, кабахәтләр! Димәк, боларны күзәткәннәр. Әллә танклар якынлашамы?
– Кюветка! Тәгәрә! – дип кычкырды ул Габделнурны күрмәгән көе һәм гәүдәсен аска ыргытты. Кипкән тигәнәк, билчән битен сыдырды, биттән җылы юллар сузылды. Ул гыж-гыж килеп сулый, ә танкларның гөрелдәгәне һаман якыная иде. Әйләнеп карады – Габделнур күренми иде. Тукта… Әле бит миналар куелып бетмәгән. Ул каешына эленгән гранаталарны барлады – алар икәү иде – һәм өскә үрмәләде. Танклар хәзер ачык күренми, кара каткак юлның үзәнле җирендә борылышта алар үкерә-үкерә балчык изәләр иде бугай, әллә юлдан төшеп кысыр басудан килмәкчеләрме?
Өченче снаряд юлның икенче читенә, әмма Асаф яткан турыга ук төште, шартлау тынып күпмедер вакыт узгач, Асафның өстенә югарыдан бик күп туң балчык яуды.
– Юк, уздырмыйм, сволочьлар! – дип ыңгырашты Асаф һәм сикереп торып юлга күтәрелде, бөкрәйгән килеш үзенең кай турыда икәнен чамалады, танклар әле һаман үзәнлектә үкерәләр иде. Әһә, менә тагын ике оя бар икән, шуларны күмеп маскировка ясамыйча бу участоктан китәргә аның хакы юк! Балахонов белән Колодяжный расположениегә кайтып җиткәннәрдер инде… Ах, шайтан, янда тагын бер генә кеше булса иде, биш-ун минуттан моннан элдертергә булыр иде.
Ул карлыккан тавыш белән акырды:
– Минзянов! Прикрой меня! Прикрой! Кайда ПТРың? ПТР кайда?
Әмма Минзянов җавап бирмәде.
– Син исәнме? Прикрой!
Соңгы ояга соңгы минаны урнаштырганда, Асаф берөзлексез сөйләнде: сөйләнү, ахрысы, куркуны басар өчен кирәк иде бугай.
– Менә шулай, иптәшкәем, менә шулай…
Ул соры балчыкны өф-өф итеп учлап саргылт сырлы металл өстенә салды, кадерләп сыпырды, аннан нәкъ юл төсле итеп каткак кара балчык белән тигезләде, аның куллары дер-дер килә иде, хәзер аңа кюветка тәгәрәп төшәргә дә, эчкә кермичә, юл буендагы алабуталар арасыннан шуышып чигенергә кирәк иде. Тик эчкәре генә кермәскә кирәк, чөнки бу тирәдә алар иртәнге якта пехотага каршы миналар куйганнар иде, хәзер-хәзер. Бер секунд, ике, өч, хәзер тәгәрәргә. Әмма ул бер генә секундка соңга калды бугай, юл кырыена гына килеп төшкән снаряд балчык дамбадан зур киң багана күтәрде; тыгыз, тузанлы һава дулкыны Асафны каядыр алып атты, ни өчендер ул арка белән килеп төште, янбаш сөяге чыркылдады – анда ике граната бар иде, күрәсең, шулар аска эләкте, арка җылынып китте һәм сугыш куркынычы шуның белән бетте дә шикелле. Күпмедер секундтан соң ул аңына килде, аның әйләнә-тирәсендә кипкән кәлшәләре белән көзге җилдә шөлдерәгән саргылт сабаклы чүп үлән иде, ә күк йөзе – яп-якты, моңарчы беркайчан да булмаганча якты. Карале, моңарчы ничек беленмәгән, күк йөзендә әллә ничә кояш бар икән, менә ул кояшлар көзге рәвешчә салкын, сары, моңсу кояшлар аның битен җылыталар, алар күп, бик күп. Вакыт-вакыт җирне ыңгыраштырып нидер үкерә, эшләп утырган су тегермәненең стенасы кебек җир акрын гына лепердәп селкенеп тора, ләкин бераздан нәкъ арка астында гына ул җир ярыла да, Асаф тирбәлә-тирбәлә каядыр төшә башлый, теге кояшлар да берәм-берәм сүнәләр… Кояшлар сүнүгә күк йөзендә зур гына яшел ай калка, менә ул ай юан көлтә итеп яшькелт нурын Асаф өстенә коя, рәхәт, бик рәхәт булып китә, шулвакыт ай нурының юлыннан бер гүзәл кыз җиргә төшә башлый, төшкән уңайдан аның яшькелт-ак ефәк күлмәге җилферди, чәчләре тарала, менә ул Асаф янына төшеп йомшак кына аңа сарыла, кайнар иреннәре белән аның авызын томалый. Нинди гүзәл бу кыз, ә үзенең авызыннан гел тоз тәме килә, үзе көлә, үзе һаман бер үк сүзләрне кабатлый: мине үп, үп мине, минем иреннәремдә су бар, чишмә суы, эч шуны, эч, эч… ди. Асаф эчәргә тырышып карый, әмма тамак юлы ут булып яна, тамактан ашказанына кадәр булган юлга кемдер кайнар бакыр көпшә тыккан, ул бакыр кызып инде кызыл-җирәнсу төскә кергән, аны суытыр өчен иреннәр генә җитми, аңа чишмәле су кирәк…
…Өстәмә көч белән ныгытылган батальон, ике көннән соң прорыв ясап, дошманны чигенергә, Покровка авылын калдырырга мәҗбүр итте, тимер юл станциясен алу өчен авыр сугыш башланды. Томанлы иртәдә прорыв алдыннан кырны миналардан чистарткан сапёрлар отделениесе юлдан биш-алты метрлар читтә кулына танкка каршы ата торган граната тотып дамбага таба шуышкан хәлдә капланып үлгән яшь бер офицерны тапты. Кулыннан, биленнән гранаталарын алып, юлга таба күтәреп чыгаргач, өлкән яшьтәге бер сапёр офицерның кесәләрен әйләндерде – бернинди документ юк иде, гимнастёрка эченнән кипкән кан, бозыла башлаган тәннең авыр, укшыткыч исе борынга бәрелде. Әмма карт солдатның шул вакытта күзләре нурланып китте: гимнастёрка кесәсен капшаган бармаклары белән ул офицер битендәге җылылыкны тоеп алды.
– Исән, – диде карт солдат, колагын аның йөрәге тирәсенә куеп. Ул калтырый-калтырый егетнең балчыкка каткан шинелен ычкындырды. – Исән! Братцы, озатырга кирәк, тизерәк… – Ул флягасын ачты.
Янындагы яшь ефрейтор миноискатель наушникларын колагыннан ычкындырып әйтә куйды:
– Эх-х, батя… Юкка гына. Үлә алмыйча гына яткан инде ул. Разве исән кала мондый кеше?
– Алай димә, балакай. Чыкмаган җанда өмет бар, диләр. Әйдәгез, ипләп тотыгыз…
Асаф Рәимов боларны ишетә, әмма кем турында, нәрсә турында икәнне аңламый иде. Ул ике көн буе шулай үзен үзенә туры китерә алмыйча, үзе турында чит кеше булып уйлап саташа, газаплана иде. Бу юлы да ул ниндидер бер кешенең әлегә авыр хәлдә, әмма исән икәнлегенә төшенгән сыман булды, һәм нәкъ шул вакытта ай нурына төрелгән теге кыз аның авызына чиләк белән салкын су койды. Тамакта туры төшкән кызыл-җирәнсу металл көпшә чыш-чыш килде, әмма моның кадәр рәхәтлекне Асафның үз гомерендә татып караганы, кичергәне юк иде әле…
Кара-кучкыл юлда һәм тигәнәкле кысыр басуда немецларның җиде танкы туктап тынып калган иде.
– Герой бу! – диде карт солдат, шатланып. – Герой! Ипләп тотыгыз! Чү! Җайлап күтәр!
Асаф боларны ишетә, әмма кем турында, нәрсә турында икәнен аңламый иде.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.