Текст книги "Әсәрләр. 3 том"
Автор книги: Амирхан Еники
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 11 (всего у книги 67 страниц) [доступный отрывок для чтения: 22 страниц]
Әзрәк читкә тайпылдым шикелле. Хуш, мин бит әле Кырымда, Хәбибрахманның кунагы… Санаториеның ремонтка ябылган чагы икән, ял итүчеләр юк, миңа ул бик чибәр бинадан бик шәп җиһазлы иркен бер бүлмә бирде, шушында рәхәтләнеп тор, ял ит, диде. Үзе ул ремонт эшләре белән төрле якка гел йөреп тора иде. Ләкин күрә: миңа аңардан башка бер дә күңелле түгел, шуннан соң кая гына барса да, ул мине үзеннән калдырмас булды. Ул елларда машиналар күп түгел иде әле, шулай да Хәбибрахманның персональ машинасы бар иде. (ЦК санаториеның баш врачы бит!) Утырабыз да китәбез. Монда юллар әйләнмәле дә борылмалы. Бер якта киерелеп яткан зәңгәр диңгез, икенче якта текә-текә кыя таулар… Күп йөртте Хәбибрахман мине, Кырымның бөтен матур җирләрен күрсәтеп чыкты. Әмма бу йөрүләрнең минем өчен иң әһәмиятлесе – Галимҗан Ибраһимовны күреп китү булды. Авыру әдипне Хәбибрахман бер-ике тапкыр үз санаториена алып, дәвалаган-караган, шуның аркасында алар арасында бик әйбәт якын мөнәсәбәт тә урнашып калган. Ялтага барган саен Хәбибрахман әдип янына кереп, хәлен белеп чыга торган иде. Минем китәр вакыт якынлашкач, ул мине дә, кыстый-кыстый, Галимҗан ага янына алып керде. Бу турыда мин «Әдипнең терелеп кайтуы» дигән мәкаләмдә язган идем инде, шул сәбәпле яңадан кабатланасым килми, тик шуны гына әйтергә тиешмен ки, олы әдип белән күрешү-сөйләшү һәм аның шул чактагы кыяфәте минем хәтердә гомерлеккә диярлек сакланып калды. Күңел түрендәге бер хәзинә дияр идем мин моны… Хәбибрахман мине ике айга якын җибәрмичә үзендә тотты, төрле очрашулар да (мәсәлән, Такташның беренче хатыны Гөлчирә Хәмзинә белән) аз булмады, ләкин боларны искә төшерә башласам, бик читкә кереп китәрмен дип куркам. Сүз Дәүләкәннән ерак китмәскә тиеш.
Әйткәнемчә, Хәбибрахман бөтен гомерен санаторийларда эшләп уздырды. Соңгы бер егерме елын Звенигородтагы МК санаториеның баш врачы булып эшләде – бары җитмеш яшенә җиткәндә генә пенсиягә чыга алды. Бу санаторийның бинасы да иске заманның бер бай аристократыннан калган, зур парк эчендәге ак колонналы бик шәп сарай. Бирегә килеп ял итүчеләр дә карт большевиклар белән югары урындагы работниклар – үзенә аерым бер контингент дияргә була. Егерме ел буена шушы «контингент»ка ярар өчен баш врачның ниндирәк кеше булырга тиешлеген сөйләп тору артык, минемчә. Әмма шунысы гыйбрәтле: бу зур санаторийда ул бердәнбер татар, ләкин бөтенесе аңа түбәнчелек белән «Хәбиб Гатауллович» дип кенә торалар. Шушы үзе генә дә кешенең эштәге авторитетын гына түгел, аның кайбер башка якларын да аңлатса кирәк. Ул – РСФСРның атказанган врачы.
Хәбибрахман белән минем дуслык, күргәнебезчә, бик борыннан килә. Бу дуслык һәрвакытта бик саф, бик җылы булды, аңа бервакытта да әз генә дә кер-тап төшмәде. Мәскәүгә яки Малеевкага барсам, без очрашмыйча калмыйбыз: йә мин аның янына барып чыгам, йә ул үзе минем янга килә. Серләребез килешә, сөйләшеп туймыйбыз – өч көн тоташтан сөйләшсәк тә, сүзебез бетмәс кебек. Ул миңа бик әйбәт киңәшләр бирә, аеруча сәламәтлекне ничек итеп саклау турында, тик мин, юньсез, аның әйткәннәрен үти генә белмим… Хәбибрахман ул, гомумән, бик ярдәмчел, агасы Габдрахман абзый кебек, шулай ук атасы кебек тә дип өстисем килә. Гадәттә, без бит купецта кешелек сыйфаты күрергә өйрәнмәгәнбез, әмма шушы Гатаулла «купич», егерме беренче елның коточкыч ачлыгында тәмам үлем чигенә килеп җиткән тол хатын Лотфия җиңгине ике малае белән үзенең йортына кертеп, аларга җылы урын бирә, ризык бирә. Ике малайның олысы – Фәтхелислам, кечесе – Миңнеислам; аталары исә грузчик Мансур агай 1918 елны тифтан үлгән. Лотфия җиңги бик юаш, бик тыйнак бер хатын иде, бичара! Хәерчелек баштан ашкан, җөйләре сүтек ике мендәрдән һәм сәләмә юрганнан башка һичниләре юк – менә шуларны Гатаулла карт ач үлемнән коткарып кала.
Фәтхелислам да, Миңнеислам да минем бергә үскән дусларым иде, алар турында алда сүз булачак әле. Тик бу урында әйтәсем килә: алар соңыннан кем булып, нинди дәрәҗәгә ирешсәләр дә, Гатаулла бабайларын бервакытта да онытмадылар. Чөнки кемгә бурычлы булуларын бик яхшы аңлыйлар иде.
Купецларның Гатаулла карт кебек ярлылыктан байлыкка ирешкәннәре рәхим-шәфкатьтән бер дә мәхрүм түгелләр иде – мин моның мисалларын ишетеп тә, күреп тә беләм. Аннары кеше нинди сынаулар аша үтә һәм ничек үтә – шуны да онытмаска кирәк. Утызынчы елларның башында Гатаулла картны йортыннан чыгаралар, ләкин ул бүтәннәр шикелле Дәүләкәнне ташлап китми. Төнге каравылчы булып эшкә керә, ә көндезләрен заготконтораның атларын карый. Эш-хезмәт – аның стихиясе, күргән, татыган ул аны, шул сәбәпле «купич»лыктан кире кара эшкә күчү аның өчен зур бәхетсезлектән саналмаган… Хатыны Рокыя апай да тегү артелендә эшли, ударница дип аны газетага да мактап язалар. Шулай яшиләр алар. Карт сиксән биш яшенә хәтле эшли, аннан пенсия ала башлый. Туксаннан да узып китә ул! 1937 елны мин аны Кырымда күргәндә (Хәбибрахман янына кунакка килгән чагы), аңа җитмеш җиде яшь иде. Кечерәк буйлы җыйнак кына карт, иңбашлары әзрәк салынкы, кара-көрән муенында аркылы-торкылы сызыклар, шуңадыр, ахрысы, ул бөтен торыш-килбәте белән каты агач тамырын хәтерләтә иде. Хәбибрахманның әйтүенә караганда, бабай, бәлки, йөзгә дә җиткән булыр иде, ләкин, бәхетсезлегенә каршы, кышкы томанлы көннәрнең берсендә ул, тимер юл аша чыкканда, поездга тапталып һәлак була… Чиканастан бәхет эзләп чыгып киткән ярлы татарның язмышы әнә шулай төгәлләнә.
Әйтергә кирәк, Дәүләкәннең нәкъ уртасыннан узган тимер юлда моның ише фаҗигале үлемнәр ара-тирә һаман булгалап тора икән, чөнки бу юлда хәрәкәт гаять көчле, озын авыр составлар биш-ун минут саен диярлек коточкыч тизлек белән бер-бер артлы үтеп кенә торалар. Кайткан чакларда мин моны үзем дә күреп, бик курыкканым бар. Дөрес, сугыштан соң шактый вакыт узгач, юллар аша биек тимер күпер салдылар, ләкин адәм дигәнең, күпергә менеп-төшеп йөрисе килмичә, хәтәр җирдән туры гына үтеп китәргә ярата… Һәм кайчагында авыр составның ажгырып килеп җиткәнен сизми дә кала…
Сүз моңарчы татар «купич»ларының балалары турында барды. Алар күп һәм барысы турында язып торуның, минемчә, кирәге дә юк. Шуңа күрә мин мисал өчен үземә бик яхшы таныш булган ике күршебезнең уллары белән генә чикләндем. Ләкин шулар мисалында да «купич» балалары турында билгеле бер нәтиҗә ясарга була.
Иң элек шуны әйтергә кирәк, сәүдәгәр балалары без кичергән заманның мәгълүм бер чорында «чит элемент» булып саналалар иде. «Чит элемент»ка эшкә керүе дә авыр, уку йортларының да ишекләре ябык иде. Шуңа карамастан аларның берсе дә сукбайга әйләнмәде, начар юлга кереп китмәде, кыскасы, юкка чыкмады. Дөрес, егерменче елларның ахырларында алар берәм-берәм каядыр китә, тарала башладылар һәм озак кына югалып та тордылар. Еллар узды, заманнар үзгәрде, чыгыш өчен кагулар да бетерелде, ниһаять, Бөек Ватан сугышы да үтеп китте. Менә шуннан соң «купич» малайларының исән калганнары берәм-берәм табыла башлады. Кайсы врач, кайсы инженер, кайсы сәүдә яки хуҗалык эшендә, күбесе партиягә дә кергән. Гаҗәп иде бу, бигрәк тә минем өчен, чөнки мин үзем дә шулар җөмләсеннән, ләкин алар кебек үземә тиз генә һәм ансат кына юл ера алмадым. Күрәсең, миңа караганда акыллырак булганнардыр инде. Һәрхәлдә, дөресен әйтергә кирәк, бу «купич» токымы, рус әйтмешли, чынлап та, бик «живучий», бик тырыш һәм сәләтле дә булып чыкты. Мисаллары җитәрлек. Фамилияләрен атау кирәк тә түгел.
Мин менә Дәүләкән купецлары турында шактый озын итеп сөйләдем. Чөнки татар халкының кая гына барсаң да очрый торган бу төркем кешеләренең язмышы шактый гыйбрәтле, моңарчы безнең мемуар әдәбиятында юньләп чагылганы да юк, шул сәбәпле алар турында белгәннәремне язып калдыру бер дә язык булмас дип санадым. Ләкин укучыларга минем бу язганнарым бер генә яклы булып тоелмасын өчен әйтәсем килә: һәр җирдәге шикелле үк, Дәүләкәндә дә сәүдәгәрләргә караганда хезмәт ияләре, әлбәттә, берничә тапкыр күбрәк иде. Алар турында хәзергә сүз бармый икән, моның сәбәбе бер генә: мин үскәндә яшәгән хезмәт иясенең язмышында зигзаглар юк диярлек. Революциядән соң аның язмышы бары яхшыга таба үзгәрде. Бу инде күп тапкырлар кабатланган хакыйкать. Ә китап, үзегез беләсез, күп кабатлауны яратмый.
ОЛЫ ЮЛ ӨСТЕДәүләкәннең янә бер кызыклы ягы – авылга да охшамаган, кала да булып танылмаган, әмма бик җанлы сәүдә үзәгенә әверелгән шушы җирдә күптөрле милләт халкы яши иде. Башта әйткәнебезчә, аларны бирегә әлеге Себер тимер юлы төрле яктан тартып китергән. Төп халкы башкорт, аннары татар, рус, немец, яһүд, чуваш, тагын берән-сәрән һәртөрле милләт кешесе – хәтта монда үз йорты белән торучы чегән дә һәм Кавказ якларыннан килеп чыккан самавырлар ямаучы чиркәс тә бар иде. Чегәннең эше-кәсебе нәрсә булгандыр, белмим, ләкин бездән артык ерак та түгел урамга буй салынган шактый чибәр яшел йортын яхшы хәтерлим. Һәр елны бу чегән, кар китеп кырлар яшәргәч тә, ике атын киндер көймәле зур арбасына җигеп, шуңа әллә нихәтле төеннәрен һәм бер оя бала-чагасын төяп, каядыр читтә йөрүче үз чегәннәре янына чыгып китә, бөтен җәен шулар белән бергә бер таборда уздыра, тик салкын көз җиткәч кенә яңадан үз йортына кайтып керә торган иде.
Сан ягыннан халыкның күпчелеге мин үскәндә руслар иде. Алардан кала башкорт белән татарлар, аннары немецлар һәм башкалар китә. Башта, әлбәттә, төп халык күпчелек тәшкил иткән. Ләкин читтән килүчеләр арта барган саен, милли состав бик тиз үзгәрә. Кызганычка каршы, бу хактагы иске мәгълүматларны мин таба алмадым.
Дәүләкән (дөресрәге – Эткол) арта-зурая башлаган чакта, бу халыклар бер-берсеннән аерылыбрак утырганнар. Мәсәлән, Этколның буеннан-буена сузылган иң төп, иң озын урамында тоташтан диярлек башкортлар белән татарлар яши. (Алар арасында рус йортлары бик сирәк иде.) Шул ук урамның бары югары очында гына күбрәк руслар тора иде. Янә тимер юлга караган чиркәү урамы тоташы белән русларныкы иде. Вокзал тирәсендә, Дәүләкән чокыры буендагы урамнарда да руслар күпчелек иде, ә менә «выгон» дигән җирдә инде бары руслар гына иде.
Немецларга килсәк, болар инде тимер юлның аръягында үзләренә аерым бер төбәк булып утыралар иде. Шуңа күрә бу төбәкне «нимеч ягы» дип кенә йөртә дә идек. Алар ягына барып чыксаң, бөтенләй икенче бер бистәгә кергәндәй буласың. Монда урамнар киң, яшел чирәм, йортлары да, каралтылары да ак кирпечтән, таза-матур, һәркайсында җиләк-җимеш бакчасы, ишегалларында оя-оя төрле эре чәчәкләр үсеп утыра. Бөтен җирдә тәртип, чисталык. Мин хәтта малай башым белән аларның бер йортына тәмам гашыйк та булган идем. Йорт без Чагыл тавына үтеп йөри торган урам өстендә иде. Аның бик матур чардагы да һәм вак кына пыяла өлгеләрдән торган верандасы да бар иде. Үзе ул ап-ак йорт, әмма нечкә бизәкләр белән сырлап эшләнгән кәрнизләре, тәрәзә башлары, веранда рамнары – барысы да ачык сарыга буялган, шунлыктан бөтен йорт ничектер бик җиңел дә, бик нәфис тә булып күренә иде. Җитмәсә әле, веранда каршындагы бакча уртасында су атып тора торган түгәрәк фонтаны да бар иде. Мин бу йорт яныннан узып кына китә алмый идем, туктап аңа карап торырга ярата идем һәм, үскәч, хәлемнән килсә, мин дә шушындый йорт салдырырмын әле дип хыяллана да торган идем. Билгеле, кысыр хыял иде бу, әмма матур йортларга соклану миндә шул чактан ук сакланып калмады микән?! Чөнки кай илгә, кайсы шәһәргә генә барып чыксам да, иң элек аның йортларын карап йөрү минем гомерлек гадәтемә керде дияргә ярый. (Матур йорт, матур йортта матур тормыш һәм матур кешеләрне күрәсе килү – бу бит, чынлап та, бик мавыктыргыч!)
Илленче елларның урталарында Дәүләкәнгә кайтып йөри башлагач, кайчандыр мине шулхәтле сокландырган бу йортны күреп исем китте. Аны май заводына әйләндергәннәр. Янәшәсенә таштан аран шикелле нәрсә салып, шуның белән тоташтырганнар. Стенасын ватып, ишек уйганнар. Челтәр өлгеле верандасы юк, элекке бизәкләреннән берни дә калмаган. Кыскасы, нәфис кыз шикелле теге йорт тәмам өтелгән бер карчык кәяфәтенә кергән. Әйләнәсендә бидон төяп килгән арбалар, машиналар – кой– ма буйлары, ишегалды тапталып, чүпләнеп беткән… Акылым җитмәде минем бу күренешкә… Май заводы, әлбәттә, бик кирәкле нәрсә, ләкин аның өчен Дәүләкәндә бу йорттан башка да тазарак, гадирәк берәр бина табылмас идемени? Күрәсең, гүзәллек белән нәфасәтне саклау турында уйлап караучы да булмагандыр инде. Материал ихтыяҗга матурлык киртә була аламыни?! Билгеле, юк.
Немец малайларын бик усал дип әйтә торганнар иде. Урамнарына барып чыккан чит малайларны, бигрәк тә рус малайларын гел тукмап җибәрәләр, имеш. Ләкин без үскәндә алар ягыннан күпме үтеп йөрсәк тә, «нимеч» малайлары белән бервакытта да очрашырга да, бәрелешергә дә туры килмәде. Гомумән, очрамыйлар иде, кайда алар, нишлиләр – Хода белсен! Тик ике катлы ак кирпеч мәктәпләре яныннан узганда, шуның иркен ихатасында бик пөхтә киенгән немец балаларының артык шауламыйча гына таган атынуларын яки куышып уйнауларын күреп китә идек. Зурраклары, күрәсең, тегермәндә яки хуторда эштә булганнардыр инде. Алар безнең кебек бушка урам таптамыйлар иде.
Әйе, немецлар башка халык иде. Иң зур тегермәннәрнең хуҗалары алар, төрле сәүдә фирмаларының хуҗалары алар, хутор биләп, зур мәйданнарда иген игүчеләр дә алар иде. Революциягә кадәр ул шулай булган, революциядән соң байлары кая киткәндер – ул кадәресен белмим. Әмма калганнары һаман әле үзләренә аерым бер төбәк булып яшиләр, гыйбадәтханәләре дә, мәктәпләре дә аерым – бары үзләре өчен генә. Татар, башкорт, хәтта рус белән дә аралашу, йөрешү юк иде бугай. (Билгеле, эш, алыш-биреш мөнәсәбәтеннән башка.) Һәм гаҗәп хәл: шушы «өстен» милләтнең бер чибәре белән миңа шулай да бераз гына «гулять» итеп алырга туры килде.
Читкә чыгыбрак булса да, мин бу вакыйганы сөйлим әле: бер төрләндереп алу зарар итмәс, югыйсә сизәм, «хикәятнамә»м бик коры бара кебек.
Бу «роман» дип әйтик инде, мин егет булып, Казаннан Дәүләкәнгә кайтып йөргән чакларда, ягъни 1927–1928 елларда булып алды. Кыз Лида исемле иде. Әгәр ул «нимеч ягы»нда торса, билгеле, бернинди очрашу да, танышу да булмаган булыр иде. Ләкин аның әтиләре татар-башкорт ягында, тагы да төгәлрәк әйткәндә, «Якир» тегермәне янында торалар иде. (Ә «Якир» тегермәне ул немецлар Димне буып салдырган иң зур, иң мәшһүр тегермәннәрнең берсе иде.) Ихтимал, Лиданың әтисе элек тегермән хуҗаларының берсе булгандыр, әмма совет вакытында инде ул шунда белгеч-мастер буларак эшли иде. Торган йортлары да аларның бик шәп таш йорт иде. Янә килеп, шул ук тегермән территориясендә безнең Гөлсем исемле бер назлы гына кызыбыз да тора иде. Һәм шунда ук «кызыл почмак» дип аталган зур гына бүрәнә йорт та бар иде – без, татар яшьләре, менә шул йортка җыелышка-мазарга баргалый да торган идек. Билгеле, ул чакта әле безнең арада бернинди немец кызы да, марҗа кызы да булмый торган иде. Ләкин шулай да теге Лида дигән «нимеч» чибәре безнең килеп-китеп йөргәнне һаман күргәли икән. Һәм ни сәбәптер шул чакта аның күзе миңа төшкән. Гөлсемнән, кызыксынып: «Бу егетегез кем?» – дип сораган, аннары, бер дә кыенсынып тормыйча, үзе белән таныштырырга да кушкан. Шулай итеп, Гөлсем безне таныштырды.
Йә, шуннан соң ни булды? Бик яхшы хәтерлим: иң беренче эш итеп без, Лида теләге белән, Димдә өчәүләп көймәдә йөрдек. Мин ашыкмыйча ипләп кенә ишәм, Лида каршымда утыра, ә Гөлсем көймәнең иң түрендә, гүя безгә игътибар итмәгән булып, авыз эченнән әкрен генә нидер көйләп бара. Ул безнең җыр яратучан бер моңлы кызыбыз иде. Лиданың өстендә ак ефәктән юка гына кофта, кара юбка, аягында нәрсә иде – хәтерләмим. Күзләрем гел аның йөзендә. Әйтергә кирәк, ул бер дә немец кызларына охшамаган иде. Немец кызлары бит, гадәттә, йә аксыл, йә җирән чәчле булалар, ә бу нәкъ чегән кызыдай чем-кара чәчле, нечкә кара кашлы, кара энҗедәй кечерәк кенә күзле, әмма йөзе сөттәй ап-ак һәм бик чиста да иде. Әлбәттә, ул бик матур, бик нәфис кыз иде – биле дә чегәннәрнекедәй нечкә, күкрәкләре дә тулы гына иде. Хәтта колагындагы алкалары да, чегән кызларыныкы шикелле, зур түгәрәк алкалар иде. Мондый сылу белән минем әле беренче танышуым, шуңа күрә миңа аның алдында үземне «тота белү» бер дә җиңел түгел иде. (Бигрәк тә русча тел зәгыйфьлеге мине бик «изә» иде.) Лида, шуны сизгәндәй, күбрәк үзе җанланып нидер сөйләнә, ә мин тырышып-тырышып ишүемне генә беләм. (Биргән сорауларына да баш кагып «да», «нет» белән генә чикләнәм.)
…Кызларымны мин Кара яр ерымы аша Димнең үренә алып чыктым. Бераз бара төшкәч, анда елганың киңәеп киткән бик матур урыны бар иде. Күпме генә килеп йөргән урын булмасын, әмма матурлык ул күргән саен барыбер сокландыра. Кызларым да бик куандылар, мин ишүдән туктадым, көймәне агым ихтыярына куйдым. Тирә-ягыбызга каранып, сокланып, рәхәт татып утырабыз. Көймә әкрен генә яр читенә якынлашкач, Лида яңа гына ачылган ап-ак эре төнбоек чәчәкләрен озын саплары белән бергә судан суырып-суырып алды. Төнбоек чәчәкләре суда чакта бик матурлар, әмма өзгәч алар бик тиз шиңәләр… Кыскасы, без көймәдә бик күңелле йөреп кайттык.
Шуннан соң?.. Шуннан соң без тагын берничә тапкыр очрашып, кичен читтәге буш урамнарда йөрдек, айлы төндә берәрсенең капка төбендәге күләгә караңгылаган эскәмиясендә иңне иңгә терәбрәк утырдык. Минем бәхеттән, кызым шат күңелле иде. Сөйләнә, көлә, шаярта, кыскасы, бер дә «скучать» итми иде. Һәм миңа да инде аның көенә җайлашып, үземне беркадәр хөр тотарга, көләргә, хәтта сүзен табып көлдереп тә алырга туры килә иде. Дөрес, башта ук бер нәрсә минем өчен бик ачык иде: бу очрашып йөрүләрнең җитди төс алуы, тирәнгә кереп китүе һич тә мөмкин түгел. Аерма бик зур. Асылда Лида өчен бер татар егете белән «йөреп карау» ул кызыклы мавыгу гына булырга тиеш иде. Мин моны ничектер сизә идем һәм үземне аңа һич тә тиң кеше итеп санамый идем. Шуның өстенә әле мин үзебезнең егетләр һәм кызлардан да шактый уңайсызлана идем. Белә калсалар, берәүләре: «Әмир әнә кем белән чиерттерә икән, малай!» – дип көләчәкләр, ә икенчеләре, ихтимал, каты гына хөкем дә итәрләр иде. Ул елларда үтә актив комсомоллар берәр егет белән кызның, коллективтан аерылып, ялгыз йөрүләрен бер дә яратмыйлар иде.
Әмма кыз әйбәт, кыз матур, кыз яратырлык иде, ләкин инде минем тиздән китәр вакытым да килеп җитте. Һәм шул чагында немец кызы тагын бер көтелмәгән кыюлык күрсәтте: бик киенеп, көязләнеп, җитмәсә, сеңлесен дә ияртеп, ул мине озатыр өчен вокзалга килде. Берәүдән дә – озата төшкән атам-анамнан да, якын дусларымнан да һич тә тартынып тормыйча, аларны шактый хәйранга калдырып, минем белән килеп күреште, бик мө– лаем итеп хәерле юл теләде, кулындагы бердәнбер куе-кызыл чәчәген дә миңа сузды: «Казанга барып җиткәнче ташлама– гыз!» – диде. Поезд кузгалып киткәндә дә, ул минем якыннарым арасында, булачак кәләшем шикелле, кечкенә ак кулъяулыгын селки-селки озатып калды. Мин белә алмаган, мине бик гаҗәпләндергән әнә шундый кыз иде ул Лида!
Икенче елны кайтсам, туташым кияүгә чыккан икән ләбаса! Шулай диделәр дусларым миңа… Кайчан, кемгә?.. Кемгә булсын, бер немец егетенә, билгеле… Бу хәбәр күңелемне бик тырнады тырнавын, әмма артык гаҗәпләндермәде. Лида, әлбәттә, үз кешесенә чыгарга тиеш иде, ләкин болай ук тиз булыр дип һич тә көтмәгән идем. Әле тагын чибәр-сылу белән матур гына йөреп калырмын дигән өметем бар иде. Мин бит инде бер яшькә булса да олаеп, үсә төшеп, шәһәрчә әйбәтләнеп (сүзгә дә бераз остарып) кайткан идем. Кызлар белән бик йөрисе килгән чак, алай гына түгел, үземә «яр табу» турында уйлана, эзләнә дә башлаган чак, ләкин, ни хикмәттер, миңа уңышсызлык артыннан уңышсызлык килә дә тора. Кече яшьтән үк мине күпме «саргайткан» Һаҗәр дә былтыр ук бер Ыслак егетенә иярде дә китте, инде менә үзе башлап миңа күз аткан кызым да тоткан да үзенең «нимеч»енә чыгып куйган. Их, ышан син бу кызларга!
…Шулай да без очраштык. Бик тын, җылы бер төн иде. Танырдай кеше күзенә күренмәс өчен без башкорт Дәүләкәненең иң читтәге аулак урамында озак кына йөрдек. Кемнеңдер коймасы буендагы косаркага (печән чапкычка) туры килеп, шуның калай идәненә утырып та тордык. Лида кияүгә чыгуын бик җиңел аңлатты: «Вакыт җитте, шуңа күрә чыктым», – диде. Мин: «Нигә мине көтмәдең?» – дигән булдым. «Ә син көтәргә куштыңмы соң?» – диде ул, шелтә белдергәндәй итеп. Әйе, хак сүзгә җавап юк!.. Ләкин кузгалыр алдыннан, Лида үзе миңа сарылып, кайнар сулап: «Әйдә, һич югы, бер үп мине!» – диде. Бу безнең иң беренче һәм иң соңгы бик дәртле, әмма гөнаһсыз үбешүебез булды. Шуннан соң мин, тилебәрән орлыгы ашаган малай кебек, кыек-мыек атлап, бәхет дигән нәрсәне нинди җиңел табып та һәм югалтып та була икән дигән уйдан хәйран калып, үзебезнең очка кайтып киттем.
Икенче көнне без, татар яшьләре, Бәлдәй йортына репетициягә җыелган идек. Шул чакта кемдер кереп миңа: «Әмир, сине тышта көтәләр», – дип әйтте. Кемнәр, дип сорагач, серле генә итеп: «Чыккач күрерсең», – диде. Мин бераз аптырап, ләкин аны-моны уйламыйча чыксам, клуб ишеге төбендә өч егет басып тора. Бик яхшы киенгән таза егетләр. Берсе – ак чырайлы, саргылт чәчлесе – буйга да озынрак, күкрәк-җилкәгә дә киңрәк… Мин шунда ук аларның немец егетләре икәнен сизеп алдым. Әлбәттә, яхшы ният белән килмәгән болар, дип уйладым, эчемә салкын курку да йөгерде, ләкин кире борылып кереп китмәдем. Озын буйлысы, миңа беравык туп-туры карап торганнан соң, кырыс кына сорады: «Ты Амир?..» «Да, я Амир!»1616
Дәүләкәндә бөтен яшьләр мине Әмир дип кенә йөртәләр иде ул чакта. – Ә. Еники искәр.
[Закрыть] – дидем мин… Шуннан соң ни булды? Шуннан соң берни дә булмады. Егетләр тагын бераз миңа карап тордылар да, артык бер хәрәкәт тә ясамыйча, борылып киттеләр дә бардылар. Мин бу эшкә бик гаҗәпләнеп, баскан урынымда торып калдым. Өч егетнең озын буйлысы, һичшиксез, Лида кияве булырга тиеш иде бит… Бернинди янау юк, кул күтәрү юк, ни өчен генә ике иптәшен ияртеп килде икән ул?! Хәер, мин моның серен тиз аңладым: аңа мине күреп, танып китү кирәк булган – менә ни өчен килгән ул!.. Һәм мин дә моны хәтәр бер кисәтү дип аңларга тиеш идем. Әйе, хәзергә алар миңа тимәделәр (чөнки көпә-көндез клуб алдында кеше кыйнап китү үзе куркыныч эш), әмма бер күреп, танып киткәч, моның өчен башка уңай җае чыкмасмыни?!
Кыскасы, шушы вакыйгадан соң Лида белән очрашу бетте, өзелде. Икебез өчен дә ул кирәкми һәм ярамый иде. (Лида өчен бигрәк тә.) Дөрес, бу «өзелешү» минем күңелдә үкенү хисе катыш ниндидер бер ямьсез юшкын да калдырды, әмма нишләмәк кирәк?! «Роман»ның ахыры башыннан ук билгеле иде инде.
Ләкин Лида белән очрашулар бетсә дә, соңыннан миңа аның хакында кайбер нәрсәләр ишетергә туры килде. Иң элек мондый бер хәл: шул ук 1928–1929 елларда булса кирәк, хутор биләүче һәм Дәүләкәннең үзендә торучы күп кенә немец семьялары дәүләт органнарының рөхсәте белән Германиягә яки Америкага күчеп китә башладылар. Шул чакта Лиданың кияве дә ата– анасы белән бергә океан аръягына китеп бара. Ә Лида, йөкле булганга күрә, әти-әниләрендә (алар беркая да китмиләр) калып тора. Кияве исә аны соңрак кайтып алырга тиеш була. Ләкин инде ул яңадан безнең якларга кайта алмаган, чөнки бер киткәч кире кайтулары мөмкин булмаган, күрәсең. Шул рәвешчә, Лида Дәүләкәндә бөтенләйгә торып кала. Кем белә, бәлки, үзенең дә китәсе килмәгәндер. Дим буйлары аның да туып үскән җире, әти-әнисе янында, баласы да бар, әллә кайдагы билгесез илгә чыгып китү нигә кирәк аңа?.. Хәер, белеп әйтүем түгел, миңа бит боларның берсен дә аның үзеннән ишетергә туры килмәде.
Еллар узды, күп нәрсәләр еракта калды – онытылды, кемнең генә тормышында нинди генә үзгәрешләр булмады. Әмма шулай да язмыш дигәнең тагын бер мәртәбә Лиданы минем исемә төшерде.
…Хәтерлисездер, бу язманың башында мин үземнең алма исе аңкып торган айлы төндә Дәүләкәнгә кайтып төшүемне язган идем. Күпме еллар узгач, беренче кайтуым… Мин төн уртасында таныш урамнар буйлап йөрдем, үзебезнең йортны барып карадым, ә икенче көнне иртән базар янындагы ашханәгә ашарга кердем. Ашханәнең мөдире миңа бик якын кеше – тимерче Миңлегалим бабай кызы Маһирә булып чыкты. Без кече яшьтән үк бер-беребезне беләбез, күршеләр булып тордык, озак еллар бергә аралашып, бергә йөреп үстек… Ләкин ашханәдә беренче мәртәбә очрашкач, Маһирә мине танымады. Йөземә карап торып та таный алмады. Тик исемемне әйткәч кенә исе-акылы китте. Димәк, чирек гасыр эчендә без никадәр үзгәргәнбез икән. (Хәер, мин үзем Маһирәне күрү белән үк таныдым.) Әмма хикмәт шунда ки, безнең бер өстәлдә бик җанланып, шатланып сөйләшүебезне ашлар бирә торган тәрәзәдән янә бер хатын карап торган. Ул хатын Лида булган!.. Шушы ашханәнең повары икән ул. Ләкин мин аны күрмәдем, беренче керүемдә дә, соңыннан атна буена кереп, ашап чыккан чакларымда да күрмәдем. Билгеле инде, аның шушында, кухня эчендә генә булу ихтималы минем башыма да килмәде. Килүе мөмкин дә түгел иде. Ә ул мине күргән – күргән һәм таныган! Ләкин, мин чыгып киткәч, Маһирәгә бик нык кисәтеп әйткән, зинһар өчен, минем монда икәнемне аңа әйтә күрмәгез, дигән. Һәм Маһирә миңа әйтмәде, мин берни белмичә китеп тә бардым. Гүя урман эчендә янәшә генә узган кешене күрмичә үткән шикелле – ни үкенеч!.. Бары тик икенче тапкыр кайтуымда гына Маһирә миңа бу хәлне көлеп сөйләде. Әмма бу вакытта Лида Дәүләкәндә юк иде инде, каядыр Украинага, кияүдәге кызы янына киткән булып чыкты. Әйе, язмаса язмый икән ул! Маһирә сөйләгәннәрдән миңа бик ямансу булып китте, теге вакытта Лиданы миннән яшергәне өчен үзенә хәтерем дә калды. Шул чакта әйткән булса, мин Лиданың үзенә сиздермичә генә аңа карый алган булыр идем. Ләкин соңыннан инде, тынычлана төшкәч, миндә «Ә бәлки, Лида күренмичә дөрес тә эшләгәндер» дигән уй туды. Һичшиксез, ул да үзгәргәндер, нык үзгәргәндер, ә хатын-кыз үзенең никадәр үзгәргәнен бик яхшы белеп тора ул… Инде менә күрмәгәч, ерак яшьлектәге гүзәл-сылу немец кызы, Дим читендәге нәфис ак төнбоек чәчәгедәй, минем хыялымда һаман да әле саклана.
Ярый, миңа бер юаныч, ә укучыга азрак ял биргән бу сагыш– лы истәлектән инде кире төп мәсьәләгә кайтыйк. Сүз бит Дәүләкәндә яшәүче төрле милләтләр турында бара иде. Әйткәнемчә, мин үскән елларда халыкның күпчелеге руслар иде. Байлары да күбрәк, һәм алар татар купецларына караганда байлык җәһәтеннән күп өстен, көчлерәк тә булганнар. (Бигрәк тә ашлык җыеп озатучылары.) Зур таза йортлар, ишегалды буйлап сузылган амбарлар, тотып тыя алмаслык шәп аргамаклар аларда иде. Әле революциядән соң масленица бәйрәмендә аларның киң-тирән кошёвкаларга тәңкәле сбруйлар белән җигелгән тройка яки пар атта урам буйлап буран уйната-уйната чапканнарын минем үземә дә күрергә туры килгән иде. Рус байлары арасында бик каралары, бик усаллары да булган (мәсәлән, Костюриннар турында шулай дип сөйлиләр иде), ләкин андыйлары Гражданнар сугышы вакытында аклар белән сызганнар булса кирәк. Һәрхәлдә, мин аларны күреп белмим, бары ишетеп кенә беләм.
Шулай ук русның хезмәт иясе дә байларына караганда күбрәк иде. Болар – тегермәннәрдә һәм тимер юлда эшләүчеләр, төрле хезмәткәрләр белән вак һөнәрчеләр… Янә килеп, күпмедер интеллигенциясе дә бар иде: гимназия укытучылары, врачлар, конторщиклар әнә шундыйлардан. Кыскасы, төрле милләт халкы җыелган Дәүләкәндә руслар күбрәк тә, өстенрәк тә, һәр җәһәттән алдынрак та иде. Шуңа күрәдер инде монда унҗиденче елның революция вакыйгаларына иң актив катнашучылар да башлыча алар булган. (Контрреволюция тарафдарлары да һәм революция өчен көрәшүчеләр дә иң элек алардан чыккан.) Совет властен контрреволюциядән яклар өчен кораллы отрядны да алар оештыр– ган. Дәүләкән Советының беренче председателе итеп Николай Кириченко дигән кеше сайланган. Гражданнар сугышы башланып киткәч, Дәүләкән аша да сугыш өермәсе узган, берничә тапкыр кулдан-кулга да күчкән һәм, билгеле инде, бу каты, канлы көрәштә корбаннар да аз булмаган. Вокзалдан ерак түгел кечкенә бакча эчендә алар күмелгән туганнар кабере бүген дә исән-сау тора. Кыскасы, революция вакыйгаларына катнашкан рус иптәшләрнең корбан киткәннәре дә һәм исән калганнары да мәгълүм – аларның берсе дә онытылмаган. Район газетасы «Знамя» битләрендә төрле бәйрәмнәр уңае белән алар турында истәлекләр дә басылып чыккалый. Бу гүзәл эш. Әле быел гына (1981 елның июнь аенда) райкомның элеккеге беренче секретаре иптәш Тартыковның Дәүләкән тарихын яктырткан һәм берничә номерга сузылган шактый бай материалы басылган иде. Бу материалда да без шул ук революция каһарманнарын күрәбез: болар Иван һәм Николай Кириченко, Архип Мещеряков, Алексей Астафьев, Василий Крайнов, Нестер Шуваев, Иван һәм Фёдор Ивановлар… Тик мине бер нәрсә гаҗәпләндерә: ни сәбәптер истәлекләрнең берсендә дә татар һәм башкорт исемнәре очрамый. Алардан да булгандыр бит. Революция вакыйгаларыннан бер халык та читтә торып калмады лабаса! Һәр халыктан агы да, кызылы да, хәтта яшеле дә булды диярлек. Дөрес, мин үзем күрдем, беләм дип шаһитлык итә алмыйм, чөнки ул чакта җиде-сигез яшьлек малай гына идем әле. (Малай чак өчен бер елның да аермасы бик зур. Мәсәлән, унҗиденче елны бик томанлы гына хәтерләсәм, унсигезенче елны инде шактый ук ачык искә төшерә алам.) Шулай да Дәүләкәндәге революция вакыйгаларына катнашкан берничә татар кешесе миңа да мәгълүм. (Кайсын ишетеп, кайсын үзем күреп беләм.) Шуларның берсе – Нәбиулла Кәримов кияве Мөхәммәтҗан Закиров. Күпереп торган кара мыеклы, тулы ак йөзле бу мәһабәт чибәр кеше унсигезенче елның җәендә Советка икмәк җыяр өчен продотряд белән авылларга чыгып китә. Отряд зур булмый – бары биш-алты кешелек кенә… Мәсәй дигән шактый кара типтәр авылына баргач, җыенга чакырылган халык, кулаклар коткысына бирелеп китеп, боларның барысын да кыйнап үтерәләр. Котырган, кайнаган халык эчендә алар, күрәсең, коралларын да худка җибәрергә өлгерә алмыйча калганнар. Дәүләкәнгә хәбәр килеп җитә, һәм шунда ук яхшы коралланган зуррак отряд, Мәсәйгә барып, канлы җинаятьне башлап җибәрүчеләрне чүпләп, җыеп та ала. Үтерелгән иптәшләрнең гәүдәләрен Дәүләкәнгә алып кайтып, вокзал янындагы әлеге туганнар каберенә бик зурлап күмәләр. Тик шулардан бердәнбер татар кешесе Мөхәммәтҗан Закировны гына нигәдер аерып, шәригать кушканча җеназалап, мөселман зиратына җирлиләр. Бәлки, шуңа күрә дә аның исеме онытылып, хәзерге истәлекләргә керми дә торгандыр?! (Дәүләкәннең ул зираты күптән бетерелде, аның өстенә урам-урам йортлар салынды.)
Революция вакыйгаларына якыннан катнашкан икенче бер кеше – бу Борһан купец приказчигы Кәрим Сабиров. Митингларда еш кына сөйләгән, әйбәт оратор булган, диләр. Ләкин шуңардан башка ул тагын кем булган, нәрсә эшләгән – бу кадәресен тәгаен генә белеп әйтүчене мин таба алмадым. Хәзерге истәлекләрдә аның да исеме юк. Хәлбуки, кайбер танышларымның әйтүенә караганда, Кәрим Сабиров егерменче елларның башында волисполком председателе булып торган икән. Бу инде, әгәр дөрес булса, Дәүләкәндә беренче урындагы кеше дигән сүз. Әмма ни өчен «онытылган» соң ул? Бәлки, моңа аның фаҗигале үлеме сәбәптер?.. Елын ачык кына хәтерләмим, һәрхәлдә, җәй көне булган эш, Кәрим абзый Дим буендагы Казангол авылына барып чыга. Төшкән кешесендә (аны Исхак мулла дип сөйләгәннәр иде) ашап-эчкәннән соң, хуҗаның атын җигеп, болынга китәләр. Куе үлән ат корсагына җиткән болын юлында күпмедер вакыт тугайны карап йөргәч, бер җирдә туктап, түгәрәк «табын» итеп кенә печән чабалар, шуны, кочак-кочак җыеп, арбаларына төйиләр дә кире борылалар. Кайтканда, Кәрим абзый дилбегәне үзе тота. Ләкин, күрәчәгенәдер инде, башкортның шактый чыгымчы аты ишегалдына килеп кергәндә генә нәрсәдәндер өркеп китеп, арба күчәрен капка баганасына эләктерә дә боларны йөге-ние белән аударып та җибәрә. Хуҗа читкә сикереп өлгерә, ә дилбегә тоткан Кәрим абзый үткен чалгы өстенә эче белән килеп төшә. Аны шунда ук арбага салып, Дәүләкән больницасына китерәләр, ләкин, кызганычка каршы, врачлар берни дә эшли алмыйлар, чөнки Кәрим абзыйның ярасы бик тирән булып чыга, һәм, озак та тормыйча, ул шунда җан да бирә. Кабере әлеге бетерелгән татар зиратында иде. Яшь иде әле Кәрим абзый, күп булса утыз бишләр тирәсендә генә булгандыр, Миңнекамал исемле бик сөйкемле хатыны һәм миннән күпмегәдер яшьрәк Суфия исемле чибәр генә кызы торып калды. Соңрак мин аларга барып та йөрдем. Аларда бервакытны Хәлил Наилский дигән артист торды – менә шуның янына баргалый идем мин… Бу хакта, чираты җиткәч, сүз булачак әле.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?