Электронная библиотека » Амирхан Еники » » онлайн чтение - страница 2

Текст книги "Әсәрләр. 3 том"


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 11:40


Автор книги: Амирхан Еники


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 2 (всего у книги 67 страниц) [доступный отрывок для чтения: 18 страниц]

Шрифт:
- 100% +
ИКЕ БӨРТЕК

Минем туып үскән җирем икәү – Каргалыда туганмын, Дәүләкәндә үскәнмен. Димәк, миңа аларның икесе турында да сөйләргә туры киләчәк. Дәүләкәнне мин Каргалыга караганда күп мәртәбә яхшырак беләм, әмма Каргалы ул минем туган туфрагым, бөтен нәсел-нәсәбем шунда яшәгән, барлык якын һәм ерак кардәш-ыруым да шунда яшиләр иде. Билгеле, сүз дә иң элек аның турында барырга тиеш.

Авылның тулы исеме – Яңа Каргалы, ләкин телдә Каргалы дип кенә йөртелә. Төрле якларда бу исемдә бүтән авыллар да – мәсәлән, Ырынбур Каргалысы, Чистай Каргалысы кебекләр – булганга күрәдер, ахрысы, безнең авылны «Уфа Каргалысы», «Бәләбәй Каргалысы», янә тагын «Морзалар Каргалысы» дип тә йөрткәннәр. Кыскасы, тирә-якта шактый мәшһүр авыл булган ул.

Инде Каргалының үзен, аның кешеләрен һәм атам-анамның анда яшәгән чакларын тасвир итәргә керешкәнче, башта ук бернәрсәне әйтеп куясым килә: мин атам-анама һәм якын туганнарыма моңарчы ничек дәшеп өйрәнгән булсам, бары тик шул рәвешчә язачакмын да. Хәзерге укучыларга бу, бәлки, бик сәер дә тоелыр, ләкин сабый чактан ук әйтеп өйрәнгәнне картайгач кына үзгәртәсем килми минем… Атамны – атакай, анамны – инәй, бабамны – бабакай, әбиемне – әбекай («к»ны йомшак итеп), абыйлар, апаларны – агакай, дәдәкай (атам-анамның бертуганнарын) һәм тутакай дип атаячакмын. Бу дәшү рәвешләре барысы да төмәнчә, тик «инәй» диюем генә башкортча, чөнки телем ачылган чакта, без инде Каргалыда түгел, Дәүләкәндә, башкорт өендә торганбыз. (Дим буе башкортлары «әсәй» димиләр, «инәй» диләр.) Әгәр телем Каргалыда ачылса, мин «анакай» дип дәшәргә өйрәнеп киткән булыр идем. Хәер, Каргалының үзендә дә «инәй» диючеләр бар, ләкин бу форма кайбер киленнәрнең Каргалыга чит авылдан төшүләре белән бәйләнгән булса кирәк.

Инде төп максатка күчик. Менә минем кулда атакайның төзеп калдырган шәҗәрәсе саклана: башына «Еникеевләр нәселеннән хөрмәтле булган бабаларыбызның исемнәре һәм кайдан чыгышлары» дип язып куйган. Зур гына бөтен бер кәгазьгә иренмичә һәр буынның тармакланып дәвам итүен сызык һәм вак түгәрәкләр рәвешендә төшереп чыккан. Кагыйдә буларак, шәҗәрәдә ирләр тармагы гына күрсәтелгән, шулай да бер кешедән башланган бу тармаклар саны 47 гә җиткән. Иң баштагы дүрт кырлы беренче шәкел эченә «Хансуар бабай Еникеев» дип язып куелган. Бу Темников өязендә яшәп, шунда вафат булган бабабыз икән. Аның улы Бәшәр Еникеев Темниковтан башкорт җиренә беренче килеп утырган бабабыз була. (Шәҗәрәдәге урыны да Хансуар бабайдан соң икенче түгәрәк шәкел эчендә.) Димәк, атакай төзегән бу шәҗәрә бик ерактан башланмаган, асылда, ул Каргалыга күчеп килгәч кенә дәвам иткән һәм үрчегән буыннарны күрсәтә. Әлеге 47 тармак та яңа җирдә Бәшәр карттан тарала. Менә шул тармакларның берсе миңа да килеп җитә. Башы һәм дәвамы болай: Бәшәр – Хәсән – Әхтәм – Әхмәтҗан – Нигъмәтҗан – Әмирхан. Шулай итеп, мин яңа җирдә алтынчы буын икәнмен – бу 150 ел чамасы вакыт эчендә бер тармакның үрчүе… Калган тармакларга тукталып тормыйм, алар бик күп һәм әллә ни кирәге дә юк. Тик шунысы гаҗәп: минем атакай үзенең шәҗәрәсендә 47 түгәрәк ясап, шуларның һәркайсына Бәшәр карттан таралган кешеләрнең исемнәрен язып чыккан. Бернинди язма чыганакка таянмыйча, бары хәтердән генә! Дөрес, алар барысы да бер токым, бер авылда яшәүчеләр, ләкин шуларның бөтенесен исемнәре белән белү өчен нинди хәтер кирәк булгандыр инде. Югыйсә бит хәзер дәү әтисен онытучылар да күп.

Минем инәйнең шәҗәрәсе юк, шул сәбәпле аның ерак бабаларын мин белмим. Фамилияләре – Янгуразов. Темников өязендә Янгураз авылы булган, диләр, бәлки, нәсел очы шуннан килә торгандыр. Ләкин Каргалыдагы Янгуразовлар турында миңа шунысы ачык мәгълүм: беренчедән, алар Еникеевләр кебек морзалар түгел, икенчедән, аларны «мулла халкы» дип йөртәләр иде. Чөнки муллалык итү аларда буыннан-буынга күчә килгән – Каргалының иң беренче мулласыннан башлап, мин белгән Гыйният муллага чаклы. Морзалар үзләре динне ихлас тотсалар да, муллалык итәргә яратмаганнар – бу изге эшне бүтәннәргә тапшырганнар (күченгән чакта ук инде хәзрәтне дә арбага утыртып алып килгәннәр).

Инәйнең дә бабасы Габдрахман хәзрәт урта мәхәлләнең имамы булган, ләкин атасы Хәбибрахман нишләптер ата-баба юлыннан китмәгән, иген игү, мал асрау, шуның өстенә сәүдә дә итүне артыграк күргән. Гомумән, Янгуразовлар «мулла халкы» дип аталса да, аларның бөтенесе диярлек гади крестьяннар иде. (Мулла булу һәркемгә дә эләкми – вакансиясе бик аз аның.) Инәй ягыннан кардәш тиешле мин белгән Янгуразларның күбесе җир эшен яратып, җигелеп эшләүче таза тормышлы агайлар иде.

Минем атам Нигъмәтҗан Әхмәтҗан улы 1874 елны дөньяга килгән. Анам Бибихәдичә Хәбибрахман кызы 1872 елны туган. Димәк, ул атакайдан ике яшькә олырак булган. Җитеп килгән кыз чагында башта әнисе, аннары әтисе илле яшенә дә җитмәс борын үлеп киткәннәр. Инәй һәм ике сеңлесе – Мәрьям белән Кәримә – ятим калганнар. Аталары Хәбибрахман, әйткәнемчә, таза тормышлы кеше булган – юан нараттан кара-каршы салынган йортын мин дә хәтерлим әле – бабакайлар (Әхмәтҗан карт) күршесендә генә иде… Әмма кызлар кулында гына калган йорт-җир күпме генә сакланып тора ала?! Ахырда кардәш-ыру үзара киңәшләшәләр дә, хуҗалык таралмасын, кызлар да терәксез калмасын дип, минем атакайны, егерме яше тулар-тулмас, инәйгә өйләндереп, Хәбибрахман бабай йортына кертәләр. Атакай үзе дә бу өйләнүдән бик канәгать булган икән, миндә сакланган язмаларында «Хәләл зәүҗәмә кушылу белән бәхетем алга китте» дип язып калдырган. Һичшиксез, инәй аңа бик кулай килгән һәм яраткан да ул аны… Шул яшьтән бәйсезлеккә ирешү, үз башына дөнья көтү һәм хуҗалык итү ул заманда, әлбәттә, зур бәхеттән саналган булырга тиеш. Инәйне бик сабыр, акыллы хатын, ди торганнар иде, ә атакайның инде бик дәртле, куәтле чагы – шулай булгач аларның килешеп, яратышып тату гына «дөнья көтүләре» бер дә гаҗәп түгел. Әлеге яшьли генә калган ике балдызны да – Мәрьям белән Кәримәне үстереп, бик матурлап кияүгә бирәләр. Шул рәвешчә, шома гына бара тормыш, әкрен генә үтә гомер, ат-тун бар, мохтаҗлык юк, кардәш-ыру күп, кунак-төшем дә күп, туйлары да һаман булып тора. Әмма шушы тигез генә аккан тормышның бер зур кимчелеге була, хәер… бу турыда соңрак. Ә хәзергә шуны гына әйтәсем килә: атакай үзенең әлеге язмаларында, инәйгә өйләнеп, утыз биш яшенә хәтле Каргалыда үткәргән гомерен иң бәхетле, иң хозур чагы итеп саный. Һәм мин моңа бик ышанам, чөнки атакай үлгән көненә кадәр шул Каргалысын, андагы тормышын, кардәшләрен, дус– ишләрен сагынып яшәде.

Атакайны егет чагында бик чибәр булган диләр. Хәер, мин белгәндә дә ул чибәр иде: урта буйлы, җыйнак гәүдәле, җиңел сөякле; кечкенә җирән сакал-мыеклы чиста ак йөз, бик килешле тулы гына иреннәр, бик туры борын һәм күксел-соры, зур гына күзләр – әнә шундый иде ул. Сиксәнгә җиткәндә дә ул сыгылып төшмәде, бөкресен чыгарып йөрмәде.

Аннары табигате белән дә егет кеше булуын сөйлиләр. Җитез хәрәкәтле, ачык күңелле, җор сүзле, уен-көлке яратучан иде, диләр. Ул матур гына җырлаган да, гармун да уйнаган, оста гына биегән дә. Туйлардан һәм мәҗлесләрдән аны бер дә калдырмаганнар. Бизәгән мәҗлесләрне!.. Хәтта аның яшь чакларын белүчеләрдән шуны да ишеткәнем бар: туй кайткан чакта, ул төпкә җигелгән атка йөзе белән тарантаска карап атлана икән дә кияү белән кәләшкә гармун уйнап бара икән. Бик үк ышанып та бетәсем килми моңа, әмма шулай да дәртле-кыю егетләр туй вакытында ниләр генә эшләмәгәннәр!..

Мин белә башлаган чакларда, атакай инде кырыктан узган кеше иде. Җигүле атка арты белән атланып баруларын күптән оныткандыр, билгеле, ләкин барыбер җырлый да, уйный да, кәефе килгәндә биеп тә алгалый иде. Эчке мәҗлесләрендә генә түгел, өйдә ялгыз утырганда яки ишегалдында эшләп йөргән чагында да җырларга ярата иде. Тик, ни хикмәттер, атакайның бу җыр-музыка сәләте миңа бер дә күчмәгән – мин җырлый да белмәдем, берәр уен коралында уйнарга да өйрәнә алмадым. (Хәлбуки мандолина белән скрипканы тотып караган чакларым булды, ләкин барыбер берни дә чыкмады.) Ә менә атакайның нечкәрәк тавыш белән сузып кына җырлаганын читтән генә тынымны да чыгармыйча, бик әсәрләнеп тыңлый торган идем. Мин, күрәсең, инәй ягына охшаганмын – инәй ягыннан берәүнең дә җырлаганын белмим. Үзенең дә җырлаганын миңа бервакытта да ишетергә туры килмәде. Хәер, ара-тирә өйдә ялгызы калып, тәрәзәдән тышка тик кенә карап торган чагында, ул әллә нигә бер, авыз эченнән генә мөнәҗәткә охшатыбрак нидер көйли иде, ләкин минем колак салганны сизсә, шунда ук туктый да торган иде.

Әйе, инәй төсе-бите һәм табигате белән дә бөтенләй башка иде. Кыз вакытында ул, әлбәттә, ямьсез булмагандыр. Чем-кара озын чәч толымнарын мин дә әле хәтерлим. Ләкин мин белә башлаганда ул инде шактый йончыган һәм ямьсезләнгән хатын иде. Күзләре бозылган, кызарып тора, тешләре дә төшеп бетә язган, аркасы да бөкрәя төшкән иде. Яшерә алмыйм, башка малайларның әниләре чибәр, ә минеке ямьсез дип пошынган чак– ларым да булды, ләкин бу чын сәбәбен белмәүдән иде. Ә чын сәбәбе… хәер, ул турыда алдарак әйтелер…

Ә тормышлары бер дә начар булмаган. Иркен, мул яшәгәннәр. Атакай күбрәк кәсеп итеп йөргән. Бу эшкә ул яшьтән үк тартылган, чөнки бабасы Әхтәм карт та, атасы Әхмәтҗан да иген игү, мал асрау өстенә алыш-биреш итү белән дә шөгыльләнгәннәр. Дөрес, Каргалы үзе сәүдә җире түгел, атнага бер килә торган кечкенә базары да соң гына җыелып, иртә таралып та бетә иде. Өч мәчетле зур авылда Гали байның таш кибетеннән башка бүтән кибет тә юк иде шикелле – белмим, истә калмаган… Бөтен халкы аның җиргә бәйләнгән, җир белән яшәгән (һәм җир өчен дип килгәннәр дә), ләкин һәрбер зур авылдагы шикелле монда да, базардан базарга йөреп, алыш-биреш итүчеләр дә аз булмаган. Билгеле, төрлесе төрле дәрәҗәдә – Гали бай кебек чардаклы, яшел түбәле өй, тимер ишекле таш кибет салдырган бик эресе белән беррәттән Кырлайчы Хәллә абзый кебек бөтен «товары» кечкенә сандыкка сыеп беткән җәяүле «сәүдәгәре» дә булган алар арасында. Гомумән, авыл кешесе тик ятарга яратмаган, хәрәкәттә бәрәкәт, дип, буш вакытында һаман базар чапкан, анысын алган, монысын саткан – ничек тә акча табарга тырышкан. (Ә акчаны ул бик яраткан.) Мин моны нэп вакытында үзем дә бик яхшы күреп калдым.

Менә минем атакай да, әйткәнемчә, малай чагында ук атасына ияреп, Дим буенда һәм Ачлыкүл ягында Акчуриннар33
  Сембер губернасындагы сукно фабрикаларының хуҗалары. – Ә. Еники искәр.


[Закрыть]
өчен йон җыеп йөргән. Үзенең әлеге язмасында ул, башкортлардан дусларыбыз күп иде, дип яза. Мәсәлән, Казанголда – Җәгъфәр карт, Ябалаклыда – Курмый карт, Кыдрачта – Сәфәргали агай, Буранголда – Җомагол карт – болар барысы да бай башкортлар, бик күп сарык, елкы биләгәннәр… Каргалыдан Дим буена кырык-кырык биш чакрым, Ачлы күлгә утыз-утыз биш чакрым чамасы булыр, ул заманда бу җирләр күксел үлән дулкынланып яткан, төрән кермәгән тоташ кылганлы сәхрә булган да шул сәхрәдә ара-тирә башкортларның ак тирмәләр корып утырган җәйләүләре дә көтү-көтү утлап йөргән маллары гына очраган. Менә атакайның бабасы Әхтәм карт та, ул үлгәч, атасы Әхмәтҗан карт та шул башкортларга барып, ак тирмәдә ит ашап, кымыз эчеп, берәр атна кунак булып ятканнар. Ә кыш кергәч, башкортлар үзләре, дөя җиккән тар чаналарга ит-май төяп, Бүздәк ярминкәсенә барышлый да, ярминкәдән кайтышлый да безнең бабакайларга кереп, кунак булып китә торган булганнар. Әнә шулай күңелле, кызыклы итеп яза атакай бу аралашу-йөрешүләрне… Бик күп еллар узгач та, ул әллә кайчан үлгән башкорт дусларын «фәлән агаем да төгән җиңгәм» дип сагынып сөйли торган иде.

Инде өйләнгәч, атакай сәүдә эшенә җиң сызганып дигәндәй керешә. Үзеннән соң туган энеләре дә үсеп җитә, шуңа күрәдер, ахрысы, ул авыр крестьян эшеннән әкренләп читләшә, китә. Кибет ачып сату итми, базар йөри, ярминкәләрне калдырмый, нәрсә алып, нәрсә сатканын мин ачык кына белмим, ләкин зур байларга күбрәк тире-яры җыйган булса кирәк. (Моны аңардан калган әллә кайчангы иске, озын-тар гына исәп-хисап кенәгәсенә карап әйтәм. Ул анда елкы, үгез, кәҗә тиреләрен күпмегә сатып алганын гел генә язып барган.)

Әйтергә кирәк, атакай татарча бик әйбәт укый-яза белә иде. Вывескалар укырлык, адрес язарлык русчасы да бар иде. Татарча өслүбе дә әйбәт иде, соңгы гомерендә яшьлеген сагынып җырлар да, башыннан кичкәннәрне шигырь итеп тә язды хәтта. Срур тутакайның әйтүенә караганда, ул берничә кыш Төпкиле мәдрәсәсендә ятып укыган булган. Күбрәк укыса, бәлки, мулла, бәлки, мөгаллим була алган булыр иде. (Хәер, мулла булмас иде, нәселдә юк нәрсә, ә мөгаллимнәр күп чыккан безнең халыктан.)

Әмма ул сәүдә эшен яраткан. Ни өчен?.. Чөнки сәүдә итү аның өчен үзенә күрә бер хөрлек, бәйсезлек, булдыклылык билгесе булып саналган. Кыскасы, сәүдә итүдән табыш кына түгел, тәм дә тапкан. Билгеле инде, сәүдә эшен ул, һичшиксез, хәләл кәсеп дип санаган – Мөхәммәд пәйгамбәр үзе дә сәүдәгәр булган ич!.. Ни дәрәҗәдә оста сәүдәгәр булгандыр – бу кадәресе икенче мәсьәлә. Ул бит, асылда, хис кешесе иде, җыр яраткан, уен-көлке яраткан… һәм җан иясен дә бик ярата иде. Бервакытта да аның кулы җан иясенә күтәрелмәде – атка да ул сөеп, сыйпап кына дәшә иде. Кирәк чагында без тавыкны да күршеләрдән суйдыра идек.

Хәлбуки чын сәүдәгәрнең табигате башкачарак – корырак, катырак булырга тиеш түгел микән?.. Әйтә алмыйм. Ләкин ничек кенә булмасын, минем атакай чынлап торып сәүдә эшенә керешер өчен 1910 елның көзендә, Каргалыдагы йорт-җирләрен калдырып, сәүдә үзәгенә әверелгән Дәүләкәнгә күчеп китә. Бу вакытта әле мин бишектәге сабый – бары яшь ярымлык кына… Бердәнбер, бүтән бала юк.

…Хәзер инде инәйнең кара шәлен ачарга да ярый торгандыр. Әйе, аны иртә бөккән, күзләрен бетергән рәхимсез сәбәп әнә шунда: тугыз бала табып, берсе-бер исән калмаган. Сабыйлар туып, күпмедер үскәч, нәкъ сөендерер һәм сөйдерер чакларында гына үләләр дә китәләр икән. Кайсы кызамыктан, кайсы чәчәктән, ләкин күбесе эч авыруыннан. Билгеле инде, ул заманда йогышлы авырулардан балалар күп кырылган. Ләкин бит һәммәсе дә түгел, берсе китсә, берсе калган. Ә менә инәйнең берсе дә калмаган – нигә, ни өчен аның башына гына мондый фаҗига?! Ис-акыл җитми бу хәлгә! Югыйсә, әйтүләренә караганда, һәркайсы туган чакта туптай таза да булган, имеш. Инәй үзе дә ара-тирә генә: «Мәрьямем бик матур булмакчы иде» яки «Тимербулатым бик тере – кулдан очарга гына тора иде», – дип сөйләнеп куйгалый иде. Әмма ни үкенеч: тотып кала алмаганнар шул, тугыз бала очканнар да киткәннәр!

Мине иң гаҗәпләндергәне – ул чактагы кешеләрнең наданлыгы һәм көчсезлеге. Каргалы бит инде зур авыл, укыган кешеләре дә аз түгел, ә менә белеп-аңлап ярдәмгә килүче дә, һич югы, дөрес киңәш бирүче дә булмаган. Бер фельдшер кисәге булган шикелле, ләкин ул да корчаңгы атларны гына дәвалый белгән, имеш. Кыскасы, медицина юк, хәтта «морзаларга» да!

Хәзер сорашканда Срур тутакай (атакайның бертуган сеңлесе) миңа әйтә: җиңгәчәйнең сөте юк иде, баласын гел кулдан ашата иде, эч авыруын йоктыру күбрәк шуңардан килә иде, ди. Бәлки, дөрестер дә, тик минем бу хакта элек берәүдән дә ишеткәнем булмады. Инәй үзе хәсрәтен бер дә сөйләми иде, хәсрәте аның эчендә яшерен иде, һәм якыннан белгән кешеләр дә: «Хәдичәттәй бит ул ифрат та сабыр!» – дип әйтә торганнар иде. Әйе, ана кешегә сабыр итүдән башка ни кала?!

…Шуннан соң менә мин унынчы бала! Мине, корбаннар чалып, нәзерләр әйтеп, Алладан сорап алганнар. Мин, һичшиксез, яшәргә тиеш булганмын. Атакайның Дәүләкәнгә күчүе беркадәр шул теләк белән дә булмады микән? Чөнки балалары тормаган иске урынны ташлап китүне үзләренчә хәерлегә юраулары бик мөмкин. Яңа урында бит яңа өметләр дә туа…

…Ике елдан соң, унберенче бала булып, Илдархан исемле энем дөньяга килә. Тагын бер малай! Бичара инәй өчен нинди зур бәхет дисәм, бу ничектер бер генә яклы булыр кебек. Юк, бәхет дигән нәрсә алай саф килеш кенә очрамый ул тормышта.

Бөтен кардәш-ыру, якын туганнар безне «ике бөртек» дип йөрткәннәр. Ике бөртек!.. Өсләрендә кан калтырап саклыйсы, үстерәсе бар әле аларны.

Төп нигез

Дәүләкәндәге тормышыбызны язганчыга кадәр, туган авылым турында күргән-белгәннәремне сөйләп бетерәсем килә. Күңелемдә шулай саклана – башта Каргалы, аннары инде Дәүләкән.

Каргалыда йөз илле елдан артыграк яшәп килгән нигезебез бар – бу минем бабакай Әхмәтҗан карт йорты. Менә шушы нигезгә атакай белән инәй еш кына кунакка кайта торган булганнар (Дәүләкән – Каргалы арасы ерак түгел, кырык чакрым чамасы гына). Инәй итәгендә энем белән мин дә, билгеле, кайтканбыз. Безне, ике бөртекне, тарантастан ук күтәреп алганнар, сөйгәннәр, кадерләгәннәр, әмма ләкин без аларны әле хәтердә сакларлык яшьтә булмаганбыз. Мин үзем, мәсәлән, бабакайлар йортын, андагы кайбер күренешләрне өзек-өзек итеп кенә дүрт-биш яшемнән хәтерли башладым шикелле. Ә тулырак, ачыграк һәм күбрәк тә итеп күрә-хәтерли башлавым җиде-сигез яшемә туры килә торгандыр. Һәм болары да бабакайлар ихатасыннан әллә ни ерак китмиләр.

Бабакайларның ихатасы (ишегалды) бик зур иде, иркен иде, күп җире бәбкә үләне белән түшәлгән иде. Тик кое тирәсе, абзарлар алды гына мал таптаудан үләнсез, такыр иде. Урам буйлап яңа койма сузылган, өч капка баганасы басып тора, ләкин капка үзе ни өчендер юк… Әллә такталары, әллә куллары җитмәгән, Хода белсен!

Менә шул капкасыз баганалар арасыннан килеп кергәч, аз гына эчтәрәк, сул кулда бабакайларның алтыпочмаклы, калай белән япкан өйләре тора. Уң якта зур гына ак келәт, шул ук рәттә, ишегалдының түренә табарак, янә берме-икеме келәт, чилник (лапас), тагын ниндидер каралтылар, ә иң түрдә инде терлек абзарлары. Алар барысы да салам түбәле, тик келәтләрнең кыегына буй-буй киртәләр дә салынган.

Сул яклап исә, «капка»дан шактый эчтә, таза бүрәнәләрдән салынган, ләкин инде җиргә чүгә башлаган янә бер иске генә өй бар иде. Аш ызбасы дип йөртәләр иде аны, миче бик зур иде, кочак-кочак салам кертеп ягалар иде. Шул гөрләп янган утта Мәдинә җиңгәчәй зур чуен тутырып бәрәңге (төмәнчә – бульба) пешерә иде. Терлекләр өчен булса кирәк, ләкин кайчагында безгә дә салып бирә иде. Без җыен ыбыр-чыбыр бала-чага түгәрәкләнеп утырып, агач табактагы кайнар бәрәңгене, үзебез азаплана-азаплана әрчеп, эре тозга тидереп, кара арыш ипие белән бик тәмләп ашый идек. Аннары бу өйгә кышның салкын көннәрендә туган бозауларны һәм бәрәннәрне ябып тоталар иде. Минем бәрәннәргә исем китә – алар өч-дүрт көннән инде бөтен өйне бетереп чаба башлыйлар, зурая төшкәч, мич башына хәтле сикереп менәләр. Ә бозауларны озак тотмыйлар, бераз аяклангач та икенче бер җылы урынга күчерәләр… Соңыннан «аш ызбасы» юкка чыкты – кайчан, ни өчен сүткәннәрдер, белмәдем. Беренче герман сугышы вакытында утынга түгел микән?!

Истә калганы тагын – аш өеннән арырак кара мунча. Кергәч тә уң якта учак, учак өстенә чуерташ өелгән, шуңа терәлеп үк торган тәбәнәк ләүкә, ә каршыда кечкенә чалыш тәрәзә. Морҗа-мазар юк, якканда төтен чыксын өчен ишеген ачып куялар, шуңа күрә мунчаның бөтен эче корым сылагандай кап-кара. Ләкин, ни хикмәттер, бу кара корым кием-салымны буямый иде.

Бик кечкенә чагымда бабакай белән әбекайның мине шул мунчага алып керүләрен аз гына хәтерлим. Зур түгәрәк тазга утыртып юындыралар, аннары бастырып комганнан җылы су белән коендыралар. Ләүкәгә яткызып чабып та караганнар. Ләкин монысын мин бер дә яратмаганмын, имеш, – разбой сала башлаганмын.

Ә менә унике-унөч яшьләремдә булган бер вакыйганы һич тә онытасым юк. Кышкы салкын көн иде. Абзаннан килгән кодача (җиңгәчәйнең сеңлесе) белән без икәү утын ташып, кара мунчаны ягып җибәрдек. Башта әче төтен күзләребезне кисте, тамак төпләренә утырды, аннары бераздан, учак ялкынланып янарга тотынгач, төтен кимеде, чыгып та бетте диярлек. Без мунчаның ишеген дә ябып куйдык. Кызу гына чытырдап янган утка карап янәшә утырабыз, нәрсә сөйләшкәнебезне хәтерләмим, тик шул чакта мин, ничектер тилереп китеп, калын гына киенгән кодачаны кочаклап үбәргә тырышып карадым. Кодача әллә ни ачуланмады да, бары: «Куй, маташма!» – дип кулымны гына алып ташлады. Ул инде буй җиткән таза кыз иде, бәреп очырса да, хәленнән килерлек иде. Ләкин очырмады – күрәсең, балага санады мине.

Кара мунча белән бәйләнгән истәлекләр шуның белән тәмам. Янә бабакайларның бөтен ишегалдына ямь биреп торган, урта бер җирдәрәк сиртмәле кое да бар иде. Чатлы баганага тимер кендек белән утыртылган озын сиртмәнең җирдәге калынрак башына зур гына бүкән тагылган, ә югарыдагы нечкә очына таза бау, бауга шомарып беткән колга, колгага кара чиләк беркетелгән. Кое янында калын бүрәнәне чокып эшләгән су тулы озын улак тора, көтүдән кайткан сыерлар, сарыклар иң элек шунда йөгерешеп баралар. Кем дә булса кара чиләкне коега су алырга төшергәндә сиртмәнең калын башындагы әлеге бүкәнгә атланып, һавага күтәреләсе килә иде.

Коеның бурасы тәбәнәк иде, шуңадыр, ахры, безнең ише вак бала-чаганы ул тирәгә җибәрмиләр – кое үзенә тарта, дип куркыталар иде. Чынлап та, барып, коеның тирән караңгы төбенә иелебрәк карап торсаң, ничектер баш әйләнеп киткәндәй була иде. Әгәр шуннан тартып та алса? Юк, белеп куганнар безне куркыныч-серле кое яныннан!

Иң артта – читәннән үргән, салам япкан терлек абзарлары, ләкин мин аларны яхшы белмим, чөнки, бердән, бәләкәй чагым, икенчедән, абзарлар җәй көне гел буш тора диярлек. Кояш баер алдыннан гына, сыер-сарыклар – көтүдән, атлар эштән кайтып керәләр. Ә мине сыер сөзмәсен, ат типмәсен дип һаман саклыйлар иде.

…Абзарлар артыннан ук бәрәңге бакчасы башлана. Монысын яхшы хәтерлим, чөнки ызаны буйлап, җылы-йомшак туфракка ялантәпи бата-бата, күп чаптым. Бакча бик озын, түбән таба сөзәкләнеп инеш ярына чаклы төшә. Яр астында инеш – Каргалы инеше диләр аны. Ул бик сай, бик кечкенә, чуерташлар өстеннән сырланып ага – кайбер төшләреннән аяк чылатмыйча сикереп тә чыгарлык. Кер чайкарлык кына яту урыннары44
  Елганың тын гына аккан тирән урыны.


[Закрыть]
да бар. Кисмәк бүрттерерлек, кабык чылатырлык су җыелсын өчен, кайбер җирләрен әзрәк ташлар белән дә буганнар.

Инеш кечкенә, тар булса да, үзәне шактый киң, ярлары да шактый биек. Язгы ташу вакытында кар суы шул ярларга сыеша алмыйча котырып, атларны агызып китәрлек булып килә, диләр, ләкин мин бу тыныч-юаш кына агып яткан инешнең андый чагын бервакытта да күрмәдем (язын-көзен без Каргалыга кайтмый идек).

Инешне кичеп, каршы яр өстенә күтәрелгәч, тар гына тугайлык башлана. Тугайлык тип-тигез, урыны-урыны белән бәләкәй генә урмандай кычыткан, алабута, шайтан таяклары үсеп утыра, чирәм җирләрендә бозаулар, казлар йөри, сугып киптергән зур-зур кизәк өемнәре тора.

Бу тугайлыкны тау итәге дияргә дә ярый, чөнки аз гына баргач та биек, текә тау башлана… Тау гына түгел, таулар! Инеш буйлап бер сафка баскандай тезелешеп килә бу ак маңгайлы кызыл таулар. Дәүләкәннән кайтканда иң элек әнә шул тауларны, аннары авылның нечкә манараларын күрәсең. Каргалы кешеләренең җырларына да кергән ул таулар:

 
Каргалыкай тавы киртләч-киртләч,
Киртләчләре бетәр, кар киткәч.
 

Әйе, киртләчләр күп, болар – кәҗәләр таптап салган сукмаклар. Әмма тауның түбәсеннән итәгенә кадәр кар сулары ерып төшкән «сырлар» да җитәрлек.

Каршыбыздагы тауга кайчан менүемне хәтерләмим, – билгеле, кечкенә чагымда үзем генә менә алмаганмындыр инде, ләкин үсә төшкәч, Каргалы малайлары белән бергә, әлеге кәҗәләр төсле, ул тауларга күп менеп йөрергә туры килде. Безнең турыдагы Урталык тавы дигәненең өсте тип-тигез иде: рәхәтләнеп чап, уйна, көрәш! Борынрак заманда Каргалының җиткән кызлары һәм егетләре дә шушы тауга менеп төрле уеннар уйный, күңел ача торган булганнар. Ул заманны Срур тутакай бик яхшы белә һәм бик тәфсилләп, матур итеп сөйли дә. Кызлар бик горур, бик «строгий», ә егетләр бик тыйнак, әдәпле булганнар, имеш, сакчылы уйнаганда егет, кызны куып җиткәч, кычкыртып кочакламаган, ә кул очын иңбашына тидереп кенә алган, имеш. Бәлки, бәлки… Ләкин мин үскәндә яшьләрнең тауга менеп уйнаулары беткән иде инде, тик ара-тирә генә аллы-гөлле чуар кызларның кояш баер алдыннан, тау түбәсендә тезелешеп, авыл өстенә карап утырганнарын әзрәк хәтерлим әле.

Соңрак, 1924–1925 елларда, яшьләрнең җәйге уеннары ялан якка, тимер юл буендагы чирәмлеккә күчкән иде инде. Өч мәхәлләнең дә яшьләре шунда җыела иде. Егетләр, кызларның ниндиләре генә юк! Ул чакларда авылга Бәләбәйдән, Уфадан, Казаннан бик күп укучы яшьләр кайта иде. Алар арасында иске формаларын саклаган яшел фуражкалы, яшел тужуркалы картрак студентлар да очрый иде. Шәһәрчә киенгән бик сылу туташлар да бар иде. Авылчарак киенгәннәре дә бик көяз-ыспайлар, шуның өстенә шактый кыю-шаяннар да иде. Каргалы яшьләренең әнә шул кичке зур уеннарын мин дә бер-ике тапкыр күреп калдым. Миңа ундүрт-унбиш яшьләр булгандыр, инде ис кергән, хыял эшли, күзләрем – кызларда гына! Тик, кызганычка каршы, мин әле кызлар арасына кереп китә алмыйм, мин әле егет булып җитмәгәнмен – кыюлык та, әрсезлек тә юк әле миндә. Шуның аркасындадыр инде мин Каргалы кызларыннан берәүгә дә гашыйк була алмыйча калдым. Ә егет булып өлгергәч, миңа инде туган авылыма кайтып йөрергә туры да килмәде. (Соңгы кайтуым 1924 елның җәендә булды шикелле.)

Әйе, Каргалы ул минем балачагым. Хатирәләрем дә балачакныкы. Иң элек, әнә югарыда язганча, бабакайларның иркен ишег– алларын, келәт, кое, читән абзарларын, өй ишегеннән чыгуга каршыда гына басып торган мәһабәт тауларын күргәнмен. Шул ихата эчендә генә йөргәнмен, уйнаганмын, тавыклары, чебиләре белән танышканмын, арыгач, каз бәбкәседәй, башымны үләнгә төртеп йоклап та киткәнмендер, бәлки, – бу минем әле бары ике-өч яшьлек чагым гына булгандыр. Азрак үсә төшкәч, урамга чыкканмын, күрше-тирә малайлары белән таныша башлаганмын. Бабакайлар йорты авылның нәкъ уртасында, каршыда гына иске агач мәчет – аны «урталык мәчете» диләр иде. Мәчет ихатасы кырыннан ук авыл зираты башлана. Анда иңкәйгән, кыйшайган иске кабер ташлары күп, яңалары бик аз, рәшәткәле каберләр дә күп түгел. Үсеп утырган агачлар бөтенләй юк диярлек, тик кайбер рәшәткәләр эчендә генә сирень куаклары күренә. Әмма зират өсте бер дә тапталмаган кылганлы куе чирәмлек иде. Чирәмдә җир җиләге күп була иде, ләкин аны нигәдер җыючы юк, бары без – вак бала-чагалар гына курка-курка кереп җыйгалый идек.

Терәлеп торган күршеләребез – уң якта Бәлеш Усман, сул якта – Әсәләй Шәрәфетдине. Усман абзый безгә якын кардәш – аның атасы белән минем инәйнең атасы бертуганнар. Үземне белә башлагач, иң беренче кереп йөрүем дә шуларга булды. Чиста җыештырылган якты, пөхтә өйләрен әле дә булса онытмыйм. Усман абзыйның өч улын беләм, шуның уртанчысы – Ибрай исемлесе – минем иң беренче уйнап йөргән дустым да иде. Яшькә күпмегәдер олырак, таза, базык малайга ияреп, мин Каргалының инеш буйларында, тау-чокырларында күп йөрдем. Ибрайның агасы өрлектәй таза Хәсән абзый танылган көрәшче иде. Ибрай үзе дә көрәшергә бик һәвәс иде, кыстый-кыстый мине дә көрәшергә мәҗбүр итә һәм, билгеле инде, чөеп кенә ташлый иде. Шулай да мин аңардан көрәшергә шактый ук өйрәнеп калдым һәм, бил ныгый төшкәч, үзем дә кайбер малайларны әйбәт кенә әйләндереп сала башладым. Хәзерге вакытта Ибраһим Янгуразов – отставкадагы полковник, Уфада тора, ә мин бары тик сержант кына. Күрәсез, чин ягыннан да безнең аерма бик зур.

Бабайкайлар урамы – авылның иң озын һәм иң төп урамы – буе бер өч чакрымга сузыла торгандыр. Югары башы – югары оч, түбән башы түбән оч дип йөртелә. Һәр ике очта да якын һәм ерак кардәшләребез бик күп. Кайтып-китеп кенә йөргәнгә күрә, мин аларның бик якыннарын гына беләм: югары очтан, мәсәлән, Рәхмәтулла абзыйларны, Зүрәттәкайларны («тутакай» сүзе шулай кушылып әйтелә), түбән очтан Саттый җизниләрне, Сәгыйть бабакайларны… Ләкин алар барысы да диярлек мине һәм энемне беләләр иде, кунакка барганда яки үзләре килгәндә безне «Хәдичәттәйнең ике бөртеге» дип, сокланып, мактап, тәүфыйк теләп, башларыбыздан сөяләр иде.

…Хәзергә кадәр оныта алмыйм бик иртә күңелемдә уелып калган бер күренешне. Ул чакта миңа күпме булыр? Дүрт яшьләр чамасыдыр, шуннан да артык булмас. Җәйнең җылы матур бер иртәсендә бабакай белән әбекай, читән тарантаска янәшә утырып, мине дә үзләре белән алып, каядыр барырга чыктылар. Каршыдагы мәчет тыкрыгыннан уздык, тимер юл аша чыктык, аннары, такыр юлдан җирән алашаны әйбәт кенә юырттырып, яшел кырлар буйлап киттек. Әйтәсе дә түгел, миңа бик күңелле, бик рәхәт иде. Бөтен тирә-ягым бик киң, бик якты – сулда тезелеп киткән Каргалы таулары, ә уңда һәм алда офыкка китеп югалган чуар иген басулары. Әбекайның итәгендә мин ялт-йолт каранып барам. Җирдән берәр кош күтәрелсә, шуңа башымны каерам, юл буенда берәр күбәләк талпынса, аңа да сузылмакчы булам. Шулай озак кына бара торгач, без ахырда ерак бер яланга җитеп туктадык. Хәзер менә чамалыйм, бу, мөгаен, Әркәсле яланы булгандыр – авылдан кыйбла тарафындагы ерак кырларны каргалылар әнә шулай дип йөртәләр иде. Без килеп туктаган җир тип-тигез сәхрә иде. Кайсы якка карама, бихисап чәчәкләр, ә җиргә төшкәч, мин куе үләнендә бөтенләй күмелә яздым. Тирә-ягымда ниндидер кортлар тонык кына безелди, ниндидер кошлар пыр-пыр очып китәләр, ә бер кошчык кайдадыр биектә шундый өздереп, шашынып сайрый ла, әйтерсең менә безне күрүдән шатлыгы эченә сыймый мескеннең! Аның тавышы бер якыная, бер ерагая, гүя мине үчекли, ләкин мин аны күрә алмыйча йөдәп беттем. Мин әле ул кошчыкның тургай икәнен дә белми идем. Әмма миңа бик рәхәт иде, бик кызык иде, гүя мин моңарчы һич күрмәгән өр-яңа бер дөньяга килеп чыкканмын. Билгеле, хәйран калганмындыр инде, кая карарга, нәрсә эшләргә белмәгәнмендер… Йөрисем-йөгерәсем килгәндер, чәчәкләрне дә өзәсем килгәндер. Ләкин әбекай мине ни өчендер үзеннән ерак җибәрми, гүя ашыкмаска кушкандай әкрен генә: «Чү, бәбкәм!» – дип әйтә тора.

Ә бабакай, атын тугарып үләнгә җибәргәч, бераз читкә китеп, чирәмгә кара җиләнен җәйде дә намаз укырга кереште. Башта аягүрә, аннары тезләнеп укыды. Тирә-ягы куе үлән, шау чәчәк, менә шул үлән-чәчәкләр эченнән бабакайның нечкә муены белән кырпу бүреге генә күренә. Якты һавада күзгә күренмәс әлеге кечкенә кошчык талпына-талпына һаман өзелеп-өзелеп сайрый, үләндә йөргән җирән алаша да әледән-әле башын селкеп, тимер авызлыгын чыңлатып куя, ә без әбекай белән бер читтә нидер көткәндәй тын гына басып торабыз.

Ни хикмәттер, мин үскәч тә, олыгайгач та, хәтта менә картайгач та әнә шул күренешне – бабакайның үлән-чәчәкләр арасында тезләнеп намаз укуын һич оныта алмадым. Ниндидер бик якты бер эз калдырды ул минем бала күңелемдә. Бәлки, шул мизгелдә мин әйләнәмдәге сихри дөньяны ачыграк күрә, тирәнрәк тоя башлаганмындыр… Нәрсә дим, мин бит үзем дә үлән биеклек кенә бала, берни аңламаган, бернәрсә белмәгән бала гына. Тик менә хәзер уйлап куйгалыйм: шул балачакта күргәнем миңа соңыннан иң авыр чакларда да дөньядан бизмәскә ярдәм итмәде микән?!

Бабакай белән бәйле тагын бер хатирәм саклана. Әлеге авылдан чыгып китә торган каршыдагы тыкрык буенда, мәчет ихатасы артында, аларның читән белән әйләндергән ындырлары бар иде. Ындыр әллә ни зур да түгел, урта бер җире тап-такыр… Менә шул ындырда көлтә таптатканны хәтерлим мин… Көз башы булгандыр инде, көннәр әле аяз, тымызык, бик җылы да иде. Ындырның тап-такыр уртасына бодай көлтәләрен, башлары белән эчкә каратып, зур түгәрәк итеп тезеп салганнар. Бабакай җигүле арбага минем ише ыбыр-чыбыр бала-чаганы төяп, шул көлтәләрнең башларын аты һәм арбасы белән таптатып, әкрен генә әйләнеп йөрде. Озак әйләндерде ул безне – тәмам кинәндек без бу рәхәткә! Көлтә таптату – ашлык сугуның бер ысулы икән ул. Ләкин моның белән генә эш бетмәде әле. Таптатканнан соң шул ук көлтәләрне хатын-кызлар чабагачлар белән алмаш-тилмәш дөпелдәтеп сугарга тотындылар. Бусы да бик кызыклы иде – дәртле сикерешә, күңелле тупылдаша чабагач башлары апайлар кулында!.. Ындырда иртә көзен ашлык сугу – бу авыл эшенең иң хозур чагы дияр идем мин…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации