Электронная библиотека » Фатих Карим » » онлайн чтение - страница 2


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Фатих Карим


Жанр: Литература 20 века, Классика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 2 (всего у книги 7 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Зәйтүнә

 
Очыраган саен, күз караңда
Ике рәсемем чагыла елмаеп.
Тик син үзең миңа карыйсың,
Ачу катнаш тирән моңаеп.
 
 
Аш бирүче кыз, син ачуланма
Сүзләремне туры әйтүемә,
Синең эшең белән
иске официант эшен
Чагыштырып үтәм, Зәйтүнә.
 
 
Ресторан…
җыр…
аракы…
Бокал тавышы төтен эчендә,
Тез башына кысып, официант
Бөке суыра бөтен көченә:
– Рәхим итегез!
Ни телисез?
Пожалуйста, мәгез прейскурант!
Коньяк дисез, була!..
«Ә» дигәнче
Ялт итеп ул килә бер урап.
 
 
Сөйгән матурлыгы – мыек бөтерү,
Эше – йөгереп коньяк китерү,
Хезмәт сүзе – «пожалуйста»,
Ә теләге —
Ишеттерә төшеп йөткерү.
 
 
Бирсәң эчә,
Бирмәсәң дә:
– Рәхмәт сезгә! – ди ул, баш иеп,
Күкрәгенә кипкән кулын куеп,
Каш астына күзен яшереп.
Ак тастымал аның иңбашында,
Ә билендә… таплы алъяпкыч,
Таплы алъяпкычтай
Җыерчыклы чырай,
Күз карашы тонык, алдаткыч…
 
 
Официант гомерен ресторанда
Исерекләр шулай таптады,
Иске тормыш аның кешелеген
Каралыгы белән каплады…
 
 
Аш бирүче кыз, син ачуланма
Серләремне туры әйтүемә,
Синең эшең белән
Иске официант эшен
Чагыштырып үтәм, Зәйтүнә.
 
 
Официант түгел бит син,
Кыйлануың безгә кирәкми,
Аш китергәч кашык бирми тору —
Бусы боза нерва, йөрәкне.
 
 
«Мә талонны» дисәң – эндәшмисең,
Кашык сорасаң,
Кашык кадәр итеп күзеңне,
Ирештергән сыман кырын карап
Үтәсең син, җыерып йөзеңне.
 
 
Бер плитага җитмеш хатын,
Җитмеш миска куеп булашу —
Моны җимерү!
Минем җырымда
Йөрәк тавышы, бәгърем, әнә шул.
Очыраган саен, күз караңда
Ике рәсемем чагыла елмаеп,
Син дә миңа карама,
Ачу катнаш тирән моңаеп.
 
 
Кара күзләреңә күзне текәп,
«Мә талонны» диеп әйтүгә,
Ярышчылар өчен, ярыша-ярыша,
Аш китер син безгә, Зәйтүнә.
 

1931

Чайка башыңны
(Җыр)

 
Һавадагы болытларга
Борылып карама,
Алар барыбер аерылып
Артта калалар.
 
 
Дзин… дзин… – шпор,
Алда көрәш зур,
Син атла, атла ашыгып,
Их, атым, чайка башыңны!
 
 
Бел, өстеңдә комсомолец
Егет утыра,
Ялтыраган мылтыгына
Патрон тутыра.
 
 
Дзин… дзин… – шпор,
Алда көрәш зур,
Син атла, атла ашыгып,
Их, атым, чайка башыңны!
 
 
Чакыру булса, без, чабышып,
Хәзер китәрбез.
Ак күбекләр акса агар,
Барып җитәрбез.
 
 
Дзин… дзин… – шпор,
Алда көрәш зур,
Син атла, атла ашыгып,
Их, атым, чайка башыңны!
 
 
Яшен кебек уйнатырбыз
Кулда кылычны,
Кызганмабыз каныбызны
Туган ил өчен.
 
 
Дзин… дзин… – шпор,
Алда көрәш зур,
Син атла, атла ашыгып,
Их, атым, чайка башыңны!
 

1932

Мишень булмас

 
Төзәгәндә, күзең
үзе пуля була,
Төзәп аткан мишень сызыгы
«Барып тигән» дисә
масаясың,
Бу – атуның көткән кызыгы.
 
 
Канлы сугыш булыр,
 тауның итәгендә
Кадап куйган мишень күренмәс,
Аткан пуляң
кайда кадалганын
Белми торып, йөрәк сүрелмәс.
 
 
«Мылтык
Минем бөек сыйныфымны
Яклау өчен!»
диеп уйла син,
Якын күр син аны,
ул кулыңда
Яшен кебек җиңел уйнасын.
 
 
Туры төзәү өчен,
мылтыгыңны
Кулбашыңа китереп терәдең,
Мишенеңне
мишень түгел,
Фашист генералы —
Аның медаль таккан күкрәге!
Итеп күр син,
ачуың ташысын,
Кар эресен карда ятканда,
Ачуың чәчрәп,
пуля белән барсын,
Дошманыңа төзәп атканда.
 
 
Ишетегез:
мылтыгыңны
Тутыктырып тотып йөрүең —
Дөнья Октябре
ясау көченә
Тутыгырга ирек бирүең.
 
 
Син мылтыкның
һәр кисәген
Исәбеңнән, аңлап үзләштер,
Идеяң белән
ату техникасын
Затвор частьларыдай берләштер.
 
 
Мылтык…
Мин, мылтыкка
кулым сузган чакта,
Тирән бер хис белән үреләм.
Мылтык безгә
илне саклау өчен
Сыйныф исеме белән бирелә.
Канлы сугыш булыр,
тауның итәгендә
Мишень булмас —
дошман күзәтер,
Төз атуны
дошман чигенеп,
Җиңелеп качкан эзләр күрсәтер.
 

1932

Башланды

1
 
Тигез ялан,
Карыйм —
Моннан күренә Идел буйлары.
Әнә Казан,
Мин җыр итеп аңа язам
Күргәнемне
Һәм дә уйларны.
 
 
Бу яланда яшел җәй иде,
Кырын ятып яшел үләнгә,
Печәнчеләр
Сыкрау тавышы белән сөйләнә:
 
 
– Совет әле ярлы.
– Ярлы, малай,
Иң кирәге аның юк бездә,
Машина юк,
Бөтен машина бит
Америкадан килә илебезгә…
 
 
Күпме генә карама син,
Төсең калмый ябышып көзгегә;
Бу да шулай,
Тик хатирә —
Кичәгедән калган сүз генә.
 
 
Еллар түгел,
Әле бер атна
Бу киң ялан
тигез,
тын иде,
 
 
Тынлыгы да,
моңсу карашы да
Аның бүген менә…
Юк инде.
 
 
Бу яланда
Сыйныфташы үлгән
Кешеләр бүген
сагынып килсеннәр,
Туфракларын канга буяп,
Җиңеп алу даны исеменә —
Алар монда
Сагыну белән искә алына, —
Монда
Һәйкәл итеп гигант салына.
 
 
Карны ерып, кара җирнең
Катлауларын бүген тентиләр,
Атка авыр икән,
җырлап тартышалар —
Ак карларга сибелеп, ком килә.
 
2
 
Татарстан!
Синең кырларың
«Моңсу» күренешләрен югалтып,
Күтәрерлек булды
Үзенең җилкәсендә
Машиналар ясау гигантын.
 
 
Кичә Америка әкият булып
Сөйләнә иде безнең бу җирдә,
Иртәгесен алар үзләре
Гаҗәпләнеп килер бирегә.
 
 
Монда иркен,
Монда җиңү йөри,
Монда кешенең яңа сагышы
Тирән сулыш белән,
Күтәренке итеп
Айкап чыгара үзенең тавышын.
 

1932

Беренче бала

 
Ак төргәген кочып,
Иркәм ачты
больница ишеген,
Мин беренче кабат
Үз канымның
тавышын ишеттем.
 
 
– Бир миңа, – дип,
Кулым суздым,
ә ул бирмәде.
– Абау, кулың
Боз кебек, – дип,
мине тиргәде.
 
 
Башым иеп
Карыйм күзләренә,
миңа карамый,
Әнкәсе дә
Күкрәгенә яшерә:
– Кит, – ди, – ярамый.
 
 
Көнләшүем
Йөрәкне әрнетә,
Нигә анада,
Ана булган саен,
Җылы сөйкемлелек
Үсә яңадан?!
 
 
Тавышы… тавышы ла,
Нинди матур, елый,
яшь баскан күзен,
Зинһар, бирче,
Мин күтәрим!
– Юк… үзем!
 
 
Без өчәүләп
Кайтып киләбез,
урам тар безгә,
Исем эзлим,
Ул бит йөгереп йөрер
киләсе көзгә.
 
 
– Исеме үзе кебек
Яңа булсын,
ә син ни дисең
«Марсель» дисәк?..
– Миңа ошый,
матур бу исем!
 
 
Өйгә кайттык,
Безне котлап
керде күршеләр.
Саклап кына
Күрсәтәбез
яңа кешене.
 
 
Комсомолка,
Комсомолның
уртак баласын
Кызганмыйбыз,
Әйдә, алар
кызыгып карасын.
 
 
Башта булган
Әрнү, көнләшүне
инде оныттым,
Йөрәгемә терәп,
Кулларымны
удым, җылыттым.
 
 
Күпереп торган
Ак мендәрдән
бәгърем баламны
Әнкәсеннән
Оста итеп
кулыма аламын.
 
 
Ул ялтырап
Миңа карый,
күзе йолдыздай,
Яңа кеше,
Бер көрәшче үсәр
безнең улыбыздан.
 

1932

Телефон

Төн. Урман,

шаулый яфраклар,

Без үтәбез калын урманны,

Газет хәбәрчесе булуымны

Юлаучы әле

белми торгандыр,—

Сөйләшмибез,

ат белән дә

Сөйләшүче бары – дилбегә,

Йокы килгән иде,

кире китте,

Очып китте төнге җил белән.

* * *
 
Урман калды.
Таң беленә —
Офык буена якты сузылган.
Авызлыклы атны
икәү тыеп,
Тау битеннән төштек болынга.
 
 
Юл буенда
яңа баганалар,
Алга йөгерә телефон чыбыгы.
Ашыгыч сүзләр,
ерак колхозларга
Яшеннәрдән кызу очыгыз!
Һәр багана
дәшеп кала:
 
 
– Җилле яңгыр,
төнге давылда
Ике сүзлек хәбәр өчен
Пар ат җигеп чапмый авыллар.
Бу – культура,
Бу – эш темпы,
Бу – колхозның яңа җиңүе,
Юлга баскан
кара искелекнең
Җимерелеп читкә чигүе.
 
 
Менә колхоз,
килеп җиттек,
Мин шатлыктан алга үрелдем.
Ашлык сараеның
ишеге төбендә
Мылтык тоткан сакчы күренде.
 
 
Ат туктады.
Колхоз идарәсе,
Ачып кына кердем ишекне:
– Тыңлыйсызмы,
бирегез обкомолны,
Казан! – дигән
тавыш ишеттем.
 
 
Хисапчы кыз —
уяу комсомолка —
Ячейканың җиңүен өләшә,
«Шаумян» нан,
биленә таянып,
Ерак Казан белән сөйләшә…
 
 
Юл буенда
яңа баганалар,
Алга йөгерә телефон чыбыгы,
Ашлык турындагы
ашыгыч сүзләр,
Яшеннәрдән кызу очыгыз!
 

1933

Пулемётчы

1
 
Тау итәге.
Авыл.
Авылны кар күмгән,
Бөтерелеп чыга төтеннәр;
Тупка эләккән мәчет манарасы,
Актарылып төшкән бөтенләй.
 
 
Җил сызгыра.
Басу капкасында,
Җиң эченә тыгып кул очын,
Әче җилгә каршы күз уйнатып,
Каравылда тора сугышчы.
 
 
Тәүлек буе куроктан кул алмый,
Чокырлардан шуышып килгәнгә —
Йончытылган, шинельләр – су,
Каеш эзе баткан билләргә.
 
 
Мылтыкларның иңнән төшкәненә
Ярты гына сәгать узгандыр:
– Юл – Уфага,
Уфа – безнеке! – дип,
Полк тагын алга кузгалды.
 
 
Полк китте.
Риза пулемётын
Төзәтеп өлгермәде китүгә.
Төзәтсенме? Ышанамы ул
Иптәшләрен куып җитүгә?
 
 
Төзек корал белән поход чыгу
Ашкындырды бу яшь батырны,
Түзде Риза,
Йөрәгеннән гүя үткәрде ул
Ленталарга тезгән патронны.
 
2
 
Риза чыкты, соңгы бавын
Урап тотты кулына… тиз генә…
«Кызу йөгер, егет, кызу» дигән сыман,
Кар шыгырдап барды эзеннән.
 
 
Тау үренә ашыгып менгән чакны,
Абынып егылгандай туктады,
Үзе дә ул сизми калды бугай
Пулемётка лента тыкканын.
 
 
Тау битләрен каплап дулкынлана
Соры шинель төсле әремнәр,
Әремнәргә төренеп, аклар килә,
Ашыгалар билдән бәрергә.
 
 
«Безгә табан үрмәләгән аклар
Күрмәгәннәр икән – күрсеннәр,
Пулемётым, әйдә,
Безнең пулялар
Йөрәкләрен айкап үтсеннәр!..»
 
 
Кичке тынлык баскан тау битләрен
Сискәндерде пулемёт тавышы,
Һәм бу тавыш тау сыртлары аша
Урманнарга табан авышты.
 
 
Пулемёт тынды. Ленталар буш.
Тик йөрәкнең ярсып тибүе
Сорый әле соңгы көче белән
Тагын бер кат аның җиңүен.
 
 
Качарга дип аяк атласа да,
Кире борылып килде ул тагын,
Итегенең дагалары белән
Таптаганда пулемёт йозагын,
 
 
Уйлады ул сөйгән полыгының
Бу дошманга каршы киләсен,
Тик уйларын бүлде офицерның
Аңа төзәп аткан пулясы.
 
 
Ауды җиргә пулемётчы Риза,
Күксел төтен кунды төсенә,
Кызыл байрак булып кан җәелде
Ул егылган ак кар өстенә.
 

1933

Яз җитә
(Кечкенәләр җыры)

 
Кояш көлеп карый безгә,
Күзләр чагыла,
Елгалардан бозлар ага
Диңгез ягына.
 
 
Яз, яз, яз җитә,
Тәрәзәне ачтылар,
Тып-тып-тып итә
Эре-эре тамчылар.
 
 
Агачка кунып, чыпчыклар
Чыелдашалар,
Яшькелт-кара сыерчыклар
Әй җырлашалар.
 
 
Яз, яз, яз җитә,
Тәрәзәне ачтылар,
Тып-тып-тып итә
Эре-эре тамчылар.
 
 
Тиздән шаулап яфрак ярыр
Озын ак каен,
Ал чәчәкләр алып килер
Безгә май ае.
 
 
Яз, яз, яз җитә,
Тәрәзәне ачтылар,
Тып-тып-тып итә
Эре-эре тамчылар.
 

1935

Дулкынланып китте ак болыт

1
 
Коңгырт күзләреңне кыса төшеп,
Югарыга табан карадың,
Күзәттең син йөзгән болыт белән
Җиргә чаклы булган араны.
 
 
Җылы көлү белән каршыланды
Күксел комбинезонны киюең…
Елмайсаң да калтыратты никтер:
– Сау булыгыз, киттем! – диюең.
 
 
Үзең сизми кыстың тешләреңне,
Самолётка менгән чагыңда,
Пропеллерның ярсып көч алуы
Бер кискенлек бирде тагын да.
 
 
Һәм самолёт, канатларын җәеп,
Аккош сыман башта йөгерде,
Гадәтенчә, безнең баш очында
Түгәрәкләр ясап йөреде.
 
 
Болытларга таба омтылдың син,
Ак яулыклар болгап күрештек.
Ерагайды ара,
Соң әллә без
Җиргә утырып түбән төштекме?
 
 
Ерак киттең,
Тик күңелдә калды:
– Сау булыгыз! – диеп дәшүең.
Иң тәкәббер болытларга чаклы
Күтәрелде синең яшьлегең.
Мамыкланып торган кар тавыдай,
Күктәге бер болыт астында
Йомшак саклык белән
самолётның
Канатына чыгып бастың да
 
 
Сикердең син киң бушлыкка,
Дулкынланып китте ак болыт,
Ниндидер көч һәммәбезнең
Йөрәкләрен кысты шулвакыт.
 
 
Йолдыз булып түбән атылганда,
Яулыгыңны әллә җил алды…
Менә,
Зонтик чаклы ап-ак чәчәк тотып,
Син һавада кинәт тукталдың.
 
 
Ә самолёт йөри әйләнәңдә,
Ул кыйгачлап китә тын гына,
Сөйгән балаларын очырырга
Өйрәтүче ана кош сыман.
 
 
Күктән сикереп төшкән җир кызын без
Каршыларга куллар сузсак та,
Җил бирмәде, һаман тирбәлдереп
Алып китте сине еракка.
 
 
Башың кырын салып тирбәләсең
Һәм болгыйсың безгә кулыңны,
Шатлан, әйдә, авыр көрәшләрдә
Сине саклый торган юлың бу.
 
2
 
Самолётлар белән бизәлгән күк,
Яңгырый күктә яшьләр җавабы:
– Җиңү көрәшендә юл итәбез
Ак болытлар йөзгән һаваны.
 

1935

Көтәм сине

1
 
Яшь наратка сөялеп көтәм сине,
Үләннәрне сыйпап, җил исә…
Дулкынланып китәр чәчкә исе,
Яулыгыңны болгап син килсәң.
 
 
Юлларыңа йомшак нурын сибеп,
Йолдыз диңгезендә ай йөри;
Бәлки, соңгы кабат очрашудыр,
Көтәм сине, син кил, кил бире.
 
 
Күзләремә никтер очрамыйсың,
Алар сине эзләп йөрсә дә…
Мин сөялгән нарат әйтмәс инде,
Килүеңне алдан күрсә дә.
 
 
Тик бер тургай мине аңлый бугай,
Кушып җырлый синең исемне;
Тургай кебек кечкенә кош булсаң,
Алып китәр идем мин сине.
 
 
Соңгы кич бу,
Менә таң беленер,
Таң беленгән якка юл тотам,
Мин барасы җирдә карлы таулар
Биек икән йөзгән болыттан.
 
 
Болытларны үтеп, ул тауларга
Менгән чакта, бергә булырбыз, —
Минем йөрәгемдә булырсың син,
Без ул сакта икәү торырбыз.
 
2
 
Ни дисәм дә, бүген аерылабыз,
Син каласың, ә мин? —
мин китәм,
Анда мине илнең тынычлыгын
Саклау өчен куйган пост көтә.
 
 
Ни дим сиңа?
Дулкын көчле булса,
Ерак ярга җитеп кагылыр, —
Ил чигендә сакта торучыны
Йөрәкле кыз түзмәс, сагыныр.
 
3
 
Яшь наратка сөялеп көтәм сине,
Үләннәрне сыйпап, җил исә…
Дулкынланып китәр чәчкә исе,
Яулыгыңны болгап син килсәң.
 
 
Мин сөялгән нарат күрде, ахры,
Килә дигән сыман тирбәлә.
Бәлки, соңгы кабат очрашудыр,
Көтәм сине, син кил, кил бире.
 
 
Син кил,
Күкрәгемә башыңны сал.
Бер җыр җырла, шундый җыр булсын —
Ул җыр мине җиңү кырларына
Алып бара торган юл булсын.
 

1935

Без – җир балалары

 
Түшендәге чәчәк кебек итеп
Сыендырса мине үзенә,
Сабыйларча йомшак, саф карашлы,
Хыял күле булган күзеннән
Бөркелгән нур әгәр миңа төшсә,
Беләсезме, дуслар, иң башта
Мин тезләнеп җирне үбәр идем,
Аннан карар идем кояшка.
 

1935

Ике дус
(Җыр)

 
Айлы кичтә күлгә төштек,
Көймәдә йөрер өчен,
Айлы кич – йөрәк ачкычы,
Серләрне белер өчен.
 
 
Бар икән аның сөйгәне,
Минем дә бар сөйгәнем.
Сер итеп әйтте сөйгәнен,
Мин дә аңа сөйләдем.
 
 
Сөйгәнем, таң чәчәгем, ди,
Шулай ук матур микән,
Минем сөйгәнемнән аның
Кай җире артык икән?
 
 
Тиңләр чәчәк тапмас иде,
Минекен күргән булса,
Төннәрен йокламас иде,
Минекен сөйгән булса.
 
 
Айга карап әйтә куйды
Сөйгәненең исемен,
Тәннәремнән тирләр чыкты,
Сөйләр сүзем киселде.
 
 
Ике дус гашыйк булганбыз
Икебез дә бер кызга,
Иң мактаулы бакчачыга,
Колхоздагы йолдызга.
 
 
Беребезгә күз төшерсә,
Ут яна икенчебез.
Кайсыбызны сайлар үзе,
Түзми көтеп йөрибез.
 

1935

Зәңгәр йолдыз

 
Йокысыз үтә озын төн,
Кышкы төн озын;
Шатланып көтә бу төндә
Ана үз кызын.
 
 
Киенеп чыга урамга,
Күз сала ана;
Еракта, офык буенда,
Бер йолдыз яна.
 
 
Күктәгедәй гади түгел,
Зәңгәр йолдыз ул;
Сокланып елмая ана:
– Кызым бу! – ди ул.
 
 
Очып йөри зәңгәр йолдыз
Төнге тынлыкта;
Йолдыз түгел – кызы оча
Зур самолётта.
 
 
Аның канаты астында —
Мактаулы иле;
Пропеллер, күкне яңгыратып,
Ил көчен сөйли.
 
 
Бу ил аны дәртләндереп
Күккә мендерде.
Төннәрен күктә очарлык
Канатлар бирде.
 
 
Әйләнә офык буйларын
Бу зәңгәр йолдыз.
Һәм югары күтәрелә
Йолдыз кебек кыз.
 

1935

Күбәләк

Адага


 
Кызым, синең эшең бик күп:
Бакчага барасың да
Күбәләк куып йөрисең
Чәчәкләр арасында.
 
 
Чәчәккә кунган күбәләк
Күзен йомып утырмый,
Канат җәеп оча китә,
Еласаң да тоттырмый.
 
 
Кума, кызым, күбәләкне,
Бакчабызда йөрсен ул,
Кунсын йомшак чәчләреңә,
Бантик булып торсын ул.
 
 
Сагынырсың күбәләкне,
Җил-яңгырлы көз җиткәч…
Язгы таң кебек ягымлы
Иркә яшьлегең үткәч.
 

1935

Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл
(Әкият-поэма)

 
Җыелып утырыгыз,
Бер әкият укыгыз,
Кызык булса көләрсез,
Башкаларга сөйләрсез.
 

 
Моннан күп еллар элек
Бик еракта, Таулыда
(Таулы дигән авылда),
Бер кеше гомер иткән,
Хәйдәр исемле икән.
Хәйдәрнең аты булган,
Колагы каты булган,
Сызгырсаң ишетмәгән,
Сыптырсаң килешмәгән,
Рәттән тугыз мәртәбә
Тибә булган тәртәгә.
Җәй үткән дә, көз җиткән,
Кырда үләннәр кипкән.
Хәйдәр киткән урманга,
Утын кирәк булганга.
Иртән чыгып киткән ул,
Кичкә барып җиткән ул.
Баргач туарган атын,
Салдырмаган камытын.
Ат ачыгып кешнәгән,
Хәйдәр аңа дәшмәгән.
«Түзәр әле», – дигән дә
Бәйләп куйган имәнгә.
Хәйдәр тәмәке тарткан,
Аннан йокларга яткан.
Бертын изелеп йоклагач,
Төн буе кискән агач.
Кискән күңеле булганчы,
Балта сабы сынганчы.
Кояш чыгып җиткәндә,
Хәйдәр атын җиккән дә,
Күчәр сынар димәгән,
Бар кискәнен төягән.
«Ат бит ул, тартыр ла», – дип,
Кузгалган кайтырга дип.
Ат төн буе ач торгач,
Йөге дә авыр булгач,
Бер атлый да туктый, ди,
Хәйдәр аны тукмый, ди.
Тукмый, ди, егылганчы,
Чыбыркысы тузганчы.
Ат, мескен, хәле беткәч,
Аруы чиккә җиткәч,
Көянтәдәй сыгылган,
Аннан җиргә егылган.
Хәйдәрнең кыйланганын,
Малкайны кыйнаганын
Ак каенда утырган
Саескан күреп торган.
Тузгачтын чыбыркысы,
Хәйдәр, тешләрен кысып,
Сыек чыбык алырга дип,
Тагын атны ярырга дип,
Урман эченә кергән
Һәм коточкыч хәл күргән:
Икәү кочаклашканнар
(Ничектер дуслашканнар)
Маймыл белән Аю, ди.
Аю гармун уйный, ди.
Юл буйлап киләләр, ди,
Буылып көләләр, ди.
Маймыл, бармак шартлатып,
Урманны яңгыратып:
«Их-ма!» – ди икән,
Кычкырып җырлый икән:
– Дошман аяк чала алмас,
Кичәрбез судан, уттан,
Дусыбыз Аю бар чакта,
Безгә диңгез тубыктан.
– Әйттерәләр бит! – дип, Керпе
Төлкегә эндәшәдер…
– Безнең болай дус булуга
Бүре дә көнләшәдер…
«Их-ма!» – ди икән,
Кычкырып җырлый икән.
Хәйдәрнең төсе киткән,
Теле кабыктай кипкән,
Калтыраган тезләре,
Шардай булган күзләре,
Карамаган атына,
Качкан куак артына.
Озын койрык Саескан
Каен төбенә поскан,
Курыккан, имеш, үзе дә,
Яшь аккан, ди, күзеннән.
(Аккан яшьнең тирәнлеге
Булган, имеш, тезеннән.)
Маймылның егетлеге:
Булмаса да күзлеге,
Саесканны тиз күргән
Һәм аюга белдергән.
– Ни кайгысы бар моның? —
Дип, Аю үз гармунын,
Чын гармунчылар сыман,
Култыгына кыстырган.
Саесканга килгәннәр:
– Ник елыйсың? – дигәннәр.
Торса да безнең илдә,
Әллә нинди бер телдә
Саескан сөйләп киткән,
Маймыл тәрҗемә иткән.
Аюның исе киткән.
Саескан, яшен сөртеп,
Киткән Хәйдәрне тетеп:
– Рәхимсез ул, таш күңел,
Башкалар алай түгел,
Киләләр утынга дип
Шундый ук бер атлылар,
Килгәч йоклап ятмыйлар,
Ашаталар туйганчы,
Атның күңеле булганчы.
Чама белән төйиләр,
Какмый-сукмый йөриләр.
Маймыл йодрыгын төйгән:
– Ай ул Хәйдәрне! – дигән.
Аю, аңлагач хәлне,
Тузып киткән бермәлне,
Үрә торган йоннары.
Ачуыннан җиңнәрен
Сызганырга уйлаган,
Тик күлмәге булмаган.
Барса куак артына,
Анда Хәйдәр утыра.
– Сүс чыбыркың тузганчы
Синме ул ат кыйнаучы,
Төн буе ач тотучы?
Мин сине шуның өчен… —
Дип, Аю күтәргән кул,
Ләкин шул чакны Маймыл
Аюны тотып кала,
Читкә чакырып ала,
Учын куеп, тын гына
Пышылдый колагына:
– Ни булса, шул булган, – ди, —
Калдырыйк бер юлга, – ди.
Аю бертын уйлый да,
Тирән итеп сулый да,
Уйнаклатып киң кашын:
– Риза! – дип селки башын.
Гармуннарын алалар,
Ат янына баралар,
Төрле план коралар,
Торгызмакчы булалар.
Бигрәк Аю тырыша,
Торгызырга булыша.
Иңенә гармун аскан,
Үзе тәртәгә баскан.
Тарта атның койрыгын —
Үти Маймыл боерыгын.
Саескан ара-тирә:
– Әйдә, һап! – дип көч бирә.
Шулай бик нык тырышкач,
Саескан да булышкач,
Тирлиләр, кызалар, ди,
Атны торгызалар, ди.
Ат ашаган, ял иткән…
Хәйдәр кузгалып киткән.
Саубуллашкан чагында
(Дөнья хәле тагын да!),
Аю белән Маймылга
Бер үтенече булган:
– Алда бер текә тау бар,
Куркыныч андый таулар.
Атым тыела алмас,
Арбамда утын калмас,
Барысы коелып бетәр,
Хезмәтем бушка китәр.
Зинһар, төшерешегез,
Бәясен килешербез, —
Дип, Хәйдәр әйтеп салган.
Тегеләр уйга калган.
– Нишлик икән? – дигәннәр,
Ахыр чиктә күнгәннәр.
Ярты юлны үткәч тә,
Текә тауга җиткәч тә,
Маймыл, Аю – икесе —
Арканның очын кисеп,
Арт күчәргә бәйлиләр:
– Рәтен таптык бит! – диләр.
Урап тоталар баудан,
Ат төшә башлый таудан.
Аю, бер кулын болгап:
– Нык тотын, – ди Маймылга.
Икәүләп сөйрәләләр,
Дөберди бүрәнәләр.
Хәйдәр арба өстендә,
Тик курку бар төсендә.
Ул-бу булмасын өчен,
Аю сала бар көчен,
Маңгаеннан тир ага,
Йөрәге дөп-дөп кага.
Авыр була Аюга,
Чөнки гаеп Маймылда.
Ул шунда ук үз эшен,
Гадәтенчә, оныткан —
Бауны буш кына тоткан.
Күчәрнең мыгырдавын,
Май сорап шыгырдавын
Бик кызык эш дип белеп,
Бара, ди, кыт-кыт көлеп.
Маймыл көлеп барганда,
Тауны яртылаганда,
Көтелмәгән эш чыккан,
Аюның йөрәге купкан:
(Ничек аңларга моны?)
Төшеп калган гармуны.
Белдермәгән Маймылга,
Бауны җибәргән кулдан,
Киткән гармун артыннан.
Арба кинәт тартылган,
Көлеп барган маймылның
Бау кисеп кергән кулын.
Арба һаман тартыла,
Маймыл карый артына,
Караса, исе китә,
Калтырый – хәле бетә.
– Аю мине утырткан,
Хәйлә белән котырткан…
Маймыл оныта тауны,
Кулдан җибәрә бауны,
Әй йөгерә кычкырып,
Арба китә ычкынып!
Ычкынып китә дә ул,
Чокырга җитә дә ул,
Юллар аерылган чатта
Кинәт борылган чакта,
Каралып торган ярга
Барып бәрелә арба.
Аю тауның башында,
Бу хәлне күреп шуннан,
Ул куркудан шашына,
Кулын бәрә башына.
Маймыл килеп тә җитми,
Аю сорамый-нитми
Чалт берне яңагына,
Екканчы аягыннан.
Маймыл торган, ди, җирдән,
Бик тиз акылга килгән…
Барып атны тотканнар,
Арбаны утыртканнар.
Хәйдәре дә табылган —
Аның башы ярылган.
Алъяпкычын сүткәннәр,
Аккан канын сөрткәннәр.
Хәйдәр атка утырган,
Үрәчәгә тотынган,
Рәхмәт әйткән илле кат.
Алдында – җигелгән ат.
– На! – дип, атын кузгаткан.
Урман шаулап озаткан:
– Онытма, дусым, шуны:
Бөтен эштә бул зирәк,
Атның таза, тук булуы
Тау төшкәндә дә кирәк!
Аю белән Маймылның
Хәзер кайда булуын
Теләсәгез белергә,
Барып-килеп йөрергә,
Исән-сау, тереләр, ди,
Урманда йөриләр, ди.
Аю һич тә туймый, ди,
Көн-төн гармун уйный, ди.
Маймыл, бармак шартлатып,
Урманны яңгыратып,
«Их-ма!» ди икән,
Кычкырып җырлый икән.
 

1936

Гөлчирә

 
Буйга таза, куе кара чәчле,
Озын керфекле кыз Гөлчирә
Кичкә табан ашыгып эшкә китә,
Беләгендә була пар чиләк.
 
 
Аның килүен колхоз фермасына
Әллә хәбәр итә берәве,
Менә
Бер-бер артлы яңрый башлый
Сөтле сыерларның мөгрәве.
 
 
Килеп керә яшь кыз, башын селкеп,
Саулык сорый һәрбер кешедән,
Якын иптәшләрен сокландырып,
Тотына ул сөйгән эшенә:
 
 
Исле сабын белән йомшак кулын
Шыбырдатып юа тиз генә,
Доктор кебек, ак халатын кия,
Карап ала шунда көзгегә;
 
 
Сава башлый, нидер сөйли үзе,
Сыерларын телгә өйрәткән,
Ак болыттай кайнап, күбекләнеп,
Сауган сөте ташый чиләктән.
 
 
Ни тора бит аның сыерларга
«Чү, борчылма, иркәм» диюе,
Сөте кебек ташып читкә чыга
Гөлчирәнең эшне сөюе.
 
 
«Ә бүген кич парашют түгәрәге,
Соңга калмыйм!» – ди ул уеннан…
Кич җитүгә, стадионга китә
«Акчарлаклар күле» буеннан.
 
* * *
 
Күл өстендә вак дулкыннар йөгерә,
Чәчәк исе бөрки язгы кич,
Стадионга бара Гөлчирәбез,
Бүген сикерә торган көне ич.
 
 
Чемтеп-чемтеп кенә басып бара,
Ут йөрәкле кыз ул Гөлчирә,
Бераз шадра дисәм үпкәләмәс,
Шаяруны чөнки кичерә.
 
 
Әйе,
Йөрәк яндырырлык шадрасы бар,
Байтак егетләрне тилмертә,
Сөйгәнем бар, ләкин син түгел дип,
Күз карашы белән белдертә.
 
 
Данлы егетләр дә аптырыйлар:
– Белсәң иде, – диләр, – теләген,
Кемне сөя икән Гөлчирәбез,
Кемдә икән аның йөрәге?..
 
 
Тик белмиләр,
Әйдә, белмәсеннәр,
Үзе хуҗа йөрәк эшенә,
Фәлән егет минем сөйгәнем дип
Сөйләп йөрмәс инде кешегә.
 
* * *
 
Төн сарыла таулар арасына,
Тау артында шаулый агымсу,
Аяз күктән ай күзәтеп йөри,
Төн өстенә сирпи яктысын.
 
 
Ай елмая, ишетми ул хәзер
Үткән авыр чорның моң-зарын,
Кызлар җырлап кайта стадионнан,
Шатлыклы җыр менә югары;
 
 
Югарыда, серле зәңгәр күктә,
Җемелдиләр язын йолдызлар.
Язгы йолдызлардай ягымлы сез,
Әй, бәхетле дә соң сез, кызлар.
 
* * *
 
Ак мендәргә уйчан башын салып,
Гөлчирәбез төнен ял итә,
Озын керфегенә йокы кунмый,
Тойгы дулкынында төн үтә.
 
 
Челтәр пәрдә аша тәрәзәдән
Йолдызларга карый ашкынып,
Яшьлек бит ул,
Эштә генә түгел,
Хыялга да көчле ташкыны.
 
 
«Төн бик аяз бүген, тик офыкта
Шәүләләнә куе күк төтен.
Нинди булды икән: халкы өчен,
Кызганмыйча ярсу яшьлек көчен,
Л. Одена сугышып үлгән төн?!»
 
 
Һәм Гөлчирә гүя бик ерактан,
Испаниядән чакыру ишетә…
Үзен
Фашистларга бомба яудыручы
Лена Одена дип хис итә.
 
 
Күңле күчә Ерак Көнчыгышка:
Дулкынланган Амур буенда
Мылтык тотып чик саклаучы Нәҗип
Гәүдәләнә аның уенда;
 
 
Ул кайтуга, Каменова чаклы
Парашютта сикерә өйрәнсә,
Болытлардан үтеп төшүләрен
Күзләренә карап сөйләсә,
 
 
Бүгенгедәй тыныч, айлы төндә,
«Утырыйк, әйдә, таңга хәтле» дип,
Нәҗип кысар аны күкрәгенә,
«Син бит бөтен илнең бәхете» дип.
 
* * *
 
Гөлчирәбез челтәр пәрдә аша
Йолдызларга карап ял итә,
Озын керфегенә йокы кунмый,
Сагыну хисе белән төн үтә.
 
 
Ә бакчада төнге салмак җилдән
Тирбәлешә яшел куаклар:
«Сөя белә бу кыз!» дигән кебек
Шыбырдашып ала яфраклар.
 

1937


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации