Текст книги "Әсәрләр. 1 том"
Автор книги: Амирхан Еники
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 14 (всего у книги 49 страниц) [доступный отрывок для чтения: 16 страниц]
Пароход портка кереп туктагач, мин дә, халыкка ияреп, ярга чыктым. Көн кояшлы булса да, җылы түгел иде. Таулар арасыннан безнең якның чиркандыргыч җиле исә. Шәһәр кечкенә, якын-тирәдә кызыгып карар бернәрсә дә юк… Яр буйлап әрле-бирле йөргәләдем, шул чакта нигәдер кинәт үлеп йокым килә башлады. Тукта, мин әйтәм, җилдә болай куырылып йөргәнче, керим дә рәхәтләнеп бер йоклыйм әле, дим. Сәгатемә карадым – вакыт өч тулган икән инде.
Пароходка күтәрелгәч, мин, яңадан салонга кереп, бер шешә сыра эчтем. Шуннан соң минем күзләрем тәмам йомыла башлады. Пароходның кузгалганын да көтмичә, мин үземнең каютага төшеп киттем. Безнең каюта коридорның иң очында, бик тыныч җирдә, шунда ук ачкычлар алып-биреп торучы хатын да утыра.
Мин аңа керешли әйттем әле:
– Йоклап алмакчы булам, – дидем.
– Рәхим итегез!
– Ләкин, – мин әйтәм, – минем бер юлдаш кызым бар. Ишекне эчтән бикләсәм, ул керә алмас, нишлим икән?
– Ә сез бикләмәгез, монда берәү дә йөрми, мин гел шушында утырам, тыныч булыгыз! – диде дежур хатын.
Шуннан мин кердем дә, чишенеп торып, урыныма яттым. Ничә минут узганын да хәтерләмим, бишек шикелле сиртмәле урынга яту белән сеңеп тә киткәнмен… Һәм үлек кебек йоклаганмын, хәтта бер генә тапкыр борылмаганмын да.
Берзаман уянып китсәм, каюта эче дөм караңгы. Ай-һай, мин әйтәм, йокының кирәген биргәнмен икән, дим. Кимендә бер дүрт сәгать йоклаганмын, ахрысы. Торып утырдым. Баш тонган, шактый изрәгәнмен, һаман әле йокыдан айнып җитә алмыйм. Бераз оеп утырганнан соң, үрелеп утны кабыздым һәм сәгатемне карамакчы булдым. Ләкин сәгатем кулымда юк. Хәер, мин беркайчан да сәгатьне салмыйча йокларга ятмыйм, һәрвакыт өстәлгә яки янымдагы урындыкка салып куям. Бу – минем бик күптән килгән гадәтем…
Баш очымдагы креслода салган киемнәрем ята, иң элек сәгатьне шуннан карадым… Юк… Торып, өстәл өстен карадым – сәгать анда да юк. Бу ни эш? Яңадан киемнәремне берәм-берәм күтәреп, селкеп карадым, чүгәләп креслоның гына түгел, койканың да астын җентекләп карадым, тагын бер кат өстәл өстен тикшереп чыктым, әмма сәгать юк кына бит. Гаҗәп, гаҗәп! Ни уйларга да белмим…
Шуннан киендем, креслога утырдым һәм кереп ятканчыга кадәр булган хәлләрне бик җентекләп исемә төшерә башладым. Сез беләсез инде, сәгатем минем бар иде. Кулымда иде. Пароходка утыргач, мин күпме тапкыр аңа карадым. Соңгы мәртәбә Туапсе портында, пароходка керер алдыннан гына карап, вакытның өч икәнен белдем. Шуннан соң салонда бер шешә сыра эчтем дә каютага төштем. Берәү белән дә очрашмадым, сөйләшмәдем, йөрмәдем. Димәк, каютага кергәндә дә сәгатем кулымда булган! Бу – бәхәссез!..
Ләкин менә каютага кергәч, мин аны салдыммы, салсам – кая куйдым, бу кадәргесен һич хәтерли алмыйм. Акылымны ничаклы гына җиксәм дә хәтерли алмыйм… Күрәсең, сәгатьне салып кую минем өчен шундый бер күнегелгән, механик рәвештә генә үтәлә торган эшкә әйләнгән инде, мин ничек салуыма да, кая куюыма да игътибар итеп тормаганмын… Әмма ләкин ул сәгать, шайтан алгыры, барыбер шушында булырга тиеш ләбаса! Аякланып чыгып китмәс бит инде! Кайда соң ул?
Яңадан бер кат бөтен каюта эчен бетереп эзләп чыктым. Ләкин юк, сәгать юк! Димәк, кемдер алган, кемдер шушыннан, каютадан урлап чыккан. Дөрес түгелме, әйтегезче?.. Мин моны үзем башкача аңлый алмыйм. Чынлап та бит, сәгатем бар иде, кулда иде – бу кадәресе минем өчен көн кебек ачык!.. Шулай булгач, бер генә нәтиҗә ясарга кала: сәгатемне мин йоклаганда урлаганнар!.. Кем ничек итеп – Хода белсен!..
«…Урлаган бер тапкыр гөнаһлы, урлаткан ун тапкыр гөнаһлы» диләрме әле? Дөрес сүз икән! Каютадан чыкмыйча, креслога утырып, мин бу хәлнең ничек булуын уйларга керештем. Һәм, нәкъ шул мәкаль әйткәнчә, минем шигем берьюлы берничә кешегә төште. Иң элек, коридордагы дежур хатын алмадымы икән, дип уйладым. Аннары юлдаш кызым исемә төште, мөгаен, шул кереп, эләктереп чыккандыр, дип уйладым. Ләкин, ныграк уйлаганнан соң, боларның икесеннән дә шикләнү миңа нигезсез булып тоелды. Бигрәк тә дежур хатыннан шикләнү читен иде, чөнки алардан гаять гадел булу таләп ителә, кечкенә җинаять өчен дә аларны бер минут тотмыйча эшләреннән куалар. Инде юлдаш кызга килгәндә, шигем бөтенләй үк бетмәсә дә, тәгаен шулдыр дип уйларга батырчылык итә алмыйм. Яхшы гына киенгән, чибәр, интеллигент кыяфәтле бер кызның шундый әшәкелеккә бара алуына ничектер ышанасы килми… Хәер, кем белсен аны! Яхшы киенгән чибәрләр арасында аларның ниндиләре очрамый! Менә Сочидан кайтып бара, акчасы беткәндер, ә гадәтләнгәнчә тәмледән генә ашыйсы-эчәсе киләдер… Алай дисәң, хәзер генә ул минем сәгатем белән нишли алсын?
Ихтимал, мин йоклаган чакта, бүтән берәү, берәр жулик каютага кереп, сәгатьне эләктереп чыккандыр. Моның өчен күп вакыт кирәкмени? Ә дежур хатынның берәр яры китеп торган чагы булгандыр. Шул чакта керде алды – вәссәлам! Кыскасы, теләсәң кем өстенә уйларга мөмкин, әмма тотылмаган – карак түгел…
…Инде нишләргә? Сәгать урлату әллә ни зур каза түгел, билгеле, – артык уфтанмаска да була… Әмма шулай да факт үзе, урлау факты, минем ачуымны гаять кузгатты. Гомумән, талау, урлау, хулиганлык кебек җинаятьләрне мин һич кичерә алмыйм, андый җинаять эшләүчеләргә һич рәхим-шәфкать юк миндә… Кызган тимер белән көйдереп бетерер идем мин аларны!.. Хәзер исә бу ачу-нәфрәт, бик табигый буларак, минем эчемдә бөтенләй кайный башлады. Чөнки сәгать кайчандыр якын дустым биргән минем өчен бик кадерле бер бүләк тә иде… Мин аны табарга да тиеш идем!
…Мин киенеп, рәтләнеп каютадан чыктым. Коридорда дежур хатынны очраттым, ләкин аңа бер сүз әйтмичә, югары менеп киттем. Башта буфетка кереп, бер стакан кара кофе эчтем, аннары, чыгып, арлы-бирле пароход буйлап йөрергә тотындым…
Уем, билгеле инде, һаман бер тирәдә: кемнең эше булыр бу? Ничектер, теләсәм-теләмәсәм дә, һәрбер начаррак киенгән яки шиклерәк күренгән кешегә: «Урлаучы шушы түгелме икән?» – дип карап уза башладым… Әшәкелек инде бу, әлбәттә, ләкин баягы сүз: урлатучы ун тапкыр гөнаһлырак!.. Хәер, минем урынымда һәр кеше шулай шикләнеп карар иде. Пароходта баручылардан кем дә булса «берәү» урлаган бит инде сәгатьне!
Табуыма һич ышанмасам да, булган казага ничек тә җиңел карарга тырышсам да, мин бу хәлне шулай да пароходның командасына җиткерергә уйладым. Эзләгез, табыгыз дип түгел, ә аларның пароходында каютага кереп әйбер урлау кебек җинаятьнең булуын белсеннәр дип әйтәсем килде. Кечкенә факт түгел бит! Бүген берәүнең сәгатен урларлар, иртәгә икенче берәүнең чемоданын алып чыгарлар яки берәрсен киемсез шыр ялангач калдырырлар… Юк, моның кебек кабахәтлекне белми калмасыннар әле!
Радиорубканың ишеге ачык иде. Шунда ике кешенең сөйләшеп утыруын күреп, мин тукталдым. Болар миңа игътибар иткәч, әдәп белән генә сорадым:
– Гафу итегез, миңа капитан үзе яки аның ярдәмчесе кирәк иде, берәрсен күрергә мөмкин булмасмы?
Кара китель, ак фуражка кигән озын гына егет, торып:
– Менә мин капитанның ярдәмчесе булам, ни йомыш? – диде.
Мин эчкә керергә рөхсәт итүләрен сорадым. Кергәч, аяк өсте генә вакыйганы сөйләп бирдем. Капитан ярдәмчесе бик игътибар белән тыңлады. Аннары кем булуымны, кайдан кая баруымны сорашты. Ул мин хәбәр иткән вакыйгага зур әһәмият бирде булса кирәк, чөнки яңадан кабатлап барысын да сорашып чыкты. Ахырдан:
– Сез бу хакта беркемгә дә сөйләмәдегезме әле? – диде.
– Юк, сөйләгәнем юк, – дидем мин.
– Яхшы иткәнсез… Ә хәзер каютагызга барыйк!
Без түбән төшеп киттек, каютага кердек. Мин аңа эшнең ничек булганын әйтеп бирдем: менә шушы креслода киемнәрем иде, сәгатемне йә шулар өстенә, йә өстәлгә куйган булырга тиешмен.
– Тәгаен кая куюыгызны хәтерләмисезмени? – диде капитан ярдәмчесе.
– Кызганычка каршы, тәгаен генә хәтерләмим, әмма сәгатемне салып, йә креслога, йә өстәлгә куюымда һич шигем юк, чөнки бу – минем күптән килгән гадәтем, – дидем мин.
Шуннан капитан ярдәмчесе каютаны дикъкать белән күздән бер кичерде дә дежур хатынны чакырып алды. Үзе креслога утырып, аңардан сораша башлады:
– Сез бу каютада кемнәр барганын беләсезме?
– Беләм: менә бу иптәш, тагын бер кыз бара.
– Нинди кыз ул, кайда утырды, билетын карадыгызмы?
– Карадым. Сочида утырды.
– Бергә утырдылармы?
– Юк, бергә түгел…
– Ә шулай да ниндирәк кыз соң ул?
Хатын иңбашын җыерып куйды.
– Ничек дим? Яшь бер кыз инде, чибәр генә болай… өс-башы да простойдан түгел, модный…
– Кайда ул хәзер?..
– Белмим…
Капитан ярдәмчесе аз гына тынып торды да яңадан сораша башлады:
– Сез менә бу иптәшнең Туапседан кузгалгач йокларга ятканын белдегезме?
– Белдем. Ул үзе әйтте.
– Каюта ишеген бикләп яттымы?
– Юк, бикләмәде. Икенче пассажир бар бит.
– Яхшы. Ул йоклаганда, каютага кем дә булса кермәдеме?
– Юк шикелле, – диде хатын, уйланып, аннан кинәт исенә төшергәндәй өстәп куйды: – Да, теге кыз гына кереп чыкты.
– Кайсы кыз?
– Бу каютада баручы пассажир кыз инде.
– Алай икән, – диде капитан ярдәмчесе һәм миңа күтәрелеп карады: – Сез аның кергәнен сиздегезме?
– Юк, һич сизмәдем, – дидем мин.
Капитан ярдәмчесе тагын хатынга борылды.
– Кыз үзе генә идеме?
– Юк, ни… бер егет белән керделәр.
– Так, так… Ә нигә аны башта ук әйтмәдегез?
Дежур хатын кызарды, ни әйтергә белмичә ык-мык итеп калды.
– Кем ул, ниндирәк егет, өс-башы, кыяфәте? – диде капитан ярдәмчесе шактый кырыс кына.
Бу допросның ни өчен икәнен аңламаган хатын тәмам каушап төште. Сүзләрен рәтләп әйтә алмас булды.
– Ә-ә, ни, кем дим? Ну менә таза бер егет. Сезнең төслерәк…
– Нишләделәр алар монда, озак тордылармы?
– Нишләделәрме?.. Белмим шул, карап тормадым, иптәш капитан!
– Ни сөйләшкәннәрен дә ишетмәдегезме?
Хатын башын гына селекте.
– Чыккач кая киттеләр?
– Югары менеп…
– Ә ул егет үзе кайсы класста бара?
– Белмим… Ләкин миндә… монда түгел.
Капитан ярдәмчесе хатынга җитди, сынаулы карашын төбәп торды да соңгы соравын бирде:
– Так, бүтән керүче кеше булмады дисез?
– Юк, булмады.
– Бәлки, сез күрми калгансыздыр?
– Ничек күрмичә калыйм икән? Мин бит һаман шушында, беркая да киткәнем юк. Белмим, белмим, – диде хатын, башын чайкап, – керүче булса күрми калмас идем.
Капитан ярдәмчесе, башын иеп, тагын нәрсә сорыйсы калды дигәндәй уйланып торды, аннары яңадан хатынга күтәрелеп карады.
– Ни өчен мин сездән боларны сорыйм?.. Менә иптәш пассажирның йоклаганда кемдер сәгатен урлаган.
– Йа Аллам, – дип уйлап куйды хатын, сизелерлек агарынып. – Чынлапмы?
– Чынлап ди шул! Гомердә безнең пароходта булмаган хәл… Позор!.. Ярый, барыгыз, ләкин бу турыда беркемгә бер сүз әйтмәгез! Аңладыгызмы?
Хатын раслап башын какты һәм чыгып китте. Без икәү генә калдык.
– Йә! – диде капитан ярдәмчесе, миңа борылып. – Менә ишетеп тордыгыз. Нинди нәтиҗә ясарга мөмкин?
Дөресен генә әйткәндә, минем нәтиҗәм әзер иде инде: кыз белән егетнең каютага кереп чыгуын ишеткәч тә, мин эчемнән: «Ну, хәзер аңлашылды, мотлакан, шулар эше генә бу!» – дип, бик өздереп уйлап куйган идем. Һәм капитан ярдәмчесенә дә шуны әйттем:
– Мәсьәлә, минемчә, ачык. Шул кыз белән егет турында гына уйларга кала.
– Сәгатьне алар алган димәкче буласызмы?
– Әлбәттә!
Капитан ярдәмчесе, кашларын җыерып, бераз дәшми торды.
– Әмма шулай да тәгаен алар дип әйтергә безнең нигезебез җитәрлек түгел бит. Кем күргән, кем исбат итә ала аны?
– Әйе, күрүче юк, анысы дөрес, – дидем мин. – Ләкин фактларның үз логикасы бар бит. Әгәр минем сәгать шушы каютадан мин йоклаган чакта югалган булса, ә шулвакыт эчендә бирегә әлеге кыз белән егет кенә кереп чыккан булсалар, әйтегезче, сәгатьне бары шулар гына алгандыр дип нәтиҗә ясарга мөмкин түгелмени?
– Мөмкин. Мин үзем дә шулай уйларга мәҗбүрмен, ләкин дөрес булып чыгармы ул безнең нәтиҗәбез? – диде капитан ярдәмчесе, нигәдер миңа туры карап.
Аның бу икеләнүе минем дә ышануымны бераз какшата төште.
– Өзеп әйтүе читен, әлбәттә. Тотылмаган – карак түгел… Шуңа күрә тикшерергә кирәк. Сез, бәлкем, хәзер кызны чакырып сорашырсыз?
– Юк, кирәкмәс, – диде капитан ярдәмчесе, урыныннан торып. – Аннары безнең пассажирлардан допрос алырга хакыбыз да юк.
– Нишләргә кирәк соң? – дидем мин, ризасызлыгымны яшермичә. – Шушының белән эшне беткәнгә санаргамыни инде?
– Нигә алай дисез? Мондый хәлләрдә без чара күрмичә калмыйбыз. Ләкин һәр эшнең үз җае бар. Борчылмагыз, без тиешле урынга хәбәр итәрбез.
Мин дәшмәдем, дөресен генә әйткәндә, аның «тиешле урынга хәбәр итәрбез» дигән сүзен аңлап та бетермәдем.
– Ә сез шулай да, – диде капитан ярдәмчесе, чыга башлаган җиреннән тукталып, – ул кызны очратсагыз, миңа читтән генә күрсәтерсез әле. Аның үзенә берни дә сиздерергә ярамый, әлбәттә.
– Кайдан соң сезне табарга булыр?
– Радиорубкага килерсез, – диде ул, каютадан чыга-чыга.
Ялгыз калгач, мин, баскан урынымнан кузгалмыйча, башымны иеп тордым: нишләргә соң? Буш каютада утыруның яки ятуның минем өчен хәзер бер кызыгы да калмады. Чыгып йөрергә булдым. Тукта, мин әйтәм, юлдаш кызым очрамасмы. Аның бит әле пароходка утыргач та, чемоданын кертеп чыгудан башка, минем күземә юньләп күренгәне юк. Кайда ул, нишләп йөри? Тизрәк үзен очратып, шигем расланырмы, юкмы дип, аңа бер сынап карыйсым килде. Гүя бер карау белән дөреслекне белеп алырмын кебек идем.
Палубага күтәрелдем. Төн, диңгез өсте дөм караңгы. Ләкин пароход үзе яп-якты. Барлык утлары белән балкып, шул иксез-чиксез караңгылык эчендә кечкенә, әрсез, батыр җан ияседәй һичнәрсәгә исе китмичә баруын белә. Җил тагын да көчәйгән, ахрысы, диңгез усалланып үкерә, пароходны җиңел-җиңел генә күтәреп-күтәреп җибәрә… Йөргәндә исерек кешедәй чайкалып-чайкалып китәргә туры килә.
Пароходны бер әйләндем, ике әйләндем, төрле почмакларына да күз салдым, ләкин кызымны бер җирдә дә очрата алмадым. Кайда соң ул, шайтан алгыры? Парлап басып торучыларны кат-кат карап уздым, ләкин берсе дә мин эзләгән кыз белән егет булып чыкмады. Гаҗәп инде бу, әйтерсең юри яшеренгәннәр.
Йөреп арыгач, мин салонга кереп утырдым. Инде сәгать унберенче яртылар булгандыр, ниһаять, болар күренделәр. Минем юлдаш кызым, әлеге шул ике егетне ияртеп, салонга килеп керде. Кайдадыр бик озак ябылып утырганнар, ахрысы, барысы да кызышканнар, үзләре бик шатлар, бертуктаусыз көләләр… Буфет алдында бераз таптанып тордылар да, ерак түгел бер өстәл әйләнәсенә утырып, официантканы чакырып алдылар. Заказлары нигәдер бик кыска булды, озакламый официантка болар алдына бер шешә шампанский китереп куйды. Шуннан мин, күзләренә чагылмаска тырышып, салоннан чыктым да капитан ярдәмчесенә хәбәр итәргә киттем.
Ул әйткән җирендә юк иде, ләкин аны шунда ук телефон белән чакыртып алдылар…
Салон янына килгәч, мин аңа «кунакларым»ны тәрәзәдән генә күрсәтеп әйттем:
– Әнә буфеттан сулда бер кыз, ике егет шампанский эчеп утыралармы… Шулар инде.
– Яхшы, – диде капитан ярдәмчесе һәм үзе генә салонга кереп китте.
Ул, буфет янына барып, андагы юан хатын белән нидер сөйләшкән булып, тегеләргә кырын гына күз төшергәләп, бераз вакыт басып торды. Яшьләрнең исә берәүдә дә эшләре юк, бары үзләренең бер шешә шампанскийларын көлешә-көлешә эчүләрен беләләр. Ни өчен болай вакытлы-вакытсыз, ашау-эчүсез, тиктомалга мәзәк кыланып утыра торганнардыр, һич аңламассың. Шампанский күтәрер өчен бит инде ниндидер бер зур сылтау кирәк.
Бераздан капитан ярдәмчесе салоннан чыкты да минем яныма килде.
– Күрдем… Ничего, күңелле компания! – диде ул, елмаеп.
Миңа ошамады аның бу ваемсызлыгы.
– Шулаймы? – дидем мин коры гына. – Ә сез белмәдегезме, аларның болай кәефләнеп, шампанский эчеп утырулары нидән икән?
Капитан ярдәмчесе минем бу ризасызлыгыма игътибар итмәгән төсле итеп кенә әйтте:
– Кайсыдыр бәхәсен оттырган шикелле, сүзләреннән шулайрак аңлашылып калды. – Аннан рәсми тонга күчеп өстәде: – Сез хәзер тыныч кына йоклый аласыз. Өч сәгатьтән Новороссийскига җитәбез, шунда мәсьәлә ачыкланыр.
Һәм китәргә теләп борыла башлады. Мин аны туктаттым:
– Карагыз әле, иптәш помкапитан, шулай да сез үзегез ничегрәк уйлыйсыз соң? Бу типлар бит, чыннан да…
Ул минем сүземне бүлде:
– Беләсезме, мондый эштә бервакытта да алдан юрап куярга ярамый. Без портка радиограмма бирдек. Аннан тиешле органнарның кешеләре керерләр, шул чакта сезнең дә, безнең дә шикләребез хәл ителер… Ә хәзер рөхсәт итегез!..
Һәм миңа честь биргәндәй итте дә борылып китеп тә барды.
Минем аңа шактый ачуым килеп калды. Нинди формаль мөнәсәбәт! Безнең дә шикләребез хәл ителер, имеш! Юк инде, иптәш помкапитан, сәгатемне минем чәлделәр. Бик оста, шома гына йомдылар да куйдылар… Һәм тәгаен шул тар балаклар! Барысы бер шайка булып… Бу инде миңа хәзер көн кебек ап-ачык. Тик сез генә күрергә теләмисез… Кайсыдыр бәхәсен оттырган, имеш! Бәхәс оттырган өчен шартлатып шампанский ачтырырга кемнәр алар ул хәтле? Кайдан килгән, нинди акчаларын чыгарып сибәләр?
Шулай ачынып уйлана-уйлана, мин, түбән төшеп, каютама кереп яттым. Утны сүндердем. Ләкин күземә барыбер йокы керми, тышта диңгез шаулый, пароход кырынаеп-кырынаеп китә, иллюминаторны әледән-әле дулкын килеп баса, шул чакта бөтенләй диңгез төбенә китә башлаган кебек тоясың үзеңне. Шактый куркыныч. Укшыта башламаса ярар иде дип борчылам.
Гомумән, җан тынычлыгым китте, уфтанып, пошынып, әйләнеп-тулганып ятам шунда…
Менә берзаман кызым кайтып керде. Ишекне әкрен генә ачты, әкрен генә япты, тынын да чыгармаска тырыша. Сәгать хуҗасы уяна күрмәсен дип бик курка, ахрысы… Мин исә, күзләремне йомган килеш, йоклаган булып, аның һәр хәрәкәтенә колак салып ятам. Менә кыз караңгыда кыштыр-кыштыр чишенә башлады, менә нәрсәсендер салып урындыкка куйганда, тимер тавышы чыңлап китте… Аннары койкасы шыгырдады – кызым одеял астына чумды булса кирәк.
Эчемнән көрсенеп уйланам: дәшмәс идемме мин аңа, хәерле йокы теләмәс идемме? Без бер каютада баручы юлдашлар ич!.. Һәм шушы табигый кешелекле мөнәсәбәт урынына безнең арада хәзер шик-шөбһә, ачу-нәфрәт, курку-калтырау! Их кызый, кызый, боздың син эшне, боздың!
Кайчан, ничек йокыга киткәнмендер – белмим, ләкин күпмедер вакыттан соң акрын гына ишек шакуга уянып киттем… Пароход туктап тора, Новороссийскига килеп җиткәнбез, ахрысы. Мин торып, ишекне аз гына ача төшеп карадым. Ачуга, капитан ярдәмчесенең тавышы ишетелде:
– Гражданин, киенеп чыгыгыз әле.
Тиз-тиз генә киенеп чыктым. Коридорда капитан ярдәмчесе белән бергә тагын ике милиционер басып тора. Берсе – старшина, бик пөхтә итеп өр-яңадан киенгән, икенчесе – рядовой. Мин алар белән исәнләштем.
Киң җилкәле, кызыл чырайлы старшина шунда, коридорда ук власть кешесенә хас җитдилек белән миннән сораша башлады. Мин вакыйганы кыскача гына сөйләп бирдем. Ахырдан ул бер-ике генә сорау бирде, күрәсең, капитан ярдәмчесе аңа барысын да сөйләгән инде.
– Димәк, тәгаен әйтә аласыз: каютага кергәндә сәгатегез яныгызда иде!
– Әйе, менә шушы кулымда иде, моны бик ачык хәтерлим.
– Сез үзегез белән баручы кызны электән белә идегезме, юкмы?
– Юк, белми идем. Беренче тапкыр очратуым…
– Сез сәгатегезне шул кыз алган дип ышанып әйтәсезме?
Мин бер мәлгә икеләнебрәк калдым.
– Ничек дим сезгә? Сәгать каютадан югалды, ә аңардан башка керүче булмаган… Менә шуннан үзегез нәтиҗә яса– гыз инде.
– Ярый, – диде старшина, каешларын төзәткәләп. – Кыз каютадамы?
– Әйе, йоклый.
Шуннан старшина капитан ярдәмчесенә алдан кереп, ут кабызырга кушты. Аннары үзе батыр гына кереп, кызны уятырга тотынды:
– Гражданка, ә гражданка, торыгыз әле, торыгыз!
Кыз күзен ачты һәм сискәнеп китте. Өстенә иелеп торган милиционерны күргәч, ул әйтерсең телдән калды, бер сүз әйтмәстән, одеялын иягенә чаклы тартып һәм аптырау, курку тулы күзләрен старшинага тегеп карап тора башлады. Шул арада аның йөзе агарып та өлгерде.
– Сез курыкмагыз, – диде старшина аңа тыныч кына. – Безгә сөйләшергә кирәк. Торыгыз. Киенәсегез дә булса, без чыгып та тора алабыз.
Ләкин чыгып тору кирәк булмады. Кыз, креслодан күлмәген алып, одеял астыннан чыкмыйча гына, башына каплады, ашыга-ашыга өстенә тартты, аннан ялангач аякларын идәнгә салындырды. Старшина аның каршысына, минем койкага утырды.
– Ә хәзер документларыгызны рөхсәт итегез!
– Ни бар, ни булды? – диде кыз көчкә-көчкә генә.
– Хәзер белерсез. Документыгызны, пажалысты!
Кыз мендәр астыннан кечкенә сумкасын алып, шуннан бер кызыл билет чыгарып сузды.
– Алай… Сез студентка? – диде старшина, билетны карый-карый. – Медицинскийда укыйсыз?
– Әйе.
– Ничәнче курста?
– Өченчедә.
– Кайдан кайтып барасыз?
– Сочидан.
– Сочидан? Ни өчен Сочига бардыгыз?
– Анда минем апам тора. Шуңа кунакка бардым.
– Так, так, – диде старшина, билетны кире биреп, һәм кызга туп-туры карап тора башлады. Бу һич тартынусыз, ачыктан-ачык сынап карау иде.
Кыз ахырда бу карашка түзмәде, тәмам сабырлыгын җуеп, елардай булып, ялварып сорады:
– Бу ни эш? Аңлатыгыз, зинһар!
Ләкин старшина аңа җавап бирергә ашыкмады. Юри кадалыбрак һәм озаграк карап торганнан соң гына, яңадан сораша башлады:
– Ә сез пароходта нинди егетләр белән таныштыгыз, кемнәр алар?
Кыз, ярамаган бер эш сизенеп шомлангандай, бераз җавап бирә алмый торды.
– Алармы?.. Алар да – студентлар, – диде ул кыюсыз гына.
– Нинди студентлар?
– Мәскәү университеты студентлары…
– Кая баралар?
– Керчька.
– Ни өчен Керчька, ни өчен Мәскәүгә түгел?
– Алар практикага баралар…
– Сочиданмы?.. – диде старшина, көлемсерәп.
Кыз кызарып куйды.
– Сочидан түгел. Кавказдан баралар. Алар – геологлар. Башта Кавказ тауларында йөргәннәр, ә хәзер Кырымга китеп баралар.
– Кара, сез аларны бик яхшы беләсез икән!
Кыз башын иде, бераз дәшми торды.
– Миңа… Үзләре әйттеләр…
– Кайчан?
– Менә пароходта танышкач.
– Ә элек сез аларны белә идегезме?
– Юк.
Старшина, күзләрен кысып, тагын кызга төбәлеп торды. Власть кешесенең бу үтә сынаулы салкын карашыннан кыз өшеп киткәндәй куырылып, бөрешеп куйды. Башын тагын да ия төште, ничектер кечерәеп калды.
– Сез ул егетләрнең берсе белән бу каютага кереп тә чыккансыз икән, – диде старшина, гүя болай гына сүз кыстырган төсле итеп.
– Әйе, – диде кыз акрын гына. – Кофтамны алып чыктым.
– Бары шул гынамы? Ә нигә ул чакта егетне ияртеп кердегез? Юк, чыннан да, ни өчен ул егетне ияртеп керү кирәк булды?
Кыз иреннәрен генә кысты, һаман түбән карап, хәрәкәтсез утыра бирде. Шуннан соң старшина, яңа каешлары белән шыгырдап, урыныннан торды.
– Инде, алайса, рөхсәт итегез чемоданыгызны карарга?
Кыз кинәт курку-аптырау тулы күзләрен старшинага күтәрде.
– Ни өчен? Бу ни эш тагын? Әйтегез, зинһар! – диде ул, гаять дулкынланып.
Старшина рәхимсез бер салкынлык белән аңа туп-туры әйтеп бирде:
– Шушы каютада баручы менә бу гражданинның йоклаганда сәгате югалган… Аның әйтүенә караганда, сәгатьне сез яки кергән егет алган булырга тиеш… Әйтегез дөресен генә, кайсыгызның эше бу?
– Боже мой! Нинди хурлык, нинди хурлык! – диде кыз йөрәгеннән чыккан тавыш белән һәм ике куллап йөзен каплады.
Безнең барыбызга да бик читен, уңайсыз булып китте. Капитан ярдәмчесе тәмам караңгыланып, ачулы мөгрәнеп куйды:
– Шулай да… артыкка китте бу!
Миңа да старшинаның чемоданны тентергә җыенуы бер дә ошамады. Чыннан да, кыз, алган тәкъдирдә дә, нишләп инде сәгатьне чемоданына салып куйсын, ди! Тотылыр өченме? Акылга сыймый! Әмма старшина, безгә һич игътибар итмәстән, үзенең нәрсә эшләгәнен бик яхшы белгән тыныч бер кыяфәт белән кызның чемоданын актарырга тотынды. Андагы кыз кешенең ят күздән яшерен эчке күлмәкләрен һәм башка әйберләрен берәм-берәм күтәреп селки башлады. Хәтта сабын савытын да ачып карарга онытмады. Ә кыз бу вакытта, сыны каткандай һич кыймылдамыйча, йөзен каплап утыра бирде… Старшина карап бетерде, әйберләрне ни җитте алай кире салып, чемоданны ябып куйды. Аннары торып, китель чабуларын тарткалап, кызга дәште:
– Бәлкем, үзегез генә әйтеп бирерсез, сәгать кайда?
Кыз җавап бирү түгел, селкенмәде дә. Әйтерсең мәрткә киткән. Хәзер инде артык бәйләнеп, җәберләп торуның кирәксезлеге көн кебек ачык иде. Моны старшина үзе дә сизде булса кирәк, тамак кыргалап, таптанып торды да каютадан чыкты. Аның йөзе тирләгән һәм бүртенгән иде. Ахрысы, ул да ямьсез бер эш үтәп, шуның нәтиҗәсез чыгуына шактый нык кәефсезләнгән иде.
– Ә хәзер теге егетләр янына илтегез! – диде ул, кашларын җимереп, капитан ярдәмчесенә.
Бар да югары менеп киттеләр. Алар артыннан теләр-теләмәс кенә мин дә иярдем. Дөресен генә әйткәндә, бу шактый күңелсез тамашадан минем гайрәтем чигеп өлгергән иде инде, эшнең ахыры белән кызыксыну бетте диярлек, тик әле кыз янында ялгыз каласы килмәгәнгә күрә генә ияргән булдым.
Егетләрнең бара торган каюталары пароходның икенче башында булып чыкты. Яңадан түбән төштек. Коридор очындагы бер каюта каршысына җитеп туктагач, капитан ярдәмчесе ишекне шакырга тотынды. Егетләр каты йоклыйлар иде. Кат-кат шакыгач кына, ишекне ачтылар. Капитан ярдәмчесе белән старшина эчкә уздылар, мин ачык ишек төбендә калдым.
Ишекне ачкан егет бөтенләй ялангач диярлек, бер кат трусиктан гына, һәм аның гәүдәсе сокланып карарлык таза, сылу иде. Ут яктысында тәне шомартылган имән төсле елкылдап, ә каты мускуллары ап-ачык беленеп тора. Типсә тимер өзәрлек егет!
Ул, үзенең ялангач булуыннан бер дә уңайсызланмыйча, власть кешеләрен бик тыныч каршылады.
Кергәч тә, старшина аңардан документын сорады.
– Ни өчен ул сезгә? – диде егет.
– Ни өчен икәнен соңрак белерсез, ә хәзер рөхсәт итегез! – диде старшина коры гына.
Егет, тыңларгамы моны, юкмы дигәндәй, беравык көттереп торды, аннары чөйдәге пиджагыннан паспортын алып бирде. Старшина паспортның һәр битен ачып карарга кереште.
– Иптәшегезне уятыгыз!
Егет иптәшен уятты. Анысы татлы йокыдан айнып җитмәгәнгә, ахрысы, каютадагы кешеләргә бөтенләй игътибар итмәде.
– Сезнең документыгыз? – диде старшина аңа. – Сезнең документыгыз, дим?
Ниһаять, егет, башын күтәреп, старшинага карады.
– Документ?
– Сез, нәрсә, исерекме әллә?
Егет җавап биреп тормыйча, һаман йокысын кызгангандай, иренеп кенә каяндыр документын чыгарып сузды. Старшина алып карады, кире бирде һәм тамак кыргалап куйды.
– Студентлар, значит?
– Әйе, дипломантлар, – диде егетләрнең басып торганы.
– Кая барасыз?
– Керчька.
– Максат?
– Без практикага китеп барабыз.
– Аңлашыла… Ә әйтегез әле, сезнең кайсыгыз икенче класста баручы кызның каютасына кергән иде?
Ялангач егетнең йөзеннән бер мизгелдә гаҗәпләнү һәм борчылу чагылып узгандай булды.
– Мин… – диде. – Эш нәрсәдә соң?
– Эшме? – Старшина беравык, егетнең эченә үтәрдәй булып, аңа текәлеп карап торды. – Эш менә нәрсәдә: сез кереп чыккан каютада баручы менә бу гражданинның сәгате югалган…
– Хуш, шуннан соң?..
– …Сездән башка бүтән керүче булмаган. Так вот…
Егет кинәт кычкырып көлеп җибәрде:
– Ха-ха-ха! Игорь, ишеттеңме, мин – сәгать урлаучы! Ну и ну!
Старшинаның йөзенә кызыл таплар бәреп чыкты, ләкин ул, таштай тынычлыгын һәм рәсми корылыгын саклап, бүленгән сүзен әйтеп бетерде:
– Так вот, эшнең нәрсәдә икәнен аңлагансыздыр?.. Ә хәзер рөхсәт итегез әйберләрегезне карарга!
– Юк, рөхсәт итмим! – диде егет, кинәт усалланып. – Сезнең ни хакыгыз бар? Бу – башбаштаклык! – дип кычкырды егет. – Мин протестую! Мин моны болай гына калдырмаячакмын!
Ләкин старшинаның моңа һич исе китмәде, күрәсең, инде ул, кешеләрнең төрлесен һәм төрле хәлләрне күреп, өйрәнеп беткән… Үтә бер битараф салкынлык белән:
– Яхшы, алайса, – диде. – Ул чагында киенегез, без сезне пароходтан алып калабыз. Анда тикшерербез.
Бу сүзләр егетләрне берьюлы аптырауга төшерде булса кирәк, алар, бер-берсенә карашып, ни әйтергә белмичә тынып калдылар. Ниһаять, койкада йокымсырап утырган егет, кулын селтәп, иптәшенә:
– Мансур, төкер үзләренә! – диде. – Әйдә, карасыннар. Пустяк өчен пароходтан калып булмас!
Шуннан соң Мансур дигәне, каршы килмәвен аңлатып, мускуллы кулларын ялангач күкрәге өстенә кушырып куйды да нәфрәт һәм бәйсезлек күрсәткән бер кыяфәт белән стенага сөялде. Старшина эшкә кереште. Иң элек егетнең чөйдәге киемнәрен капшап, суккалап карады. Аннан чемоданын ачып күрсәтергә кушты. Егет, кузгалмыйча гына:
– Ачык ул! – диде.
Старшина кечкенә чемоданны идәннән алып урындыкка куйды да ачып актарырга тотынды. Дәфтәр, китаплар, ниндидер таш кисәкләре, майка, трусик, күлмәк, галстуклар – шуларның барысын да берәм-берәм күтәреп карап чыкты.
– Йә? – диде егет, каш астыннан гына аңа карап.
Старшина, тураеп, фуражкасын арткарак этәреп куйды.
– Тагын нәрсәләрегез бар?
– Без күп багаж йөртмибез. Әйбер җыярлык баеганыбыз юк әле.
– Шулаймы? Ә шампанский эчәргә акчаны каяндыр таба-сыз?
Егет авыз кырые белән генә елмайгандай итте.
– Кара, сез барысын да белеп өлгергәнсез икән инде! Бәлкем, сәгать акчасын эчкәндер болар дип уйлый торгансыздыр?
Старшина дәшмәде. Үзен ничаклы гына тыныч, салкын тотарга тырышмасын, шулай да хәле аның бик шәптән түгел иде. Йөзе караңгыланды, яңак сөякләре уйнаклап куя башлады. Ихтимал, ул егетләрне юкка борчуын, бу тентүләрнең бернинди нәтиҗә бирмәячәген эченнән аңлагандыр да инде, ләкин шулай да үз ролен ахырынача үтәүдән туктамады. Һаман рәсми җитдилеген саклап, ул койкада утырган егеткә дәште:
– Ә хәзер сезнең әйберләрне карарга рөхсәт итегез!
Егет, бу эшне бик хуп күргәндәй, кәефле генә:
– Ә, пожалуйста, рәхим итегез! – диде.
Старшина аның да киемнәрен, чемоданын карап чыкты. Әлбәттә, эзләгәнен тапмады ул. Бу вакытта инде мин каютадан читкәрәк киткән идем. Егетләрнең күз алдында торасым килмәде. Читтән генә аларның көлүен, ә старшинаның: «Сез көлмәгез… Сез аңларга тиеш, безнең бурыч…» – дип, нидер сөйләп маташуын гына ишетеп калдым.
Бераздан старшина, тирләгән битен-муенын яулык белән сөртә-сөртә, каютадан чыкты. Минем янга килгәч, бу миңа ачулы карап, кырыс кына сорап куйды:
– Ә сез, гражданин, үзегез исерек түгел идегезме?
Мин комачтай кызарып киттем. Һич көтмәгәндә, бик капыл сукты бу милиция! Аптыраудан бары:
– Нигә алай дисез? – дип кенә әйтә алдым.
– Нигәме? Исерек кеше сәгатен генә түгел, башын да югалта. Беләбез без, күргәнебез бар… Сәгатегезне пароходка утырганчы ук югалткансыздыр может, ә?..
– Гафу итегез! – дидем мин, аның бу әрсез дорфалыгына гаять ачуым килеп. – Кем дип беләсез сез мине? Мин, эчсәм дә, акылымны җуя торган кеше түгел. Сезнең миңа ышанмаска һичбер хакыгыз юк, һәм мин сезгә кабатлап әйтәм: сәгатем каютада югалды…
– Ну, алайса, каютагыздан эзләгез дә! – диде старшина, гаҗәп салкын-сансыз гына итеп һәм, шуның белән сүзне беткәнгә санап, капитан ярдәмчесенә борылды: – Безнең өстән йөк төште, иптәш помкапитан! Рөхсәт итегез китәргә?
Капитан ярдәмчесе иңбашларын җыерып куйды.
– Әйе, сездән дә, бездән дә эш калмады. Гаепсез кешеләрне борчыдык, гафу үтенә белмәдек… Инде гражданин пассажирның безгә артык претензиясе булмас дип уйлыйм. Сез дә, иптәш старшина, безгә ачуланып китмәгез!
– Ничего! – диде старшина, кулын селтәп. – Без күнеккән инде… Ну, пока!
Һәм честь биргәндәй итте дә, иптәшен ияртеп, югары атлады. Капитан ярдәмчесе дә алар артыннан китте. Берсе дә миңа соңгы мәртәбә сүз әйтү түгел, башын да какмады. Гаҗәп уңайсыз, мәгънәсез, ачу китергеч бер хәлдә торып калдым мин… Нәрсә булып чыкты соң бу? Гүяки менә мин, сәгатемне югалтучы, бөтен күңелсезлекләрнең бердәнбер гаепчесе булдым да калдым. Әмма гаеплеме соң мин?
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?