Текст книги "Яшəү белəн үлем арасында"
Автор книги: Набиулла Давлетшин
Жанр: Советская литература, Классика
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 1 (всего у книги 17 страниц)
Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин
Яшәү белән үлем арасында
© Татарстан китап нәшрияты, 2017
Әтием истәлегенә
Узган гасырның 60–80 нче елларында «Яшәү белән үлем арасында» әсәре чын мәгънәсендә бестселлерга әверелеп, һәр кеше аны укып чыгуны үзенең бурычы дип саный иде. Аннан соң байтак еллар узды. Без XXI гасырга чыктык, әмма сугыш, фашизм темалары бүгенге көндә дә актуаль булып кала бирә. Әлеге үлемсез автобиографик әсәрнең авторы — минем әтием Нәби Дәүли.
Тарих битләреннән белүебезчә, әсирлектә булган солдатларны Туган илләрендә кочак җәеп каршы алмыйлар. Әти дә шундый язмышка дучар була: кая барса, шунда ишек ябык, сөйләшү түгел, исәнләшүче дә юк, күрмәскә-ишетмәскә тырышалар… Бары тик 1953 елдан соң, Хрущёв заманында берникадәр хөр тәртипләр урнаша башлагач кына, Нәби Дәүлине татар язучыларының «Аккош күле» иҗат йортына каравылчы итеп эшкә алалар. Язмыш тарафыннан кыерсытылса да, урман нигъмәтләре белән туенып, ачлы-туклы яшәсә дә, әти язучы хезмәтенә тугрылыклы булып кала. Аның «Яшәү белән үлем арасында» исемле повесте шушы чорда (1953–1957) языла. Бу әсәр фашизмга каршы көрәшкә берләшергә чакыру авазы булып яңгырый: әтигә элеккеге Советлар Союзының төрле почмакларыннан хатлар килә башлый. Хатлар аша кешеләр аңа тирән рәхмәт хисләрен белдерәләр, әсәрнең дәвамын сорыйлар. Шулай итеп, «Җимерелгән бастион» романы иҗат ителә.
1957 елдан 1989 елга кадәрге чорда әтинең төрле жанрдагы егермеләп китабы басылып чыкты. Әсәрләр арасында шигырьләр дә, публицистик язмалар да, балалар өчен хикәяләр дә бар.
Әти искиткеч кеше иде. Һәртөрле явызлык-вәхшилекләр күреп, ачы язмыш юлы үтүенә карамастан, ул беркайчан да төшенкелеккә бирелмәде, киң күңелле булды. Сугыш беткән көннән алып соңгы сулышына кадәр ул үзенең аклануына ышанып, шул хәбәрне көтеп яшәде. Гражданин, трибун язучы, җәмәгать эшлеклесе буларак, исеменең аклануы аның өчен зур әһәмияткә ия иде. Ни кызганыч, әти мәңгелеккә йөрәк әрнүе белән китте.
Көтелгән хәбәр әтинең вафатына 6 ай дигәндә 1990 елда гына килеп иреште. Әлеге документта Дәүләтшин Нәбиулла Хәсән улының Сугыш ветераннары совет комитетының (СКВВның) «Фашистларның Бухенвальд-Дора үлем лагерьларында фашистларга каршы азатлык көрәшендә катнашучы» медале белән бүләкләнүе турында хәбәр ителә. Медаль һәм документ «Казан» милли-мәдәни үзәгенең музеенда саклана.
Язмыш һәм Вакыт сынауларып кичеп:
Мин юлларны җир өстендә
Адым белән санап йөрдем.
Сугышта да, тормышта да
Мин бер гади солдат идем, —
дип яза әдип «Автопортрет» шигырендә. «Яшәү белән үлем арасында» автобиографик повестеның яңа басмасы Нәби Дәүли исемен мәңгеләштереп кенә калмый, бәлки газиз Туган иленә тугрылыклы солдатның иле каршында да, халкы алдында да йөз аклыгын чагылдыра кебек.
2017 елның 19 гыйнварында Казан шәһәренең Галактионов урамындагы Н. Дәүли яшәгән 3 «а» номерлы йортка милләттәшебез истәлегенә мемориаль такта куелды.
Гөлфия Нәби кызы Дәүләтшина
Яшәү белән үлем арасында
Бөек Ватан сугышы елларында фашизм тоткынлыгында һәлак булган дусларым истәлегенә багышлыйм.
Автор
Мин хәбәрсез югалган идем
1941 елның җәе иде.
Тыныч иртә иде.
Балалар әле матур төшләр күреп йоклыйлар. Кинәт офык чигендә ниндидер алсу, кан төсле яктылык күренде. Аннан соң җирне калтыратып гөрелдәгән тавыш яңгырап китте. Шушы тыныч иртәдә безнең җир өстендә фашист бомбасының беренче кат шартлавы иде бу.
Сугыш башланды. Чик баганаларын аударып, дошман безнең туган җиребезгә аяк басты. Ил кузгалды, халык күтәрелде. Ватан үзенең улларын һәм кызларын көрәш сафларына чакырды.
Сугышның икенче көнендә үк миңа да военкоматтан повестка килде. Инде кичке якта безнең эшелон юлга чыкты. Вокзалда меңләгән куллар, яулык болгый-болгый, безне озатып калды. Без фронтка киттек.
Мин сугышта гади солдат идем. Алдан ук әйтеп куям: ул вакыттагы сугыш стратегиясен тикшерергә яки тәнкыйтьләргә җыенмыйм. Бу минем хәлдән килерлек эш түгел. Ләкин мин шунысын ачык белә идем: бу сугыш безгә көчләп тагылды. Без үз җиребезне дошманнан сакларга, туган халкыбызның азатлыгын якларга гадел сугышка чыктык. Без, теләмәсәк тә, үтерергә тиешле булдык. Югыйсә безнең үзебезне үтерәчәкләр иде. Коллыкка төшкән илдә безгә нәрсә кала иде соң? Хурлыклы газап та сыкрау! Совет солдаты үзенең кечкенә генә окобында менә шулай зур уй йөртте, үзенең соңгы минутына кадәр туган илгә тугрылыклы булып калды.
Сугыш башланганда, көчләр тигез түгел иде. Моннан бер генә ел элек Россия белән Германия арасында төзелгән килешү пактын Гитлер сугышка әзерләнү өчен генә файдаланган. Дөресрәге, палач, шул пакт пәрдәсе артына качып, балта кайраган. Сугышның шулай мәкерле юл белән башлануын беркем дә көтмәгән иде, билгеле. Шул сәбәпле сугышның беренче елы Россия тарихында әле күрелмәгән авырлыклар аша барды.
Шул көннәрдә мин меңләгән иптәшләрем белән Белоруссия кырларында дошман чолганышында калдым. Ләкин бу җиңелү түгел, сугышның бер моменты яки вакытлы бер хәле генә иде. Сугышта йөргән кеше моны яхшы белә. Сугыш һәр көнне яңа эз белән бара. Бүген солдатка котылгысыз булып күренгән хәл иртәгә бөтенләй киресенчә булуы мөмкин. Безгә шунысы билгеле иде: дошман безне чолгап алган, чигенү юлларын бикләгән. Тик бу әле бар да бетте дигән сүз түгел. Чөнки без үз җиребездә аяк басып торабыз. Тирә-ягыбызда үз авылларыбыз, үз халкыбыз яши иде.
Билгеле, сугыш корбансыз булмый. Аны солдат сугышка китәргә повестка алган көнне үк исенә төшерә. Ләкин, әсир булырмын дип, мин уйлый да алмый идем. Киресенчә, дошман безнең җиребездә үзе әсир калган кебек тоела иде миңа.
Чыннан да, әле сугышның беренче айлары гына. Безнең армия үзенең көчен җәеп җибәрергә өлгермәгән. Безне чолганыштан коткарулары мөмкин кебек иде. Дошман армиясе әле үзе чолганышта калмагае дигән фикер безнең күңелләрдә озак яшәде. Сугыш тарихында шундый хәлләр дә булгалаган. Безнең өмет киселмәгән. Үзебезнең армиягә кушылу ышанычы безне юата һәм безгә көч бирә иде.
Без чолганышта күбәү идек. Минем кайбер окопташларым әле ул вакытта ук илгә кайта алганнардыр, яңадан үзебезнең армия белән сугыш юлыннан Берлинга кадәр барып җиткәннәрдер. Ләкин мин башка язмыш белән очраштым. Мин дошман кулына эләктем һәм шул көннән алып бик озак вакытка «хәбәрсез югалып» калган идем. Бу сүзләрне язарга түгел, әйтергә дә авыр. Нишлисең, бу турыда сөйләмәскә мөмкинме соң? Шунсыз мин тыныч кына яши дә алмам, тыныч кына үлә дә алмам.
Яшь кеше!
Син минем яшемә җиткәндә, мин инде җирдә булмам. Бу котылгысыз аерылу алдыннан мин сиңа кечкенә генә хат язып калдырам.
Син әле мәктәптә укыган көннәрдә үк җирнең тарихы белән, халыкларның тормыш юллары белән танышырсың. Синең күз алдыңнан бик еракта калган гасырлар узып китәрләр. Нинди генә исемнәрне күрмәссең син ул тарих битләрендә! Нинди генә хәлләрне очратмассың син ул чорларда!
Ниһаять, син шулай, тарих битләрен берәмләп ача-ача, безнең гасырга, без яшәгән чорга килеп җитәрсең. Һәм син анда «фашист» дигән сүзне күрерсең.
Кем иде соң ул фашист?
Мин сиңа шул турыда сөйләргә телим.
Беренче кисәк
Ул көннәрдәХәтеремдә: ул көн болытлы иде. Аз гына яңгыр сибәләп тора. Тирә-якта Белоруссия кыры. Урылмаган игеннәрнең башлары түбән иелгән. Алар шулай моңланып, җирнең кайгылы зарын тыңлап торалар кебек. Юл буенда һәм кырда янган машиналар, танклар аунап ята. Арыш арасыннан зенитка көпшәләре күренеп кала. Күз күреме җитә алган һәр җирдә окоплар, базлар һәм балчык өемнәре зур-зур каберләргә охшап торалар. Урманнар өстендә төтен болытлары асылынган, янып каралган агачлар күңелгә авыр моң салалар.
Моннан кичә генә сугыш узган. Кая гына карасаң да, үлгән иптәшләрнең гәүдәләре ята. Алар, күккә карап, гүя кемнедер көтәләр. Алар өстендә инде каргалар өере оча. Ә еракта туплар гөрселдәве ишетелә. Кургаш төсле авыр соры болытлар эчендә яшен ялтырап китә. Һавада самолётлар гөрләве яңгырый. Сугыш үзенең юлын дәвам итә. Сугыш җирдәге бар тереклекне ут белән кырып бара, артыннан көл генә кала.
Без ике яклап юл читеннән барабыз. Ә юлдан немец танклары, солдатлар төялгән машиналар уза. Танкларның күбесенә немец солдатлары сырышкан. Алар шат. Безнең өстебезгә тәмәке төпчекләре атып китәләр. Кайберләре карбыз кабыклары ыргыта. Үзләре ниндидер хайван тавышы чыгарып көлешәләр.
– Русски, капут-капут! – дип акыралар.
Менә бик түбәннән генә самолёт очып үтә, колоннаны буйдан-буйга күзәтеп уза. Түбәннән аңа немец солдатлары нәрсәдер кычкыралар, кул болгыйлар.
Минем белән янәшә баручы бер иптәш:
– Безнең өстә очарга зур кыюлык кирәкми, син әнә тегендә, фронтка бар, канатыңны өтеп җибәрерләр иде синең, – ди.
– Юк шул, юк, өтмиләр. Өтсәләр, биредә киерелеп очып та йөрмәс иде ул. Күрәсең, алар көчле әле, – ди икенче иптәш.
Сүз шуннан артыкка сузылмый. Кем көчле дә кем көчсез – хәзер каян беләсең? Хәзер бу турыда сөйләшүнең нигә кирәге бар? Без инде әсирләр. Безне каядыр алып баралар. Колоннаның як-ягыннан немец солдатлары безгә мылтыкларын төбәгәннәр. Күбебезнең аягыннан итекләре салдырылган, ременьнәр алынган, тик кайберәүләрдә генә противогаз сумкалары калган. Күбебез яланбаш. Барыбызны да сакал баскан. Читтән караганда, без бик карт булып күренәбездер, мөгаен. Ләкин безнең иң картыбыз да утыздан узмагандыр. Ә күбебезгә егерме ике-егерме биш яшь.
Безне бик кызу куалар. Әледән-әле «Шнель, шнель!» дигән тавышлар ишетелеп тора. Яралылар, хәлләре бетеп, һаман артка кала баралар. Ахырында, тәмам көчсезләнеп, юлга егылалар. Кинәт мылтык тавышы ишетелеп китә – юл читендә безнең дус, җирне кочаклап, күзләрен йома. Колонна алга узган саен, юлда ятып калган солдат гәүдәләре күбәя бара.
Кайберәүләр, кинәт кенә сикереп, арыш кырына ташланалар. Ләкин фашист пулясы аларны шунда ук куып җитә. Иреккә омтылган йөрәк тибүеннән туктый. Арыш арасында тагын бер гәүдә аунап кала. Ә колонна өстендә «Шнель, русски, шнель!» дигән сүз һаман яңгырап тора… Ул сүзләрне ишеткән саен, йөрәкнең кайсыдыр җирендә яра салына кебек.
Менә алда кечкенә генә авыл күренде. Дөресрәге, кайчандыр авыл булган да, хәзер инде нигезе генә калган утырып. Янып күмергә әйләнгән өйләр урынында, кабер ташлары кебек тырпаеп, шәрә мичләр утыра. Авылда җан әсәре күренми.
Колонна килеп җитәрәк, каяндыр шунда җимерекләр арасыннан бер әби белән бер кечкенә генә кыз килеп чыкты. Әбинең кулында чиләк, ә кыз кружка тоткан иде. Алар безгә су алып чыккан булганнар. Яннан атлаган немец солдаты йөгереп барды да әбинең чиләген тибеп аударды, кызның кулыннан кружканы алып, аяк астына салып таптады.
– Русски, век, век! – дип кычкыра-кычкыра, әбине дә, кызны да куарга тотынды. Әби тиз генә китмәде. Яулыгының чите белән күзләрен сөртә-сөртә:
– Улларым, балакайларым! Бер Ходай гына сезне коткарсын инде, – диде.
Бу карт ананың сүзләре әле дә минем исемдә. Бүген дә аның кайгылы йөзе күз алдымда тора. Рус анасы безгә үзенең иң соңгы ярдәмен күрсәтергә теләде. Бәлки, икенче көнне ул үз өенең кисәүләре өстенә ятып үлгәндер. Аның туфрагы каршында мин бүген башымны иям. Кайда син, нәни кыз? Мин сине, әгәр бүген очратсам, инде танымам. Шулай да мин сине оныта алмыйм. Әгәр исән булсаң, бәхетле яшә, аппагым! Синең нәни кулларыңнан без су эчә алмадык. Ләкин без ул авыр минутларда, сезне күргәч, күпме шатлык кичердек. Без туган илдә онытылмаган идек…
Авылны узып киттек. Алда Днепр елгасы. Аның аргы ягында шәһәр күренә. Йортлар өстендә төтен болыты, шәһәр читендә ниндидер баклар яна. Кинәт-кинәт шартлаулар ишетелә. Шәһәр ерак әле. Дары катыш көйгән ис тамак төбенә утыра.
Шәһәргә керер алдыннан, безне туктаттылар. Озак та үтмәде, кара брезент белән япкан зур-зур машиналар күренде. Алар безнең янга килеп туктадылар.
– Җәяү алып барырга куркалар, – диде янымдагы бер иптәш.
Чыннан да шулай. Чөнки, шәһәр эченә кергәч, һичшиксез, безгә качарга мөмкинлек ачыла иде.
– Немецның башына тай типмәгән, белә, шайтан, – диде кемдер.
– Белмәскә, шуңа күрә фашист ич ул…
Безне машиналарга утырттылар. Машиналар кузгалды. Бераздан, җимерелеп, актарылып беткән урамнар буйлап бара-бара, кызгылт таштан салган бина янына килеп туктадык. Бу Орша төрмәсе иде.
Сугыш көннәрендә аның тәрәзәләре коелган, стеналары ишелгән. Немецлар йорт тирәсен тимерчыбыклар белән уратып алганнар. Капка төбенә ике башня куелган. Анда прожекторлар асылган.
Капка ачык. Капкадан эчке якка таба өч пулемёт көпшәсе төбәлгән. Башларына тимер каска кигән немецлар шул пулемётлар тирәсендә кайнашалар. Ә капкадан әсирләр төягән машиналар узып тора.
Бу немецлар тарафыннан Россия җирендә ясалган беренче лагерьларның берсе иде. Безне шунда алып килделәр.
Гомеремдә дә уйламаган тоткынлык көннәрем менә шушы лагерьда башланды.
Йөзгә-йөз очрашуБез бер бүлмәдә утызлап солдат идек. Әле бер-беребезнең исемнәрен дә белмибез. Төрлебез төрле частьлардан. Биредә разведчиклар да, артиллеристлар да һәм пехотачылар да бар. Авыр язмыш безне бик тиз берләштерде. Без тиз арада бер-беребез белән танышып өлгердек. Бер-берең белән ачыктан-ачык сөйләшү мондый вакытта бик кирәк. Без дошман кулында, һәм безне, бәлки, иртәгә әллә нинди язмыш көтәдер. Мондый көннәрдә яныңдагы иптәшеңнең кем булуын белергә теләвең аңлаешлы хәл.
Барысы да әйтелде, тик бер генә нәрсә турында сер ачылмый калды: ул да булса – кемнең коммунист яки комсомолец булуы. Бу хакта беркем дә сорашмады, һәркемнең бары тик үз йөрәгендә генә сакланырга тиешле сер иде бу. Әле алда газаплы сынаулар аша үтәсе бар. Анысы көн кебек ачык. Мондый чакта кешенең андый серләрен башкаларның белми торуы хәерлерәктер.
Барыннан да элек, милләтебез нинди булуга карамастан, немецлар каршында без рус солдатлары идек. Бу авыр көннәрдә шул уртак исем безнең дуслыгыбызны тагын да ныгытты.
Минем белән янәшә сары чәчле яшь кенә солдат утыра. Бер кулын бинт белән бәйләп аскан. Кан гимнастёрка җиңе аша саркып чыккан, ярасыннан яман ис килә. Кәефе начар, бөтенләй сөйләшми. Ара-тирә авыр сызланып куя, йөзен җыера, янып көйгән иреннәрен теле белән ялап ала.
– Хәлегез авыр, ахры? – дидем мин аңа.
– Җиңел түгел, – диде ул, елмаерга тырышып.
– Ярагыз зурмы?
– Кулбашын осколка китеп алды, нәләт төшкере, – диде күршем, йөзен җыерып.
Без танышып киттек. Бу солдат минем якташ булып чыкты. Ул сугышка кадәр Юдино станциясендә депода эшләгән. Мин дә аңа Казаннан икәнлегемне әйттем.
Бу хәбәр аның йөзен ачып җибәрде. Мин дә сөендем. Чөнки мондый вакытта якташыңны очрату – әйтеп бетермәслек бәхет ул.
Иптәшемнең исеме Миша иде.
– Ә синең исемең ничек? – дип сорады ул.
– Нәбиулла.
– Димәк, татар. Башта ук шулай уйлаган идем. Якташларны таныйм мин…
Миша авыз эченнән генә минем исемемне әйтеп карады.
– Авыр исем, тиз онытыла. Мин сине Николай дип йөрермен.
– Нигә Николай, нигә Павел түгел?
– Юк, Павел ярамый. Чөнки синең исемең «Н» га башлана. Димәк, Николай була.
Шул көннән алып мин башка иптәшләрем өчен дә Николай булып калдым.
– Тәмәке тартасыңмы? – диде Миша.
– Бик тартасы иде дә, юк, бетте.
– Ә мин тартмыйм. Шулай да тәмәкем бар. Мин бүтән вакытта үз порциямне иптәшемә бирә торган идем. Ә ул…
– Үлде, – дидем мин.
– Әйе, үлде, үтерделәр. Шәп дус иде. – Миша бераз тынып торды. Аннары: – Менә уң кесәмнән ал. Үзеңә дә төр, миңа да төреп бирерсең, – диде. – Йөрәк яна, бәлки, бераз файдасы булыр.
Без тәмәке төреп тартып җибәрдек. Тиз арада Мишаның тәмәкесе кулдан-кулга йөреп китте. Тәмәке, ничектер, кешеләрне җанландырып җибәрде. Кайсыдыр, көлә-көлә, анекдот та сөйли башлады.
Тәмәке төтененә өйрәнмәгән Миша бер суыру белән буыла-буыла ютәлләргә тотынды. Маңгаендагы кан тамырлары бүртеп чыкты. Йөзе кызарды, күзләрендә яшь тамчылары күренде. Шуңа карамастан ул тәмәкене тагын берничә мәртәбә суырып эченә алды да, башын противогаз сумкасына куеп, йөзен кулы белән каплады. Бераздан ютәле басылды, һәм Миша сабый бала кебек эреп йокыга китте.
Кич булып килә иде инде. Болай да караңгы төрмә бүлмәсе тагын да караңгылана төште. Тәрәзәләр ватылып беткән. Немецлар аларны чәнечкеле тимерчыбык белән челтәрләп куйганнар. Тәрәзәләрдән ишегалды һәм лагерь капкасы күренеп тора. Лагерьга әледән-әле машиналар килә, тоткыннарның саны һаман арта бара. Алар инде бүлмәләргә сыймыйлар – тышта, ачык һавада, төркем-төркем булып җыелып торалар. Яралылар стена буйларына сыенып, ыңгырашып яталар. Кемнәрдер:
– Кем Мәскәүдән?
– Кем Туладан?
– Кем Харьковтан? – дип кычкыра.
Алар шулай үзләренең якташларын, дусларын эзлиләр. Һәм шунда ук:
– Мин Мәскәүдән.
– Мин Туладан, – дигән тавышлар ишетелә.
Бу тавышлар караңгы төндә адашкан кешеләрне хәтерләтә. Куркыныч та, кызганыч та булып китә.
Капка башында прожектор утлары кабына. Аларның нурлары, ак елан кебек, ишегалдына, бина стеналарына кинәт кенә сузылалар да яңадан ояларына, тимер тартмаларга кереп югалалар.
Яңа гына сугыш кырыннан тотып китерелгән кеше үзен ниндидер авыр төш күргән кебек хис итә. Аң бернәрсәгә дә җавап бирми. Күзләр зур булып ачылган. Ләкин алар бернәрсәне дә күрмиләр кебек. Вакыт уза, һәм, вакыт узган саен, бу тоткынлыкның авыр кайгысы кешене баса бара. Әсир солдат әкренләп газаплы уйларга чума. Ул, читлеккә ябылган кош сыман, башта, бу хәлгә килешә алмыйча, арлы-бирле сугыла. Кая барса да, аны чәнечкеле тимерчыбык ураган, йөзенә салкын тимер көпшәләр карап тора.
Әсир солдат, кая гына карамасын, башына мөгезле каска кигән сакчылар күрә һәм көче бетеп, тынып кала. Тик шунда гына ул үзенең авыр хәлен аңлый һәм ирекне өзелеп сагына башлый.
Миша һаман йоклый әле. Мин аның янында утырам. Башымнан нинди генә уйлар узмый. Инде нишләргә? Кинәт һавада самолёт очкан тавыш ишетелә. Кемнеке? Барыбыз да тынып тыңлыйбыз.
– Безнеке! – ди берәү.
– Немецларга бүләк китергән…
Кайдадыр бомба шартлаган тавыш ишетелә. Шушы бер шартлау да күңелдә ниндидер ышаныч уята: фронт якын бит әле.
– Их, – ди берәү, – иртә белән безнекеләр Оршага бәреп керсәләр, булыр иде кызык!
– Бездә әллә самолётлар юкмы? – ди икенче иптәшебез. – Тотты да төшерде десант, шуннан эше бетә фрицның, капут! Безнекеләр белән не шути…
Күңелдә өмет чаткысы кабынып куя. Шул сүзләргә чын йөрәктән ышанасы килә. Бер генә минутка булса да уйлар яктырып китә.
Төн һаман караңгылана бара. Ишегалдында кемнәрдер учак кабызырга маташалар. Шырпы яктысы күренү белән, капка янындагы пулемёт тырылдап куя. Шунда кемдер кычкырып егыла, һәм тавыш тынып кала. Кемдер, рус телен вата-сындыра:
– Ут яндырырга ярамый! – дип җикеренә.
Сакчылар мылтык затворларын шалтыратып куялар. Прожектор уты тагын сузылып ала һәм сүнә.
Безнең бүлмәдә тынлык. Әсирләр икешәр, өчәр булып бер-берсенә елышып ятканнар. Тик берәү дә йокламый. Һәркемнең башында «Нишләргә?» дигән уй кайный.
Мин Миша янында ятам. Минем дә, Миша кебек, йокыга таласым килә. Юк, булмый, тагын торып утырам, уйлыйм: «Нишләргә?» Качарга кирәк, качарга! Ә ничек качарга соң? Уйлыйм, тагын уйлыйм.
Мин үземә үзем җавап таба алмыйм. Чигә тамырларым авырта, тешләр кысыла. Шушы караңгы бүлмәдә мин үземне төпсез коега төшеп барган кебек сизәм. Мин әле моннан берничә сәгать кенә элек ирек турында үзем генә уйларга һәм үзем теләгәнчә юлын табарга хаклы идем. Ә хәзер минем иптәшем, якташым бар. Ул яралы. Качарга мөмкин булса да, яралы иптәшемне ташлап китәргә ярыймы соң?
Кинәт тышта, гөрелдәп, машина килеп туктады. Немецлар, сөйләшә-сөйләшә, йортка керделәр. Безнең ишек төбенә таба адымнар якынлаша. Менә ишек ачылды. Бүлмәдә кесә фонареның яктысы йөри башлады. Яктылык кайбер солдатларның йөзләренә озак тукталып торды.
Немецлар керү белән, бүлмәгә ислемай исе таралды. Ә соңрак без спирт исен дә сизә башладык. Димәк, алар салганнар иде. Караңгыда без аларның йөзләрен күрмәсәк тә, керүчеләрнең офицер булуларына шигебез калмады.
Бу төн уртасында нишләп йөри алар? Бүлмәдә тынлык. Офицер кесә фонаре яктысын бер солдаттан икенче солдат йөзенә йөртеп уза. Кемнедер эзлиләр.
Кинәт бүлмәдә, шул авыр тынлыкта, офицерның тавышы ишетелде. Гадәттә, тавышның төсе юк, диләр. Ләкин ни өчендер бу вакытта миңа немец офицерының тавышы зәңгәрле-яшелле төстә булып тоелды. Офицер немец телендә нәрсәдер әйтте. Без бары «коммунист» дигән сүзне генә аңлап калдык. Офицер белән янәшә торганы русча:
– Биредә коммунистлар бармы? – дип сорады.
Әлбәттә, мин үзем дә комсомолец булуым белән коммунист булган кешегә якын идем. Дошманның соравы миңа да кагыла. Юк, миңа гына түгел, бу – безнең барыбызга да кагылышлы сорау. Чөнки без совет солдатлары – коммунизмны яклаучылар.
Без барыбыз да аягүрә торып бастык. Бу коралсызланган солдатларның, иңне иңгә куеп, терсәкне терсәккә терәп, дошманга каршы чыгуы иде.
Офицер җавап көтте. Без эндәшмәдек.
– Йә, әйтегез, – диде ул, – кем биредә коммунист, кем комиссар?
Бүлмә һаман тып-тын торды.
– Димәк, барыгыз да коммунистлар, – диде немец ачулы тавыш белән. – Ярый, бик яхшы. Ләкин белегез: барыбер әйтерсез. Бүген түгел икән, иртәгә, иртәгә түгел икән, аннан ары. Безнең вакыт бар, без көтә алабыз, – диде дә офицер, иптәшенә нәрсәдер сөйли-сөйли, бүлмәдән чыкты. Ишек ябылды, шалтыр-шолтыр иткән тавышлар ишетелеп калды.
– Менә болары инде чын фашистлар, – диде кемдер бер почмактан.
Бу сүз караңгы бүлмәдә коточкыч булып яңгырады. Ниндидер бер очлы нәрсә күзләрне чәнчеп киткәндәй булды. Ул сүз йөрәкләрне дерелдәтеп алды. Йоклап яткан, дөресрәге, аңын җуеп яткан Миша да урыныннан сикереп торды һәм: «Ах!» – дип, яралы иңбашын тотып, таш идәнгә ауды.
Әйе, фашистлар! Без аларны сугышка кадәр үк белә идек. Фашистларның Испаниядә, Австриядә, Польшада бер гаепсез халыкны үтерүләре турында газеталардан, журналлардан укыганыбыз бар иде. Ә менә бүген без фашист белән йөзгә-йөз килеп, күзгә-күз карашып очраштык.
– Болары инде чын фашистлар, – дип кабатлады баягы тавыш.
Мин аны күрергә теләдем. Бүлмә караңгы, беркемне дә танып булмый. Бәхеткә, ул солдат тәмәке кабызды, һәм шул арада мин аның йөзен күреп калдым. Ул урта яшьләрдәге кеше иде. Шактый киң маңгае, туры борыны һәм шырпы яктысында ниндидер бер эчке көч белән ялтыраган күзләре минем күңелемә кереп калды. Шырпы сүнгәч тә, ул күзләр һаман янып торалар иде кебек.
Башка вакытта, бер-берең белән очрашкан чакта, кешенең йөзенә игътибар да итмисең. Ә биредә, тоткынлыкта, кеше, бер-берсенең йөзенә карап, аның эчке хәятын белергә тырыша. Кем ул? Менә мин дә хәзер шул солдат турында уйлыйм.
Кешене йөзенә генә карап белеп буламы соң? Минем шундый уйлар белән газапланып утыруымны сизгән кебек, теге солдат тагын сүз башлады:
– Нигә тынып калдыгыз? Шүрләдегезме әллә? – диде ул. – Коммунистларны белсәгез әйтегез. Немец аның өчен буш итмәс, һәрхәлдә, түләүсез калдырмас…
– Син нигә алай үзеңне бик зурга куясың әле? – диде берәү аңа каршы. – Нәрсә, син безне әләкчеләр дип белдеңме әллә? Күп сөйләнсәң, телсез калуың бар. Кара син аны, ничек мыскыллый… Әйтегез, имеш…
– Кем анда шуның янында ята, бир үзенә берне, ә мин барып өстәрмен…
Моны Миша әйтте. Хәер, аның «берне» бирергә түгел, кулын селкетергә дә көче юк иде.
– Ачуланмагыз, шаярып кына әйтәм, – диде баягы солдат. Аның тавышында борчу катыш ниндидер бер күтәренкелек сизелә иде.
– Шулай диген, нигә юкны сөйләп торырга, – диде Миша. – Безнең арада бер генә коммунист та юк. Бусы – бер. Икенчедән, булса да, без аны белмибез…
Әйе, белмибез! Бу сүз безнең телебездә тоткынлыкның беренче көннәрендә үк канун булып калды. Юк, алай гына түгел, бу сүз көрәш авазына әверелде. «Кем коммунист?» – «Белмибез». – «Кем комиссар?» – «Белмибез». – «Сездә нинди кораллар бар?» – «Белмибез!» Һәм тагын меңләгән сорауларга «белмибез» дигән җавап фрицның ачуын кабарта, аңа ул сүз сүз булып кына түгел, мыскыллау да булып яңгырый иде. Дошман, безнең авызларны ачтырыр өчен, нинди генә җәзалар уйлап чыгармады. Ләкин бары бер генә сүзне ишетә иде: «Белмибез!»
Бу төнне безнең бүлмәдә фашистлар турында бик озак сүз барды.
Инде август төне сыекланып килә. Бүлмә стеналары беленә башлады. Арып талган әсирләрнең күзләренә таң йокысы төште. Бүлмә тып-тын булып калды.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.