Электронная библиотека » Фатих Карим » » онлайн чтение - страница 6


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Фатих Карим


Жанр: Литература 20 века, Классика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 6 (всего у книги 7 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Диңгез ярында

 
Ватык корабльне чайкалдырып
Йөрәксенгән диңгез ярында
Мин кыяга басып сакта торам,
Саклар өчен байлык бар монда.
 
 
Кайнап актарылган диңгез үзе,
Дулкынланып очкан болытлар,
Томанланып торган иңкүләрдә
Кипариска чумган зур йортлар;
 
 
Таш-тауларын, урманнарны кисеп,
Ерак киткән поезд юллары,
Кешеләрнең керсез күңел ирке,
Сөю, сагыш, шатлык җырлары;
 
 
Кошлар моңы, яфрак тавышлары —
Болар бар да… бар да безнеке;
Немец таптап йөри бу байлыкны,
Без, баш иеп, моңа түзикме?!
 
 
Таш кыяның текә түбәсеннән
Карап торам диңгез шаулавын;
Карап торам: җилнең тау кадәрле
Дулкыннарны ярга каулавын.
 
 
Яшенләнгән болыт арасында,
Канатларын җилпеп дөньяга,
Очып йөргән мәгърур тау бөркете
Килеп куна күрше кыяга;
 
 
Килеп куна, буйсындыра торган
Тәвәккәл һәм чая күзләрен
Тирә-якка йөртә, бу күзләрдә
Чаткылана яшен эзләре.
 
 
Тау бөркете! Диңгез! Дулкын гөрли
Таш кыя итәгендә;
Шулчак табигатьнең кыргый көче
Кузгаткан кан кайный тәнемдә.
 
 
Болытларга мине очырырга
Теләгәндәй, кыя селкенә;
Кайный каным, болыт өсләрендә
Бөркет булып очасым килә.
 
 
Ачу давылында күтәрелгән
Хыялымны сездән яшермим;
Тота алсам әгәр кулларыма
Чатырдаган кайнар яшенне, —
 
 
Ике котып арасында аны
Кылыч итеп селтәр идем мин…
Көрәш байрагына күз текәтеп
Үстердең бит мине син, илем.
 
 
Куе кара болыт артларыннан
Улап килгән «мессершмитт» ны
Ил өстенә үткәрмәскә! – дип, мин
Тезләнеп ант иткән кеше бит.
 

13 декабрь, 1942

Хәнҗәр

 
Авыр язмышыңны хәл иткәндә,
Мин читтә түгел, илем;
Кулда мылтык, өстә соры шинель,
Билемдә хәнҗәр минем.
 
 
Чигенүгә инде чик куелды,
Җитәр… оят та кирәк;
Газиз аналарны атты немец,
Таш стенага терәп.
 
 
Чигенүгә инде чик куелды,
Калды окоп урманда;
Без һөҗүмгә киттек, урманнарны
Буран шаулаткан таңда.
 
 
Безнең мина, туплар ярылганда,
Көнчыгыштан иде җил;
Кара тузан очты көнбатышка,
Сөргән кебек булды җир.
 
 
Актарыла дөнья атакада,
Куркактан үлем көлә;
Аю чаклы немец, приклад селтәп,
Минем өстемә килә.
 
 
Куркып чигенимме? Димәк, үзем
Чакырып алам үлемне;
Димәк, үзем, антларымны таптап,
Утка салам илемне.
 
 
Һөҗүм итсә генә яши кеше,
Бөтен өмет – һөҗүмдә;
Хәнҗәр айкап, алга омтылам мин,
Сызгырып искән җилдә.
 
 
Авыр язмышыңны хәл иткәндә,
Мин читтә түгел, илем;
Йөрәген тотып, немец ава артка.
Кулымда хәнҗәр минем.
 

24 гыйнвар, 1943

Сагындым

 
Идел буйларын тагын
Әйләнеп кайтсам иде;
Ал чәчәкләр арасында
Бер җырлап ятсам иде.
 
 
Җир җиләге белән мине
Иркәм сыйласа иде;
Элеккечә бер иркәләп,
Башым сыйпаса иде.
 

1943

ҺӨҖҮМ

 
Тиргә батып миңа туп бирүче
Якын иптәшемнең күзендә
Ялтырады эре яшь бөртеге,
Аптырадым моңа үзем дә.
 
 
«Ник елыйсың?» – дидем.
«Юк, еламыйм», —
Читкә карап, егет баш иде,
Аннан төртеп күрсәтте ул миңа
Авыл читендәге таш өйне:
 
 
«Җимер, иптәш, кызганмыйча җимер,
Шуннан ява немец минасы;
Нәни улым… алар юктыр инде…
Янсын ул өй, ялкын уйнасын!»
 
 
Төн буе туп аттык, дошман күген
Томалады яшенле давыл;
Таң атканда, без авылны алдык,
Җимерелгән иде бу авыл.
 
 
Авыл читендәге таш өйнең тик
Бер морҗасы тора каралып;
Ташлар тузган, төтен арасында
Йорт җиһазы ята таралып.
 
 
Таш өстенә утырдык без икәү,
Иптәш никтер йөзен каплады;
Гүя туып үскән җирләрендә
Күз төбәрлек нәрсә тапмады.
 
 
Каршыбызда подвал, караңгылык
Карый төптән, тынчу ис бөркеп;
Миномётчы немец үлгән, ләгънәт,
Подвал тупсасына баш төртеп.
 
 
Каршыбызда подвал. Караңгылык.
Караңгыга карыйм текәлеп;
Подвал эчендәге караңгыдан
Чыга берәү, нидер күтәреп.
 
 
Изүләре ачык, яланаяк,
Чәче тузган, йөзе күгәргән,
Бу бер хатын, сәләмәгә төреп,
Тередерме, бала күтәргән.
 
 
Маңгаена вак дулкыннар булып
Тезелгәннәр михнәт эзләре;
Керфек астындагы тирәнлектә
Очкынлана кара күзләре.
 
 
Карашыннан сизәм: җирәнә ул,
Башта, бераз артка тартылып,
Итәкләрен җыйный, аннан атлый
Аунап яткан немец аркылы.
 
 
Бу яшь ана күпме яшәгәндер
Тынчу караңгыда, түбәндә,
Һәм түбәннән тормыш яктылыгын
Өмит итеп өскә менгәндә, —
 
 
Нурын бөрки аңа язгы кояш,
Ничек таммый калсын күз яше;
Кайгыларын эретеп күз яшендә,
Барып коча аны иптәшем.
 
 
Ата, ана, бала – үбешәләр,
Карап торам читтән мин ялгыз;
Иптәшемнең сүнә язган бәхтен
Канны түгеп даулап алдык без.
 

Март, 1943

Үлем сиңа

 
Мин яшәргә телим, минем түгел,
Дошманымның каны түгелсен;
Таптап үтәм үлем чокырларын,
Бу чокырга кайгы күмелсен.
 
 
Кайгы, хәсрәт төяп, мәлгунь немец,
Нигә килдең безгә? – Юк, китмә!
Ничек тә бер кайтып, Рейн суын
Эчәрмен дип өмет тә итмә!
 
 
Мәлгунь немец, нигә килдең безгә?
Үлем сиңа, үлем!.. Ычкынма!
Кайда гына барып сугылсаң да,
Баш очыңда козгын кычкыра.
 

21 март, 1943

Кайгырма син

 
Яңгырый яз: кыр казлары кайта,
Кар сулары гөрли басуда;
Атыш тынган ара җай китереп,
Кулъяулыгы юам бу суда.
 
 
Ак кулъяулык элеп куям җилгә,
Җил, тирбәтеп, аны киптерә;
Сизәм-сизәм: язның дәртле җиле
Синнән миңа сәлам китерә.
 
 
Сагындыңмы, бәхет күгәрченем?
Мин дә менә урман буенда,
Талгын гына йомып күзләремне,
Җанландырам сине уемда.
 
 
Гүя хәзер безнең һөҗүмнәрне
Сөембикә манарасыннан,
Чәчең җилфердәтеп язгы җилдә,
Бәгърем, карап торасың сыман.
 
 
Ерагаясың дип кайгырма син,
Без дошманны куып барабыз;
Никадәрле ерак куа алсак,
Шулкадәрле якын арабыз…
 
 
Эчәр өчен салкын кар сулары,
Әй, чылтырап ага басуда;
Кар суында кулъяулыгы юам,
Мин кайгымны юам бу суда.
 

2 апрель, 1943

Моң һәм көч

 
Атлас кебек төрле төс балкыта
Язгы сыерчыкның канаты;
Канатларын җилпеп җырлый бу кош,
Мин аеруча җырын яратам.
 
 
Җырның көче – ярсу, хыялый моң,
Бу моң кайнап чыга йөрәктән;
Егет өчен кош канаты кирәк,
Егет көче ләкин теләктә.
 

3 апрель, 1943

Умырзая

 
Туган илнең туфрагында үскән
Умырзая чәчәген,
Өзеп алып, хат эченә салдым,
Хат белән китәчәк ул.
 
 
Хат алырсың тиздән, мине сагынып,
Моңаеп утырганда;
Күкрәгеңә када бу чәчәкне,
Хатымны укыганда.
 
 
Җавап язсаң, берничә җыр яз син,
Җыр өметне яңарта;
Мәхәббәтнең нечкә, саф серләрен
Тик җыр гына аңлата.
 

3 апрель, 1943

Күл һәм күңел

 
Күлне сыйпап, җил исә,
Тирбәлеп, камыш үсә,
Аккош йөзә бу күлдә,
Ә син минем күңелдә
Аккош булып йөзәсең,
Тик күңелнең чиге юк,
Күңел – диңгез, күрәсең.
 

7 апрель, 1943

Кала яшьлек

 
Карап торам: шаулап бозлар ага,
Ярга сыймый Идел ташкыны,
Язгы хисләр кайный, һәм күңелдә
Идел ташкыныдай ашкыну.
 
 
Ташкыннарга карап уйланам,
Яшьлегемне сагынып моңланам:
 
 
– Тик хатирә булып кала яшьлек,
Үтә гомер, чәчләр агара,
Ә күңелдә яшәү омтылышы
Чәч агарган саен яңара.
 

1943

Газиз әнкәй

 
Сабый чагым иде, әнкәй беркөн
Миңа юган күлмәк кигезде;
Кочаклады мине, калтыранып,
Маңгаема ирнен тигезде.
 
 
Кайнар яше тамды маңгаема,
(Искә алган саен кызганам!)
Яшен йотып пышылдады мәрхүм:
– Кем булырсың икән син, балам?
 
 
Газиз әнкәй, хәзер исән булсаң,
Күз өстеңә салып кулыңны,
Кайгы белән шатлык уртасында
Көтәр идең сагынып улыңны.
 
 
Миңа озын гомер тели-тели,
Кем булды дип улым-алтыным,
Өйдән өйгә йөреп укыр идең
Окопларда язган хатымны.
 
 
Халкым өчен хаклык даулаганда,
Үч алганда, дошман үтерсә:
«Батырларча үлде сөйгән улың!» —
Язмыш шундый хәбәр китерсә,
 
 
Еллар буе әрнеп елар идең,
Кайгы дөрләр иде башыңда;
Вөҗданың саф булыр иде ләкин
Табигать һәм халык каршында.
 

28 апрель, 1943

Кичке җыр

 
Утырдым да пушка лафетына,
Уйга калдым кичке тынлыкта;
Ә күзләрем текәлгәннәр минем
Чәчәк коя торган шомыртка.
 
 
Күптәнме соң чәчәк атты шомырт,
Талгын җилдә инде коела;
Ниләр генә кичерсә дә бу баш,
Үткән гомер кыска тоела.
 
 
Ниләр генә кичермәде башым,
Нинди генә юллар үтмәдем,
Тормыш өчен булгач бар яшәвем,
Көрәштән тыш нәрсә көтмәдем.
 
 
Бик авыр бу тормыш, Ватан бүген
Сугыш ялкынында тын ала;
Авыр чорда, сугыш, ут эчендә
Улларының көче сынала.
 
 
Күңел ятлый изге мәхәббәтне,
Ак чәчәкләр сирпи талгын җил;
Авыр чорда халкым «Улым!» дисен,
«Таянычым!» дисен Туган ил.
 

Апрель – май, 1943

Кыр казы

 
Тирән окопта каршылыйм
Икенче язны;
Язгы таңда безнең якка
Кайта кыр казы;
 
 
Кайта диңгез артындагы
Ерак илләрдән,
Һәм яши ул төнбоеклы
Тонык күлләрдә.
 
 
Әй, кыр казы, түбәнәйт тә
Очкан юлыңны,
Бүләк итеп китче миңа
Бер каурыеңны.
 
 
Каләм ясап каурыеңнан,
Язгы ялкында
Ут эченнән языйм бер җыр
Сөйгән халкыма.
 
 
Дәһшәтле сугыш кырында
Сөйгән халкымның
Мин кояшым итеп йөртәм
Йөрәк ялкынын.
 
 
Халкыма бәхет, дан даулап
Үтә көннәрем;
Анабыз җирне кочаклап,
Бәлки, үләрмен.
 
 
Үлсәм, җырларымда калыр
Сөю, сагышлар;
Кыр казы йөзгән күлләрдә
Шаулар камышлар.
 

1943

Аерылганда

 
Урман итәгендә зәңгәр томан,
Яңрый монда күке тавышы;
Бу кош үзе, тирән шомга төшеп,
Юрый кебек минем язмышны.
 
 
Яшь наратлар миңа текәлгәннәр,
Мин, каскамны бераз күтәреп,
Дулкынланган зәңгәр томан аша
Көнбатышка карыйм үртәлеп.
 
 
Ә янымда башы яраланган
Иптәш тели нидер сөйләргә;
Ак бинт аша саркып тама каны
Томан чыгы кунган чирәмгә.
 
 
Кан эчендә патрон саный иптәш,
Ул аларны миңа бирәчәк;
Аерылабыз, мин постымда калам,
Аны поезд алып китәчәк.
 
 
Патрон саный иптәш киткән чакта,
Ә син, күңел, нәрсә көтәсең?
Ул, ышанып якын иптәшенә,
Саный күпме фашист бетәсен.
 

3 май, 1943

Дулкын белән сөйләшү

 
Тал бөгелеп суга манчыла,
Яфраклардан тама тамчылар;
Каршы якта текә кызыл яр,
Гүя анда чибәр бер кыз бар,
Менмәк булып шул кыз янына,
Ыргый дулкын Идел ярына.
 
 
Ыргыма син, дулкын, югары,
Файдасызга көчең югалыр;
Биек ярга, текә тауларга,
Сокланырлык җиңү дауларга
Гамьсез ярсу белән килмиләр,
Җиңел генә ыргып менмиләр.
 
 
Югарыга менгән чагында,
Кош та карый тирә-ягына,
Аннан талгын гына кузгала
Һәм кыйгачлап сөзәк юл ала,
Ул югары менә, югары,
Кояш аңа сибә нурларын.
 

8 май, 1943

Ак күбәләк

 
Урман арасында чәчәкле юл,
Барам карап тирә-ягыма,
Каеннарның яшел яфраклары
Шыбырдашып канат кагына.
 
 
Чәчәкләргә карыйм – куаналар,
Баш ияләр миңа – елмаям;
Тик күңелгә нидер җитми кебек,
Эчтән генә сызып моңаям.
 
 
Моңаям мин: бер көч, бер мәхәббәт
Хыялыма кереп бәйләнә;
Чия чәчәгедәй ак күбәләк
Баш өстемдә очып әйләнә.
 
 
Дөрес микән, дуслар, халык сүзе:
Урманнарда йөргән чагында
Ак күбәләк калмый бертуктаусыз
Әйләнгәләп очса яныңда —
 
 
Көнли-көнли янып сөйгәнеңнән
Хат килә, ди. Көтәм… Ерактан,
Мәхәббәтне канатлары итеп,
Коштай очып килгән бу хатта
 
 
Булсын иде серле коңгырт күзен
Миңа текәп төшкән бер рәсем…
Ак күбәләк, әйлән баш өстемдә,
Йөрәгемдә сагыш дөрләсен!
 
 
Сагыш ялкынының яктысында
Ачык күрәм барыр юлымны;
Немецтан үч алмый кайтмас өчен
Сузам сиңа сагынып кулымны.
 

12 май, 1943

Таш арасында

 
Кипкән елганың
Яры астында
Ята бер фашист
Таш арасында.
 
 
Ике аяклы
Шакал чәнчелгән,
Совет ядрәсе
Башын яньчегән.
 
 
Зур соры елан,
Угын чыгарып,
Фашист өстендә
Ята чолганып.
 
 
Кояш астында
Чыжылдый елан;
Тирә-ягына
Козгын җыелган.
 
 
Елан, козгыннар,
Җай урын табып,
Мәлгунь фашистка
Ачканнар тәмуг.
 
 
Совет җирендә
Һәрбер фашистның
Чикләнер шулай
Кара язмышы, —
 
 
Кансыз йөрәген
Козгын кармалар,
Баш сөягенә
Елан оялар.
 

24 май, 1943

Аның дәфтәреннән

 
Сагыну хыялымның дулкынында,
Әй ашкынды күңел, мин көттем,
Ник килмәде, оныттымы әллә
Күз төбәгән яшьлек өметем.
 
 
Кемем бар соң минем, сагынганда
Хыялымда кемне уятыйм,
Озын керфекләрен үбә-үбә,
Чәчен сыйпап кемне юатыйм?
 
 
Гөлләр арасында яшәсәм дә,
Ул булмагач, миңа ямансу;
Күз яшьләрем, әгәр тамсагыз сез,
Аның өчен генә тамарсыз.
 

1943

Тамсын, әйдә…

 
Тамчылы гөл чәчәкләре кебек,
Күзләреңне түбән иясең,
Күкрәгемә кайнар башың салып:
«Бик авыр шул, сагынам!» – диясең.
 
 
Күзләреңдә синең шатлык та бар.
Кайгы уты капкан яшь тә бар;
Бер иркәләп башың сыйпар идем,
Күңелең йомшап, кайнар яшь тамар.
 
 
Тамсын, әйдә, кайнап тамган яшең
Алмаз бөртегенә охшасын;
Керфекләрең салмак тамчылардан,
Күңелең кайгылардан бушасын.
 

1943

Партизан хатыны
(Поэма)

 
Тугай уртасында түгәрәк күл,
Түп-түгәрәк, тулган ай кебек;
Күлнең уртасында ялгыз аккош
Уйга талган Зөһрә кыз кебек.
 
 
Төнбоеклар тынып нидер тыңлый,
Йөзен чытып тынган күл өсте;
Тирән сулы бу түгәрәк күлнең
Янып торган күзе бар төсле.
 
 
Таш булып таш башын сузган судан,
Ташның да бар гүя йөрәге;
Ул гасырлар буе яшәсә дә,
Сөйли белмәс ләкин күргәнен.
 
 
Үзем сөйлим, җырга салып сөйлим,
Яшен булып янсын сүзләрем;
Яшен утын тотып күзәт, иптәш,
Балаң каны тамган эзләрне.
 
 
Тезлән җиргә син, кояшка кара,
Тагын бер кат яңарт антыңны,
Син дошманнан үч ал, синең өчен
Үзен корбан итте хатының…
 
 
Җир җиләге пешкән көннәр иде,
Чәчәкләрен таптап болынның,
Күл буена алып килде немец
Хатыныңны, нәни улыңны.
 
 
Ерак юлдан кайтып килгән кояш
Якынлашкач текә тауларга,
Юлын бүлеп кинәт туктады да
Әрнеп карап торды аларга.
 
 
Каннан арынмыйча төссезләнгән
Киң хәнҗәрле тупас мылтыгын
Кысып тоткан немец калтыранды,
Сүзе саен үзе тотлыгып:
 
 
«Кызган син балаңны, кызган, – диде, —
Соңгы тапкыр әйтәм сүземне;
Яхшылыкка баш имисең икән,
Кара күмер итәм мин сезне.
 
 
Кыска төннең кайсы сәгатендә
Ул урманның кайсы ягына
Нинди юлдан, нинди сукмаклардан
Барасың син ирең янына?»
 
 
Приклад белән төртеп күрсәтте ул
Каршыдагы калын урманны:
«Тик бер сорау – партизаннар кайда?
Күрсәт анда бару юлларын».
 
 
Ә хатының, исе китми генә,
Мыскыл итеп шундый елмайды,
Аның елмаюын җиңә торган
Башка бер көч, ахры, булмады.
 
 
Яшерергә теләп хурлануын,
Күз текәде немец хәнҗәргә;
Хәнҗәр кирәк булды бала кочкан
Ана елмаюын җиңәргә.
 
 
Сыны гына түгел, сулышы да
Сине хәтерләткән улыңның
Күкрәгенә немец хәнҗәр кадап,
Каерып алды ана кулыннан;
 
 
Ул күтәрде аны югарыга,
Үзәк өзгеч бала тавышы
Сискәндереп күлне дулкынлатты,
Йөрәген калтыратты аккошның;
 
 
«Күрәсеңме, дөнья, бу дәһшәтне?»
Дигән сыман башын күтәреп,
Күл өстендә, дулкын арасында,
Әй кычкырды аккош, үртәлеп.
 
 
Таш булып таш башын сузды судан,
Ташның да бар гүя йөрәге;
Теле булса, ул гасырлар буе
Әрнеп сөйләр иде күргәнен.
 
 
Хәнҗәр буйлый каны тамып торган
Улың күкселләнеп сүрелде,
Хатының да, сулышыннан язып,
Югарыга табан үрелде;
 
 
Баласына табан үрелде ул,
Шуып төште зәңгәр яулыгы;
Тик күзенә тулган кайнар яшьләр
Таммадылар, алар барлыгы —
 
 
Үч ялкыны, ачу яшененә
Әйләнделәр уйчан күзендә;
Үлемгә дә башын имәс көчне
Саклый алды ана үзендә.
 
 
«Курыктыңмы? Бу гына аз булса,
Мин үзеңне…» Немец буылды;
Күл эченә, дулкын арасына
Ул ыргытты үлгән улыңны.
 
 
Дулкын канын юды күкрәгеннән;
Төнбоекка гүя тотынып,
Батмый торды сабый су өстендә,
Аңа табан ана омтылып,
 
 
Ике кулы белән изүенә
Ябышты да… сүзсез тын калды,
Сабый үтереп гайрәтләнгән немец,
Мәнсез немец тагын кузгалды:
 
 
«Тотышыңнан сизәм, әле минем
Ачуымны син аз татыдың», —
Канлы хәнҗәр белән төртте немец
Калку күкрәгенә хатынның:
 
 
«Әйт тизрәк, әйт, дим, өлгереп кал,
Ирең кадерлеме, җаныңмы?
Елга итеп агызам мин юкса
Тәнеңдәге бөтен каныңны!..»
 
 
Иптәш,
Бала фаҗигасе давылында
Чорнап алган авыр хисләре
Бөтен һушын алып хатыныңның
Ак көл иткән иде төсләрен;
 
 
Сиңа булган изге тойгысына
Тупас немец теле тиюгә,
Ул уянып китте, оялды һәм
Горур башын түбән июгә.
 
 
Калку күкрәгенә салкын очы
Бата барган канлы хәнҗәрне
Шом төшергеч бер тынычлык белән,
Ул көч белән читкә этәрде.
 
 
Текәлде ул немец дәҗҗалының
Туң чүмечлек төсле күзенә,
Тешен кысып әйтте: «Теле булса,
Таш та төкерер иде йөзеңә.
 
 
Кулымны кис, күзләремне чокы,
Башымны яр, мә, өз телемне,
Бер сүз көтмә. Мин иремне сатсам,
Бу бит сату Туган илемне.
 
 
Аңла, минем җаным – ул вөҗданым,
Җавап бирәм – җаным кадерле;
Җаным кадерлегә, сайлап алам
Вөҗданыма якын каберне.
 
 
Үләм, ләкин синең кулдан түгел,
Эх!
Өмет бик зур да бит күңелдә…
Сезнең янда янып яшәгәнче,
Үле гәүдәм ятсын бу күлдә!»
 
 
Тирән сулыш алып борылды ул,
Күз сирпеде аккош ягына
Һәм сикерде кинәт канатланып
Төнбоеклар арасында яткан
Күңел кошы – улы янына.
 
 
Тагын дулкынланды түгәрәк күл,
Анда әрнеп аккош кычкыра,
Канатларын җилпеп кычкыра ул,
Үч алырга безне чакыра.
 

Июль, 1943

Сугыш кырында

1
 
Иген кыры – байлык диңгезе,
Каршы ала сагынып ул безне;
Һәрбер башак сөеп аркадан:
«Алга омтыл, егет, син!» – дия;
«Күрәсезме, дошман таркала», —
Дип, чәчәкләр безгә баш ия.
 
2
 
Ак каенның яшел яфрагы,
Туган илнең кайнар туфрагы!
Күкрәк белән шуып барабыз,
«Ян» дисә ил, әзер янарга;
Кайнар туфрак – туган анабыз,
Безнең тир, кан тама аңарга.
 
3
 
Үлем уты сибеп дошманга,
Алга омтылабыз, тик алга.
Каршыдагы калку сыртында
Гөрли ялкын янар тау төсле —
Безнең «катюша» ның утында
«Юлбарыс» ы яна немецның.
 

23 июль, 1943

Борчылу

 
Никтер бүген кайгы басты мине,
Искә төште беркөн үләсем;
Син, билгеле, минем бу сүзләрдән
Юатмакчы булып көләсең.
 
 
Кайгырам мин, гаять кыска гомер
Ялкынланып янсын иде дип;
Үзем үлгәчтен дә, хезмәтләрем
Җанлы булып калсын иде дип.
 

27 август, 1943

Без бергә

 
Ак бүреккә кызыл тасма таккан
Партизаннар сурәтен
Карый идем калын китаплардан,
Күзләрем мөлдерәтеп.
 
 
Алар белән менә кушылдык без
Украина урманында;
Алар белән җырлап йөрдек кичен
Чернигов урамында.
 
 
Алар белән бергә йөзеп чыктык
Десна суы аркылы;
Шәфәкъ булып торды офыкларда
Без ачкан ут ялкыны.
 
 
Котырган эт – канлы фрицларны
Без алар белән бергә
Йөзләп кенә түгел, меңләп-меңләп
Йөзтүбән салдык җиргә.
 
 
Булган эшне ничек яшерергә!
«Тәндә көч ялкынлансын!» —
Дип, бергә чәкешеп эчтек
Украин горилкасын.
 
 
Селти-селти кызыл тасма таккан
Үзенең ак бүреген,
Улы итеп кочты карт партизан,
Ул үпте мине бүген.
 

1 октябрь, 1943

Совет солдаты

 
Канатларын кагып сызгыра җил,
Тузып-тузып оча күк болыт;
Тамчыларын коя көзге яңгыр,
Җыела су юлга, күл булып.
 
 
Башны саклый торган каскалардан
Җилкәләргә салкын су ага;
Манчып алган кебек шинельләрнең
Салмак итәкләрен җил кага.
 
 
Гранаталар билдә, капчык иңдә,
Анда патрон, анда запаллар;
Иңбашларын кисә капчык бавы,
Тирле аркалардан калка пар.
 
 
Ә тамырлар бүрткән: кан күп бездә,
Көч күп бездә – әйди ашкыну;
Совет солдатының йөрәгендә
Шаулап бара һөҗүм ташкыны.
 
 
Һәр солдатның күкрәк кесәсендә
Туганнардан килгән хаты бар;
Һәр солдатның гадел вөҗданында
Ватанына биргән анты бар.
 
 
Кызганмыйбыз көчне… Яшь гомерне
Кызганмыйбыз кирәк урында;
Ут давылын ерып үтәбез без
Илне азат итү юлында.
 

1943

Яңгыр астында

 
Күптән түгел азат иткән
Авыл урамы;
Ява яңгыр, уйга талып
Карап торамын.
 
 
Яңгыр суына шыбырдап
Яфрак коела;
Яфраклы яңгыр суында
Үрдәк коена.
 
 
Котырынган бу авылда
Фриц палачлары;
Урам саен тезелеп киткән
Дар агачлары.
 
 
Бу авылда хайван затын,
Эт, мәче затын,
Кош-корт затын мәлгунь немец
Бетергән атып.
 
 
Бу авылда бер өй дә юк, —
Немец яндырган;
Тик ничектер бер үрдәкне
Атмый калдырган;
 
 
Ул хәзер бөтен авылда
Бердәнбер үрдәк;
Һәрбер карчык бу үрдәккә
Карый мөлдерәп.
 
 
Балалар җыелган монда,
Алар куанып
Керәләр үрдәк янына,
Балак сызганып;
 
 
Үзләре ач булсалар да,
Гүя тоймыйлар,
Актык икмәкләре белән
Аны сыйлыйлар.
 
 
Үрдәк канатларын кага,
Ялтырый өсте,
Шатлык җилпи балаларга
Язгы җил төсле…
 
 
Ява яңгыр, карап торам,
Йөрәктә ялкын:
Нинди саф һәм киң күңелле
Илемнең халкы;
 
 
Сугыш дәһшәтендә сыкрап,
Ул яна, көя,
Ләкин утта янганда да,
Тормышны сөя.
 
 
Тормыш тавышын яңгыратып,
Яфрак коела,
Яфраклы яңгыр суында
Үрдәк коена.
 
 
Әй тырышып коена ул,
Ниләрдер сөйли,
Гүя бөтен кайгыларны
Юарга тели.
 

10 октябрь, 1943

Кечкенә хат

 
Бик ашыгып үттең минем яннан,
Хисләремнең нурын көтмәдең;
Бер-бер артлы сүнгән йолдызларга
Мине тиңләп, син күз текәдең.
 
 
Күктә бары соңгы йолдыз кала,
Ул да сүнә таңгы тынлыкта;
Йолдыз сүнә, ләкин кояш балкый
Соңгы йолдыз сүнгән офыктан.
 

17 ноябрь, 1943

Сугыштагы татар егетләренә

 
Бүген Такташ үлгән көн, иптәшләр,
Мәшһүр шагыйрь үлгән көн бүген;
Кара канлы мәлгунь фрицларга
Аңлатыйк без аның кемлеген.
 
 
Такташ җыры егеткә көч бирә,
Канат була очкан кошларга;
Такташ өчен бүген без бер тапкыр
Залп белән атыйк дошманга.
 
 
Ерак ишетелсен залп тавышы,
Яңгырасын таулар, урманнар;
Ватан өчен, минем белән бергә,
Сугышучы якын туганнар,
 
 
Бар шагыйрьләр тавышын бергә җыеп,
Мин команда бирәм, тыңлагыз:
Снарядлар, Такташ җырларының
Нәфрәтләре булып чыңлагыз!
 
 
Җиңү байрагына җыр язучы
Шагыйренә халык дан тели;
Данлы шагыйрь Такташ хөрмәтенә,
Фрицларга яусын үч уты:
– Пли!
 

17 ноябрь, 1943

Кайда минем мылтык?

 
Эчтем Днепрның изге суын,
Кушылсын дип кайнар каныма,
Һәм үрмәләп, шуып бардым тагын
Траншейдагы дуслар янына.
 
 
Килеп төште бомба, сыкранды җир,
Югалдык без, калдык түбәндә,
Ком ишелде өскә. Менә үлем,
«Фани дөнья, сау бул!» дигәндә,
 
 
Санитарлар чокып алды безне,
Күз текәдем шулчак кояшка…
Мин эндәштем. Кемгә эндәштем мин,
Нинди шатлык яуды бу башка?
 
 
Кемне күрәм… Таныш татар кызы,
Күздә шатлык яше ташыды;
Ул яралы, җылы кулы белән
Күкрәгенә кысты башымны.
 
 
Гүя мине бәхет дулкынында
Тирбәлдерде туган Иделем;
Миңрәү бетте, көч уянды канда:
«Кайда минем мылтык?» – дидем мин.
 

Ноябрь – декабрь, 1943

Днепр ярында

 
Днепрның уң як ярына
Көзге таңда томан сарыла…
 
 
Чыктык ярга иртән таң белән,
Ярның яфрак койган таллары,
Ташкын өйгән ак ком таулары
Кызардылар таңда кан белән.
 
 
Бер солдат та антын бозмады
Хыянәткә тартым эш белән;
Кулсыз калган кеше теш белән
Өзгәләде немец бугазын.
 
 
Чирканмыйча әйтәм булганны:
Кара канга тузып суештык;
Ватан хакын даулап сугыштык,
Азат иттек изге елганы.
 

Ноябрь – декабрь, 1943

Днепр дулкыннары

 
Мылтык төзәп каршыдагы
Кара күләгәләргә,
Җил-яңгырлы көзге төндә
Утырдык көймәләргә.
 
 
Биргән антыбыз ай булды
Кара төнле юлларда;
Канат җилпеде ишкәкләр,
Кузгалып киттек ярдан.
 
 
Немецны бугазлар өчен,
Көймәләргә утырып,
Без Днепрны чыгабыз,
Снаряд утын ерып.
 
 
Ярышып килгән дулкыннар
Сулыштан беләләрме, —
Әче сагыш хисе белән
Үбәләр көймәләрне.
 

Ноябрь – декабрь, 1943

Сагыну җыры

 
Көн дә соклангыч уңыш,
Тиздән бетәр бу сугыш,
Әйләнер дошман көлгә,
Егетләр кайтыр илгә.
 
 
Мин дә шатлыксыз калмам,
Кайтыр минем күз алмам;
Кайтсын иде таң белән,
Егеткә хас дан белән.
 
 
Кайтсын иде таң белән,
Егеткә хас дан белән,
Кадерли белер идем,
Гөл булып йөрер иде;
 
 
Җырлап юатыр идем,
Сыйпап йоклатыр идем,
Сыйпап йоклаткан йокыдан
Үбеп уятыр идем.
 

1943

Җиңү җыры

 
Без яшенле давыл кебек
Айкап киләбез.
Илгә бәхет, шатлык даулап,
Утка керәбез.
 
 
Кичәбез киң дәрьяларны,
Урман, тауларны.
Давыл кебек туздырабыз
Дошман яуларын.
 
 
Без ант иттек, куроклардан
Кулны алмабыз,
Бөтен дошман берләшсә дә,
Җиңми калмабыз.
 
 
Бу җиңүнең онтылмаслык
Данлы булуын
Иң матур җыр итеп җырлар
Киләчәк буын.
 

1943


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации