Текст книги "Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4"
Автор книги: Нурислам Хәсәнов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 9 (всего у книги 31 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]
Акъяр авылы. Инеш яры. Яр читендәге нигез каршында үскән ялгыз каен. Каршы як фонда Акъяр таулары күренеше, бормалы инеш юлы. Акъяр итәгендә шул инешкә аккан чишмәнең өске каплавычы күренә. Нәфис ялгыз каенга сөялгән. Көтмәгәндә янына янә Аждаһа килеп чыга. Озын койрыклы Аждаһа, куана-куана биегәндәй, Нәфискә дәшә.
Аждаһа. Нәрсә, кәкре каенга терәттеләрме үзеңне?
Нәфис (сискәнеп, артына борылып). Сез кем тагы?
Аждаһа. Күрмисеңмени, мин шул ук Аждаһа. Затлы нәселдән яралган елан. Беренче очрашканда, син минем сүзләргә колак салмаган идең… Шулай була ул мөхәррир… Беләсең килсә, бу җирләргә мин хуҗа! Монда барысы белән дә мин идарә итәм…
Нәфис. Тукта әле, сезгә миннән ни кирәк?
Аждаһа. Ха-ха-ха… Сиңа хәбәр китердем.
Нәфис. Нинди?
Аждаһа (кәгазен күрсәтеп). Ышанмасаң, менә укып күрсәтәм. (Укый.) «Реорганизовать районной газеты «Байтирәк хәбәрләре», присоединив, к коммунальному учреждению «Информационный центр, «Байтиряк-информ» с переходом прав и обязанностей редакции к информационному центру «Байтиряк-информ». Штаты редакции районной газеты «Байтирәк хәбәрләре» сократить.
Глава администрации Байтирякского района Динар Ишкаев».
Ишеттеңме? Ха-ха-ха…
Нәфис. Нәрсәгә шулхәтле куанасыз?
Аждаһа. Әйткән идем бит, син бу районда эшли алмаячаксың, дип. Тыңламадың мине, хатының әйткәннәрен дә…
Нәфис. Икенче кулыгызда нинди кәгазь ул?
Аждаһа. Приказ. Аңа матбугат министрың Сәет Әскәров имза салган. Менә таныш бул. (Укый.) «Районның «Байтирәк хәбәрләре» газетасын, хокук һәм бурычлары белән, коммуналь учреждениенең «Мәгълүмат үзәге»нә – «Байтирәк-информ»га үзгәртеп оештырырга. Районның «Байтирәк хәбәрләре» газетасы штатын кыскартырга».
Байтирәк районы администрациясе башлыгы Динар Ишкәев
ПРИКАЗ
1. «Байтирәк хәбәрләре» газетасы редакторы вазифасын кыскартырга.
2. Районның кадрлар белән эшләү секторы мөдиренә бу турыда мәгълүмат бирергә.
Министр С. Әскәров».
(Приказларны тотып селки.) Үз теләгең белән эштән китмәгәч, менә шулай була ул. Элекке главаң Тукбаев әйтмешли, «Этлеккә тәһарәт кирәкми». Оешманың исемен генә алыштырып куйдылар һәм эшең бетте, кодагый.
Нәфис. Районда барыбер газета чыгадыр бит.
Аждаһа. Чыга. Тик башка исем белән.
Нәфис. Нинди?
Аждаһа. «Байтирәк» дип кенә.
Нәфис. Аның редакторы булырга тиештер бит.
Аждаһа. Тиеш. Редактор вазифасы вакытлыча «Байтирәк-информ» директоры дип аталачак.
Нәфис. Редактор белән директор икесе ике нәрсә бит ул.
Аждаһа. Ха-ха-ха… Шуны да аңламыйсыңмы? Бу синнән котылуның бер чарасы. Нәфис Хаковтан котылгач, аннары газета редактор имзасы белән чыга башлаячак… Син үзеңне эшкә восстановить итүләрен сорап, шикаять язмасын, гаделлек эзләп йөрмәсен өчен.
Нәфис. Ә мин язсам?..
Аждаһа. Шашма! Нинди заманда яшәвеңне онытма. Йә, хөкемдар синең яклы буламы, әллә ул министрыңны яки район башлыгы сүзен тыңлаячакмы? Шул-шул…
Нәфис. Редактор итеп кемне куялар соң?
Аждаһа. Авылдашың Рубазны, элекке председатель Һашим малаен.
Нәфис. Ул – журналист түгел ич, физика укытучысы.
Аждаһа. Ха-ха-ха… Бу журналистлар, язучылар сәер дә инде. Син, Нәфис, күктә очма, җиргә төш. Партия заманында яза белмәгән коммунистлар да редактор өчен кул куеп утырды. Кул куя белгәч җиткән… Димәк, Рубаз – район башлыгы Ишкәевкә кирәклерәк кеше. Ул әле – сайлау комиссиясе рәисе дә. Әлбәттә, сайлау бюллетеньнәрен Ишкәев кушканча да саный белә.
Нәфис. Димәк, ул түрәләргә оста яраклаша.
Аждаһа. Әйе, ул синең кебек үҗәт түгел, күпне күрми, ишетми…
Нәфис. Алай дияргә сез мине каян беләсез?.. Әллә сез шул Аждаһа сурәтендә йөргән берәр әүлиямы?
Аждаһа. Ха-ха-ха… Минме? Зирәк акыллы бер елан!
Нәфис (үз-үзенә). «Еланлыгыңны» болай да күрәм.
Аждаһа. Әйе, мин кодрәтле җан иясе! Кирәксә, мин шушы озын койрыгым белән бөтен Җир шарын да чорнап ала алам. (Нәфискә якыная. Нәфис, шикләнә калып, артына чигенә) Курыкма. Мин адәмнәрне бер-береннән аера беләм һәм таныйм…
Нәфис. Әллә уйларымны да укый аласызмы?
Аждаһа. Алам… Адәм баласы тәкъдиренә язылганны үзе дә алдан күреп белергә тиеш…
Нәфис. Үз-үзен аңламаган, камил акылга ия булмаганнар да шулаймы? Властька килгән андый кеше халыкка төрле-төрле газаплар гына китермәсме соң?!
Аждаһа. Дөрес, бу тормышта төрле хәлләр дә була анысы… Аңлашылмаучылыклар, көтелмәгән фаҗигаләр дә…
Нәфис. Ул фаҗигаләрне, сугышларны булдырмаска буламы соң? (Җавап ишетелми, Нәфис дәвам итә.) Бу тамашаларга без түгел, безне яшәткән, туйдырган җир-ана да сыкрана булыр… Әүлиялык кылып сөйләшү җиңелдер дә ул… Әгәр адәмнәр әхлак кануннарын сакламый, комсыз нәфесләрен чикли алмый икән, шул фаҗигаләрдә үз әҗәлләрен дә көтәргә тиеш буламы?..
Аждаһа. Бу хәлләрне төзәтергә вакыт күп кирәк… Ләкин Һәр адәм баласы бу тормышта сынау узарга тиеш… Берсе дә байлыкларын теге дөньяга алып китә алмый. Байлыклары аны оҗмахка да алып керми…
Нәфис. Нәфесләрен чикли алмаган Тукбаевларны, Ишкәевләрне дәме?
Аждаһа. Анысын белмим, үзләреннән сорарсың… (Пауза.) Менә сиңа бер яңалык алып килдем: бер ун көннән министрың Сәет Әскәров эшеннән алыначак, аның да нәфесе акчага котырган булган икән…
Нәфис (үз-үзенә). Миңа чокыр казыган иде… «Какма кеше капкасын, үз капкаңны кагарлар» дигәннәре дөрестер шул.
Аждаһа. Бәхетең, ярый әле, урлашмагансың… Шуңа сөен. Беләсеңме, сине бәлаләрдән Тукбаев кына саклап килде. Ул, ни әйтсәң дә, Ишкәев кебек мәкерле түгел. Тукбаевның, ничек кенә булмасын, кешелеклеге бар…
Нәфис. Сез боларны каян беләсез? Әллә син, чыннан да, әүлия инде?
Аждаһа. Һич юк. Миндә тоемлау, алдан күрә белү сәләте бар.
Нәфис. Йә, миңа соң нишләргә?
Аждаһа. Үзең хәл ит… Син бу журналистлык эшеңдә вакланма. Инженер буларак, үзеңә эш табарсың. Хатының киңәшләренә дә колак сал… Кызың Көләч тә акыллы кыз… (Кесә телефоны шалтырый.) Алло! Әйе, мин тыңлыйм. Кая килеп җитәргә? «Аюлар илчелеге»нә? Депутатлыкка тәкъдим итәләр? Әллә мине дәме? Алайса, ярар, хәзер килеп җитәм…
Елан телен ысылдатып ала да, койрыгын болгап, китеп тә бара.
Нәфис (аптырап). Нәрсә булды бу? Әллә мине Аждаһа елан саташтыра инде? Йә төшкә керә, йә каршыма килеп чыга… Кыяфәтсез. Үзе күбесен белеп тә сөйли… (Пауза.) Бу тормыш – чын көрәш икән шул. Кемдер җиңә, кемдер җиңелә… Юк, мин үземне җиңелдем, дип саныйсым килми. Байтирәк районына кайтып үземә күпме сабаклар алдым.Миңа шушы туган авылым – Акъярым яшәсен!.. (Тауларга карап.) Таулар горур! Авылымның мәңгелек һәйкәле! Вакыт узган саен, алар авылым сәхифәләрен дә язып баралар сыман… Акъярым! Тарту көчеңә буйсынып, менә тагын сиңа кайттым. Җир сөреп, эштән арып-талып кайткан бабамнар шушы тау иңнәренә утырып чабатасын каккан, еллар тузанын койган… Тау астыннан инешеңә аккан чишмә суларында битләрен юганнар, сусауларын басканнар. Көмештәй йөгерек суларга кушылып, гүя аларның күңел хатирәләре сүтелгән… Аларның төс-йөзләрен чагылдыра-чагылдыра аккан сулар гына кире кайтмыйлар шул инде. Ә исәннәр авылым Акъярыма бер кайтмаса бер кайта…
Тау ягыннан хатыны Сәрия тавышы ишетелә.
Сәрия. Нәфис! Син кайда?
Нәфис. (Нәфис тавыш килгән якка атлап). Мин монда, кадерлем!..
Сәрия. Мин дә Акъярга синең яныңа кайттым… Авыл һавасын суларга… Син кайда хәзер?
Нәфис. Инеш буенда, безнең «Мәхәббәт чишмәсе» янына таба кил.
Сәрия тавышы. Китмә шуннан. Без хәзер килеп җитәбез…
Нәфис. Син кем белән?
Сәрия тавышы. Кызым Көләч белән.
Көләч (шатланып кычкырып). Әти, мин дә кайттым Акъярга!..
Нәфис. Әйбәт булган, кызым…
Нәфис каршына Сәрия белән Көләч елмаешып килеп чыгалар. Очрашкач, Нәфис белән Сәрия кочаклаша. Көләч аларга шат елмаеп карап тора. Аннары алар инеш буендагы йортка таба атлыйлар.
Көләч (биеп китеп, колачын җәеп әйләнә). Мин бәхетле! Минем әтием дә, әнием дә янымда…
Сәрия белән Нәфис, кызларына карап куана-куана, юлларын дәвам иттерәләр.
Пәрдә.
Тәмам.
2016
Бер йотым су
Драма, ике пәрдәдә, унбер күренештә
КАТНАШАЛАР:
Хәлим – илле яшьләрдә, инженер.
Габделхак – Хәлимнең әтисе, сугыш ветераны.
Рәмзия – Хәлимнең әнисе, җитмеш яшендә.
Гөлсем – Хәерҗанның хатыны.
Әсгать – уйлап табучы, 45 яшьтә.
Кәримә – Әсгатьнең хатыны.
Хәбир – Әсгатьнең әтисе.
Бараев – чүплек тавы хуҗасы.
Самат – Бараев ярдәмчесе.
Сөләй – чүп ташучы шофёр.
Әбүш – чүплек хезмәткәре.
Аксакал – илче карт.
Бочкарёв – илче карт ярдәмчесе.
Чабатаев – су соранучы.
Фатыйма – су соранучы.
Фәйзуш – су соранучы.
Айгөл – (Фәрештә) су соранучы.
Данил – түрә ялчысы.
Газиз – «Наратлык» ял йорты директоры.
Радик-«Кувалда» – төркеме башлыгы.
Вафа-«Фок» – төркем әгъзасы.
Шәргыя – авыл карчыгы.
Нәсим – Шәргыя улы, шофёр.
Сакчы.
Беренче пәрдәХәлим шәһәрдән авылга әти-әнисе янына кайта, кулында – сумка. Ул капкадан ишегалдына килеп керүгә, аны әтисе Габделхак күреп ала һәм балтасын тотып туктап кала. Сугышта булган әтисенең бер күзе юк. Ул шул күзен марля белән каплатып, баш артына кыйгачлап бәйләгән.
Габделхак (куанып). О-о, минем улым кайткан…
Хәлим. Исәнме, әти!..
Габделхак (күрешеп). Ярыйсы, улым. Менә буш вакытта кыштыр-мыштыр килгәлим шулай.
Хәлим. Тагын нәрсә ясамакчы буласың инде?
Габделхак. Веранда тәрәзенә рам кисәге.
Хәлим. Җитәр инде, күпме эшләргә мөмкин? Ял ит бераз…
Габделхак. Эшсез ятсам, вакытны үткәрү читен… Ярар, әйдә, өйгә керик.
Җыенып, верандага узалар, каршыларына өйдән Хәлимнең әнисе Рәмзия чыга.
Хәлим (куанып). Исән генәме, әни?..
Рәмзия. Шөкер, улым, шөкер. Әлегә исән-сау йөреп торган көн. Үзең ничек? Сау гынамы?
Хәлим. Әйбәт кенә, әни. Менә кайттым әле.
Рәмзия. Әйбәт булган. Шулай кайткалап йөр, онытып бетермә. Эшләп йөрисеңме? Шул эшеңдәме?
Хәлим. Әйе, шул Моторлар төзү заводында конструктор булып йөрим, сызасын сызабыз, самолёт детальләренә исәп-хисап та ясыйбыз.
Рәмзия. Ярый, улым, ярый. Ходай җүн бирсен…
Габделхак. Ярар, Рәмзия, әйдә, син чәйләреңне әзерлә. Малай юлдан кайткан, эчәсе киләдер, карыны да ачыккандыр.
Рәмзия. Ярар, ярар…
Хәлим. Зыян юк, минем ашап эчкәнгә күп тә узмады. (Сумкасыннан кала күчтәнәчләрен алып, өстәл өстенә куя.) Чәйгә дип бераз өрек җимеше, как, алмалар да алган идем. (Күчтәнәчләрне әнисенә бирә.)
Рәмзия. И-и рәхмәт инде, улым…
Рәмзия күчтәнәчләрне ала да өйгә аш-су бүлмәсенә уза. Хәлим әтисе белән кара-каршы өстәл артына утырышалар.
Габделхак. Йә улым, сөйлә. Эшең бик авыр түгелме?
Хәлим. Юк, әти. Безнең эштә башыңны эшләтә белергә генә кирәк. Күтәрәсе, төшерәсе түгел…
Габделхак. Анысы ярый. Укыганның зыяны тими аның. Тырыш кына. Тырышкан ташка кадак кагар, дип тикмәгә генә әйтмәгәннәрдер.
Хәлим. Тырышмасаң булмый икән ул…
Габделхак. Шулай, улым, үз башыңа төшкәч аңлый башлыйсың ул. Без үскәндә укырга мөмкинчелекләре дә булмады, төрлесен күрдек, төрлесе эләкте…
Хәлим. Сезгә авыр сугыш чорлары туры килгән шул.
Габделхак. Әйе, безгә эләкте… Ачлыгы да, сугышы да…
Рәмзия чәйнек, ашамлыклар чыгарып өстәлгә куя.
Рәмзия. Йә, чәйләп, ашап-эчеп алыгыз. Бал алдыгызда, ризыктан да җитешегез.
Габделхак. Ярар, ярар, карчык. Әйдә, үзең дә утыр. (Рәмзия утыра.) Ни, карчык, теге аш астына дигән нәмәстәкәйне дә алып кил әле. Әче «бал»ны, дим.
Рәмзия. Җитәр инде сиңа, картаеп беткәч тә, бал да бал. Тәки кымтырыкланасың… Бераз ояла бел.
Габделхак. Мондый очрашу көннәре гел булып тормый ул. Бераз кәефне күтәрә төшү зыян итмәс инде.
Рәмзия (кашын җыерып). Балыңны куйган җиреңнән үзең барып ал әле. Мин газымны сүндереп киләм. (Өйгә кереп китә.)
Габделхак шкаф читеннән әче бал тутырган шешәне алып килеп өстәлгә куя, бер стаканны үзенә, икенчесен Хәлим алдына куя.
Габделхак (шешә бөкесен ачып). Әзрәк кенә тотасыңмы, улым?
Хәлим. Юк, әти, миңа кирәкми. Мин аның ише белән бик дус түгел.
Габделхак. Анысы ярый, ихтыярың… (Стаканга әче бал сала.) Мин бераз тотып куям әле. (Эчә.) Әйдә, ашап-эчеп утыр син!..
(Кәефләнеп). Син белеп тор, улым… Сугышка киткәндә миңа унсигез яшь тә тулмаган иде. Анда мин күргәннәрне беркемгә дә күрергә язмасын!.. (Фикерен тупларга тырышып.) Әйе, җәяүләп йөзәр чакрым бара идек… Хәзер йөртеп кара берәрсен йөзәр чакрым җәяү. Без йөрдек… (Хис киеренкелегеннән йомарланган йодрыгын өстәлгә бастырып-бастырып ала.) Әйе, суын да, сазлыкларын да кичтек.
Хәлим. Нинди полкта булдың син, әти?
Габделхак. 95 нче полкта идем. Өченче рота. Утыз җиденче дивизия. Аны Рокоссовский җитәкләде…
Хәлим. Кайсы-кайсы җирләрдә булдыгыз?
Габделхак. Безме? Кайда гына булмадык? Белоруссиянең Великие Луки шәһәрендә дә, аның Узловой станциясендә дә… Әйе, аннары безне Беренче Балтийскийдан Икенче Балтийскийга күчерделәр. Шундагы сугышларда яраландым да инде мин… Бер тәүлек кар өстендә яттым. Бер йотым суга тилмереп. Әйе. Аннары, кичкә таба, бер стакан җылы су китереп бирделәр.
Хәлим. Кемнәр?
Габделхак. Эзләп килгән сугышчылар. Һәм алар: «Сине алырга килерләр», – дип, алга таба китеп бардылар.
Хәлим. Аннары нәрсә булып бетте?
Габделхак. Ярый әле, килделәр. Мине санбатка чанага салып алып бардылар. Күз генә түгел, аяк та яраланган. Тәмәке дә төреп бирделәр. Анысы ярады… Яралы боттан кан ага да ага. Бер күз күрми. Сул күзгә тимер ярчык килеп эләккән…
Хәлим. Кирәк бит, аягың яралану гына җитмәгән, күзеңә дә эләккән…
Габделхак. Эләкте шул, улым, эләкте… Әйе, мин оста пулемётчик идем. «Максим» белән эш иттем, наводчик идем. «Максим» минутына 5000 патрон ата. Тыр-тыр… Әйе, әйтәм бит, без күргәнне кешегә күрергә язмасын…
Өйдән верандага Рәмзия чыга. Ата белән улның сөйләшкәннәренә бераз колак салып тора. Аннары аларны бүлдерми кире кереп китә. Габделхак, стакандагы балын тотып куеп, сүзен дәвам итә.
Әйе, син белеп тор, улым. Ул Брянск урманнарында барган сугышларның очына чыга торган түгел иде. Сазлык. Шунда күпме сугышчылар ятып калды… (Тешләрен кысып, сыкранып ала.) Бер кабергә сигез йөз кешене шырпы тартмасына тезгән кебек тезәрләр иде. Бишәр, алтышар кабергә йөзәрләп тә күмделәр…
Шомлы тынлык.
Хәлим (көрсенеп). Ни аяныч… Ул сугышларда кемнәрнең генә кадерлеләре хәбәрсез-нисез югалып калмаган инде…
Габделхак. Әйе, һәммәсе минем күз алдымнан китми… Барысы да менә монда (баш бармагын күкрәк турына терәп) шырпы кебек кадалган. Истән чыкмыйлар…
Хәлим. Ни кызганыч, сугышлар беркемне дә аямый икән шул.
Габделхак. Әй улым, ниләр генә күрмәдек без. Уралдан башлап Брянск урманнарына кадәр бик озын, авыр юллар уздык. Орёлны алганда, миңа «За боевые заслуги» медален бирделәр. Аннары 1942 елның 23 августында Смоленск ягына повестка алдык.
Хәлим. Көннәренә кадәр хәтерлисең әле үзең.
Габделхак. Әйе, барысын да хәтерлим, аларны онытырлык түгел, түгел… (Янә йодрыгын өстәлгә бастырып-бастырып ала.) Бер йотым суга да интектек, су юкта сидекләргә кадәр эчтек…
Хәлим. Коелар да юк идеме?
Габделхак. Бар. Коеларга агулар салынган…
Хәлим. Немецлар салганмы?
Габделхак. Әйе. Әз генә аккан чишмә, яңгыр суларын каскаларга җыя идек. Ул Витебск шәһәре янында җыен сазлыклы урыннар. Менә шунда инде, 1944 елның май аенда булды ул хәл, бер күзем яраланды…
Хәлим. Бер күзсез калгач, сине сугыштан кайтардылармы?
Габделхак. Әйе, мин шул 1944 елны кайттым. Районга учётка басарга килгәч, военком Дюкин дигән кеше шунда: «Безгә завхоз кирәк, килмисеңме?» – диде. Мин ризалаштым. Әйе, ул елларда завхоз булып та эшләдем әле мин… Тик торырга безнең вакыт булмады.
Хәлим. Ярый әле, әти, сугышта исән калгансың, минем бәхеткәдер инде…
Габделхак (канәгать калып). Ходай шулай язгандыр, улым. Насыйбын биргән… Ярый әле, менә укып чыктың, кеше булдың. Мин шуңа сөенәм. Безгә генә укулар бик эләкмәде. Без эшләдек. Ул вакытта, хәзерге кебек, бик трай тибеп йөрмәделәр…
Рәмзия әйләнеп керә.
Рәмзия. Ашап-эчеп утырыгыз, сүз бетмәс ул. Тагын берәр нәрсә кирәкме?
Хәлим. Юк, әни, безгә монда җитә. Борчылма.
Рәмзия кире борылып кереп китә.
Габделхак (хатирәләрен дәвам итеп). Әйе, син, улым, белеп тор. Безнең авылда миннән ике яшькә олырак Габдулла Галиев дигән иптәш егетем бар иде.
Хәлим. Кем малае ул?
Габделхак. Улмы? Укытучы Нәдерша Галиевнең малае. Беләсең инде. Мәктәп директоры булып торды ул.
Хәлим. Беләм, беләм. Бераз безне дә укытты әле ул.
Габделхак. Менә шул егетне дә сугышка 1941 елны алдылар. Ул сугышның беренче елында ук вафат булды. Миңа фронттан хатлар язып җибәргәләде. Бер хатын шигъри юллар белән дә язган иде. Бер-ике юлын хәтерлим дә әле:
…Пуля кош кебек очып кунар да,
Мәҗбүр итәр,
Ярсып типкән йөрәгеңне тынарга, –
дигән.
Хәлим. Үз язмышын алдан күзаллаган диярсең.
Габделхак. Әйе. Әле аның китаплары сугышка кадәр үк басылып чыккан иде. Яшь килеш әрәм генә булды… (Пауза.) Шөкер, без сугыштан исән калдык. Әле менә бер күз белән булса да яшәп торабыз. Дөнья бер күз белән дә якты күренә ул, улым…
Хәлим. Яшәргә язсын, әти…
Габделхак. Әйе… Дөрес, безне, сугыш инвалидлары буларак, онытып бетермәделәр. Сугыш кырында ятып калганнарга, аларның кадерлеләренә, нарасый балаларына бик үк игътибар җитеп бетмәде.
Хәлим. Нишлисең бит… Сталин «Война всё спишет…» дип тә әйткән бугай.
Габделхак (ачуы кабарып). Сталин, Сталин!.. Хаклы булганмы ул? Ил өчен үлгәннәрнең гаебе юк бит, юк…
Хәлим. Шулаен шулай да… Кем ил башлыгына каршы килә ала? Монда үз хуҗаңа да сүз әйтеп булмый әле.
Габделхак. Да-а. Каршы килгәннәрне, гаепсез булсалар да, Себергә дә сөрделәр, аттылар да. Гөнаһыннан куркып тормадылар. Әйе, төрлесе булды…
Хәлим. Хәзер дә күпләре куркып тормый, үз кирәген үзенчә майтара бирә анысы…
Габделхак. Хәзер иркенчелек, эшләгән кешегә хет яшәргә була. Дөрес, оста гына яраклаша да беләләр. Үзләрен тормыш артистлары диярсең! Син – миңа, мин сиңа китте… Бер баеганның гел байыйсы килә.
Хәлим. Җиңел кәсеп кешеләрне тиз яраклаштыра икән ул, әти.
Габделхак. Анысы дөрес, хәзер безнең ишеләрнең генә кадере бетеп бара… Техника заманы дигән булып, күпләрнең бил бөгеп эшлиселәре дә килми.
Хәлим. Техникасының да бер яктан зыяны җитәрлек. Газлары белән дә агулап торган көннәре.
Габделхак. Шул-шул. Элек безнең авылда ветврач Саттар абыең бар иде. Син аны үзең дә беләсең. Ул исән булганда, су буйларында үлгән эт, мәче үләксәләре аунап ятмады. Барысын җыеп үләт базына озаттырды. Чүпләрне дә теләсә кая чыгарып өймәделәр. Ягасын яктырды, ашламадан калганын күмдертте.
Хәлим. Ә хәзер ничек?
Габделхак. Үзең дә күреп торасың ич, беркемгә кирәкми… Аптыраш. Ярар, безнең башлар күрәсен күргән инде. Киләчәк сезгә кала, ни эшләрсез? (Пауза.) Кабат сугышлар гына булмасын!..
Хәлим. Шулай. «Тыныч дөнья бер күз белән матур күренә» дисең бит. Яхшыга юрыйк…
Рәмзия өй эченнән әйләнеп чыга.
Рәмзия. Ашап эчтегезме? Тагын ни дә булса кирәкме?
Хәлим. Булды, әни, булды…
Рәмзия. Инде күп тә сөйләштегез, бераз ял итеп алыгыз.
Габделхак (исенә төшереп). Мин чүнниккә барып кайтам әле. Кортлар аермыйлар микән? Аера-нитә калса, бәлки, шунда кунып та калырмын…
Габделхак җыенып чыгып китә, Хәлим аны озатып кала. Кире әйләнеп кергәндә, Рәмзия веранда баскычына чыгып утырган.
Рәмзия (уфтанып) Әй гомерләр!.. Без картаймый кем картайсын икән?.. Инде малайларың да үсеп җитсен дә…
Капкадан әтисен озатып калган Хәлим әнисе Рәмзия янына килеп баса.
Хәлим. Әни, нигә баскыч төбендә утырып торасың?
Рәмзия. Ишегалдыбыз иркен бит, гомер иткән нигезебез. Миңа шушылай утырып торырга рәхәт. Әйдә, син дә утыр яныма?
Хәлим әнисе янына килеп утыра.
Рәмзия. Соңгы вакытларда сирәгрәк кайта башладың әле, улым. Эшегез күптер инде…
Хәлим. Эш җитәрлек анысы. Заводның үз режимы, үз планы бар бит. Аннары мин бушрак вакытларда уйлап табучанлык – рационализаторлык эше белән дә шөгыльләнәм.
Рәмзия. Акчасы бармы соң аның, тиле кеше әйткәндәй…
Хәлим. Бераз бар инде, иш янына куш, тәкъдимнәреңне уздырсалар…
Рәмзия. Әле алай да буламыни ул?
Хәлим. Төрлесе булгалый. Яхшырак уйлап тапкан тәкъдимеңә начальник үз исемен дә «соавтор» итеп кертергә куша.
Рәмзия. Менәтерә. Анда да кеше кәсебе өлешенә керәләрмени?
Хәлим. Керәләр шул. Хуҗаңа каршы килсәң, эшләрең дә кыенлашырга мөмкин… Аңардан күп нәрсә тора. Эш категорияңне күтәрмәскә, фатир чиратыңны да артка чигерергә мөмкин ул. Шулай кеше хезмәтен үзләштереп, техник фәннәр кандидаты булып йөрүчеләр дә бар хәзер…
Рәмзия. Квартира бирмиләрме соң әле?
Хәлим. Өйләнми торып, юк.
Рәмзия. Өйләнергә исәбең юктыр бит?
Хәлим (дәртләнеп китеп). Бар, әни, бар…
Рәмзия. Йөргән кызың да бармы?
Хәлим. Бар, әни, бар…
Рәмзия. Әле кайчан таныштыгыз соң?
Хәлим. Иптәш егетемнең туган көнендә… Ул чибәр! Мине «Хәлимчик» дип кенә йөри.
Рәмзия (уйга батып). Алай икән… Ул безнең мөселман кешесеме соң?
Хәлим. Юк. Ул урыс кызы, Мария исемле.
Рәмзия. Күптән таныштыгызмы?
Хәлим. Ике ай элек кенә.
Рәмзия (аптырашка калып). Үз кешебез түгел икән… (Пауза.) Беткәнмени татар кызлары? Кызлар авылыбызда да җитәрлек югыйсә. Әнә түбән очның Хәбир кызын гына ал, булган да, чибәр дә, ягымлы да.
Хәлим. Ул Хәбир кызының күзләре кысынкырак ич, әни.
Рәмзия. И-и җүләр дә инде син… Нәрсә, Марияңның күзләре зурмы, чекерәеп тә торамы?
Хәлим. Юк. (Кесә блокнотыннан Марияның фотосурәтен чыгарып күрсәтә.) Менә үзенә күзләре дә килешеп кенә тора.
Рәмзия Мария фотосын кулына алып карап тора торгач, йөзе, сынаулы карашлары ризасызлык белдерә.
Рәмзия (уйга калып). Улым! Әллә беразга йөреп кенә торасызмы? Ашыкмыйсыңмы, дим. Гомер юлдашын сайлаганда, ныгытып уйлау, ата-ана киңәшләрен тоту хәерлерәк ул… (Пауза.)
Хәлим. Без уйлаштык инде, әни…
Рәмзия (шиккә калып). Ничек бик тиз?
Хәлим (үзен гаепле дә сизгәндәй). Шулай инде… (Пауза.)
Рәмзия. «Эшегез» булмагандыр ич?
Хәлим сүз мәгънәсен аңлап җиткерми.
Хәлим. Ничек?..
Рәмзия. Бергә йокламагансыздыр ич? (Текәлеп карый. Пауза.)
Хәлим уңайсызлана.
Хәлим (үз карарына килеп). Аның белән рәхәт миңа… Без килештек инде, әни…
Рәмзия (уфтанып). И-и улым, тормыш мәсьәләсендә төпле акыл да кирәк, ахмак булмыйлар… (Пауза.) Үзең инженер булып йөрсәң дә, тормыш сабагын узмагансың шул. Ничек инде киңәшми-нитми бу эшкә баралар?.. Әтиең нәрсә әйтер бит әле?
Хәлим. Әтигә әйтсәң, йә ул бөтенләй кабынып китәр…
Рәмзия. Китсә ни, тормышның ачысын да, төчесен дә күргән ул…
Хәлим (кыенсынып). Әни!.. Мин ул кызга вәгъдә бирдем бит инде.
Рәмзия. Вәгъдә биргәнче, кызыңны алып кайтып күрсәтәсе иде. Кешечә булыр иде. Ә син Марияңның фотосын гына алып кайткансың.
Хәлим. Ул урысча сөйләшкәч, син аны барыбер аңламыйсың бит.
Рәмзия. И бала, бала… (Пауза. Мария фотосына янә карап.) Тәмәке тартамы ул?
Хәлим. Тарта. Хәзер күп кызлар тәмәке тарта ич.
Рәмзия. Тәмәкесен тарткач, аракысын да эчәме?
Хәлим. Табыннарда бераз сала инде… Ник?
Рәмзия (гайрәте чигеп). Мә сурәтен… (Хәлимгә бирә.) Ул шөкәтсез кайда эшли соң?
Хәлим. Бер ларёкта сату итә… Син борчылма, әни, барысы да әйбәт булачак.
Рәмзия (сабырлыгын саклап). Ай-һай, белмим инде нишләп бетәрсез… (Читкә борылып, үз-үзенә.) «Эшегез» булгач, сине өйләнергә мәҗбүр иткән инде ул.
Хәлим. Фитир алгач, кунакка килерсең…
Рәмзия (аптырап). Мин анда ничек түзәрмен икән? Өй стеналарыгызда тәреләр дә эленеп торса, ничекләр итеп дога кылырмын икән?
Хәлим. Тәреләр эленмәс, әни…
Рәмзия. Марияң синнән сорап торыр микән? Бер «кармакка» эләктергәч, хатын-кыз үзенекен кыла инде ул… (Пауза.) Белмим инде ни әйтергә дә… Бер ялгышның бәласе гомер буена барырга мөмкин ул, улым.
Хәлим. Әйтәм ич, әни, тыныч бул, дим. Барысы да әйбәт булыр…
Уйга баткан Рәмзия дәшми, Хәлим, урыныннан кузгалып, бер ничә адым атлый да әнисенә таба борыла.
Хәлим. Әни, мин урамда йөреп керәм әле. (Кузгала.)
Рәмзия улы артыннан әрнеп карап кала.
Рәмзия. Әрәм гомер…
Хәлим әнисе сүзен ишетер-ишетмәс артына борылып карый, аңлар-аңламас юлын дәвам итә. Башын аска игән Рәмзия, әкрен генә торып, өенә кереп китә.
Пәрдә.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?