Электронная библиотека » Фатих Карим » » онлайн чтение - страница 7


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Фатих Карим


Жанр: Литература 20 века, Классика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 7 (всего у книги 7 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Партизан егет

 
Мин бик сусадым,
Кызлар, берегез
Салкын чишмәдән
Су эчерегез;
 
 
Тотып торыгыз
Ярсу атымны,
Тазартып алыйм
Автоматымны.
 
 
Эх, кызлар, кызлар,
Сагындым сезне…
Кызлар, нәрсә бар,
Немец, дисезме?
 
 
Кызлар, мин киттем,
Атым, коштай оч;
Дошман башына
Яшен бул, кылыч.
 

22 декабрь, 1943

Ачу давылы

 
Купты бездә ачу давылы,
Әйләндереп алдык авылны.
 
 
Тик бер немец качып өлгергән,
Яланаяк, фетнә, йөгергән.
 
 
Ап-ак карда кара таплы эз,
Шул эз белән аны таптык без.
 
 
Ноябрьнең соңгы көнендә,
Кырдагы бер кибән төбендә,
 
 
Юлын бүлгән җилле кыш көне,
Туңып үлгән, нәләт төшкере.
 

1943

Җырла кояшка карап

 
Сагынычлы язның сыерчыгы,
Яңрасын шат җырыңда:
Ватан горурлыгын байрак итә
Егет сугыш кырында.
 
 
Сагынычлы язның сыерчыгы,
Җырла, әйдә, ашкынып.
Сыкрый немец, изә, таптый аны
Нәфрәтле ут ташкыны.
 
 
Сагынычлы язның сыерчыгы,
Җырла син яшәү көчен;
Батыр егет корбан итә үзен,
Халкы яшәсен өчен.
 
 
Сагынычлы язның сыерчыгы,
Җырла син, җырла ярсып;
Моңлы җырың җиңү шатлыгының
Канаты булып барсын.
 
 
Совет солдатлары Көнбатышка
Үч-ачу белән бара.
Сагынычлы язның сыерчыгы,
Җырла кояшка карап.
 

4 апрель, 1944

Өмет йолдызы
(Поэма)

 
Искә алып, әрнеп сагынырлык
Үткән матур көннәр күп күбен;
Кара чәчем кардай агаргач та,
Онытмас хәл күрдем мин бүген.
 
 
Язгы кичтә шаулап бозлар ага,
Ярларына сыймый киң елга;
Бозлар аша кичеп киң елганы,
Килеп кердек без бер авылга.
 
 
Ярты авыл янып күмерләнгән.
Кешеләре, белмим, тереме.
Янмый калган ялгыз өйләрдән дә
Аңкып тора кайгы сөреме.
 
 
Кайда халык? Аның хакын даулап,
Күпме немец, мадьяр үтердек.
Сөйгән халык кайда? Без бит аңа
Азатлык һәм шатлык китердек!
 
 
Авыл урамында шомлы тынлык,
Бөтенләйгә тормыш сүнгәнме;
Ник җырламый язгы кичтә бер кыз,
Нигә искә алмый сөйгәнен?
 
 
Тик сыерчык – язның фәрештәсе —
Кунган да ул көйгән тирәккә,
Җырлый ярсып, канатлары белән
Бер ашкыну җилпи йөрәккә.
 
 
Ашкынулы адым көче белән
Терелдереп җансыз урамны,
Үч яшене итеп алып барабыз без
Антлар биреп алган коралны.
 
 
Без барабыз. Менә безгә каршы
Ак яулыгын болгап кем килә?
Хәсрәтенә шатлык чәчәк сипкән,
Сабыйларча үкси һәм көлә.
 
 
Гүя аның калку күкрәгенә
Килеп кунган өмет йолдызы;
Каршыбызда тора бәхет көтеп
Күзе талган белорус кызы.
 
 
Күпме көткән бит ул күз яшенең
Куанудан бер көн тамасын;
Күкрәгенә кулын салып сулый
Без китергән язның һавасын.
 
 
Янып алсулана иреннәре,
Кулын суза килгән ягына:
«Ниләр генә әйтим, әй, туганнар,
Ашыгыгыз халык янына!
 
 
Бер сарайга җыйды авыл халкын
Утта яндырырга дип дошман;
Халык сыкрый анда, үлем көтә,
Өметләрен өзеп тормыштан.
 
 
Мин ындырдан карап тордым качып,
Дошман өлгермәде, ашыкты;
Ут чорнады үзен, каушады ул,
Халык белми тик бу шатлыкны.
 
 
Өлгермәде дошман яндырырга,
Тупларыгыз яуды юлына;
Сезнең ядрәләрнең яшене сукты
Утлы кисәү тоткан кулына.
 
 
Ашыгыгыз, әйдә, минем арттан!» —
Дияргә ул бары өлгерә;
Борыла да, чәчен сирпи-сирпи,
Ак яулыгын болгап йөгерә.
 
 
Нинди көчләр тыя алсын бу чак
Ут буасын ерган агымны;
Омтылабыз без дә, йөрәкләрнең
Тибешенә тиңләп адымны.
 
 
Тукталабыз барып таш сарайга,
Бикле аның тимер ишеге;
Чыннан дамы бире тутырганнар
Авылдагы бөтен кешене?
 
 
Чиләк белән бензин, каплы шырпы
Торып калган ишек төбендә;
Без кичексәк, сөремләнгән ялкын
Дөрләр иде авыл күгендә.
 
 
Янар иде дошман яккан утта
Акылларын җуеп аналар;
Уйлап кына кара: нинди дәһшәт, —
Утта янар иде балалар!
 
 
Шундый сыкрау каплар иде җирне…
Гамьсез йөзәр иде ай гына…
Юк,
Хәтта айның, хәтта йолдызларның
Яше тамар иде кайгыдан.
 
 
Таш сарай тын, тимер ишек бикле,
Аркылыга такта кагылган,
Бу тактага йөрәк яргыч бер сүз —
«Яндырырга!» диеп язылган.
 
 
Безгә ачык: бары көч һәм корал
Айкап ташлый коллык тәхетен;
Көч һәм корал нурлы кояш итә
Дошман томалаган бәхетне.
 
 
Ялкынлана ачу, кайный нәфрәт;
Шинельләрнең җиңен сызганып,
Лом, балталар белән каерабыз
Ишектәге михнәт йозагын.
 
 
Каерабыз, авызын ача йозак,
Теше сынган арыслан сыман;
Артка чигә куркып караңгылык,
Ава ишек аяк астына.
 
 
Кешеләргә төшә көн яктысы,
Алар нәрсә өмет итәләр? —
Дымлы җиргә тырнакларын батырып,
Бу кешеләр үлем көтәләр.
 
 
Сарай тулы халык: картлар, яшьләр,
Йөзе җыерчыклы сабыйлар;
Сабыйлар да монда гомерләрен
Сулыш саны белән саныйлар.
 
 
Иреннәре кипкән янып, әрнеп
Һәм сагынып, зарыгып сулаудан;
Күңелләре ләкин тапланмаган
Түбәнсенеп шәфкать сораудан;
 
 
Утыралар каш астыннан карап,
Бу сыйфат хас илем халкына:
Коллык упкынына төшмәгәннәр
Вөҗдан сатып яшәү хакына.
 
 
Ава ишек, төшә көн яктысы,
Тик ишекне кемнәр ватканын
Белми халык… белми бәхетенең
Кочагына кире кайтканын.
 
 
Шуңар, ахры, горур караш белән
Бөтенесе артка авышып,
Текәләләр ишек яктысына,
Тыңлар өчен безнең тавышны.
 
 
Ә кыз һаман хисләр ташкынында
Әйтә алмый сүзен… Күзенә
Тулган яше кайнар эзен сала
Аның сула язган йөзенә.
 
 
Күзен йомып, башын күтәрә кыз,
Ятлый гүя әйтер сүзләрен;
Озын керфекләре тирбәлешә,
Кинәт шатлык бөрки күзләре.
 
 
«Каерып ыргытыгыз кайгыгызны,
Безнекеләр килде – яз килде!»
Бу сүзләре сулган яфракларга
Җылы яңгыр булып сибелде.
 
 
– Безнекеләр?
– Әйе, безнекеләр!.. —
Кычкыра кыз бөтен көченә;
Һәм колачын җәеп ташлана ул
Дулкынланган халык эченә.
 
 
Күзнең көче җитми һәр кешенең
Куануын аерым карарга;
Шарлавыктай гөрләп, тар ишектән
Ургылалар безнең арага.
 
 
Еллар буе хәсрәт уты йотып
Саргаешкан халык тын ала;
Шатлык диңгезенең ярлары юк,
Бу диңгездә дулкын кузгала.
 
 
Сизгер күзләр сискәнәләр кинәт,
Текәләләр: безнең каршыда
Шәрә тәнгә иске толып кигән
Бер карт тора. Аның башында
 
 
Бүреге юк, керләнгән ак чәче
Киң кашларын каплый таркалып;
Как сөяккә калган күкрәгенә
Пәрдә булып төшкән сакалы;
 
 
Ике кулын сузган – калтырана,
Күктә түгел аның уйлары;
Сөйкемле карт кочакларга тели
Үзен азат иткән улларын…
 
 
Бу минутта уйлар илне каплый,
Искә төшә авыр үткәннәр:
Окоп төпләрендә ялкын йотып,
Хыял белән җиңү көткәннәр;
 
 
Урманнарда, җил-яңгырлы төндә
Якын иптәшләрне күмүләр;
Ил язмышы кыл өстендә чакта
Җиңү өчен җирне үбүләр —
 
 
Күз алдыннан үтә бөтенесе,
Берсен берсе алга этәреп;
Җиңү ләззәтендә йөзә күңел,
Бөтен җилкәннәрен күтәреп.
 
 
Корал тотып халык бәхете өчен
Көрәшүнең якты шатлыгын
Бөтен көче белән татый күңел,
Бизи аны кояш аклыгы.
 

Апрель – июнь, 1944

Безнең урамда

 
Без кояшка карап айныдык
Башны томалаган уйлардан;
Ил өчен без бары кайгырдык
Дәһшәт баскан авыр елларда.
 
 
Кунмасын дип коллык сөреме,
Аямадык канны, гомерне.
 
 
Үзәкләрне өзде кышкы җил,
Үлем белән бугазлашты ил.
 
 
Илем түзде, көче сынмады,
Сугышларда көчен сынады.
 
 
Көнбатыштан килгән каралык
Тузды, төтен кебек таралып…
 
 
Кара диңгез ярсый шатлыктан,
Украина азат коллыктан.
 
 
Яшел каеннарны җил сөя,
Чөнки азат Белоруссия.
 
 
Сайрый кошлар безнең урманда,
Хәзер бәйрәм безнең урамда.
 
 
Җилләр сирпи безгә һәрьяклап
Сирень чәчәгенең сафлыгын;
Җилдә шыбырдаган һәр яфрак
Хәбәр итә җиңү шатлыгын.
 

8 июль, 1944

Батыр

 
Кырмыска кебек тынгысыз
Тын гомер иткән чакта,
Ул сугышта алдан китә
Куркыныч туган якка;
 
 
Гүя дөрләп ялкын каба,
Аңарда көч җилкенә;
Тормыштан ул шатлык таба,
Дошманын җиңгәч кенә.
 

1944

Куркак

 
Иң элек… куркырга өлгерә,
Тез чүгә ул һәр тупка;
Төтеннән куркып йөгерә,
Тик барып керә утка.
 

26 июль, 1944

Казан

Беренче җыр
 
Көн дә иртән Казан ягына
Ак пароход үтә Иделдән;
Тоткарсыз бер сагыш кабына,
Дөрли сагыш минем күңелдә.
 
 
Ак пароход үтә, мин калам
Текә ярдан карап аңарга;
Дулкын тавышын тыңлап хис алам,
Сагышымны җырда язарга.
 
 
Йөгереп төшәм ярдан түбәнгә,
Утырам мин яшел чирәмгә;
Ярсып, шаулап килә дулкыннар,
Гүя алар шигырь укыйлар.
 
 
Тын алмыйча тыңлыйм аларны,
Тоям гүя Тукай сагышын;
Дулкын сикергәндә ярларга,
Яңрап китә Такташ тавышы.
 
 
Якын миңа, якын шулчаклы
Киң илемнең һәрбер почмагы;
Сагындыра ләкин аеруча
Җыр бишегем – Казан кочагы.
 
Икенче җыр
 
Казан, Казан! Сагынып кайтам сине,
Килеп җиттем менә Иделгә;
Шатлык ярсуының дулкыннары
Сыеша алмый минем күңелгә.
 
 
Әле иртә, тик әтәчләр генә
Канат җилпеп таңны котлыйдыр;
Гөрләгән ак күгәрченнәр кебек,
Сабыйларың әле йоклыйдыр.
 
 
Паровозның озын, моңсу тавышы
Хыялымнан мине уята;
Ачык тәрәзәдән карыйм тышка,
Талгын гына көзге таң ата.
 
 
Көзге таңның зәңгәр яктысында,
Йомшак аксыл томан үтәли
Казан күренә, Казан! Ул бит минем
Җырлар чәчәгемнең түтәле.
 
 
Аксыл томан үтә, Казан күренә,
Ник, машинист, әкрен барасың?
Бөтен парың биреп омтыл алга,
Үртәләмә йөрәк ярасын.
 
 
Гамьсез гомер өчен тумадым мин,
Ялкынланып яшәү – теләгем;
Шаулы шигъри хисләр диңгезенең
Дулкынчысы минем йөрәгем…
 
 
Көзге таңның зәңгәр яктысында,
Йомшак аксыл томан үтәли
Казан күренә, Казан! Ул бит минем
Җырлар чәчәгемнең түтәле.
 

1944

Соры шинелем

 
Яттым исә күкрәгемә ябам
Шинелемнең йомшак итәген;
Дошманнарны куа барган чакта,
Итәкләрен канат итәмен.
 
 
Сугыш утларында көеп беткән
Өстемдәге соры шинелем —
Авыр елда туган улы итеп
Биргән бүләге ул илемнең.
 

Декабрь, 1944

Связной

 
Көн суык, түзә алмыйча
Агачлар шартлый,
Бу суыкта урман буйлап
Бер егет атлый.
 
 
Шыгырдап торган ак карга
Канын тамызып,
Башы яраланган егет
Бара ялгызы.
 
 
Бара егет, аяклары
Алҗып талса да;
Көн суыкка куана ул,
Каны тамса да.
 
 
Фрицларның телен утка
Тигертербез, ди,
Бу суыкта яланаяк
Йөгертербез, ди.
 
 
Комбат боерыгын ротага
Илтеп тапшыра;
Килә шулчак шинельле кыз
Аның каршына;
 
 
Каушатмый шинельле кызны
Туплар тавышы,
Күкрәгенә салып бәйли
Егетнең башын.
 
 
Бер минут иркәләнә дә
Кыз күкрәгендә,
Тагын китә егет ут эчендә
Көн үткәрергә.
 
 
Көне үтә урманнарда,
Тау арасында,
Үлем булып үкерешкән
Туплар астында.
 

Декабрь, 1944

Кемне кызганыйм

 
Горурлыгым җуеп тез чүкмичә
Мең мәкерле сугыш серенә,
Мин беренче тапкыр аяк бастым
Казылып беткән немец җиренә.
 
 
Безнең аналарның каргышлары
Яуган монда бомба, туп булып;
Каргалган ил кара сөрем булган,
Үзе утка төшкән ут иле…
 
 
Аналар бар монда, сабыйлар дип,
Йөрәк белән ничек сызланыйм;
Бөек Гёте, Гейне хакына дип,
Мин бу җирдә кемне кызганыйм?
 
 
Балаларым, бәлки, ятим калыр,
Хакын даулап сугышам халкымның;
Мин талаучы түгел, – үч алучы,
Шашып дөрлә, нәфрәт ялкыным.
 

Декабрь, 1944

Икәү бергә

 
Вокзал буфетыннан чыктык икәү,
Гүя безне котлап таң атты;
Бераз кызмачарак булгангамы,
Коштай җилпи күңел канатын.
 
 
Ялкыннарын бөркеп, гөрләп торган
Паровозга барып сөялдек;
Кочаклашып, кысып үбештек тә
Кызыл вагоннарга төялдек.
 
 
Аерылабыз, утта сыналган дус,
Мин төньякка китәм. Көньякка
Син китәсең. Бу китүләр безнең
Очрашуны сузмас озакка.
 
 
Ишеттереп җиңү җырыбызны
Җир йөзендә булган һәр илгә,
Яралардан кан тамганын тоймый
Барып кергән чакта Берлинга,
 
 
Очрашырбыз, утта сыналган дус,
Байракларга текәп күзләрне,
Икәү бергә тыңлап торырбыз без
Юлбашчының мактау сүзләрен.
 

Декабрь, 1944

Ак күгәрчен

 
Тәрәзәмә кунган ак күгәрчен
Гөрли-гөрли канат кагына,
Кагына да уйнап очып китә
Син яшәгән шәһәр ягына.
 
 
Нигә мин дә ак күгәрчен түгел,
Ярсып очар идем шул якка,
Очып барып иркәләнер идем,
Сыеныр идем синең кочакка.
 
 
Озын төннәр буе уйланамын,
Сине канат итә бу уем,
Илдә яз бит, бәгърем, яз бит илдә,
Күз алдыма килә Дим буе.
 
 
Дим буенда хәзер шаулы ташкын
Ярларына кире кайткандыр,
Балалыгым үткән болыннарда
Инде шомырт чәчәк аткандыр.
 
 
Шомырт чәчәгедәй саф, ягымлы,
Пакь һәм йомшак синең күңелең,
Язгы кояш кебек ялкынланган
Йөрәгемнең хисләр гөле син.
 
 
Бәхетем син минем, шатлыгым син,
Әрнетүле тирән кайгым син,
Кайгы болытлары каплаганда,
Якты нурлар сипкән аем син.
 
 
Йолдызларга карап төнем үтә
Хыялый бер сагыш эчендә;
Ничек дим соң…
 
 
Тау буена бар син
Язның серле, айлы кичендә.
 
 
Тау буенда чәчәк арасына
Утырып тыңла чишмә агышын,
Көмеш чишмә бөтен моңы белән
Җырлап бирер минем сагышны.
 

1944

Чәчәк атты гөлләр

 
Язгы аккош кебек, ялгызлыкны
Һәм тынлыкны сөя идең син,
Үзең генә кичке сәгатьләрдә
Гөлләргә су сибә идең син.
 
 
Хуш ис бөркеп чәчәк атты гөлләр,
Гөлләр белән бергә синең дә
Ялгыз гына яме булмый торган
Хисләр чәчәк атты күңелеңдә.
 
 
Озын керфекләрең җемелдәтеп,
Тәрәзәдән нидер күзләдең,
Яшьлек ташкынының дулкыннары
Ярсыттылар сине – түзмәдең,
 
 
Түзмәдең син, чыктың бакчагызга,
Анда сине көтә идем мин,
Күрмәгәнгә салышып, яшьрен генә:
– Монда кем бар, бу кем? – дидең син.
 
 
Бу – мин, бәгърем, сагынып килдем сине,
Кил яныма, мин дә берүзем,
Мәхәббәтнең бөтен көче белән
Бер иркәлим сине, күз нурым.
 
 
Онытылмаслык булып калсын истә
Сөеп туймас яшьлек көннәрең,
Күрәсеңме,
Безне котлап, ачык тәрәзәдән
Ал чәчәкләр болгый гөлләрең.
 

1944

Бизәкле ал яулыгың

 
Яшел рәшәткәле бакча
Ул сезнең бакча иде;
Шомыртыгыз ак чәчәген
Сирпегән чаклар иде.
 
 
Йөгереп чыктың бакчагызга,
Ак чәчәкләр астыннан
Моңсу гына кул болгадың,
Онытма дигән сыман.
 
 
Челтәр тоткан ак алъяпкыч,
Бизәкле ал яулыгың,
Җилфердәп калдылар җилдә
Яме булып авылның.
 
 
Яз саен ялкынлы кояш
Кар тауларын эретә.
Ничә ел буе сине мин
Йөрәгемдә йөретәм.
 
 
Котылды коллыктан Ватан,
Таптап дошман яуларын,
Җир халкына ирек даулап,
Үттек Карпат тауларын.
 
 
Чит җирләрдә мин сагынып
Искә алам авылны,
Челтәр тоткан ак алъяпкыч,
Бизәкле ал яулыгың
 
 
Китмиләр һич күз алдымнан,
Алга табан омтылып,
Җилфердәп торалар җилдә,
Өмет чәчәгем булып.
 

1945

Күңел кошым

 
Күңел кошым, миңа хат язганда,
Күзен йомып уйга таладыр;
Алсу йөзләреннән йөгереп төшкән
Сагыш яше хатка тамадыр.
 
 
Кайчан гына шаулы яз җитәр дә,
Кыр казлары кайтыр күлләргә;
Кайчан гына кайтып сөйгәнемнең
Кайнар яшьле күзен үбәргә!
 

1945

Ай аңлады, сизде болытлар

 
Төнен разведкага барган чакта,
Мин куаклар белән сөйләштем;
Калкулыктан шуып үткән чакта,
Мин, үпкәләп, айга эндәштем:
 
 
«Ник карыйсың миңа ялтырап?
Керче, зинһар, болыт артына!»
 
 
Якты сипкән аймы аңлады,
Болытлармы, белмим, сизделәр;
Тынычлап тын алдым: күк болытлар
Айны каплап алга йөзделәр.
 

7 гыйнвар, 1945

Немец җирендә

 
Каберлеккә кердем, гел мәрмәр таш,
Төбәбрәк күз салсам, —
Бер мәрмәр юк, бөтенесе эрзац,
Юктан-бардан ясалган.
 
 
Хәтта иген үскән туфрагында
Үчем булган бу илнең,
Авыз-телем кибеп сусасам да,
Суын эчәсем килми.
 
 
Аккан суларында су тәме юк…
Һава җитми сулышка.
Чөнки өйләр тормыш өчен түгел,
Җайланылган сугышка.
 
 
Ашкынамын ләкин җиңеп, җимереп
Барырга Берлинына.
Берлин аша гына тыныч, шат юл
Идел аккан илемә.
 
 
Идел дулкыннарын сагынам мин,
Кызарып таң атканда;
Дошман юлын кисеп, таң алдыннан
Күперләр шартлатканда.
 

15 гыйнвар, 1945

Оясында

 
Пруссия. Монда һәрбер өйнең
Чүлмәк белән япкан түбәсен;
Нәләт немец: өем утта янмас,
Яңгыр үтмәс, дигән, күрәсең.
 
 
Башын саклар урын тапмый фриц
Бетон подвалларның төбендә;
Яна Пруссия, көндез кара төтен,
Төнен ялкын кайный күгендә.
 
 
Гүя ләгънәт белән каплар өчен
Җимерелә күкләр катлавы, —
Бетон подвалларны тузан итә
Безнең туплар төшеп шартлавы.
 
 
Кая качсын фриц, уралган ул,
Аның өчен мәхшәр җир йөзе;
Ярга барса: «Сине йотам мин!» – дип,
Авызын ача Балтыйк диңгезе.
 
 
Кайда хәзер комсыз күзен ташлау
Кипарислар үскән якларга;
Оясында урын тапмый фриц
Кара канлы җанын сакларга.
 

6 февраль, 1945

Көнчыгыш Пруссия


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации