Электронная библиотека » Амирхан Еники » » онлайн чтение - страница 2

Текст книги "Әсәрләр. 1 том"


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 11:41


Автор книги: Амирхан Еники


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 2 (всего у книги 49 страниц) [доступный отрывок для чтения: 13 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Рәхилә күзләрен йома:

– Әйе, әни…

– Менә, кызым… Нәрсә әйтмәкче идем соң? Хәтерләрем бик таркау шул… Әйе, менә, Алла боерса, кайтыр… Эшкә керер… Укуын бетергәннән соң, аның беренче башлап эшләве генә бит әле… Яшь, тәҗрибәсез… Кемнәр белән очрашмас, кемнәр белән бергә булмас… Кешенең төрлесе – яхшысы, яманы була… Шуңар күрә, кызым, ныгытып әйтеп каласым килә: берүк, эшендә гадел була күрсен…

Һәм ана ашыкмыйча гына улының эштә, тормышта ничек булырга, үзен ничек тотарга тиешлеген сөйли. Рәхилә исә, кыймылдарга куркып, анасына кырын басып тора һәм күзләрен ачарга көче җитми. Менә Хәсән аның сул кулында… Юк! Хәсән үзе биредә шикелле… Рәхиләнең аңын бер секундка томан каплады һәм аның йомык күзләре алдына бик ачык булып туганы Хәсән килде: гүя ул шушы ак конвертны тотып ишектән килеп керде. Рәхиләнең колагына аяк тавышы, ишекнең ачылганы ишетелгән кебек булды… Туганы ни өчендер яланбаш… Ләкин ник бер үзгәрсен… нәкъ әүвәлгечә, ябык, нечкә озын буйлы… Тик йөзе генә студент вакытына караганда шактый олыгайган… киң маңгаена салгаланып кара чәче төшкән… Кечкенә күзләре куаныч белән елтырыйлар, ул тарсынып елмая, гүя кинәт, көтмәгәндә килеп керүеннән уңайсызлана төсле (ул шулай һәркайчан кызлар кебек оялчан иде)… Иреннәре аның кыймылдыйлар, ул нәрсәдер әйтә шикелле, тик тавышы ишетелми… Һәм менә кулындагы ак конвертны әнисенә суза…

Рәхилә куркынып күзләрен ачты, башын селкеп куйды, һәм аңына кайту белән башына килгән беренче уй «Ник элек әни үлеп, соңыннан бу хәбәр килмәде? Ни өчен бу гаделсезлек?» дигән уй булды.

Ул инде хәзер ананың сүзләрен тыңлый алмый, ул сүзләрнең һәртөрле мәгънәсе югалды, тик утлы күмергә акрын гына өргән җил шикелле, йөрәгенең чыдамаслык әрнүен генә үстерә, көчәйтә… Һәм Рәхилә зур булып ачылган күзләре белән тирә-юненә хәлсез ялварып карана. Ана исә һаман сүзен дәвам иттерә:

– Инде миннән соң, кызым, аның белән син каласың. Син аны карап үстердең, үзең аның белән бергә үстең. Сез бик дус идегез. Хәтереңдәме, ул, «Рәхилә апай!» дип, артыңнан калмыйча ияреп йөри иде… Инде, кызым, сиңа васыятем шул: бервакытта да аның белән араң бозылмасын, исемегез кешеләр теленә гайбәт булып кермәсен. Син олы була бел. Минем урынга каласың… Ана бул… Бервакытта да ярдәмеңнән, акыллы киңәшеңнән ташлама… Ул бик яшь бит әле… Син инде аңардан күзләреңне алма… Кызым, ник дәшмисең?

Рәхилә әнисенә таба атлады. Кинәт ул үзендә шундый хәлсезлек – әйтерсең тәненнән бөтен канын суырганнар – шундый бер хәлсезлек тойды… Тезләре акрын гына сыгыла кебек… Менә хәзер әнисенең аяклары өстенә ава, күкрәгеннән ярсу ычкына: «Ах, әни!» – ди, ләкин яшьләренә буыла һәм сүзсез генә, бөтен тәне белән калтыранып елый, елый да елый… Ах, аңа үзе һәм әнисе шундый кызганыч, алар – шундый бәхетсезләр, шундый ялгыз, бәхетсезләр…

Юк, Рәхилә аумады. Бу – берничә секунд башының томан эчендә йөзүе иде, бу – тау кебек газапның бик төптән күтәрелеп бугазга килүе иде. Рәхилә аны кире йота алды, ул турайды, ул тирән-тигез генә сулады, акрын, тыныч кына:

– Ярый, әни! – диде.

Һәм ана, үз нәүбәтендә кызына ихтирам тулы күзләре белән карап:

– Рәхмәт, кызым, мин сиңа ышанам! – диде.

Алар арасында тынлык урнашты. Рәхилә, бу сүз бүленүдән файдаланып, тышка чыгарга ашыкты. Ул ананың Хәсән турында яңадан сөйли башлавыннан котылырга, аз гына вакыт ялгыз булырга, ичмасам, бер тулы итеп һава суларга кирәклекне тоя иде. Ләкин ул, туп-туры чыгып китәсе урынга, әүвәл өстәл янына килеп, ни өчендер буш стаканны кулына алды, китә башлагач, яңадан борылып, аны кире урынына куйды, соңра ишеккә таба китте.

Ишектән чыгуга, ул чак кына апасы Хәлимә белән бәрелешмәде. Аның алдында җирдән калыккан шикелле, ашыгып килүдән кызарган, еш сулыш алудан күкрәкләре бер күтәрелеп, бер төшеп һәм бөтен тәненнән эссе бәреп торган апасы Хәлимә басып тора иде. Рәхилә, аның борчылулы сорау белән текәлгән күзләрен күрүгә, кулыннан тотып, үзеннән калдырмыйча, тизрәк йорт алдына алып чыкты.

– Син нәрсә, берәр нәрсә ишетеп килдеңме?

– Маһирә, хат бар, диде.

– Йә?

– Син хатны уку белән бик үзгәргәнсең. Маһирәгә бер сүз әйтмичә, өйгә кереп киткәнсең…

Рәхилә каты итеп иреннәрен кысты.

Хәлимә аның кулын кинәт кенә тартып куйды:

– Йә, әллә миннән дә яшерер идегезме?

– Акрын, синнән беркем дә яшерми.

– Нигә әйтмисең соң, хат кемнән?

– Хат… фронттан.

– Хәсәннәнме?

– Апа, сабыр бул… Хәсән үлгән…

Хәлимә, чак ишетерлек итеп:

– Үлгән? – диде, артка таба ава башлаган кебек булды, ләкин кинәт әче кычкырып, бөтен гәүдәсе белән алга, ишеккә таба ташланды: – Әнием, әнием…

Рәхилә стена булып Хәлимәнең алдына басты, кулы белән каты итеп иңбашыннан тотып алды һәм көч белән җиргә таба иде.

– Тукта…

Бу минутта Рәхиләнең туры гәүдәсе тагы да үсә төшкәндәй булды. Менә ул күкрәген алга таба чыгарып басып тора, һәм моңарчы күренмәгән ниндидер бер көч, мәрхәмәтсез усаллык булып, аның йөзенә калка. Йомыла төшкән күзләрендә хәтәр бер коры чаткы кабына… Ләкин бу һич таныш булмаган кыргый көчнең кинәт шундый олы булып тууы апасын бик үк куркытмасын өчен (бу хәле аның үзенә дә шомлы булып тоела), ул тыелырга тырыша, тик тыелу аңа зур авырлык белән бирелә. Ачулы тавышында эчке калтырану сизелә, ул акрын сөйләргә тырыша:

– Нишлисең син? Бер кайгы җитмәгәнме сиңа? Берьюлы ике кайгы булсын дисеңме, аз гына уйлыйсыңмы син? Әйтүең белән үтерер идең бит. Белмисеңмени, ул, ишектән күзләрен алмыйча, аны көтә? Юк, әни моны белергә тиеш түгел. Ишетә– сеңме?..

Хәлимә Рәхиләнең кискен кушуына чарасыз буйсынды. Ул хәлсезләнеп бөгелде, башын кулларына салды, ничектер кечерәеп калды… Һәм, тәмам ихтыярын югалткан бала шикелле, үксеп-үксеп еларга кереште.

– Апа, җитәр, дим, ишетәсеңме, җитәр, дим.

Хәлимә тыела алмый, елавы һаман көчәя бара. Рәхилә, борчылып, тирә-юненә карана. Читән буйлап күрше хатынның чишмәдән менеп килгәнен күрә, тиз генә Хәлимәне иңбашыннан тотып, селкеп ала:

– Тукта, дим. Әнә Сабира җиңги безгә таба килә. Яхшы түгел, тыела бел. Бала түгелсең бит.

Хәлимә тыелырга тырыша, йомарлаган кулын авызына куя, үксүен чыгармас өчен, бармакларын тешли… Алар икесе дә күрше хатынга аркалары белән борылып торалар. Тыныч, үзара сөйләшеп торалар кебек… Һәм күрше хатын, бу ике туганның шушы минутта башларыннан нәрсә кичергәннәрен һич белмәстән, акрын гына алар яныннан үтеп китә. Рәхилә белән Хәлимәгә исә аның якынлашуы, узуы һәм ераклашуы бер гомер булып тоела.

Күрше хатын ераклашуга, Рәхилә йомшак кына дәшә:

– Апа, бәгырем, бар, кайт.

Хәлимә, суларга һава җитмәгәндәй, башын күтәреп:

– Хәсән туганым, Хәсән туганым, син кайда? – ди һәм янә үкси башлый.

Рәхилә Хәлимәнең чәчләреннән сыйпый:

– Апа, бәгырем, чыдыйк, бик авыр булса да чыдыйк. Бер безнең башка гына төшкән хәсрәт түгел бу… Апа, бәгырем, тыңла мине, бар кайт, балаларың белән бул, аларны сөй, тынычлан. – Һәм култыгыннан алып, ашыкмыйча, сакланып кына капкага таба илтә.

Хәлимә буйсынып атлый, хәлсез башын Рәхиләнең иңбашына сала, елавыннан туктый.

Рәхилә Хәлимәне тынычландырыр өчен уйлап, ләкин үз-үзенә әйткәндәй:

– Сугыш бу… – ди.

Хәлимәне капкадан озату белән Рәхилә өйгә, әнисе янына ашыга… Өйдә тынлык. Өйдә җан иясе юк шикелле… Тик ачык тәрәзәләрнең ак пәрдәләре генә салмак җилфердәшә. Рәхилә, сакланып кына агач карават янына килеп, әнисенә карый. Ана йоклый. Ялгыз калган сабый бала шулай иркә, йомшак һаваның назлап сөюеннән йоклап китүчән була… Әйе, авыру ана бала тынычлыгы белән йоклый. Саргаеп кипкән кечкенә йөзендә аның – әйтерсең уйларын, газапларын ниндидер сихерле кул сыпырып алган – тыныч гамьсезлек.

Рәхилә, чебен кунып борчымасын өчен, акрын гына ак чыбылдыкны төшерә һәм, аяк очы белән генә басып, кире өйдән тышка чыга. Ишегалдының түренә узып, бакча рәшәткәсе буендагы яшел чирәмгә утыра.

Гаҗәп: Рәхилә үзендә елыйсы килү тоймый. Ә ул ялгыз калгач тыела алмам, елармын дип уйлаган иде. Бәлки, кайчан да булса бер елар, һичшиксез елар… Ә хәзер… Юк, бик тырышып караса да елый алмас иде. Яшьләре аның эчендә кибеп бетте һәм күңелендә тыныч бушлык, аз гына моңсу тыныч бушлык урнашып калды. Әмма моңсу бушлык төбендә, кайдадыр бик тирәндә, кагылырга хәтәр сызлавыклы бер төер ята. Рәхимсез ачу-нәфрәт төере бу! Һич шик юк ки, Рәхилә менә шушы минутта бәдбәхет дошманны үз кулы белән рәхәтләнеп буар иде, буар иде һәм… җиңеләеп калыр иде. Сугыш бит бу, үлем өчен түгел, тормыш өчен сугыш!

Хәсән!.. Әйе, Рәхилә аны карап үстергән иде. Янә үстермәсмени? Әгәр үз баласы булмаса, апаларының, сеңелләренең балаларын карап үстерер. Бер Хәсән урынына ун Хәсән үстерер!

Юк, бу минутта кайгысы бик зур булса да, Рәхилә елый алмый… Кулы тойган җир, аркасыннан сөйгән кояш, күзләренә караган чәчәкләр тыныч булырга кушалар, сүзсез, бары үзләренең шушында, аның әйләнәсендә булулары белән юаталар. Чыннан да, Рәхилә салкын-тыныч. Тик чигәсендә аның әле үзе күреп өлгермәгән ике бөртек чал чәче елтырый…

1942
БЕР ГЕНӘ СӘГАТЬКӘ

Авылдан ике километр ераклыкта сөзәк сырт буйлап тимер юл үтә. Авыл очындагы Галимҗан абзый йортының тәрәзәсеннән карасаң, нәкъ каршыда карт юкә агачлары ышыгына яшеренгән кечкенә кызыл кирпеч станция бинасы һәм сарыга буяган кызыл түбәле җыйнак каралтылар күренә. Станциядән ике якка сузылган берничә рәт юллар кайчан буш була; тик теге яки бу тупиктагы ялгыз вагон, онытылып калган шикелле, моңаеп тора… Кайчак исә ул юлларга озын-озын эшелоннар килеп туктый. Күп вакытта вагоннарның ишекләре ачык була, һәм аннан кешеләр, сикерешеп төшеп, арлы-бирле йөри башлыйлар. Кайвакытта исә вагоннар ябык була, һәм алар җепкә тезгән уенчык вагоннар төсле булып күренәләр, гүя аларның кара тәгәрмәчләре бик юка, җиңел һәм чак җиргә тиеп, хәзер тәгәрәшеп китәргә торалар. Кара паровоз ерактан чабыш айгыры шикелле бик сылу, дәртле, кыю булып күренә һәм, пошкырган саен, һавага бер-бер артлы тезелешеп киткән кечкенә ак болытлар тарата.

Галимҗан абзыйның хатыны Мәрьям абыстай өйнең кечкенә тәрәзәсеннән шул күренешкә – карт юкәләр ышыгындагы тәбәнәк кызыл станциягә һәм аңардан ике якка сырт буйлап «көмеш дилбегә» төсле сузылып киткән юлга карап торырга ярата иде. Элек аның мондый гадәте юк иде. Ул ара-тирә авылның башка хатын-кызлары белән бергәләшеп станция каршысына йомырка, сөт, май алып бара, пассажирларга алып килгән нәрсәләрен татарча мактап-мактап сатарга тырыша һәм, тубалы, шешәләре бушап калса, күтәренке кәеф белән тизрәк өйгә, карты янына кайтырга ашыга иде. Кыскасы, станциягә, поездларга күптән ияләшкәнгә күрә, аларны бар дип тә белми һәм тәрәзәдән карап тору теләге бервакытта да күңеленә килми иде.

Инде сугыш башлангач, өч улы шул кечкенә станциядән, кызыл вагоннарга утырып, кояш батышына таба фронтка киттеләр. Мәрьям абыстайның исәбенчә, алар кайчан да булса шул ук юл белән, шундый ук вагоннарга утырып, шушы кечкенә станциягә кире кайтып төшәргә тиешләр иде. Һәм менә ул күңеле моңсу сагыш белән тулган яки бер дә сәбәпсез эче пошкан минутларда тәрәзәдән тимер юл буена карап торырга гадәтләнде. Күп вакыт станция буш була, бер яктан да поезд килгәне күренми. Мәрьям абыстай, йөрәге төбеннән күтәрелергә маташкан өметсезләнүне басарга тырышып, акрын гына сулап, тәрәзәдән китә. Кайвакыт исә ул сырт буйлап станциягә таба килгән озын эшелонны күрә. Сырт өстеннән караган кояштан кечкенә кызыл вагоннарның зур кыек күләгәләре авыл ягына таба төшкән, һәм бу бер-берсеннән тигез яктылык белән аерылган кыек күләгәләр яшел чирәм өстеннән бик кызу куып баралар, ә рельслар буйлап, җиңел кара тәгәрмәчләрдән калышмыйча, чуар яктылык йөгерә. Менә күкрәген киерә төшеп барган паровозның кечкенә җиз трубасыннан кинәт ап-ак пар ишелеп-ишелеп һавага күтәрелә, аннан артка таба кызу гына йөзеп китә, поезд өстендә һавада чак сизелерлек вак кына якты дулкыннар тирбәнеп кала… Ә бераздан Мәрьям абыстайның колагына сузып кычкырткан гудок тавышы килеп ишетелә. Бу тавышны ул салкын кан белән тыңлый алмый, бу тавыш аның йөрәгенә төшә, һәм ул, сихерләнгән кеше шикелле, поезддан күзләрен аера алмый. Ул аның станциягә килеп җитүен, вагоннарның тавышсыз, салмак кына бәрелешеп туктауларын, поезддан кешеләрнең төшүен һәм авыл юлына кемнең дә булса килергә чыгуын көтеп, күзләренә җәелгән яшь томаны аша озак карап тора. Өч улының кайсысы булса да, кайчан да булса бер, килгән поезддан төшеп, авыл юлына чыгар бит! Ул бит, шушы тәрәзәдән карап тора торгач, авылдашларыннан берничә кешенең фронттан кайтуларын беренче булып күргән дә иде.

Бүген исә Мәрьям абыстайның кәефе бигүк әйбәт түгел иде. Аның бөтен тәне авыраеп, башы томаланып тора һәм кул-аяклары хәлсез яналар. Ләкин ул, кәефе ничек булуына карамастан, иртә торырга гадәтләнгән. Карты белән килене Камилә кыр эшенә йөргәнгә күрә, ул һәр көн, алардан иртәрәк торып, үзләрен ашатып-эчертеп озату хәстәренә керешә. Камилә торып, су китереп, сыер савып кергәнче, аның казан асты ягылып, бәрәңгесе пешеп, самавыры куелып өлгергән була. Бүген дә шулай, кәефе начар булуга карамастан, килене белән картының тышкы эшләрне бетереп керүләренә чәй урынын әзерләп куйды. Өстәлдә җиз самавыр үзалдына, бары үзе өчен генә моңланган шикелле, акрын гына шаулап утыра, олы табак белән китереп куйган бәрәңгедән, ашыйсы килүне котыртып, җылы бу күтәрелеп тора.

Менә Галимҗан абзый, кулларын угалап, өстәл артына кереп утырды. Бер олы кайнар бәрәңгене алып, мул итеп тозлап, авызын тутырып капты. Соңра кәефләнеп кысылган күзләре белән Мәрьям абыстайга карап:

– Карчык, нигә болай бик боексың? – диде.

Мәрьям абыстай икеләнеп җавап бирде:

– Әллә тагы, үзем дә белмим, башым авырта.

Галимҗан абзый карчыгының сүзләренә артык игътибар итмәде. Ул бары:

– Бирешәсең, карчык, бирешәсең! – дип кенә куйды.

Мәрьям абыстай картына дәшмәде. Ул үзендә картаеп өлгергән кешеләрдә еш була торган, сөлек шикелле бөтен хәлен суырган авыр бер бушлык тоя иде. Уй юк, бернинди сизү юк, тик күз кабакларын авырайткан гәүдәне һаман урынга сөйрәгән хәлсезлек кенә бар. Бу саңгырау хәлсезлек аның бөтен әгъзаларына, ниндидер бер чирнең ашыкмыйча килүе төсле, акрын гына җәелә бара һәм колаклары эчпошыргыч бер тоныклык белән туктаусыз шаулап тора иде.

Карты белән киленен эшкә озаткач, Мәрьям абыстай иренеп кенә чәй урынын җыештырырга кереште. Килененең ун яшьлек кызы Зәйнәп кызу-кызу гына идәнне себерде дә каядыр чыгып йөгерде. Мәрьям абыстай ялгыз калды, һәм бу ялгызлык аңардагы авыр бушлыкны тагын да тирәнрәк, тагын да саңгыраурак иткән кебек булды. Аның бары урынга гына ятасы килә иде. Ул хәтта, гадәте буенча, тәрәзәгә барып, тимер юл буена карарга да иренде. Чәй урынын җыештырып бетүгә, мич буендагы сандык өстенә менеп, аркасын мичкә терәп, бөрешеп кенә ятты. Күпме-азмы ятканнан соң, ул йокыга талган кебек булды. Ләкин бу таза йокы түгел иде. Аның йомык күзләре алдында ниндидер танырга мөмкин булмаган күренешләр һәм кешеләр томан эчендә, еракта йөзәләр, ә колакларында, бик ерактан ишетелгән буа тавышы шикелле, тонык кына гөжләү шаулый. Ләкин аның акылы тәмам оеган һәм сизгерлеге тәмам сүнгән иде.

Менә бервакытны аның колагына «Әни!» дигән тавыш ишетелде, ләкин аңына барып җитмәде, тик гәүдәсе генә сискәнеп куйды. Күпмедер вакыттан соң бу тавыш якында гына, нәкъ колагының төбендә, бик ачык булып ишетелде: «Әни!»

Мәрьям абыстайның бөтен тәне буйлап кискен калтырау йөгерде, ниндидер бер саташулы төштән котылырга теләгәндәй, ихтыярсыз башын чайкап куйды һәм авырайган күз кабакларын ачты.

Аның өстенә иелеп, кече улы Гомәр елмаеп карап тора иде. Мәрьям абыстайның күзләрендә бер секундка саташулы курку кабынган кебек булды. Гомәр, һаман елмайган килеш, тыныч кына:

– Әни, курыкма, бу мин, – диде.

Мәрьям абыстай, терсәкләренә таянып, урыныннан күтәрелергә тырышты. Аның иреннәре кызу-кызу кыймылдый башлады: әллә ул шатлык авазы белән кычкырырга тели иде, әллә, кызу гына пышылдап, берәр дога укымакчы иде. Тик ул чак ишетелерлек хәлсез тавыш белән бары:

– Улым, йа Алла, Гомәрем, синме бу?! – дип кенә әйтә алды.

Гомәр, әнисенең ике кулыннан йомшак кына алып, аны урыныннан торгызды:

– Мин инде, әни, мин. Әллә күзләрең начар күрәме?

Мәрьям абыстай, хәлсезлектәнме, әллә сүз таба алмау җәфасыннанмы, улына сыенып, акрын гына елый башлады.

Шул арада ишек бусагасында Зәйнәп күренде. Ул бер генә секундка тукталды һәм, өй эчен яңгыратып:

– Абый! – дип, бер кычкырды да яшен тизлеге белән ишек-тән кире тышка атылды.

Тын өйдә көтмәгәндә кыска гына яңгырап куйган Зәйнәп тавышы Мәрьям абыстайны, ниһаять, йокылы-уяулы хәлдән тәмам чыгарды. Аның бөтен авыру хәлсезлеге кинәт өстеннән коелып төшкән кебек булды. Ул, күзләрен сөртә-сөртә, берьюлы кайткан җан терелеге белән сөйләнә башлады:

– Менә рәхмәт яугыры! Төшемме бу дип торам. Поезд кычкырганын да ишетми калганмын лабаса.

Соңра ул нәрсәдер эшләргә кирәклекне кинәт исенә төшергән, ләкин тәгаен нинди эш икәнен ачык кына белмәгән кеше шикелле, ашыгып, ишеккә таба китте, кире борылып янә улына килде.

– Балам, утырыр идең, аякларың арыгандыр… Ходаем, әтиең дә китеп өлгерде. Булмаса, артыннан барыйм әле. Колхоз ихатасында түгел микән.

Ул янә ишеккә таба китә башлады, ләкин Гомәр аны туктатты.

– Әни, син йөрмә. Зәйнәп мине күрде бит. Ул әти артыннан йөгерде булса кирәк.

– Шулаймы?! Ходаем, зиһеннәрем таралып китте. Төшемме дип торам. Үзем көтә идем бит, көтә идем, йөрәгем сизә иде. Йа Раббем, догаларымны бушка куймадың, инде Шакир белән Фатихымны гына күрәселәрем калды.

Шул арада тыштан кызу атлаган аяк тавышлары ишетелде һәм, ишек ачылып, Галимҗан абзый белән килене Камилә һәм Зәйнәп килеп керделәр.

Галимҗан абзыйның йөзе җыеп ала алмаслык тоташ бер елмаюга әйләнгән; ничек кенә тыныч булырга тырышмасын, аның да иреннәре агарган һәм акрын гына калтыраналар…

Ул, ике кулын сузып, каршысына күтәрелгән улына таба атлады.

– Улым, Гомәр!

– Саумы, әти!

– Бәрәкалла, бәрәкалла. Куаныч белән күрешер көннәр бар икән.

Камилә дә каенесе белән ике куллап күреште. Ул, чак ишетелерлек итеп:

– Гомәр! – диде дә соңра: – Исән кешеләр бер кайталар! – дип үксеп елап та җибәрде.

Зәйнәп исә, янә: «Абыем!» – дип кычкырып, Гомәрнең муенына ташланды. Галимҗан абзый, артында торган урындыкка утырыр-утырмас кулларын күтәреп, битен сыйпагандай итте дә килененә карап йомшак кына:

– Килен, балам, елама! – диде. – Менә берсе кайтты, синеке дә кайтыр. Хәбәре юк югын, ләкин бит әле еларга да сәбәбе юк. Сабыр бул! Улым, бөтенләйгәме?

– Юк, әти, вакытлы гына…

– Алай, бөтенләй үк түгел икән, ә! Һем-м, күпмегә соң?

– Мин бик азга.

– Шулай да ике айгамы, бер айгамы, күпмегә?

– Юк, әти… мин бик аз вакытка, бары бер генә сәгатькә!

Бу хәбәрнең тәэсире барысына да шундый булды ки, гүя ул Гомәрнең авызыннан чыкмады, ә кайдандыр, стена аша килгән ят, ямьсез бер тавыш булып ишетелде, һәм алар бу тавыштан ничектер барысы берьюлы кинәт катып калдылар. Галимҗан абзый улына кызганыч елмаю белән, ышанмыйча карый, Мәрьям абыстай исә, бөтенләй таңга калып, бернәрсә аңламаган кыяфәт белән, күзләрен зур ачып, улына текәлгән иде.

Гомәр хәлне төшендерергә ашыкты:

– Безнең эшелон станциядә, әти… Без госпитальдән фронтка китеп барабыз. Поезд бераз торасы булганга, мине, менә сезнең белән күрешеп чыгар өчен, бер генә сәгатькә җибәрделәр.

Галимҗан абзый, әйтергә сүз таба алмаган шикелле:

– Азрак, улым, азрак, азрак, – дип мыгырданып куйды. Соңра исенә төшкәндәй: – Син, Гомәр, булмаса, иртәгә икенче поезд белән китәрсең, – диде.

– Һич булмый, әти, мин үзебезнең поездга өлгерергә тиешмен!

Бу катгый сүзләрдән соң барысы да бераз вакыт нәрсә әйтергә дә белмичә аптырап тордылар. Алар шундый көтмәгәндә очрашу шатлыгы белән шундый тиз, кинәт аерылышу авырлыгын бер үк вакытта аңлау, тоюдан гаҗиз иделәр. Алар бу бер-берсе белән сыеша алмый торган ике капма-каршы хиснең кайсын чынга алырга, кайсына ышанырга, кайсысы белән бу минутта яшәргә кирәклекне белмиләр иде. Камилә үзе дә сизмәстән елавыннан туктады. Мәрьям абыстай яңадан хәлсезләнде, әлеге бушлык аны янә үз эченә йота башлады. Тик бары Зәйнәп кенә, бернинди китүне белергә дә, ишетергә дә теләмичә, үзенең яңгыравыклы тавышы белән:

– Юк-юк… Китмисең, абый, китмисең! – дип кычкырып, Гомәргә тагын да ныграк сыена төште, аның муенына нечкә беләкләре белән тагын да ныграк уралды.

Галимҗан абзый, алдына, бер ноктага төбәлеп карап торганнан соң, башын күтәрде, карчыгы белән килененә карап алды һәм, тавышын күтәрә төшеп:

– Йә, нәрсә мәрткә киткән шикелле катып калдыгыз? – диде. – Кешенең минутлары санаулы… Килен, самавырыңны тизрәк өлгерт! Анасы, нәрсәң бар, әзерлә!

Камилә каенатасының сүзеннән төртеп уяткандай сискәнеп куйды һәм уңган килен өлгерлеге белән, ике кулы түгел, дүрт кулы бар төсле, өй эчен бер итеп эшләргә кереште. Ул иң элек Зәйнәпне, читкә чакырып алып, колагына нәрсәдер әйтеп, каядыр йөгертте. Соңра самавырны җилтерәтеп алып идәнгә куйды, су өстәп, коры чыралар белән ут салып җибәрде. Учак алдына кечкенә тимер таган белән таба куеп, аның астына ут якты. Чоланнан өч-дүрт савытны берьюлы күтәреп, май, күкәй, сөт алып керде. Кечкенә сандыгын ачып актарына, аннан ниндидер төеннәр, чүпрәкләр чыгара башлады.

Мәрьям абыстай да үзенчә нәрсәдер эшләргә тырыша иде. Ләкин ул, улыннан ерак китәргә курыккан шикелле, һаман өстәл тирәсендә әйләнә яки кулына алган әйбере белән баскан урынында туктап кала, нәрсә эшләргә кирәклеген оныткан кебек уйланып тора һәм, бер улына, бер картына карап, акрын тавыш белән:

– Ходаем, мунча да кереп өлгермәс микәнни! – ди.

Галимҗан абзый, башын селкеп:

– Эх, карчык, карчык! – ди һәм үзе торып чәй урынын әзерләргә керешә.

Гомәргә әнисенең бу гаҗизлегенә карау бик авыр иде. Аның йөрәге әнисен кызганудан сызлана башлады һәм күңеленә ихтыярсыз «Юкка үзләренә күрендем» дигән уй да килеп куйды. Ләкин ул күптән түгел генә нинди ашкыну, дулкынлану белән үзләренең станциясенә якынлашкан иде, ничек үтенеп командирыннан бер генә сәгатькә булса да авылга җибәрүен сораган иде, ничек ашыгып, тирләп-пешеп, йөгерә-атлый кайткан иде һәм хыялы кадерле күрешү минутларын уйлау белән тулы, йөрәге күпме шатлыклы хисләр татуны сизү белән бәхетле иде. Ул, әтиемне, әниемне, бөтен туганнарымны шатландырырмын, бәхетле итәрмен, дип уйлады. Хәзер исә бу шатлык уйный башларга өлгермәгән музыканың кинәт өзелеп ыңгырашуы кебек, бу бәхет елмаерга өлгермәгән кояшның кара болыт артына яшеренүе кебек иде. Бигрәк тә әнисенең зәгыйфь йөрәген шундый капма-каршы тойгылар утына салуда үзен гаепле дип белү аның өчен авыр иде. Шуңа күрә ул күңелендә булган янә бер кадерле теләген – яратып йөргән кызы Заһидәне күрәсе килүен – әтисе белән әнисенә сиздерүдән куркып утыра. «Заһидәне телгә алсам, бары аның өчен генә кайткан булып күренермен», – дип уйлый иде ул. Тик җиңгәсенең Зәйнәпне чакырып алып, каядыр йөгертүе аңарда бер өметле сизенү тудырды. Уңган җиңгәсе яратышып йөргән егет белән кызны күрештерү чарасын, әлбәттә, күрергә тиеш иде.

Менә төрле хәбәрне һәркемнән элек ишетеп, һәр урында бөтенесеннән алда килеп өлгерүче авыл малайлары һәм кызлары ишек төбенә җыела башладылар. Кыюрак малайлар, түргә узып:

– Исәнме, Гомәр абый! – дип, кул биреп күрешәләр һәм, башка әйтер сүз тапмыйча, кире ишек төбенә китәләр. Анда алар арасында кызу бәхәс бара:

– Күрдегезме? Гомәр абыйның медале бар!

– Медаль түгел, орден ул.

– Орден сиңа, медаль! Медаль әнә шундый түгәрәк, ак була.

– Ә минем түгәрәк орден да күргәнем бар.

– Бар, пычагым.

– Ышанмасаң, Гомәр абыйның үзеннән сора.

– Кая тыгыласың, аякка бастың ич.

Мәрьям абыстай Гомәрнең кесәсеннән өстәлгә бушаткан шикәрен балаларга:

– Менә, балам, Гомәр абыегызның күчтәнәче! – дип өләшә башлады.

Балалар сөенешеп елмаялар, ләкин шикәрне оялган сыман тартынып алалар, кыюсыз гына:

– Рәхмәт, түти! – дигән булалар һәм тизрәк учларына йомалар. Арттарак торган балалар кысылышып алга чыгарга тырышалар.

Мәрьям абыстайның шулай улым кайтты дип балаларны сөендерергә тырышуыннан Гомәр әнисенең үзенә булган мәхәббәтен аеруча бер тирәнлек белән сизеп алды, һәм ана мәхәббәтен мондый тулылык белән сизү аның өчен кинәт бик авыр булды. Кайтып кергәч, беренче тапкыр диярлек ул күңеле нечкәрүен тойды һәм, күзләренә килмәкче булган яшьләрен тыяр өчен, ашыгып, маңгаен ышкырга тотынды.

Менә Камилә кайнап чыккан самавырны җитез генә өстәлгә алып куйды. Өстәл өсте, кунак табыны шикелле, май, каймак, тәбә, Мәрьям абыстайның саклап тоткан балы, Камиләнең сандык төбеннән чыгарган прәннекләре, тәлинкә тутырып телгән икмәк һәм эреле-ваклы чынаяклар белән тулы иде. Гомәр, тансык аш итеп, катык та сорап алды.

Мәрьям абыстай һаман сыеның ярлы булуына өзгәләнә:

– Ичмасам, тавык та суеп өлгертә алмадык! – ди.

Галимҗан абзый, шаяртып:

– Борчылма, карчык, хәзергә менә йомыркасын ашый торсын, икенче кайтып, боерган булса, тавыгыңны да ашап китәр, – дигән була һәм Гомәргә карап күз кысып куя.

Ахырда барысы да чәй эчәргә утырдылар. Гомәрне кыстау, аның ашау-эчүе турында сорашу белән җанлы сөйләшү башланды. Бу сөйләшү менә хәзер алда торган аерылышуны оныттырган кебек булды. Аларның табыны бәхетле гаиләнең кайчандыр менә шулай барысы бергәләп, гөрләшеп утырган чакларын хәтерләтеп җибәрде.

Гомәр фронтта башыннан кичергәннәрне кыска гына сөйләп алды. Мәрьям абыстай сугыш хикмәтләрен, улының күргәннәрен таңга калып, тагын да хәтәррәк нәрсәләр ишетеп куркырга торган кыяфәт белән тыңлый иде. Гомәр сакланып кына ничек, нинди шартларда яралануын сөйли башлагач, ул берничә тапкыр үзалдына гына: «Йа Раббем, йа Раббем», – дип куйды. Ахырда чыдамады, калтыранган тавыш белән:

– Әй улым, улым, ничек исән калгансың! – диде.

Гомәр, тыныч елмаеп, гади генә:

– Әни, менә үзең күрәсең ич, тап-тазамын! – ди.

Галимҗан абзый да улының ашыкмыйча, сабыр гына сөйләвен, сүзләренә искитәрдәй төс бирмәвен һәм, һәрнәрсәнең асылын белгәндәй, һәркемгә туры карап, тыныч елмаюын күргәч: «Малай башка-а!» – дип уйлап куйды. Аның улы белән җитдирәк мәсьәлә турында сөйләшәсе килде һәм, сакалының очын бармаклары белән тибрәткәләп, салмак кына:

– Соң, улым, англичаннарның фронтта эшләре ничек бара? – диде.

Мәрьям абыстай картының бу сүзләрен ишетүгә кабынып китте:

– Тапкансың сорашыр нәрсә, әгелчәннәр, имеш. Нигә кирәк ул сиңа… Башка әйтеп калыр сүзең юкмыни?

– Тик кенә утыр әле син!

– Гомәр бит айлап торырга кайтмаган, ата кеше син, файдалы киңәшләреңне бирер идең.

– Мишәйт итмә дим мин сиңа! Гомәрнең безнең киңәш белән йөрисе калмаган.

Мәрьям абыстай рәнҗеп еламсырый башлый:

– Гомерем буена шул кирәксез сүзләре белән миңа аркылы төшеп җанымны кыйнады. Миңа улларым кадерле, минем җаным бары алар өчен генә көя. Фатихымның ике елдан бирле хәбәре юк. Шакирым хәзер кайда, исән-саумы? Шулар турында сораштырырга иде. Ә син, карт тиле, әгелчәннәр кайгысын кайгыртып утырасың.

Галимҗан абзый, улына карап: «Менә аңламаган кеше белән нишлисең инде!» – дигәндәй, берничә тапкыр башын селкеп куйды.

Гомәргә әтисе белән әнисенең болай бәрелешеп алулары бик таныш иде. Галимҗан абзый, газета укыштыргалаганга күрә, халыкара хәлләр һәм тышкы сәясәт турында үзенчә фикер йөртергә, җай чыкканда шул хакта сөйләшеп алырга ярата. Мәрьям абыстай исә, чын ана буларак, гаиләнең эчке сәясәте турында гына уйланудан һәм балалары кайгысын гына кайгыртудан уза алмый. Элек укудан кайткан вакытларында да әтисе халыкара хәлләр турында, әнисе аның шәһәрдә ничек торуы, ашау-эчүе турында бер-берсен бүлгәләп сорашырга керешәләр һәм ахырда бер-берсе белән бәрелешмичә калмыйлар иде. Мондый вакытта Гомәргә һәр икесен дә канәгатьләндерерлек һәм килештерерлек сүз табарга кирәк була иде.

Хәзер дә ул шулай булырга тырышты:

– Әни, син юкка безнең өчен артык борчыласың. Мин менә исән-сау, бик азга булса да, сезне кайтып күрдем. Озакламый бөтенләй дә кайтырмын. Әти бит кайчан сугыш бетәр дә, кайчан барыбыз да җиңү шатлыгы белән өйләребезгә кайтырбыз дип сорамакчы була.

– Хак сүз, хак сүз!

– Союзниклардан рәт чыкмады, әти. Карга карганың күзен чукымый инде ул… Әле менә безнең армия немецларны пыр туздырып куарга тотынгач, күз буяр өчен генә дигәндәй, кыймылдый башлаган булдылар. Хәер, алардан башка да инде без Гитлерның муенына петляның тазасын салдык. Үзең беләсең, бу петля хәзер көннән-көн буыла бара!

– Шулаймы, бирсен Алла! Халык шул петляның тизрәк буылып бетүен көтә, улым, бик көтә. Аягына яңа баскан баланың да телендә хәзер бер генә сүз: кайчан сугыш бетәр икән, ди.

– Инде озак көтәсе калмагандыр, әти, менә күңел үзе озакламый бетәсен сизеп тора кебек… Әйе… – Гомәр кул сәгатенә карап ала. – Миңа кузгалырга вакыт җиткән икән, әти, рөхсәт итегез…

Мәрьям абыстай сискәнеп куя:

– Ходаем, шулай бик тизмени?

Камилә, ашыгып:

– Гомәр, тагын берне генә ясыйм әле, – ди һәм Гомәрнең чәшкәсенә үрелә.

Галимҗан абзый, үзалдына әйткәндәй:

– Әйе, санаулы минутлар тиз үтә, – ди.

Гомәр урыныннан кузгала. Ул бу минутның барысы өчен дә никадәр газаплы, авыр булуын ачык күрә һәм юатыр өчен нәрсә генә әйтсә дә ясалма булып тоеласын яхшы сизә, ләкин әйтмичә булдыра алмый: тыштан ничек тә тынычлыгын сакларга тырышып, тик үзе дә сизмәстән тавышын күтәрә төшеп әйтә:

– Бик зур рәхмәт сый-хөрмәтегезгә, әйе… Сезне бик сагынган идем, бик яхшы булып калды. Инде тиздән бөтенләй кайтуымны көтегез!

Мәрьям абыстай елый башлый:

– Газиз йөзләреңне күргән кебек тә булмадым.

– Әни бәгърем, юкка…

Галимҗан абзыйның да йөзе караңгылана:

– Карчык, сабыр бул!

Нәкъ шушы минутта, ишекне киң ачып, Мәрьям абыстайның агасының улы – былтыр фронттан агач аяк белән кайткан Шәрифулла килеп керә. Ул, кочагын ачып, туры Гомәргә таба бара:

– Һо, Гомәр туганым! Кая, җанкисәгем, бер әп итеп күрешик әле! – Һәм Гомәрне кочаклап, ике яңагыннан да үбеп ала. – Молодец, молодец! Менә исән-сау кайткансың. Рәхмәт, туган! Ә миңа хәбәр итми торалар. Юк, мин әйтәм, каным коелган җирләрдән кайткан туганымны төшкән килен шикелле каршы алырга тиешмен. Шулай бит! Мәрьям түти, бәгырем, нигә елыйсың? Шатлык бит бу, бәйрәм бит бу!..

Мәрьям абыстайның яшьләре мөлдерәп коела. Ул сүзен чак әйтә ала:

– Әй Шәрифуллам, китә бит, китә!

Шәрифулла аптырап, ышанмыйча, Гомәргә карый.

Гомәр ни өчендер көчәнеп елмайган була.

– Шулай, Шәрифулла абый, безнең эшелон станциядә тора. Азрак булды, нишлисең…

Шәрифулла катгый рәвештә:

– Не смеешь, брат, не смеешь! – ди, чалбар кесәсеннән ярты баш аракы чыгарып, шап иттереп өстәлгә куя. Ул үзе, бераз эчеп алганга күрә, кызмача. – Без болай шаяруны яратмыйбыз. Кайткансың икән, торырга тиешсең. Точка!

– Шәрифулла абый…

– Юк-юк, ишетәсем дә килми. Әйдә, утыр! Син, брат, минем команданы тыңларга тиешсең! – Һәм чәшкәне тутырып аракы куя.

– Шәрифулла абый, син бит үзең армиядән кайткан кеше. Приказны үтәмәскә ярыймы?.. Менә миңа бер сәгать вакыт бирделәр. Бер сәгатьтән мин барып җитәргә тиеш. Бу – минем өчен приказ.

Алар берничә секунд бер-берсенең күзләренә туры карап торалар. Ахырда Шәрифулла, уң кулын күтәреп:


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации