Текст книги "Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 17 (всего у книги 37 страниц)
Гөлләр көзен саргаялар…
Ибрай малаен авылда «Ибруш малае» дип йөртәләр. Ул үзе әтисен белми. Әтисе сугышка киткәндә, ул кеше аерырлык түгел иде. Үсте, әтисез дә үсеп, аякка басып була икән… Үсте, йорт-җир яңартты, әтисен сагынмады, юксынмады, чөнки аны белми иде. Әтисез үсү ничектер гадәти бер хәл, үз иптәшләре, үз буыны өчен хәтта тиешле хәл дип кабул ителде. Еллар узды – Җир шары һаман әйләнә бит – Ибруш малаена да инде утызлар тулып килә иде, авылда карт егет булып йөрде. Эшкә карусыз булды, кыска сроклы курста укып электрик дигән исем алып кайтты, колхозга электр линиясе сузылгач, Ибруш малае бик кирәкле, дәрәҗәле кешегә әйләнде дә куйды. Кызлар белән йөрергә, клубта иһи-миһи килергә инде соң иде, кайсыдыр димләдеме, әллә юкмы, үзеннән байтак олы, чая Зәмзәмбикәгә – Галләмгали агайның кече кызына – әллә ничек кенә өйләнде. Егетнең дә яше узган булгач, авыл халкы бу вакыйганы әллә ни эшкәртеп тормады – тыныч кына яңа гаилә корылды.
Тыныч кына… Анысын Ибруш малае үзе белә дә Зәмзәмбикә белә. Зәмзәмбикә шаян кыз иде, иптәшләре арасында гомере буе уйнап сөйләшеп йөрде:
– Әй дим, бер вакыт табып кияүгә барып кайтасы бар иде, – дип көлеп сөйли иде. Һәм барып та кайтты. Күчмә театрның авылга килгән көне иде, Галләмгали агайларга берничә артист куна төште. Арадан берсе – билет сатучысы – бакенбардлы, елтыр күзле чибәр егет иде. Әти-әнисенең ай-ваена карамыйча, Зәмзәмбикә бу егеткә ияреп китте. Һәм… өч көннән кайтып төште…
– Нихәл, тишек чиләк белән су ташып буламы? – диде егетләрнең бер явызы, Ибруш малае кыз алып кайткач.
Ибруш малае башта моны аңламады. Теге егет беткәнче явыз булып чыкты, кибет янында тагын беркөнне әйтә салды:
– Нихәл, суынган эшти эчеңә килешәме?
Дөньяны җил бозар, адәмне сүз бозар, дигәннәр борынгылар. Сүзнең мәгънәсе шул көнне генә Ибруш малаеның миенә барып җитте, һәм кибеткә йорт кирәге алырга килгән җирдән ул ике йөз грамм салып кайтты. Аңарчы андый гадәте юк иде. Ә бит өйләнгәнгә нибары алты көн иде әле. Җиденче көнне ул тагын кибеткә керде. Кибеткә гармуннар кайткан иде, ирләр шул тирәдә әвәрә килде. Кайсыдыр тальян гармунны алып кычкыртып карады, кемдер, вараксин гармуныннан башка барысы да пүчтәк, дип сөйләнде. Арадан берсе Ибруш малаена эндәште:
– Менә, Миңнулла, яңа гармун алып җибәр, – диде.
Бер читтә чалгы, балталар карап яткан Фәхрислам шулвакыт елмайды да:
– Аның аккордеоны бар инде, – дип куйды.
Башка көнне, әйтик, моннан өч-дүрт көн генә элек әйтелгән булса, бу сүз гадәти бер сүз булып узып китәр иде, әмма бүген ул Миңнулланың йөрәгенә кадалды. Үз гомерендә беренче тапкыр ул күзләрен ямьсезләтеп олы кешегә җикеренде:
– Йә, син тик тор! – диде.
Шуннан йокы качты. Кечкенә өйдән Миңнулланың әнисе һәр төнне ишетеп ятты: төн уртасында түр өйдә тавыш чыга. Никадәр тыңламаска тырышса да, тол солдатканың колагына керми калмый. Күрше авылда спектакль куйган көнне билет сатучы чибәр егет кияү мунчасы яктырган, имеш… Йә, шуннан соң Миңнуллага ни дип яшәргә инде? Ә бит Зәмзәмбикәне матур тавышлы булганы өчен генә, имеш, сәхнәдә җырлатасылары булганга гына ияртеп алып киткәннәр дип сөйләгәннәр иде башта.
Миңнулла каты салды, соңга калып кайтты, тавышланды. Иртәгесен авыр баш белән сөйләшмичә генә чәй эчте, эшенә китте, көндез ашарга йә кайтты, йә кайтмады. Тиз исерә иде, исергәнен сизүгә, өйгә торып чаба иде. Әнисеннән оялды. Бер төнне шактый соң кайтты, чолан ишегенә кирза итекләре белән типте, ишекнең биге суырылып чыгып очты. Өйалдына кергәч, никельле караватны тартып аударды, эскәмиядәге су чиләген тибеп, шалтыратып тәгәрәтте. Йортта тавыш купты. Киленгә ярдәмгә әнисе дә чыкты. Ләкин Миңнулла кеше танырлык дәрәҗәдә түгел иде. Әнисе барында Зәмзәмбикәгә ямьсез сүзләр әйтте:
– Фәлән итим, артист белән кияү мунчасы кергән себерке! – дип, тумбочка өстеннән кечкенә радиоалгычны күтәреп идәнгә бәрде. Аннан үкереп елап җибәрде дә түрдәге диванга барып ауды. Яман сүгенде. Әнисе дә, малайның холкыннан куркып калып, үзенең кечкенә өенә кереп бикләнде.
Миңнулла кәефсез уянды. Иртәнге чәйгә әнисе чыкмады. Зәмзәмбикә белән икесе сөйләшмичә генә чәй эчтеләр. Бу минутта алар икесе дә бик-бик бәхетсез иделәр.
– Әни минем исереп кайтканны белмәдеме кичә? – дип сорады Миңнулла. Бичара! Нишләсен инде ул? Зәмзәмбикә дә нишләсен инде? Егетләрнең матур сүзенә кем генә ышанмый. Ә бакенбардлы егет аңа ниләр генә әйтмәде! Матур җырлаган авыл кызының кайсысының гына артистка буласы килми соң? Ә бит бакенбардлы егет аны бер айдан сәхнәгә чыгарам диде. Зәмзәмбикәнең үз гомерендә үзе турында мондый матур сүзләр ишеткәне булмады. Билет сатучы егет аның чәч толымнарын, керфекләрен, бит урталарын, тулы беләкләрен мактады. Шулай өч көн мактады да, штатта булмаган кешене йөртергә администратор рөхсәт итми дип, Зәмзәмбикәне өенә озатты. Гастроль бетүгә кереп алырмын, диде. Кермәде. Шуннан юкка чыкты…
…Миңнулла бу гауганың мәгънәсез икәнлеген үзе дә аңлый, моның берничек тә беркем дә исбат итә алмый торган эш икәнен белә иде. Йә инде, нигә дуларга? Дөньяда иң актык серне бары тик хатын-кыз гына белә. Ирләргә андый мөмкинлек бирелмәгән. Миңнулла бервакыт шәһәр кибетендә касса янындагы җәнҗалны карап торган иде; бер хатын кассирның якасына ябышкан да селки. «Бир ун сумымны! Бир! Рабучий классны ник талыйсың син, сволочь!» – ди. Кассир да каушаган, каршы тора: «Алмадым, синеке кирәк түгел, сдачаны дөрес бирдем», – ди, үкереп елап ала. Кем хаклы монда? Кем белсен аны. Миңнулла белән Зәмзәмбикәнең дә хәле әнә шулай, касса янындагы җәнҗал кебек.
Миңнулланың куллары алтын. Колхоздагы бөтен электр системасы аның карамагында. Эшенә ул зыян китерми, күпме түләүләре белән кызыксынмый. Көн дими, төн дими, куртка кесәсенә карга борыны белән отвёрткасын сала да чыгып китә. Колхозчыларның радиоалгычын, телевизорын рәтләп тору дисеңме, яңа кайткан суыткычны көйләп бирүме, телевизор антеннасы ясап бирүме – барысына да Миңнулла кирәк. Бер кешедән бер тиен акча алмый. Салып биргәнне эчми, эчкәндә дә кибеттән үз акчасына гына. Колхоз председателе Ленар ничә тапкыр җыелышта аны оялтып карады, үгетләде, әмма каты бәрелмәде. Җыелышларның берсендә аның турында сүз чыккач, Миңнулла кызмача хәлдә тел ачты:
– Үз акчама эчүдән ник тыясыз? Демократия шул буламы? – диде.
Ул кичне төнгә каршы яшенле яңгыр килә иде. Миңнулла, төн уртасында пыр туздырып юрган-мендәрен күтәреп, келәткә йокларга чыгып китте.
– Яман хатынны яшен сугучан була, минем әле яшисе килә, – диде.
Зәмзәмбикә тавышланмады, тешен кысып яшь түкте. Ул инде бала көтә иде. Хатыны юанайган саен, Миңнулла эчүдән тыелырга тырышты. Тик бер генә тапкыр шактый кызып кайтып керде – августның чык төшкән җылы бер киче иде, әтисеннән калган вараксин гармунын алды да урамга чыгып китте. Йөрәге кузгалган иде. Сәбәбе: яшь егет вакытындагы татлы бер истәлек иде.
…Кайдадыр, ерак якларда кибетче булып эшли торган Факиһә кайткан. Миңнулла аны көндез авыл урамында очратты. Факиһә тазарган, юанайган, затлы киенгән, алтын балдакларны мул таккан иде. Унбиш ел чамасы элек кенә алар бергә Миңнулла белән унынчыны тәмамлаганнар һәм укырга китү турында хыялланганнар иде. Аттестат алып кайткан көнне Факиһә кичен Миңнулла белән чыклы су буенда йөрде. Шул кичне Миңнулла үз гомерендә беренче тапкыр кыз баланың чәченнән башны әйләндерерлек хуш ис килгәнен тойды һәм теле тотлыгып калды. Үз гомерендә беренче тапкыр ул дерелдәп торган гәүдәле кызыйны күкрәгенә кысты, тегесе исә кайнар иреннәре белән моның тынын каплады.
Аннан алар аерылыштылар. Бераздан Миңнулла – электриклар курсына, Факиһә сәүдә техникумына китте. Аны бетереп чыккач, Факиһәне Красноярск ягына эшкә җибәргәннәр, диделәр. Бераздан кияүгә чыккан, диделәр.
Инде менә шул гомердән бирле күрешмәгән Факиһә очрады. Үзгәргән, бик үзгәргән Факиһә. Шулай да урам уртасында кул бирешеп, кыскача гына күрешеп алганда да, Миңнулла яшьлегенә кире кайтты: Факиһә нәкъ теге елдагыча итеп елмаеп алды. Бер секундка гына аның күзләре дә нәкъ элеккечә итеп нур сибеп алдылар. Шул караш, нурлар Миңнулланың бәгырен телгәләде, һәм кичен ул урам уртасыннан үз гомерендә беренче мәртәбә җырлап барды. Җыр запасы зур түгел иде, кызмача баштан ул гел бер җыр гына җырлый иде:
Гөлләр көзен саргаялар,
Ә син һаман яшь минем…
Бүген исә ул тагын бер җыр җырлады… Урам уртасыннан гармун уйнап Миңнулла килә. Күктә тулган ай. Бөтен авыл көмеш нурга коена. Ай нуры астында Миңнулланың үз кулы белән багана башларына борып куйган лампочкалары кечкенә саргылт ут булып күренә. Миңнулланың йөрәге какты, тамагы карлыкты. Капка төбендәге эскәмиядә беләкләрен кочаклап берәү утыра иде, ай нурында аның колакларында, беләк-бармакларында әллә ниләр ялтырап, җемелдәп тора иде. Бу – Факиһә, моннан күп еллар элек Миңнуллага бер бәхетле кич бүләк иткән Факиһә иде.
Ләкин Миңнулла аның янына бармады, туктамады. Факиһә – ир хатыны, Миңнулла – ата буласы кеше. Тик йөрәк түреннән генә чыккан тавыш белән барган уңайга бер җыр җырлап узды:
Тал бөреле, тал бөреле,
Тал бөреле була ул.
Җан яраткан, күңел тарткан
Яр бер генә була ул.
Факиһә эскәмиядә утырган килеш күз яшьләрен агызды. Хәер, Миңнулланың гармун тавышын ишетеп, аның кайсы урамда йөргәнен сизеп торган Зәмзәмбикә дә бу вакытта елый иде.
Үз капка төпләренә җиткәндә исә Миңнулла нәкъ элеккеге Миңнулла булды да калды. Гармунын җыйды, капкадан кергәндә әкрен генә көйләде:
Гөлләр көзен саргаялар…
– Син! – дип төксе итеп дәште ул, өйгә кергәч, Зәмзәмбикәгә: – Син! Син анда гастрольгә китеп…
Ләкин җөмләсен тәмамлый алмады. Зәмзәмбикә эчен уып диванда тәгәрәп ята, Миңнулланың әнисе йөгерә-кабалана, өйдә кыямәт иде.
– Бар йөгер, – диде үз гомерендә бердәнбер малай тапкан тол солдатка кызмача улына. – Йөгер Ленарга, «Мәсквич»ен сора. Тулгагына караганда, малай булырга тиеш.
…Касмак башлы, ямьсез кара малайга сугышта үлгән бабасының исемен бирделәр. Йортта Ибраһим барлыкка килде. Бәби туенда Миңнулла алты тапкыр үзе башлап җырлады:
Гөлләр көзен саргаялар,
Ә син һаман яшь минем.
Ленар бәби котлап идарә исеменнән аларга бер коляска, бер комплект юрган-мендәр җибәрткән иде.
Ибраһим моңарчы беркем дә хәл итә алмаган төп ике мәсьәләне хәл итте. Беренчесе: Миңнулла үзенең йөрәген талаган гастроль мунчасын онытты, һәрхәлдә, күңел түренә бикләде. Бәлки, бу хәбәр әле гайбәт кенә булгандыр, Зәмзәмбикә шулай ди бит. Әйе, бик ихтимал. Икенчесе: эштән кайтышлый кибеткә керүдән туктады. Малай туу шатлыгыннан җиңеләеп китеп, Миңнулла әнисе һәм хатыны алдында ант бирде: шушы малайны үстереп, мәктәпкә укырга биргәнче аракыны өемә дә кертмим, диде. Хатыны моңа ышанмады, әмма әнисе шик тотмады: малаеның, яхшылык эшләсә дә, начарлык эшләсә дә, чын күңелдән, шулай тиеш, шулай дөрес дип ышанып эшләвен ул белә иде. Дөрес, малай тәпиен юабыз дип, беренче көннәрдә ир-ат кергәләп чыкты. Миңнулла нык торды. Тик бер генә тапкыр, Факиһәнең энесе – шофёр егет килгәч кенә алар чоланда матавыкланып калдылар. Зиһникамал шикләнеп, йомыш тапкан булып чоланга чыкты: егетләр кырых-кырых килеп каклаган каз кисәге кабып маташалар иде.
– И улым, биргән вәгъдәләрең шушымыни? Өйгә кертмим дигән идең бит! – диде ана.
Миңнулла каушамады, елмайды, кепкасын бер киде, бер салды. Шулай да җавабын тапты:
– Әни, шуңа күрә чоланда гына хәл иттек без аны, әйттем исә кайттым. Бульше юк, – диде.
Һәм шуннан соң вәгъдәсен бозмады.
Теге егет Факиһә энесе иде шул…
Ләкин вак кабыргалы кара Ибраһим хәл итә алмаган бер мәсьәлә калды: мәҗлес-фәлән булганда, кәефләр хушланып киткәндә, Миңнулланың җырлый торган җыры үзгәрмәде.
Гөлләр һаман да көзен саргая килделәр… Әмма инде бу җыр да елына ике-өч тапкыр гына җырлана иде…
Тагын шунысы калган икән: Миңнулла шуннан соң берничек тә, беркайчан да шәһәрдән килгән концерт, спектакльләргә йөрмәде, телевизордан берәр спектакль тапшырсалар, тәмәкесен алып, ишегалдына чыгып утыра торган булды, «артист, театр» дигән сүзне авызына алмады.
Адәм баласының эчке дөньясы катлаулы! Кеше эчендә ниләр барын кем белеп бетерсен…
Бөтенләй икенче тормыш…
Фәхрислам сәнгать кешесе иде.
Гомер буе колхозның иң авыр эшендә булды, әмма сәнгатькә, сәхнәгә мәхәббәте аңа карап һич кенә дә кимемәде. Фәхрислам яшь иде әле ул вакытта – егерме бишенче еллар – алар сәхнәгә «Галиябану»ны куйдылар. Шул вакыйгадан соң Фәхрисламның тормышында зур рухи байлык ачылды: дөньяда, физик эштән арып кайткач, ятып йоклаудан тыш әле бөтенләй икенче бер тормыш, икенче дөнья бар икән. Ул – сәнгать.
Тормышта бик еш очрый торган хәл: бай рухлы бер иргә шактый ук ярлы җанлы бер хатын туры килә. Киресенчә булганнары шулай ук байтак. Фәхрисламнар тормышы беренче очракка туры килә иде. Сабира җиңги рухи яктан ярлы, йомык, саран булды. Колхоз эшен каты эшләде, өйгә кайткач казан асты тирәсендә, келәттә кайнашты, әмма Фәхрисламны аңламады. Эчтән генә көнләште, сызды; хатын-кызның андые да була бит: яман көнләшә, әмма иренә сиздерми. Яхшы җанлы хатыннарның гына кодрәтеннән килә торган эш бу. Шулай сиздерми-сиздерми Сабира җиңги гомере буе бер теләк теләде: Фәхрислам картайсын иде тизерәк. Чәчләре коелсын, тешләре төшсен иде дә Сабира җиңгинең күзенә карап кына манный боламыгы пешеп чыкканны көтеп утырсын иде эштән кайткач.
– Безнең Фәхрислам бик картайды хәзер, бу елларда бик бетте, – дип, кеше арасында, бигрәк тә хатын-кыз арасында әйткәләргә ярата иде Сабира җиңги.
Сабира җиңги, өйләренә ничә керсәң дә, почмак якта була иде. Ни эшли ул анда? Моны беркем белми иде.
Авыл халкы бер-берсенә йомышка йөри. Шәһәрдә алай түгел. Авылда бер-береңнән ипи, май алып тору хәтта күркәм гадәт, шул йомышны үтәү-үтәмәү аркылы кешеләр бер-берсенә мөнәсәбәтләрен белдерәләр, ачыклыйлар. Йомыш – сүзсез аңлашу.
Сабира җиңгигә, әйтик, бер бала керә. Почмак яктан тавыш:
– Ни йомыш иде, лан (олан)?
Бала, борынын тартып:
– Сабирәтти, ни, әни әйткәние: бер ярты кадак кына сары мае юк микән, алдагы атнада, май язгач, түләрмен дигәние…
Почмактан тавыш:
– Ы-ы… Югые шул, лан. Булса, тотмасыем… Югые шул…
Бала чыгып китә. Ишегалдыннан капкага җитә. Шул вакыт чоланнан тавыш:
– Ни… лан, туктале… Кер әле. Тукта, менә монда әз генә бар икән, – дип, Сабирәтти, киң пычак белән мул гына кисеп, бер түтәрәм майны баланың савытына сала. – Җае белән бер түләр әле, ашыкмасын. Ниме, сыерыгызның тояк арасы төзәлдеме инде? Тәтәләрең әле озак торамы? Утпыскылары бетмиме әле? Җиләк киптерәсезме?
Гомере буе шулай булды, йомышны үтәде, әмма бер кат баш тарткач кына. Күрше-күлән моны белә иде һәм, чыгып барганда, ишегалдыннан капкага кадәр булган араны мөмкин кадәр акрынрак уза иде…
Сабира җиңгинең саранлыгы Фәхрисламның йөрәген бик әрнетә иде. Хәер, Фәхрисламның гына түгел. Хәбиб, мәсәлән, бер вакыйганы гомере буе оныта алмады. Әле дә онытмый, авылга кайтып, күрше-күлән белән сөйләшеп йөргәндә, Сабира җиңги очраса, Хәбибнең йөрәген кисеп ала торган балачак истәлеге бар. Сугыш елларыннан калган истәлек.
…Әнисе аны көн саен караңгыда уята иде. Тәрәзә пыялалары ватык, алар урынына карындыктан ямау куелган. Тәрәзә астыннан су китеп утыра, рамга сыланган кәгазь кубып, буранга зыңгылдап, өйгә суык кертә. Бөгәрләнеп ятудан аның тезләре сызлый, шулай да бер дә торасы килми.
– Улым, улым, тор, уян, ут кына алдырып бир, – ди әнисе.
Бу һәр көнне шулай. Малай торып утыра, йокы аралаш күзләрен уа. Әнисе аның кулына ут чыгара торган чакматашны тоттыра. Малай караңгыда чакматаш өстенә яндырылган кара мамыклы филтәне җайлап сала. Уң кулына авыр игәү сыныгы ала. Чак-чок. Сәкегә очкыннар оча. Ул филтәне рәтли. Йокысы килә. Тагын чак-чок. Кулыннан ычкынып киткән игәү кисәге караңгы өйдә каядыр шалтырап барып төшә. Әнисе аны үрмәләп эзләп таба, яңадан шул ук очкыннар. Филтәгә шул очкыннарның берсе эләксә, әнисе дә, малай да аңа шатланып өрәләр. Борынга әче мамык төтене керә, алар өрәләр дә өрәләр. Аннан әнисе учак алдына кичтән җыеп куйган йомшак юка күмерен алып килә, утны шуңа үрләтә. Әнисе, хәзер салкын идәнне шыгырдатып ачып, өй астыннан орлыкка дип калдырган бәрәңгене санап алыр. Алар салкыннан йолдызланып яталар, кырыйдагылары инде өши дә башлаган… Әнисе ул бәрәңгедән шулпа пешерер, ә шуңа кадәр малай әле бераз йоклап алыр… Ләкин чакматаш һәрвакытта да алай кабынмый. Күп вакыт игәү белән бәрә-бәрә караңгыда филтәнең көеге коела, һәм ул чакта инде ут алындыру турында уйларга да ярамый. Андый көнне әнисе морҗа буеннан кружка кадәр генә саплы чүлмәкне ала да:
– Бар, улым, берәрсеннән күмер алып чык, – ди.
Малай, киенеп, өй кыегыннан тигезләп өйгән кар дәрьясына чыгып баса. Салкын. Йолдызлар үзара сөйләшкәндәй җемелдиләр. Кемнең тәрәзәсендә ут бар? Кемнең морҗасыннан төтен чыга? Шуны карыйсың да чүлмәгеңне тотып китәсең. Ишектән керәсең, дәшмичә генә чүлмәгеңне сузасың. Хуҗа хатын синең чүлмәгеңә бер-ике күмер сала, дәшмичә генә чыгып китәсең. Ахрысы, моның өчен рәхмәт тә әйтелми иде. Хәтердә шулай калган. Сугыш елларында, кышкы караңгы салкын иртәләрдә Хәбибрахман күршеләрдән шактый күмер ташыды. Рәхмәт төшсен аларга, алар шул вакытта күмер генә түгел, үзләренең йөрәк җылыларын да биргәннәр икән. Кайвакыт чүлмәк, тимер кружка белән аларга да керәләр иде. Ләкин учакта ут булган иртәләрдә Хәбибрахман әле йоклый иде, һәм моны ул бары тик әнисе сөйләгән буенча гына белә.
Әнә шул йөзләгән иртәләрнең берсе Хәбибнең хәтерендә нык сакланган. Ул көнне игәү кисәге белән ялгыш бармагына китереп бәргән иде. Филтәнең көеге коелды да, ул чүлмәкне тотып кар тавы өстенә чыгып басты. Бары тик Сабира җиңгиләрнең генә уты бар, һәм чалт аяз иртәнге һавада аларның морҗасыннан куе төтен күккә аша иде. Малай, каты карны шыгырдатып, шунда таба атлады, үзәккә үтәрлек суык. Тамак ач. Җитмәсә, төне буе төшендә катык белән ипи ашады. Шуңа күрәдерме хәзер өзелеп-өзелеп ашыйсы килә. Сабира җиңгиләрнең өенә якынлашканда, морҗадан чыккан төтен белән аның борынына гаҗәп хикмәтле ис бәрелде. Бу исне аның сугыш башланганнан бирле сизгәне юк иде. Нәрсәдер, таба ризыгы. Малай адымнарын ешайтты. Сабира җиңги һәрвакыт шулай иртүк миченә яга.
Ишекне ачып килеп керүгә, теге ис Хәбибрахманның борынына гына түгел, күзләренә дә бәрелде. Җылы, чиста өй. Матчага унлы лампа эленгән, өй эче балкып тора. Сабира җиңги мич каршында коймак пешерә икән. Ленар да урыныннан торган, мичтән төшкән кызу каршында ап-ак оекбашлар өстеннән таза, озын кунычлы киез итекләр киеп маташа. Майда пешкән коймак исе Хәбибрахманның тынын буды. Чүлмәкне сузганда, ул Сабира җиңгинең мич алдындагы эсселектән кызарган йөзен күрде, аның үзеннән дә майлы коймакның хуш исе аңкып тора иде. Шуннан ары малай берни дә сизмәде дә, күрмәде дә. Аның күзен куе яшь басты – бу елау яше түгел, бик нык ашыйсы килгәндә шулай күз яшьләнә. Малайда ут кайгысы калмады. Ул күзләрен йомды һәм ишек янында катып калды. Бу вакытта малай бер генә нәрсә турында уйлый алды: шулай да нинди бәхетле ул! Әгәр игәвен бармагына бәрмәгән булса, бу көнне күрер идемени?! Бәхет дигәнең бер ачылса хикмәт бит ул. Менә һич тә уйламаганда хәзер аның авызына бер коймак килеп керәчәк. Ул авызга керер, Хәбибрахман аны чәйнәп тормас. Ул анда эреп китәргә тиеш. Хәзер аңа бик рәхәт булачак. Әйбер пешергәндә балаларга авыз иттерү авыл хатыннарының бик әйбәт бер гадәте инде ул. Тукта, болай эшләргә кирәк: бер коймак бирсә, яртысын әнигә алып чыгарга. Ул берни белми ут көтеп утыра, ә син аның кулына майлы коймак кисәге тоттырасың. Бәлки, икене үк бирер?
– Мә, энем, утырып аша, – дип, икене бирсә, берсен кабып йотасың да икенчесен өйгә алып йөгерәсең.
…Кулына җылы чүлмәк сабы килеп кергәч кенә, малай күзләрен ачты. Өстәл өстендә тәлинкә белән майлы коймак утыра. Сабира җиңги авыр ишеген «дык» итеп ачып аны озатып калды. Малай кар тавына чыгып басты. Әлеге татлы хыяллары салкын йолдызларга таба менеп киткәндәй күккә очтылар.
Хәбибрахманга тик бер генә, бер генә коймак кирәк иде шул чакта…
Саранлык дигән нәрсә фантазиягә бик бай була икән. Сабира җиңги кунак килгәндә эчемлек шешәсен алыштырырга остарды. Хәтта Ленар укып бетереп кайткач та, өенә зур кешеләр белән ашка кайтканда да бу нәрсә сизелде: арзанлы эчемлекне кибеттән үзе алып (Фәхрисламга ул акча тоттырмый иде), кыйммәтле эчемлектән бушаган шешәгә салып китергәләде. Ленар кыен хәлдә кала иде. Ленарның одеколонын да шулай кыйммәтле шешәгә бушатып алыштыргалап куя иде. Әмма эчемлек мәсьәләсендә Сабира җиңги чын мәгънәсендә комбинатор иде. Сугыштан соңгы авыр еллар. Эчүчеләр күбәйде: утын – яртыга, печән – яртыга, бакча сукалау – яртыга… Ямьсез гадәтләр, ямьсез кешеләр барлыкка килде. Йөз грамм дигән яңа ямьсез сүз барлыкка килде. Сабира җиңги монда да әмәлен тапты. Эчемлекне үзе ясый иде. Өч төрле, өч дәрәҗәле итеп. Беренче дәрәҗәдәге эчемлек өй астында, балчык нигездә саклана. Ул агач, шифер, түбә калае кебек әйберләрне хәл итәрдәй дәрәҗәдәге кешеләр кергәндә чыгарыла. Икенче дәрәҗәдәгесе трактор, автомашина кебек транспортны куллары белән тотып идарә итүче, беренче дәрәҗәдәге эчемлеккә лаек кешеләр табып биргән әйберне ишегалдына китереп куючыларга чыгарыла. Ниһаять, өченче дәрәҗәлесе – Фәхрисламга, бакча сукалаучыга, ат арбасына салып берәр капчык онны кибеттән алып кайтып бирүче егеткә, Фәхрислам белән кара-каршы такта ышкылаган күршегә, чираттан ашарга кергән көтүчегә…
Саранлык… Дөньяда юмартлыкның чиге бар, әмма саранлыкның – юк. Юмартның фантазиясе бай түгел. Хәзинәдә ни бар, шуны бирә ул сиңа. Ләкин саранның фантазиясе… төпсез упкын. Сабира җиңгинең, бичара, тел-сөйләү рәвешендә дә сизелә иде ул. «Утыр дип әйтерием инде, ашыга торгансыңдыр», – дип куя иде ул йомыш белән кергән күрше хатынга. «Самавыр куяр идем инде, эчәсең килми торгандыр», – дип куя иде ул күрше авылдан йомыш белән килгән хатынга…
Сабира җиңгинең бер сандыгы бар иде: аның эчендә ни сакланганын шайтан үзе генә белә. Вакыт-вакыт, ялгыз калганда, ул әлеге сандыгын актарырга ярата иде. Хатын-кызның бик бәхетле вакыты ул сандык актарган сәгатьләр! Бу вакытта аларга тимәгез, борчымагыз, бүлдермәгез… Яшь вакытындагы күлмәген, яулыгын, беренче баласының уч төбе хәтле генә баш киемен, кул аркасы кадәр генә күлмәген, ярты учка сыярлык бумази ыштанын саклый ул хатын-кыз. Боларны ул елына берәр тапкыр алып актара, кадерләп кенә карый, бу вакытта хатын-кыз – шагыйрь, композитор, бөек философ, бу вакытта саран – юмартка, куркак – батырга, явыз – юньлегә, ямьсез матурга әйләнә. Сабира җиңгинең дә баласы булган иде. Ике генә ай яшәде ул кыз. Аның киемнәре әле дә саклана. Мәңгелек җәрәхәт булып. Әнә нәкъ шундый вакытта – шул мәңгелек татлы газап булып йөрәктә калган сабыйның киемнәрен караганда килеп кергән иде Сабира җиңгигә килендәше Сөембикә. Сайлау участогындагы кабинаны киендерергә чаршау сорап. Йа дөнья! Авылда сайлау кабиналарын утыз җиденче елның уникенче декабреннән бирле беләләр иде.
Кемнәрдән генә нинди генә чаршаулар алынмады ничә еллар буена! Инде белеп торалар иде: әнә теге иң күренә торган кабинага – Бибиәсма җиңгинеке, әнә теге уртадан икенчесенә – Гаҗилә җиңгинеке, әнә теге ишек кырыендагысына Камәр түтинең зур чәчәкле чаршавы әйбәт була. Алар – шундый, сорамасаң, сайлауга ике-өч көн кала үзләре китереп бирәләр. Әмма Сабира түтинең чаршавын күргән кеше юк иде әле. Инде! Сабира түти шундый хәйләкәр елмаю белән сандык төбеннән бер чаршау чыгарып тоттырды Сөембикәгә… Кара син аны, хәйләкәрне. Бер сүз дәшми, үзе сынаулы елмая. Янәсе, күрдеңме? Менә мин шулай… Сез, гомумән, мине белеп бетермисез. Мин – башка кеше… Әфлисун төсле эре-эре бизәкле затлы чаршаудан бераз гына нафталин, бераз гына эскәпидәр исе килә иде. Әмма авылның мондый затлы чаршау күргәне юк иде. Сайлаучылар гел шул кабинага керделәр…
Бу, ахрысы, Сабира җиңги авырып китәсе елда иде.
…Фәхрислам аның белән һәрвакытта да аз сүзле булды. Тик ара-тирә генә әйткәләп куя иде:
– Син, берәр сүз әйткәнче, башта авыз эченнән генә әйтеп кара. Ярыймы, юкмы. Яраса – аннан кычкырып әйтерсең…
Утызынчы елларда, сәхнәдә кулакларга каршы җырлар җырлаганда, Фәхрислам бик актив булды. Ничәмә-ничә спектакльдә катнашты, Сабира җиңги өендә эчтән көеп ятты. Эчтән көюе аркасында Ленарга да ана җылысын бирә алмады. Малай гел кырыс тәрбия күрде. Хатын-кыз иреннән көнләштеме, юк инде, беренче чиратта моның зыяны балага тия.
Ә Фәхрислам үзе көтү көтте, кичләрен уку йортына йөрде. Ул вакытта «уку йорты» дигән сүз юк иде, аны ниндидер хикмәтле сүз – «избач» дип йөртәләр иде. Хәтта районнан шунда эшләргә дип җибәрелгән бер ирне дә «избач» дип йөрттеләр, исемен белүче булмады. «Избач абый» Фәхрислам белән дуслашты. Ә сәхнәдә ниләр генә куелмады, ниләр генә җырланмады! Фәхрислам басуда сыер-бозау арасында көннәр буе репетиция ясый иде.
Уңда да ыштыр,
Сулда да ыштыр,
Чабата бавыңны кыстыр,
Сөйрә-ә-ә-леп йөрмәсен лә,
Сөйрә-ә-ә-леп йөрмәсен.
Монысы – ярлыларны фәкыйрь тормыштан чыгарга чакырып җырлау.
Сезнең колхоз дигән нәрсәгездә
Туя икмәк ашап булырмы шул,
Шундый матур сүзгә генә ышанып,
Аерым хуҗалыкны ташлап булырмы?
Монысын кулак җырлый. Фәхрислам кулак белән ярлы арасындагы дуэтта да җырлый иде.
Кайгырма ла, Сәрбиҗамал,
Баш сау булса, малның җаен
Үзебез табарбыз.
Барын тар-мар китерик тә,
Сатып эчеп бетерик тә,
Читкә таярбыз.
Монысы кайсыдыр бер спектакльдән. Бу җырны Фәхрислам җырлый иде. Музыкасы Сәйдәшнеке дип йөртәләр иде. Ә Таҗи Гыйззәтнең «Акбаш вакыйгасы»? Төп роль Фәхрисламда иде… Ә аның көе? Ник, нигә ул көй юк хәзер? Ә бит кайчан гына әле ул әсәрне куйганга…
Акбашкаем, башмаккаем,
Тапмадыңмы, балакаем?
Ач бүрегә тәмле азык
Булган мәллә яшь малкаем?
Фәхрислам сәхнәдә җырлаганда, аста утыручы йомшак күңелле хатыннар елый иде. Колхозны Фәхрислам эшләп кенә түгел, әнә шулай сәхнә белән дә төзеште. Дошманнар да тик ятмады. Фәхрисламнарның капкасын дегет белән буяп киттеләр, югыйсә мондый йоланы начар даны чыккан кызларга карата гына кулланалар иде. Икенче бер вакыт Фәхрисламнар коймасына күмер белән оятсыз сүзләр сызгалап киткәннәр иде.
Вәлиулла председатель бозау вакыйгасыннан соң Фәхрисламны чакырып болай диде:
– Дүрт аяклы ат та абына. Ялгышлык бездә. Көтүеңне әйбәт көттең, рәхмәттән башка сүзебез юк. Әмма тагы да җаваплы эшкә куймакчы булабыз сине. Үткән эшкә салават. Жаткага утыр. Тәртипле, укуратный кеше кирәк. Берүзеңә өч ат, бер машина. Үзе урганны үзе учмага салып бара торган машина кайтты. Көлтә бәйләүчеләргә күз-колак булырсың, хатын-кыз шулай ук синең командада…
Урак башлануга, Фәхрисламның берүзенә зур бер басу бирделәр. Атларны ул ярата иде, әмма хатын-кызны күмәк эшкә ияләндерү җиңел булмады. Кая ул хәзер! Хәзерге хатын-кызлар белән тау күчерергә була. Ә аерым хуҗалык рухында тәрбияләнгән хатын-кызны күмәк эшләү тәртибенә өйрәткәнче күпме айлар, еллар китте. Ләкин Фәхрислам монда да сәнгать кешесе булуыннан файдаланды. Аның ишеткәне бар иде: имеш, урманда янгын чыкса, аннан котылу чарасы бер генә. Утны үзең төртәсең дә янгынга каршы җибәрәсең. Фәхрислам иртән эш башлаганда ук аеруча үткен телле хатыннарга утны үзе сала торган булды. Югыйсә юктан гына талашып китәләр. Җир буен адымлап бүләләр дә жатка салып узган учмаларны көлтә итеп бәйләп торалар. Баш күтәрми эшли торгач, берсенең арасы кыскарып кала, икенчесенеке озыная. Кайвакыт бәхәс чыга.
Яшь килен Сабира беркөнне нәкъ шул мәсьәләдә председатель хатыны Бибиәсма җиңги белән талашты. Югыйсә Фәхрисламга аны димләүче кеше Бибиәсма җиңги үзе иде.
– Кайда ике араң? Кайда ике араң? – дип кычкырды, нахак сүзне күтәрәсе килмичә, Бибиәсма җиңги.
Сабира шул вакытта камыл уртасында басып торган килеш ямьсез хәрәкәт ясады. Фәхрислам оялып читкә борылды…
Кайвакытта ат ызбруен рәтләп, машина көйләп җир башында озак торыла. Шуннан файдаланып хатын-кыз да бил төзәтеп ала, җыелышып дөнья хәлләрен сөйләшә. Җирнең икенче башына барып җиткәч, Фәхрислам машинаны тагын көйли. Бу баштагы хатыннардан берсе сорап куя:
– Теге башта Халидәләр нишләп тик торалар? – ди.
Фәхрислам машина канатлары арасында буталган булып болай гына әйтеп куя:
– Һи-и, аларны да әйтер идем инде. Синең гайбәтне саткан була…
– Нәрсә ди, нәрсә ди, әҗәткана?
– Ни ди… Беркөнне озак йоклап сыерыңны саумыйча көтүгә кугансыңмы, нимазар1212
Нимазар – «нәрсәдер», «нидер» мәгънәсендә (Казан арты диалекты).
[Закрыть], ди…
– Ах, кәнтәй, мин аны нишләтәсен белермен. Мин аны…
Фәхрислам елмаеп кына дилбегә кага да китеп бара. Түбән башта аның янына Халидә килә.
– Миңкамал белән нәрсә серләштегез? Атлар туктатып? – дип, үзенең бәхетсезлегенә каршы сорап куя.
Фәхрислам тагын жатка канатлары арасына кереп чыга.
– Һи-и, аныкын беләсең инде. Һаман синең белән булышкан көне…
– Нәрсә ди, нәрсә дигән була, сантый?
– Ни ди… Табак-савытын өч көнгә бер генә юа, ничек итеп кайнанасына ярый икән бу алама, ди…
– Ах, сантый крич, сантый крич… үз гәүдәсен генә өстерәп йөртсәче. Тумырган да сөягән, балта-пычак тимәгән бит аңа. Ну, әйтәм әле мин аңа бүген әбәткә утыргач…
Шулай ди-ди, баш та күтәрмичә ачу белән эшлиләр. Әбәт вакытында үзара талашу шулай берничә көн дәвам итте.
Фәхрисламның сәхнә кешесе булуын һәм шулай булганга гына үзенә бикләнгән Сабира белән яши алуын барысы да аңлыйлар иде. Халидә дә, Миңкамал да Фәхрисламның артистлыгы аркасында инде бушанып беткәннәр, аларга кушылып башкалар да эчләрен бушатканнар иде. Фәхрислам хәйләкәр генә елмаеп аларның күмәк хезмәткә ияләнүләренә, аерым хуҗалык гайбәтләреннән азат була баруларына шатланып йөрде.
Ничек итсә итте, гомер узды. Фәхрислам эчтән генә үзенең гомере гаилә җылысын тоймаган көе әрәм узганга ачынды. Хәер, Сабира белән бер кич кунгач та ул үзенең ялгышканын аңлады: хатында наз юк иде. Дөньяда иң бәхетсез ир кем? Назны белмәгән хатынга өйләнгән ир. Туйлар ясалган, расходлар күп тотылган иде. Икенче көнне, тотылган акчаны кызганып түгел, болай гына, Фәхрислам сәке кырына утырып әйтте:
– Да-а-а… Акчаны суга салдым…
Сабира, бичара, кинаяне аңламады. Самавырга чыра телеп яткан җиреннән олы якка чыкты да:
– Ник суга саласың аны, миңа бир, – диде.
– Вәт, ту-ты шул, сиңа бирдем инде мин, – диде Фәхрислам, төксе итеп.
…Бибиәсма җиңги үлем түшәгенә яткач, Фәхрислам ничектер йомыш белән аларга кергән иде.
– Син миңа рәнҗемисеңме, Фәхрислам, Сабираны мин димләгән идем бит сиңа? – диде Бибиәсма җиңги, хәлсез иреннәрен ялап.
Фәхрислам авыр сулады. Авыруның йөзенә карады, аның көннәре санаулы икәнлекне аңлады. Сүзнең турысын әйтергә ияләнгән иде ул.
– И-и-и, зиңги заным, – диде ул, авыр сулап. – Нинди ул рәнземәгән! Нинди ул!.. Гомерем генә әрәм узды бит. Андый зегет идеммени мин!..
Бибиәсма түти моңа гаҗәпләнмәде.
…Сабира җиңги баеп, рәхәт тормышка чыккач кына авырып китте. Аш үтмәс булды. Бер кыш авырды. Кышы да әллә нинди туры килде, яз җиткәнче авылда әллә ничә мәет булды. Ни өчендер гел хатын-кыз. Сабира җиңги һәр авыруга карата игътибарлы булды, хәлен белергә йөрде, мәет саклап төн кунды, карашты, юышты, озатышты. Әмма сәер генә гадәтен кеше сизми калды: һәр үлгән карчыкның калган даруларын (сәдәф даруларын) җыеп алып кайта да, исеменә игътибар бирмичә, көненә өч сәдәф эчә иде. Ләкин берсе дә ярдәм итмәде… Ленар аны машинасына утыртып районга алып барды, иң зур докторларга күрсәтте. Аннан – шәһәргә. Докторлар барысы да, операция кирәк, диделәр. Ләкин Сабира җиңги моңа риза булмады, Газраил килгәнне көтәргә әзерләнде…
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.