Электронная библиотека » Шахинур Мустафин » » онлайн чтение - страница 9


  • Текст добавлен: 7 июля 2023, 10:40


Автор книги: Шахинур Мустафин


Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика


сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 9 (всего у книги 33 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Икенче бүлек
Сугыш чоры хатын-кызлары турында чын хикәятләр

Илче Мәүлиха

Көннәрдән бер көнне, үзенең иң кадерле әйберләре саклана торган борынгы сандыгында актарынганда, халык телендә «Батыр әби» дигән исеме булган Мәүлихәттәйнең кулларына саргаеп беткән бер кәгазь килеп эләкте. 1943 елның августында Ленинградның С. М. Киров исемендәге ит комбинаты идарәчесе Е. Д. Пузанчикова кул куйган әлеге тарихи белешмә аның хәтер йомгагын кинәт кенә сүтеп, күңел диңгезен айкап-дулкынландырып җибәрде.

Әйе, инде дистәләрчә еллар үтсә дә, һаман да хәтердә нык саклана мәңге онытылмас ул көннәр һәм төннәр! Хәер, барысын да үз тәртибе белән сөйлик әле…

…1943 елның июль урталары иде. Басуларда игеннәр өлгергән чак. Шундый көннәрнең берсендә Кукмара бистәсендәге предприятие-учреждениеләрдә эшләүче хатын-кызларның бер өлешен район хуҗалыкларына урак уруда булышырга җибәрделәр. Итек басу белән шөгыльләнүче «Ил» артеле эшчесе Мәүлиха Бәдыйкова бер төркем хезмәттәшләре белән берлектә күршедәге Манзарас авылына билгеләнде.

– Ярдәмгә килеп бик яхшы иттегез әле! – дип каршылады аларны «Беренче Май» колхозы рәисе Ислегөл Батталова. – Үзегез күреп торасыз, кылны кырыкка ярыр чак!..

Килгән көнне үк уракка киттеләр, көнне төнгә ялгап эшли башладылар. Мәүлиха аеруча тырышты. Дүрт ир туганы фронтта иде бит аның. Димәк, Мәүлиха да тылда сынатмаска тиеш! Әнә хезмәттәшләреннән Сәйдә Закирова белән Хәсби Хисмәтуллина район газетасында: «Без фронттагы ирләребез, туганнарыбыз өчен дә икеләтә-өчләтә тырышлык белән эшләргә сүз бирәбез!» – дип язып чыктылар. Мәүлиха үзе дә шундый фикердә иде, әлеге патриотик хәрәкәткә беренчеләрдән булып кушылды. Тиз арада ул стахановчылар сафына басты.

Эшчеләр уракта да икешәр, өчәр норма биреп, куна-төнә эшләделәр. Беркөнне басуга хуҗалык рәисе таң атканда килеп чыкты. Тырыш хезмәтләре өчен үзләрен мактап телгә алганнан соң, ул йомышын әйтте:

– Фашистлар блокадасын өзгән Ленинградка шушы көннәрдә Кукмарадан бер эшелон терлек озатабыз. Арагыздан берегезне – иң булдыклыны – шунда вәкил итеп җибәрергә кирәк. Әйтегез, кемне?

Уракчылар, сүз берләшкәндәй:

– Арабызда иң уңганы Мәүлиха инде, – диештеләр.

– Сүзгә дә оста, күршегә керә торганнардан түгел…

– Өстәвенә дөнья күргән кеше дә!..

«Дөнья күргән кеше…» Иптәшләренең үзенә карата булган шундый ышаныч-хөрмәтеннән, дулкынланудан мәк чәчәгедәй кызарган Мәүлиха баштарак ни әйтергә дә белмәде. Бер уйлаганда, аларның сүзләрендә хаклык та бар. Күрмәде түгел, күрде дөньяны Мәүлиха – ачысын да, төчесен дә күрде. Сабанчы авылындагы тугыз балалы ишле гаиләдә туып үскәнлектән, бик яшьли үз көнен үзе күрә башлады ул. Башта байларда асрау кыз булды. Аларның җәбер-золымнарын үз җилкәсендә нык татыды. Бәхетле тормыш вәгъдә итәр кебек тоелган Октябрь революциясен шуңа күрә дә бик сөенеп каршылады Мәүлиха. Тора-бара ул, җәмәгать эшендә актив катнашып, авылда Совет хакимиятен ныгытуга, күмәк хуҗалыклар оештыруга да үз өлешен кертте.

Балыклы авылыннан Габделбәдыйк исемле тегермәнче белән танышып, матур гына гаилә дә корып җибәрделәр. Әмма бәхетле тормышлары озакка бармады. Мәүлиханы өч баласы белән тол калдырып, ире кинәт вафат булды. Шул авыр хәсрәттән соң Мәүлиха, нәниләре белән читкә китеп, Украинадагы һәм Чиләбе өлкәсендәге мөһим төзелешләрдә эшләде, һәркайда аның мактаулы исеме телдән төшмәде. Сугыш алды елларында Кукмарага кайтып, тимер юлда, төзелештә кайнады. Аннары «Ил» артеленә итек калыплаучы булып урнашты. Ул монда да тиз арада алдынгылар рәтенә басты.

Менә иптәшләре Мәүлиханы «революция бишеге» дип йөртелгән шанлы шәһәргә – көчле рухлы ленинградлыларга бүләк белән җибәрәләр. Дуслык-тугандашлык илчесе итеп җибәрелә ул әлеге тарихи шәһәргә! Моңа ничек сөенмисең, ничек горурланмыйсың?!

…Юлга җыену озакка сузылмады. Районның төрле хуҗалыкларыннан җыелган 150 баш сыерны һәм үгезне 28 вагонга әйбәтләп урнаштырдылар. Терлекләр өчен фураж белән печән төялде, башка кирәк-яраклар алынды. Малларны юлда барганда ашатып-эчертеп тору өчен Зур Кукмара, Арпаяз, Манзарас авылларындагы мөхтәрәм картлардан, уңган хатын-кызлардан һәм елгыр малайлардан унбиш кешелек команда тупланды. Эшелон башлыгы итеп ул чакта Кукмара районының терлек әзерләү конторасы мөдире булган Гариф исемле кеше билгеләнде.

21 июль иртәсендә эшелон ерак сәфәргә чыкты. Райондашлар – татар, рус, удмурт, мари халыклары вәкилләре – мактаулы миссия белән баручы якташларын хәерле юл теләп озатып калдылар.

Юлда барганда болынлыкларга, урман аланнарына туктап, маллар өчен сусыл печән чаптылар (алдан ук хәстәрен күреп, үзләре белән чалгылар алып чыгуның файдасы тиде). Елгалы урыннарда исә малларга чиләк-көянтә белән су ташып эчерделәр, он белән башак бирелде, вагоннары яхшылап чистартылды.

Мәскәүгә җитәрәк, эшелон, көндезләрен берәр ышык урында туктап торып, төнлә генә бара башлады. Шундый тукталышларның берсендә санитар поездында яралы якташларын очраттылар. Аларның:

– Кая юл тотасыз, апалар, абзыкайлар? – дип сорауларына каршы:

– Ленинградка мал-туар илтәбез! – дип горурланып җавап бирделәр. Поезддагыларны яңа сауган сөт белән дә сыйладылар. Солдатлар арасында әлеге шәһәрдә туган һәм аны саклаганда яраланган кешеләр дә бар икән. Алар аеруча дулкынландылар.

– Сезгә күпме генә рәхмәтләр әйтсәк тә аз булыр кебек, кадерле туганнар! Бу яхшылыгыгызны ленинградлылар беркайчан да онытмас! – диделәр.

Кукмаралылар күңелендә дә әлеге очрашу тирән эз калдырды. Яралы фронтовиклар белән күрешү, сугыш булып үткән урыннарны, яндырылган шәһәр-авылларны, ватылган техниканы күрү, ату тавышларын, бомба шартлаганны ишетү аларның йөзләрен җитдиләндерде.

Ниһаять, 1 август таңында эшелон Ленинградка барып керде. Бәхеткә, юлда хәвеф-хәтәргә юлыкмадылар, бер генә баш терлек тә үлмәде, хәтта аларның авырлыклары да кимемәде!

Малларны Ленинградның С. М. Киров исемендәге ит комбинатына тапшырдылар. Берничә капчык фуражлык онны да шунда эшләүчеләргә бирделәр.

Зур бүләк белән килгән кунакларны ленинградлылар яхшылап мунча керттеләр, хәзинәдә бары белән сыйладылар. Аннары шәһәрләре белән таныштырдылар. Ленинградлыларның искиткеч авыр сынаулар кичереп тә, нык ихтыярлы булып калулары, җиңү өчен бар көчләрен-сәләтләрен биреп эшләүләре аларны сокландырды.

Ленинградта өч көн ял иткәннән соң, Мәүлиха һәм аның иптәшләре кайтыр юлга кузгалдылар. Мәскәүгә кадәр су юлы белән, аннан исә Кукмарага поезд белән кайттылар. Район үзәгендә аларны – мөһим заданиене яхшы итеп үтәп кайткан хатын-кызларны, картларны, үсмерләрне – зурлап каршыладылар…

Мәүлиха, Ленинградтан кайтканнан соң, «Ил» артелендә тагын да тырышыбрак эшли башлады. Фидакярлеге, намуслы хезмәте өчен аңа күпләгән Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр бирелде.

Улы һәм кызлары, килене һәм кияүләре белән, оныкларын бага-бага, күтәренке рух, шат күңел белән гомер кичерә хезмәт ветераны.

…Управляющий Е. Д. Пузанчикова кул куйган тарихи белешмәне Мәүлихәттәй икенче көнне үк район үзәгендәге «Туган төбәк тарихы» музеена тапшырды. Музей хезмәткәрләре исә районда чыгучы «Хезмәт даны» газетасы редакциясенә шул хакта хәбәр итеп тә өлгергәннәр икән. Аннан тиз арада бер журналист килеп, Мәүлихәттәй турында район газетасында күләмле язма да бастырды. Шунда ук, матурлап, фоторәсемен дә урнаштырганнар иде «Батыр әби» нең. Тора-бара Мәүлихәттәй музейдагы «Синең горурлыгың, Кукмара!» дигән фотогалереяда да үзенең лаеклы урынын алды…

«Сез һаман бергә икән!..»

…Мәҗлес дәвам итте. Табынның әле бер, әле икенче башында тостларга кушылып әйтелгән ялкынлы сүзләр, берсеннән-берсе матур җырлар яңгырап торды. Биеп, аякларны да язып алдылар… Һичкем уйламаганда гына табынның аргы башында тын гына утырган бөдрә чәчле егет яңа җыр башлап җибәрде. Үзе җырлый, үзенең күзләре түрдә мөлаем гына елмаеп утыручы Гамилә апа белән Шәрифулла абзыйда. «Тыңлагыз, янәсе, бу җыр сезгә багышлана!..» Аның яңгыравыклы чиста тавышы күңел кылларына чиртә-чиртә чыңлапмы-чыңлый:

 
…Әйттеләр дуслар көнләпме:
– Сез һаман бергә икән,
Сез һаман бергә икән,
Бергә икән!..
 

Болай да дулкынланып, әсәрләнеп утырган Гамилә апага шул җитә калды. Кояшта яргаланып беткән бит алмалары буйлап яшь бөртекләре тәгәрәп төште. Әйе, бәхетле, бик тә бәхетле иде ул бу минутларда. Янында гына ире, балалары, туганнары, дуслары… Барысы да аның түгәрәк юбилеен билгеләп үтәргә җыелганнар. Әнә каршысында гына, елмаеп, тегүче кызы Диләфрүз белән механизатор кияве Мәгъсүм, шофёр улы Райнур белән тегү фабрикасында мастер булып эшләүче килене Фидания утыралар. Әнә кече кызы Люция белән яшьлек дусты Зәкия Гыйззәтованың да йөзләре кояштай балкый. Бер уйлаганда, бөтен дөньясы нурга чумган диярсең: күзләрдә – нур, йөзләрдә – нур, бүлмәдә – нур…

Бәйрәм табынына чакырган кунакларның барысы да килгән диярлек. Бары тик Тимертау каласында яшәүче игезәк сеңлесе Галия, Түбән Камада трамвай йөртүче кызлары Әлфиназ белән инженер кияүләре Александр гына кайта алмады. «Еракта булсак та, безне дә үз яныгызда дип хис итегез!» – бүләкләр арасына тыгып җибәргән открыткаларына алар әнә шулай дип язганнар иде. Үзләре өчен дә җырларга, биергә кушканнар. Әйтерсең лә алар заказын әлеге бөдрә чәчле егет белеп алган да, кайнар хисләрне суытмыйча, Гамилә апа белән Шәрифулла абзыйга тапшырырга ашыга. Яшьлек хатирәләрен кузгата-кузгата әнә нәрсә дип җырлый бит ул:

 
…Туйлар да үтте… Гомерне
Узмас дип йөрмә икән.
Агарды чәчләр, агармас —
Утларга кер дә икән…
 

Җырның һәр сүзеннән мәгънә табып утырган Гамилә апаның йөрәге тагын сулкылдап куйды. Әйе, ире Шәрифулла белән бергәләп утларын да, суларын да кичтеләр, шатлыгын да, кайгысын да уртаклаштылар алар…

* * *

Гамилә апа әле дә яхшы хәтерли: вак яңгыр сибәләп торган иртә иде ул. Гүя Табигать-ана да, кешеләрнең авыр кайгысын уртаклашып, тын гына үкси иде. Авыл кешеләре ирләрен, абый-энеләрен Бөек Ватан сугышына озату белән мәшгульләр. Иреннәр көенечле кысылган, күзләрдә дошманга карата көчле нәфрәт уты яна.

Башкалар кебек, Гамилә апа да сугышка китүчеләр артыннан күзләре талганчы карап калды. Шәрифулласы туктап кул болгауга, ул моңарчы тыеп килгән күз яшьләренә тулы ирек бирде…

Кайту юлына борылгач, аның карашы болын буендагы басу читендә моңаеп хәрәкәтсез торган тракторга төште. Шуны күреп, Шәрифулласы белән бергә Кукмара МТСында укып йөргән, бер тракторда эшләгән вакытларын хәтерләде Гамилә. Аларны техникага булган мәхәббәт таныштырган, кавыштырган иде бит. Ире китте дип, тракторына хыянәт итмәс бит инде ул. Өстәвенә Шәрифулласы да китәр алдыннан шуны әманәт итеп калдырды…

«Корыч аты» на боегырга ирек бирмәде Гамилә. Аның белән колхоз кырларын күп мәртәбәләр иңләде. Сукалыйсын сукалады, чәчәсен чәчте. Кыскасы, колхозда нинди эш бар, талымлап тормады, барысын да эшләде. Шәрифулласыннан фронттан килеп торган ялкынлы хатлар аның иңнәренә канатлар куя, сугыш китергән авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә иде.

Җиңү көннәрен якынайтып, көннәр үтә торды. Йөзләре кара фашист илбасарлардан үч алу сәгате якынлашып килә иде инде. Шуны тоеп, тагын да рухланыбрак эшләп йөргән көннәрнең берсендә Шәрифулласыннан хат килеп төште.

Хатның беренче юлларын укуга, Гамиләнең йөзе караңгыланып китте. Ире, авыр яраланып, Киров шәһәрендәге госпитальдә ята икән. Бер аягын кискәннәр, икенчесе белән дә шундый ук хәл кабатланырга тора.

«…Аяксыз ирнең сиңа кирәге булырмы? Киләчәк тормышыңның матурлыгын томалаучы күләгә генә булмаммы? Бәлкем, миңа синең янга бөтенләй кайтмаскадыр?!»

Хаттагы шундый сүзләрне укуга, Гамилә ашыгып кулына кәгазь һәм каләм алды. Башта ирен шундый «үтә мәгънәсез» сүзләре өчен бераз ачуланды да эре-эре хәрефләр белән түбәндәге юлларны язды: «Аяксыз-кулсыз булсаң да, берүк, кайта күр! Бер телем икмәк табабыз икән, урталай бүлеп ашарбыз!..»

Соңыннан белүенчә, иренә көчле дарулардан да шифалырак тәэсир иткән икән ошбу тылсымлы-ихлас сүзләр!

Шуннан соң күп тә үтмәде, Зур Кукмара авылына, күкрәгендә хөкүмәт бүләкләрен балкытып, култык таяклары белән Шәрифулла Сәмигуллин кайтып төште.

– Фашист илбасарлар мине аяксыз калдырып, тормыш өчен кирәксез кеше итәргә уйлаганнар иде. Ләкин ул кара йөзләр нык ялгышалар. Без әле, Гамилә, синең белән техниканы элеккегә караганда да шәбрәк итеп иярләрбез! – диде ул.

Батыр фронтовик үз сүзендә нык торды. Юк, Гамиләсе өчен артык йөк булып чыкмады ул. Тормыш арбасын икәү төпкә җигелеп тарттылар. Башта тракторчылар бригадасы бригадиры булып эшләде Шәрифулла абый, аннары – бригадир, соңга таба – механик. Аннары ферма водокачкасында су кудыруда эшләде.

Гамилә апага да техника «җене» нык кагылган иде булса кирәк. Ирем кайтты дип, тракторын ташламады. Бары тик ике дистә елдан соң, балалары зурая төшкәч кенә, ул «корыч айгыр» ы белән саубуллашты. Тик торырга гадәтләнмәгән кулларга яңадан эш табылды. Башта фермада дуңгыз, сарык карады, аннары сыер савучы булып китте.

Гамилә апаның колагына яңадан җыр сүзләре килеп керде:

 
Кадер дә, хөрмәт тә сиңа
Тик туган җирдә икән.
Оныклар үскәнче яшә,
Ятка сер бирмә икән…
 

Ул авыз эченнән генә җырның сүзләрен кабатлады. Әйе, читкә китеп бәхет эзләп йөрмәделәр алар. Туып үскән җирләрендә, фидакяр хезмәт үрнәкләре күрсәтеп, кадер-хөрмәткә лаек булдылар – һәр икесенә дә бирелгән медальләр, дистәләрчә Мактау грамоталары әнә шул хакта сөйли. Гамилә апа тагын да зуррак бүләккә – Октябрь революциясе орденына лаек булды. Үзенең тыйнак кына хезмәтен болай югары бәяләрләр дип башына да китермәгән иде ул.

Алма агачыннан ерак төшми дигәндәй, балалары да бик тәүфыйклы, эш сөючән булып үстеләр, һәрберсе үз юлын, үз бәхетен тапты.

Булсынга эшләгәч, тормышлары да җитеш: амбар тулы икмәк, абзар тулы мал-туар. Гамилә апа үзе генә дә ай саен уч тутырып акча ала. Шуңа иренеке, килене белән улыныкы да өстәлгәч, шактый түгәрәк сумма килеп чыга.

Каралты-куралары да елдан-ел төзекләнә. Әле менә калай түбәсеннән заманча телевизор антеннасы калкып торган иске өйләре янында гына кирпечтән мәһабәт яңа йорт җиткерделәр.

…Ә җыр агыла да агыла. Табын янындагыларның соравы буенча, бөдрә чәчле егет аны икенче кат җырлый инде. Бергә колхоз кырларын иңләгән, бергә уртак максат – яу кырында фашистларны җиңү өчен көрәшкән, тылда сынатмаган, сугыштан соң озак вакытлар, кулга-кул тотынышып, кырда һәм фермада эшләгән ирле-хатынлы Сәмигуллиннарның илаһи дуслыгына, үрнәк булып яшәүләренә гаҗәеп бер гимн булып яңгырый бу җыр:

 
Әйтәләр: кара боларны,
Сез һаман бергә икән,
Сез һаман бергә икән!..
 
Тугрылык

Таң атканда, пар сандугачларның өздереп сайраган тавышларына уянып китте ул. Түзмәде, җилкәсенә җылы-йомшак шәлен салып, җиләк-җимеш бакчаларына чыкты. Ә анда – бары ул гына белгән төштә – җырчы кошлар үзләренә оя корганнар иде. Чал чәчле ана, шул тарафка үтеп, аларны борчымаска булды. «Әйдә, рәхәтләнеп сайрашсыннар, үзләредәй искиткеч сөйкемле балалар үстерсеннәр!..»

Төне буе яуган җылы яңгырдан соң бакча башындагы агачлар тирә-юньгә тәмле хуш ис таратканнар.

Пар сандугачлар җыры, агач яфракларының өзлексез лепердәве тол хатынның күңелен кузгатып җибәрде. Ул да булмады, янәшәдәге елга буеннан, бакча артлап, кемнәрдер гармун тартып җырлап уздылар. Җыры да бит нинди – үзәкләрне өздереп ала, үткәннәрне сагындырып, утларга сала торганы:

 
Шахтёр егет күмер чаба,
Вак-вак итеп кисәген.
Гомерем булса, таш басмаса,
Ташламам, җанкисәгем!
 

Гармунчысы да, җырчылары да күптән түгел генә армиядән кайткан егетләргә охшаган. Авыл яшьләренең, гармун күтәреп, таң алдыннан шулай җырлап үтүләрен ярата иде тол хатын. Моңсу да, рәхәт тә була андый минутларда, моны сүз белән генә аңлатуы да читен. Күңелдә әйтеп бетергесез кадерле истәлекләр яңара, үзеннән-үзе җыр сүзләре кабатлана:

 
…Гомерем булса, таш басмаса,
Ташламам, җанкисәгем!
 

Искәндәре аеруча ярата иде бу җырны. Үзе ул бик матур тавышлы җырчы, гармун телләрендә сандугач сайрата белгән бер дигән оста иде. Шуңа күрә бәйрәмнәрдә мәҗлестән мәҗлескә йөрттеләр үзен. Әмма аңа карап исерткеч эчемлекләр белән дуслашмады Искәндәр, тәмәке дә тартмады. Чын мәгънәсендә авылның йөзек кашы, горурлыгы иде ул. Якын дуслары Харис Кәримов, Габденур Әхмәтшин, Хәмидулла Мөхәммәтшиннар белән бергә дүртәүләшеп җырлап җибәргәндә, авыл халкы тын да алмый тыңлый иде аларны. Бер дигән балта остасы да иде аның Искәндәре. Соңга таба бригадирлык эшен дә менә дигән итеп, җыр кебек алып барды ул. Гомумән, аның бөтен гомере дәртле-моңлы бер җыр шикелле булды!

Искәндәре сугышка киткәннән соң, Зарифа, аның урынына басып, көнне төнгә ялгап эшләде. Урманда агач кисте; язгы кар суларына бата-чума, чана тартып, ерак-ераклардан чәчүлек орлык ташыды; ат җигеп, кырга тирес чыгарды; ындыр табагында ашлык сукты, орлык киптерде… Кыскасы, тормыш арбасын төпкә җигелеп тартты Зарифа.

Әмма үзе, нинди генә авырлыклар кичерсә дә, һич сыкранмады, кайнар хисләрен суытмыйча, зур сабырлык саклап, якты өмет белән ирен көтте…

Бик аз гына вакыт бергә торып калды шул ул Искәндәре белән. Өйләнешкәннән соң озак та үтмәде, ире Кызыл армия сафларына чираттагы хәрби хезмәткә китеп барды. Аннан кайтып, туган авылында бераз эшләүгә, совет-фин сугышы башланды. Тагын хәрби хезмәт… Ак финнарны җиңеп кайткач, җиң сызганып, тыныч хезмәткә тотынган гына иде, гитлерчы илбасарларның туган илебезгә хыянәтчел төстә басып кергәнлеге турында кара хәбәр килде. Искәндәр дә сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китеп барды. «Шул мәкерле дошманны акылга утыртмыйча, тәмам җиңмичә торып, туган нигезгә әйләнеп кайтмыйм! – дип язды ул алгы сызыктан Зарифасына. – Ә син мине көт, җан җиләгем, йөзгә кадәр яшәсәң дә көт! Син һәрвакыт минем уемда, күз алдымда! Тиздән, җиңү яулап, мин синең яныңа гомерлеккә кайтырмын! Бәхетле, тыныч тормышта яшәр көннәребез алда әле…»

Хат ахырында Искәндәр, күңеленнән ургылып чыккан кайнар хисләрен сөйгәненә җиткерер өчен, шигъри юллар да сырлап куйган:

 
Лебер-лебер басып килә
Бәләкәй генә ак куян…
Күкрәгеңә кулым куям, —
Сискәнмә, җаным, уян!
 

Сискәнмәс иде дә, төннәрен йокламыйча серләшеп чыгар иде дә бит Зарифа, тик менә Искәндәре генә яу кырыннан әйләнеп кайтмады. Өзелеп сагынганда карар өчен үзе төсле уллары Фаяз белән Гаяз калды; үз куллары белән ясаган өстәле, пар урындыклар, агачтан эшләнгән май язгыч машинасы, такта чемоданы, табагач һәм ипи калагы калды (хәзер дә алар гаиләдә иң кадерле әйберләр буларак сакланалар); сугыш мәйданыннан язган, җиңүгә зур ышаныч белән сугарылган хатлары калды… Бик яратышып, бакчаларындагы әнә шул пар сандугачлардай сайрашып, тату-матур торганнар иде югыйсә. Бәхетләренә таш түгел, каһәр суккан сугыш басты, шул дәһшәтле зилзилә алар корган җылы ояны тузгытты…

Искәндәре белән яу кырына киткән авылдашларыннан бик азлары гына Урта Кирмәнгә кире әйләнеп кайта алды. Нурулла Хөсәенов, Фәйзерахман Гыймадиев, Нурулла Сафин, Һидиятулла Гыйниятуллин, Нурулла Һадиев, абыйлы-энеле Шәңгәрәй, Сәлимгәрәй Әхмәтҗановлар һәм сигез бертуган – Исмәгыйль, Ибраһим, Мөгътәсим, Мөхлисулла, Мәгъсүмҗан, Габделбарый, Мисбахетдин, Әгъмәлетдин Фәттаховлар – барлыгы өч йөзгә якын каһарман – Җиңү көнен тизрәк якынайту өчен батырларча көрәшеп, чит-ят туфракта мәңгегә ятып калдылар. Ватан-ана хакына газиз гомерләрен биргән батырлар арасында Сабира киленнәренең әтисе – тарихта тиңе булмаган Сталинград сугышы каһарманы Сәмигулла Вәлиуллин да бар. Еллар үткәч, Сәмигулла коданың сугышчан дусты – тугандаш Башкортстанда яшәүче Нурулла Фазлыев белән дә элемтәгә керде аларның гаиләләре. Әмма үзе янына барып кайтырга насыйп булмаган икән: алар юлга җыенганда гына, әлеге ветеранның сугышта алган яралары көчәеп кинәт вафат булу хәбәре килде. Азмы бу дөньяда сугыш китергән шундый үкенечле хәлләр! Шулай итеп, фронтовик дусты Сәмигулла кода турындагы кадерле истәлекләрне дә Нурулла солдат үзе белән бергә алып китте…

Кадерле истәлекләр дигәннән… Яу кырында һәлак булган каһарман якташлар хөрмәтенә хәзер урта мәктәп ишегалдындагы бакчада мәһабәт һәйкәл калкып чыкты. Сөекле-булдыклы ирен аеруча сагынган минутларында, җай чыккан саен, бирегә еш килә тол хатын. Ошбу һәйкәлгә ул һич карап туя алмый. Иренең яу кырында батыр булуына нык инанса да, үлүенә һич тә ышанасы килмәде аның. Тол хатын ирен:

 
Яз кайтмаса, көз кайтыр,
Таңда кайтып ишек шакыр,
Күңелкәйне юатыр!.. —
 

дип, авыз эченнән генә җыр сүзләре көйләп һаман көтте, һаман өмет итте. Ашаган чакларында өстәлгә аның өчен дә кашык-тәлинкә куйды, кичләрен йокларга ятканда урын-җиргә пар мендәр түшәде.

Искәндәренә биргән вәгъдәсенә Зарифа гомере буе тугры булды, һәртөрле димчеләрне, күңел тәрәзәсен шакырга теләүчеләрне кире какты, иренә карата булган изге хисләрен суытмыйча, кайнар мәхәббәтенә кер-тап төшермичә саклады…

Аеруча хисләнгән, җанына урын таба алмаган минутларда ул ирен сугышка озаткан урман буйларына – Аккош тавы итәгенә барып, яраткан җырларын җырлап күңелен баса торган булды:

 
Ак күгәрчен, күк күгәрчен
Оча урман итәкләп.
Сукыр булсаң да кайт, җаным,
Үзем йөртәм җитәкләп!..
 

Әйе-әйе, күзсез булса да, аяксыз-кулсыз кайтса да, бик сөенеп каршылар иде ул үзенең Искәндәрен. Урыны иң түрдә булыр иде. Хәләл канын түгеп яулаган бүгенге гүзәл тормышның кадерен белеп, балалары, җан сөйгәне, оныклары белән рәхәтләнеп яшәрләр иде дә бит… Юк шул, кайтмады Искәндәре. Бер Зарифа гына түгел, балалары да, оныклары да бик юксына аны…

Балалар дигәннән, аларның икесен дә берүзе чын кешеләр итеп тәрбияләп үстерде Зарифа. Фаязы да, Гаязы да, туган ил сагында булып, йөзгә кызыллык китермичә хезмәт итеп кайттылар. Кечене – кече, олыны олы итә белделәр алар.

Тол хатын үзе төп нигездә – улы Гаяз тәрбиясендә яши. Гаязы – «Игенче» күмәк хуҗалыгының уңган механизаторы. Мактаулы тракторчы, оста комбайнчы. Киленнәре Сабира да иренә охшаган – булдыклы, тырыш. Колхоз ашханәсендә өлкән повар булып эшли. Авыл эшчәннәрен көн саен тәмле аш белән сыйлый. Гаиләләре дә тәртипле, күркәм. Гаязы белән бергәләп биш бала тәрбияләп үстерәләр. Өлкән уллары Рифкать, әйтик, урта мәктәп тәмамлаганнан соң, әтисе белән комбайнда эшләде. Хәрби хезмәткә алынгач та үзен үрнәк чик сакчысы буларак танытты. Хәзер КамАЗ заводларының берсендә эшли, мактаулы исеме телдән төшми. Мөслим кызы Зәлифә белән гаилә корып, бик матур яшиләр…

Башка оныклары Рифат, Сәвия, Фирдияз, Зөлфия дә – Зарифаттәйнең куанычы-мактанычы. Яшьтән үк кул астына кереп, башлы-күзле булып, матур гына үз тормышларын корып җибәрделәр. Алар – нәсел агачының тамырларын туган җиргә тагын да тирәнрәк җибәрүчеләр!.. Искәндәре кебекләрнең вакытсыз өзелгән гомер җырын дәвам иттерүчеләр алар!

Искәндәрен уйлаудан тол хатынның күңеле сулкылдап куйды. Аяк-куллары йөргәндә, күзләре күргәндә, колаклары ишеткәндә, теле хәрәкәтләнгәндә, ул ирен – иң кадерле кешесен көтүеннән туктамас. Бер ул гына түгел, авылның Бибикамал Гарипова, Миңлениса Вәлиуллина, Маһруй Насыйбуллина, Фәрихә Гыймадиева, Оркыя Мөшәрләпова кебек дистәләрчә тол хатыннары да гомерләре буе шундый изге өмет белән яшәделәр.

…Зарифәттәйне уйларыннан бүлдереп, урамнан тагын кемдер җырлап узды. Сөйгән кызы яныннан кайтучы күрше егете булса кирәк – тавышы шуңа охшаган:

 
…Күрешербез әле,
Сөйләшербез әле
Кайчан да булса,
Кайда да булса,
Бер күрешү – үзе мең шифа…
 

«Дөньялары тыныч, күкләр аяз гына була күрсен инде! Шомлы «сугыш» сүзе гашыйкларны бәхетле кавышу сәгатьләреннән мәхрүм итә күрмәсен!..» Әнә шундый уйлар белән тол хатын өенә таба юнәлде. Бакчадагы агачлар исә, иртән искән назлы җилдә «шу-лай, шу-лай» дигән кебек, яфракларын бертуктаусыз лепер-лепер шаулатып, аны озатып калдылар…

Ә өйдә – түбәсендә күгәрченнәр оя корган алтыпочмаклы иркен йортта – Ватан солдаты, гвардия сержанты Искәндәр Ибраһим улы Ибраһимов зурайтып түргә эленгән фоторәсеменнән, «Көтә белүең, тугрылыгың өчен ихлас күңелдән кайнар рәхмәт сиңа, җан җиләгем!» дигәндәй, нурлы елмая иде…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 | Следующая
  • 4.7 Оценок: 6

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации