Электронная библиотека » Фатих Карим » » онлайн чтение - страница 3


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Фатих Карим


Жанр: Литература 20 века, Классика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 3 (всего у книги 7 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Кемгә сөйлим серләремне?
(Җыр)

 
Кемгә сөйлим серләремне,
Йөрәгем ялкын кебек,
Ялкынланган йөрәгемә
Берәү бик якын кебек.
 
 
Аның өчен кырлардагы
Чәчәкләр җитмәс кебек,
Чәчәкләр дә йөрәгемне
Аңлатып бетмәс кебек.
 
 
Ул үзе дә төн йокысыз
Мине уйлыйдыр кебек…
Янып сөймәсәң, яшьлекнең
Яме булмыйдыр кебек.
 

1938

«Соңгы тапкыр карыйм Иделгә…»

 
Соңгы тапкыр карыйм Иделгә,
Соңгы кабат күрим акканын,
Бәлки, бик тиз бире кайтмамын,
Сакланыр ул бары күңелдә.
 
 
Сакланыр ул соңгы хат кебек,
Искә алсам, йөрәк сулкылдар;
Күз алдыма килер дулкыннар,
Дулкыннарда кайнар ак күбек.
 
 
Син борчылма, күңел, яз килсен,
Кыр казлары кайтыр күлләргә,
Без кайтырбыз туган илләргә,
Башлар гына исән-сау булсын.
 
 
Безне котлап, җылы яңгырлар
Шатлык сибәр Идел буенда;
Безне котлап, иркен болында
Назлы аккош моңы яңгырар.
 

1938

Кадрия

 
Тәрәзәмә кунган ак күгәрчен
Гөрли-гөрли канат кагына.
Кагына да уйнап очып китә
Син яшәгән өйләр ягына.
 
 
Ә мин калам тынчу таш төрмәдә,
Тимер рәшәткәгә баш иям.
Өзелергә җитеп сыкрый күңелем
Сагынудан сине, Кадриям!
 
 
Нигә мин дә ак күгәрчен түгел,
Ярсып очар идем шул якка,
Очып барып иркәләнер идем,
Сыеныр идем синең кочакка.
 
 
Озын төннәр буе уйланамын,
Сине канат итә бу уем.
Тышта яз бит, бәгърем, яз бит тышта,
Күз алдыма килә Дим буе.
 
 
Дим буенда хәзер язгы ташкын
Ярларына кире кайткандыр.
Балалыгым үткән болыннарда
Инде шомырт чәчәк аткандыр.
 
 
Шомырт чәчәгедәй саф, ягымлы,
Саф һәм йомшак синең күңелең.
Язгы кояш кебек ялкынланган
Йөрәгемнең хисләр гөле син.
 
 
Бәхетем син минем, шатлыгым син,
Әрнетүле тирән кайгым син,
Адам белән Ләйләм әнкәсе син,
Кояшым син минем, аем син.
 
 
Көнем үтә, озын төнем үтә
Хыялый бер сагыш эчендә.
Ничек дим соң?
Тау буена бар син
Язның серле, айлы кичендә.
 
 
Тау буенда чәчәк арасына
Утырып тыңла чишмә агышын.
Көмеш чишмә бөтен моңы белән
Җырлап бирер минем сагышны.
 
 
Ә мин шулай уйлап моңаям да
Тимер рәшәткәгә баш иям.
Өзелергә җитеп сыкрый күңелем
Сагынудан сине, Кадриям.
 

1938

Калды казан

 
Калды Казан – шигырь дөньясы,
Шагыйрь бары кулын болгасын.
Авыр, дуслар, авыр аерылышу,
Бу башымны кая куясы?
 
 
Калды анда сөйгән балалар,
Күзләремнең нуры бит алар.
Калды бәгърем, якын дуслар калды,
Хат җитмәслек ерак аралар.
 
 
Калды Казан, киттем Себергә.
Озаккамы? Бәлки, гомергә,
Ишетеп кенә белгән ят җирләрдә
Ристан булып зарыгып йөрергә!
 
 
Калды Казан – шигырь дөньясы,
Шагыйрь бары кулын болгасын.
 

1938

«Кызым Ада, сиңа өч яшь бүген…»

 
Кызым Ада, сиңа өч яшь бүген,
Ә Ләйләгә әле бер генә,
Күз нурларым, кайчан ирешермен
Әнкәгезне, сезне күрергә!
 
 
Их сабыйлар, аңламыйсыз әле,
Мин бит сезнең сөйгән әткәгез,
Башыгызга кайнар яшен тамзып
Искә ала булыр әнкәгез.
 
 
Елга якын инде мин төрмәдә
Яшим кара кайгы эчендә,
Җәберлиләр мине, сезне сагынып
Җырлар җырлаганым өчен дә.
 
 
Ата-ана күңелен газиз бала
Нигә өзә икән бу чаклы,
Сагнам сезне, күзгә яшьләр килә,
Түзәр хәлем калмый кайчакны.
 
 
Үсегез, үс, шатлык йолдызларым,
Нурлар сибегез сез бу җиргә;
Тамчы яшегез өчен мин әзермен
Гомеремне ун кат бирергә.
 

11 ноябрь, 1938

Ямьле Дим дулкынлана

1
 
Хәтфәдәй яшел чирәм,
Кил, бәгърем, кил, Гөлчирәм,
Ямьле Димнең буенда
Утырыйк икәү.
Утырыйк таң атканчы,
Ак томан калыкканчы,
Нәрсәләр бар уеңда,
Кил, сөйлә, иркәм.
 
2
 
Кил, сыен куеныма,
Сарыл син муеныма,
Үз ит мине, тартынма,
Иркәлән, елмай,
Язгы кич котлый сине;
Алтын нурларын сибеп,
Текә таулар артыннан
Калка тулган ай.
 
3
 
Тулган айга син кара,
Бөдрә чәчеңне тара,
Әйт, бәгърем, сүзләреңне,
Коштай талпынып;
Кил, кочаклыйм үзеңне,
Үбим зәңгәр күзеңне,
Балкысын күзләреңдә
Сөю ялкыны.
 
4
 
Ак тирәкләр тирбәлә,
Яшь таллар иркәләнә,
Яфраклар сөйли безгә
Дим әкиятен.
Без бит йөрәксез түгел,
Ничек түзсен яшь күңел,
Текәлә күзләр күзгә…
Онтылмас бу төн.
 
5
 
Хәтфәдәй яшел чирәм,
Кочагымда Гөлчирәм,
Иркәләнә, елмая,
Сыена миңа…
Ямьле Дим дулкынлана,
Мәхәббәт ялкынлана;
Нурын сибә тулган ай
Дим тугаена.
 

Май, 1939

«Көзге яңгырлы төн, җил, чәмләнеп…»

 
Көзге яңгырлы төн, җил, чәмләнеп,
Калай түбәләрне туздыра.
Телеграф чыбыклары бу төн
Шашкан елан кебек сызгыра.
 
 
Диңгез төбендәге кораб сыман,
Караңгыга чумган таш төрмә.
Таш төрмәнең цемент идәнендә
Йоклап яткан ристан төш күрә.
 
 
Гүя чиккән яшел күлмәк кигән,
Яшел гармун, имеш, кулында.
Сабыйларча гамьсез, гармун уйнап,
Җырлап йөри яшел болында.
 
 
Аркылыга кисеп берсе берсен,
Ага чылтырап салкын чишмәләр.
Чәчәк тешләп очкан сандугачлар
Су эчәргә килеп төшәләр.
 
 
Иркен сулап җиргә ята егет.
Нинди рәхәт! Ләкин бер нәрсә
Әй чыжылдый үлән арасында,
«Бу нәрсә?» дип башын күтәрсә,
 
 
Көзге яңгырлы төн, җил, чәмләнеп,
Калай түбәләрне туздыра.
Телеграф чыбыклары тышта
Шашкан елан кебек сызгыра.
 
 
Хурланудан калтырана ристан,
Язмыш, язмыш, аны нишләттең? —
Башын япса, аягына җитми
Тик ямаудан торган бишмәте.
 
 
Маңгаена терәп ике тезен,
Керпе кебек йомарлана да,
Күргән төшем кабатланмасмы дип,
Ул күзләрен йома яңадан.
 
 
Чыннан да, ул тагын бер төш күрә,
Яшел болын түгел бу юлы,
Ике яшьлек кызы кулын кискән,
«Әттә, кулым бу-бу», – дип елый.
 
 
Көзге төндә салкын тамчы тама,
Сабый кулын кискән – кан тама,
Мөлдерәп аккан сабый яшен күреп,
Ата йөрәгенә ут каба.
 

1939

«Син кызганма йөрәгеңне…»

 
Син кызганма йөрәгеңне,
Янсын ул, янсын.
Кешеләргә факел булып
Алдыңда барсын.
 
 
Богаулама хыялыңны,
Җәйсен канатын.
Менеп айкасын ул күкне,
Йолдызлар артын.
 
 
Нәрсә борчый йөрәгеңне,
Кайгы һәм зармы,
Яки шагыйрь куанырлык
Шатлыгың бармы, —
 
 
Син шулар турында күтәр
Җыр өермәсен.
Җырыңда хисләр ялкыны
Ярсып дөрләсен;
 
 
Дөрләсен, менсен югары,
Төн уртасында
Уйнаган июнь аеның
Яшене сыман.
 

1939

Юл язмалары

 
Кораб мачталары арасыннан
Карап барам тирә-ягымны,
Уйларымны ерак алып китә
Океан бозларының агымы.
 
 
Мин төш күрмим, уяу карап барам:
Боз каплаган океан өстендә
Гәүдәләнә бөтен үткән тарих
Хыялый бер тормыш төсендә.
 
 
Кар өстендә тирән аяк эзе,
Нинди эз бу, моннан кем узган?
Алга карыйм: бозлар кыясында
Седов тора, алга кул сузган.
 
 
Чү, күләгә! Нур бөркегән кояш
Кергән кебек булды болытка,
Түгел, Амундсенның дирижабле
Очып бара Төньяк котыпка…
 
 
Җимерелгән бозлар арасында
Йөзгә якын кеше болары —
Папаниннар йөрәкләрен тотып
Текәлгәннәр бар да югары;
 
 
Җилдә егылып төшкән балаларын
Коткаручы кошлар шикелле,
Айкалышып йөри югарыда
Көмеш самолётлар төркеме…
 
 
Бик еракта бер ак чатыр йөзә,
Алга куа аны искән җил,
Шул чатырдан дөнья шаулатырлык
Фән байлыгы көтә Туган ил.
 
 
Нәрсә гөрли? Тынып колак салам:
Кораб байрагынмы җил кага,
Бу – Чкалов, Төньяк котып аша
Очып үтә Америкага.
 
 
Кораб мачталары арасыннан
Карап барам тирә-ягымны,
Хыялымны ерак алып китә
Шаулап килгән бозлар агымы.
 
 
Шаулап килгән ул бозларны
Бозваткычлар белән таптатып,
Юл бирмичә таудай торганнарын
Аммоналлар белән шартлатып,
 
 
Алга бара кораб,
бозлар арасында
«Могҗизалар менә кая ул»
Дигән сыман башын селки-селки,
Гаҗәпсенеп кала ак аю.
 
 
Ак аюның аяк арасында
(Их, матурлар!) – ике баласы,
Кызларыма бүләк итәр өчен,
Әллә берсен төшеп аласы?
 
 
Юк, кирәкмәс, юлым артык ерак,
Мин кайтканчы үсәр, зур булыр,
Өйгә сыймас, андый зур аюдан
Кызларымның кәефе бозылыр.
 

1939

Кайгы

 
Җилле кичтә көзге моңсу болыт
Үкси-үкси коя күз яшен;
Саргаюдан хәлсезләнгән яфрак
Эзли өзелеп очкан иптәшен.
 
 
Яз таңында алар яшел иде,
Куаналар иде җилләрдә,
Саргайдылар хәзер, коелалар,
Таралалар төрле җирләргә.
 
 
Уйна, егет, тальян гармуныңны,
Томаланып сүнсен бу кайгы;
Күз алдыңа китер күке иркәләнгән
Һәм мин уйнап үскән тугайны.
 
 
Ә тышта җил.
Көзге моңсу болыт
Үкси-үкси коя күз яшен;
Кара кичнең пәрдәләрен ертып
Эзли күңел якын иптәшен.
 

1939–1940

«Йә көн генә була, йә төн генә…»

 
Йә көн генә була, йә төн генә,
Мин яшәгән җирдә ямансу.
Салкынлыктан сөяк әрнесә дә,
Сагыш ялкынында янасың.
 
 
Ярып чыгалмаслык чиксез тайга,
Җәй дә монда ике ай гына.
Тын алмыйча тоташ улаган җил
Сала мине кара кайгыга.
 
 
Кош, хайваннар да бар бу җирләрдә
Дигән уйлар төшсен диптерме,
Күзгә чалына ала карга кайчак,
Башка берни монда күренми.
 
 
Бөтен тормыш – көн-төн сыкрап эшләү,
Кәгазь дә юк монда, каләм дә.
Килеп җитми анаң, балаларың
Сагынып язган кайнар сәламнәр.
 
 
Меңләп саналса да ристан башы,
Тере бер кеше юк бу якта.
Тик гәүдәсе йөри, күз карашы,
Уе, күңеле аның еракта.
 

1939–1940

Әткәем

Адага


 
Нурын сибә кояш, тама тамчы,
Ерганаклар ага, әнкәем;
Тагын җитте бу яз… Нигә кайтмый,
Нигә кайтмый инде әткәем?
 
 
Тиздән матур кошлар килер безгә,
Берсен берсе куып уйнарлар,
Тәрәзәгә кунып, алар миннән
«Әткәң кайттымы?!» дип сорарлар.
 
 
Мине якын иткән кошчыкларга
Ни дип җавап бирим, әнкәем?
Тагын җитте бу яз… Нигә кайтмый,
Нигә кайтмый инде әткәем?
 

1939–1940

Берәүгә

 
Мин Тукайдан үрнәк алам, дисең,
Бу түбәнлек түгел, һич түгел,
Чөнки Тукай – халык моңнарының
Бакчасында тибрәп үскән гөл.
 
 
Һәр шагыйрьнең бер алласы була,
Мин дә шагыйрь, табынам берәүгә:
Табына торган аллам – Байрон минем,
Һәм Лермонтов минем пәйгамбәр.
 

1940

«Еллар үтә, ерагая бара…»

 
Еллар үтә, ерагая бара
Кояш белән Җирнең арасы.
Шуннан беләм: Җирдә тормыш бетеп,
Бер боз шары булып каласын.
 
 
Еллар үтә, ерагая бара
Миңа төшкән күзнең нурлары.
Шуннан сизәм: бизәр, суыныр ул,
Бу гына аз, әле хурланыр, —
 
 
Мине сөюеннән хурланыр ул,
Актарганда шкаф, өстәлен
Килеп чыкса миңа бәйләнешле
Хат, рәсем күк берәр истәлек.
 
 
Ачу белән учлап йомарлар да
Тирә-якка йөртер күзләрен.
Ирнен тешләп, ни әйтергә белми
Калтыраныр, төсе үзгәрер.
 
 
Хатта калган яшьлек тойгыларым
Төтен булып очар тормыштан.
Ә ул шундый сулар, күзен йомып,
Өстәлдәге бөтен гөлләр кибәр
Ялкынланып чыккан сулыштан.
 
 
Барсына да риза, мең кат риза,
Утка яксын, әйдә, ни барсын,
Йөрәгенә бер җиңеллек бирсә,
Үземне дә салып яндырсын.
Барсына да риза, мең кат риза…
 
 
Тукта, нәрсә уйлыйм, кем турында,
Каян килде миңа бу хыял?
Бу рәхимсез хыял каян килде?
Мин үземне тиргим: тор, оял!
 
 
Торып барам ачык тәрәзәгә,
Күптән сагынып көтәм, син кая? —
Дигән сыман, зәңгәр яктылыктан
Таң йолдызы миңа елмая.
 
 
Төннәр буе тырнап җәфалаган
Кара хыял кача ашыгып.
Йомшак кулы итеп таң җилләрен
Якты хыял сыйпый башымны.
 
 
Кайчан да бер кавышырбыз дигән
Өмет кочагында юанып,
Якты хыял канатлары белән
Кайгыларны читкә куамын:
 
 
Күпме авыр еллар кичерсә дә,
Тап төшермәс сөю исеменә!
Бер моңлы җыр, аны сагынып язган
Җырым төшкән саен исенә,
 
 
Йөрәгендә миңа булган хисләр
Таң нурлары булып кабыныр,
Түзмәс шулчак, түзмәс, бала кебек
Үкси-үкси, мине сагыныр.
 

1940

Карбыз кебек

 
Карбыз кебек кап урталай
Ярыр идем дә бу Җир шарын,
Ике ярымшарны бер-берсенә бәреп
Кояр идем бөтен чүп-чарын.
 
 
Ә соңыннан, киң мәйданга җыеп,
Ялагай һәм гайбәтчеләрнең,
Үтмәс пычак белән кисеп алып,
Эткә ташлар идем телләрен.
 

1940

«Сүз белән «яратам» димә…»

 
Сүз белән «яратам» димә, —
Бу яшьлек теле түгел.
Чыннан яратышуларны
Сүзсез сизә яшь күңел.
 
 
Сүзсез сизә һәм сүзсез үк
Җавабын бирә белә:
Ялкын сулаган иреннәр
Үзләре якын килә.
 
 
Аларның якынаюын
Син сизми дә каласың.
Ә үзең, минуты үткәч,
Елмаеп ояласың.
 
 
Бу – яшьлектә беренче, саф
Хисләрнең күрешүе;
Бу – яшьлектә иң беренче,
Иң татлы үбешүең.
 

1941

Онытма

Кави Нәҗмигә


 
Яшь ягыннан абый син булсаң да,
Ристанлыкта абый мин идем.
Шуңар, ахры, моң-зар, нәфрәт уты
Һәм әрсезлек миндә күп иде.
 
 
Иске-москы салган капчык асып,
Төрмәләрдә байтак сөйрәлдек,
Катлы-катлы һәм таштидлы итеп
Сүгенергә яхшук өйрәндек.
 
 
Ристанлыкта телгә йоккан сүзләр
Ихтыярсыз җырда чагыла,
Укучы да гаеп итмәс моны,
Тик елмаер дусларча гына.
 
 
Үткәннәрнең авыр шәүләләре
Сиңа һич тә тансык түгелдер,
Ләкин алар кыргый бер көч белән
Кузгаттылар минем күңелне.
 
 
Ничек онтыйм Кремль буендагы
Пугачаулар яткан төрмәне?
Юк, онытмыйм тынчу камерада
Сулар һава тапмый йөргәнне.
 
 
Хәтереңдәме, чакырып алдың мине,
Ишек тупсасына таянып?
Ишек ярыгыннан томаланып кергән
Бәдрәф исе катнаш һаваны,
 
 
Балык кебек, авызларны ачып,
Алмаш-тилмәш икәү суладык.
Хәлгә килгәч, ак болытлар йөзгән
Күккә карап, төшләр юрадык.
 
 
Сәләмәне салындырып йөреп
Куандырмадык без дошманны.
Балык кылчыгыннан энә ясап
Ямый идек күлмәк-ыштанны.
 
 
Күпме илле грамм килер-килмәс
Күксеп беткән ипи кисәген
Хыянәтсез, кап урталай бүлеп
Ашаганнар синең истәме?
 
 
Исеңдәме көзге кабер кебек
Карцерларда бергә утыру,
Хаксызлыкка нәфрәт игълан итеп,
Ун-унбиш көн буе ач тору?
 
 
Белүчеләр әл дә сагынып сөйли
Ул чактагы безнең дуслыкны,
Дуслык белән чөнки тутыра идек
Тормыштагы бөтен бушлыкны.
 
 
Бүген менә ялгыз Кремль буйлап
Узган чакта башны күтәрсәм,
Сөремләнеп тора таныш төрмә,
Кабынып китте бөтен үткәннәр.
 
 
Үткәннәрнең авыр шәүләләре
Сиңа бүген тансык түгелдер,
Ләкин алар кыргый бер көч белән
Кузгаттылар минем күңелне.
 

1941

Кыр казы

 
Тимер рәшәткәләр аша
Карыйм югары,
Челтәрләнә күкрәгемдә
Кояш нурлары.
 
 
Тынчу төрмәдә каршылыйм
Дүртенче язны,
Яз саен, сагынып, бу якка
Кайта кыр казы,
 
 
Кайта диңгез артындагы
Ерак илләрдән
Һәм яши ул төнбоеклы
Тонык күлләрдә.
 
 
Әй, кыр казы! Түбәнәйт тә
Очкан юлыңны,
Бүләк итеп китче миңа
Бер каурыеңны.
 
 
Каләм ясап каурыеңнан
Язгы ялкында,
Каныма манчып языйм бер җыр
Сөйгән халкыма.
 
 
Җырым аша белсен халкым,
Айнытсын аңын,
Дошманнар богаулап куйган
Улы мин аның.
 
 
Атсалар да, ассалар да,
Сөйгән халкымның
Мин кояшым итеп үләм
Йөрәк ялкынын.
 
 
Атсыннар, куркытмый чөнки
Мине бу җәза,
Сабыйлар күз яше кебек,
Вөҗданым таза.
 
 
Үлсәм, җырларымда калыр
Сөю, сагышлар,
Кыр казы йөзгән күлләрдә
Шаулар камышлар.
 

1941

Сагынып кайтам сине

 
Казан! Казан! Сагынып кайтам сине.
Килеп җиттем менә Иделгә.
Ә шулай да, якынайган саен,
Нәрсәдер ят тоела күңелгә.
 
 
Кайда гына барып күз салсам да,
Кул бирерлек кеше табылмас,
Элек бергә җитәкләшеп йөргән
Дуслар инде хәзер танымас.
 
 
Иске капчык асып конвой белән
Урамнарың аша узганда
Очыраса, күрмәгәнгә салышып
Узып китәр хәтта Туфан да.
 
 
Паровозның озын, моңлы тавышы
Хыялымнан мине уята.
Рәшәткәләр аша карыйм тышка,
Талгын гына язгы таң ата.
 
 
Язгы таңның зәңгәр яктысында
Йомшак аксыл томан үтәли
Казан… Казан… күренә.
Ул бит минем
Яшьлек чәчәгемнең түтәле.
 
 
Әле иртә. Тик карчыклар гына
Пышын-пышын намаз укыйдыр,
Кичен кафия эзләп хәлдән тайган
Шагыйрьләрең әле йоклыйдыр.
 
 
Туфан гына торган булса кирәк,
Бакчасына чыгып ялгызы
Уйга талгандыр ул, озакламый,
Җизни дигән булып, балдызы
 
 
Чыгып чакырыр аны чәй эчәргә,
Бүләр язгы тирән уйларын,
Ул буйсыныр, салмак кына торып,
Кесәсенә тыгар кулларын,
 
 
Өйгә керер. Аңлыйм, аңлыйм, шагыйрь,
Өйдә сиңа шатлык бер генә,
Кош тавышы белән, әткәем, дип
Йөгереп чыгар кызың Гөлгенә.
 
 
Чәчәк аткан үрмәле гөл кебек,
Кочагыңа менеп сарылыр,
Шунда гына уйчан шагыйрь өчен
Елмаерлык бер ямь табылыр.
 
 
Ә соң минем Адам, нәни Ләйләм,
Син белмисең булыр аларны.
Белмисеңдер, юкса түзмәс идең,
Шагыйрь күңеле чөнки яралы.
 
 
Түзмәс идең, авыр көннәрендә
Барып сыйпар идең башларын;
Беләм, дисең… Ә соң, белә торып,
Ник аларны читкә ташладың?
 
 
Тупас вөҗдансызлар каршысында
Син тезләнеп мескен булдыңмы,
Дусларыңның авыр язмышына
Чирканмыйча кулың куйдыңмы?
 
 
Соң, әллә син, медаль алмак булып,
Кафияләр сайлап йөрисең?
Шагыйрь өчен үзе язган җырдан
Бөек бүләк югын белмисең?
 
 
Көттем сине, еллар буе көттем,
Ник килмәдең, нигә ташладың?
Нигә минем нәни кызларымның
Барып сыйпамадың башларын?
 
 
Курыктыңмы? Булыр, бик ышанам,
Курку – безгә гаять хас нәрсә,
Өстәвенә берәү арт ягыңнан
Кинәт тамак кырып җибәрсә,
 
 
Беттең инде, кәфен генә кирәк,
Каберен үзең барып казыйсың,
Җаның кебек якын күргән дусны
Иблискә тиң дошман ясыйсың.
 
 
Ялгыш икән «акчаң йөз сум түгел,
Дусларың йөз булсын» дигән сүз,
Йөз генә дә түгел, артык иде,
Хәзер калдым менә берүзем.
 
 
Дусларым юк хәзер, тик бер генә
Дустым булды авыр көнемдә,
Тик ул гына мәрхәмәтсез кышның
Җил-буранлы кара төнендә,
 
 
Сабыйларын алып кочагына,
Ишек ачып чыкты, түзмәде,
Тик ул гына, тимер капкаларны
Кага-кага, мине эзләде.
 
 
Дусларым юк хәзер, тик берәүгә
Мин кулларын үбеп баш иям,
Торгандыр ул сагыш ялкынында
Яфрак кебек кипкән Кадриям.
 
 
Еллар буе ерак хыяллардан
Мине эзләп талган күзләрен
Балаларга текәп әйтә булыр
Йөрәген өзеп чыккан сүзләрен.
 
 
Һәм балалар моңсу караш белән
Сарылалардыр аңа «әнкәй!» дип,
Сорыйлардыр: «Кай җирләрдә йөри,
Нигә кайтмый безнең әткәй?» – дип.
 
 
Күз нурларым! Сагынып кайтам сезне,
Белмим, ничек каршы алырлар.
Шигырь өчен туган әткәгезне
Тагын дамы утка салырлар?
 
 
Ни булса да булыр, мин ашкынам,
Ник, машинист, әкрен барасың?
Бөтен парың биреп омтыл алга,
Үртәләмә йөрәк ярасын.
 
 
Гамьсез гомер өчен тумадым мин,
Ялкынланып яшәү – теләгем.
Шаулы шигъри хисләр диңгезенең
Дулкынчысы минем йөрәгем!
 
 
Паровозның озын, моңлы тавышы
Уйларымнан мине уята.
Рәшәткәләр аша карыйм тышка,
Талгын гына язгы таң ата.
 
 
Язгы таңның зәңгәр яктысында
Йомшак аксыл томан үтәли
Казан… Казан күренә,
Ул бит минем
Җырлар чәчәгемнең түтәле.
 

1941

«Уйга калып, тау башында утырам…»

 
Уйга калып, тау башында утырам.
Моннан күренә миңа шат Казан.
Кичә көнне бергә үткәрсәк тә,
Бүген сагынып сиңа хат язам.
 
 
Чамадан тыш мин борчылдым бүген,
Таңнан торып урам таптадым.
Сугылмаган урын калмаса да,
Юанырлык нәрсә тапмадым.
 
 
Чыктым кырга, бәлки, искән җилләр
Кайгы болытларын куар дип,
Йөрәгемә кунган сөремнәрен
Чәчәк дулкыннары юар дип.
 
 
Юк, булмады, җилләр, ал чәчәкләр
Тагы да нечкәрттеләр күңелне,
Яуган яңгыр алсу чәчәкләрнең
Күз яшьләре булып түгелде.
 
 
Мин сокланып, назлап сөя торган
Күзләргә тиң чәчәк юк икән,
Һәм бу юклык яшәү кырларында
Йөрәгемә тигән ук икән.
 
 
Мин борчылдым бүген, таңнан торып,
Күпме үлән, чәчәк таптадым.
Бер кеше юк, кайгы бүлешергә
Синнән бүтән иптәш тапмадым.
 
 
Шуңар менә, кичә күрешсәк тә,
Бүген сагынып сиңа хат язам,
Һәм кайгымны синең аша гына
Аңлар кебек тоела бу Казан.
 

1941

Ант

 
Юлбасарлар таптый җиребезне,
Ватан сугышына мин китәм.
Менә – балам. Син әнкәсе аның,
Балабызны тотып ант итәм:
 
 
Синең өчен, шушы балам өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм…
 
 
Бәлки, соңгы тапкыр – күрештек,
Кочаклаштык, озак үбештек.
 
 
Сизә бала, карый күзләремә:
«Сакла безне!» – ди ул күңеленнән,
Ана күкрәгеннән суырып алган
Сөт тамчысы алсу иренендә.
 
 
Шушы балам өчен, синең өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм.
 

1942

Дусларга

 
Буш минутта, прикладыма салып,
Окопларда язган җырымны
Туп гөрселдәп торган җирләрдән
Сезгә сәлам итеп җибәрәм.
 

1
 
Мин вокзалда, ашыгып, соңгы тапкыр
Казан кипятогын агыздым,
Котелогым тулды…
Күңелем тулды,
Кайчан күрешербез тагын без?
 
 
Калды Казан, балаларым калды,
Калды иркәм, калды киң Идел…
Дуслар калды… Киттем…
Мин киткәндә,
Тын алгысыз салкын көн иде.
 
 
Канатланып оча зур эшелон,
Күксел төтен кала таралып;
Ачык вагон…
Пушка, танкларга
Мин часовой булып барамын.
 
 
Соры шинелемнең итәкләрен
Җилфердәтә шаулап искән җил;
Ышанычлы, сөйгән улың булып,
Мин сугышка барам, Туган ил.
 
 
Туган илнең һәрбер гражданины
Өмет белән безгә күз ата;
Һәрбер ана, юлга чыгып, безне
Туган улы итеп озата.
 
2
 
Артта калды куе, киң урманнар,
Тау, елгалар, шәһәр, авыллар…
Төтәп торган кырның окоплары
Серле генә каршы алдылар.
 
 
Сугыш сугыш инде, рәхимсезлек
Ия булып йөри күңелгә:
Шпал итеп тезеп фашист гәүдәләрен,
Юл салабыз бөек җиңүгә.
 
 
Бу юлларны салып барган чакта,
Уйга төшермисең үлемне…
Исән булсам, җиңү шатлыгында
Мин котлармын тиздән илемне.
 
 
Ә хәзергә, прикладыма салып,
Окопларда язган җырымны
Туп гөрселдәп торган җирләрдән
Сезгә сәлам итеп җибәрәм.
 

9 март, 1942

Урман тын иде

I
 
Тавыш-тын юк, җил дә исми,
Урман тын иде,
Йолдызлар коелып торган
Кышкы төн иде.
 
 
Тын иде төн, тик командир
Каен төбендә
Тора кочаклап каенны
Бу серле төндә;
 
 
Үзе билдән карга баткан,
Карый: төн үтә,
Керфекләрен дә селкетми,
Сулышсыз көтә;
 
 
Көтә күктә очкыннарның
Ялтырауларын,
Урманнар, текә тауларның
Калтырауларын.
 
II
 
Командир каен төбендә
Егетне көтә,
Ә егет дошман постларын
Шуышып үтә;
 
 
Үтә ак халатлы егет
Куак астыннан,
Үтә күзгә чалынмаслык
Ак шәүлә сыман.
 
 
Менә вокзал, караңгыда
Эшелон тора,
Безнең егет бак астына
Шартлаткыч кора;
 
 
Кора да алга суза ул
Бикфорд шнурын,
Сайлый очкын җибәрергә
Уңайлы урын…
 
 
Һәм кинәт гөрселди дөнья,
Күккә атылып,
Янар тау кебек үкерә
Бензин ялкыны.
 
III
 
Ургып гөрләсә дә ялкын,
Урман тын иде,
Йолдызлар коелып торган
Кышкы төн иде.
 
 
Фашистларның автомобиль,
Бар танкларын,
Аларга сулыш китергән
Бензин бакларын
 
 
Коңгырт күзле, карсак кына
Казан егете
Бу йолдызлы кышкы төндә
Кара көл итте.
 
IV
 
Командир каен төбендә
Егетне көтә,
Башыннан җырларга сыймас
Хыяллар үтә.
 
 
Көткән минут җиңү алып
Килергә тиеш,
Тик кайтырмы киткән егет
Сау-исән килеш.
 
 
Бәлки, ул киткән җиреннән
Кайтмас, югалыр,
Ләкин исеме, дан күтәреп,
Җырларда калыр;
 
 
Җыр булып калыр елларга
Яшьлек иртәсе,
Яшьлекнең канат җилпегән
Романтикасы.
 

Март, 1942

Туктатыйк

 
Әй, егетләр, тимер куллы ирләр,
Зур куркыныч кичерә илебез;
Дон ярларын таптый юлбасарлар,
Елларны хәл итә көнебез.
 
 
Украинаны ничек сыкратсалар,
Сыкраталар шулай ук безне;
Һәр эшчегә, һәрбер колхозчыга
Үгез камытлары кигезеп,
 
 
Хайван итеп үрмәләтер алар,
Кутырланып бетәр тезләрең;
Аркаларда кара күмгәк булып
Сулыгып торыр шомпол эзләре.
 
 
Чал сакаллы гадел карт бабайлар,
Ничек кертик илгә коллыкны?!
Кызлар, хатыннарның саф намусын
Таптатып, без рисвай булыйкмы?!
 
 
Ана, мәрхәмәтле газиз ана,
Йә, әйт әле, әйтче, – аларның,
Канлы куллар белән каерып алып,
Күкрәгеңә кыскан балаңны
 
 
Танк асларына ыргытуын
Күрер көнгә калыйкмыни без?!
Дон ярларын таптый илбасарлар,
Зур куркыныч кичерә илебез.
 
 
Тик бер теләк, тик бер изге теләк,
Бер мөкатдәс ният күңелдә —
Үтәлергә тиеш бу көндә:
Илнең бөтен көчен, бар сәләтен
Бер могҗиза итеп кузгатыйк,
Ябырылып килгән дию кавемен
Кымшанмаслык итеп туктатыйк.
 
 
Туктатыйк һәм мина уты белән
Көйдерик без канлы күзләрен,
Каны белән юдырыйк һәр фашисттан
Җиребезнең таплы эзләрен.
 
 
Котырган эт йә котырган бүре
Бер ташлана икән өстеңә,
Маңгаена атып
Миен чәчрәтмичә,
Котылуны кертмә исеңә.
 

1942


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации