Электронная библиотека » Амирхан Еники » » онлайн чтение - страница 16

Текст книги "Әсәрләр. 3 том"


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 11:40


Автор книги: Амирхан Еники


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 16 (всего у книги 67 страниц) [доступный отрывок для чтения: 19 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Атакайның соңгы елларда эше әйбәт барган булырга тиеш – югыйсә мондый шәп ат безнең йортка кайчан керер иде әле… Бу вакыт 1917 елның буталчык хәвефле җәе булса да, ул үзенең сәүдә эшләре белән йөрүдән туктап тормады.

Ләкин шуңа да карамастан аны чын «купич» дип танымыйлар иде әле, чөнки ул – йортсыз кеше, ул һаман да «фатир күчеп» йөрергә мәҗбүр… Ә йортсыз «купич» булырга мөмкинме? – Әлбәттә, юк. Мондагы эре сәүдәгәрләр генә түгел, вак сатучылар да йортлы-җирле кешеләр. Хәтта әнә тимерче Миңнегали карт яки тегүче Солтан абзый кебек хәллерәк һөнәрчеләр дә үз йортлары белән торалар. Йорты барның абруе бар – ул ышанычлы кеше. Җиккән атың нихәтле генә шәп булмасын, әгәр синең үз нигезең, үз йортың юк икән, син әле төпле, ныклы хуҗа түгелсең.

Билгеле инде, безнең атакайның да бөтен хыялы йорт алу, йортлы булу иде. Шуның өчен йөри, шуның өчен тырыша һәм шуңа омтыла да иде. Ләкин ни сәбәптер ул бу эшне һаман суза да суза. Акчасы җитмиме, йорты очрамыймы – сәбәп нәрсәдә?

Кыскасы, без 1917 елның тынгысыз җәен дә, явымлы пычрак көзен дә шул «күк йорт»та уздырдык. Кышка да кердек… Мин икенче ел инде мәчет каршындагы мәдрәсәгә укырга йөрим. Монда ул чакта парта дигән нәрсә юк иде әле, тәбәнәк өстәлләр артында астыбызга җәйгән киезләргә тезләнеп утыра идек. Хәлфәбез читтән килгән Коръән-хафиз – бик усал кансыз бер кеше иде. Янында утырган шәригеңә дәшү түгел, борылып карарга да ярамый – шунда ук хәлфәнең өчтән үргән талчыбыгы сызгырып өстеңә төшә. Күп кенә малайлар дәрестән юеш балакларын ләштердәтеп өйләренә кайталар иде. (Бу хәлфә турында мин күп еллардан соң «Коръәнхафиз» дигән хикәя дә яздым.)

Безнең башлар әнә шулай кыйнала-кыйнала укып азапланган бер заманда, ерак пайтәхеттә2525
  Пайтәхет – башкала. – Ә. Еники искәр.


[Закрыть]
тагын бер инкыйлаб булган дип ишеттек. Бусын Үктәбер инкыйлабы, диделәр. Аның хәбәре безнең Дәүләкәнгә соңрак килеп җитте. Бик алама вакыт иде, кар-яңгыр, сыргак, салкын, Дәүләкән урамнары тездән пычрак, шуңа күрә, патша төшерелгән чактагы кебек, урамнарга чыгып, нәмаеш ясап йөрүләр дә булмады. Әмма шушы кечкенә җиребездә дә тыныч түгел, шомлы-киеренке, кешеләр, тыннарын кысып, гүя зур тайфун килеп җиткәнен көтеп торалар. Безнең атакай да йөрүеннән туктады, өйдә генә ята. Хәер, ул гынамы соң – сәүдәләр сүнде, базарлар сүрелде, күпләр өчен тик ятудан яки мал-туарын караудан башка эш тә калмады.

Ләкин озакка бармады бу хәл, бу көтеп яту. 1918 елга керү белән вакыйгалар, бөтен җирдәге шикелле, бездә дә бик тиз куерып, кискенләшеп китте. Нәкъ ел башында Уфадан килгән кораллы отряд ярдәме белән Дәүләкәндә дә, ниһаять, совет власте урнаштырылды. Әмма яңа власть озак яши алмады – Дәүләкәнне чехлар басып алдылар. Шуңа ялганып, аклар-кызыллар сугышы башланып китте. Тагын халыкка шик-шөбһә, талаш-тартыш, курку-өркү килде. Бу зур сугыш Дәүләкәнне дә, билгеле, читләтеп узмаячак иде.

…Дөньяның нәкъ шушындый кызган, буталган бер чагында безнең атакай тотты да йорт сатып алу хәстәренә кереште. Хәзер дә гаҗәпләнәм, нәрсә мәҗбүр итте икән аны болай ашыгырга?.. Ахрысы, ул чактагы буталчык шартларда берәүләргә артык мөлкәттән тизрәк котылырга, ә икенчеләргә кулындагы акчасын ничек тә мөлкәткә әйләндерергә кирәк булгандыр. Әнә шундый ситуация, хәзергечә әйтсәк.

Ничек кенә булмасын, атакай чарасына керешә, йорт сатучыны таба, һәм сөйләшүләр башлана. Йортның хуҗасы – хуторда яшәүче бер рус бае. Сөйләшүләр авыр бара, хуҗа сайлана, юри суза, чөнки йортны сатып алырга теләүче бүтәннәр дә табыла. Шуның өстенә тагын икенче бер кыенлык та килеп чыга. Хикмәт шунда, йорт үзе русныкы булса да, утырган җире, гадәттәгечә, башкортныкы. Аның да ризалыгын алырга кирәк. Җир хуҗасы Сәлимҗан агай үз таләбен китереп куя: ердең бөтәһен дә бирмәем, яртыһын үземә калдырам, ди… Шулай итеп, берьюлы ике хуҗа белән сөйләшүләр алып барырга туры килә.

Бәлки, тырышып йөрүләр нәтиҗәсез дә беткән булыр иде, ярый әле бу эштә безнең атакайга әлеге тимерче Миңнегали карт бик нык булыша. Ул акыллы, абруйлы һәм сүзгә оста кеше иде. Атакай аны, күк айгырга утыртып, берничә мәртәбә хуторга алып бара. Ахырда ул өч якны да килештерә: атакай йортны ала, килешенгән хакын түли, ә җиргә килгәндә, аны Сәлимҗан агай белән бүлешергә риза була. Бары шуның аркасында гына йорт безнеке булып кала, чөнки башка сатып алырга теләүчеләр йорт ихатасын бүлешергә риза булмыйлар… Зур эш әнә шулай төгәлләнә. Хәере белән булсын, диләр, утырып дога кылалар, соңрак хәзрәтне чакырып Коръән дә укыталар.

Мактанудан булмасын, йорт үзе дә, утырган җире дә бик әйбәт. Күрү белән яраттык без аны. Төп урамның уртарак бер төшендә, мәчет-мәдрәсәгә дә якын, базардан да ерак түгел, каршыда гына тимер юлга чыга торган кыскарак тагын бер урам башлана (исеме – Холодный переулок). Йортыбыз калай белән япкан, ике катлы: түбәнге каты җиргә кертеп – таштан, ә өске каты бүрәнәдән салынган. Урамга өч тәрәзәсе карый, парадный дигән ишеге дә бар. Капка-коймасы кызылга буялган, шуңа күрә аны «кызыл йорт» дип тә йөрткәннәр.

Ихатабыз, бик киң булмаса да, ишегалды түренә таба шактый озын иде. Әлеге килешү буенча, аны нәкъ уртасыннан бүлеп киртә тоттылар: уң ягы безгә, сул ягы Сәлимҗан агайга. Безнең якта йортыбыздан башка тагын тәгәрмәч чыгырлы кое торып калды. Ә Сәлимҗан агай өлешенә кайбер каралтылар белән бергә матур гына бакча да эләкте. Без бигрәк тә бакчаны кызгандык. Сәлимҗан агай үзенең «пәриле» очындагы өен соңыннан шул бакча урынына күчереп куйды.

Ихатаны бүлүнең исә көтелмәгәнрәк бер кыенлыгы да чыкты. Ишегалды түреннән тотыла башлаган киртә урам капканың нәкъ уртасына туры килде. Бер яртысы безнең якка, икенче яртысы Сәлимҗан агай ягына ачыла торган булып калды. Шул сәбәпле киртәне капкага китереп җиткермичә туктаттылар һәм вакытлыча бер капкадан йөреп торырга булдылар. Соңыннан ике хуҗа да үзләренә аерым капка эшләтергә тиеш иде. Ләкин айлар узды, еллар узды, сугышлар да үтеп китте, ачлык елын да уздырып җибәрдек, әмма яңа капка тәки эшләнмичә калды. Шулай итеп безнекеләр Дәүләкәннән киткәнчегә кадәр ике күрше бер капкадан йөрделәр. Безгә килүчеләр киртәнең уң ягына, күршегә килүчеләр сул ягына узалар иде.

Яңа йортка – инде үзебезнең йортка – без 1918 елның июнь башында күчендек. Үзебезнеке! – бу кодрәтле сүз безнең малай җаныбызны да биләп алырга өлгергән иде.

Без, әлбәттә, бик шат идек. Тизрәк күчәргә атлыгып кына тора идек. Беренче мәртәбә атакайга ияреп баргач, без энем белән икәү йортның бөтен җирен – эчен-тышын һәм ишегалдын карап чыктык. Түбәнге ярым подвалында кайчандыр пекарня булган икән. Ишектән керүгә нәкъ каршыда тәбәнәк-киң авызлы галәмәт зур мич, стена буенда ак тактадан таза эшләнгән лар-әрҗәләр, мич кырыенда сөяп куйган озын саплы көрәк һәм пумалалар… Почмакларында он кунган пәрәвезләр һәм… бөтен җиреннән күпергән камыр исе килеп тора кебек… Монда ак калач белән йомшак клиндерләр пешергән булырга тиешләр. Ак калачның нәрсә икәнен без дә әзрәк беләбез… Бәлки әле, бу әкәмәт мичтә безнең үзебезгә дә ак калачны пешерергә туры килер… дип уйладым мин бала хыялым белән.

Пекарняны тиз генә карап чыктык та ашыгып югары катка мендек. Монда инде иртәгәдән дә калмыйча без үзебез тора башлаячакбыз. Менә зур гына өй алды, сулда – такта ишек, анда чолан булса кирәк, уңда – урам (парадный) ишегенә төшә торган, сарыга буяган баскыч… Әйбәт!.. Ярый, зур таза ишектән өйгә үк кердек. Каршыда коридор, сулда кухняга уза торган аралык, ә уңда ике якка ачылмалы ак ишек. Без иң элек әнә шул шәһәрчә шәп ишекне сак кына ачып, түр якка (залга) кыяр-кыймас кына атладык. Һәм керү белән авызыбызны ачып, бер мәлгә аптырап калдык: монда моңарчы без күрмәгән кайбер җиһазлар да бар иде. Мәсәлән, каршы стенада идәннән алып түшәмгә чаклы сузылган зур көзге. Без, ике яланаяк малай, гүя каршы яктан килеп кергәндәй шул көзге эчендә янәшә басып торабыз, әкәмәт!.. Монда шулай ук бик матур сары шкаф белән стена буена тезелешкән биек артлы урындыклар да бар иде. Боларның барысын да атакай йорт белән бергә сатып алган икән.

Без, ике малай, әнә шулай яңа йортыбыз белән танышып чыктык. Билгеле инде, бөтен ихатасын әйләндек, бер почмагын да калдырмадык. Ихата әле уртадан бүленмәгән иде, шуңа күрә ул безгә бик иркен-зур булып күренде… Әйткәнемчә, без яңа йортка июнь башында күчендек. Иң элек, йола кушканча, инәй йортыбызның түренә бербөтен икмәк белән бер чирек сөт китереп куйды. Монда да тормышыбыз мул, тук булсын өчен иде бу… Аннары күк айгырда әйберләребезне ташыдык. Дәүләкәндә безнең якын туганнарыбыз Зәкия тутакай белән Хәсән җизни торалар иде – күченгәндә шулар иртәдән кичкә кадәр безгә булыштылар. Көн яктысында ашап-эчкәннән соң, туганнар да киткәч, без беренче мәртәбә яңа урында, догаларыбызны укып, йокларга яттык. Ләкин, бик арыган булуыбызга карамастан, беребез дә тиз генә йокыга китә алмадык. Әллә шатлыктан, әллә татлы хыялдан… Атакай белән инәй шыпырт кына һаман нидер сөйләшеп яттылар. Миңа да бит инде тугыз яшь, хыяллана башлаган чагым. Хәер, йоклый алмыйча ниләр уйлап ятканымны белмим, бәлки, тизрәк үсү, матур булу, матур киенү турында уйланганмындыр… Әйе, бу төнне хыяллар йокыдан татлырак иде.

Күпмедер вакыт без яңа йортыбызга урнашу, җайлашу, ияләшү чорын кичердек. Әмма бу бик кыска бер ара булып калды. Баштарак әйткәнемчә, 1918 елның җәе аклар-кызыллар сугышының көчәйгән чагы иде, шуңа күрә безнең Дәүләкәндә дә вакыйгалар бик тиз үзгәрә башлады.

Әнә шулай ниләр булыр икән дип көтеп йөргән арада, мин әле ике ягыбыздагы күршеләр белән дә әзрәк кенә танышырга өлгердем. Уң ягыбызда рус ихатасы иде. Калай түбәле кечерәк кенә йорт, бер сарайдан башка бүтән каралтысы да юк, ләкин зур гына ишегалларында төрле яшелчәләр утыртылган түтәлләре күп иде. Тик, ни гаҗәптер, бу йорт, кайчан гына карама, гел буш тора, анда уйнап йөргән бала-чага да, хуҗага охшаган ир-ат та күренми, бары түтәлләр арасында бер марҗа түти генә иелеп эшләп йөри торган иде. Соңыннан белдек – бу йортның хуҗасы Дәүләкәннең иң беренче революционерлары бертуган Иван белән Николай Кириченколар икән. Бәлки, вакыт бик киеренке-куркыныч булганга күрә, алар өйләрендә юньләп тормаганнардыр да… Николай атлысы бит 1918 елның башында Дәүләкәндә оештырылган совет властеның беренче председателе булган кеше – димәк, ул чакта аның бу тирәдә ни өчен күренмәве хәзер менә аңлашылса кирәк. Аннары инде соңрак безнең белән Кириченколар арасына Сәлимҗан агай килеп утырды.

Әмма мине иң кызыктырганы – сул як күршебез Борһан абзый йорты иде. Борһан абзыйның кем булуын хәтерлисездер – ул Дәүләкәннең зур бер купецы иде. Йорты урамга буй салынган, шактый тәбәнәк, тәрәзәләре дә кечкенә, шуңадыр, ахры, тыштан әллә ни зур да, матур да түгел иде. Ләкин аның каравы ишегаллары бик иркен, күп җире яшел чирәм, сарай-амбарлары да бүрәнәдән салынган. Менә шул зур ишегалдында бик пөхтә киенгән бер көтү вак бала-чага шаулап, уйнап йөриләр. Мин аларны бик кызыксынып койма ярыгыннан күзәтәм. Алар бер дә диярлек урамга чыкмыйлар һәм үзләренә дә беркемне дә кертмиләр бугай – капкаларының аркылы агачы һәрвакытта шылдырып куелган була. Шуңа күрә миңа койма буйлап ярык эзләп йөрергә туры килә дә. Оятрак булса да әйтим инде, ишегалдын тутырып уйнап йөрүче бу шат балалар арасыннан бер кыз башта минем күземне, аннары күңелемне үзенә тартып өлгергән иде. Ул араларында зуррагы, нечкә-нәфис буйлы, озын кара толымлы иде. Хәер, барысы да чибәрләр, барысы да матур киенгәннәр, араларында тездән генә бәрхет чалбар кигән ике малай да бар, ләкин барыбер минем күзем әлеге шул кара толымлы кызда гына… Бу кыз сезгә таныш булырга тиеш – ул Һаҗәр, Борһан абзыйның уртанчы кызы, арада иң чибәре һәм минем беренче мәхәббәтем… Соңыннан, миңа аларның барысы белән дә танышырга да, якыннан аралашырга да туры килде. Әмма Һаҗәргә гашыйк булуым койма ярыгыннан карап йөргән чакта ук башланган иде инде!..

Ләкин, әйткәнемчә, хәлләр бик тиз үзгәрде. Июнь ахырлары булды микән, көннәрдән бер көнне Дәүләкәнгә сугышмыйча– атышмыйча гына чехлар керделәр. Бу инде Дәүләкәнне басып алган беренче кораллы гаскәр иде. Алар, кергән көннәреннән алып чыгып киткәнчегә кадәр, станциядә запас юлга куелган үзләренең эшелоннарында тордылар. Солдатлары авыл арасына чыгып, таралып та йөрмәделәр. Халык та аларга чит-ят бер кавемгә караган шикелле карый иде. Шулай да мин аларның бик көяз киенгән офицерларын әзрәк хәтерлим әле. Безгә каршы чаттагы чибәр генә йортта бер рус гаиләсе тора иде, анда берничә сылу гына ханым да күренә иде – чех офицерлары ара-тирә менә шулар янына килеп, граммофон уйнатып, танцевать итеп китәләр иде. Шул чакта мин аларны күргәләдем.

Бу вакытның тагын бер вакыйгасы истә калган. Дәүләкән станциясендә чехлар безнең Шәриф җизни Сүнчәләйне кулга алалар. Шәриф Сүнчәләй – Уфадагы революция вакыйгаларына актив катнашкан кеше, большевиклар тарафдары, чехлар кулына эләкмәс өчен Уфадан вакытлыча киткән дә булган. Ләкин Дәүләкәндәге чехлар да, нидер сизепме, белепме, бу бик интеллигент кыяфәтле кешене камап тикшерә башлыйлар. Әлбәттә, җизни өчен зур куркыныч туа. Озак та үтми, Уфадан Срур тутакай да килеп җитә. Аларны күрештерәләр.

Минем күз алдымда шундый бер күренеш саклана: урам уртасыннан рессорлы шәп пролёткага җигелгән үзе эре сөякле, үзе бик сылу, бәкәлләрен кысып ак чүпрәк ураган чем-кара айгыр атлап кына китеп бара. Пролёткага җизни белән Срур тутакай янәшә утырганнар. Җизнинең иңендә кара накидка, башында киң читле эшләпә, Срур тутакайның башында да бик матур, бик килешле җиңел эшләпә – Дәүләкәннеке түгел икәнлекләре әллә кайдан күренеп тора. Кучерда – чех солдаты, ә пролётканың ике ягында – атка атланган ике сакчы. Ни өчен кулга алынган кешене болай шәп ат җиккән пролёткага утыртып йөртәләр икән дип, бик гаҗәпләнгән идем, тик соңыннан гына зурлардан ишетеп белдем: безнең җизни үткән ел Учредительный собраниегә сайланган булган, ул – депутат кеше, шуңа күрә аңа менә шундый аерым игътибар, аерым бер мөнәсәбәт икән! Һәм шул Собраниенең депутаты булганы өчен аны бик озак тотмыйча азат та итәләр.

Чехлар үзләре дә, Дәүләкәндә озак «кунаклап» ятмыйча, килеп кергәндәге шикелле сугышсыз-нисез генә чыгып та киттеләр. Эшелоннары белән, ахрысы, төнлә кузгалып киткәннәрдер – без малай-шалай сизмичә дә калдык. Шуннан соң артларыннан ук диярлек Бәләбәй ягыннан Дәүләкәнгә җәяүләп тә, атка атланып та, тупларын һәм обозларын ияртеп, икенче бер зур гына отряд килеп керде. Болар инде кызыллар иде. Алдан уйнап килүче оркестрлары булмаса да, сафларга тезелеп, кызыл байракларын күтәреп, бөтенесе бер тавыштан җырлап, чын гаскәрләрчә төп урам буйлап уздылар. Бөтен халык урамга сибелеп чыкты. Болар инде чехлар түгел, болар инде үзебезнең шанлы Кызыл гаскәр! Аларны шунда ук йорт саен төркем-төркем фатирларга урнаштырдылар. Безнең ишегалды да атлар белән тулды, күрше Борһан абзыйның да гел биктә торган капкасы ачылды – кыскасы, тазарак, баерак йортларның барысына да кереп тулдылар. Дәүләкән бердән җанланып китте. Кая карама, кызыл йолдызлы, мылтыклы солдат, араларында кылыч аскан, наган такканнары да бар – боларын кызыл командир яки комиссар дип атыйлар икән. (Искечә «әфисәр» дип әйтү юк, тыелган, имеш.) Дәүләкәннең кызылларны әле беренче генә күрүе, шуңадыр инде бөтен яшь-җилкенчәк, бала-чага гел алар тирәсендә. Аннары бу отрядта татар, башкорт егетләре дә күп иде. Алары безнең бик тыйнак, бик әдәпле кызларыбызга да ошаган булса кирәк, чөнки соңыннан кайбер «мәхәббәт маҗаралары» да мәгълүм булды.

Шулай да, кызыллар кергәч, Дәүләкәндә нинди үзгәрешләр булганын менә хәзер мин язарга кыенсынам. Җитди нәрсәләрне күрергә, белергә артык яшь булып калганмын. Минем өчен барысы да искечә кебек иде – уйнап йөрүдән башканы белмәгән малайга! Хәзергә әле безнең Дәүләкәндә тыныч кына, андый-мондый куркыныч вакыйгалар да ишетелми, ләкин шулай да нидер көтү, борчылып, шомланыбрак тору сизелә иде. Зурларның сөйләнүенә караганда, Дәүләкәнне бер генә сугыш та читләтеп узмаячак, агы да, кызылы да тимер юл өстендәге бу зур, бай авыл өчен аяк терәп сугышачак, имеш! Һәм, чынлап та, күпмедер вакыт үтүгә, аклар Уфаны алганнар, Дәүләкәнгә якынлашып киләләр дигән хәбәр дә таралды. Инде чат саен кешеләр авызында бер генә сүз – Дәүләкән өчен каты сугыш булачак, кызылларның чигенергә һич тә исәпләре юк!.. Чын сугышны күрмәгән халыкның берише моңа әллә ни исе дә китмәгән шикелле, әмма йорт башы өлкән агайлар шактый ук куркуга да төшкәннәр иде. Ничек кенә булмасын, якынлашып килгән сугыш берәүне дә тынычлыкта калдырмады, кайберәүләрне исә котылу чарасын күрүгә дә мәҗбүр итте. Атлы-тунлы кешеләрдән бала-чагасын төяп читтәгерәк авылларга китүчеләр дә күренә башлады. Безнең атакай белән итче Гали абзый да, үзара сөйләшеп, сугыш узганчы Дәүләкәннән читкәрәк китеп торырга булдылар.

Мин үзем бу курка-курка көтелгән сугышның кайчан килеп җиткәнен дә белмим, якында туп, мылтык тавышлары ишетелгәнен дә хәтерләмим, ләкин көннәрдән бер көнне иртән иртүк атакай безне тәмле йокыбыздан кабаланып торгызды да, җигелеп куйган күк айгырга утыртып, каядыр алып чыгып та китте. Йортыбызны саклап торыр өчен Зәкия тутакай белән Хәсән җизни килгәннәр икән – шулар безгә хәерле юл теләп, озатып калдылар.

Яңа Шәрип турысында Дим күперен чыккач, без Гали абзыйны куып җиттек. Ул да хатыны белән балаларын читән тарантаска төягән, үзе кучерга утырып, ашыкмыйча, безне көтә-көтә бара икән. Очрашкач, аз гына сөйләшеп алдылар да, дилбегәләрен кагып, кызу гына юрттырып та киттеләр. Атлар шәп иде. Шулай итеп, сугыштан качып барабыз. Юлыбыз Имай Карамалысына… Бу – Дәүләкәннән егерме-егерме биш чакрым чамасы ераклыкта бер татар авылы. Тимер юлдан шактый читтә булгач, аңа сугыш кагылмыйча узарга тиеш, янәсе. Һәм, чынлап та, без анда чакта сугышның җиле дә кагылмады бу авылга.

Дөресен генә әйткәндә, без Имай Карамалысында күп тә тормадык. Искә төшерерлек нәрсә бик аз: тып-тын авыл, ерак түгел нечкә генә манаралы агач мәчет, урамы киң, яшел чирәм, шул чирәмдә башларын сыртларына салып утырган каз бәбкәләре, тагын нәрсә?.. Без төшкән хуҗаның малаена ияреп, кечкенә инеш буена баруыбыз, шуннан ак каурыйлар җыеп кайтуыбыз – мондагы малайлар шул каурыйларны ничектер очыртып уйныйлар икән – менә хәтердә бераз сакланып калганы шулар гына. Хуҗабыз кем иде дә, малаеның исеме ничек иде – күптән инде онытылган. Атна-ун көн үтүгә, Дәүләкәннән сугыш узып киткәнен ишеткәч тә, без кире кайтырга да чыктык. Юлыбыз Дим буйларына таба булгач, атларыбыз җилдерә генә – хәзер инде озын үрләр менәсе юк. Бер җирдә без әле төлке дә күрдек. Атакай: «Әнә төлке, төлке!» – дип, чыбыркысы белән алга төртеп күрсәтте, аннары: «Әлелүү!» – дип бер кычкырып та җибәрде. Без энем белән очардай калкынып, ялт-йолт карана торгач, озын койрыклы, кара колаклы сап-сары җәнлекнең юл аша шым гына үтеп киткәнен күреп калдык. Ул заманда юлга чыксаң, берәр төрле җәнлек очрамыйча калмый торган иде.

Кайтсак, Дәүләкән тынган, кызыллар киткән, йортыбыз исән-сау! Монда хәзер аклар булырга тиеш. Ләкин кайда алар, бармы алар – һич белерлек түгел. Дәүләкән бик тын да, бик буш та кебек, өйләрдә дә солдатлар юк. Кайткан мәлгә әнә шундый бер сәер вакытка туры килдек. Сугыш артыннан кыска гына тынлык булып ала түгелме соң?!

Миңа, тугыз яшьлек малайга, Дәүләкән аша узган каты чын сугышның берсен дә күрергә туры килмәде. Сугыш якынлашкан саен, атакай безне кая да булса читкә алып китә иде. Шул сәбәпле мин күргәннәрдән бигрәк ишеткәннәрне язарга мәҗбүрмен. Ә күрү белән ишетү арасында, үзегез беләсез, аерма бик зур.

Хәзер менә шул чактагы вакыйгалар турында сөйләүчеләрдән ишетсәм яки газета битләрендә басылган истәлекләрне укысам, исем китә – безнең Дәүләкән дә күп хәлләрне башыннан кичергән икән. Иң элек ул 1918–1919 еллар дәвамында берничә мәртәбә кулдан-кулга күчә: башта чехлар, аннан кызыллар, аннан аклар, тагын кызыллар, тагын аклар… Дәүләкән өчен сугыш та отыры катырак була барган. Аклар, мәсәлән, тупларын урам уртасына куеп, һөҗүм итеп килүче кызылларга атканнар. Кара-каршы атышу нәтиҗәсендә Дәүләкән кешеләре арасыннан яраланучылар, хәтта үлүчеләр дә булган (Каһарман карт өенә тигән снарядтан безнең шәриктәш Хөсәен җиңгәсенең бер аягы өзелгән иде. Соңыннан бу чибәр хатын агач аякта йөрде).

Дәүләкәнне сугышып алган һәр як үз властен, үз законын урнаштыра. Каршы якның кешеләрен эзләү, аулау, тоту башлана. Бигрәк тә аклар кансыз кыланганнар. Әле чех фетнәчеләре Дәүләкәнне калдырып чыгар алдыннан унсигез кызыл гвардеецны атып китәләр. (Район газетасы, «Знамя», 1 май, 1960 ел.) Колчак гаскәре килгәч тә шул ук хәл – тоталар, аталар, кызыллар яклы берәүне дә аяп тормыйлар. Җирле большевикларның да бер өлеше шушы канлы сугышлар вакытында дошман кулына эләгеп һәлак була. Аларның кабере вокзал янындагы кечкенә бакчада – Дәүләкәнгә килгән һәр кеше кереп, күреп, туфракларына баш иеп чыга ала.

Билгеле инде, Дәүләкән халкының күпмедер өлеше үзе дә «ак»ка, «кызыл»га бүленә. Яшьләр арасыннан кызылларга ирекле язылучылар булган шикелле, акларга язылучылар да табыла. Рус байларыннан Самсонов һәм Антемонов малайлары акларда офицер булып йөриләр. Ә татарлардан Муллаҗан дигән бер талчукчы абзый үзенең Носрулла исемле улын көчли-көчли акларга биреп җибәрә. Шуның өстенә Дәүләкәннең күп кенә яшьләрен аклар мобилизовать итеп тә алалар. Болар арасына хезмәт иясе һәм ярлы-ябагай балалары да эләгеп китә. Җамалетдин бабайның Вәлетдине, тимерче Миңнегали картның Муллагалие, Сафа купец ялчысы Кәфи картның Хәйретдине әнә шундыйлардан. Ләкин Муллагали абзый белән Хәйретдин абзый чигенә башла– ган аклардан качып кире кайталар. Әмма бик күпләр шул китүдән гаип тә булалар2626
  Гаип булу – юкка чыгу. – Ә. Еники искәр.


[Закрыть]
. Кыскасы, безнең Дәүләкәндә вакыйгаларның төрлесе – гыйбрәтлесе дә, аянычлысы да аз булмаган ул бик катлаулы, бик киеренке хәтәр елларда…

Имай Карамалысыннан кайткач, без яңа йортыбызда тагын үзебез генә тора башладык. Безнең бит әле үз йортыбызда юньләп тора да алганыбыз юк. Ә йортка ияләшәсе, йортның кадерен белеп кенә торасыбыз килә… Инде җәй дә үтеп бара. Тиздән көз, аннары кыш, ләкин алда нәрсә булачагы билгесез. Каядыр бездән еракта сугыш дәвам итә – яңадан безгә әйләнеп килерме ул, юкмы?.. Кешеләрнең уе-кайгысы әнә шуңа юнәлгән.

Шушы вакыт эчендә без зур гына казалы да булдык. Атакай һаман да күк айгыр өчен куркып тора иде. Айгыр – шәп, күрә калсалар, һичшиксез, алып китәрләр дип, ул аны абзарда гына бикләп тора иде. Юньләп беркая җигеп тә чыкмый иде. Үзебездә торучы кызыллар, билгеле, айгырны күрделәр, өстенә сокланып та карадылар, әмма тимәделәр. Шулай да арадан берсе әйткән, ярый әле, абзый, атың икәү түгел, дигән… Аклар вакытында да атакай аны бик сакларга тырышты, ләкин барыбер саклап кала алмады. Көннәрдән бер көнне ул, күк айгырны җигеп, Әлшәй базарына барып кайтыр өчен чыгып китә. Ләкин Дәүләкәннән ерак та китәргә өлгерми, аңа акларның ниндидер бер отряды очрый. Каршыларына нечкә аякларын эре-эре ташлап, җиңел генә «очып» килгән айгырны күрү белән, солдатлар, мылтыкларын югары күтәреп, атакайны туктаталар. Бу асыл сөякне карап торасы да юк дигәндәй, шунда ук тугарырга да кушалар. Атакай тугарырга ашыкмый, нидер аңлатмакчы була, ләкин отряд башлыгы аңа, җикеренеп: «Без бер сүзне ике тапкыр кабатларга яратмыйбыз, тиз бул, гражданин!» – дип кенә кычкыра. Шуннан соң атакай, чак еламыйча, күк айгырны тугара, башыннан, ял астыннан сыйпап-сыйпап сөя, ә тегеләр шунда ук айгырны иярләп тә алалар. Буш тәртәләр янында аптырап басып торган атакайны кызганыпмы, әллә кирәге булмаганга күрәме, алар шулай да айгыр урынына сырты чиләнгән, бик өшән, бик арык бер атларын калдырып китәләр. Атакай менә шул мәхлукны тарантасына җигеп, атлатып кына өйгә кайтып керә.

Күк айгыр өчен без барыбыз да бик кайгырыштык. Гүя кеше шикелле үк бик кадерле җан иясен югалттык, йортыбызның ничектер берьюлы яме китте һәм, билгеле инде, талап алып китүчеләргә гаять ачуыбыз да килде. Күк айгыр кебек асыл сөякне безгә инде бүтән күрергә туры килмәячәк иде – без моны алдан ук белеп тордык. Аяк урынына тояк дигәндәй, атакай әлеге арык карт алашаны карарга, ашатырга, җәрәхәтен дәваларга тотынды. Һәм озакламый ул безгә бик кирәк тә булды.

Әйткәнебезчә, көз кергән иде инде, тагын сугыш якынлашып килә дигән сүзләр ишетелә башлады. Кызыллар Бәләбәй тирәсендә генә, имеш, ә Бәләбәй белән Дәүләкән арасы, күп булса, алтмыш-җитмеш чакрым чамасы булыр. Кайчан килеп җитәрләр? Бәлки, бик тиз… Ләкин аклар Дәүләкәнне бирергә җыенмыйлар, каты торачаклар, яңа көчләрен монда тарттыралар, дип сөйлиләр. Чынлап та, Дәүләкәндә кинәт солдатлар бик күбәйде, станциягә килгән ачык вагоннардан туплар да бушаттылар, аннары «нимеч ягында» лазарет ачып, шунда яралы солдатларны ташый башладылар. Күренә ки, нык хәзерләнәләр, бу тирәләрдә каты сугышлар булуы бик ихтимал икән.

Кыскасы, урман янгыны шикелле дөрләп безгә тагын сугыш килә, һәм безнекеләрнең башына тагын «нишләргә?» дигән кайгы төшә. Хәер, мондый курку һәм борчылу күпләрнең башына төшкән булса кирәк. Баерак кешеләр, сугыш килеп җиткәнне көтеп тормыйча, Дәүләкәннән киткәли дә башладылар. Безнең күрше Борһан абзый да, ишле бала-чагасын төяп, Уфага китеп барды. Аңа хәтле Шәймәрдән абзыйның да китүен әйткәннәр иде. Ә безнең атакай һаман икеләнә иде әле – йортны ташлап китү дә жәл, әмма җан дигән нәрсә дә газиз. Бигрәк тә ул безнең өчен борчыла иде шикелле… Мондый чакта төрле шомлы хәбәрләр күп тарала, кешеләр юри бер-берсен куркытудан гүя ләззәт табалар… Әмма иң куркытканы, билгеле, сугыш үзе иде. Иң элек атыш-кырылышлардан башны сакларга кирәк иде.

Ә көннәр уза – таң ата да кич була. Борчылып һәм өметләнеп көткән кызылларыбыз ни сәбәптер һаман әле килеп җитә алганнары юк. Сугыш кайда бара, Бәләбәйдәме, Әлшәйдәме – анысын да юньләп белгән кеше юк. Дәүләкән урамнарында хәзергә тынлык һәм тынычлык. Без әле мәктәпкә дә йөрибез, сабактан кайткач, шакырдап каткан ат юлында шар да сугабыз. Көннәр аяз тора, ләкин иртә-кичләрен бик суык була башлады, тиздән инде Дим өсте дә туңар. Бәлки, сугыш безгә тимичә читләтеп узып та китәр…

Һәм менә шундый тыныч көннәрнең салкын бер иртәсендә, инәй безне хәвефле-әкрен тавыш белән генә: «Торыгыз, балалар!» – дип, тәмле йокыбыздан уятты. Үзләре күптән торганнар булса кирәк, ашаганнар-эчкәннәр, киенгәннәр, зур-зур төеннәрне дә бәйләп куйганнар, Хәсән җизни белән Зәкия тутакай да килгәннәр икән… Йокыдан айнып җитмәсәк тә, өйдәге бу күренештән, бигрәк тә зурларның җитди-киеренке кыяфәтләреннән аңлап алдык: димәк, китәбез!.. Димәк, сугыш килеп җиткән яки килеп җитәргә тора. Хәер, монысын безгә әйтеп тә тормадылар, тиз генә юынып, чәйгә утырырга куштылар. Әзерләп куйган ризыкны кабалана төшеп ашаганнан соң, безне, ягъни энем белән икебезне, таза гына итеп киендерделәр. Шул арада төеннәрне, кәрзиннәрне дә арбага чыгардылар. Аннары барыбыз да утырып, озын гына бер дога кылдык. (Минем инде бер-ике ятлаган догам да бар иде.) Шуннан соң кузгалдык, олылар соңгы теләкләрен әйттеләр, аннары барыбыз да җыйнаулашып өйдән чыктык. Ишек төбенә тарттырып куйган җигүле атка башта инәй белән безне әйбәтләп утырттылар, аннары атакай дилбегәне кулына алып, итәкләрен җыеп, иске бишмәт салган кучерга менеп утырды. Хәсән җизни капканы ачты, һәм без, атлатып кына, канау күперен дөбердәтеп йортыбыздан чыгып киттек. Дүрт ай эчендә икенче тапкыр! Юньләп торырга өлгермәгән йортыбызны шул ук җизни белән Зәкия тутакай саклап калдылар.

Бу чакларда атакайның гел аралашып, киңәшеп йөргән кешесе әлеге шул итче Гали абзый иде. (Һәрьяктан бер чамадагы кешеләр.) Күрәсең, алар бу юлы да бергә китәргә алдан ук сөйләшеп куйганнар – Дәүләкәнне чыгуга, Гали абзыйның туры аты безне куып та җитте. Тимер хутлы ящик арбасына төеннәрен салган, яшь хатыны белән өч баласын утырткан, үзе исә кучер башына менеп урнашкан. Атакай аңа алга чыгарга кушты, чөнки аты да безнең өшән алашадан шәбрәк, аннары Гали абзый юлны да яхшырак белә икән. Шулай итеп, ике атта туңгак юлдан дыңгыр-дыңгыр кояш чыгышына таба карап киттек. Ә сәфәребез бу юлы Уфаның үзенә үк икән. Ләкин ни өчен Уфага? Чөнки Уфа – зур кала, әллә ни ерак та түгел, ә зур калада сугышны хәвефсезрәк үткәреп җибәрергә дә була торгандыр… Аннары Уфада безнең якын туганнарыбыз тора бит, димәк, барып керер, сыеныр кешеләребез бар дигән сүз… Ниһаять, сугышлар үтеп киткәч (әйтик, кызыллар Уфаны алгач), безгә яңадан Дәүләкәнгә кайтуы да ансат булачак. Шулай уйлаган булырга тиеш минем атам.

Дәүләкән белән Уфа арасын туксан чакрым, диләр. Көзге салкын, шәрә, эчпошыргыч бу озын юлны ничек үтүебез бер дә ачык кына хәтердә калмаган. Көн өстендә генә барып җитә алмадык, билгеле. Шулай да бернәрсәне ачык хәтерлим: инде караңгы иңгәч, зур, калын урманга кердек. Тып-тын урман эченнән күпмедер баргач, бер бик тирән чокырга җиттек. Атларны туктаттылар. Бу чокыр юлның иң хәтәр җире икән. Шушы чокыр– да еш кына юлчыларны тотып талыйлар икән. Җыен карак һәм качаклар шушында, имеш. Атакай белән Гали абзый үзара шыпырт кына нидер сөйләштеләр дә арбаларга сузып бәйләгән озын күсәкләрне чишеп алдылар. (Гали абзый аю сыманрак: иелә төшкән калын җилкәле, эре, таза кеше – берүзе биш кешегә каршы торырлык.) Шуннан соң атларның тезгененнән тотып, тыя-тыя гына, бөтен ягын куе агачлык каплаган тирән чокырга төштеләр. Төптә тонык кына челтерәп аккан сай чишмәнең чуерташлары өстеннән шыбырдап уздылар да, инде тәҗегә тотынып, атларга булыша-булыша каршы якка менделәр. Тирә-юньдә шылт иткән тавыш та юк, сискәндереп селкенгән ботак та юк, юлга чыккан карачкы да күренмәде – кыскасы, бик хәтәр булып тоелган бу тирән чокырны без, мең шөкер, әнә шулай исән-имин генә үтеп китә алдык. Бераздан инде урман сирәгәя башлап, ахырда ачык кырга да килеп чыктык. Кыр өсте шактый яктырак булса да, куе зәңгәр төн бихисап йолдызлары белән дөньяны кап– лап алган иде. Тагын күпмедер киткәч, без бер зур гына авылга барып кердек. Авыл бөтенләй үк тынып бетмәгән иде әле, этләр өргәне дә ишетелгәли, сирәк кенә тәрәзәләрдә утлар да күренә… Һәм безнең атайлар шушы авылда кунып чыгар өчен атларын кемнеңдер капкасына борып туктаттылар.

Хәзер менә уйлыйм – ул авыл Келәш булмады микән? Чөнки, Уфага җитәрәк, юл өстендә башка бер зур татар авылы барлыгын белмим һәм ишеткәнем дә юк. Утырган җире дә тигез ялан түгел иде бугай, әйләнә-тирәсендә калкулыклар, сай чокырлар бар кебек иде. Каян беләсең, бәлки, без чынлап та мәшһүр шагыйрьләр авылында кунып чыкканбыздыр. Хәер, мәшһүр шагыйрьләрнең берсе ул чакта тумаган да булган әле.

Икенче көнне караңгыдан ук торып, чәйләр эчеп, юлга чыктык. Уфа инде якын, егерме-егерме биш чакрым чамасы гына, диләр. Хәл алып өлгергән атлар җиңел юрттыралар. Күзләребез гел алда – еракта, Уфаның ачылганын тизрәк күрәсебез килә, ләкин офыкны, үч иткәндәй, авыр-салынкы ала-кола болытлар каплап алган. Аннары берзаман юлыбыз калын урман эченә кереп китә, ике яклап сузылган куе-таза агачлар арасыннан берни күрмичә озак кына барабыз. Шулай да төш вакыты җитәрәк, без ахырда Уфа каршысына килеп чыктык. Менә ул биек тау башындагы зур кала!


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации