Электронная библиотека » Амирхан Еники » » онлайн чтение - страница 8

Текст книги "Әсәрләр. 1 том"


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 11:41


Автор книги: Амирхан Еники


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 8 (всего у книги 49 страниц) [доступный отрывок для чтения: 13 страниц]

Шрифт:
- 100% +
БӨКЕ

Һәр җәй саен диярлек мин бер район үзәгенә балык тотарга кайта идем. Һәм кайткан саен диярлек мин анда өзелеп балык сөюче бер иптәшне очрата торган идем.

…Беренче очрашуыбыз моннан дүрт ел элек булды. Җәй уртасының матур бер көнендә мин, нәкъ балыкчыларча, зур кирза итекләрдән, иске плащтан һәм иске эшләпәдән, иңбашка зур бәйләм кармаклар күтәреп, аркага дыңгычлап тутырган рюкзак асып, йөк машинасында район үзәгенең базар мәйданына килеп төштем. Төшү белән иң элек азык-төлек кибетенә кердем. Елмаерга ашыкмагыз, сез уйлаган нәрсә рюкзакта бар ул, онытылмаган, ә… менә тоз онытылган, хәерсез, тоз алырга кирәк иде. Менә шул тоз алып торган чакта, бер кеше миңа дәште:

– Иптәш, балыккамы?

Мин борылып карадым: аз гына читтәрәк башына ак фуражка, өстенә кара пиджак, аякларына хром итекләр кигән түгәрәк битле, таза гына бер кеше басып тора иде.

– Әйе, балыкка, – дидем мин.

– Ерактанмы?

– Казаннан.

– Ярый, ярый… Безнең елга балыклы, чабакларны шәп каптырырга була.

Минем авыз тотылачак чабакларның үзләрен күргәндәй җәелеп үк китте.

– Шулаймыни? Күңелле хәбәр. Үз тәҗрибәгездән чыгып әйтәсездер инде?

– Юк, – диде бу иптәш, саран гына елмаеп. – Кармак салып утырырга туры килгәне юк. Берәмләп тоту гына мине кызыксындырмый.

«Эредән яра абзый кеше», – дип уйлап алдым мин һәм аның махсус кораллар белән генә эш итүче балыкчы булуына шунда ук ышандым.

– Димәк, подпуск саласыз?

– Берни дә салмыйм мин, агай-эне! – диде ул һәм, минем шактый гаҗәпләнеп калуымны күреп булса кирәк, сорап куйды: – Нигә ул хәтле исегез китте?

– Сез, берәмләп тоту мине кызыксындырмый, дидегез. Шулай булгач…

– Дөрес, миңа балык килолап түгел, центнерлап, тонналап кирәк.

– Тонналап! Гафу итегез, кем буласыз соң сез?

– «Райпищекомбинат» директоры. Аңлыйсыздыр инде, балыкны берәмләп тоту минем планга керми. Елганың буеннан-буена зур ау белән иңләп сөзү – менә минем план.

Без кибеттән чыктык. Аерылышыр алдыннан директор иптәш, әллә мактанырга, әллә мине үртәргә теләп:

– Икенче килүегездә елга буена барып торырга да кирәк булмас, – диде. – Чуртан кирәкме, корбанмы – бездән генә алып китәрсез.

– Балыкчы бервакытта да балыкны сатып алмый, – дигән булдым мин, ә ул, «беләбез!» дигән төсле, миңа хәйләкәр генә күз кысып куйды.

Без аерылыштык, ул үз юлына, мин үз юлыма киттем. Район үзәгеннән зур шоссе юлы белән киң тугайга чыгып, елгага таба атладым. Бер өч километр чамасы киткәч, елга күперенә дә килеп җиттем. Мин үзем балык тотар өчен урынны, гадәттә, күпер тирәсеннән эзлим. Күпер тирәсендә, мәсәлән, яту урыннар очрый, андый җирдә су тирән була, акрын ага. Менә хәзер дә күпердән йөз метр чамасы түбәнрәк шундый бер киң генә яту җирне табып алдым. Кармак салыр өчен, бик уңай ачык урыны да бар икән: текә яр астында такыр комлык, су читтән үк тирәнәеп китә, төбендә балык урынына эләгеп, өстерәлеп чыгардай ләм, тамыр кебек нәрсәләр дә күренми, ә ике яклап чуртан абзаң посып ята торган куе камышлык сузылып китә. Бәхетле урын булсын!

Мин аркамдагы рюкзакны салып, бер гөлҗимеш куагы төбенә куйдым да сакланып кына яр астына төштем һәм, судагы балыклардан кем булуымны, нинди максат белән килүемне яшерергә теләгәндәй, шыпырт кына кармакларны сүтә башладым.

Шулай да минем бу беренче килүем шактый уңышлы чыкты: ике көн яр буенда ятып, иртә-кич күбенгәнче уха ашап, үзем белән өйгә дә бер өч кило балык алып кайттым.

I

Икенче җәйне дә мин шул район үзәгенә, шул ук җиргә балыкка барырга булдым. Юлга әзерләнгәч кенә, әлеге район кибетендә очраган «Райпищекомбинат» директоры кылт итеп исемә төште. «Елгадагы балыкны сөзеп бетермәдеме икән?» – дип шикләнеп куйдым мин… Ләкин бер әзерләнгәч, балыкның безгә дигәне дә калгандыр әле дип, юлга чыктым.

Укучыларга мәгълүм булсын ки: чын балыкчы гел бер ияләшкән урынга йөри ул. Һәм без дә былтыргы урыныбызга, әлеге күпер төбенә җитеп, әйбәт кенә урнаштык.

…Көн гаҗәп иде. Таллыклар очына тынлык кунган, су өсте шар тәгәрәтерлек тип-тигез, ник бер шылт иткән тавыш, ник бер хәрәкәт булсын! Тик ара-тирә кармак очына дүрт канатлы энә карагы килеп куна яки су уртасында берәр балык сыртын елтыратып чумып куя.

Менә шул җылы, рәхәт чынлыкта инде без, балыкчы, «шалт!» җилкәгә, «шалт!» чикәгә, «шалт!» култык астына сугып, сихерләнгән кешедәй, калкавычлардан күзне алмыйча утырабыз. Гаҗәеп хозур! Йөзләп озынборынның җанын җәһәннәмгә җибәргән арада, берәр чабак та эләгеп куя. Ялтыратып ярга чөям үзен. Аннан тагын «шалт!» җилкәгә, «шалт!» чикәгә…

Шул көнне кичкә таба райүзәк ягыннан килүче брезент түбәле, киң көпчәкле батыр ГАЗ-7 машинасы күпергә җиткәндә генә шып туктады. Машинадан таза гына бер кеше төшеп, миңа таба килә башлады. Килеп җитәр-җитмәс, бу миңа елмаеп дәште:

– Нихәл, балыкчы! Каптырабызмы?

Кем дип торам, бу әлеге «Райпищекомбинат» директоры икән ләбаса!

– Ә-ә, иптәш директор! Саумысыз!

Ул минем белән кул биреп күреште дә кара чиләк янына чүгәләде.

– Әллә-лә-лә! Чабакларны шактый тарттыргансың икән. Кызылканат та, алабуга да бар, имеш. Ә чуртан юкмы, чуртан?

– Чуртан суда әле.

– Нишләп тизрәк капмый инде, юньсез! Нәрсә көтә?

– Чуртан хәзер сездән артмый торгандыр.

Директор, кинаяне төшенмичә, миңа карады. Мин былтыргы сөйләшүне аның исенә төшерергә ашыктым:

– Сез зур ау белән елганың бөтен балыгын сөзәргә җыенып йөри идегез бит.

– Ә-ә! – диде бу, сузып. – Аны әйтәсез! Булмады шул, җыенып йөрүдән эш узмады. Сезнең бәхет.

– Нишләп алай?

– Минем план иде ул, ә үзем киткәч, план да һавада эленеп калды.

– Сез хәзер «Райпищекомбинат» директоры түгелмени?

– Юк, мин хәзер «Заготживсырьё» башында! – диде ул, юри эреләнгән булып. – Көтмәгәндә генә күчерделәр дә куйдылар, давай, заготовка эшен юлга сал, диделәр. Элекке управляющий, аты корсын, «кабарга» бик ярата иде, аны ашханә мөдире иттеләр.

– Кыскасы, район халкын балык белән сыйларга туры килмәгән икән!

– Килмәде шул, парин!

– Алайса, үзегез өчен генә берәмләп тотарга туры килер инде?

Бу юлы директор кинаяне аңлады.

– Һай, бик күңелле эш ул – берәмләп тоту! – диде ул, тәмам очынып. – Бераз баш-күз генә алыйм, әбәзәтелне йөри башлыйм. Үзең тоткан балыкның тәме дә бөтенләй башка була бит аның, дөресме?

– Бик дөрес!

– Ихлас, яратам мин балыкка йөрергә, бик яратам! Тик монда безнең ишеләргә буш вакытны бер дә арттырмыйлар, аннан серьёзный абзыйлар аны, балыкка йөрүне әйтәм, несерьёзный эш дип карыйлар, конешно. Карасалар карарлар! Яренгә88
  Яренгә – киләсе елга.


[Закрыть]
исән булсак, бу яр буйларында бергәләп утырырбыз!

Ул шулай үзенең балык каптыруга булган мәхәббәтен ихлас күңелдән әйтеп бирде дә, «машина көтә» дип, ашыга-ашыга китеп тә барды. Китәр алдыннан гына, мин аның фамилиясен дә белеп алдым: Сабирҗанов икән.

Иптәш Сабирҗанов әйбәт, шат күңелле кешегә охшый, тик чын балыкчы булмаска тиеш – күп сөйләргә ярата.

Бу килүемдә уханы азрак ашадым. Аның каравы өйгә алты кило балык алып кайттым.

II

…Тагын ямьле җәйләр әйләнеп килде.

Тагын тугай сукмакларында йөрисе килеп китте. Җитмәсә, төшкә дә, су читенә килеп, кармак салганны көтеп, авызларын ачып торучы җәеннәр керә башлады. Түзмәдем, ялымны алдым да тизрәк шул җәеннәр янына ашыктым.

…Ияләшкән урын. Менә яшел чирәмдә былтырдан калган түп-түгәрәк учак урыны, менә кара янган таш, әнә куак төбендә консервы калае аунап ята. Әйе, бер ел гомер күз ачып йомганчы үтеп тә киткән.

Бу юлы елга тирәсендә ниндидер үзгәреш тә бар кебек сизелде. Күпердән таш, кирпеч төягән машиналар бертуктаусыз узып торалар. Елга үреннән тонык кына гүләгән тавыш та ишетелә. Машинасына су «эчерергә» туктаган бер шофёрдан мин бу җанлануның серен белдем: биш километр гына үрдә районара гидростанция салырга әзерлек бара икән. Машиналар таш, кирпечләрне шунда ташыйлар, ә теге гүләгән тавыш җиңел кулдан корып җибәргән такта яргыч тавышы икән.

Икенче көнне бик иртә, балык котырып уйнаган һәм, мин кайсы кармак артыннан күзәтергә белмичә, бик бирелеп каптырган чакта, кара айгыр җиккән тарантас күпердән кызу гына дөбердәп чыкты. Чыгу белән юлдан читкәрәк борылып, яр башында туктады. Тарантастан брезент плащ кигән кеше төшеп, миңа таба килә башлады. Ерактан ук кулын болгап кыч– кырды:

– Булмый болай, аренда бәясе түләтергә туры киләчәк сездән, ияләшеп алдыгыз, ахры, ә?

Бу – «Заготживсырьё» директоры Сабирҗанов иде.

– Саумы, дус кеше!

– Исәнмесез, иптәш Сабирҗанов!

Ул минем белән күптән таныш үз кеше итеп, кул биреп күреште.

– Ошады, мин әйтәм, сезгә безнең Мишә чабаклары, ел саен киләсез!

– Килмәсәң, чабакларның хәтере калуы бар бит.

– Шулаймы, ярый, ярый! Кая, мактан әле, булмаса! Мин бүген иртән генә эләккән, таза җепкә тагып су читенә җибәргән кило ярымлык корбанны алып күрсәттем.

– Әтә-тә-тә! Менә бу, ичмаса, корбан! Моның янына бер яртыны кыстырып килергә ярый икән… Үлеп яратам, кырын ятып, уха ашарга.

– Рәхим итегез! Уханың мировоен пешерәбез аны.

Сабирҗанов, чүгәләгән җиреннән торып, башын чайкап куйды.

– Эх, вакыт, вакыт! Акчага да сатылмый бит!

– Эш бик күпмени шулай?

– Муеннан, брат! Ну, ничего. Озакламый балык үзебездә булачак. Уха ашарга безгә килерсез.

– Кая сезгә?

– Безнең колхозга, «Дуслык» колхозына, моннан унике километр гына…

Минем чырай искәрмәстән яр башына килеп төшкән балык чырае сыманрак булып китте, ахрысы.

– Нигә ул хәтле хәйран калдыгыз? – дип сорады иптәш Сабирҗанов та.

– Туктагыз әле, былтыр гына бит сез «Заготживсырьё» башында идегез?

– Былтыр бит ул! Ә менә быел, колхозларны эреләндергәч, мине зур бер колхозга председатель итеп җибәрделәр. Давай, Сабирҗанов, барып колхозны ныгыт, диделәр.

– Кы-зы-ык!

– Нәрсәсе кызык? Безнең шикелле җитәкче работник өчен берни түгел ул. Чакырып алалар да кушалар, вәссәлам! Әйе, менә шул, безнең колхозның зур гына буасы бар, быел яз меңгә якын зеркальный карп дигән балык җибәрдек. Көзгә сөзеп куыра башлыйбыз, рәхим итегез! Букчаңа да берничә кило салып җибәрербез.

– Рәхмәт! Кем белә, бәлки, барып та чыгарбыз.

– Пажалысты. Ярый, хәзергә хуш! Айгырны әнә кигәвен сырып алды.

Шулай диде дә иптәш Сабирҗанов, нәкъ уңган председательләрчә плащ итәкләрен җилфердәтеп китеп тә барды.

III

Беләсезме, иптәш Сабирҗанов белән тагын бер тапкыр очрашырга туры килде бит. Шул ук күпер төбендә. Былтыр булды бу, соңгы очрашуыбыз булды.

Чәй кайнатып эчим дип, яр башында коры-сары җыеп йөри идем. Карыйм: күпердән әрҗәләр, бау белән ураган төеннәр, чиләк, таз, ялгаш кебек нәрсәләр төягән һәм артына кызыл сыер таккан бер йөк арбасы шыгыр-шыгыр чыгып килә. Арба кырыннан, дилбегә тотып, бер агай бара, ә шактый арттан, башын түбән иеп, кулларын артка куеп, иптәш Сабирҗанов үзе атлый. Мин аны шунда ук танып алдым һәм кычкырып дәштем. Ул күтәрелеп карады да, ат тоткан агайга нидер әйтеп, миңа таба килә башлады.

Арба күпердән уза төшеп туктады.

Без кул бирешеп күрештек тә яшел чирәмгә утырдык. Сабирҗанов, фуражкасын салып, тирләгән маңгаен сөртте, аннан кесәсеннән папиросын чыгарды. Әйе, бу юлы иптәш Сабирҗановның кәефе башкачарак кебек, шат күңелләнеп, теленә ни килсә, шуны сөйләргә ашкынып тору сизелми үзендә. Шулай да мин юри шаяртып сораган булдым:

– Әллә базарга сыер сатарга алып барасыз?

– Күченәм, брат, кире райүзәккә… – диде Сабирҗанов, соңгы сүзенә басым ясап.

– Ә колхоз?

– Колхоз нәрсә? Бер ел ныгыттың, җитәр, хәзер монда кирәксең, диләр. Авыз да ачтырмыйлар. Шулай, агай-эне, иген иктерә башларга өлгермәдем, инде менә кирпеч суктыра башларга туры килә.

Бик сәер булып тоелды бу эш миңа, хәтта иптәш Сабирҗановны бер мәлгә кызганып та куйдым.

– Кем соң сез, профессиягез буенча кем? – дидем, үзем дә сизмәстән кыза төшеп.

– Бөке! – диде Сабирҗанов, кырт кисеп.

– Ничек ул алай… бөке?

– Шулай инде, кайда тишек, шунда бөке без, каян ага башласа, шунда тизрәк илтеп тыгалар безне… Менә кирпеч заводына директор кирәк булып киткән. Давай, Сабирҗанов, кайт, заводны принимать итеп ал!

– Гаҗәп, гаҗәп…

– Гаҗәптер шул… – диде Сабирҗанов, ничектер авызының бер кырые белән генә елмаеп, һәм папиросын итек табанына басып сүндерде дә урыныннан торды.

– Ярый, сүз бозау имезер, ди, кузгалырга кирәк. – Кул биреп саубуллашканда, ул тагын ачылып китте: – Ә шулай да без сезнең белән балыкны бергәләп тотачакбыз әле!

– Ай-һай, туры килерме икән, сез бит әнә бер дә күченүдән бушамыйсыз?

– Юк инде! – диде Сабирҗанов, кинәт батыраеп. – Менә кайтып бер урынга ныклап утырам да шуннан лом белән каерсалар да кузгалмыйм, баста! Җитәр! Хушыгыз!

– Хушыгыз, иптәш Сабирҗанов!

Арба ялкау гына шыгырдап кузгалып киткәч, мин кармакларым янына төштем. Бүген чиртүнең дә әллә ни рәте-юне юк. Иң зур кармакка яңа җим куеп, төкергәләп, кыл җепне болгап елга уртасына ыргыттым. Кургашын батыргыч шоп итеп суга барып төште, кызыл калкавыч башта кызу гына йөзеп китте, аннан, сикереп, аягүрә басты. Ичмасам, берәр адашып йөргән ташбаш килеп капмасмы, тамагына… бөке утыргыры!

1953
КЕМ ҖЫРЛАДЫ?

Ватан сугышының дәһшәтле көннәреннән берсе иде.

Көзге караңгы төндә кечкенә генә җимерек станциядә ике эшелон очрашып, янәшә туктадылар. Боларның берсе – тылдан фронтка яңа хәрби часть алып баручы эшелон, икенчесе фронттан тылга яралылар төяп кайтучы санитар поезды иде. Эшелоннар икесе дә, бик озын булып, гел кызыл вагоннардан торалар. Тик санитар поездының гына паровозга якын очында бер-ике классный вагоны бар, ә калганнары исә кечкенә чуен мичләр куеп җылытылган теплушкалар иде.

Станция дигән нәрсәнең үзе дә, бер генә бер каралтысы да юк – бар да җимерелеп беткән. Тик юллар буенда берничә кат юан бүрәнәләр түшәп һәм балчык өеп эшләнгән зур гына землянка ялгызы калкып тора… Бөтен станциясендә ник бер генә тычкан уты җемелдәсен – әйләнә-юнь морҗа эчедәй кап-кара. Ләкин еракка күз ташласаң, сугыш барган якта, кайдадыр офык артында ук, күк чите буйлап сузылган кандай кызыл шәүлә тибрәнә. Янамы анда берәр зур авыл, туплар атышы шулай чагыламы – моннан карап белеп булырлык түгел.

Бөтен әйләнәдә фронтка якын җирләрдә генә була торган үле тынлык хөкем сөрә. Хәтта эшелоннар башындагы ике кап-кара паровоз да тып-тын тора, әйтерсең казаннарын сүндереп, аларны ташлап киткәннәр… Эшелоннарны томалап куйганнар диярсең, берсеннән-бер көлгән, сөйләшкән тавыш та ишетелми, төшеп-менеп йөрүче дә күренми. Тик араларыннан узганда, туктала биреп колак салсаң, бер яктагы кызыл вагоннардан ара-тирә каты хырылдау, икенче яктагы теплушкалардан авыр ыңгырашу ишетелеп кала. Берәүләр соңгы тапкыр йокы туйдыралар, икенчеләр бер күз йомарга гаҗиз булып яталар, күрәсең.

…Теплушкаларның берсендә түбәнге сәкедә каты яралы яшь лейтенант – татар егете ята. Егетнең хәле авыр, уң аягы аның тездән югары киселгән, ә санитар поезды юлга чыккач, аңарда гангрена башланды. Менә бер тәүлек инде ул, ни йоклый, ни уяна алмыйча, ярым һушын югалткан хәлдә ята. Вакыт-вакыт ул аңына килә, шул чакта авыр газаптан талган күзләрен ача, янында басып торган ак халатлы шәфкать туташын күрә, аның салкын кулын маңгаенда тоя. Бер мәлгә егет үзен җиңеләеп киткәндәй хис итә, хәтта уң аягы бар, ул кычыта кебек тоела аңа… Ләкин бу хәл озакка бармый, тагын бөтен тәне буйлап ут тарала, күзләрендә бизгәк чаткысы кабына. Бераздан егет күз кабакларын акрын гына йома һәм, һушын югалтып, яңадан эссе томан эчендә йөзә башлый. Яткан урынын да, туташның кагылуын да, хәтта шприцның очлы энәсен дә ул инде тоймый…

Шулай үлем тырнагыннан ычкына алмыйча газапланып ята егет. Врачларның өметләре аз, гангренаның никадәр хәтәр нәрсә икәнен алар яхшы беләләр. Бигрәк тә юл шартларында авыруның хәлен җиңеләйтү бик читен эш иде.

Бу кечкенә станциягә килеп туктагач, күпмедер вакыттан соң егет тагын бер мәлгә һушына килде. Талган, инде бу дөньядан китә башлаган күзләрен ачты, вагон эченә сибелгән зәгыйфь сары яктылыкны, шул тонык яктылыкта басып торган ак халатлы шәфкать туташын күрде. Тышта вагон стенасына ышкылып кына яуган көзге вак яңгырның әкрен генә кыштырдавын ишетеп алды. Кара янып кипкән иреннәрен хәлсез ялап куйды – эчәсе, бик эчәсе килә иде аның…

Шәфкать туташы моны аңлады, алюмин кружкадан аңа бер йотым су эчерде. Егетнең рәхмәт әйтерлек хәле юк иде, ул бары аз гына җылына төшкән күзләрен туташка күтәреп, кара керфеген генә сирпеп куйды.

…Әллә шул чакта, әллә чак кына соңрак, егетнең колагына каяндыр җыр ишетелде. Татарча җыр!.. Егет өне катып, тынып калды. Нәрсә ишетә ул, кемне ишетә? Йа Хода, аның Таһирәсе җырлый түгелме соң? Шул ич, шул, Таһирә тавышы! Кайда ул?.. Егет, үзен белештермичә, яткан җиреннән кинәт бер омтылып куйды. Шунда ук аның күз аллары караңгыланып китте, башы хәлсезләнеп, мендәр читенә авып төште. Шәфкать туташы, куркынып, тизрәк аның кулын алды, пульсын капшады. Әмма егет һушыннан язмады, дөресрәге, һичнәрсәне, һичкемне сизмәс булса да, җырны ишетүдән туктамады. Яңадан бөтен дөньясы эссе томанга йотылса да, җыр… җыр калды.

Ә бу җыр чынлыкта бар иде, ул янәшәдәге эшелонның бер вагоныннан килә иде. Әгәр теплушка белән кызыл вагонның ишекләре бер-берсенә капма-каршы туры килгән булсалар, ишек яңагына сөялеп, кулларын шинель җиңнәренә тыгып җырлап торучы кыз, ихтимал, үзе дә күренгән булыр иде. Ләкин теплушканың аз гына ачык ишегеннән ут яктысы кыздан читкәрәк, кызыл стенага тар гына сары юл булып төшкән иде.

Күзгә күренмичә, берничә адымда гына җырлап торган кыз ялгызы гына булса кирәк, чөнки бүтән беркемнең дә тавышы-мазар ишетелми иде. Ихтимал, ул төнге дежурда торадыр, шунлыктан, ахрысы, иптәшләренең татлы йокысын бозарга теләмәгәндәй, ничектер тыелып, әкренрәк җырларга тырыша кебек… Әмма аның иркен, матур, аз гына калынрак күкрәк тавышы төнге тирән тынлыкта бик ачык булып ишетелә иде.

Кыз, үзенең ниндидер яраткан көен эзлиме, бер җырны башлый да, бетермичә икенчесенә күчә, бераз җырлагач, туктап тынып тора, аннан тагын акрын гына башлап китә. Үзенә күбрәк ошаган кайбер көйләрне озаграк та җырлап куя, әмма ул кем дә булса мине ишетәдер дигән уйны күңеленә дә китерми иде, әлбәттә.

Искиткеч таныш, якын тавышны ишетеп, беренче тирән тетрәнүдән соң егетнең рухи хәлендә гаҗәеп бер үзгәреш туды: ул җырлаучының кем булуы белән кызыксынмас булды. Күрәсең, аның сүнеп бетмәгән аңы могҗиза булуына – Таһирәнең кул сузымы гына җирдә җырлап торуына ышана алмады. Хәер, кем җырласа да барыбер түгелмени, тик җыр булсын, җыр туктамасын. Татар җыры, Таһирә җыры, туган ил җыры… Аһ, моңнардан да кадерлерәк һәм ләззәтлерәк нәрсә булырга мөмкинме соң?!

…Һәм вагон стенасына ышкылып кына яуган вак яңгыр аша әкрен, ачык ишетелгән җыр, күктән иңгән ак канатлы фәрештәдәй, егетне ут эчендә яткан җиреннән сак кына күтәреп, каядыр еракка, татлы хыял дөньясына алып менеп китте. Аның хәтта тәне, һавада йөзгәндәй, җиңеләеп калды, акылы ничектер бердән яктырып китте, сизгерлеге искиткеч үткенләште. Җырны инде ул хәзер моң итеп кенә ишетмичә, гаҗәеп ачык сурәтләр тезмәсе итеп тә күрә иде.

…Менә кыз әкрен генә башлап, аннан тавышын күтәрә төшеп, сузып кына җырлый:

 
Сарман буйлары, ай, киң ялан,
Печәннәре җитәр берзаман шул,
Печәннәре җитәр берзаман…
 

Һәм егетнең күз алдына үтә ачык булып, әллә кайларга кадәр җәелеп яткан чуп-чуар чәчәкле болын килә. Үлән башларын, чәчәкләрне селкетеп, йомшак кына җил исә, имеш. Каяндыр, тургай сайрауларына кушылып, чалгы янаган тавышлар ишетелә кебек, йомшак җил кибеп яткан покосларның хуш исен китерә кебек, тик егет печән чабучылар ягына нигәдер борылып карый алмый, имеш. Ул да булмый, аның күз алдына бормаланып киткән тар гына болын юлы килә. Хәтта бер мәлгә егет үзе дә ике рәт үлән арасындагы тәгәрмәч эзеннән җылы туфракка яланаяк баса-баса китеп бара кебек, ә каршысына киез эшләпә кигән, таяк таянган ак сакаллы бер бабай килә кебек.

Күпмедер вакыт узгач, кызның тагын моңлы җыры ишетелә:

 
Кояш бата, айлар калка,
Бик ямансу шул чакта…
 

Һәм егетнең күз алдына үзләренең шәһәрдәге кечкенә өйләре килеп баса. Эңгер-меңгер вакыты, имеш. Өйдә әнисе ялгызы гына икән. Менә ул, ак яулык бәйләгән кечкенә карчык, ут кабызып, бисмилласын әйтә-әйтә, тәрәзә пәрдәләрен төшереп йөри, тәрәзә төбендәге гөлләрнең кипкән яфракларын чүпләп-чүпләп ала, имеш. Өстәлдә яңа гына кайнап чыккан самавыр тора икән. Әнисе аның институттан кайтканын шулай чәй әзерләп көтә, имеш.

– Әнием, әнием! – ди егет, эченнән үксеп, һәм аның йомык күзләреннән сыгылып терекөмештәй кайнар яшь бөртекләре кипкән иреннәренә акрын гына тәгәрәп төшәләр. Шәфкать туташы, кулын аның маңгаена куеп, иелеп, нидер сорый шикелле, ләкин егеткә гүя Таһирәсе дәшкән кебек тоела.

Шул чакта кыз тирән бер сагыш белән:

 
Инде кемнәргә карармын,
Өзелеп сагынганда… –
 

ди.

Һәм егет ике куллап Таһирәсенең башын күкрәгенә кыса, имеш, йөзен аның күперенке чәчләренә куя, имеш, иреннәрен аның җылы, йомшак муенына тидерә, имеш: «Бәгырем, бәгырем, күз нурым! Нигә алай дисең, нигә елыйсың? Без мәңге, мәңге бергә ич!»

Һәм кыз, башын аның күкрәгеннән алмыйча, назланып, зарын әйтә кебек:

 
Сагынам үзем, юлда күзем,
Саргайды нурлы йөзем…
. . . . . . . . . . . . . . . . . . .
 

Юк-юк, бүтән аерылу юк. Инде без бергә, дустым, мәңге бергә!.. Менә алар, җитәкләшеп, ашыга-ашыга, Идел тавына менәләр, имеш. Тау бик биек икән, туктап-туктап тын алалар, кулларын җибәрмичә, сүзсез генә бер-берсенең күзләренә карап, бәхетле елмаялар, тагын кузгалып китәләр… Ниһаять, менеп җитәләр, йа Хода, нинди киңлек, нинди киңлек, нинди чиксез нур һәм ямь дөньясы бу туган җир! Шундый җиңел, шундый рәхәт аларга! Менә алар, тотынышкан хәлдә кулларын киң җәеп, таудан күтәреләләр һәм пар аккоштай елгалар, кырлар, урманнар өстеннән шул чиксез нур дөньясына очалар, очалар…

. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

Кыз җырлавыннан кайчан туктады, каршыдагы эшелон кайчан тавыш-тынсыз гына кузгалып китте – егет моны сизмәде. Ул инде яңадан аңына килә алмады. Ә икенче көнне санитар поезды тагын бер җимерек разъездга җитеп туктады. Кызыл теплушкадан егетнең үле гәүдәсен носилкага салып чыгардылар да юлдан ерак түгел бер калкулык өстендәге ялгыз нарат төбенә илтеп күмделәр. Күмеп беткәч, туфрак өеменең башына кечкенә фанер кадакланган казык утыртып куйдылар. Фанерга кара буяу белән егетнең исеме, фамилиясе, туган һәм үлгән еллары язылган иде. Күмүчеләр, башларыннан салып, кабер әйләнәсендә бераз тынып тордылар да аннан барысы берьюлы вагоннарына таралдылар.

Поезд китте, ялгыз кабер торып калды.

Кинәт җил исте, биек нарат, эре яңгыр тамчыларын җиргә коеп, салмак кына башын чайкады. Күктәге салынкы соры болытлар, кемгәдер юл ачкандай, икегә аерылдылар. Шунда ук зәңгәр ачыклыктан, бәхилләшергә соңга калгандай, ашыгып кояш карады. Нарат төбендәге кабер өсте әйтерсең егетнең җирдә калган, үлмәгән һәм мәңге үлмәячәк якты хыяллары белән кинәт нурланып балкыды.

Караңгы төндә каршы очраган эшелонның вагон ишегенә сөялеп, ялгызы гына моңаеп җырлаган кыз исә чыннан да бу егетнең сөйгәне Таһирә иде.

1956

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации