Электронная библиотека » Амирхан Еники » » онлайн чтение - страница 17

Текст книги "Әсәрләр. 3 том"


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 11:40


Автор книги: Амирхан Еники


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 17 (всего у книги 67 страниц) [доступный отрывок для чтения: 19 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Чынлап та биекме соң Уфа таулары?.. Әлбәттә, биек! Миңа, тугыз яшьлек малайга, моның кебек үзе зур, үзе биек тауны моңарчы әле күрергә туры да килгәне юк… Әнә бит аның өстендәге ак таш биналар, чиркәү гөмбәзләре, мәчет манаралары әллә кайлардан ук күренеп тора. Ә тауның битләренә, чокыр-чакырларына сырышкан агач йортлар, кош ояларыдай, әнә ничек вак кына булып күренәләр.

Ләкин каршыбызда ачылган бу күренеш каланың тау башындагы чите генә иде әле. Чын кала үзе кайдадыр эчтәрәк булырга тиеш. Без аны, чын каланы дим, Агыйдел күперен чыгып, тавына күтәрелә башлагач кына күрдек. Йомры чуерташ түшәлгән һәм сөзәк кенә югары күтәрелгән бер озын урам буйлап дыңгыр-дыңгыр әкрен генә менгән чакта гел уңга-сулга каранып бардык. Монда да йортларның күбесе агачтан, әмма матур-бай йортлар, ике катлылары да шактый, өчәр катлы таш йортлар да очрады. Бер зур бакча яныннан да уздык, бакча эчендәге галәмәт зур чиркәүне күреп, аңа да исебез китте… Бара торгач, ахырда ике катлы агач йорт каршында туктадык – монда безнең Шәриф җизниләр тора икән. Без менә шуларга килеп төштек, ә Гали абзый үзенең белгән кешеләренә китте.

Шәриф җизниләргә безнең әле беренче килүебез. Алар инде чын шәһәр кешеләре – үзләре дә, тормышлары да шәһәрчә. Безне яхшы каршы алдылар. Фатирлары шушы чибәр генә йортның икенче катында. Иркен генә зал, берничә бүлмә, зур гына балконнары да бар – аңа залдан пыялалы ишек чыга. Монда җизни, Срур тутакай, аларның бер яшьлек балалары һәм янә җизнинең әнисе – куе кара кашлы, озын-чандыр гына карчык – Һаҗәр әби белән Сәгыйть абзыйның (Сәгыйть Сүнчәләйнең) миннән кечерәк Таһир исемле улы да тора иде. Һаҗәр әби нәкъ җизни төсле икән. (Дөресрәге, әлбәттә, җизни әнисенә бик охшаган.) Карчыкның кыяфәте генә түгел, тавышы да, сөйләшүе дә улларын бик нык хәтерләтә иде. Сәгыйть абзый бу вакытта кайда булгандыр, белмим, ләкин без аны монда күрмәдек. Улы Таһир авыру бала – йөзе күксел, үзе үтә ябык иде. Әмма акыллы, әдәпле бала булгандыр инде, бер дә ятсынып тормыйча безгә якынлашты, самими бер гадилек белән бөтен булган нәрсәләрен күрсәтергә тотынды. Авыру сәбәпле мәктәпкә йөрмәсә дә, ул инде укый да, яза да белә, рәсем дә ясый белә, өстәвенә мине шашка дигән уенга да өйрәтте. Алгарак күчеп әйтәсем килә: зур үкенечкә каршы, Таһир гомерсез булды, унике-унөч яшенә җиткәндә, ул үлеп тә китте. Әтисе Сәгыйть абзый аның үлемен бик авыр кичергән булырга тиеш. Егерменче елларның уртасында улы хатирәсенә «Әбү Таһир» имзасы белән ул башкорт телендә берничә кечкенә китап та бастырып чыгарды. Шулай ук ул соңыннан Әминә Милюшевадан2727
  Әминә Милюшева – актриса, егерменче елларның ахырында безнең театрда да уйнап китте. С. Сүнчәләй аклангач, Әминә ханым аның Соловкидан язган хатларын миңа җибәргән иде. Бу хатлар хәзер Риза Ишморат кулында. Әминә Милюшева Кировабад шәһәрендә вафат була. – Ә. Еники искәр.


[Закрыть]
туган кызына да «Таһирә» дип исем куштырган иде. Әмма, ни үкенеч, аның бу кызы да гомерсез булды, бик авыр шартларда үсеп, туташ булып җиткәч кенә дөньядан китеп барды.

…Шушында торган чакта миңа тагын бер шагыйрьнең улы белән танышырга туры килде. Бу Мәҗит Гафури малае Әнвәр иде. Минем чамада булыр, шактый тере, сүзгә дә юмарт малай иде. Ул чагында Гафурилар шул ук урамда, җизниләргә каршырак бер катлы сары йортта торалар иде. Әнвәр белән ничек танышып китүемне ачык кына хәтерләмим, өйләрендә булмадым, бәлки, Әнвәр үзе Таһир янына кергәндер дә шунда танышып киткәнбездер. Ничек кенә булмасын, мин, Әнвәргә ияреп, Уфа тавының якын-тирәдәге чокыр-чакыр буйларында бераз йөреп килгән идем. Ләкин безнең бу танышлык озакка бармады, җизниләрдән икенче фатирга күчеп киткәч өзелде һәм яңадан инде беркайчан да ялганып китмәде.

…Кунак булып яту күңелле, әмма торыр өчен үз куышың булырга тиеш. Шуңа күрә тиздән, туганнар ярдәме белән фатир табып, шунда күчеп киттек. Күченеп барган урамыбыз җизниләрдән шактый еракта, Спасская дип атала иде. (Хәзер Новая Мостовая урамы.) Аулак кына, тыныч кына, яшеллеккә дә бай гына бер урам. Уфаның башка урамнары белән чагыштырганда артык озын да түгел һәм, урамыбызга аеруча бер ямь биреп, аның бер башында ак чиркәү, икенче башында ак мәчет күренеп тора иде. Ләкин чиркәү үзе – Большая Казанскаяда, ә мөфти мәчете – Тукай урамында, безнең урам исә ике очы белән нәкъ әнә шул ике гайбадәтханә каршысына барып чыга иде. (Большая Казанская ул хәзерге Октябрьская революция урамы, тик анда мин әйткән мәһабәт ак чиркәү генә юк хәзер.)

Без күчкән йорт та чиркәүгә якын гына иде. Такта белән тыш– лаган күк йорт, асты таш, өске катының зур гына балконлы чардагы да бар. Бай-таза тормышлы кешенең йорты булгандыр, ахрысы, – ишегалдындагы бүрәнәдән салган, калай белән япкан каретнигы да, ак мунчасы да шуны әйтеп тора сыман. Бу күк йорт хәзер дә әле исән-сау, Уфага кайткан саен мин аның яныннан карап узмыйча китмим. Кайчандыр ачык, якты, матур гына йортны, кызганыч, бозганнар. Урамга караган тәрәзәләрнең берсен ишеккә әйләндереп, гади такталардан ямьсез генә болдыр ясап куйганнар.

Йортның хуҗасы ул заманда Уфа морзасы Сәлимгәрәй Җантурин булган икән, ләкин мин моны бары соңгы елларда гына күп сораша торгач белә алдым. (Егерменче елларның башында йорт аның кызы Сара исемендә булган.) Җантурин үзе җәмәгать хадиме һәм Дума члены – татар дөньясында билгеле кеше. Сәйфи ага Кудашның әйтүенә караганда, «Галия» мәдрәсәсен салдыруда һәм асрап тотуда күп көч куйган кешеләрнең берсе. Шулай ук ул китап бастыру эше белән дә шөгыльләнгән. Аның «Лөгать» исеме белән басып чыгарган гарәпчә-татарча сүзлеге минем кул очымда саклана – кулланыр өчен бик уңай төзелгән китап.

Җантурин җир-су биләүче алпавыт булса да (имениеләре Килем авылында иде), революциядән соң эмиграциягә чыгып китмәгән. Егерменче елларның башында Казанга килеп, Дәүләт банкысында гади хезмәткәр булып эшләгән… Әмма гомере фаҗигале рәвештә өзелә: көзге караңгы төннәрнең берсендә каяндыр кайтып килешли су тулы казылмалы чокырга төшеп һәлак була. Әнә шулай… Тәкъдир димичә, ни дисең?!

Бездә әле үзебезнең энциклопедиябез булмагач, тарихыбыздагы азмы-күпме билгеле шәхесләр әкренләп онытыла һәм югала бара. Сәлимгәрәй Җантурин турындагы ишеткән-белгәннәремне шуның өчен кыскача гына язарга да булдым.

…Яхшы хәтерлим, без килеп кергәндә, бу йорт буш иде. Барлык бүлмәләрендә җиһазлары тора, ә хуҗалары юк. Димәк, яңарак чыгып киткәннәр булырга тиеш – билгеле, сугыш аркасындадыр инде. Хәзер уйлыйм, бәлки әле хуҗалар үзләре үк йортларын бөтен җиһазлары белән безнекеләргә вакытлыча тапшырганнардыр – югыйсә башкача без бу яхшы йортка ничек килеп керер идек?! (Әлбәттә, минем атамны яхшы белгән берәр кешенең тәкъдиме аркасында гына булгандыр инде мондый ышаныч казану.)

Кыскасы, унсигезенче елның хәвефле кара көзендә кемнеңдер ашыгыч калдырып киткән йортында без әнә шулай хуҗа сыман тора башладык. Йорт иркен, бүлмәләр зур, җиһазлар шәп – барысы да затлы таза агачтан. Монда чибәр туташлар да торган булырга тиеш – зур көзгеле кием шкафларында алардан ниндидер вак-төяк кием-салым, төрле чүпрәк-чапрак, ефәк тасмалар, нәфис челтәрләр, матур-матур тартмалар, кечкенә ислемай шешәләре дә торып калган иде. Ниндидер ят, әмма матур бер тормышның ватыклары булып күренә иде безгә бу аз гына хуш ис аңкыткан нәфис вак әйберләр.

Билгеле, мондый йортны үзебез генә биләп, барысын да саклап тору читен булгандыр инде, озакламый ике янәшә зуррак бүлмәгә итче Гали абзый да бала-чагалары белән килеп керде. (Ә без зур зал белән кечерәк бер бүлмәдә калдык.) Шулай итеп, ике семья бергә килгән иде, бергә тора да башладык.

Ләкин бу йортның тагын бер күз-колак булып торучысы бар иде. Ул – дворник Хәйретдин абзый. Кара сакаллы, караңгы чырайлы, авызыннан сүзе чыкмас бер кеше, әмма йорт-җирне гүя үзенекедәй бик уяу саклый, капкадан чит кешене түгел, ят этне дә кертми, һәр көнне иртә таңнан ишегалдын, урам якны кыштыр-кыштыр себереп, җыештырып кына тора, хәтта безнең кебек вак малайларга да ихатада иркенләп уйнарга ирек бирми иде. Аны хуҗаларына бик бирелгән, бик тугрылыклы кеше, тизрәк шуларның әйләнеп кайтуын гына көтеп тора, дип әйтәләр иде. Мөгаен, ул ниндидер Нигъмәтҗан, итче Гали кебек билгесез вак сатучыларның Дәүләкән шикелле базарлы саладан килеп, Уфаның атаклы кешеләре йортына хуҗа сыман кереп утыруларын бер дә яратмагандыр – моны аның бөтен кырыс-караңгы кыяфәтеннән ничектер сизеп тә була иде.

Бу абзыйның тәбәнәк, тулы гына хатыны (исеме онытылган) һәм Маһинур исемле бик чибәр җиткән кызы да бар иде. Алар таштан салынган аскы катның ишегалдына караган башында торалар иде. Сугышлар беткәч тә, йорт дәүләт кулына күчкәч тә, Хәйретдин абзый шул подвалыннан чыкмаган – гүя ул һаман хуҗасын көткән! Соңыннан шуны ишетеп, мин дә бик гаҗәпләнгән идем.

…Ә без чардаклы күк йортта тыныч кына торып ятабыз. Кышка да кердек: урамнарны, йорт түбәләрен ап-ак, йомшак кар каплады (ул чакларда Уфа карлары бик чиста була торган иде). Ләкин безне урамга чыгармыйлар, хәвефле вакыт, диләр. Чыксак та, капка төбеннән ерак китмибез, шәһәр белән таныш түгелбез, урамнарын белмибез, китсәк адашырбыз дип тә куркабыз… Минем бит әле мәктәпкә дә йөри торган чагым. Укуны бер дә калдырасым килмәгән иде. Җизниләрдән күчмәс борын мине Сабир хәзрәт мәдрәсәсенә илтеп тә биргәннәр иде, ләкин, бирегә күчкәч, ара бик ерагайды (бөтен шәһәр аша барырга кирәк), өстәвенә суыклар да башланды, шулай итеп, укырга йөрүдән туктарга туры килде. Хәзергә исә без «дөньяны» күбрәк тәрәзәдән генә күзәтәбез. Сугышның әле килеп җиткәне юк. Шомланыбрак булса да, без аны бик кызыксынып көтәбез, чын сугышны якыннанрак күреп, һич югы, тавышын ишетеп каласыбыз килә, тик зурлар гына бик хәвефләнеп, көн дә догаларын укып, аның бәла-казасыз тизрәк үтеп китүен теләп торалар.

Һәм менә яңа (1919) елның нәкъ беренче көнендә Уфага кызыллар кергәнен ишеттек. Бәй, кай арада, ничек болай ансат кына? Без бит бернинди атыш тавышлары да, «ура» тавышлары да ишетмәдек. Баксаң, алар кичә үк кергәннәр икән. Аклар сугышмыйча гына сыздылар микәнни?! Зурларның тыеп маташуларына карамастан, тизрәк киенешеп урамга чыктык. Ә урам буш, урам тып-тын, бернинди «кызыл» солдат та күренми… Тик бераздан гына кайдадыр шәһәр үзәгендә тынлы оркестрның дәртле генә уйнаган тавышын ишеттек тә Большая Казанская буйлап шул якка таба бер төркем атлы солдатларның тупыр-тупыр чаптырып узганнарын күреп калдык. Әһә, әнә кайда икән ул тамаша!.. Әгәр без әз генә зуррак булсак, атакайлардан куркып тормасак, ике дә уйламыйча, тизрәк шул тарафка чапкан булыр идек… Юк, бер дә әйбәт түгел икән мондый «кызык» чакларда бәләкәй булып калуы… Күпме нәрсәне күрмәдек һәм белмәдек без.

Уфада кызыллар… Бу зур вакыйга булырга тиеш. Аны без дә әзрәк сизәбез. Кышның үзәге, каты суыклар башлануга карамастан, урамнарда кешеләр бик күбәйде. Бик ашыгып, бик эшлекле кыяфәттә йөриләр… Аклар вакытында каядыр югалып торган безнең Шәриф җизни дә өенә кайткан. Ләкин Срур тутакайның әйтүенә караганда, аны без түгел, үзләре дә юньләп күрә алмыйлар икән. Эшләре гаять күп, көне буе митингларда йөреп, төннәрен редакцияләрдә уздыралар, ди. Ә безнең өчен тормыш һаман искечә кебек, безнең тирәдә хәзергә бернинди дә үзгәреш юк.

Ләкин шулай да бер вакыйга минем хәтердә саклана, чөнки ул вакыйга нәкъ менә без торган йортта булды. Кызыллар кереп, күпмедер вакыт узгач, дворник Хәйретдин абзыйның әлеге чибәр кызын – Маһинур апаны бер гаскәригә кияүгә бирделәр. Кияү тиешле абый түгәрәк ак битле, зур соры күзле, көләч, сөйкемле генә бер егет иде. Кызылларда гади солдат белән командирны аеруы ансат түгел, бу егет тә гади солдат кынамы, әллә берәр командир-мазар идеме, ачык кына белмәдек. Әмма туена, аскан коралларына һәм тотыш-кыланышларына караганда, шактый зур кешеләр җыелган иде. Тагын истә шунсы калган: егетне бик шәп итекче диделәр. Командирларга иң әгъла итекләрне ул гына тегә, имеш. Ләкин шуның өчен генә бирегә зур кешеләр җыелмагандыр инде. Егет үзе бәләкәйләрдән түгелдер, ахрысы…

Ә туен безнең буш торган зур залда үткәрделәр. Ашау-эчү дә вакытына күрә ярыйсы гына иде шикелле – кияү үзе тапкан, үзе китергән, дип әйттеләр. Минем инәй туй ашларын әзерләшкән иде шул чакта. Бу чын мәгънәсендә хәрбиләр туе иде. Зал тулы гаскәриләр, һәммәсе дә бер чамадагы какча ирләр, араларында берничә генә хатын-кыз, ләкин алары да хәрби киемнән. Тик Маһинур апа үзе дә, булышырга килгән бер-ике ахирәте генә бу тоташ сорылар арасында ак күгәрченнәрдәй аерылып тора иде. Әмма шундый бер генә төрле кунаклар җыелуга карамастан, мәҗлес бик җанлы узды. Күрәсең, мондый туй мәҗлесен бик сагынганнардыр инде, саратский гармунны өзелгәнче уйнатып, тәмам биһуш булганчы җырладылар, биеделәр, ара-тирә ялкынлы нотыклар да әйттеләр. Тик шунысы гаҗәп: кыз ягыннан бу мәҗлестә хуҗа тиешле кеше юк иде. Кызның атасы Хәйретдин абзый туйның башында да, ахырында да бөтенләй күзгә дә күренмәде. Чакырып карасалар да, менмәгән, кулын гына селтәгән, имеш! Нигә мондый тискәрелек, сәбәп нәрсәдә?.. Ул, янәсе, башта никах укытуны таләп иткән булган, ә кияү буласы егет, хәзер аның кирәге юк, бик теләсәгез, миннән башка гына укытырсыз, дип әйткән, имеш. Бәлки, бүтән сәбәпләр дә булгандыр, ләкин туй әнә шулай кызның атасыннан башка гына дәвам итте. Хәер, аңа карап кына мәҗлес бер дә сүрелеп, тукталып тормады. Шул ук хәрбиләрдән постау френч кигән кара мыеклы берәү, ике якның да ага тиешле кешеседәй, озын өстәлнең түр башында аягүрә торып, мәҗлесне бик матур алып барды. Дәрәҗәсе белән дә өстенрәк булгандыр инде, чөнки ул боера, ул куша, котлау сүзләрен дә күбрәк ул әйтә иде. Аның кушуы буенча кызның әнисен дә чакырып керттеләр – ак батист яулыгын йөзен яшерә төшеп бәйләгән йомры-тулы гына абыстайны иң түргә уздырып, кунаклар берәм-берәм каршысына чыгып, бик түбәнчелек белән аңа ниндидер җылы мактау сүзләре әйттеләр. Абыстай, яулык чите белән яшьләрен сөрткәләп, аларны тыңлагач, әкрен генә рәхмәтен әйтеп, шунда ук кире чыгып та китте. Югалыбрак калган кыяфәтенә караганда ул шатланырга да, кайгырырга да белмәгән бер хәлдә иде шикелле…

Без туйның бары тышкы, шау-шулы ягын гына күрдек, эчендәге хәлләрне, туйга кадәр һәм туйдан соң ниләр булганын белми дә калдык. Бер төркем хәрбиләр бер кич шаулап утырдылар да таралдылар, ә икенче көнне егет Маһинур апаны каядыр алып та китте. Һич көтмәгәндә, уйламаганда!.. Сугыш вакыты бит әле, җитмәсә!.. (Хәер, сугыш дип тормаганнар, җае чыкса өйләнешә биргәннәр.) Ләкин шулай да соңыннан, күп еллар узгач инде, төш шикелле генә булып калган бу сәер туйны искә төшергән чакларда мине, нигәдер борчып, һаман бернәрсә уйландыра иде: кем булды соң ул егет, кая алып китте икән чибәр кызны, өйләнешүенең ахыры ни булып бетте икән?..

Әлбәттә, егет командирларга итек тегүче гади солдат кына булмагандыр инде. Булса, бәлки, элек итекче булгандыр, әмма хәзер ул ниндидер зур гына хәрби урын биләп торучы булырга тиеш иде. Моны аның үз-үзенә нык ышанган тәвәккәл кыяфәте дә, хөр сөйләшүе, иркен хәрәкәтләре дә, хәтта өстендәге кием-каешлары да күрсәтеп тора иде. Кунакларының да бит күбесе командирлар да комиссарлар иде, димәк, ул үзе дә шулар дәрәҗәсендәге кеше булгандыр инде.

Аннары Маһинур туташ, ай-һай, гади солдатка гына чыгар идеме икән? Ул бит ни җитте генә кыз түгел иде. Күзгә бәрелеп торган бер сылу, матур иде. Шәһәрдә үскән, һичшиксез, мәктәп күргән, ниндидер матур гадәтләрне дә отып алган – үзен бик мөлаем тота да белә, каушамый-кызармыйча сөйләшә дә белә. Туйда да бит аңа һәммәсе, бөгелә биреп, «туташ» кына дип дәштеләр. Юк, Маһинур туташ кемгә чыгуын бик яхшы белеп чыккан булырга тиеш.

Кызыллар ул чагында Уфаны кулларында озак тота алмадылар, ташлап чыгарга мәҗбүр булдылар. Шәһәрдә тагын аклар… Дөрес, озакка түгел, берничә айдан кызыллар аларны яңадан сөреп чыгардылар. Бу юлы инде бөтенләйгә!.. Маһинур апа кияве белән Уфага кире кайттылармы, юкмы – белмим. Һәрхәлдә, безнең тирәдә күренмәделәр.

Ә монда Хәйретдин абзый юаш-сабыр карчыгы белән икәү генә үзенең шул ярым подвалында торып ята. Киндер алъяпкычын бәйләгән, себеркесе-көрәге кулында, һәр көн караңгыдан торып, кыштыр-кыштыр урам себерә, ишегалларын көри. Гүя дөньяда яшәүнең мәгънәсен дә ул бары шул ялгызак эшеннән генә таба иде.

Аклар Уфаны соңгы тапкыр, ялгышмасам, мартның урталарында алдылар. Кояшлы көннәр иде, челтәрләнеп, уалып карлар эри, түбәләрдән шабырдап тамчылар коела. Менә шундый көннәрнең берсендә, иртән торсак, кызыллар чигенгән, шәһәргә аклар кереп тулган. Бу юлы да чын сугышны күрмәдек, төнлә шәһәрнең төрле җирендә булгалап алган атыш тавышларын да язгы тирән-рәхәт йокы аркасында ишетми калганбыз. Шулай да бу атышларның бер корбанын безгә күрергә туры килде. Урамга чыксак, бездән ерак та түгел, урам уртасында карга йөзтүбән капланып бер кеше ята. Барып карадык. Өстендә бер кат эчке күлмәк тә зәңгәр галифе, итекләрен салдырып алганнар, ак чолгаулары гына торып калган. Яланбаш, куе бөдрә чәчләре кан белән укмашып каткан. Башына атканнар… Мин күз генә салдым да тизрәк кире чаптым. Кем булгандыр инде ул, ләкин гади солдат кына булмаска тиеш. Кызылларның шәһәрдән китеп өлгермәгән берәр зуррак кешесе булмады микән?..

Әнә шулай, кешене ансат кына үтереп ташлаганнар. Мине бу куркытты – үтерүнең җиңел, гади генә булуы куркытты. Менә сиңа чын сугыш!.. Ә безнең бит гел шуны күрәсебез килә иде моңарчы, әмма ак карда канга батып, күлмәкчән генә яткан матур кеше мәете кинәт мине айнытып җибәргәндәй итте. Чынлап та, сугышның бөтен эше кеше үтерү ләбаса! Ходаем, ничек итеп соң мондый ерткычлык белән килешмәк кирәк?! Беренче мәртәбә әнә шундый тетрәнү кичердем мин ул көнне…

Кызыллар китеп, күпмедер вакыт узгач, безнең буш яткан зур залга бер татар офицеры кереп урнашты. Озын буйлы, киң җилкәле, мәһабәт бер кеше иде ул. Өсте-башы өр-яңадан, аягында йомшак хром итекләр, иңендә көмеш погоннар… Аны Сәлимгәрәй морза Җантурин улы диделәр.

Безнең әфисәрләр турында яхшы сүз ишеткәнебез юк иде. Шуңа күрәдер инде бу татар әфисәре бездә ирексездән курку катыш зур кызыксыну уятты. Ниндирәк кеше ул – усалмы, явызмы, әллә андый түгелме? Инәй көн дә аңа поднос белән чәй кертә. Шул чакта без энем белән инәйгә ияреп барабыз да, залга кермичә, ишек төбендә торып калабыз. Безне анда кертмиләр, ишек ачылган чакта гына без мәһабәт-көяз әфисәрне күреп калабыз. Гомумән, аңа беркем дә кереп йөрми, хәтта үзе кебек әфисәрләр дә аның янына килми иде бугай – ничектер хәтердә калмаган. Ә без, ике малай, һаман ишек төбендә чуалабыз, кайчагында кыюланып йозак тишегеннән дә карыйбыз. Һәм гаҗәпләнәбез: ни өчен бу әфисәр абый, кулларын артка куеп, залның бер башыннан икенче башына гел йөреп кенә тора. Ничә карама шулай – авыр уе бар төсле башын иеп, йомшак хром итекләре белән тавышсыз гына басып йөри дә йөри… Бәлки, шуңа күрә аның янына керергә дә ярамагандыр… Ул үзе дә бит бик сирәк кенә чыгып китә торган иде. Инәйгә ул абыстай дип дәшкән, чәй керткән саен рәхмәтен әйтеп калган, ләкин без бер генә тапкыр да аның берәү белән дә сөйләшкәнен ишетмәдек.

Бездә күпме торганын һәм кайчан чыгып киткәнен дә хәзер инде әйтә алмыйм. Кызыллар тәмам якынлашкач кына киткәндер, мөгаен, ләкин без белми дә калдык. Әйтерсең ай күрде, кояш алды бу бик сәер әфисәр абыйны!..

…Инде җәйгә дә кердек. Урамдагы юкәләр, чокыр буендагы карт тирәкләр ямь-яшел яфракта. Алма бакчалары бер атна буена, ак күбеккә күмелгәндәй, чак кына бал исе аңкытып, күпереп утырдылар. Койма буйлары, канау читләре яшь үләнгә күмелде, юлдагы таш араларыннан да төртеп чыкты – ул чакта безнең урамда асфальт дигән нәрсә юк иде. Без инде көне буе тышта, урамда, чокыр буйларында йөрибез, кайчагында, чит малайлардан куркып тормыйча, Спасский урамының аргы башына, Мөфти мәчете каршысына ук барып чыгабыз. Мәчет үзе иркен ихата эчендә, ә урам буйлап аның яшел калай түбәле озын таш коймасы сузылган. Бик матур шактый киң урам, нәкъ уртасыннан тар гына бакчалар тезелеп киткән. Менә шуларның берсеннән икенчесенә әйләнмәле капкаларын үтеп бара торгач, Агыйделнең текә яры өстендәге үзенең чокыр-чакырлары, борылмалы юллары, биек агачлары һәм куе куаклары белән гаҗәп кызыклы, күңелле, ямьле икенче бер зур гына бакчага барып керәсең… Бу бакчаны ул чакта Случевский бакчасы дип йөртәләр иде, ә аңа илтә торган киң урамны шул заманда ук инде Тукай урамы дип атыйлар иде. (Хәтеремдә шулай саклана.) Аннары безнең үзебездән ерак та түгел тагын бер бакча булган әле – без җәйгә чыккач кына аны «таптык». Бу – хәзерге Луначарский бакчасы… Карт бакча булса кирәк, ул чагында ук инде агачлары юан, биек, очлары бер-берсенә тоташып, бөтен җирне күләгәләп тора иде. Аның бер коймасы безнең урамга да карый, без шуның тактасы каерылган җиреннән кереп йөри идек. Кышны сукыр тычкан шикелле йорт тирәсеннән ерак китмичә үткәргәнгә күрә, безнең хәзер җәйге хөрлектән файдаланып күбрәк йөрисебез дә, күбрәк күрәсебез дә килә иде. Мәсәлән, «Синтральный» урамны! Әле Дәүләкәндә чакта ук минем: «Уфа диләр, Уфа диләр, – Уфаны күрсәң иде, «Синтральный» урамында подручка йөрсәң иде!» – дип җыр– лаганны да ишеткәнем бар иде. Баксаң, ул «Синтральный» бездән ерак та түгел икән. Большой Казанский буйлап берничә чат киткәч тә, нәкъ уртасына барып чыгасың. Нәрсә күрдек без анда? Зур-зур таш йортлар күрдек, урам уртасыннан шак та шок чаптырып узган извозчикларны күрдек, аннары бик әкәмәт киенгән хатын-кызларны һәм көмеш погонлы бик көяз әфисәрләрне күрдек. Мәгәр безнең ише малай-шалай бөтенләй юк диярлек – күрәсең, иртәрәк әле безгә «синтральный» урамнарда йөрергә.

Әнә шулай зур кала белән чынлап таныша башлагач кына, тагын «шомлы» хәбәр таралды: кызыллар, имеш, Уфага якынлашып киләләр! Бик яман киләләр, ди, Дәүләкәнне алганнар, инде Чишмәгә җиткәннәр, имеш!.. Бу юлы да акларның гомере кыска булып чыкты, март урталарында кергәннәр иде, ә хәзер июнь башлары, – димәк, өч ай да торырга өлгермәгәннәр. Сугышның якынлашуын бик тиз сизә дә башладык. Шәһәрдә ыгы-зыгы көчәйде, солдатлар күбәйде, кичләрен урамнарга чыгып йөрүләр бетте (катгый рәвештә тыелган дип әйттеләр), ә бер ике-өч көннән кайдадыр еракта тонык кына күк күкрәгәндәй туп тавышлары да ишетелә башлады. Ул да булмый, калага яралы солдатларны да ташый башладылар. Большой Казанскийдагы өч катлы зур гына таш йортка аяклары, куллары, башлары ак марля белән чорналган, күбесенең каннары да саркып торган яралыларны арбалардан бушатканнарын мин үзем дә күреп тордым.

Кызыллар Уфага бик тиз килеп җиттеләр. Июньнең беренче атнасы булды микән – бик матур кояшлы озын көннәр иде, җылы, җилсез, йомшак төннәр, шәһәр бакчаларында сандугачлар да чут-чут сайрый иде әле – менә шул чакта Агыйдел ягыннан туп тавышлары гына түгел, кабаланып такылдаган пулемёт тавышлары да ишетелә башлады. Димәк, сугыш якын, сугыш каядыр Агыйдел буенда гына!.. Көндез үк Срур тутакай, Һаҗәр әби, кечкенә Равилне күтәреп, авыру Таһирны җитәкләп, безгә килделәр. (Җизни үзе юк, аклар кергәч, каядыр яшеренгән.) Алар зират тавына якын гына торалар, түбәндә Агыйдел күпере, кызыллар шуннан киләләр, шәһәргә дә шуннан торып аталар – бик куркыныч икән анда. Ә без шәһәр эчендә, еракта, аннары без торган йортның бик таза подвалы бар – билгеле, монда хәвефсезрәк… Кичкә таба, мендәр, юрганнар күтәреп, барыбыз да шунда төштек. Шәһәр өстенә ату көчәйде, кайдадыр гөрселди, ухылдый, «шап» иттереп тә куя – без «ләхәүлә»не укып, тыңлап кына ятабыз. Төн буе дәвам итте бу мәхшәр!.. Безнең тирәгә снаряд төшеп шартлаганын сизмәдек, әмма шәһәрне тетрәткән бер көчле шартлау котыбызны алды алуын… Нәрсә булды, нидер ишелеп төштеме, әллә күккә очтымы – аптырадык, тик соңыннан гына акларның Агыйдел күперен шартлатканын белдек.

Без, ваклар, атышларның кайчан туктаганын белми дә калдык – төеннәр өстендә йоклап киткәнбез. Иртән торсак, дөнья тынган, кояш күтәрелгән, зурлар күптән аяк өстендә, мәш килеп нидер эшләп йөриләр… Аклар чыгып киткәнме, кызыллар кергәнме – белүче юк. Зал якка табын әзерләгәннәр, һәммәсе бергә чәй эчәргә җыеналар. Сугыш әз генә тындымы, кеше үзенең гадәттәге эшенә тотына икән. Мин моны соңыннан, Ватан сугышы вакытында күреп тә гаҗәпләнгән идем. Әйтик, немецлар берәр станция тирәсен бик каты бомбага тотып китәләр, йортлар җимерелә, яраланучылар, үлүчеләр дә була, ә тере-исән калганнар аз гына исләрен җыйгач та үзләренең көндәлек эшләренә тотыналар – мичен яга, ашын пешерә, керен юа, дуңгызын, тавыкларын карый… Әнә шулай кеше дигәнең, үлем-һәлакәт дип тормый – һаман да яшәвен белә!

Мәгълүм булганча, Уфаны легендар Чапай дивизиясе азат итә, шәһәргә дә беренче булып Чапай дивизиясе керә. Ләкин кайсы числода, кай вакытта? Мин моны бары хәзер генә язма чыганакларга (мәсәлән, Уфа тарихы дигән китапка) карап ачыкладым: Чапай дивизиясе Уфага 1919 елның 9 июнендә, кичке сәгать сигездә кергән! Ә без моны бары икенче көнне генә белдек – икенче көнне инде шәһәр терелгән, халык урамнарга сибелгән, йортларга кызыл флаглар эленгән иде. Бу инде якты, кояшлы чын бәйрәм көне иде!

Уфаны аклардан азат итү әнә шулай шактый тиз төгәлләнде, сугыш каядыр Урал эченә таба китте. Без дә, ниһаять, тынычландык дияргә дә ярый. Хәзер инде сугыш якынлашкан саен, башны саклар өчен анда-монда китеп йөрергә туры килмәс, Алла боерса! Кызыллар ягында бөтенләйгә торып калдык булса кирәк – шулай сизә күңел! Бик әйбәт, хәзер тотарга да Дәүләкәнебезгә кайтып китәргә!..

Ләкин без тиз генә кайтып китә алмадык. Сәбәбе – атыбыз юк, безнең яктан атта килүчеләр дә юк, ә поезд белән кайтырга тимер юл күпере ватык… Шулай итеп, җәйне ирексездән Уфада үткәрергә туры килде. Торуыбыз һаман шул ук күк йортта, тик без аның икенче катыннан югарыдагы иркен чардагына күчтек. Бу чардакта, безнең шикелле үк, башын саклар өчен Бөредән килгән Мостафа исемле кеше бала-чагалары белән тора иде – менә шулар, Уфа тирәсендә сугыш беткәч тә, үзләренең шәһәрләренә кайтып киттеләр. Шулай ук икенче катның янәшә ике бүлмәсендә торучы Гали абзый да гаиләсе белән башка фатирга чыгып китте. Зур йорт берьюлы бушап калды. Түбәндә, подвалда, дворник Хәйретдин абзый, югарыдагы чардакта без, ә менә уртадагы бушап калган зал белән бүлмәләргә кемнәр кергәндер – һич кенә дә хәтерли алмыйм. Тик бер генә нәрсәне беләм: бу йортта энем белән миннән башка бүтән бала-чага калмады.

Ә уйнарга малайлар кирәк. Җәйнең иң матур айлары, көннәр дилбегәдәй озын, вакытны кая куеп бетерерлек түгел. Күрше-тирәдә дә безгә тиң татар малайлары күренми – нишләргә, кайдан табарга?!

Кайчагында, ара ерак булса да, Таһирны күрергә дип, җизниләргә баргалый идек. Безне монда бик әйбәт каршы алалар, бигрәк тә Таһир янына килүебез өчен куаналар, чөнки ул, бичара, авыру бала, урамга чыгып йөрерлек хәле юк, гел диярлек өйдә генә утыра. Җизнинең әнисе Һаҗәр әби дә бәрхеттәй йомшак тавышы белән: «Менә, Таһирымның дуслары килгән, рәхмәт төшкерләре, әйдә узыгыз, уз, сүэклеләрем!» – дип каршы ала иде.

Таһирның уенчыклары да, китаплары да күп. Без аларның иркен балконнарына чыгып, шуның чиста идәнендә рәсемле китаплар актарабыз, шашка да уйнап алабыз, эре шакмаклардан биек йортлар да өябез. Таһир бик юмарт малай иде, теләсә нәрсәсен үзе үк безгә көчләп бирергә тырыша иде. Билгеле, аның безне бер дә җибәрәсе килми, ә без, таза малайлар, безне урам тарта, урамга чыгып, Идел тавының чокыр буйларында йөрисебез килә. Таһирның хәтерен саклап һәм Һаҗәр әбидән дә уңайсызланып, түзә алган кадәр утыргач, без шулай да кузгалабыз. Нигә болай бик тиз дип гаҗәпләнәләр Һаҗәр әби дә, Срур тутакай да, ләкин барыбер безне чәй эчермичә җибәрмиләр. Ә Таһир боек, бер сүз дә әйтми, гүя үз хәлен аңлый, без чыгып киткәндә, әбисенә тотынып, ишек төбендә басып кала. Бәлки, соңыннан әкрен генә елый да торгандыр… Менә хәзер искә төшкәндә үкенү хисе бәгырьне сыкратып куя: ник без, ике юньсез, Таһир мәрхүмне шулай нәүмиз калдырып киттек икән?!

Уфада электән үк торучы Каргалы халкы күп, шулар арасында безгә бик якын туганнар да бар. Аларның берсе – Мортаза җизниләр, икенчесе – Ибраһим абзыйлар. Дәүләкәннән килгәч, без һәркайсында кунакта булган идек, ләкин кышкы айларда барып йөрергә туры килмәгән иде. Ә хәзер, җәйгә чыккач, һәм сугыш куркынычы да үтеп киткәч, без, ике малай, аларны да искә төшердек.

Мортаза җизниләр Иске Уфада торалар, җитеп килгән ике кызлары бар (Рәкыя апа белән Суфия), тик малайлары гына юк. Шулай да без, ара ерак булуга карамастан, берме, икеме тапкыр аларга да бардык. Әйтергә кирәк, безнең халык бала җанлы, төче тел белән сөеп (безнеңчә – сүэп) каршы ала, янәшә утыртып сыйлый, сораша, мактый, ә озатканда үгет-нәсыйхәтен дә әйтеп кала. Әле ялгыз гына җибәрмиләр дә – кечерәге Суфия апа безне җитәкләп дигәндәй өебезгә чаклы китереп тә куя иде.

Икенче якын кардәшебез Ибраһим абзыйлар бездән ерак та тормыйлар иде. Әнә безнең урамның аргы очында Мөфти мәчете күренеп торамы – менә шул гөмбәзле мәчетнең артындагы Бельская дигән урамда аларның йортлары. Бу йортка инде без бик теләп барабыз, чөнки анда берьюлы өч малай – Хәбибулла, Идиятулла һәм Хәсән. Янә ике кызлары да бар: иң олысы – Мәхмүзә тутакай, иң кечесе – Рәисә. (Төпчек кызлары бик чибәр иде, соңыннан Казанга килгәч, профессор Хәмит Мөштәринең җәмәгате булды.) Өч малайның миңа тиңрәге Идиятулла – бөтен уеныбыз, йөрүебез аның белән иде. Урамнары Уфа тавының нәкъ кашыннан уза. Тау биек, текә, чокырлы-чакырлы, ак ташлар чыгып тора, тар сукмакларда кәҗәләр йөри, түбәндә Агыйдел ялтырап ята. Иделнең аръягы – кара яр, тар аланлык, шуны үткәч тә куе урман башлана; уңда челтәрле тимер күпер, сулда тәбәнәк кенә агач күпер, шуны чыккач та, калын урманны кисеп, еракка-еракка озын юл китә. Без әнә шул көмештәй Агыйдел суында коеныр өчен текә, ташлы сукмаклардан көненә ничә төшеп, ничә генә менми идек – кош йөрәге кебек булган ул чакта безнең йөрәкләр.

Уфа урамнарында кызыл йолдызлы, корал аскан хәрбиләр бик күбәйде, гомумән, шәһәр бик җанланды, хәрәкәт, шау-шу көчәйде, әмма кайда ниләр эшләнә – анысыннан без хәбәрсез. Без зурлар дөньясыннан читтә, без үзебезнең кечкенә дөньябызда яшибез. Ләкин шулай да бер бик мөһим вакыйганы мин үз күзләрем белән күрдем. Әлеге аклар ваттырып киткән тимер юл күперен Уфа эшчеләре ничектер тиз арада гына яңадан торгызганнар иде. Агыйдел ярында менә шул күперне ачуга багышланган тантана булды. Халык күп җыелган иде. Без, малайлар да, шунда чабышып бардык. Күпернең бер башы белән яр читенә җимерелеп төшкән челтәр торыгын (пролётын) калын бүрәнәләрдән киң-таза бура итеп өелгән терәк өстенә күтәртеп куйганнар. Юлны ялгаганнар. Хәзер шуны сынап карау булырга тиеш.

Уфа станциясе ягыннан, комташ төягән берничә ачык платформаны артыннан этәреп, кара паровоз килде. Күпер алдында бераз гына туктап торды. Аннары, зәһәр генә кычкыртканнан соң, платформаларын этәреп, бик әкрен генә күпергә керә башлады. Халык тын да алмыйча карап тора – нишләр, бүрәнәләрдән өелгән терәк күтәрерме, исән генә үтә алырмы? Ә паровоз һаман әкрен генә керә-керә, ниһаять, күпернең хәтәр җирен үтеп китте. Каты итеп гудок бирә-бирә, аргы якка кызу гына барып та чыкты. Бу якта тынлы оркестр дәртле генә марш уйнап җибәрде, халык кулларын болгый-болгый, кат-кат «Ура!» кычкырды… Бик кызыклы, бик күңелле булып калды бу тамаша безнең өчен дә… Әмма кызыклы гына түгел, гаять әһәмиятле дә булган ул тамаша. Менә шуны күрергә туры килде безгә!


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации