Электронная библиотека » Амирхан Еники » » онлайн чтение - страница 14

Текст книги "Әсәрләр. 3 том"


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 11:40


Автор книги: Амирхан Еники


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 14 (всего у книги 67 страниц) [доступный отрывок для чтения: 18 страниц]

Шрифт:
- 100% +
СӘХИФӘЛӘР

…Үткәнгә кайтуны дәвам итәбез… Язманың бу өлешенә «Сәхифәләр» дип кыска һәм гади генә исем куясым килде. Чөнки кеше гомеренең һәр көне – бер сәхифә. Билгеле, дөньяда озак яши торгач алар бик күп җыелган – менә шуларны мин күздән кичермәкче булам. Аларның бик күбесе бер-берсен кабатлыйлар (безнең көннәребез шикелле үк), арада үзем өчен генә кадерлеләре бар, шулай ук ачып карыйсы килмәгәннәре дә юк түгел. Әмма бөтенесендә дә мин белгән кешеләр, мин күргән тормыш, мин кичергән заман. Минем бурыч исә шулардан үзем кирәк дип тапканны сайлап алу һәм сөйләп бирү – менә шул шактый четерекле эшкә мин тәвәккәлләп керешмәкче булам. Кабатлап әйтәм, бу «сәхифәләр» бары минеке – минем күргән һәм кичергәннәрем!

…Искә төшерик: бу китапның «Каргалы» өлешендә язылганча, минем атам 1910 елның көзендә Каргалыдан Дәүләкәнгә (искечә Этколга) күчеп килгән. Мин бу вакытта бишектән дә әле төшеп җитмәгән яшь ярымлык сабый гына булганмын. Күз күрсә, колак ишетсә дә, миндә әле хәтер дигән нәрсә юк, мин әле һичнәрсә белмим – мин бары ашый беләм, йоклый беләм, көлә беләм, елый беләм. Әмма ничек итеп көләм яки елыйм – бусы да миңа билгесез… Кыскасы, дөнья миннән еракта,бик еракта әле, җиде диңгез артында!

Кеше балачагында үзенең картлыгын күз алдына китерә алмаган шикелле, картайгач, ул балачагын да күз алдына ачык кына китерә алмый икән. Ә инде сабый чакны әйтеп торасы да юк – сабый чактагы хәлләрне без бары соңыннан әти-әниләребездән яки якын туганнарыбыздан ишетеп кенә белә алабыз. Хуш, нәрсәләр ишетеп белдем соң мин Дәүләкән2323
  Хәзерге Дәүләкәннең ул заманда Эткол дигән авыл җирендә үсеп киткәнен күргән идек. Ләкин укучыны саташтырмас өчен, мин моннан соң Дәүләкән исемен генә кулланачакмын. – Ә. Еники искәр.


[Закрыть]
белән бәйләнгән сабый чакларым турында?

…Иң элек шуны әйтергә кирәк: безнекеләр башта Дәүләкәннең үзенә түгел, ә аңа терәлеп үк торган Яңа Көрмәнкәйгә килеп төшкәннәр һәм шунда яшәүче Муллый карт дигән бер башкортның өенә вакытлыча кереп торганнар. Бер генә урамлы бу кечкенә авыл Дим аръягындагы Иске Көрмәнкәйдән күчеп утырган булса кирәк, шуңа күрә аның исеме дә Яңа Көрмәнкәй дип аталган. Дәүләкәннең югары очы белән бу авыл арасында, мин үскәндә, бер сай чокыр гына иде. Хәзерге вакытта Яңа Көрмәнкәй юк, беткән, аны күптән инде Дәүләкән «йоткан».

Шул рәвешчә, без башта күпмедер вакыт Муллый карт өендә торганбыз. Муллый карт ул минем бабакайның электән үк йөрешкән дус кешесе икән. Бай башкорт, күп җир биләгән, ишле мал асраган, шуның өстенә Дәүләкәннең үзендә аның ике катлы тагын бер йорты да булган. Нәкъ базар күзендәге шушы асты таш, өсте агач зур гына йортын Муллый карт минем атакайга арендага биреп торган. Атакай бит Дәүләкәнгә, онытмаган булсагыз, сәүдә итү максаты белән килгән, аңа тизрәк эш башларга кирәк булган, ә кулында сумасы зур булмаган (әйтүенә караганда, бер өч йөз сум чамасы гына), шулай да ул, тәвәккәлләп, Муллый карт йортында «чәйни» (чәйханә) ачып җибәргән. «Аллага тапшырып эшне башлауда Муллый бабаем бик ярдәм итте», – дип яза ул үзе дә.

Шулай итеп, Каргалыдан килгән яңа «сәүдәгәр» үзенә бөтенләй таныш булмаган бер эшкә тотына. Ярый, тәвәккәл – таш йоткан, диләр, ә без карап карыйк, нәрсә икән ул атай ачкан «чәйни»? (Бөтен җирдә «чәйханә», ә Дәүләкәндә ни өчендер «чәйни»! Ахрысы, русның «Чайная»сыннан шулай үзгәреп киткәндер инде.) Ул, ягъни мәсәлән, безнең «чәйни», гади генә бер ашап-эчеп чыгу урыны булган. Анда зур чуен чүлмәкләрдә турап салган куе, итле, кулдан гына кискән эре токмачлы өреле аш пешкән, чиләк сыешлы җиз самавырларда чәй өчен өзлексез су кайнап торган. Ә чәйнең үзен фарфор чәйнекләрдә пешереп биргәннәр. Бу эшләрне бер аш пешерүче белән бер ташып торучы (половой) башкарган. Эш кызып киткәндә, атакай үзе дә булышкан, ләкин ул күбрәк базардан кухняга азык ташыган, ә инәй гел генә савыт-саба юып, сөртеп торган. «Чәйни»дә бернинди хәмер заты сатылмаган, һәм тәмәке тартып утыручы да булмаган.

Эшнең иң кызу, тыгыз чагы, гадәттә, базар көненә туры килгән. Бу көнне «чәйни»гә базарчы агайлар кереп тулган. Ашау– эчү арзан булган, мәсәлән, ике тиен түләп, чәйне теләсәң нихәтле эчәргә яраган. Бер җамаяк куе аш та ун тиен генә торган шикелле – сөйләүләре буенча шулайрак хәтеремдә калган. (Гомумән, ул елларда азык әйберсе арзан йөргән, мәсәлән, тере сарык ике сум илле тиен-өч сум торган, диләр иде.) Шуңа күрә дә агайлар чәйне күп эчәргә яратканнар. Кыш көне булса, кайры туннарын да салып тормыйча, тик бүрекләрен генә салып, шабыр тиргә батып, «агып киткәнче» чәйне эчәләр дә эчәләр икән. Ашаганнары ак калач яки юкә бауга тезгән йомшак клиндер, тик шикәр генә күп түгел – чәйне ун чәшке эчсә дә, шикәрне бер генә кисәк биргәннәр. Хәер, акчаларын жәлләмәгәннәр, базардан үзләре белән йөзем, хөрмә, хәлвә кебек тәмле-тәмлене дә алып кергәннәр.

Базарсыз көннәрдә исә «чәйни»гә йөрүчеләр әллә ни күп булмаган. Төш вакытында яки кичен ялгыз приказчиклар, извозчиклар һәм ломовойлар, мәдрәсәдә ятып укучы хәллерәк шәкертләр кереп, ашап-эчеп чыга торган булганнар. Аннары безнең «чәйни»гә ни сәбәптер Дәүләкән саилчеләре2424
  Саилче – теләнче. – Ә. Еники искәр.


[Закрыть]
дә ияләшкәннәр. Зур базарлы сәүдә җире саилчеләрне һәрвакытта үзенә тарткан – берәүләре гариплеге аркасында бүтән эшкә ярамаган, икенчеләре исә хәер сорашуны үзләренә кәсеп итеп тә алганнар. Менә шулай һәр көнне өй борынча урам йөреп, озын киндер капчыкларын сынык-санак белән тутырып, безнең «чәйни» янына кайталар икән дә, баскыч төбенә утырып, барлык җыйганнарын бушатып, сортировать итәргә тотыналар икән. Ап-ак оннан пешерелгән иң тәмле, йомшакларын гына үзләренә калдырып, башка каты-котыларын минем инәйгә: «Мә, абыстай, сыерыңа ашатырсың!» – дип бирәләр икән. Аннары «чәйни»гә кереп, әйбәтләп чәй эчәләр дә кайдадыр үзләренең куна торган җирләренә кайтып китәләр икән. Минем инәй дә аларны ярым көлеп, ярым сагынып дигәндәй, вакыт-вакыт исенә төшергәли иде.

Менә шундый саилчеләрнең берсе бөтен авыр һәм хәтәр елларны (ачлык елын да) исән-сау үткәреп, мин малай чакта да безнең Дәүләкәндә йөри иде әле. Тәбәнәк кенә буйлы, түгәрәк кенә битле, сакал-мыексыз – ничә яшьтә икәнен бер Ходай үзе генә белгәндер. Өстендә итәкләрен этләр өзгәләгән көрән төстәге кыска гына постау чикмән, аның астында кат-кат ямау салынган бик киң алача ыштан, аягында керле тула оек өстеннән киндерәсен чувашларча балтырына чаклы уратып бәйләгән, тузып «мыегы да чыккан» чабаталар, иңендә озын киндер капчык, кулында шактый саллы таяк… Чын исемен белгән кеше юк, ләкин ул үзен: «Мин – Курапаткин!» – дип йөртә иде, ягъни япон сугышы вакытында даны чыккан патша генералы, янәсе! Генералга охшар өчен ул ике колагы да өзек бүрегенең түбәсенә ап-ак куян койрыгы утыртып, чикмәненә түгәрәкләп кискән ак калай кисәкләре тагып йөри иде. Һәр йортның ишегалдына кергәч, «Курапаткин», бала-чага алдында ниндидер кеше аңламас кыска гына такмак әйтеп, бер генә урында әйләнгәләп, тыпыр-тыпыр биеп тә ала торган иде. Аны милләте белән чуваш диләр иде. Бәлки, дөрес тә булгандыр, чөнки ул сәдаканы татарлар бирсә, ашыкмыйча гына дога кылып, руслар бирсә, бер-ике кат тиз генә чукынып, ишегалдыннан чыгып китә иде. Кыскасы, кешеләргә һич зарары тимәгән, Алланың бер дивана бәндәсе иде – башын кайчан, кайда салгандыр инде бу «мәшһүр» Дәүләкән Курапаткины?!

Муллый карт йортының ике катлы булуын әйткән идем бугай. «Чәйни» – аскы катында, ә өске катында фатирчылар торган. Дөресрәге, өске катның такталар белән генә бүленгән берничә вак бүлмәсендә айлап-еллап ялгызак кешеләр яшәгән. Мәсәлән, безнең Каргалы кешесе Ибәтулла учитель, Солтанмораттан (Галимҗан Ибраһимов авылыннан) килгән Мөхәммәтша тегүче, тагын икеме-өчме ялгыз приказчик шунда торганнар. Учитель үзенең бүлмәсендә башкорт шәкертләрен русча укыткан, ә тегүче «Зингер» машинасында текер-текер чалбар, камзул, җилән тегеп утырган. Бүлмә өчен күпмедер акчаны безнекеләргә түләгәннәр, ашау-эчүләре дә бездән булган. Русчалап әйткәндә, аларны нахлебниклар дияргә дә ярый. Барысы да буйдак яшьләр булганга күрәдер инде, алар кызык яшәгәннәр, гел генә төрле мәзәк, уен-көлке уйлап чыгарганнар – шулай исләренә төшереп сөйли торганнар иде минем атакай белән инәй дә…

Мин үзем, билгеле, бу «чәйни» заманын бөтенләй диярлек хәтерләмим, бик кечкенә булганмын әле – әйтик, ике белән биш арасында гына… Аннары без «чәйни»нең үзендә түгел, ә күршедәге икенче бер йортта торганбыз. Шуның өстенә, бу йортка күчеп күпмедер торгач, мин өченче яшемдә кинәт кенә… аяксыз калганмын. Ягъни әйбәт кенә йөреп яткан җиремнән тотканмын да аякка баса алмас булганмын. Нинди чир, нинди зәхмәт аркасында – моны миңа атам-анам да бервакытта да әйтеп бирә алмадылар. Авырту-сызлану да булмаган шикелле. Һәрхәлдә, урын өстендә үрсәләнеп ятмаганмын, киресенчә әле, мүкәйләп булса да йөрергә тырышканмын. Алар, әлбәттә, бик курыкканнар, тугыз баладан соң унынчысы да гарип калса – Алла үзе генә саклый күрсен!.. Мине аякка бастыру өчен врачларга күрсәтү (ул чагында ук Дәүләкәндә земский шифаханә булган), төрлечә дәвалап карау, им-томнар куллану, ниндидер бер зур ишанга илтеп өшкертү – берсе дә калмаган. Озакка сузылган бу тырышу, ә мин һаман идәндә шуышып кына йөрим икән… Әмма шулай да инәйнең күз яшьләре, ялварып сораулары, ниһаять, Алла бабайга барып җиткән булса кирәк, көннәрдән бер көнне, кинәт аяксыз калган шикелле, кинәт кенә аягыма да басканмын! Ул болай булган: кемнеңдер киңәше буенча, зур түгәрәк тазда ниндидер шифалы үлән-чәчәкләрне кайнар су белән пешекләп, мине шуның пар-суына утыртканнар. Башымны гына ачык калдырып, өстемә калын юрган япканнар. Һәм иң гаҗәбе – атакай белән инәй, мине шул хәлдә калдырып, үзләре мунчага киткәннәр. «Без кайтканчы утыр, балам» дигәннәрдер инде. Ә мин кайтканнарын көтеп тормаганмын, үрмәләп таздан чыкканмын да, урындыкка тотынып, әкрен генә аягыма басканмын! Кайтып кергәч, атакай белән инәйнең күзләре шар булган – бу нинди могҗиза!.. Тиз генә мине күтәреп алганнар, киендергәннәр, яңадан аякка бастырганнар. Һәм менә шул басудан мин йөреп тә киткәнмен.

Балачагымда булып узган бу хәвефле хәлемне мин бары сөйләүләре буенча гына беләм, ләкин – ни гаҗәп! – урындыкка тотынып басып торуымны үзем дә әзрәк кенә хәтерлим… Инде шактый ук үскәч, мин колын шикелле нечкә, бик йөгерек аяклы бер малайга әйләндем. Бик ярата идем чабарга, узышырга… Дәүләкән малайларыннан берәүне дә уздырмый идем, тик кайчагында Арыслангәрәй агай малае Таһир гына мине узгалый торган иде.

«Чәйни»дә чакта да мин, әйтүләренә караганда, бөтиле түбәтәй кигән, бик җиңел, бик тере бер малай булганмын (бигрәк тә аягыма басканнан соң). Бер генә минут та бер урында тик кенә утыра белмәгәнмен, каядыр китәм дә барам, чыгам да югалам – кайчагында «чәйни»дә утыручылар күмәкләшеп мине эзләргә чыгалар икән. Еш кына әлеге саилчеләрнең берсенә ияреп китеп, өйдән өйгә «хәер сорашып» та йөргәнмен. Бала җитәкләгән саилчегә сәдаканы мулрак биргәннәр… Мине таныган кеше очраса, ул шунда ук «чәйни»гә барып, инәйгә: «Хәдичә апа, улыгыз бер саилчегә ияреп йөри бит, шуны беләсезме?» – дип әйтә икән. Инәй, бичара, бот чабып ах-вах иткән, ә атакай тиз генә артымнан барып, мине күтәреп алып кайткан. Ә миңа нәрсә, миңа кызык кына саилче капчыгына тотынып йөрү!..

Соңыннан, күп еллар узгач, атакай ниндидер бер уфтану бе– лән миңа: «Улым, син малай чагыңа бер дә охшамагансың», – дип әйтә торган иде. Гаҗәп түгел, бишектәге – бишкә төрләнә, дигәннәр, һәм мин моны үзем дә тоя идем. Һәрхәлдә, бик үзгәрдем мин – балачактагы җитезлек, гамьсезлек күптән инде онытылды. Бик басынкы, бик сабыр (һәм чыдам), бик сак картларга әверелдек без барыбыз да…

Әйткәнемчә, «чәйни»дәге тормышыбызны мин ишетеп кенә беләм – ул хакта атакай белән инәй элек еш кына исләренә төшереп һәм күбрәк көлеп сөйли торганнар иде. Гүя алар өчен дә ул «чәйни» дигән нәрсә очраклы һәм кызыклы әкәмәт бер урын булып кына исләрендә калган… (Атакай аны беренче герман сугышы башлангач ташлаган.) Ә йорты үз урынында һаман да тора әле. Искергән-тузганы да артык сизелми, яхшы карыйлар, ахрысы. Хәзер инде ниндидер идарәме, конторамы урнашкан… Кайткан чакларымда мин һәрвакыт аның яныннан узам. Бик истәлекле йорт – миңа кадерле булырга тиештер инде ул. Төрле уйлар, хисләр уятырга… Ләкин, ни хикмәттер, мин аңа карап сагыну яки якын итүгә охшаган бернинди дә тойгы кичермим. Чит-ят бер бина кебек ул минем өчен. Хыялым белән монда торган чагыбызга кайтырга тырышсам да, безнең базарчылар белән тулы бик гади генә «чәйни»ебезне нишләптер күз алдына китерә алмыйм. Бик күп еллар узган шул инде… Гомер катламы өстәлә барган саен, үткәннәрнең һәммәсен дә искә төшерү дә һәм сагыну да мөмкин түгелдер, күрәсең.

Әйтергә кирәк, «чәйни» тоту атакай өчен дә очраклы гына бер кәсеп булган икән. Шуннан соң ул бер урында гына утырып, мәсәлән, кибет ачып, сату итмәде. Аның сәүдәсе гел йөрү белән бәйләнгән иде. Күптән түгел, Срур тутакай миңа: «Атаң, мәрхүм, сәяхәт итәргә ярата иде бит», – диде. Һәм, чынлап та, йөрергә бик һәвәс иде ул. Малай чагыннан ук бу һәвәслек аңа йоккан булырга тиеш. «Каргалы» өлешендә мин аның башта бабасы Әхтәм картка ияреп, аннары әтисе белән бергәләп, башкортлар арасында тире-яры, йон-ябага җыеп йөрүләрен язган идем инде.

Егет булып өйләнгәч тә ул йөреп алыш-биреш итүдән туктамаган, тирә-яктагы базарларны һәм ярминкәләрнең берсен дә диярлек калдырмаган. Шул чакларын исенә төшереп сөйли башласа, мин бик гаҗәпләнеп тыңлый торган идем. Чөнки бик күп еллар узуга карамастан, ул кайсы ярминкә артыннан кайсы ярминкә килүен, һәркайсының аен, айның кай числосында указ укылуын (ярминкә ачылыр алдыннан, гадәттә, указ укылган) төп-төгәл белә иде. Мәсәлән, январьның искечә 25 ендә Уфа ярминкәсе ачылган, аның артыннан 15 мартта Эстәрле ярминкәсе башланган, аннан – Бәләбәй ярминкәсе, аннан – иң соңгысы – Бөгелмә ярминкәсе булган икән. Тагы да гаҗәбе – атакай шул ярминкәләргә (мәсәлән, Бөгелмәгә) барган чакта узарга туры килгән бөтен авылларның исемен белә иде. Алай гына түгел, кайсы авылдан соң кайсы авылга җитүләрен, кем исемле агайга кереп ат ашатуларын яки кунып чыгуларын бәйнә-бәйнә сөйли торган иде. Искиткеч хәтер иде үзендә!

Әнә шул бик яшьтән башланган йөрү һәвәслеген ул картайганчы диярлек ташламады. Миңа караганда ул дөньяны күбрәк гизде, күбрәк күрде. Кыскасы, «чәйни»не ташлагач та, минем атай, коммивояжер шикелле, күн саквояжын күтәреп һәм уңышлы алыш-биреш өмет итеп, якын-тирә шәһәрләргә юл тота башлады.

Ул чагында безнең үз йортыбыз юк иде әле, шул сәбәпле без фатирдан фатирга күчеп йөргәнбез. Болай йөрүебез 1918 елга чак– лы дәвам итә. Шуңа хәтле, ягъни дүрт ел эчендә, без өч тапкыр фатир алыштырдык. 1918 елның җәендә атакай, ниһаять, чибәр генә йорт сатып ала. Истән чыгармыйк, «чәйни»не ташлап киткән елны герман сугышы башлана, ә без йортлы булганда инде Бөек революция дә булып өлгерә. Кыска, әмма тыгыз заман! Минем биш яшьтән тугыз яшькә чаклы вакытым. Хәтерем инде ачылган һәм күп кенә нәрсәне күрергә дә өлгергән. Әмма күпмесе шуның күңелдә сакланган? – моны әле сынап карыйсы бар.


«Чәйни» йортыннан без Арыслангәрәй тыкрыгындагы бер йортка күчкәнбез. Бу – зур урамнан Комач буена төшә торган бик кыска гына бер тыкрык иде. Аның бер ягында Арыслангәрәй башкортның каралты һәм абзарлары, икенче ягында ниндидер бер рус кешесенең амбар-куралары сузылып киткән иде. Ягъни тыкрыкта яр башына җиткәнче бернинди йорт-мазар юк иде. Бары тик тыкрык беткән җирдә яр башыннан Комачка карап ике генә йорт тора иде. Шуларның берсе, Арыслангәрәй койрыгындагысы – тимерче Миңнегали агай йорты, икенчесе – рус койрыгындагысы – без күчкән йорт иде. Йортлар кеше койрыгында гына торсалар да, алар каршысында ачылган манзара гаҗәп тә матур, шагыйранә иде! Хәер, мин хәзер менә шулай дим, ә ул чагында манзараның да, матурлыкның да нәрсә икәнен, әлбәттә, белмәгәнмен. Ләкин шулай да күз алдына китерик.

…Түбәндә – Комач (башкортча – Комас). Бу – Димнең шактый озын һәм киң генә култыгы. (Элекке Этколның шушы култык буенда утырганын мин әйткән идем инде.) Комачның теге ягында кечерәк кенә тугай, тугайны үткәч, Димнең үзенә барып чыгасың. Дим аръягында куе әрәмәлек башлана, аны ерып үтсәң, тагын Димгә килеп чыгасың… тукта, нигә болай, Дим әллә икәүме дип гаҗәпләнергә мөмкин. Юк, ул берәү генә, ләкин хикмәт шунда: ерактан туры гына агып килгән Дим Дәүләкәнгә җитәрәк озын-озын өч борылыш ясый. Борылышларны ерымнар тоташтыра. Һәр ике борылыш арасында йә кечкенә тугайлык, йә куе әрәмәлек. Менә шулар барысы да – Димнең борылышлары, ерымнары, әрәмәлекләре, алардан да ары Көрмәнкәй тавына хәтле җәелеп киткән бик киң тугай, тугайдагы камышлы күлләр – кыскасы, минем әлеге манзара дигәнем безнең яр башындагы йорттан ап-ачык күренеп тора да инде. Гаҗәеп бер күреп тә бетермәслек киңлек ачыла каршыңда! Тагы да ераккарак – Димнең үренә таба карасаң, бу яшел, бөдрә, тип-тигез киңлек, чиге булмагандай, якты томан эченә китеп югала.

Яр кырыена салынган һәрбер йортныкы шикелле безнең йортның да аскы һәм өске каты бар иде. Аскы каты ярга кертеп таштан салынган, өске каты бүрәнәдән. Без менә шунда – өске катта тордык. Аста кемнәр торганын ачык кына хәтерләмим. Безнең белән янәшә, өйнең икенче яртысында, герман сугышы башлангач, каяндыр Литва якларыннан күчерелгән бер немец гаиләсе тора иде. Мин аларны да бик аз беләм, бары минем чамадагы бер кызлары гына истә калган. Ул минем телне, мин аның телен белмим, ә шулай да бергә уйный торган идек. Кызык, песи балалары кебек телсез дә ничектер аңлаша алганбыз.

Без бу йортта озак тормадык. Шуңа күрә сөйләрлек истәлегем бик аз. Әмма бер нәрсәне бик ачык хәтерлим: безнең фатирның һавага чыгып торган иркен генә балконы бар иде. Җәйнең җылы иртәсендә яки кичкырын безнекеләр шул балконда еш кына чәй эчеп утырырга яраталар иде. Әтрафтагы манзараның матурлыгын әйтәсе түгел, сез моны беләсез инде, ләкин биек балконда чәй эчеп утыруның тагын бер хозурлыгы шунда иде ки, һәр көнне, кояш баер алдыннан, Комачта бакалар хоры башлана иде. Комач – акмый торган су, шунлыктан анда бакалар бихисап иде. Менә шулар, аеруча тын җылы кичләрдә, көтүләре белән су читенә җыелып, тотыналар төрлесе төрлечә «сайрарга»! Бөтен су буе өзлексез яңгырап тора. Һәм, әйтергә кирәк, төрле тавыштагы бу бакалар хорының үзенә күрә бер тәртибе бар, моңы-яме бар. Тыңлый торгач аңа күнегеп була, кайчагында исә күңелдә үзенә бер сагыш та кузгата иде ул!

…Кичке су өстенең тагын бер сере хәтердә нык калган. Шулай ук кояш баеган чакта гына аргы Димнән «бум… бум» дигән төслерәк өзеп-өзеп кычкырган калын бер тавыш ишетелә торган иде. Аны ишетүчеләр шунда ук: «Әнә су үгезе кычкыра!» – дип әйтәләр иде. Чынлап та, тавыш шундый калын, шундый көчле ки, андый тавыш бары үгез шикелле зур бер җанвардан гына чыгарга тиеш иде. Һәм мин үсеп җиткәнче диярлек безнең Димдә дүрт аяклы су үгезе булуына ышанып йөрдем… Мин генә түгел, бик күп малайлар моңа ышаналар иде. Ләкин – ни гаҗәп! – үгезнең үзен күрүче генә юк. Бервакытта да берәүнең дә «Күрдем мин аны, малай!» дип шаккатырып сөйләгәнен ишетергә туры килмәде. Әллә инде ул дәһшәтле үгез бер дә судан чыкмыйча ятамы?! Алай дисәң, көчле-калын тавышы аның шундый ерактан ничек ишетелә соң?

…Бары тик шактый вакытлар узгач кына, дәү абыйлардан чын дөресен ишетергә туры килде: бернинди су үгезе безнең Димдә юк икән. Аның каравы ниндидер бер кечкенә кош бар, имеш. Менә шул хәтәр исемле өтек кенә кош, кичке тынлыкта ялгызы гына йөзеп йөргән чагында, башын суга тыгып «бум-бум…» дигән төслерәк калын тавыш чыгара икән. Вәт сиңа су үгезе! Хәзер бармы ул, белмим, ләкин кайткан чакларымда аның мәһабәт тавышын ишеткәнем юк.

Яр башындагы ике йортның берсе тимерче Миңнегали агай йорты дигән идем. Аның йорты да түбәннән караганда ике катлы иде. Тик түбән каты яр асты ягыннан өйне күтәреп торган бер подвал сыман гына нәрсә иде. Шуның өстендәге йорт, үзе калай белән япкан булса да, шактый кечкенә иде… Янә тар гына ишегалларында такта алачыклары бар иде – шуннан көне буе диярлек зур чүкеч белән кечкенә чүкечнең алмашлап тимер чүкегәне ишетелеп тора иде.

Миңнегали агай – безнең мин белгән иң беренче якын күршебез… Гаиләсе аның ишле иде, шул чакта ук инде дүрт улы, өч кызы бар иде. Ике улы – Габдулла абзый белән Муллагали абзый – җитеп килгән егетләр, алардан кечерәк Зөфәр дә миннән алты яшькә олы үсмер малай иде. Ә миннән күпмегәдер яшьрә– ге – Әхтәм, ләкин мин аның балачагын белмим диярлек. Кызлары – Маһирә, Рәхимә, Рәхилә, тагын соңрак Сания исемлесе дә булды. Болай санап чыгуымның бер хикмәте бар: шушы тимерче гаиләсе белән без озак еллар буена бик якын-дус яшәдек. Соңыннан терәлеп торган күршеләр булмасак та, бу якынлык бервакытта да бетмәде, һәрвакыт аралашып, йөрешеп тордык.

Миңнегали агай үзе – кара сакаллы, таза, базык кына кеше – Дәүләкәндә хөрмәт казанган бер авторитет иясе иде. Аны белмәгән һәм аңа эше-йомышы төшмәгән кеше юк иде диярлек. Тимерчелек исә аңа нәселдән күчкән, гомере буена ул алачыгыннан чыкмады, кулыннан чүкечен төшермәде. Ләкин шуңа карамастан Миңнегали агай диндар бер кеше дә иде. Билгеле, ул шәригатьнең файдалырак якларын күбрәк исендә тоткан булырга тиеш: үз гомерендә авызына бернинди эчемлек алмаган, тәмәкене өенә дә кертмәгән (һәм балаларын да бу нәрсәләрдән катгый рәвештә тыйган), ризыкның кадерен белгән – валчыгын да исраф итмәгән… Биш вакыт намазга йөрмәсә дә, атнага бер килә торган җомга намазын бер дә калдырмый иде. Өстенә кара җилән, башына шактый ук кыршылган кырпы бүрек киеп, урам уртасыннан мәчеткә таба кызу-кызу атлап баручыны кем дисәң, ул Миңнегали агай була торган иде.

Шуның белән бергә бу диндар тимерче һич тә кара томана кеше түгел иде. Ул үткен акыллы, гаделлек яклы, сүзгә оста, бәхәсләшергә дә яратучы тынгысыз бер адәм булган. Аш мәҗлесләрендә карт хәзрәтне еш кына төрле сораулар биреп аптыраткан, бәхәсләшеп тә китә торган булган – үзенчә ислам шәригатен һаман ярлылар файдасына борырга тырыша икән. Шулай сөйлиләр иде аның турында. Эш хәтта ки шуңа барып җиткән – безнең хәзрәт аның белән бер мәҗлестә утырудан баш тарта башлаган.

Билгеле, Миңнегали агай үз балаларына да бик таләпчән булган, әмма бервакытта да аларның иреген бумаган. (Мәсәлән, берсен дә көчләп мәчеткә кумаган.) Карт алар өчен авторитет иде, берсүзсез аңа буйсыналар иде. Уллары эшкә ярый башлагач та, аталары белән бергә алачыкта тимер суктылар. Кызлары барысы да укыдылар,бер-берсен карадылар, үстерештеләр. (Сигез бала бит!)

Кыяфәтләре белән дә алар бер-берсенә бик охшаганнар иде, һәммәсе дә төскә чибәр, төз буйлы, кара бөдрә чәчлеләр… Бәлки, көнчелектәндер инде, кайчагында аларны «Кара Миңнегали малайлары» диеп тә йөртәләр иде. Аталарына берсүзсез буйсынып торсалар да, алар шактый хөр үстеләр. Иң өлкәне Габдулла абзый 1917–1918 елларда ук сәхнәдә уйный башлады, соңыннан аны Уфа театрына да чакырган булганнар. Миңа калса, ул чын артист булырга тиешле кеше иде, ләкин нишләптер Дәүләкәннән ычкына алмады… Кечерәкләреннән Зөфәр дә берзаман сәхнә һәвәскәре булып китте – шәп декламатор һәм оста гына гармунчы да иде ул. Маһирә исә бик матур җырлый иде. Ике киленнәре – Галия апа белән Зөләйха апа да Дәүләкән сәхнәсендә күп уйнадылар. Һәм болар барысы да бер гаиләдән – Миңнегали карт өеннән!

Аннары килеп, Зөфәр Дәүләкәннең иң беренче комсомолы иде. Әйтүенә караганда, ачлык елдан соң ике егет – ул һәм тегермәндә эшләүче Әфтәх – татарлардан беренче булып комсомолга кергәннәр. (Әфтәх турында алда сүз булачак әле.) Алардан соң инде егетләр генә түгел, кызлар да комсомолга керә башлыйлар.

Миңнегали агайның Габдулладан кала икенче улы – Муллагали, кечкенәләре аны «бәләкәй абый» дип йөртәләр иде. Үтә тыйнак, йомшак, әдәпле бер егет иде ул… Үтә тыйнаклар күзгә бик ташланмыйлар бит, шуңадыр мин аның егет чагын бик аз беләм. Әмма шушы егет, бердән, Дәүләкәннең иң чибәр кызы Зөләйха апаны качырып ала, икенчедән, Ватан сугышы вакытында, ягъни иң авыр елларда Аюхан авылында колхоз председателе булып тора. Ул елларның газабын хәзер дә сөйләп бетерә алмый Муллагали карт!

Миңнегали агайның миннән яшьрәк тагын бер кызы һәм бер улы турында әйтәсем килә: болар – Рәхилә белән Әхтәм… Дәүләкәннән иртә киткәнгә күрә мин аларның балачагын, ничек үсүләрен аз хәтерлим. Рәхиләне туташ булып җиткәч белә башладым һәм, яшерәсем килми, ул мине үзенә каратып та өлгергән иде. Рәхилә араларында иң матуры иде – күзләре сөрмәле, озын керфекле, кашлары нечкә, ә коңгырт чәчләре күпереп, дулкынланып тора иде. Бәлки, шушы матурлыгы аркасындадыр, ул шактый ук тәкәббер дә иде. Һәрхәлдә, миңа игътибарын юнәлдермәде. Нишлисең, кызлар мәсьәләсендә минем бәхетем шулайрак булды инде: мин игътибар иткәннәр миңа карамадылар, мине җәлеп итмәгәннәр минем белән кызыксындылар. Ярый, хәерле булсын, бу мәсьәләне хәзергә калдырып торыйк. Миңнегали картның барлык сәләтле, зиһенле, уңган балалары арасыннан бары шушы Рәхиләсе бик югары күтәрелде. Калганнары ни сәбәптер Дәүләкән масштабыннан чыга алмадылар. Ә менә Рәхилә партия эшенә кереп китә. Башта ул Уфаның партия мәктәбен тәмамлый һәм Башкортстан өлкә комитетында эшли. Күпмедер эшләгәннән соң, аны Мәскәүдәге Югары партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. Бу мәктәпне тәмамлагач, ул Казахстанга билгеләнә. Монда инде Дәүләкән кызының чын партия җитәкчесе булып үсүе һәм күтәрелүе башлана: Казахстан Үзәк Комитетында бүлек мөдире урынбасары, Көнбатыш Казахстан өлкә комитеты секретаре, Көньяк Казахстан крае башкарма комитетының председатель урынбасары, Чемкент өлкә комитеты секретаре – кыскасы, егерме ел буена диярлек ул әнә шундый зур һәм җаваплы урыннарда эшли.

Сугыштан соң, илленче ел урталарында, мин Рәхиләне Уфада очраттым, аннары Дәүләкәндә дә бер үк вакытта булдык. Әйе, бу инде үз-үзенә нык ышанган, үзен кирәгенчә гади, әмма бәйсез тота белгән чибәр, тулы гына бер ханым иде. Уфада бер мәҗлестә дә булдык. Дәүләкәнгә кайткач, Дим буйлап көймә белән Көрмәнкәйгә дә бардык, ләкин яшьтән үк күрше булып үскән Рәхилә белән минем арада кешеләрчә гади, җылы мөнәсәбәт туа алмады. Ниндидер бер сынаумы, әллә сагаюмы, яшерен күзәтүче шикелле, безне рәсмирәк булырга, дистанция сакларга мәҗбүр итә иде. (Мин моны аеруча үземә карата сиздем).

Әмма, ни кызганыч, Рәхилә барлык туганнары арасында иң гомерсезе дә булды (илле биш яшендә үлеп китте). Апасы Маһирә әйтә, эштә янып бетте ул, ди. Хәбибрахман да миңа шулайрак әйтте: йөрәге һәм баш мие бик тузган иде, диде. Рәхилә үләреннән берничә ел элек кенә Хәбибрахман санаториенда ял иткән. Алар бик дуслашып киткәннәр, Рәхилә Хәбибрахманны врач итеп тә, кеше итеп тә бик яраткан булса кирәк. Хәзер сөйләшкәндә Маһирә дә моны раслый, Хәбибрахман аңа бик кулай кеше иде, ди.

Гаҗәп хәл: тулы бәхет берәүгә дә насыйп түгел, күрәсең. Рәхилә Дәүләкәндә чакта ук әле Солтанов дигән район прокурорына кияүгә чыккан булган. Ләкин сугыштан соң алар аерылышканнар. Рәхилә башка инде иргә чыкмаган, ялгызы ике бала үстергән… Барысы да бар лабаса – зур урын, дәрәҗә, материаль бөтенлек, тик менә бәхет чамалы да гомер генә кыска… Эх, бу тормыш!

Рәхиләдән кечеләре – Әхтәм. Ифрат тыйнак, юаш, тырыш, бу сөйкемле-сабыр егет бөтен гомерен Дәүләкәндәге кирпеч заводында бухгалтер булып эшләп уздырды. Шул кирпеч заводыннан пенсиягә дә чыкты. Аның Уфа белән Бәләбәйдән башка җирне күргәне дә булмады шикелле.

Дәүләкәнгә кайтып йөри башлагач, мин Әхтәмнең бер кабилиятен (дөресрәге, талантын) күреп исем китте. Ул художник булыр өчен туган икән ләбаса! Иң элек аның кулы агач эшенә гаять оста икән. Менә дигән резчик ул. Төрле-төрле нечкә-нәфис сырлар, бизәкләр салып, бик пөхтә итеп, тәмам җиренә җиткереп эшләгән буфетын яки шкафын мебель магазинына илт тә куй – шунда ук бәреп алачаклар. Бусы – бер. Икенчедән, ул рәссам, ягъни буяу белән картиналар да яза. Стенага элгән кайбер эшләре миңа ошаган иде, ләкин мин аларга бәя биреп тормыйм. Ихтимал, профессиональ күзлектән караганда, аның картиналары гади бер һәвәскәр эше генә булып күренер. Ләкин бит Әхтәм, бернинди махсус белем алмыйча, беркемнән дә өйрәнмичә, бары Ходай бирмеш күзе һәм кулы белән эшләгән ич барысын да!.. Әгәр укытканда, әгәр өйрәткәндә чын рәссам чыкмас идемени?!

Минем хәтта, соң булса да, нидер эшлисем, ниндидер чара да күрәсем килеп киткән иде. Әмма бик йорт җанлы, гаилә җанлы, аздан да канәгать Әхтәмдә мин дәрт тә, теләк тә сизмәдем. «Нишлисең инде, соң бит, Әмирхан абый!» – диде ул миңа, сүлпән генә уфтанып. Әйе, талант өстенә характер да кирәк шул! Хәтта бик зур талантларга да!.. Хәлбуки кайчагында таланты чамалы гына кеше дә, характеры булса, шактый ерак китә ала.

Булмаса, яр башындагы өебезгә кайтыйк әле – минем бәләкәй чагыма. Күршебез Миңнегали агайның ишле балалары арасыннан миңа иң якын торганнары Зөфәр белән Маһирә иде. Дөрес, алар икесе дә миннән олырак – Зөфәр алты яшькә, Маһирә ике яшькә. Ләкин шуңа карамастан мин аларга бик ияләштем, алар янында үстем, егет чагым алар белән бергә үтте, һәм икесе дә минем бертугандай якын кешеләрем булып калдылар. Шушы көнгә кадәр!.. Моның төп бер сәбәбе менә нидән гыйбарәт: минем атакай сәүдә эшләре белән читкә киткән чакларда, инәй күршедән төн кунарга Зөфәр белән Маһирәне чакыра торган иде (билгеле, әти-әнисеннән сорап). Бу инде беренче герман сугышы башланып, дөньяның тынычлыгы китеп торган вакыт, ә без ике малай бик кечкенәбез әле, билгеле, инәй ялгызы гына кунарга курыккан. Унике яшьлек малай белән сигез яшьлек кызчык – бу бит үзенә күрә бер терәк, өйдә, һич югы, җан иясе арту дигән сүз. Аларның безгә куна керүен бигрәк тә мин көтеп ала идем, чөнки алар кергәч, өебез бөтенләй җанланып китә, бергә утырып чәй эчү дә күңеллерәк була, аннары минем өчен иң тансыгы алар белән бергә, бер урында ятып йоклау иде. Алар бит мине гел генә урталарына алып яталар иде… Әнә шулай балачактан ук туа безнең арада якынлык!

Ләкин еллар уза, без дә туктап тормыйча һаман үсәбез – алар алданрак, мин алар артыннан. Шулай үсә торгач, берзаман Зөфәр – егет, Маһирә туташ булган, мин дә малайлыктан чыгып егет булып киләм, имеш! Һәм шушы чорга кергәч, безнең арадагы яшь аермасы ничектер сизелми дә башлады, һәрхәлдә, без күпмедер дәрәҗәдә тиңләштек. Шуны да әйтергә кирәк: мин яшемә караганда күп кенә яктан шактый иртә өлгердем. Егет чакта дусларымның күбесе яшькә миннән олыраклар иде.

1925 ел белән 1930 еллар арасы – минем һәр җәйне Казаннан Дәүләкәнгә кайтып йөргән чагым. Менә шушы вакытта без Зөфәр белән егетләр буларак бик дуслашып киттек. Кем әйтмешли, без һаман бергә, һаман бергә! Бу биш-алты ел вакыт Дәүләкән яшьләренең иң оешкан, иң актив чагы иде. Җомга көн саен диярлек көймәләргә утырышып, Дим өстен җыр-гармун тавышлары белән яңгыратып йөрүләр, уникешәр атка төялеп, азыклар алып, арбага казаннар салып, Ачлы күл буена сәхрәгә чыгулар, әзерләгән концерт-спектакльләребез белән татар һәм башкорт авылларына «гастроль»гә барулар – болар барысы да әнә шул биш-алты ел вакыт эчендә булып алды. Зөфәр дә, Маһирә дә бу эшләргә иң якыннан катнашучы, җан өрүче, беренче башлап йөрүчеләрдән иде. Гомумән, ул чакта Дәүләкәндә яшьләр күп иде әле, китеп, таралып бетәргә өлгермәгәннәр иде. Әмма һәркемнең шул күп яшьләрдән аеруча якыны, күңелгә ошаганы, үзенә тартып торганы була. Зөфәр минем өчен әнә шундый иң якын, сирәк дусларның берсе иде. Ул яше белән дә, акыл белән дә күпләрдән өстен иде, ахрысы, шуңадыр мин химая эзләгәндәй гел аңа тартыла идем. (Ә химаяче миңа бик кирәк була башлаган иде инде.) Шуның белән бергә Зөфәр ачык, шат күңелле, туры сүзле һәм өстәвенә көяз бер егет тә иде. Көне буе атасы янында тимер чүкегәннән соң, ул бик әйбәтләп юынып, кара чалбар, ап-ак күлмәк киеп, кулына дирижёр таягыдай нечкә генә чыбык тотып, кичкырын йөрергә чыга торган иде. Һәм без дә, читтән кайткан берничә егет, шулай ук киенеп-көязләнеп, кичке йөрүгә чыга идек. Бергә очрашып, исәнләшеп, көлешеп алганнан соң, урам уртасыннан, күрәсезме безне дигәндәй, ашыкмыйча эре генә атлап китә идек. Иң элек вокзалга барып, берәр пассажир поездын үткәреп җибәрәбез – бу тамашага русы, татары шактый яшьләр җыела торган иде. Без яшь чакта поездларның килеп китүе кызыклы гына бер тамаша иде. Иң элек күрше разъезддан поезд чыкканын белдереп, кызыл фуражкалы дежурный вокзал ишеге янында асылынып торган җиз чаңны дәртле генә яңгыратып кага. Шуннан соң вокзал тирәсендә хәрәкәт көчәя, билет кассасы янында кысыш-сытылыш башлана. Бер унбиш-егерме минут үтүгә, семафор ягыннан күкрәген киереп килгән гайрәтле кара паровоз күренә – ул һәрвакытта поездны беренче юлга кызу гына китереп туктата. Перронда ыгы-зыгы башлана, берәүләр төшә, берәүләр менә, күп кенә пассажирлар, калай чәйнекләрен шалтыратып, кипәтүккә йөгерәләр. Йомшак урынлы вагоннарның ачык тәрәзәләреннән тузган чәчле чибәр ханымнар, мыекларын тәкә мөгезедәй бөтереп җибәргән ирләр тыштагы тамашага көлеп кенә карап торалар.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации