Электронная библиотека » Зиннур Мансуров » » онлайн чтение - страница 8


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 10:20


Автор книги: Зиннур Мансуров


Жанр: Документальная литература, Публицистика


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 8 (всего у книги 29 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]

Шрифт:
- 100% +

– Нихәл итәсең, хәтта җыруларга да фанилык яный. Менә минем гомер дәвамында гына да халык көйләренең байтагы күләгәдәрәк калды, һәрхәлдә, алар сирәгрәк яңгырый. Әйтерсең алыстан килгән кайтаваз акрынлап сүнеп бара. Әгәр борынгы җыр отыры халык хәтереннән җуела икән, минемчә, мондый җинаять өчен иң әүвәл үзебезне гаепләргә кирәк.

Г. Т. Хөррият сәгате сукканчы, Русия мөселманнарында әллә нинди бер гомуми онытылу бар иде. Шул онытылу арасында милли көйләремез, милли моңнарымыз да онытылып бара иде; әгәр бер кеше алдында «Сакмар суы», «Әллүки» кеби бер озын көйне җырлый башласаң: «Куйсана шул картлар җыруын! Яңа көйне җырла!» – дигән сүзне ишетә идең.

– Гадәттә, яшь буынның кайнар канында «инкярлау тәнчекләре» өстенлек ала. Андыйлар яңаның нигезендә яткан искегә ничектер йөзләрен нигилистча чытып караучан. Мондый узгынчы шаукым һәрбер заманда күзәтелә. Әмма халкыбызның классик җыр сәнгатенә карата тискәре мөнәсәбәттә тору кире кайтарып була алмаслык күңелсез нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин. Кайбер борынгы көйләребезнең күрәләтә онытыла баруы менә шундый өзеклекләр аркасында килеп чыгадыр. Шөкер, сан ягыннан чагыштырмача азрак булса да, элекке җырларыбызга гашыйк яшьләр дә бар. Халык иҗаты тамырларына сакчыл караучы варислар узган гасыр башында да – сез әле генә телгә алган хөррият заманында да калкып чыккан.

Г. Т. Әйе, хөррият булды, яшьләр чыкты… Алар шушы онытылып яки һичкем тарафыннан әһәмият бирелми башлаган милли моңнарымызны терелдерделәр… Әүвәлдә итальянский гармуннан башка уен коралы күрмәгән татарларга әллә нинди оркестр җыеп, әллә нинди чүмеч төсле мандолиннардан милли көйләр уйный башладылар. «Куйсана шул картлар җырын! «Әпипә»не әйттер!» диюче кешенең, теге чүмечләр белән уйнаучы унлап җегетләрнең иске «Зиләйлүк»ләрне уйнаганын ишеткәч, колаклары торды. Аркасыннан каннар йөгерде. Әүвәлге фикеренең ялгышлыгын сизде. Бөтен көй вә моңнарымызга мәхәббәт итә башлады.

– Халык җырларын киләчәк буыннар өчен җыеп калдыру, әлбәттә, һәрбер каләм әһеленә савап китерерлек игелекле гамәл. Мондый әҗерле эшкә алынган чакта тагын нинди максатларны күздә тоттыгыз?

Г. Т. Халык җырларына әһәмият бирергә кирәк, дип кат-кат әйтелде инде. Ни өчен әһәмият бирергә кирәк? Шуның өчен ки, чын халык телен, чын халык рухын безгә тик халык җыруларыннан гына табып була.

– Безнең кавемдә тезмә әсәрләрне көйләп уку, мөгаен, халык әдәбияты белән бергә барлыкка килгәндер. Җыр-моңны юлдаш иткән күпме китап мирас рәвешендә буыннан буынга күчеп торган…

Г. Т. Тыңлыйсың төрле китап, кайсысы көйсез була һәм кайсысы көйле китап.

– Шулар арасыннан мәшһүр «Кыйссаи-Йосыф»ны, әлбәттә, көйсез китаплар җөмләсенә кертеп булмый. Әлеге үлемсез ядкаребез үзе генә дә бик күп көй үрнәкләре тууга китергән. Гомумән, үзенчәлекле уку традициясенә башлангыч биргән сыйфат чынлыкта классик шигъриятнең нигезенә үк салынган. «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» исемле поэмагызның ахырында көйлелек мәсьәләсен сез «гармун ягы» дип атыйсыз бугай. Ни әйтсәң дә, мондый хосусияткә сокланмыйча булмый. Шулай түгелме?

Г. Т. Безнең татарларның шигырь сөйли торган бәхерләре гаять гүзәлдер. Бер татар шигырен әллә ничә төрле көйләргә җырларга мөмкиндер. Безнең татарлар җырлый торган көйгә рус шагыйрьләренең бик күп шигырьләре килеп кенә торадыр. Мәсәлән, Пушкинның бер шигырен татар көе берлә җырлыйбыз:

 
Еду, еду в чистом поле,
«Җизнәкәй» (2 кәррә),
Колокольчик динь-динь-динь…
«Балдызым, ялгызым» (1 кәррә).
 

– Кара, чынлап та, безнең көйгә ятышып тора!

Г. Т. Димәк, татар милләтендә мөстәгъмәл бәхер113113
  Мөстәгъмәл бәхер – кулланыла торган үлчәм.


[Закрыть]
бик яхшы бер бәхердер, анысына сүз юк…

– Үзегез татар шигырендәге аһәңле яңгыраш башлангычына игътибар юнәлтәсез, үзегез кайчак бәхергә кагылышлы гомуми кагыйдәләргә хилафлык китерәсез. Мәсәлән, ни сәбәпледер язылып бетмәгән «Күк сыер» дигән шигырегезгә бөтенләй башка үлчәмдәге мәгълүм такмак кереп киткән бит. Төп шигъри фикер агышы да үзгәрәк юнәлеш ала кебек. Менә ул юллар:

 
Кактым-суктым – әчелде,
Тәңкәләре чәчелде;
Эте чыкты өрмәгә,
Кызы чыкты күрмәгә;
Этен алдым пычакка,
Кызын алдым кочакка…
 

Г. Т. Ник аны читкә борам?.. Юк ла, мин бу вак сәтырларны язам уйнап болай; «Әтнә» дигән сүзне язгач, җырлыйсым килде шулай. Иске бу такмак, сабый вакытымда күп такмаклаган такмагым булганга, күңелем дәфтәрендә сакланган. Бер утырсам ялгызым шул дәфтәремне актарып, шул килеп чыкты да яздым, калмасын дип тапталып. Валлаһи, җандай күрәм мин искеләрнең җырларын, күкрәгемдә саклыйм, әйтерсең рәсүлнең тырнагын.

– Аллаһы Тәгалә әмерендә: «Коръәнне көйләп, тәртибен китереп укыгыз», – диелгән. Пәйгамбәребез (с. г. в.) дә үзенең өммәтен: «Коръәнне (матур) тавышларыгыз белән бизәгез», – дип өйрәткән. Әмма безне чама белмәү һәрбер эштә сагалап тора. Кайбер тәкъваларыбыз Изге Китапны шулкадәр «бизәп» укый ки, бу инде чын мәгънәсендә җырлап җиффәрү булып чыга. Мондый үзешчәнлеккә сез ничегрәк карыйсыз?

Г. Т. Мөнбәргә менгәч, фәлән мәкам берлә җырлау, төгән көй илә көйләү бик зур ояттыр.

– Дәһрилек галәмәтеме, исламны музыкага каршы кую бездә әлегәчә яшәп килә. Артык киңәеп китмичә әйткәндә, мондый карашның аң-зиһенгә кереп урнашуында берьяклы фикер йөрткән атеистларның да, тирән мәгълүматка ия булудан ерак торган диндарларның да өлеше бардыр. Соңгылары гөнаһ белән куркытуны гына беләләр.

Г. Т. Бер дә исеңез китмәсен: Мәккәи Мөкәррәмәдәге кәгъбә янында гөнаһ кыйлу мөмкин булган шикелле, Киевтагы монастырь янында саваплы эш кыйлу мөмкиндер.

– Шәригать кануннарында искәртелгәнчә, чынлыкта азгын җырлар башкару мәкруһ, ягъни шелтәләнә торган гамәл санала. Музыка кораллары кулланылмаган очракта, хәтта Коръән ашларында да көйле мөнәҗәт әйтергә ярый…

Г. Т. Зинага чакыра торган музыка хәрәм булса да, алга китәргә, тәрәккыйгә чакыра торган музыка мөстәхәб, хәтта ваҗиб114114
  Мөстәхәб, ваҗиб – гүзәл, мәҗбүр.


[Закрыть]
уктыр… Шуның өчен дә татар кардәшләремезгә милли музыка вә җырулар тавышын ишеткәндә: «Ах, Дәҗҗал чыккан икән инде!» – дип, мич башына менеп, колакларына мамык тыгып, күзләрен бәйләп, өстләренә дә 9 кабат юрган, 5 кабат толып ябынып, «Кяһәф» сүрәсе укып ятмаска тиештер.

– Алга китәргә чакыра торган сәнгатьне үстерүдә руханилар берәр төрле ярдәм күрсәтә аламы?

Г. Т. Заман тәрәккый заманы… Мөмкин кадәр дөнья, ахирәт өчен файдалы мәгърифәт хасил кыйлмак кирәк… Халыкның җыелган җире мәҗлестә, милләт исемене бер-ике кәлимә булса да, халыкны гыйлемгә, сәнгатькә өндәсәләр, нинди яхшы булыр иде… Халык каршында җен теле төсле ят телләр илә мөнбәргә менеп җырлауны изге эш дип, әдәбият ахшамындагы халыкның ана теле илә шул ук мөнбәрдәге сүзләрне шамил булган115115
  Шамил булу – үз эченә алу.


[Закрыть]
шигырьләрне яман дип, кыек күз берлә карамаска кирәктер… Безнең милләт тә… яңа-яңа милли шигырьләргә, музыкаларга вә гайреләргә, вә гайреләргә мохтаҗ.

– Җырның җыртыгы юк, дидегез диюен, әмма җыртык җырларның күп булуын сез үзегез дә яхшы беләсез бит. Менә шушы котылгысыз тоелган җыртык-тишектән өзлексез зәвыксызлык җилләре исеп тора. Сезгә төрле шартларда җыр тыңларга туры килгән: урман буенда да, аерым кичәләрдә дә, дустанә очрашуларда да, хәтта кабакларда да. Граммофон уйнавын да байтак ишеткәнсез. Әйтик, кайбер пластинкаларга язылган татар көйләре җырчан шагыйрьдә нинди тәэсирләр уята?

Г. Т. Тынычлыкны боза аның әче тавышы, килә аннан, бер тыңласаң, мәче тавышы; бер тыңласаң, чинау килә, бер тыңласаң – майламаган арба тәгәрмәче тавышы…

– Сезнең замандашыгыз Шәһит Әхмәдиев «Йолдыз» газетасында болайрак зарланган: «Татар җырлары, әһле булмаган кешеләр тарафыннан граммофоннарга җырланып, шактый бозылалар. Әллә нинди, көйне аңламаган, белмәгән, тик коры тавышы өчен генә чакырылган әдәпсез кызлар тарафыннан алынган көйләр тәмсез, кызыксыз, рухсыз чыкканы кебек, бәгъзе бер җырчы ирләр тарафыннан алынган көйләрнең дә җүне булмый… Сәүдәгәр ни эшләсә дә, матди файда итүне, «тиен»нәрне күздә тота».

Мондый тәнкыйди фикерне дәвам иттерергә теләмисезме?

Г. Т. Хәзер граммофонга җырлау фахишәләр вә әнвагъ116116
  Әнвагъ – төрле-төрле.


[Закрыть]
эшсез, ашсызлар кәсебе булды. Казанның «Кәҗә Маһи», «Подвал Фатима», «Этле Хөсни», «Җиңгәчи кызлары»на кадәр төрле шәһәрләрдә граммофонга җырлап, милләтнең сәмгын117117
  Сәмгы – тыңлау тойгысы.


[Закрыть]
мәсхәрә итеп бетерделәр. Фахиш тавыш, фахиш рух, фахиш көй! Фахиш мәгънә! Менә шулар безнең фәхшиятсез, пакь мөселман түрләренә кереп утыралар. Түрдә утырып, граммофоннан сүгенәләр. Мин Казанда, Әстерханда әллә ничә граммофоннан шуны уйнатучы гаилә әфрады118118
  Әфрад – әгъзалар.


[Закрыть]
өчен кызарып утырдым. Алар минем кәефемне ачарга граммофон боралар иде. Мин исә чыраемны сытып утыра идем. Чөнки алар миңа, шикәр дип, үзләре белмичә, ачуташ каптыралар иде.

– Сезгә инде яхшы мәгълүм: шагыйрь Сәгыйть Рәмиевтә дә җырлау сәләте булган. Берничә татар җырын ул хәтта пластинкага яздырган. Түбән Новгород рестораннарында чыгыш ясарга яраткан бер җырчының әлеге көйләрне үз репертуарында әледән-әле файдалануы да билгеле. Сезнең җырлауны да ишеткән Мәкәрҗә шактый бәхетле булып чыкты әле.

Г. Т. Проститутка Мәрьям белән парлап торып җырлыйбыз…

– Сизенәм, каләмдәшегез Сәгыйть Рәмиевнең патша хакимияте әгъвалавы астында бераз буталып китүен, төгәлрәк әйткәндә, аның ислахчыларга каршы мәкалә-фельетон һәм шигырьләр язып бастыруын әлегәчә кичермәгәнсез. Югыйсә алай каһкаһәле рәвештә көлмәс идегез. Ярый, монысы башка операдан…

Г. Т. Китмәсен хак сүзгә һич кәефең синең.

– Турысын ярып салганда, тамашачы хозурына чыккан бәгъзе җырчыларга, бәгъзе музыкантларга акча бирердәй буласың: җырламасыннар гына, уйнамасыннар гына. Мондый халәт сезгә та– ныштыр. Тәмам тынычлыгыгызны бозган кечкенә музыкантка чарасызлыктан нинди тәкъдим ясыйсыз әле?

Г. Т. Бирәмен мин быргың өчен унбиш тиен, акыллы син, шул быргыңны сатчы миңа!..

– Әйе, татар кавемен чын-чынлап үләргә хөкем итүләр дә, ниндидер озак вакытлы мәрткә китүен теләп, көйле мәрсияләр белән йоклатырга тырышулар да булган. Шулай да безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?

Г. Т. Безнең милләт үлмәгән дә, йокламаган да, һушы гына киткән… Без ул милләткә әдәбият гөл-сулары сибик, газета мәрвәхәләре (веерлары) илә йомшак җил истерик һәм… җан рәхәте булган музыкалар илә дәртләндерик, хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик; тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына каранып, гакылын җыйсын.

– Халык күңелен ничек кузгатырга?

Г. Т. Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен…

– Рухыгыз төшкән вакытларда сез «Әллүки»не тыңларга яратасыз. Безнең әлеге үзәк өзгеч җырыбыз, киресенчә, күңелдәге уй-гамьне авырайта гына кебек. Бу көй сезгә ничек тәэсир итә?

Г. Т. Башка килә уйлар төрле-төрле – әллә нинди зарлы, моңлы көй. Өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә татар күңеле ниләр сизгәнен; мескин булып торган өч йөз елда тәкъдир безне ничек изгәнен.

– «Милли» кәлимәсе әңгәмә сорауларына бирелгән җавапларыгызда да, гомумән, тезмә яки чәчмә әсәрләрегездә дә еш кулланыла. Милләт гаме белән яшәүче шагыйрь өчен, әлбәттә, мондый кабатлану табигый буларак кабул ителә. Аңлыйм, сез инде шул рәвешле тәкрарлап, сәнгатьнең миллилегенә басым ясарга телисез…

Г. Т. Дөрест… Искеләр белми һәнүз милләт дигән сүз кадрене.

– «Ләззәт вә тәм нәрсәдә?» исемле шигырегездә сез үз укучыгыз алдына байтак кына сораулар куясыз. Чыннан да, яшәү тәме нәрсәдә: «Әллә гармунчы булып, һәртөрле көй уйнаудамы? Бер көй уйнап, моңланып, һәртөрле уй уйлаудамы?..» Нигә, шул рәвешле рухи канәгатьлек алсаң да үзеңне бәхетле тоярга мөмкин ич. Әллә моның өчен берәр төрле өстәмә шарт кирәкме?

Г. Т. Фәкать милләткә хезмәткә мәхәббәт… Бунда ямь дә бар, ләззәт тә бардыр, тәм дә бар!

– Сөю янәшәсендә нәфрәт тә, кара көндәшлек тә яши. Теләсә нинди сәнгать каршылыксыз гына үсми. Шул исәптән музыка да…

Г. Т. Мәдәният бер локомотив шикелледер. Ул полный ходка барганда, син юл өстенә чыгып туктатмакчы буласың. Локомотив ул синең кеби кабан дуңгызларын түгел, төяләрне дә изеп, яньчеп китәдер.

– Мөкатдәс саз төшенчәсендә сез музыка уен коралын гына түгел, иң әүвәл әдәби иҗат музасын мотлак күз алдында тоткансыздыр. Ә нигә әле ул сынарга тиеш?

Г. Т. Инде шигырь язудан туктыйм… Нинди дәрт белән каләм сызсам да кәгазь өстенә, очмый әүвәлге җүләр, саф, яшь мәхәббәт чаткысы… Шулай да, ягъни әлегә шигырь язмый торсам да, җырлаудан туктамыйм:

 
Җырласаң да, җегет, ачы җырла,
Уяу җаткан кызлар җокласын…
 

– Без әңгәмә башында шагыйрьләрне җырчыга тиңләү хакында искәртеп үткән идек. Янәдән шушы төшенчәгә әйләнеп кайттык. Димәк, җырлаудан туктамыйсыз?

Габдулла Тукай. Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә, дәшми калмам Газраилне күргәндә дә; «Без китәбез, сез каласыз!» – дип җырлармын, җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә.

МИН, АХРЫСЫ, СӨЮДӘ ДӘ МИЛЛӘТЧЕ

Игътибар иткәнегез бардыр, шагыйрь турындагы фәнни хезмәтләрдә, истәлекләрдә һәм әдәби багышламаларда Габдулла Тукайның хатын-кызларга карата мөнәсәбәте шактый берьяклы итеп сурәтләнә. Янәсе, ул ханым вә туташлардан качуны хуп күргән, алар катнашындагы мәҗлесләргә мөмкин кадәр килмәскә тырышкан, әгәр шулар таифәсеннән берәүнең булуын сизеп алса, йомышы төшкән газета-журнал идарәханәләренә кермичә борылып киткән, хатын-кызга кагылышлы темалар хакында ачылып сөйләшергә яратмаган, кальбендәге читләшү хасиятен язганнарында да чагылдырып үткән. Кыскасы, аның холык-фигылендәге мондый гайре табигый ятсыну вакыт-вакыт тәмам бер авыру төсен алган. Күпләр басым ясап әйткәнчә, Габдулла Тукай кемгәдер гыйшык тотуын да күңел төпкелендә яшереп сакларга омтылган. Төрле карашларга нигезләнгән әлеге күзәтүләр чынбарлыкка ни дәрәҗәдә туры килә? Гомумән, аның хатын-кызларга мөгамәләсе чынлыкта нинди булган? Мәхәббәт төшенчәсен ул ни рәвешле аңлаган? Өйләнү мәсьәләсенә ничек караган? Язмыш юлында очраган ярны ни өчен үз итмәгән? Милли тәрбиянең төп үзенчәлекләрен нидә күргән, иҗатында ана образына нинди мәгънәләр салган?.. Аз гына сабыр итик. Үтә четерекле сорауларны үзәккә алган ошбу әңгәмәдә, шәт, «хронический оялчан» даһиның үз дөреслеге ачыкланмыйча калмас.


– Бисмилла әйтешеп, бу нәзакәтле тема буенча сөйләшүне Коръәне хәдис күрсәтмәләреннән башлыйк әле. Аллаһы Тәгалә әмерләренә таянып, пәйгамбәребез (с. г. в.) үзенең тәфсыйлән аңлатуларында хатын-кызны һәрдаим хөрмәтләп яшәргә чакыра, чөнки алар – сезнең яки әниегез, яки кызыгыз, яки кыз туганыгыз, ди. Чыннан да, менә шушы илаһи нисбәт дөньяның бөтенлеген тәэмин итәдер. Безнең яшәештәге низам-кагыйдәләр үзәгендә дә әлеге тәкъдири чынбарлык тора. Һәрбер милләт аңа үз төсмерләрен өсти… Хәер, күкләр ихтыярындагы җенеслек бүленеше турында нигә болай озаклап сөйлим әле? Монда бөтенесе дә ап-ачык лабаса. Галиләр гади итеп төшендерә. Хөрмәтле Тукайҗан, аңлаешлы тоелган әлеге мәсьәлә сезнең каланчадан ничегрәк күренә?

Габдулла Тукай. Татарларның яртысы булган ирләр – мөэминнәр-мөселманнар, инсаннар булган шикелле, икенче яртысы булган хатыннар да шулай ук мөэминә-мөслимә вә инсаннардыр.

– Сезнең хатын-кызларга карашыгызны ничек кенә аңлатмасыннар, иҗатыгызда барысы да аермачык булып күзаллана. Шигырь һәм поэмаларыгызны әйтеп тә тормыйм. Публицистик мәкалә, юлъязма, истәлек, хатларда да бу темага карата гамьле мөнәсәбәт белдерелә. Хәтта тәрҗемә ителгән яки башкаларга ияреп язылган әсәрләр сайланышында да сезнең хатын-кызлар хәятындагы хәл-күренешләргә битараф була алмавыгыз күзгә бәрелеп тора. Инде ятим калган кечкенә Апушны тәрбия кылган хатыннарны искә төшерик. Сез аларга да олылап «әни» дип эндәшкәнсез бит. Дөрес, араларында төрлесе булгандыр. Үги ананың яхшысы – тәмуг утының чаткысы, дип искәрткән элгәрләребез.

Г. Т. Җәберләренең җәрәхәте җәннәте гаденгә119119
  Җәннәте гаден – оҗмах.


[Закрыть]
керсәм дә йөрәгемнән китмәс… Һәр ишектән сөрде… мәхәббәт сакчысы.

– Яшьли тол калган әниегез, сезне Кушлавыч авылындагы Шәрифә исемле бер фәкыйрә карчыкка вакытлыча асрамага калдырып, Сасна имамына кияүгә чыккан. Әлбәттә, болар исегездә калмагандыр.

Г. Т. Мин үзем ул карчыкта үткән заманның ничеклеген белмим. Ул вакыт мин ике-өч ярым яшемдә генә булганмын дип уйлыйм.

– Анда кичергән җәберләрегез турында нәрсәгә таянып сөйлисез соң?

Г. Т. Авылда… мөрәббия120120
  Мөрәббия – тәрбияче хатын-кыз.


[Закрыть]
карчыгымның минем илә бик начар мөгамәләдә булганлыгын үземә хикәят итәләр… Артык бер бала булганлыктан, ул мине, әлбәттә, тәрбияләмәгән; тәрбияләү түгел, яшь балаларның иң мохтаҗ булдыклары ачык йөзне дә күрсәтмәгән.

– Сабый вакытыгызны белгән авылдашларыгыз ни-нәрсәләр хакында хикәят итте?

Г. Т. Җөмләдән берсе. Мин кыш көннәрендә төнлә яланаяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән дә, бераздан, өйгә кермәкче булып, ишеккә киләм икән. Кыш көнне авыл ызбаларының ишекләрен ачмак, балага түгел, шактый үсмер кешеләргә дә мәшәкать вә көч булганлыктан, табигый, мин ишекне ача алмыйм вә ишек төбендә аякларым бозга ябышып катканча көтеп торам икән. Карчык исә үзенең: «Кадалмас әле, килмешәк!» – дигән «шәфкатьле» фикере илә мине үзе теләгән вакытта орыша-орыша кертә икән.

– Сезне гомер буена туңдырып интектергән чир-хаста аякларыгызның бозга ябышып катуыннан башланмаганмы икән?!

Г. Т. Чорт ява знат…

– Үксезнең үпкәсе каты булыр. Күңелегездә Шәрифә карчыкка карата ачу-нөктә сакламыйсызмы?

Г. Т. Алла аңар рәхмәт итсен.

– Сасна мулласына үзләшеп җиткән әниегез үз янына алдыргач, бәгырьгә кереп урнашкан ятимлек бозы беркадәр эрегәндер бит?

Г. Т. Минем шунда куанганнарым, биш минутлык төш шикелле генә, әле дә булса хәтеремдә. Ләкин бу рәхәт бик озакка бармаган. Минем анам бу муллада бер ел кадәрме, күпмедер торгач, белмим, нинди авырудандыр вафат булган… Әнкәмнең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә…

– Абау! Кышның зәмһәрирле гыйнвар аенда…

Г. Т. …капка астыннан үкереп җылый-җылый җөгереп чыгып: «Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне биреңез!» – дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганым…

– Әле дә хәтерегездә кансырап тора.

Г. Т. Әйе.

– Шуннан соң инде кайгыртучан хатын-кыз назын сезгә беркайчан да тоярга туры килмәгәндер. Шәфкать ияләре әллә булгаладымы?

Г. Т. Әни дә үлгәч, …ул мулла мине Өчиле карьясендәге анамның атасы булган бабайга кайтарып биргән… Әллә ничә авызлы булган семья эченә мин ятим бала булып килеп кергәнмен. Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине җыласам – юатучы, иркәләним дисәм – сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә – кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр.

– Кызлары да кактымы?

Г. Т. Саҗидә апайның, үги әбидән яшереп кенә, мине җуатканын вә сөйгәнен, әби килә башлагач та, минем белән эше юк кеше шикелле, үзенә икенче кыяфәт биргәнен һаман хәтеремдә саклыйм. Менә шул вакыттан бирле ул апа минем күңелемә фәрештә булып утырган да калган. Күңелем аны уйлый башлады исә, хәзер күземә ап-ак саф бер фәрештә күренә… Мөшфика121121
  Мөшфика – шәфкатьле.


[Закрыть]
апаем! Синең сабый вакытта… иткән изгелекләреңне кабердә ятсам да онытмам… Бабайлар өендә миңа мәрхәмәт күзе илән караучы юк иде, мәгәр син бар идең.

– Саҗидәләргә бик бай булгансыз. Сезне сыендырган Сәгъди абзыйның кызы да нәкъ менә шундый исемне йөрткән бит. Анысы да истә торамы? Үзегез дә еш искәрткәнчә, әкияти Кырлай авылы хатирәләре күңелегезгә тирән уелып калган. Хәтта бәрәңге алулар да…

Г. Т. Көз көненең салкын вакытлары булса да, мин яланаяк идем. Аякларым туңганга, мин аларны балчыкка күмеп утыра идем. Бервакыт шулай, аякны балчыкка күмеп, бәрәңге чүпләгән чагымда, теге бәрәңге казучы аксак Саҗидә апай ялгыш минем аякка тимер көрәк белән чапты. Аяк шактый тирән җәрәхәтләнде, мин урынымнан сикереп торып, бераз читкә барып утырып егъладым да, соңра, җәрәхәткә балчык сибеп, янә хезмәтемне дәвам иттем; ләкин бу юлы аяклар никадәр туңсалар да, балчыкка күмәргә курыктым.

– Мин Саҗидә апагыз турында күңеллерәк хатирә көткән идем. Моны ни өчен сөйләдегез соң әле?

Г. Т. Шул вакытта аягым бик авыртканга вә хәзер дә аякта шул җәрәхәтнең эзе булганга…

– Мондый очракта руслар: «Туйга кадәр төзәлер әле», – дип юатырга ашыга… Тәүге тапкыр кызларга кайчан күзегез төште? Гадәттә, аларга игътибар итү укый башлаганда була. Абыстайдан беренче сабак алу көне, шаять, бөтен нечкәлекләре белән истә калгандыр.

Г. Т. Аның тирә-ягында, минем яшемдәге кечкенә кыз балалар күп булганы кеби, шактый җитеп килә торган кызлар да бар иде… Әни мине тапшырып үзе киткәч, мин кызлар белән бергә «Әлеп, пи, ти, си, җымыкый»ны, бер дә тарланмыйча, кычкырып укый башладым… Бервакыт абыстай өйдә юк вакытта, бәгъзе шаян кызларның: «Кәлимәтен таййибәтен, безнең әни бай катын, изүе тулы тәңкә, борыны тулы…» – дигән сүзләрен ишеттем.

– Шуннан!

Г. Т. Ишетелмәгән сүз вә күрелмәгән нәрсә һәрберсе гыйлем булганлыктан, табигый, мин бу сүзне яратып отып алдым. Һәм шуны үземнән надан малайлар каршында тәкрарлап, аларны көлдереп йөрер булдым.

– Менә бит, хәзрәт өендә кызларны күзәтеп кенә калмагансыз, шаян җыр-такмакларын отып, аларның инде чанасына ук утырып алгансыз. Сезгә әле бу чакта нибары 6 яшь булган. Әлбәттә инде, Сабан туе вакытында да кызларга күзегез төшкәндер. Үз-үзегезне белә башлаган еллардагы беренче бәйрәм сезнең күңелегезгә Кырлай авылында кереп урнашкан. Шулай бит?

Г. Т. Бөтен авыл нурланган, авыл җегетләре, авыл кызлары ак оекларын мөмкин кадәр шомартып киеп, чабата киндерәләрен дә бик тырышып, матурлап бәйләп, урамга чыккан… Болынлыкта җөк-җөк белән торган чикләвек, көнбагыш вә кызыл билле ак перәннекләр хисапсыз иде. Болар арасында җегетләр тарафыннан кызларга бирелергә иң муафигы, әлбәттә, кызыл билле ак перәннек инде. Чөнки ул перәннек хакында бер авыл җыруы да бар.

– Ул ничегрәк яңгырый соң?

Г. Т. Болай:

 
Болынлыкка бөркет килгән,
Куркытадыр казларны;
Кызыл билле ак перәннек
Кызыктыра кызларны.
 

– Сөйләүләргә ышансаң, кагылу-сугылулы балачакта сез бик тыенкы булгансыз. Әмма үзегезнең истәлекләр моның киресен раслый. Әнә Бәдри абзыйның хатыны алдында хәтта кайнарланып та алгансыз. Бәхәс нидән чыкты?

Г. Т. Кич белән китаплар актарганда, кулыма «Фәвакиһел-җөләса» китабы төшеп, шуны укырга тотындым… Мин Кырлайда чакта тик «Газизә» вә «Сөбател-гаҗизин»нәр генә укыганга, бу китаптагы оят сүзләргә гаҗәпләнәм вә: «Китапта шундый сүзләр дә була микәнни?» – дип, үземә сөаль бирә идем. Кайчакта мин, шул «Фәвакиһел-җөләса» тәэсире илә, Гайшә абыстайның кер юган җиренә – кара өйгә барып, аның белән кычкырыша идем. Ул ирләрне мыскыллый иде, мин дә үз нәүбәтемдә хатыннардан көлә идем.

– Сигез яшьлек малайның талканы шулкадәр коры булсын әле! Ничек инде үзеңнән бик күпкә өлкәнрәк кеше белән, өстәвенә капма-каршы җенестәге зат белән шулай сүз көрәштерергә мөмкин?!

Г. Т. Мөсадәмәи әфкярдән барыйкаи хакыйкать зоһур идәр122122
  Фикерләр бәрелешүеннән хакыйкать яшеннәре туар.


[Закрыть]
.

– Халык хак әйткән шул: үксез баланың теле ачы булыр… Инде боларның бөтенесе дә буй җитмәс ераклыкта калган. Акыл утырткан шәхес буларак, «татарның икенче яртысы» өчен күкләрдән ни-нәрсә сорар идегез?

Г. Т. И Алла! Безнең гүзәл хатын-кызларыбызга ярдәм бир! Чөнки алар саф-пакьләр… Чөнки алар… ирләрне дә намуслы булырга (бозык эшләр эшләмәскә), сәламәтлеккә һәм культурага әйдиләр.

– Мәдәнияткә әйдәр өчен, табигый ки, күпкырлы әзерлек кирәк. Белем алу мәсьәләсен генә алыйк. Мөселманнар өчен фарыз саналган әлеге бурычны үтәргә ашкынган хатын-кыз безнең җаһил җәмгыятьтә элек-электән үк йөз төрле киртәгә тарыган.

Г. Т. Җәһаләт безне һәркайда чолгап алган… Татарлар әүвәлдәрәк, хатын-кызга язу өйрәтергә ярамый, дип, «Таләбел-гыйльми фәризатен галә көлли мөслимин вә мөслимәтин»123123
  Белем алу һәрбер мөселманга – иренә дә, хатынына да мәҗбүридер.


[Закрыть]
хәдисен дә сүгеп маташтылар. Бара-бара ул сүгүләренең дә урамда ыштан салып йөрү шикелле бер оят вә килешмәгән эш икәнлеген аңладылар. Андин соң, үзләренең хатыннарын күрәселәре вә күрсәтәселәре дә килмәгәнлектән, мескинәләрнең өстләреннән бикләп чыгып, Лут пәйгамбәр заманындагы форма илә, мыексыз җегетләр артындин селәгәйләрен агызып йөргән сартларга ияреп, безнең татарлар хатыннарына бөтен мәхлукат файдаланган якты кояшны күрсәтү хәрәм дип тә талаштылар.

– Югыйсә ислам хатын-кызны ир-ат белән тигез күрә. «…Гамәлдә барыгыз да бертигез», – диелә Коръән Кәримдә. Хәзрәти Тукай шулай кискен төстә надан мәзиннәргә ишарә ясыйдыр инде…

Г. Т. Гавамга сөйләгән вәгазьләре булса, шул рәвештә була: «Ысулы җәдит берлә укыту хәрәм. Кызларга язу өйрәтергә ярамый. Кызлар язу белсәләр, егетләргә хат язалар…» – диләр… Ата дуңгыз ана дуңгызны нәрсә дип таныса, бу мәзин дә хатыннарны шулай гына таный икән. Әгәр мөселман хатыннары качмый йөрсә, бу… хәзер бер хатынга урамдук ябышачак икән. Әнә марҗалар бер дә качмый йөриләр. Барып ябыш әле… Әллә һәр хатынны фахишә дип белдеңме?

– Димәк, белем алу мәсьәләсе турында йомгаклап әйткәндә…

Г. Т. Дөньяда «азат» вә «азат халык» булып яшәр өчен, әлбәттә, кавемебезнең яртысы булган вә киләчәктә милләт аналары булачак «галәме нисван»ымызны124124
  «Галәме нисван» – «хатын-кыз галәме».


[Закрыть]
укыту тугърысында сөйләүне бөтенләй артык та күрәм инде.

– Сез хатын-кыз белән әле кычкырышасыз, әле аны адвокатларча яклап чыгасыз. Һәм мактыйсыз да.

Г. Т. Шулай булмыйча хәл юк… Сөям дә, сөймим дә, яратам да, яратмыйм да.

– Әлбәттә, татар шагыйренең һәрбер мәсьәләгә милләт күзлегеннән каравы аның күңел түрендәге беренчел иҗат максатыннан килә. Бу очракта «милли» сүзен еш куллану тавтология галәмәте булып санала алмыйдыр күк…

Г. Т. Чорт белә, мин, ахрысы, сөюдә дә милләтче… Мин татар кызының телен, сөйләшү рәвешен яратам.

– Кем соң ул татар кызы?

Г. Т. Куян – татар кызыдыр. Кешедән дә куркыр, песидән дә куркыр, каргадан да куркыр, үзеннән үзе дә куркыр.

– Күрәм, шаяртуга борасыз. «Һич сине куркытмасыннар» дип, үзегез тәрбияләп үстердегез бит. Куркыр күлмәк күптән тузган, дигәндәй, аларның гаярьләре дә җитәрлек.

Г. Т. Мин шул бер сөйләшә башласам, Казан маклерлары шикелле, авызны яба алмыйм.

– Үзегезгә хас астыртын елмаюга корып язылган «Гакыллылар фәлсәфәсе» исемле шигъри парчагызда календарь белән хатынның фәкать бер ел гына күңелле булуына ишарә ясала. Сез төзегән камус-сүзлектә исә менә мондый төшенчәләр бар: каенана – киленне жаркой итеп ашаучы вә килен өчен үлмәс борын кабер казып куючы; әби (башкача әйткәндә, тёщадыр инде) – сүз йөртеп, бер өйдән икенче өйгә чәй эчәргә баручы вә яки өйләнгән яшь егет илә яшь кыз арасын бозыштыручы; асрау – татар байларының гайре рәсми кече хатыннары; шалкан – кызлар күкрәге – авыл егетләренең күн бияләй кеби каты кулларына шулай тоела һәм башкалар. Әлеге чәнечкеле көлү кәлимәләре кемгәдер ошап бетмәскә мөмкин. Гадәттә, ир-ат яклавына мохтаҗ затлар шагыйрьдән мактау сүзләре көтүчән. Әгәр җаный-җанашыгыз үтенсә, ничек сайрар идегез?

Г. Т. Аһ, җаным!.. Ул – синең ике данә мәскәүский дуга кеби кәкре кашларың!.. Ул – синең китайский чынаяк төсле зур күзләрең! Ул – синең галанский мич кебек йөзләрең!.. Ул – биш тиенлек пыртманит кеби генә кечкенә калфагың!.. Ул – синең, Ак идел камышлары арасына качып чебен аулаган бакалар төсле генә, пәрдә артыннан матур егет сайлавың!.. Ике җилкәңә ябышкан ике сөлек кеби салынган толымнарың! Ул – синең кара урманнарда ап-ак каеннар башындагы карга оялары кеби кабарып торган күкрәгең!.. Ул – синең борай боткасы уртасында май чокыры кеби гүзәл авызларың!.. Ул – синең, барышнялар итәге кеби, ләштер-лөштер генә өстерәлеп йөрешләрең!.. Ул – английский ак тарак төсле, рәт-рәт тезелеп торган вак кына тешләрең!.. Син җаный-җанашымны күпме генә мактасам да, бу дөнья сүзләрен җитәрлек тапмыйм.

– Хәерлегә булсын, мәдхия укуыгыз да, рауза чәчәкләре кебек, чәнечкеле килеп чыкты…

Г. Т. Айнык караштан аерылмаска кирәк.

– Берәүгә сез: «Хатын-кыз белән ни сөйләп утырмак кирәк?» – дип әйткәнсез. Әгәр урындыгың гүзәл кыз янына туры килсә, ничек инде авызга су кабып торырга мөмкин?!

Г. Т. Кайвакытта кара күзле, кара кашлы матур берлә утырамын кара-каршы; шунда ул кыз, әллә ничек сүзгә китеп, күргәннәрен, белгәннәрен сөйли башлый. Мин күзеннән аның күземне алмагач, …мин гашыйкны сүз аңлый дип уйлый инде… Кайда аңлау миңа!.. Ишетмим дә, тыңламыйм да… Һаман сөйли, мин тик иренен, тешен карыйм; йөртәм күзне: калкып чыккан түшен карыйм; борынын, авызын, иякләрен, беләкләрен – калмый бармак, тырнак – һәрбер төшен карыйм. Тыңлыйм, имеш! Юри шулай утыртамын… Әкрен генә селкенсә дә, кузгалса да, торып китә микән әллә, дип куркамын.

– Сәер хәл, үзегез ул кыз белән сөйләшмисез дә, үзегез аның китеп баруын да теләмисез. Бу садистлык түгелме соң?! Кыздан ни телисез? Моның берәр хикмәте бардыр бит инде.

Г. Т. Мин ул кызны, үз уемча, фәрештә, дим, дөнья берлә ваклануын һич эстәмим; аңар күрә үземне бик түбән саныйм, аның урыны фәләкләрдә, гарештә125125
  Гареш – күк.


[Закрыть]
, дим.

– Алайса, бу кыз җирдә нигә яши?

Г. Т. Минемчә, тик яралган ул сөелергә, сөяргә һәм куанырга, сөенергә; күргән саен, минем төсле гашыйкларга: «Бу минеке булмас!» – диеп көенергә. Минемчә, ул үз кадрене сизсен иде, дөнья берлә галякасен126126
  Галяка – бәйләнеш.


[Закрыть]
киссен иде. Кайгы нигә? Шатлык нигә? Гомер нигә? Мондый юк-бар нәрсәләрдән бизсен иде.

– Кыз һаман сөйли…

Г. Т. Сүз тыңлаган булып, итәм йөз тамаша; дәртем сыймый эчкә, тулып тышка таша; ак кулыннан тотыйм, тотыйм, җибәр, диеп, гакылым берлә шул вакытта кул талаша.

– Адәм баласының гакылы белән куллары һәрчак үзара бәхәсләшеп торырга тиеш. Югыйсә ахмаклыклар күбрәк кылыначак… Без монда фикер җебе буйлап югары фәлсәфәгә, ниндидер идеалистик мәхәббәт биләмәләренә кереп киттек әле. Сез кешеләрчә сөюне ничек аңлыйсыз соң?

Г. Т. Әгәр булса «сөю» ләфзы127127
  Ләфзы – сүзе.


[Закрыть]
кочаклау куллар арганчы, үбү булса әгәр чут-чут, ирен һәм бит кабарганчы – гомер дә сөйгәнем юк һәм сөям дип әйтмәмен һич тә.

– Тукай гелән шулай үзсүзле инде, мәхәббәтне һаман хыялыйлык ягына каера.

Г. Т. Сөюнең мәгънәсе, минчә, бигүк гали, бигүк нечкә… Сөю – идеалдыр ул, ягъни гарәпчә: максады әкъса128128
  Максады әкъса – иң югары максат.


[Закрыть]
. Табындым, сәҗдә кыйлдым мин сөйгән җанашның алдында, өмет иттем вә курыктым да, кызардым һәм оялдым да.

– Бу сүзләрдә сезнең гүзәл затлардан чын мәгънәсендә шүрләү, алар алдында кыюсызлану сыйфаты калкып чыга бит әле. Борынгылар юкка гына кисәтмидер: курку белән мәхәббәт бергә сыешмый.

Г. Т. Аһ, оят… Баш әйләнгән, баш әйләнгән.

– Оялчан егет яр тапмас… Кызлар алдында җан-тәнегез кичергән халәтне үзегез ничек сурәтләп бирер идегез?

Г. Т. Кып-кызыл төскә керә ул, үзгәрәдер йөзләре, әллә нинди көчтән астка салынадыр күзләре. Ул түнә, хәлсезләнә шул, очраса үз хурына.

– Сез «Думаның хәле» дигән мәкаләгездә тормыштан «җанлы мисал» китереп үтәсез. Бер әкәмәт инсан, комганга салкын су тутырып, коенырга ниятләгән, ди. Әмма суны тәненә тигезмичә, читкә түккәннән соң: «Әле дә ярый тимәде», – дип куанган, имеш. Шушындый ук мәзәк хәлне сурәтләү «Кызык гыйшыйк» шигырендә дә кабатлана. Күрәсең, әлеге метафорик чагыштыру сезгә ошап киткән.

Г. Т. Бу – гыйшкым миследер, чөнки гыйшкым нәкъ минем шул төследер. Мин сөям, хәтта ки гакылымнан шашам – сөйгәнемнән шүрәле төсле качам. Юлда күрсәм, күз йомам, күрмим, имеш; ут йотып янсам да, сер бирмим, имеш! Бер шигырь язсам да, ялган кул куям, мин сөйгәнне белмәсен дип куркудан. Туры килсәм, сүз сөйлим салкын гына, булса да күкрәк тулы ялкын гына.

– Сез беркадәр арттырып җибәрәсез бугай. Үзеңә игътибар белән караган хатын-кызларны күрмәмешкә салышып йөрергә ярамый лабаса. Яшәү очрашулардан тора. Җаектан Казанга күчеп кайткач та яңа тормышны танышулардан башлап җибәргәнсездер. Мондый вакытта аралашмыйча булмый.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации