Текст книги "Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4"
Автор книги: Нурислам Хәсәнов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 10 (всего у книги 31 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]
Унбиш еллар чамасы узган.
Сәхнә артында шәһәр читендәге чүплек тавы күренеше. «Тау» читендәрәк Әсгать яңа китереп аударган чүплек урыннарына билге салып йөри. Астарак, тау итәгенең икенче ягында палатка корылган. Палатка янына да, азык пешерү өчен, өч таякта учак көйләнгән.
Әсгать (үз-үзенә сөйләнеп). Заводта бракка чыккан бу полиэтиленнардан, чимал буларак, әллә нәрсәләр эшләп була бит. Аларны ут төртеп яндырырга тиеш түгелләр. Монда, ачуым килмәгәе, 300 тоннадан да артык полиэтилен бардыр. Әгәр, төтеннәре белән агулап, яндыра калсалар, күпме байлык, күпме чимал әрәм булачак. Чит илнең берәр эшмәкәре мондагы хәлләрне күрсә, чүплек янына үз заводын да корып куяр иде. Аннары, затлы-затлы товарларын валютага сатып, миллиардерга әйләнер иде. Ә бездә хуҗасызлык хөкем сөрә…
Шулвакыт Әсгать каршына ике ир килеп чыга. Берсе, шырпы сызып, полиэтиленга ут төртергә тели. Әсгать каршы төшә.
Яндырмагыз! Миңа кирәк ул.
Ирләр, бу нинди исәр кеше дигәндәй, гаҗәпкә калып, бер-берсенә карыйлар.
Бараев (тазарак ир). Син кем?
Әсгать. Мин Әсгать булам, рационализатор…
Бараев. Рационализатор? (Көлә.) Кайдан килеп чыктың син монда?
Әсгать. «Оргсинтез» заводыннан.
Бараев. Монда сиңа нием калган?
Әсгать. Ул брак полиэтиленнарны безнең заводтан төяп алып киттеләр. Мин, кая алып барырлар икән дип, машина артыннан ияреп килдем.
Бараев. Килсәң соң? Кирәк булса, ул полиэтиленнарны монда чыгарып түкмәсләр иде. Күп ич ул бездә…
Әсгать. Хәзергә күп тә… Йөз ел торса да аннан теләсә нәрсә эшләп була ич. Алтынга тиң ул!
Бараев янында басып торган ярдәмчесе Саматка карап көлә.
Бараев. Җүләр син, алтын булса аны безнең чүплеккә китереп ташларлар идеме? Бар, кит моннан! Юкса үзеңне дә чүплеккә күмеп куярбыз.
Самат, полиэтиленнарга ут төртергә әзерләнеп, шырпы сыза.
Әсгать (ялварып). Яндырмагыз, дим! Мин сезгә спирт бирәм.
«Спирт» сүзен ишеткәч, чүплек хуҗалары Әсгатькә якыная төшә.
Самат (хәйләле елмаеп). Ярар, бик теләсәң күмәрбез генә. Кая спиртың?
Әсгать, чалбар кесәсеннән бер шешә спирт чыгарып, Саматка бирә.
Самат (шешәне кулында әйләндереп). Моны эчәргә ярыймы соң?
Әсгать. Ярый, ярый. Настоящий ул, үзебезнеке…
Самат. Кара аны… Тегеләй-болай була калса…
Әсгать. Чынлап әйтәм, настоящий спирт ул…
Чүплек хуҗалары, бераз читкәрәк китеп, чүплек тавын күзәтә башлый. Әсгать аптырап, карап тора.
(Үз-үзенә). Кая карама – адым саен каршылыклар. Дәгъвалашсаң – яратмыйлар, әшәке кеше буласың. Күргән-белгәнеңне әйтми, исбатламый яшәү үзе начар, намус кушмый…
Әсгать кайтырга борыла, артыннан Бараевның калын тавышы яңгырый.
Бараев. Мужик! Китми тор әле син, кил монда?
Әсгать (шиккә калып читкә). Әллә болар миңа берәр этлек эшләргә уйлыйлар инде? (Кыюлана төшеп.) Нәрсә телисез?
Бараев (авызын ера төшеп). Син курыкма… Әйдә, безнең «Фазендага» барып киләбез. (Чүплек тавы итәгенә таба ишарәли.) Анда безнең «хуҗалык»ны да, ничек эш иткәнне дә күреп китәрсең.
Әсгать сүзсез тынып кала.
Самат. Чынлап әйтәбез…
Бараев. Үз «сыеңнан» да авыз итәрсең. (Спирт шешәсен тотып селки.)
Әсгать. Мин эчмим бит.
Бараев. Эчмәсәң, без эчкәнне карап торырсың. Спиртың яхшы булса, икенче тапкыр килгәндә, тагын кыстырып килерсең.
Самат. Безнең кайда эш иткәнне дә күреп китәрсең. Сиңа ориентир өчен дә кирәк ул. Анда синең ишерәк кеше тагын берәү бар. Шулай бит Заһир Ямалович! Кем әле теге кеше?
Бараев. «Даһи»ны әйтәсеңме?
Самат. Әйе. Исеме ничек әле аның?
Бараев. Хәлим.
Самат. Әйе, әйе. (Әсгатькә.) Син шул Хәлим белән дә танышырсың.
Әсгать (үз-үзенә, сагаеп). Кайсы Хәлим? Әллә болар мәкерлек белән алдашалармы? Хәлим дигәннәре безнең заводта бергә эшләгән конструктор түгелдер ич? Юктыр, мөгаен. Ул монда килеп чүплек оясында адашып ятмас…
Самат. Әйдә дигәч, әйдә инде…
Әсгать ризалашып, хуҗалар артыннан кала төшеп, «тау» сукмакларыннан менә-төшә, туктала-туктала атлый, як-ягына карана.
Әсгать (үз-үзенә). Бу чүплек тавы Җир шары битенә «яман шеш» булып үсеп чыккан диярсең. Җир-ана да, кадерсезлеккә төшкәнлектән, сыкранып, авыр суларга мәҗбүр, күрәсең. Аның моң-зарларын ишетмиләр генә. Шушы сәер тынлыкта тетрәнгән «җаны», агулы төтеннәрне сулый-сулый, эчтән янып көйри дә көйри.
Бараев (тукталып). Самат! Теге Кәримнәрнең тагын безнең участок территориясенә кергәннәре юкмы?
Самат. Юк. Үз «сабагын» алдылар бит инде… Тагын кан косасы килсәләр кереп кенә карасыннар… (Үз «геройлыгыннан» канәгать калып, иң башларын биетеп ала.)
Әсгать (үз-үзенә нәтиҗә ясап). Нишлисең, байлык чире чүплектә дә үз хуҗалары нәфесен тыя алмый икән. Шул ук талаш, шул ук бүлеш чиренең чиге монда да күренми. Азгын бәндәләрнең иманга, акылга килүен ничек көтәсең?! Аларга «минеке» генә булсын!..
Бараев. Безнең складта, срогы чыгып, чүплеккә ташланган ипи калдыклары, булкалар күпме җыелды?
Самат. Шактый. Тартмалары тулды инде.
Бараев. Аларны син теге дуңгызлар симертүче Борягинга илтеп тапшыр.
Самат. Ярар, Заһир Ямалович. Ә теге, срогы чыгып ташланган колбасаларны, консервларны нишләтербез икән?
Бараев. Күпме соң алар?
Самат. Алар да шактый җыелды.
Бараев. Аларны чүплектә казынганнарны ашату өчен тотарбыз, кайнатып пешергәч зыяны тимәс. Кешене ач тотып булмый, артканын үзең кая куярга кирәклеген белерсең… Аннары калай, тимер-томырларны, төзү материалларын әрәм-шәрәм итәсе түгел. Кулланышта булсалар да, төзелеш-фәләнгә баралар алар… Да, тагын ни, «Даһи»ны не обижай. Ул – безгә кирәкле кеше. Шеф-повар буларак та, парник-фәлән корса да, кулыннан килә, башы эшли. Төгәл кеше.
Самат. Аңлашылды, Заһир Ямалович.
Бараев. Ул «Даһи» заводта кем булып эшләгәндер?
Самат. Конструктор бугай…
Бараев. Гаҗәп: монда ничек килеп эләкте икән ул?
Самат. Хатыны алкашлыкка чыккан, бер кайда эшләми башлаганмы? Белмәссең… Йә, хатыны җанына тигәндер, түзәрлеге калмагандыр инде.
Бараев. Димәк, чарасызлык бәласе… (Пауза.)
Әсгать (гаҗәпсенеп, үз-үзенә). Әллә «Даһи» дигәннәре, чыннан да, мин белгән Хәлим инде? (Шиккә төшеп.) Болар капкынына эләгә калсаң, чүплеккә күмелгән полиэтиленнарыңнан да колак кагарсың. «Чүплектәге – безнеке!» – диярләр дә… Аннары әле тегене бир, моны китер дип тә аптыратырлар…»
Тау чите буйлап сәхнәнең бер ягыннан икенче ягына әйләнеп чыгалар. Чүплек тавы үзәнендәрәк парникка охшаган «йорт»-палатка. Палатка читендә, аш пешерү өчен, өч таякка җайлап кәстрүл эленгән. Аның тирәсендә кемдер бөтерелә, өстәл хәстәрли.
Әсгать (гаҗәпкә калып). Тукта әле, чыннан да, мин белгән Хәлим, конструктор ич бу. Нигә ул мондый кадерсез көнгә төшкән?
Хәлим (Әсгатьне танып, гаҗәпкә калып). Нигә дип аны монда алып киләләр? Берәр гаебен тапканнармы? Әллә берәр үчлек белән аның арт сабагын укытырга телиләрме?
Әсгать (килеп җитеп). Хәлим! Исәнме? Ничек син монда?
Бараев (бүлдереп). Нәрсә, әллә сез танышлармы?
Хәлим. Әйе, кайчандыр бер заводта эшләгән идек.
Бараев. Кызык… Кем уйлаган монда шушылай очрашырсыз дип? (Елмая төшеп.) Алайса, сезнең бу очрашуны билгеләп үтәргә кирәк инде. (Кесәсеннән спиртлы шешәне чыгарып, өстәлгә утырта.) Хәлим! Стаканнарны алып кил әле!
Хәлим палаткадан стаканнарны алып чыга, өстәлгә куя. Бараев стаканнарга спирт сала, су да куша һәм эчәргә тәкъдим ясый. Әсгать эчүдән баш тарта.
Бараев (Әсгатькә текәлеп). Син нәрсә?
Әсгать. Мин эчмим. Миңа эчәргә ярамый…
Бараев. Ник?
Әсгать. Йөрәккә ярамый… Егылып башка травма алганнан бирле. Кан басымым да күтәрелә.
Бараев (гаярьлеген күрсәтеп). Бәлки, син спиртың белән безне теге дөньяга озатырга уйлыйсыңдыр?
Әсгать. Юк, спирт чиста, мин алдашуны белмим…
Бараев. Ну, кара аны…
Эчәләр.
Менә без шушы чүплек оясында мәш киләбез инде. Йә, әйт әле, син үзең кайда эшлисең, кем булып?
Әсгать. «Оргсинтез» заводында лабораториядә.
Бараев. Спиртлы җирдә икән шул… Икенче килгәндә дә, безне онытмассың инде… Спирты ярар, эчмәгән нәрсә түгел. Менә син әйт әле, нәрсәгә кирәк булды сиңа ул полиэтиленнар?
Әсгать. Алтынга тиң бит ул!..
Самат (ирония белән көлеп). Алтынга тиңне чүплеккә чыгарып ташлыйлармы? Завод җитәкчеләренең башы синеке кадәр генә эшлидер инде.
Әсгать. Бәлки, ул полиэтиленнарны эшкәртеп торуны артык мәшәкать санаганнардыр. Вакытлыча. Киләчәктә менә шушы стаканнарны, чәнечкеләрне, төрле савыт-сабаларны – һәммәсен шул полиэтиленнардан эшләп булачак ич. Бу турыда завод директоры белән дә сөйләшәм әле мин…
Бараев (көлеп). Җүләрләнмә! Директорың синең белән сөйләшеп торыр микән?
Әсгать. Торыр, мин аны беләм, ул начар кеше түгел…
Бараев. Ярар, алайса, дело хозяйский. Безгә барыбер… (Сәгатенә карап ала.) Безгә китәргә вакыт…
Бараев белән Самат, җыенып, сәхнәдән чыгып китәләр.
Әсгать (янәшә-тирәгә күз йөртеп). Хәлим! Ничек син бу чүплек «тәмугы»на килеп эләктең?
Хәлим (аптырап). Чарасызлыктан… Көтмәгәндә шулай килеп чыкты инде. Яшәргә үз куышың калмагач…
Әсгать. Заводта эшләгәндә фатирың бар иде бит синең.
Хәлим. Бар иде, хәзер юк.
Әсгать. Ничек?
Хәлим. Хатында калды… (Пауза.) Гәрчә ул фатирны заводта үзем эшләп алган булсам да.
Әсгать. Кызык. Үзеңә тиешле «доля»ны да хатыныңа калдырдыңмы?
Хәлим (үкенеп). Мин ул фатирны хатын исеменә яздырткан идем…
Әсгать. Җүләр икәнсең…
Хәлим. Җүләр, билгеле. Хәзер, Мария белән аерылышкач…
Әсгать. Нәрсә? Марияң да куып чыгардымы?
Хәлим. Булды инде хәлләр… Ул эчте дә эчте. Исеректән ни көтәсең?..
Әсгать. Балагыз булмадымы?
Хәлим. Бар иде, машинага бәрелеп үлде.
Әсгать. Күптән ялгызмы?
Хәлим. Шактыйдан… Инде анда кайтасым да килми. Өй стеналарына тәреләр эленгән… Нишлисең, үзеңә тиңне табарга акылың җитмәгәч…
Әсгать. Сез бөтенләй аерылыштыгызмы?
Хәлим. Әйе. Өйдән чыгып киткәч, ул мине үзе судка бирде…
Әсгать. Эштән нигә китәргә булдың?
Хәлим. Кыскартуга эләктем… Монда очраклы гына бер иптәш егет белән килеп чыккан идек, эшкә урнашканчы дип вакытлыча гына калган идем дә… Җүләрлек инде… Үзең ни хәлләрдә яшисең, кайда эшлисең?
Әсгать. Мин хәзер «Оргсинтез» заводында эшлим. Лабораториядә кайнашабыз. Электәгечә, уйлап табу эше белән дә шөгыльләнәм.
Хәлим. Рационализаторлык эшләрең ничек бара соң?
Әсгать. Ул эшне ташлаган юк. Төрле-төрле приборларны камилләштерәбез. Ул эшнең дә кыенлыклары бар, урынсызга дәгъвасы чыга.
Хәлим. Ничек?
Әсгать. Эштә сүз чыга, үзара пыш-пыш киләләр: Янәсе, «Әхмәтҗанов озын-озын торбалардан аккан фенолның, төрле-төрле фазаларда кристаллашу температурасын төгәл күрсәтә торган яңа прибор уйлап тапкан икән, ул безнең лаборатория эшчеләрен эшсез калдырачак икән…»
Хәлим. Күрә алмаучылар була инде ул. Аннары эшең ничек булып бетте соң?
Әсгать. Тырышкач җиңдем. Мин уйлап тапкан «Тезометр» турында газеталарга да язып чыктылар. Прибор 1978 елны ук, химия промышленносте буенча, Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә иң яхшы прибор буларак танылды, алтын медальгә дә лаек булды. Әле «Москвич» машинасы һәм 500 сум акчалата бүләк тә тапшырдылар.
Хәлим. Уңышларың белән котлыйм! (Кулын кыса.)
Әсгать. Рәхмәт. Мин бу чүплеккә дә шул «Москвич»ка утырып килдем әле.
Хәлим. Гомумән, син бу чүплеккә ни сәбәпле килдең соң?
Әсгать. Безнең «Оргсинтез» заводы конвейерларыннан баштарак яраксыз полиэтиленнар чыга башлады. Өем-өем җыелгач, аларны чүплеккә илтеп ташлый башладылар. Юкса чимал бит ул!.. Мин шул йөк машиналары артыннан монда килеп чыктым да инде.
Хәлим. Кыюлыгың җиткән әле… Ә битарафлык кайда гына юк инде ул.
Әсгать. Шул-шул. Завод-предприятиеләрне хосусыйлаштыргач, яңа хуҗалар күбрәк баеп калу максатын да алга сөрә бит.
Хәлим. Шулай, билгеле. Алдагысын кем белгән инде… Хосусыйлаштырулар киткәч, безнең заводта да үзгәрешләр башланды. Самолёт турбиналары эшләгән завод төрле газ аппаратлары эшләүгә күчте. Элекке җайланмаларны, инструментларны, күп кенә металл эшкәртү станокларын металлоломга озаттылар. Элеккеге тырышлыклар да юкка чыкты. Күп кенә һөнәри эшчеләр, инженерлар сокращениегә эләкте. Шул исәптән мин дә…
Әсгать (як-ягына каранып). Юк, Хәлим, сиңа монда калырга ярамый…
Хәлим. Анысын беләм. Эшкә урнашыр идем, хатын документларымны җуйган. Үч итеп булса кирәк. Документлар артыннан йөрергә кирәк әле…
Әсгать (өс-башына күз салып). Мунчага йөргәлисеңме соң?
Хәлим. Безнең монда, якындагы урман эчендә, бер күл бар, шунда коенгалыйм. Балык та тоткалыйм.
Әсгать. Ул күлдә сиңа балык тотарга да рөхсәт итәләрме?
Хәлим. Миңа болай тигәннәре юк. Ул күл безнең чүплек хуҗасы Бараев белән дә идарә итүче түрәнеке. Аның калада шәхси предприятиеләре дә бар икән. Үзе эшмәкәр. Ул шул күл биләмәләрен дә сатып алган, дачасын да шунда күл буена корган.
Әсгать. Күп нәрсәне акча хәл итә шул…
Хәлим (уфтанып). Акчага сатылмаган кеше сирәктер ул… Шул түрәнең мунчасы йорттан ким түгел. Бик шәп. Анда мунча ягылган көнне затлы-затлы машиналар да килеп туктый. Кыз-сөяркәләр дә күренгәли…
Әсгать. Димәк, мунчада эшлекле сөйләшүләр дә алып барыла?..
Хәлим. Ул кадәресен белмим… Әсгать! Сезнең тирәдә берәр эш-мазар килеп чыкмасмы?
Әсгать. Уйлап, белешеп карармын… Әйдә, минем телефонны язып ал әле, үзеңнекен дә бир. (Телефон номерларын алышалар.) Син югалма. Хәзергә сау булып тор…
Әсгать китә, аны Хәлим озатып кала.
Пәрдә.
Әсгать өе. Ул кичкырын хатыны Кәримә белән өстәл артына чәй эчәргә утырган.
Кәримә (ире кыяфәтен күзәтеп). Әсгать! Син нигә бүген кәефсез? Авырмыйсыңдыр ич?
Әсгать (теләр-теләмәс). Юк. Болай гына… Ни, мин бүген шәһәр читендәге чүплеккә барган идем. Шунда…
Кәримә (гаҗәпләнеп). Анда сиңа нәрсә калган?
Әсгать. Безнең заводта чүп-чарга чыгарылган күпме полиэтиленнарны, КамАЗ машиналарына төяп, шул шәһәр читендәге чүплек тавына илтеп бушаттылар. Мин алар артыннан, кая алып барырлар икән, дип күзәтә барган идем.
Кәримә (кулындагы чынаягын өстәлгә куеп). Бушатсалар ни, анда сиңа нәрсә калган?
Әсгать. Ул полиэтиленнар алтынга тиң чимал бит. Бракка чыкса да, аларны кабат эшкәртеп ниләр генә эшләп булмый! Төрле-төрле пакетлар, савыт-сабалар дисеңме, төзелеш материалларымы… Әйбернең кадерен белеп бетермиләр…
Кәримә. Әсгать! Син үз кадереңне бел әзрәк? Хыялый булма, саулыгыңны сакла… Шул тәкъдимнәрең артыннан йөри-йөри азмы нужалар чиктең?! Элек эшләгән заводыңда бәрелеп башыңны да имгәттең. Шул гына җитмәгән иде сиңа. Һаман да акылга килмисең…
Әсгать. Кирәкле эш бит…
Кәримә. Кирәкле эш, имеш… Кирәкле эшләр күп була ул. Аларны эшләп бетерә торган түгел. Син үз эшеңне бел дә йөр, тәкъдимнәрең булса яз!.. Нәрсәгә сиңа чүплек тавы? Син генә үзгәртергә телисеңме бу дөньяны? Булмаганны… Әй сәер баш! Кем чүплеккә кадәр барып йөри инде?.
Әсгать тынып уйга кала.
Әсгать. Анда конфликт чыгып, әздән генә исән калдым әле.
Кәримә. Нинди конфликт? Чүплектә очып йөргән каргалар төркеме беләнме?
Әсгать. Юк, анда башка төркем… Чүплекнең үз хуҗалары белән.
Кәримә. Бар, ди, анда чүплек хуҗалары…
Әсгать. Бар шул, бар икән. Аларның да үз участоклары бүленгән, вакыт-вакыт тыныша да алмыйлар икән: монысы минеке дә, тегесенә кагылма!..
Кәримә. Әллә анда да чүплек байлыгын бүлешәләрме?
Әсгать. Бүлешәләр икән шул. Йоклап ятмыйлар…
Кәримә. Шуннан нәрсә булып бетте инде?
Әсгать. Шунда бер таза гына киң җилкәле ир белән икенчесе чандыррак, йөзе кара көйгән ир каршыма килеп чыктылар да: «Нишләп йөрисең монда?» – дип бәйләнделәр. Ник килгәнемне әйткәч, тазарагы мыскыллап, кычкырып көлде. Аннары миңа җикеренде: «Мужик! Йөрмә монда, үзеңне дә полиэтиленнарың белән чүплеккә күмеп куярбыз», – ди.
Кәримә (борчылып). Менә йөр һич кирәкмәгәнгә. Үзеңә әҗәл эзләп… Синең белән ни булганын да, кайда икәнеңне дә белә алмабыз. Үз белдегең белән әйтми-нитми йөрисең дә…
Әсгать. Нишлим соң? Шундыйрак булып туган кеше инде мин.
Кәримә. Өстәвенә үҗәт, хыялый…
Әсгать. Үҗәт булмасаң, максатыңа да ирешә алмыйсың.
Кәримә. Шунда чүплеккә күмеп куйсалар, максатыңа ирешерсең аннары… Бар иде бер «скандальный» кеше, юк булды диярләр… Аллам сакласын!.. Ярый ла, син Монголиядә туып үскән чагында, кышкы далада, ач бүреләрдән куркып, йөкле чананың ике үрәчә арасына качып котылгансың. Эзләргә чыккан әтиең аркасында гына исән калгансың… Чүплектәге ике аяклы «бүреләр» алар икенче. Сиңа нәрсә җитмәгән? Мине ялгыз калдырасың киләме?
Әсгать. Юк, карчыгым, юк…
Кәримә. Шулай булгач, ул рационализаторлык эшең белән дә баш ватып йөрмә. Тыңла мине. Мин синең классташың. Монголиядән кайткач, мәктәптә бергә укыдык. Укыганда, рәтләп татарчаңны да белми идең. Күп нәрсәгә сине үзем өйрәттем. Һаман акыл кереп җитми үзеңә.
Әсгать. Сиңа рәхмәт инде. Ярый әле, Ходай синең белән очраштырды…
Кәримә. Ә үзең һаман аңламыйсың мине…
Әсгать. Аңлыйм, аңлыйм, җанкисәгем…
Кәримә. Аңлагач, тыңлыйлар аны бераз. Инде элек эшләгән заводыңда, шул тәкъдимнәрең артыннан йөреп, электр миче янында үзеңне ток та бәргән иде. Егылып баш җәрәхәте белән күпме авырып яттың. Хет шуларны исеңнән чыгарма… Тәки хатының сүзләренә колак салмыйсың. Үҗәтлегең көчле. Шул үҗәтлегең аркасында үзеңә «Скандальный» кушаматы да такканнар инде…
Әсгать. Нишлим соң, шулай булгач? Ярый әле, чүплек хуҗаларына спирт биреп котылдым.
Кәримә. Спирт кына коткарыр бар, хаҗәт иде спиртың… Саруларын кайнатып йөрсәң, чүплеккә дә күмеп куярлар. Эзлә аннары үзеңне…
Әсгать. Беләсеңме, мин чүплектә тагын кемне очраттым…
Кәримә. Кемне тагы?
Әсгать. Моторлар төзү заводында бергә эшләгән конструктор Хәлимне.
Кәримә. Каян килеп чыккан ул анда? Синең кебек полиэтиленнар эзләпме?
Әсгать. Юк, аңа нәрсәгә полиэтиленнар? Ул шунда парник сыман «йорт» корып яшәп ята.
Кәримә (көлеп). Парнигында нәрсә үстерә?
Әсгать. Ул берни үстерми.
Кәримә. Үстермәгәч, нишләп ята ул анда инженер башы белән? Булмаганны… Хәлимең «бомж»га әйләнмәгәндер бит?
Әсгать (Хәлимне кызганып). Урамда калгач нишләсен, «бомж»га әйләнерсең…
Кәримә. Аның хатыны бардыр ич?
Әсгать. Бар барын.
Кәримә. Булгач?
Әсгать. Күрәсең, марҗасы белән тыныша алмаганнар.
Кәримә. Нәрсәсе ошамаган?
Әсгать. Хатыны эчкән, эштән куылган… Үзен фатирыннан куып та чыгарган…
Кәримә. Кызык иткән, марҗасы алдатмаган икән… Акыллырак булса, чүплектә ятмас иде, эшкә урнашыр иде.
Әсгать. Хатыны документларын җуйган, йә юри җыештырып куйган инде.
Кәримә. Кешенекен белеп булмый, йә, башыңны ватма.
Әсгать. Без Хәлим белән телефон номерларын алыштык. Аны үзебезнең заводка эшкә урнаштырып булмасмы әле? Ул – үзе башлы кеше. Хуҗага кереп чыгарга кирәк булыр.
Кәримә. Йөр инде, йөр, синең өчен кем йөрер икән?
Әсгать. Хәлимне онытырга ярамый, мин аны яхшы беләм.
Кәримә. Белсәң ни? Кеше көен гел көйләп бетереп булмый ул. Үзеңне кара… Әйдә, чәеңне эчеп бетер.
Әсгать чәен эчә. Шулвакыт ишектән гөрләп Әсгатьнең әтисе Хәбир килеп керә.
Хәбир. Өйдәләрме?
Әсгать. Өйдә, өйдә… Әйдә, әткәй, түргә уз. Мактап кына йөрисең икән, чәй эчеп утыра идек.
Кәримә. Әткәй! Сиңа да чәй ясыйммы?
Хәбир. Яса килен. Тамаклар да кибеп тора иде.
Хәбир өстәл артына килеп утыра. Кәримә аңа чәй ясый.
Хәбир (чәен кабып куеп). Йә, ни хәлләрдә яшәп ятасыз?
Әсгать. Ару гына. Үзгәрешләр юк, искечә. Эшкә барабыз да кайтабыз, шул. Үзеңнең хәлләр ничек?
Хәбир. Ярыйсы. Пенсиягә дә чыктым…
Әсгать. Әйбәт булган. Инде рәхәтләнеп ял ит.
Кәримә. Әйе, эш бетми ул…
Хәбир (дәртләнеп). Әле эшләячәкмен мин!
Әсгать. Нәрсә, шул эшеңдә, Риф Хәевичтамы?
Хәбир. Шеф Риф Хәевич мине «Оргсинтез» заводыннан ерак булмаган «Наратлык» санаториена директорлыкка кодалый. Ул санаторий хосусыйлаштырылып, безнең газпром оешмасы карамагына күчә…
Әсгать. Инде, әти, яшең дә бар, кирәкме ул сиңа директорлык? Үзеңә мәшәкать арттырып…
Хәбир. Көчем бар чагында эшлим әле. Зыяны тимәс. Шеф үзе тәкъдим итеп торганда…
Әсгать. Нәрсә дип әйтим, алай булгач үзеңә кара инде, әти…
Хәбир. Сез дә шул «Наратлык»та рәхәтләнеп ял итәрсез…
Әсгать. Язган булса, күз күрер анысы…
Хәбир. Булыр, булыр. Яшибез әле, улым, яшибез… Менә шулай, сез ни хәлләрдә икән дип сугылган идем.
Әсгать. Рәхмәт инде…
Хәбир. Ярар, миңа китәргә вакыт. (Урыныннан тора.)
Хәбир китә, аны Әсгать белән Кәримә озатып кала.
Пәрдә.
Шул ук чүплек тавы итәге. Палатка кырыендагы бауга Хәлимнең юган киемнәре эленгән. Сүнгән учак өстендә өч таякта чәйник асылынып тора. Хәлим үзе өстәл артында нидер язгалый. Шулвакыт аның янына чүп ташу машинасы шофёры Сөләй килеп туктый.
Сөләй. Сәлам бирдек.
Хәлим. Алдык, кесәгә салдык. (Күрешәләр.) Миңа чиста су алып килдеңме?
Сөләй. Килдем, килдем. Әнә тегендә палатка артыңа куйдым. Синең ише «интеллигент»ны монда чиста сусыз тотарга ярыймы соң?!
Хәлим. Көлмә инде. «Бомж» диген.
Сөләй. Кимсетмә үзеңне.
Хәлим. Ни чарадан бичара хәленә калгач нишлисең?.. Ярар, бүген напарник Әбүш күренми әле?
Сөләй. Ул бүген минем дачада эшләп калды. Моннан алып кайткан ишек, рамнарны, кирәкле төзү материалларын рәткә кертә.
Хәлим. Ярар, ярар, файдаланып кал, монда да әллә ни эш кырылмый…
Сөләй. Үзең тик тормыйсың әле, нәрсәдер язасың?
Хәлим. Эч пошканнан сызгалаган идем әле.
Сөләй. Әллә чүплек тавын мактыйсыңмы? (Көлә.)
Хәлим. Юк. Министрга хат әмәлләгән идем.
Сөләй (гаҗәпләнеп). Министрга!.. Нинди министрга?
Хәлим. Экология министрына.
Сөләй. Чүплекне мактапмы?
Хәлим. Укып карыйммы үзеңә?
Сөләй. Йә, йә. Ничегрәк барып чыккан икән?
Хәлим (тамагын кырып, җитдиләнеп). Хөрмәтле министр әфәнде!..
Мин шәһәр читендәге чүплектә «бомж» хәлендә яшәүче (моңа беркемне дә гаепләмим) бер кеше. Элеккеге инженер-конструктор булам. Монда минем күзләрем дөньяга тагы да ачыла төште. Сүзем җир өстенә биниһая җәелә барып, биек-биек булып өелгән чүплекләр турында.
Сөләй (бүлдереп). Менә бу урында Чернобыль фаҗигасен дә искәртеп китсәң ару булмасмы? Бу чүплекләр дә нинди генә радиактив нурлар, агулы исләр чыгармый бит… Ярар, әйдә дәвам ит?
Хәлим. Мин бу хәлләрне җәмгыятебез тудырган әхлаксызлык, культурасызлык дип саныйм. Кеше табигатендә тәрбиясезлектән туган «чир»дер ул. Кешеләрнең комсыз нәфесе, ач күзлелеге, яман ниятләренең бер чагылышы, дип исәплим. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһу галәйһи вә сәлләм хәдисләренең берсендә болай дип әйтелә: «Адәм баласы дөньяда тору нисбәтендә малга һәм озын гомерле булуга комсызлыгын арттыра барадыр» Яки болай да диелә: «Адәм баласы тутырган капчыклар арасында корсактан да зарарлы капчык юк…»
Сөләй (хуплап көлә). Менә монысы шәп, белеп әйтелгән. Күпләр туйганнарын белми үз «корсакларын» тутыралар шул. Шуннан, шуннан…
Хәлим. Уйлап баксаң, шушы җир өстендә яткан чүплек тавы да җәмгыятебез өчен иң зарарлы, чир таратучы зур «корсак» ул. Без сулыйсы һавага үзенең агулы матдәләрен, газларын бүлеп чыгаручы химик лаборатория. Әйе, һәрбер «корсак» – үзенә күрә химик лаборатория. Нәрсә ашап агулансак та, кайчак без аны ничек дәваларга кирәклеген дә белмибез. Медицинабыз да әлегә бик үк куанырлык түгел…
Сөләй (хуплап). Дөрестән дә шулай инде. Даруларының да күбесе ташка үлчим, акча эшләү максатыннан эшләнгән. Йә дәвалый сине, йә юк.
Хәлим. Бу чүплек тавы ниләр белән генә буталмаган? Монда полиэтилены да, төрле-төрле шешәләре, пакетлары да, агулы матдәләре дә җитәрлек. Аларның күбесе череп, таркалып һәм дә янып төтенли, шул төтеннәре безне дә агулый: «мәгез, тончыгыгыз, үз бүләгегез» дигән кебек. Һәм ул газлар, һавага күтәрелеп, тирә-юньгә тарала. Алай гынамы, урынлы-урынсыз ташланган радиактив матдәләрдән, шакшы чүпләрдән җир-суларыбыз да агулана бара…
Сөләй. Агуланмыймы соң? Һавасы да, җир-сулары, чишмәләре дә. Безне яшәткән Җир-ана чыдасын инде… Гафу. Дәвам ит әйдә.
Хәлим. Шул-шул. Минемчә, шул газларны сулап, ярамас ризыклар ашап, пычрак суын эчеп адәм баласы үзенә алдан ук кабер казый түгелме соң?
Сөләй. Әлбәттә шулай. Тагын ниләр бар хатыңда? Дәвам ит.
Хәлим. Мин яхшы чамалыйм: дөньясы кешеләрнең уенына корылган. Анда кемнәрдер үз ролен оста башкара. Бер-берсеннән өстен булырга омтылалар, нинди юллар белән булса да, байлык тупларга телиләр. Җәмгыятебез тамырын корыта барган әнә шул талымсыз коррупция, гәрчә аңа каршы «көрәш» ачкан булсалар да, арта гына бара.
Сөләй. Доходлы бизнес шулай итә ул!
Хәлим. Бездә миллионерлар да, миллиардерлар да артты. Аларның максаты – халык хисабына баеп калу. Әгәр чүплекләрдәге чүпләрне аралап, ягъни «сортировать» итеп, шулардан «икенче чимал» эшләү сәнәгатен ачсалар, җир өсте чүплектән арыныр, җирнең томаланган «күзле»-күлләре дә ачылып, яшәреп китәр иде.
Сөләй. Шәп әйтелгән, аңлаган кешегә…
Хәлим. Югыйсә моңарчы кешелекне кешечә яшәтә алган Җир-ананың үзенчәлеген, структурасын саклап калырга да тиештер без. Нефть, газ чыгарулар гына безне саклап кала алмас бит…
Сөләй. Бик дөрес, бик…
Хәлим. Мин, кайчак, хыялымда шардай чүплек өсләрендәге каргалар болытыннан да югарырак күтәреләм һәм җиргә яман шеш булып калкып чыккан чүплек тауларын куптарып ташлыйсыларым, Җир-ананың йөрәк пульсын, иркен сулышларын тыңлыйсым килә… Иптәш министр! Берүк, сез мине сәер кешегә саный күрмәгез! Бу хатым Сезгә барып җитми, кемнәрдер тарафыннан тоткарланып калса да, бәлки акылыгызга килеп, табигатьне саклауга, халык сәламәтлеген сакларга кирәклеге турындагы фикерләрегез туар, табигатькә мөнәсәбәтегез уңай якка үзгәрер.
Шундый теләктә калып, үзегезгә дә сәламәтлекләр теләп, вакытлыча чүплектә яшәүче «бомж» Хәлим».
Сөләй. Син, Хәлим, чүплеккә килеп эләкмәгән булсаң, башыңда мондый фикерләр тумаган да булыр иде. Шәп язылган! Бу хатыңны җибәрәсеңме соң?
Хәлим. Җибәрәм. Ә нигә?
Сөләй. Үзең әйтмешли, министрның үзенә барып ирешсә ярый ла. Куштаннары, хуҗаның кәефен кырмыйк дип, кәрзингә ташламаса…
Хәлим. Анысы алар намусына кала.
Сөләй. Намус! Ул төшенчә аларда бар микән?
Хәлим. Белмим.
Сөләй. Күрмәгән, белмәгәннең башы авыртмый, диләр. Бу хатың баш чиренә әйләнмәсме? Яки язганнарыңа карап нәрсә дә булса үзгәрерме?
Хәлим. Кем дә булса бер дөреслекне әйтергә тиештер бит!..
Сөләй. Дөреслекне?.. Ярый ла, моның телен кыскартыйк әле, дип, хуҗа куштаннары сиңа ясин чыкмаса? Этлеккә күп кирәкми ул.
Хәлим. Курыкканга, яраклашканга шушы көнгә калдык та бугай… Ә минем әллә ни ерак китәсем юк…
Сөләй. Беләсеңме, Хәлим, беркөнне машинамдагы чүплекләрне шушында китереп аудардым. Чүп таратучы Әбүш тә шунда. Шунда чүп арасыннан бер шәрә ир бала килеп чыкмасынмы! Кайсыдыр фахишәме, әллә акылга чамалырак булганмы, баласын чүплеккә чыгарып ташлаган.
Хәлим. Нишләттегез баланы?
Сөләй. Киттек «шеф» Бараев янына. Ул «Джип» машинасында килеп туктаган иде. «Заһир Ямалович, нишләтик?», – дип, шушы хәлне аңлаттык. Ул: «Күмегез шунда!.. Хәзер күпме ташландык балалар. – ди. – Полиция чакыртып йөри башласаң, файдасыз, аңа да артык мәшәкать кирәкми, безгә дә», – ди. Әле: «Без монда похоронное бюро түгел», – дип тә өстәде.
Хәлим. Шуннан ни белән бетте?
Сөләй. Шуннан шул, ни әйтсәң дә, адәм баласы бит. Сабыйны әрсез күселәр, кара каргалар, йә булмаса иясез этләр карамагына ничек калдырасың? Бу бит ерткыч җанвардан да артык… Әллә дөньясы да чүплек сыман буталган, әллә иман качкан.
Хәлим. Сабый мәетен нишләттегез?
Сөләй. Бараев китеп баргач, без Әбүш белән баланы чүплеккә күмми, якындагы зиратка алып барып җирләдек…
Хәлим. Әйбәт булган, саваплы эш кылгансыз…
Сәхнә артында машина килеп туктаган тавыш ишетелә. Сәхнәгә Бараев килеп керә, Сөләй үз юлына китеп бара.
Бараев (җитди). Хәлим! Син теге урман эчендә күл янындагы фазенданы беләсең бит?
Хәлим. Беләм. Күлендә балык та тоткалаганым бар.
Бараев. Иртәгә сиңа шунда барып минем «шеф»ның мунчасын ягарга булышырга кирәк булачак. Бер иптәш авырып киткән… Короче, мунчаны яхшылап як, юып чыгар. Ул йортка эшлекле түрәләр җыелачак, сайлаулар турында мөһим сөйләшүләр дә алып барачаклар.
Хәлим. Кемнедер депутатлыкка да тәкъдим итәргә әзерлиләрме?
Бараев. Минем шеф үзен депутатлыкка тәкъдим итәргә уйлый. Шунда бергә-бергә киңәшәләр дә булыр…
Хәлим (читкә, үз-үзенә). Димәк, шефың бай кеше икән, депутатлыкка сайланыр өчен миллионнарын да кызганмас…»
Бараев. Килгән кунакларны яхшылап сыйлап, мунча кертеп җибәрми булмый бит инде. Мәсьәлә аңлашылдымы?
Хәлим. Аңлашылды.
Бараев. Баргач, капка кыңгыравына баскач, әйтерсең: «Мине бирегә Заһир Ямалович җибәрде», – дип. Булдымы?
Хәлим. Ярар, ярар, Заһир Ямалович! (Исенә төшереп.) Минем сезгә бер гозерем дә бар әле.
Бараев. Әйт. Нинди?
Хәлим. Мин югалган паспортымны, документларымны яңадан тергезергә телим. Шәһәргә, бәлки, үз районыма да кайтып килергә туры килер. Артыннан йөрмичә булмый бит. Сез миңа юл чыгымнарына бераз акча биреп тора алмассызмы?
Бараев. Күпме кирәк?
Хәлим. Үзегез чамалагыз инде. Аның мәшәкатьләре җитәрлектер әле.
Бараев (акча чыгарып). Мә, биш мең, җитмәсә әйтерсең…
Хәлим. Рәхмәт сезгә!..
Бараев юлын дәвам итеп китеп бара, Хәлим аны озата чыга.
Пәрдә.
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?