Электронная библиотека » Амирхан Еники » » онлайн чтение - страница 10

Текст книги "Әсәрләр. 3 том"


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 11:40


Автор книги: Амирхан Еники


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 10 (всего у книги 67 страниц) [доступный отрывок для чтения: 19 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Бай, Шәрәфетдин агайның бик тырыш, гадел кеше икәнен күреп, аны үзенә даими кучер итеп куя. Яңа кучер аллы-артлы итеп яхшы атлар җигелгән ябык чанада (повозкада) байны әлеге «точкаларга» йөртеп кенә тора. Әмма кышның бер суыгында Шәрәфетдин агай кулларын өшетә, озак төзәлә алмыйча җәфалана, ахырда ике кулының да урта бармакларын кисәләр. Мәгәр сәламәтлеген бер сындырган кеше, күрәсең, мантый алмый инде. Шәрәфетдин агай да, чынлап авырый башлагач, 1901 елны, семьясын алып, үзенең Бучирмәсенә кайтып китә. Һәм шул ук елны туган-үскән җирендә вафат та була. Ә Минһаҗетдин Эстәрледә кала. Аңа инде унҗиде яшь, үз көнен үзе күрергә тиеш. Үтәмишевләр аны Дәүләкәндәге тоз, керосин, ташкүмер складына «баш» итеп җибәрәләр. Хезмәт хакы аена ун сум – Минһаҗетдин шуның алты сумын авылга, әнисенә җибәреп тора. Атасы кебек тырыш, гадел булганга күрә, байлар ел саен аның хезмәт хакын бер-ике сумга арттыралар, ул да ел саен әнисенә акчаны арттырып җибәрә, чөнки дүрт ятим анда, әнисе кулында, кош балалары шикелле көтеп кенә торалар.

Шик юк, Минһаҗ абзый кайчан да булса үзе дә «купичлык»ка чыгарга хыялланган булырга тиеш. Ул заманда бу һәрбер өлгер, уңган приказчикның хыялы иде. Әмма ләкин Минһаҗ абзыйның хыялы гамәлгә ашарга өлгергәнче, ул арада 1917 елның революциясе дә килеп җитә.

Шулай да нэп вакытында Минһаҗ абзый һәм аның үзе кебек элекке приказчиклардан алты кеше, «Алга» исеме белән ширкәт төзеп, Басыйр купец магазинында бер биш-алты ел гөрләтеп сату итеп калдылар. Шуннан соң инде хосусый сәүдә эшләре сүнде, бетте, һәм Минһаҗ абзый да үзенең асылына кайтты. Ягъни яңадан хезмәт кешесенә әйләнеп, калган гомерен төрле урыннарда эшләп уздырды.

Минһаҗ абзыйның үзе язып калдырган бу тарихы Казан якларыннан бәхет эзләп чыгып киткән ярлы татар өчен бик характерлы дип әйтәсем килә. Дәүләкән купецларыннан кемне генә алма, аның тарихы әнә шулай башлана. Хәер, бер Дәүләкәндә генә түгел, күп җирләрдә моның ише хәлләрне күрергә була. Шул ук Үтәмишевләр дә бит хәзерге Балтач районы Мәчкәрә авылыннан, ә Уфа миллионерлары Нәзировлар исә Казан арты Битаман авылыннан чыккан кешеләр. Әмма болар башка, болар инде җәеннең бик эреләре!

Дәүләкән «купичлары» турында шушы китерелгән мисаллар да, бәлки, җитәр иде. Ләкин мин тагын ике кеше язмышы турында язмыйча үтә алмыйм – калдыруы кызганыч!

Аларның берсе – Сафиулла Зәйнуллин. Бу инде Башкортстанның үзендә (хәзерге Туймазы районы Арысланбәк авылында) туган кеше. Сигез яшендә ятим калгач, аны Уфага китереп, Хәкимов дигән байга тәрбиягә бирәләр. Хәкимов Уфаның иң зур байларыннан, заманында шәһәр үзәгендәге куш манаралы мәчетне дә шушы бай салдыра. Бу кеше турында шундый кызыклы бер риваять тә ишеткәнем бар: имеш, ул үзе дә кайчандыр яшь чагында көтүче булган, диләр. Ахырда ничектер баеп киткәч, үзенең шул иске чабаталары белән озын чыбыркысын намаз бүлмәсендә чөйдә генә элеп тоткан; картка алар элек кем булуын гел генә исенә төшереп торганнар… Гыйбрәтле сабак бу, минемчә.

Сафиулла шушы байда үсеп, егет булгач, солдатка алына һәм сигез ел Польша җирләрендә хезмәт итеп кайта… Кайткач, бай аны, Нәфисә исемле Малмыж кызына өйләндереп, кулына күпмедер акча биреп, Дәүләкәнгә җибәрә. Башта Сафиулла Уфа баеның малы белән сату итә, аннары тора-бара кибет тә, товар да аның үзенә күчә. (Сәүдәсе – бакалея.) Озак та үтми, Эткол уртасында башкорттан җир алып, зур гына йорт та, таза каралтылар да салдырып җибәрә. Шулай итеп, Дәүләкәндә тагын бер Сафиулла дигән «купич» пәйда була.

Кыскасы, бер үк язмыш кичергән, бер үк юл үткән татар сәүдәгәре, әмма кеше буларак ул бөтенесеннән дә бик нык аерылып тора иде. Тышкы кыяфәте белән үк – биленә зинар1313
  Зинар, зөннар – күлмәк өстеннән буа торган чуклы билбау.


[Закрыть]
буып, яланбаш йөри торган иде. (Татар сәүдәгәрендә моны күрмәссең.) «Кызыл купич» дисәм, арттырып җибәрү булыр, һәрхәлдә, прогрессив карашлы, заманга иярүче бер кеше иде ул. Динне танымады, мәчеткә йөрмәде, күршесе Искәндәр ахунны да гел тәнкыйтьләп кенә торды, диләр белгән кешеләр. Коръән укыту мәҗлесләренә дә бервакытта да йөрмәгән һәм үзе дә андый мәҗлесләр үткәрмәгән. Ике улын – Барый белән Гомәрне дә – ул дин сабагына йөртмәде, ә иң зур кызы Рәкыя апаны гимназиягә биреп укытты. (Татар кызларыннан бары икәү генә – Басыйр купецның Газизәсе белән шушы Рәкыя апа гына бездә гимназисткалар иде.) Калган балалары инде совет мәктәбендә укыдылар.

Ике революция (Февраль белән Октябрь) арасында Сафиулла абзый еш кына митингларда ялкынлы нотыклар да сөйләгән. Билгеле, патша төшерүне хуплап, хөрриятне яклап!.. Әйткәнемчә, заман барышын тиз сизә торган кеше булган ул. Моны аның соңгы бер кыю гамәле дә ачык күрсәтте.

Нэп дигән нәрсә бетеп, «бөек борылыш» чоры башлангач, ягъни 1929 елны Сафиулла абзый Дәүләкәннең элекке приказчикларыннан «Урал» исемендә колхоз сыман кечкенә бер артель оештыра. Волость оешмалары бу артельгә унике чакрымдагы Конягин хуторы яныннан күпмедер җир дә кисеп бирәләр. Утызынчы елны Сафиулла абзый Дәүләкәндәге йортын сатып, яңа җиргә күчә, үзенә кечерәк бер өй салып керә, калган акчасына артель өчен өч ат һәм кайбер машиналар да сатып ала. Шунда ул, колхозның җитәкчесе дә һәм көтүчесе дә булып дигәндәй, бик тырышып эшләп маташа. Әмма колхоз бик бәләкәй, бик зәгыйфь була, бер дә мантый алмый, чөнки элекке приказчикларның җир эшенә дәртләре һәм сәләтләре юк диярлек, «колхозга» язылган унике кешенең дә бары алтысы гына яңа урынга күчеп утыра. Калганнары Дәүләкәннән килеп-китеп кенә йөриләр. Шул рәвешчә, бер-ике ел эшләп азапланганнан соң, бу «Урал» ахырда якындагы «Урта тау» колхозына кушыла. Сафиулла абзый менә шул колхозда гади колхозчы булып 1938 елга хәтле эшли. Ә 1940 елны инде ул рактан үлеп тә китә. Шулай итеп, бу тынгысыз «купич» та ахыры гомерендә үзенең чын асылына кайтып дөньядан үтә.

Дәүләкәндәге әлеге бердәнбер диярлек дустым Гомәр шушы Сафиулла абзыйның улы, һәм атасының бу гыйбрәтле тарихын да миңа ул сөйләгән иде.

Дәүләкән байларыннан икенче бер «хикмәтле» кеше – Нәбиулла Кәримов. Билгеле, читтән килгән татар, ләкин кайсы яктан – ул кадәресен белә алмадым. Сорашыр кеше дә калмаган. Мин үскәндә, Нәбиулла Кәримов үзе юк иде инде, ләкин йорт-җирләре саклана иде әле. Дәүләкәндәге ике зур алма бакчасының берсе менә шул Кәримовныкы иде. (Мәйданы бер-ике дисәтинә чамасы булыр.) Бакча эчендә үзе яшәгән матур гына агач өе бар иде. Соңыннан бу өйдә үлгән байның җитеп килгән ике улы (Гали белән Гомәр) яшәде, һәм аларга туган тиешле Исмәгыйль исемле бер чатанрак абзый зур бакчаның хуҗасы да, каравылчысы да булып торды. (Чатан булса да, алма урларга кергән малайларны сүләндәй1414
  Сүлән – селәүсен (урман җәнлеге). – Ә. Еники искәр.


[Закрыть]
бик капыл эләктереп ала иде.) Аннары шул ук бакча белән янәшә иркен ихатада махсус фатирчылар кертер өчен бик озын итеп салынган ике катлы агач йорты һәм таш магазины да бар иде. Янә тагын Имәнлек ягында аның зур гына урманы да булган – аны «Кәримов урманы» дип йөртәләр дә иде. Кыскасы, байлыкның төрлесен биләгән Нәбиулла Кәримов. Әмма ничек баеп киткән соң бу каяндыр Эткол авылына килеп чыккан кеше?.. Безнең атайлар сөйли торган иде, имеш, ул картада бик оста уйнаган һәм күз буу (ягъни гипноз) дигән хикмәтне яхшы белгән, дип. Мәсәлән, үзенә мәҗлескә җыйган мулла һәм картларның «күзләрен буып», аларның кәвеш-каталарын суда йөзеп йөргән үрдәкләр итеп күрсәтә икән. Кунаклар, астыбызга су керә дип, хәтта урыннарыннан сикереп торалар, имеш. Инде Нәбиулланың баеп китүе дә әнә шул сәләтләре (бигрәк тә картада отуы) аркасында булган, диләр. Һәрхәлдә, буш кеше булмаган бу абзый!.. Җиләк-җимеш үстерүнең нәрсә икәнен белмәгән бер җирдә шундый зур бакча үстерүе үзе генә дә ул кешенең һәртөрле сәләткә ия булуын күрсәтсә кирәк. Тик менә әҗәлдән котылу чарасын гына таба алмаган.

Шулай итеп, күргәнебезчә, Дәүләкән купецларының барысы да диярлек Казан ягыннан килгән һәм бик түбәннән чыккан кешеләр. Ягъни аларның берсе дә «потомственный» сәүдәгәр түгел иде. Тагы да ачыграк әйтсәк, яңа урында яңа гына туган купецлар! Моның сәбәбен дә күрдек: Эткол дигән башкорт авылы кырыннан Себер тимер юлы уза, кечкенә авыл бик тиз арада җанлы бер сәүдә урынына әверелә һәм соңга калмыйча килеп җиткән өлгер, булдыклы абзыйлар, конъюнктурадан оста файдаланып, кыска гына вакыт эчендә күтәрелеп-баеп та китәләр. Әлбәттә, һәрбер читтән килүче монда «алтын тапкан икән» дип уйлау хата булыр иде. Юк, алтын җирдә аунап ятмый ул, бик сирәк кешегә генә очрый, шул сәбәпле читтән килүчеләрнең күбесе яңа байларда йә приказчик, йә хезмәтче булып эшләргә мәҗбүр иде. Аннары төрле һөнәр иясе – тимерче, тегүче, итекче, мич чыгаручы, пима басучы, извозчикларны алсак, болар инде, асылда, туграк җир, күбрәк эш эзләп килгән үзенә аерым бер «кәсепчеләр» иде.

Алар турында да сүз булыр әле, ә хәзергә купецлар турындагысын бетерәсем килә. Хикмәт шунда ки, бу төркемнең «эшчәнлек» дәвере шактый кыска булып чыкты, чөнки Дәүләкәндәге сәүдә-коммерция эшләре үзе дә бик кыска гомерле булды. Бары егерме-егерме биш ел гына… Октябрь революциясе килеп җиткәндә, татар купецларының күбесе кырык биш-илле яшьләр тирәсендә генә булгандыр (арада иң «карты» Гатаулла бабай – ул гына илледән узган). Билгеле, революция аларның эшен өзде, тамырларын кисте, ләкин бөтенләй үк аяктан екмады. Кибет-малларыннан аерылсалар да, йортларыннан аерылмадылар – тагын әле берничә ел искечә торып калдылар. Әмма нэп дигән нәрсә дә үтеп киткәч, алар инде бер социаль төркем булып яшәүдән туктадылар. Шул рәвешчә, бу кешеләрнең «купичлыгы» үз гомерләренә дә җитмәде. Аталары сәүдәгәр булмаган шикелле, сәүдәгәрлек балаларына да күчмәде. Балалар язмышы бөтенләй икенче эздән китте. Һәм без монда да бик гыйбрәтле хәлләр күрәбез.


…Яңадан Борһан абзыйдан башлыйк, булмаса. Аның балалары күп иде, ялгышмасам, өч улы, биш кызы бар иде. Күрше-тирә белән дә артык аралашмыйча, ничектер бикләнебрәк, тыныч кына яшәгән шушы гаилә, революция булуга, кинәт кенә таркала башлый. Иң элек әле революция алдыннан гына Борһан абзыйның җәмәгате Фатыйма абыстай үлеп китә. Бу инде таркалуның башы дигән сүз. Сигез бала, иң кечесенә ике-өч яшь кенә булгандыр, караучысыз һәм саклаучысыз кала. Шуннан соң озак та үтми, Гражданнар сугышы башлангач, әлеге атасына ияреп магазинга йөри торган бик чибәр, бик көяз уллары Галиулла тота да, кызылларга язылып, фронтка китә. Моны миңа соңгы очрашуда энеләре әйтте, хәлбуки мин үзем күптән үк инде Галиулланы кызыллар мобилизовать иткәндер дип уйлый идем. Ләкин кайсылай гына булса да, моны егетнең бәхетеннән санарга кирәк, чөнки кызыллардан соң Дәүләкәннең күп кенә яшьләрен аклар җыеп ала. Боларның барысы да диярлек Колчак армиясендә югалып бетә, ә менә Галиулла үзе дә югалмый, киләчәген дә югалтмый.

Аннары шул ук җәйне Борһан абзыйның зур кызы Заһидә апа үзләрендә фатирга куелган бер кызыл кавалеристка – янып торган җирән чәчле мишәр егетенә ияреп китеп бара. Бу инде «мисле» булмаган гадәттән тыш вакыйга! Шушы вакыйгадан соң Борһан абзый үзе дә, вак балаларын алып, Уфага китеп тора. Сугышлар бераз тынгач, ул балаларын кире Дәүләкәнгә кайтарып куя, ләкин үзе ни өчендер яңадан Уфага китә. (Бәлки, хәвеф-хәтәрдән сакланыр өчендер.) Шулай итеп, берзаман бу гаиләдә зурлардан берәү дә калмый, җыен ыбыр-чыбыр бала– чага. Иң олысы Гайшә апага унбиш-уналты яшьләр булыр, менә шул кыз инде атасы кайтканчы гаилә башы булып тора да. Бу авыр елларны алар ничек үткәргәннәрдер дә ничек көн иткәннәрдер – хәзергә кадәр төшенә алганым юк. Мәгәр шуны гына беләм: Борһан абзыйның элек беркем дә керергә кыймаган ябык капкасы хәзер һәркемгә ачык. Без, күрше малайлары, теләсә кай– чан кереп йөрибез. Хәтта әле еш кына хуҗасыз йортта «аулак өй» дә ясый торган идек. Аларда бүлмәләр күп иде, без, шуның берсенә җыелып, төрле уеннар уйнап, кич үткәрә идек. Әйтергә кирәк, моңарчы сирәк аралашкан «купич» кызлары Әминә белән Хава да, уллары Зәкәрия белән Яхъя да бик ачык күңелле, уйнарга-шаярырга ярата торган тиңдәшләр булып чыктылар. Тик минем күңелне гел үзенә тартып торган Һаҗәр турында гына алай әйтүе дөрес булмас. Ул шактый һавалы-горур кыз иде, ә бәлки, миңа карата гына шулай булгандыр.

Берме-икеме ел үткәч, Борһан абзый Уфадан Хәдичә исемле чибәр, сөйкемле генә абыстайны балалары янына алып кайтты. Үзенә никахлы хатын, балаларына, үги булса да, ана (әмма бик әйбәт ана булды, дип сөйлиләр Борһан абзый балалары). Иш янына куш дигәндәй, абыстайга ияреп, Хәким исемле минем чамадагы улы да килгән иде. Гаилә яңадан бер кыек астына җыела, бергә оеша, искечә үк булмаса да, матур, тыныч кына тора да башлый. Тагын күпмедер вакыттан соң Гайшә апаны гомерен Сафа байда ялчылыкта уздырган Кәфи карт малае Хәйретдин абзыйга кияүгә бирәләр. Бик ярлы кешенең баласы булса да, Хәйретдин абзый элекке «купич»ка кайсыдыр яклары белән ошаган булса кирәк, чөнки озак та үтми алар бергәләп кибет ачып, шәп кенә сату итәргә дә керешәләр. Ләкин, әйткәнебезчә, нэп дигән «иркенлек» бик кыска булып кала, тиздән «бөек борылыш» игълан ителә, һәм Борһан абзыйның сәүдәсе дә ябыла, йорты да алына, семьясы да инде бөтенләйгә тарала. Зур улы Галиулла– ның Кызыл Армия сафына алынуын егет өчен бәхет дип юраган идек. Чынлап та, ул шулай булып чыга да: Галиулла армия сафында партиягә керә, хәрби хезмәттән бушагач, совет органнарында эшли, республиканың Учалы районында РИК председателе дә булып тора. Яхшы ук грамоталы, зиһенле егет, үсә-үсә, ахырда Башкортстан Үзәк Башкарма Комитеты секретариаты– ның мөдире, аннары Совнарком каршындагы дини эшләр идарәсенең җитәкчесе булуга чаклы барып җитә. Ватан сугышы башлангач, ирекле рәвештә фронтка китә һәм 1943 елны каты сугышларның берсендә хәбәрсез югала. Күпме алар, хәбәрсез югалучылар! Ә менә аның улы Ирек көнчыгыш Сахалинда нефть берләшмәсенең начальнигы булып эшли икән. Моны миңа Галиулланың энеләре әйтте1515
  Шулай ук энеләренең әйтүенә караганда, Галиулла сәхнә әсәрләре дә язгалаган, кайберләре исә вакытында уйналган да икән. Бу кадәресе миңа билгеле түгел иде. – Ә. Еники искәр.


[Закрыть]
*.

Шулай ук Гражданнар сугышы вакытында кызыл кавалерист – мишәр егетенә ияреп киткән Заһидә апа, дүртме-бишме елдан соң көтмәгәндә генә атасы йортына кайтып керә. Нык үзгәргән. Теге вакыттагы сылу туташ хәзер сулган гөлгә охшабрак калган иде. Бу юлы аны икенче бер мишәр абзые ерактан, каяндыр Пенза – Рузаевка якларыннан үз аты белән, арбасына утыртып, Дәүләкәнгә алып кайта. Билал исемле бу абзый теге кавалерист кебек шәмдәй төз, таза егет түгел иде инде. Яшькә дә шактый олы, өс-башы да иске, йөз-чырае да чытык (ияген-битен каты сары төк баскан), әмма ул яхшы күңелле, намуслы кеше булган булырга тиеш. Каядыр еракта адашып калган Заһидә апаны бәхетсезлектән йолып, ничәмә йөз чакрым җирдән атасы йортына китерүе шуны расласа кирәк. Бала газиз, Борһан абзый күпме хәсрәт чиктергән кызын да, мужик кыяфәтле бу килбәтсез киявен дә кабул итә, йортыннан аларга урын да бирә. Әмма кияве аның сәүдә эшләренә бөтенләй катышмый, һәрбер мишәр шикелле, ул да ат ярата һәм бөтен көнен шул аты белән нидер эшләп йөри.

Утызынчы елларның башында Борһан абзый үлгәч, аның салкын гәүдәсен ләхеткә куючы да шушы кияве була. Балаларыннан берсе дә бу вакытта юк, таралышып беткән булганнар.

Кайда алар? Кайсы якларга очтылар икән бу оясы туздырылган «чәүкә» балалары? Мине бигрәк тә күршедә бергә уйнап үскән, инде егет булып өлгергән Зәкәрия белән Яхъя язмышы кызыксындыра иде. Ләкин аралар ерак, Дәүләкән белән элемтә күптән өзелгән, кайтып йөрү түгел, һичкем белән хат та алышканым юк. Аннары ил эчендә төрле хәлләр булып узды, тормышта бик зур үзгәрешләр булды, ул арада Бөек Ватан сугышы да башланды. Бу вакытта бертуганнар да еш кына бер-берсен югалтып тордылар… Бары тик сугыштан соң, илленче елларның урталарында гына мин башта Яхъяны, аннары Зәкәрияне, ниһаять, Уфада очраттым. Бу вакытта Яхъя шәһәр үзәгендәге бер ашханәдә мөдир иде. Әле сугышка чаклы ук бик чибәр Уфа кызына өйләнгән булган, хәзер инде бишме-алтымы баласы да бар икән. Билгеле, Ватан сугышында да булган, яраланган, күп кенә орден һәм медальләр белән бүләкләнгән, званиесе – гвардии майор!..

Зәкәрия «тарихы» минем өчен тагы да көтелмәгәнчәрәк булып чыкты: атасы кебек бәләкәйрәк буйлы, юка гына гәүдәле бу егет хәрби самолётта очучы-штурман булган икән ләбаса!.. Дөрес, ул фронтта булуын булмаган, ләкин ике төрле авиация мәктәбен бик уңышлы тәмамлаганнан соң, бөтен сугыш дәвамында үзе, инструктор буларак, авиация өчен штурманнар хәзерләгән… 1957 елны гына отставкага чыга, Уфага кайта, өйләнә, квартир ала, хәзерге көндә әйбәт пенсия белән матур гына торып ята… Зәкәрия дә, Яхъя да – коммунистлар. (Һәм хатыннары да аларның бертуганнар икән.) Менә шулай. Алма агачыннан ерак төшми, диләрме? Хәер, бу очракта «алмалар» агачтан шактый ерак тәгәрәгәннәр. Әмма сорты шул ук бит! Кайчандыр Өч Мунча авылыннан малайлыкка биреп җибәрелгән, соңыннан Этколга килеп баеп киткән Борһан «купич» улларының язмышы әнә шундый – нәкъ безнең заманча!

Яки менә каршыдагы күршебез Гатаулла бабай улларын алыйк. Мин аларның иң олысы Габдрахман абзый белән иң кечесе Хәбибрахманны яхшы беләм. Калган ике улын һәм ике кызын белмим диярлек, чөнки мин үсеп, кешеләрне ныграк таный башлаганда, алар юк иде инде. (Ике улының берсе Гражданнар сугышы вакытында, икенчесе берничә ел соңрак тәмам егет булып җиткәч кенә тифтан үлгәннәр. Шулай ук кызлары да иртә киткән бу дөньядан… Хәбибрахманның әйтүенә караганда, алар барысы да укырга бик сәләтле булганнар.)

…Иң өлкәне Габдрахман абзый, ничек дим, идеалист бер кеше иде. Ул иң яхшы мәгънәдәге мөгаллим иде. Тумыштан ук мөгаллим! Һәм аның өчен мөгаллим булудан да изгерәк, кирәклерәк бүтән эш дөньяда гүя юк та иде. Шуңадыр инде ул атасының сәүдә эшләренә бервакытта да катнашмады. Бөтен хыялы һәм максаты аның татар, башкорт халкын агарту иде – шушы эшкә бөтен тәне-җаны белән бирелгән гаҗәп бер кеше иде. «Укыгыз, туганнар, укыгыз!» – Безгә аның гел кабатлап торган сүзе дә әнә шул иде.

Мин дә аңарда бер-ике кыш укып калдым. Ул зур борынлы, тирән утырган зур соры күзле, нык-таза бәдәнле, урта буйлы җыйнак кына кеше иде. Дүрт сәгать укыта икән – дүрт сәгать гел аяк өстендә, бер генә минут та утырып тору юк. Әмма ничек укыта диген?! Тәмам онытылып, ялкынланып, чын артистларча!.. Бигрәк тә әдәбият дәресен. Иң яраткан шагыйре, әлбәттә, Тукай иде. Тукайның «Пар ат»ын яки «Теләнче»сен яттан шундый сөйләп җибәрә иде, без, хәтта тыңлап беткәч тә, авызларыбызны ябарга оныта идек. Һәм бездән дә шулай көчле-матур итеп, ноктасын ноктага туры китереп, яттан сөйләтергә тырыша иде… Аннары табигать дәресләрен дә ул бик яратып укыта иде. Шәкертләрне көзен яки җәй башында кырга алып чыгып, үләннәр һәм чәчәкләр белән таныштырып йөри иде – безнең өчен иң күңелле дәрес тә шушы була торган иде.

Бу урында тагын бер яңалыкны искә төшерү артык булмас: Дәүләкән башкортлары, шулай ук татарлары да, яшелчә үстерүнең нәрсә икәнен белмиләр иде. Яшел суганны да алар Марҗа базарыннан барып алалар иде. (Ә Марҗа базары төрле яшелчәгә бик бай була торган иде.) Һәм менә шул мөселманнарга Дәүләкән туфрагында яшелчәне беренче үстереп күрсәтүче дә Габдрахман абзый булды. Аның кат-кат өндәве аркасында күрше-тирә татарлар, шулай ук кайбер башкорт агайлары да, ишегалларын киртәләп, суган, кишер, кыяр, кабак кебек нәрсәләр утырта башладылар. (Ә 1921 елгы ачлыктан соң инде бу эш үзеннән-үзе көчәеп китте.) Дәүләкән җире шәп, ни чәчсәң дә котырып үсә – бездәге көнбагыш та кабак төше хәтле була торган иде.

Габдрахман абзый, беренче хатыны тифтан вафат булгач, безнең Каргалы кызы Мәрзия апага өйләнде. Мәрзия апа үзе дә мөгаллимә – Мөхәммәтша тегүче өенең кечкенә бер бүлмәсендә фатир тора иде. Туйлары да шушы йортта булырга тиеш иде. Без, бер төркем малайлар, туй килгәнен күрергә дип, Мөхәммәтша абзыйның капкасы төбенә җыелдык. Кышкы шактый салкын айлы төн иде, өйнең урамга караган өч тәрәзәсендә дә утлар яна, ак пәрдәләр тартылган, ләкин өйнең эчендә дә, тышында да мондый чакта була торган хәрәкәт, ыгы-зыгы бер дә сизелми иде. Без, күпме көтсәк тә, кыңгыраулы пар атларда туй килгәнен күрмәдек. Тик шактый вакыт үткәч, бер генә ат җиккән кошёвкада Габдрахман абзый ялгыз үзе генә килеп җитте. Кемдер капканы ачып, аны ишегалдына уздырды. Шуның белән барысы да бетте, тынды… (Ә никахны көндез үк укытканнар икән – монысын соңыннан ишеттек.) Без дә салкын тын урамда бераз биешеп тордык та әкренләп өйләребезгә таралыштык. Туйларны күргән бар иде – андагы кызык, шау-шу, җыр-музыка!.. Әмма боларның берсен дә безнең үтә тыйнак мөгаллимебез әллә белмәгән, әллә инде кирәк дип тапмаган.

Туйдан соң «яшьләр» Гатаулла бабайның ишегалды түрендәге иске өендә бергә тора һәм бергәләп укытырга да йөри башладылар. Аларның бәхете әнә шул эшләрендә иде, башкасын алар гүя тели дә, көтә дә белмиләр иде. Хәер, бер бик көчле теләкләре булган аларның – уку, уку һәм уку!.. Менә шушы теләк белән алар, шактый олы яшьтә булуларына карамастан, икәүләп, 1930 елны Уфага, Учительләр институтына укырга китәләр.

Авыр еллар, ике балалары бар, ничек укыганнардыр да ничек яшәгәннәрдер, Хода белсен! Ә укуны бетергәч, яңадан шул ук иске, изге эшкә: Габдрахман абзый – Уфаның бер башлангыч мәктәбендә мөдир, Мәрзия апа исә шунда ук рус теленнән гади укытучы. Бу эштә инде аларның гомерлеккә «чәчләре чәчкә бәйләнгән»!

Илленче елларның уртасында, беренче мәртәбә Уфага кайткач, мин Габдрахман абзыйны электән үк таныш урамнарның берсендә, баракка охшаган озын агач йорттан эзләп таптым. Бераз гаҗәпләнеп, әмма бик сөенеп каршы алды ул мине… Миңа да гаҗәпләнергә туры килде: авыр еллар Габдрахман абзыйга да тирән эзен салып узган икән. Аннары үсеп җиткән ике улының Шамил исемле зуррагы фаҗигале рәвештә үлгән дип тә ишеткән идем. Әйе, хөрмәтле укытучым шактый ук картайган да, суырылган да, йөзе дә саргайган, күзләре дә эчкәрәк бата төшкән, ләкин үзе әүвәлгечә дәртле сөйләшә, елмая, сораша, әмма үз хәсрәте турында ник бер сүз әйтсен!.. Минем әдәбиятта яңадан күренә башлаган чагым иде, шуны белгәч, чын ихластан куанды ул… Без сөйләшеп утырган бүлмә бик тыгыз иде. Унике квадрат метрда дүрт кеше – үзе, Мәрзия апа, өйләнгән улы белән яшь киленнәре торалар. Ике карават (берсенә чаршау корылган), уртада өстәл, урындыклар, ишекнең бер ягында савыт-сабалар өстәле, икенче ягында киемнәр элгече – кыскасы, борылыр урын да юк. Мондый шартларда тору өчен нинди сабырлык кирәк!.. Уллары Искәндәр – урман хуҗалыгы институтын уңышлы тәмамлаган яшь белгеч. Ул, билгеле, квартир алу хәстәре артыннан йөри башлый. Шул арада Габдрахман абзый да авырып китә… Аны күбрәк килене карый – килен үзе, врач булу өстенә, бик кече җанлы, бик итагатьле кыз булып чыга. Шактый көч һәм вакыт сарыф итеп йөргәннән соң, аларга, ниһаять, өч бүлмәле квартир бирергә булалар. Шул чагында Габдрахман абзый улына әйткән:

– Искәндәр улым, әллә сабыр итеп торабызмы? Юеш подвалларда торучылар да бар бит әле, алардан элек яңаны алу безгә килешмәс! – дигән.

Соңыннан моны ишеткәч, минем дә ачынып әйтәсем килде: «Их, мөгаллим, мөгаллим, шулхәтле дә изге җан булырга ярыймы соң бу заманда?! Куй, йә кешеләрнең ачуын китерерсең!..»

Яңа квартирга күчкәч, Габдрахман абзый бер генә ел торып калган. Белмим, бу кыска гына вакыт эчендә ул иркенрәк квартирда торуның рәхәтен әзрәк татый алды микән, әллә, булмаса, һаман да шул «подвалларда яшәүчеләр»дән тартынып-оялып дөньядан китеп барганмы?!

Ә менә Мәрзия апа Габдрахман абзыйга караганда озын гомерле булды. Улы белән килене тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яшәп, ул сиксән биш яшенә җиткәч дөнья куйды… Әйе, яхшылар да, начарлар да иртәме-соңмы бу дөньядан китәләр. Начары кеше буларак шунда ук онытыла, ә яхшысы гомер буена диярлек онытылмый. Әгәр аның кайбер сыйфатларын балаларында да күрсәң, кешеләргә ничектер ышаныч арта, тормыш үзе дә яктырак, рәхимлерәк булып күренә башлый. Быел Уфага кайтып, Искәндәр белән очрашкач, мин әнә шундый бик әйбәт, тансык, кадерле бер хис кичердем.

Гатаулла бабайның иң кече улы Хәбибрахман миннән өч яшькә олырак. Габдрахман абзый белән Хәбибрахман арасында туган балаларның үсеп, тәмам егет һәм туташ булып җиткәч кенә үлеп китүләрен әйткән идем инде… Ул заманда ике төрле чир – чахотка белән тиф – яшьләрне аеруча кырды. Картның да ике улын тиф, ике кызын чахотка алып китте. Бер сабыйны югалту да хәзер ата-ана өчен зур фаҗига, ә тап-таза егетләр белән буй җиткән кызларны югалтуның хәсрәтен ничек кенә күтәрергә мөмкин икән?! Әйе, искиткеч чыдам булган ул чакта картларның йөрәге!..

Хәбибрахман үзе дә балачактан ук тазалыкка туймады. Аның бер аягында сөяк туберкулезы иде, шуның белән ул берничә ел азапланды, берничә мәртәбә озак-озак кына больницада да ятып чыкты. Малай чагында аңа чабып, уйнап йөрергә күп туры килмәде. (Хәлбуки, әйтүенә караганда, чабарга бик яраткан.) Безнең уйнаганны да ул капка төбенә чыгып, култык таякларына таянып, баганага сөялеп, читтән генә бик кызыгып карап тора иде. Менә шул авыруы аркасында, гәрчә урам аша гына торсак та, мин Хәбибрахманның малай чагын юньләп белми дә, күрми дә калдым. Тик бер тапкыр Дәүләкән читендәге больницага, кемнәргәдер ияреп, аның хәлен белергә баруымны гына әзрәк хәтерлим. Әмма аның каравы без икебез дә 1925 елны Казанга барып, шунда очрашкач, бик якынаеп, дуслашып киттек. Һәм бу дуслык гомеребез буена һич сүрелмичә, өзелмичә дәвам итте. Һәм хәзер дә шулай дәвам итә!

Больницада яткан чагында аның аягын кисмәкче дә булганнар, ләкин ул кисәргә бирмәгән аягын. «Үләсең!» – дигәннәр аңа. «Үз аягым белән үләм», – дигән ул… Торып-торып шуңа исе китә һәм куана Хәбибрахман хәзер дә: «Миңа бит унике генә яшь иде, ничек акылларым җиткән!» – ди. Аяк әкренләп булса да төзәлә, тик Хәбибрахман әзрәк аксый торган булып кына кала. Җитмеш биш яшьлек картым рәхәтләнеп йөрү генә түгел, дәрте килсә, яшь ханымнарның биленнән алып, танцевать та итеп җибәрә.

Хәбибрахман балачактан ук укырга гаять сәләтле булган икән. Еллап авыруына карамастан, ул үзлегеннән укуын дәвам иттерә, ә аягына баскач, Бәләбәйгә барып, ике ел эчендә урта мәктәпне бетереп кайта. Егерме бишенче елны Казанга барып, университетның медицина факультетына укырга да керә. Имтиханнарын да җиңел генә бирә. Шулай итеп, моңарчы рәсемнәрдә генә күрергә туры килгән мәһабәт колонналы ак бинаның озын коридорында сары кайры тун, төпле пималар кигән, азрак кына шадра бер Эткол егете аксый-туксый укып йөри башлый. Әмма бу уку аңа, әйтергә кирәк, чын куаныч белән бергә зур газап та китерә. Ятимнең авызы ашка тисә, борыны бозга тия, диләрме, шуның шикелле, тырышып кына укып йөргәндә, аның сәламәтлеге яңадан начарлана: әлеге чахотка дигән әшәке-хәтәр авыру үпкәләренә күчә – менә шул авыруы белән көрәшә-көрәшә укый ул… Соңгы курска җиткәндә инде ул кан төкерә иде, хәле бик мөшкел иде. (Бу чакта без аның белән Кирпеч заводы урамында, чокыр төбендәге бер йортта икәү бергә тордык.) «Кем кемне алдан бетерә инде, мин медфакнымы, әллә чахотка минеме?» – ди иде Хәбибрахман, еш кына көләргә тырышып. Менә шушы хәлендә дә ул, дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, медфакны бетереп чыкты һәм, чыгу белән артык бер көн дә тормыйча, Кырымга китеп тә барды. Бу утызынчы ел җәенең кояшлы бер иртәсе иде. Иске чемоданын һәм каеш белән буган медицина китапларын күтәрешеп, мин аны Казан вокзалында озатып калдым. Хәерле юл, хәерле сәгатьтә!..

Аның бар өмете Кырымда иде. Шунда эшләргә дә, шунда сәламәтләнергә дә тиеш иде ул. Ләкин китүенә берничә ай үтте микән, Кырымнан кайткан бер таныш миңа очрап, Хәбиб– рахманның авыр хәлдә больницага кереп ятуын сөйләп торды. Дөрес, ул үзе аны күрмәгән, ләкин кемнәндер шулай дип ишеткән. Мин моңа, билгеле, ышана калдым һәм Хәбибрахман белән бергә укыган, шул сәбәпле аның хәлен яхшы белгән кайбер иптәшләренә тизрәк хәбәр тә иттем. Уйлаштык-киңәштек тә, үзара акча җыеп, Хәбибрахманга җибәрергә булдык. (Башка ярдәм итәрлек чарабыз юк иде.) Хәбибрахман исә Кырымнан миңа нинди санаторийда эшли башлавын язган иде инде. Шул сәбәпле акчаны җыючы да, җибәрүче дә мин булдым. Ләкин нишләптер озак кына хәбәр булмыйча торды, күңелгә төрле шикләр килә башлады. Акчабыз барып җитмәдеме, әллә инде… соңга калдымы?.. Шулай ни уйларга белмичә хәвефләнеп торган чакта, ниһаять, егетебездән хат килеп төште. Бик күп рәхмәт әйткән, сезнең кебек дуслар булуына бик сөендем, дигән, ләкин юкка борчылгансыз, минем больницага кергәнем юк, әйбәт кенә эшләп ятам, сәламәтлегем дә ул хәтле үк начар түгел. Кырым һавасының шифасын да әкренләп сизә башладым инде, дип язган.

Җыеп җибәргән акчабыз күпме генә булгандыр инде, әмма Хәбибрахман аны гомере буена диярлек онытмады. Ә Кырымга китеп ул бик дөрес эшләгән икән. Кырым аны, чынлап та, аякка бастырды. Авыруын да җиңде, бәхетен дә шунда тапты.

1937 елны инде Хәбибрахман үзе миңа ярдәм кулын сузды. Үзегез беләсез, бу бик тынгысыз, хәвефле бер вакыт иде. Азәрбайҗанның бер районында ярты ел эшләгәннән соң, минем, Бакуга килеп, кая барырга, нишләргә белмичә аптырап йөргән чагым иде. Хәбибрахманга кыскача гына хат яздым. Озак та үтми, аңардан чакырып җавап та һәм юллык акча да килде. Безнең җиде ел инде күрешкәнебез юк иде. Хатын белән баланы Казанга озаттым да үзем Кырымга китеп бардым. Башта поезд белән Севастопольгә, аннан кечкенә пароходта Ялтага, Ялтадан җәяүләп кенә Кориез дигән җиргә… Уналты чакрымлык бу араны, һич тә таныш булмаган бик әйләнчек юлдан бер дә адашмыйча, мин җиңел генә барып та җиттем. (Яшь чак шул! Хәбибрахманның исе китте, ник хәбәр итмәдең, дип тиргәп тә алды. «Эмка» машинасында гына каршы алмакчы булган икән ул мине…)

Яшь чаклар өчен җиде ел аз вакыт түгел. Бу вакыт эчендә Хәбибрахман сәламәтлеген ныгыткан, таза ирләр төсе кергән үзенә, азрак шадра йөзе дә тулыланып, шомарып киткән һәм иң мөһиме – бик матур яшь кенә Кырым кызына өйләнгән, инде ике баласы да бар икән. Әмма мине тагын да гаҗәпләндергәне һәм сөендергәне – ул, баксаң, фиркасез көенә Партия Үзәк Комитеты карамагындагы иң шәп санаторийның баш врачы да булып өлгергән!.. (Кырымга барып йөрүчеләр бу санаторийны белергә тиешләр – ул Кориез дигән җирдә. «Тау кояшы» дип атала иде.) Хикмәт нәрсәдә? Хикмәт шунда ки, Хәбибрахман, Гатаулла карт малае, шактый тиз арада үзен яхшы, төпле врач итеп кенә түгел, санаторий эшен бик оста оештыручы чын, тырыш җитәкче итеп тә таныта. Шуңа күрә дә ул җитмеш яшенә чаклы бөтен гомерен төрле җирдәге зур санаторийларда гел баш врач булып уздырды. (Билгеле, Кырымда чакта ук партиягә дә керде.) Бары сугыш вакытында гына семьясы белән Татарстанга кайтып, Арчадагы немец әсирләре госпиталенең начальнигы булып торды. Врач эше – кешене, аның кем генә булуына карамастан, дәвалау, үлемнән коткару – шуңа ул врачлык дипломын алган чакта ук ант та иткән. Терелеп, аякка басып, сугыш беткәч, иленә җибәрелгән немец солдатлары хәрби гимнастерка өстеннән ак халат кигән, көне-төне алар өчен аксый-аксый чапкан, тырышкан бу татар начальнигын һәм аның кул астында эшләүче врачларны, шәфкать туташларын, бәлки, әле хәзер дә рәхмәт укый-укый исләренә төшерә торганнардыр. Әгәр кеше булсалар, әлбәттә!


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации