Текст книги "Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 14 (всего у книги 37 страниц)
Ә Бибиәсма җиңги саташа. Вәлиулласын телгә ала. Хәл белергә кергән карчык-корының диагнозы бер генә: «Вәлиулласы чакыра аны… Бичара…» Аннан мышык-мышык. Ә син барысына да түз, тыңла. Наҗия көне буе фермада, кияве көн-төн тегермән тарттыра. Балалар мәктәптә. Авыру хатын-кызны ирләр күпме карый ала? Ә карарга кирәк. Ул синең бердәнбер ышанычлы, газиз кешең. Бу – синең соңгы бурычың.
Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Марат Вәлиевич, шулай бер дә сыкранмыйча, әнисенең ябык гәүдәсен караваттан күтәреп йомышына йөртте. Арка кочтырып мунчага алып барды, мунча өйалдында Наҗия апасына тапшырды. Юындыргач, тагын килеп күтәреп кайтып китте. Бибиәсма җиңгинең соңгы юынуы иде бу – моны белделәр. Сине табып үстергән, синең өчен бөтен гомерен багышлаган, кайчандыр таза, куәтле булган бер ананың күз алдында сүнә баруын карап утыру әйтеп бетергесез газап иде. Иң авыры: иң кадерле бу кешегә син бернинди ярдәм итә алмыйсың. Синең монда утыруың – авыру өчен нуль. Бу – котылгысыз хәл, син монда көчсез. Баш мие берөзлексез сиңа шуны тукый, әмма йөрәк килешми. Әниең бит ул! Ярдәм ит! Ярдәм ит! Йөрәк әнә шулай суга! Ярдәм ит!
Тышта кар катыш яңгыр ява. Урамнан кирза итек, кожан кигән Ленар бара. Ак күлмәк, галстук. Ленар борчулы – ничә гектар җирдә бәрәңге җыелмаган. Җитмәсә, актартып ташлаган иде. Менә ул авыл хуҗалыгы! Хәзер сәгать өч, бер-ике сәгатьтән караңгы төшә дә башлар. Институт бүлмәләрендә бу вакытта әңгәмә кыза, почмакларга җыелып шәп-шәп итеп тәмәке тарталар, бәхәсләшәләр. Анда коры, җылы. Астагы буфетта «Жигули» сырасы, «Опал» сигареты өзелми. Шыпырт сорасаң, буфетчы хатын Аня табак-савыт юа торган почмактан гына йөз грамм коньяк та салып бирә. Ләкин анысы эштән соң. Тик кеше-кара гына сизмәсен.
Бу вакытта җыелышлар башлана. Докладлар тикшерелә. Сәгать өчтә галим-голәма гомумән кыза, портфельләр бер ачыла, бер ябыла, бер-берсенә рецензиягә әйберләр бирү, яңа чыккан монографиягә рецензия язу, проспектлар карау, диссертациягә отзывлар язу – барысы да шушы сәгатьләрдә сөйләшенә, иртәге көннең сәгатьләре билгеләнә, «алай булса, теге атнаның башында», «бу атнаның ахырында», фәлән-төгән дип кызалар… Тик анонимкалар турында гына монда сөйләшенми. Анысы явызларның үз өйләрендә балалар йоклагач языла.
Бу вакытта гыйльми советта кызыклы гына чыгышлар була. Сәгать өчтә доклад әйбәт тыңлана, чөнки инде көн бетүгә авышкан, ике сәгатьтән эш көне тәмам, аннан җылы, ышык өеңдә телевизордан хоккей, футбол карыйсың. Портфельдә берәүнең мәкаләсе әле хәрәкәтсез ята, аны иртән укыйсы. Ул мәкаләдә, әйтик, яңа бер мәсьәлә күтәрелә: «Явымнар озак дәвам иткән шартларда басудан бәрәңге алу мәсьәләләре». Ах, галимнәр, галимнәр… Әнә ул бәрәңге алу мәсьәләсе урамнан узып китте. Кырда бер кеше юк, урамда эт заты юк, аннан бары тик председатель генә узып китте, аның эчендә – ут.
Чоланга сөялеп, Марат һәр көнне шулай апасы кайткан арада тышта уйланып тора, тәмәке тарта. Менә бу яңгыр туктамаса, Ленарга беркем дә ярдәм итә алмый. Бер мәкалә белән дә син бу бәрәңгене җыеп ала алмыйсың. Җитмәсә, кубартып ташланган. Инде чын көз – карлы яңгыр китте.
Күңел өшетерлек шыксыз җил исә, кар ябышып калынайган тополь яфраклары шапылдап юеш җиргә килеп төшә, карт топольләр ыңгыраша. «Дөнья фани, фани, фани… Гомер кыска, кыска, кыска… Теге дөнья дигәннәре буш сүз, буш сүз, буш сүз… Яхшылык эшләгез, яхшылык эшләгез, җирдә әйбәт эз калдырыгыз…» Карт топольләр шулай ыңгыраша…
Кемдер бәхетсез мәче баласын адаштырган. Юешкә калтырап мияулый-мияулый, ул баскыч төбенә килде. Күзләрен мөлдерәтеп, Маратка карап тора. Беткән, бичара, үлем – котылгысыз. Җылы эзләп ул кемнеңдер ишек төбенә килеп сыенган, аны күрмичә ишеккә кысканнар. Аның арт саны карлы пычракта өстерәлеп йөри. «Мияу, мияу… Ярдәм-м-м. Ярдәм-м-м…» Юк, брат, беркем ярдәм итә алмый.
Ах, шундый могҗизалар эшләрлек сәләтең булса.
Ялт! Кояш чыгардың, бер көн эчендә басулар, юллар кипте. Икенче көнне бөтен халык бәрәңгедә. Ленар Фәхрисламович кожанын салган, йөзе шат. Ялт! Телефон трубкасын күтәрдең, бер машина медицина галимнәре килеп төште. Карадылар Бибиәсма җиңгине, хикмәтле укол бирделәр, торып басты, морҗа буендагы сәгатькә күз салды да берни дә булмагандай сорады:
– Казларга ашарга куйдыгызмы?
Ә Маратка нервларын тынычландырырга дип төп-төгәл бер стакан эчемлек алып килгәннәр, эчерттеләр, бер пачка «Опал» бирделәр дә әйттеләр:
– Институтта сиңа кандидатлык дипломы килгән. Барып ал да эшеңә тотын…
Ә мәче баласы? Арадан берсе ветеринария докторы икән, бу мәхлукны юды, тегеләй итте, болай итте, терелтте, киптерде, әнисен, хуҗасын таптылар. Баксаң, җылы коры өй икән, җылы сөт эчерделәр, мәче баласын йокы басты, алтынчы класста «ике»ле-«өч»легә укып йөри торган ниндидер бер Фәргатьнеңме шунда, Рәфкатьнеңме тузган алгебра китабына әнисе белән икесе башларын куеп йокыга киттеләр…
Ярым ачык өй ишегеннән чоланга пар бәреп тора. Кемдер, бер карчык, искергән, тузган тавыш белән көйләп китап сөйли, аның сөйләгәннәрен тыңласаң, шундук ятып үләсе килә… «Кем син?» диярләр, «Белмим» диярсең. «Исемең кем?» диярләр, «Белмим» диярсең. «Денең ни?» диярләр, «Ислам» диярсең, «Өммәтең кем?» диярләр, «Мөхәммәд салиаллаһел галәйһиссәлам» диярсең, «Кем дусты?» диярләр, «Чәһриярлар дусты» диярсең…
Үлем шулай куркыныч булып, газап белән, акрынлык белән якынлаша иде. Коргаксыган, мае беткән тавыш исә һаман көйли. «Аллаһы хак, үлмәк хак, үлгәннән соң терелмәк хак, терелгәннән соң кабер газаплары хак…» Бу бертөрле, тузган тавыш Маратның колагына гел бер сүз булып ишетелә: картаю яман, картаю яман, яман… Бибиәсма апа, моннан бер ай элек, әле үз йомышына үзе йөргәндә, ишегалдына ялгыз чыккан да керешли бусагага егылган. Шул көе яткан. Гомерне бергә уздырган күрше карчыгы, эч пошуданмы, нәрсәдән, аның янына кергән. Керсә – Бибиәсма егылып ята. Йә инде, шундый вакытта ничек ярдәм итмисең? Күрше карчыгы карап торган да:
– И Бибиәсма, син дә бик беткәнсең икән, – дип, аны шул көе калдырып чыгып киткән. Яманлыктанмы? – Юк. Авыр елларда ул карчык актык чеметем чәен, актык шакмак шикәрен Бибиәсма белән уртак тоткан. Күрше хакы – Тәңре хакы, дип яшәгән бу юньле карчык ник соң бусагада яткан ахирәтен шул көе калдырып чыгып киткән? Картаю бу. Аның инде мие тузган. Бусагада аркылы ятуны ул һич тә авыр хәл, көтелмәгән хәл дип кабул итми, ул аны кабергә таба барышның билгеле бер баскычы дип кенә кабул итә һәм «фактны констатацияли».
– И Бибиәсма, син дә бик беткәнсең икән, – ди.
Чөнки ул үзе шул хәлдә…
…Өй ишеге ярым ачык. Анда үлем. Үлем саңгырау, карлыккан тавыш белән үрмәли-үрмәли килә. Китап сөйли торган карчык, аның ничек, кайчан киләсен белгәндәй, репертуарын үзгәртә. Хәзер ул догага күчте. «Раббанә атина фит дөнья хәсәнәтән вә фил-ахирәти хәсәнатән вә кыйна газабеннар…»99
Аллабыз безгә дөньяда изгелек бирсен, һәм ахирәттә изгелегебезне сакласын, һәм безләрне ут газабыннан сакласын (гарәпчә).
[Закрыть]
Тыгыз соры болытлы күк гөмбәзеннән кыр казлары китеп бара. Серле, сихри тавышлар йөрәкне телеп-телеп ала. Алар ничектер елашып аерылышалар сыман. Юк, язгы казлар тавышы түгел бу. Ачык форточкадан бу тавыш Бибиәсма җиңгигә дә ишетеләдер, бәлки. Ләкин бу казларның язгы тавышын кабат ишетмәс инде ул, бичара. Актык мәртәбә ишетү бу. Шуны уйласаң, котчыккыч, һәркем бит гомере буе нәрсәнедер актык мәртәбә күрә. Кешеләрне, шәһәрләрне, аэропортларны, трамвай вагоннарын, бу тавыкны, теге кырыкмышны син актык мәртәбә күрәсең… Күп нәрсә үлем алдында шулкадәр кечкенә, мәгънәсез, вак булып кала.
Марат үзенең беренче лекциясен, беренче аудиторияне хәтерли. Борис Николаевич кебек укырга тырышкан иде ул аны. Җир, икмәк турында әдәби итеп лекция укырга. Аның бөтен кызыкканы шул иде. Ул лекция менә болай башлана иде бугай: «Яхшы иген уңышы алу өчен кеше бик күп көч һәм белем сарыф итә. Илебез кырларында елның һәр көнендә икмәк өчен көрәш бара. «Көрәш» сүзе монда һич тә арттырып кулланылмый. Коры җилләрнең кайнар сулышы, коеп яуган яңгырлар, уртача яки көчле җилләр, өермәләр, үсемлекләрнең яшь, көчсез вакытларында була торган көтелмәгән кыраулар – менә болар барысы да иген басуына һәрвакыт зарар салып торалар».
Беренче лекциядән соң студентлар арасындагы фикер алышулар. Тәмәке тарту бүлмәсендә кискен-кискен бәяләр:
– Язучы! Белдеңме? Агроном гына түгел! Талант!
– Юк, кыланчык. Высокопарный стилист!
– Пижон.
– Ялгышмагыз! Җирнең шагыйре! Родзин шәкерте!
– Хәсбиев кулы астында үсте бит!
– Юк, лекция стиле – Родзинныкы…
Бәхетле көннәр, бәхетле айлар иде ул. Ә кеше тормышының ахыргы минутлары белән чагыштырсаң, бу сүзләр – бик кечкенә икән…
Тамагы карлыккан күрше карчыгы китап сөйли. Ахрысы, фал китабы. Тукта, нәрсә ди? Бибиәсма җиңгине үләр алдыннан алдый түгелме? «Бу айда туган бала изге, гакыллы һәм фикерле, сагышлы булыр. Гыйлем вә һөнәргә кабилиятле булыр, гыйлем вә һөнәр аркасында дәүләткә ирешер. Әгәр кыз бала булса, бик хәйләкәр булыр. Әгәр егерме ике яки егерме тугыз яшеннән үтсә, җитмеш биш яшькәчә гомер итәр…» Бибиәсма җиңгигә, болай исәпләгәндә, тагын дүрт ел гомер бар икән әле. Әмма – юк инде. Бетте, бетте, аңа бернинди фал ярдәм итми инде. Ул инде күкрәк авызы белән генә сулыш ала, аның аяклары суына башлаган. Юк, булмый инде…
…Фәхрислам ләхетне мул алды. Төш вакытында Бибиәсма җиңги Вәлиулласы янына барып ятты. Мәет төшергәндә килгән кешеләр «каберләре нурлы булсын» диештеләр. Моңа каршы нәрсә әйтәсен Марат белмәде, бу яңа йола иде. Каберне күтәреп, рәтләп бетергәч, Фәхрислам:
– Рәдем яттылар, яхсы булды анысы, – дип, «Прибой» кабызды.
Мәет чыккан йортта ашау-эчү булмый, зираттан кайтышлый Маратны капка төбендә Ленар көтеп тора иде. Көн аязып килә, көньяктан коры җил исә, аяз һава юрап, әтәчләр кычкыра иде.
Ленар – акыллы егет – аш янына утыруга, Марат алдына бер рюмка куйды.
– Миңа ярамый, колхозчылар янына барасым бар. Сиңа бүген кирәк, – диде.
Бераздан, сөйләшеп утыра торгач, радиоалгычны кабыздылар. Ял көне икән, Казан радиостанциясе концерт бирә икән.
– «Маяк» колхозының алдынгы сыер савучылары… соравы буенча татар халкының борынгы көен – «Каз канатлары»н тапшырабыз…
Көй фани дөньяны оныттырды. Таныш, дәһшәтле, мәгънәле баслар. «Гаң-гаң-гаң».
Аяк астында идән юкка чыкты. Шәхес каядыр билгесезлеккә күтәрелде. Анда бары тик музыка тавышы гына бар, ул дөньяда бары тик чисталык кына, яктылык кына. Тик нәрсәдер югалган, нидер өзелгән, мәңге ялганмаска дип өзелгән.
– Син тарт, кунаклар белән утырганда Разия өйдә сигарет тартканны бик ярата, гөлләргә файдасы бар, ди. Бакча кешесе бит, белми әйтмидер…
Монысы Ленар икән…
Көй өзелде, сүнде. Өзелде, бетте… Юк, тагын да зур куәт белән халык йөрәген, мең, миллион йөрәкне актарып, тагын билгесезлеккә алып китте… Марат эчтән генә кабатлады:
Инде кемнәргә карармын
Өзелеп сагынганда.
Тышта аязды, атналар буе лапас астында тилмереп яткан председатель казлары биек нарат капка янына килеп өелгәннәр, иркенгә чыгасылары килеп шаулашалар. Барыннан да бигрәк күк ата каз шаулый:
– Гаң, гаң, гаң! – килә.
Ике көнгә соңга калып Марат эшкә чыкты. Бер айга алган административ отпускының чын сәбәбен Тамара гына белә иде.
Тышта чалт аяз җылы көн, институт хезмәткәрләре себерке, көрәк тотып ишегалдына чыкканнар, Октябрь бәйрәменә әзерлек бара иде.
Гомер – яшьләрнеке
Октябрь бәйрәменә дип колхозда Культура сараен өлгертеп яталар. Яңа штатлар бирелде, Сөембикә директор булды, ул баянист штатымы дисең, массовикмы дисең… Кайтарттылар көмеш торбалар, зур барабаннар. Килде шәһәрдән бер үзешчән композитор, өйрәтә башлады егетләрне торбада уйнарга. Үзе туктаган арада егетләргә гел бер темага сөйли:
– Минем давление, аракы эчәргә ярамый, – ди.
Егетләр яшь, кайсы тугызда, кайсы унда укый, кайсы сигездән соң комбайнга утырган, эчүнең әле нәрсә икәнен дә белмиләр. Давлениенең – шулай ук. Үпкәләрен бераз ял иттергәч, иреннәрен юешләп, яңадан торбага өрә башлыйлар. Ярты сәгать чамасы өргәч, композитор туктата, төзәтмәләр кертә, киңәш бирә һәм авыр сулап болай ди:
– Менә ике ел була, авызга грамм аракы кергәне юк. Миңа эчәргә ярамый, давление.
Шулай да үз эшен яратып эшли, егетләрне музыка серләренә төшендерә.
Яңа Культура сараенда мич-фәлән юк, котельныйдан кайнар су белән җылытасы. Мич ягучы итеп председатель үз әтисен куйды. Хезмәт хакы зур түгел, күбрәк төнлә эшлисе булганга, авылда моңа сүз әйтмәделәр.
Ленарның исә максат икенче иде. Әтисе Фәхрислам – коточкыч искелек тарафдары. Бай яши, ләкин баеган саен зарлана, һәр яңалыкның бер начар ягын таба. Аныңча, хәзер бодай күмәче – чын күмәч түгел, хуш исе юк, чөнки төрле нәсел бодай белән куша-куша галимнәр ризыкның тәмен бетерделәр. Әмерхан бәрәңге бетте, аның урынына ниндидер мәгънәсез «лорх» сорты гына калды, тәме шәп түгел. Элеккеге «йортавай»1010
Нәселсез сарыкларны авылда шулай аерып йөртәләр иде (меринос, черкас нәселләре килеп кергәч).
[Закрыть] сарыклар урынына шулай ук әллә ниткән яңа нәселләр чыгардылар, сарык итенең хәзер бер ләззәте юк. Кая ул элеккеге хуш исле күпереп пешкән арыш ипиләре! Шәһәр кибетләрендә дә хәзер нибары бер сорт – урлауский ипи генә ашарлык…
Олыгайган саен Фәхрисламдагы бу сыйфат арта, көчәя бара иде. Колхоз буенча һәр тармакта фән һәм техника яңалыклары кертеп йөргән бервакытта үз әтисенең мондый позициясе, әлбәттә, председатель өчен кыен хәл иде.
Культура сараена эшкә билгеләнүе әнә шул каткан фикерен бераз җебетү, яңалык кертү өчен иде. Ташкүмерен озын тимер таяк белән бутап дөрләтеп җибәргәч, Фәхрислам сарайның оркестрантлар бүлмәсенә керә дә стенага сөялеп чүгәләп утыра һәм дәшмичә генә күзәтә. Йөзендә бераз гына мыскыллы караш. Бу чырай аның йөзендә утызынчы елларда ук катып калган иде. Һәр яңалыкка шулай ярым мыскыл белән карый ул, дәшми. Әйе, утыз дүртенче елдан бирле. Фәхрисламның башка чыккан елы иде, авыл башына, каралты-курасыз ялгыз өй торгызып. Колхоз көтүеннән бер бозау югалды. Көтүче – Фәхрислам. Явызлардан берәү яман хәбәр тараткан, бозау түшкәсен Фәхрисламның өй астыннан эзләргә, дигән. Авылга, тарихында беренче булып, этле милиция килде. Авыл дөрт итте, бу хәлне күргәннәре юк иде, халык хәтта кыр эшенә дә чыкмады, озын телле, тәңкәле каеш кигән этне күзәтеп, Сабантуйга җыелгандай, урамга бөялде. Этле милиционер исә ике пүнәтәй белән идарәдән кичке якта гына чыкты, инде көтү кайткан иде.
Халык тынсыз калды. Бозау кадәрле овчарка, иснәнеп, як-якка тартыла башлады. Милиционер пүнәтәйләрдән Фәхрисламның өен сорады. Авыл башындагы ялгыз өй идарә яныннан ук күренә иде. Аннан этне шул якка алып киттеләр. Авыл бетте, кырыйдагы ялгыз өйгә борылгач, эт тә борылды, чинап-чинап йортка керергә ыргылды. Фәхрислам исә, тәрәзә пыяласына битен терәп, йөзенә бертөрле елмаю чыгарып тик торды. Овчарка әйләнде-әйләнде дә чыгып китте. Тик икенче көнне генә ерак басу уртасында козгыннар өереннән шикләнеп барган малайлар әлеге бозауның тоякларын, колагына колхоз клеймосы тагылган башын күрделәр. Әйләнә-тирәдә уҗым тапталган, кара балчык чыккан, йоннар, тире кисәкләре чәчелгән иде. Дөньяда бүрегә дә яшәргә кирәк бит… Тәрәзә пыяласына битен терәп карап торгандагы елмаю Фәхрисламның йөзеннән шуннан соң инде китмәде.
Хәзер дә шул: дәшми, елмая. Андый кеше хәтәр була. Нәрсә уйлый ул? Бригадирлыктан да хәйлә белән котылды кебек. Малаен шаккатырды. Уполномоченный килгән вакыт иде, силос кампаниясе. Фәхрислам ярасы яңарып больницада ята иде. Тазарып кайтты. Идарәгә чакырдылар.
– Бригаданы кабул ит, эшнең кызу вакыты, – диделәр.
Фәхрисламны халык ярата иде. Туры, гадел сүзе өчен. Югыйсә колхозның иң авыр елларында башка бригадирлар, халыкка булмастайны вәгъдә итеп, үз дәрәҗәләрен төшерәләр иде. Эшкә әйткәндә:
– Давай, давай, быел хезмәт көненә кило ярымнан да ким булмый, – дип, җәй буе сөйләнәләр дә, көз көне өч йөз грамм белән калгач, берничә айга шым булалар. Аннан язга таба тагын кило ярым…
Фәхрислам алай сөйләмәде.
– Безгә, – дип әйтә иде ул, кешене эшкә кушканда, – эсләсәк тә өс йөз грамм, эсләмәсәк тә… Ну инде колхоз үзебезнеке, гел болай булмас, рәтенә бер сыгарлар. Хөкүмәт рәтләми калмас. Эсләми яту ярап бетмәс.
– Ну шушының теле! Эшләмәс җиреңнән эшләрсең, – диләр.
– Дөресен әйтә бит. Шул дөрес сүзе хакына гына тыңлыйсың инде…
Колхоз авырдан барды. Ничектер, төп мәсьәлә белән шөгыльләнелми иде. Иген уңышын күтәрергә, диләр – ашлама юк. Җирне яхшы эшкәртергә, диләр, – машина җитми. Яңа сорт орлыклар юк. Таләпләр генә бар. Силос әзерләргә кирәк, менә дигән эссе бер җәй көнендә районга бөтен активистларын җыялар да «Тел белеме мәсьәләләре» дигән зур киңәшмә уздыралар, көне буе Мар исемле бер галимне сүгәләр. Фәхрислам да арттагы рәтләрнең берсендә утыра, башы җитми. Туктале, нинди тел мәсьәләсе әле? Силоска тотынган гына идек бит. Нинди Мар әле? Җәйнең бөтен бер көне әрәм була бит. Нинди тел? Булган телгә, әлеге үзебез сөйләшә торган телләргә – русчасына, татарчасына ни булган? Әле шушы телләр белән рәхәтләнеп сөйләшәбез бит. Фәхрисламның бит әле бер-ике авазы бөтенләй дә юк…
Шулай авыр еллар кичелде. Һәр кич алҗып эштән кайтышлый Фәхрислам кибеткә кереп салып чыга иде. Ленар ул чакта армиядә, семьяда аны тыярлык, ачуланырлык кеше Сабира җиңги генә. Кибеттән кайтканда ул өенә бәрәңге бакчасы аркылы гына керә. Кайвакыт хатыны аны алып кайтырга дип каршы чыккан була. Аны күрүгә, Фәхрислам тыкрыкка борыла һәм әйләнеп кайта.
– Теге Геббельс өйдә түгелме минем? – дип, күршеләреннән сорый да тиз генә йортка кереп ята һәм шундук йокыга китә.
Авыр иде. Еллар узды, колхоз тормышы белән дә ныклап кызыксындылар. Күп үзгәрешләр керде: машиналар, ашламалар кайтты, яңача планлаштыру, яңача исәпләү керде. Фәхрисламның әтисе Һидиятулла карт әйтә иде:
– Исәп кирәк, хисап кирәк, унике пот арпа онына ничат (ничә ат) кирәк?
Колхоз исәп-хисапка, машинага, ашламага корылды. Инде бу катлаулы техника шартларында Фәхрисламның башы чуалып китте. Улы белән әллә ничә тапкыр сөйләште:
– Миннән булмый, икенсе кесе тап, – диде.
Тегесе һаман риза булмады.
– Син халыкны беләсең, күпме генә машина кайтса да, колхозны машина үзе түгел, колхозчы күтәрәчәк, – диде. – Мин дә яңа кеше, бригадирны да яңаны куйсак, без кая барып чыгарбыз.
Малай хакы дип моңарчы эшләде. Инде хәзер котылу өчен уңай сәбәп килеп чыкты – авырып алу.
– Бригадаңны кабул ит, – диде уполномоченный, – эшнең кызу вакыты, ир кешегә мондый вакытта авырып йөрү оят.
Уполномоченный погонлы, фуражкалы кеше иде – районның милиция начальнигы. Фәхрислам дипломатиягә күчте.
– Сту син, иптәс палнамуси, бездән булмый ул хәзерге колхозда зитәксе булу…
– Бүген үк кабул ит, иртәгә уракка төшәбез.
– Булмый, әйтәм бит…
– Ни өчен булмый? Моңарчы эшләдең бит.
– Моңарсы булды инде.
– Ә хәзер ник булмый? Инде бит колхозчының тамагы тук, эшкә әйтеп йөрисе юк, оештырасы гына.
– Менә какрас сунысы булмый.
– Ник?
– Сту син, иптәс капитан, булмый ул аның тиклем техника белән командовать итү…
Фәхрисламны һаман кыстылар. Ул актык чарасына кереште.
– Безнең, – диде ул үзе турында, – аракы эсеп ми сергән. Безнең грамыт белән колхозны алга алып барып булмый хәзер. Толковый бригадир кирәк. Безнең ми сергән. Әнә, бик кыссагыз, бригадир ярдәмсесе булып калам…
Шулай бригадир ярдәмчесе булып калды.
Фәхрислам – күпне күргән, аң белән барысын сеңдереп яшәгән кеше. Артык крестьянча, артык авылча ул. Җирдән аерып берәр разъездга, посёлокка күчереп утыртсаң, бер атна эчендә үләсе кешедәй ул.
Егет вакытта мул йөрде, шәп йөрде. Егерменче еллар – нэпманнар, калын-калын базарлар чоры, авылның барыр юлын эзләгән, крестьянның уйлаудан башы каткан чор. Крестьян атлы, сыерлы булды, гөрләтеп иген игә башлады. Әмма хезмәт авыр, бик авыр иде. Машина кертергә кирәк иде. Алга таба ничек булыр?
Бу вакытта Фәхрислам җиткән егет иде. Каз өмәләре, аулак өйләр. РККАга (армиягә алынуны ул вакытта РККАга алыну дип сөйләшәләр иде) авылдан нибары ике егет алдылар, ул вакытта армиягә алыну бәхете бөтен кешегә дә эләкми иде – шуның берсе Фәхрислам булды. Авыл аларны көзен ике ай чамасы кунак итте. Ул аулак өйләр… Хәзер, мәсәлән, Фәхрисламның ишеткәне дә, укыганы да бар – язган була кайберәүләр, имеш, аулак өй татар халкының наданлыгыннан булган. Юк, наданлыктан түгел, тормыш авырлыктан, артталыктан ул. Имеш, аулак өйдә төрле бозыклыклар эшләгәннәр. Юк, алай түгел ул. Дөрес, яшьлек шаярулары, мутлыклары, кайчакта хаталары да булгандыр. Әмма бит хатаны клубка тансыга йөргәндә дә ясыйлар. Йә, әйтеп кара син теге вакытта аулак өйгә йөргән Фәхрислам бүген клубка барып таңгача «кәҗә сугып» утырган бер егеттән начаррак булган дип? Әллә кызларның әхлагы начаррак идеме? Шаярмагыз сез Фәхрисламнар заманындагы кызлар белән. Дөрес, хәзерге кебек тәрбия җитмәгәндер, хәзерге кызлар кебек тәмле ашап, затлы кием киеп йөрмәгәннәрдер алар. Күбесенең табигать биргән тән тиресе тиешенчә тулып киерелә дә алмагандыр.
Ул уеннар… Хәзер шәһәрдән әллә ниткән сикерүле бию өйрәнеп кайталар. Йә ул бию түгел, йә йөгерү түгел. Әйләнчек булган тавык әчетке табагы тирәсендә кинәт кенә шулай бөтерелеп йөри башлый. Ләкин тавыкны шундук чалып ташлыйлар… Аулак өйдәге уеннар начар идемени? «Тәңкә салыш» уйныйсың…
«Тәңкә кемдә, сикереп чык?» – дип, кызларның уч төбенә «чап» итеп суккан буласың. Яраткан кызыңның шул вакытта озак кына итеп кулын тотып торасың. Аннан күгәрчен туйдыру. Уенда отылган егет белән кызга «күгәрчен туйдырырга» дип җәза бирәләр. Халык аның «җәза» дигәнен дә ямьсез сүз итеп аңламый, шуңа күрә сүзен үк үзгәртеп, «яза» дип әйтәләр. «Яза» үтәлә: егет белән кыз бер шырпының ике башыннан кабалар да әкрен-әкрен генә теш белән эчкә алып араны кыскарталар. Егетнең дә, кызның да болай итеп «күгәрчен ашатканда» башлары әйләнә, аяк астындагы идән каядыр төшеп китә, тын кысыла, йөрәк дөп-дөп килә, рәхәт, бик рәхәт була. Йә, нәрсәсе начар, нәрсәсе әхлаксызлык моның?
Аулак өйгә еш кына, яшьлекләрен сагынып, өлкән ирләр килеп чыга. Күбрәге – салган баштан. Аларны мәзәк өчен генә кертәләр, тиз чыгып китүләрен өмет итеп, сүзләрен тыңлыйлар. Берчак шулай кызмача көе аулак өйгә Галләмгали агай килеп кергән иде. Егерме җиденче еллармы икән? Һәрхәлдә, Фәхрислам РККАга киткәнче иде. Картлачны тиз озатканнар. Караңгы урамнан кайтып килешли Фәхрисламны очратты. Карлыккан тавыш белән тегенең җилкәсенә кулын куеп җырлады:
Түбән очка төшкән идем,
Аулак өйләр бар диеп, Фәхрислам.
Тышка урын җәеп бирделәр,
Өйдә урын тар диеп, Фәхрислам.
Фәхрислам да аннан котылу ягын карады. Кич йөрергә чыккан олы кеше, гомумән, яшьлеккә комачау итүдән башкага ярамый. Хет авылда, хет шәһәрдә булсын. Бераздан Галләмгали агайның тузган тавышы ерактан ишетелде:
Су буенда вак таллык,
Вак таллыкта вак бал-лык.
Вак балыкның мае юк –
Бездә кызларның җае юк.
Аулак өйгә кайвакытта унике-унөч яшьлек малайлар да килә. Хуҗа кыз аларны да кертә, алар караңгы төшүгә киләләр, җылыга кереп урнашып, үзләрен егеткә санаганга горурланып, олы кызлар белән тегене-моны сөйләшеп утыралар. Олы кызлар да болар белән исәпләшкән сыман булалар. Ләкин унөч яшьлек малай нидер сизенә, нәрсәдәндер шикләнә: нәрсәдер бар бу дөньяда, бу олы кызлар дөньяның без белмәгән ниндидер бөек серләрен беләләр, ә без белмибез. Нәрсә икән ул, нигә аларның карашлары серле, нигә безнең караш кебек гади түгел?
Әнә шулай философларча уйланып кына утырганда, кинәт ишек кагалар… Менә шунда инде дөньялар үзгәрә. Олы кызлар сикерешеп урыннарыннан торалар, чәчләрен-кашларын рәтлиләр, каушыйлар. Ник каушыйлар? Унөч яшьлек малай моны да аңламый. Хуҗа кыз өйалдына чыгып китә. Анда сөйләшүләр башлана, өйдә лампа утын кысып куялар, тынлык урнаша. Тышта сөйләшүләр менә болайрак бара:
Хуҗа кыз. Ачмыйм да, йөрмәгез дә, бездә бер кеше дә юк.
Тыштан. Җылынып кына чыгабыз. Зиннәт белән икәү генә без.
Хуҗа кыз. Әйтеп торам бит, әтиләр мунчага гына китте, хәзер кайталар, басымчак итеп йөрмәгез.
Тыштан. Җылынып кына чыгабыз. Анысы инде, яңгаллап торма, дөресен әйт: Сәгъди абзыйның бүген шәһәргә киткәнен Ибрай үзе күргән. Поездга үзем утыртыштым, ди.
Хуҗа кыз. Әти булмаса, әни өйдә. Әти өйдә юк дигәч тә, басымчак итмәгез. Урыс өйдә юк, марҗасын санлаган юк дигәндәй…
Тыштан. Шәмсебәдәр апай Тәхәвиләрдә ашта бүген. Җылынып кына чыгабыз.
Дипломатик сөйләшү дөбер-шатыр китереп эчтән ишек ачу, егетләрнең дөбердәп караңгы өйалдына керүе белән тәмамлана. Олы кызлар урыннарына кире утыралар, лампаны да күтәрә төшәләр, берни булмагандай кайсы шәл, кайсы пичәткә (перчатка) бәйләвен дәвам итә. Шулвакыт бүрек колакларын күтәреп бәйләгән, салкында битләре утлы күмердәй янган таза гына бер егет өйгә килеп керә. Килеп керә – әйтерсең моның бөтен авыл кызларында, хәтта шушы йортта ниндидер хакы бар, боларның барысы өстеннән дә хакимлек итәргә хокукы бар. Сөйләшеп тормыйча гына ул йорт эчендәгеләргә күз йөртеп чыга. Непорядок! Малай-шалайга нәрсә калган? А ну, аттыр моннан! Ятьрәк, ятьрәк! Ә сиңа нәрсә калган? А ну, элдерт! Ә син? Кыякла тиз! Давай, давай… Тай моннан!
Әлеге хөкемдар, шулай ди-ди, унөч яшьлек малайларның бишмәт якаларыннан тотып берәм-берәм караңгы өйалдына озата. Унөч яшьлекләр, хөкем карары чыгарылыр алдыннан шәфкать өмет итеп соңгы мәртәбә судьяга карап алгандай, олы кызларга карыйлар. Тегеләр исә малайларның мондый фаҗигале язмышка таба сәфәр тотуларына кайгырмыйлар гына түгел, киресенчә, хәтта шатланган сыман, иркен сулыш алган сыман тоелалар.
Ә караңгы өйалдына чыккач, бердәнбер теләк – әнә теге тирәдәрәк булырга тиеш дип чамаланган тыш ишеген табу һәм кар яктысына чыгу. Шул ишеккә таба юл ала теге малай. Әлбәттә, сүз беренче чыккан малай турында бара. Кинәт… Дөп! Муен тамыры җылынып китә, иләмсез сөрлегеп, өйалдының икенче кырыена – тутырып куелган капчыклар өстенә очып барып төшәсең. Тиз генә сикереп торып, бер тиен акча зурлыгында гына күренгән тыштагы яшькелт-зәңгәр салкын яктылыкка таба атлыйсың. Ишек шунда булырга тиеш. Кинәт… Гөрс! Яңак төбенә йон бияләй белән берне кунҗыйлар, атылып китеп буш чиләкләр, көянтәләр өстенә барып төшәсең, ул арада сине суырып алалар да яңадан таза гына итеп берне өстиләр. Берничә секундтан соң сиңа инде барыбер була һәм футбол тубы кебек караңгыда әле берсенең, әле икенчесенең аяк башына, кул астына кереп кенә торасың. Икенче, өченче булып чыкканнарга өй ишеге ачылуга ни дә булса уйларга бөтенләй мөмкинлек бирелми. Аларны чыккан хуттан суырып кына алалар һәм тәгәрәтә дә башлыйлар. Син төшкән капчык өсләренә хәзер алар төшә, теге чиләкләр, көянтәләр яңадан телгә килә. Тәмам иләп бетергәч кенә, ниндидер бер шәфкатьлесе ишекнең келәсен күтәрә. Изелгән, тукмалган малайлар, уенчык мылтыктан аткан борчак кебек, салкын кар өстенә сибеләләр. Әлбәттә, ишек янында берәү аягы белән сиңа тизлек өстәп тора, шуңа күрә ишегалдына чыккач әле капка кай якта икәнен чамаларга фамыт юк. (Монысы Галләмгали агай сүзе, күрәсең, ул «память» дигән рус сүзеннән үзгәргәндер.) Шулай да монда инде якты, кар өеменнән бүрекне эзләп табып каккалап, Җидегән йолдызга карап якны чамаларга була. Әнә яңа туган ай. Сәгъдиләр йорты безнең йорттан бераз гына төньяктарак…
Аулак өй, аның ишегалды һәм, гомумән, ул тирә артык элементлардан әнә шулай чистартыла. Пальто бөркәнгәннәр мондый «чистарту экспедициясен» тәмамлап, якын-тирәгә шундый профилактика уздырып кайтканда, аулак өйнең өйалды ишеге төбенә хәтле ачык, өй эчендә инде гармун тарталар, егетләр-кызлар тышта әле генә узган котчыккыч бәрелешләрдән бөтенләй бихәбәр булып «тәңкә салыш» уйныйлар.
Ә малайлар… Пальто бөркәнгәннәрнең иң соңгысы аулак өйгә таба китеп баргач, кышкы салкын урамда бер мәлгә куркыныч тынлык урнаша. Сугыштан соң шулай тынлык урнаша, диләр. Төн. Йолдызлар җемелди, кар җемелди. Салкын. Менә бервакыт куркынып кына күпер астыннан берәү үрмәли. Әлеге бәрелештән исән калган малай бу. Бераздан тыкрык буендагы иске келәт артыннан берәү килеп чыга. Әкрен генә урам уртасына бер ноктага җыелалар, һәркем уйлый: «Кадалып китсеннәр үзләренең аулак өйләре белән! Бүтән кич чыгу юк! Иртәгесен йокы да туймый, – дип, һәркем эченнән ун, йөз тапкыр ант итә. – Бүтәнчә кич чыкмыйм, кич ашауга ятам да йоклыйм и вчу!»
Гәүдә җылынган, бит урталары кызган, муен сызлый, – чыннан да, якын барырлык түгел. Барысы да җыелып беткәч, әлеге «көрәшнең» нәтиҗәләре чыгарыла.
– Ә мин төз лапас эчендәге бер почмакка бастым да тик тордым. Миңа тырнак белән дә чиертүче булмады…
– Ә мин, ә мин… Өйалды ишеге ачылуга – ялт! – урамга! Закир абыйларның келәте артына качтым да тик тордым. Катып беттем…
– Ә мин! Мин өйалдында арыш капчыгы артына кердем дә утырдым. Рәхәтләнеп тик утырам, и анда тукмыйлар сезне…
Сөйләүләренә караганда, бу иләү процессында беркемгә тырнак белән дә чиертмәгәннәр, һәм, гомумән, бу кыйнау бөтенләй булмаган…
Ихтимал, булмагандыр да. Чөнки урамда бер тамчы кан эзе юк, бер малайның им өчен бер җире күгәрсен, шешсен! Бу бит сугыш түгел, бу кыйнау да түгел, монда үч алу юк! Бу үзенә күрә бер йола гына – егетлек юлы кыен! Бу аның организмын ныгыту гына.
…Ә теге малайлар? Иртәгесен, караңгы төшүгә, урамның нәкъ шул ук урынына тагын җыелалар һәм тагын шул ук язмышны эзләп төнге сәфәргә чыгалар. Бары тик кино килгән көннәрдә генә урам буш була. Шулай да кино килгән көннәр авыл өчен зур бәйрәм иде. Киноны ул вакытта «томанный» дип йөртәләр иде – и ул көннәрдәге шатлыклар! Хәзерге яшьләр дә, кинога килгәндә, Фәхрисламнар кебек дулкынланып, шатланып киләме икән? Клуб эчендәге электр көлтәсе, сихерле экранга кул белән төшерелгән бүре, каз, кәҗә башы күләгәләре… Кино лентасының исе, сеанс башланыр алдыннан тальян гармун уйнатып тыгыз рәтләрдә утырулар… Ул вакыттагы фильмнар, алардагы сихри, хикмәтле исемнәр: «Потёмкин броненосецы», «Октябрь», «Ана», «Санкт-Петербургның бетүе», «Арсенал»… Аулак өйләр шулай артта кала барды, агач сука заманының үз сәнгате – аулак өй, техника заманы сәнгате – кино белән алмашынды. Фәхрисламнар, избачлар кино лентасын колхоз эшенә җиктеләр: тырыш колхозчыларның, ялкауларның исемлеген кино лентасына тырнап язалар, сеанс башланыр алдыннан экранга бирәләр иде. Кино килгән көнне ударниклар өчен бәйрәм, ялкауларга кара хәсрәт була иде. Исемеңне җыелышта әйтү – бер нәрсә, ә электр аркылы уздырып ак җәймәдә күрсәтүләре – бөтенләй икенче нәрсә…
Фәхрисламнар буыны өчен кино әнә шулай үз, газиз булды, кадерле булды. Кино – яңа тормышка өндәүче, дус, иптәш, көрәштәш иде аларга, әнә шуңа күрә Фәхрислам үбеш-кочыш, үтереш белән тулы чит ил фильмнарын әле дә карамый, сеанс уртасында чыгып китә, бу фильмнар аның яшьлеген рәнҗетәләр иде.
Оркестр тырышып-тырышып яңа көй өйрәнә, Фәхрислам тыңлый. Әйдә, ярар, һәркемнең үз яшьлеге була. Хәзерге яшьләр әнә оркестр яраталар, танцы яраталар, бильярд уйныйлар. Уйнасыннар, әдәпле, культуралы булып үссеннәр.
Ләкин Фәхрисламның да авылда беренче егет булып РККАга киткән, яшел фуражка киеп кайткан, колхоз төзешкән елларына – яшьлегенә, ул яраткан беренче фильмнарга кимсетеп карамасыннар. Фәхрислам белән бергә үскән кызларның, егетләрнең үткәненә тимәсеннәр, аларга авыр сүз әйтмәсеннәр. Без, бәлки, кайбер яңалыкларны аңлап та бетермибездер, ләкин бу колхозда элегрәк без яшәгәнне дә онытмагыз… Без дә яшь идек – онытмагыз.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.