Текст книги "Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр"
Автор книги: Зиннур Мансуров
Жанр: Документальная литература, Публицистика
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 9 (всего у книги 29 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]
Г. Т. Казан күңелле. Мөхәррирләрдән, укучы яшьләрдән гыйбарәт дусларым күп. Монда бай байбәтчәләр дә гомумән диярлек русча укыган вә һәр җәһәттән аз-күп мәгълүматлылар. Шул сәбәпле аларга да катышам. Бәгъзән Казанның иң бай вә иң могтәбәр гаиләләре эченә дә кереп утырырга туры килгәли… Дус-иш күп. Күңелле. Укыган кызлар берлә дә танышырга туры килде.
– Бәрәкалла, кызлар белән ничек таныша алдыгыз. Бу очракта алардан шүрәле төсле качмавыгыз «хронический оялчан» шагыйрь образына төзәтмәләр кертә. Сезнең танышу дигәннәре ни рәвешле буладыр – тәгаен генә күз алдына китерә алмыйм.
Г. Т. Мин кечкенә чагымда малайлар белән алма бакчасы тирәсенә бара идем. Миннән бүтән малайлар алманы коялар һәм урлыйлар иде. Әмма мин һичбер данәсенә тимидер идем. Бакчачы, минем яхшылыгымны белгәнгә, ул алманы миңа үзе бирәдер иде. Мин шул «үзе биргән» алманы, урлаган алманы ашап торган малайлар алдында: «Менә үзе бирде!» – дип мәгърурланып ашыйдыр идем. Мин әле кызлар тугърысында да шул ук мөгамәләдә. Бер кыз, үзе танышырга теләп, миңа яучы җибәрмәсә, мин һичвакыт танышырга эзләп, ваксынып йөрмим. Әмма үзе кул бирсә, тагы да: «Үзе бирде», – дип горурланам, кадерлим ул кулны! Мин шундый малай инде, әфәнде, алма бакчасында да, мәхәббәт бакчасында да би-и-ик акыллы. Ярар, бу калсын.
– Хатын-кызларга карата четерекле мөнәсәбәттә торсагыз да, сез мәхәббәт темасына әледән-әле мөрәҗәгать итәсез. Мондый шигырьләрегезгә ихласлылык хас. Теләсә нинди иҗат әһеле өчен рух биреп торучы зат кирәк…
Г. Т. Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы?! Бер гүзәлдән кайсы шагыйрь, әйтеңез, рухланмаган? Байроның, Лермонтовыңмы, Пушкиныңмы – кайсысы? Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк, парә-парә кисмәсә гыйшык-мәхәббәт кайчысы… Бу дәрт бишеге мине әкрен-әкрен генә тирбәтә: ни зарар? Үлгәнче тирбәнием дә тирбәнием.
– Бөтен эч серегезне уртаклаша алырдай якын дустыгыз Фатих Әмирхан сезнең мәхәббәт итә торган бер кызыгыз булуы хакында әйтә. Хәзер инде аны һәрбер татар беләдер: ул – Чистайда туып үскән Зәйтүнә Мәүлүдова. Сезнең аңа багышланган шигырьләрегез дә бар. Әмма нигәдер «Әл-ислах»та аларның берсе – «Шүрәле», икенчесе «Мәҗнүн» тәхәллүсе белән басылган.
Г. Т. Бу кызга гыйшкым сәбәпле диванамын, диванамын… Керпе үзенең кабыгына кереп яшеренгән төсле, мин дә сөю хакында бернәрсә язсам, ялган имзалар астына сыгынам. Язам шунда… Әмма ләззәтле дә соң яшерен газап, яшерен яну! Бар микән, белмим, моның миннән бүтән аңлаучысы?.. Кул-аяк бәйле, котылу кайда! – сихерләнгәнмен.
– Матур гына борынлый башлаган мәхәббәтегез нилектән дәвамлы була алмады икән?
Г. Т. Безнең арабыз аерылышу пәрдәсе белән капланган… Бик юашлатты мине яшерен сөюдән җан көю, бар иде булган чагым хәтта арысланнан кыю! Һәр теләккә килде тәкъдирем белән бәхетем кире, мондый хәлгә сабыр итә алмас, булса да адәм дию… Үлде рух яшерен мәхәббәттән, – хафа юк үлсә дә, – нишлим, иркәм кәефенә килгәч шулай бер җан кыю.
– Аңлашыла ки, мәхәббәт драмасында сез үзегезне мотлакан трагик рольдә күрәсез.
Г. Т. Мәхәббәт төрлечә… Мин мәхәббәт-бәла юлында шәһитмен, ни эшлим?.. Җанын фида иткән фәкыйрьмен… Мәхәббәттән эреп шәмдәй үзем, күңелемдәге гөлләр янып җиргә сыгылдылар, һавага очтылар көлләр.
– Бөек хис-кичерешләр турында сөйләшүне шушындый күңелсез нотада төгәлликме?
Г. Т. Кайвакытлар һәр сәгадәттән өметемне өзәм… Күз яшем сөртергә гүя назлы җананым килә… Димен: «Җирдә мәхәббәткә урын юк вә булмас, булмагандыр ул борындук!» Менә шулчак керешеп эшкә, гакылым кушадыр тикшерергә хәлнең асылын: «Кара, – ди, – әйлә син дөньяга дикъкать, бөтенләй сүнмәгән анда мәхәббәт».
– Чыннан да, мәхәббәт уты сүнә алмыйдыр. Иң югары гәүдәләнештәге гыйшык тотулар кешелек тарихында бихисап булган бит. Безнең Таһир, Зөһрә, Бүз егет кебек сөю үрнәкләрен күрсәткән затларны гына алыйк.
Г. Т. «Таһир-Зөһрә», «Бүз егет»тәге дәрәҗәдә үк «гыйшык тоту» элек заманда булса булгандыр. Әүвәлгеләр, мескиннәр, бик яхшы күңелле булганнар. Әмма заманымыздагы «гыйшык» ушбу түбәндәге ике вакыттагы җырланган ике җырдан аңланса кирәк.
Өйләнгәнче:
Алҗапкычың ал мәллә,
Алдыңда алма бар мәллә?
Сандугач кебек сайрыйсың,
Аузыңда кош бар мәллә?
Өйләнгәч:
Алҗапкычың ал мәллә,
Алдыңда бәрәңге бар мәллә?
Ала карга күк сайрыйсың,
Аузыңда бозау бар мәллә?
– Без күрергә теләгән камиллеккә тәңгәл килмәсә дә, сөю нигъмәте канатланырга сәләтле күңелебездә барыбер яши. Мәхәббәт уты майсыз да яна, диләр. Гашыйк булудан шүрләбрәк торган яшьләргә берәр төрле киңәш бирер идегезме?
Г. Т. «Гашыйк булсаң, рәкыйбләр129129
Рәкыйб – көндәш.
[Закрыть] бик күп чыга», – дигән булалар. Алай булгач, үз-үзеңә генә гашыйк булырга кирәк, һичбер рәкыйб хафаламас. Көн буе көзгегә карап утырып рәхәтлән. Әнә… Көзге алдында бер зифа кыз көлә һәм караган саен аның карыйсы килә.
– Безнең кызлар көзге алдында үз-үзенә сокланып кына утырмый – алар арасында бик тәвәккәл эш итүчеләр дә җитәрлек…
Г. Т. Бер татар кызы: «Гыйшык тоту пәйгамбәрләрдән калган», – дип әйтте дә, ди, урамнан узган бер кәкре шәкерткә «гыйшык» булды, ди.
– Пәйгамбәрләр гамәле дигәннән, бүгенге сөйләшүнең иң интригалы өлешенә – күпләрне кызыксындырган сорауга килеп җиттек. Өйләнү мәсьәләсенә ничек карыйсыз?
Г. Т. Өч кешедән дөньяда качып котылып булмый: берсе – кендек әбиседер ки, ул сине теләсәң дә, теләмәсәң дә дөньяга тартып чыгарыр. Икенчесе – җаучы карчыктыр. Ул сине, аласы кызыңны күрсәң дә, күрмәсәң дә, алырга теләсәң дә, теләмәсәң дә – өйләндерер. Өченчесе – мәзиндер. Ул сине теләсәң дә, теләмәсәң дә – җуар да күмәр.
– Сез бик тәгаен сорауга җавап биргәндә шаярту белән генә котылмакчы булдыгыз әле…
Г. Т. Ликөлли имриин ма нәва: фәмән кяинат һиҗрәтеһү иләтдөнья йосыйбеһа вә ила имрәәтин янкихеһа130130
Һәрбер ирнең үз теләге: әгәр дөньяны теләсә – аңа ирешә, әгәр берәүгә өйләнергә теләсә – өйләнә.
[Закрыть].
– Шулай да, гыйшык тоткан кызыгыз була торып, нигә өйләнәсе итмәдегез, дип әйтимме? Гадәти гамәл ләбаса. Гавам әйткәнчә, өй салуның ние бар – мүклисе дә чутлыйсы; өйләнүнең ние бар – кочаклыйсы да йоклыйсы.
Г. Т. Гаяз әфәнде (Гаяз Исхакый. – З. М.) рисаләсендәге «Сөннәтче бабай», аркасы туңганлыктан гына, арка җылытырга бер хатын алган, ди… Өйләнү – түгел сөйләнү… Гаилә хакында минем фикерем коры гына: әгәр кече яшьтән фәләнне… сүэ-истигъмаль итеп131131
Сүэ-истигъмаль итү – бу урында «җенси азгынлык» мәгънәсендә.
[Закрыть], рәфыйкаңнең132132
Рәфыйка – хатын.
[Закрыть] синдәге хакын бөтенләй үк тәләф итмәгән133133
Тәләф итү – җенси куәтеңне юкка чыгару.
[Закрыть] булсаң, син аны, ул сине якыннан белеп яратышсаң, шуның өстенә шәрмәндәи гыял134134
Шәрмәндәи гыял – гаиләне оятка калдыру.
[Закрыть] булмасын өчен, иң азында ел тәүлегенә биш йөз тәңкә килерең булса, һәркемгә өйләнү тиеш. Югыйсә, эчеңә сәнәк белән төрткәндә бер тамчы кан чыкмаслык булса, ике күңелдә чын мәгънәсе белән булган мәхәббәт уты янмаса, гаилә өчен әллә нинди түбән кешеләргә мөрәҗәгать йә тәлинкә тотарга булса – Алла сакласын!
– Гаилә нигезен кору өчен, минемчә, артык зур таләпләр куясыз. Һәрхәлдә, өйләнү мәсьәләсенә карата шәхси карашыгыз ачык. Өч көнлек гомерең булса – кияүгә чык, ди халык. Чынлыкта никахлану вазифасы күпчелек тарафыннан үтәлә. Адәми затлар гамәлен башкаруга мөселманлык үзенчәлекләрен дә өстибез. Китап рөхсәт итә. Безгә баю гына җитми…
Г. Т. Мәкаль бардыр: «Урыс баеса – сала авылында дәү чиркәү; татар баеса – хатын асрый, була хатыны өчәү-дүртәү»… Күңелсез сүз сөйли бәгъзе гакыллылар хатын-кызга: фәкать бер ел күңелле, дип, календарь һәм хатын безгә… Хатын өстенә хатын алсаң… Дүртәр хатын да алучыларымыз бар лабаса!.. Җитмәгәнме бер хатын, өч-дүрт хатын асрау нигә?
– Зур корсаклы бер симезгә кияүгә чыккан героинягыз аһ-зарлы күңелен түккәндә нинди сүзләр әйтә әле: «Өч баш хатынлы иде ул, мин дүртенчесе…»
Г. Т. Бәлки, инде ундүртенче…
– Бай кешенең мөмкинлеге зур. Андый зат әле чынлыкта насыйбына гына карап ятмый…
Г. Т. Махсус номер алып, Наташалар белән маташа.
– Ә аның өендә исә…
Г. Т. Сәгатьләр келт-келт итәдер, төн уртасы җитәдер; йокласа да курка, мескин, – исерек ирен көтәдер.
– Гадәттә, отыры тотнаксызлыкка авышучан бәндәләрнең өйләнүләре дә төрлечә була.
Г. Т. Хәзерге өйләнүчеләр… Күңелләр саф чагында шәп, матур кыз сайлыйлар анлар: «Булыр безнең хатын булса йөзе айдай», – диләр анлар. Әгәр дә басса дөнья һәм муеннарда бурыч тулса, убырлы карчыгыңны да алырлар, акчасы булса.
– Без монда күп хатынлылык мәсьәләсенә кереп алдык. Бу уңайдан сүзне озайтып, бәхәс кузгатуның хаҗәте юк. Коръәннең «Хатыннар» сүрәсендә: «Үзегезнең күңелегез тарткан хатыннар белән – ике булсын, өч булсын, дүрт булсын – никахланыгыз. Ә инде, гадел булмам, дип куркасыз икән, берсе белән никахланыгыз», – диелгән. Аңлашыла ки, күп хатын алуны Изге Китап тыймый. Ә никахны дүрт хатын белән чикләү таләбе мөселман дөньясында элек-электән катгый төстә үтәлеп килгән. Үзегезгә пар килгән, тиң булган хатын-кызлар белән никахланыгыз, дигән илаһи әмернең дә өйләнү мәсьәләсе турында кайта-кайта тирәнтен уйланган шагыйрьгә яхшы мәгълүм икәнлеге шик тудырмый.
Г. Т. Тигез-тиңлеккә юл куймау бездә гадәт. Ярың тиң-пар булмаса, әлбәттә, һәлакәт, пар булу шарт, пар булу шарт, пар булу… Бирмәде Ләйлә кеби мәхбүбәгә135135
Мәхбүбә – сөелгән хатын-кыз.
[Закрыть] дөнья бәһа; ул болай бер кыз гына – каршында Мәҗнүн булмаса… Өйләнештә иң кирәге – тигезлек.
– Тигез гаиләләргә дә таркалу куркынычы яный.
Г. Т. Аерылу һәрвакыт начарлыкка илтәдер. Аерылмаңыз!
– Егет кыяфәтенә керегез әле! Әгәр сезгә димләнгән кызны әтиегез кырт кисеп хупласа… Нәрсә дияр идегез?
Г. Т. Кичерегез мине, атам: мин алмыйм – кыз кыяфәтле аждаһа ник кирәк?
– «Ул эшкә оста!» – дип, әтиегез кызны мактап торса…
Г. Т. Яр булырмы миңа оста рус та?
– Ир белән хатын арасында тигезлек булмаса, гадәттә, гаиләдә деспотлык мөнәсәбәте өстенлек ала башлый. Мондый гайре табигый хәлне күз алдына китерәсездер бит?
Г. Т. Әгәр ир башмакчы йә кәвешче булса – ул хатыны табан астында ятар. Әгәр ир гармунчы йә скрипкәче булса – хатыны дудкасына биер. Әгәр ир сәгатьче булса – хатыны бору белән генә йөрер. Әгәр ир шагыйрь булса – хатыны диктовкасы белән генә язар… Әгәр ир солдат булса – хатыны кушканча гына маршавайт итәр. Әгәр ир тирече булса – хатыны өчен үз тиресен дә базарга чыгарыр. Әгәр ир ишан булса – хатыны кушкан төшләрне генә күрер… Әгәр ир озын колаклы яки озын борынлы булса – хатыны колагыннан яки борыныннан өстерәве белән генә йөрер.
– Үзегез инде тиң-парыгыз белән кушылмаска карар кылгансыз, баягынак китергән дәлилләрегез дә шактый саллы күренә. Әмма гаилә корып гомер итү шагыйрьләр өчен дә ят түгел. Бездә аларның бер генә түгел, ике-өч тапкыр өйләнгәннәре дә күп. Шагыйрь белән тормыш итәргә әзерләнгән кызга берәр төрле киңәш биреп үтегез әле!
Г. Т. Син дисең, имеш ки, шагыйрьгә барам; барма, барма – син әрәм аңгар, әрәм! Үз уеңча, шагыйрь ул җырлый, дисең, җыр исә тыңларга күңелле, дисең. Син алай иткәнче, и кашың һилал, бар да бер кош кибетеннән былбыл ал. Ал да читлеккә куеп сайрат аны; мактасын хөснеңне136136
Хөсне (хөсен) – күркәмлек.
[Закрыть] – син саргайт аны.
– Әлбәттә, шагыйрь затын артык илаһилаштырып кабул итсәң, кызларга андый нәсыйхәт тә бирергә мөмкин. Әмма үзегез әйткәнчә, «шигырь башка да, дөньяны әйләндерүче чыгыр башка».
Г. Т. Әйе… Раст кеби.
– Тиң-парлар, әйдә, өйләнешсен. Бу җәһәттән янә беләсем килә: гаилә татулыгына ничек ирешергә. Хатын белән яшәгәнем юк дип, кул селтәргә ашыкмый торыгыз. Иҗат әһелләре күзәтүчән була. Күзегез күпне күрә, колагыгыз күпне ишетә.
Г. Т. Әйтәчәк фикерем шушы… Әгәр булсын дисәң бер өй эче шау-шу вә җәнҗалсыз: ире булса сукыр, ул җитми – булсын һәм хатын телсез.
– Киная белән җавап бирү сезнең гадәткә әйләнгән инде. Табигый яратылышы буенча чагыштырмача күбрәк сөйләшүчән хатын-кызны телсез-өнсез хәлдә бөтенләй күз алдына китереп булмый. Авызыңда «Көш!» дип әйтергә телең булмаса, карга күтәреп китәр иде.
Г. Т. Туктагыз әле, бер хикәят исемә төште.
– Соң, исегезгә төшкәч, сөйләп җибәрегез! Сезнең хикәят дигәнегез латыйфа, ягъни анекдоттыр инде ул.
Г. Т. Бер авызы авырта торган хатын докторга килә. Доктор авызны ачарга һәм телене чыгарырга куша. Хатын телене чыгара. Доктор янә чыгарырга куша. Хатын тагы бераз чыгара. Доктор янә бераз чыгарырга куша, хатын чыгара. Хатын бераз чыгарган саен, доктор янә чыгарырга куша. Ахырында хатын, тәмам аптырагач: «Әфәндем! Әллә хатын-кыз дигәч тә, безнең телемезне биш аршын була дип беләсезме?» – ди.
– Ничек кенә шаярып сөйләшмик, асылы халык әйткәнчә кала: хатын кеше – өй фәрештәсе.
Г. Т. Ни генә әйтим… Бар микән дөньяда миннән бәхетсезләр?!
– Нишләп әле алай көрсенәсез?
Г. Т. Хатыным, йортым юк – ятам номерда.
– Шөкер итәргә кирәк, шагыйрь! Ышык куышыгыз бар.
Г. Т. «Болгар»ымыз бардыр… Минем хәлем Ходайга каршы мыгырданырлык түгел… Ашалып эчелә.
– Хатын белән яшәргә насыйп ителгән булса, сез аннан нинди сыйлар әзерләтер идегез?
Г. Т. Кайвакытта капкалыйм мин ашны – тәмлесен генә; тәмле җимешләр эчендә тәмлесе – пилмән генә.
– Тәмле дигәннән, сезгә затлы йортларда да кунак булырга туры килгән. Байгуралар ләззәт китерә торган ризык белән генә туенадыр.
Г. Т. Тәмле булганга гаҗәпләнмә бу байлар ашлары, күп вакыт борычы, тозы – мескин гидайлар яшьләре…
– Сез пилмәнне сәфәр вакытында да бик тәмләп ашарга яраткансыз бугай. Мәсәлән, Идел буйлап пароходта йөзгәндә.
Г. Т. Самарага чыктым… Пристань төбендә: «Горячие пельмени! Горячие, хорошие!» – дип, бер марҗа кычкырып утыра. Якыннан уздым: чынлап та чиләгеннән җылы пар чыга. Ач кешенең борыны гашыйк булырлык дәрәҗәдә тәмле ис тә килә… Пилмәнне бер кечкенә касәгә салып бирде. Ашадым. Бик тәмле булды.
– Пилмән белән генә тәгамләнеп тормыйсыздыр бит? Анысы да әле марҗаныкы…
Г. Т. Мин тагын токмач та ашыйм… Кымыз эчәм. Ит ашыйм… Иртә белән яңа сауган җылы сөт эчәм… Кирәк анчак яшәр микъдар ашарга, кирәкми тик ашарга дип яшәргә… Тән үстерсәң – җиһанда, бер дә шиксез, фил булу мөмкин.
– Димәк, сезгә һәрьяктан ярарга тырышкан хатын шушы ризыкларны ешрак әзерләр иде. Безнең мөслимәләр киеменнән нәрсәне якын күрәсез?
Г. Т. Яратканым – килешле кәкре калфак…
– Көнкүреш темасына күчеп, ашау-эчүгә дә тукталып киттек, кием-салымга да кагылып алдык. Форсат чыккан чакта сорап каласым килә: чәчегезне озын итеп йөрткәндә берәр төрле уңайсызлык кичермәдегезме? Гадәттә, андый ир-егетләр дикъкатьне тартучан. Арыслан ялыдай озын чәчегезне, мөгаен, кайбер кызлар да ошаткандыр.
Г. Т. «Самолёт» ширкәтенең «Тургенев» нам пароходына утырып, Әстерханга сәфәр иттем. Урыным 3 нче класста иде… Эчем пошкач, «приличие»-фәлән рамкасына кысылмаган, простой 4 нче класс халкы арасына чыга идем… Мин чыгып барганда, бер зур корсаклы рус, бармагы белән төртеп, әллә кемнәргә мине күрсәтә: «Смотрите, барышня!» – ди.
– Ничек шулай хаталанып була икән?! Тәрбиясез!..
Г. Т. Минем хатыннар чәче кеби йомшак, озын чәчем җилкәмә салынып төшкән. Кулларым гадәттән тыш нечкә. Гәүдәм дә нәхиф137137
Нәхиф – арык.
[Закрыть] булганга, чынлап та «барышня»га охшаганмындыр шул… Әйләнеп 3 нче класска кермәкче булсам, класс ишегендә теге зур корсаклы рус тора. Ишектән мине кертми. Һаман баягыча, миңа төртеп: «Смотрите, барышня!» – ди. Минем ачуым килә башлый да, зур корсаклыга карап: «Дело не в том, уберите-ка сперва ваше громадное брюхо!» – дим дә, аны читкә төртеп, көчкә урыныма кереп утырам.
– Ярый әле сугышып китмәгәнсез… Теманы беркадәр үзгәртик. «Вакыт» газетасының 701 нче санында (1910 ел) шундый бер игълан дөнья күргән. Ул «Җамид Фигури»ның «Кызларга махсус милли шигырьләр»е басылып чыгу турында хәбәр итә. Ә «Җамид Фигури» дигәне Мәҗит Гафури буладыр инде. Әлеге мәҗмугага карашыгыз нинди? Безгә тәгаен адресатлы махсус әсәрләр кирәкме?
Г. Т. Бу шагыйрь моннан элек… «Ирләргә махсус милли шигырьләр» язып чыгарган иде. Инде, менә сиңа кирәк булса, хатын-кызлар өчен дә язган!.. Шагыйрь әфәнде ихсанлы кеше, һиммәтле кеше… Әгәр дә ул милләтенә кирәкле дип тапса, түгел кызларга «милли шигырьләр» язу гына, хәтта тавыкларга махсус «милли шигырьләр» дә язып ыргытыр!
– Нигә алай дисез? Милли тәрбия бирүгә юнәлтелгән әсәрләр күбрәк булса, аларны сайлап уку мөмкинлеге зурая гына бит. Кыз язмышы – кыл өстендә. Үзегез дә шаһит, нур белән яктыртылган юлдан тайпылып, гыйш-гашрәт корбанына әйләнгәннәре дә күп. Югыйсә милләт кызларының һәркайсына мөкатдәс бурыч йөкләнгән.
Г. Т. Уйнаш кыйлуы бик уңгай да, бала табуы бик читен, диләр… «Уйнаш»тагы (Г. Камалның шул исемдәге комедиясе. – З. М.) яман күздән Ходай үзе сакласын.
– Кызганыч, шәригать күпме генә тыеп килмәсен, кыек юлга басканнар да байтак.
Г. Т. Адашкан кыз… Төшкән ул сатлык кызлар рәтенә… Суына төшкән кочагы. Шулай да ул типтерә, бетәсен сизеп тора; җылыйсы күз яшьләрен күз эчендә киптерә.
– Ниһаять, ирекле агымында барган сөйләшүдә мөһим мәсьәләгә килеп чыктык. Әйтеп үтегез әле, бала тәрбияләү кебек четерекле өлкәдә сез нинди милли аерымлыклар күрәсез?
Г. Т. Хәдис шәрифнең мәгънәсе заһир138138
Заһир – ачык.
[Закрыть]: һәр тугъмыш бала ислам, ягъни тәслим фитърәтендә139139
Тәслим фитърәтендә – кемгә дә булса тапшырылырга тиешле хәлдә.
[Закрыть] туа. Баланың язмышы, ул тугачук, аның ата-анасына тапшырыла, тәслим ителә. Бала зәгыйфь; мәүҗүдат галәмендә140140
Мәүҗүдат галәме – реаль дөнья.
[Закрыть] бер әсир. Аңар, әлбәттә, берәүгә-берәүгә тәслим ителүдән бүтән чара юк. Ул бичара ата-анасына тәслим ителә… Аның атасы яһүди булса, бала киләчәктә яһүд милләтенә хезмәт итәрлек рәвештә тәрбия ителә. Атасы нәсрани141141
Нәсрани – христиан динендәге кеше.
[Закрыть] булса, янә, нәсрани милләтенчә тәрбия кыйлынып, киләчәктә үз милләтенә файдалы бала булуы күзгә алына.
– Ә без? Татарның милли тәрбиясенә нинди код салынган? Ул бөтенләй бүтәнчә түгелдер бит?!
Г. Т. Менә без, татар балалары да, татар милләтенчә тәрбия кыйлынганбыз. Юк, бу сүз хата, бик зур хата! Без татар милләтенчә тәрбия кыйлынмаганбыз, бәлки, татар диненчә тәрбия алганбыз… Аңлашыла ки, без татарларның тәрбиясе – дин тәрбиясе… Балаларны туган минутыннан алып балигъ булганга кадәр, ата-ана үзләренә бәхет вә башка инсаннарга да шатлык булырлык итеп тәрбия итүе бик читен, ай-һай, бик читен!
– Аллаһының рәхмәте белән тапшырылган баланы тәрбияләүдә, әлбәттә, милләт аналарына биниһая олуг вазифа йөкләнгән. Ә бит әле булачак аналарның үзләрен дә тәрбия кылырга кирәк.
Г. Т. Кыз бала, бик матур гына тәрбия ителсә, бөтен дөнья байлыкларына сатылмаслык егетләрне, картларны, хәтта хатыннар вә карчыкларны үзенә таба тартып тора торган әллә нинди җазибәле142142
Җазибәле – магнитлы.
[Закрыть] бер фәрештә буладыр. Аның бер сүзен ишетер өчен, бер генә йөзен күрер өчен меңнәрчә җаннар атылып кына торадыр. Ул үзе шикелле тагы әллә ничә фәрештә кызлар вә әллә ничә арыслан йөрәкле, гайрәтле егетләр тәрбия итә аладыр.
– Үзенең ата-анасын сөендереп, кул арасына керә башлаган бәхетле бала нинди була?
Г. Т. Бәхетле шул буладыр, кайсы дәресенә күңел бирсә, мөгаллимне олуг күрсә, белергә кушканын белсә. Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уң-сулга, уенга салмаса ихлас – менә бәхете аның шунда. Кечеләргә итеп шәфкать, үзеннән зурга юл бирсә, бәхетсезләрне кимсетми, егылганнарга кул бирсә… Исламның миллиятне сакларга кушуы табигый улдыгы кеби, кызганырга лаек инсаннарны да ифрат дәрәҗәдә кызганырга кушуы да табигыйдер.
– Сөйләшү рухын истә тотып, онытылып китүчән яшь буынга нинди киңәш бирер идегез?
Г. Т. Татар яшьләре… Аналары тәрбиясе алар өстенә фарыздыр… Аналарын карасыннар, тәрбия итсеннәр, чөнки оҗмах аналар аяк астында табыла.
– Безнең сөйләшеп утыруыбыз җитдиләнеп китте бугай. Ерак балачактан ук тәмләп җырларга яраткан шагыйрь, бәлки, кызлар турында берәр «блатной» җыр сузып үтәр.
Г. Т. Җырлаудан тартынмыйм.
– Кайберләрен бераз шәрехләп тә китәрсез.
Г. Т. Хәзер берничә җыр җырлап күрсәтәмез. Мәсәлән:
Ак келәтнең тәрәзәсе
Сиксән сигез өлгеле;
Начар кызларга бәйләнсәң,
Хур буласың билгеле.
Менә халыкның «ак келәтнең тәрәзәсе» кеби юк кына нәрсә белән сүз башлап та, «начар кызларга бәйләнсәң, хур буласың билгеле» кеби, чын хакыйкать сүзне шартлатып әйтеп тә бирә алуы.
– Мөгаен, әлеге такмакны бердәнбер ир-егет тәрбияләп үстерүче, аның язмышы өчен борчылучы ана чыгаргандыр.
Г. Т. Хуш. Тагын бер җыру:
Әй, тал үсә, тал үсә –
Башын киссәң, тагы үсә;
Тутасычөн кайгырмыйбыз:
Сеңелләре тагы үсә.
Менә бу җыру чып-чын халык халәте руханиясен күрсәтә. Бу җыруны чыгарган кеше, әлбәттә, «апасы» белән мөнәсәбәттә булган булырга кирәк: ул аның өчен бер дә кайгырмый. Сөаль: «Ни өчен кайгырмый?» Җавап: «Сеңелләре тагы үсә».
Мәсәлән, гавамнан берәү җырлый…
Вак-вак көмеш тәңкәләрдән
Кемгә йөзек койдырдың?
Инде кемгә үпкәлисең –
Үзең тәмен тойдырдың.
Сары атым саз буенда,
Җиз камыты муйнында;
Синең илә даным чыкты –
Җаным чыксын куйныңда…
Хәзергә җитәр әле.
– Безнең татарда шактый борынгы саналган мәхәббәт җырлары бар. Байтагының инде туу тарихы да онытылган. Кызганыч, аларның ничек чыгарылганын кәгазьгә теркәүче булмаган. Мондый җырларның аерылышу сагышы белән өртелгәннәре дә, хәтта аянычлы фаҗига белән төгәлләнгәннәре дә хәтсез. Әйтик, менә «Тәфкилев көе». Халык иҗатын өйрәнүче буларак, сез аның тарихы турында беркадәр мәгълүмат беләсез бугай.
Г. Т. Борынгы Тәфкилев фамилияле бер мөфтинең русча укый торган бик матур бер кызы бер француз җегетенә гашыйк булган була. Кыз француз җегетен, ата-анасы күрмәгән чакта, өенә дә китерә. Бервакыт шулай, мөфти хәзрәт өендә кыз белән җегет күрешеп торган чагында, өстләренә мөфти хәзрәт үзе килеп керә. Кыз, аптырауда калып, үзенең мәгъшукын зур пыяла шкаф эченә яшерә. Алай да мөфти хәзрәт җегетне күрә. Таягын алып, җегетне кыйнарга килә башлый. Җегет исә, тиз генә шкафны ватып чыгып, тәрәзәдән сикереп кача. Шкафны ватканда, җегетнең битенә вә кулына пыялалар керә. Идәнгә җәелгән хәтфә паласлар өстенә каннар тама…
Минем исемдә шулкадәр генә калган.
– Кара, шкафка кереп качу гадәте электән үк килә икән. Беләсе иде моның ни-нәрсә белән беткәнен.
Г. Т. Аннан соң җегет белән кыз арасында нинди маҗаралар булгандыр, миңа мәгълүм түгел. Ләкин «Тәфкилев көе»нең моңлылыгына караганда, җегет белән кыз арасында мотлак бер фаҗига булгандыр.
– Ярый, «Тәфкилев көе» тарихына да аз-маз ачыклык кертелде. Җырлап та алдыгыз. Гомумән, сезнең өчен шактый «авыр маузуг»ка багышланган сөйләшүдә һәркемне кызыксындырган күп кенә сорауга җавап бирелде. Инде бу әңгәмәне төгәлләргә дә вакыт.
Г. Т. Сүз күп иде…
– Хатын-кызлар галәме турында гәпләшкән чакта байтак газиз затларны күздән кичергәнсездер. Иманым камил, аларның беренчеләрдән беренчесе, әлбәттә, әниегез Бибимәмдүдә абыстай…
Г. Т. Күз яшең дә кипмичә егълап вафат булган әни!
– Бу теманы шулай тирәнтен белүегезне күрсә, бәлки, ул горурлану белән гаҗәпләнеп куяр иде. Рәхмәт юлындагы фәрештәләр аша әниегезгә җиткерәсе сүзегез юкмы?
Г. Т. Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең каберең ташы – шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы!
– Кадерле әниләр, апалар, сеңелләр! Әңгәмәдә тәкәллефсезлек күрсәткән булсак, зинһар, безне гафу кыла күрегез.
Габдулла Тукай. Алла сезне һәр ике йортта (дөньяда да, ахирәттә дә) бәхетле итсен… Һәрничек хәер-фатихада булышаек.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?