Электронная библиотека » Амирхан Еники » » онлайн чтение - страница 18

Текст книги "Әсәрләр. 3 том"


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 11:40


Автор книги: Амирхан Еники


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 18 (всего у книги 67 страниц) [доступный отрывок для чтения: 18 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Әнә шундый вакыйгаларга бай кызыклы җәйне үткәреп, без, көз кергәч тә, үзебезнең Дәүләкәнебезгә кайтып киттек. Алып кайтучылар очраклы юлаучылар иде. Агыйдел аша агач күпердән дөбердәп чыкканнан соң, биек тау башындагы зур калага һаман борылып карый-карый бардык. Бик әкрен һәм бик озак ераклаштык без аңардан… Аерылышу һәрвакытта ямансу!.. Без аның төз, озын урамнарына, биек таш яки матур агач йортларына ияләшкән идек, үзебезне инде чын шәһәр малайлары итеп тә тоя башлаган идек – кайткач, бәләкәй генә Дәүләкәнебезгә тиз генә күнегә дә алмабыз кебек иде… Хуш инде, хуш, биектәге ак кала! Син безне онытсаң да, без сине онытмабыз беркайчан да!


Һәм әйтергә кирәк, Уфа, чынлап та, минем исемнән бервакытта да чыкмады. Мин аңа һәрвакытта бик теләп, сагынып кайтам. Егет чагымда да һәм менә картайгач та… Асылда бит Уфа ул минем туган калам. Уфага якын җирләрдә мин туып үскәнмен. Иң якын туганнарым да Уфада яшиләр. Мин үзем дә Уфага кайтып яшәү турында күп уйландым. Иң элек аның коры тау һавасы миңа килешә, авыру йөрәккә сулавы җиңелрәк анда. Соңгы елларда мин моны аеруча ныграк сизә башладым… Һәм, гомумән, Уфа – таза шәһәр, яшеллек тә күбрәк, чистарак та ул.

Бик табигый рәвештә укучыда «Нигә, алайса, Казанга киттегез, нигә Уфада гына торып калмадыгыз?» дигән сорау туарга мөмкин.

Моның бер сәбәбе шунда ки, мин кече яшьтән диярлек татар әдәбиятын укып үстем. Казан ул минем өчен кәгъбә сыманрак бер җир иде. Әдәбиятка керәсе килгән һәркем шунда барырга тиеш кебек иде. Аннары Казан – элек-электән үк үзенең уку йортлары белән танылган шәһәр. Анда белемнең, һөнәрнең төрлесен алырга була. Бу уку йортларының төрле милләт яшьләренә кайчандыр бикле ишекләре революциядән соң, ниһаять, киң итеп ачылды. Егерменче еллар белән утызынчы еллар арасында бер Башкортстаннан гына күпме яшьләр шәһәри Казанга укыр өчен агылып килмәде! Менә шул агымга ияреп мин дә киттем. Минем дә төп максатым, билгеле, уку иде. Хәер, дөресен генә әйткәндә, Казан һәрбер белем эстәп килүчене кочагын җәеп каршы алмады. Берәүләр максатларына тиз ирештеләр, икенче берәүләргә ирешүләре шактый авыр булды. (Ул чакларда социаль чыгыш дигән нәрсә еш кына кешенең язмышын билгели иде.) Әмма ничек кенә булмасын, мин дә шушы бик теләп, бик хыялланып килгән каламның шактый ук комлы туфрагына, азаплана торгач, тамыр җибәрә алдым. Әкренләп булса да үстем, әчерәк булса да, җимешләр дә биргәләдем… Мин инде карт агач, ә карт агачны, үзегез беләсез, күчереп утыртырга ярамый – бөтенләй корып китүе бар.

Шулай да яшерә алмыйм, Уфа мине тарта. Ничектер менә яшьтән үк мәхәббәтем төшкән бу калага. Бигрәк тә Уфаның иске үзәге, шул үзәккә килә торган төз урамнары, шул урамнардагы капка-коймалы, алма бакчалы җыйнак кына матур йортлары әле дә булса исемнән чыкмыйлар. Бигрәк тә мин күп йөргән Тукай урамы, «Госмания» мәдрәсәсе тирәләре, текә яр өстендәге Случевская (хәзерге Крупская) бакчасы ничектер аеруча җанга якын урыннар булып хәтердә сакланалар. Әгәр кодрәтемнән килсә, мин шушы «Госмания» мәдрәсәсе белән Аксаков йорты урнашкан мөешне2828
  Мөеш – почмак.


[Закрыть]
бер дә кул тидермичә саклаткан булыр идем. Иске Уфаның үзенә күрә бер кабатланмас почмагы, шунда кайчандыр Аксаков яшәгән, шунда ук безнең шәкертләр дә укып йөргәннәр… Кызганычка каршы, мин «Галия» мәдрәсәсе урнашкан тирәләрне яхшы белмим (без аннан ерак тордык), хәлбуки Уфаның демократик яшьләре шунда тупланган, халыкка кирәк чын мәгърифәт тә шуннан таралган булырга тиеш.

Уфа соңгы бер утыз ел эчендә искиткеч үзгәрде, галәмәт үсте, зурайды. Иң күп өлеше бер яки ике катлы агач йортлардан гыйбарәт иске кала сүтелеп бетте дияргә ярый. (Һәрхәлдә, бик аз өлеше генә калган булса кирәк.) Хәзерге Уфа ул тоташы белән диярлек зур-зур биек йортлардан торган таш кала. Озынлыгы аның, чын булса, йөз километрга җитә, диләр. Шуңадыр инде Уфада метро төзү чарасына да керештеләр.

Уфада торучылар Уфаны бик яраталар. Билгеле, аларга хәзерге Уфа ошый, хәзерге Уфа кадерле, шуңа күрә минем «искесен» сагынуымны, ихтимал, аңлап та бетермәсләр. Әмма хатирәләр бит үзләре искермиләр – хатирәләр шуның белән кадерле дә.


…Менә без яңадан үзебезнең Дәүләкәндә!.. Йортыбыз исән-сау торган, кызыл сыерыбыз да исән-сау, күршеләр дә сау– сәламәт, Дәүләкәннең үзенә дә берни дә булмаган. Диме, тугае, күлләре дә әүвәлгечә җәйрәп ята – шәп иттек без өебезгә кайтып.

Хәзер инде сугыш Дәүләкәннән ерак китте, яңадан әйләнеп килмәскә тиеш. Кызыллар акларны Себер буйлап куалар, дип сөйлиләр. Бусы бик әйбәт. Ләкин шулай да вакыт хәвефле, талау-үтерүләр дә ишетелгәли (авыллар арасында ниндидер кораллы бандитлар йөри, имеш), яшәү шартлары да авыр, ачлык, бөлгенлек, һәртөрле чир-зәхмәт хөкем сөрә. Дөньяны бет басты, аны бетерергә һич әмәл юк, тифның котырган чагы. Менә без дә Уфадан кайтып, күпмедер торырга өлгермәдек, өй эчебез белән тифтан егылдык. Башта инәй, аннары мин, аннары энем өч-дүрт атна ут эчендә яттык. Инәй мескен тифны бик авыр үткәргән, саташкан чакларында урын өстеннән торып-торып китә икән. Атакай берүзе безне көне-төне карады, өсләребезне алыштырды, урыннарыбызны җыештырды. Тифның эчендә кайнаса да, аның үзенә берни дә булмады, ни гаҗәп!.. Ә без өрәкләр шикелле агарып, нечкәреп, тәмам хәлдән таеп аякка бастык. Бик әкренләп кенә рәткә кердек. Тифтан соң адәм баласында ашыйсы килү бик көчәя икән. Нәфес анысын тели, монысын тели, ләкин кайдан табарга?.. Кибетләр ябык, алу-сату юк, атнага бер килә торган базар да бик ярлы, агайлар азык-төлекне качып-посып итәк астыннан гына саталар. Сыерыбызның да сөтне киметкән чагы. Шәптән түгел эшләр. Шулай да мин ул чактагы тормышыбызны бик үк начар димәс идем. Һәрхәлдә, ризыктан аерылмадык. Миңа калса, безнең атакай ул чакларда да тик ятмагандыр, якын-тирә авылларда аның танышлары күп иде, анысын алып, монысын биреп дигәндәй, кирәк нәрсәне тапкандыр, ахрысы. Аннары Ташлыкүлдән Кашшаф җизни дә бәрәңгесен, онын китергәли иде, алар ягы азык-төлеккә һәрвакытта мул булып торды, үзләре дә бик ярдәмчел туганнарыбыз иде.

Тагын безне борчыган бер мөһим мәсьәлә – ул да булса уку мәсьәләсе иде. Күргәнсездер инде, бу аклар-кызыллар сугышы аркасында безнең укуның бер дә рәте-юне булмады. Бер генә кышны мин тоташ укып үткәрдем. Икенче кышым бер өзелеп, бер ялганып ничек җитте шулай үтеп китте. Уфага баргач, тагын шул сугышлар аркасында өйдә генә утырырга туры килде. Гаеп атайларда да булды шикелле. Сабир хәзрәт мәдрәсәсенә илтеп биргәч, мине сабакка йөрүдән туктатмаска иде. Имеш, минем әле укырга вакытым узмаган. Ә уку елын югалтуы жәл, мин моны чамалый идем инде.

Ахырда менә, шактый соңга калып булса да, без энем белән икәү Дәүләкән мәдрәсәсенә йөри башладык. Энемнең киндер букча тагып беренче баруы, ә бит аңа да инде сигез яшь!.. Укулар һаман да әле мәчет каршындагы иске мәдрәсәдә бара. Иркен генә ихата эчендә ике йорт: берсе, зуррагы, такта белән тышлап сарыга буялган, икенчесе, кечерәге, гади авыл ызбасы кебек кенә. Икесен дә Искәндәр ахун мәдрәсәсе дип йөртәләр. Зурысында рөшдиләр (урта сыйныфлар), кечесендә ибтидаи (башлангыч) сыйныфлар укыйлар. Без менә шул кечесенә йөрибез.

Әйтергә кирәк, ул кышны (бу 1919–1920 уку елы) ике мәдрәсә дә шәкертләр белән тулы иде. Бигрәк тә сары мәдрәсәгә Дим буе авылларыннан буй җиткән башкорт егетләре килеп тулган иде. Аларның күбесе кайчандыр монда укып, сугышлар вакытында бер-ике кыш аерылып торучылардыр, ахрысы, ләкин араларында солдатка алынмас өчен килеп кергәннәре дә бар дип сөйлиләр иде. Болар барысы да диярлек кайры ак тун, ак ката, кама читле хәтфә бүрек кигән, муеннарына ак шарф ураган шактый мут һәм көяз шәкертләр. (Күренеп тора, хәлле кеше малайлары.) Аларның яту-тору, ашау-эчүләре дә мәдрәсәнең үзендә үк – көндезләрен Ахун хәзрәттән дәрес алалар, ә кичләрен… кичләрен, белмим, нишләгәннәрдер. Без, бәләкәйләр, сары мәдрәсә тирәсенә барып йөрми идек, чөнки андагы мыеклы шәкертләр безне гел генә: «Каениш, нихәл?» «Каениш, апаңа миннән сәлам әйт!» – дип үртиләр иде. Кайчагында кичләрен сары мәдрәсәдән курай уйнаган, җырлаган тавышлар да ишетелә иде. (Бусын тыңламыйча түзеп булмый, бусы күңелләрне әллә нишләтә!) Әйтәләр иде: мондый кичләрдә шәкертләр Шәйморат бичәсеннән койган бал китереп эчәләр, мич авызына чүгәләп кенә фифруз2929
  Фифруз – папирос.


[Закрыть]
да тартып җибәрәләр, дип… Булыр да, алар бит инде, кем әйтмешли, үгезне мөгезеннән тотып егарлык егетләр иде.

Ул кышны әле дин сабагы белән дөньяви дәресләрне укыту бергә алып барыла иде. Бер үк хәлфәдән без әфтиякне дә, башлангыч шәригать кагыйдәләрен дә һәм тел, хисап, җәгърафияне дә укый идек. Шулай ук безнең кечкенә мәдрәсәдә дә якын-тирә авыллардан килеп укып ятучы малайлар да бар иде. Шулардан ике малай – Тазлар Дәүләкәненнән (бу – зур Дәүләкәннең Дим түбәнендә аерылыбрак торган бер өлеше генә, ни өчендер аңа әнә шундый «матур» исем кушканнар). Аталары бик иске кеше булгангадыр, ахрысы, аның таләбе буенча хәлфә абзый малайларны кадимчә укытып маташты. Мескеннәрдән бик көләләр иде, кемдер ике малайның да бишмәт аркасына акбур белән «таз» дип язып та куйган иде.

Еш кына без, Дәүләкән малайлары да, култык астына мендәр кыстырып, үзебезнең мәдрәсәгә куна килә идек. Анда кызык, анда уен-көлке, мендәр сугышы, урлашып ашау – тик шулай да зур мич артында йоклап ятучы кизү бабай бар, бабайның матчага кыстырган озын чыбыгы да бар, әгәр артык онытылып китсәк, бабай мич артыннан кашына-кашына чыга да, бер сүз әйтмәстән, зәһәр тал чыбыгы белән чыжлатып безне тәртипкә утырта иде.

Әмма иң кызыгы һәм куркынычы – идәндәге киезгә тезелешеп яткач сөйләнә торган әкиятләр! Ниләр генә сөйләнми иде! Җен, пәри, албасты, абзар иясе, мәчет өрәге, кабердән чыгып, очып йөргән ут шары, яшь кыз кыяфәтенә кергән юха елан – берсе дә калмый иде. Монда, билгеле, иске китаплардан отып алган падишалар, шаһзадәләр, хан кызлары турында да күп сөйләнә, ләкин малайларның үзләре уйлап чыгарган уйдырмалары да җитәрлек. Һич тузга язмаган булса да, ант итә-итә безне ышандыралар, һәм без ышанабыз, без куркудан юрган астында калтырана башлыйбыз, йоклап китә алмыйча азапланып бетәбез… Инде төнлә тышка чыгасың килсә – бәла!..

Әнә шулай үтеп китте безнең малай чакның, авыруларга, бөлгенлеккә карамастан, тагын бер кызыклы, ваемсыз кышы. Иске мәдрәсәдә ята-тора дин белән фәнне бергә укып йөрүебез дә шул кышта тәмам булды. Икенче кышны инде без Мөфәххар картның Марҗа базары каршындагы озын-карсак йортында бары «сәвитчә» фәннәр генә укыдык. Шулай итеп, безне диннән аердылар, ләкин бөтенләй үк түгел. Егерме икенче елның көзеннән башлап дин сабагын укытуны мәчеттә оештырдылар. Без әле, Коръәннәребезне күтәреп, кичләрен мәчеткә дә йөрдек. Намаз бүлмәсенең йомшак киезенә тезләнеп, зур түгәрәк ясап утырган килеш карт хәзрәтнең үзеннән һәм аның чатан мәхдүменнән сабаклар алдык. Ләкин бу укып йөрүнең бер дә ата-анасы булмады. Ник дисәң, малайлар бик усалланды, хәзрәт килгәнче мәчет эчендә тузан куптарып сугышалар, бер-берсенең каталарын, итекләрен яшерәләр. Азгынлык хәтта шуңа барып җитте ки, тыныч кына укып утырганда малайларның берәрсе күршесенең салып куйган бүреген алып, түгәрәк уртасына шап иттереп ыргыта. Мескен хәзрәт куркуыннан сискәнеп, агарынып китә, ә малайлар берни булмагандай башларын түбән иеп, китапларына төртелеп утыра бирәләр. Ник берсе тынын чыгарсын, ичмасам! Хәзрәт «Кем бүрке, кем ташлады?» дип сорап та тормый, чөнки барыбер беркем дә бер сүз әйтмәячәк. Һәм бүрек дәрес беткәнче түгәрәк уртасында ятачак.

Билгеле, мондый сансызлык, йөгәнсезлек дин сабакларының дәрәҗәсе төшүдән, дин укып йөрүнең кирәкмәгән бер эшкә әйләнүеннән, бары атайлар мәҗбүр иткәнгә күрә генә йөреп маташудан килә иде. Шул ук вакытта малайлар барысы да көндез совет мәктәбенә йөриләр, анда фән дәресләре үтәләр, ә фән ул диннең капма-каршысы, фән Алланы да, динне дә инкяр итә. Дин ул иске дөнья калдыгы, изүче сыйныфларга хезмәт иткән, хәзер исә эшче-крестьянга яңа тормыш корыр өчен белем кирәк, фән кирәк… Әйтәсе дә түгел, бу үзе бик гади, үзе аңлаешлы өйрәтүләр малайлар күңеленә көннән-көн ныграк сеңә бара иде. Аннары 1923–1924 елларда Дәүләкәндә комсомол хәрәкәте дә көчәеп китте. Татар һәм башкорт яшьләреннән дә комсомолга керүчеләр була башлады. (Ә комсомолга керүче ул инде иң элек Алла белән мулладан йөз чөерә.) Бер үк вакытта мәктәпләрдә «пионерлар хәрәкәте» дигән өр-яңа бернәрсә дә барлыкка килде. Барабан, быргы, кызыл галстук, кыска ыштан – болар барысы да бик кызыклы, бик мавыктыргыч иде. Кая монда дин сабагы?! Оят ул хакта уйларга да!.. Атай йодрыгы да инде куркытмый. Кыскасы, ике кыш малайларны көчләп азаплаганнан соң, мәчеткә йөреп уку үзеннән-үзе диярлек тукталды, бетте.

Инде иске мәдрәсәдән аерылган чагыбызга – егерменче елның язына кайтыйк. Миңа шушы язда унбер яшь тулды. Балалыктан чыгып барам, ләкин яшүсмер түгел әле (дип уйлыйм). Һа, баксаң, миңа Дәүләкәннән чыгып китәргә бары биш кенә ел калган икән ләбаса! Үз юлымны табарга, үз көнемне күрергә!.. Ә бит минем бернәрсә көтмәгән, уйламаган иң ваемсыз чагым әле… Нинди тиз өлгерә икән адәм баласы! Ә шулай да бу калган биш ел турында күпме язасым бар. Сугыштан соңгы кырык елыма караганда да күбрәк һәм минем үзем өчен әһәмиятлерәк тә диясем килә.


…Без бик күп уйный идек. Хәер, бөтен җирдә дә бала-чага күп уйный, ләкин Дәүләкәндә аеруча, чөнки мондагы малайларга уеннан башка эш тә юк. Күбесенең аталары йә сәүдәгәр, йә хезмәткәр, йә һөнәрче – берсендә дә крестьян эше белән бәйләнгән хуҗалык юк, ишле мал-туар да юк, шул сәбәпле аларның малайлары вакытларын урам таптап та уйнап уздыра. (Безнең тирәдә крестьян эше белән шөгыльләнүчеләр Арыслангәрәй агай да Гатаулла карт, тагын мөәзин абзый – менә аларның улларына җәйге эш өсләрендә уйнап йөрергә туры килми иде. Кешене эшкә өйрәткән иң шәп «мәктәп» тә – крестьян хуҗалыгы.) Һәм без, эшсез малайлар, шактый күп идек. Урамга чыктык исә, өч-дүрт йорттан унлап малай җыелабыз. Нишләргә, кая барырга, нәрсә уйнарга?..

Уеннар, уеннар… Нинди генә уеннар уйнамый идек без!.. Алар күп, һәр вакытның үз уены, мәсәлән, җир туңгач, шар сугу башлана. Каты тамырдан ясалган йомры шар, кулларда карама яки имән кәшәкә, малайлар, егетләр урамның буеннан– буена кара-каршы торып, шомарып беткән шарны урамның бер очыннан икенче очына таба куалар. Бу уенга, кызыгып китеп, хәтта бичәле ирләр дә чыгып кушыла иде.

Кышын кар утыргач, билгеле, күбрәк чана шуу – Арыслангәрәй тыкрыгының яры биек, текә, без шуннан буран уйнатып шуабыз. Түбәндә тип-тигез, ап-ак Комач өсте – безнең чаналар карны ерып, әллә кая хәтле китәләр. Монда да без узыша-узыша шуабыз.

Кар китеп, җирләр кипкәч, йөгертмә туп, чокыр туп уйнау… Шәп уеннар, бигрәк тә йөгертмә туп – күпме чослык, өлгерлек, тизлек кирәк бу уенда! (Хәзер уйныйлар микән бу уенны? Шәһәр эчендә күргәнем юк, аңа иркен мәйдан кирәк, без, мәсәлән, кырга чыгып уйный идек.)

Бөтен уеннарны да санап чыгу кирәк микән? Һәр җирдә дә алар булгандыр дип уйлыйм. Мәсәлән, кузна уенын кайда гына белмиләр иде! Тик бер генә нәрсәне искә төшерәсем килә: кузнаның бит әле бәрә торганы була. Бездә аны нәлти, диләр. Ул авыр булырга тиеш. Ә авыр итәр өчен без башта зуррак кузнаның төбен үткен пәке очы белән кыра-кыра тишәбез дә шуннан соң чүмеч белән утлы күмер өстендә эретелгән кургашны чүпрәккә урап тоткан кузна эченә ипләп кенә коябыз. Менә шул кургашын тутырылган авыр-саллы кузна бәрә торган нәлти була да инде. Аны ун адымнан бик туры ыргытсаң, парлап тезелгән кузналарны кырып кына саласың!

Бик оста уйнаучылар була торган иде. Кайчагында бөтен кузна бер кулга кереп бетә – откан малай ыштан бөрмәсенә кыстырган күлмәгенең эченә тутырып кайтып китә. Кузна бит ул акча бәрабәренә йөри диярлек. Оттырып бетергәч, син аны берәүдән дә бушка ала алмыйсың. Сатып яки әйбергә алмаштырып кына алып була иде. Шуңа күрә кузнаны бервакытта да ташламыйлар, киндер капчыкка яки зуррак тартмага тутырып, киләсе язга чаклы чормада саклыйлар.

Әмма ике уен турында сөйләмичә булмас, ахрысы. Чөнки малайлар уенында да заманның үзгәрүе чагыла. Аларның берсе бездә генә очрый торган иске уен иде, икенчесе – читтән кайткан яңа уен. Иске уенның тәгаен исеме инде онытылган, ләкин ул җәя белән укка бәйләнгән иде. Җәйгә чыктык исә, без үзебезгә җәя белән ук ясый торган идек. Дим тугаенда таллыклар күп, юанрак талдан җәя бөгәбез, туп-туры, нечкәсеннән ук ясыйбыз. Каеннан да бөгә идек, ләкин тал яхшырак бөгелә, сынмый, нечкә, әмма таза сүс бау белән бөгеп бәйләгәч, кыл шикелле тартылып тора, атар өчен дә каты була. Ук өчен нечкә талны каерысыннан әрчибез, киптерәбез, турылыйбыз, аннары бер очындагы йомшак үзәгенә башак утыртабыз һәм барып кадалганда эчкә кереп китмәсен өчен укның башак утыртылган җирен нечкә тимерчыбык белән бик каты урап куябыз… Ук башагы ике төрле була – без башак һәм балта башак. Без башак тишеп керә, ә балта башак кисеп төшерә. Без башакка калын энә дә ярый, ә менә балта башакны махсус ясарга кирәк. Моның өчен без дага кадагын поезд үткәндә рельс өстенә куеп таптатабыз, аннары бик әйбәт иттереп тигезлибез һәм үткерлибез. Исеменнән күренгәнчә, ул чынлап та балта йөзенә охшап тора.

Хуш, ә уен үзе нидән гыйбарәт?.. Әйтик, дүрт-биш малай бергә җыелабыз, иңдә – җәя, кулда – берничә ук. Шуннан элеватор артындагы кырга чыгып китәбез. Барып җиткәч, бер-беребездән читтәрәк торып тезелешәбез дә берәр укны һәммәбез бергә һавага атып җибәрәбез. Һәм карап торабыз: кемнең угы биегрәк оча?.. Шул арада уклар төрлесе төрле җиргә төшеп кадалалар. Иң биек менгәне, билгеле, аз гына соңга калып төшә. Менә шул укның хуҗасы инде ату хокукын ала, ягъни үзенең угы төшеп кадалган җирдән торып, башкаларның утырып торган укларына төзәп ата башлый. Тидерсә – ук аныкы, тидермәсә – хуҗасына кала.

Бу уен берничә мәртәбәләр кабатлана. Берәүләр укларыннан язалар, икенчеләр ук башагы җыеп алалар. (Сынган ук кирәкми, аны ташлыйлар.) Монда малайларның ике төрле сәләте сынала: беренчедән, укны һавага мөмкин кадәр биегрәк ату өчен көч кирәк, икенчедән, төшеп кадалган укларга тидерер өчен бик үткен күз кирәк. Шәп, кызыклы уен!.. Миңа калса, бу уен бик борыннан сакланып килгән булырга тиеш. Хәзер юк инде ул, күптән онытылган.

Ниһаять, Дәүләкәнгә… футбол килде. Егерме дүртенче елның җәендә булды бу шаккатыргыч вакыйга!.. Моңарчы һич күргән, ишеткән нәрсәбез түгел иде. Кемдер каяндыр (билгеле, зур шәһәрдән) күреп кайткан булырга тиеш. Башта рус малайлары күннән теккән зур тупны тибеп уйный башладылар. Без авыз ачып карап торабыз, аңларга тырышабыз. Ике төркемгә бүленеп, кара-каршы торып уйныйлар, үзенә күрә ниндидер тәртип-кагый– дәләре дә бар, ахрысы…

Әйтергә кирәк, ул елның кышында элекке гимназия бинасында безне, бишенче сыйныфтан башлап, рус балалары белән бергә укыттылар. Рус малайлары һәм кызлары белән класста гына түгел, уйнаганда, йөргәндә дә әкренләп аралаша башладык. Кыскасы, туп тибү белән безнең бик кызыксынганны күреп, алар, ниһаять, безне дә уенга катнашырга чакырдылар. Без инде сикерә-сикерә риза! Арадан берсе – бу уенны бик белгәне – безгә төшендерде: ике команда булырга тиеш, без менә үзебезгә команда төзедек, сез дә үзегезгә аерым команда төзегез. Унбер кешедән артык ярамый. Яшь ягыннан да бер чамарак булсын – бик кечкенәләрне яки бик зурларны алмаска. Аңладыгызмы?.. Арадан бер толковый иптәшегезне капитан итеп сайлагыз.

…Кызу кулдан тотындык без команда төзергә… Теләүче күп, талаш-ызгыш китте, чак сугышып та китмәдек, ләкин Таһирдан барыбыз да курка идек. Менә ул күкрәккә төртә-төртә исемнәрне әйтеп чыкты һәм үзе үк капитан да булды. Унбер бәхетлеләр арасына мин дә эләктем.

Икенче көнне рус малайларына әйттек, безнең команда әзер, уйнарга да була, дидек. Теге барысын да белүче малай (ялгышмасам, аның фамилиясе Маслов иде бугай) бездән сорый: командагызның исеме бармы, булмаса кушарга кирәк, ди. Нинди исем? Безнеке менә «Искра» дип атала, сез дә табыгыз!.. Алай икән, диештек без, йә, нинди исем кушабыз? Арадан берәвебез кабаланып әйтте: «Ә безнеке «Очкын» булсын», – диде. Рус малае сорый: «Нәрсә ул учкун?» Аңлаттык. Юк, ярамый, ди, безнекен алгансыз, ди… Таба алмыйча аптырап беттек, уебыз һаман ут, ялкын, төтен кебек бер үк төрле исемнәр тирәсендә әйләнә дә әйләнә. Ахырда бер зирәкнең башына һич уйламаган исем килде. Әйдәгез, «Байрак» кушабыз!.. Без шунда ук моны эләктереп алдык: «Шәп! «Кызыл байрак» булсын!» Мактана биреп рус малаена да әйттек, ләкин күпне белүче егет безгә, исем кыска булырга тиеш, диде: или кызыл, или байрак!.. Шулай итеп, без «Байрак» кына булып калдык.

Хәзер инде кайда уйнау мәсьәләсен хәл итәргә кирәк иде. Гимназия күршесендә ак чиркәү, аны узгач тигез чирәмлек – барыбыз да шунда киттек. Баш булып йөрүче малай җитәкчелегендә без зур гына мәйданның чикләрен билгеләдек, аның ике як башына ташлар өйгәләп «капка» ясадык. Аннары җитәкчебез үзе мәйданның нәкъ уртасын билгеләде – уен шуннан башланырга тиеш икән. Уенның төп максаты – каршы якның капкасына туп кертү. Һәр команда шуңа омтыла – үз капкасын саклый, каршы якка һөҗүм итә. Уенны дөрес алып бару өчен судья булырга тиеш икән әле – ул сыбызгы кычкыртып башлата, ул туктата, кагыйдәне бозган өчен штраф та «түләтә» (ягъни каршы якка тупны типтерә).

Хуш, егетнең сөйләгәннәрен аңлаган шикелле булдык, инде тизрәк уйнап карыйсыбыз килә. Ләкин көтелмәгән бер хәл килеп чыкты: футбол уйнар өчен өстә җиңсез күлмәк, кыска ыштан, аякта ботинкалар булырга тиеш, имеш!.. Билгеле, андый махсус кием безнең беребездә дә юк иде (сабый чакта төпсез ыштан кигән бар, әмма балаксыз ыштанны күргәнебез дә юк әле). Нишләргә? Шуннан уйлаштык та әйттек: юкны таба алмыйбыз, күлмәкләрне салып ташлыйбыз, ыштан балакларын сызганабыз, и… яланаяк уйныйбыз, дидек. Рус малайлары, ни әйтергә белмәгәндәй, безгә бераз карап тордылар да: «Чурт с вами, уйнагыз!» – диделәр… Һәм менә ике көннән соң микән, «Искра» белән «Байрак» арасында чын уен башланды. Өйрәтүчебез үзе үк судья да булды. Башта ике капитан шобага тотышты, «Искра»ныкы өскә чыкты – уенны алар башлаячак. Без урта сызыктан арткарак чигендек, «судья» өреп тутырган зур тупны җиргә куйды, сыбызгысын кычкыртты һәм уен башланып та китте… Һәм бер минут та үтмәгәндер, рус малайлары тупны безнең капкага илтеп тә керттеләр. Капкада торучы теге… ничек әле, аты коргыры? – голкипер Гыйззәтулла селкенергә дә өлгермичә авызын ачып кына калды. Яңадан без инде уртадан башладык. Уен бик тиз кызып китте, судьяның сыбызгысын ишеткән дә, тыңлаган да юк, тупны кем эләктерсә, шул алга таба куа да куа, калганнар барысы да аның артыннан өерелешеп чабалар гына… «Пас» дигән нәрсәне белүче дә юк, киресенчә, безнең малайлар тупны күбрәк үзенә генә эләктерергә тырыша, чөнки аның да куасы, аның да капкага тибәсе килә.

Безнекеләр арасында бик шәп йөгерүчеләр бар иде, мәсәлән, Таһир белән Шакир, мин дә ул чакларда бик шәп йөгерә идем. Менә шуның аркасында без дә «Искра» капкасына берничә туп керттек. Ләкин уен барыбер «Искра» җиңүе белән бетте. Һәм ул шулай бетәргә дә тиеш иде, чөнки рус малайларының беренче уйнаулары гына түгел, аннары барысының да аякларында ботинка… Ботинкага каршы яланаяк уйнап кара әле син! Ул көнне без барыбыз да диярлек көчкә-көчкә генә басып, аксый-туксый кайттык… Соңрак инде без дә остара башладык, акыллырак уйный башладык. Ә ботинкага каршы чабаталар киеп алдык. Үзе җиңел, үзе ипле, ботинкадан куркып тору да юк, тик бер генә кимчелеге бар – тупка катырак типсәң, аяк чабатадан бүселеп килә дә чыга, хәерсез!.. Ләкин аңа каршы да әмәлен таптык – киндерәне бәйләгәндә чабата башына да кидереп ала торган булдык. Кыскасы, эшләп туздыра алмаган чабаталарны менә шул чакта туздырып бетердек.

…Дәүләкәннең яшел чирәмендә мин ике генә җәй футбол дигән бу гаҗәеп мавыктыргыч уенны уйнап кала алдым. Казанга киткәч, билгеле, туп тибеп йөрүләр бик тиз онытылды, яшь кенә башка шунда ук бүтән уй, бүтән кайгылар кереп тулды. Дөресен генә әйткәндә, без барыбыз да уен яшеннән тиз чыктык. Бер-ике ел үтүгә, минем яшьтәшләрнең күбесе укырга китте, калганнары эшкә керде – алар өчен дә башка чор – тормышка керү чоры башланды. Ә без уйнаган уеннарны безнең арттан килүче малайлар дәвам иттерергә тиешләр иде. Тик мин белмим, нинди уеннарны алар сайладылар икән?.. Уеннар да бит искерә, үзгәрә, онытыла… Шартлары да үзгәрә – әйтик, без үскәндәге иркенлекләр юк инде алар… Әмма уен ул бетә торган нәрсә түгел, уен ул – мәңгелек!.. Мәхәббәт кебек, җыр кебек, тормышның үзе кебек… Уйнаучылар да килә тора, үтә тора, китә тора бу дөньяда!


Зур су буе бала-чага өчен һәрвакытта куркыныч. Дим дә әнә шундый елгалардан – зур су, тирән су. Бигрәк тә немецлар елганы нәкъ Дәүләкән турысында буып, биш катлы таш тегермән салгач, Димнең өске ягы бик тирәнәеп, киңәеп киткән, түбән ягы исә тау шарлавыгы сыман котырып ага торган булып калган. Ә без, Эткол малайлары, барыбыз да елганың өске ягында торабыз. Монда кечкенәләр өчен генә түгел, зурлар өчен дә су керер урын табуы читен – елганың яры стена шикелле тирәнгә төшә дә китә. Йөзә белмәсәң, син дә керү белән таш шикелле төпкә китәсең. (Әти-әниләр, Дим ул бала-чаганы үзенә тартып ала дип, юкка гына безне куркытмыйлар иде.) Ләкин шуңа да карамастан без көнозын диярлек су буеннан кайтып керми идек. Яшерә алмыйм: бу башбаштаклыгыбыз белән без инәй бичараны күп саргайттык. Тугыз баладан соң күргән «ике бөртек» өчен ул, билгеле инде, кан калтырап тора иде. Еш кына яр башына килеп, кулын маңгаена куеп, зәгыйфь күзләре белән түбәндә чапырдаучы балаларга карап тора, судан менеп килүчеләрдән «күрмәдегезме минекеләрне?» дип сорап та карый һәм күп вакытта бернәрсә белә алмыйча борчылып, сызланып кайтып та китә. Әлбәттә, инәйнең борчылуы бик урынлы булган – мин, мәсәлән, өч тапкыр Дим төбенә чак-чак кына китмичә калдым. Ләкин уйлый белү дә юк, инәйнең хәленә керү дә юк, урамга чыктык исә, малайларга иярәбез дә китәбез. Баштарак, әле кечерәк чагыбызда, өйдән ерак китмичә, Арыслангәрәй тыкрыгыннан гына төшеп, Комач суында җыен бала-чага быкырдаша торган идек. Монда тирән түгел, хәтәр чоңгыллар да юк, әмма төбе бик алама – тубыктан батарлык мәте генә… Баскан саен быгыр-быгыр итеп өскә эре күбекләр калка. Аз гына чапырдауга су тәмам болгана, дегеттәй карала, коенып чыкканда борын төпләренә «кара мыек»лар утыра… Әйтергә кирәк, Комачның төбе буеннан-буена әнә шундый мамыктай калын мәтеле, зурраклар аның бер төшендә дә су керми торганнар иде. Нигә ул алай дисәгез, мин моның сәбәбен соңрак аңладым: Комач буена утырган бөтен йортларның мал абзарлары, бәрәңге бакчалары суга карый, менә шунлыктан бөтен абзар сулары, тирес-туфраклар Комачка агып төшә дә. Ничәмә еллар буена ул шулай килгән һәм шулай Комачны пычратып та бетергән. Кыскасы, Димдә су күп, ә коеныр урын аз иде. (Безнең Казандагы шикелле.)

Үсә төшкәч, без дә, билгеле, Комачта быкырдауны ташладык. Әйбәт урын эзләп, ераккарак китә башладык. Иң әйбәт урыннарның берсе – ул каршы яктагы Комач белән Димне тоташтыр– ган ерым иде. Озын гына бу ерымның Димгә барып чыккан җире шактый ук тирән, суы да чиста, әмма яры сөзәк, төбе такыр комлык – рәхәтләнеп коена торган урын иде. Ләкин анда барыр өчен иң элек көймә белән аргы якка чыгарга кирәк. Ә көймә сирәк кешедә генә, чылбырын казыкка урап, бикләп куелган, безнең ише малай-шалайга сорасаң да бирмиләр. (Күрше Борһан абзый үзенең буяулы яхшы көймәсен улларына да алып китәргә рөхсәт бирми иде.) Шулай да берәрсенең батып яткан ташландык «тагарагын» суыннан бушатып, такта белән ишә-ишә аргы якка чыгып китә торган идек. Аннары инде тугай буйлап, күлмәкләрне өстән сала-сала, ерым тамагына чабабыз. Һәм, барып җитү белән, ыштаннарны төшереп кенә җибәрәбез дә, чаптыр-чоптыр суга кереп тә китәбез. Монда тәмам күгәреп беткәнче коена торган идек.

Безнең су керергә йөри торган янә берничә урыныбыз бар иде. Шуларның берсе һәм иң кызыктырганы – Димнең буадан түбән җире иде. Әмма буа асты су керер өчен бик хәтәр урын – без энем белән икәү беренче баруыбызда ук шунда харап була да яздык. Бик яшь идек шул әле, энемә – тугыз, миңа унбер яшьләр чамасы булгандыр – зуррак малайларга ияреп, алар ни эшләсә, шуны эшләп йөри торган чагыбыз. Ә алар буа астында да су керүдән курыкмыйлар иде.

…Искә төшергәч, хәзер дә әллә нишләп китәм!.. Шактый биек буа өстеннән шарламадай ишелеп төшкән су котырып-дулап, яман шаулап ага. Монда суга керү түгел, янына бару да куркыныч. Әгәр, әйтик, таза ат керә калса, бу котырган агым аны да мәтәлдереп алып китәчәк. Ләкин берничә йөз адым түбәнрәк төшкәч, елганың читләрендә агым беркадәр әкренәя – менә шул төшләрдә инде кыю малайлар батыраеп суга керәләр. Монда комлык, вак ташлык, су бик чиста, хәтта бераз салкынрак та кебек. Тик шулай да бик сак булырга кирәк – эчтәрәк агым ифрат көчле, эләксәң, йомычка урынына ала да китә.

Хәер, кем аны уйлап тора?! Барысы да керәләр, без дә керәбез!.. Йөзәбез, чумабыз, уйныйбыз, һәм… эчкәрәк керүдән дә сакланабыз. Ләкин барыбер саклану җитмәгән, күрәсең, менә бервакытны каты агым энемне эләктереп, бөтерә-бөтерә алып та китте. Аны тотыйм дип кенә үрелгән идем, мин дә йомычкадай актым да киттем. Эш харап!.. Алдан бата-калка энем бара, аның артыннан мин… Ләкин таш шикелле төпкә китмибез әле, чөнки көчле агым үзе безне күтәреп, уйнатып кына илтә дә илтә. Тик кайчанга хәтле? Ычкынып чыгуны уйлаган да юк… Ә алда, ерак та түгел, Дим күпере. Яр буеннан кемнәрдер, безгә нидер кычкыра-кычкыра, шул күпергә таба йөгерәләр. Әллә аларны ишетеп, әллә үзем белеп, мин дә энемә кычкырдым: баганага ябыш, күпер баганасына!.. Башта ул күпергә җитеп, баганаларның берсенә ябышты, аннары мин килеп җитеп, икенчесенә тотындым. Бу минуттагы хәлебезне мин аңлата алмыйм, тик шуны гына беләм – без еларлык та, сүз әйтерлек тә хәлдә түгел идек… Шул арада яр буйлап йөгерешкән кешеләр, күпергә кереп, безне кул сузып кына баганалардан тартып алдылар. Әнә шулай коткардылар безне. Ләкин моңа бер дә гаҗәпләнмәгез. Башкорт агайларының баганалар өстенә аркылы-торкылы чыбык-чабык салып, күп итеп салам түшәп салган күперләре әнә шулай бик тәбәнәк була, тар гына була, бер башыннан җигүле ат керсә, икенче ярдагысы көтеп тора – гомерем буена оныта алмадым мин шул ястык кебек йомшак Дим күперләрен!

Без инәйгә бу хәлне сөйләмәдек, билгеле. Гомумән, андый куркыныч хәлләрне һәрвакытта яшерә торган идек, чөнки без үзебезнең «ике генә бөртек» булуыбызны аңлый идек инде. Әмма ләкин кемдер соңыннан инәйгә безнең икәүләп агып китүебезне җиткергән. Күрәсең, инәйнең курку-тетрәнүе артык көчле булгандыр инде, безгә сүз әйтергә, безне тиргәргә аның тәкате җитмәде, бары өстебезгә карап елады гына ул…

Белмим, калган батуларым турында сөйләп тору кирәк микән? Мәсәлән, яңа гына туңган, әле сыгылыбрак та торган боз өстендә кызык өчен юри чабып йөргәндә уелып төшеп китүемне (ярый, малайлар озын колга сузып, тартып алдылар) яки Димнең иң киң җиреннән, күлмәк-ыштаннарны башка урап, йөзеп чыкканда хәлдән таеп чак-чак кына батмыйча калуымны – юк, кирәкмәстер, ахрысы… Зур су буенда торгач, аның ише хәлләр була инде ул.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации