Электронная библиотека » Фатих Карим » » онлайн чтение - страница 5


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Фатих Карим


Жанр: Литература 20 века, Классика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 5 (всего у книги 7 страниц) [доступный отрывок для чтения: 2 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Окоп җыры

1
 
Иптәшем бик моңлы итеп
Гармун уйната;
Тын окопта гармун моңы
Тирән уйлата.
Уйларым тирән минем,
Тик аңлар Туган илем.
 
2
 
Соңгы кичне тау буенда
Яшел үләнгә
Утырып сөйләшкән идек,
Мин ул сүзләргә
Ышанам, күбәләгем,
Үтәлер теләгәнең.
 
3
 
Айлы кичтә күкрәгемә
Башыңны салдың;
Мин карадым күзләреңә,
Тирән суладың:
«Ни шатлык булыр иде,
Җиңеп кайтсагыз!» – дидең.
 
4
 
Кайту да юк, кавышу да,
Әгәр җиңмәсәк;
Җиңеп кайтырбыз, җиңүдә
Бөтен киләчәк.
Сез көтегез ышанып,
Бетерербез дошманны.
 
5
 
Җиңеп кайткач, тау буенда
Яшел үләнгә
Утырырбыз тагын икәү,
Безнең сүзләргә
Сокланып кошлар сайрар,
Башланыр көткән айлар.
 

2 август, 1942

Исә җил

1
 
Исә җил, тирбәлә тирәк,
Ул тирбәлә, ә йөрәк?
Йөрәгем яна минем,
Яна көндез, яна кичен,
Синең өчен, Туган илем,
Синең язмышың өчен.
 
2
 
Исә җил, тирбәлә камыш,
Ул тирбәлә, ә сагыш?
Ник бу чаклы сагынам,
Сагынсам да, ничек барыйм?
Карыйм мин Урал ягына,
Офыклар аша карыйм.
 
3
 
Исә җил, тирбәлә нарат,
Ул тирбәлә, ә Хәят?
Хәятем нишли икән,
Патронны мин аткан санда
Ул ясап өлгерә микән,
Өлгерә микән анда?
 
4
 
Исә җил, тирбәлә тирәк,
Ул тирбәлә, ә йөрәк?
Йөрәгем яна минем,
Яна көндез, яна кичен,
Синең өчен, Туган илем,
Синең язмышың өчен.
 

1942

Шәкүрев турында җыр

 
Корыч канатлы яшь лачын
Сыкратты фрицларны;
Каныкты безнең лачынга
Кипкән йөзле, бүре күзле
Дошман зенитчиклары.
 
 
Меңләгән тупларның берсе
Тигәч самолётына,
Туган илне, киң Иделне
Искә алды егет, ләкин
Борылмады артына.
 
 
Яна торган самолёттан,
Атылган йолдыз сыман,
Бик биектән, зәңгәр күктән
Ташланды безнең Шәкүрев
Дошман зениткасына.
 
 
Кара чокыр булып калды
Зенитка торган урын,
Бу чокыр калганнарына —
Немец, фин еланнарына —
Котылмас кабер булыр.
 
 
Шулай үлде ватан улы
Сугыш барган кырларда;
Сагынган саен, без аны
Бик биеккә, зәңгәр күккә
Күтәрербез җырларда.
 

1942

Шаяру

 
Без сугышка киткән чакта
Үттек сезнең авылдан;
Егет кеше яна-көя,
Сусаучан була юлда.
 
 
Бакча рәшәткәсе аша
Су эчердең син миңа,
Салкын суыңны эчкәндә,
Мин күз төшердем сиңа.
 
 
Күзләреңне читкә алып
Ник шул чакны кызардың?
Дөресме, әйт, читкә карап
Кызаруы кызларның
 
 
«Карар көчем дә калмады,
Инде җитәрлек түздем;
Дәртең булса, йөрәгемә
Ия бул» дигән сүз, ди.
 

1942

Окоп

 
Көзнең күк томанлы таңында
Мин фронтка килдем тагын да.
 
 
Мылтык яңа, дуслар да яңа,
Окоп иске, таныш мин аңа.
 
 
Сержант та дус булып өлгерде,
Консервы һәм граната бирде:
 
 
«Консервысын үзең ашарсың,
Бусын… немецларга ташларсың».
 
 
Кидем башка корыч каскамны,
Гранатамны билгә асканмын.
 
 
Мылтык яңа, дуслар да яңа,
Окоп иске, таныш мин аңа.
 

1942

Онытма

 
Һич онытма, иптәш, онытма,
Колхоз кырларында торып та,
Син барыбер бүген җир тетрәгән,
Бомба, туплар яуган фронтта.
 
 
Син җыймыйча җирдә калдырсаң
Тик бер бөртек иген башагын, —
Бер пуляны фашист йөрәгенә
Атмаенча җиргә ташлавың.
 
 
Бүген җыеп алыр игеннәрне
Иртәгәге көнгә чигерү, —
Бу – Гитлерга илле километр
Җирне биреп артка чигенү.
 
 
Һич онытма, иптәш, онытма,
Колхоз кырларында торып та,
Син барыбер бүген җир тетрәгән,
Бомба, туплар яуган фронтта.
 

4 август, 1942

Тирән күл
(Поэма)

1
 
Буран иде бу төнне,
Иван бабай тун киде,
Бүрек киде, итек киде:
– Әйдә, улым, киттек, – диде.
 
 
Алдылар алар балта,
Алдылар тимер көрәк,
Дөнья булгач дөнья инде,
Бөтенесе дә кирәк.
 
 
Күренми бер кеше дә,
Алар яшерен генә
Чыктылар арт урамга,
Юл тоттылар урманга.
 
 
Иван бабай тун кигән,
Туны җылы якалы;
Иван бабай карт кеше,
Көрәк чаклы сакалы.
 
 
Улы менә кечкенә,
Аңа унбер яшь кенә;
Кечкенә ул, сакалсыз,
Бишмәте дә якасыз.
 
 
Ямаулы зур бияләе,
Бусы – әтисенеке,
Төпләгән киез итеге,
Бусы – әбисенеке.
 
 
Башына шлем кигән ул,
Шлем аңа килешә,
Тик азырак зурырак:
Борынына шуып төшә.
 
 
Хәзерләнгән иде малай
Пионерга керергә,
Хәзергә туры килмәде
Сборларга йөрергә.
 
 
Нинди иде мәктәпләре,
Нинди укый иде ул,
Болар бар да элек иде,
Хәзер ул укымый шул.
 
 
Бар иде яңа бүреге,
Яңа киез итеге,
Бөтен яңа киемнәрен
Бер немец талап китте.
 
 
Яндырдылар мәктәпне,
Укытучы апаны
Хур итеп бетерделәр
Һәм асып үтерделәр.
 
 
Алып киттеләр каядыр
Яшь балалы әнисен;
Өйдә калды бабасы да
Авыру билле әбисе.
 
 
Алып китәләр көн дә
Бабасын да, үзен дә
Бүре тавы артына
Тимер юл тазартырга.
 
 
Карап яталар алар,
Читкә күз ташлатмыйлар.
Эшләмәсәң, аталар,
Эшләсәң, ашатмыйлар.
 
 
Эшләгән эшең, көчең
Булгачтын немец өчен,
Иң кыены, авыры —
Эшкә һич күңел бармый.
 
2
 
Иван бабай тун кигән,
Туны җылы якалы;
Иван бабай карт кеше,
Көрәк чаклы сакалы.
 
 
Улы аның кечкенә,
Аңа унбер яшь кенә;
Кечкенә ул, сакалсыз,
Бишмәте дә якасыз.
 
 
Тотканнар алар балта,
Тотканнар тимер көрәк;
Дөнья булгач дөнья инде,
Бөтенесе дә кирәк.
 
 
Килделәр. Менә урман,
Котырып уйный буран,
Уйный буран, сызгыра,
Бит алмасын кыздыра.
 
 
Колак салып еракка,
Карадылар як-якка:
Ни күренсен буранда,
Шаулап торган урманда?
 
 
Урманның сере шунда:
Бер күл бар уртасында,
Бөтен картлар, әбиләр
Аны бик тирән диләр.
 
 
Кышын күлне боз каплый,
Боз өстеннән юл үтә,
Һәм фашистлар бу юлдан
Сугышка корал илтә.
 
 
Җәзаларга халыкны,
Калган актык байлыкны
Тартып алырга кулдан
Киләләр шушы юлдан…
 
 
Алды бабай балтасын,
Төшерде тун якасын:
– Йә, улым, башлыйк, – диде, —
Актарып ташлыйк, – диде.
 
 
Эштә кул җитез булды,
Күлдә юл булган бозның
Иң кирәкле җиреннән
Байтагын җимерделәр.
 
 
Күл булгач, шунсы җайлы,
Бозлар өчен уңайлы:
Агып китми берсе дә,
Торалар су өстендә.
 
 
Шик төшәрлек төшләргә
Карт – хәйләкәр – кар сипте,
Көрәк белән суккалап,
Элеккечә юл итте.
 
 
Авыр булды бабайга,
Ә кечкенә малайга? —
Аяк-кулы чыланды,
Эндәшмәде, чыдады.
 
 
Малай башын күтәрсә,
Юл буеннан бернәрсә
Килә шаулап, үкереп,
Бака кебек сикереп.
 
 
Әче бер үч, калтырану
Купты безнең малайда,
Тешләре шыкылдаганны
Сизде хәтта бабай да.
 
 
– Танк килә түгелме?
Бусы менә күңелле!
Күл төбен күреп чыксын,
Юк, чыкмасын, тончыксын!
 
 
– Әйдә, улым, сызыйк без,
Юкса күрер козгын күз…
Чыгалар юлдан читкә,
Чумалар тирән көрткә.
 
 
Килә танк, ә малай?
Малай бераз шомлана.
Килә танк, ә бабай?
Күзләре очкынлана;
 
 
Калтырый ак сакалы,
Кыса ул балта сабын.
Көтәләр алар икәү:
«Ни булып бетәр икән?!»
 
 
Килә танк үкереп,
Бик тәкәббер сикереп.
Исә җил, карны каулый,
Ярларда урман шаулый.
 
 
Буласы эш – ул булды:
Менә танк ыргылды,
Янтайды ялган бозлар,
Чәчрәде бозлы сулар.
 
 
Җитәр таптап йөрергә!
Чумды танк гомергә;
Аның кара тәресе
Ташка барып бәрелсен!
 
 
Гөбер-гөбер килеп танк
Күлнең төбенә китте,
Тончыкты гөберле бака.
Бабай улына төртте:
 
 
– Улым, күрдеңме?
– Күрдем.
– Нишләделәр?
– Баттылар…
 
 
Таң беленер-беленмәстә,
Иван бабай белән Ваня
Өйләренә кайттылар.
 

1942

«Сөйләр сүзләр бик күп алар…»

 
Сөйләр сүзләр бик күп алар,
Иренмичә сөйләсәң;
Озын сүзнең кыскасы шул,
Күп яшәргә теләсәң:
 
 
Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла,
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була.
 

Август, 1942

«Мин текәлеп сиңа караганда…»

 
Мин текәлеп сиңа караганда,
Ник башыңны түбән иясең,
Йә, әйт әле, бөтен тойгың белән,
Яна-көя, кемне сөясең?
 
 
«Сине» дип, син мине әйтә күрмә,
Чөнки минем сөю ялкыннары
Бер кабынып китсә, – үзең дә
Үкенерсең: минем мәхәббәткә
Түзәрлек көч, йөрәк юк синдә.
 

14 август, 1942

Шомырт куагы

1
 
Көзге кичтә күңел эзләнде,
Тәрәзәмне ачмый түзмәдем.
Шикле уйга төшмә син тагы,
Анда бары шомырт куагы.
Бу куакны язгы кичләрдә
Үстердем мин, төсең булсын дип,
Минем сиңа булган хисләрдән
Ак чәчәкләр балкып торсын дип.
 
2
 
Талгын җилләр исте көньяктан,
Мин бу кичне яшел куактан
Эч серемне яшереп тормадым:
«Иркәм исәнме?» – дип сорадым.
Көзге кичтә талгын җилләрдә
Тирбәлде дә шомырт куагы:
«Иркәң синең ерак җирләрдә
Һәм исән-сау!» – диде куанып.
 
3
 
Йөрәк тибешемне син белсәң!
Еракта син, ләкин сау-исән.
Ә шулай да күңел эзләнде,
Сорамыйча, иркәм, түзмәдем.
Карап тордым бертын еракка,
Чөнки миннән ерак идең син;
Аннан күзем текәп куакка:
«Куркак түгелме ул?» – дидем мин.
 
4
 
Куак башта никтер шомланды,
Гүя миннән яшереп тын алды;
Тынды шәфәкъ офык буенда,
Сүрелде җил, тынды бар дөнья.
Әгәр «куркак» дисә шул чакны,
Хурлык ачуын нидән башларга?
Төсең булып үскән куакны
Әзер идем кисеп ташларга.
 
5
 
Куак кинәт шаулап шатланды,
Тәрәзәмә килеп капланды:
«Һәркем аның кебек сугышса,
Күптән бетәр иде бу дошман!»
Кичке җил күк иркен суладым,
Булмый күздә кайнар яшь саклап,
Куанудан шунда еладым,
Шомырт ботакларын кочаклап.
 

19 сентябрь, 1942

Кулымда кылыч
(Кечкенәләр җыры)

 
Дошманнар килә,
Илгә куркыныч;
Мендем мин атка,
Кулымда кылыч.
 
 
Атым ярсыган,
Кылычым үткер,
Син, ярсу атым,
Әйдә, утка кер.
 
 
Таптыйк дошманны,
Тере калмасын;
Немец каскасы
Җирдә аунасын.
 

Сентябрь, 1942

«Госпитальнең йомшак киң халаты…»

 
Госпитальнең йомшак киң халаты
Төште минем ауру иңемнән,
Тагын аерылыштык, тагын, иркәм,
Вәгадәләр алдың син миннән…
 
 
Тагын киттем, мин сугышка киттем,
Тагын вагон, тагын уен, җыр;
Тагын минем куен дәфтәремә
Сагынып язган җырлар җыелыр.
 

1942

Яфрак тамчылары

 
Көзге имән яфраклары
Яңгырда коеналар.
Вак тамчылар, эреләнеп,
Яфрактан коелалар.
 
 
Коелалар минем өскә
Әрнүле сагыш булып,
Немец сыкраткан сабыйның
Кайнар күз яше булып.
 
 
Имән төбеннән атам мин,
Ачудан ташый үчем,
Һәр пулям белән үч алам
Сабыйлар яше өчен.
 

1942

Снайпер фәлсәфәсе

 
Төз атылган ядрә генә,
Әйе, ышандым,
Дөрес саный күпмелеген
Калган дошманның.
 
 
Тере калган дошман саны
Нәкъ нольгә җитсә,
Шунда гына, сөйгән халкым,
Син тыныч, исән.
 

23 сентябрь, 1942

Юкка үпмәдең

 
Вокзал янына килгәндә
Егет белән кыз,
Аяз иде көзге төн;
Таулар белән исәнләшеп,
Яшел паровоз
Бөркеде куе төтен.
 
 
Бик үбәсе килсә дә, кыз
Түзде ничектер,
Ләкин юкка үпмәде;
Егет, хис белән мавыгып,
Бераз кичекте,
Ә паровоз көтмәде.
 
 
Китте егет, кыз озатты
Аны фронтка,
Озайды аралары;
Ал, яшел яулыклар болгап
Калды офыкта
Семафор фонарьлары.
 
 
Дан даулап үтәсе юлың,
Белмим, озынмы,
Ансын әле үтмәдең;
Ләкин, егет, аерылганда,
Сөйгән кызыңны
Юкка суырып үпмәдең.
 
 
Синең өчен мин үкендем…
Ярый, тормышта
Киң тота бел күңелеңне,
Сокланып сагынсын кызлар,
Әйдә, сугышта
Күрсәт егетлегеңне.
 

29 сентябрь, 1942

Сибәли дә сибәли

 
Төнге җилдә көзге яңгыр
Сибәли дә сибәли;
Янымдагы иптәш кенә
Миңа берни сөйләми.
 
 
Уема да кертмәдем мин
Аның бу төн үләсен,
Разведкадан кайткан чакта
Тиде немец пулясы.
 
 
Өс-баш юеш. Көрәкләргә
Үзле балчык сылаша;
Кабер казыйбыз тынлыкта,
Җил генә ыңгыраша.
 
 
Кайгыдан каралып торган
Япь-яшь нарат төбенә
Япь-яшь иптәшне күмгәнне
Күрә бары төн генә.
 
 
Япь-яшь иптәшне күмәбез,
Беркем берни сөйләми;
Көзге төндә яңгыр гына
Сибәли дә сибәли.
 

1942

Разведкада

 
– Рус, рус, бирел! – диде миңа немец,
Кулым күтәрергә ирендем;
Гранатаны маңгаена төрткәч,
Немец миңа үзе бирелде.
 
 
Юл буенча мине үгетләде,
Ниләр генә вәгъдә итмәде,
Ләкин юкка… юкка ялына,
Алып кайтам штаб янына.
 
 
Еллар миннән кискен сорауларын
Баганага терәп сорады;
Еллар минем күңел сафлыгымны
Утка-суга салып сынады.
 
 
Еллар миңа йомшак күңел бирде,
Еллар мине усал да итте;
Мин диңгездә батып тере калдым,
Мин янмыйча уттан да үттем.
 
 
Вөҗдан шатлыгында яна дөрләп
Мин кичергән авыр кайгылар;
Ватан өчен сугыш мәйданында
Минем түккән кайнар каным бар.
 
 
– Рус, рус, бирел! – диде миңа немец,
Кулым күтәрергә ирендем;
Гранатаны маңгаена төрткәч,
Немец миңа үзе бирелде.
 
 
Мин рус түгел, минем бу тәнемдә
Ата-бабаларның каны бар,
Йөрәгемдә ләкин Ленин байрагын
Канат иткән бөркет җаны бар.
 

1942

Идел

 
Идел өстендә
Тирбәлә томан,
Аккош нидәндер
Шикләнә сыман.
 
 
Көмеш дулкыннар
Никтер борчыла;
Нигә яшь таллар
Суга манчыла?
 
 
Әйтче, әйт, егет,
Нәрсәдән соң бу?
Ярдагы каен
Шулкадәр моңсу.
 
 
Кошлар серләшә
Нидер үзара,
Иделнең суы
Нидән кызара? —
 
 
Идел читендә
Әнкәң гәүдәсе;
Идел өстендә
Немец шәүләсе.
 
 
Киң тугайларга
Төтен сарыла,
Идел ярында
Туплар ярыла.
 
 
Идел егете,
Сакла Иделне,
Коткар син, егет,
Коткар илеңне.
 
 
Изге Иделгә
Немец төшмәсен,
Каннан кадерле
Суын эчмәсен.
 
 
Төшсә дә төшсен
Йөзтүбән ятып,
Синең ядрәңнән
Таш кебек катып.
 
 
Бушка китмәсен
Килүе безгә,
Идел дулкыны
Аны диңгезгә —
 
 
Шаулы диңгезгә
Илтеп ташласын,
Суык гәүдәсен
Дельфин ашасын…
 
 
Идел егете,
Сакла Иделне,
Коткар син, егет,
Коткар илеңне.
 
 
Үлсәң дә, егет,
Үл син дан алып,
Идел ярына
Башыңны салып.
 

3 октябрь, 1942

Кошлар

 
Мин күзәттем: көньягына быел
Соңга калып очты торналар,
Җылы көннәр булыр тагын да дип,
Бәлки, өмет иткәндер алар.
 
 
Киткән чакта әйләнделәр җырлап
Безнең окопларның өстендә,
Канатларын җилпеп, талгын гына
Моңайдылар бөтенесе дә.
 
 
Теләмиләр кошлар көмеш сулы
Тын күлләрне ташлап китәргә,
Теләмиләр немец җәзалаган
Өлкәләрдән очып үтәргә.
 
 
Анда немец безнең балаларның
Бугазына элмәк кигезә,
Анда тормыш кайгы сөременә
Батканлыгын кошлар да сизә…
 
 
Киткән чакта әйләнделәр җырлап
Кошлар безнең окоп өстендә:
«Ул сабыйлар сезне көтәләр!» – дип
Кычкырдылар бөтенесе дә.
 

15 октябрь, 1942

Хәдичә

Кадерле сугышчы иптәш, мамык перчаткалар җибәрәм үзеңә, кулларыңны җылытсын.

Хәдичә

 
Яратам ялгыз уйларга,
Окоптан чыктым кичен;
Нинди җылы сүзләр языйм
Синең бүләгең өчен.
 
 
Мамык перчаткаларыңны
Кидем дә кулларыма,
Карадым зәңгәр күктәге
Кыр казы юлларына.
 
 
Йолдызлар белән бизәлде,
Бизәлде күз алларым;
Каз юлы буйлап очтылар
Канатлы хыялларым.
 
 
Тулган ай, нурларын сибеп,
Беләсеңме, Хәдичә,
Синең рәсмең булып торды
Аяз күкле бу кичтә.
 
 
Мамык перчаткаң эчендә
Йөрәгең җылысы бар,
Бу перчаткаларны киеп,
Дошманны кыйныйсы бар.
 

25 октябрь, 1942

Бер төндә

 
Беренче кар төште кырларга,
Таң аткачтын, бу кар эреде;
Кар аклыгы кырдан киткәнче,
Без ак халат киеп йөредек.
 
 
Бер вакыйга булды бу төндә,
Җае килгәч, карап тормадык,
Немецларның доты яныннан,
Көлмәгез сез, сыер урладык.
 
 
Бу сыерны кичтән үк күрдек,
Ник кирәге булган – белмәдек;
Сугыш шаянлыгы үчекте,
Ничек белү юлын эзләдек.
 
 
Теләк кенә кирәк тормышта,
Теләк булса, тауны тишәсең,
Теләк булса, порох базына
Янган факел тотып төшәсең.
 
 
Белдек серен мескен сыерның:
Немец офицеры чирләгән,
Сауган килеш, көнгә өч тапкыр
Җылы сөт эчәргә теләгән.
 
 
Юлбасарның җаны йөгәнсез,
Җинаятьсез үтми бер юлдан,
Барганнар да талап алганнар
Бу сыерны күрше авылдан.
 
 
Сыер белән бергә куалап
Алып кайткан немец солдаты
Бу хәлләрне безгә соңыннан
Кул-аягы белән аңлатты.
 
 
Анда хәзер ачу-хурлыктан
Тартышадыр фриц, сызланып,
Безнең санитарка биредә
Сыер сава, җиңен сызганып.
 

29 октябрь, 1942

Үлем уены
(Поэма)

 
Сугышта үлем
Каршыңа килә,
Йоклап йөресәң,
Кычкырып көлә.
 
 
Кайчак бу үлем
Батырларны да
Бугазлап ташлый
Сугыш кырында.
 
 
Менә Сөләйман
Снайпер иде,
Исеме һәркайда
Макталып йөрде.
 
 
Орден алды ул,
Төз аткан өчен,
Өч йөз фашистны
Озаткан өчен.
 
 
Беркөн Сөләйман…
Үлде үзе дә…
Үлсә дә үлде,
Торды сүзендә.
 
 
Торды сүзендә,
Ул сынатмады,
Бер ядрәсен дә
Бушка атмады.
 
 
Сугышта була
Батыр үлеме,
Дулкынландыра
Сизгер күңелне.
 
 
Авыр булды бик
Ул үлгән кичне,
Йөрәкне кысты
Үч алу көче.
 
 
Менә кабере,
Кабердә – тынлык,
Кабер өстендә —
Кадерле мылтык.
 
 
Кадерле мылтык
Гөлгә күмелгән,
Сөләйман аны
Кочаклап үлгән.
 
 
Бу яңа кабер —
Каен астында.
Каен янына
Майор басты да
 
 
Сөйләде янып,
Йөрәкне өзде,
Хәтта үзенең
Яшьләнде күзе.
 
 
Сулаудан тынды
Бар сугышчылар;
Хыяллар гына
Ерак очтылар;
 
 
Очтылар ерак,
Уктай омтылып,
Үчле ачуның
Яшене булып.
 
 
Бу үч яшене
Бервакыт сүнмәс,
Аның көченә
Бер фашист түзмәс!
 
 
Кабер кырына
Майор тезләнде,
Коңгырт күзләре
Кемне эзләде?
 
 
«Кил, Әхтәм, – диде, —
Кабер янына!»
Башлар борылды
Әхтәм ягына.
 
 
Мондый вакытта
Уйчан буласың…
Уйчан бер малай,
Зурларча басып,
 
 
Килде тын гына, —
Пилотка кигән,
Шинель итәге
Җиргә үк тигән;
 
 
Билендә каеш,
Бик кысып буган,
Патрон сумкасын
Алга ук куйган;
 
 
Юка иренле,
Ак һәм вак теше,
Күзе очкынлы…
Усалга охшый!
 
 
Гомумән, малай
Кечкенә буйлы,
Бу Әхтәм инде —
Партизан улы.
 
 
Әтисе хәзер,
Белмим, кайларда,
Хат-хәбәре юк
Соңгы айларда.
 
 
Йөридер җимереп
Немецлар юлын,
Эче пошканда
Уйлыйдыр улын.
 
 
Кем белсен, бәлки,
Көрәш юлында
Сөләйман кебек
Үлгәндер ул да.
 
 
Юк, юк… ул исән,
Ул кылыч кайрый,
Киң урманнарда
Җыры яңгырый.
 
 
Улы да аның
Безнең сафларга
Килеп кушылды
Илне сакларга.
 
 
Тора ул басып
Майор каршында,
Бәйсез хыяллар
Кайный башында.
 
 
Ул Сөләйманның
Якын иптәше,
Снайперларның
Яшькә иң яше.
 
 
Тезләнгән җирдән
Майор кузгалды,
Гөлләр эченнән
Мылтыкны алды.
 
 
Яшь снайперны
Майор кочаклап,
Бирде мылтыкны:
«Мә, энем, сакла;
 
 
Синең кулыңда
Ул эшсез булмас,
Сиңа күренгән
Фриц котылмас!»
 
 
Әхтәм кулында
Кадерле мылтык;
Кабер өстендә
Дәһшәтле тынлык.
 
* * *
 
Озакка бармый
Тынлык сугышта, —
Җай гына эзли
Аяусыз дошман.
 
 
Шулай да бу төн
Тын үтте бүген,
Яшенсез булды
Дошманнар күге.
 
 
Җыр ишетелде,
Белмим, кайдандыр;
Таң аткач, хәтта
Кошлар сайрады.
 
 
Тын сулый таңда
Зәңгәрсу урман,
Ләкин һәр кеше
Мылтыгын корган.
 
 
Күк күкерәсә
Бер җирдә хәзер,
Ядрә яңгыры
Яварга әзер.
 
 
Шушы тын таңда
Әхтәм күренде,
Котелок тотып,
Ашка йөгерде.
 
 
Сипкелле повар
Зур чүмеч тоткан,
Ак түбәтәен
Кырын утырткан.
 
 
Повар елмаеп
Честь бирде аңа:
«Казаным иске,
Чүмечем яңа;
 
 
Апаң үстергән
Кишер, кәбестә,
Итләре аста,
Өресе өстә.
 
 
Чөгендереннән
Тешләр камаша;
Борычы да бар,
Сакланып аша.
 
 
Сакланып аша,
Бомба төшмәсен,
Котелогыңның
Төбен тишмәсен!»
 
 
Повар, такмаклап,
Куе аш салды,
Тагын честь биреп
Озатып калды.
 
 
Тар сукмаклардан,
Чокырлар буйлап
Кайтты снайпер,
Нәрсәдер уйлап.
 
 
Кешенең уен
Белүе кыен…
Кеше уенда —
Шул ук киң дөнья.
 
 
Кеше сугышта
Суга да төшә,
Сугышта кеше
Утка да пешә.
 
 
Кеше сугышта
Ниләр уйламый,
Сугышта кеше
Үлә – еламый.
 
 
Сугышта куба
Иң яман ачу,
Мөмкин түгел һич
Аңардан качу.
 
 
Сугышта туа
Тиңе юк дуслык,
Дуссыз күңелдә —
Чиге юк бушлык.
 
 
Кайнар күз яше
Сугышта кибә,
Сугышта йөрәк
Ашкынып тибә.
 
 
Сугышта кеше
Сикереп уяна,
Эче пошканда
Җырлап юана.
 
 
Җырда кайгы бар,
Җырда сагыш бар,
Җырларда шаулый
Таллар, камышлар…
 
 
Дөнья байлыгы
Җырларга тула,
Анда юк әйбер
Җырларда була.
 
 
Җыр ул аерылмый —
Һәрчак яныңда,
Башыңнан сыйпый,
Үлгән чагында.
 
 
Тын гына җырлап
Таңгы тынлыкта,
Аш алып кайтты
Әхтәм окопка.
 
 
Яшел котелок —
Окоп читендә,
Снайпер Әхтәм —
Окоп эчендә.
 
 
Чак-чак күренә
Әхтәмнең башы,
Әхтәм кулында
Алюмин кашык.
 
 
Котелогыннан
Бу күтәрелә,
Борычлы ашның
Исе бәрелә.
 
 
Ашыйсы килгән,
Әхтәм, ашыгып,
Бу тәмле ашка
Сузды кашыгын.
 
 
Сузуы булды,
Шартлады мылтык,
Сүнгән ут кебек
Югалды тынлык.
 
 
Елан тел – ядрә
Үтте сызгырып,
Әхтәм колагын
Уттай кыздырып.
 
 
Әхтәм сискәнеп
Яшерде башын,
Аяк астына
Түгелде ашы.
 
 
Яшел котелок
Үтә тишелгән,
Һәм ядрә аны
Бәреп төшергән.
 
 
Яшен яшьнәде
Немец күгендә,
Утыра Әхтәм
Окоп төбендә.
 
 
Окоп төбендә
Посып утыра,
Тикмәгә түгел,
Бер хәйлә кора.
 
 
Хәйлә кешене
Ат итеп җигә,
Сугышта хәйлә
Танкны җиңә.
 
 
Әхтәм ашыгып
Шинелен салды,
Аяк астыннан
Бер таяк алды.
 
 
Пилоткасын да
Салды башыннан,
Тагын бер тапкыр
Котырсын дошман.
 
 
Карачкы ясап,
Шул ук урынга
Бастырып куйды —
Алдап торырга.
 
 
Тора карачкы
Окоп янында,
Яшел котелок,
Аның алдында.
 
 
Карачкы гүя
Аннан аш ашый,
Кайчакта хәтта
Селкенә башы.
 
 
Ә үзе Әхтәм
Икенче якта,
Куак астына
Сузылып яткан:
 
 
Кадерле мылтык,
Ул да тырыша,
Гүя җаны бар,
Кулга елыша.
 
 
Тын алмый Әхтәм,
Немецны көтә,
Канны кытыклап,
Секундлар үтә.
 
 
Менә башлана
Үлем уены:
Фриц траншейдан
Суза муенын.
 
 
Оптик приборда
Әхтәмнең күзе,
Ул, иренен тешләп,
Мылтыгын төзи.
 
 
Төзи фрицка
Бик тыныч кына;
Фриц та төзи,
Тик – карачкыга.
 
 
Күңел тын булса,
Ышаныч арта,
Әхтәм курогын
Тын гына тарта.
 
 
Ычкына ядрә,
Сызгыра шашып,
Актарып ташлый
Фрицның башын.
 
 
Әхтәм янында
Күгелҗем төтен;
Әхтәм ни уйлый,
Әйтүе читен.
 
 
Траншейда ята
Немец гәүдәсе,
Үлемнән тора
Фашист тәүбәсе.
 
 
Тишек котелок —
Аның ашы юк;
Фашист гәүдәсе —
Аның башы юк.
 
 
Нигә Әхтәмнең
Йомыла күзе?
Керфек астында —
Елмаю эзе;
 
 
Иркә елмаю
Балкый бу чакны,
Гүя Сөләйман
Аны кочаклый.
 
 
Офыктан кояш
Нурларын сибә,
Нурлар Әхтәмнең
Күзләрен үбә.
 
 
Кайгы булганда,
Ник моңаймаска;
Шатлыгың булгач,
Ник елмаймаска!
 
 
Ник елмаймасын,
Ул бит яшь әле,
Ул бу дөньяда
Бик аз яшәде;
 
 
Аның атларга
Атланасы бар;
Ерак юллардан
Хат аласы бар.
 
 
Озак яшәр ул,
Яшәр, макталыр,
Кош кебек очып
Килер хатлары.
 

1942

Син еракта

Кадриягә


 
…Син ерак миннән ерагын,
Ераклыкка карамый,
Яраласа мине дошман,
Ул сине дә яралый.
 
 
Ялгышмыйк без, ерак түгел
Сугышта безнең ара,
Мәхәббәтең минем белән
Атакаларга бара.
 
 
Каһәрле дошманга төзәп
Мин мылтык аткан чакта,
Гүя син патроннар салып
Торасың минем катта.
 
 
Ә шулай да… син еракта,
Мин тик хатыңны күрәм,
Хатка язган сүзләреңне
Күзләрең итеп үбәм…
 
 
Ил язмышын даулаганда
Аерылышкан кешеләр,
Зур кайгыга төшсәләр дә,
Караңгыга төшмиләр.
 

16 ноябрь, 1942

Сизә мәлгунь

 
Менмәк булып Кавказ тауларына,
Җыйный Гитлер, җыйный бар көчен;
Сизә, мәлгунь, соңгы көне җитә!
Урын эзли шуңар… ачу белән,
Биектәнрәк егылыр өчен.
 

18 ноябрь, 1942

Тимер һәм тимерче
(Баллада)

1
 
Колхоз тимерчесе Саттарга,
Яше үрләгәндә иллегә,
Гранаталар тагып биленә,
Туры килде илен сакларга.
 
 
Ник бугаздан буа бу һава,
Нигә колак чыңлый окопта?
Җир сискәнеп китә һәр туптан,
Яңгыр булып җиргә ут ява.
 
 
Карый Саттар, карый үрелеп,
Үлем килә күзгә күренеп;
 
 
Танк килә – кара тәреле,
Улап килә Саттар янына;
Тимерчеме – тимер тавына,
Таумы тимерчегә бәрелер?
 
2
 
Үлем үрләмәсен терегә,
Тере тәгәрәтсен үлемне!
Моның өчен уйны, күңелне
Кирәк броняга төрергә.
 
 
Җан кадерле, дуслар, сугышта,
Сугышырга чөнки җан кирәк,
Үлә калсаң, әйдә, бу йөрәк
Сер бирмәсен соңгы сулышта.
Карый Саттар, карый үрелеп,
Үлем килә күзгә күренеп;
 
 
Танк килә – кара тәреле,
Улап килә Саттар янына;
Тимерчеме – тимер тавына,
Таумы тимерчегә бәрелер?
 
3
 
Нинди шәүлә артка йөгерә?
Күзләр аңа табан әйләнә;
Бу йөгергән куркак гәүдәгә
Саттар мылтык төзәп өлгерә.
 
 
Вөҗдан рөхсәт итә атарга,
Ава җиргә куркак гәүдәсе —
Калмый эзе, калмый шәүләсе,
Һәм кабер дә булмас аңарга.
 
 
Нәфрәт кенә килер янына,
Җир чирканыр аның каныннан.
 
 
Кеше тапмый зарын сөйләргә,
Яшен яшереп елар анасы,
Егерме ел сөйгән баласын
Теле бармас «улым» дияргә.
 
4
 
Илгә биргән антын бозарга
Кем башында кара уй йөри,
Саттар әзер аның гомерен
Яшәү дәфтәреннән сызарга.
 
 
Фашистларның канлы юлына
Гранит кыя булып басарга;
Ут айкаучы таулар ясарга
Ватан корал биргән кулына.
 
 
Ватан юл бикләргә кушканда,
Куркак капка ача дошманга.
 
 
Тимер бикле капка янында
Үлсен башта капка ачучы,
Ул – Ватанын ташлап качучы,
Аның эзе дошман ягында.
 
5
 
Танк килә, җирне туздырып,
Үлем богаулары шалтырый,
Бомбалардан таулар калтырый,
Мина, туплар оча сызгырып.
 
 
Яшереп булмый, курка тимерче:
«Ычкынмасын кулдан бу «үлем»,
Үзем үлсәм, бәхил бул, илем», —
Дип, тимерче җыйный бар көчен.
 
 
Ул кулына граната тоткан,
Ул үрмәләп чыга окоптан;
 
 
Улап килгән танк янына
Ул үрмәләп каршы бара да,
Танк боргаланган арада,
Бәрә төзәп бензин багына.
 
6
 
Гөрселди җир кичке шартлаудан,
Канатлана бензин ялкыны;
Соңгы тапкыр танк талпынып,
Туктый безнең җирне таптаудан.
 
 
Тимерченең тимер йөрәге
Ачу уты белән тулышкан,
Күрек кебек калка сулыштан
Колачка чак сыяр күкрәге.
 
 
Сулый Саттар танк янында,
Гүя аны өреп яндыра.
 
 
Үлем арбасына каныкты,
Каныкты җил көзге салкында,
Йолкый-йолкый талый ялкыннар
Кара тәре таккан танкны.
 
7
 
Яна дөрләп ләгънәт утында,
Яна танк – кара тәреле;
Тимерчегә килеп бәрелде
Тимер тавы сугыш судында.
 
 
…Җиңү җәелер тиздән һәр якка,
Тимерченең туган иленнән
Мәгърур тавыш яңгырар: «Суд килә!»,
Юлбасарлар басар аякка.
 
 
Җинаятьләр тавы чишелер,
Өсләренә килеп ишелер.
 
 
Танк ватыкларын сандалга
Салыр бу көн безнең тимерче,
Чүкеч, үтә йөртеп бар көчен,
Богау ясар һәрбер вандалга.
 

1942


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации