Электронная библиотека » Амирхан Еники » » онлайн чтение - страница 6

Текст книги "Әсәрләр. 1 том"


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 11:41


Автор книги: Амирхан Еники


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 6 (всего у книги 49 страниц) [доступный отрывок для чтения: 13 страниц]

Шрифт:
- 100% +

– Гафу итегез, ирегез мондамы?

– Әйе, монда, бер заводта эшли.

– Фронтта булдымы-юкмы?

– Юк, булмады.

Үзем дә сизмәстән:

– Сез бәхетле икәнсез! – дим.

Ул, «ни өчен» дияргә теләгәндәй, чак сизелерлек итеп, сыңар иңбашын күтәреп куя һәм, бу сүзләремнең бернинди арткы уйсыз әйтелүенә ышанмагандай:

– Ул үзе китәргә теләгән иде дә, җибәрмәделәр, – ди.

Чыннан да, бу ханым, бәлкем, минем кебек фронттан кайтучылар фронтка бармый калучыларга көнләшеп, яратмыйча карыйлардыр дип уйлый торгандыр. Мин, аның башына шундый уй килә күрмәсен дип, сүзләремнең саф күңелдән әйтелгән булуын тизрәк белдерергә ашыгам:

– Җибәрмичә яхшы иткәннәр, чын-чын! Бөтен кешегә дә фронтка китәргә димәгән бит… Үзегез беләсез, ул мөмкин дә түгел… Сез бәхетле икәнсез, дидем, чөнки сезнең авыр борчуларга төшмичә калуыгызга куандым. Кем белә, бәлкем, сез олы хәсрәттән котылып калгансыздыр.

Ул дәшмәде. Ул уйчан күзләре белән тутырып миңа бер карап кына алды. Бу минутта аның күңелендә нинди уйлар икән? Мин, аның тыныч, тик чак сизелерлек моңсу җәелгән йөзенә никадәр текәлеп карасам да, бернәрсә дә күрә, сизә алмыйм. Уема төрле шикләр килә. Ирләрен сугыш куркынычы эченә җибәрмәгән, алар өчен борчылып, кайгырып тормаган, аларның исән-сау кайтуын сагынып көтмәгән хатыннар, бәлкем, мондый чын күңелдән әйтелгән сүзләрне йөрәкләренә якын ала да белмиләрдер? Ә бәлкем, минем сүзләремә һаман шаярып кына әйтелгән сүзләр дип карый торгандыр? Аның дәшми торуыннан шактый уңайсыз хәлдә калам, бераз тик торганнан соң, янә акрын гына дәшәм:

– Гафу итегез, ихтимал, мин урынсыз сүз әйткәнмендер, ләкин ышаныгыз, чын күңелемнән әйткән идем.

Ул, ниндидер борчылулы уйдан арынган шикелле, ашы– гып:

– А, рәхмәт сезгә! – ди һәм эчке бер нурдан яктыргандай ачылып китә, һич тарсынусыз юмарт итеп елмая, хәтта бит урталары нәкъ кыз вакытындагы шикелле чокыраеп куя. Белсәң иде, нинди уйларның күләгәсе һәм яктысы аның йөзеннән шулай шуып үтте икән!.. Ләкин, әйтәсе дә юк, аның бу нурланып елмаюы мине чын-чыннан сөендерде, ә шикләрем исә җиңел төтен шикелле берьюлы каядыр таралып киттеләр. Аның бик бәхетле булуына ышанасым килде, башка сораулар бирәсем килмичә, бары тик аның турында матур итеп уйлыйсым гына килде… Инде ул – утыз яшьтән узган хатын, мин аның маңгаендагы, күз төпләрендәге вак кына җыерчыкларын күреп торам. Хәтта күңелемә «кешенең иреннәре дә картая, ахрысы» дигән уй килә, чөнки кайчандыр яңа ачылган чәчәк төсле булып хәтеремә сеңеп калган алсу иреннәре өстенә нечкә генә сызыклар төшкәннәр… Ләкин мин аның йөрәге төбендә бервакытта да сүнми торган мәхәббәт уты яшәвен тоям шикелле… Ул һәрвакыт сулмас гүзәл, тигез җылы итеп сөя белә һәм ләззәтле эреп сөелә белә торгандыр кебек… Үзе дә, ире дә бик бәхетлеләрдер дип ышанасы килә… Белмәгән көе болай уйлау гаҗәп тә тоелыр, ләкин була бит дөньяда шундый кешеләр, карау белән аларның бәхетле булуларына ничектер ышанасың да куясың!

Ул минем нинди уйлар белән үзенә сокланып карап торуымны сизенде булса кирәк – йөзенә янә кызыллык чыкты, башын читкә борды, кулындагы ридикюлен ачып, кечкенә ак кулъяулыгын чыгарды, һәм мин нечкә бер хуш иснең йөземә бөркелүен тойдым. Соңра, минем һаман сүзсез булуымны килештермәде, ахрысы, үзе башлап сүз кушты:

– Фронттан кайткан танышларымны очратсам, миңа әллә ничек уңайсыз булып китә.

– Ни өчен?

– Сез шулкадәр авырлыклар, газаплар күргәнсез…

– Ә сез биредә ансат һәм рәхәт тордыгызмыни?

– Юк, әлбәттә.

– Шулай булгач?

– Ләкин сез күргәннәрне без күргәннәр белән чагыштырып буламыни?! – диде ул һәм күкрәге өстенә салынган кара ефәк кашнесының бер очын, ачылып торган муенын уратып, артка ташлады. Бары хәзер генә мин костюмының сул ягына кадаган ике тар гына медаль билгесен күреп алдым һәм аның минем белән никадәр тыйнак, кечелекле булып сөйләшүенә чын-чынлап гаҗәпләнә калдым… Ничектер үзем дә сизмәстән:

– Нур өстенә нур, – дип әйтеп ташладым һәм, бармагым белән күрсәтеп: – Менә бу кадерле билгеләрне сезгә бушка гына бирмәгәннәрдер, һәм тегеннән кайтып сезнең белән очрашкан танышларыгыз, менә безнең җиңеп кайтуның сәбәпчеләреннән берсе шушы ханым икән, дип эчләреннән әйтә торганнардыр, – дидем.

Ул, сөенеп, минем күзләремә туры карады һәм, ашыгып:

– Әгәр минем турыда шулай уйлаучылар булса, чын күңелемнән рәхмәт аларга! – диде.

Шул арада чаттан трамвай да килеп чыкты. Вакытсызрак килде ул килүен, ләкин чара юк, китәргә кирәк иде.

– Сез кайсы якка? – дидем мин.

– Мин каршы якка… – диде ул һәм бик кыска гына паузадан соң: – Ирем янына клиникага барам, – дип өстәп куйды.

Минем бик үк аңлап бетмичә каравымны күргәч, ул, янә тавышын акрынайта төшеп:

– Икенче ай авырый инде, – диде.

– Шулаймыни?.. Нәрсә булды соң?

Ул аз гына көттереп җавап бирде:

– Ашказанына операция булган иде…

– Кызганыч! Хәле ничек соң?

– Рәхмәт! Яхшыра инде.

Хәзер генә мин бая аның йөзенә нинди хисләрнең яктысы һәм күләгәсе калкып чыгуын аңладым. Әйе, тормышта һәркем өчен шатлык та, хәсрәт тә була торган нәрсәләр.

Ул, ике арада туа башлаган уңайсыз тынып калуны булдырмаска теләгәндәй, көлемсерәп:

– Аның янына баргач сөйләргә яңа хәбәрем булды, – диде.

– Гафу итегез, нинди яңа хәбәр ул?

– Фронттан кайткан янә бер танышымны очраттым диярмен.

– Андый игътибарга лаек булуым өчен шатмын. Таныш булмасак та, миннән үзенә сәлам әйтегез.

– Рәхмәт, әйтермен, әлбәттә.

Килеп туктаган трамвайга кешеләр ашыгып керәләр иде. Миңа да кузгалырга вакыт җитте.

– Яхшы, хәзергә хушыгыз!

– Хушыгыз!

Ул, перчаткасын салып, миңа кулын бирде.

Мин трамвайга утырдым. Эчкә үтмичә, площадкада, тыгызланып тулган халык арасында тукталдым һәм артыма борылып карадым. Кузгалып киткән трамвайдан аның әле елмаюы китеп бетмәгән йөзен һәм минем тарафка карап торуын күрдем.

Табигый инде, трамвайга утырып китсәм дә, мин уйларым белән аңардан аерыла алмадым. Яшерәсе юк: бу очрашу мине бик тирәнтен дулкынлатып өлгерде һәм минем үз-үземне сәяхәтче сыман тоеп маташуларымны берьюлы юкка чыгарды. Юк, мин торган шәһәремә генә түгел, биредә үткәргән гомеремә кайтканмын икән. Менә ул үткән гомернең бер онытыла язган сәхифәсе ачылды, һәм вакыт үтү белән саргая башлаган бу сәхифәнең юллары арасыннан моңарчы миңа билгеле булмаган яңа мәгънә табылган кебек булды.

Күкрәгемә тулган хисләр яктысында мин бу яңа мәгънәне аңларга тырышам. Нәрсә соң ул?

Менә моннан берничә минут кына элек каршымда басып торган ул ханымның җанлы кыяфәтеннән күңел күзләремне аерып ала алмыйча, эчемнән аңа дәшәм: «Сөекле ханым, кем сез миңа? Ни өчен сезнең тыйнак сүзләрегез, күптән онытылып, яңадан хәтергә төшкән тансык көй шикелле, колагым төбендә яңгырадылар? Ни өчен сезнең дустанә карашыгыз яшьлегемдә беренче тапкыр очраткан сөю карашы төсле булып йөрәгемә иңде?.. Нинди кодрәт белән әле сез минем тыныч яткан күңелем күлен якты дулкыннар белән бизәп өлгердегез?» Һәм мин сакланып кына, гүя акылымның ачуы килеп, күкрәгемдә яңа гына бөреләнгән хисләрне качырмасын өчен, курка-курка гына «Мәхәббәт!» дим. Әйе, мәхәббәт! Бик күптән әйтелмәгән бу сихри сүзнең чын булуына ышанасым килепме яки аның бөтен хыялый ләззәтен татырга теләпме, мин янә тәкрарлыйм: «Мәхәббәт!»

Ләкин ни өчен, ни сәбәптән мин аны, ул мәхәббәтне, менә хәзер тойдым, таптым?.. Бәлкем, ул ханым хәзер миңа бөтенләй башка, әүвәлгегә һич охшамаган сурәттә күренгәндер?.. Юк, бу бик үк дөрес түгел. Кеше күпме генә үзгәрмәсен – әүвәлге сыйфатларын бервакытта да җуеп бетерми. Шик юк, ул хәзер картая төшкән, ләкин мин аның йөзендә беренче мәртәбә очраткан кызымның чыраен күрмиммени?! Хәзер ул шактый сабырлана, тыйнаклана төшкән, ләкин мин аның нәфис кыз чагындагы рухи нечкәлеген, күңеле пакьлеген сизмиммени?! Ә шулай да «мәхәббәт» диюем ни өчендер теге вакытта түгел, ә менә хәзер телемә килде. Күрәсең, озак еллар буена йөрәктә сизелмичә сакланып яткан мәхәббәт тойгысын һич уйламаганда тоеп, табып алу өчен, ниндидер яңа шартлар кирәк булган. Әйе, бу шулай!

Чыннан да, мин бүген кем, кайда мин? Минем өстемдә ерак илләрнең тузаннарын ияртеп кайткан соры шинель, хыялымда әле күптән түгел генә миннән торып калган ят шәһәрләрнең, ят авылларның, ят кырлар һәм юлларның матур да, ямьсез дә, төзек тә, җимерек тә, куанычлы да, шомлы да булган күренешләре… Һәм менә мин, кичә генә кайтып төшкән солдат, дүрт елдан соң бүген беренче мәртәбә аны – җыйнак гәүдәле, сөйкемле чырайлы, уйчан карашлы кечкенә ханымны очраттым. «Ах, менә ничек! – дим мин, кинәт бөтенесен бик ачык аңлап. – Дүрт ел буена фронтта йөреп кайтуым кирәк булган икән. Сугыштан кайтуым, сугышны бетереп, тере булып кайтуым кирәк булган икән!.. Әйе, әйе, әгәр мин траншея пычракларында аунамаган булсам, бозлы суларны кичеп чыкмаган булсам, үлемнең сөяк кулларын бугазымнан каерып ташламаган булсам, менә хәзер мәхәббәт дигән ул олы тойгының мөкатдәс орлыгын бәгыремнең җанлы төере шикелле итеп тоя алган булыр идеммени?!»

Сүз юк, хәзерге минутта кичергән бу тойгыларым миндә сер булып калыр. Ул ханымның үзенә түгел, дус-ишләремнән кемгә дә булса мин аны бервакытта да, әлбәттә, ачмаячакмын. Әйдә, хәзер тапканым үзем өчен генә эчке юанычым, сөенечем булып калсын! Әгәр ул ханым белән яңадан очрашырга туры килсә, мин аның якты йөзе, әдәпле кыланышы, ирен, баласын сөйгән саф, сизгер йөрәге, ил күрке була алырлык намуслы эшчәнлеге алдында тирән ихтирам белән башымны гына иярмен.

Әмма ул ханымга бу минутта мин кат-кат рәхмәт әйтүдән тыела алмыйм. Гүя ул мине, кулларымнан җитәкләп, яшьлегем бакчасына алып керде. Мин чәчәкләрнең исен беренче тапкыр нечкәреп сөенер өчен иснәгән вакытларымны, кошлар сайравыннан беренче тапкыр рухланып канатланган чакларымны, һәр туган язның алсу иртәсе гомерем иртәсе булып күренгән яшьлек елларымны хәтеремә төшердем. Алар исә – ул вакытлар, ул тойгылар – барысы да менә шушы шәһәрдә, шушы шәһәрне чорнаган һавада, шушы шәһәрнең җире, суы, урманнарында, ниһаять, шушы шәһәрнең, сөекле ханым, сезнең шикелле яшьләре арасында туган иде. Йә, сугыш михнәтләрен күптән түгел генә артта калдырып, кичәгенәк кенә әле шәһәремә аяк баскан мин ничек итеп:

– Илем минем – гомерем минем! Үткәнем генә түгел, киләчәк тормышым, бәхетем, мәхәббәтем дә бары синең изге туфрагыңда! – дип, яңадан бер тапкыр иманымны беркетеп куймыйм, ди?!

1946
ТАУЛАРГА КАРАП
I

Сугыш беткән елның коры, аяз көзе иде. Соңлап кына фронттан кайткан бер егет, кечкенә төенчек күтәреп, Локман картларга күрешә килде. Менә ул артка таба ава биреп торган капкадан иркен генә ишегалдына керде.

Әйе, монда барысы да аңа бик таныш, әмма… барысы да шулхәтле үзгәрер икән!.. Ишегалдын тоташ чүп үләне басып киткән, әле күптәнме җыйнак-таза гына өй искергән, тузган, ничектер мескенәеп, кечерәеп калган; абзар-куралар ташландык хәлендә… Бөтен ихатага ниндидер бер ятимлек, сүлпәнлек, боеклык яткан кебек… Егет бер мәлгә туктала, сәерсенеп тирә-ягына карана, колак салып тора. Тынлык, шылт иткән тавыш юк, тик кипкән үлән арасында ялгыз чикерткә ялкау гына чырылдый… Егет кузгалып китә, чалышайган ишектән иелеп караңгы өйалдына керә, капшанып ишекне таба һәм, аз гына ача төшеп, каты гына тамак кыра:

– Эһем, эһем… ярыймы?

Җавап бирүче булмый, ул өйгә керә, идән уртасына уза. Шунда гына мич алдыннан егет каршысына Шәмсинур әби ак чәчләрен яулыгы астына сыпырып кертә-кертә килеп чыга.

– Исәнме, Шәмсинур әби, исән-сау гынамы сез?!

Шәмсинур әби танымыйча карый:

– Кем соң син, улым?

– Бу мин, Шәмсинур әби, Әхмәтвәли булам.

– Кем?

– Әхмәтвәли, дим.

– Әхмәтвәли?! Гайниҗамалның Әхмәтвәлиеме?

– Әйе, нәкъ үзе, Шәмсинур әби.

– Ай Аллам! – ди карчык, җанланып китеп. – Карасана, танымый да торам ласа, Әхмәтвәли бәбкәм, син икәнсең… Исән-сау гына кайттыңмы соң?

– Шөкер әле, Шәмсинур әби, сезнең хәер-фатихада менә йөреп кайттык.

– Ярый, ярый, бирсен Алла, Гайниҗамал бичара бик тә куангандыр инде. Менә бит ул исән кеше башлары – бер кайтмаса, бер кайта.

Карчык мич каршындагы сәке түрендә башыннан ук сары тун каплап йоклап яткан картына үрелә:

– Син, сиңа әйтәм, тор әле, Әхмәтвәли кайткан бит.

Сары тун селкенми, карчык сәкегә тезләнеп этәрә башлый:

– Карале, сиңа әйтәм, Әхмәтвәли кайткан, әнә безгә килде. Тор әле, бу нинди йоклавың инде… Көпә-көндез… Картайды шул, бик картайды…

Ахырда сары тунның чабуы ачыла, һәм Локман карт терсәгенә таянып башын күтәрә. Ул каршында басып торган хәрби киемле ят кешене күргәч, куркып киткәндәй, күзләрен зур ачып, сүзсез карап тора.

– Исәнме, Локман бабай! – ди егет, аңа юмарт елмаеп.

– Кем бу? – ди карт, һаман күзләрен түгәрәкләндереп.

– Әхмәтвәли бит инде, танымыйсыңмыни, үзебезнең Әхмәтвәли, Гайниҗамал киленнең Әхмәтвәлие.

Карт авызын ача:

– Ә-ә-ә… Әхмәтвәли, мәрхүм Әхмәтгәрәйнең Әхмәтвәлиемени бу? Алай-й.

Ул, ике кулына таянып, озын аякларын тезләреннән бөгеп, шуып кына, сәке кырыена килә. Әхмәтвәли, төенчеген өстәлгә куеп, ике куллап үзләре белән күрешә. Карт белән карчык битләрен сыйпап алалар. Аннан Шәмсинур әби калтыранган тавышы белән сөйләнә башлый:

– Әй Әхмәтвәли улым, үз балабыз кебек якын бит син безгә, Батырҗаныбызның якын иптәше идең бит син… Бергә үстегез, бергә киттегез. Менә гомерең булгач син кайттың, ә ул…

Карчык сүзен әйтеп бетерә алмый, ике күзеннән мөлдерәп агып киткән яшьләрен туктатыр өчен, йөзен яулыгы белән каплый һәм кыска гына итеп сулап куя:

– Уф, Аллам!

Ә карт зур, хәлсез кулларын өстәлгә сузып салган да, шул кулларына карап, тик кенә утыра. Йокысыннан һаман әле айнып җитмәгәнме ул, кем килгәнен, ни өчен килгәнен аңлап җиткермәгәнме, ләкин аның бу кадәр ваемсыз тынып утыруын аңлавы читен иде. Әхмәтвәли, картка карап, аның күпме картайган, өшәнгән булуына гына түгел, бигрәк тә менә шулай, яшен суккан агачтай, сүнеп калуына гаҗәпләнә иде. «Әйе, – диде ул эченнән, – хәсрәт кешене нишләтә!» …Батырҗанның үлеп калганын, кайтмаячагын ул фронтта чакта ук кыр госпиталендә эшләүче Сания исемле бер кыздан килгән хат аша ишетеп белгән иде. «Үз кулларымда җан бирде шул, бәгырькәем!» – дип өзгәләнеп язган иде ул кыз аңа, һәм бу сүзләр егет белән кыз арасында ниндидер бер тирән якынлык булганлыгын сиздергән иде. Ләкин Әхмәтвәли ул чагында монысына артык әһәмият биреп тормады, чөнки кече яшьтән үк бергә үскән якын дустын югалтудан ул бер хәсрәтләнсә, менә бу картларны уйлап өчләтә хәсрәтләнгән иде.

Шуңа күрә Батырҗан турында менә хәзер сүз алып баруы да аның өчен бик авыр иде: ничек итеп бу ике ятимнең ачык ярасына кагыласың? Ул хәтта юатыр өчен әйтергә уйлап килгән сүзләрен дә онытып җибәрде һәм аптырауга төшеп, өй эченнән бер күз йөртеп чыкты. Бик таныш иде бу өй эче, әнә теге почмактагы кечкенә өстәл янында ул Батырҗан белән күпме сөйләшеп утырмады, әнә Батырҗанның үз кулы белән җыйнак кына итеп эшләп куйган ике катлы киштәдәге китапларын алар күпме тапкырлар актарып, укып карамадылар, әнә теге өстәл өстендә торган кызыл тышлы патефонны ничаклы гына уйнатмадылар! Бар нәрсә искечә, бөтен әйбер үз урынында, ләкин алар барысы да авыр сагыш сөреме белән өртелгәннәр, гүя алар да гомерлек ятимлеккә дучар ителгәннәр иде.

«Әйе, зур югалту хәсрәте карт белән карчыкка гына түгел, өй эчендә дә сарышып өлгергән икән», – дип уйлап алды Әхмәтвәли, һәм аңа бу салынкы, тын хәсрәт сөреме бик, бик авыр булып тоелды. Ихтимал, картлар үзләре моңа ияләшеп тә өлгергәннәрдер, әмма фронттан кайткан солдат җаны моның белән һич килешә алачак түгел иде.

«Юк! Бу сөремне ничек тә куарга, таратырга, бетерергә кирәк», – диде ахырда Әхмәтвәли, башын чайкап, һәм солдат гадәтенчә бик нечкәләп тормыйча, аз гына кабалана төшеп, күңеленә килгән сүзләрне сөйләп китте:

– Сезгә бик авыр инде, әйтәсе дә түгел, мин аңлыйм моны… Батырҗан урынына үзем ятып калган булыр идем дә бит, тик безнең теләктән генә тормый шул. Әйе, күпләргә, бик күпләргә ачы хәсрәт килде. Ләкин ни булса ул, менә сугыш бетте әле, дошманның муенын астына китердек, шуңа куанырга кирәк… Дошман бик явыз, бик әшәке булып чыкты. Ай-һай, аның кылган явызлыклары – сөйләп кенә бетерәсе түгел. Баланы бала, картны карт дип тормадылар бит ул ерткычлар. Менә шундый бәдбәхет дошманнан илне коткарып калдык. Бу – әйтергә генә ансат. Әйе, әле карыйм-торам, сез сау-сәламәт икәнсез, беркөе тыныч кына торасыз икән, колхоз үзегезне карый булса кирәк… Әгәр шуннан сугыш без дигәнчә бетмәсә, бик яман булыр иде бит, ә? Локман бабай, дөрес түгелме?

Локман карт башын аз гына күтәреп, боз салкынлыгы бәреп торган тонык күзләре белән Әхмәтвәлигә текәлеп карады, салынкы иреннәрен акрын гына кыймылдатып куйды, тик бер сүз дә әйтә алмады… Әйтә алмады, чөнки картның йөрәгендә «дошман» дигән сүз кузгаткан усал тойгы тел белән генә әйтеп бирерлек түгел иде. Һәм Әхмәтвәли әнә шул, боз салкынлыгы бөркеп, үзенә төбәлгән күзләрдән, картның эчендә бөтен нәрсә көеп бетсә дә, әмма Батырҗанын тартып алган дошманга карата мәрхәмәтсез ачу, тирән нәфрәтнең беркайчан да бетмәячәген, тере булып ятачагын бик ачык аңлап алды.

– Менә шул-шул! – диде Әхмәтвәли, картның әйтә алмаган сүзен раслап. – Әле без бәхетле кешеләр булып чыктык. Башка төшкән хәсрәтләр ничаклы зур булса да, шатланырга, шөкер итәргә урыныбыз бар… Шулай түгелме, Шәмсинур әби?

Карчык ике куллап яулыгын рәтли дә җиңел генә бер көрсенеп куя:

– Әй Әхмәтвәли генәм, ничек шөкраналар кылмыйсың, ди. Тома ятим калдык, үлем түшәгенә ятар вакытларыбыз җиткән. Йә, шуннан колхоз карамаса, авыл кайгыртмаса нишләр идек без, кая барыр идек, кемгә сыеныр идек? Юк-юк, ул җәһәттән, Әхмәтвәли балам, зарыбыз юк, бик ризабыз… Әмма… – Карчык азга гына туктала, гүя бугазына килгән яшьне йотарга тырыша. – Әмма авыр шул, бик тә авыр… Күңелебез китек, башыбыз вәйран44
  Вәйран – аптырап, гаҗиз булып.


[Закрыть]
, тиле кәккүк булып беттек инде… Бер дә оныта алмыйбыз үзен, бер дә оныта алмыйбыз шул, Әхмәтвәли генәм… Бердәнбер ул үстердек, ул китте – югалды. Менә аңардан калган баланы, Батырҗаныбызны, күз алмасыдай карап үстердек, инде ул да… – Карчык сүзен әйтеп бетерә алмый, янә бөгелеп төшә, мул булып коелган яшьләрен тыя алмыйча һәм тыярга да теләмичә тавыш-тынсыз гына елый.

Әхмәтвәли иреннәрен кыса, башын иеп маңгаен ышкый.

Шул чакта Локман карт, үзалдына әйткәндәй, сүнгән тавыш белән акрын гына:

– Кайтмады шул, нишләтәсең аны!.. – дип куйды.

Әхмәтвәли картның сүзләреннән әллә ничек өшеп, калтыранып китте. Тирән бер гаҗизлек белән әйтелгән бу сүзләрдә кайтмый калган кешегә балаларча үпкәләү ишетелгән кебек булды аңа…

Тагын шактый утырып, булдыра алган кадәр үзләрен юатып, алып килгән чәй, шикәрен Шәмсинур әбинең кулына биреп чыгып киткәч тә, Әхмәтвәли Локман картның әнә шул йөрәкне өшетерлек сүзләреннән арына алмады.

Дүрт ел буена сугыш эчендә кайнап, күпме авырлыклар күреп, ниһаять, җиңү шатлыгы белән очынып, дөньяда иң бәхетле кеше булып кайтса да, ул сугышның әле күпме кешеләр йөрәгендә тиз генә төзәлмәс авыр яра калдыруын аеруча бер тирәнлек белән тойды… Аның бу ятим карт белән карчыкка бик, бик изгелек күрсәтәсе килде. «Ах, Батырҗанны алыштырып булса иде!» – диде ул, чын-чыннан көрсенеп, әмма бу ихлас теләкнең бары коры теләк кенә булуын яхшы белгәнгә күрә, шунда ук: «Батырҗанның үзе була алмасам да, аларның хәлләрен ничек тә җиңеләйтергә, бу салкын, караңгы бушлыктан үзләрен чыгарырга, җан өрергә, яңадан терелтергә кирәк», – дип уйлады.

II

Әмма Локман карт, тәнгә күпме генә какшаган, рухы нихәтле генә бушап калган кеше булмасын, тирә-юньдәге тере тормышны тоюдан, кешеләр белән кызыксынудан бөтенләй үк әле мәхрүм түгел иде. Сугыштан соң килгән бу беренче көздә авыл шактый җанланып, көязләнеп, хәтта яктырып китте. Исән-сау калган кешеләрнең күбесе фронттан кайтканга күрә, урамнарда ир-ат күбәйде, кызу кулдан туй уйнатып алучылар да булгалады. Бигрәк тә колхозда быел көзге эшләр зур рух күтәренкелеге белән бик дәррәү бара иде. Кайткан ирләр борынгыча төп эшләрдә дилбегәне үз кулларына алдылар. Ындырларда молотилка артына алар баскач, көлтәләрне алар ташып, эскертләрне алар өя башлагач, ашлык сугу бөтенесе өчен, аеруча хатын-кызлар өчен, иртәдән кичкә кадәр уен-көлке белән уза торган бәйрәмгә охшап китте. Көзге чәчүгә дә ирләр чыктылар, дәүләткә ашлык тапшырырга да шинель өстеннән плащ кигән егетләр ат башында бара башладылар.

Локман карт боларның барысын да күрмичә һәм, күреп, зәгыйфь йөрәге белән җилкенмичә кала алмады, билгеле. Шуның өстенә Әхмәтвәли дә аларны «тынычлыкта» калдырмады, һаман килә, килгән саен нинди дә булса эш таба, юньләп утырып та тормый һәм өй эчен тутырып бер шаулый-шаулый да кыргамы, ындыргамы чыгып чаба иде… Кыска арада абзар түбәсе дә ябылып өлгерде, чалкан аварга маташкан капка да яңадан аягына басты. Әхмәтвәли кушуы буенча, өйнең нигезенә туфрак та салып киттеләр, утын да китереп аудардылар.

Ихтыярсыз Локман картка торырга, чыгарга, анда-монда баргаларга, кешеләр белән аралашырга туры килде. Ул, үзе үк чыгып, «Тагын берәр юнәйтәсе урын калмады микән?» дигән төсле, өй тирәсен әйләнгәләп, анысын-монысын тотып, капшап йөри башлады. Аннары, бер чыккач, якынрак ындырга да, фермага да, тимерчелеккә дә япа-ялгыз гына, таягы артыннан акрын гына ияреп, барып кайткалый торган булды.

Юк, дөньяның «ашын ашаган, яшен яшәгән» ялгыз кунагы булып кына яшәргә иртәрәк икән әле, хәрәкәт кирәк икән аңа, кешеләр белән бергә булу кирәк икән. Һәм, бик табигый буларак, аның гомере буе тик тормаган куллары тагын эш сорап кычыта башлады…

Ләкин кешеләр ни өчендер олы хәсрәт кичергән картка карата чын кайгыртучанлык күрсәтү – ул да булса аны һәртөрле эш-мәшәкатьтән азат итү дип уйлыйлар иде. Хәлбуки аларның бу ихлас яхшылыклары сынык күңелле картның ятимлеген генә көчәйтә иде.

Менә бүген дә ул ялгыз – бөтен авыл халкы ындырларга, кырларга китеп беттеләр, ә ул бер читтә торып калды. Иртә таң белән колхоз ихатасына барып, бригадирлар тирәсендә әйләнеп-тулганып йөрде дә кире өенә кайтырга мәҗбүр булды. Бригадирларның кайсы шаяртып, кайсы җитди итеп аңа:

– Локман бабакай, синең түрдә генә утыра торган чагың, эш дип борчылып йөрмә!

– Эшне әле монда сусап кайткан егетләргә дә җиткерер хәл юк.

– Эш бездән, киңәш синнән, бабакай!

– Ял ит әле, карт, ял ит, эшләгәнеңнең игелеген күр!..

– Ярамый, Локман бабай, ярамый, сине дә эшкә җиксәк, оятыбызга көч килер, Батырҗан мәрхүмнән яхшы түгел… – диләр.

Моңа каршы карт ни дисен, олылап хөрмәтләүләре өчен рәхмәттән башка нәрсә әйтә алсын? Батырҗаннан, аның газизе Батырҗаннан яхшысынмыйлар бит, рәхмәт төшкерләре!

Ләкин шулай да аңа авыр, ах, белмиләр генә, үз башына, бары үзенең уйлары белән генә ялгыз торып калу ничек авыр аңа…

Авыр сагыш баса аны, күңелендә аның көзен бушап калган кырлар өстендә була торган моңсу тынлык урнаша, ялкау гына уйлана ул, уйлана… Һәм ихтыярсыздан татлы-газаплы истәлекләр иркенә бирелә…

Аеруча мондый хәл аңарда көн менә бүгенгедәй матур, авыл урамы буш, берәү дә килмәгән, күренмәгән чакта була.

Мондый көнне Локман карт сары тунын киеп, капка төбенә чыгып, шомарып беткән зур ак таш өстенә ипләп кенә утыра. Ул шулай кулларын җиңнәре эченә тыгып, аркасын кояшка куеп, җылынып утырырга ярата. Көзнең үзенә генә хас шундый кабатланмас җылы, тымызык көннәре була. Кояшның дәртләнеп балкуы, күкнең биек, сыек зәңгәр булуы белән ул үтеп киткән җәйге көннәрне дә хәтерләтә. Әмма әйләнә-юньдәге хәрәкәтсез тынлык, шул тынлыкта табигатьнең күзен йомган, иңбашларын салындырган шикелле оеп утыруы, офыкларның, күк белән тоташмыйча, каядыр шунда үзеннән-үзе эреп югалуы бу көннең кичегеп килгән соңгы, кабатланмас бер көн булуын әйтеп тора. Һәм Локман карт та мондый көнне җәйгечә кыздырып җибәргән кояштан эреп, рәхәтләнеп тик кенә утыра. Аның тирәсендә каяндыр терелеп чыккан ялгыз чуар күбәләк талпынып очына. Шул күбәләктәй аның уйлары да терелеп, акрын гына талпына башлый…

Әнә каршыдагы таулар артыннан ак читле күксел болытлар бер-бер артлы ашыкмыйча гына йөзеп чыгалар, һәм аларның күләгәләре йомры түбәләр өстеннән тын гына шуып үтәләр. Әйе, күләгәләр шуып үтә, гомерләр шулай акрын гына сизелмичә үтеп китә… Аркасын кояшка куеп, ак таш өстенә утырган картның тын, буш күңеле түрендә ниләр генә уянмый. Еракта, бик еракта торып калган хатирәләр әнә шул таулар артыннан чыккан ак болытлар кәрваныдай аның хыялы күгеннән йөзеп үтәләр. Бер мәлгә нәкъ бүгенгедәй аның яшьлеге күз алдына килә…

Нәкъ бүгенгедәй, әйтик, моннан илле-алтмыш ел элек тә тезелешеп киткән таулар итәге буйлап кечкенә елгачык агып килә иде. Елгачык чуерташлар өстеннән сырлана-сырлана йөгерә, тик яр култыгына кергән урыннарда гына ул тирәнәеп китә, караңгылана төшкән чырай белән ашыкмыйча, уймакла– нып ага.

Бер яктырып-сырланып, бер караңгыланып-уймакланып алга чапкан елгачык тауларга якын ук килә, һәм тау аның өстендә, пәһлеван шикелле, текә-горур басып тора; йә ул таулардан читкә кача һәм тау чәчәкле итәген аның чылтыр-чылтыр көлгән йөзе алдына җәеп сала.

Әнә шулай бик ерактан дәртле уйнаклап, боргаланып кызу гына килгән елгачык, авыл турына җиткәч, акрынлап киңәя, тирәнәя, салмак-сабыр гына ага торган бер елга булып китә. Анда буа. Буаның уң ягында текә кызыл яр, сул ягында, карт имән ышыгында, салам түбәле, бер якка кыйшая төшкән карсак кына тегермән тора.

Менә шул тегермәндә Локман карт үзенең бала чагын, егет елларын, бөтен аңлы гомерен уздырды. Дөрес, атасыннан мирас булып калган бу кечкенә, бер ташлы тегермән, колхоз көннәренә килеп җиткәнчегә кадәр, атсыз агайлар, тол карчыклар тегермәне булудан уза алмады. Шуңа күрә карт, «көрәк оны» гына җитмәгәч, язын-җәен нәрәтә белән балык аулап, кышын җәнлеккә капкын куеп, авылның исемле сунарчысы да булып яшәде. Әмма ерак бабалары беренче килеп аяк баскан бу җирләргә, алар башлап буган бу елгачыкка ул барлык җаны-тәне белән бәйләнгән иде, һәм буаның өзлексез шаулавы буыннан-буынга күчеп килгән көйле әкият булып аның күңеленә сеңгән иде. Менә шушы ак таш яткан җирдән буага атасы йөреп салган сукмакны ул сиксән ел буена таптады, һәм, аның исәбенчә, бу сукмакны беркайчан да үлән басып китмәскә тиеш иде.

III

Локман карт, утызлардан узгач кына, Шәмсинур карчыгын үзенең ялгыз өенә француз бөркәнчек ябынган яшь килен итеп төшерде. Мәхәббәт дигән нәрсә никахтан соң гына килсә дә, алар бик тату, дус яшәделәр. Шәмсинур Локманга бер-бер артлы дүрт кыз бала табып бирде. Ләкин ел саен авылга килгән кара үләт – чәчәк авыруы – сабыйларны бик иртә кабергә дә алып китә торды. (Карт хәтерендә ул сабыйларның бары тик исемнәре генә саклана…) Ниһаять, Шәмсинур бала сагышына дучар булган таза, тынгысыз иренә бер ир бала да бүләк итте. Бу бала һичбер нинди авыруга бирешмичә үсәргә тиеш иде; һәм аңа Тимерҗан исеме куштылар.

Ир бала! Менә бу елганың башы ул, җирдән бәреп чыккан саф, көмеш чишмә ул. Бу елганың буалар аша сикереп һаман алга чапкан дәвамы ул. Әйе, әти кеше ир баланың үзе өчен кем булуын яхшы белә һәм бөтен киләчәк өметләрен Тимерҗанына баглый. Әмма менә хәзер ул Тимерҗанын бик тонык кына күз алдына китерә ала. Бик ерактан, гомере түреннән сөлектәй сылу егет, бүреген кырынрак салып, аңа карап тора кебек… Төсен, чыраен, күз карашларын ул ачык кына итеп күрә дә алмый инде, ә аның бала чаклары бөтенләй томан эчендә торып калган шикелле… Тик аерым күренешләр генә, шул томан эченнән чыгып, аның күз алдында җанлана. Ул хәтерли: Тимерҗанны бик яшьли үзеннән калдырмыйча тегермәнгә алып йөри башлаган иде. Янәсе, ир бала – ата дусты ул, аягына бастымы – әнисеннән китәргә, әтисе белән бергә булырга тиеш. Аннан ир бала, әнисенең җылы канаты астында гына үссә, нечкә көпшә кебек, зәгыйфь, йомшак, кыюсыз була; баланы таза, нык, күндәм итәр өчен, аны җилгә, яңгырга, эссегә, суыкка алып чыгарга кирәк, имеш. Шулай уйлаган иде шикелле ул – хәзер исендә юк инде, әмма Шәмсинурның башта атлаган саен елга буена йөгереп төшүен ачык хәтерли.

Тынычлыгын җуйган мескен ана, килеп җитүенә кабаланып:

– Кая үзе, нишли? – дип сорый торган иде.

Ә Локман карт, хатынын куркытыр өчен, гамьсез генә:

– Белмим тагын, яңарак кына шунда иде, – дигән була.

Шәмсинур бәргәләнеп тегермән тирәсендә әйләнә башлый.

– Ничек белмисең, ни дигән сүз ул, кая үзе, батуы-нитүе бар. Тагын алып төшәм димәссеңме икән, бирмим, бирмим, Алла кушса, бирмим.

Шуннан соң гына Локман карт хатынын тынычландыра:

– Йә, йә, котың алынмасын, юри генә әйттем, бернәрсә дә булганы юк. Әнә Тимерҗаның таудан таш тәгәрәтә.

Тегермән каршындагы текә тау түбәсеннән кызыл ыштанлы, ак күлмәкле яланбаш малай, шаян кәҗә бәтие сыман, авыл өстенә карап тора.

Шәмсинур, аны күреп:

– Ай Аллам! – ди. – Үзе тәгәрәп төшәр бит!

– Төшсә ни, тагын менәр. Әйдә, тәгәрәп, аунап үссен! – ди улының кыю-җитезлегенә кәефе килгән Локман карт.

Тимерҗан чыннан да шулай тәгәрәп, аунап үсте шикелле. Ничектер Локман карт аны үз тирәсендә аз күрә иде; тынгысыз, тере малай көн буе диярлек елга буенда, тау араларында югалып йөри иде. Атасына охшап ул бик яшьли балык тотарга, җәнлек эзәрлекләргә һәвәсләнеп киткән иде бугай… Шуңа күрә Локман карт аны кул-аягы тырналып, өс-башы җебенеп кайтса да орышмый, тик аның каты чәчле кара башыннан кулы белән угалап: «Һай, син, бәләкәй шүрәле! – дип шаярта иде һәм, хәтере ялгышмаса: – Бу килеш анаңа күренмә!» – дип әйтә торган иде.

Гаҗәп: Тимерҗанның балачагы озак еллар дәвамында түгел, бер мизгел эчендә генә үтеп киткән төсле булып тоела аңа… Кай арада аның яшүсмер егет булып өлгерүен дә хәзер ачык кына хәтерли алмый инде ул. Кинәт булды шикелле, һәрхәлдә, Тимерҗанның зурлар эшенә ярарлык булып үсеп җиткәнен ул кинәт сизгән иде.

…Кыш иде шикелле, әйе, кыш иде. Февраль ахырлары булса кирәк. Тау маңгайлары челтәрләнеп, җем-җем итеп уйный башлаган иде. Һаман киңәя, ачыклана барган ак кырлар түрендә зәңгәр шәүләләр йөри башлаган иде. Морҗа төтеннәре арасыннан җил уйнаклап үткәндә, акрын гына якынлашып килгән язның җылы, дымлы сулышы биткә тиеп, йөрәккә кагылып китә торган чак иде.

Алар икәүләп әнә шул таулар артындагы куе урманга зур чана тартып бардылар. Карт үз гомерендә Тимерҗан белән дә, Тимерҗаннан башка да урманга күп йөрде, әмма улы белән икәүләп беренче тапкыр барган көн беркайчан да аның күңеленнән чыкмады. Тик еллар үтә барган саен, ул көн ничектер чынлыкта булып үткән төсле түгел, ә бәлки төштә генә күргән кебек тоела башлады. Төшнең дә әле әкият кебеге… Һәм хәзер дә карт ышанып бетми – әллә булган ул көн, әллә булмаган…

Гаҗәеп иде урман… Тын, шундый тын, ник бер җан әсәре сизелсен, ник бер шылт иткән тавыш ишетелсен! Әгәр юри генә кычкырсаң, тавыш калтырана-калтырана яңгырап әллә кайларга китә, китә дә югала, шунда ук куе тынлык, таш чумган су өсте шикелле, кире урнаша, тирә-юньдә бер генә нәрсә дә уянмый, селкенми, ичмасам, берәр озын койрыклы саескан да сискәнеп, агачлар арасыннан кыеклап очып китми – юк, кычкыру түгел, шартласаң да, урман гүя сине ишетергә дә, белергә дә теләми… Ә яктылык! Әйтерсең урман өстенә бриллиант тузаны яуган, бөтен җир: агач ботаклары, ачык урыннар – бар да утта яна; мамыктай күперенеп, тәңкәләнеп каткан кар өстеннән кояш нурлары кире чәчриләр – һич туры карап булырлык түгел. Шундый өлкән тынлык һәм шундый мул яктылык! – Әллә нәрсә бу, сихер кебек серле, аңлавы читен…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации