Электронная библиотека » Нурислам Хәсәнов » » онлайн чтение - страница 8


  • Текст добавлен: 14 марта 2023, 10:00


Автор книги: Нурислам Хәсәнов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 8 (всего у книги 31 страниц) [доступный отрывок для чтения: 9 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Икенче пәрдәСигезенче күренеш

Хакимият башлыгы урынбасары Фаил Сибгатуллин бүлмәсендә телефоннан сөйләшә. Мөхәррир Нәфис килеп керә.

Нәфис. Мөмкинме? (Сибгатуллин «рөхсәт» дип баш кага.)

Сибгатуллин (трубканы куеп). Утыр!..

Нәфис. Ярар, басып кына торам… Хәлләрегез ничек, Фаил Минһаҗевич?

Сибгатуллин (төксе). Нәрсә ул минем хәл? Менә синең хәлләр начар…

Нәфис. Ничек?

Сибгатуллин. Менә шулай. Миңа бүген яңа башлык – Динар Хамаевич – сине бер атна эчендә эштән азат итәргә кушты.

Нәфис. Сезгә?!

Сибгатуллин. Әйе… (Кеше хәленә кергәндәй.) Нигә син үзең дә нервланасың и безне дә аптыратасың?..

Нәфис. Ничек? Мин моны аңлап бетермим. (Пауза.) Ярар, сезгә мине увольнять итәргә куштылар, ди. Әлбәттә, чит кул белән күмер чүпләү яхшырак. Ләкин сез үз фикерегезне әйтә белергә тиештер бит. Сез мине яхшырак беләсез.

Сибгатуллин (кабынып). Мин әйтсәм үз фикеремне, Нәфис абый, Ишкәев сиңа Тукбаев түгел! Синең белән сөйләшеп тә булмый, бөтенесен кирегә борып куясың.

Нәфис. Нәрсәне кирегә борганым бар?

Сибгатуллин (тавышын күтәреп). Мин – урынбасар!.. Всего..

Нәфис. Беләм. Шуннан?

Сибгатуллин. Мин урынбасар, минем дә синеке шикелле гаиләм бар… Ә син монда йөрисең, туда-сюда, килеп-китеп.

Нәфис. Ничек? Туда-сюда килеп-китеп түгел, мин эшләп йөрим.

Сибгатуллин. Нәрсә эшлисең соң син? Кая соң бу атнада бастырган газетаң?

Нәфис. Газета чыккан…

Сибгатуллин. Кая ул? Кая?

Нәфис дипломатыннан яңа басылган газета номерларын чыгара, өстәлгә куя.

Нәфис. Менә алар, хәтта буяулары да кибеп җитмәгән.

Сибгатуллин. Халыкка таралдымы соң бу газеталарың?

Нәфис. Юк. Казан типографиясе складында яталар.

Сибгатуллин. Ник?

Нәфис. Районнан акча күчерелмәгәч бирмәделәр.

Сибгатуллин. Халыкка акча күчерелми дип әйтеп булмый бит, алар сезнең газетаны чыкмый дип әйтәләр.

Нәфис (иңен кагып). Мин нишли алам?! Миннән тормый. Мин дә халыкка хакимият газетаны бастыртырга акча күчерми дип кычкырып йөри алмыйм бит. Мин һәр газета номерын кулыгызга тоттырып барам.

Сибгатуллин (чыраен сытып). Мин сиңа әйттем, русским языком, булачак түгел ул…

Нәфис. Нәрсә булачак түгел?

Сибгатуллин. Әгәр редактор хакимият белән бер-берсен аңламыйлар икән, без, хакимият, синең редактор булып эшләвеңне теләмибез. Аңлыйсыңмы шуны?

Нәфис. Юк, аңламыйм. Ни өчен мин эшләмәскә тиеш?

Сибгатуллин. Сәбәпләре бик күп…

Нәфис. Юк, мин яңа башлыкка, Динар Хамаевичка ошамаган өчен генәме? Моңарчы яраган, хәзер юкмы?

Сибгатуллин (басыла төшеп). Алай түгел.

Нәфис. Алайса, кем? Нинди сәбәп?

Сибгатуллин. Әхлаксызлык бит инде…

Нәфис. Әхлаксыз? Нәрсә, мин берәрсен көчләгәнме, исереп аунап йөргәнме яки урлаганмы?

Сибгатуллин. Синең эшеңне прокуратура карады.

Нәфис. Әйе. Динар Хамаевичның «гаебен табыгыз!..» дип махсус кушуы буенча. Шуннан нинди гаеп тапкан?

Сибгатуллин (телефон шалтырый, трубканы алып). Сибгатуллин тыңлый. Ә-ә. Сәлам, сәлам. Да. Да. Сарык ите? Шашлыкка кирәк булачак. Иртәгә. Тәк, иртәгә иртә белән шалтыратам. Сөйләштек… (Трубканы куя, тынычлана төшеп.) Нәфис абый! Мин сине яхшы аңлыйм, Динар Хамаевич та хаклы түгел инде. Миңа сине бер атна эчендә эшеңнән азат итәргә кирәк. (Пауза. Фикерен үзгәртә.) Юк, ул аны эштән чыгар дип әйтмәде. Барып кайт Казанга матбугат министры янына, ди. Ачыкла хәлне, ди. Мин, дөресен әйткәндә, бардым, Сәет Әскәровичка. Мин турысын әйтәм.

Нәфис. Шуннан, шуннан…

Сибгатуллин. Он будет сейчас скрываться. Знаешь почему? Чөнки без хаклы түгел, газета редакторы урынына әле кандидат юк. Шулай бит инде? Ә бөтенесен матбугат министрына сылтыйлар… Сәет Әскәрович эштә юк. Мин кердем приёмныйга. Миңа әйттеләр: «Ул сайлаулар буенча йөри, көтмәгез», – дип. Анда кем утыра әле, урынбасары?

Нәфис. Зариповмы?

Сибгатуллин. Әйе, Зарипов. Ул авырый икән. Анда кадрлар бүлегеннән Кирам гына калган…

Нәфис. Шуннан, шуннан?

Сибгатуллин (уеннан кире кайтып). Ну, Нәфис абый, син үзеңне үзең мучить итәсең. Нәрсәгә сиңа редакторлык эше? Син бу эштән кит тә яз!.. Байтирәк районы тарихы турында, бөтенесе турында. Абагалылар чыгарганнар бит «Абага йолдызлыгы» китабын. Без дә табарбыз спонсорларны, нитербез…

Нәфис (тозак хәйләсен аңлап). Акча белән булышырбыз, дисез инде?

Сибгатуллин. Әйе, журналистика белән шөгыльлән, эшлә. Нәрсәгә шәһәр белән ике арада чабып йөрисең?

Нәфис. Редакторлыкка кемне куясыз соң? Бармы кешегез?

Сибгатуллин. Анысы синең эшең түгел, куярлар…

Нәфис (серле елмаеп). Мин киткәч, районга газета кайта башлыймы инде?

Сибгатуллин. Менә күрерсең, кайтыр…

Нәфис. Димәк, кайтачак. Ә хәзер чыккан газеталар өчен акча күчермисез инде? (Пауза. Сибгатуллин дәшми.) Фаил Минһаҗевич! Минем әле чираттагы ялга чыгасым бар бит…

Сибгатуллин (акаеп). Әле син эштән китәргә дип гариза язмыйсыңмыни? Безне тагын мучить итәсеңме?

Нәфис. Сезне берәү дә мучить итми, сез үзегез теләсә нинди коткыга бирелеп котырынасыз… Әйтерсең каракның бүрегенә ут капкан. Сезне шул нәрсә борчый булыр. Дальше от глаз!.. Ничек кенә булмасын, мин беркемнең дә юлына аркылы төшкәнем юк. Юкка эзәрлеклисез мине… (Китәргә кузгала.)

Сибгатуллин. Сез эштән китмәсәгез, редакция эшен, вашу деятельность будем обсуждать персонально на районном Совете депутатов.

Нәфис. Ихтыярыгыз… (Китә.)

Сибгатуллин (торып баса). Бу хәлне Динар Хамаевичка доложить итмичә булмый инде… (Хакимият башлыгы бүлмәсенә юнәлә.)

Ут сүнә.

Тугызынчы күренеш

Ут янганда, сәхнәдә кызыл эскәтер ябылган өстәл артында, кече залга карап, район башлыгы Ишкәев белән аның урынбасары Сибгатуллин утырып тора. Утырышлар залына редакция эшен карарга район Советы депутатлары чакырылган, алар күренмәскә дә мөмкин.

Ишкәев (урынбасарына борылып). Әйдә, башла!..

Сибгатуллин, урынынан торып, мөнбәргә баса.

Сибгатуллин. Хөрмәтле депутатлар! Сез инде беләсез, аңлатып тормыйм, бүген без обсуждаем работы районной редакции «Байтирәк хәбәрләре» и, персонально, работы редактора Нафиса Хакова.

Ишкәев (Сибгатуллинны бүлдереп). Беркөнне мин «Инеш», «Үзән» хуҗалыкларына бардым. Үзем белән каладан килгән җаваплы кешеләр дә бар иде. Шунда миңа сорау бирәләр. «Кая район газетасы? Нишләп килми ул?», диләр. Монда теге юк, бу юк, дип зарланып йөреп, һәммәсен акчага сылтап калдырып кына булмый. (Ул җитдиләнә төшеп, читтәрәк утырган Нәфискә карап.) Сезнең урында менә, завтра же, кемдер эшли башлый икән, редакциядә компьютерлар да, типография дә була һәм башкасы да… Менә без парк коймасын тотуны да, җәяүлеләр өчен күпер салуны да үзебез башкардык, бер тиен дә бирмәделәр бит. «Агрострой» начальнигы Хәбиб Хаевичтан, бик үтенеп сорагач, күперне сайлауларга кадәр өлгертте бит. Тыңлады. Сез дә эшләтегез, тыңлатыгыз.

Нәфис (үз-үзенә). «Башлык» булсам мине дә тыңларлар иде. Мөхәрриргә күпер саласы, парк коймасы тотасы гына калды инде.

Ишкәев. Мин зарланып йөрмим бит. Кемнәндер «Әйдә, фураж бир инде, акча бир инде» дип тә теләнмим. Ничек тапканыбызны үзебез генә беләбез.

Нәфис (үз-үзенә). Кая китте соң типографиягә дип бирелгән миллионнар?

Сибгатуллин. Иптәшләр! Мин район Советы депутаты, механизатор Басыйр Мәсхутшинның язма чыгышын (ул үзе монда килә алмады) укып кына китәм. «Район газетасы эчтәлеге дөреслеккә туры килми. Газетада район хуҗалыкларында булган яңалыклар сирәк яктыртыла. Газета битләрен күбрәк Нәфис Хаковның үз язмалары алып тора. Хаталар да күп китә. Мәсәлән, алдынгылар исемлегендә мине Мәсхутшин урынына «Мәхмүтшин» дип язганнар… Кыскасы, «Байтирәк хәбәрләре» газетасына яхшы җитәкче кирәк… Матбугат министры безнең сүзгә колак салса әйбәт булыр иде…»

Нәфис (үз-үзенә). Тагын кемнәр кушып чыгыш әзерләттегез икән?

Сибгатуллин. Матбугатның роле бик зур, бигрәк тә сайлауларда. Юкка гына матбугатны дүртенче власть димиләр. Кызганычка каршы, Нәфис абый җитәкчелегендәге редакция безне аңламады. Алар белән сөйләшүләргә карамастан. Нәфис абый, так что, үпкәләмәгез… Ну, товарищи, ситуация конфликтная, честно говоря, мы старались убедить его, решать вопрос по любовно, и освободить его от должности по собственному желанию…

Ишкәев (чыгышны бүлдереп). Юк, син, Фаил Минһаҗевич, болай диген. Без, район оешканнан бирле, Нәфис абыйдан куркып яшәдек, диген. Хакимият башлыгыннан алып, калганнарга хәтле курыктык, диген. Тегене язар, моны язар, дип, тагын язмасын дип, без дер калтырап яшәдек, диген. Ату син сүзеңне икенче төрле башладың… (Карашын Нәфискә юнәлтә.) Менә бүген «Чулпан» колхозы ни өчен шундый начар хәлдә? Ике йөз баш сыердан йөз баш сыер калган. Аны язарга кирәк. Ни өчен «Үзән» совхозында җитәкче алышынды? Андагы хәлләрне язарга кирәк… (Сибгатуллинга ишарәләп.) Син әйт, ничә ел куркып яшәдек инде, тагын да куркып яшәмәскә дигән фикергә килдек, диген. Фикерегезне дөресрәк итеп әйтеп бирегез. Әле әйтелгәнен дә куркып әйтәсез…

Сибгатуллин. Дәвам итәбез, иптәшләр! Без ирекле матбугат турында сөйлибез икән, Нәфис абый үзе газетаны финансласын, үзе бастырсын, үзе чыгарсын һәм үзе сатсын. Бәйсез газета булса, Нәфис абый, хөрмәт итәмме мин аны, юкмы, ул безнең рәтләрдә булырга тиеш түгел. Ә хәзергә безнең газета халык таләпләрен үтәми. Шуңа күрә…

Ишкәев (Сибгатуллинны янә бүлдереп). Шулай эшләргә кирәктер, минемчә. Ул шулай булырга тиеш тә. Булдыра алмагач, ябышып ятарга димәгәндер бит, кешене азаплап! (Нәфискә ачу белән текәлә.) Азапламагыз коллективыгызны да, безне дә. Мин бит сезгә әйтеп күрсәттем, Фаил Минһаҗевич та әйтте. «Языгыз район тарихы турында китап», – дип. Мин шул китапны чыгарырга булышам, дидем. Бүген дә шул сүзне әйтәм… Җиңелә белергә кирәк, җиңелә белү – үзе геройлык ул!.. Әгәр мин эшемдә булдыра алмыйм икән, бу Байтирәк районына ябышып ятмыйм, мин китә торган кеше…

Нәфис (үз-үзенә). Китәрсең бар?! Ни гомер көтеп алган тәхетеңне бирдең, ди! Власть синең «җим»ең ул, коттеджларың, машиналарың… Кәнәфиең сине дә ымсындырып тора. Сиңа да шул кирәк: халык байлыгын талаганыңны күрмәсеннәр генә…

Ишкәев. Бу һәрбер кешегә карата да шулай булырга тиеш: синең арт ягыңа тибеп озатканны көтәргә түгел… Илбашы Елесев та, эшли алмагач, үзе теләп китеп барды бит! Нәрсәгә тарткалашырга? (Сибгатуллинга.) Дәвам ит!

Сибгатуллин. Ну, товарищи, тут всем ясно. Печать, вообще, не терпеть критики. Монда җитешсезлекләр күп инде. Газета эшендә систематик план юк. Сыйфат начар, контроль түбән. Газета вакытында чыкмый, үз укучыларына барып ирешми. Так что, прокуратура тикшерүендә редактор эшендәге кимчелекләр дә әйтелә…

Нәфис Хаковның редакторлык вазифаларына лаеклылыгы турындагы мәсьәләне хәл итүне тәкъдим итәм.

Шулай итеп, район Советы халык депутатлары хәл итте:

1. Матбугат һәм информация министрлыгына Н. Хаковның «Байтирәк хәбәрләре» вазифаларын башкарырга лаеклылыгы мәсьәләсен хәл итәргә.

2. «Байтирәк хәбәрләре» редакциясенең журналист хезмәткәрләренә, Россия Федерациясе матбугат законнары таләпләренә туры китереп, редакциянең яңа уставын кабул итәргә һәм район Советы депутатларының тәкъдимнәрен кертергә.

Ишкәев (залга карап). Иптәшләр, бу карарны, нигездә, кабул итәргә дигән тәкъдим бар. Кемдә нинди фикерләр бар? Юк. Ул чагында кем дә кем, бу карарны кабул итәргә, ди, кулларыгызны күтәрегез? Төшерегез. Каршылар? Юк. Битарафлар? Юк. Карар бертавыштан кабул ителде…

Сибгатуллин. Утырыш шушының белән тәмам.

Ишкәев, Сибгатуллин сәхнәдән чыга.

Пәрдә.

Унынчы күренеш

«Байтирәк хәбәрләре» редакциясе. Матбугат министры Сәет Әскәров белән район хакимияте башлыгы урынбасары Сибгатуллин түр өстәл артында, ә редакция хезмәткәрләре һәм мөхәррир Нәфис бер читтәрәк утырышканнар. Министр басып сүзгә керешә.

Әскәров. Суверенитет игълан ителгәч, Республиканың административ картасына кайбер үзгәрешләр кертелде. Яңа административ бүленешләр барлыкка килде. Шул хисаптан Байтирәк районы да. Әлбәттә инде, район булгач, аның үз атрибутлары да булырга тиеш. Ул атрибутларның берсе – район газетасы. Бүгенге көндә газета начармы, яхшымы дөнья күреп килә. Кыскасы, монда эшләр ничегрәк бара? Язалармы, язмыйлармы? Менә шушы бинада без эчкерсез сөйләшү алып барырга тиешбез. Сүзне кайсыгыздан башлыйбыз? Финанс ягыннанмы? (Бухгалтер Фәнзия торып баса.) Быел сезгә күпме финанс каралган иде?

Фәнзия. Өч йөз дә илле мең.

Әскәров. Бүгенге көндә күпме финансланган?

Фәнзия. Ике йөз дә биш мең.

Әскәров. Сез ничек, сопряжениядә барасызмы?

Фәнзия (сопряжения сүзен аңламаудан каушап). Әйе… Безнең типография чыгымнары күп, шуңа кыен. Газетаны шәһәр типографиясендә бастыру кыйммәткә төшә.

Әскәров. Бу хәлдән чыгу мөмкинлеге бармы?

Фәнзия. Компьютерлар, җиһазлар алсак булыр иде.

Әскәров. Ә нигә алмыйсыз? Бездән сезгә зур акчалар бирелде. (Фәнзия башын ия, карашын читкә ала.) Узган ел гына без сезгә ике миллион тугыз йөз мең сум акча бирдек. Аңарчы да биргән идек. Моның кадәр акчаны министрлыкның бер генә районга да биргәне юк. Һәм моны бер генә министрлык та бирә алмый. Ә нигә ул акчаларны редакторыгыз белән бергәләп юлламыйсыз? (Фәнзия дәшми.)

Нәфис. Ул акчаларны безгә бирмәделәр.

Әскәров. Ни өчен бирмәделәр?

Нәфис. Акчалар редакция счётына кермәде. Райфинга кайтты һәм икенче көнне үк район кредитын капларга «Ак Барс» банкына китте…

Әскәров. Анысын белмим…

Нәфис (үзалдына). Беләсез… Белергә генә теләмисез…

Әскәров (ачу белән). Син ни өчен редактор? Әгәр дә редактор икән, син аның артыннан йөрергә тиеш… Редактор моны сессиягә куярга тиеш.

Нәфис. Тиеш нәрсәләр күп инде ул, Сәет Әскәрович…

Әскәров. Шуның хәтле акчалар керсен дә… Әгәр дә сез көн узсынга кул кушырып утырсагыз, беркем дә бирмәячәк.

Нәфис. Ул алдан ук шулай килешенгән инде…

Әскәров. Алай түгел… Гафу ит, мин монда әрепләшергә дип килмәдем… (Корреспондент Факилгә.) Сезнең исемегез ничек?

Факил. Факил.

Әскәров. Сездә җыелышлар буламы? Летучкалар? Дөресен әйтегез.

Факил. Була…

Әскәров. Сез редакция эше турында нинди фикердә? Сезгә мондагы атмосфера ошыймы?

Факил (башын аска ия төшеп). Аның объектив сәбәпләре бар инде… Компьютерлар булмау, сиксән чакрымга калага барып газета чыгару мәшәкатьләре. Анда ике көн вакыт югалтасың, оперативлык кими…

Әскәров. Компьютер үзе язмый бит. Әллә пассивлык та бармы? Һәм башка нәрсәләр?.. (Факил эндәшми. Ул эндәшмәгәч, Нәфискә мөрәҗәгать итә.) Йә, сөйлә үзең!..

Нәфис. Нәрсә сөйлим? Әйтәсен әйттем шикелле. Газета вакытында чыкмый, дигән сүз дөрес түгел.

Сибгатуллин (гаҗәпсенеп). Газета районга вакытында кайтмый бит инде…

Нәфис. Акча күчерелмәгәч ничек кайтсын ул? Акчасыз товар бирәләрме? (Министрга.) Менә сез, Сәет Әскәрович, акчаларны типография өчен ике тапкыр бирдек, дидегез. Ул акчалар безгә килмәде. Акчаларның җилгә очуын белә торып, мин хәзер башлык белән сугышырга тиешме? Мин кем аның каршында? Гади бер кеше. Болай да тырнак астыннан кер эзлиләр, Байтирәктән ничек куарга белмиләр… Минемчә, сезнең монда, безнең редакциягә килүегез дә «башлык»ка булышуга, ягъни мине матур гына эштән азат итүгә корылган…

Әскәров. Юк. Минем үз фикерем бар. Минем өчен газета – көзге. Миңа Нәфис бик яхшы эшли, дип әйтсәләр дә, газета алама чыга икән, мин турысын әйтәчәкмен.

Нәфис. Газетаның кай җире алама соң?

Әскәров (җаваптан качып). Юк, болай булмый… Без акчаны ике тапкыр бирдек, хәзер сезне коллегиягә куябыз…

Нәфис. Куегыз, мин ул акчаларны кесәгә салмадым.

Әскәров. Монда хакимият белән ике арада аңлашу юк икән… Чөнки газетаны гамәлгә куйган учредитель белән редакция арасында мөнәсәбәтләр кискенләшкән. Монда үзеңә тәнкыйть күзлегеннән карарга кирәктер… (Пауза.) Редакциядә кызың да эшләгән…

Нәфис. Эшләсә ни булган? Аның язган материаллары газетада басыла килде.

Әскәров. Бәлки… Телибезме, теләмибезме бөтенесе кеше факторына кайтып кала, позициягә, принципиальлеккә. Димәк ки, таләпчәнлек кимегән… Монда аңлашылмаучылык күп… Бәлки, монда яңарак кан, фикерлерәк кеше кирәктер. Кайнап тора торган бүтән җитәкче… (Редакция хезмәткәрләренә ишарәләп.) Редактордан башка калганнар чыгып торуыгыз сорала. (Чыгалар, министр Нәфискә.) Нишлибез?

Нәфис. Эшлибез…

Әскәров. Юк, булмый. Гариза яз!..

Нәфис. Нәрсә дип?

Әскәров. Эштән китәргә… Редактор замы булып күчәрсең, редакциядә әдәби түгәрәк оештырып җибәрерсең… Монда яңа канлы кеше кирәк.

Нәфис. Миндә бозык канмыни? Миңа ул диагнозны кем куйды?

Әскәров. Юк, эш анда түгел.

Нәфис. Нәрсәдә соң?

Әскәров (ачу белән). Аңлаштык бит… Кыскасы, нишлисең?

Нәфис. Уйларга кирәк…

Әскәров. Безнең монда уйлап торырга вакыт юк…

Нәфис. Мин хәзергесе көндә ялда бит әле.

Әскәров. Кайчан эшкә чыгасың?

Нәфис. Ун көннән.

Әскәров. Эшкә чыгасы көннән гариза яз!..

Нәфис. Юк, алай булмый, мин үлмәс борын үз-үземә ясин чыга алмыйм… (Пауза.) Мин нишләгән? Урлап тотылганмы? Ишкәевкә ошамыйм, дип китимме?

Әскәров (кызып). Яхшы! Язмыйсың икән, мин сиңа бүген ялгыш бер өтерең өчен бер кисәтү биреп китәм, киләсе атнага икенчесен, өченчесендә эштән азат итәм. Мин профессиональ журналист булган кеше, миңа синең гаебеңне табарга унбиш минут вакыт җитә… Монда әле КЗОТ дигән нәрсә дә бар. Син бөтен кануннардан читләшәсең…

Нәфис. Нишләгән? Гаепле икән, судка бирсеннәр.

Әскәров (ачуы кабарып). Мин сиңа бала-чага түгел. Мин хөкүмәт кешесе, кем белән эш итүеңне онытма… Чакырыгыз әле бухгалтерны? (Агарынып, Фәнзия кереп баса.) Миңа бүген үк бухгалтерия документларын җибәрегез… (Нәфискә.) Документларда биш сум гына чагышмаса да күрерсең аннары…

Нәфис. Мин күрәсен кеше күрмәс…

Министр Әскәров һәм хакимият башлыгы урынбасары Сибгатуллин кәефсез генә китеп баралар. Нәфис аларның тәрәзәдән яхшы машинага утырып китеп барганын карап кала.

Хәзер болар Ишкәев кабинетында, чәйләп утырып, редактордан ничек котылу ысулларын караячаклар инде… (Ишекле-түрле йөренә, аннан өстәл өстендәге кәгазьләрен карарга керешә.)

Редакциягә, тамак кыра-кыра, автохуҗалык хуҗасы Чумзариф килеп керә.

Чумзариф. Нихәлләр, иптәш редактор?

Нәфис. Түзсәң, түзәрлек…

Чумзариф (урындыкка җәелеп утырып). Түзәрлек кенәдер шул… Районда тиздән сиңа да, миңа да көн бетәргә может.

Нәфис (сагаеп). Нигә?

Чумзариф. Менә шушы җүләр әйтте, диярсең. Хәзер властька менеп атланган Ишкәев чыгырыннан чыга башлады. Кемгә ничек бәйләнергә белми. Инде күпме колхоз рәисләрен селкеп атты. Ул иң элек элекке башлык Тукбаев дусларын чүпли. «Үзән» совхозы директоры Идрис Юнысовны эшеннән шудырды, аннан «Ындыр» совхозы директоры Марсельне. Инде «Инеш» кооперативы рәисе Миң Миңнулловичка казына.

Нәфис. Миң Миңнуллович, бәлки, аңа конверт бирү тәртибен бозгандыр?

Чумзариф. Ишкәевкә җитәрлекне биреп бетереп кенә булмый. Бу бит Тукбаевны да уздыра. Әнә, беренче эше итеп икенче коттеджын салдыра башлады. Андый тамашаны кайда, кайчан күргәнең бар? Районның ничәмә миллионнары китмәгән ул беренче номерлы төзелешкә?!

Нәфис. Нишлисең, законнары үзләрендә: эт өрә тора, бүре йөри тора, соңгы сарыкны тотып ашаганчы.

Чумзариф. Безнең районда сарыклары да калмады инде. Шашлыкка суеп ашап бетерделәр. Әле монысы районын да таратыр… Нинди эшчән хуҗалыкны, синең туган авылың Акъярны, бер кала эшмәкәренә, коорпорациягә сатты. Ул инвесторга, акчадан башка, халык мәнфәгатьләре кирәкме? Андый нәрсәне белергә дә теләми ул.

Нәфис. Чиновниклар коррупциясенең шушылай чәчәк атуыдыр инде бу.

Чумзариф. Тагын җиде хуҗалыкны «сөт патшасы» инвесторына бирделәр. Кайбер район хуҗалыкларында эшләргә эш тә калмады.

Нәфис. Сүгенә күрмә тагы…

Чумзариф. Сүгенерсең дә, халык белән исәпләшмәгәч…

Нәфис. Синең белән исәпләшәләрдер бит?

Чумзариф. Исәпләшкәннәр, ди… Мин утыз сигез ел авыл хуҗалыгында эшләгән кеше. Заманында Абага районын гөрләтеп тоттык. Хәзер Байтирәк районына калгач, мине, өч Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнгән колхоз рәисен, җиде ай эшсез тоттылар. Белдеңме? Адәм көлкесе… Мондагы хөрәсәннәр янында хурланып йөрдем.

Нәфис. Власть тукмагы синең башка да төштеме?

Чумзариф. Төшмичә… Алар мине шушы автохуҗалыкка китереп батырырга иде исәпләре. Барып чыкмады, сырт бирмәдем… Шәһәргә ОКСка барып, туры хуҗа янына кереп, торак йортлар төзү планына дип, миллион сумнарны бөтен җирдә раслатып, министрларга куллар куйдырдым. Кәгазьдә эш беткәннән соң гына, боларга әйттем. Ашыктым, дурак. Хәзер болар нишлиләр? Ун көн эчендә Ягиевны тоталар да аны Курбаш урманына, Ишкәевнең ял йортына алып кайтып, ришвәтләр биреп, миңа тиешле акчаларны бирдертмәскә күндерәләр…

Нәфис. Ул акчаларны нишләттеләр соң?

Чумзариф. Ишкәевнең Курбаш авылы клубын төзергә тоттык, диделәр.

Нәфис. Үзара бүлеш киттеме?

Чумзариф. Китмичә… «Башлык» Тукбаев урынбасары Ишкәевкә алданды. Аны авыл хуҗалыгы профессорына тиңләгән иде. Тегесе аңардан астыртын гына көлде, Тукбаевны йөгертеп эшләтте… Бу, тегеннән-моннан акча ташып, райпо бурычларына кадәр каплый… Юкса районда сәүдә культурасы дигән нәрсә калмады. Һәрбер чатта чүплек калдыклары, үләксә ауный…

Нәфис. Чүплектә яшибезме?

Чумзариф. Яшәми нишлисең? Килеп җитте якты киләчәк. Эчкече хатыннар, эчкече ирләр күбәйде. Яшьләрне әйткән дә юк, яманлык та, әшәкелек… Безнең шушы алыпсатарлар мескен халыкка юньле аракы да сатмыйлар. Начар, техник спирт эчертеп, төрле суррогатлар белән күпме кешене дөмектерделәр… Син шуны бел! Байтирәк районына күпме миллиардлар күчте! Ул акчалар кая тотылган? Беркем белми…

Нәфис. Контроль юк шул… Аннары, ни әйтсәң дә, карга күзен карга чукымый…

Чумзариф. Үзең күреп торасың, Байтирәк районында чәйләр эчеп, семинар үткәреп йөрүдән башка бернәрсә юк.

Нәфис. «Чайханчик»ларга бәлеш ашап, гулять итеп йөрергә сәбәп кирәк бит инде.

Чумзариф. Кем дәүләтне яхшырак талаган, шул үз тормышын яхшырак төзегән. Безнең заманда мондый башбаштаклык юк иде. Попробуй, кешедән уздырып, бер коттедж салып кара. Прощай партбилет, һәм «хуш авылым»… Хәзер берләшеп, ярыша-ярыша кайнаштыралар. Ә аларны милиция дә, прокуратура да күрми.

Нәфис. Күрә. Күреп нишли ала? Алар да шул ук чиновниклар мәнфәгатен яклый, кыек эшләрен законлаштырып тора. Закон сагында торганнарның да күбесе кеше күз яшеннән, аның хәсрәтеннән үзенә бизнес ясарга әзер…

Чумзариф. Барып чыкканнар инде…

Нәфис. Алар матур-матур кызларны да яраталар, шәпләп күлдә дә йөздертәләр. Безнең Байтирәк күлендә дә Ишкәев «титанигы» батмый йөзеп йөриме? Йөри.

Чумзариф. Имансызлар инде, шайтан нәфесе белән котыралар. Ишкәев сөяркәсенә бассейннар ясатып, нинди йорт салдырды, иномарка алды. Ни кырган кыз инде ул?!

Нәфис. Сиңа, миңа юкмы?

Чумзариф. Тоттырдылар, ди. Ришвәт бирмәсәң якын да җибәрмиләр…

Нәфис. Дәүләт акчасын колхоз сыерын сауган кебек савалармы?

Чумзариф. Әле ничек кенә… Ул дәүләт сыерын кем ничек кенә саумый инде. Дүрт имигә дүртәү ябышкан, кайсы койрыктан, кайсы мөгезеннән тарта. «Сыер» – чарасыз, алга да, артка да бара алмый. Берсенә сөте, икенчесенә ите кирәк. Тиресен туныйлар, мөгезен, тоягын кисәләр… Сыер мескен эндәшми, телсез, үзе ач.

Нәфис. Үзебез ярдәм көтәбезме?

Чумзариф. Көтәрсең бүгенге байлардан ярдәм, шәфкать…

Нәфис. Ярар, син күңелеңне төшермә, барысы да узар… Чумзариф әфәнде! Үзең бер дә йомышсыз йөрмисеңдер әле?

Чумзариф. Беләсеңме, иптәш редактор, миңа 60 яшь тула. Газетага бер матур гына мәкалә язып чыгарасы иде. Эшләмәгән кеше түгел, эшләгән. Гел түрәләрне генә мактамассың бит инде?

Нәфис. Кайчан юбилеең?

Чумзариф. Бер айдан, егерменче июльдә.

Нәфис. Ярар. Аңарчы редакторлыкта эшләп кала алсак…

Чумзариф. Калмый кая барасың?

Нәфис. Минем эшләр хөртиләнде бит әле. Ишкәев безнең министрны бирегә махсус чакырткан, мине эштән үз теләгем белән китәргә дип мәҗбүр итәргә.

Чумзариф. Син гариза яздыңмы?

Нәфис Юк.

Чумзариф. Язма!.. Суз вакытны, больничныйга китеп бар…

Нәфис. Белмим, тагын нәрсә уйлап чыгарырлар инде.

Чумзариф. Ишкәев бер каныкса каныга инде ул…

Нәфис. Каныксын… Кеше кесәсенә кермәгән. (Чумзариф китәргә кузгала.) Мәкаләне язарбыз, бер фотоңны да алып кил…

Чумзариф китә, Нәфис газета материалларын, кирәкле кәгазьләрен тәртипкә салырга керешә. Шулвакыт таякка таянган Шәех карт: «Байтирәк хәбәрләре» мондамы?» – дип, аваз салып килеп керә.

Нәфис. Биредә, бабай, әйдә, керегез!..

Шәех. Керәм, кермичә булмый… Әле бульнистән генә чыгышым иде. Авылга кайтканчы, сезгә сугылып чыгыйм, дидем. (Буш урынга утыра, кулында район газетасы.)

Нәфис. Ярый, бабай, ярый. Авырып киткән идең мени?

Шәех. Туксанга җиткәч авырырсың да. Буыннар бетте, сызлый…

Нәфис. Танышыйк, сез кем буласыз?

Шәех. Шәех булам. Фамилиям Шабаев. Суширмә авылыннан. (Кулындагы газетаны селкеп.) Мин шушы көнне күрсәм иде, дип яшәдем. Ул ерткыч бәндәне дә Ходай алган икән…

Нәфис. Шәех бабай! Сез кем турында сөйлисез? Аңламыйм…

Шәех (колакка сак, сөйләвен белә). Ул кылган вәхшилекне беркем дә эшләмәс. (Ярсып.) Кабахәт җан!.. Ул мине бәхетсез итте, тома ятим калдырды…

Нәфис. Кем ул, кем?

Шәех. Бер гөнаһсызга әти-әниемне, энем Шәйхулланы 1924 елда тереләй күмдертте ул. (Әрнү белән.) Мин шулчак, әти-әниемнәрне ачык кабергә төртеп төшерер алдыннан, старостаның кулын тешләп, арыш басуы арасына кереп качып котылдым. Миңа ул чагында ун яшь кенә иде.

Нәфис (кычкырыбрак). Кайсы елны бу бабай?

Шәех. Әйттем бит, мең тугыз йөз дә егерме дүртенче елны… Ул фаҗига менә монда (йөрәгенә күрсәтә) утлы күмердәй янып тора, онытылмый…

Нәфис. Кем иде ул староста дигән кешең?

Шәех. Кем булсын, менә монда язгансыз бит. (Газетага ишарәли.) Хамай үлде, дип. Туганнарының кайгысын уртаклашкансыз… Аны да җир йоткан… Ул минем әтигә, урланмаган аты өчен, ат карагы, дип яла якты. Һәм ул, бу карак нәселнең тамырын корытам дип, нинди гөнаһ эшләде. Хокукы үзендә булды…

Нәфис. Сүз шул Хамай Ишкәев турында барамы?

Шәех. Шул, кем булсын тагын?.

Нәфис. Бу хәл ничек килеп чыкты соң?

Шәех. Хамай атын болынга тышаулап җибәргән булган. Тышавы ычкынып, аты Байтирәк кырына чыгып китә, ике көн кайтмый. Әтигә «Атны син урлагансың да син урлагансың» дип бәйләнде… Аннары староста Хамай Аксу елгасы буенда кабер казыттырды, кабергә су ташыттырды. Аннары халык алдында җәберләп, мыскыллап, суктыртып шул кабергә төртеп төшерде… Мин качып кына котылдым… Кабер күмелгәч, болар җыйнаулашып авылга кайтып барганда, Хамайның югалган аты артларыннан кешнәп кайтып керә… Кеше ышанмаслык хәл бу. Ходай үзе кичерсен инде, мин шушы көнне күрсәм иде, дип яшәдем… Хәер, үлем беркемгә дә җиңел түгел ул, беләм… Тик, нишлим, бу хәлләрне сезгә җиткерми, тынычлана алмам, дидем…

Нәфис. Шәех бабай, тынычланыгыз, тынычлан…

Шәех (уфтанып). Үлгәч кенә тынычланырбыз инде… Әле дә Хамай ерткычлыклары төшләремә кереп йөдәтә. Сугышта да мондый мәхшәрне, вәхшилекне күрмәгән идем. Сугыш беткәч, әтиемнең энесе Хәйбул да аның аркасында төрмәгә эләкте, шуннан кайта алмады… Хәзер бер ялгызы яшәп яткан көнем. Бердәнбер малаем да төрмәдә. Менә кайтыр, менә кайтыр, дип аны көтәм.

Нәфис. Кем ул?

Шәех. Малаймы? Борнаш. Беләсеңдер инде, райпо рәисе урынбасары булып эшләгән иде.

Нәфис. Аны нәрсә өчен утырттылар?

Шәех. Байтирәк Сабан туеннан соң район җитәкчеләре Казан артына – Идел ярына ял итәргә чыкканнар. Шунда райполылар шашлык пешерергә тиеш булган. Пешкән шашлык җитешми башлагач, ул вакыттагы «башлык» урынбасары Динар Ишкәев малай янына килә дә, аны мыскыллап, «шашлыкны пешерә белмисең» дип, моңа бәйләнә, ахырдан шашлыкларны таптап-таптап бии башлый. Исерек килеш. Малайның ачуы килә дә моны селкеп ыргыта. Теге ярдан тәгәрәп китә… Шуның өчен малайга өч ел чәпәделәр. (Пауза.) Кайтыр инде, Алла боерса!.. Ялгызлык читен…

Нәфис. Нишлисең, түзәргә тырыш инде, Шәех бабай…

Шәех. Түзәсең иде… Исәп яшәргә әле!.. (Китәргә кузгала.)

Нәфис. Яшәргә язсын инде, бабай, яшәргә!..

Шәех. Амин, шулай булсын! Ярый, хуш, исән-сау булыгыз…

Шәех китә. Нәфис аны озатып кала. Аннан бүлмәдә тынгысызланып йөри башлый.

Нәфис (үз-үзенә). Ниләр генә ишетмисең? Кем уйлаган Шәех картның нинди язмышка дучар булганын?! Бер уйласаң, язмышлар уены бүген дә дәвам итә. Нигә бу дөнья гаделсез икән? Кемдер дөньяны матурларга тырышып яшәргә омтыла, төзи, ә аны нахакка Себергә сөрәләр, зинданнарга илтеп ябалар, җәберлиләр, үтерәләр… Ертлач адәми затлары тарафыннан нинди генә золымнар кылынмаган?! Җир-ана түзгән, түзә! Кайчан бетәр икән хөсет, бүлешләр, шайтан нәфесе белән котырынулар, талаш, җимерүләр… Әйе, дөнья – көчленеке!.. Түрә мундирын кигәннәр битлеген тиз алыштыра, тиз яраклаша шул… Ә коррупция әлегә чәчәк атудан туктый алмый. Бер әйләнеп киткән власть тәгәрмәчен инде гаделлек таягыңны тыгып кына туктатырмын димә. Ул сине бөҗәктәй таптап, изеп китәргә дә бик мөмкин. Юк, миңа бөҗәк хәлендә калмаска иде, калмаска!.. (Кесә телефоны шалтырый.) Алло! Әйе, тыңлыйм. Әлегә исән, әлегә эшлим. Эштән бөтенләй үк куып чыгармадылар әле… Калганын өйгә кайткач сөйләшербез. Кайтам билгеле. Хәзерме? Мин редакциядә әле. Китәргә җыендым, Сәрия. Хәзергә, хуш иттек!..

Нәфис җыенып китә.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации