Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 22


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:26


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 22 (всего у книги 37 страниц)

Шрифт:
- 100% +

– Тукта, болай ит әле син, – ди галим. – Төшкә хәтле бер дә ашатма. Төштән соң икесен берьюлы бир.

Хатын бу юлы да галим әйткәнчә эшли, әмма төн чыкканчы, калган өч тавыгы да үлә. Елый-елый галим янына килеп баса – кулында тавык үләксәләре:

– Нишлим, нишлим? – дип үрсәләнә.

Галим әйтә:

– Минем, – ди, – вообще-то әле вариантлар күп, но бит синең тавык калмады хәзер, – ди…

Рәхәтләнеп бер көлештеләр. Аннан Галләмгали агай җитди тавыш белән сөйләп китте:

– Инде килеп, менә үзебезнең колхозда. Башта буаларны, аннан болыннарны бетердек. Хәзер, суны бетергәч, су булдыру өчен көрәшәбез. Торбалар белән сиптерергә суны әллә кайлардан алырлык булабыз. Моның да шулай булачагын мин белеп тордым. Нишләп сез, иптәш профессорлар, тегене-моны язып чыкканчы, башта безнең белән киңәш-табыш итмисез? Ленин шулай кушмаганмыни? Яки, булмаса, мин сезгә тагын бер примир китерим: элегрәк, тракторлар аз заманда, әйтик, «У-2» тракторы сезонына ике мең дихтар җир эшкәртә иде. Хәзер техника яңа, ягулык исәпсез, трактор круглый гуд эшли, ә куәт күпме, әмма элеккеге тракторист нормасын бирә алмый. Хәзер эталон-сөрү берәмлеге керттеләр. Элек без «йомшак сөрү» дип атый идек. Нәрсә күрәбез соң? Хәзерге нинди куәтле «ДТ-75» тракторының еллык эталон-сөрү күрсәткече нибары – 1500. Менә бит эш кая бара. Тормыш ул рәхәтен рәхәт тә, ә бит ул рәхәтнең киләчәге дә уйланган булырга тиеш. Китапларыгызны язгалаганчы, бераз безнең арада кайнаштыргаларга иде сезгә…

Крестьян белән сөйләшү – бер мәктәп ул. Җир-су мәсьәләсенә кагылганда, крестьян дәрәҗәләр, чиннар белән исәпләшеп тормый. Туры яра. Родзин бу табынга эләгүенә чиксез шат иде. Җитмәсә, Галләмгали агай белән бер фронтта сугышкан булып чыктылар. Моны белгәч, Галләмгали агай Родзин янына шуышыбрак утырды, юан бармаклы, төкле йодрыгы белән тегенең протезлы тез башына төртә-төртә сөйләде:

– Без ничә еллар буена хыялланган бер нәрсәне беләсеңме? – диде Родзин аңа, елмаеп.

– Беләм, ә кәк же? Бик беләм: ипи. Туйганчы ипи ашау. Илдә ипи мәсьәләсен хәл итү. Колхозчыга түләү. Югыйсә ничә еллар буе – сугыштан соң – ипинең рәтенә чыга алмадык. Ач та түгел, тук та түгел, бер ияләнгәч… дигәндәй. Ярый әле, алтмыш бишнең март пленумында шул мәсьәлә хәл ителде. Без аны беләбез, ә кәк же? Ипи – төп мәсьәлә.

– Менә, молодец, агай. Без шуңа ирештекме?

– Шөкер, ипигә ирештек. Узып киттек. Ипине хәзер тавыкка, казга ашаталар. Минем сыер кәрәз күк ипи ашый, иптәш профессор, йөрәкләр елый, йөрәкләр…

– Менә, менә. Күрдеңме! Туйганчы ипи ашау турында сүз алып бардык, инде ипине сыерга бирәбез. Ә сез һаман да зарланасыз…

– Юк, профессор иптәш. Бу зарлану икенче төрле. Бу – рәхәт тормыштан шикләнеп зарлану. Озаккамы ул? Ак күмәч белән тавык-каз туйдыру юньлегәме?

– Зарлану, канәгатьсезлек һәрвакыт булыр, – диде Родзин. – Аннан шунысы бар: менә бу ипи натуральныймы?

– Тучны так, иптәш профессор. Үз кулым белән тегермәндә тарткан арыштан.

– Май да шулай ук натуральный?

– Сыерыбыз бура кадәр. Әнә лапас астында.

– Алаймы? Менә бу да натуральный? – Родзин таш табактагы кәрәзле балга күрсәтте. – Алайса, мин сиңа шуны әйтим: мин күп илләрдә булдым. Анда ясалма май, ясалма бал, ясалма сөт, ясалма ит ашыйлар. Менә ничек! Сез татарларда нинди мәкаль бар әле? – Ул Хәсбиевкә борылды. – Югарыга карап фикер ит, түбәнгә карап шөкер ит, диләрме?

Аның өчен Галләмгали агай җавап бирде.

– Тучны так, товарищ профессор.

– Ә синең белән сөйләшү – кызык. Мин аңлыйм: син – җир профессоры, мин – институтныкы. Безнең уртак нокталарыбыз бик күп. Син әйткән нәрсәләр – бөтен ил галимнәрен борчый торган мәсьәләләр.

Галләмгали агай боларны ишеткәч дәртләнеп кыза калды. Профессор Родзин изүен чишкән бу авыл картын рәхәтләнеп тыңлады. Әйе, авыл хуҗалыгы фәне крестьянның җиргә мөнәсәбәтенә кагылышлы фәлсәфәдән башка яши, үсә алмый. Картның сүзләрендә рациональ орлык бар, бу – бәхәссез…

– Инде килеп, алайса, болай, – дип, Родзинга таба тагы да якынрак шуышты ул. – Инде менә болай: сез үзегез, примир, нәрсә уйлап чыгаручы, әгәр сорарга яраса? Әгәр сер булмаса, дип әйтүем.

– Юк, нигә сер булсын. Мин һәм тагын берничә яшь галимнән торган группа суперэлита белән шөгыльләнәбез. Суперэлита – иң яхшы сортлы орлык дигән сүз.

– Ничә дихтар чәчәсез аны?

Профессор елмайды:

– Юк, абзый, без гектарлап чәчмибез, аны инде сез чәчәсез. Без лабораториядә эшлибез, сезнең колхоз басуында сынау үткәрәбез. Менә без нинди вак эшләр белән шөгыльләнәбез. Менә, әйтик, «Саратовская-4» сортлы арыш. Тишелдерәбез. Саныйбыз. Бер башакта, мәсәлән, җитмеш алты бөртек. Йә җитмеш сигез. Бер квадрат метрда ничә башак үстереп була? Әйтик, йөз утыз, йөз кырык. Бер төптән ничәү тармакланган? Әйтик, җиде-сигез. Шуннан беләбез орлыкларның авырлыгын. Үрчү коэффициентын беләбез. Никадәр югары – шулкадәр яхшы. Менә шуннан тәҗрибә участогына чәчәбез. Прогнозлар расланса – тәкъдим кертәбез. Менә шулай. Сез аны сыерга, казга, тавыкка ашатасыз икән. Ә хөкүмәт шул орлыкларны санап, тикшереп утырган өчен аена миңа биш йөз тәңкә түли, белдеңме? Биш йөз тәңкә. Ә сез – казга. Менә дигән орловский ипине…

– Алай… Ә сез, агайне?

Профессор Хәсбиев теләр-теләмәс кенә җавап бирде:

– Мин – люцерналар буенча. «Казанская-32», «Казанская-36»…

– Алай… Алайса, менә сезгә дә бер сорау: кайбер колхозларда списиально колхозчы терлекләренә фонд тотыла икән. Минемчә, начар түгел бу. Моңарчы бездә моны телгә алырга бик яратмадылар. Колхозчының терлеге күп булу кемгә файда? Колхозчы ит ашый, артыгын базарга чыгара – рабучийга сата. Ит ашаган колхозчы яхшырак эшлиме кырда, әллә сөтле чәй эчеп йөргәнме? Ә? Димәк, хөкүмәткә файда. Менә мин гәзиттән укыдым: берничә районда хәзер колхозчының шәхси терлекләрен колхоз тулысынча курмы белән тәэмин итә икән. Шәп бу! Әлбәттә, примир, мин эшләмичә шабашлыкта йөрим икән, миңа бирелми. Ә эшләгән кешегә – рәхим ит. Дөрес юлмы бу?

Галләмгали агайга Хәсбиевнең җавабы кирәк тә түгел, ул ышанып сөйли иде.

– Әйе, проблемалар байтак, – дип кушылды Родзин. – Байтак. Әнә ул районнар дөрес юл сайлап алганнар. Колхозчының шәхси терлеген азык белән тәэмин итү – дәүләт кибетләреннән арзанга сатып алып терлекләргә орловский ипи ашатуны туктатуга таба бер адым. Тимер юл буе колхозларын күрәсезме? Пригородный поездга утырып капчык белән отборный ипи алып кайта, терлек абзарына тагаракка кертеп сала. Бу – котчыккыч хәл. Безнең илдә, бары тик безнең илдә генә икмәккә муллык. Ә без ул муллыктан дөрес файдаланмыйбыз. Дөрес, терлекчелек азыгы – иң кыйммәтле азык, икмәк ашатмыйча терлектән ит, май, сөт алып булмый. Ләкин моның формалары уйланган, оештырылган, планлы булырга тиеш. Аннан соң, абзый, мин синең тагын берничә соравыңа җавап бирә алам.

Галләмгали агайның күзләре очкынланды.

– Менә, менә! Әйтик, тракторларның эш нормалары турында.

– Әйе, ни өчен бүгенге трактор сугыш вакытындагы «У-2», НАТИ нормасын бирә алмый? Элек тракторның һәр сәгате исәпле булган, чөнки ул – авылында бер– ике. Хәзер исә трактор күп. Күп машинага күп запчасть кирәк. Бүгенге тракторга еллык эш сәгате аз төшә. Аннан шунысы да бар: элегрәк тракторга колхозның иң абруйлы, иң җаваплы егетен утырталар иде. Алар техниканы саклап тота иде. Хәзер ничек? Трактористлар курсына кем килә? Сигез классны тәмамлап, армиягә алынганчы эшләп торырга дигән малай-шалай күп керә. УМСХ дигән уку йортына. Тракторда ике ел эшләсә эшли, эшләмәсә – юк, аның армиягә китәсе бар. Тагын шунысы: иң яхшы укыган егет урта мәктәпкә керә. УМСХга – урта кулдан түбәнрәкләр, чак-чак «өч»легә укыганнар бара. Димәк, техниканы үзләштерүе дә аның шул «өч»лек кенә була.

Галләмгали агайның изүләр чишүле, авызы ачык иде. Үз гомерендә бер генә мәсьәләне дә болай гади итеп аңлатып бирүче булмады аңа.

– Аннан тагын бер тенденцияне аңлатыйм: анысын да муллык тудырды. Сез үзегез уйлыйсызмы, агай, крестьянда икенче якка сикерү омтылышы бар. Менә сез элек урамда тырма теше күрсәгез, күтәреп өегезгә алып кайта идегез. Сездә, татарларда, имеш, шундый мәкаль бар: тимер тапкан тилмермәс. Ә хәзер? Теләсә кайсы басуыгызга кереп китим мин сезнең – шунда уҗым арасында тимер тырма таба алам. Теләсә нинди чокырда валлар, тәгәрмәчләр, чылбырлар-трослар. Атай малы катай. Кая китте крестьянның ул саклыгы? Ә? Безне менә нәрсә борчый: «миңа» дигән тенденция көчәеп китмәдеме сезнең братта? Менә зарланып утырдыгыз: элек көрәк белән тегермән буасын буа идек, дип. Менә мин иртәгә өй борынча йөреп әйтеп чыксам: бүген болынга төшәбез, көрәк, тачкалар алыгыз, дип. Төшәрсезме? Юк, чөнки колхозчы грамоталы хәзер. Кул белән, көрәк белән эшләгәнгә, хезмәт хакы аз килә. Көненә бер тәңкә төшәчәк дисәң, берсе дә бармаячак. Чөнки колхозчы профессор окладына ияләнеп бара хәзер. Күрәсез, тормыш яхшыруы никадәр проблемалар тудыра.

Бәхәс кызды, июньнең кыска төне аксыллана башлаганда гына, йорттан Галләмгали агайның карлыккан, әмма ягымлы тавышы ишетелде:

 
Урысларның сөйгән аты
Иван белән Ычтапан.
Эчмим дисәң дә эчәрсең –
Сыйлап биргән ыстака-а-н.
 

Галләмгали агай калай түбәле, нарат тактадан эшләгән урыс капканы шыңгырдатып ачып кунакларны озаткан вакытта, басуның күк белән тоташкан урынында күк капусы ачылгандай гөлт-гөлт итеп арыш камчылый – аҗаган уйный иде.

Бу кеше сиңа кем? Кадерлеме?

Санаторийга килеп урнашуга, Ленарның кәефе начарланды. Югыйсә санаторийга килгәнче берни дә юк кебек иде. Путёвканы да болай гына алды – ел саен тәкъдим итәләр, ул баш тарта. Ниһаять, быел май ахырында чәчү тәмамлангач барырга булды. Ничә елдан бирле җаваплы эштә эшләгәч, нервлар какшамый калмагандыр дип дәваланырга булды. Диңгезгә, көньякка үз гомерендә беренче килүе иде. Килде, урнашты һәм бер көннән соң кәефе начарланды. Беренче төнне үк йоклый алмады. Шуннан башланды…

Дөрес, арылган иде. Күп эшләнде – факт. Ленар килгән елны сыер савучылар белән күпме мәшәкать чигелде: сыер савучыларның хезмәт хакы түбән иде. Хезмәт хакын башкача күтәреп булмый иде – материаль-техник база мөмкинлек бирми – Ленар сыер савучыларның эш нормаларын арттырды. Эш нормасы – сыер саны – артты, әмма озак та үтми фермадан өч кеше китеп барды. Берсе – кияүгә. Ничек тыясың? Ленар бу кызны алып киткән күрше колхоз егетенә чын күңелдән рәнҗеде, ачудан ул колхозның председателенә авыр сүзләр әйтте. Ә ике кыз тоттылар да эш ташладылар. Кулларында паспорт – күрше совхозга китеп нәкъ үз эшләренә урнаштылар, аена йөз сиксән сум алып эшли башладылар. Ленар йокысыз калды, төннәрен аның колагына савылмый калган сыерларның тавышы ишетелгән сыман була иде.

Председатель ел буе фермада ятты. Идарә эше, идарә утырышлары шунда күчте, телефон шунда сузылды. Партия җыелышы шунда узды, агитколлектив шунда эшләде. Фермада коммунистлардан дежурлык булдырылды.

Инде ул көннәр сагынып сөйләрлек. Авырлыгын түгел, яшьлеген сагынып. Чөнки ул вакыттагы кебек энергия, таза нервлар, ыргымлык инде юк. Ләкин исраф ителгән ул энергия менә нәрсәгә әйләнде: хәзер фермада сменалы эш, сыер астын җыештыручылар аерым, сыер савучылар ике йөз сумлап хезмәт хакы алалар. Тиешле ял көне, ел саен ял йорты яки санаторий. Менә Ленарның диңгезгә беренче килүе, ә ферма кызлары Кисловодск, Мисхор, Геленджикка барып кайтуны Арчадан Иске Кишет авылына барып килү урынына да күрмиләр. Ферма өчен председатель хәзер кайгырмый. Район газетасындагы сөт графигында Ленар колхозының өченчедән дә түбән төшкәне юк. Соңгы көннәрдә нервларның сүтелүенә башка сәбәпләр бар иде.

Сәбәп тирәндә, тарихта, биографиядә иде. Моннан бер ел элек Авыл хуҗалыгы министрлыгында, министр ярдәмчесенә керергә чират көтеп утырганда, өлкән яшьтәге бер карт интеллигент белән танышып китте ул. Ничек туры килеп тора диген! Нәкъ детектив әсәрдәге кебек.

– Һем… – дип тамак кырды интеллигент карт, – беләм, сезнең районны бик яхшы беләм мин. Волость чагында анда эшләдем. Авыл хуҗалыгы буенча…

«Волость» диюгә, Ленарның йөрәге тетрәнде. Волость… Авыл хуҗалыгы бүлеге. Ленарның әтисе нәкъ шунда практика узган. Әнисе нәкъ шул волостьта больницада эшләгәнме, практика узганмы? Алар нинди кешеләр булды икән? Фәхрислам белән Сабира түти бит кечкенә баланың әтисен хәтта күрмәгәннәр дә. Сарык бәтиен алалармыни, орчык кадәр баланы яшь ана берүзе төргән дә биреп җибәргән…

Министр ярдәмчесенә Ленар ул көнне керә алмады. Керсә дә барыбер кеше белән сөйләшеп мәсьәлә хәл итәрлек дәрәҗәдә түгел иде. Чөнки интеллигент карт һич тә төпченмәгән көе Ленарның әти-әнисе турында сөйләде дә бирде.

– Барыбер бергә яшәмәделәр ахырдан, – диде. – Әмма баланы кемгәдер асрамага биреп калдырдылар. Әти кеше монда эшләде – аппаратта. Яңадан өйләнеп карады, анысы белән дә барып чыкмады. Өйләнү шулай бит ул: уңсаң – беренче тапкыр өйләнгәндә. Иртә уңмаган кич уңмас, диләрме?

Ленар берни сиздермичә тыңлады. Миен моңарчы таныш булмаган уйлар басты. Әллә нинди бер халәт иде ул. Шатлык? – Түгел. Ачу, үкенү? – Ул да түгел. Кайгы? – Юк, ул да түгел. Кыскасы, мондый хис белән аның беренче тапкыр очрашуы иде.

– Ә тегесе исән, – диде интеллигент. – Анысы минем карчык белән әле дә хәбәрләшә. Тәк шунда, Сигезенче март, Яңа ел белән бер-берсенә тәбрик хатлары җибәргәләп торалар.

Ленарның күз аллары караңгыланды. Күз алдында әллә ниткән төтенсыман боҗралар очып йөри башлады. Алар белән бүлмә тулды. Идән паркетының һәр кисәге аерылып чыгып йөзеп йөри башлады. Ул галстугын бушатты, күлмәгенең өске сәдәбен ычкындырды. Тынычланырга, тын алырга кирәк иде.

Карт исә сөйли бирде:

– Узган ел карчык аның янында булып кайтты. Һәйбәт яши, ди. Анысы ирдән уңган. Ялтада үз квартирың булу начар түгел инде ул.

– Аның… исем… фамилиясе ничек иде соң? – дип көчкә-көчкә бер сорау бирде Ленар.

Картның хәтер яхшы икән…

Шуннан тынычлык качты. Ленар үз гомерендә беренче мәртәбә колхозына хыянәт итте: колхоз йомышын йомышламаган көе шәһәрдән кайтып китте. Семьясы өчен дә бернинди күчтәнәч алмады. Башка вакытта багажникта кавын-карбызмы, өч-дүрт шешә сырамы, кипкән балыкмы – шуның кебек әйбер булмый калмый иде.

Тынычлык бетте. «Ливадия»гә путёвка алуына, санаторийга барырга риза булуына, ахрысы, әнә шул хәбәр сәбәпче булды. Моны беркемгә дә әйтмәде, Разия дә аны авырый дип ышанды һәм юлга әзерләште.

– Нервларың тузган, ничә ел ял алмыйча эшләгән юләр син генәдер бу дөньяда, – диде.

Симферополь самолёты китәргә өч сәгать вакыт калган иде, Ленар машинасын кайтарып җибәрде, чемоданын саклау камерасына тапшырды да шәһәргә юнәлде. Шәһәр кибетләреннән ул әйбер алды: милли чүәкләр, бер тартма чәкчәк, «Алтынчәч» папиросы һәм татар түбәтәе.

…Ялта, Боткинская урамы. Йөзем куакларын боргалап түбәле аллея ясаганнар. Аллея пөхтә генә чоланга таба алып бара. Яшелгә буялган җил капкага «Комнаты не сдаются» дип язылган. Ахрысы, шуңадыр сукмактагы таш араларыннан ургылып үлән чыккан. Ленарның йөрәге беркайчан да болай типкәне юк иде. Йөрәгенең дөпелдәп сугуы ботинка үкчәсе аркылы сукмактагы ташларга бәрелә, әйләнеп баш миенә кайта сыман.

Бер таш, ике таш, өч таш… Кайда шулай санала иде соң әле? Ә, кечкенә вакытта «бишташ» дигән уен бар иде. Аны, гадәттә, кызлар уйныйлар, малайлар андый уенга катнашуны үзләренә гарьлек саныйлар иде. Менә Ленар аны олайгач уйный. Дүрт таш, биш таш… пөхтә итеп юылган баскычның ике ягында эскәмияләр.

Ана белән бала ничек күрешәләр? Моның әллә ничә төрле ысулы бардыр. Берәүләр «әни!» дип кычкырып әниләренең муеннарына ташлана. Икенчеләр, хисләрен йөгәнләп, әдәп белән генә күрешәләр дә бер-берсен кочаклап аркаларыннан сөяләр. Ленар, мәсәлән, армиядән кайткач, әти-әнисе белән шулай күреште. Сагынган иде – артык сиздермәде. Аннан шунысы да бар: гомере буе йөрәгенең түрендә бер хис сакланды аның. Фәхрислам да, Сабира да аның кан әтисе, кан әнисе түгел. Алар – әйбәт кешеләр, алар эшчән, гадел кешеләр. Алар малайны яраттылар, үз балалары итеп күрделәр. Әмма малайда, үсә төшкәч, әнә теге хис барлыкка килде. Ул хис аңа тынгылык бирмәде. Мәктәптә вакытта ул китаптан бер хикәят укыган иде: көтүдә йөргән бер дөя балалаган. Бала дөяне исә ике ана дөя ияртеп йөртә икән. Хуҗалар арасында бәхәс чыккан, һәрберсе бу бәләкәй дөя минеке дип исбат итмәкче булган, бәхәс ызгышка кадәр барып җиткән. Казыйга барганнар. Казый мәсьәләне бик тиз хәл иткән: дөя баласын шарлап ага торган бер хәтәр елганың аръягына чыгарып куйганнар. Ярның бу ягында калган ана дөяләр тегенең куркып чыелдаган тавышына нишләргә белмичә яр буенча чабышып йөри башлаганнар, акырышканнар. Әмма берсе сикереп аккан ташкынга ташланган һәм теге як ярга йөзеп чыккан.

– Бәләкәчнең әнисе әнә шул, – дигән бу хөкемне оештырган казый. Башка бер сүз дә әйтмәгән.

Мәктәптә күпме китап укылгандыр, әмма менә шул хикәят Ленарның бәгыренә киселеп кереп калды.

Кем икән ул ургылып аккан суга сикереп йөзеп чыгарга тиешле дөя?

Алты таш, җиде таш. Соңгысы. Чолан баганасында – кнопка. Ике катлы йорт. Асты – кисеп ясалган вулкан ташыннан. Подвал. Анда йөзем шәрабының мичкәләре бардыр. Бакчада өстәл. Ул өстәлдә тәлинкә белән чикләвек. Шланглар, мичкә белән су. Өстәл янындагы эскәмиядә ачылып калган бер китап. Бөтен җир таш, ләкин һәр таш арасыннан бер агач төртеп чыккан. Гаҗәп! Колхозның кара балчыклы басуына ашлама кайтарту, вакытында җир ашлау өчен Ленар анда күпме көч түгә. Ә монда ташны тишеп әллә ниләр үсә: персик дисеңме, йөземме, алычамы, чикләвекме… Көньякта шулай бит: монда кешенең шәхси байлыгы егерме биш сотый бәрәңге, сыер, алты баш сарык белән исәпләнми, монда кешенең байлыгына сокланганда: «У-у, аларның алты төп йөзем! Аларның фундук агачы өч төп!» – дип сөйләшәләр. «Кит аннан! Өч төпмени? Мин бер генәдер дип белә идем. Юк инде, өч төп булмаса, улының туена «Волга» сала аламыни?» Аларда сөйләшү менә шулайрактыр…

Ишектә каршы алган өлкән яшьтәге хатынның ак чәче юллап ачылган, юл арасында башының тиресе күренеп тора: алсу төстә. Ефәктәй йомшак чәч. Картаюның соңгы стадиясе. Чәче коелган кешенең ул яктан тыныч – картайганын белми.

– Александра Наумовна Белянская сез буласызмы?

– Әйе, мин булам. Анда капкада язылган табличканы күрмәдегезмени? Комната юк бездә, гомумән, юк.

Ленар күзләрен йомып кашларын учы белән сыпырды. Тамагына төер утырды. Каршысында ак юллы шәмәхә кофта, озын итәк кигән, ап-ак чәчле, кара күзле, алтын алка таккан, алтын йөзек кигән, пөхтә, мөлаем, төз гәүдәле бер хатын басып тора иде.

– Мин башка мәсьәлә буенча килгән идем… – Ленар институтка керергә беренче тапкыр имтихан биргәндә шулай каушаган иде.

Хатын ягымлы елмайды.

– Юк, улым, частная практика белән шөгыльләнмим. Сәламәтлегем мөмкинлек бирми. Кешеләрне алдарга теләмим. Пенсиягә чыккан хатын-кыздан нинди врач инде? Гомеопатның иң ышанычлысы – Мәскәүдә. Ләкин аңа чират бик зур. Берәр ел көтәсе. Сез мине гафу итегез…

– Мин бөтенләй башка йомыш белән килгән идем. Мин «Ливадия»дә ял итәм. Дәваланам…

– Ә-ә, шулаймыни? Алтынчы корпусның врачы – минем шәкертем. Искиткеч әдәпле. Әллә сезне ул җибәрдеме?

Ленар гадәттән тыш сәер хисләр кичерде. Ничек башларга? «Мин сезнең улыгыз!» – дип кычкырсаң, өлкән яшьтәге хатынның егылып үлүе бар. Нәрсә дияргә? Ул, ярым саташып, өзек-төтек җөмләләр тезде:

– Мин… Татарстаннан. Мин… колхоз председателе. Безнең район элек ни булган… Волость. Сез аны хәтерләмисезме? Волость… Яңа Чүриле волосте…

Хатын тетрәнеп китте. Әсәреп Ленарга баштанаяк күз йөртеп чыкты.

– Ничек дисез? Яңа Чүриле дисезме? Ай Аллам… Утырыгыз әле. Ник басып торасыз? Мин карт юләрне гафу итегез. Яңа Чүриле дидегезме?

Ул кызу-кызу атлап чолан стенасындагы бер шкафны ачты, авызына нәрсәдер капты, кызу-кызу атлап стакан белән су юнәтте, су эчте. Үзе сөйләнде:

– Яңа Чүриле дисезме? Беләм, ай, ничек кенә беләм әле…

…Бакча эчендәге калын такталардан ясалган чиста өстәл янында кара-каршы ана белән бала утыра. Күбрәк ана сөйли. Тавышы карлыккан.

– Баскыч төбендә сине күрүгә, эчем жу итеп китте. Юк, улымны күрермен дип гомеремдә дә, бер генә тапкыр да башыма килгәне юк иде. Син җиде айлык булып тудың. Тәпиеңне буш шырпы тартмасына тыгып карадык – бер сантиметр ара кала иде. Воспаление лёгких. Тууга. Андый бала ничек исән калсын. Баскыч төбендә сине күрүгә, эчем жу итеп китте. Нигә алай? Белмим. Әйтерсең мине алырга гестаподан килгәннәр. Ә мин анысын да кичердем. Ялтага фашистлар керде. Күпме хурлык кичердем. Фашистларның госпиталендә табак-савыт юдым. Кая ул сине бар дип белү. Ә күңел сизде бүген. Иртәдән бирле. Юк, кичәдән бирле. Син кайчан килдем дисең? Кичәме? Менә, биотокларны без белеп бетермибез әле…

Чикләвекле тәлинкәне улының алдынарак этеп куйды.

– Каян башларга? Моны сөйләргә берничә көн кирәк. Әтиең чибәр егет иде. Ләкин көнче. Менә дигән спец иде. Көнчелеге – котчыккыч. Йорттагы мәче баласын да иркәләп сыпырырга ярамый иде. Шуннан да тавыш чыгара иде. Ә татарлар, гомумән, хатыннарыннан бик көнләшәләр иде. Ни хәл итәсең, ул заманда әле иске гореф-гадәтләрнең йогынтысы көчле иде. Әтиең шундый иске гадәтләрнең колы иде. Яраттым. Мин дә чибәр кыз идем. Яшь, дәртле, без ул вакытта югары белемле беренче белгечләр, комсомолка… Карале, синең исемне ничек дип йөртәләр? Синең чын исемең беләсеңме ничек?

Еракта күренгән Аю-Даг калтырап алды, кешенең үзе белмәгән исеме дә була икән – бакчадагы чикләвек агачлары йөгерешкән сыман булдылар. Дөньямы шаулый, Ленарның колаклары гынамы?

– Синең без биргән исемең – Лев. Син – Лёва. Син аны белми идеңме?

Аю-Даг тагын селкенеп алды. Дөньяның шаулавы тагын артты…

– Ай, ул буранлы төннәр. Салам түбәле абзарлар, атна саен базар. Ат сатучы татарлар, маклерлар. Абзарга бүре килә иде. Синең белән уздырган соңгы төнемдә хуҗаның абзарына бүре килде. Салам түбәне тишеп сарык абзарына төшкән. Төне буе йокламадык. Ә син сохаридан бушаган такта ящикта минем кофтама төреп салынган килеш йокладың. Син бит гел йокладың…

Хатын беләгендәге алтын сәгатен салды.

– Бу – сиңа. Язулы. Туган көнемә санаторийдан бүләк иттеләр. Быел гына. Ал. Күчтәнәчләрең өчен рәхмәт. Тик түбәтәй белән «Алтынчәч»еңне кире ал… Иремнең монысы да көнче. Миңа шулай язгандыр инде. Яңа Чүриле тарихын ул белми. Дөньяда син барын ул белми, аңладыңмы шуны… бәгырькәем! – Карчык кулъяулыгын борынына куйды. – Белми! Белми! Мин дә белми идем! Тик төштә генә күргәләдем… Волостьлар бетерелгәндә безнең практика тәмамланды. Шәһәргә кайтып бер бүлмә алып тора башладык. Сыра заводы янында гына. Агач йортта, чардакта. Шунда һәр көнне арбадан буш мичкәләр бушаталар иде. Иртән шуның тавышына уянам. Кайберләре, күрәсең, зуррак буладыр, алар төшкәч, җир селкенеп куя. Шунда йөрәгем сулкылдап ала иде. Әйтерсең син исән дә (ә мин сине исән дип башыма да китерми идем), теге сине алып киткән авыл кешеләренең өендә бишектән егылып төшкәнсең, синең башың идәнгә бәрелгән… Җиргә бер әйбер төшеп, җир дерелдәп алса, миңа әле дә шулай тоела. Хыялымда гына калган бөке кадәр нәнием исәндер, ул һаман да нәнидер, ул егылгандыр кебек…

Фашистлар мине үтермәделәр. Әлеге иремә утыз сигезенче елны чыккан идем. Фамилиям аркасында исән калдым. Минем фамилиям – Түрәколова. Югыйсә фашистлар кайсы милләттән икәнемне белсәләр, туп-туры концлагерьга озатасылар иде. Монысы – Урта Азиядән…

Хатын инде бераз тынычлангандай итте. Тигез тавыш белән сөйләп китте:

– Белмим, белмим. Күп балаларны аналарыннан сугыш афәте аерды. Ә безнекен – белмәссең. Кем гаепле? Моны хәзер әйтүе кыен. Бик кыен. Син моны аңлый алмассың. Чөнки син дә ир кеше. Ә ирләр бераз гына эгоистрак булалар. Ә синең ике сеңлең бар! – Карчыкның коры күзләре очкынланып китте: – Ике сеңлең. Берсе кияүдә. Икесе дә Мәскәүдә. Олысы… – Карчык урыныннан торып өйгә кереп китте.

Ленарның башы шаулады. Ичмасам, тәмәке тартырга иде! Менә хәзер, бәлки, тәмәке тартыргадыр. Ичмасам, аракы яратучы булса иде ул! Менә йөгереп кенә урамга чыгасы, әнә күренеп кенә тора гастроном… Юк, аңа бер дәва да юк. Борынгылардан бер хәким ничек дигән? «Таш авырмы, тимерме?» дип сораганнар аннан. «Юк», – дигән хәким, – ташны да, тимерне дә күтәреп була. Иң авыры – авыр мәҗлесле кеше». «Ник алай?» – дип сораганнар. «Чөнки, – дигән хәким, ташны да, тимерне дә син тәннең бөтен әгъзалары белән күтәрәсең. Әмма авыр холыклы кешене – бары тик йөрәгең белән генә…»

Ә монда кем соң авыр холыклы? Кем түгел, хәл авыр. Аңлап та, үкенеп тә булмый. Бу хатын сиңа якынмы? Кадерлеме? Әллә, шулай, сиңа кан биргән кеше буларак кадерле дип уйларга гына тырышумы бу? Бу кеше сиңа кем?

– Олысы, – диде хатын, Ленар алдына бер фоторәсем куеп. – Олысы ядерная физика буенча китте. Тиздән докторлыкны яклаячак. – Рәсемдә гадәттән тыш гүзәл – кара, сөрмәле күзле, нәфис колаклары янында алкалар ясап бөтеркәләнгән кара чәчле, уйчан, мөлаем бер кыз бала иде. – Егерме дүрт яшендә кандидатлыкны яклады. Әле дә кияүдә түгел. Ә кечесе, – карчык икенче рәсемне Ленар алдына сузды, – монысы бик наян булды. Унынчыны бетергән елда ук монда ял итәргә килгән яшь бер офицер белән танышты. Танышты – китеп тә бардылар. Ире – очучы. Яңа самолётларны сыный. Алардагы байлык… Мин гомер буе эшләп байлыкның нәрсә икәнен белмәдем. Ашарга-эчәргә, кияргә, торырга урын булса, авырмасам – байлык минем өчен шул иде. Ә боларда… Кыз үзе шундый иде. Кечкенәдән. Хәзер кичкедә укый. Бала үстерә…

Хатын бераз дәшми утырды, арган миен ял иттергән сыман булды. Рәсемдә азиатча кысык күзле, хәйләкәр елмайган, каш-керфекләрне бизәгән чибәр бер кыз иде.

– Син аларны күр. Алар беләләр. Тик сине исән дип кенә белмиләр. Аналар, олайгач, кызларына барысын да сөйлиләр, аңлыйсыңмы? Барысын да… Адәм баласы гомере буе актык серен сөйләр өчен ышанычлы кеше эзли. Бу – ниндидер инстинкт. Хатын-кызда ул инстинкт тагы да көчле. Ахыр чиктә ул аны кызына сөйли. Аннан соң аңа яшәү җиңелрәк булып китә. Сеңелләрең белән таныш. Менә адреслары. Ә монда бүтән килмә. Нурбәк агай бик көнче. Син аны күрә дә аласың. Учан-Суга бардыңмы? Анда буй-буй халат кигән ике агай чебуреки, пылау пешереп торалар. Нарат төбендә. Пылау пешереп торганы – Нурбәк. Монда аларның санаторие бар. Ул гомере буе шунда эшләде. Андагы кешеләр пылаусыз яши алмыйлар. Гомумән, әйбәт халык алар. Аларда күпме хезмәт герое! Урта Азия халкы эшчән, тырыш. Сезнең халык кебек. Әмма күбесе көнче…

Хатын урыныннан торып агачлар арасына кереп китте. Бераздан берничә персик тотып килде.

– Аша… улым минем… – Бу сүзне әйтү аңа гадәттән тыш авыр булды, күрәсең, ул кулъяулыгын чыгарып күзләрен каплады. – Һәм… хәзер үк кит. Кайтыр вакыты җитте. Ул кеше минем үткәнемне белми. Белми… Син зур кеше булгансың! Рәхмәт… Мин һәр көнне сезнең санаторийга үзем барырмын. Һәр көнне кичке дүрттән алтыга кадәр мин андагы «Патша сукмагы»нда йөреп торырмын… Анда инде син дә сөйләрсең… Мин гөнаһлы карчыкны гафу итсеннәр кешеләр… «Патша сукмагы»нда, ишеттеңме?

Бер таш, ике таш, өч таш…

Ах, канатларың булсын иде дә хәзер, шушыннан ук кузгалып очып кит идең югарыга, шушыннан ук талпынып менәргә иде болытлар кунган Ай-Петри башына, болытларга ятып аунарга, чыланырга иде бер һәм, иң текә кыя кырына басып, астагы бөтен кешеләрдән кычкырып сорарга иде:

– Бу хатын миңа кем? Кадерлеме ул миңа? Гаеплеме ул? Якын кешеме ул миңа?

…Ай-Петриның тарлавыгына төн кунарга бер кисәк ак болыт килеп кунган иде…

Ленар автобус тукталышына ашыга-ашыга атлады. Иртәгә әнисе белән күрешерме ул? «Патша сукмагы»на чыгармы? Әллә Хәбиб янына барып кайтыргамы? Хәбибне язучыларның иҗат йортында дигәннәр иде, бәлки, аның белән күрешеп бер эчне бушатыргадыр? Нинди ял булсын хәзер? Нервларны шулай туздырыр өчен көньякка килүнең кирәге бармы?

Хәбиб менә бөтенләй башкача ял итәдер. Аның эш рәхәттер…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации