Электронная библиотека » Амирхан Еники » » онлайн чтение - страница 12

Текст книги "Әсәрләр. 3 том"


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 11:40


Автор книги: Амирхан Еники


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 12 (всего у книги 67 страниц) [доступный отрывок для чтения: 19 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Дәүләкәндәге революция вакыйгаларына күпмедер катнашы булган татар кешеләреннән мин монда мисал өчен үзем белгән ике генә исемне телгә алдым. Әгәр казына-тикшерә башласаң, аларны шактый табып булачак. Ләкин бу инде күп вакыт сорый торган үзенә аерым бер эш.

Инде минем балалык хәтеремдә менә шундый бер күренеш саклана: яз башы, бик якты кояшлы көн; Эткол урамыннан мәчеткә таба сафларга тезелгән шактый халык, яшел һәм кызыл байраклар күтәреп, эреп боткадай саргайган карны ера-ера узып бара. Иң алдан яхшы киемле ниндидер таза кешеләр белән бергә кама тун өстеннән яшел чапан кигән, башына кызыл түбәле ак чалма ураган очлы сакаллы безнең мулла бабай да салмак кына атлый, ә сафларның ике ягыннан күзләре тонган малайлар көтүе бата-чума йөгерә. Менә шундый бер тамашаны мин авызымны ачып, үзебезнең капка төбеннән карап калдым. Нинди тамаша икәнен, әлбәттә, аңламадым, тик шул ук көнне бик дәртләнеп кайтып кергән атакайдан «Патшаны төшергәннәр ләбаса!» дигән сүзне ишеттем. Халыкның нәмаешка1717
  Демонстрацияне ул елларда «нәмаеш» дип язалар иде. – Ә. Еники искәр.


[Закрыть]
чыгуы әнә шул уңай белән булган икән. Һәм бу нәмаеш үзе дә ниндидер зур бер яңа бәйрәмнең башыдыр төсле булып тоелган иде миңа шул чакта…

Ә менә Октябрь вакыйгалары безнең Дәүләкәндә ничегрәк узганын һич тә хәтерләмим. Аяк атлый алмаслык пычрак, салкын көз булганга күрәме, халыкның урамнарга чыгып, байраклар күтәреп йөргәнен дә белмим – булмады шикелле. Шулай да базар тирәсендәге кайбер йортларга кызыл байрак эленгән иде. Әмма ләкин бу чын революция Дәүләкәнгә әнә шулай сизелмичәрәк килсә дә, аның әһәмияте һәм нәтиҗәсе гаять зур булган икән. Дустым Хәбибрахман әйтә, ул миннән өч яшькә олырак, самодержавие вакытында татар, башкортка мөнәсәбәтнең ничек булуын үзе күреп калган: «Октябрь көннәрендә без иң элек милли изелүдән котылуыбызны сиздек, – менә шуның шатлыгы бүген дә әле минем хәтеремдә саклана!» – ди. Ә бит Октябрь революциясе милли азатлык белән бергә хезмәт ияләренә иҗтимагый азатлык та китерде. Бәс, шулай булгач, бу азатлык өчен көрәштән Дәүләкәннең татары һәм башкорты читтә торып кала аламы соң? Әлбәттә, юк!

Ярый, булмаса, яңадан үзем күргәннәргә кайтыйм әле. Мин үскәндә (ягъни егерменче елларның башында) малайлар арасындагы «милли мөнәсәбәтләр» ничегрәк иде?.. Дөресен генә әйткәндә, бик үк татудан түгел иде. Мәктәпләр аерым, укулар аерым, бергә аралашып йөрү, уйнаулар да юк иде. Рус малайлары күбрәк чиркәү урамында һәм Эткол урамының югары очында торсалар, без инде шушы урамның мәчеткә якын өлешен һәм түбән очын «биләп» тора идек. Тел киртәсе дә көчле иде әле, татарча гына укыгач, русча белүебез «кәлә-мәлә»дән узмый иде. Аннары борыннан сакланып калган «милли дошманлык» та (хәзергечә әйтсәк, антагонизм да) үзен сиздергәли иде. Мәсәлән, без руслар очына барып чыксак, аларның малайлары еш кына безгә һөҗүм итәләр, инде берәр рус малае безнең тирәгә килеп чыкса, без дә аны әзрәк дөмбәсләмичә җибәрми идек. Гадәттә, һәрьякның берәр бик кыю, усал малае була – шул башласа гына бүтәннәр дә «дошман»га ташлана. Безнең якта иң кыю, иң көчле-батыр малай Арыслангәрәй агай улы Таһир иде. Үзе ул сугышырга атлыгып та тормый кебек, әмма инде бер тотынса, арысландай сугыша иде. Шулай да малайларның кайберләре катнашырга курка, бүтәннәр тәпәләшкәнне читтән генә карап тора, һәм соңыннан каршы як, ни хикмәттер, күбрәк әнә шундый «битарафларны» эләктереп алып, үчен кайтара торган иде. Ә Таһирга ялгыз очраса да тимиләр, киресенчә, ерактан ук аңа «А, Тагирка!» дип хөрмәт белән дәшәләр. Әйе, гаҗәеп бер малай иде Таһир!.. Аңарда, ничек дим, искиткеч тән сәләте бар иде, ягъни ул корыч чыбыктай теләсә ничек бөгелә-сыгыла, үзе гаять җиңел, җитез һәм көчле дә иде. Ундүрт-унбиш яшеннән ул, көзен кар төшкәч, атасына ияреп, төлке, бүре сугарга йөри башлады. Комачтан (Димнең Эткол турындагы култыгы) атларын, бияләрен эчереп менгәндә, ул иң кызу-усал кола айгырның сыртына аягүрә генә басып кайта иде. Әгәр без үскәндә яшьләрне спортка тарту булса, Таһир, һичшиксез, башкортның берәр төрле чемпионы булган булыр иде. Ләкин язмыш аңа башка төрлерәк юл сайлады: колхозлашу чорында Арыслангәрәй агайны семьясы белән Себер ягына сөрделәр – каядыр Кузбасс тирәсенә бугай… Сугыштан соң Таһир Дәүләкәнгә бер тапкыр кайтып та киткән булган. Өс-башы бик әйбәт иде, яхшы урында эшли булса кирәк, дип сөйләделәр. Югала торган егет түгел иде ул! Тик менә бер-ике ел элек кенә Таһир үлгән дигән хәбәрне ишеттем. Ләкин нигәдер күңелем ышанып бетмәде минем бу хәбәргә…

Ә безнең малай чактагы «милли тәпәләшүләргә» килгәндә, искедән йогып калган ул шаукым комсомол эшләре көчәйгәч, пионерлар хәрәкәте дә тугач, әкренләп бетте дияргә ярый. Хәер, бу вакытта инде мин Дәүләкәннән киткән идем.

Хуш, тагын нәрсә?.. Әнә тимер юл буендагы калкулык өстендә бик матур, зур ак чиркәү тора, күршесендә генә комташтан салынган ике катлы гимназия. Менә шул гимназиягә рус балаларының барып-кайтып йөрүләрен мин әзрәк хәтерлим әле. Малайларының өстендә ике яклап җиз төймә тезелгән күк шинель, аркаларында иңнәре аша каешлап кигән тартма сыман күн букча1818
  Ранец – Ә. Еники искәр.


[Закрыть]
, ә кызлары тар билле, киң итәкле бишмәттән (хәзергечә әйтсәк, пальтодан), муеннарына кара мехтан тегелгән кечкенә муфта дигән нәрсә асып, кулларын шуңа гына тыгып йөриләр. Бу гимназия укучылары – әллә инде торганы бай балалары гына иде – барысы да бертөсле, барысы да матур, көязләр. Кая ул безнең татар шәкертләренә аларга җитү?! Без бик чуар идек, кемдә билле бишмәт, кемдә кайры тун, аякларда йә пима, йә ката (хәтта чабата да), тик бау белән аскан киндер букчалар гына бертөслерәк иде.

Янә килеп, русларның бәйрәмнәре бик кызыклы була торган иде. Иң элек һәр бәйрәмдә чиркәү чаңнары авыл өстендә өзлексез яңгырап тора. Һәм бу иң калыныннан алып иң нечкәләренә хәтле алмаш-тилмәш яки бөтенесе бергә яңгыраган чиркәү чаңында ниндидер бер көч-тылсым бар кебек иде. Хәтта менә мин вәсвәсәдән бик курыккан татар малае күңелендә дә ул чаң авазлары тантаналы да һәм ямансу да сәер бер тойгы уята иде. Шуңадыр, ахры, мин яшьтән үк чиркәү чаңнарын ирексездән шомланып, әмма яратып тыңлый идем.

Ләкин хәтердә иң нык сакланганы – русның кыш үзәгендә була торган Крещенье бәйрәме. Каты суыклар вакыты, Дим инде бер аршын чамасы каткан да була. Иң элек әнә шул каты бозны суы чыкканчы чабып, Дим өстенә зур бер тәре ясыйлар. Тәренең аяк очында түгәрәк бәке уялар. Чиркәүдән иконалар, хоругвилар, тагын әллә ниләр күтәреп чыккан халык һәм поплар Иордан тыкрыгы буйлап боз өстенә төшәләр. Шуннан соң озак та үтми, пар ат җиккән тирән кошёвкада зур толыпка төреп салган көрәк сакаллы бер русны боздагы тәре янына китерәләр. Шыр ялангач рус бабайны толып эченнән чыгарып, бер кулына элмәкләп бау кидерәләр дә тәре очындагы әлеге түгәрәк бәкегә өч тапкыр чумдырып алалар. Салкын судан тартып чыгаргач та, аңа стакан тутырып аракы бирәләр, шунда ук яңадан чанага салып, зур калын толыпка (дохага) әйбәтләп урыйлар. Өстенә тагын бер толып ташлыйлар, шуннан соң пар ат аны каядыр чаптырып алып та китә.

Бу тамашаны мин берничә кыш рәттән үз күзем белән күрдем. Дәүләкән – бәләкәй җир, чиркәү дә бездән ерак түгел, шул сәбәпле рус бәйрәмнәрен гел күреп үстек. Русның зур бәйрәмнәре – Масленица, Пасха, Троица – барысы да бик җанлы, кызыклы була торган иде. Әмма иң кызыклысы әнә шул карт русны чатнама суыкта бәкегә батырып алу иде – без малай-шалай, катып-туңып бетсәк тә, бу тамашаны күрмичә китми идек.

Инде сүз ахырында мондый бер вакыйганы да искә төшереп үтик булмаса. Вакытында Дәүләкәнне озак шаулаткан шактый хикмәтле вакыйга ул! Эш болай: безнең урамда, Зариф абзыйларның ишегалдындагы бәләкәй өйләрендә Хәдичә исемле диндар гына бер тол карчык ике кызы белән тора иде. Ә аның Миһран исемле җиткән улы Меделанский дигән зур бер рус баенда кучер булып эшли. Меделанский – читкә ашлык җыеп озатучы, шул сәбәпле ул еш кына Мәскәүгә яки Петербургка китеп торгалый икән. Монда йорт саклап бик тулы да бик алсу, яшь хатыны кала. Яшь хатынның күз алдында көн саен кара ефәк мыеклы, яшь имәндәй таза егет ваемсыз гына эшләп йөри. Һәм ялгызлыктан интеккән хатын егеткә карап җан тынычлыгын җуя башлый. Егет тә тыштан гына ваемсыз икән, ә эченнән аның да хыялы ак калачтай хатында, имеш! Ситуация, үзегез дә күрәсез, шактый хәвефле. Әмма нәфес дигәнең коточкыч нәрсә бит ул!.. Кемнең генә аны җиңә алганы бар! Озын сүзнең кыскасы, күпмедер вакыттан соң алар арасында яшерен «мәхәббәт» тә башлана. Кайнар мәхәббәт көннән-көн тирәнәя, тирәнәйгән саен ачыла да бара, ниһаять, халык теленә дә керә, һәм бу инде аларны шактый ук читен бер хәлгә дә куя. Ахырда хатын егеткә әйтә: «Болай ярамый бит, фаш булып беттек, безгә хәзер венчаться итәргә кирәк, мин иремне ташлыйм, ә син безнең дингә күчәргә тиешсең!» Егет, йомры баш, тиз генә чамалап ала – бу бикәчкә ияреп байлык та киләчәк бит, һәм артык икеләнеп тормыйча гына риза да була. Шулай итеп, Меделанский үзе читтә чакта, безнең Миһранны Дәүләкән чиркәвендә бик тантаналы рәвештә чукындырып та куялар. Исемен дә ансат кына Миронга әйләндерәләр һәм шуннан соң «православный» Миронны православный Мария белән «венчать» та итәләр. (Бу эшнең чиркәү таләп иткән кагыйдәләре нинди булгандыр – вакыйганы сөйләүчеләр белмиләр. Әмма Миһранның чукынуы да, рус хатынына өйләнүе дә дөрес, булган эш.)

…Берзаманны карт бай Меделанский Дәүләкәнгә кайтып төшә, ләкин, өендәге хәлләрне белгәч, көне-сәгате белән кире Петербургка китеп тә бара. Әйтәләр, байның пайтәхеттә үз сөяркәсе булган, диләр. Бәлки, дөрестер дә, чөнки мондагы йорт-җирен һәм хатынын алай җиңел генә ташлап китмәс иде. Әмма ничек кенә булмасын, чукынган татар рус баеның хатынына да, йортына да, мал-мөлкәтенә дә полный хуҗа булып кала, хәтта Меделанский дигән фамилияне дә үзенә ала. (Мирон Меделанский! – начар түгел бит?!) Дәүләкән күләмендә дә шаккатыргыч бер вакыйга була, шау-шуы да аның берничә айга сузыла.

Ә Хәдичә карчык ничек соң? Ул, бичара, ни хәлдә? Башта ул һич тә ышанмый, ә ышангач, чак җаныннан аерылмый. Улы (Миһран) килгәч, карчык сыгылып төшеп сорый икән:

– Әй улым, улым, чынлап та чукындыңмыни?

– Пока гына, – дип әйтә икән Миһран, гармушкалы итекләре белән идән буйлап шыгыр-шыгыр йөри-йөри.

– Ни дигән сүзең ул?

– Ну, вакытлы гына.

– Вакытлы гына буламыни?

– Була, инәй, кирәккәч була!

Һәм карчык бу сүзләрдән ничектер тынычлана төшә, күршеләренә дә: «Миһранымның иманы эчендә, тыштан гына ул урыс булып йөри», – дип сөйләнеп, үзен үзе юата да икән.

Ә көннәрдән бер көнне Миһран атлас-ефәкләргә төренгән, хушбуй исләре аңкып торган ястыктай тулы-йомшак «киленне» инәсенә күрсәтергә дә алып килә. Җитмәсә әле, татарча дәшәргә дә өйрәткән.

– Дорогая инай! – ди икән «килен», кечкенә карчыкка бик ягымлы елмаеп.

«Инай» сүзе халык арасына да тарала. Әгәр марҗа киленне күрсәләр, «әнә инай килә» дип көләләр икән.

Әнә шундый вакыйга булып ала Дәүләкән «каласында». Революция алдыннан була бу эш, ә менә революциядән соң Мирон Меделанский ни эшләгән, байдан калган йортын, хатынын нишләткән, кая куйган – шуны миңа ачык кына белеп әйтүче булмады. Хәер, байлык өчен чукынучылар аз югалдымыни ул заманда!

Инде бик озынга киткән бу бүлекне Дәүләкәннең төп халкы – башкортлар турында язып төгәллисем килә. Моңа мин бик теләп керешәм, чөнки башкортны яхшы ук беләм дип әйтә алам. Рәттән утырган өч күршебезнең икесе башкорт иде. Уңда Миңнегәрәй агай (аңа хәтле Сылубикә җиңгәй), сул ягыбызда Борһан купец аша гына Арыслангәрәй агай йорты. Миңнегәрәй агай белән исә бер ишегалдында торып, бер капкадан йөрдек… Хәтерләсәгез, «Каргалы» өлешендә дә мин безнең бабайларның борыннан ук башкортлар белән аралашып һәм йөрешеп яшәүләрен язган идем. Дәүләкәндә инде бу читтән торып аралашу гына түгел, ә бер үк җирдә бер халык булып диярлек яшәүгә әйләнгән иде. Дин бер, тел бик якын1919
  Дим буе башкортларының теле хәзерге башкорт әдәби теленнән шактый ук аерыла. – Ә. Еники искәр.


[Закрыть]
, бер үк мәчеткә йөриләр, бер үк мәктәпләрдә укыйбыз. Аерма юк иде дип әйтергә җыенмыйм, аерма – исемнәрендә үк, хәтта каршылыклар да юк түгел, әмма Дәүләкән шартларында бу ике халык бер-берсе белән бик тыгыз бәйләнгән иде.

Әле башта ук язып үткәнемчә, бу тирәләрдән Себер тимер юлы узганчыга хәтле Эткол белән Дәүләкәндә башкортлар үзләре генә яшәгәннәр. Күп итеп мал асраганнар, умарта тотканнар, җәнлек аулаганнар, кирәк кадәр генә иген дә иккәннәр. Шулай ук тирә-яктагы зур базарларга һәм ярминкәләргә йөреп, алыш-биреш тә иткәннәр. Ләкин, нигездә, зур үзгәрешләр кичермичә, борынгычарак беркөе генә яши биргәннәр. Инде авыллары кырыннан гына үткәрелгән тимер юл, паровоз гудоклары тын даланы сискәндереп уяткандай, моңарчы үз җаена салмак кына аккан башкортлар тормышын да бик нык үзгәртеп җибәрә. Иң элек, күргәнебезчә, яңа юл белән Эткол-Дәүләкәнгә төрле халык килеп тула, шулар аркасында хуҗалык, сәүдә эшләре шактый кызу җәелә-көчәя, кыскасы, Эткол дигән бәләкәй генә башкорт авылында кинәт кенә капиталистик мөнәсәбәтләр үсеп, куәтләнеп китә. Билгеле инде, бу мөнәсәбәтләр, төрле якка сузылган спрут кулларыдай, башкортларны да үз «кочагына» тартып ала. Беренче нәүбәттә без моны нәрсәдә күрәбез? Шуны онытмыйк, мондагы җир-суларга башкорт хуҗа, димәк, Дәүләкәнгә кем генә килмәсен, нәрсә генә эшләргә уйламасын, ул иң элек башкорттан җир сатып алырга тиеш булган. Шунсыз бер казык та кага алмаган. Шулай ук Дәүләкән әтрафындагы яңа рус авыллары да һәм немец хуторлары да башкорттан алган җиргә килеп утырган. Шул рәвешчә, башкорт үзенең иркен җирләрен азлап та һәм күпләп тә сатарга тотынган яки инде арендага биреп торган. Бу җир сату-алу эшләре ул чакта бик кызу барган булырга тиеш, чөнки халык арасында ул турыда һәртөрле көлке һәм аяныч сүзләр күп сөйләнә иде. (Әйтик, кемдер кемнедер алдаган, кемдер кем беләндер судлашкан һ. б.) Миңа калса, бу әле Дәүләкән тарихының ныклап өйрәнелмәгән бер сәхифәсе.

Аннары килеп, Этколның үзендә үк зур базар ачыла. Тора-бара ярминкәсе дә була башлый. Тирә-яктагы башкортлар еракка китмичә, шушы базарга аяклы малын да, тире-ярысын да, итен-маен да чыгара. Базар стихиясе бик гаҗәп бит ул – бөтенесен дә үзенә тартып китерә… Тагын да иң мөһиме – Дәүләкән ашлык җыеп озату урынына әверелгәч һәм зур-зур тегермәннәр дә эшли башлагач, башкортлар да иген игүне арттыралар, «бидай»ны инде алар товар итеп, йөге-йөге белән китереп саталар. Башкорт кулында тагын бер байлык – ул да булса печән. Дим буе болыннарына алар үзләре генә хуҗа иде. Болынны сату юк, арендага да бирми яки беразын гына бирә, анда да елына карап кына. Болынны башкорт бик саклый, үлән әзрәк күтәрелгәч тә, чабынга терлек кертми һәм кешедән дә таптатмый иде. Чабар вакыт якынлашкач, алар атналар буенча ат менеп яки җәяүләп әллә ничә чакрымнарга җәелгән болынны күзәтеп-карап кына йөриләр. Шушы уңай белән мондый бер кызык та көлеп сөйлиләр иде. Имеш, башкорт агае болында бер русны тотып алган һәм яман ачуланып аңа әйткән, янәсе:

– Ләштер-лөштер атлаеш, засим бесән таптаеш?

Иты наша ялан бит, колак төпкә салам бит!

Эш колак төпкә хәтле үк барып җитмәгәндер инде, әмма әйтергә кирәк, печән ул башкорт өчен ишле малына бердәнбер азык та һәм шактый табыш китерә торган байлык та. Шуңа күрә дә терлектән дә, кешедән дә таптатмыйча саклаган ул аны. Печән чабу башкортларның уракка караганда да иң зур, иң киеренке эш өсте – бөтен авылы, бөтен хатын-кызы һәм бала-чагасы болынга чыга иде. Ирләр, торналардай тезелешеп, куе-тыгыз үләнне чош та чош чабалар, хатын-кызлар бер-ике көн җилләгән пакусларны чүмәләгә өяләр, егетләр, үсмер таза малайлар тагы да кибә төшкән чүмәләне ат белән кибәнгә тарттыралар. Һәм менә берзаман Дим тугае оста агайлар куйган очлы башлы түгәрәк кибәннәр белән чуп-чуар була торган иде. Ә көзен-кышын Дәүләкән базарында шул хуш исле «бесән»не бары тик башкортлар гына сата иде.

Хәер, башкортның тагын кымыз дигән бик әйбәт бер байлыгы бар бит әле. Ихтимал, элек үзләре генә эчкәндә кымыз әллә ни зур байлыктан да саналмагандыр, әмма ләкин Дим буйлап тимер юл узгач, бия сөте чын бер табыш чыганагына әйләнә. Чөнки мәшһүр елганың балыклы саф суы, чәчәкле-хуш исле болыны-яланы, каймактай йомшак һавасы, көннәр буе тигез генә кыздырган кояшы, шуның өстенә һәртөрле азыкның муллыгы һәм арзанлыгы үпкәсенә сихәт эзләүчеләрне бу тирәләргә күпләп тарта башлый. Кымызчылар диләр аларны. Ансат туры юл булгач, алар Уфадан гына түгел, Казаннан, Самарадан, Мәскәүдән, хәтта Петербургтан да Дим буйлап тезелгән башкорт авылларына киләләр. Иптәш Тартыковның язуына караганда, кымызчылар керткән һәрбер йорт хуҗасы җәенә йөз сумлап акча алып кала булган. Ә ул заман өчен бу шактый ук зур табыш.

Димәк, яңа юл белән вагоннарга төялеп башкортларга да байлык килгән?.. Юк, ашыкмыйк әле… Әлбәттә, тимер юл – прогресс, алга китеш, үзгәрткән, җанландырып җибәргән ул җирле халыкның да тормышын, ләкин барысына да бертигез байлык белән бәхет китергән дип уйлау зур хата булыр иде. Гомумән, байлык беркайчан да кешеләргә тигез бирелмәгән, башкортларда да борын-борыннан ук бае да, ярлысы да булган, ә тимер юл аркасында җанланып киткән алыш-биреш эшләре (икенче төрле әйтсәк, капиталистик мөнәсәбәтләр) ул аерманы отыры тирәнәйткән генә. Дөрес, күп җир-су биләүче, күп мал асраучы башкортлар булган. Әмма мин үскәндә, алар да бик сирәк калганнар иде инде. Дәүләкәннең иң бай башкорты Дәүләткилде агай иде, диләр. Эткол урамының урта бер җиренә салынган иң шәп, иң матур, чардаклы йорт та аныкы иде. (1919–1920 елны булса кирәк, бу йортның зур як башында без бер кыш сабак та укыган идек.) Яландай ишегалды, зур-зур абзарлар, тимер ишекле таш амбар – бер сүз белән генә әйткәндә, аныкы кебек йорт-җир татар «купич»ларында да бик сирәк иде.

Кем булган, ничек баеган ул Дәүләткилде агай?

Таш магазин да ачмаган, сату да итмәгән, әмма, күрәсең, элек-электән үк җиргә-суга бай булгандыр инде. Ләкин иң мөһиме – ул волостной старшина булып торган кеше, ихтимал, шушы урыны аңа дәүләтне китергәндер дә… Күп сулар акты ул заманнардан соң! Дәүләткилде агай үзе дә һәм бичәсе дә революциягә чаклы ук, барысын да калдырып, бу фани дөньядан китәләр. (Әйтергә кирәк, бик яшәрдәй чакларында.) Алардан калган Рокыя исемле кыз белән Локманхәким исемле малайны атайларының инәсе Фәрхи карчык карап, тәрбияләп үстерде.

Локманхәкимне мин яхшы беләм, бер урамда үстек, ятимлек ничектер йөзенә чыккан тыйнак-юаш кына бер малай кебек иде. Егерменче елларның ахырында ул Дәүләкәннән китә, кая китә, нишләп йөри – белүче юк. Тик күпмедер вакыттан соң бер хәбәр шулай да безнең колакларга килеп ишетелә: Локманхәким паровозда «качагар» булып йөри икән. Дәүләкән станциясендә аны күреп калучылар булган, имеш. Булыр, ник булмасын?! Дәүләткилде малаена да каядыр эшләргә, дөньяда яшәргә кирәк ләбаса!.. Һәм соңыннан аның кочегар булып йөрүе дөрес тә булып чыкты.

Күп еллар узгач, без – олы яшьтәге ике агай – ниһаять, Уфада очраштык. Очрашуыбыз Дәүләкән «егетләренең» берсендә, күңелле генә бер мәҗлестә булды. Каршымда кечерәк буйлы, кап-кара чәчле, арык кына бер кеше утыра һәм мин аңа бик гаҗәпләнеп карыйм – шушымы кайчандыр минем белән бергә уйнап үскән Локманхәким?.. Ул бит тулы-түгәрәк кенә битле малай иде, гәүдәгә дә таза булмакчы иде – еллар, еллар әнә ничек үзгәртә икән кешене!.. Әмма иң гаҗәбе бу түгел әле. Минем хәтердә сакланган малай чагындагы ятимлек, нәүмизлек, мескенлекнең аңарда эзе дә калмаган. Хәзер ул үзен бик иркен, бәйсез тотучы, гаять җор, тапкыр сүзле, мәзәкчән бер кеше иде. Бөтен мәҗлес дәвамында кунакларны гел үз авызына каратып, өзлексез көлдереп утырды… «Кем син, Локманхәким?» дип сорау кирәкми дә иде, – дәүләт-байлык белән бәйләнгән үкенечле ачы язмыш күптән онытылган, ә хәзергесеннән исә ул мотлака канәгать! Мин башкача уйлый алмадым.

Дәүләкәндә икенче таза тормышлы башкорт безнең якын күршебез Арыслангәрәй агай иде. Нэп елларында аның өч-дүрт аты, бер кола айгыры, тагын күпмедер колын-тайлары бар иде. Ялгышмасам, ике бия бәйли иде, икеме-өчме сыер савалар иде. Тагын сарыклары, бәрәннәре… Хәер, кем санаган аларын?! Йорты урамга буй, кара-каршы салынган такта түбәле гадәти генә бер йорт. (Хәзерге механизаторларның йортларына җитми, һәрхәлдә.) Кара-каршы өйнең уртасында иркен генә өйалды, ишегеннән керүгә, сул кулда зур гөбе тора, бияне саугач та сөтен шул гөбегә кертеп салалар. (Чын булса, бияне көненә биш тапкыр савалар икән.) Һәм кергән-чыккан һәрбер кеше, бала-чагага хәтле, гөбедәге кымызны пешкәк белән бер-ике тапкыр гына булса да болгатып ала. Моны пешеләү диләр. Әнә шулай өзлексез пешеләп торсаң гына, кымыз тизрәк тә һәм шәбрәк тә булып өлгерә икән. Шуңа күрәдер инде, хәзерге башкорт өйләреннән аермалы буларак, Арыслангәрәй агай өеннән җәйнең эссе көннәрендә әчкелтем тәмле кымыз исе килеп тора торган иде.

Арыслангәрәй агай үзе дә эре-таза, нык кеше иде. Һәм табигате белән дә ул ачык, көр күңелле, шаян-шат бер кеше дә иде дип өстисем килә. Шуңа күрәдерме, без малай-шалай, хөрти генә кешедән курыксак та, бу пәһлевандай дәү кешедән бер дә курыкмый идек. Чөнки ул бөркет, без чебен, ә бөркет себен тотмай, диләр башкортлар үзләре дә.

Ул бервакытта да капка-койма буендагы сукмактан йөрмәс, бары урам уртасындагы ат юлыннан гына йөрер иде. Әгәр кызмачарак та булса, җилән чабуларын җилбәгәй җибәреп, бүреген күз өстенә төшереп, урамга сыймагандай шаулап, гайрәт орып, өенә кайта торган иде. Юлында очраган яшь бичәләргә шаяртып сүз катмыйча узмый ул, ә уйнап йөрүче малайларга туктап карап тора да ни өчендер бармак янап китә иде.

Шуның өстенә Арыслангәрәй агай бик маһир аучы да иде. Беренче кар төшү белән ул, киң күкрәкле, нечкә билле кола айгырын иярләп, озын саплы чукмарын биленә кыстырып, эчләре эчкә кереп беткән ике бурзаен ияртеп, бүре сугарга чыгып китә торган иде. Мин аның бүрене ничек итеп сугып алуын күптән инде «Бөреледә ниләр бар» исемле очеркымда язган да идем, шуңа күрә биредә яңадан кабатлап тормыйм. Кыскасы, агаебыз чыккан саен берәр бүрене ат койрыгына тагып алып кайта, тиресен тунап, озын колгага элеп, капкасына беркетеп куя: бу – дан билгесе! Үткән-сүткәннәр авызларын ачып: «Һи, Арыслангәрәй тагын бүре суккан лабаса!» – дип исләре китеп узалар, ә безнең ише малайлар, күшегеп, ачыгып бетсәләр дә, капка төбен ташлап китә алмыйлар – тере бүренең үзен күргәндәй, алар тәмам дөнья– ларын оныталар. Монда ниләр генә сөйләнми дә, нинди генә бәхәсләр купмый иде шул чакта!

Арыслангәрәй агай улы Таһирны да ундүрт-унбиш яшеннән үк үзе белән бергә ауга йөртә башлады. Таһир, әйткәнемчә, бүре сугарлык көчле, гайрәтле малай иде. Һәртөрле уенда, көрәштә, йөгерешүдә ул иң беренче – аны җиңгән яки узган бүтән малай безнең арада юк иде. Шуның өстенә ул бит Арыслангәрәй агайның җыен кызлары арасында бердәнбер төпчек улы, атасының куанычы һәм мактанычы, шуңа күрәдер инде, бәлки, Таһир шактый гарьчел малай да иде. Дөрес, үзе башлап тиктомалга берәүгә дә тими иде, әмма инде берәрсе аз гына аның ачуын китерсә, кинәт кызарып, шунда ук салып та җибәрә иде.

Без йорт аша гына күрше идек, бөтен малайлык чорыбыз Димдә, тугайда, урамда, мәктәптә бергә үтте. Егерме бишенче елны мин Казанга китеп бардым, ләкин һәр җәйне Дәүләкәнгә кайта торган идем. Бу инде безнең малайлыктан чыгып, егет булып килгән чагыбыз. Сагынышып очрашкач, тагын бергә йөрүләр, сөйләшүләр, күңел ачулар – хәзер инде, билгеле, мыек төрткән егетләрчә! Таһир кечкенә гармунда чибәр генә уйнарга да өйрәнгән, өстендә әйбәт тужурка, аягында күн итек, кызлар белән дә шаяргалый башлаган икән инде. Кыскасы, Дәүләкәннең бер шәп егете булмакчы иде, әмма ләкин кырыс заман аның язмышын тота да үзенчә хәл итә: утызынчы елларның башында Таһирны атасы белән бергә ерак Себергә озаталар. Шуннан соң инде без очраша алмадык.

Әйтергә кирәк, Дәүләкән башкортларыннан бүтән Себергә җибәрелүче булмады да шикелле. Һәрхәлдә, ишетергә туры килмәде. Миңа калса, Дәүләкәндә баеп киткән башкортларга караганда, бөлгәннәре күбрәк иде… (Монда сүз башлыча Этколның үзендә торучы башкортлар турында бара, ә төп Дәүләкән ул гади бер авыл, андагы башкортларны мин бик аз беләм…) Әмма бөлгенлек аларга революциягә чаклы ук килгән, чөнки кинәт башланган яңа шартларга күбесе тиз генә яраклаша алмаган. Җирен саткан, малын саткан, ә менә акчасын саклый белмәгән, ахрысы. Эткол кырыннан гына үткән тимер юл белән бит һәртөрле күз кызыктырырлык товар гына түгел, «ак патша»ның аракысы да килгән, «бива»ны да Дәүләкәннең үзендә үк ясый башлаганнар. Шулай итеп, ансат кына кулларына кергән акча тиз генә чыгып та киткән. (Күрәсең, рус яки татар кебек акчасын оборотка кертә белмәгән. Мәсәлән, Дәүләкәндә кибет ачып сату иткән бер генә башкортны да мин белмим, юк иде бугай.)

Бөлгенлеккә төшкәннәрен кайдан, нәрсәдән күреп була?.. Әйтик, менә яландай ишегалды, чыбык-чабык белән генә япкан читән абзарлар, абзар артында киртәләгән иркен утар – димәк, кайчандыр монда ишле мал кышлаган. Ә хәзер терлек юк, абзарлар буш, утар да буш, анда ята-ята череп туфракка әйләнә язган тирес кенә… Шушының ише «хуҗалыклар» безнең урамда ук бар иде. Ерак китмичә, мисал өчен, бездән урам аша гына торган Солтанай агай йортын алыйк. Янәшә ике йорт, берсе калай, икенчесе такта белән япкан – димәк, бу хуҗа кайчандыр таза тормышлы булган. 1918 елны без аларга күрше булып күчкәндә, Солтанай агай үзе юк иде инде. Тимергали исемле энесен аклар алып киткәннәр, ул шуннан кайтмады. Кызыл түбәле йортта Солтанайның бичәсе ике улы белән тора иде. (Такта түбәлесен бәләкәй ишегалды белән бергә ачлык елы алдыннан Хәсән исемле бер вак сәүдәгәргә сатканнар иде.) Тол хатын һәм ике үсеп килгән малай чибәр генә йортта калсалар да, шактый фәкыйрьлектә яшәделәр. Аларның инде бер сыердан башка бүтән терлекләре юк иде. (Бәлки, берничә сарыклары булгандыр.) Ә бит ихаталарының зурлыгына караганда, атлар, сыерлар, сарыклар кайчандыр монда аз тормаган… Күрәсең, Солтанай агай бу фани дөньядан аерылганда, барлык малын «очлап» бетерергә өлгергән инде. Аны бик эчкән диләр. Ә эчкән кешенең, кем әйтмешли, малы да бетә, үзе дә бетә.

Ике малайның берсе Мөхәммәтгали, икенчесе Муллагали исемле иде. Мөхәммәтгалинең бер аягы гарип иде, чатанлап йөри иде. (Исереп кайткан атасы моның кечкенә сабый чагында ялгыш аягына утырган дип сөйлиләр иде.) Шуңа күрәме ул бик нечкә күңелле, юаш кына бер малай иде. Безнең урам уеннарына юньләп катнашмый да, күбрәк ялгызы гына, кармак күтәреп, Дим буенда йөрергә ярата иде. Балыктан бәхете бар иде аның… Күрше-тирә малайлары әле яңа торып кына чыккан булалар, ә Мөхәммәтгали инде, талчыбыкка тезгән чабакларын, тараннарын күтәреп, яр буеннан чатанлый-чатанлый менеп тә килә торган иде. Тагын бер яшерен хикмәте – ул да булса, безнең бу тыйнак-сүзсез иптәшебез күптән инде шигырь язу белән дә мавыккан икән. Әйтергә кирәк, уеннан башканы белмәгән малайлар арасында утырып шигырь язу бик сирәк очрый торган хәл иде, булса да болай кызык өчен юри шаяртып кына, чөнки чынлап шигырь язу ул гади кеше эше түгел, аның өчен син йә Тукай, йә Гафури булырга тиешсең. (Мәктәптә безнең иң күп укыган һәм ятлаган шагыйрьләребез.) Ә Мөхәммәтгали менә юри түгел, чынлап язган, күңелендә аның шигърият чишмәсе ачылган, шуңардан моңсу-боек җанына юаныч та тапкан. Хәлбуки минем дә, ниндидер бер яшерен кодрәткә буйсынып, кыяр-кыймас кына «каләм тибрәтә» башлаган чагым иде. Һәм шушы уртак «серебез» аркасында без аның белән шактый якынаеп, дуслашып та киткән идек.

Минем күңелдә якты бер хатирә саклана. 1926 елның җәендә Фәтхелислам белән икәү Казаннан ялга кайткач, Мөхәммәтгалине дә ияртеп, без Дәүләкәндә элек бергә укыган иптәшебез Гобәйдулланың чакыруы буенча Мәрвәр утарына кунакка барырга булдык. (Мәрвәр – Гобәйдулланың атасы, утар хуҗасы.) Ләкин безнең уналты-унсигез чакрымдагы утарга җигеп барырга атыбыз да һәм арбабыз да юк иде. Шулай да Мөхәммәтгали, йөри торгач, кемнәндер ат тапты, ә мин ерак түгел күршебез Рәхимҗан «купич»тан, ялынып-ялварып дигәндәй, аның рессорлы тарантасын алып тордым. Шулай итеп, без өч шәкерт, биек тарантаска бәләкәй генә атны җигеп, җәйнең матур бер иртәсендә юлга да чыгып киттек. Башта егетләрчә бик кызу гына бармакчы идек, ләкин тискәре, ялкау атыбыз, безне тыңламыйча, күбрәк атлап кына барды. (Яратмады, ахрысы, «купич»ның биек тарантасын.) Без инде, кеше аты булгач, аны артык чыбыркыларга да кыймадык. Әмма барыбер озын юлыбызны күңелле-хозур гына үтеп, көн төшлектән авышканда, Мәрвәр утарына барып та җиттек.

Утар хәйран калырлык матур җирдә иде. Бөтен тирә-ягы ерактан ук сөзәк кенә түбәнәеп килгән шау чәчәкле тигез ялан. Утарның озын киртәләр белән генә әйләндереп алган ихатасындагы калай түбәле зур гына йортны да, иркен салынган каралтыларны да гүя шушы бер дә тапталмаган чирәм өстенә китереп кенә утыртканнар – бөтен җирендә чәчәк тә үлән генә… Ә түбәндә куе әрәмәлек арасыннан кечкенә инеш бормаланып агып ята. Инешне кичеп чыгуга, шактый биек, текә тау күтәрелә. Бу ялгыз тау, аның тирәсендә инеш ярыннан башка бер генә калкулык та юк. Тауларга мин һәрвакытта соклана торган идем, әмма ялгыз тауларның бик борыннан саклап килгән, бары үзләре генә белгән тирән серләре бар кебек, шуңадыр, ахрысы, алар күңелдә ирексездән үзенә бер кызыксыну, соклану уята… Әнә тауның нәкъ түбәсендә таза-юан бер агач та (имән булса кирәк) сакта торгандай үсеп утыра. Юк, чынлап та, хәйран матур, күңелле, сөйкемле бу утарның бөтен әтрафы! (Шушы утар күренешен мин бик күп еллардан соң «Гөләндәм туташ хатирәсе»ндә дә чагылдырырга тырышкан идем.)

Гобәйдулла дус безне үзенчә бик куанып каршы алды, бәләкәй атыбызны да көлә-көлә тугарышты. Ул һәрвакыт шулай муенын сузыбрак, башын аз гына калтыратып көләргә ярата торган иде, мәрхүм! Атны, тугарып, абзар ышыгына бәйләгәч, без әле рессорлы тарантасыбыз янында юл хәлләрен бераз сөйләнгәләп тордык. Аннары Гобәйдулла үзе генә өенә кереп китте. Беренче мәртәбә татар утарына кунакка килгәнгә күрәдерме, без, ниндидер бер ятсыну тоеп, кыенсыныбрак калган идек. Ни булыр, ниләр күрербез, хуҗалар безгә ничек карарлар дигән шөбһәле уйлар иде шикелле безнең һәркайсыбызда. Озак та үтми, Гобәйдулла чыгып: «Әйдәгез, егетләр, өйгә керик!» – дип, безне чакырды. Яшел чирәмдә генә комганнан кулларны югалап, рәшәткә башына элгән озын сөлге белән сөртенеп, өс-башның да тузанын бераз сыпыргалаштырып, Гобәйдулла артыннан өйнең түр як башына уздык. Шәһәрчә диярлек бай гына җиһазлы иркен зал, урта бер җирдәрәк ак эскәтер япкан зур өстәл, аңа каршы стена буенда яшел бәрхет тышлы озын диван, ә калган өч ягында биек артлы венский урындыклар. Дустыбыз йомшак диванга утырырга тәкъдим итеп караса да, без инде каты урындыкларны үзебез өчен «уңайрак» күрдек. Утырыштык. Залда берәү дә юк. Өстәлгә инде чәй әсбаплары куелган. Төрле ризык-сыйларны Гобәйдулла чаршау корылган бүлмә ишегеннән үзе барып ала. Аңа шул ишектән ике туташ бөтен нәрсәне биреп тора. Чаршау ачылганда гына күренеп киткән бу туташлар бик матурлар кебек иде. Ләкин, ни кызганыч, аларның күренгәләве безнең өчен бик тансык, бик кадерле, әмма вакытсыз өзелгән үкенечле бер төш шикелле генә булып калды. Кемнәр алар, ни өчен Гобәйдулла аларны залга чакырмады, безгә күрсәтмәде – без моны һич тә аңлый алмадык. Күрәсең, бу йортта әле борынгы тәртипләр нык саклана.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации