Электронная библиотека » Амирхан Еники » » онлайн чтение - страница 12

Текст книги "Әсәрләр. 1 том"


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 11:41


Автор книги: Амирхан Еники


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 12 (всего у книги 49 страниц) [доступный отрывок для чтения: 13 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Кайткач, тагын чәй эчтеләр. Аннары каклаган ит, яңа бәрәңге турап һәм күкәй калҗасы салып пешергән бик тәмле аш ашадылар. Ниһаять, көн сүрелгәч, Сания белән Зиннурны берсекөнгә Зиреклебашка кунакка чакырып, юлга чыктылар.

Авылны чыкмас борын Рәхмәй абыйсы атын беразга гына кибет алдында туктатты. Җиңгәчәсе кибеттән, зур бер яулыкка барысын бергә салдырып, чикләвек, йөзем, кипкән өрек кебек нәрсәләр алды. Күлмәгенең тирән кесәсеннән кулъяулыкка төргән акчасын чыгарганчы, Клара барысы өчен түләп тә өлгерде. Аннары ул тагын бишбылтырдан бирле сатылмыйча яткан краб консервын да, тозы өстенә чыккан селёдканы да алмакчы булган иде дә, җиңгәчәсе моңа бик каршы төште. «Акчаңны әрәм итә күрмә, бездә андый нәрсәләрне ашаучы юк», – дип, тәки алдырмады. Шуннан соң Клара Рәхмәй абзасына, көчләп дигәндәй, илле сумлык акча бирде. Рәхмәй, үзеннән дә өстәп, ике шешә акны, бер шешә кызылны алды. Шуларны кучер астындагы печәнгә әйбәтләп яшергәч, утырышып, авылдан чыгып кит– теләр.

Кояш баер алдыннан гына, Чабылтау итәгенә килеп җиттеләр. Кайтышлый сүз аз булды. Җиңгәчәсе тирбәлеп килә торгач оеп китте. Рәхмәй абыйсы башта колхоз эшләре турында аны-моны сөйләнеп килде-килде дә аннары ул да тынды. Клараны бу сүзсезлек, бу юл талгынлыгы бер дә ялыктырмады, киресенчә, ул аңа риза иде, чөнки ул да үз эченә йотылып, үз уйларын уйлап кайта иде.

Тау итәгенә җиткәч, барысы да җанландылар. Җиңгәчәсе, калкынып:

– Машалла, кайтып җитәбез түгелме соң? – диде. – Һи, көтү дә кайтып бара икән ләбаса!

Чынлап та, алда, Корысазлык ягыннан юлга таба көтү чыгып килә иде. Рәхмәй абыйсы атын кызулата төште, һәм алар тузан, йон, сөт исе аңкыган көтүнең нәкъ алдыннан уздылар. Шул чакта Клара бик сәер бер нәрсә күрде: җирдән, кәҗә-сарыклар арасында, әллә нихәтле сыерчыклар кайтып килә. Нәкъ менә көтүгә чыккан йорт кошлары шикелле очмыйча, җәяүләп, йөгерә-йөгерә кайтып киләләр. Бу гаҗәп сәер, кызыклы күренештән кәефе бик килгән Клара кычкырып ук җибәрде.

– Җиңгәчәй, карале, көтүдә сыерчыклар!

– Ә, ие шул! Бала очыргач, көтүдән калмыйлар инде алар.

– Нигә, ни өчен?

– Нигә дип, мал тирәсендә аларга азык табыла. Мал белән бит чебен дә, корт та ияреп йөри… Шуларны чүплиләр инде бу Алла кошлары!

«Удивительно!» – дип уйлап куйды Клара эченнән. Аңа ничектер берьюлы күңелле, рәхәт булып китте.

Рәхмәй абыйсы, артына каерылып, кояш баешына карап алды.

– Иртәгә дә аяз булмакчы икән, – диде ул, башын кагып. – Бик әйбәт. Печәнчеләргә мач килә.

Клара, кинәт җанланып:

– Җиңгәчәй, минем дә печәнгә барасым килә, – диде. – Миңа барырга ярыймы?

– Ник ярамасын! Ярый, бик ярый, аккошым! Үзем алып барырмын, – диде җиңгәчәсе, ничектер Клараның бу теләген шунда ук куәтләп.

– Көлмәсләрме?

– Юк, нишләп көлсеннәр, Аллам сакласын! Менә кызларыбыз белән танышырсың… Кызларыбыз бик куштаннар, кунак итеп, үзеңне урталарына гына алып йөртерләр.

Рәхмәй абыйсы кисәк кенә көлеп куйды:

– Хәсән бригадир, нибуч кунак дип тормас!

– Ә мин кунак булып түгел, эшләргә барам! – диде Клара, эре генә башын чөеп.

– Әйе, әйе, эшләргә инде, печән җыярга, – диде җиңгәчәсе, бала көйләгәндәй итеп. – Бергә барырбыз. Мин үзем дә бик яратам печән эшен, Иркә туташ!

– Барабыз, җиңгәчәй, барабыз! – диде Клара, чын-чыннан рухланып, һәм аны кинәт ниндидер бер канатлану, җилкенү биләп алды. Һич уйламаганда, аның менә хәзер үк әнә шул Чабылтауга менәсе, шуннан дөнья өстенә бер карыйсы килде. Ул атны туктатырга кушты: «Мин тауга менәм!» – диде. Җиңгәчәсенең аптырап: «Һай, Иркә туташ, каян уйладың әле, кояш та баеп бара, ялгыз куркырсың ич!» – диюенә карамастан, ул тарантастан төште дә ашыга-ашыга тауга таба китте.

Тауны менү читтән караганда гына ансат булып күренә икән ул. Иң элек тау, менә башлагач, шактый биек булып чыкты, аннары, югарырак күтәрелгән саен, ул текәрәккә әйләнә барды. Клараның әледән-әле аягы тая башлады, хәтта ара-тирә артка таба шуып та киткәләде. Ләкин һичнигә карамыйча, үлән төпләренә аягын ныграк терәп, тазарак үскән сабакларга тотынып, иелә-бөгелә һаман күтәрелде. Ахырда, азаплана торгач, Чабыл башына менеп җитте… Туктады, тирән сулап, бермәл тын алып торды.

Тау түбәсе – ап-ак ташлык, үлән бик сирәк, урта бер җире чокыраеп тора. Монда сәер бер тынлык хөкем сөрә. Әллә нинди генә шунда, түбәндәге тормыштан аерылу хисен уяткан, бушлык халәтенә якын бер тынлык иде бу… Бу тынлыкта бары җилнең акрын гына исүе ишетелеп тора кебек…

Клара түбә уртасынарак атлады. Кояш баеп өлгергән иде инде… Ләкин бөтен әтраф1212
  Әтраф – тирә-юнь (тараф).


[Закрыть]
бик якты иде әле, шунлыктан иң ерак офыклар да ачык күренә иде. Клара, тантаналы бер киеренкелек кичергән хәлдә, тирә-як дөньяны карарга кереште. Никадәр ерак җирләр ачылган иде аның күз алдында! Бик-бик еракта күгелҗем томанга өртелгән ялгыз таулар күренә, чиксез киңлекләргә сибелгән, әле тегендә, әле монда җиргә ябышып яткан авыллар күренә, җептәй сузылган юлларны да бик ачык аерып була. Хәтта юлларның теге яки бу төшендә, бөтерелеп сузылган тузанга карап, машиналар чабуын да шәйләп була иде. Һәм әнә шул таулар, кырлар, авыллар аша, ниндидер бер пәһлеванның зур адымнары шикелле, тимер челтәр баганалар әллә кайлардан килеп, әллә кайларга узып китәләр…

Клара озак кына Каракошны эзләде. Кайда ул, нигә күренми? Ниһаять, түбәндәге ике тау арасыннан ниндидер бер авылның читен күреп алды. Ул ерак та түгел иде. Клара чамалап карады: хәзер генә алар кайткан юл нәкъ менә шул ике тау арасыннан килеп чыга икән. Димәк, Каракош шунда. Тик ул тоташы белән күренми, әлеге ак маңгайлы тәбәнәк таулар аны каплап торалар. Әмма Каракошның бер генә читен күрү дә Клара өчен күңелле булып китте, ничектер менә авылдан аңа җанлы бер җеп сузылган кебек булды. Каракош аңа да якын икән ләбаса!

Аннары тирә-якка күз йөртеп, акрын гына артына борылды. Кинәт аның күзенә нидер көзгедәй уйнаклап-чагылып китте. Шуны эзләп түбәнгә карагач, ул тау итәгеннән авылга таба кешеләр төялгән өч атның китеп баруын күреп алды. Менә шул алдагы атта баручы кешеләрнең баш өсләрендә нидер җылык-җылык уйнаклап куйгалый… Нәрсә бу?.. Ах, чалгылар түгелме соң? Әйе, әйе, чалгылар шул! Арбага ике яклап тезелешеп утырган егетләрнең бастырып тоткан чалгылары ара-тирә әнә шулай чагылып-чагылып киткәли икән!.. Печән чабучылар кайтып баралар. Арттагы атларга, тырмаларын югары күтәреп, хатын-кызлар төялгән… Бу күренеш Клараны аеруча сөендереп җибәрде. Иртәгә бит ул үзе дә печәнгә чыгачак. Менә шулай, үзе кебек кызлар белән бергә, аякларын салындырып, арбага утырган килеш, тырмасын күтәреп, болынга барыр, болыннан кайтыр!.. Теге кем, Хәсән дигәннәре: «Кунак кызга тырманың җиңелен әзерләп куярбыз!» – диде бит… Мут күз! Шәһәр кызының кулларын үзенчә кызгана торгандыр инде. Тукта, күрсәтер әле ул аңа үзенең кулларын!

…Менә Зиреклебаш. Карасана, яп-якында гына икән ул. Бөтен өйләре, каралтылары, ишегаллары, көтүдән таралган маллары, кичке эшләрен бетереп йөрүче кешеләре белән, уч төбендәге шикелле, ап-ачык күренеп тора. Ә-нә иң кырыйда Рәхмәй абыйларының өе. Ә-нә капка төбендә моннан бармактай гына күренгән Алмас белән Алсу тауга карап торалар бугай. Исләре китеп, Клара апаларын күзәтә торганнардыр инде алар. Уңган җиңгәчәсе, кай арада кайтып, учагын ягып та өлгергән – морҗаларыннан аксыл төтен акрын гына һавага күтәрелә… Кунакчыл өйнең сый-хөрмәт төтене бу… Юк, алай гына түгел, туган туфрак төтене бу… Бар икән ул «туган туфрак» дигән кадерле җир! Һәм Клара, үз гомерендә беренче тапкыр моның буш сүз генә булмавын аңлап, шуңа искиткеч сөенде. Беренче тапкыр, бик табигый рәвештә, туган җиренә, туган халкына телдән генә сөйләнә торган түгел, ә кан тамырында йөри торган чын якынлык-мәхәббәт хис итте ул… Һәм бөтен хисләрдән дә изгерәк, көчлерәк бу хис аның яшь йөрәген әйтеп бетергесез куанычлы бәхет белән тутырды.

Ул, башыннан эшләпәсен алып, йөзен кичке тау җиленә куеп, күзләрен дым каплаганчы чиксез киңлекләргә карап торды. Аерыласы килми иде аның бу тын биеклектән, бу яңа, тансык хисләр дулкыныннан…

1959
ШАЯРУ
I

Кечкенә генә Идел пароходы, өч тапкыр өзеп-өзеп кычкыртканнан соң, акрын гына дебаркадердан аерылды. Халык җыелган якка шактый кырынаеп, үзенчә гайрәтләнгән булып, зур калаклы тәгәрмәчләрен шапылдата-шапылдата, ул елга уртасына таба борылды. Кайчандыр тар суларда, аккош төсле горур йөзеп, гомерен уздырган бу пароход, хәзер инде ашын ашаган, яшен яшәгән бабайга охшап, киң Идел уртасыннан, ашыкмыйча гына, түбән төшеп китте. Аның юлы Уфага чаклы, шушы юлда йөреп картайды ул. Бәлкем, Агыйделгә барып кергәч һәм аның үрелеп сыйпарлык чәчәкле тугаен күргәч, пароходыбыз борынгыча яшәреп, дәртләнеп тә китәр, әмма хәзер исә, ярларыннан чыккан дәрья уртасында, ул ничектер көчсез дә, мескен дә булып күренә иде. Әйе, үтә икән шул, үзгәрә икән шул барысы да!

…Палубада каюта ачкычын кулында уйнаткалап басып торган ялгыз ханым, пароход пристаньнан бераз ераклашкач та, урыныннан кузгалып китте. Ярдан кулъяулык болгый-болгый озатып калучылар арасында аның күздән югалганчы карап барырлык беркеме дә юк иде. Ирен ул пароходка утыргач та кайтарып җибәрде, чөнки ире аның бик эшле кеше, һәр минуты исәптә… Хәер, тор дисә, ул торыр да иде, кешеләр арасыннан такыр башын елтыратып, бу күздән югалганчы, эшләпәсен селкеп тә калган булыр иде, ләкин ханым аны тотмады инде. Ире үзеннән яшькә күп олы булганга күрәме, ханым аның белән кешеләр күзенә артык чалынырга, ирле-хатынлы икәнлекләрен ачык сиздерергә бик үк яратып бетерми иде. Ире үзе дә моны сизенә иде шикелле. Ләкин алар арасында бу нәрсә бервакытта да, ялгыш кына да телдән әйтелгәне юк, киресенчә, яшь аермасын әнә шулай эчләреннән генә уйлаган хәлдә, алар бик тату яшиләр иде… Моңа артык гаҗәпләнергә дә туры килми, чөнки ире аны уч төбендә генә кадерләп тота иде.

Ханым палубаны бер әйләнде, ике әйләнде, ахырда, йөрүдән кызык тапмагач, стена буендагы үргән креслоларның берсенә килеп утырды һәм уйсыз-нисез генә ерак ярларга карап бара башлады. Бу әле утызга да җитмәгән, төскә шактый чибәр генә бер ханым иде. Өстендә аның инде тулылана башлаган гәүдәсенә ыспай ятып торган тар итәкле ачык изүле әфлисун төсендәге йон күлмәк, аягында кара «лодочка» туфлиләр, ялангач беләгендә кечкенә алтын сәгать. Куллары аның бик ак, бик нәфис, тырнакларына тип-тигез алсу кына салган, бер бармагында кечкенә бриллиант каш яна. Чем-кара шома чәченең озын толымнарын бик пөхтәләп артка өеп куйган, һәм ап-ак муенында сөйкемле генә кара миңе дә бар. Кашлары да бик нечкә итеп сызылган, сөрмәле күзләренең кара керфекләре дә берәмләп диярлек югарыга һәм түбәнгә матурлап бөгелгән, кыскасы, әнә шулай шартына бик җиткереп көязләнгән, үзе чибәр, үзе яшь, үзе нигәдер боек бу ханымга игътибар итмичә узарлык түгел иде.

…Күпмедер утыргач, ханымның тагын эче поша башлады. Бөтен әйләнәдә күңелсез бертөрлелек: су да су, ярлар ерак, җәйге матур яшеллекне якыннан күреп тә булмый. Аннары бит ул биредә ялгызы… Барысы да бар кебек – байлык та, яшьлек тә, хөрлек тә, ләкин берүзе генә ул алар белән нишләсен? Менә ул өендә дә һаман бертөрлелектән туеп, тик ятудан йөдәп беткәч тотты да, «әниемне күреп кайтыйм» дип, шушы юлга чыкты. Күңеле талпынып, бик теләп чыкты ул бу юлга. Идел өсте, ак пароход, аулак каюта, гүзәл салон – болар барысы да аның хыялын котыртып, ниндидер кызык, ниндидер онытылмас күңелле хатирә вәгъдә итәләр иде кебек.

Ләкин пароход ялгыз йөрүчеләр өчен кызыклы урын түгел ул. Менә кузгалып китүенә озак та үтмәде, безнең ханым инде үзен үги кешедәй хис итә дә башлады. Дөрес, уфтанырга бик иртә әле, алда ике тәүлеккә якын юл бар. Бу аз вакыт түгел, ике тәүлектә ни булмас!

Ханым палубада йөрүчеләрне дикъкать белән күздән кичерде. Ул, әлбәттә, танышыр өчен кеше эзләми, күңеле аның андый нәрсәдән ерак иде, хәтта берәрсе танышырга чамаласа да, ул әле уйлап карар иде. Һәрхәлдә, абруен төшермәячәк ул… Ләкин кешеләр белән кызыксынмаска мөмкинме соң? Һәркемгә дә хас бер гадәт ич бу. Шуңа күрә ханым бер ирләрне генә түгел, гомумән, һәркемне күздән кичермичә калмый иде.

Ләкин күпме генә күзәтеп утырса да, ул кызыксыну уятырлык кеше очратмады. Яшьләр юк диярлек, күбрәк парлы халык, ә сирәк-мирәк очраган ялгыз кешеләр әллә нинди шунда күңелсез, таушалган бәндәләргә охшыйлар.

Ханым утырган җиреннән торып китте, тагын палубаны бер әйләнде, икенче әйләнүендә, пароходның арткы очына җиткәч, палуба рәшәткәсенә таянып, койрыкта баручыларны күзәтергә кереште. Анда кызыграк та, күңеллерәк тә кебек иде. Кешеләре дә бүтән – авылларына кайтып баручы агайлар, җиңгиләр, студентлар. Кайберсе тимер идәнгә аягын сузып утырган да капчыгын чишеп янына гына куйган, ак булка һәм уалган хәлвәне капчык авызыннан гына алгалап, зур калай кружкадан, өрә-өрә, чәй эчеп бара. Кайберсе, аулаграк урынны сайлап, төенчеген баш астына салып, шунда йокларга җайлашкан. Әнә ике кыз койрыкның иң очына кочаклашып утырганнар да пароход артыннан ургылып калган суга карап баралар. Алар үз алларына акрын гына җырлыйлар шикелле, тик пароход шаулавыннан ишетелми генә… Ә болары кемнәр? Ишектән читтәрәк өч егет һәм бер кыз нидер сөйләшеп торалар. Уртагарак баскан, иптәшләреннән калкурак буйлы, гәүдәгә какча булса да, шактый киң җилкәле таза егетнең кулында ефәк баш яулыгы. Сүз шул яулык турында бара, ахрысы, чөнки әле берсе, әле икенчесе яулыкны тотып-тотып карый да башын селкеп куя. Ара-тирә аларның:

– Кайдан алдың моны, малай?

– Ну тапкансың бит үзең дә! – дигән кебек сүзләре дә ишетелеп калгалый.

Ә егетнең кулындагы яулык искиткеч матур иде. Нинди генә бизәк, нинди генә төс юк аңарда, нәкъ менә ачылып киткән тавис койрыгы диярсең! Егет башта, бәлкем, үзе дә бу кадәр гүзәл нәрсә алуын аңлап җиткермәгәндер, ә хәзер исә, иптәшләре исләре китеп мактагач, аның куе кара кашлы ак чыраена гаҗәпсенү катыш балаларча сөенү җәелгән иде. Сүзен дә әйтә алмый ул, бичара. Яулыгын ике кулына тоткан килеш, иптәшләренең мактавына бары баш кагып кына тора.

Егет үзе дә, аның кулындагы нәфис яулык та безнең ханымда гаять зур кызыксыну уятты. Кем ул, нинди яулык аның кулында, каян алган, кем өчен алган ул аны? Кинәт ханымның түбәндә, шул яшьләр арасында буласы килде, яулыкны тотып карыйсы, битенә куеп карыйсы килде. Нигәдер, ни сәбәптәндер аның хәтта яшь буласы, ваемсыз-шат буласы, әле берни дә үтмәгән, барысы да – мәхәббәте дә, бәхете дә – алда булачак дип ышанасы һәм әнә шул яшьләр шикелле, юк кына нәрсәдән дә куаныч табып, хыялланып, өметләнеп яшисе килеп китте. Шунда ук яннарына йөгереп төшәрдәй булды, ләкин… бу мөмкин түгел иде. Ара ерак. Ул – югарыда, алар – түбәндә. Әгәр шуннан юләрләнеп төшсә дә… көлкегә генә калыр иде.

Ханым тирән итеп бер сулады һәм, каядыр алып киткән хыялларыннан айнырга теләгәндәй, башын чайкап куйды. Үзе һаман түбәндә баручы яшьләрдән күзен ала алмыйча, онытылып карап торды. Менә егет яулыкны, ак кәгазьгә ипләп кенә төреп, эчке кесәсенә салды, шуннан, янә бераз сөйләшеп торгач, алар барысы да эчкәре кереп киттеләр. Ханым да кузгалды… «Студентлар, ахрысы? – дип уйлады ул эченнән. Аннары: – Нишләргә соң?» – дип тә уйлады. Каютасына ни өчендер керәсе килми иде, ялгыз палуба таптау да килешми. Таушалган пижамаларын киеп, китап тотып чыккан эчпошыргыч «командировочныйлар», ул үтеп киткән саен, китаптан башларын күтәреп, аның артыннан карап калалар. Ни уйлап карыйлар өнсез, йөрәксез балыклар? Үзләре әле шулай да, зәһәр йоткан хатыннарын исләренә төшереп, эчләреннән калтыранып та куя торганнардыр. Хатыннарыннан курыккан ирләрне ул, үзе әйтмешли, терпеть не могла!

Ханым, палубаны ташлап, беренче классның салонына килеп керде. Төшке аш вакыты күптән узганга, ә кичке ашка әле бик иртә булганга күрә, салонда беркем дә юк иде. Ханым тирән эчле йомшак креслоларның берсенә утырды. Салон эче тын, бары бөтен җирендә вак кына калтырау сизелә, официантканың бер өстәлгә җыеп куйган бокал-стаканнары акрын гына зыңлыйлар, ә көн яктысыдай тоташ калын тәрәзәдән ничектер ачыкланып, якынайгандай булып күренгән яшел урманлы тау битләре акрын гына артка таба йөзәләр. «Нишләргә соң?» – дип, тагын пошынып уйланды ханым. Ашыйсы-эчәсе дә килми, чөнки ире белән соңгы тапкыр кара-каршы утырып, өеннән бик әйбәт сыйланып чыккан иде. Шулай да официантка кыз салонга килеп кергәч, ул аңа бер стакан чәй белән пирожный китерергә кушты.

Менә шул бер стакан чәй белән юанып, ул зур тәрәзәдән әлеге артка таба йөзгән тау битләренә, арыш кырларына озак кына карап барды. Ләкин бу күренешләр, җансыз көзгедә чагылган шикелле, аның күңелендә берни уятмыйча, хәрәкәтсез төбәлгән күзләреннән генә кичәләр дә кичәләр. Барыбер нидер юк, нидер җитми, ә калын пыяла аша күренгән табигать үзе генә аның күңел бушлыгын тутыра алмый иде. Нәрсә теләгәнен ул үзе дә белми, бөтен нәрсәсе бар да кебек, ә шулай да җаны тыныч түгел, җаны һаман нидер тели, нидер көтә.

Акрынлап кына кояш та җир читенә якынлашып бара, Идел өстендә алсу шәүләләр уйнаклый башлады. Биек ярларның суга яткан күләгәләре торган саен киңәя һәм караңгылана, ә кояшка каршы яктагы чиксез Идел түре, аннан да ары сөзәк кенә күтәрелгән күгелҗем кырлар өсте аеруча яктырып балкый иде. Ханым, палубаны тагын бер әйләнергә булып, салоннан чыкты.

Пароходның койрыгына җиткәч, ул нигәдер түбән карады һәм ихтыярсыздан тукталды. Түбәндә баягы таза чандыр егет ялгызы гына әрҗәләр өеменә йөзе белән борылып, әлеге тавис койрыгыдай яулыгына карап тора иде. «Бу ни хәл, – дип уйлады ханым, – әллә тилергәнме ул, шулкадәр исе киткән!» Ә егет, чынлап та, бераз гына шөребе какшый башлаган кешедәй, аны-моны сизмичә яулыгын бер җәеп карый, бер йомарлый, битенә дә куеп ала, иснәгән кебек тә итә, гүя сихерләп маташа. Аннары бик сак кына ак кәгазьгә төреп, эчке кесәсенә салып куя.

Бу күренеш ханымда шундый бер сабырсыз кызыксыну уятты ки, аның ничек кенә булса да егет белән танышасы һәм яулыкның серен беләсе килде. Ә кичкырын түбәндә баручы кыз, егетләрнең берсен ияртеп, палубага менде. Алар сагаеп кына бер әйләнделәр дә, пароходның алгы очына туктап, Идел өстенә карап бара башладылар. Ханым алар яныннан бер-ике тапкыр сүзләренә колак салып үтеп китте. «Әйе, болар студентлар булырга тиеш». Кечерәк кенә буйлы җыйнак кыз беренче кышын гына шәһәрдә үткәргән, ахрысы, район кыяфәте үзеннән китеп тә бетмәгән әле; көл төслерәк чәчләрен уртадан ачып, калын толымнар итеп үреп салган, өстенә кызыл бөрчекле ак ситсы күлмәк киеп, билен тар гына каеш белән буган, ә аягында арзанлы оек белән үкчәсез кара туфли… Егет исә шәһәрчәрәк: өстендә аның эре шакмаклы «молния» каптырмалы күлмәк, балаклары бөрмәле күк шаровар, аягында «тапочка» дип йөртелгән резин чүәк – базык, тыгыз гәүдәсенә караганда, ул берәр институтның спортчысы булса кирәк.

Ханым алардан аз гына читкәрәк килеп туктады да, кирәк кадәр тынып торгач, гади-мөлаем булырга тырышып, яшьләргә дәште:

– Иркәләрем, кая кайтып барасыз?

Яшьләр җәһәт кенә аңа борылып карадылар; кызның, борыны кечкенә булганга күрәме, соры күзләре бу минутта аеруча зур да, якты-матур да иде. Шәп киенгән чибәр, көяз ханымны күргәч, ул бераз гаҗәпсенебрәк, теләр-теләмәс кенә:

– Төрлебез төрле җиргә, – диде.

Аның болай кырын торып, салкын гына җавап кайтаруына ханымның артык исе китмәде: хатын-кыз башта бер-берсенә шулайрак була инде, нишлисең! Мөлаем ягымлылыгын саклап, ханым сораша бирде:

– Шулаймыни? Бик әйбәт. Сез студентларсыздыр инде?

– Әйе, студентлар.

– Шулайдыр дип уйлаган идем. Танып була бит. Кайчан гына әле мин үзем дә студентка идем.

Яшьләр һич тартынусыз ханымга тагын бер сынаулы караш ташладылар. Ханымның үзен менә шулай гади-якын итеп тота белүеме, әллә соңгы сүзен әйткәндә ничектер сагышлы көрсенеп куюымы – нидер яшьләрнең салкын торып маташуларын бик тиз эретә башлады. Озак та үтмәде, телләре дә чишелде һәм сөйләшеп тә киттеләр.

Башлап үзләре үк ханымның исемен дә сорап белделәр. Ханым аз гына көттереп, гүя чын исемен әйтергә икеләнгәндәй җавап бирде:

– Мин… Диләрә.

Аннары ул үзе сораша башлады. Яшьләр, билгеле, икеләнеп тә, яшереп тә тормадылар – аларныкы уч төбендә!

Тиз арада ханым һәркайсының исемен белде, кайда укуларын, кая кайтуларын белде, тик бер генә төер аның күңелен һаман борчып торды. Ул теге яулык хуҗасы чандыр егет тә менмәсме икән дип көтте, әмма егет менмәде. Бер-ике тапкыр ханым җай чыгарып аның хакында сорашырга да теләп карады, әмма булдыра алмады. Бары аерылышканда яшьләргә:

– Сезнең белән танышу бик әйбәт булды әле. Иртәгә дә менегез, бергә-бергә кайту күңелле ич! – дип калды.

Яшьләр:

– Рәхмәт, апа, килербез, – дип, түбән төшеп киттеләр. Ханым, ялгыз калгач та, каютасына керергә ашыкмады. Палуба баганасына сөялеп, битен кичке саф җилгә куеп барды. Төн, тынлык, елга өсте кап-кара, аз гына чи балык исен аңкытып, түбәннән дым килә. Ярлар күренми, каршы очраган пароход та, вак утларын ерактан гына җемелдәтеп, тавыш-тынсыз уза…

…Менә түбәндә ничәдер тапкыр җиз кыңгырауга суктылар – һәр сугудан, гүя ике кат тавыш чыгарып, сәер генә яңгырады ул… Диләрә ханым иренеп кенә урыныннан кузгалып китте, каютасына керде, ашыкмыйча гына урынын рәтләп чишенә башлады. Аяк йөзеннән үк яткан төнге ефәк күлмәген киеп, көзге каршына баскач, ничектер уйга китеп, тулы-тыгыз күкрәкләрен акрын гына сыйпап торды. Әйе, ул яшь, ул таза, ул чибәр әле! Ләкин… нигә соң болай йөрәген савып, эче поша икән аның? Ни җитми, ни кирәк? Тагын әлеге ак чырайлы чандыр егет аның исенә төште. Кем ул, ни өчен ул да, кешедән яшерен сере бар шикелле, иптәшләреннән үзен читтәрәк тота, йөрми, күренми? Тагын эчке кесәсендә генә саклап йөрткән яулыгы… Нигә ул аңа бик кадерле?

…Кинәт ханымда шул яулыкны егет кулыннан ничек тә тартып аласы килү теләге туды. Яулыгын алырга, яулыгы белән бергә серен алырга!

Һа, ул моны булдыра алмасмыни? Нинди егетнең әле яшь чибәр хатын сихереннән котыла алганы бар? Теләү генә кирәк, теләү генә – иблисең дә тез чүгәр!

II

Иртәнчәк Диләрә ханым палубада кемнәрнеңдер кычкырып сөйләшкән-көлешкән тавышларыннан уянып китте. Тәрәзәгә тарткан кыек рәшәткәнең ярыкларыннан кергән яктылыкка караганда, вакыт шактый булырга тиеш иде инде. Ханым, урын өстендә бераз киерелеп-сузылып ятканнан соң, кинәт нидер исенә төшкәндәй, ашыгып урыныннан торды. Тиз генә чуар халатын киеп, тәрәзәнең рәшәткәсен шылдырып җибәрде. Илаһи, көне дә көне! Үзе тын, үзе нурлы, үзе җылы, әйтерсең балачакта күргән бәйрәм иртәсе! Су өсте тип-тигез, яланаяк йөгер дә кит! Пароход та аның өстеннән гүя шуып кына бара. Кояш та әле яңа күтәрелеп килә икән – җылына башлаган елга урыны-урыны белән сөттәй ак пар көйрәтеп ята. Ярлар да биредә якын икән – әнә көтүләре белән кузгалган карлыгачлар канат какмыйча гына, кыеклап-кыеклап, бер югары менеп китәләр, бер түбән атылып төшәләр. Юк, мондый иртәне, мондый нурлы иртәне, йоклап, күрмичә калырга ярыймы соң!

Диләрә ханым тиз генә юынды да, яңадан рәшәткәне тартып, киенә башлады. Бүгенге иртәнең үзенә охшарга теләп, иң матур, иң килешле алсу күлмәген киде, энҗе муенсасын такты, күзләренә оста гына итеп сөрмә тартты, шуңардан, ахры, керфекләре дә аска һәм югарыга таба матур гына бөгелгән кебек булдылар. Бизәнеп беткәч, чәченә, түшенә «Ак сирень» хушбуен бөркеде, шуннан соң, рәхәт бер җиңеллек хис итеп, палубага чыкты.

Палубада куанычлы бер җанлылык иде. Бар да торып чыкканнар, бар да, иртәнге елга өстен һәрьяклап күрергә теләгәндәй, төркем-төркем күчеп йөриләр, кулларын сузып, бер-берсенә нидер төртеп күрсәтәләр, һич юктан да шатланып көлешәләр. Диләрә ханым да чыгу белән сөттәй ак пар шуышып йөргән елга өстенә, нурлы пәрдәгә төренгән тау битләренә бермәл сихерләнгәндәй карап торды. Бу кадәр дә матур, сөйкемле булыр икән! Әйтерсең менә бөтен дөньясы назланып, елмаеп алдыңда ята синең! Әгәр Диләрә ханымның канатлары булса, шуларны җәеп, пароходтан төшәр иде дә, аякларын суга тидерер-тидермәс кенә атлап, тын, якты тауларга таба китәр иде. Күргәннәр: «Бу нинди фәрештә, кайдан гына иңде әле ул!» – дип, тик хәйран булып калсыннар иде.

Шулай сихерләнеп, хыялга бирелеп, күпмедер торганнан соң, ул акрын гына кузгалып китте. Пароходның арткы очына җиткәч, тукталып, ихтыярсыздан түбәнгә караса, әлеге таныш яшьләрнең койрыкта, тимер идәнгә газеталардан табын җәеп, күңелле генә ашап-эчеп утыруларын күрде. Аның йөрәге кинәт урыныннан купкандай булды, җанын әллә нинди бер түземсез талпыну биләп алды. Бик якын идеме алар аңа, әллә мондый иртәдә үзенең ялгызлыгы белән һич килешә алмаганга күрәме, әмма ничек кенә булмасын, аның чын ихластан тизрәк шулар янында буласы килде, һәм, бер дә уйланып-икеләнеп тормыйча, ул ашыгып түбәнгә төшеп китте.

Яшьләр аны якты каршы алдылар. Дөрес, ханымның бик шәп киенгән булуы, бигрәк тә «югары»дан төшүе аларны беркадәр ятсынырга мәҗбүр итә иде. Ханым үзе дә моны сизмичә калмады, ләкин игътибар итмәскә тырышты.

Яшьләр, бераз каушабрак, аңа табын янына утырырга тәкъдим иттеләр. Ханым, чүгәләп, күлмәк итәген кайтара төште дә, чистарак урынны чамалап, җылы тимер идәнгә утырды. Табында газетага турап салган ак икмәк, арзанлы колбаса, йомырка, яшел суган, шырпы тартмасында тоз – нәкъ менә безнең кадерле кунак өчен генә әзерләнгән сый!.. Табынның хуҗасы әлеге чәчләрен уртадан ачып тараган бала чырайлы кыз икән. Ханымны да башлап ул кыстарга кереште:

– Апа, рәхим итегез! Безнең табын студентларча, такы-токы гына инде, гаеп итмәссез!

Ханым, ничек тә гади, үз булырга тырышып:

– Сөйләмә, иркәм! – диде. – Бик әйбәт, тагын ни кирәк?

Һәм бер йомырканы алып, идәнгә бәреп ватты да әрчергә тотынды.

Егетләрнең берсе аның алдына колбаса телемнәрен этәрә төште:

– Менә моны да алып карагыз, әгәр яратсагыз… «Халыклар дуслыгы» дибез без аны, ите – атныкы, мае – дуңгызныкы…

Яшьләр көлештеләр, ә ханым комачтай кызарды, шулай да сынатырга теләмәде.

– Беләм, беләм! – дигән булды. – Ашаганым бар, әйбәт була ул ат казылыгы…

Һәм бер-ике түгәрәкне батыр гына ашап та җибәрде. Алай авызга алмаслык нәрсә түгел икән. Тик кызыл ит арасында сирәк-мирәк очраган бармак башыдай дуңгыз мае гына чәйнәр өчен авыр икән. Ярый инде! Менә артыннан яшел суган капкач, берни булмас, үтәр әле.

Ә шулай да бик күңелле! Пароход, тип-тигез су өстен ертып, тонык кына шаулап бара, йомры, якты дулкыннар ике якка салмак кына куышып китәләр. Җылы, рәхәт. Егетләр, әвен сугучылар шикелле, бик тәмләп, авыз тутырып ашыйлар. (Диләрә ханым исәбенчә, боларның ашказаннары ташыңны да сеңдерер!) Тик яулык иясе егет кенә ашауга артык исе китмәгәндәй күренә. Ул, аякларын идәнгә сузып, табынга кырын утырган, ашыкмыйча гына чәйни һәм күбрәк читкә, су өстенә карап бара. Ханымга ара-тирә генә күз ташлап куйгаласа да, артык кызыксыну да, ятсыну да күрсәтмичә, ничектер битараф кала бирде. Шулай да бер мәртәбә, ханым нидер әйткәч, ул зур кара күзләрен тутырып, үтә сынау белән аңа карап алды. Әллә нишләтеп җибәрде бу караш Диләрә ханымны, әмма ул аны батыр күтәрде, хәтта горур гына башын да чөеп куйды. Тынычлыгын саклап, ул берни булмагандай сөйләнә бирде:

– Урыныгыз да ямьле, ашыгыз да тәмле, ярый төштем әле яныгызга.

– Ә югарыда… нигә, начармыни? – диде кичә танышкан шакмак күлмәкле егет…

– Югарыда… сезнең кебек күңелле компания юк.

– Нишләп булмасын! Әнә анда нинди шәп абзыйлар баралар.

– Абзыйлар шул. Ә миңа үз тиңнәрем кирәк.

– Ә-ә, алай икән!

Егетләргә күңелле булып китте, ахрысы, дәртләнеп, баш кагып елмаештылар. Юк, бу ханым, нинди генә асыл кош булмасын, «түбәндәгеләр» компаниясенә алырлык икән. Үзен әнә ничек иркен, кыю, гади тота ул!

Ләкин табынчы кыз, сокланырга ашыкмыйча, күбрәк белергә теләп, җитди генә сорап куйды:

– Кем буласыз соң сез, апа?

Диләрә ханым кинәт сагаеп калды.

– Ничек инде ул… кем буласыз?

– Кайда, нинди эштә эшлисез дип соравым, – диде кыз, бераз уңайсызланып. – Сез тагын ачулана күрмәгез, апа!

– Юк, нишләп ачуланыйм, – диде ханым, елмаерга тырышып, әмма кыз аның иң авырткан җиренә кагылды. Мондый сораудан ул һәрвакыт курка торган иде. Ни дип кенә җавап бирергә соң? «Институтны бетерер-бетермәс зур кешегә иргә чыктым да шуннан өйдә утырып калдым», – дип әйтә алмый бит инде ул. Ләкин берни сиздермәгән кыяфәт белән тизрәк җавап бирергә ашыкты:

– Мин финансово-экономическийны бетергән идем. Мин – финансист! Менә шулай!

– Һо, финансист! – диде егетләрнең берсе, күзләрен зурайтып. – Алайса, сез бик байсыздыр?

Ханым кызарды, шулай да югалып калмыйча, шаяруга каршы шаяртып әйтте:

– Гаҗәп инде, нәкъ менә Драйзерның финансисты кебек…

Кырын утырган егет тагын бер карап куйды, бу юлы шактый кызыксынгандай итеп, һәм ханым үзе өчен өметле булган бу карашны бик тиз тотып алды. Ул шунда ук сүзне яшьләрнең үзләренә күчерде:

– Ә шулай да студент вакытка ни җитә. Бөтенесе алда: матур хыяллар, зур планнар… Әгәр мөмкин булса, яңадан сезнең хәлгә кайтыр идем. Нинди рәхәт ич! Бергә уку, бергә кайту, бергә ял итү.

– Ә безнең тизрәк бетерәсебез килә, – диде шакмак күлмәкле егет. – Укуы бер дә рәхәт түгел, бигрәк тә финанс ягы такыр булган чакта… Аннары, сез әйткәнчә, бергәләп ял итүләр дә бик тәтеми хәзер. Менә бер айга гына җибәрделәр, кайтып, әни карчыкларга утын, печән әзерлибез дә, аннан, давай, кире шәһәргә!

– Ни өчен шәһәргә?

– Целинага китәр өчен… Беләсезме, нәрсә ул целина? Һо, целина, апа җаным, бик интересный җир ул! Менә кайда кәҗә майларың чыга.

– Быел Фәнияне дә үзебез белән алып барабыз, – диде егетләрнең икенчесе, табынчы кызга җылы көлемсерәп. – Курыкмыйсыңмы, Фәния?

– Исем китә! – диде Фәния эре генә. – Куркып торырга, сездән кай җирем ким минем?

Ул табында калган азыкларны әйбәтләп төреп җыештырырга кереште, егетләр «Прибой»ны кабызып җибәрделәр. Диләрә ханым кемнәрнеңдер югары палубадан аңа сәерсенеп карап баруларын күптән шәйләп алган иде. Шулардан уңайсызланып булса кирәк, үзенчә сылтау табып, җәһәт кенә урыныннан торды.

– Карагызчы, бу акчарлакларны әйтәм, бер дә пароходтан калмыйлар бит! Нигә икән?

Егетләр дә урыннарыннан тордылар. Кыз газетадагы сынык-саныкларны илтеп, су өстенә селекте:

– Менә шулар өчен иярәләр инде алар! Әнә, әнә күрдегезме, икмәк кисәкләрен ничек кенә эләктереп алдылар!

Ә шакмак күлмәкле егет, папиросын тирән суырып:

– Их, акчарлак шикелле менә шулай җәлт иттереп кенә берәр җәенне сыртыннан эләктереп алсаң иде! – диде. – Ярап куяр иде ул безгә обедка!

Икенчесе яулык иясе егетнең аркасына сугып алды:

– Эләктерсә, Харис эләктерә инде аны, безнең иң шәп йөзүчебез!

Харис моңа каршы бер сүз дә әйтмәде, тик аның уйчан ак чыраенда ниндидер сызлану аша боек көлемсерәү чагылып киткәндәй булды. Ә кыз шунда ук егетләргә, дәү апаларыдай, җитди генә әйтеп куйды:

– Тимәгез сез аңа! Белмисезмени, җәен кайгысы түгел, җан кайгысы ич аңарда.

– Җанаш кайгысы диген, дөресрәк булыр.

– Җанаш кайгысы – җан кайгысы инде ул! – диде шакмак күлмәклесе, авыр көрсенгән булып.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации