Электронная библиотека » Шахинур Мустафин » » онлайн чтение - страница 11


  • Текст добавлен: 7 июля 2023, 10:40


Автор книги: Шахинур Мустафин


Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика


сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 11 (всего у книги 33 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]

Шрифт:
- 100% +
7. Җыр дәвам итә!.

Ә шулай да Фәттаховларның гомер җыры дәвам итә! Ни әйтсәң дә, нәсел тамырлары тирәнгә киткән аларның. Өлкән Фәттаховларга алмашка яшь буын дөньяга килгән. Ибраһим абзый улы Габденур… Габденур абый уллары Мисбахетдин (аңа бу исемне сугышта үлгән очучы абыйлары истәлегенә кушканнар. – Ш. М.) һәм Илшат. Илшат армия сафларында хезмәт итеп кайтты. Озак еллар чик буенда һәм Эчке эшләр министрлыгы частьларында хезмәт иткән әтисе Габденурга лаеклы алмаш ул. Үзен хәрби һәм сәяси хәзерлек отличнигы итеп таныткан… Ибраһим абзый кызы Марзия апа белән Гыйлемхан абый Бикмурзиннарның Хатыйп исемле улларына карата да шундый ук сүзләрне әйтәсе килә. Җырдагыча итеп әйткәндә, «…шинелен салса да, солдат гадәте калган» аңарда. Исемнәре мактаулылар рәтендә йөргән Мисбахетдин, Илшат кебек, Хатыйп та туган авылында эшкә калды, өйләнеп җибәрде. Хатыны Зөлфия белән, Азат, Ирек исемле ике малай үстерәләр алар. Гомумән алганда, өлкән Бикмурзиннарның хәзер җиде балаларыннан (алты кыз, бер егет) ундүрт оныклары бар! Нәсел агачы әнә шулай мәңге яшел, мәңге нур сибүдә!..

Мөгътәсим абзыйның Исмәгыйль исемле улы да Фәттаховлар нәселенә кер-тап төшермәгән. Озак еллар дәвамында Казандагы Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы заводларның берсендә тырышып эшләгән, үз һөнәренең чын остасы булып әверелгән. Югары разрядлы слесарь-җыючы, хезмәттәге фидакярлеге өчен, берничә мәртәбә хөкүмәтебез тарафыннан медальләр белән бүләкләнгән, күп тапкырлар «Социалистик ярышта җиңүче», «Бишьеллык ударнигы» дигән мактаулы исемнәргә лаек булган.

Ни кызганыч, Исмәгыйль абый белән күрешергә, сөйләшергә өлгерә алмый калдым – 1981 елда гүр иясе булган ул. Хәзер аның эшләрен ике кызы дәвам итә.

Исмәгыйль абыйның шәхси документлары белән танышканда, кызыклы бер фактка тап булдым. Аларның һәркайсында «Мөгътәсимов Исмәгыйль. Фәттах улы» дип язылган. Ничек инде «Фәттах улы»? Аның әтисе бит Мөгътәсим булган – туу турында таныклыгы да шуны раслый. Соңыннан ачыкланганча, Исмәгыйль абый Фәттах исемле бабасының һәм Гражданнар сугышында һәлак булган адаш абыйсының (әтисенең бертуганы) якты истәлекләрен мәңгеләштерү өчен, махсус шулай эшләгән. Чыннан да, әтисе аңа үзенең яраткан бертуганы Исмәгыйль исемен кушкан икән, нигә дип ул да сөекле бабасының исемен тарихта калдырмаска тиеш?! Менә шулай итеп документларда «Мөгътәсимов Исмәгыйль Фәттах улы» барлыкка килә… Беренче Исмәгыйль 1895 елда туган, икенчесе – 1929 елда… Бу нәселдәгеләрнең гаҗәеп гомере әнә шулай сүнмичә-сүрелмичә, яңа төскә-рәвешкә кереп, еллар күкрәгендә балкып дәвам итә…

Нәсел дигәннән, безгә Мөгътәсим абыйның Мамадыш районындагы Югары Ушмы авылында яшәгән Нәсимә исемле кызы белән дә берничә мәртәбә очрашып сөйләшергә туры килде. Әйткәнебезчә, алар өч кыз туган булганнар. Әти-әниләре үлгәч, Мәрьямбикә белән Рәхимә исемле туганнарын балалар йортына тапшырганнар. Хәзергә аларның язмышлары билгесез. Нәсимә апа аларны һәрчак сагынып яшәде. Әмма күрешү бәхетенә ирешә алмады. Инде ул да гүр иясе. Әнисе яшәгән нигездә хәзер улы Мидхәт Нургалимов үз гаиләсе белән гомер кичерә. Заманында ул Ерак Көнчыгыштагы хәрби авиачастьларның берсендә хезмәт итте, МИ-24 вертолётында очты. Исеме частьта гел мактаулылар рәтендә йөрде аның. Нәсимә апа улы яулаган бүләкләр белән гел горурланып яшәде.

Тагын шунысын да әйтик: Мидхәт өлкән туганы Әгъмәлетдин Фәттаховның гомер җыры өзелгән җирдә хәрби бурычын үтәде. Заманында шул героик җырны күтәреп алып, аны тиешенчә яңгырата алды ул. Кем белә, бәлкем, киләчәктә бирегә аның уллары, оныклары – Фәттаховлар нәселенә дан-мәдхия җырлаучы яңа буын вәкилләре килер. Әгъмәлетдин абыйларының тынгысыз рухы чакырып китерер бирегә аларны. Сугышчы итеп түгел, дәүләтләрне бер-берсенә якынайтучы, дуслаштыручы илче итеп!..

8. Батырлыкка – һәйкәл!.

«Аналар һәм балалар… Аларның илаһи каһарманлыгын китапларда, кинофильмнарда, һәйкәлләрдә гәүдәләндерәсе, аларның махсус музейларын оештырасы иде. Дөрес, бу юнәлештә кайбер эшләр башкарыла, анысын инкяр итеп булмый. Әйтик, илкүләм билгеле батырларга – ун бертуган Лысенколарга (Черкасс өлкәсе), тугыз бертуган Степановларга да (Краснодар крае), сигез бертуган Алексеевларга да (Чувашия), җиде бертуган Газдановларга да (Төньяк Осетия) туган җирләрендә һәйкәлләр куелган. Аналарына да, балаларына да… Фәттаховлар гаиләсе алардан бер дә ким түгел! Гамебез, хәтер көчебез җитәрме моңа, милли горурлыгыбыз калкып чыгармы? Ә теләк бик зурдан. Җиңү бәйрәменең чираттагы еллыгын билгеләп үткәндә яисә Хәтер һәм Кайгы көнендә (22 июнь) шул мәһабәт һәйкәл Урта Кирмән авылыннан Казан – Чаллы трактына чыгучы олы юл чатында торып бассын иде. Сигез солдат һәм Ана образлары бер Фәттаховлар гаиләсен генә түгел, ә яу кырында мәңгелеккә ятып калган меңләгән каһарман якташларыбызның һәм гаҗәеп сабыр, эшчән, мәрхәмәтле аналарыбызның үлемсез батырлыгын үзләренә берләштерер, калку итеп гәүдәләндерер иде.


Фатыйха апа белән Фәттах ага Әхмәдиевләрнеңнәселе дәвам итә..


Форсаттан файдаланып, республика-район җитәкчеләренә, киң күңелле, ярдәмчел ватандашларыма мөрәҗәгать итәсем килә:

– Фатыйха түти белән аның сигез улы истәлеген мәңгеләштерү – бик тә кирәкле олуг бер эштер! Алар өчен «табыйк шундый бер җыр» – салыйк бер мәһабәт һәйкәл! Бу исәннәргә кирәк! Үткәнен оныткан халыкның киләчәге дә юк. Уйлашыйк, киңәшләшик! Мөстәкыйльлегебез идеясе моннан отачак кына!

Һәйкәлнең проектын эшләү буенча иҗади бәйге (конкурс) игълан итү шул юнәлештә әһәмиятле бер адым булыр иде. Гомумән, бу кирәкле вә изге эштә ватандар йөрәкле, милләтпәрвәр һәр кеше катнашсын, үзенең уйлары, фикерләре белән уртаклашсын иде. Чыннан да, әлеге һәйкәлне сез нинди итеп күрергә телисез? Бәлкем, ул язмабызның төп алиһәсе булган Анага багышланып, аның итәгенә сугышта һәлак булган сигез улының исемнәре дә язылыр. Яисә һәйкәл кырыена шул ук санда исемләп аталган агачлар да утыртылыр? Һәйкәлне, бәлкем, олы юл чатына түгел, ә авыл зираты белән мәчет янәшәсендәге иман нуры бөркелеп торган иркен мәйданга куяргадыр? Ни әйтсәң дә, Фатыйха түти белән Фәттах аганың рухларын да бик нык сөендерер иде әлеге якынлык – туган туфрак җылысы! Кыскасы, биредә уйланырга урын бар.

…Кулыма заманында Фатыйха түти тукыган сигез бизәкле сөлгене алам. Тирәнтен дулкынланып тотам. Сигез бизәк – сигез улы төсе. Килер бер көн: Ананың олылыгын, күңеле пакьлеген, йөзе аклыгын, якты өметен-хыялларын гәүдәләндергән әлеге сөлге һәйкәл ачыласы иртәдә биек колгада байрак булып җилфердәр һәм Урта Кирмән авылы мәктәбендә оештырылачак Бертуган Фәттаховлар музеенда яисә Мамадыш үзәгендәге Төбәк тарихы музеенда иң түрдә кадерле ядкяр булып эленеп торыр. Тирәнтен ышанам: килер ул көн, тиздән килер!..»

Моннан байтак еллар элек әнә шулай дип язган идем мин республикабызда чыгучы иң күптиражлы «Татарстан яшьләре» газетасында.

9. Чыкты Кояш – сипте нурын!.

…Ниһаять, килде ул көн! 1997 елның 22 июне иртәсендә Мамадыш районы үзәгендә Фатыйха түти Әхмәдиевага һәм, аның кебек, балаларын яу кырына озатып та көтеп ала алмаган барлык милләт аналарына, олы кайгыларын уртаклашып, аларга тирән хөрмәт билгесе итеп, ап-ак таштан мәһабәт һәйкәл куелды! Символик һәйкәл!..

Биредә, бераз чигенеш ясап, һәйкәлне эшләтү тарихына да кыскача тукталып үтик әле. Безнең Фәттаховлар гаиләсенә кагылышлы язмабыз Мамадыш районы хакимиятенең яңа башлыгы – Татарстан халык депутаты Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин кулына килеп эләккәч, ул аны эчке бер тетрәнү белән кат-кат укып чыга да җитди карарга килә: Фатыйха түтигә һәйкәлне, һичшиксез, эшләтергә кирәк!.. Һәм тиз арада! Шундый олы хезмәтне тиешле югарылыкта башкара алучы яхшы скульпторны да табарга кирәк!.. Район җитәкчесенең үтенечен безгә – Казанда яшәүче мамадышлыларның якташлык җәмгыяте җитәкчеләренә – хакимият башлыгы урынбасары Шамил Нурулла улы Хәсәнов җиткерде. Җәмгыятьнең март аенда булган киңәйтелгән утырышында әлеге мөһим мәсьәлә һәрьяклап җентекләп тикшерелде һәм зур яклау тапты. Скульпторлар арасыннан үзенең күпсанлы монументаль хезмәтләре, иҗади фикерләү осталыгы белән танылган Альфрет (Әлфәрит) Хәйрулла улы Әбдрәшитовны сайлап алдык. Заманында ул – татарлар арасыннан иң беренче Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршинга, легендар очучы Мәгубә Сыртлановага, каһарман шагыйрь Нух Идрисовка, полк улы, Социалистик Хезмәт Герое Камил Шакировка, күренекле язучы Газиз Кашшаф-Үзилегә һәм тагын бик күпләргә һәйкәлләр койган һәм куйган кеше!

Бу юлы дә Әлфәрит оста уллары белән иң элек һәйкәл куеласы паркны яхшылап карап кайтты. Аннары, районның талантлы яшь архитекторы Рамил Минһаҗ улы Миңнеханов белән бергә, шул парктагы Хәтер мәйданын халык күңелен җәлеп итәрлек өр-яңа төсмерләр-символлар белән баету чараларын күрде алар. Район хакимияте, һәр яңа башлангычны күтәреп алып, аларны тормышка ашыру өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырды. Мәйдан-паркны үзгәртеп коруда ПМК-88 төзү оешмасы һәм шәһәр коммуналь хуҗалыгы эшчәннәре (җитәкчеләре – Фәргать Рәфгать улы Гаянов, Салих Гасыйм улы Сәлаховлар) зур тырышлык-фидакярлек үрнәкләре күрсәттеләр. Нәтиҗәдә шәһәрнең үзәге танымаслык булып үзгәрде, матурайды. Паркны яңа төр агачлар белән баетуда Мамадыш урман хуҗалыгы директоры Мансур Салих улы Хәсәнов һәм булдыклы баш урманчысы Илдус Газизҗан улы Мөхәммәтшин да (һәр икесе дә Татарстан Республикасының атказанган урманчылары) үзләреннән лаеклы өлеш керттеләр. Шәһәр башлыгы Илдус Габдулла улы Әхмәтов исә биредә һәр эшнең барышын даими игътибар үзәгендә тотты, өзеклеккә юл куймады.

Скульпторлар да үз сүзләрендә нык тордылар. Алар 20 июнь көнне Казаннан Мамадышка алып кайтып, 21 июньдә Ана һәйкәлен Хәтер мәйданына бастырып та куйдылар.

22 июнь иртәсендә – Хәтер һәм Кайгы көнендә – әлеге һәйкәл янына районның төрле төбәкләреннән йөзләгән-меңләгән кеше җыелды. Алар арасында сугыш утларын кичкән ветераннар да, чал чәчле аналар да, тол хатыннар да бихисап иде…

Иртәнге сәгать унда Ватанны саклаучыларны искә алу көненә багышланган җыен ачык дип игълан ителә. Без район хакимияте башлыгы Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин, Фатыйха түти Әхмәдиеваның оныгы Марзия апа Бикмурзина, сугыш һәм хезмәт ветераннарыннан Любовь Ивановна Штягина, Дмитрий Дмитриевич Манунов белән берлектә Ана һәйкәлендәге ак җәймәне сак кына җиргә төшерәбез.

Менә шушы мизгелдән башлап Фатыйха түти Әхмәдиеваның икенче гомере – мәңгелек гомере башланды инде. Шагыйрь җанлы скульптор Әлфәрит оста Ана образын бик яратып иҗат иткән. Сугышта сигез улын югалтса да, горурлыгын һәм сабырлыгын, матурлыгын һәм батырлыгын җуймаган мәгърур Ана безнең каршыда, хаҗга барырга җыенгандай, ап-ак киемнән басып тора. (Билгеле булганча, ак төс – салават күперендәге җиде төснең җыелмасы ул! Ананың да күңел төсмерләре, рухи халәте шундый ук төсләрдән тора: ал төс – мәхәббәт төсе, зәңгәр төс – өмет төсе, сары төс – сагыш төсе, кара төс – кайгы төсе, яшел төс – яшәү төсе!..)

Карашы еракка – сигезенче улы, соңгы өмете булган Әгъмәлетдине ятып калган көнчыгышка төбәлгән аның. Ана инде улының ничек һәлак булуы турында аның җан дусты, полкташы Мәгъсүмҗан Юнысов авызыннан ишеткән. Авыр сынаулардан сыгылып төшмәгән горур Ана сул кулы белән соңгы улының ядрәләр тишкән кызыл йолдызлы пилоткасын (аны яу кырыннан Мәгъсүмҗан солдат алып кайткан була) күкрәгенә-йөрәгенә кысып тора. (Әгәр мөмкин булса, улларын-газизләрен мәрхәмәтсез үлем тырнагыннан йолып калу өчен, үзе теләп, шул ядрәләр астына сигез мәртәбә утка керергә дә риза булыр иде Ана!) Уң кулында – болыннан яңа гына өзелгән саф чәчкәләр… (Хыялында гына булса да, улларының сугыш яланнары буйлап сибелгән биниһая кадерле каберләренә туган як гөлләрен куярга теләгән ул!)


Фатыйха апа Әхмәдиева хөрмәтенә Мамадыш шәһәре үзәгендәге Хәтер паркына куелган Ана һәйкәле һәм Советлар Союзы Геройлары Г. Я. Нигъмәтуллин, И. Т. Максимов, М. К. Москвин, М. А. Просвирнин бюстлары янәшәсендә әтиле-уллы скульпторлар Әлфәрит һәм Гадел Әбдрәшитовлар


Ананың Су-Елга болыны буйлап Урта Кирмәнгә кайтып килеше сурәтләнә һәйкәлдә. Чөеп бәйләгән чигүле ак яулыгын, озын ак күлмәге итәкләрен җилфердәтеп, ак күбәләк кебек оча ул болын түреннән. Киң күңеллелеген, мәрхәмәтлелеген чагылдырып, ачык китап рәвешендә ике якка урталай аерып тараган ап-ак чәчле, колакларындагы асыл алкалары, иман билгесен – дисбене хәтерләткән муенсасы үзенә бик тә килешеп тора. Әмма Ана инде бу җиһанны оныткан. Гәрчә җыйнак гәүдәсе әлегә фани дөньяда булса да, тынгысыз олы җаны инде күптәннән балалары янында – оҗмах түрендә…

Һәйкәл янындагы ак мәрмәр ташка Ананың (Фатыйха түтинең) алтын хәрефләр белән уеп язылган утлы сүзләре, гайрәтле-таләпчән ялкын телләре кебек, бәгырьләрне кат-кат көйдереп-телеп ала:

 
Улларым сугыштан кайтмады,
Кайтты тик «Көт!» дигән хатлары…
Өзелеп көтәм мин һәр таңны —
Улларым әйләнеп кайтканны!!!
 

Яу кырында шәһит киткән сигез улының уртак җавабы да бар әлеге мәрмәр ташта:

 
Чыгар Кояш, сибәр нурын —
Бездән сәлам шул булыр!..
 

Могҗиза дисәң могҗиза! – Анага һәм аның каһарман улларына һәйкәл ачылган сәгатьләрдә, моңарчы ике көн буе берөзлексез сибәләп торган яңгыр болытларын таратып (Табигать-ана да, үзенең газиз балаларын юксынып, шулай тын гына үкседе, күрәсең), күк йөзендә Кояш балкыды һәм, «Хәтер җыены» төгәлләнгәнче, халыкны шифалы, җылы нурлары белән коендырып торды.

Җыенда бик күп кешеләр чыгыш ясады. Шулар арасыннан иң тәэсирләндергәне, мөгаен, атаклы җырчы һәм тальянчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовның тальян гармунда үзе уйнап-җырлап «Герман көе» н башкаруы булгандыр. Яу кырына киткән бертуган Фәттаховлар роленә кереп җырлады ул әлеге үзәк өзгеч җырны:

 
…Биек икән тавыгыз,
Куе икән талыгыз…
Без китәбез, туганнарым,
Бәхилләшеп калыгыз…
 
 
Кояш чыга әйләнеп,
Ак болытка бәйләнеп…
Җиңү белән, сау-сәламәт
Кайтсак иде әйләнеп!
 

Юк шул, берсе дә әйләнеп кайта алмый туган нигезгә әлеге фидакяр җаннарның. Бары тик кара мөһерле кайгы кәгазьләре генә кайта бер-бер артлы.

Җыен барышында Фатыйха түти образын танылган табибә, һәвәскәр җырчыларның Бөтенроссия һәм Бөтенсоюз конкурслары лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре – Арташ авылы кызы Саҗидә Мостафина-Әхмәтгалиева (бертуган сеңлем. – Ш. М.) гәүдәләндерде. Аның башкаруындагы «Син кайтмадың» җыры (Сәхаб Урайский шигыре, Мансур Мозаффаров көе) беркемне дә битараф калдырмады, күзләрне һәм күңелләрне мөлдерәмә моң белән тутырды:

 
…Сандугачлар килде, аккош кайтты,
Син кайтмадың киткән җиреңнән.
Аккош китәр урман күлләреннән,
Син китмәссең минем күңелдән…
 
 
Дошман явын тар-мар иткән чакта,
Йөрәгеңнән кайнар кан тамды.
Үзең үлсәң, матур исемең калды,
Киң Ватанга даның таралды…
 

Гүяки Ана бу җырны үзенең һәр улына – бәгырь җимешләренә атап җырлый иде…

Укучыбыз ялгышмасын: бу көнне Хәтер җыены Фатыйха түти Әхмәдиева белән аның сигез улына гына багышлап үткәрелмәде. Районнан Бөек Ватан сугышына китеп, яу кырларында мәңгелеккә ятып калган солдат-офицерлардан җиде меңгә якын кешене тирән юксыну хисләре белән искә алдылар чыгыш ясаучылар. Алар арасында Татарстанның иң беренче Советлар Союзы Герое Гафият Ярмөхәммәт улы Нигъмәтуллинның кызы – матбугат ветераны Гөлия ханым Мөхәммәтҗанова да бар иде.

– Башка бик күпләр кебек, безгә дә әтиебезнең сугыштан әйләнеп кайтуын күрү бәхете насыйп булмады, – диде ул, авыр көрсенеп. – Шунысы аеруча аянычлы: 1945 елда, Җиңү таңы аткан бер вакытта, 8 майда һәлак булды безнең кадерле-газиз кешебез. Гомер буе без аны сагынып-юксынып яшәдек. Инде менә хәзер, Аллага шөкер, районыбыз хакимияте җитәкчеләре тырышлыгы белән әтиебез тиздән бирегә, шушы мәйданга, мәһабәт һәйкәл булып кайтып басачак! Бер аңа гына түгел, районыбыздан чыккан тагын өч батырга – Советлар Союзы Геройлары Иван Тихонович Максимовка, Михаил Кириллович Москвинга, Михаил Андреевич Просвирнинга да куелачак шундый бюст-һәйкәл. Ана һәйкәле янәшәсендә, аның уллары кебек, үзләренең лаеклы урыннарын алачак әлеге каһарманнар. Район җитәкчеләренең сугышта үлгәннәргә дә, исән кайтканнарга да бер үк дәрәҗәдә игътибарлы-ихтирамлы булуы ифрат сөендерде безне, ихлас күңелдән рәхмәт аларга!..

Чыгыш ясаучылардан Казан кунагы – «Компрессормаш» заводының элеккеге генераль директоры, техник фәннәр докторы, академик Әхмәт Мөхетдин улы Галиев, Мамадыш районы хәрби комиссары – полковник Николай Николаевич Егоров, район хакимияте башлыгы урынбасары Шамил Нурулла улы Хәсәнов, Фатыйха түти Әхмәдиеваның оныгы Марзия апа Бикмурзинаның да җыелган халыкка әйтер сүзләре тирән мәгънәле – күңелләрне кузгатырлык, хәтерләрне уятырлык иде.

– Безнең Фатыйха әбиебез һәйкәле янәшәсендәге ак мәрмәр ташта яу кырында шәһит киткән сигез абыемның да алтын хәрефләр белән язылган исемнәрен күрү мине аеруча тетрәндерде, – диде Марзия апа. – Гүяки аларның җаннары бүген, ерак юллар-еллар кичеп, әниләре янына кайтып, мәңге аерылмаслык булып аңа сарылдылар! Шушы гаҗәеп вакыйганың истәлеге итеп мин бүген әлеге җыенда катнашучы барлык авылдашларым, туганнарым, балаларым, оныкларым исеменнән район музеена Фатыйха әбиебезнең улларына багышлап тукыган-чиккән сигез бизәкле сөлгесен бүләк итәм. Шунысын да искәртим: әбиебезне гүргә иңдергән үтә кадерле сөлге дә әле ул!

Сөлге димәктән, күренекле шагыйрә – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гөлшат ханым Зәйнашева, Анага һәм аның сигез улына багышлап, махсус баллада да иҗат итте. Шуннан бер-ике өзек китереп үтәсебез килә:

 
Улларына ядкяр итеп, Ана
Сөлге чиккән – сигез бизәкле.
Җаны бар шикелле ул Сөлгенең, —
Бизәкләре өзә үзәкне.
 
 
Җидегән йолдыз нигә күзләремә
Сигез йолдыз булып күренә?..
Йолдыз булып кайткандыр батырлар
Туган якның зәңгәр күгенә!..
 

Күренекле якташыбыз, танылган шагыйрь һәм композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Фатих Кәрим премиясе лауреаты Әхмәт Гадел исә аңа көй язды. Казан (Идел буе) федераль университетының музыка факультеты профессоры, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев башкаруында аеруча тәэсирле яңгырый ул җыр!

Әнә шулай аналар һәм балалар батырлыгы, мәңге көйләп туялмаслык моңлы бер җыр булып, телләрдән телләргә, күңелләрдән күңелләргә күчеп йөри.

Бөек Ватан сугышында Җиңүебезнең 55 еллыгына багышлап, 2000 елның 8 маенда Татарстан Дәүләт Зур концерт залында уздырылган тантаналы утырышта ясаган чыгышында республикабызның Илбашы М. Ш. Шәймиев, Фатыйха апа кебек, зур хәрефләр белән язылырга тиешле аналарның, тылдагы «шинельсез солдатлар» ның рухи батырлыгын, күңелләренең эчке матурлыгын хәтерләребездә тагын бер мәртәбә яңартты.

«…Һәркемгә дә туган йортына әйләнеп кайту насыйп булмады, – диде ул. – Бик күпләр сугыш кырларында ятып калдылар. Бөтендөнья сугышының Кешелек дөньясына ничә миллиардка төшүен санарга мөмкин. Ләкин аналарның, тол хатыннарның йөрәкләрендә күпме төзәлмәгән яралар калуын санап бетереп буламы соң?!

Авыр җимереклек, коллективлашу елларында сигез егет үстергән һәм сугыштан шуларның берсен дә көтеп ала алмаган Ананы күз алдына китерегез әле. Аның олы улы Исмәгыйль, әле тормышка чынлап торып аяк басарга да өлгермичә, Гражданнар сугышында ук һәлак була. Улларының нибары икесе – Ибраһим белән Мөгътәсим генә Бөек Ватан сугышы башланганчы өйләнеп өлгерәләр. Әмма өлкәннәре дә, яшьләре дә үзләре теләп фронтка китәләр һәм шунда батырларча һәлак булалар. Улларыннан Мисбахетдин Николай Гастелло батырлыгын кабатлый; Әгъмәлетдин исә, пулемёт амбразурасын күкрәге белән каплап, Япония белән сугышның соңгы көнендә һәлак була. Боларның барысына да түзү өчен ана йөрәге нинди бетмәс-төкәнмәс көчкә ия булырга тиеш соң? Әмма Фатыйха апа Әхмәдиева, үзенә язган барлык газапларны кичереп, җитмәсә әле, сугыш елларында үзенең бердәнбер кызын, аннары ирен дә югалтып, рухы сынмаган хәлдә кала алды. Мамадышлыларның шәһәр паркында аның хөрмәтенә Ана һәйкәлен торгызулары тикмәгә генә түгел…»

Әлеге Ана һәйкәле, аның төп героинясы һәм каһарман уллары турындагы язмаларымны «Казан» журналының 1997 елгы 5–6 нчы кушма санында, Мәскәүдә чыгучы «Наш современник» журналының 2005 елгы 7 нче санында һәм 2007 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Современная татарская проза» антологиясендә кыйсса рәвешендә бастырып чыгарган идем. Фатыйха түти яшәгән төбәктә туып үскән күренекле журналист һәм язучы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Бәллүр каләм» иясе, Ш. Маннур премиясе лауреаты Нәзифә ханым Кәримова әлеге гыйбрәтле-дулкынландыргыч кыйссаны «Азатлык» радиосы аша башка мәмләкәтләрдә, кыйтгаларда гомер итүче күпсанлы тыңлаучыларга да җиткерде. Бөек Ананың үлмәс рухы хәзер әнә шулай, Ак күгәрчен кебек, Тынычлык теләп, Җир шарын иңләп оча.

Борынгы, әмма көннән-көн яшәрә, матурлана баручы Мамадыш каласында яшәп иҗат итүче танылган әдип һәм журналист – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Бәллүр каләм» иясе, Ш. Маннур исемендәге «Агымсу» иҗат берләшмәсе җитәкчесе Вәрис Гали соңгы вакытта Фатыйха түти Әхмәдиевага һәм аның улларына багышлап «Соңгы тамчы күз яше» дигән кыйсса иҗат итте. «Мәйдан» журналында басылган ул әсәрне дә укучыларыбыз бик яратып кабул иттеләр.

Үзем дә кадерле якташларыма атап «Көтте Ана…» дигән шигырь язган идем. Хәзер шуның белән сүземне төгәллим:

 
Сигез лачын – бер үк Ананың
Сигез шатлыгы ул, кайгысы…
Сугыш кырындагы лачыннарын
Ананың бик килгән барлыйсы!
 
 
Шуңа күрә хатларны еш язган,
Һәр хатында – йөрәк ялкыны:
«…Дошманнарны җиңеп,
безне сөендереп,
Кайта күр син, улым, сау көе!»
 
 
Шул гаҗәеп ялкын
атакага
Күтәргәндер газиз улларын!
Бөти итеп таккан изге туфрак
Көч биргәндер… Үлем кырларын
Исән-имин кичеп, күпме тапкыр
Җиңү таңын якынайттылар!
…Көтте Ана. Улкайлары гына
Кайтмады тик… Хатлар кайттылар…
 
 
«Батырларча һәлак булды…» дигән
Сүзләр иде һәрбер хатта да…
Ышанмады Ана. Көтте һаман:
«Ялгыштыр бу… Монда хата бар!!!»
 
 
Көтте һаман Ана… Сөлге тукып
Кыскартты ул озын кичләрен
Һәм сеңдерде киндер тукымага
Улларына булган хисләрен!
 
 
Сөлгесе дә аның нинди әле?! —
Сигез бизәкле ул – бик матур!
Сигез бизәк – сигез улы төсле!
Сигезе дә аның чын батыр!..
 
 
Сабан туе батырлары иде! —
Йөрде алар һәрчак макталып…
Кайтыр кебек алар Сабантуйга,
Акбүз атларына атланып!..
 
 
Ул, Сөлгесен кулларына салып,
Каршы алыр капка төбендә…
(Газиз улкайларын күрми торып
Һич китәсе килми «тегендә»…)
 
 
Шул Сөлгесен кулына тоткан көе,
Мәңгелеккә күчте чал Ана…
Аңа һәйкәл ачкан иртәдә
Сөлге җилфердәде колгада!
 
 
Кайгы болытларын таратып,
Уллары да кайтты янына!
Мәрмәр ташта – таныш исемнәр,
Алардан гел нурлар агыла!..
 

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
  • 4.7 Оценок: 6

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации