Текст книги "Әсәрләр. 3 том"
Автор книги: Амирхан Еники
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 22 (всего у книги 67 страниц) [доступный отрывок для чтения: 22 страниц]
Миңа инде унбиш яшь! Минем инде үз уйларым, үз кайгыларым бар. Мин дә бит шушы заман эчендә үсеп килүче бер адәм баласы! Заманның җилләре, эсселәре, салкыннары миңа да кагыла, авырттырып кагыла… Бер елдан мин Дәүләкәнемнән чыгып китәргә тиешмен… Ә күргән-кичергәннәрем һаман да күп әле – шуларны сөйләр өчен миңа унбиш яшьлек халәтемә кайтыр– га кирәк. Бу һич тә ансат түгел. Нәрсәдән генә башларга соң?!
Ахрысы, мәхәббәт белән әдәбияттан башлау дөресрәк булыр. Ник дигәндә, адәм баласының уянуы һәм күзе ачылуы мәхәббәт белән китаптан башлана. Һәрхәлдә, алар икесе дә кешене балалыктан чыгара һәм хыял, өмет дөньясына алып керә. Беренче татлы газап белән беренче куанычлар да шулардан башланса кирәк.
Мәхәббәттән котылу юк. Табигать адәм баласын барлык җан ияләре шикелле үк ике җенес итеп яраткан икән, димәк, мәхәббәт орлыгы аңа инде ана карынында чакта ук салынган да булган. (Хәзергечә әйтсәк, башта ук программалаштырылган.) Тик берәүдә бу тылсымлы орлык иртәрәк шыта, икенчедә – соңрак, берәүдә көчлерәк шытып чыга, икенчедә – зәгыйфьрәк, аерма бары шунда гына.
Миндә исә, ни хикмәттер, шактый иртә кыймылдый башлады ул хәерсез орлык!.. Югарыда мин күрше кызына койма ярыгыннан «гашыйк» булуымны язган идем инде. Бу хәлгә без-мәҗнүн унсигезенче елның җәй башында дучар булдык.
…Көн дә диярлек кешегә сиздерүдән курыккандай мыштым гына койма буенда йөрим. Сакланып кына әле бер ярыктан, әле икенче ярыктан «аны» эзлим. Хәер, болай качып-посып күзәтмәгән чакта да инде ул минем күз алдымнан китмәс булды – гел менә гади генә ситсы күлмәге, нечкә-нәфис сыны белән, башын әз генә ия төшеп каршымда басып тора кебек. Ниндидер сәер бер хәл сизә башладым мин үземдә – гүя каяндыр күкрәгемә кереп оялаган ап-ак кына йомшак кош шикелле, ул да минем эчемдә яши – ятсам да, торсам да, без гел бергә, имеш! Әнә шундый серле бер малайга әйләндем әле мин, бик кадерле табышым бар минем, шуны ят күзләрдән ничек тә сакларга тырышам, тик менә ул ап-ак «кошчыгым»ның исемен генә белмим әле мин…
Хуш, абзыкаем, нәрсә бу? «Гашыйк» булу түгелме соң?.. Шулайрак шикелле… Иллә мәгәр мин моны «мәхәббәт» дип әйтә алмас идем, чөнки мин әле мәхәббәтнең нәрсә икәнен белмим, мәхәббәт турында әле уйлый да белмим – мәхәббәт ул зурлар эше, ә мин нечкә сыйраклы арык кына бер малай… Миңа бит күрше кызыннан берни дә кирәкми, минем аны бары ешрак күрәсем генә килә. Ләкин койма ярыгыннан түгел, якын барып, якыннан күрәсем килә. Ул да мине күрсен иде… Ничек карар иде икән?.. Бу куркыныч, бу мине хәтта калтыранып куярга мәҗбүр итә, әмма барыбер аңа бик күренәсем килә. Тик менә Борһан купецның капкасы безгә дә кайчан гына ачылыр икән?!
Әйткәнемчә, минем бу хәлгә юлыгуым унсигезенче елның хәтәр җәенә туры килде. Ул җәйдә ниләр булганын мин башта ук язып узган идем инде. Кыскасы, аклар-кызыллар сугышы бара, Дәүләкәнгә сугыш әле бер яктан, әле икенче яктан килеп җитә, кешеләрдә баш кайгысы да мал кайгысы… Шул чакта сугыштан куркып без дә китеп бардык, Борһан абзый да, балаларын төяп, Уфага китеп барды, мин дә «кошчыгым»ны күпмедер вакытка күздән югалттым. Әмма күкрәгемнән очырмадым! Моның шулай икәнлегенә мин яңадан Дәүләкәнгә кайткач ышандым: уянды минем ап-ак кошым күкрәгемдә!.. Беренче көннән үк мин аның уянганын сиздем, тизрәк аны күрергә ашыктым… (Бу вакытта алар да Дәүләкәнгә кайтканнар иде инде.) Елдан артык югалтып тордым мин аны – ничегрәк, ниндирәк икән ул хәзер?.. Без бит бер яшькә үстек, үзгәреш бардыр, буйга гына түгел, башка яктан да әзрәк үскәнбездер… Минем, мәсәлән, хәзер койма ярыгыннан карап торасым килми (оялам болай күзәтүдән), минем өйләренә кереп күрәсем килә, дәшәсем һәм сөйләшәсем килә.
Аларга беренче керүемне ачык кына хәтерләмим. Һәрхәлдә, Уфага киткәнче үк булгандыр дип беләм, чөнки кызыллар беренче тапкыр Дәүләкәнне алгач, бөтен йортларга рәттән атлар, солдатлар куйдылар. Борһан абзыйның капкасы да, ниһаять, төбенә хәтле шыңгырдап ачылды. Билгеле инде, атлар, солдатлар бар җирдә һәрвакыт малайлар кайнаша. Без менә шул чакта Борһан абзый ихатасына да курыкмыйча кереп йөрдек. Әлбәттә, мин «аны» да күргәнмендер инде, ләкин ничек итеп – якыннанмы, ерактанмы – ул кадәресе исемдә калмаган. Һәм бу гаҗәп тә түгел, чөнки без, малайлар, өеребез белән йөрибез, без иптәшләр алдында кыз күзләүдән бик куркабыз. Тик бер нәрсәне яхшы хәтерлим – аның Һаҗәр исемле икәнен шул чакта ук ничектер белгән идем.
…Егерменче елларга да кердек. Сугышлар бетәргә өлгермәде, коточкыч ачлыгы килеп җитте. Ләкин, шуңа да карамастан, мин күрше кызын онытмыйм, мин аның барлыгын тоеп яшим… Бәлки, ул бу авыр чакта миннән ерагаеп, томан эченә китебрәк торгандыр – ачлык бит ул бөтен нәрсәне кешедән ераклаштыра. Хәтта бергә уйнап йөргән малайлар белән дә очрашулар бу вакытта бөтенләй бетә язган иде. Әмма адәм баласы, әгәр исән калса, үзенең өмет-хыялларын әллә нинди һәлакәтләр аша да түкми-чәчми алып чыга икән… Барысы да терелә, барысы да яктыга үрелә. Ә мәхәббәт хисе барысыннан да элегрәк уяна, элегрәк әйләнеп кайта.
Мин дә, билгеле, шул ук хәлне кичердем, ләкин башкачарак итеп кичердем. Чөнки мин тагын берничә яшькә үстем. Хәзер инде минем Һаҗәргә гыйшкым тагы да көчәя, тирәнәя төшү белән бергә, ничектер аңлырак, мәгънәлерәк тә була башлады. Баштагы шикелле аның мине үзенә ни өчен тартуын аңламыйча миңгерәүләнеп йөрү урынына, мин хәзер үземдәге аңа булган хисләрнең нәрсә икәнен, кайдан килгәнен шактый ук дөрес чамалый идем. Бик яшерен рәвештә генә, курка-курка гына үземә: «Бу – мәхәббәт!» – дип әйтә дә ала идем.
Аннары мин бу яшьтә әдәбиятны күп укый идем. (Җитмәсә, үзем дә әдип булу турында хыяллана башлаган идем.) Ә матур әдәбият ул мәхәббәткә сусауны бик көчәйтә, ашыктырып берәр кызга гашыйк та иттереп куя. Сынаганыгыз бардыр, шәт?! Соңыннан, еллар узгач, мин үземнең Һаҗәргә булган мәхәббәтемне күбрәк шул роман, хикәяләр аркасында тумадымы икән дип тә уйлаштыргалый идем. Һәрхәлдә, күңелдә яралганны көчәйтеп җибәрүдә, һичшиксез, йогынтысы булгандыр аның… Икенче яктан, күрше кызы белән мавыгуым минем «әдип» булырга хыяллануымны да, һичшиксез, көчәйткәндер. Кемнең генә яраткан кызына гадәттән тыш шәп кеше булып күренәсе килми?! Хәер, мин моны тәгаен шулай булды дип әйтә алмыйм, ул хакта, бәлки, уйлый да белмәгәнмендер әле, ләкин шулай да миндәге ярату хисләре күңелдә әкренләп шигърият тойгыларын да уяткандыр дип әйтергә була. Хәзерге заман шагыйрьләре шигърият белән мәхәббәтне бер итеп күрәләр, ягъни шигърият ул мәхәббәт, диләр турыдан-туры… Тик мәхәббәтне хатын-кыз белән генә чикләнмичә, аны җиргә, илгә, кешегә дә күчерәләр. Шагыйрьләр өчен ул, ихтимал, шулайдыр да, ләкин мин үзем, пәри башка, җен башка дигәндәй, алар икесе ике нәрсә, ягъни хатын-кызга мәхәббәт кешенең үзе белән бергә туа, ә дөньяга мәхәббәтне (яки нәфрәтне) яши торгач кына татый башлыйсың дип уйлый идем. Берсе – табигатьтән, икенчесе – аңнан.
Ярый, фәлсәфә күпкә китте, җитеп торыр. Онытмыйк, мин гашыйк, мин мәхәббәт утында янам! Хуш, ә каршы як, Һаҗәр туташ үзе ничек соң, ничегрәк карый ул миңа, өмет, ышаныч бармы аның тарафыннан?.. Иң беренче вакытларда без әле балалар гына идек, нидер уйлау, нидер белергә теләү дә юк, минем бары аны күрәсем һәм аңа күренәсем генә килә, әмма ләкин аның бертөрле дә карашын сизмим – гүя ул мине белми дә, күрми дә иде. Һәм моңа гаҗәпләнергә дә туры килми, чөнки мин урам таптаучы яланаяклы малайларның берсе, үзем арык-котсыз, өстемдә дә ситсы күлмәк, ычкырлы ыштан, ә ул башка – өеннән беркая да чыкмаган, малай-шалайлар белән беркайчан да аралашмаган, үзе чибәр, үзе пөхтә, шактый һавалы купец кызы – билгеле инде, карамый, күрми ул!..
…Үтә берничә ел. Без инде бала түгел, үсмерләр… Күңел дә сизгеррәк, зиһен дә үткенрәк… Һаҗәр тагын да матурлана төште, күкрәкләре дә тула башлады. Миңа да бераз ит кунды, битем дә алсулана төште, өс-башым да рәтләнде – Самар талчугыннан кайткан бәрхет якалы тужуркадан, чалбардан, ботинкадан йөрим. Ләкин шуңа да карамастан Һаҗәр миңа карамый, мине күрми. Мәхмүткә карый, Таһирга карый, ә миңа күз дә салмый. Әйтерсең мин юк, мин яшәмим аның өчен!.. Ниһаять, әрнеп-сыкрап аңладым: Һаҗәр юри, аңлы рәвештә миңа күз салырга, мине белергә теләми икән… Әмма ни өчен соң, ни өчен, кемнән ул хәтле ким мин?! Аңгыра-ахмак түгелмен ләбаса, азып-тузып та йөрмим, кешедән ояла да беләм, җан иясен кызгана да беләм. Энеләре, сеңелләре белән дә арам әйбәт кенә, көн саен очрашабыз, сөйләшәбез, бергә уйныйбыз – нигә соң бары аның тарафыннан гына мондый… тәкәббер салкынлык?! Һәм минем кечкенә башыма бу зур газап иде.
…Тик берара гына мин аның игътибарын үземә җәлеп итә алдым. Ул китап укырга ярата иде (күп кызларга караганда да). Еш кына мин аның ачык тәрәзә төбендә, алга күчергән чәч толымын бер сүтә, бер үрә-үрә, итәгендәге китабын укып утырганын күрә торган идем. Моңа мин һәм сөенәм, һәм өметләнәм, чөнки бу хәл мине ничек тә аңа якынайтырга тиеш иде. Үзем мин китапханәгә дә йөрим, кешеләрдән дә алып укыйм. Сүз нәрсәдән, ничек башланып киткәндер инде, ләкин озак та үтми, мин Һаҗәргә китап ташый башладым. Әлбәттә, бик теләп һәм рәхәтләнеп… Мин аның янында булам, мин аңа дәшәм, кулына китап бирәм яки алып китәм… Минем бер дә тиз генә китәсем килми, минем озаграк сөйләшәсем килә (укылган китап турында күпме сөйләшеп булыр иде!), ләкин, кызганычка каршы, миндәге теләк Һаҗәрдә юк. Нишләтәсең, юк кына бит!.. Юри сорашсам да, аның өзеп кенә «ошады» яки «ошамады» диюеннән башканы ишетмим. Сизәм инде, сизәм, тизрәк китүемне көтә. Гаҗәп, эремәсә эреми икән эчендәге зәңгәр боз!
Бу хәтле салкынлыкның сәбәбен мин ул чагында, әйткәнемчә, аңлаудан гаҗиз идем. Шулай да соңрак бер хакыйкатьне ачкандай булдым: аңа минем яратуым бер дә ошамый икән ләбаса, шуңа ачуы килә, шуның өчен гел сырты белән тора икән ул!.. Гәрчә мин яратуымны телдән бервакытта да әйтмәсәм дә, ул аны, һичшиксез белә иде. Үземә карап та һәм бүтәннәрдән ишетеп тә, чөнки минем Һаҗәргә «гыйшык тотып» йөрүем, кызганычка каршы, фаш ителгән иде инде. Беләсезме, мәхәббәт газабын үз эчеңдә генә асрап булмый, аны иртәме-соңмы кемгә дә булса ачасың, шуның белән, янәсе, үзеңә җиңеллек табасың. Менә мин дә Мәхмүт дустыма, җәйге айлы кичләрнең берендә, икәүдән-икәү генә йөргән чакта, бик дулкынланып-кичереп, үземнең серемне ачкан идем. Мәхмүт – моңлы бала, хәсрәтле җырлар ярата, үзе дә күршеләрендәге Гыйззәтдин абзыйның кызы Мәрьямгә гашыйк. (Гаҗәп, малайларның «мәхәббәтләре» гел күрше кызларыннан башлана.) Ул да миңа үз хәлен сөйләгән иде, шулай итеп, уртак хәсрәтләребез булу аркасында без бик дуслашып та киткән идек. Әмма ләкин минем сөйләгәннәрем, гәрчә Мәхмүт беркемгә дә әйткәнем юк, дип антлар итсә дә, Дәүләкән малайлары һәм кызлары арасына таралып та өлгерде. (Ахрысы, тагын берәрсенә «чишкәнмендер» инде.) Мине артымда да, алдымда да үртәү китте, хәтта коймабызга «Әмир+Һаҗәр» дип язып та куйдылар. Ә бит безнең коймалар терәлеп үк тора. Һаҗәр анда нәрсә язылганын белмичә калмый, әлбәттә. Менә шуннан соң минем хәлне күз алдыгызга китереп карагыз инде. Аклану мөмкин түгел, иң яхшысы – күзенә күренмәскә!.. Ходаем, мин бит моңарчы да кагылган гашыйк, йә, нигә кирәк булды тагын аның нәфрәтен кузгатырга? Ярата алмаган кеше кызгана да алмый ул… Моның шулай икәнен миңа бер татырга туры килгән иде бит инде. Әмма гашыйклар күбәләк кебек бер көйдергән утка яңадан да барып керәләр.
…Моннан бер ел чамасы элек булган иде ул вакыйга… Көз ахыры иде, көннәр шактый суытты, тугай өстенә ак бәс кунды, ниһаять, менә Дим култыгы Комач өсте дә күксел боз белән тигез генә капланды. Ә кар юк, кар әле төшмәгән иде. Ике-өч көн узуга, Комач бозы безнең ише малайларны күтәрерлек ныгып та өлгерде. Әнә шундый көннәрнең берсендә өч кыз Арыслангәрәй тык– рыгыннан су буена төштеләр. Болар безнең каршыдагы Таифә апа һәм Гайшә апа белән Һаҗәр иде. Мин аларны яр башында очраттым һәм нишләптер үзем дә аларга ияреп төштем. Мөгаен, Таифә апа дәшкәндер, ул хәйләкәр кыз иде, минем хәлне дә белә иде, хәер, дәшмәсә дә, Һаҗәрне күргәч, иярмичә булдыра алмадым инде. Төштек шулай, мин шунда ук боз өстенә кереп киттем – ул тәмам ныгыган, зурларны да күтәрерлек иде. Кызлар да әзрәк таптанып тордылар да сакланып кына бозга бастылар. Шуа-шуа гына киттек. Мин, кыюлык күрсәтергә теләп, алдан йөгереп барып шуып та китәм, ә алар кулларын җәеп, аумаска тырышып, вак-вак кына шуышып киләләр. Шулай бара торгач, шактый киң Комачның аръягына да чыгып җиттек. Кызарышкан идек, куанышкан идек, миңа да бик күңелле иде. Ни сәбәптәндер бу вакытта боз өстендә беркем дә юк, тик бераз ерактарак бер рус малае үзе ясаган «тимераяк»та шуып маташа иде. Малай буйга да миннән зур, яшькә дә олы булырга тиеш иде. Без бераз тын алгач, кире үзебезнең якка чыга башладык. Шул чагында теге малай, кулындагы таягын күтәреп, туп-туры минем өскә җилләнеп килмәсенме?! Күрәм, усал ният белән килә бу, ә минем кулымда берни дә юк. Шуннан мин тоттым да ярга таба чаба башладым. Барып җитсәм, каты җиргә басам, кулыма ташмы, таякмы да ала алам. Малай чакта мин бик шәп йөгерә идем, берәүне дә уздырмый идем, бәлки, хәзер дә аны җиткермәгән булыр идем (ул бит агачтан ясаган «тимераяк»та иде), ләкин, бәхетсезлеккә каршы, ярга җиткәндә генә нәрсәгәдер сөртенеп, йөзтүбән барып та төштем. Малай килеп тә җитте, кулындагы таягы белән минем тубыкка китереп тә сукты. Минем сыным катты, хәтта тавышым да чыкмас булды – тубыкның никадәр авырта торган җир икәнен белсәгез иде!.. Ә кызлар алдында хурлыгы ни тора?! «Гашыйк егет» пычрак ярда аунап ятсын әле! Мин кызулык белән сикереп тормакчы булган идем, ләкин, аякның яман авыртуына түзә алмыйча, яңадан бөгелеп төштем. Шул арада кызларым килеп җиттеләр. Таифә апа юри генә кызгангандай: «Йә, егет, сиңа ни булды?» – дип сорады, ә Гайшә апа белән Һаҗәр, туктап та тормыйча, көлә-көлә үтеп киттеләр. Йә, шәфкатьсезлек түгелме бу? Күсәктәй малайның куып җитеп, таяк белән тубыкка сугуын күрделәр ич, күрделәр!.. Бәлки, минем куян шикелле качуымнан көлә торганнардыр?.. Чын малай эшемени ул качу?! Бигрәк тә кызлар алдында! Әлбәттә, канга батканчы сугышырга кирәк булган, тагы да катырак кыйналырга, ичмасам, бу кадәр хурлыгы булмас иде.
Әнә шундый тән һәм җан ярасы алган идем мин ул чакта. Әмма адәм баласы әрсез, тиз оныта барысын да, яра да әкренләп төзәлә, тик җөе генә торып кала. Боз өстендәге вакыйгадан соң бер-ике ел үтеп тә китте. Без тагын шактый гына үстек. Миңа инде уналтынчы яшь, егет булып барам. Ә Һаҗәр чын туташ булып җитте. Аның миннән ике яшькә олырак булуын да белдем. Өлгергән туташка мәхәббәт тә аеруча көчәя икән… Дөрес, безнең ара әүвәлгечә ерак, әүвәлгечә салкын, ләкин хәзер без бер-беребезгә карата әдәп саклыйбыз, очрашканда исәнләшәбез, сирәк кенә сөйләшүдән дә качмыйбыз. Һаҗәр мине яратмавын электәге шикелле ачык күрсәтми һәм ачыктан-ачык кырын да тормый. Боларны ул ничектер эчкәрәк яшерде. Шулай да мин чын хәлне күреп торам, Һаҗәрдә өметем юк диярлек, әмма аның турында хыялланырга яратам. Гашыйкның бер үҗәтлеге бар – ул чигенә белми. Гашыйк ул – шыр тиле!
Соң, кай тирәдәрәк йөри минем хыялларым? Хәер, башта менә нәрсәне әйтергә кирәктер, ахрысы: мин инде язу-сызу белән чынлабрак мавыга башладым. Почмакка куйган кечкенә өстәлем бар, өстәлдә бәләкәй генә өем китапларым тора, каршыдагы стенага уку китабыннан копировка аша күчереп алган Тукай белән Лермонтов рәсемен дә ябыштырып куйдым. (Лермонтовны яхшы белгәнгә күрә түгел, ә күчереп алыр өчен ансат булганга күрә.) Көн дә шул өстәлемдә күпмедер утырган булам, аны-моны сызгалыйм, шигырь нишләптер чыкмый, ә хикәя-мазар язарга мәүзугъ3333
Мәүзугъ – тема. – Ә. Еники искәр.
[Закрыть] таба алмыйм. Әллә пьеса язып караргамы?.. Театр куярга җыенсак, пьеса таба алмыйча йөдибез. Шәп булыр иде, барып чыкса!.. Көннәрдән бер көнне Дәүләкән коймаларында шәмәхә кара белән язылган афишалар: «Бәлдәй клубында фәлән-фәләневнең биш пәрдәлек әсәре куелачак!..» Ха, моңа хәтта Һаҗәрнең дә исе китәр иде. Тик менә нәрсә хакында язарга?.. Үзебезнең тирәдән бернәрсә дә табылмый бит әле… Әллә, булмаса, Англиядәге эшчеләр хәрәкәте турында язып караргамы?.. Тәк, тәк, газеталарда да күп язалар андагы эшчеләрнең революцион көрәше турында… Валлаһи дип әйтәм, мин шундый пьеса язарга тотынган да идем. Газеталардан инглиз исемнәрен чүпләп алдым, шуларны «катнашучылар» итеп тезеп чыктым һәм яңа биттән аларны «уйната» да башладым… Ярый әле тиз айныдым мин бу эштән… Юк, егетләр, язучы буласы килгән кешенең балачакта да ахмак булырга хакы юк!..
…Тагын өстәп шуны да әйтәсем килә: мин әүвәлгечә һаман китап укырга ярата идем. Күбрәк иске әдәбиятны, чөнки яңасы бик аз табыла иде әле… Ул чактагы минем хыялларыма иске әдәбиятның турыдан-туры йогынтысы булгандыр, ахрысы… Мәсәлән, мин өметсез мәхәббәттән чахоткага сабышканмын, имеш. Мин үлем түшәгендә, көннәрем дә санаулы гына калган… Ә күршебездә Һаҗәрнең туен гөрләтеп үткәрәләр икән. Аны кызыл симез чырайлы бер таза егеткә бирәләр, имеш. Мин менә шул туйны – ишегалларыннан ишетелеп торган җыр-музыка тавышларын, егетләр-кызларның шатланып көлүләрен ишетеп ятам… Бик авыр, имеш, минем хәлем… Ул да булмый, берзаман кыңгыраулы пар атларда Һаҗәрне егет йортына алып китәләр. Шул чагында мин актык көчемне җыеп урынымнан торам да, ачык тәрәзәгә сөялеп, соңгы мәртәбә скрипкада бик моңлы бер көй уйныйм, имеш!..
Әнә шундый төче, сентименталь, мәгънәсез хыял… Әлбәттә, каяндыр кергән инде ул миңа…
Егерме бишенче елны Казанга киткәч тә, мин Һаҗәр турында уйланудан туктамадым. Казан минем дәрәҗәмне аның алдында күтәрергә тиеш иде. Дөрес, килгән елны ук миңа уку насыйп булмады, китап магазинында курьер булып кына эшләргә туры килде. Аның каравы «Безнең юл»да минем «Озын көй тыңлаганда» дигән беренче зәгыйфь кенә әйберем басылып чыкты… Әйбер зәгыйфь булса да, журнал үзе бик авторитетлы иде – шул заманның бөтен мәшһүр язучылары аның битләрендә басыла иде. Менә мин дә шулар арасына кысылдым.
Егерме алтынчы елның җәендә мин яңа чалбар, яңа ботинкалар киеп, «Безнең юл»ны да үзем белән алып, Дәүләкәнгә ялга кайттым. Бу вакытта шактый гына чибәрләнеп тә киткән идем, коңгырт чәчләрем дә ак маңгаема алкаланып төшеп тора иде. Дәүләкәндә калган иптәш малайларым да, таныш кызларым да миңа, билгеле, шунда ук игътибар иттеләр, кызыксынып, сокланыбрак карадылар. Как же, Казаннан кайткан егет!.. Ә Казан ул елларда Дәүләкәннән бик еракта иде.
Кайткан көнне үк мин Борһан абзыйларга да кердем, һәммәсе белән дә күрештем, һәммәсе дә мине шаулап каршы алдылар. Һаҗәр дә миңа игътибар итмичә калмады – күреште, төбәлебрәк карады, хәтта сөйкемле генә елмайды да…
…Ул чакларны искә төшерсәм, бәгырьне үкенү хисе телеп уза: Ходаем, нигә дим мин шулхәтле җебегән булдым икән?! Үземне иркен, бәйсез тотасы урында, тагын элеккегечә кызара, тотлыга башлыйм. Гүя мин, чәч җибәреп кайтсам да, һаман әле малайлыктан чыгып җитмәгәнмен, ачу китергеч хәл! Тагын иң хәтәре: Һаҗәр алдында каушау ничектер гадәткә керә язды, соңыннан башка кызлар алдында да мин еш кына югалып кала торган булдым. Ә туташым яңадан салкын калыбына керде, горур-өстен ул, хәтта Казан журналында минем исемем белән басылган «Озын көй…» дә аңа тәэсир итмәде бугай… Һәрхәлдә, укыды да, бер сүз әйтмичә, кире кайтарып бирде. Әмма шунысына шөкер итәм: аның тирәсендә күп чуалмаска минем шулай да көчем җитте. Бик тиз бергә үскән, сагындырган дусларым арасына кереп киттем. Безнең бергә иңләгән Димкәебез бар, аның киң тугайлары бар, тугайларында камышлы күлләре бар – җаның теләгән кадәр чап, чум, уйна, ауна!.. Миңа, Казанның салкын кышын ике-өч көнгә бер генә ягылган һәм юньләп яктыртылмаган да ташландык йортында үткәргән, тәмам суырылып, агарып кайткан япь-яшь егеткә тагын ни кирәк?! Ул йорт турында, җае чыкса, сүз булыр әле, ә хәзергә әйтәсе килгәнем шул: минем үпкәләрем элек тә бик үк сәламәт түгел иде, язын үземне начар тоя башлап, Әбүбәкер абзыйга3535
Доктор Әбүбәкер Терегулов – соңыннан профессор. Безнең Каргалыдан чыккан кеше. – Ә. Еники искәр.
[Закрыть] күренгәч, ул миңа туп-туры әйтте: «Энекәш, йөрмә монда, Дәүләкәнеңә кайт, саф һавада йөр, кояшта кызын, күбрәк сөт-май аша, хәлеңнән килсә, кымыз эч!» – диде. Димәк, мин әле сәламәтлегем турында да уйларга тиешмен икән. Әбүбәкер абзый киңәшләрен тоту Дәүләкән шартларында бик җиңел иде… ул елларда. Барысы бар, барысы җитәрлек, һава да, ризык та саф, пакь, шифалы. Сөт-май үзебезнеке, яшь сарык ите көн дә базарга чыгып тора, ике көннең берендә Акколайдагы дус башкортыбыз бер чирек кымыз да калдырып китә.
Аннары минем белән бер вакытта Казаннан Фәтхелислам белән Хәбибрахман да кайтканнар иде. Уфадан кайтучылар да бар иде. Дәүләкәннең үз яшьләре дә күп, бик активлашып барган чаклары. Клубка җыелу, спектакльләр кую, кичке уеннарга чыгу, Дим өстен яңгыратып көймәләрдә йөрү – болар гадәткә кергән күңел ачулар, ләкин мин алар хакында хәзергә сөйләп тормыйм, чөнки бу күңел ачуларның берсенә дә Һаҗәр йөрми-катнашмый иде. (Бәлки, атасы тыйгандыр, ә бәлки, үзе теләмәгәндер.) Шул сәбәпле минем өчен иң якты хатирәләр белән бәйләнгән күмәк уеннарда аның урыны буш, бары тик күңелне әкрен генә сызландырып, кайдадыр эчтә генә ул саклана иде.
Көзен яңадан Казанга баргач, мин, ниһаять, укырга керә алдым. Уку ул минем киләчәгем – башка бүтән юл юк миңа. Язучы булыр өчен дә уку зарури. Аңлырак яшьләрнең барысы да хәзер укырга омтыла – Себердән, Уралдан, Донбасстан һәм тагын бик күп яклардан татар яшьләре агылып килә башладылар. Казан урамнары йөзләренә азрак аптырау да, кызыксыну да, куану да чыккан бик чуар киемле шул яшьләр белән тулды. Бездән күрмәле дигәндәй, бу көзне бер унлап Дәүләкән яшьләре дә Казанга килделәр. Кайсылары татрабфакка, кайсылары педтехникумга урнаштылар. Урнаша алмаганнары кире кайтып киттеләр. Торып калганнары барысы да диярлек электән үк бергә укыган, бергә йөргән таныш егетләр һәм кызлар иде. Бары казах Усман дигәне генә ят егет, яшькә дә олы, үзен бик өстен тотарга да яратучы иде. Кәкрерәк нечкә борынының ике ягында батып торган соры-салкын күзләре дә аның кешегә гел сынап, шикләнеп карыйлар төсле иде. Ул совпартшколага укырга керде. Калганнарыбыз исә якын авылдашлар сыйфатында еш кына очрашып, хәбәрләр уртаклашып, өйдән килгән күчтәнәчләребез белән дә сыйлашып тора идек.
…Инде студентлар буларак без барыбыз да кышкы каникул вакытында тагын Дәүләкәнебезгә кайттык. Ике атна чамасы вакытны концертлар куеп, кунакларга йөрешеп бик күңелле генә уздырып җибәрдек. Менә шушы вакытта минем өчен фәүкылгадә бер вакыйга булды – гомеремдә беренче мәртәбә Һаҗәр белән кинога бардым. Бу «бәхеткә» мин күршебез Таифә апа аркасында ирештем. Билгеле, минем үтенүем буенча, ул башта Һаҗәрне үзләренә кич утырырга чакырган, аннары ничектер җайлап-көйләп кенә кинога барырга күндергән. Шулай итеп, без өчәүләшеп иске заманнан ук эшләп килгән «томанный»га киттек. Билетлар алып, залга кергәч, Һаҗәр уртага утырудан да баш тартмады. Картина, әлбәттә, хәтердә калмаган. Янымда гына «ул»! Маңгай күзе экранда булса да, күңел күзе бары тик аңарда гына!.. Билгеле, мин аның җиңенә кагылырга да җөрьәт итә алмадым. Шулай ук бернинди сөйләшү дә булмады. Бәлки, Таифә апаның янәшә генә утыруы да телне бәйләгәндер, хәер, бик игътибар белән кино караган кызга нәрсә генә әйтә аласың?!
Карап бетердек, салкын төнгә чыктык, шыгыр-шыгыр атлап өйләргә ашыктык… Өйләребез бер төштә, кайтып җиткәч, урам уртасында туктадык. Хуш, шуннан соң?.. Шуннан соң кызларга хәерле йокы теләргә генә калды. Ләкин хәерле йокы теләр алдыннан мин шулай да Һаҗәрдән сорадым:
– Һаҗәр, сезгә хат язарга ярыймы?
Ул, әз генә көттереп һәм юри генә көлемсерәгән булып:
– Языгыз! – диде.
Шуннан соң инде кызларым үзләренә кереп киттеләр, ә мин капкабызга таба атладым. Өйгә керәсе килми иде, бераз рәшәткәгә сөялеп тордым. Дәүләкән йоклый, тынлык һәм бушлык… Минем күңелдә дә шулайрак… Нәрсә генә бирде миңа бу көтеп, теләп алган кинога бару?.. Бер генә өмет чаткысы да кабызмады шикелле ул миндә… Гүя урыннарыбыз ялгыш кына янәшә туры килгән – ул үзенә, мин үземә!.. Ул рәхәтләнеп кино карый, ә мин, тиле, чыкмаган кояшка җылынып утырам. Минем чакыруымны кабул итеп килсә дә, аңа һаман иске эчпошыргыч «уенны» дәвам иттерергә кирәк: янәсе, мин ялынучы, ул ялындыручы!.. Хат язарга рөхсәт иткән булуы да, белеп торам, шул ук уен!.. Инде вакыт түгел микән бу мәгънәсез «уенны» туктатырга?! Миңа бит тиздән унсигез тула. Дөньяда кызлар беткәнмени – бигрәк тә укучы яшьләр белән тулы Казанда!.. Нигә әле вакытны заяга уздырырга?
…Тын, салкын төндә ялгыз рәшәткәгә сөялеп, мин әнә шундыйрак әче-әрнүле, ләкин ничектер җиңеллек тә китергән айну кичергәндәй булдым. Һәрхәлдә, Һаҗәргә өмет баглауның бикәрлеген аңладым бугай… Әйе, онытырга вакыт, онытырга!.. Башканы эзләргә, башканы табарга – тик күңелдә бушлык кына туа күрмәсен!.. Шулай, кәбәм, балалыктан чыктык, егет булырга вакыт!.. Иртәгә – сәфәр… Әмма җәйләр җитәр дә тагын шушы сары йорт күршесенә кайтырга туры килер… Хәтәр, бик хәтәр «мәхәббәт»нең күршедә генә булуы… Яңармас микән яңадан бөтенесе дә йөрәктә, Ходаем?!
Егерме җиденче елның җәендә, укуларны бетергәч, без, яшьләр, тагын үзебезнең Дәүләкәнебезгә кайттык. Бу инде июнь ахыр– лары булгандыр. Гадәттәгечә, якын күршеләребез Бибикамал апаларга һәм Борһан абзыйларга кереп күрешеп чыктым. Һаҗәрне күрмәдем – Хәйретдин җизниләргә киткән иде, диделәр… Бер атна чамасы вакыт узды, ә минем аны һаман күреп сөйләшә алганым юк әле. Сылтаусыз керергә кыенсынам, ул бит инде егерме яшьлек туташ, әдәп кагыйдәсен сакламыйча булмый… Әлбәттә, без очрашмыйча калмабыз, күрешербез, сөйләшербез дә, тик менә ничегрәк каршы алыр ул мине, ничегрәк үзен тотар икән – нигәдер тагын бер сынап карыйсым килә туташымны!..
…Ә матур иртәләрнең берсендә, булачак очрашу турында әнә шулай хыялланып яткан чакта, каршыбыздагы Габдрахман кереп, сөенче әйткәндәй авызын ерып, миңа хәбәр салды:
– Беләсеңме, синең Һаҗәреңне бер егет алып киткән бит, әй!
Мин ирексездән сискәндем, ләкин:
– Юкны лыгырдама! – дидем, ничектер уйламастан гына.
– Ышанмасаң, әнә энеләреннән сора!
– Койма аша гына торабыз, алып китсәләр, кыңгырау тавышларын мин дә ишетер идем, – дигән булам, акылга сыймас бу хәбәрне уенга борырга теләп. Ә Габдрахман, күзләрен хәйләкәр генә кысып, отыры мине үртәгәндәй:
– Атлар җиктереп торырга вакытлары булмаган шул, – ди. – Кечкенә төенчеген алган да шыпырт кына чыгып сызган… Һаҗәрең!
Юк, әллә нәрсә бу, шайтан алгыры!.. Габдрахманны беләм мин, кеше үртәргә, ялган сөйләргә аңа гына куш! Әмма… Әмма бу юлы ялганламый кебек, явыз!
– Ни сөйлисең син… Черки? – дим мин, кашларымны җимереп.
– Белгәнемне сөйлим… Ялганласам, баскан урынымда җир йотсын!
Мин сикереп тора яздым, ләкин тыелып калдым. Ниһаять, ышандым һәм… тындым. Дөньяда булмый торган эшмени ул?!
Габдрахманның әйткәннәре дөрес булып чыкты: Һаҗәр кичә көпә-көндез, әтисенә дә, үги әнисенә дә әйтмичә генә, бер егеткә ияреп киткән дә барган. Станциядә Хәйретдин җизнәсе аларны озатып та калган, имеш.
Бу эшнең ничек булганын төпченеп сорашу минем өчен бик уңайсыз иде. (Ничек тә сер сынатмаска кирәк иде миңа.) Шулай да әкренләп кайбер нәрсәләрне белдем: ияртеп китүчесе Ыслактан килеп чыккан Низам исемле бер егет, имеш. Борһан абзый күршесе Арыслангәрәй агайларда күпмедер вакыт кымыз да эчеп торган… Һаҗәр белән танышып китүе шул чакта булгандыр, ахрысы.
Хуш, ярый, исемнәре Низам да булсын ди, ә ниндирәк кеше икән соң ул егет?.. Белгәнрәк кешеләрнең әйтүләренә караганда, ул, имеш, гади авыл гыйбаты гына түгел, утырган, чарланган һәм күпмедер укыган да егет, янәсе; җитмәсә, Ыслакның беренче комсомолларыннан ди, ниндидер әйбәт кенә урында эшли дә икән… (Ыслак – волость үзәге иде.) Боларның күпмесе дөрестер, әмма шомарган егет булса кирәк, Һаҗәр кебек һавалы кызны үзенә карата белгән… Ләкин һавалы кызмы соң Һаҗәр? Беренче очраган егеткә тагыл да кит, имеш, – кайда монда кызлар горурлыгы?! Хәер, белмим, аптырап кына әйтүем, гайбәтенә керәсем килми… Җаны теләгән җылан ите ашаган, диләр, хәерле булсын!.. Мәгәр нишләргә инде миңа, утырып бер еларга, што ли? Юк, булмый, ярамый… Яшерә алмыйм, өметләрнең болай кинәт кенә өзелүе күңелләрне бәк әчеттерде әчеттерүен (сигез ел буена саклап килгән өметләр иде бит), әмма ант итеп әйтә алам: артык гамь-хәсрәт чикмәдем мин… Күрәсең, көтеп алган хәсрәт булгандыр…
Гаҗәп, Дәүләкәннең үзендә Һаҗәр кебек чибәр кызга кеше табылмаган. Югыйсә йорт саен диярлек мыек чыгарган егетләр бар… Бәлки, Һаҗәрнең «купич» кызы булуы аларны куркыбрак торырга мәҗбүр иткәндер. Мәсьәләнең бу ягына хәзер бик игътибар итә башладылар. Ә Ыслак егете әнә бер дә куркып тормаган… Беләм мин ул Ыслакны! Әлшәйдән ары, Корсак буенда утырган (Корсак – кечкенә елга исеме). бишме-алтымы мәчетле бик зур мишәр авылы. Базарында да, җыенында да булганым бар. Мәгълүм ки, зур авылның халкы, гадәттә, бик чуар була. Андый авылларда исемле байлар, мулла-мунтагайлар, фанатик картлар белән беррәттән ата дәһриләр дә, җете коммунистлар да, чая комсомоллар да күп табыла. Низам иптәш тә әнә шундыйларның берсе булса кирәк. Югыйсә Дәүләкәнгә килеп, «купич» кызын сорамыйча гына алып китәргә батырчылыгы җитмәс иде.
Шулай итеп, Дәүләкәнебездә бер кыз кимеде. Ләкин моңа әллә ни зур әһәмият бирмәделәр шикелле, азрак тел кайрадылар да тындылар… Бездә яшьләр болай да җитәрлек, җәйнең матур чаклары, йөрүләр, күңел ачулар көн саен диярлек булып тора… Мин дә шулар арасында, шул ваемсыз хәят эчендә, бер уеннан, бер тамашадан калмыйм, әмма шулай да кара-калын толымлы «күрше кызы» минем күңелемдә тынып бетмәгән, ләкин әкрен генә ераклаша барган җыр шикелле һаман саклана иде әле.
…Тиз узды шау-шулы көннәр, җәй дә үтте, китәр вакытлар да җитте. Тавыш-тынсыз гына аккан Дим белән хушлаштым, тып-тын айлы төн белән хушлаштым, инде яңадан терелмәс хыялым белән дә хушлаштым…
Казанга кайткач, минем башка бүтән гамьнәр төште. Хәлләр тиз үзгәреп тора бу заманда… Миңа, укуны калдырып, Донбасс якларына китеп барырга туры килде (сәбәбен – соңыннан). Шуннан соң шактый еллар узды, күп нәрсәләр баштан кичте, ә Һаҗәр әкренләп һаман ераклашты… ераклашты, әмма бөтенләй үк онытылып бетмәде – кечкенә бер төер сыман, күңелнең ниндидер яшерен бер җирендә сакланып ята бирде. Хәбәрем юк, кайда икәнен дә белмим, тик әллә нидә бер искә генә төшергәлим. Ләкин шулай да каяндыр, кемнәндер колакка кайбер хәбәрләр килеп керде: Һаҗәрләр күптән Кырымда торалар, ире – Низам иптәш – шундагы органнарда эшли икән. Димәк, тормышлары яхшы көйләнгән булырга тиеш.
1972 елны, ягъни кырык биш елдан соң, мин Һаҗәрне күрдем. Бу вакытта алар Ессентукида торалар иде – мин моны белә идем. Өч тапкыр Кисловодскида булдым. Икенче баруымда Һаҗәрнең Казанда торучы җизнәсе Хәйретдин абзыйдан Низам Вәлиуллинның адресын алып киттем. Ләкин Кисловодскига соңгы баруымда гына, кайтып китәр алдыннан, мин аларны шул адрес белән эзләп таптым. Акка буяган бер катлы, өч тәрәзәле таш йортның капкасыннан барып кердем. Керүгә үк – җыйнак кына җимеш бакчасы, шул бакчага чыккан өй баскычы һәм шул баскычта… Һаҗәр үзе… Мин аны күрүгә таныдым. Ихтимал, белеп килгәнгә күрәдер, ләкин шулай да алтмыш биш яшьлек карчыкның Һаҗәр икәнлеген танып булырлык иде. Буе-сыны да, йөзе белән кечерәк күзләре дә аның кыз чагын яхшы ук хәтерләтә иде… Мин аңа: «Һаҗәр!» – дип дәштем һәм: «Таныйсыз– мы?» – дип сорадым. Ул миңа аптырабрак, сүзсез генә беравык карап торды, бәлки, кем икәнлегемне әзрәк чамалагандыр да, ләкин катгый рәвештә: «Юк, танымыйм», – диде… Мин исемемне әйттем. Шуннан соң ул чынлап гаҗәпләнде, ирексездән әкрен генә «Ходаем!» дип тә куйды, ничектер каушый да төште, йөзенә бераз гына куанычлы елмаю да чыкты: «Сез, – диде, – ничек болай, – диде, – кайдан?.. Әйдә узыгыз!..» – диде һәм шунда ук артына борылып, өй эченә: «Низам, чык әле, безгә… менә кем килде!» – дип кычкырды, әмма ни өчендер исемемне әйтмәде.
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?