Текст книги "Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр"
Автор книги: Зиннур Мансуров
Жанр: Документальная литература, Публицистика
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 10 (всего у книги 29 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]
БУ МИЛЛӘТНЕ ХОДАЕМ БӘХЕТЛЕ ИТСЕН
Безнең җәмгыятьтә элек-электән теге яки бу шәхесне дөрес бәяләмәү, аңа оятсызларча төрле нахак ярлык тагу омтылышы яшәп килә. Хакыйкатьнең астын өскә әйләндерергә маташу. Боларның барысы да тормыш дөреслегенә идеология ялганы катнашу галәмәтедер. Вульгар социологизм алтын мирасыбыз өстендә хәкарәт кылган чорларда Дәрдемәнд, Фатих Әмирхан иҗатларына ачыктан-ачык буржуачылык мөһере сугылды. Совет хакимияте Гаяз Исхакый белән Муса Җәлилне катгый төстә дәүләткә хыянәт итүдә гаепләп чыкты. Гомерендә артыгы белән кагылу-сугылу кичергән Тукаебызга да үзләрен йөгәнсез тойган вульгаризаторлар күсәге эләкте. Өстәвенә, инсанлыгына изгелек сыйфатлары да салынган бөек шагыйрьгә дәһрилек яманатын ябыштырып, аның «атеистлыгы» турында язылган хезмәтләр белән тамак туйдыручылар да табылды. Әмма күрәләтә мондый хәрәм ипине ашап, алар берәр төрле әҗергә ирештеме соң? Акны кара итеп күрсәтү хилафлыклары, шөкер, заманалар үзгәрә төшкәч фаш кылынды. Тик нигезсез гаепләүләр юшкыны вакытлар хәтерендә барыбер кала. Чынлыкта Габдулла Тукайның иманына кизәнерлек җитди сәбәпләр бармы? Әллә дин эшендә башлап йөрүче затларны әдибебез хаклы рәвештә тәнкыйть утына тотканмы? Әйдәгез, мондый катлаулы сорауларны аның үзенә бирик – сөйләшү барышында һәммәсе дә тәгаен ачыкланыр.
– Бу темага әңгәмә коруны үзебезчә, ягъни мөселманча исәнләшүдән башлыйк әле. Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ, җәнабе мәхдүм!
Габдулла Тукай. Әсгадәкә Аллаһы фид-дарәйни…143143
Аллаһы сезне һәр ике йортта да бәхетле итсен.
[Закрыть]
– Мөнкир илә Нәкир хәзрәтләре кебек, сезгә «Раббың кем? Пәйгамбәрең кем?» дип сөальләр бирергә җыенмыйм. Шулай да…
Г. Т. Исемем – Габдулла – Алла бәндәсемен, Алланың барлык колларыннан иң оялчаны мин.
– Соңгы сүзегезгә бер дә ышанасы килми, телебезгә дәһшәтле «туры Тукайлык» төшенчәсенең кереп китүенә сәбәпче булган затны тыныч кына гомер кичерүче юашлар кыяфәтендә күзаллау мөмкин түгелдер. Сезнең бит тәхәллүсләрегез арасында «Биик усал» дигәне дә бар. Аяусыз тәнкыйть угыгыз күпләргә барып кадалган. Шул исәптән динчеләргә дә…
Г. Т. Бик явыз, ай-һай, явыз мин!.. Усаллык хәзинәсе бик зур, ул – күпме алсаң да бетми.
– Инде сез Тукайга хас турылык белән үзегезнең «явыз» икәнлегегезне үзегез үк расладыгыз… Ә бит Аллаһы Тәгалә явызлыкны һәм күңелдәге ачуны йомшаклык белән басарга куша. Изгелек вә явызлык бер-берсе белән бәрабәр түгел. «Мөэмин» дигән күркәм исемгә лаек буларак, сез әлеге әмерне бик яхшы беләсез. Хәер, шагыйрь холкындагы ошбу сыйфат яхшылык тантанасы хакына кылынган үзгә явызлык, ягъни олуг әҗер-савапка лаек игелекле гамәл рәвешендә күз алдына килә. Гәрчә мондый юлны сайлаган кеше кемнәргәдер начар булып күренсә дә…
Г. Т. Хак гыйнайәт әйләр ирсә…144144
Аллаһы ярдәм итсә.
[Закрыть] Сүземә карагыз – юллар ачармын, үземә бакмагыз – үзем начармын.
– Кырыслану сәбәпләре хакында бераз соңрак сөйләшербез. Фикер сөреше буенча барыйк әле. Мәгълүм ки, безнең байтак каләм әһелләре мулла гаиләсендә дөньяга килгән. Элегрәк яшәп киткән шагыйрьләребез арасында турыдан-туры дин башлыгы булганнары да җитәрлек. Ә инде галимнәр, педагоглар, җәмәгать эшлеклеләре даирәсендә мәхдүмнәр саны тагын да күбрәк икәнлеге билгеле. Сез дә – җиде буыннан килә торган мулла нәселеннән. Менә шушы хакта үзегездән ишетәсе килә.
Г. Т. Минем атам Мөхәммәтгариф, Кушлавыч карьясендә Мөхәммәтгалим исемле мулланың угылы булып, 14–15 яшьләрендә Кышкар мәдрәсәсенә китеп, …карт атасы тере вакыттук авылымыз Кушлавычка кайтып, мулла булмыштыр… Икенче мәртәбә өйләнүе уларак, Өчиле карьясе Зиннәтулла хәзрәтнең Мәмдүдә исемле кызыны (минем анамны) алмыштыр.
– Коръән Кәримнең «ән-Нәхел» сүрәсендәге 78 нче аять: «Аллаһы сезне аналарыгыз карыныннан чыгарды, һәм сез бернәрсә дә белми идегез», – дип искәртә. Дөрес, әнисе карынында ук Изге Китап укып яткандай кыланучы тәкъвалар да очраштыра. Менә сез кайчанрак, Аллаһыга һәм Аның рәсүленә иман китереп, үз-үземне галәмнәр тәрбиячесенә тапшырдым, дип әйтә аласыз? Раббымыз юлына чыгу сукмагы, әлбәттә, туган авылыгызда башланып киткәндер.
Г. Т. Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган, шунда әүвәл Коръән аятен укыган; шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәдне, ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган. Ышандык без Ходайга, бер вә бардыр дип…
– Исегезгә төшерәм, җиденче яшегез барганда, сез дин сабакларын ала башлыйсыз. Әгәр хәтерегездә булса, беренче тәэсирләрегез турында сөйләп үтегез әле!
Г. Т. Беркөнне кич белән әти белән әни иртәгә иртүк мине абыстайга укырга илтәчәкләрен мәгълүм иттеләр… Анда барып кердек. Мине укытачак абыстай кулына чыбык тотып утырган… Әни иң элек ике бөтен икмәк илә бер тиенме, ике тиенме акчасын абыстайга тапшыргач, алар да, бөтен шәкертләр дә бик озак дога кыйлдык… «Әлеп, пи, ти, си»не берничә көн такмаклагач, миңа «Иман шарт»ы тоттырдылар. Бу «Иман шарт»ының иҗеге белән сүрәсе миңа кыш буена җитте бугай.
– Ә мәдрәсәдә уку ничегрәк башланды?
Г. Т. Мин мәдрәсәдә, «Һәфтияк» иҗеген вә сүрәсен бик тиз белгәч, «Бәдәвам», «Кисекбаш»ларга кердем.
– Моның шулай булуы табигый, сез мулла баласы бит. Әле абыстайга барганчы ук дога укый белгәнсездер, шәт.
Г. Т. Үземнең сабагымны тиз белеп, миңа күп вакыт тик торырга тугъры килгәнгә, миңа өйрәтергә үземнән наданрак балаларны да бирә башладылар. Шул балалар арасында авылымызның бер бай баласы да булып, ул мине хәлфәсе кебек итеп, чәйгә вә эченә борай ярмасы салган бәлеш ашарга чакыргалый иде.
– Рухани нәселеннән булу халәте сезне аерым калыпта тотмадымы? Хөр балачак иреклелеген чикләү гаять кыен инде ул.
Г. Т. Кая барсам да, мине, мулла баласы дип, халык башка малайлардан аерганга, хәтта җыеннарда яшьтәш кызларым илә «Так-каравыл» уйнау да миңа гаеп булганга, мин үзем дә үземне һәрвакыт мулла баласыча тотарга вә укыган китапларым илә гамәл итәргә тырыша идем.
– Хәлфә әфәндем, сез инде кечкенә Апуштан зуп-зур Тукайга әверелдегез. Әгәр хәзер мәдрәсәдә сабак бирүегезне сорасалар, шәкертләргә әүвәл ничегрәк хитап кылыр идегез?
Г. Т. Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала! Рәхмәте бик киң Аның, һәрдәм таян син Аллага! Йа Ходай, күрсәт, диген, ушбу җиһанда якты юл; Ул – рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле Ул!.. Кыйл дога, ихлас белән тезлән дә кыйбла каршына; бел аны: керсез күңелдән тугъры юл бар гаршенә!
– Мәдхия алымы белән багышлау рәвешендә язылган «Пушкинга» исемле шигырегездә сез аны «илаһи илһамга ия булган көчле шагыйрь» итеп таныгансыз. Шундый ук ихлас бәһаләү сүзләрен үзегезгә карата да әйтергә мөмкин. Әдипләрнең төп аләт-коралы булган каләмне, һичшиксез, тәүдә бисмилла әйтеп кулыгызга алгансыздыр. Их, беләсе иде: ничегрәк яңгырады икән Аллаһы ризалыгын соравыгыз?
Г. Т. Мине шагыйрьлектә мәңге тугъры ит, Тәңрем; шунда гына – күңелемнең бөтен теләк-омтылышы…
– Ә менә Изге Китапта, шагыйрьләрне күздә тотып, «аларга адашканнар иярә» диелә…
Г. Т. Язучылар – диндә ныклыкка сәбәп, ике дөнья тәмугыннан котылуга чара. Болар бит исламга терәк, безгә боларга таянырга кирәк.
– Иман китереп инанучы каләм әһеле буларак, әйтегез әле, мелла Габдулла бине мелла Мөхәммәтгариф: мәгыйшәттә безнең руханиларның урыны нидән гыйбарәт? Золым белән тулы тәһарәтсез илдә, әйтик, мәхәллә башлыгы ничек кенә бәяләнми?!
Г. Т. Бу эшләрдә зәхмәтләмик муллаларны, дин эшендә башчы иттек без аларны.
– Бу җәһәттән янә бер шигырегез искә төшә. «Мөритләр каберстаныннан бер аваз» дип атала әлеге әсәр. Сез анда мөритләр авызыннан: «Аларны башчы санаучы иярченнәре ахмак икән, безләрне туры юлга күндергән Коръән икәндер, белмәдем», – дип әйттерергә җөрьәт иткәнсез. Әлеге сүзләрнең беренче өлеше күңелне ниндидер тәшвишкә сала. Бу эчке каршылыкка керү бит…
Г. Т. Нигә курка бу татар, кузгалса дини мәсьәлә? Барсы кыркылдый тавыктай: «Дин кырак! Дәһри кырак!..»
– Әйдәгез, ачыктан-ачык икърар итик әле: көферлек юлына тайпылып китмичә, ягъни Коръән әһеле булып калган хәлдә, сез мулла-мунтагайны аяусыз төстә камчылау кебек гаять четерекле эшкә алынгансыз. Дин әһелләренә карата уй-фикерләрен болай катгый белдергән шагыйрь туры сүзгә мохтаҗлык кичермәгән татар әдәбиятында бүтән юктыр. Дөрес, милләт хадимнәре, гыйлем әһелләре һәм каләм сахибләре арасында вазифаларын шәригать кушканча үтәмәүче руханиларны тәнкыйтьләгән затлар байтак. Әйтик, шагыйрьләр Мөхәммәдъяр, Габделҗаббар Кандалый, Нәҗиб Думави, дин галимнәре Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Ризаэтдин Фәхретдинев, Муса Бигиев әнә шундыйлардан. Кулын теләсә кемгә бирмәгән Тукай исә барысыннан да арттырып җибәрә кебек.
Г. Т. Һәр язучының үзенә бер мәсләге, тоткан юлы бар… Язучылар юләр түгел, алар Алла йортын145145
Алла йорты – «кәгъбә» мәгънәсендә.
[Закрыть]кимсетмиләр, хурламыйлар; «Кимсетте, хурлады» дип әйтүчеләрнең, инсаф чикләреннән чыгып, кирелек, тискәрелек белән генә сөйләүләре акылы булган һәр кешегә билгеле хакыйкать бит.
– Гәрчә мөкатдәс вә газиз иманыгызга шик-шөбһә белдереп булмаса да, каршы яктан сезнең тарафка нинди генә мыскыллау сүзләре яумый: дәһри, кяфер, мәлгунь, мөртәт… Кыскасы, тиргәүләрнең очы-кырые күренми.
Г. Т. Орышсалар тагы, бик исем китә! Эт өрер – кәрван йөрер…
– Болай мыскыллауның, әлбәттә, сәбәпләре бар. Сез ислам динен ирештерү вә өйрәтү өчен күпчелек муллаларның әзерлексез булуын үзегезнең язмаларыгызда үтә зәһәр тел белән җае килгән саен искәртеп торасыз. Байтак фельетоннарыгызның «Тәртә башы» имзасы белән чыгуы да авторның аяусыз икәнлегенә ишарә итә булса кирәк. Авырттыргыч тәртә башы исә кемгә генә тиеп китмәгән?! Мәсәлән, яңалыкка каршы төшүе белән танылган ахун Габдессалих Ишкуловның Кәләмулла аятьләрен вата-сындыра укуын сез иләмсез зур аюның куе урмандагы корыган агачлар арасында шатырт-шотырт йөрүенә охшатып куясыз.
Г. Т. Бу телсез муллалар бернәрсә әйтмәкче булалар, ләкин, аһ, наданлык, иреннәрен селкетәләр дә, бернәрсә дә фәһенләнми. Боларның сүзләрен тәрҗемә иттерү өчен Чабаксардан бер чуаш китертмәсәк булмас, ахры… Күңелдә утлары сүнгән, вә вөҗдан майга капланган: «Әгузе» дип кенә төшмәс, муенга шайтан атланган.
– Әхлак төзеклеге мәсьәләсендә сез куертып җибәрәсез бугай…
Г. Т. Һәркемнең, һичшиксез, үзенчә фикере, төшенчәсе бар.
– Ничек инде вөҗдан майга капланган?
Г. Т. Йөриләр бу кешеләр сөйрәлеп һәрдәм бәлешләргә… Алар, ким куйсаң, көнендә ун өйгә ашка баралар. Анда… алтышар тәрилкә шурпадан ун өйгә алтмыш тәрилкә; чынаяк саен икешәр шакмак шикәр салып, һәр өйдә алты чынаяк чәй – менә ун өйгә алтмыш чынаяк; икешәр шакмактан көненә йөз егерме шакмак шикәр… Хасыйл: бер ишан бер кешенең 4 еллык азыгын бер көндә ашыйдыр… Белү юк башканы, бар белгәне шул: бөтен зиһене ашап-эчмәклә мәшгуль.
– Сез инде, шагыйрь буларак, гипербола алымына күчтегез. Хәләл нәрсәләрне ашау вә эчү ислам дине карашынча начар эш түгел ләбаса.
Г. Т. Бәлеш белән гыйлем бергә җыелмас… Һәрвакыт үз кәефләре яратканча йөреп, алар бәгъзе вакыт шәригатьтә дөрест түгелне дә эшлиләр.
– Тел төбегезне аңлыйм. Чыннан да, ислам дине нигезләренә тугъры булуны көнкүреш йолаларын үтәүгә әйләндереп калдыру галәмәте бәгъзе руханиларның үзләренә йөкләнгән изге вазифаны тиешле югарылыкта үти алмавыннан киләдер. Мондый гайре табигый хәлләрдә гап-гади туклану да бик ямьсез рәвештә күзгә бәрелеп торырга мөмкин. Андыйларга ни дияргә дә белмәссең. Ә вәгазьләү лазем…
Г. Т. Ашау-эчү өчен күңелең борчылмасын. Үзеңне «байлардан ярлы» дип санама; тыр-тыр итеп бәлешләргә йөгермә… Азыгыңны Алладан өмет ит… Хәзрәтләр, хәттин узмагыз!
– Безнең татарда шундый мәкаль бар: кешене киеменә карап каршылыйлар, акылына карап озаталар. Соңгысы турында инде бераз сөйләштек. Күрәм, сездәй «нигилист»ны кайбер дин әһелләренең хәтта кием-салымы да канәгатьләндерми икән…
Г. Т. Әллә нинди бер эшем булып, «Казан» миһманханәсенә… барган идем. Барсам, һәрвакытта җәмгыять була торган өстәлдә башына борчак чүмәләсе төсле ишелгән чалма, өстенә әллә ничә җиренә май тамган һәм Нух пәйгамбәр көймәсеннән төшеп калган чапан дип уйларлык бер чапан кигән, муенына да пычранып беткән ленталы бер медаль таккан бер мулла утырган. Бу мулланың сакалының аклыгы һәм тәрбиясез ат ялы шикелле чорналып, чуаланып бетүе, йөзенең бакыр шикелле кызыллыгы, тешләренең коелып беткәнлегеннән авызының чәп-чәп итеп торуы – кыскасы гына, һәр җире, һәр әгъзасы моның бик надан… икәнлеген үзеннән сорамыйча да белдереп, сөйләп торалар иде.
– Бу очракта да сезне аңлап була. Тышкы кыяфәтең белән Раббымызның ризалыгын табарга тырышу һәм Аңа рәхмәт белдерү һәр яктан да хуп күрелә. Рәсүлуллаһыбыз да (аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!): «Киемнәрегезне пакь, чиста йөртегез», – дип, тикмәгә искәртмәгәндер.
Г. Т. И Алла! Алга китүебезгә, югары күтәрелүебезгә булышлык итүчеләргә ярдәм бир.
– Үзегез шаһит, инкыйлаб күтәрелешен аяусыз бастыру сәясәте көчәйгән чорда, ягъни кара реакция елларында төрле хәсислекләр баш калкытты. Гавамга самодержавие тарафыннан салынган шаукым, кызганыч, дин әһелләрен дә читләтеп үтмәде…
Г. Т. Билгеле ки, дин кешеләрдән аерым түгел.
– Изгегә тарткан галиҗәнап каләм кара донос язуда файдаланылды. «Итәк астыннан спичка сызып», янгын чыгарырга маташучылар күбәйде. Милләт алгарышы өчен янып йөрүчеләргә карагруһларны өстерүгә кадәр барып җиттеләр. Әйтик, татар халкының алдынгы карашлы газеталарыннан берсе «Фикер»гә погром ясарга, типографиясен ватарга-кырырга, әлеге атналык басманың могтәбәр хуҗа-сахибен мәхкәмәгә бирергә ясканып йөрделәр. Алар карашынча, «Фикер» газетасының мөхәррире – кяфер, атасы Мотыйгулла хәзрәт – кяфер…
Г. Т. Милләт микробларының хәлләрене инде һәркем беләдер… Кешене кяфер дип йөрү бик зур кабахәтлектер.
– Әнә Уральски мулласы Габделрәкыйп хәзрәт Тулбаев мәҗлесләрдә: «Әүвәл – Алла, икенче мин риза түгел, «Фикер» газетасын укымагыз!» – дип тә сөйләп йөргән.
Г. Т. Бу сүз ничек була, бу сүз бит мин Алладан бер генә дәрәҗә ким дигән сүз була түгелме?!
– Сезнең иман сагында торучыларны өзлексез тәнкыйтьләп торуыгызга мәгыйшәттәге менә шундый вазгыять тә сәбәпче булгандыр. Чыннан да, безнең татарлык хәлләре үткә тиярлек бит. Нигә шундый алар?
Г. Т. Алар һәрнәрсәнең эчке ягына күз салмыйча, бары тышкы ягына гына карап эш итәргә күнеккәннәр. Шул сәбәптән яхшыны – яманнан, яманны яхшыдан аерырга көчләре җитәрлек түгелдер.
– Сез инде хөкем йөртүче каләмегезне үтегезгә манчып, кем әйтмешли, бу дөньяда аларның яшәрлеген калдырмагансыз булып чыга. Ә чынлыкта сүз көрәштергәннәрне хөкем итүче дә Аллаһы үзе бит…
Г. Т. Без, һөҗүм итүче булмыйча, бары сакланучы гына булуыбыз белән чын-чыннан бәхетлебез.
– Шулай да, хөкемдар яки казый вазифаларын үз өстегезгә алмыйча, иманлы шагыйрь буларак, менә шундый бәндәләргә нинди фәтва бирер идегез?
Г. Т. Җитәр шәригать исеменнән халыкны каралту, җитәр болганчык суда балык тоту!.. Сезнең болай каршы торуыңызны бик зур гөнаһ дип беләмез. Бу эшләрегезне ташлап, тәүбә кыйлмак, кайтмак кирәк. Сезгә һәм безгә ни җитмәгән? Сез һәр каюларыңыз бер мәҗлестә имам булып торасыз. Сезнең урыныңызга үзеңез бар заманда һичкем күз җибәрми. Без исәк һәр каюмыз, Аллага шөкер, төрле-төрле кәсепләр илә шөгыльләнеп йөримез… «Фикер» сахибе кимчелексез түгел, хатасы да булыр. Ләкин шуны белергә кирәк: газетада язылган һәрбер сүз шәригать булып китми, безим шәригатемез алай газета сүзләре илән бозылмый… Шәригатемез – Коръәне хәдистер. Коръән хәдис тә кыямәт барачак, анда бер дә шик-шөбһә юктыр… Сезләр безнең матбагамызны китаплар, рисаләләр язып бастырып нурландырыңыз. Мөмкин кадәр тәрәккыйлеккә иҗтиһат итеп йөргән «Фикер» идарәсенә бер карыш озын тел чыгарып, халык арасында фетнәләр төшереп йөрмәңез… Догада булышыйк.
– Истәлекләрдә бәян ителгәнчә, дамелла Шиһабетдин Мәрҗани белән тартынмый сөйләшеп утыручыларның берсеннән сораганнар: «Безнең бөтен гомеребез наданлыктан зарланып үтә. Хәзрәтнең зары бар идеме?» – дигәч, теге «яран»: «Бар иде. Аның бөтен зарлануы наданлыктан зарлану иде», – дип җаваплаган. Билгеле, дин галиме үзенең белем дәрәҗәсенә карата да ризасызлык белдергән, аерым алганда, шигырь яза алмавы өчен ихлас үкенүен әледән-әле сиздереп торган. Мәшһүр акыл иясе шулай зарлангач, безнең башка динчеләргә инде ни кала?! Бу уңайдан әйтәсе килә: сезнең исламияттә башлап йөрүчеләргә белдерелгән иң зур дәгъвагыз нәкъ менә наданлык мәсьәләсенә, дини уку йортларында белем бирүнең гаять түбән дәрәҗәдә алып барылуына кайтып каладыр.
Г. Т. Нишлисең, тәкъдир шулайдыр… Саташканбыз наданлыкта, адашкан, адашмакның да без хәтеннән ашкан… Ялкаулык та наданлык – бүләк безгә Алладан.
– Ә бит рәсүлуллаһка беренче мәртәбә иңгән вәхидә: «Әй Мөхәммәд!.. Раббыңның хөрмәтле исеме белән укы!.. Адәм баласына каләм белән язу язуны өйрәтүче вә белмәгән нәрсәләрне белдерүче шул бөек заттыр», – диелә. Гомумән, Коръән Кәримдә уку вә гыйлем өйрәнүгә өндәгән аятьләр байтак. Димәк, безнең күпчелек дин әһелләре уку-укыту өлкәсендә Аллаһы әмерен тиешенчә үтәми булып чыга. Хәер, сез схоластика үзәге саналган иске мәдрәсәләрне тикмәгә генә тәнкыйть утына тотмыйсыз һәм андагы мөдәррисләрне «мендәр өстендә ял итеп утыручы» рәвешендә тиктомалдан сурәтләмисез шул. Бохарада иҗек ятлау ысулы белән кадимчә укып кайткан фанатик муллаларны аеруча яратмыйсыз.
Г. Т. Һәммәсе дә безнең диндар Бохара җимешләре булган хәзрәтләремез хезмәте!
– Шулай ук Истанбулда белем алганнары да сезгә бигүк ошап бетми бугай?
Г. Т. Шуларны исемә төшерәсем килми.
– Берничә сүз белән әйткәндә, безнең дини тәрбиябез ниндирәк булырга тиеш?
Г. Т. Тәрбиямез дә коры, рухсыз, мәгънәсез, һич файдасыз рәвештә «дини» генә булмыйча, дини вә милли тәрбия булсын. Мөселман булганымыз вакыт татар икәнемезне дә онытмыйк. Аллаһы Тәгалә исемемезне, җисемемезне вә рухымызны ислах әйләйә!146146
Ислах әйләйә – төзәтсен иде.
[Закрыть]
– Күп яттык без мәдрәсәдә, дигәндәй, сезләр инде боларның барысын да ап-ачы тәҗрибәдән чыгып белә. Яшьли хәлфә вазифаларын да башкарырга туры килгән. Сезнең кайбер күзәтүләрне аныклабрак үтик әле.
Г. Т. Татар баласы бер надан гаиләдә туа. Үсеп, 11–12 яшенә җитә… Бер мәдрәсәгә эләгә. Анда да ул файда күрә алмый, чөнки бичараның тагы әллә ничә ел гомере әүвәлдә башына төягән юк-барны бертөрле рәткә тезү, тәртипкә кертү белән генә кичә.
– Гыйлемне Аллаһы әмерен истә тоткан хәлдә үзләштерсәгез дә, сез Шиһабетдин Мәрҗани кебек зарланырга телисез шикелле.
Г. Т. Мәдрәсәдәге караңгы вә ямьсез торышлар күз алдыма килеп, кайвакытларда кәефне җибәргәли. Безнең яшь гомеремезне бушка тәләф иткәне147147
Тәләф итү – әрәм итү.
[Закрыть] өчен мәдрәсәсенә, бөтен шундагы схоластикасына ләгънәт укыйм. Уйлап торам да:
– Ну укытканнар икән безне! – дип куям. Имеш, без дә курс бетереп, студент булып чыкканбыз. Имеш, безне дә мәгыйшәт берлән көрәшергә коралландырып чыгарганнар!
– Гомерегездә беренче мәртәбә сабак алырга барган чакта сез абыстайның чыбык тотып утыруына игътибар иткәнсез. Чыннан да, мендәр өстендә утырган мөдәррисләрнең надан булуы гына җитмәгән, аларның мәдрәсә шәкертләренә хәтта «кул озайту»лары да мәгълүм. Япь-яшь башыгыз белән хәлфәлек иткәндә, әнә, мондый хәлләргә үзегез дә шаһит булгансыз.
Г. Т. Авылымызның мәдрәсә шикелле бернәрсәсенә барып сабак укыдым. Күп вакыт кунып укырга да тугъры килә иде. Хәзрәтләре, ахры, бик «кысып» укыта торган вә кешене «гыйлем» итә торган кеше булган булырга кирәк ки, шул аз мөддәт эчендә дә мин аның көн саен әллә ничәшәр баланы эт урынына кыйнаганын күреп, калтырап торганым бар.
– Күренә ки, сигез яшьлек малай чакта ук сез үзегезне мөдәррислектә сынап карагансыз. Шагыйрь булып танылгач, Казанның «Шәрекъ клубы»нда, халык әдәбиятына багышлап, лекция укуыгыз мәгълүм. Петербургка сәфәр кылган чакта Думага керә алмавыгызга үкенгәнсез. Патша Русиясенең закон чыгаручы әлеге органы эшчәнлеге сезнең тәнкыйди рухлы әсәрләрдә әледән-әле телгә алына. Бәлки, депутатлар белән очрашып, бәхәсләшеп алырга теләгәнсездер. Кыскасы гына, сездә хатиблык-ораторлык куәсе көчле булганга охшый. Әгәр дини уку йортларында белем бирүнең торышы турында голәмалар шурасында нотык сөйләргә туры килсә, сезне һәрдаим борчып торган әлеге көнүзәк мәсьәләгә кагылышлы кайбер төп фикерләрегезне ничегрәк җиткерер идегез?
Г. Т. Җәһаләт148148
Җәһаләт – наданлык.
[Закрыть] заманы үтеп, гыйлем заманы килде… Ишанизмның гипнотизма куәсеннән котылып, мөмкин кадәр дөнья, ахирәт өчен файдалы мәгърифәт хасил кыйлмак кирәк…
Яшьләргә, баягы хәзрәтләрнең мендәр өстендә ял иткәннәренә генә канәгатьләнмәенчә, уку кирәк. Бу – аларның иң мөкатдәс, иң беренче вазифаларыдыр…
Укымак – дөрестнең ялганны, яктының караңгыны, турының кәкрене, сафлыкның бозыклыкны җиңүләренә иң үткен, иң кирәкле коралдыр. Укымак – фикерләрне җирдән күккә җибәрмәк. Укымак – үз яныңда булып торган нәрсәләрдән бигрәк, фикерләрне булачакларга сузмак… Укымак – үзеңне һәрнәрсәне белергә вә һәр максудка ирешергә вә бөтен дөньяга солтан булырга лаек дип танымактыр… Укымак – утыз ел мәдрәсәдә ятып, бер татар баеның эштән чыккан кызы илә бер аулак бүлмәгә кереп яту, соңра шул байның бер асрау малае булып тору дигән сүз түгелдер. «Укымак» ләфзы149149
Ләфзы – сүзе.
[Закрыть] астында моның кеби хисапсыз мәгънәләр чыкса да, барчасы үз халкымызга хезмәт итмәк дигән сүзгә кайтадыр…
– Сүз дә юк, тәнкыйть – кирәкле шәйдер. Әмма катлаулы мәсьәләләрне чишү юлларын күрсәтмичә торып, аерым эшлекле тәкъдимнәр кертмәгән хәлдә, барысын да инкяр кылуны шәхсән үзем өнәп бетермим. Әйтик, менә сез күрә алмаган әлеге дә баягы муллаларны үзләренең төп вазифалары кысасына ничек кайтарып була соң?
Г. Т. Бер мулла биш вакыт намазда, җомгаларда, гаетләрдә имам тора, никах, талак эшләрен карый, казыйлык итә, туганнарны, үлгәннәрне, никахланганнарны яза. Шул арада ук мәдрәсәгә кереп мөдәррис тә була… Зиратка да бара. Җә, бер кешегә бу кадәр хезмәт бирелсен дә, ул кешегә ни өчен жалование алу дөрест булмасын?! Әүвәл бер кешегә шулкадәр эш бирү дөрест түгел, инде бирелгәч, аңа жалование бирмичә, теләндереп йөртү дөрест түгел. Бер култыкка ике үгез башы сыймавы, бер көймәче ике көймәнең койрыгын тота алмаганы һәркемгә мәгълүм була торып, бер муллага әллә тагы 20 төрле эш биргәннәр. Шулай булгач, ул мулладан нинди укыту, нинди иҗтиһат, нинди хәер көтәргә кирәк? Минем уемча, муллаларны жалованиеле ясарга кирәк – бер; һәм аның өстендәге йөкләрнең һәрберсен аерып, үзенең ияләренә тапшырырга, йөкләтергә кирәк – ике. Никах, талак кеби эшләрне караучы казый үзенә башка, мөнбәргә менеп хотбә сөйләүче хатиб, вагыйзь үзенә башка, мәдрәсәгә кереп дәрес укытучы үзенә башка булсын, һәм боларның һәрберсенә аерым-аерым жалованиеләр бирелсен.
– Вагыйзь димәктән, кыскача гына әйтеп үтегезче: безнекеләрнең вәгазь кылуы сезгә канәгатьлек китерәме? Әһле исламга дини нәсыйхәт бирү дә гыйлем дәрәҗәсенә турыдан-туры бәйле бит.
Г. Т. Үзенә башка хатиб, вагыйзьләр дигәнемез дә, безнең хәзергә чаклы булган муллаларымыз төсле, мөнбәргә менеп, баласын тирбәтеп җоклатучы хатын шикелле, халык аңламаган тел илә көйләп, җырлап, халыкны гыр-гыр җоклатмасыннар, тик өч мәртәбә «әлхәмделиллаһ»ны гарәпчә әйтсәләр җитәр. Вагыйзьләр безнең үземезнең ана телемез илә безгә, динемезгә, дөньямызга кирәкле вәгазьләр сөйләсеннәр. Халыкның тамырлары буенча каннарын йөгертеп, күз яшьләрен чыгарып, әллә кай җирләрен чеметтереп-чеметтереп алсыннар… Иске муллаларга алай гавам халкын көйләп тирбәтеп җоклатканчы, бер дә кешесез сахрага чыгып, гарәп шигырьләре көйләсәләр, артыграк булыр иде.
– Әлбәттә, һәр милләт кешесе үз телендә дога кыла ала, әмма динебезнең гыйбадәте бары тик Аллаһы Тәгалә теләгәнчә, Ул кушканча гына булырга тиеш, ягъни безгә Коръәнне тәҗвит күрсәткәнчә укырга боерылган. Бу җәһәттән телебез турындагы мәшһүр шигырегез искә төште…
Г. Т. И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам: ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!
– Игътибар иткәнегез бардыр, ана телебездә Аллаһыны ярдәмгә чакыру шулкадәр тәэсирләндергеч рәвештә яңгырый ки, бу халәтне тасвирлап бирер өчен хәтта сүзләр дә җитеп бетми кебек…
Г. Т. Урамда өрми этләр дә, авыл үлгән, тавыш-тын юк; авыл кырыенда бер өйдә фәкать сүнми тора бер ут. Әнә шул өй эчендә ястүеннән соңра бер карчык намазлыкка утырган, бу җиһаннан күңелене арчып, күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз угълын: Ходаем, ди, бәхетле булса иде сөйгән, газиз угълым! Тамадыр мескинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь; карагыз: шул догамы инде Тәңре каршына бармас?!
– Рәхмәт, әлеге ананың татарча дога кылуы ап-ачык булып күз алдыма килде. Аның ялваруы, һичшиксез, Раббымызга ирешкәндер…
Г. Т. Күп сөйләндем. Яхшы инде мөнәкъкыйдләр150150
Мөнәкъкыйд – тәнкыйтьче.
[Закрыть] сүкмәсә…
– Иншалла, алар инде хәзер сезгә тел озайтмас… Ошбу әңгәмәбезне тыныч күңел белән дәвам итеп, тагын берничә мәсьәлә буенча фикерегезне ачыклап үтик әле. Үзегез үк искәрткәнчә, дога гыйбадәтен укуда сез ана теленә өстенлек бирәсез. Коръәнне тәрҗемә итүгә дә уңай карашта торасыздыр. Дин галиме Муса Бигиевнең шушындый вазифага алынуы мәгълүм. «Ялт-йолт»ның 1910 елгы 38 нче санында әлеге хезмәтне хуплаган мәкалә дә басылган. Сезнең бәяне ишетәсе килә: тәрҗемә ничек килеп чыккан?
Г. Т. Муса Коръәнен (тәрҗемәсен) бик ул кадәр аклап язмаска вә айныграк, равнодушныйрак карарга кирәк иде. Чөнки аның теле юк. Бу – бер. Укып, Коръәннең гадилеген белеп, халык аннан йөз дүндерсен яки яхшылыгын белеп, иһтида итсен151151
Иһтида итү – яхшы юлга төшү.
[Закрыть] дигән максудларның һәр икәвенә дә хезмәт итә алмый… Әгәр Русиядә Коръән тәрҗемә ителергә кирәк булса, мөтәрҗимлектә иң муафикъ кеше – Риза казый… Әллә аның гарәбияте Мусадан кимме?
– Изге Китапны үзебезнең газиз ана теленә күчерү кирәкле гамәл, әлбәттә, тик менә Коръәнне тәрҗемәдә укыган мөэмин хәтем кылган булып саналмый бит. Ул аятьләрнең мәгънәсенә генә төшенә…
Г. Т. Аңлангачтын Коръәндәге бик күп серләр, үз-үзендән агаралар дини керләр.
– Татар көндәлек матбугаты белән даими танышып баручы буларак, хәбәрдар икәнлегегезгә шикләнмим: кайбер газеталар «Япониядә мөселманлык тарала», «Илнең патшасы ислам дине галимнәрен чакыра икән» дигән хәбәрләр бастырып чыгарган. Бәлки, сүз биредә гомер кичерүче мөселманнар өчен мәчет салдыру кирәклеге турында гына баргандыр?! Һәрхәлдә, япон микадосының «дин алыштыру»ы хакында уйдырма таратучы затларга туры Тукай үзенең мөнәсәбәтен ни рәвешле белдерер иде?
Г. Т. Уйлагыз: бу изге эшкә әз генә булса да көчегез бармы?.. Җитәр, инсаф кирәк, инсаф кирәк, оятсызлар! Японнар да чапан кисен диеп җәнҗал куптармагыз!.. Без, «Хатәмен-нәбиин» аятенә иман иткән мөселманнар, һичбер вакыт Печән базарыннан пәйгамбәр вә мәзһәб башлыгы эзләмәскә тиешлемез… Хак Тәңренең каршысында килешмидер…
– Сезнең «Биик усал» имзасын куючы каләмегез кемнәргә генә барып кадалмады икән?! Әгәр тәнкыйть ителгән кешеләрне саный китсәң, шактый озын исемлек барлыкка килер иде. Кырыс шагыйрьнең аяусыз тамгасы сугылган шәхесләр арасында, ничек кенә сәер булмасын, мөбарәк тәсбих мәрҗәнедәй кадерле исемнәр дә бар…
Г. Т. Хаклык үзенә иярүчене, һәрхәлдә, кире какмас.
– Тәнкыйть угының күпчелеге, мөгаен, динчеләр өстенә яугандыр. Алар даирәсендә дә бит хөрмәтлеләр күп. Әнә әле генә Ризаэтдин Фәхретдиневкә ихтирамлы карашыгызны белгертеп үттегез. Сезнең олылауга лаек тагын кемнәр бар?
Г. Т. Мәһабәтле, озын буйлы Мөхәммәдъярымыз бардыр…
– Сүз Урта Русия һәм Себер мөселманнарының дин башлыгы Мөхәммәдъяр Солтанов турында бара булса кирәк. Император фәрманы белән мөфти итеп расланган элекке прапорщикны искә төшерүегезме? Патша хәзрәтләренә карышмыйча хезмәт иткән әлеге «мәһабәт зат» дин эшләрен җайга салуда кыл да кыймылдатмаган лабаса! Сизәм, әлеге исемне атауның нигезендә астыртын көлү ята кебек. Ә җитди итеп әйткәндә, халык хөрмәтенә лаек олуглар исемлегенә сез дин әһелләреннән кемне икеләнмичә кертер идегез?
Г. Т. Кирәк булса, әйтеп бирәм: ул шәп хәзрәт, тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт, мәгарифкә әүвәл башлап адым салган, милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт… Инсан дигән шәрәфле бер мәхлукта ул бар дип белә хаким гакыл вә хөр гакыл… Олуглыкта, өстенлектә Шиһаб хәзрәт этләр буе җитә алмаслык җиргә кичкән… Җисеме үлек, исеме терек бу хәзрәтне мәхшәргәчә телләр сөйләр, язар каләм!
– «Хәзерге хәлебезгә карата» исемле шигырегездә сез үз кавемебезгә шундый бәяләмә биреп үтәсез: «Көнчелек, үчлек белән тулган татарлык, төяп илтеп Мәкәрҗәдә сатарлык». Әлбәттә, әлеге гайре татарлыкка динчеләребез дә керә, һәм шунысы аяныч: дин хөкемнәрен үз халкына белдерү бурычы йөкләнгән башчылар арасында да үзләренең нәфесен бозык әхлак йогынтысыннан саклый алмаучылар байтак очрый. Ничек дип әйтим: гадәттә, андыйлар мәгыйшәт итү ягыннан милләткә үрнәк буласы урында динебезне төрледән-төрле дөньяви вазифалар үтәүдә монафикъларча файдаланырга омтылалар. Шул исәптән мал җыю өчен дә…
Г. Т. Динле булып күренү бик яхшы бер кәсеп ул… Сәүдәгез котлы булсын! Дин димәк – бетмәс-төкәнмәс бер хәзинә ул. Алыгыз, динне шуңа тотыгыз, аның белән сату итүчеләрнең дөньясы тәэмин ителгән. Гади халык арасында мактаулы. Тарих битләрендә хурлана икән, аннан ни зарар!
– Безнең төрки кавемнәр тарихында аянычлы төрле гыйбрәтләр бар: баскын патшадан ияр, быргы, бүрек, кадак ише юк-бар әйберләр теләнеп, ил-көн мәнфәгатьләрен ваклап-күпләп сатып яткан тәхет ияләре дә байтак булган. Ә бит хыянәт итү зур гөнаһлар җөмләсенә керә. Хәер, Изге Китапка нәзыйрә рәвешендә язылган «Кыямәт көне» исемле нәсерегездә нәфесләрен бозык гамәлләр белән пычраткан бәндәләр аеры-аеры телгә алына. Җәза мәйданындагы гөнаһкярләр сафын ничек санап китәсез әле?
Г. Т. Монда ялганчылар, гамәл сатып ашаучылар, …үзләре яхшы аңлап җитмәгән нәрсәне балаларга укытып, ислам балаларының гомерен ашаган хәлфәләр, …һәммә гайрәтләрен трахтирларда, мәйханәләрдә генә күрсәткән байлар, халыкны һәртөрле чирмеш, керәшен сүзләренә Коръәннән артык иман китерткән карчыклар, өшкерүче-төкерүчеләр… И явызлар!.. Динне хурладыңыз, мөселманлыктан көлдеңез! Галимнәрне танымадыңыз. Тугъры сөйләгәннәрне кыстыңыз, издеңез… Алла гафилмени? Җавап биреңез!..
– Гаммәви нәфрәтне чагылдырган әлеге сүзләрне сез, халык шагыйре буларак, шул өммәт исеменнән әйтергә җөрьәт иттегезме?
Г. Т. Җәза бирми халык һич тә гөнаһ эш, яшерен эшләргә… Җәзалау камчысын биргән гөнаһлы халыкка кем? Түгел, юк. Бирмәгән һичкем; Ходай – гадил, Ходай – хаким!
– Инде әйтелде бугай, әгәр инсаннарның холкы төзек икән, аларның мәгыйшәте дә төзек булачак. Әлеге хөкемне бит тулаем халыкка карата да кулланырга мөмкин. Безнең кавемне алыйк. Менә сез татарның артып торган алама сыйфатларын үзенә шулкадәр турылык белән ачып күрсәттегез ки, үз милләтен шулай үтергеч рәвештә тәнкыйть итә алган затлар бездә бүтән юктыр да кебек. Газиз халкыбызның нәфесен зиннәтлерәк итү өчен (ә мондый зарурлык бар) без киләчәктә нишләргә тиеш икән соң?
Г. Т. Тәңребезнең безгә кушуы: «Өметсезләнмәгез!..» Без дә бер кешедәй дус булыйк Алла гыйшкы хакына; эрелек, төче теллелекне ташлыйк Алла гыйшкы хакына. Милләтнең күңеле Аңа юнәлсен Алла гыйшкы хакына; иске чир, түбәнлек юк булсын Алла гыйшкы хакына. Шул юлга омтылыйк, и диндәшләр, Алла гыйшкы хакына; мондый омтылыш, тырышлыклар керсен гадәткә Алла гыйшкы хакына. Болай итеп, наданлык безне измәсен Алла гыйшкы хакына; чарасын яз яки телдән сөйлә Алла гыйшкы хакына. Гыйлемгә кирелек пәрдә булмасын Алла гыйшкы хакына; җанланыйк, кузгалыйк һәр җирдә Алла гыйшкы хакына. Дуслык булмау сәбәпле, милләт шушы хәлгә килде – гыйбрәт ал, и Мөхәммәд өммәте! Алла гыйшкы хакына. Без дә кеше ич, итик гайрәт Алла гыйшкы хакына; бу дөньяны хәйран калдырыйк Алла гыйшкы хакына…
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?