Электронная библиотека » Амирхан Еники » » онлайн чтение - страница 6

Текст книги "Әсәрләр. 3 том"


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 11:40


Автор книги: Амирхан Еники


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 6 (всего у книги 67 страниц) [доступный отрывок для чтения: 18 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Менә шуннан соң җыен кушылмаска дигән карарын чыгара. Инде хәзер бу карарны Сынныда көтеп яткан сәнәкчеләргә җиткерергә кирәк. Кемгә тапшырырга моны? Әгәр чын булса, бу хәтәр эшне Нигъмәтулла дәдәкайга йөкләгәннәр икән. Ул яхшы атка иярсез генә атланып Сынныга киткән, барып җиткәч, сәнәкчеләрнең башлыклары янына кереп тормыйча, тик авыл урамының бер очыннан икенче очына чаклы: «Халык, ишетегез! Каргалылар кузгалмый, каргалылар кушылмый!» – дип кычкырып узган, имеш. Аның артыннан сәнәкчеләр чыгып, Каргалы чигенә җиткәнче куа килгәннәр, ләкин куып җитә алмаганнар…

Моны миңа, Нигъмәтулла дәдәкай югалганнан соң, Мәдинә җиңгәчәй сөйләгән иде. Чынмы, дөресме бу?.. Ышаныр өчен тагы кемнәндер ишетәсе килә иде. Ләкин кемнән, бик күп еллар узган, ул вакыйгаларның шаһитлары да калмаган диярлек… Һәм менә 1979 елның җәендә Уфага баргач, мин әлеге Каргалы җыенында халыкны сәнәкчеләргә кушылмаска өндәгән Гыйниятулла абзыйның үзеннән сорадым: «Нигъмәтулла дәдәкайның Сынныга җибәрелүе дөресме-түгелме?..» «Дөрес булуы бик мөмкин, – диде Гыйниятулла абзый. – Күп еллар узса да, яхшы хәтерлим, җыеннан соң күрше авылларга атлар чаптырдылар. Ә Сынныга Нигъмәтулланың җибәрелүенә мин бик ышанам, чөнки ул араларында иң кыю йөрәкле, алгыр кеше иде, мәрхүм…» Шулай диде Гыйниятулла абзый – вакыйганың үзәгендә булган кеше!

Инде Каргалы тарихыннан тагын бер борынгырак вакыйганы да искә төшерик. Бу – Әси карак вакыйгасы.

Хәзер ничектер, әмма мин малай чакларда Каргалыда Әсинең исемен һәм аның көен ишетмәгән кеше булды микән?! Аннан соң инде бик күп еллар узды, буыннар алышынды, Каргалы таралды – ихтимал, Әси үзе дә һәм көе дә әкренләп онытылгандыр яки онытылып барадыр. Ләкин бөтенләй үк онытылмасын иде ул. Түбәндә сөйләнәчәк вакыйганың моңа хакы бардыр дип ышанасым килә.

Хуш, кем соң ул Әси, кай заманда яшәгән һәм ниләр кырган? Атакай сөйләгәннәрдән һәм Срур тутакайның миңа биреп торган русча язмасыннан чыгып, мин кыскача гына шуны әйтә алам: үткән гасырның икенче яртысында Каргалыда Әсәдулла Хәбибулла улы Еникеев дигән бик гайрәтле, кыю, тәвәккәл һәм, әйтергә кирәк, үзенчә акыллы да бер кеше булган. Әси – аның кыскартылган исеме, шушы исем белән ул халык теленә кереп тә калган. Үзе морза, ләкин шул заманның милли һәм икътисади кысулары нәтиҗәсендә булса кирәк, бу кеше караклык итү, талау юлына баса. Ялгыз башы гына түгел, ә Каргалы кешеләреннән үзенә бер шайка оештыра, шуның оста, сак, хәйләкәр җитәкчесе булып таныла. Аның уң кулы – Сәлиәсгар Еникеев, Әсинең үзе кебек үк кыю да, батыр да булган… Бөтен «эшне» икәү корганнар, икәү алып барганнар. Урлау-талау мактаулы эш түгел, әлбәттә, ләкин хикмәт шунда ки, алар, ягъни Әси шайкасы, Каргалының үзендә беркемнең дә малына тимәгән, шулай ук якын-тирәдәге татар-рус авылларын да бервакытта да борчымаган. Алар бары бик еракка китеп, хәтта Оренбург һәм Самар губерналарына чыгып, шундагы боярларны талаганнар, чиркәүләрне басканнар. Күп вакытта талаган малларын Каргалыга да алып кайтмыйча каядыр юлда яшереп калдыра торган булганнар.

Ә авылның үзендә Әсәдулла агай – мөхтәрәм, өстәвенә бик диндар бер кеше, биш вакыт намазын калдырмый, мәчеткә дә чалмадан гына йөри. Үзенчә юмарт, миһербанлы да булган ул. Урлап кайткан атны суйса, итен еш кына ятимнәргә, фәкыйрьләргә өләшкән. Атакайның әйтүенә караганда, ул ерак кырларда кое казыткан, ватылган күперләрне төзәттергән. Аш мәҗлесе үткәргәндә гел генә: «Хәзрәтләр, алдыгызга килгән ризыкта бер локма хәрәм нәрсә юк, тыныч җан белән ашагыз!» – ди икән.

Авыл халкы Әсәдулла агайның чын гамәлен, һичшиксез, белеп торган, әмма ләкин һичкем аңа бармагы белән дә төртеп күрсәтмәгән. Хәтта авылның мулласы да тел яшергән. Шулай да полиция, бик нык эзләнә торгач, ахырда Әси каракның эзенә төшә. Аннары таланган боярлар да һаман Каргалы ягына күрсәтеп, каракларны шуннан эзләргә кирәк дип әйтә килгәннәр. Берничә тапкыр куа да чыкканнар, ләкин Әсиләрнең атлары дөлдел шикелле, берәүне дә артларыннан җиткермәгән. Әсинең үз аты, имеш, тезгенен муенына салган килеш абзар ышыгында һәрвакыт бәйләүсез генә торган. Берәр төрле хәтәр туа калса, Әси ишек төбенә чыгып сызгыруга, туры аты шунда ук юртып килеп тә җитә икән: Әси сикереп кенә атлана да исеп киткән җилдәй юк та була, имеш!

Полиция кешеләре еш кына Каргалыга тентү белән килә башлыйлар. Ләкин берни тапмыйча кире китәргә мәҗбүр булалар. Халыктан һәм авыл мулласыннан сорашып та бернәрсә белә алмыйлар. Хәтта бер тентүдән соң шул ук төнне Әси ярдәмчесе Сәлиәсгар белән бергә Уфага барып, губернаторның махсус үзе генә җигеп чыга торган ике иң шәп атын да урлап китә. Шунда ук яңадан Каргалыга тентү килеп җитә, ләкин бу юлы да нәтиҗә шул ук: Әси намазлык өстендә, беркем бернәрсә күрмәгән, атларның монда эзе дә юк!

Әси шәүләсе артыннан болай бушка чабу тагын күпмегә сузылган булырдыр, әмма Каргалы өстенә килгән бер зур афәт аның тотылуын тизләтә. 1871 елны Каргалы якларында бик көчле корылык була, игеннәр кибеп бетә, халык икмәксез кала. Кышны уздырып, язга чыкканда инде авылда ачтан үлүчеләр дә күренә башлый. Менә шул ачларга ярдәм итү теләге белән Әсәдулла Еникеев үзенең агасы Хисмәтулланы иң якындагы Языков боярына үтенеч белән җибәрә. Үтенеч шул: господин Языков Каргалы халкына яңага хәтле берничә олау икмәк әҗәткә биреп торсын, яңа ашлык өлгерү белән кайтарачаклар – моны Әсәдулла Еникеев үз өстенә ала. Шуның белән бергә ул, Әсәдулла морза, моңарчы Языков имениесенә тимәгән шикелле, моннан соң да тимәскә сүз бирә… Морза сүзе ант кебек үк нык булачак!

Языков үтенеч белән килгән Хисмәтулла агайны башта сабыр гына тыңлый, ләкин сабырлыгы бик тиз бетә башлый, бите-муены кан йөгергәндәй бүртеп чыга, аннары сикереп тора да Әсәдулланың үзен дә, барлык Каргалы халкын да «ворлар, разбойниклар» дип акырып-бакырып сүгәргә тотына. Ачтан кырылып бетсәләр дә, бер бөртек тә бирмәячәген әйтә һәм, ялчыларын чакырып, Хисмәтулланы имениесеннән төйгечләп озатырга куша. Ялчылар Хисмәтулла агайның кулларын каерып бәйләп, үтерә язганчы кыйнап, Каргалы юлына чыгарып ташлыйлар.

Билгеле инде, Языков боярының бу явызлыгын Әсәдулла җәзасыз калдырмый. Бояр имениесен ул яхшы белә, тик форсат кына көтә. Һәм озак та үтми, форсат үзеннән-үзе дигәндәй килеп тә чыга: имениедә бояр хатынының туган көнен бәйрәм итәләр. Тирә-яктан бик күп кунаклар җыела. Һәм шул ук төнне Әси дә туры атына атланып ялгызы гына бояр имениесенә юнәлә. Ләкин ул таларга бармый – үч алырга бара. Җәйге кыска төн, тирә-юнь тып-тын, зур йортның бөтен бүлмәләрендә ашап-эчеп ауган кунак– лар йоклый – кунаклар гына түгел, эт булып арыган хадимнәр дә төрлесе төрле урынга тәгәрәшеп беткәннәр. Менә шул чакта Әси туп-туры боярның йокы бүлмәсенә тәрәзәдән сүләндәй99
  Сүлән – селәүсен. – Ә. Еники искәр.


[Закрыть]
тавыш-тынсыз гына сикереп керә дә киң агач караватта тәмле генә гырлап яткан хуҗаның өстен кинәт ачып та ташлый. Бер кат нечкә озын күлмәктән генә яткан бояр шунда ук коты алынып күзләрен ачып җибәрә. Әси аңа иелеп, шыпырт кына әйтә: «Тавышыңны чыгарасы булма, ату, урыныңда ук буып үтерәм», – ди. Аннары чигенә биреп, кулындагы чи каештан ишеп үргән кыска саплы озын камчысы белән: «Менә бу сиңа ачларга ярдәм итмәгән өчен, мине, Әсәдулла морзаны, разбойник дип атаганың өчен, минем братым Хисмәтулла морзаны кыйнатып җибәрүең өчен!» – дия-дия чажлатып яра да башлый. Камчы сызгырып төшкән саен боярның нечкә күлмәге аша канлы юллар бүртеп чыга, үзе киң караватында еландай үрле-кырлы сикеренә, әмма үрсәләнеп ахылдаса да, кычкырырга батырчылыгы җитми. Камчыдан кеше үлми – бояр моны бик яхшы белә. Әси уңлы-суллы яра-яра да кире тәрәзәдән сикереп юкка да чыга. Каргалыга ул кайтып тормый, күршедәге Галышево дигән рус авылына барып, шундагы дусларында яшеренеп ята.

Менә шуннан соң инде Әсине тотар өчен Каргалыга губернатор үзе җибәргән егерме кешелек кораллы отряд килә. Өч ай буена отряд Әсине һәм аның уң кулы Сәлиәсгарны эзли, көтеп тә ята, әмма алар икесе дә җиргә сеңгәндәй юкка чыгалар. Бары тик солдатлар киткәч кенә, Әси белән Сәлиәсгар өйләренә кайталар. Ләкин отряд кемнедер яшерен күзәтүче итеп калдырган булса кирәк, озак та үтми, боларның икесен дә җомга намазыннан чыккан чакта тотып алалар һәм Уфа төрмәсенә озаталар.

«Әси карак» эше буенча тикшерү шактый озакка сузыла. Ике-өч губернадан җыелган материал нигезендә, «Әси шайкасы»на катнашы булса да, булмаса да, Каргалының кырык-иллеләп кешесенә гаеп тагыла. Бу кадәр зур эш ачылгач, губерна суды, бөтен Каргалы халкын ерак Якутиягә сөрергә рөхсәт сорап, Петербургтагы сенатка мөрәҗәгать итә. Кыскасы, Каргалы дигән авылны моннан куарга, бетерергә кирәк. Бу хәбәр Каргалы халкын, билгеле, бик нык борчуга сала. Авыл шаулый, авыл аптырый – нишләргә, ничек итеп бу коточкыч афәттән котылырга? Ахырда күп сүзләрдән соң авылның берничә өлкән кешесе, мулласы һәм старостасы, яклау сорап, татар бояры Тәфкилевкә баралар. Тәфкилев морза – үзе дә зур алпавыт булу өстенә патшаның ышанычын казанган һәм иң югары хөкүмәт даирәләре белән бәйләнештә торган кеше. Әлбәттә, ул рус боярларының мәнфәгатен яклау ягында, ләкин бу очракта гаделсезлек бик ачык күренеп торганлыктан (Каргалының бөтен халкы да карак түгел ләбаса!), килгән вәкилләрнең гозерен тыңлап, сенат белән сөйләшеп карарга риза була. Шулай итеп, аның сөйләшүе нәтиҗәсендә сенат бөтен Каргалыны Себергә сөрүдән туктата, ләкин бер шарт белән: Каргалы халкы үзе Себергә сөрелергә тиешле кешеләрне күрсәтеп, шуларның исемлеген төзеп бирсен! (Күрәсең, тикшерүчеләр үзләре гаеплеләр белән гаепсезләрне аерып бетерә алмаганнар.) Башка чара юк, авылны саклап калыр өчен сенат таләбенә риза булалар. Авыл үз кешеләрен яхшы белгәндер инде, менә шул нигездә Әси белән Сәлиәсгарның иң якын иярченнәреннән егерме кешене күрсәтеп бирәләр. Шул рәвешчә, Каргалыдан барлыгы егерме ике гаиләне, хатын, бала-чагалары белән бергә, Себергә (Якутск губернасына) сөргенгә куалар. Алар киткәндә, бөтен авыл кузгала, тәкбирләр әйтеп, хәер-догалар теләп, карты-яше елашып озатып калалар. Авыл халкының Әси каракка бернинди ачуы да, үче дә булмый, киресенчә, аны гайрәтле дә, үзенчә гадел дә бер кеше итеп яраталар һәм хөрмәт итәләр. Моның шулай икәнен халык арасында бик тиз таралып өлгергән «Әси карак» көе үзе дә ачык күрсәтеп тора. Бу көйне Әси үзе чыгарган, имеш, диләр. Һәрхәлдә, сүзләре аныкы булырга тиеш. Китәр алдыннан Каргалы тавына менеп, авыл өстенә карап җырлаган, имеш. Менә аның кайбер җырлары:

 
Менәр идем тауның башына,
Утырып җырлар идем кашына.
Киткән җирләрдин исән кайтсам,
Тарих язар идем ташына.
Туры атыкаем-малыкаем,
Атламыйсың, сикереп чабасың,
Туры атыкаем-юлдашкаем,
Ятлар кулына инде каласың.
 

Бу бик моңлы озын көй. Минем атакай да аны еш кына җырлый торган иде. Хәзерге вакытта сиксән алты яшьлек апам Срур тутакай исенә төшергәндә әкрен генә җырлаштыргалый. Аның бу көйне һәм үзе белгән Каргалының тагын кайбер көйләрен җырчылардан кемгә дә булса биреп калдырасы бик килә иде. Минем үтенүем буенча, Мәхмүт Нигъмәтҗанов Мәскәүгә бер баруында Срур тутакайда булып, аңардан һәм якын туганыбыз Зөләйхадан ул көйләрне магнитофонга язып та алды. Бәлки, югалмас, бәлки, сакланыр да әле Каргалының ул борынгы гаҗәеп көйләре!

Әсәдулла Еникеев – «Әси карак»ның соңгы гомере турында берничә генә сүз. Егерме биш елдан соң ул Себердән Уфага кайтып, шунда үзенә йорт алып, күпмедер вакыт яшәп кала. Каргалыга да кайта ул һәм безнең өйдә кунак та булып китә. Ап-ак сакаллы, мәһабәт картның сезнең өйдән чыгып, җигүле чанага ипләп кенә утырып киткәнен үзем күреп тордым, агакай аның тун чабуларын кыстыргалап, капкага чаклы озатып калды, дип сөйләгән иде миңа Срур тутакай. Димәк, Әсәдулла үзенең туган авылында искечә һаман да мөхтәрәм бер кеше булып саналган.

1907 елны Әсәдулла бабайны ни өчендер яңадан кулга алалар һәм шунда – Уфа төрмәсендә ул вафат та була. Билгеле, бу батыр йөрәкле кешене бары гади карак дип кенә тану дөрес булмас иде. Рус самодержавиесенә һәм боярларына каршы ниндидер ачу, үчлек ята, минемчә, аның бу хәтәр-кыю хәрәкәтендә. Кара реакция елларында патша хөкүмәтенең аны икенче тапкыр төрмәгә ябып, ниһаять, шунда үләргә мәҗбүр итүе дә әллә кайчангы караклыгы өчен генә булмас, әлбәттә. Ул заманда гади караклар һәр авылда диярлек очрап торган, әмма Әси кебек легендага әверелеп, җырларга кереп, халык хәтерендә яшәгәне меңнән бер генә!

Әсәдулла бабайдан һәм аның җырыннан аерылганчы, гомумән, Каргалы көйләре турында кыскача гына әйтеп китү кирәктер, ахрысы. Әйе, Каргалының үзендә генә җырлана торган көйләре бар иде. Мин аларны күбрәк атакайдан ишеттем – ул, мәрхүм, җыр сөюче иде. Шулай ук Нигъмәтулла дәдәкай да җыр сузарга бик һәвәс булган. Минем аның Абзан туенда җырлаганын һич тә онытасым юк. (Бу хакта мин, хәтерләсәгез, «Җиз кыңгырау» хикәясендә язган да идем.) Кызганычка каршы, Нигъмәтулла дәдәкайның җыры иртә өзелде.

Алардан соң мин ул көйләрне гел генә диярлек Срур тутакайдан һәм Зөләйхадан ишетә килдем. Без, якын туганнар, кайчагында ничектер туры килеп, Мәскәүдә җыелышабыз: Казаннан мин барам, Алма-Атадан Зөләйха белән Шәрәф, Уфадан Рауза яки Ләйлә килгән була… Бөтен кич буена диярлек Срур тутакайның борынгы әйберләр һәм рәсемнәр белән тулы, шунлыктан тыгыз, тәртипсезрәк тә бүлмәсендә җыр тыңлап, үткәннәрне сагынып утырабыз. Срур тутакай пианинода үзе уйнап, үзе җырлый – әкрен генә итеп, әмма бик җиренә җиткереп, үткәзеп җырлый. Уйнап-җырлап туктагач, безгә борылып, шул көй кузгаткан берәр вакыйганы яки кешене хисләнеп-дәртләнеп сөйләп тә ала.

Зөләйха да үзе уйнап, үзе җырлый – аның тавышы көчлерәк тә, иркенрәк тә. Атасы мәрхүм кебек башта тамак кыргалый, башын чөебрәк уйлана, шуннан җай гына башлап җибәрә – җыр хыялны ияртеп әллә кайларга алып китә, ә моңы әйтерсең юка гына ефәк булып йөрәкләргә йомшак кына урала да урала. Ул күбрәк «Ялан» көен җырлый, җырлап тынгач, әкрен генә: «Бу көйне атакаем печән чапканда еш кына җырлый торган иде», – дип әйтеп куя.

Мин үзем җырдан мәхрүм кеше, әмма бик тиз тәэсирләнәм, беренче җырдан ук инде миңа яшьләремне тыю бик авыр була. Җыры да бит нинди – бәгырьгә төшәрлек!

 
Каргалыкай буе, ай, камышлы,
Камышлары аның тавышлы.
Еллар белән еллар бер үк түгел,
Быелгысы никтер сагышлы.
. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .
 

Кызык хәл: бик әсәрләнеп тыңлаганга күрәме, мин җырланган көйләрнең исемнәрен белә алмыйча кала идем. Менә «Әси карак» көе, дидем, «Ялан» көе, дидем (ләкин башкортның «Ялан җиркәе» түгел, бөтенләй башка), – тагын нинди көйләр? Тагын «Исмәгыйль җизни көе» дип бер моңлы озын көй җырлыйлар:

 
Казаннардин килгән, әй, җиз курай,
Ефәк калфак кигән кыз уйнай.
Үзе лә уйнай, үзе җырлай,
Күңелкәе аның кемне уйлай.
 

Аннары «Шәйсолтан», «Шакир көе» дигәннәре дә бар. Болар барысы да Каргалының саф үз көйләре, бүтән бер җирдә дә миңа аларны ишетергә туры килгәне юк. Шулай ук безнекеләр «Агач башы»н да бик яратып җырлыйлар, ләкин бусы инде читтән килгән булырга тиеш. Ул кайчандыр шактый таралган, хәзер исә онытылып бара торган бик матур көй, Фәйзи Биккинин уйнавында грампластинкага да язылып калган, тик аны бездә башкачарак – сузыбрак, бормалырак итеп җырлыйлар.

Каргалының үз көйләре барысы да башкорт көйләренә тартым – борылма-күчешләре белән өзелмичә сузыла, бер күтәрелә (көчәя), бер төшә (әкренәя) торган озын көйләр. Һәм шушы охшашлык мине еш кына уйландыра иде: нидән бу, башкорт җиренә күчеп утыргач һәм башкортлар белән аралаша башлагач кына туганмы алар? Ләкин болай уйлау бер дә нигезле түгел кебек. Безнең халык, күргәнебезчә, бик борынгы халык. Ике мәртәбә ул яшәгән җирен алыштыра – башта Азов диңгезе буйларыннан Россия үзәгенә, ә күпмедер гасырлардан соң башкорт җирләренә күчеп утырырга мәҗбүр була. Йә, әнә шул меңнәрчә чакрымнарга сузылган далаларны, урман-суларны арбалар шыгырдавын тыңлый-тыңлый үткән чагында, ул үзенең моң-зарын көйләргә салып җырламагандыр дисезме? Һәм аның бу җыр-моңнары буыннан-буынга күчә килмәгәнме әллә? Менә бу җыр үзе генә дә шул хакта сөйли түгелме?

 
Сибелеп тә төшкән, бөгелеп тә үскән
Юл буенда ялгыз бер бодай.
Газиз башны туган илкәйләрдән
Аермасын иде бер Ходай.
 

Юк, башкорт җиренә дә ул йөрәге, өметләре белән бергә үзенең җыр-көйләрен дә алып килгән, әлбәттә. Инде охшашлык бар икән, нигә моңа артык гаҗәпләнергә? Башкорт – асылда, дала халкы, безнең ерак бабайлар да кайчандыр далада яшәгәннәр. Башкортның тамыры кыпчактан диләр, безнең чыгышны да кыпчак белән бәйлиләр. Тарихның саргайган сәхифәләрен актара башласаң, бик хикмәтле нәрсәләр килеп чыгар иде. Менә бит хәтта телдә дә охшашлык юк түгел: башкорт «атай», «агай» ди, ә без «атакай», «агакай» дибез, ләкин болай дәшү безгә һич тә башкорттан кермәгән. Бик борыннан һәм бик ерактан килә ул. Аннары тагын башкортның яратып куллана торган «җиңгә» сүзе бар: өлкәнрәк хатыннарга, бигрәк тә ага тиешле ирнең бичәсенә гел генә «җиңгә», «җиңгәм» диләр. Безнең төмәннәр дә нәкъ менә кардәш тиешле өлкән кешенең хатынына «җиңкай» дип дәшәләр. (Бертуган агасының хатынына һәр җирдәге шикелле «җиңгәчәй» диләр.) Күрәсез, бер үк сүзләр, тик әйтелешләре генә төрлечә.

Дөрес, безнең төмәннәрнең теле башкортныкыннан гына түгел, күпчелек татарныкыннан да шактый нык аерыла. Бу тел, асылда, мишәр теленең бер диалекты булырга тиеш. Ләкин ул Касыйм татарлары, шулай ук Нижгар мишәрләре теленнән сизелерлек аерылып тора. Касыймлылар сүзне ничектер әйтеп бетермичә, бер-беренә ялгабрак һәм кабаланыбрак сөйлиләр, шуңа күрә аларны тиз генә аңлап та булмый. Каргалы төмәннәре исә сүзне өзеп, тулы әйтеп, авыз тутырып сөйләргә яраталар. Аннары каты мишәрләргә хас «ч» урынына «ц» кулланып (әйтик, «пыцак» дип) сөйләү дә аларда юк. Әмма күп сүзләрнең әйтелеше шулай да мишәрчә: ү(өй), үләнү (өйләнү), түэн (төен), әтәм (әйтәм), чаука (чәүкә), корыйк (койрык) һәм башкалар… Ә менә бу шактый еш әйтелә торган сүзләр Каргалыга гына хас түгел микән: малыкаем («җаныкаем» мәгънәсендә), әмән («гүя» урынына), гареп (гариб «мескен», «бичара» мәгънәсендә йөри). Тегендә, Тамбов җирендә яшәгән чакларында рустан кереп калган сүзләр дә бар: ызба (өй), кучарка (кочер– га – кисәү агачы), внука (онык) – шуның ишеләр тагын булырга тиеш. Мәсәлән, Каргалыга кайтып йөргәндә мин малайлардан еш кына «пырт» дигән сүзне ишетә идем. «Әдә, пыртка киттек», – дип, мине чакыра торганнар иде. Баштарак һич тә аңлый алмадым: нәрсә булырга мөмкин ул «пырт» дигәннәре? Үзе, җитмәсә, авылдан шактый читтә дә икән. Ахырда, бер ияреп баргач, күрдем мин ул «пырт»ны, тегермән буасы икән ләбаса! Малайлар мине шунда су керергә чакырганнар икән… Ярый, безнеңчә – буа, Каргалыча «пырт» та булсын ди, ләкин кайдан килеп кергән ул әкәмәт? Хәер, сез аңлагансыздыр инде, русның «пруд» сүзе шулай кереп киткән икән безнең Каргалы теленә.

Билгеле, Каргалы халкының телендә генә түгел, көнкүрешендә, гореф-гадәтләрендә дә үзенчәлекләр җитәрлек күп. Бәй– рәмнәре, туйлары, уеннары да башкачарак булган аның. Мәсәлән, яңа ел кергәч, айлы төндә су тулы чиләккә билгеләп салган кашыкларны ак кар өстенә чыгарып сибеп, бәхет сынау уены Каргалыдан башка тагын кайда гына бар икән? Җитмәсә, исеме дә «раштуа уены»! Ләкин мин биредә алары турында җәелеп тора алмыйм, чөнки, беренчедән, белүем чамалы, икенчедән, Срур Сүнчәләйнең Каргалы туен һәм уеннарын бик белеп, тәфсилләп язган кызыклы мәкаләләре безнең журналларда («Казан утлары» белән «Азат хатын»да) заманында басылып чыккан иде. Шулай булгач, язылганны кабатлаудан мәгънә юк, теләгән кеше үзе дә табып укыр.

…Каргалы турында тагын нәрсә әйтәсем калды? Бик күп еллар узды шул. Балачак хәтере күргәннәрне ничаклы гына нык беркетмәсен, барыбер әкренләп бик күбесе онытыла-югала бара икән. Аннары хәтер сандыгы да кечкенә бит әле, бер биш-ун еллык «хәзинә» җыелгандыр инде аның төбендә, хәлбуки аннан соң алтмыш еллап гомер узып та киткән. Бик төптә калган шул балачакныкы! Әмма ни аянычы: балачактан ук туган туфрактан аерылып торгач, еллар үтү белән, ул үзенең тансыклыгын һәм кадерен дә югалта башлый икән. Ләкин беркайчан да онытылмый. Юк, онытылмый! Менә ни өчен ишеткәннәремне генә булса да әйтеп бетерәсем килә. Алары да инде күп калмады.

Каргалы халкының туганлык җепләре белән үзара бик нык бәйләнеп, чуалып беткәнен кабатлап булса да әйтергә туры килә. Бабакайлар, әбекайлар, агакайлар, дәдәкайлар, җизниләр, кияүләр, җиңкайлар, җиңгәчәйләр – барысы да бит бер авылда яшәгәннәр, хикмәти Хода! Якын туганнарын аерыр өчен махсус сүзләре дә булган. Әйтик, ике бертуган балаларын «тудык» дигәннәр һәм үзара «тудыкай» дип сөйләшкәннәр дә (аеруча хатын-кызлар). Тудыклардан туганны «тумачи» дигәннәр. Тагын «трачи» дигәне дә бар икән әле – бусы инде тумачилардан туган дүртенче буын (беренче буын бер ата-анадан туганнар). Ләкин гамәлдә бу сүз йөрми диярлек, чөнки туганлык бик ераклашкан, кемнең кемгә «трачи» булуын белүе дә бик читен.

Шулай ук картларга буйсыну, картларны хөрмәт итү дә көчле булган. Билгеле, бу гадәт – гомумән, татар халкына хас сыйфат, ләкин төмәннәрдә ул аеруча нык сакланган. Гаиләдә бабай үлсә, әби «баш» булып калган – аңа берсүзсез буйсынганнар. Һәр эштә диярлек бу шулай. Хәтта сөйлиләр: түр башында туксаннан узган әби калтыранып утыра. Юньләп күзе дә күрми, колагы да ишетми, акылы да инде әйле-шәйле генә. Шулай да аның ап-ак сакаллы улы – күптән кызларын биргән, улларын өйләндергән йорт хуҗасы бабай – берәр җиргә кунакка яки туйга барырга кирәк булса, иң элек әнә түр башында калтыранып утырган шул карчыктан сәкегә таянып, үрелеп, ипләп кенә рөхсәт сораган:

– Анакай, кәбәм, безне вет Ибәй кодаларга кунакка дәшкәннәр иде, рөхсәт итәрсез микән?

Карчык җавап бирергә ашыкмый, башын селкетеп утыра бирә, аннары йокысыннан айныгандай сорый:

– Нәстә әйтәсең?

– Кунакка дәшкәннәр иде, дим, рөхсәт итсәң…

– Кемгә?

– Ибәй… Ибәтулла кодаларга.

– Кем ул, нинди кода?

– Соң, үзебезнең Җәмилә киленнең аталарына инде… Түбән очка.

Карчык, тагын озак кына дәшми торып, кырыс кына әйтеп куя:

– Ярар, барырсыз… Тик дөньягызны онытып утырмагыз, якты күздә кайтыгыз!

Ак сакаллы картның әйле-шәйле анасыннан әнә шулай рөхсәт алуы – бу бер дә арттырып әйтелгән сүз түгел. Шулай булган заманында, картлар рөхсәтеннән (яки фатихасыннан) башка бер генә эш тә эшләнмәгән.

Аннары төмәннәрдә хатын-кызлар да шактый ук хөрлек белән файдаланганнар. Карчыклар йөзләрен яшермәгәннәр, хатыннар олырак ирләрне очратканда, битләрен яулык чите белән генә кап– лый төшеп узганнар. Яшь киленнәр француз бөркәнчек ябынганнар, иренең туганнары белән күрешкәндә чүгенеп (реверанс ясап) кул биргәннәр. Кызны күрсәтмичә бирү яки егетен күрмичә чыгу кебек кыргый гадәтләр дә булмаган. Кыскасы, «кара йөзләр» кебек фаҗиганең Каргалыда булуы мөмкин дә түгел.

Инде исемнәр һәм кушаматлар турында берничә сүз. (Кушаматлар кайда гына юк ул, ләкин бу очракта үзенә күрә бер сере бар.) Хикмәт шунда: безнең Каргалыда фамилияләр аз, бер үк исемнәр бик күп. Үзенең һәм атасының исеме туры килгәннәр дә аз түгел. Шул сәбәпле монда кешеләрне кушаматсыз аерып та булмый. Әйтик, бер үк фамилиядә ике Кәлимулла бар икән, аның берсен Болаш Кәлимулла, икенчесен Гыжнай Кәлимулла дип йөрткәннәр. Кыскасы, кушаматсыз берәү дә юк. Хәер, бөтен авылга бер кеше булган диләр. Исеме аның Әхмәт икән. Менә шул абзый бер мәҗлестә: «Минем кушаматым юк, мин коры Әхмәт кенә», – дип мактанган, имеш. «Әһә, алаймыни?!» – дигәннәр тыңлап утыручылар һәм шунда ук аны Коры Әхмәт дип йөртә дә башлаганнар. Мактану харап иткән абзыйны!

Ләкин бик күп кушаматларның «чыгышы» билгесез, махсус төпченмичә белеп тә булмый, шулай да кайберләренең «тарихы» мәгълүм. Мәсәлән, Кердеш Нури дигән кеше булган. Ул кайчандыр Мәмти (Мәфтүхә) исемле хатынга йортка кергән. Шуннан инде аңа Кердеш дигән кушамат тагылган. (Хәтта яңа сүз иҗат иткәннәр.) Яки Әйләнчек Сафины алыйк. Бу кеше берәр җиргә барыр өчен атын җигеп, ишек төбенә тарттыргач та, чыгып китә алмыйча, өе тирәсендә һаман әйләнә дә тулгана икән. Шуның өчен аңа Әйләнчек кушаматы бик урынлы тагылып та кала.

Кушаматлар, фамилия шикелле, атадан балага да күчкән. Әйтик, атасының кушаматы Бәлеш икән, малайлары да Бәлеш булып йөргән. Минем тагын Чөчеләр («төче» сүзеннән), Нәмиләр дип күпләп әйткәнне дә ишеткәнем бар – бу инде тоташ бер токымның кушаматы булса кирәк. Бер кушаматның хәтта фамилиягә әйләнүен дә ишеткән идем. Югарыда Болаш Кәлимулла дигән кеше телгә алынган иде – менә шуның бер улы атасының кушаматын тоткан да фамилиягә әйләндергән. Хәзер үзе дә, балалары да Булашевлар булып йөри икән.

Әйе, болар барысы да элек иде – миңа чаклы һәм мин балачакта булган хәлләр. Аннан соң күп сулар акты, күп җилләр исте, буыннар алышынды, тормыш алышынды. Тулаем дөнья бик нык үзгәрде. Бу үзгәрешләрдән минем туган авылым Каргалы да читтә торып калмады, билгеле. Бөтен җирдәге шикелле, хәзер инде анда да бай да юк, ярлы да юк, һәр җәһәттән тигезлек, барысы да бер чама тук һәм мул яшиләр… Борынгы озын көйләр урынына кыска-дәртле көйләргә җырлый торганнардыр, иске уеннар да онытылып беткәндер – клубка йөри яки телевизор карый торганнардыр (бөтенесе булмаса да), кушаматларның да кирәге беткәндер, яңа буын бер-берсенә, ихтимал, «фәлән-фәләнович» дип кенә дәшә торгандыр… Хәтта ялан-кырларның да исемнәре онытылып бетмәде микән? Ә матур иде ул, табигатьнең үзеннән алып, халык биргән исемнәр: Торна кичүе, Төлке чокыры, Үгез куагы, Бозау басуы, Әркәсле, Зирекле баш, Тозлы куш һәм башкалар, һәм башкалар. Хәзер алар совхоз җирләре, зур-зур участокларга бүленеп, беренче, икенче, өченче бригада басулары дип кенә йөртелә торганнардыр…

Озын сүзнең кыскасы, мин белгән өч мәчетле иске Каргалы юк ул. Дөрес, шул ук урында, шул ук исемдә кечерәк бер авыл тора, әмма бу инде башка авыл, яңа авыл.

Каргалы халкының читкә сибелүе турында сүз булган иде инде. Кайбер фамилияләр, мәсәлән, Еникеевләр белән Терегуловлар, анда бөтенләй диярлек калмаган да, имеш. (Хәер, бөтенләй үк булмас, монысына никтер ышанып бетәсем килми.) Һәрхәлдә, бик күпләр киткәннәр – бигрәк тә яшьләре… Һәм бик күптән, революциягә чаклы ук башланган да ул. Революциядән соң инде берәмләп кенә түгел, күмәкләп тә китә башлыйлар. Бу хәлнең, төрле социаль сәбәпләрдән башка тагын бер «гаепчесе», минемчә, школа булса кирәк. Эш шунда ки, Каргалыда әле үткән гасырның ахырларында ук инде русча укыту башлана. Мәчет каршындагы мәдрәсәдә мулла абзый балаларга дини сабак укытса, минем инәйнең атасыннан калган нарат йортта Ибәтулла учитель бары тик русча укыткан. Шулай итеп, авылда русча укый-яза белүчеләр һәм башлангыч белем алучылар елдан-ел әкренләп арта барган. Соңыннан Казан, Уфаларга китеп, укуын дәвам иттерүче кайбер яшьләр – әнә шул Ибәтулла учитель шәкертләре. Шулардан инде беренче врачлар, агрономнар, землямерлар чыга да башлый.

Бу гасырга кергәч, унынчы еллар тирәсендә булса кирәк, патша хөкүмәте татар-башкорт балалары өчен Каргалыда ком-таштан зур школа салдыра. Максат, билгеле, «инородецлар»ны русча укыту һәм тәрбияләү, шуңа күрә ул казна хисабына яши, читтән рус укытучылары китерелә. 1911 елда ачылган бу школа высшее начальное училище дип атала. Тирә-яктагы татар, башкорт авылларыннан күпмедер укучылар җыела, рус авылларыннан да укырга киләләр, ә Каргалының үз малайлары барысы да диярлек шунда кереп укыйлар. Зур, якты класс бүлмәләре, уку әсбаплары, тәҗрибәле укытучылар белән тәэмин ителгән школа үзенең шәкертләренә шактый төпле белем бирә. Бетереп чыгучыларга югарырак уку йортларына керү өчен юл ачыла, ә бик күбесе школа биргән белем һәм хокук белән үзе укытучылык итә башлый. Каргалы укытучыларын ул заманда бөтен тирә-як авылларда очратырга мөмкин иде.

Менә шул школа аркасында, диясем килә, Каргалы яшьләренең күпләп читкә китүләре башлана да инде. Бигрәк тә егерменче-утызынчы елларда агылып китәләр. Бәләбәй белән Уфаны әйт– кән дә юк, Казан белән Мәскәүгә дә барып җитәләр. Уку, кайда гына булса да, ничек кенә булса да уку! Әйтәсе дә түгел, мактаулы омтылыш! Алардан урта һәм югары уку йортларын бетергән күпме белгечләр илгә таралды. Бөек Ватан сугышында Каргалы кешеләреннән егерме полковник, унике врач булган, имеш – шуны да миңа әйттеләр (бер җиргә илле дүрт врач дип тә язып куйганмын, ләкин бусы артык күп, кеше ышанмас). Тора-бара алардан галимнәр дә чыкты. Хәзерге көндә дә бер Казанда гына Еникеевләр һәм Терегуловлардан берничә профессор бар. Татарның беренче медицина профессоры Әбүбәкер Терегулов та Каргалы баласы – Казан университетын 1911 елны ук бетергән булган. Фән өлкәсендә династияләр туды дип тә әйтергә мөмкин. Мәсәлән, Уфада Гыйниятулла абзый Терегулов үзе профессор, улы профессор, сеңлесенең кызы профессор – барысы да медицина докторлары. Гыйниятулла абзыйның энесе Искәндәр абзый Мәскәүдә Бауман институтының профессоры иде, ә кырыкка да җитмәгән улы – МГУ профессоры, дөнья күләмендә танылып барган галим, диләр.

Бер авыл өчен бу бик күпкә китте дип, бәлки, ышанмаучылар да булыр, ләкин мин һич тә арттырмыйм. Болар бит барысы да патша вакытында ук русча укыта башлауның нәтиҗәсе, әлеге школа чәчкән орлыклар. Башта аталары укыган, алар балаларына югары белем бирергә тырышканнар – шулай ялганып киткән инде ул. Аннары яшь буынның бик күбесе Каргалыда да тумаган.

Уйлыйм ки, әгәр Каргалыда үскән булсам, мин дә шул агымга ияреп киткән булыр идем, бу язучылык дигән шактый азаплы «кәсеп», бәлки, төшемә дә кермәс иде. Язасы килү теләген миндә Дәүләкән мәктәбе уятты, ә Каргалы школасында укучылар татар әдәбияты белән бөтенләй диярлек кызыксынмыйлар иде. Шуңа күрәдер инде дөньяга дистәләп врачлар, инженерлар, агрономнар биргән Каргалыдан бер әдип, бер артист, бер рәссам чыкмады. Хәлбуки сәнгатькә талантлы егетләр, кызлар бар иде, бик матур җырлаучыларны да, рәсем ясап мавыгучыларны да мин үзем беләм, ләкин алар «шикле» эштән ышанычлырак һәм бәрәкәтлерәк эшне үзләренә сайладылар. Шулай да күп еллар узгач, сугыштан соң безнең сәнгать өлкәсендә, ниһаять, миңа адаш фамилия калкып чыкты: бу – композитор Ренат Еникеев. Үзенең әйтүенә караганда, аның атасы Әхмәтгәрәй Еникеев – Каргалыда туып үскән кеше. Әмма әнисе бөек Тукайга якын кардәш икән. Ихтимал, Ренатның зур музыкаль таланты әнисе ягыннан килә дә торгандыр. Ә бәлки, атасы ягыннан да юк түгелдер, ул тарафта да бит җырларга да яратканнар, көйләр дә чыгарганнар – без моны алдарак күреп тә уздык. Хәер, бу кадәресен инде Ренатның үзеннән ишетү яхшырак!

Тарихи дөреслек өчен шуны да әйтеп китү артык булмас, минемчә: әле революциягә чаклы ук яңа салынган таш школа бинасында яшь учительләр тарафыннан спектакльләр куелган, концертлар оештырылган. Революциядән соң исә, бөтен җирдәге шикелле, Каргалыда да бу эшләр аеруча җанланып китә. Бик теләп катнашып йөрүче яшьләр күп, спектакльләр, концертлар әледән-әле булып кына тора. Бер кайтуымда Каргалы спектаклен мин дә күреп киткән идем. Школаның киң, озын коридоры. Бер башына сәхнә корылган – шунда «Урал суы буенда» дигән спектакль бара. Коридорның калган өлешенә озын тар эскәмияләр тезелгән – аларда тыгызланып утырган тамашачылар. Алдагы рәтләрдә утыручылар спектакльне тыныч кына карасалар да, ишек төбендә бер дә тынычлык юк – кемнәрдер ни өчендер һаман шунда шаулаша. Шул чакта баш рольне уйнаучы егет залга: «Шауламагыз!» – дип бер кычкырып сала да аннары яңадан, һични булмагандай, үз ролен уйнап китә. Бик кызык булып тоелган иде бу миңа. Шуңа күрәдер, ахрысы, ул спектакльне мин бер дә оныта алмадым.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации