Текст книги "Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы"
Автор книги: Шахинур Мустафин
Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 10 (всего у книги 33 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]
Сигез бизәкле сөлге
(Бер ананың сигез улы)
…Сөлге чигәм асыл җепләр белән,
Йөрәк хисем салып бу җырга…
Хәлим Җәләлов
Мамадыш шәһәренең төбәк тарихын чагылдыручы искиткеч бай музеенда булган кешеләр еш кына бик озаклап бер экспонат – бизәкләп чигелгән сөлге янында тукталып, тирән уйларга чумып басып торалар. Чөнки ул – гадәти сөлге түгел, ә Туган җиребезгә сигез каһарманны бүләк иткән изге Ананың өмет белән тулы күз нурларын, дәртле вә сагышлы илаһи җырларын, йөрәк җылысын, кайнар күз яшьләрен үзенә сеңдергән, эшчән вә хисчән халкыбызның йөз аклыгын, намусын, күңел байлыгын чагылдырган биниһая кадерле сөлге. Легендар Фатыйха түти Әхмәдиеваның легендар сөлгесе. Сигез бизәкле сөлге. Сигез бизәк – яшәргә дип бу җиһанга килеп тә, яу кырында гомерләре вакытсыз өзелгән сигез улы төсе…
1. Көтелмәгән очрашуЗаманында миңа бу гаиләнең үтә гыйбрәтле язмышы һәм Фатыйха түтинең оныклары белән танышырга Мамадыш районындагы Урта Кирмән авылында яшәүче Габденур абзый Ибраһимов ярдәм иткән иде. Гадәтемчә, ял көннәренең берсендә, «Казан – Чаллы» автобусыннан төшеп, Урта Кирмән аша туып үскән авылым Арташка, газиз әниемнең, якыннарымның хәл-әхвәлләрен белергә дип ашкынып кайтканда, мине үткән сугышта һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янында шул абзый туктатты.
Бөек Җиңүне бәйрәм иткән кояшлы матур бер көн иде. Уртача буйлы, чандыр гәүдәле Габденур абзыйның күзләре мөлдерәмә яшь белән тулган. Халык, яу кырында ятып калганнарны сагынып искә алып, Җиңү яулап исән кайтканнарны, тылда фидакяр хезмәт күрсәткәннәрне хөрмәтләп, күптән инде өйләренә таралышкан булса да, әлеге ветеран солдат берүзе, Тукаебыз әйтмешли, «тик икәү без: уй да мин» дигәндәй, моңаеп басып тора иде.
Мине күргәч, Габденур абзыйның күз карашы ничектер яктырыбрак киткәндәй булды.
– Исән-саулыкмы, Шаһинур энем, озын гомерле булырсың әле, сине бүген иртән генә искә алган идек, – диде ул, күп эшләүдән яргаланып беткән сөялле кулларын миңа сузып. – Ишетеп-укып торам: сугыш булган байтак җирләрдә йөрисең, архивларда эшлисең. Моңарчы исемнәре дә билгеле булмаган бик күп батырларны дөньяга таныттың, нәселдәшләрен, якыннарын сөендердең… Рәхмәт үзеңә!.. Инде тыңла, минем дә гозерем бар сиңа: безнең Фәттах абзый белән Фатыйха түтинең сигез улы турында да язып чыксаң иде, вакыт табып. Аларның бит берсе дә сугыштан әйләнеп кайтмады…
Бу сүзләр мине сискәндереп-тетрәндереп җибәрде. Әйтерсең лә көтмәгәндә өстемә баштанаяк бер кисмәк салкын су койдылар… Дөресен генә әйткәндә, әлеге каһарман якташларым турында шушы көнгәчә белмәвем өчен чиксез оят булып китте…
Көтелмәгән бу очрашу миңа эзләнүләр өчен көчле этәргеч бирде. Якташларымнан байтак кешеләр белән очрашып, күптөрле гуаһнамәләр (документлар) белән танышып, Фәттах абзый белән Фатыйха түти һәм аларның уллары – бертуган Фәттаховлар турында байтак материаллар тупладым, дүртесенең фоторәсемнәрен дә таптым (соңыннан, шул тонык, саргаеп беткән фотоларны файдаланып, танылган рәссам-график, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Эрот Зарипов геройларымның рәсемнәрен дә ясады. – Ш. М.). Ни кызганыч, калган дүрт улының фоторәсемнәрен табу мөмкин булмады. Шулай да моннан күп еллар элек Фатыйха түти үз куллары белән тукыган, инде исеме телгә алынган, бәһа биреп бетергесез тарихи сөлгене күрү бәхетенә ирештем. (Ул сөлге Фатыйха түтинең оныгы, Габденур абзыйның бертуганы – Урта Кирмән авылында яшәүче Марзия апа Бикмурзина гаиләсендә кадерле ядкяр буларак сакланган икән. – Ш. М.)
Яу кырында шәһит киткән сигез каһарманның әнисе – тыл батыры Фатыйха апа Әхмәдиева оныгы белән (Мамадыш районы, Урта Кирмән авылы)
Эзләнүләр барышында миңа Фәттаховлар гаиләсенә охшаган тагын берничә гаилә язмышы белән танышырга да туры килде. Биредә, Фәттаховлар турында тәфсилләп сөйли башлаганчы, укучыларыбызны кыскача гына шул гаиләләрнең берничәсе белән таныштырып үтәм.
2. ЛысенколарМәскәүдә, илебез Кораллы көчләре Үзәк музеенда йөргәндә, 17 нче залда очраттым мин аларны. Очраттым һәм… фотосурәтләреннән күзләремне һич кенә дә ала алмадым. Кеше ышанмаслык гаҗәеп факт: бер гаиләдән бер ата белән ананың ун улы Бөек Ватан сугышына китеп, унысы да, Җиңү яулап, исән-сау кайтканнар, батырлар булып кайтканнар! Черкаск өлкәсенең Корсунь-Шевченко районындагы Бровахи авылында туып үскән Феодосий, Пётр, Степан, Михаил, Андрей, Николай, Александр, Иван, Павел, Василий Лысенколар алар! Әлеге ир-егетләр тыныч тормышта да үзләрен фидакяр җаннар итеп танытканнар. Араларында кемнәр генә юк аларның! Игенчеләр, терлекчеләр, төзүчеләр… Барысы да туып үскән җирләрендә ныклап төпләнеп калып, гаилә корып, балалар үстереп, күптармаклы меңьяшәр горур имән кебек, Лысенколар данын киләчәк гасырларга да илтәләр алар. Күмәк фоторәсемдә Җиңү көнендә авыл мәйданында төшкән бертуган Лысенколарның йөзләреннән, үз-үзләрен тотышларыннан эчке бер горурлык, таза рух, җирнең, тормышның чын хуҗалары булу хисе бөркелеп тора. Шуңа күрә аларга кат-кат карап сокланасың…
3. СтепановларСүз дә юк, Лысенколар – искиткеч бәхетле язмыш кешеләре! Гәрчә мондый күренеш үтә сирәк очраса да, сугыш алласы Марс аларның ишле гаиләсен ничектер аяган! Ә менә Степановлар гаиләсенә ул бетмәс-төкәнмәс авыр кайгылар китергән. Уйлап карагыз: Краснодар краеның Тимашевский районындагы Шкуропадский (Беренче Май) хуторында гомер итүче Епистиния Фёдоровна белән Михаил Николаевичның барлык уллары – тугызы да! – бик яшьли һәлак була. Гражданнар сугышы елларында беренче уллары Александрны – унсигез яшьлек якты күңелле җырчы егетне – кызылармеецларның пушкаларын төзәтүдә булышканы өчен, 1918 елда акгвардиячеләр җәзалап-атып үтерәләр. Икенче уллары – егерме җиде яшьлек Фёдор – 1939 елда япон самурайларына каршы Халхин-Гол елгасы буенда соңгы тамчы каны тамганчыга кадәр үз-үзен аямыйча сугыша. 1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышы фронтларында Фёдор, Павел, Василий, хәрби антларына ахыргача тугры калып, ил азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен бер-бер артлы газиз гомерләрен бирәләр (бу вакытта аларның иң өлкәненә әле утыз биш яшь тә тулып өлгермәгән була). Иван белән Филиппка үз җилкәләрендә фашист әсирлеге газапларын татырга да, партизанлык итәргә дә туры килә. Төпчек уллары Александр исә (өлкән Степановлар тугызынчы балаларына да беренче малайларының исемен кушалар. – Ш. М.), 1943 елның 2 октябрендә дошманнарның контратакасын кире какканда, соңгы гранатасы белән үз-үзен һәм бер төркем фашистларны шартлатып, Днепр елгасы буенда һәлак була. Әлеге гаярь рус егетенә СССР Югары Советы Президиумының 1943 елгы 25 октябрь Указы нигезендә «Советлар Союзы Герое» дигән олуг исем бирелә.
Яу кырыннан туып үскән нигезенә бары тик Николай гына әйләнеп кайта. Әмма аңа да озак яшәргә язмаган икән – сугыш җәрәхәтләреннән савыга алмыйча, бераздан ул да дөнья куя…
Музейда Епистиния Фёдоровнаның, аның рядовой һәм офицер улларының фоторәсемнәре янында шактый вакытлар уйланып басып тордым мин. Хәтеремдә тагын үзем ишеткән-белгән шундый ишле гаиләләр язмышларын яңарттым.
4. АлексеевларАлар турында миңа иң элек күренекле чуваш язучысы Михаил Юхма сөйләгән иде. Чувашстан Республикасының Моргауш районындагы Изедеркино авылында туып үскән сигез бертуган Алексеевлар турында китап язуы турында да әйткән иде ул шул чакта. Соңыннан Михаил Николаевич миңа, биргән вәгъдәсендә торып, «Бертуган Алексеевлар урамы» дигән китабын, култамга салып, бүләк итеп җибәрде. Мәскәүдә «Советская Россия» нәшриятында «Язучы һәм тормыш» сериясендә чыккан иде ул…
Бик яратып, дулкынланып, бер тында укып чыктым мин әлеге китапны. Шуңадырмы, бертуган Алексеевларның һәркайсының исеме хәтеремә тирән уелып калды.
Гади бер чуваш крестьяны гаиләсендә, Татьяна Николаевна белән Алексей Илларионович сигез егет – сигез бөркет тәрбияләп үстерәләр. Дәһшәтле кырык беренче елда ил өстенә кара афәт булып фашист козгыннары ябырылгач, аларның сигезе дә Ватан-ана язмышы хәл ителгән алгы сызыкка бер-бер артлы китеп бара.
Күп тә үтми, Алексеевлар йорты тәрәзәсен кара кайгы шакып уза – Иван исемле уллары фашистлар белән тигезсез көрәштә батырларча һәлак була… Днепрны кичкәндә, зур каһарманлык үрнәге күрсәтеп, Григорий исемле икенче уллары Үлемсезлеккә атлый. Аңа СССР Югары Советы Президиумының 1943 елгы 30 октябрь Указы нигезендә «Советлар Союзы Герое» дигән олуг исем бирелә… 1943 елда Егор исемле уллары Житомир янында, легендар Александр Матросов үрнәгендә зур фидакярлек күрсәтеп, күкрәге белән дошманның ут өермәсен томалый, сугышчан иптәшләренә җиңүгә юл ача… 1944 елда исә яу кырында, мөһим бер биеклекне яулаганда, фашист ядрәсе Павелның гомерен кисә…
Бик авыр кичерәләр мондый олы кайгы-хәсрәтне өлкән Алексеевлар. Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан, күрсәткән батырлыклары өчен Георгий тәреләре белән бүләкләнгән Алексей Илларионовичны да аямый үлем. Карт солдатның йөрәге кинәт ябырылган авырлыкларны күтәрә алмый…
Инде нишләргә, ничек гомер итәргә дип торганда, Татьяна Николаевна янына фронттан бер-бер артлы уллары Фрол белән Родион кайтып төшәләр. Гәрчә авыр яралы булсалар да, аларны тере килеш күреп, чиксез сөенә Ана кеше. Әмма куанычы озакка бармый аның: ике фронтовик улы да сугыш җәрәхәтләреннән яшьли үлеп китәләр.
Бүгенге көндә бертуган Алексеевларның тик икесе – Александр белән Михаил гына исән. Сугышның башыннан алып ахырынача кадәр үткән, күп кенә орден-медальләр белән бүләкләнгән бу ветераннар хәзер Чабаксар шәһәрендә яшиләр.
Шулай да Татьяна Николаевна чагыштырмача бәхетле кеше икән: ул, сугыштан исән кайткан уллары кадер-тәрбиясендә тагын егерме биш ел яшәп, туксан бер яшендә вафат була…
5. ГаздановларТөньяк Осетиянең башкаласы Владикавказдан унике чакрым ераклыктагы Дзуарикау саласында Газдановлар гаиләсенә багышланган гаять үзенчәлекле мемориаль үзәк бар. Бөек Ватан сугышы фронтларында җиде баласын югалткан ирле-хатынлы тыл батырлары Асахмат һәм Тассо Газдановларга һәм аларның каһарман уллары Хаджисмел, Магомет, Дзарахмат, Созрико, Махарбек, Хасанбек, Шамилгә багышланган ул. Осетин халкының горурлыгы булган әлеге ир-егетләр, рәхимсез дошманга каршы көрәштә Мәскәү, Севастополь, Новороссийск, Киев шәһәрләре янындагы, Белоруссиядәге хәрби хәрәкәтләр барышында һәм Берлинны алганда зур фидакярлек үрнәкләре күрсәтеп, бер-бер артлы һәлак булалар.
Дәһшәтле сугыш чорында ике ай дәвамында Дзуарикау саласын үз кулларында тотып, Владикавказны алырга омтылган фашистлар патриот Газдановлар туып үскән йортны шартлатып, аны җир белән тигезлиләр. (Бу вакытта инде өлкән Газдановлар башларына төшкән авыр кайгы-хәсрәттән бакыйлыкка күчкән була.)
Җиңү таңы атканнан соң чирек гасыр үткәч, 1970 елда Дзуарикау саласы мәктәбендә бертуган Газдановларга һәм аларның әти-әнисенә багышланган музей ачыла. Төньяк Осетиянең күренекле скульпторы Сергей Санакоев исә алар хөрмәтенә мәһабәт һәйкәл торгыза. Дагыстанның атаклы шагыйре Рәсүл Гамзатовның:
Мне кажется порою,
что солдаты,
С кровавых
не пришедшие полей,
Не в землю нашу
полегли когда-то,
А превратились
в белых журавлей… —
дигән шигъри сүзләрен мәрмәрдә һәм бронзада гәүдәләндерә ул.
Канатларын киң җәеп, кояшлы зәңгәр күккә омтылган җиде ак торна һәм һәйкәл итәгендә аларны чиксез ярату катыш якты өмет тулы күзләре белән озатып калучы Ана образы зур символик мәгънәгә ияләр.
(Газдановлар гаиләсендәгеләр батырлыгы һәрвакыт халык хәтерендә яши. 2015 елның 21 маенда «Аргументы недели» атналык газетасы журналистлар Софья Харбих белән Полина Николаеваның аларга багышланган «Семеро смелых» дигән тетрәндергеч язмасы белән үткән тарихи чор хатирәләрен күңелләрдә тагын бер кат яңартты. – Ш. М.)
6. ФәттаховларТатарстан Республикасының Мамадыш районындагы Урта Кирмән авылында гомер кичергән Фатыйха түти белән Фәттах ага Әхмәдиевларга һәм аларның сигез улларына кагылышлы гаҗәеп тирән драматизм белән сугарылган моңлы бу кыйссаны һич кенә дә тыныч кына сөйләп булмый.
Дөрес, баштарак аларның да тормышлары түгәрәк, күңел күкләре аяз һәм кояшлы булган. Сабан тургайлы булган. Авылның иң булдыклы игенчесе, төзүчесе саналган Фәттах агай белән киндер тукымалар сугу остасы Фатыйха түтиләрнең ишле гаиләсе тирә-юньдә дан тоткан. Берсеннән-берсе уңган уллары белән бергәләп, гаилә башлыгы нарат бүрәнәләрдән күп тәрәзәле, алтыпочмаклы мәһабәт йорт та, каралты-куралар да торгызып куйган. Имана җирләре мулдан булгач, таза хәлле крестьяннар рәтендә йөргән алар. Хезмәтчеләр тотмаганнар – һәр эшне үзләре күмәкләшеп башкарганнар. Күмәк тормышның матурлыгын белгәнгә, файдасын күргәнгә, чын күңелдән ышанып, колхозга да иң беренчеләрдән керәләр Фәттахныкылар, Фатыйханыкылар. Керәләр һәм бар күңелләрен-осталыкларын биреп эшли дә башлыйлар. Гомумән, һәр яңа башлангычны күтәреп алучылар һәм аны тормышка ашыруда янып-ялкынланып эшләүчеләр, башкаларны киләчәк тормышның тагын да матуррак булачагына инандыручылар, рухландыручылар бертуган Фәттаховлар була да инде. Шәхси үрнәк, үтемле сүз, рухландыргыч җыр – менә аларның төп таяныр көчләре! Тора-бара Фәттах агайны, гаделлеге, булдыклылыгы, тынгысызлыгы өчен, яңа оешкан «Алга» колхозының баш тегермәнчесе итеп билгеләп куялар. Сынатмый ил агасы. Балалары да әти-әниләренең йөзләренә кызыллык китермиләр. Тырыш игенчеләр буларак таныталар алар үзләрен. Шуңа күрә көзен хезмәт көннәренә олавы-олавы белән иң күп ашлыкны да шушы ишле гаиләдәгеләр ала…
Ишле гаилә дигәннән, бераз чигенеш ясап, биредә аларның һәркайсы белән якыннанрак таныштырып үтик әле. (Бу өлкәдә Урта Кирмән авылыннан сугыш һәм хезмәт ветераны, авыл мулласы Мияссәр ага Әскәров, «атказанган колхозчы» Габделхак ага Әхмәтшин, биредәге урта мәктәпнең элеккеге һәм хәзерге директорлары Әлфәт ага Рафиков, Илдар Ибраһимов, Ринат Садриев, мөхтәрәм укытучылардан Гөлфәридә Хәсәнова, Рәшидә Әүхәдиева, Рузилә Гатина, мәктәпнең төбәк тарихы музее җитәкчесе, Татарстанның һәм Россиянең Журналистлар берлекләре әгъзасы Ринат Хәйруллин, авыл Советы башкарма комитетының төрле еллардагы җитәкчеләре Хөҗҗәт Абдуллин, Галимулла Вәлиуллин, Булат Хәсәнов, Казан шәһәреннән Хан Әхмәтов, Мөгътәсимовлар гаиләсе һәм башка бик күпләр бик теләп ярдәм иттеләр – мөмкинлектән файдаланып, аларга ихлас рәхмәтемне җиткерәм. – Ш. М.)
Фатыйха түти белән Фәттах агайның иң олы уллары Исмәгыйль белән Ибраһим, яшь советлар властен саклап калу өчен, Гражданнар сугышы фронтларында эчке һәм тышкы дошман белән бугазга-бугаз киләләр. Әлеге дәһшәтле көрәштә Исмәгыйль һәлак була. Ибраһим исә, кайнар канын түгә-түгә, абыйсының тәмамланмый калган эшләрен дәвам итеп, сугышны төгәлләп, туып үскән җирендә яңа тормыш төзергә ашкынып кайта. Бертуганнары Мөгътәсим, Мөхлисулла, Мәгъсүмҗан, Габделбарый, Мисбахетдин, Әгъмәлетдин белән бергәләп, Фәттаховлар данын байрак кебек горур йөртә ул.
Авылда комсомол ячейкасы төзелгәч, аңа беренчеләрдән булып язылучылар-керүчеләр дә алар – Фәттахныкылар була. Уенын-чынын бергә кушып, «Фәттаховлар ячейкасы» дип тә йөртәләр бу беренче комсомолецларны. Урта Кирмән авыл Советы башкарма комитетында сәркатип булып эшләүче Мисбахетдин бер үк вакытта комсомол ячейкасы җитәкчесе вазифасын да җиренә җиткереп башкара. Соңрак ул, «Комсомол-яшьләр, самолётларга!» дигән чакыруга теләктәшлек белдереп, очучылыкка укырга китә һәм киләчәктә бар тормышын авиациягә бәйли.
Бөек Ватан сугышы башланганчы, гаиләдә сигез баланың икесе – Ибраһим белән Мөгътәсим генә гаилә корып өлгерә. Ибраһим авылда игенчелек белән шөгыльләнүен дәвам итә, ә Мөгътәсим башта Пермьдә, аннары Дон буендагы Ростов шәһәрендә шахтёр булып эшли, үзен стахановчы буларак таныта. Хатыны Гамилә үлгәч, Исмәгыйль исемле улын, Нәсимә, Мәрьямбикә, Рәхимә исемле кызларын ияртеп, яңадан туган җиренә – Мамадышка әйләнеп кайта.
Сугыш уты кабынгач, бертуган Фәттаховлар, бердәм рәвештә, үзләре теләп, яу кырына китәләр. Кайберләрен, бронь биреп, район хәрби комиссариатыннан кире борып та кайтаралар башта. Әмма алар үз сүзләрендә нык торалар. Мөгътәсим абыйны, мәсәлән, өч мәртәбә боралар. Ә дүртенче баруында ул барыбер үз теләгенә ирешә.
Бертуган Фәттаховлар төрле фронтларда, төрле гаскәрләр сафында дошманга каршы аяусыз көрәштә батырларча һәлак булалар. Мисбахетдин исемле очучы туганнары легендар капитан Гастелло үрнәгендә олы фидакярлек күрсәтә: хәрби заданиене үтәп кайтканда, дошман снаряды тиеп самолётына ут капкач, хәрби очкычын фашистларның җанлы көчләре, техникасы өстенә юнәлтә.
Фәттах агай, бер-бер артлы килгән кара хәбәрләрне күтәрә алмыйча, вакытсыз дөнья куя. Ә Фатыйха түти зур сабырлык белән, ниндидер бер могҗиза туып, улларының кайсы да булса исән-сау кайтыр дип көтә – күңел түрендәге өмет утын һаман да сүндерми. Әнә бит, төпчек улы Әгъмәлетдин дә: «Кадерле әти-әниемә – сагынганда карар өчен!» – дип җибәргән, кулына чәчәк бәйләме тотып төшкән фоторәсеменең артына:
…Иделләрне йөзәмен дә буйлыймын,
Киткән кошлар да бер кайта,
Кайтырмын дип уйлыймын! —
дип, шигъри сүзләр язган – үтә газиз-кадерле кешеләрен юатырга, рухландырырга тырышкан.
– Әбиебезнең иң соңгы ышанычы Әгъмәлетдин абый иде, – дип сөйли Фатыйха түтинең оныгы, Ибраһим абыйның кызы Марзия апа Бикмурзина. – Чөнки Җиңү көненнән соң да аннан хатлар килеп торды әле. Ерак Көнчыгышта хезмәт итә иде ул. 1945 елның сентябрь аенда аның белән элемтә өзелде…
Ибраһим Фәттахов
Әгъмәлетдин абыйның японнарга каршы сугышканда батырларча һәлак булу хәбәрен очраклы рәвештә генә ишеткән идем. Шулай беркөнне, безнең Урта Кирмән авылында яшәүче Миңсылу түтигә ияреп, күршедәге Чытыр (Су-Елга) авылына аның яңа гына сугыштан кайткан энесе Мәгъсүмҗан абый Юнысовларга мендек. Менә шул фронтовик, үзара сөйләшеп утырганда, безнең Әгъмәлетдин абыйның да исемен зурлап телгә алды: «Якын дуслар идек… Японнар кулындагы мөһим бер биеклекне алганда, аларның ут чәчүче пулемёты авызына күкрәге белән ятып, аны томалап, безнең сугышчыларга җиңүгә юл ачты. Соңыннан, плащ-палаткасына төреп, салютлар биреп, олылап җирләдек үзен…»
Мөгътәсим Фәттахов
Мин моны ишеткәч тә йөгерепләр диярлек әбиебез янына кайттым һәм күргән-белгәннәремне чәчми-түкми аңа сөйләп бирдем. Гаҗәеп сабыр булган әбиемнең күзләреннән мөлдерәп берничә бөртек яшь тамды. Соңгы яшьләре…
Икенче көнне әбием, Мәгъсүмҗан абый янына менәр өчен, иртән иртүк яхшылап әзерләнә башлады. Саклап тоткан әйберләрен барлап, тәмле ризыклар пешерде, улларына дип атап җыйган чикләвекләрен янчыкка тутырды. Һәм бөрчекле ак күлмәген киеп, ак шәльяулыгын ябып, мине дә үзенә ияртеп, җәһәт-җәһәт атлап, Чытырга юл тотты.
– Улым, син миңа Әгъмәлетдинем кебек, шуңа күрә һәммәсен яшермичә сөйлә, мин инде карт кеше – барысын да күтәрәм, – диде әбием Мәгъсүмҗан абыйга.
Мисбахетдин Фәттахов
Фронтовик дусты ялындырмады.
Әбиебез төпчек улының соңгы батырлыгы шаһиты булган шул якташ солдат сөйләгәннәрне, бар дөньясын онытып, сәгатьләр буе тыңлап утырды. Күңелен борчыган күп кенә сорауларга тулы җаваплар алса да, тиз генә Мәгъсүмҗан абый яныннан китәсе килмәде аның… Авылыбызга без бары тик кичкырын гына кайттык. Әбиебез, үзенең аерылмас юлдашы булган өрәңге таягына таянып, бик акрын гына, үзалдына уйланып һәм, вакыт-вакыт газиз улларының исемнәрен берәм-берәм телгә ала-ала: «Кайларда ятасыз сез хәзер, балакайларым?» – дип өзгәләнеп кайтты.
Әгъләметдин Фәттахов
Сабыр савытлары тәмам тулып ташкан иде әбекәебезнең… Шуннан соң урын өстенә егылды ул. Мәрхәмәтле кешеләр бар бит әле дөньяда! – шундый авыр чакта аны ялгыз калдырмадылар. Бигрәк тә ирле-хатынлы Хәбибулла абзый белән Хәлимә апа Хәмидуллиннарны һич онытасыбыз юк! Әбиебезне алар бөтенләйгә үз тәрбияләренә алып, картлык көнендә аңа хәлләреннән килгәнчә кадер-хөрмәт күрсәттеләр. Нәгыймә апа Әхтәмова, Дөрия апа Фатыйхова, Шәмсеямал апа Хафизова кебек өлкән яшьтәге авылдашларым әлеге эшчән, ярдәмчел, киң күңелле гаилә хакында хәзер дә исләре китеп сөйлиләр.
1945 елның ап-ак карлар яуган 8 декабрендә әбиебезне соңгы юлга озатучылар да шул изге җаннар булды (урыннары оҗмахтадыр, шәт). Балалары хакында көне-төне уйлап, авыр кайгы-хәсрәттән гомере киселгәндә дә, актык сулышларын алганда да өзгәләнүеннән туктамады кадерле кешебез:
– Улларымны күрермен дип өметләнгән идем… Кайтмадылар инде… Ләгънәт кенә төшсен бу йөзе кара сугышка, аны башлаучыларга!.. Минем кебек, чәчләре вакытсыз агарган аналарның… улларым кебек, чәчәктәй гомерләре иртә өзелгән балаларның… чиксез нәфрәте эзләп тапсын аларны! Эзләп тапсын… һәм без күргән-кичергәннәр өчен… үзләренә аз гына да рәхәт күрсәтмәсен!.. Аллаһы Тәгалә аларга тиешле җәзаларын бирсен!.. Ә сез… гөлкәйләрем… сау-сәламәт булып… бәхетле-имин тормышта яшәгез!.. Миннән… хәер-фатиха сезгә!..
Әнә шундый сүзләр белән фани дөньядан бакый дөньяга – мәңгелеккә күчте әбиебез. Колак төбендә исә аның соңгы вакытта хәлсез тавышы белән еш кына көйли торган гыйбрәтле-моңлы җыры калды:
Иртән торып тышка чыксам,
Ай түгәрәк шикелле…
Үзем үлсәм, җаным кайтыр,
Ак күбәләк шикелле…
Шуңадырмы, ак күбәләк күрсәм, җанымның бар тынычлыгы югала хәзер. Безнең хәл-әхвәлне белергә дип, кайгыртучан, ак күңелле әбиебез кайткандыр кебек тоела…
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?