Электронная библиотека » Амирхан Еники » » онлайн чтение - страница 19

Текст книги "Әсәрләр. 3 том"


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 11:40


Автор книги: Амирхан Еники


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 19 (всего у книги 67 страниц) [доступный отрывок для чтения: 19 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Әмма, мәгълүм ки, һәрбер азапның тора-бара бер рәхәте яки яхшы нәтиҗәсе дә булып куя. Менә без дә, инәйне елата-елата булса да, бата-калка маташа торгач, ниһаять, бик шәп йөзәргә өйрәндек. Хәзер безгә диңгез тубыктан – Димнең бер төшеннән дә куркып тору юк. Бигрәк тә энем Илдархан бик шәп, бик матур йөзә иде. Ул төз буйлы, киң күкрәкле малай иде, Димнең иң тирән җиреннән дә чумып мәте ала торган иде. Аңа кушаматны да малайлар «Күкен» дип бирделәр. Бу – балык исеме. Кечкенә үзе, әмма бик тере-җитез балык. Хәзерге заман кибетләрендә сатыла торган килька дигән мәшһүр балыкны белмәгән кеше юктыр инде – Димдәге күкен дә төсе, кыяфәте, зурлыгы белән нәкъ менә шул гаять популяр килька төсле үк иде. Ихтимал, алар бер үк токымнандыр да әле – исемнәре үк туры килеп тора бит!

Ничек кенә булмасын, без, чынлап та, суда күкен шикелле җиңел генә йөзәргә дә, чумарга да өйрәнеп беткән идек. Кайларга гына бармый идек тә кайларда гына коенмый идек. Җәйләр эссе, көннәр озын, суга шулхәтле ияләштек ки, мин хәтта бервакытны су өстеннән атлап кына китүемне дә хәтерлим. Ышанмыйсыз, көләсез?.. Ә мин ышандым, чын-чынлап ышандым! Хәлбуки, тип-тигез су өстеннән җиңел генә атлап китүем ул, билгеле инде, бары төштә генә булган, әмма шулкадәр ачык, шулкадәр чын төш булган ки, мин аны ирексездән өнем итеп кабул иткәнмен, өнемдә йөрдем дип шуңа сөенә-сөенә ышанганмын да. Малай чакның төшләре дә әнә нинди була икән ул!

Хәер, ни гаҗәп, агымсу белән бәйләнгән төшләр хәзергә кадәр миңа һаман кергәли торалар. Төшемдә йә берәр елга ярларыннан чыгып ташый башлый, йә шәһәр урамнарыннан котырып-шаулап су ага, йә чиксез киң дәрья уртасыннан капланып китәргә торган кечкенә көймәдә барам, имеш, – барысы да әнә шундый хәтәр куркыныч төшләр… Әйткәнемчә, шушы яшемә хәтле кабатлана торган төшләр!.. Ләкин кайдан бу төшләр, ни өчен алар озак еллар дәвамында һаман кергәли торудан туктамыйлар?.. Бу сәер хәлнең серен мин бераз сизенсәм дә, ачык кына белми идем. Тик 1979 елны «Юматау» санаториендә бер врачның йокы һәм төшләр турында сөйләгән лекциясен тыңлагач кына, эшнең сере, ниһаять, ачылган кебек булды. Баксаң, кешенең кайчан да булса үтә көчле, тирән кичергән берәр вакыйгасы гомерлеккә җуелмаслык булып баш миендә «язылып» кала икән. Һәм шушы язылып калган вакыйга, гәрчә онытылып бетә язса да, төрле вариантларда аның төшенә дә кергәли тора икән. Димәк, минем дә төшләремә кергән куркыныч су ташулары әлеге шул малай чакта берничә мәртәбә Димдә бата язуымның нәтиҗәсе икән ул!.. Булыр, врач сүзенә ышанмый мөмкин түгел.


Бер тирәдәрәк торучы бер тиңрәк малайлар без шактый идек. Күршедә генә – Борһан абзыйның Зәкәриясе белән Яхъясы, алар янәшәсендә – Арыслангәрәй агайның Таһиры. Каршыда гына – Габдрахман, аның күршесендә – Мөхәммәтгали белән Муллагали, ә алар күршесендә – Габделбарый белән Гомәр, та– гын Гыйззәтулла, инде безнең яклап, аз гына түбәнрәк – Хәкимҗан белән Шакир… Күрәсез, якын күрше-тирәдә генә күпме малай! Инде шуларга энем белән мине дә кушарга кирәк. Һәм без, шушы малайлар, урамга чыктык исә, гел бергә – көтүебез белән бергә йөрибез, бергә уйныйбыз. Әмма бертөсле генә малайлар түгел идек – һәр җәһәттән без бик нык аерыла торган идек. Дәүләкән халкы бик чуар булган шикелле, без дә бик төрле-төрле идек. Безне саф авыл малайлары да дип булмый, шулай ук чын шәһәр малайлары рәтенә дә кермибез. Безнең беришеләребез ярлылыкта, бөлгенлектә яшәсә, икенчеләребез тук-таза тормышта яши идек. Шулай ук безнең арада атасыз яки инәсез калган ятимнәр дә бар иде. Менә ни өчен без тәрбия җәһәтеннән һәм характерларыбыз белән бер-беребездән бик нык аерыла идек. Мәсәлән, Зәкәрия белән Яхъя көн саен малайлар көтүенә ияреп, бөтен уеннарга да катнашып йөрмиләр иде. Чөнки аталары каты тота. Хәтерлисездер, аларны кечерәк чакларында ишегалларыннан да чыгармыйлар иде. Сафиулла абзыйның Габделбарые да сирәк катнаша – ул әдәпле һәм тыйнак, малайларның кайвакытта артык башбаштакланып китүләрен яратмый иде, ахрысы, андый чакта ничек тә читтә торырга тырыша иде.

Иң хөр-йөгәнсез малайлар Таһир, Габдрахман, Гыйззәтулла, Шакир иде. Алар төркеменә, билгеле, мин энем белән үземне дә кертәм. Без эшсез малайлар идек, безнең бөтен «гамәлебез» урам таптау, бертуктаусыз уйнау, каядыр китеп югалу һәм ачыккач кына өйгә кайтып керү иде. (Дөрес, мин, кулыма кызыклырак китап эләксә, урам уеннарын онытып та тора идем.) Малайлар һәр заманда да шул бер үк малайлар инде – мәнсезлек тә, шуклык та, ызгыш та, рәнҗеш тә җитәрлек булган. Яраган белән ярамаганны еш кына аерып та тормаганбыз. Шулай ук әхлак-әдәп ягыннан да, әйткәнемчә, бертөсле генә булмаганбыз. Менә Габдрахманны гына алыйк – акыллы, сүзгә тапкыр малай, әмма бик хәйләкәр һәм мәкерле!.. Ул бүтәннәрне берәр ямьсез эшкә котырта, ә үзе гел читтә торып кала. Нәтиҗәдә ул – яхшы, ә теге – начар. Шулай оятка кала торганнар иде аның коткысына бирелгән малайлар… Миңа Габдрахман белән күп йөрергә туры килде, аның әнә шул әшәке гадәте, әче теле, мыскыллап көлүе еш кына ачуымны китерсә дә, ни сәбәптер мин аны ярата идем. Бәлки, бүтәннәрдән аерылып торганга күрәдер?! Әче теле өчен без аны «черки» дип йөртә идек. Үзенчә сәләтле малай иде ул!..

Габдрахман тик берәүдән көлүдән тыела, берәүне котыртудан саклана – бу Таһир иде. Арыслангәрәй агайның Таһиры турында мин язган идем инде. Бик кыю, көчле һәм… гарьчел малай! Кагылсаң – тукмый да ташлый. Без барыбыз да аңардан курка идек.

Ә менә Шакир, киресенчә, бик тиз коткыга бирелеп китә, шунда ук алдын-артын уйламыйча эшли дә ташлый. Аңа тик кызык кына булсын! Шуның белән бергә ул да бик кыю, гайрәтле һәм сугышырга да бик чос малай иде. Үзеннән шактый олыраклар белән дә ул бәрелешүдән һич куркып тормый – яшь үгез шикелле башын иеп, акны-караны күрмичә ташлана. Бу җәһәттән Шакир белән Таһирны бертигезләр дияргә дә ярый, шуңадыр, ахрысы, алар беркайчан да бер-берсенә кагылмадылар. Әгәр аларга сугышырга туры килсә, икесенең берсе беткән булыр иде дип уйлыйм мин әле хәзер дә.

Шакир көләргә дә, көлдерергә дә ярата торган бик шук малай иде. Ниндидер балаларча беркатлылык һәм эчкерсез самимилек бар иде аңарда. Кайчагында җитди күренергә тырышса да, сүзе-кыланышы барыбер көлке килеп чыга иде. Һич онытасым юк кечкенә бер вакыйганы.

1926 елның җәй башында без Фәтхелислам белән икәү беренче мәртәбә Казаннан Дәүләкәнебезгә кайттык. Фәтхелис– лам – студент, ә мин – китап кибетендә курьер булып эшләүче. (Дәүләкәндә курьерның нәрсә икәнен дә белмиләр.) Казан хәтле Казаннан кайткач, безнең дәрәҗә зур һәм игътибар да безгә зур. Ул чакларда инде без барыбыз да малайлыктан чыкканбыз, берәүләребез егет булып җиткән, икенчеләребез менә-менә булырга тора.

Икенчеме, өченчеме көнне үк без әнә шул бергә уйнап үскән күрше дусларыбыз белән имәнлеккә барырга булдык. Имәнлек тау ягында, тимер юл аша чыгып барырга кирәк… Киттек, тимер юлга җиттек, шул чагында каяндыр каршыбызга Шакир килеп чыкты. Без әле аның белән күрешмәгән идек. Менә ул ашыкмыйча гына яныбызга килде дә үзенчә җитди-әдәпле генә итеп башта Фәтхелисламга дәште:

– Исәнмесез, Фәтхелислам туташ!

Без егылып китә яздык: «Туташ, ха-ха-ха!..» Белеп дәшәме, әллә белмичәме бу чукынган?! Әлбәттә, белептер, әмма ник бер уңайсызлану әсәре яки көлү галәмәте чыксын ки аның йөзенә! Гүя бик дөрес һәм бик урынлы дәшкән ул Казаннардан кайткан студент егеткә! Зурлаган, янәсе!.. Әнә шулай эчләребезне катырган иде, мәрхүм!.. Мәрхүм дим, чөнки шул ук елның көзендә, без киткәч инде, Шакирны Смолин дигән бер малай мәктәп коридорында атып үтергән. Егет ниндидер зур урында эшләүче кешенең улы, имеш, атасының револьверын кесәсенә тыгып, мәктәп кичәсенә килгән булган. Араларында низаг нәрсәдән чыккандыр – Хода белсен! Җинаятьне тикшереп тору да, үтерүчене хөкем итү дә булмаган – шау-шусыз гына үткән дә киткән. Шакир кечерәк кенә таш кибет тотучы Зариф абзыйның улы иде, ләкин атасы аның үзеннән алдарак үлгән иде бугай… Бергә үскән тиңдәшләрне югалтулар әнә шулай бик иртә башланды.

Инде яңадан малай чакка чигенсәк, шуны әйтергә кирәктер: безнең бер дә урамнан кермичә көнозын биләмдә югалып йөрүебез атакай белән инәйне бик борчый, хәвефләндерә иде. Билгеле, алар безнең берәр бәлагә таруыбыз өчен генә түгел, эшсезлектән, күп йөрүдән азып-тузып китүебез өчен дә куркалар иде. (Аларча әйткәндә, безне төрле «эт-коштан» бик саклыйсылары килә иде.) Әмма нихәтле генә борчылсалар да, вакыт-вакыт берәр гаебебез өчен ачулары бик килсә дә, безгә сукмыйлар иде. Инәйне инде әйткән дә юк, хәтта атакай да кул күтәрми иде. Тик бер генә тапкыр, мин көн буена каядыр югалып торып, кичкырын гына кайтып кергәч, ул, ниһаять, түзмәде – бик җилле генә минем яңакка салып җибәрде. Шуннан башка аның миңа бүтән чирткәне дә булмады. Ләкин алар икесе дә безне бик каты үгетли торганнар иде. Каршыларына утыртып, әйбәтләп аңлатырга тырышып, яхшы сүзләр белән ялвару катыш, шелтә катыш, инәй исә елый-елый да без ике юньсезне үгетлиләр иде. Һәм бу кечкенә намусыбызга тия торган үгетләүләр миңа, мәсәлән, бик авыр тәэсир итә иде. Еш кына мин эчемнән, ник кыйнамыйлар, кыйнасыннар гына иде, ичмасам, дип үрсәләнеп тели дә торган идем… Кул җәзасы бит авырттырса да ничектер тиз онытыла, ә менә сүзнең тәэсире, юк, тиз генә онытылмый икән ул… Белмим, ата-ана нәсыйхәте ул чагында безне күпме генә төзәткәндер, әмма соңыннан, еллар узгач, искә төшергән чакларда, вөҗдан авазы шикелле, җанны борчый, үкендерә һәм уйландыра. Әйе, без, кызганычка каршы, ата-ана борчылуын еш кына бик соңга калып аңлый башлыйбыз.

Ләкин шулай да бичараларны борчый-борчый безнең күп йөрүебез файдага да булгандыр, ахрысы… Без бозылмадык та, азмадык та (димәк, үгетләүләр бушка китмәгән), әмма инде бөтен Дәүләкән әтрафын айкап йөрүдән дә туктап тормадык. Иртә яздан башлап кара көзгә чаклы!

…Менә берзаман Дим кузгала, Дим ярларыннан чыгып ташый башлый. Мәһабәт күренеш! Бер-ике көн тоташтан боз китә, боз өстендә печән чүмәләсе, тирес өеме, берәрсенең кара мунчасы китә. Су арта-җәелә торгач, каршыдагы Көрмәнкәй тавына барып җитә. Тугайдагы әрәмәлекләрнең нечкә очлары гына күренеп тора. Җәен-кышын тар ярларында бормаланып тын гына аккан елгабыз ташу вакытында әнә шундый мәһабәт, көчле бер дәрьяга әйләнә!

Водокачка янындагы кояшка караган яр башы саркып кибә башлагач та, без шунда кузна уйнарга тотына идек. Бу – язгы уеннарның беренчесе, шуңа инде тиздән бүтәннәре дә ялганып китәчәк… Водокачка яры үзе дә минем өчен бик истәлекле урын – малай чакта гына түгел, үсеп егет булгач та, миңа бу урынны күп таптарга туры килде. Иң элек мин шуны хәтерлим әле – революциягә чаклы монда каталажка дигән алама гына бер ызба да тора иде. Дәүләкән «төрмәсе» – сукбайларны, хәерчеләрне, вак каракларны шунда китереп япканнар. Революциядән соң каталажканы туздырып ташладылар. Аннары мондагы яр башы Дим буйларына, аның киң тугайларына карап торыр өчен бердәнбер диярлек иркен-ачык урын да иде. Без инде ак күлмәк, кара чалбар киеп, билне зинар яки тар каеш белән буып йөрүче көяз егетләр булгач, башта вокзалга барып, берәр пассажир поездын озатып җибәргәннән соң, ашыкмыйча гына шушы водокачка ярына килеп, каршыбызда ачылган, еракларга җәелеп киткән тын, якты, гүзәл манзарага сүзсез генә күпмедер вакыт карап тора идек. Мин бу гадәтебезгә хәзер дә гаҗәпләнәм: көн дә диярлек шушы урынга килеп, яр башыннан карап тору безне ничек туйдырып бетермәде икән?.. Күрәсең, туйдырырлык булмаган Димкәй буйлары; күрәсең, үзенә тартып, бәйләп торган бу сихри манзара! Хәер, без моны шул чакта ук инде аңлый да идек, белә дә идек – аерылып китәчәгебезне, әмма мәңге оныта алмаячагыбызны белә идек.

Шулай ук җомга көннәрен егетләр-кызлар Дим өстендә гармун тартып, җырлашып йөрер өчен дә көймәләргә төялеп шушы ярдан кузгалып китә идек һәм әллә кайлардан әйләнеп, тәмам арып, әйтеп биргесез шатлык-канәгатьләнү кичереп, яңадан шушы ук яр читенә көлешә-көлешә кайтып төшә идек. Кайда калды ул чаклар? Кая китеп, таралып, югалып бетте ул егетләр белән кызлар?.. Кайткан вакытларымда япа-ялгыз водокачка ярына барып, Дим өсләренә тик кенә карап торам – сүз катар, искә төшерер өчен янымда көймәдә йөрүчеләрдән берәү дә юк, берәү дә калмаган…

Тукта, сүз малай чак турында иде бит әле… Язгы ташу турында иде.

 
Назланып, сазлар чиртеп,
Уйный-җырлый яз килә.
Яз килә!
Ямьләр ягыннан илгә
Аккош, каз килә.
. . . . . . . . . . . . . . .
 

Кызганыч, Димгә аккошлар килми иде. Ә кыр казлары бик биектән каңгылдашып уза торганнар иде. Безнең тугай күлләренә кыр үрдәкләре килә, сазлыклырак түмгәкле урыннарга тәкәрлекләр килә – ефәк «мөгезле», нечкә тәпиле бик нәфис кош. Күп иде алар – килүче кошлар!.. Һавада, җирдә, суда – тик күрә бел дә ишетә бел!

Ә яз артыннан шул тынгысыз кошлар белән бергә безнең өчен дә бик озын җәй киләчәк. Безгә дә күпме «очарга», суларга чумарга, ялан-кырлар таптарга туры киләчәк… Ул заманда спорт-физкультура дигән нәрсәне белгән юк. Әмма шушы яшькә хәтле җитүне мин барысыннан элек әнә шул малай чакта кошлар шикелле өзлексез хәрәкәттә булудан күрәм. Һәм нинди һавада бит әле?! Эльбрус түбәсендә яткан кардан да чистарак – исе юк, төсе юк, белми идек без һаваның нәрсә икәнен дә! Саф тирес исен яратыбрак исни идек, чөнки аны тоеп-белеп була иде.

Аннары без җәй буена күпме поливитамин ашый торган идек. Җир ачылганнан алып беренче кар төшкәнчегә кадәр. Иң элек ташу китеп, тугайлар кибә төшкәч тә, каршыдагы болынга чыгып, букча тутырып, төче юа җыябыз. Юа яшь, йомшак, әчесе юк, без аны болай да ашыйбыз, кайткач ипи белән дә, куаска турап та ашыйбыз. Юадан соң кузгалак чәйнәргә тотынабыз. Әчкелтем, сусыл-тәмле. Кызганыч, ул чагында безнең инәйләр ашын пешерә белмәгәннәр (әллә теләмәгәннәр). Кузгалак артыннан бер-бер артлы төрле үләннәр китә, исемнәре инде онытылып та бетә язган, ләкин без аларның ашарга яраганын ярамаганыннан бик әйбәт аера белә идек. Ул арада какы, балтырган өлгерә. Имәнлеккә менеп, шуларны кочак-кочак җыеп кайтабыз. Ул да булмый, тугайдагы әрәмәлектә карлыган (карагат) һәм бөрлегән дә өлгереп җитә. Аз гына алданрак җир җиләге дә өлгерә. Кайсына барырга, кайсын җыярга? Әлбәттә, башта җиләккә, чөнки җиләк вакыты иртәрәк үтеп китә. Ә карлыган белән бөрлегәнгә соң түгел, куак төбе саен ишелеп ята, аларны ашый-ашый да авызлар камашып бетә иде. Тагын бер бик шәп витамин – бу әлморын (башкортча), ягъни гөлҗимеш! Ул көзгә таба гына өлгереп җитә, бик озак кызара, ә беренче кыраулар өтеп алганнан соң балланып та китә. Хикмәтле җимеш! Без, Дим өсте туңгач, шуа-шуа аргы якка чыгып, гөлҗимешне куагыннан өзеп ашый идек. Җыеп бетергесез күп була торган иде. Кадерен белмәгәнбез. Җыеп киптермәгәнбез, әмма гомерлеккә җитәрлек итеп ашап калганбыз.

Шушы өч нәрсә – саф һава, өзлексез хәрәкәт һәм табигать җимешләре безне үстерде, саклады, чыныктырды. Мин моны сабый чактан исән калып, хәзер дә әле сау-сәламәт яшәүчеләргә карата әйтәм. Әмма моның өчен безгә сабый чакта «сират күпере»н кичәргә, ягъни һәртөрле йогышлы авырулардан котылып калырга кирәк булган. Хәер, соңрак та безне сагалаган төрле хәтәрләр аз булмады, әмма иң куркыныч-әшәкесе безнең ныгып өлгермәгән малай чагыбызга туры килде.


Менә 1921 елга да кердек. Елның башы – таза кыш. Ап-ак кар, юлдан чыксаң – тездән батарлык, челлә вакытында гадәттәге каты суыклар да булды, февраль-март бураннары да котырып узды, кыскасы, елның килеше бер дә хәвефләндерерлек түгел иде ләбаса… Шулайрак саклана минем хәтердә егерме беренче елның кышы.

Көтеп алган яз да кичекмичә килеп җитте. Вакытында кары да эреде, бозы да китте, ташуы да булып узды, ялан-кырлар да яшәрде. Табигатьтә бернинди тайпылыш юк, һәммәсе үз нәүбәтендә елдагыча килеп тора. Шулай хәтерлим… Халык чәчүгә төште, маллар көтүгә чыкты. Тик шушы вакытта беренче яңгырлар булып узды микән? Мөгаен, булгандыр, булмыйча калмагандыр… Чәчү өстендә бит еш кына суытып та җибәрә, салкын яңгыры да килеп җитә, хәтта кайчагында ап-ак кар да җирне каплап китә. Бу язын андый карны хәтерләмим, әмма салкыны белән беренче яңгырлары булып узгандыр – һәр иртә язда булмыйча калмый ул.

Ләкин шулай да халыкта елның килешеннән хәвефләнү кайчанрак башланды икән?.. Әйтүе бик читен, чөнки хәвефләнү алай тиз генә һәм кинәт кенә килми ул… Халык сабыр, халык көтә белә… Соңгы чәчүләр дә бетте, май да үтеп китте, җәйгә дә кердек. Беренче иртә яңгырлардан соң айга якын вакыт узды. Май аяз булды диярлек, июнь дә аяз тора, әгәр шуннан июль дә аязга китсә?.. Халык көтә, сораша, чувашлар нәрсә әйтә, төрле елларны исенә төшерә – бу инде чынлап борчыла башлау иде. Эткол урамының әле бер очында, әле икенче очында бала-чага, яшь-җилкенчәкләр куыша-куыша су сибешәләр, узып баручы мөхтәрәм абзыйларның да өстенә берәр чиләк суны тондыралар – ачуланган кеше юк, тик яңгыр гына килсен!.. Ә кайбер авылларда халык, хәзрәтләре белән бергә, тәкбир әйтә-әйтә кырга чыгып, ятимнәргә карга боткасы пешереп, ничәдер рәкәгать намаз укып, Ходайдан яңгыр сораганнар, имеш… Шуннан соң Ходайның хикмәте, ботканы ашап бетерүгә, кинәт гарасат купкандай, күкрәп-яшенләп яңгыр килгән дә, ди, бөтен дөньяны иңләп, ишеп-ишеп яварга да тотынган, ди… Хәзрәтләр читек-кәвешләрен салып, ыштан балакларын сызганып, чапаннарын башларына каплап, манма су булып кайтканнар, ди… Әнә шулай ышанып сөйлиләр, сөйлиләр дә, аннары тыналар. Чөнки андый яңгырның якын-тирәдә генә түгел, бөтен өяздә дә булмавы иртәме-соңмы ачыклана торган иде.

Ниһаять, июльгә дә кердек, яртысына да җиттек… Җәй уртасы, челлә башланды, күк йөзе әллә нинди кургашын төсендә, атналар буе анда бияләй хәтле генә дә болыт әсәре күренгәне юк. Кояш иртәнге сәгатьтән башлап кыздырырга тотына, көнозын аяусыз яндыра, көйдерә, ә кичен җирнең канын эчкәндәй кызарып-бүртенеп, ялкау гына тагын аязга бата. Димәк, иртәгә дә шушындый ук мәрхәмәтсез көн булачак.

Хәзер инде быелгы җәйнең тоташтан корыга китүе һәркемгә ачык иде. Бик хәтәр, бик шомлы!.. Бу инде ачлык килә, ачлык якынлаша дигән сүз. Аның галәмәтләре дә күз алдында: айларга сузылган корылыктан җир кара чуен шикелле яргаланып катты. Үләннәр күптән саргайды, кипте, корыды – көтү йөргән җирләр тузанга әйләнде диярлек… Ач сыерлар көтүдән күзләре тонып, өйдәге азмы-күпме ризыкка йөгерә-йөгерә кайталар. Сарыкларның авызлары кара туфрак – алар җир кимерәләр. Әмма иң хәтәр-хәвефлесе – чәчкән игеннәрнең тәмам харап булуы иде. Берсе дә юк – көзге арыш та, язгы бодай да, арпа белән тары да. Сипкән орлыкны да алып булмас, диләр агайлар. Мин бик яхшы хәтерлим: бодай, мәсәлән, сирәк кенә чыгып, кашык буе үсәр-үсмәс катып калган иде. Җитмәсә, аның һәрбер ач башагын саранча сырып алган… Бу хәшәрәт шул җәйдә генә, каяндыр болыты белән килеп, кырларны тоташ баскан иде. Үзе эре, үзе соры, үзе һичнидән курыкмый – узып барышлый чыбыркы белән суксаң, башак белән бергә сынып төшә, әмма очып китәргә уйламый да… Аннары шушы кипкән, беткән басуларны да чүп үләне басып киткән иде. Дәүләкән тирәсендәге күп кенә басуларны аерып та булмый – әллә чәчелгән җир, әллә кысыр яткан кыр?! Тик немецларның гына кырларын танып була, чәчелгән кадәресе болай чиста гына, ләкин барыбер сирәк, ач башаклы… Кыскасы, ипекәй булмаячак, ачлык һәр йортның капкасы төбенә килгән иде инде.

Бәхетсезлек җитәкләшеп йөри дигән сүз бар. Бу бигрәк тә быелгы шикелле афәтле елларга туры килә дә икән. Авылларда әледән-әле зур янгыннар чыгып торуы шуның бер мисалы. Ут ялап кына алды – якынына барырлык та булмады, дип сөйлиләр. Һәм гаҗәп тә түгел. Җитмәсә, менә шушы коточкыч эссе корылыкка ияреп, моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән гаять куркыныч бер үләт – ваба (холера) чире безнең Дәүләкәнгә каяндыр килеп керде. Ярый әле артык озакка бармады, шулай да күп кенә йортларга кереп чыгарга өлгерде. Безнең әбекәйне алып китте, күршебез Сәлимҗан агайны, Габдрахманнар әтисе Хәсән абзыйны алып китте. Көн дә мәчет ихатасында җеназа укыйлар, көн дә салмак кына чиркәү сугалар… Әмма гаҗәбе шул – бу үләт ни сәбәптер гел олыларны, карт-корыларны чүпләде, ә менә безнең ише малайларга тимәде диярлек, һәрхәлдә, мин белгәннәрдән берәү дә китмәде.

Әнә шулай үтте яки үтеп тә бара инде бу һич онытылмас фаҗигале җәй! Тарихта үзенең кара урынын алган, халык хәтерендә гомерлеккә сакланып калган «егерме беренче ел ачлыгы»ның башы иде инде бу! Ләкин ачлык үзе ни дәрәҗәдә көчле, каты булачак – ул кадәресен берәү дә белми иде әле… Ел нинди генә булмасын, җәй бит әле, яланнардан нидер табып була, азмы-күпме бәрәңгесе, яшелчәсе бар, сыерлар чәйлек, аш пешерерлек кенә булса да, сөт бирә, тавыклар күкәй салгалый, әле чынлап ачыккан кеше дә юк… Мин моны үзебезнең хәлдән дә беләм. Дөрес, безнең бер таяк та чәчкән, утырткан нәрсәбез юк, ләкин без дүрт кенә тамак, сыерыбыз бар, тавык, үрдәкләребез бар. Билгеле, атакай да тик ятмый. Хосусый сәүдә тыелган булса да, базарлар элеккечә һаман булып тора, анда кулдан гына нидер саталар, алалар… Атакай күбрәк менә шунда анысын алып, монысын сатып дигәндәй, хәрәкәт итә… Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр бит…

Быелгы урып-җыю әллә булды, әллә юк – аны күрми дә калдык. Элекке еллардагы шикелле арбаларга төялеп уракка китүләр, ындыр табакларына фурман тутырып көлтә ташулар бөтенләй булмады да… «Игеннәр» урак белән дә, машина белән дә урып алырлык түгел иде. Аны күп урында кул белән йолкып кына алдылар. Бары немец утарларында гына косилка тавышы ишетелгәләде – анда ашлык чалгыга эләгерлек булган, дип сөйләделәр. Аларның кырлары бушагач та, кайбер хатын-кызлар капчык алып, шунда башак җыярга йөри башладылар. Башак җыю беренче мәртәбә, бәлки, шул елны башлангандыр да, чөнки элек мондый эшне ишеткән дә, күргән дә юк иде.

Бу җәйнең һич көтелмәгән тагын бер хикмәте – ул да булса шушындый корылыкта алабута котырып үсте. Бернәрсә юк, бөтенесе янды-көйде, хәтта читән буендагы кычытканнар да, ә ул, хөрмәтле алабута, бөтен ташландык кырларда урман-урман булып утыра! Гүя табигатьнең адәмнәргә күрсәткән соңгы шәфкате иде бу… Һәм адәмнәр аңа шунда ук игътибар иттеләр, тизрәк җыеп алдылар, орлыгын уып киптерделәр, җилгәрделәр… Элек халык мәкале «Алтын-көмеш – таш булмас, алабута – аш булмас» дип әйтә торган иде. Хәзер исә шул ук халык моны нәкъ киресенә әйләндерде дә куйды: «Алтын-көмеш – таш, имеш, алабута – аш, имеш!..» Әйе, шушы кара-яшькелт әче бөртек ул елны бик күпләр өчен бердәнбер ризык булды.

Чын ачлык әле килеп җитмәгән иде, ул тик көннән-көн якынлаша, аңардан котылып булмаячак – инде нишләргә?.. Ничек итеп алдагы елның икмәгенә чаклы җан асрарга?.. Башак җыеп, алабута киптереп кенә торып булачакмы?.. Бигрәк тә бала-чагасы ишле семьяларның хәле бик мөшкел. Нинди котылу чарасы бар?.. Ярый, нидер чәчкән кешеләр бик аз гына булса да бөртек җыеп алдылар, бәрәңге утыртканнарның күпме-азмы бәрәңгесе булыр, аяклы малы барлар, көннәр суыткач, малларын суярлар… Ләкин бит Дәүләкәндә берни чәчмәгән, утыртмаган, бер кәҗәсе дә булмаган кешеләр дә аз түгел.

Шундыйларның берсе – тимерче Миңнегали карт. Дөрес, аны фәкыйрьләрдән санап булмый, эше күп, алачыгында чүкеч тавышы тынып тормый, димәк, яшәрлек килере бар. Әле күптән түгел, яр башындагы йортын сатып, безнең каршыдагы урамда яңа йорт та торгызып керде. Ялгышмасам, сыерлары да бар иде шикелле. Ләкин картның гаиләсе зур, бала-чагасы күп иде. Өчесе әле бик яшьләр – ачлык алар өчен аеруча куркыныч булачак… Хәзер инде тимерчелек эше көннән-көн бетә бара, акча юньләп керми, бернинди запаслары юк, билгеле. Миңнегали карт нидер уйларга тиеш иде. Аның зур улы Зөфәр белән зуррак кызы Маһирә җәй ахырыннан ук немец басуларына башак җыярга йөри башладылар. Ләкин бу инде, бичарадан ни чара дигәндәй, бушка әлсерәп йөрү генә иде. (Ач башактан нәрсә чыксын, Ходаем!)

Без элек тә алар белән якын күрше идек, хәзер дә күршеләр дип әйтерлек, һәрвакыт бергә аралашып яшәдек. Ике гаиләнең дә йорт башлары бер-берсен хөрмәт итәләр һәм еш кына үзара киңәшләшә дә торганнар иде. Һәм шушы бик хәвефле чакта, Миңнегали карт, тәмам аптырауга төшеп, үзе безнең атакай янына килде:

– Нишлибез, Нигъмәтҗан, эшләр харап бит! – диде ул, чал йөгергән кара сакалын учлап.

– Әйе, эшләр шәптән түгел, Миңнегали абзый, – диде атакай да, авыр көрсенеп. – Ни күрергә язгандыр инде?!

– Күрәчәгебез – ачык. Тик шуңардан ничек котылырга, ә, күрше?! Шуны әйтсәң иде син миңа!

Алар, безнең бакча рәшәткәсе буена чүгәләп, әнә шулай сөйләшеп киттеләр. Мондый чакта күпме генә уйлама-сөйләшмә, дөрес бер карарга килүе бик читен булырга тиеш. Чынлап та, юкны кайдан табарга? Шулай да атакай, сөйләшә торгач, ахырда Миңнегали картка әйтте: әйдә, булмаса, Себергә таба барып карыйк, анда әле туклык, азмы-күпме азык алып кайтырбыз, диде.

Билгеле, минем атакай – күп йөргән кеше, Себер ягын да яхшы белә, аңа ерак юлга чыгып китү әллә ни хәтәр эш түгел. Әмма Миңнегали картның үз гомерендә Дәүләкәннән беркая да аяк атлап чыкканы юк, хәтта туксан чакрымдагы Уфаны да барып күргәне юк, шул сәбәпле аның өчен Себер хәтле Себергә чыгып китү бик зур тәвәккәллек сорый торган гадәттән тыш бер вакыйга булырга тиеш иде. Ул, әлбәттә, шунда ук ризалык белдермәде, тирән уйга төште, торып-торып авыр сулады, кайтып, карчыгы, балалары белән киңәшеп карарга булды. Ләкин барыбер күпмедер вакыттан соң, башка чарасы калмагач, ниһаять, тәвәккәлләде карт!

Әйбәт кенә җыендылар, бар кадәренчә ризыкларын алдылар, азыкка дигән кадерле акчаларын ерак яшерделәр, шуның өстенә капчыкларына иске-москы киемнәр дә салдылар. Шулай итеп, ике күрше шәрә көзнең салкын бер көнендә, узгынчы товар поездына эләгеп, Себер тарафларына китеп тә бардылар. Ул чакларда йөрүләр әнә шулай иде: кайчан, ничек, нәрсә туры килсә, шуңа утыралар да китәләр. Юлда ни була, исән-сау барып җитәрләрме, бәла-казасыз гына кайтып керерләрме – моны алдан белүче юк. Өйдә калучылар, күпме вакыт үтмәсен, сабыр гына көтәргә тиешләр. Без инде моңа өйрәнгәнбез. Ләкин Миңнегали карт семьясы ут эчендә иде бугай… Гомерендә Әлшәй3030
  Әлшәй – Дәүләкәннән унсигез чакрымдагы базарлы авыл. Станциясе Раевка дип атала. Район үзәге. Элек Әлшәй базары дүшәмбе, ә Дәүләкән базары сишәмбе көн була торган иде. – Ә. Еники искәр.


[Закрыть]
базарына да чыкмаган кеше әллә кайдагы Себергә китеп «югалсын» әле!.. Шулай да алар икеме-өчме атна йөреп, Петропавловскига хәтле җитеп, шуннан исән-сау Дәүләкәнгә әйләнеп кайттылар. Юл азабын күп күргәннәр, әмма барулары бушка китмәгән – үзләре белән күтәрә алган кадәр ит һәм карындыкка тутырган куй мае алып кайтканнар иде. Әйтәсе дә түгел, атайларның шундый кадерле ризык белән исән-имин кайтып керүләре ике гаилә өчен дә зур бәйрәм булды. Бигрәк тә Миңнегали карт өендә корбан гаетендә дә мондый бәйрәм булмагандыр, шәт! Киң сәке түрендә көрәк сакаллы карт үзе, ике яклап тезелешкән җидеме-сигезме уллары һәм кызлары, каршысында карчыгы Сабира җиңги, ә табын уртасында зур шава3131
  Шава – зур агач табак.


[Закрыть]
белән хуш исләр тараткан симез итле, кара чумарлы шундый тәмле тансык аш! – йә, моның ише сыйны кайчан күрерләр иде әле алар?! «Нигъмәтҗан абзыйга рәхмәт инде – тәки йөртеп кайтарды бит картны!..» Ә карт Себернең туклыгына, ит-маеның күплегенә шулкадәр хәйран калган – балаларына сөйләп кенә дә бетерә алмый икән. Һәм бу ерактагы туклык аны харап та итә язды. Ул, баксаң, Себергә семьясын алып китү нияте белән кайткан икән. Билгеле, семьяда бу турыда сүз күп була. Себернең итен-маен авыз иткән һәм аталарының мактап сөйләвен ишеткән балалар моңа бик шатланып риза, хет бүген үк чыгып китәргә әзер торалар. Әмма картның зуррак уллары алай ашыгып ризалыкларын белдермиләр. Бигрәк тә карчыгы борчыла, икеләнә, аңа яңарак кына тора башлаган өе жәл, – итәк тулы балалары белән җылы оядан бер дә чыгып китәсе килми. Карт үзе дә чамалый, аңа Себердәме яки кире монда кайтыпмы, яңадан йорт-җир торгызуы җиңел булмаячак. Шуларның барысын да исәпләп, карт, ниһаять, соңгы сүзен әйтә: йортын хәзергә сатмаячак, уллары Муллагали белән Зөфәр монда калачак, алар инде үзләре дә тимерчелектә бик әйбәт эшлиләр, иншалла, ат дагалап булса да, тамакларына таба алырлар. Ә менә бу бер табын бәләкәйләрне коткарырга кирәк. Шуңа күрә ул хәзергә әле карчыгы белән шушы балаларын гына алып китәчәк. Анда, әйтик, шул ук Петропавловскида аның һөнәре белән тамаклары ач булмаячак. Калганы исә Алла кулындагы эш. Бу афәтле елны исән-имин үткәреп җибәрә алсалар, йә үзләре кайтырлар, йә барысы да яңа урында тупланып, шунда калырлар.

Әнә шулай мәсьәләне хәл иткәннән соң, алар ашык-пошык җыенып, балаларны ни бары белән җылы киендереп, төеннәрен һәм капчыкларын күтәреп, ноябрьнең җепшек кар явып торган болганчык бер иртәсендә Дәүләкән вокзалына чыгалар. Күрше-тирәдән озата төшүчеләр дә байтак кына – тимерче картның бөтен оясы белән диярлек ерак сәфәргә күтәренеп чыгуы үзенә күрә бер вакыйга!.. Ул чакта поездларның кайчан киләсе билгеле түгел (расписание дигән нәрсә дә юк иде шикелле), нинди поездга ничек эләгеп китәсен берәү дә белми, шуңа күрә көнозын сагаларга кирәк. Озата төшүчеләр саубуллашып һәм бәхилләшеп берәм-берәм китеп бетәләр. Болар сабыр гына көтәләр, көн уза, кич җитә, вокзал эче төенле-капчыклы халык белән шыгрым тулы – энә төшәр урын да юк. Арыган-талчыккан балаларын йоклатып чыгар өчен кире өйләренә кайталар. Икенче көнне дә, өченче көнне дә шул ук хәл кабатлана – ничә тапкыр чыгып, ничә тапкыр кайтырга мәҗбүр булалар. Ахырда карт күрә: әйе, китеп булырлык түгел икән, соңгарак калган икән шул!.. Халык купкан, халык ачлыктан кача! Шушы бәләкәй генә Дәүләкән станциясенә дә тирә-як авыллардан ничәмә йөз халык килеп тыгылган. Кайсылары – Себергә, кайсылары – Ташкент ягына (болары күпчелек). Ә юлларда – мәхшәр!.. Сирәк кенә узгалый торган пассажир поездлары тамбурларына хәтле тулып килә, шуңа карамастан халык ташлана, андагы талаш-тартыш, елау-чинау – якын барырлык та түгел! Күпләр товар поездына эләгеп, аның да вагон түбәләренә менеп, ә кайбер ялгыз-кыюлар ике вагон арасына да утырып китәләр. Менә шушы мәхшәрне берничә көн рәттән күзәткәч, Миңнегали карт, ниһаять, кулын селти: юк, булмый, Ходай җылы оябыздан аермасын, ди дә, бала-чагасын ияртеп, вокзалдан бөтенләй кайта да китә.

Бәлки, бу хәерлегә дә булгандыр. Юллар бик начар, бик куркыныч. Коточкыч тыгызлык, пычрак-шакшы, тифның беткәне юк. Кешеләр вокзал идәннәрендә, вагоннарда үләләр. Талау, урлау, бер-берсен югалтулар булып кына тора. Әле шушы кечкенә Дәүләкән станциясендә дә вак караклар башы-күзе тонган халыкның әйберләрен күз алларында урлап китәләр. Бездән түбән яр астында торучы Сөбханкул исемле бер кара малай көн саен диярлек вокзалдан караңгы төшкәндә генә берәр капчык яки кәрзин күтәреп кайта торган иде. Урлаганын яшереп тә тормый, киресенчә, мактанып сөйли генә… Әнә шулай Дәүләкән вокзалында күпме тәүлекләр аунап ятып-ятып та, поездларга эләгә алмыйча, әйберләрен урлатып, кире өйләренә яки авылларына кайтып китүчеләр дә аз булмады. Миңнегали карт, ичмасам, андый казага дучар булмыйча гына бу «һиҗрәт»тән торып калды.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации