Текст книги "Әсәрләр. 1 том"
Автор книги: Амирхан Еники
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 13 (всего у книги 49 страниц) [доступный отрывок для чтения: 16 страниц]
Барысы да, иптәшләренең хәтерен калдырмаска тырышкандай, аңа карап, тыелып кына көлешеп алдылар. Харис һаман шулай уйчан, тыныч калды, ә Диләрә ханым исә, күзләрен елтыратып, егеткә тәмам йотылып карап торды. Шаярып кына әйтелгән бу сүзләр, егетнең килешкәндәй дәшмичә калуы аңа бик хикмәтле булып тоелды.
Бераздан ул, яшьләрне югарыга чакырып, палубага менеп китте… Харис, Харис! Бу исем һаман аның телендә әйләнде, «җанаш кайгысы» дигән сүзләр һич күңеленнән чыкмады. Шунда ул егет куенындагы әлеге матур яулыкны да исенә төшерде. Яңа гына ишеткән сүзләр белән бу яулык арасында тәгаен бер бәйләнеш барлыгын да ул сизмичә калмады. Көнчелеккә охшаш бер хис кузгалып куйды аның йөрәгендә, һәм егетнең үзен дә, аның серен дә тизрәк беләсе килү аны чын-чынлап котырта башлады.
Хәзер инде ул хөрмәтле Харис иптәшне тынычлыкта калдырмаячак! Үпкәләштән булмасын, үзе гаепле. Аңа, роза чәчәгедәй ханымга, ниндидер студент кисәге шулкадәр кырын, салкын торсын, имеш! Гаҗәп бит! Кайчан әле мондый хәлнең булганы бар? Бүтәннәр аның кулын бер үбәр өчен генә дә түшләре белән җирдән шуарлар иде. Ә ул?.. Ниндидер яшерен сергә төренеп, үзен чуен статуя шикелле тотып маташа. Мәхәббәт трагедиясе кичерә, янәсе! Туктале, менә без, җанкисәгем, синең өчен дә яраклы ачкычны таба белербез!
Ул яшьләрнең югарыга менүләрен көтеп йөри башлады. Алар, әлбәттә, менәчәкләр, тик менә Харис менәрме? Бу шик аңа бер дә тынгылык бирми иде. Әгәр барысы да менсәләр, ул аларны үзенең каютасына кунакка чакырырга булды. Аның әле башланмаган тавыгы бар, вак бәлешләре, паштеты, печеньесе, кыйммәтле конфетлары бар – сые җитәрлек. Шулар янына берәр шешә яхшы вино алганда ничек булыр икән – менә шул хакта гына ул бераз уйланды. Ахырда, теге целинага барудан да курыкмый торган, егетләргә карата үзен хуҗа сыман тоткан ябык кыздан ничектер яхшысынмыйча, вино алу ниятеннән кайтты. Шул кыз булмаса, ике дә уйлап тормас иде ул, әлбәттә.
Күпмедер вакыт узганнан соң, яшьләр палубага менделәр. Харис та алар белән бергә иде… Диләрә ханым палубага чыга торган ишектән уң якта, беркадәр читтәрәк утырып тора иде. Яшьләр ишектән сулга таба борылып киттеләр. Бу хәл ханымга бик начар тәэсир итте, хурланудан ачуы килеп, торырга омтылган җиреннән кузгалмыйча утырып калды. «Үзләренә күрә түгел, йолкышлар!» – диде ул, эченнән усалланып. Ләкин бераздан яшьләр палубаның икенче очыннан килеп чыгып, аңа якынлашкач, ханым каршыларына торып басты. Үзен көчләп булса да, елмаерга мәҗбүр итеп:
– Менә тагын очраштык! – диде.
– Бик әйбәт, бик әйбәт! – диештеләр егетләр.
Әлбәттә, бу яшьләрдә Диләрә ханымны ачыктан-ачык ят күрү яки өнәмәү дигән нәрсә һич юк иде. Бигрәк тә бер табынга утырып ашап эчкәннән соң, алар аңа инде ияләшеп тә өлгергәннәр иде. Тик әле шомарып җитмәгәннәр, ханымнарга, аеруча Диләрә кебек ханымнарга, бик игътибарлы булырга кирәклеген белеп бетермиләр – һаман шул «культура» җитмәү бәласе инде.
…Сөйләшә-көлешә палуба буйлап киттеләр, ләкин алар тар юлга барысы да сыя алмыйлар иде. Кыз белән Харис арттарак калдылар. Палубаның арткы очына җиткәч, Диләрә ханым тукталды һәм, нечкә тимер терәүгә тотынып, күкрәген киереп бераз тынып торды.
– Яратам менә шулай пароходтан ярылып калган эзгә карап барырга! – диде ул, очарга торган кош сыман күзләрен алга текәп.
– Ә сикерәсегез килмиме шунда, бөтерелеп аккан суның нәкъ уртасына? – диде егетләрнең берсе.
– Килә! – диде ханым, башын кисәк кенә артка чөеп. – Кайдан сизеп әйттегез әле моны?
Харис та, килеп, бер читкәрәк туктаган иде. Аның һаман да сүзгә катнашмыйча салкын, җитди генә басып торуы безнең ханымны ничектер тагы да кыюландыра төште. Ул торган саен җанланыбрак сөйләде, гадәттәгедән кычкырыбрак көлде һәм һәр әйткән сүзеннән соң егеткә туп-туры карап куя торган булды.
Аннары тагын палуба буйлап киттеләр. Харис белән кыз тагын арттарак калдылар. Бер әйләнгәч тә, Диләрә ханым, эчкәре уза торган ишек каршында туктап, кинәт кенә:
– Әйдәгез, минем каютага кереп утырабыз! – диде.
Кыз аптырап калды:
– Нигә, апа?
– Ә минем сезне кунак итәсем килә, – диде ханым, бик гади генә итеп.
Яшьләр, сәерсенеп, бер-берсенә карашып алдылар, әллә ничек кенә булып тоелды бу чакыру аларга.
– Мин сезнең яныгызга төшеп сыйландым бит, – диде ханым. – Инде минем чират, мин сыйлыйм. Әллә кермәс идегезме?
Һәм яшьләр риза булдылар. Дөресен әйткәндә, студент халкы сыйлаганны ярата ул, тик сыйлаучы гына булсын.
Харис та аерылып калмады, һәм ханымның рухы бердән күтәрелеп китте.
Бер генә кешелек каюта тыгыз иде, шулай да сыйдылар. Ханым кунакларын койкага тезеп утыртты. Рәшәткәне шылдырып куйдылар. Яктырып киткән каюта эчен егетләр бик сокланып карадылар; аларның кайберләре мондый рәхәт, чибәр урынны беренче тапкыр күрәләр иде әле.
Ханым үзе, урындыкка утырып, зур гына сумкасын алдына алып, шуннан бөтен сыен өстәлгә чыгарып салды. Тавыкны да оста гына ботарлап куйды, аннары егетләрне чын ихластан кыстарга тотынды.
– Ягез әле, иркәләрем, җитешегез! Менә тавыктан, менә бәлешләрдән… Ягез, йә!
Хәер, егетләр кат-кат әйттереп тормадылар, бер дә тартынмыйча гына, ханымның сыйларын «ура» башладылар. Тик Харис кына баштарак тыелып утырды, чөнки ханым аңардан бер дә күзләрен алмый иде. Аннан инде ул да: «Син мине ашасаң, мин бәлешеңне ашыйм әле», – дигәндәй, иптәшләреннән калышмыйча, ләкин алар шикелле бик кызуламыйча капкаларга тотынды. Иптәшләре, бу сыйлау өчен мактау кирәктер инде дигән төсле, капкан саен берәр сүз әйтмичә калмадылар:
– Ну бәлешләрегез, апа! Үзегез пешердегезме?
Диләрә ханым исә бик хуш булып раслап кына утыра:
– Үзем, әлбәттә!
– Тавыкны да үзегез куыргансыздыр инде?
– Үзем булмыйча!
– Ә менә бу нәмәстәкәйне? – диде егетләрнең берсе, зур гына паштет кисәген урталай тешләп.
– Анысын да үзем пешердем.
– Их, минем дә булачак хатыным шушындый ашлар пешерә белсә иде!
– Пешерә белгәнгә өйләнерсез.
– Алмас борын белеп буламыни аны!
– Ә син алырдан элек өенә йөреп бәлешләрен ашап кара! – диде егетләрнең икенчесе. – Мин үзем шулай итәчәкмен.
Көлештеләр. Ләкин авызлары тик тормады, сумса, бәлешләрдән валчыклар гына торып калды, тавыкны да ялт иттерделәр. Ханымга аларның берсе дә кызганыч түгел, тик күңелендә яткан теләге генә булмыйча калмасын иде. Ә теләге аның шул һич сүзгә катнашмыйча утырган, бары ялкау гына елмаеп куйгалаган Хариста… Шул ак чырайлы, куе кара кашлы Харисның телен чишәсе килә, шул горур, салкын егетне ничектер менә котыртасы, үзенә каратасы, һич булмаса, үзе белән хисаплашырга мәҗбүр итәсе килә. Һәм менә, һәрбер оригиналь уй кинәт туган шикелле, аның башында әллә каян гына килеп гаҗәеп бер мәкерле хәйлә туды. Үзе кимереп куйган ядәч сөяген алып, ул егетләргә шаян гына:
– Әйдәгез, кем белән ядәч аерышабыз? – диде.
Шакмак күлмәкле егет шунда ук кулын сузды:
– Минем белән.
Ләкин ханымның күзе Хариста иде. Ул, кулын сузучыга карамыйча, назлы гына итеп:
– Ә минем менә… Харис иптәш белән аерышасым килә, – диде.
Харис аз гына кызарынып елмайды, нидер әйтмәкче булды, ләкин иңбашын гына җыерып куйды. Иптәшләре аны кыстарга тотындылар:
– Йә Харис, бәхетеңне сына. Курыкма, курыкма! Оттырсаң, үзебез түләшербез.
Ханым инде ядәчен аңа сузып ук тора иде. Харис шикләнебрәк ханымга карады.
– Ягез, – диде ханым кыю гына.
– Нәрсәдән соң? – диде Харис, ашыкмыйча гына кулын сузып; аның тавышы да көр, матур иде.
– Нәрсәдәнме?.. – Ханым аз гына уйланып торган булды. – Юк, баштан билгеләмибез. Американча булсын!
– Анысы тагын ничек була?
– Ә менә ничек: сез отсагыз – миннән теләгән нәрсәгезне сорыйсыз, мин отсам – үзем теләгән әйберне сорыйм.
Егет кулын кире алды.
– Юк, булмый!
Ханым, күзләрен кыса төшеп, егеткә төбәлде:
– Куркасызмыни?
– Юк, курыкмыйм… Ләкин ни өчен американча?
– Ягез, йә, – диде ханым, елмаеп. – Мин бит студент кешенең хәлен беләм, әллә ни сорамам.
– Әйдә, рискуй, – диделәр иптәшләре дә. – Синең ни… кашың да күзең… Нәрсәңне алсын ул?
Һәм алар ядәчне аердылар: егет кулында зуррак чаты, ханым кулында кечкенә чаты калды. Ни өчендер егетләр ханым отарга тырышмас, киресенчә, үзе юри оттырыр дип уйладылар. Әйе, ханым отарга ашыкмады, ләкин егет берәр әйбер сузган саен, ул, сөйкемле елмаеп кына: «Исемдә!» – дип әйтергә дә онытмады. Аннары Харис та ханымга еш дәшүдән тыела башлады, чөнки сөйкемле елмайган ханым, әледән-әле тынгысыз күзләрен кечерәйтеп, ничектер аның эченә үтеп керергә теләгәндәй карый, һәм бу хәл егетне ихтыярсыздан шомланып куярга мәҗбүр итә иде.
Алар бөтен төркемнәре белән тагын палубага йөрергә чыктылар. Бүтәннәр барысы да алдан китте, Харис гадәтенчә арткарак калды, ә ханым иң арттан иярде. Пароход борынына җиткәч, ул, җилдән тузгый башлаган чәчен рәтләргә теләп, кырын баскан килеш, кулындагы ридикюлен егеткә сузды.
– Тотып кына торыгыз әле! – диде ул, чәче белән мавыгып.
Егетнең һични уйламыйча алуы булды, ханым кинәт кычкырып та җибәрде:
– Ядәч!
Барысы да аларга борылып карадылар. Харис тәмам аптырап калган бер кыяфәттә кечкенә ридикюль тотып тора, а ханым бөгелә-сыгыла рәхәтләнеп көлә иде.
– Их син… дус кеше! Тәки оттырдың, ә? – диде егетләрнең берсе, ачынып.
– Үзебез гаепле, – диде икенчесе, – саклый белмәдек. Уйлары аның ядәчтәмени!
– Ярар, телегезгә күп салынмагыз! – диде Харис кырыс кына һәм ханымга ридикюлен кире бирде: – Йә, ни сорыйсыз?
– Тукта, ул хәтле ашыкмагыз! – диде ханым, ничектер берьюлы тынычланып. – Иң элек менә шушында утырыйк.
Башлап ул үзе ак эскәмиягә утырды, аннары Харисны да кыстап үз янына утыртты. Шуннан соң гына ул, ни таләп итсә дә хакы бар кешедәй, ашыкмыйча, ипләп кенә егеткә әйтте:
– Кичә сезнең кулыгызда бер яулык күрдем. Менә шуны сорыйм мин!
Егет кашларын җыерды.
– Юк, мин аны сезгә бирмим.
– Ә миңа бары шул кирәк.
– Булмый. Бирә алмыйм. Бүтән нәрсә сорагыз.
Ханым, тынып, җитди сынау белән егеткә беравык карап торды.
– Хәтерләгез әле, без ничек килештек? Әгәр сез отсагыз, мин сездән бернәрсәмне дә кызганмаган булыр идем… – Ул сүзен әйтеп бетермәде.
Харисның ак чыраена кызыл таплар бәреп чыкты; дәшмәде ул, тик иреннәрен нык кысудан яңак сөякләрен уйнаткалап куйды. Шул чакта Фәния ашыгып һәм борчылып әйтте:
– Апа, сез аңардан ул яулыкны сорамагыз инде.
Диләрә ханым, аңа күтәрелеп тә карамыйча, үтергеч бер салкын «әдәплелек» белән:
– Иркәм, сезнең өчен алынган яулык түгелдер ич ул, нигә тыгыласыз? – диде.
Кыз кайтарып җавап бирә алмады. Ул әле болай, гүя үтеп барышлый гына, кешенең бәгыренә кадап китүне күргәне юк иде. Ханым исә, берни булмагандай, шунда ук егетләргә сүз катты:
– Әйтегез инде менә сез, аның дуслары, егет кеше сүзендә торырга тиешме, түгелме?
Егетләр, җилкәләрен җыерып, икеләнеп кенә:
– Конечно, шулай инде ул, – диештеләр. – Сүздә тору кирәктер инде… Ну бит…
Ләкин ханым, артыгын тыңламыйча, тизрәк Хариска борылды:
– Ишеттегезме, Харис иптәш, дусларыгыз ни диләр? Чыгарыгыз яулыкны!
– Мин сезгә яулык вәгъдә итмәдем, – диде Харис, тәмам караңгыланып.
– Сез мин сораган әйберне бирергә булдыгыз!
– Сорагыз бүтән нәрсә.
Ханымның күзләре кысылды, усал карашы энәләр шикелле егеткә кадалды.
– Их сез! – диде ул акрын гына. – Мин сезне чын егет дип торам, ә сез… – Ул, сүзен әйтеп бетермичә, җирәнгәндәй борынын җыерып, кулын гына селтәде.
Бу мәсхәрәләп кул селтәү иң авыр сүздән дә әшәкерәк тәэсир итте егеткә. Ул ихтыярсыздан артка тайпылып куйды, кинәт үтә бер гарьләнү белән: «Ни өчен әле мин үземне шушы курчактан бу кадәр хурлатып торам?» – дип уйлап алды һәм шул секундта ук эчке кесәсеннән ак кәгазьгә төргән яулыкны чыгарды да ханымның алдына ташлады:
– Мәгез!
Ханым егетнең бу бер генә сүзгә никадәр ачу-нәфрәт салып әйткәнлеген ачык сизде, әлбәттә, ләкин юри, гүя ныграк үртәргә теләгәндәй, балаларча кычкырып куйды:
– Менә молодец!
Һәм яулыкны кәгазеннән алып сүтеп тә җибәрде. Яулык, нәкъ тавис койрыгыдай әллә ничә төрле төсләр уйнатып, аның кулында җилферди иде.
– Нинди матур! Нинди матур, Ходаем! – дия иде ханым, гадәттән тыш сокланып. – Килешәме миңа?
Ул яулыкны башына каплады, һәм чибәр яулык, чынлап та, аны бердән нурландырып җибәргәндәй итте. Барысы да бу минутта ханымның чәчләре өстендә йомшак кына яткан яулыкка аптырау-кызгану катыш чын соклану белән карап торалар иде. Харис, кире тартып алудан тыелып калуына ышанмыйча, ахрысы, кисәк кенә торды да кызу-кызу атлап китеп тә барды.
– Нигә качасыз? – дип кычкырды ханым аның артыннан һәм тилерергә җитешеп көләргә тотынды.
Әллә ни булды аңа. Яулыкны әле башына каплады, әле муенына чолгады, әле иңенә салды. Кулында болгап йөртте. Үзе көлде, очынды, тилерде… Ә бераздан япа-ялгыз калуын күрде: Харисның иптәшләре дә, үзлекләреннән юкка чыккандай, каядыр китеп беткәннәр иде.
Ханым кинәт аңлады: ул яшьләрне үзеннән качырган икән ләбаса! Тынып, аптырап калды ул, ничектер берьюлы шиңде дә төште. Бераз каранып торганнан соң, яулыкны бер почмагыннан тотып, әле генә бергә уйнаган тиңдәшләрен югалткан баладай, нәүмизләнеп, елыйсы килеп, палубаны акрын гына әйләнеп чыкты. Аннары каютасына кереп, хәлсезләнеп, урынына утырды. Уйга калды… Менә ничек икән ул! Ят кеше икән ул аларга! Тиң күрмиләр икән алар аны! Ташладылар да киттеләр… Ни өчен? Шушы яулыкны ирексезләп алган өченме? Шаярды гына бит ул, шаярды гына! Кайтарып бирәчәк бит ул аны!
Диләрә ханым, кинәт урын өстенә капланып, тавышсыз гына калтыранып еларга тотынды… Аңа шаярырга да ярамый икән хәзер. Ул яшьлеген, ваемсыз, хөр яшьлеген югалткан икән инде!.. Нишләргә тиеш соң ул? Үзеннән егерме дүрт яшькә олы кешенең хатыны булгач, абыстай шикелле бөтенесеннән качарга, берәү белән дә уйнамаска-көлмәскә тиешмени инде ул? Нигә мондый вафасызлык? Нигә бу яшьләр шулкадәр каты йөрәкле, бер дә кешенең хәленә керә белмиләр?
…Көнчелектән бу, көнчелектән! Алар аны үзләреннән рәхәтрәк яшәгән өчен яратмыйлар. Әйе, чибәр, таза булуы өчен, яхшы, матур киенүе өчен, ялгызы аерым каютада иркенләп баруы өчен ят күрәләр. Ә күңелендә аның нинди бушлык, ни җитми аңа – бу хакта белергә дә теләмиләр.
Шулай рәнҗеп, елап ята торгач, ул, ниһаять, изрәп йокыга талгандай булды.
Күпмедер вакыттан соң берәү сак кына аның ишеген какты. Ханым сискәнеп башын күтәрде, өстәлдәге көзгесенә карап, тиз генә күзләрен сөртте, чәчен рәтләде. «Улмы икән әллә?» дигән уй яшендәй күңеленнән узды һәм ниндидер бер өмет чаткысы йөрәгендә яңадан кабынгандай булды. Ашыгып, шактый дулкынланып, ул:
– Керегез! – диде.
Ишек ачылды, һәм Харисның иптәшләреннән әлеге шакмаклы күлмәк кигән егет килеп керде.
– Апа, борчыган өчен ачуланмагыз, мин бер йомыш белән генә, – диде ул, ишек төбендә тукталып.
– Узыгыз! – диде ханым, өмете сүнсә дә, ачык чырай күрсәтергә тырышып.
Егет, эчкәрәк узып, урындыкка утырды һәм, сүзен нидән башларга белмәгәндәй, бераз тезләрен угалап торды. Ханым үзе башлап сорады:
– Йә, ни йомыш соң?
– Әлеге шул яулык турында инде, – диде егет, сер әйткәндәй тавышын акрынайтып. – Сез аны шулай да кире бирсәгез иде.
– Иптәшегез сезне үзе җибәрдеме?
– Юк, ул җибәрмәде. Без, үзара гына сөйләшеп, сездән сорарга булдык. Беләсезме, Харис бит ул яулыкны берәүгә бүләк итеп алып кайта иде. Сездән яшереп тору кирәкмәс: берәү дигәнебез аның яратып йөргән кызы була инде. Ә ул кыз яңарак кына каты авырудан терелгән икән. Менә ничек бит ул!.. Харис аның янына бер дә буш кул белән кайтырга теләмәгән иде, ә студент кешенең хәлен беләсез инде, кат-кат бүләк ала алмый ич ул… Аннары бу яулыкны табуына бик куанган да иде. Инде менә, уеннан уймак дигәндәй, ычкындырды да куйды! Ә сезгә ул яулыкның әллә ни кирәге юктыр, шәт? Ахыр чиктә без бергәләп сезгә берәр нәрсә…
Ханым егеткә сүзен әйтеп бетерергә бирмәде.
– Кемгә саныйсыз сез мине? – диде ул, ашыгып һәм гасабиланып. – Неужели сез менә мине берәүнең кадерле нәрсәсен тартып алыр дип уйлыйсыз? Шаяру гына ич бу, шаяру гына, аңлыйсызмы шуны? Миңа бернәрсәгез дә кирәкми, бирәм, бирәм, яулыгыгызны да бирәм! Тик… ни өчен соң иптәшегез… Харис… үзе минем белән ачык кына сөйләшергә теләми? Ояламы, хурланамы, горурлыгына көч килер дип куркамы? Бер дә юкка лабаса! Менә сез әйтегез үзенә, килсен, мин үз кулым белән аңа бирермен.
Егет маңгаен ышкып алды.
– Менмәс ул!
– Ни өчен?
– Ялына торган егет түгел ул!
– Ходаем, ни өчен ялынырга? Миңа аның ялынуы кирәкми. Минем просто яулыкны үз кулым белән аңа бирәсем килә. Аннары… минем аның белән сөйләшәсем килә. Аңлыйсызмы? Безнең арада бернинди дә үпкә, ачу калмасын иде. Сез шулай дип әйтегез дә: апаның, диегез, сиңа әйтәсе сүзе бар икән, диегез. Ярыймы?
– Ай-һай! – диде егет, башын чайкап. – Шикләнәм, килмәс. Яман хәтерен калдырдыгыз сез аның!
– Ни белән? – диде ханым, өзгәләнеп.
– Бик кадерле нәрсәсе белән уйнадыгыз ич!
– Юк-юк, дөрес түгел! Мин аңлатырмын, кирәксә гафу үтенермен, тик килсен генә!
– Ярый, әйтеп карармын! – диде егет сүлпән генә һәм теләр-теләмәс кенә каютадан чыгып китте.
…Әмма Харис менмәде. Ханым, яулыкны әйбәт кенә төреп, күкрәгенә кыскан килеш, каютасыннан бер чыкты, бер керде, палубаны әллә ничә тапкыр әйләнде, ләкин һич юкка! Егетнең хәтта иптәшләреннән берәү дә яңадан менмәде. Димәк, Харис үзе килмәү генә түгел, аларны да сорап йөрүдән катгый рәвештә тыйган булырга тиеш – шулай аңлады Диләрә ханым. Бу нәрсә аны гаять авыр хәлгә куйды, чөнки хәзер ул үзе дә алар янына төшә алмый иде инде. Төште исә, шул тәкәббер «малайлар» алдында үзен тулысынча гаепле дип санау булачак. Әмма гаеплемени соң ул?
Шулай ук бу яулыкны үзендә калдырырга да ярамый иде. Йә, нишләтергә тиеш ул аны? Иделгә ташларгамы?
…Җәйге озын көн акрынлап кына сүнде; ниһаять, төн булды, пароход халкы да тынды. Салонда, палубада утларны сүндерделәр. Тик борындагы мачта башында гына нурсыз ут караңгы бушлыкта ялгызы гына йөзеп баргандай күренә иде.
Диләрә ханым, әйләнеп-тулганып йөри-йөри тәмам арыгач һәм бөтен палубасында бер ялгызы торып калуын күргәч, ахырда каютасына керде… Керү белән, чишенмичә-нитмичә, койкасына утырган килеш кенә, башын мендәргә куйды һәм шунда ук оеп та китте; күрәсең, аруы, йончуы бик җиткән иде… Бу – хәлсезләнеп, миңгерәүләнеп, әмма җан сызлавын оныта алмыйча йоклау күпме дәвам иткәндер, менә берзаман ул пароходның селкенеп шыгырдавыннан һәм каяндыр түбәннән ишетелгән кешеләр тавышыннан уянып китте. Күзен ачты, башын калкытты, түбәндә ни барын аңларга тырышып, аз гына тыңлап торды, аннары кинәт нидер сизенеп, урыныннан сикереп торды да каютасыннан атылып чыкты. Яулыкны ул йоклаганда да кулыннан ычкындырмаган иде. Һәм, шуны күкрәгенә кыскан килеш, ашыгып, пароходның дүртенче классына төште, ары-бире сугылып, теге яшьләрне эзләргә кереште. Ахырда, таба алмагач, түбәнге сәндерәләрнең берсендә йоклап яткан баланың аяк очында йокымсырап утырган бер олы яшьтәге апайдан сорады:
– Апа, монда студентлар баралар иде. Өч егет, бер кыз… Шулар кайда?
– Сту… студиннар! – диде апа, тыела алмыйча исни башлап, һәм авызын учы белән каплады. – Кайсылар икән ул?
– Менә инде ни… берсе озын гына буйлы кара егет… берсенең өстендә шакмаклы күлмәк…
– Ә-ә!.. Аларны әйтәсез икән… Төштеләр шул алар, чибәрем.
– Төштеләр? – диде ханым, кисәк кенә апага омтылып. – Кайчан, кайда?
– Менә хәзер генә төшеп калдылар. Күрмәдегезмени? Әле яңа гына кузгалдык ич.
Диләрә ханым, шунда ук борылып, пароход ишегенә йөгерде. Ләкин киң ишектән ул караңгы судан башка берни дә күрмәде. Шуннан йөгереп югары менеп китте, чабып пароходның койрыгына барды… Менә, менә күп булса, йөз илле-ике йөз адымда гына, сирәк утлары белән җемелдәп, кечкенә пристань күренә. Әле ярга чыккан кешеләрне дә шәйләп булырлык… Диләрә ханым, нишләгәнен белештермичә, кулын күтәреп, ачынып бер кычкырды:
– Ха-а-рис!
Ләкин артык ашкынудан көчсез яңгыраган тавышы аның төнге бушлыкта бик тиз сүнде – йотылды, хәтта үзенә дә юньләп ишетелмәде. Бер мизгел ул, күзләрен йомып, баганадай катып торды, аннары кинәт кенә кулындагы яулыкны сүтте дә һавага – Идел өстенә очырып җибәрде. Ефәк яулык, аның кулыннан ычкынуга, югары күтәрелде, бер талпынды, бер тибрәнде дә караңгылык эчендә үзлегеннән эрегәндәй юкка да чыкты…
Пристань инде еракта калды. Төн, берни юк, берни күренми. Тик ярдагы утлар гына, гүя Диләрә ханым йөрәгендә көйрәгән күмерләр төсле, аны үртәп, аны газаплап яналар иде…
1959
КЫЗ ҺӘМ СӘГАТЬ
Бер купеда икәүдән-икәү генә чәй эчә-эчә сөйләшеп бара торгач, безнең сүз шактый тирәнгә кереп китте. Без кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында, ачыграк әйткәндә, кешегә карата сак, сизгер, гадел булуның әһәмияте турында сөйләшә башладык. Билгеле инде, бу – мавыктыргыч тема. Тормышта бит бик гыйбрәтле хәлләр тулып ята. Яхшысыннан, яманыннан гаҗәп мисаллар табарга мөмкин. Менә шуларның төрлесеннән ишеткән-күргәннәрне искә төшергәли торгач, Сәлим Галимович сөйләячәк хикәянең очы килеп чыкты.
Инженер Сәлим Галимович – минем юлдашым, менә Бөгелмәдән кайтышлый бер купеда туры килеп, танышып киттек. Куе чәчләре юл-юл булып агарса да, бу әле кыяфәткә бик егәрле, чиста-шома битле, мәһабәт-таза кеше иде.
Мин инде аның үз башыннан кичергән вакыйганы ни өчен, нәрсәгә мисал итеп сөйләвен әйтеп тормыйм, ул кадәресе хикәя барышыннан болай да аңлашылыр. Ләкин шуны ачык әйтергә кирәк: Сәлим Галимович үзенең хикәясенә ни өчендер бик кыенсынып, ничектер теләр-теләмәс кенә кереште. Күрәсең, сөйләячәк вакыйгасы бик үк күңелледән түгел иде. Шулай да, бер очы чыккач, сөйләмичә булдыра алмады. Мин дә, билгеле, зур кызыксыну белән көтүемне яшереп тормадым.
Сәлим Галимович, эчкән стаканын арырак этәреп куйды да, кырын ята төшеп, миңа беравык, нидер уйланып, карап торды. Аннары яңадан турайды һәм, ныклы карарга килгәндәй, тәвәккәл генә: «Ярый, мин сезгә вакыйганың үзен сөйлим, алайса, – диде. – Бер дә арттырмыйча, киметмичә – нәкъ булганча гына. Ә вакыйга менә ничек булды: былтыр көз, Сочида ял иткәннән соң, мин өйгә икенче бер яңа маршрут белән кайтырга уйладым.
Гел поездда йөрү туйдырган иде… Мин мондый маршрут билгеләдем: Сочидан Анапага чаклы пароходта, Анападан Краснодарга чаклы автобуста барырга, ә Краснодардан Казанга инде самолётта кайтырга… Максат диңгездә дә йөрү, бай Кубань кырларын да карап узу һәм бигрәк тә Краснодар белән танышу иде. Күрәсез, ниятем бик яхшыдан иде. Кызганычка каршы, Азов диңгезендә йөри торган пароходлар – ә Анапага бары шулар гына керәләр – шактый кечкенәләр икән. Мин үземә аерым каюта ала алмадым. Яхшы урыннар беткән иде. Икенче классның ике кешелек каютасына билет алырга туры килде.
Пароход иртән сәгать унбердә китәргә тиеш. Мин, унбиш минут калганда килеп, үз каютама урнаштым. Каюта болай ярыйсы гына, үзенә күрә җиһазы да бар, ятар урыны да ипле, йомшак кына… Сез беләсезме икән, диңгез пароходларының каюталары безнең Идел пароходларыныкына бер дә охшамаган. Анда бөтен нәрсә таза, нык һәм шунысы әһәмиятле: барлык әйберләр һич селкенмәслек итеп стенага яки идәнгә беркетелгән булалар. Хәтта өстәлдәге графин-стаканнар да махсус кыршаулар эченә тутырылган…
Аннары каюталар, гадәттә, түбәндә, пароходны диңгездән юка тимер стена гына аерып тора. Кыскасы, диңгезнең никадәр усал, хәтәр нәрсә икәнен кечкенә пароходка кереп урнашкач та сизә башлыйсың.
Мин ишектән сул яктагы койканы үземә алдым. Икенче койка буш әле, хуҗасы юк… Язмыш кемне миңа юлдаш итәр – хәзергә билгесез… Мин, чемоданымны койка астына куеп, плащымны баш очындагы чөйгә элдем дә каютадан чыктым. Палубага күтәрелдем. Пароход кузгалырга бик аз вакыт калган, соңгы пассажирлар ашыгып басмадан менәләр. Менә иң соңгыларның берсе булып нәзек кенә, көяз генә бер кыз, җиңел чемоданын һәм чәчәкләр бәйләмен селкә-селкә, басмадан йөгереп менде. Түбәннән аны тап-тар яшел чалбар, вак шакмаклы соры пиджак кигән егет озатып калды… Пароход соңгы тапкыр көр тавыш белән һаваны калтыратып үкерде һәм кузгала башлады… Егет түбәннән нидер кычкырды, кулы белән авызыннан кызга үбү юллады… Кыз да, югарыдан очынып, нәфис бармакларын ирененә кат-кат тидереп, егеткә бер-бер артлы тәмле үбүләрен җибәрде. Шактый кайнар саубуллаштылар болар. Нишлисең, яшьлек, абзыкаем!
Шулай да бу җилбәзәк кызый миңа әллә ничек кенә бик шикле күренде. Була бит әле кәеф-сафа артыннан куарга яратучы бер ише «хөр» яшьләр, соңгы елларда менә шундыйлар курорт шәһәрләрендә шактый күбәеп киттеләр. Көндезләрен алар пляжларда аунап яталар. Кичләрен рестораннарны басып алалар, ләкин кем исәбенә, нинди акчага болай рәхәттә гизә торганнардыр – Хода белсен! Мин үзем, мәсәлән, егерме ел инженер булып йөреп, бары кырыктан узгач кына, курортка бара алу бәхетенә ирештем. Шуңадыр, ахры, мин ул маймыллар төшерелгән күлмәкләр киеп, кыска тар балактан йөрүче егетләргә һәм шуларның беләкләренә асылынып, ярым шәрә йөрүче кызларга шикләнеп, ят күреп, өнәмичә карый торган идем.
Менә бу кызый да миңа шундыйларның берсе булып тоелды. Кулга ияләшкән бер тутый коштыр инде, дип уйлап куйдым мин ихтыярсыздан. Хәер, болай уйларга һичбер нигезем юклыгын үзем шунда ук сиздем һәм, бу читен каршылыктан котылыр өчен, кызга юри игътибар итмәскә тырыштым.
Пароход причалдан бераз ераклашкач та, мин түбән төштем: юлдашым кем икән – тизрәк шуны беләсем килде. Ләкин каютаны ачсам, берәү дә юк, берәү дә кермәгән… Һе, мин әйтәм, ялгыз гына баруны теләгән идең, менә теләгеңә ирештең шикелле!.. Ләкин шулай дип уйларга да өлгермәдем, каютага әлеге кыз килеп керде.
– Шушы бит сигезенче каюта?
– Әйе, шушы! – дидем мин, кызга сарык төсле текәлеп.
Кыз каюта эченнән җитез генә бер күз йөртеп чыкты.
– Димәк, сез дә монда барасыз?
– Әйе, мин дә…
– Ну что же… – дип куйды кыз, бер дә исе китмичә генә. Аннары шундый ук бер хөрлек һәм ваемсызлык белән бу үзенчә урнаша башлады. Чәчәкләр бәйләмен өстәлдәге стаканга утыртып куйды. Җип-җиңел чемоданын аягы белән генә койка астына этәреп җибәрде. Өстендәге пальто дисәң, пальто түгел, жакет дисәң, жакет түгел, исемен дә белмим, галәмәт киң, кыска, иңбашсыз нәрсәсен салып, койкасына ташлады. Аннары стенадагы көзгегә карап, битен-күзен тикшерде, малайларныкы төсле итеп кенә кыркылган җирән чәчләрен рәтләштерде һәм шул чакта сорап куйды: – Сез ераккамы?
– Анапага чаклы… Ә сез?
– Мин Ростовка.
Көзге каршында эшен бетергәч, бу, миңа борылып: «Менә барысы да тәртиптә!» – дигән төсле карап алды. Шуннан: «Ачкыч кайда булыр?» – дип сорады да каютадан чыгып та китте. Мин баскан җиремнән кузгалмыйча торып калдым.
…Сез елмаерга ашыкмагыз әле! Бәлкем, менә нинди шәп юлдашка тап булдыгыз, дип әйтергә телисездер? Юк, һич юк, чын күңелдән әйтәм, мин куана алмадым. Киресенчә, бу уйнак сылу кыз мине борчуга гына салды. Мин бит нигәдер, юлдашым ир кеше булыр дип, бик ышанып тора идем. Бер үк каютага ир белән ят хатын-кызга билет сатарлар дигән уй башыма да килмәде. Инде менә, юри үчекләгән шикелле, яныма яшь боландай кызны китерделәр дә керттеләр. Әйтәсе дә юк, шәп сюрприз! Хәзер, рәхим итеп, шуның көенә генә җайлашып, үзеңне гел киеренке бер хәлдә хис итеп бар инде. Юк, ошамады бу нәрсә миңа, һич ошамады. Вәсвәсәгә бирелүдән мин курыкмыйм, әлбәттә, ул җәһәттән нервларым таза, чыдарлык, әмма шулай да курорт тирәсендә йөргән мондый кызлардан ераграк булуың хәерлерәк… Кыскасы, юлдашым миңа кулай кеше булып чыкмады…
…Кыз чыгып киткәч, башны кашып бераз тордым да үзем дә чыгып йөрергә булдым. Ачкычны коридорда дежур торучы хатынга тапшырып, югары күтәрелдем. Җил чыккан, пароход, акрын гына чайкалып, ак сыртлы дулкыннарны ерып бара. Диңгез, диңгез! Очы да юк, кырые да юк, тик уң яклап аксыл яр сызыгы һәм шул сызыктан ук күтәрелеп киткән берсеннән-берсе биегрәк кучкыл-яшел яки ялангач соры мәһабәт таулар күренә…
Минем иң элек пароход белән яхшылап танышасым килде. Кулымны артка куеп, бер очыннан икенче очына каранып йөрергә тотындым. Бер җирен калдырмадым, керергә мөмкин булган бөтен почмакларына кереп чыктым. Бер башында –буфет, икенче башында салон кебек нәрсәсе бар икән, аларына да кереп күз салып чыктым.
Шулай каранып йөргән чакта кызымны да очраттым. Ул пароход койрыгында ике егет белән бик кәефле генә сөйләшеп тора иде. Егетләр әлеге шул мин әйткән «хөр» яшьләрдән булса кирәк. Өсләрендә әтәч тиресеннән теккәндәй үтә күренмәле заграничный плащ, аякларында калын табанлы зур ботинкалар, үзләре яланбаш, кыска гына итеп кыркылган чәчләре керпе энәләредәй үрә басып тора. Кызым үз ишләрен тапкан икән, яхшы булган, дидем мин эчемнән.
…Вакыт бик акрын уза. Йөри-йөри дә арыдым. Нигәдер эч тә поша башлады. Ялгыз сәфәр, бигрәк тә пароходта, шактый күңелсез нәрсә икән ул… Ахырда вакытны «үтерер» өчен салонга керергә булдым. Шунда юанып утырырмын, ашаган-эчкән арада, бәлкем, үзем кебек берәр кеше белән танышып, сөйләшеп тә китәрмен дип уйладым.
Салонда халык аз иде. Тәрәзәгә якын аулак бер өстәлгә утырдым да, менюны алып, ашыкмыйча гына блюдо һәм шешәләрне «өйрәнергә» керештем. Шунысы яхшы бу Кавказ ягында: ашлар күптөрле, эчемлекләр күптөрле, җаның теләгәнен сайлап алырга була.
Мин үзем эчүдән саклана торган кеше. Олыгая башлагач бигрәк тә… Әмма шулай да ара-тирә үземне сыйларга яраткалыйм. Менә курорттан кайтып барам, тазалык Аллага шөкер, бернинди эш, вазифа, мәҗбүрият белән бәйләнмәгәнмен – үземә үзем хуҗа! Җитмәсә, диңгез пароходының шәп салонында утырам. Монда инде, дус кеше, шикәр сипкән эремчек ашап утырып булмый!
Кыскасы, алдымда басып торган ак алъяпкычлы официанткага закускалардан анысын-монысын һәм кавказларның «пити» дип йөртелгән ашларын яздырдым. Бу соңгысы, ничек кенә аңлатыйм, ни… һәркемгә аерым чүлмәктә, симез ит янына һәртөрле әче-төчеләр салып әзерләнә торган, аз гына шулпалы гаҗәп тәмле бер аш шунда… Инде болар өстенә тагын йөз илле грамм гына биш йолдызны да китерергә куштым, беләсезме, шунсыз әлеге «пити» үз урынына ипләп ятмас кебек, шайтан алгыры!..
…Ярый, бусы болай гына, хикмәт анда түгел, тизрәк төп вагыйгага якынлашыйк. Хәер, бу сөйләгәннәрнең билгеле бер әһәмияте бар, соңыннан үзегез дә күрерсез.
Бераздан официантка минем алдыма маен, икрасын, балыгын һәм башкаларын китереп тезде. Мин ашыкмыйча гына эшкә керештем… Әйткәнемчә, теләгем – матур гына итеп, озак кына юанып утыру…
…Пароходны уйнап кына тирбәткән кыргый диңгез, аулак, чиста урын, тансык ашлар һәм бик таман гына төшкән «биш йолдыз» – һәммәсе дә тора-бара минем кәефемне тәмам яхшыртты. Эч пошуның эзе дә калмады, тәрәзәдән Кавказга карап, бик хуш-мәмнүн булып барам. Хәтта юлдаш кызым турында да матур уйлый башладым. В конце концов, мин әйтәм, аңардан миңа ни зарар, туры килгән икән инде, хәерле булсын! Үзе болай ипле, ачык кына күренә, сөйләндереп карарга кирәк булыр, дим. Сочидан кайтып баручы туташның ни уйлаганын, ни теләгәнен белү кызык ич!
Ниһаять, мин ашау-эчүне тәмамладым. Бу вакытта палубада ниндидер җанлану башланды, халык күбәеп китте. Сәгатемә карадым: өченче ярты икән. Нәкъ ике сәгать утырганмын… Официантка белән исәп-хисапны өзеп, мин дә палубага чыктым. Туапсега якынлашып киләбез икән, халык шуңа урыныннан купкан.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?