Электронная библиотека » Фатих Карим » » онлайн чтение - страница 4


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Фатих Карим


Жанр: Литература 20 века, Классика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 4 (всего у книги 7 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Кереш җыр

 
Мин рядовой солдат бу сугышта,
Тик бер нәрсәм белән аерылам:
Рядовойлар төнен йоклаганда,
Мин йокламыйм шатлык, кайгыдан.
 
 
Бер минут та башка тынгы бирми,
Окоп почмагында утырам,
Аламын да куен дәфтәремне,
Янып, җыр язарга тотынам.
 
 
Ут булмаган җирдә ай яктырта,
Җыр хакына кала йокылар;
Окопларда язган җырларымны
Хөрмәт белән дуслар укырлар.
 

1942

Таң

 
Кояш әле үзе тау артыннан
Чыкмаса да, йомшак нурларын
Фонтан кебек бөрки зәңгәр күккә,
Яктырта ул болын, кырларны.
 
 
Төрле төскә кереп уйный нурлар,
Бизәкләнә текә тау арты,
Тау артында шул тау чаклы тавис
Җилпеп тора кебек канатын.
 
 
Тузан бөртегедәй тамчыларын
Болын буйлап йөзгән ак томан
Яңгыр итеп сибә чәчәкләргә
Бизәкләнгән таңгы яктыда.
 

1942

Әткәем

Ләйләгә


 
Әткәем минем кызылармеец,
Күптән сугышта,
Фашистларга каршы сугышырга
Сталин кушкан.
 
 
Әткәем минем кызылармеец,
Мин аның кызы,
Ул киткәндә биреп китте миңа
Бер кызыл йолдыз.
 
 
Шул йолдызны һаман күкрәгемә
Тагып йөретәм.
Әткәемнең дошманнарны җиңеп
Кайтуын көтәм.
 

13 апрель, 1942

Ватаным өчен

 
Бәлки, бу хат соңгы хатым булыр,
Иң дәһшәтле утка керәмен;
Шулай була калса, кояшны да
Бүген соңгы тапкыр күрәмен.
 
 
Мин сугышка керсәм, дошманымның
Йөрәгенә төзәп атамын;
Үзем үлсәм, балаларым кала
Минем гомерем булып, Ватаным.
 
 
Кала дөнья, кала бар матурлык,
Ал чәчәкләр кала болында;
Чәчәкләргә төренеп эзем кала,
Җырым кала үткән юлымда.
 
 
Үләм икән, үкенечле түгел
Бу үлемнең миңа килүе;
Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен
Сугыш кырларында үлүе.
 

14 апрель, 1942

Бездә яздыр

 
Бездә хәзер ямьле яздыр, иркәм,
Көн кояшлы, төннәр айлыдыр,
Идел буендагы бакчаларда
Сыерчыклар ярсып сайрыйдыр.
 
 
Кошлар моңы уятадыр сине,
Челтәр пәрдәләрне күтәреп,
Язгы таңны күзлисеңдер ялгыз
Чәчәк аткан гөлләр үтәли.
 
 
Ә биредә, без фашистлар белән
Бугазлашкан урман, кырларда,
Күңел өчен бер генә кош та юк
Язны хәтерләтеп җырларга.
 
 
Дулкынланып, шаулап торган урман
Сынып беткән, изрәп тапталган,
Чәчәк үсә торган киң болыннар
Кеше каны белән тапланган.
 
 
Фашист тырнагына капкан кеше
Сыкрамыйча монда тын алмый,
Янган авылларның төтеннәре
Язгы таңның нурын томалый.
 
 
Фашист илгә үлем генә китерә,
Фашизмның таңы, язы юк.
Яшен уты белән күккә язып әйтәм:
Язы юкның яшәү хакы юк!
 

Апрель, 1942

Теләк

 
Матурлык сайлауда мине
Кем куып җитәр икән,
Сөюдә һәм сөелүдә
Мине кем җиңәр икән?
 
 
Яшәдем, яшел урманнар
Иркәләде, көйләде,
Инде мин сугыш кырында,
Тик бер генә теләгем:
 
 
Дошманга ялкын сибүче
Җил булып барсам иде,
Тәвәккәллек, батырлыкта
Җыр булып калсам иде.
 

24 апрель, 1942

Юл

 
Үзен аска, җиңен баш очына
Салам да мин соры шинельнең,
Карап барам ачык тәрәзәдән
Урманнарын туган илемнең.
 
 
Каеннарның көзге яфраклары
Манчып алган кебек алтынга —
Ялтырыйлар алар тын офыктан
Кичке кояш сипкән ялкында.
 
 
Тагын барам, мин сугышка барам,
Паровозның моңсу тавышы:
– Кайтырсың! – ди; димәк, алда әле
Көтә мине тагын кавышу.
 
 
Кайту да юк ләкин, кавышу да,
Дошманнарны әгәр җиңмәсәк,
Данлы җиңү байраклары белән
Илнең кайгы яшен сөртмәсәк.
 

28 апрель, 1942

Кайтыр әткәң

 
«Нурын сибә кояш, тама тамчы,
Ерганаклар ага, әнкәем;
Тагын җитте бу яз, нигә кайтмый,
Нигә кайтмый инде әткәем?
 
 
Тиздән безгә матур кошлар кайтыр,
Берсен берсе куып уйнарлар,
Тәрәзәгә кунып, алар миннән
«Әткәң кайттымы?» дип сорарлар.
 
 
Мине якын иткән бу кошларга
Ни дип җавап бирим, әнкәем?
Тагын җитте бу яз, нигә кайтмый,
Нигә кайтмый инде әткәем?..»
 
 
Көт аны, көт сөйгән әткәеңне,
Ул да сине шулай сагына;
Йә поездда, яки самолётта
Очып кайтыр беркөн яныңа.
 
 
Сиңа яз шатлыгын сайрый торган
Сыерчыкларны да үтереп,
Әнкәңнең һәм синең күз яшеңне
Суырырга килгән Гитлерның
 
 
Ерткыч солдатларын кырып беткәч,
Бер кояшлы көннең таңында
Бик ерактан самолётта очып
Кайтыр әткәң, кайтыр яныңа.
 
 
Кайтыр әткәң, бу хәбәрне ишетеп,
Шатланудан язның кошлары
Сайрашырлар ул көн бакчагызда,
Сайрашырлар якын дусларың.
 

1942

Идел егете
(Поэма)

1
 
Язгы җил Днепр суын
Дулкынландыра;
Сөремләнеп бөтерелә
Упкыннар гына.
 
 
Язгы җил куа өереп,
Оча болытлар,
Украина кырларында
Ярыла туплар.
 
 
Алда елга, алда күпер,
Алда зур авыл,
Фашистлар яндыра аны,
Төтәп тора ул.
 
 
Ташыган елга дулкыны
Сикерә ярга,
Гүя нәфрәт булып ыргый
Ул фашистларга.
 
2
 
Күпер төбендәге өйнең
Ишегалдында,
Тачанкага парлап җиккән
Атлар янында, —
 
 
Сокланып туймаслык чибәр
Украин кызын
Газаплый фашист-офицер,
Күкрәген изеп;
 
 
Мәсхәрәләп өлгермәгән
Бу ал чәчәкне,
Бәйләп салып тачанкага,
Алып китмәкче…
 
 
Алып китеп еракларга,
Хур итеп йөртер,
Чирканмас шакал, канлы җан,
Аннан үтерер.
 
 
Җыр бакчасы Украинаның
Киң даласында,
Днепр дулкыннарының
Моңы астында
 
 
Үскән кыз тешсез фашистка
Башын исенме,
Карлыган кебек күзеннән
Яшен түксенме?!
 
 
– Һай,
Үлсәм үлим, төкереп үлим
Кипкән йөзеңә…
Каера кулын, бәйләгән бау
Шартлап өзелә.
 
 
Чыга кыз йөгереп урамга —
Күпер катына,
Фриц, битен сөртә-сөртә,
Куа артыннан.
 
 
Урам болай да тын түгел,
Урам айкала,
Ә елга… текә ярыннан
Ашып чайкала.
 
 
Канга каткан шинельләрен
Җиңеннән сөйрәп,
Акайган күзле немецлар
Артка йөгерә.
 
 
Яу булып килә авылга
Безнең армия —
Җырларда данга күмелгән
Кавалерия.
 
 
Ашкынган атларның көмеш
Дагаларыннан
Алтын очкыннар бөркелә,
Гөрселди кырлар.
 
 
Йолдыз кашка җирән атта,
Айкап кылычын,
Килә алдан татар егете,
Кош кебек очып;
 
 
Үч белән кызган кылычы
Җилдә суынмас.
Фашистларның башын кисү
Бәйгесе бу яз.
 
 
Тар күпернең уртасына
Танк куелган,
Тимер бик булып тора ул
Бердәнбер юлга.
 
 
Йолдыз кашка зур танкның
Янына җитә,
Тоякларын да тидерми
Сикереп үтә.
 
 
Егет килгән юл аша кыз
Чыгып өлгерә,
Ә фриц… башы киселеп,
Җиргә бөгелә.
 
 
Күз иярмәс тизлек белән
Айкап кылычын,
Үтә егет киң урамнан,
Кош кебек очып.
 
 
Ярышып үтә атлылар,
Гөрселди урам,
Урамда – алмагач төбендә
Кыз басып тора;
 
 
Ике кулы күкрәгендә,
Төшме бу, өнме?!
Өн бу, өн, алып килде яз
Ул көткән көнне.
 
 
Язгы җил иркәли кызны,
Сыйпый чәчләрен,
Алмагач сибә чәченә
Ак чәчәкләрен.
 
3
 
Кич белән тын, зәңгәр күктә
Нур сибеп безгә,
Кабына алтын йолдызлар,
Тулган ай йөзә.
 
 
Азат ителгән авылда
Гөр килә халык,
Хуҗасы бар, янмый калган
Һәр өйдә – шатлык.
 
 
Яңа көч белән дошманны
Көл итәр өчен,
Атлылар да бу авылда
Ял итә кичен.
 
 
Офицер, кулларын бәйләп,
Алып китәргә
Уйлаган кыз өйләрендә
Белми нишләргә:
 
 
Әнкәсе тоткан бер эшкә
Үзе керешә…
Йолдыз кашкалы егет тә
Аларга төшкән.
 
 
Егет лампа яктысында
Мылтык тазарта.
«Чак таптатмадың бит», – ди кыз,
Аны шаярта.
 
 
«Тапталудан коткарды ул
Сине, кызкаем!» —
Дип, әнкәсе чәй утырта,
Куя ак маен.
 
 
«Солы салып керим әле
Синең атыңа», —
Дип, кыз чиләк алып чыга
Ишегалдына.
 
* * *
 
Чәйдән соң йокларга ята
Өйдә барсы да;
Тик кыз гына сүнәр-сүнмәс
Ут яктысында
Кызыл ефәк тасмалардан
Нәрсәдер тезә…
Ә тышта төн, хыялый төн,
Тулган ай йөзә.
 
4
 
Төн үтә, таулар артына
Тулган ай бата,
Украина кырларында
Язгы таң ата.
 
 
Украина, Украина!
Бөек Ватанның
Бөтен милләтләре сине
Бу язгы таңның
 
 
Чык кунган чәчәкләредәй
Якын күрәләр,
Синең бәхетеңне даулап,
Утка керәләр.
 
 
Көрәшләрдә алган даның
Ул – Ватан даны,
Халкың түккән ялкынлы кан
Ул – Ватан каны.
 
 
Даныңны, ялкынлы каныңны
Таптатмас өчен,
Ватан кояшы – юлбашчы
Туплый ил көчен.
 
 
Ул туплаган көч дошманны,
Гадәттәгечә,
Җидегә бөкләп салачак
Кабер эченә.
 
5
 
Төн үтә, таулар артына
Тулган ай бата,
Украина кырларында
Язгы таң ата.
 
 
Кыз өйдә юк, тик әнкәсе,
Ул – кабалана,
Егетнең юл капчыгына
Күчтәнәч сала:
 
 
«…Аларның үзәккә үтүе
Кабатланмасын,
Кисегез, кис, берсенең-бер
Башы калмасын.
 
 
Тик сак йөре, уяу бул!» – ди,
Егетне сөя.
«Тыныч бул, әби!» – ди егет,
Шинелен кия;
 
 
Кесәсенә кулын тыкса,
Көтмәгән шатлык:
Хушбуй сипкән, исемен чиккән
Батист кулъяулык.
 
 
Кылычын алса кулына,
Тагы да кызык:
Үткер кылычның сабында
Кызыл ефәк чук.
 
 
Ничек аның ашкынмыйча
Йөрәге түзсен,
Канатланып чыга егет,
Чыкса, ни күрсен:
 
 
Улакка менеп баскан кыз,
Кашка янына,
Кызыл ефәк бантик бәйли
Маңгай ялына.
 
 
Яңгырый шулчак авылда
Сигнал тавышы,
Югары күтәрә кашка
Бантиклы башын;
 
 
Чылтырый чылбыр тезгене,
Кешнәп җибәрә,
Улак янындагы ташка
Дагасын бәрә.
 
 
Чабышып бар урамнардан
Атлылар үтә,
Ватанның изге сугышы
Аларны көтә.
 
 
«Вакыт тар, әйтер сүземне
Язып хатыма
Җибәрермен», – ди дә егет
Менә атына.
 
 
«Йә, исән бул!» – дип кул суза,
Ә кыз… кузгалмый,
Ә үзе коңгырт күзләрен
Егеттән алмый.
 
 
Карый кыз күзен тутырып,
Тик бераз боек,
Их, бу күзләр карашында
Ниләр генә юк!
 
 
Бу күзләр ниләр әйткәнне
Тел белән әйтсәң
Яки алар, кош моңыдай,
Җырга әйләнсә,
 
 
Күкләргә җәеп хыялны,
Бер тыңлар идең,
Күзләрне йомып, ахырдан
Бер сулар идең.
 
 
Ник яшьлекнең тойгылары
Тирән бу чаклы?!
Түзми егет, иелә дә
Кызны кочаклый:
 
 
«Гомерем булса, бәлки, синдер
Бәхет йолдызым!..»
Үбә суырып татар егете
Украин кызын.
 
 
Авызлыгын чәйни-чәйни,
Тып та тып басып,
Ярсудан янарга торган
Йолдыз кашкасы
 
 
Егетнең кызны суырып
Үбү тавышын
Үзен каулау дип аңлый да,
Каерып башын,
 
 
Арт аякларына баса,
Ыргый югары…
Кыз кала капка төбендә,
Сузып кулларын.
 
 
Данлы көрәш барган якка
Кулларын сузып
Озата Идел егетен
Днепр кызы.
 

Апрель – май, 1942

Кыңгыраулы яшел гармун
(Поэма)

 
Бакча эчендә госпиталь,
Ишекләре язулы.
Госпитальдә кемнәр генә
Белми икән Фазылны?!
 
 
Сугышка кадәр эшләгән
Донбасс шахталарында,
Эшләгән, исеме төшмәгән
Мактау такталарыннан.
 
 
Егетнең дә егете ул,
Ул сугышта сугышкан.
…Берчак шулай өч танкка
Төялеп килгән дошман.
 
 
Гранаталар тоткан Фазыл,
Шаккатырган халыкны:
Чүлмәк кебек чәлпәрәмә
Китергән өч танкны…
 
* * *
 
Бакча эчендә госпиталь,
Кәрнизләре челтәрле.
Фазыл бер кызга хат яза,
Хаты барып җитәрме?
 
 
Хатының соңгы юлларын
Җырлар белән тутыра.
Без дә берсен язып китик,
Җырлары ла ни тора:
 
 
«Ал кадыйм түшләреңә,
Гөл кадыйм түшләреңә,
Былбыл булып, гөлгә кунып
Керәсең төшләремә…»
 
 
Язып бетерә ул хатын,
Башын кулына салып,
Язган җырларын укый да,
Бик тирән сулыш алып:
– Иптәшләр, берегез, – ди, —
Әнә шул гармунны, зинһар,
Китереп бирегез, – ди.
 
 
Ала кулына гармунын,
Ача тәрәзәләрне,
Җилпеп җибәрә кичке җил
Ал челтәр пәрдәләрне.
 
 
Карый Фазыл зәңгәр күккә,
Күктә – алтын йолдызлар,
Ә бакчада, чәчәк тотып,
Ял итеп йөри кызлар.
 
 
Вак-вак атлап килә берсе,
Шәһәр кызыдыр үзе,
Чирмешән буенда пешкән
Шомыртлар кебек күзе;
 
 
Бакча эченнән килә ул,
Бөдрә чәчләрен тарап;
Үзе уйный, үзе җырлый
Фазыл, бу кызга карап:
 
 
«Агыйделнең ярларында
Чәчәк микән, гөл микән?
Бер әйләнеп күз дә салмый,
Әллә ул түгел микән?»
 
 
Кем белсен: улмы, түгелме?
Тик кыз карый әйләнеп;
Бу чибәр кызның кулында
Язгы чәчәк бәйләме.
 
 
Шаярып көлә егетләр:
«Шул үзе… үзе икән!
Зәңгәр крепдешин күлмәген
Нинди килешле теккән!»
 
 
Бөдрә чәчен артка сирпеп,
Кыз да куанып көлә,
Көлеп кенә калса ни хәл,
Борылып якын килә;
 
 
Зәңгәр крепдешин күлмәге,
Белмим, егет бүләге,
Ничек басып килә бит ул,
Дулкынлана итәге.
 
 
Текәлеп карый Фазылга,
Күзләре лә, күзләре!..
Онытмас Фазыл бу кызның
Назлап әйткән сүзләрен:
 
 
– Яшел гармуның өстенә
Сандугачлар кунсын, – ди, —
Батыр егеткә охшыйсың,
Миннән бүләк булсын, – ди.
 
 
Елмаеп суза Фазылга
Язгы чәчәк бәйләмен;
Китә… китеп бераз баргач,
Тагын карый әйләнеп.
 
 
Пәрдәләрне җилпи-җилпи,
Тәрәзәдән җил бәрә.
Күз текәп киткән бу кызга
Фазыл сузып җибәрә:
 
 
«Саратский яшел гармун,
Көмеш кыңгыраулары,
Бу көмеш кыңгырауларның
Кичке яңгыраулары
Әллә нишләтә күңелне,
Үксеп елыйсы килә…
Елау егет эшемени?! —
Их, бер җырлыйсы килә!..»
 
* * *
 
Җырлыйлар, гармунга кушылып,
Госпиталь егетләре,
Канын кызганмый сугышкан
Ватанның бөркетләре:
 
 
«Утырдым яшел вагонга,
Карыйм тәрәзәсеннән,
Шат, бәхетле киләчәгем,
Күгәрченем, гөлчәчәгем,
Хатлар көтәрмен синнән.
 
 
Ватаным өчен —
Гомерем, көчем.
Төзәлде ярам,
Данлы сугышка
Яңадан барам.
 
 
Мин китәм, иркәм, сугышка,
Син сагынып җырларсың,
Үлсәм, хәбәр итәр дуслар,
Мактап хат язар комиссар,
Үкси-үкси еларсың…
 
 
Авыр булса да әйтәмен
Якын иткәнгә күрә:
Мин үлсәм, башка берәүне,
Миңа тиң итеп яратып,
Салырсың йөрәгеңә.
Сайлаганың минем кебек
 
 
Иркәли, сөя белсен;
Кирәк чакта Ватан өчен,
Аямыйча яшьлек көчен,
Көрәшә, үлә белсен.
Батырны үлем алмый, ди,
Бер күрешербез әле;
Күгәрчен кебек гөрләшеп,
Күзләрне күзгә текәшеп,
Бер үбешербез әле.
 
 
Ватаным өчен —
Гомерем, көчем.
Төзәлде ярам,
Данлы сугышка
Яңадан барам!»
 
 
Тын калып тыңлый бу җырны
Күктә алтын йолдызлар
Һәм бакчада, чәчәк тотып,
Ял итеп йөргән кызлар.
 
* * *
 
Саратский яшел гармун,
Көмеш кыңгыраулары,
Бу көмеш кыңгырауларның
Кичке яңгыраулары
Әллә нишләтә күңелне,
Тирән сулыйсы килә,
Тирән сулыш алып, дуслар,
Ярсып җырлыйсы килә!
 

1942

Тагын да кил

 
«Көт, килә ул» дигәч комиссар,
Бик сагынганмын шул, түзмәдем,
Яраланган аякларым талды,
Көннәр буе сине күзләдем.
 
 
Госпиталь тәрәзәсенә кичен
Сибә кояш алтын нурларын,
Алтын нурлар яктысында туа
Сине каршы алу җырларым.
 
 
Татар сәхнәсенең таң йолдызы,
Шатлык сирпеп тирә-ягыңа,
Киләсең син Ватан сугышында
Яраланган шагыйрь янына.
 
 
Язгы сыерчыкның елкылдаган
Канатлары кебек талпынып,
Кара күзләреңнең керфекләре
Җилпи минем хисләр ялкынын.
 
 
Күкрәгемә салып бүләк өчен
Алып килгән чәчәк бәйләмен,
Ярамдагы бераз бушый төшкән
Ак марляны төзәтеп бәйләвең
 
 
Терелдерә мине бар авырудан,
Тәвәккәллек ала теләгем,
Һәм яңадан сугыш кырларына
Канатланып оча йөрәгем…
 
 
Татар сәхнәсенең таң йолдызы,
Шатлык сирпеп тирә-ягыңа,
Тагын да кил Ватан сугышында
Яраланган шагыйрь янына.
 

19 май, 1942

Сагынып көтәм

 
Таңнан торып сулар сибәм
Түтәлләргә тугайда;
Мин сулар сибәм тугайда,
Тау бөркетем, син кайда?
 
 
Автомат дискларына
Патрон тутырасыңмы,
Күргәнен берен дошманның
Син бәреп торасыңмы?
 
 
Таңнан торып, печән җыям
Сугыштагы атларга,
Таза, ярсу атлар кирәк
Фашистларны таптарга.
 
 
Син дә таңнан торып, иркәм,
Коралың аласыңмы,
Фашистларны куган чакта,
Иң алдан барасыңмы?
 
 
Йөгерә-йөгерә, көлтә бәйлим,
Иген кирәк ил өчен;
Син кайларда мин кырларда
Көлтә бәйләгән кичне?
 
 
Атакага арысландай
Алдан ыргылдың микән,
Канечкеч килмешәкләрнең
Күпмесен кырдың икән?
 
 
Син сугышта, мин колхозда,
Ярышып эшләп көн үтә.
Җиңеп кайту көннәреңне,
Иркәм, сагынып көтәм.
 

21 май, 1942

Алга бара идек

 
Калтырый җир. Таудай танкларның
Дәһшәтләрен күрсә идегез!
Шул танклар арасында алга
Ата-ата бара идек без.
Җиңеп, җимереп алга бара идек
Нәфрәтләнгән вәхшәт дөньясын;
Их, аягым… яралады мине,
Яралады фашист минасы.
 
 
Өстән туплар оча улашып,
Яна күктә апрель кояшы.
 
 
Иренем тешләп, карга тезләнәм мин,
Хәлсезләнә канлы тезләрем…
Җепшек карның сансыз бөртекләре,
Елтыраган яшьле күзләрен
Миңа текәп, гүя моңаялар,
Аннан кинәт, «Сау бул!» дигәндәй,
Мөлдерәп торган тамчы булалар да
Төшеп югалалар түбәнгә.
 
 
Яна күктә апрель кояшы,
Елгаларда язгы су ташый.
 
 
Мин зарыгып алга… алга карыйм:
Җир тетрәткән дошман тупларын,
Дошман миналары өермәсен
Ерып, алга бара дусларым;
Язгы тамчылар күк мөлдериләр
Күземдәге яшьләр бөртеге:
Ник хәзер дә алар арасында
Алдан барган егет мин түгел?!
 
 
Нигә соң ул егет мин түгел? —
Шуңа зарыгып сыкрый бу күңел.
Аягымнан кайнар каным ага,
Кар өстендә кала эзләре,
Син шаһит бул, кояш, язгы кояш,
Аккан каннарыма тезләнеп,
Мин ант итәм: соңгы тамчы каным,
Күкрәгемнең соңгы сулышын,
Бөтенесен сиңа, сиңа бирәм,
Ватанымның изге сугышы!
 
 
Җиргә тамган безнең һәр тамчы кан
Кан түгел ул – матур ал чәчәк,
Алар безнең изге җиребездә
Бәхет гөле булып үсәчәк.
 

25 май, 1942

Иптәш

 
Канлы башын салып пулемётка
Үлде иптәш…
Үләр алдыннан
Ялкынлы күз карашлары белән
Чакырып алды мине янына.
 
 
Аның кулларында – минем кул,
Кулларымны сыйпап әйтте ул:
 
 
«Башың түбән имә, әгәр минем
Тыныч үлүемне теләсәң;
Илле фашист
исән йөрер иде әле,
Мин бирегә килеп үлмәсәм».
 

28 май, 1942

«Иң матур кош җирдә тавис, диләр…»

 
Иң матур кош җирдә тавис, диләр,
Ямьсезмени безнең карлыгач?!
Һәрбер чәчәк матур үз урынында,
Урманга ямь бирә һәр агач!
 

3 июнь, 1942

Кайгың, куанычың

N нчы госпиталь начальнигы 2 нче ранг

военврач Роза иптәш Әхмәдуллинага


 
Яшел урман буйлап килә поезд,
Җылы яңгыр тама болыттан;
Каны белән үтәп биргән антын,
Яралылар кайта фронттан.
 
 
Бөтен күңлен, мәхәббәтен салып,
Күз алмасы – газиз баласын
Кочаклаган ана хисе белән
Син аларны каршы аласың.
 
 
Төннәрең дә госпитальдә үтә,
Йөрәгеңдә кайгың бер генә:
– Үлем көткән авыр яралыга
Ничек итеп гомер бирергә?
 
 
Авыр яраланган батыр егет
Сыкранганда, түзми киләсең,
Башын салып йомшак кулларыңа,
Син егетнең хәлен беләсең.
 
 
Туган илгә көчле һәм гайрәтле
Кеше… кеше кирәк чагында,
Кешеләрне, үлем кочагыннан,
Гариплектән каерып алып,
Сафка бастырасың тагын да.
 
 
Сокланырлык җиңү түгелмени:
Үлем көткән авыру… яңадан,
Сукса тимер өзәр егет булып,
Кулларына корал ала да
 
 
Тагын китә Ватан сугышына
(Киткән чакта күңел дулкынлы);
Күзенә яшь килә шатлыгыннан,
Барып кыса синең кулыңны;
 
 
Саубуллашып кыса кулларыңны,
Китә егет тагын фронтка…
Яшел урман буйлап китә поезд,
Җылы яңгыр тама болыттан.
 

11 июнь, 1942

Бомба төяп оча самолёт

 
Һәр таң саен завод ягыннан,
Балкып кояш чыгар алдыннан,
Бомба төяп, самолёт оча,
Озатып кала аны төн буенча
Ярыш ялкынында фронт өчен
Бомба әзерләгән карт эшче.
 
 
Йөздән ашкан милләт халкының
Үч, ачуын, нәфрәт ялкынын
Төяп алып китә самолёт;
Таңгы күктә йөзгән ак болыт
Очучыны котлап дулкынлана,
«Яндыр фашизмны» дип кала.
 
* * *
 
Ватан өчен бара бу сугыш!
Тешне кысып алган тирән сулыш
Халык күкрәгендә калмый ул,
Үз дошманын кара көл итүче
Үч ялкыны булып камый ул.
 
* * *
 
Бер ел тулды, ике тулмас,
Бер кешесе илнең кол булмас,
Киләсе ел, ямьле май аенда
Авыл, урамнарда ялкын булмас,
Дон,
Днепр,
Двина ярларында
Язгы чәчәкләргә көл кунмас.
 
 
Үзләре тез чүгәр фашист яулары,
Ә җиңүче булып безнең ил чыгар.
Ватан өчен безнең йөрәкләрдә
Диңгез ярындагы таш тауларын
Җимереп аткан вулкан көче бар.
 

Июнь, 1942

Аның җыры

1
 
Утырам мин Идел буенда,
Серле итеп гөрләп ага су;
Бик ямансу миңа, ямансу,
Иркәм юк шул, юк шул янымда.
 
2
 
Киң Иделнең серле гөрләве
Тын талларны сыйпап уята,
Яңа бер көч белән кузгата
Сагыш ялкынының дөрләвен.
 
3
 
Идел дулкыннары моңында
Кавыштырган иде ак каен,
Син кайларда хәзер, дускаем,
Мин яшимме синең уеңда?
 
4
 
Исәнме син, хатым барамы?
Яралансаң, җиргә тезләнеп,
Үбә-үбә талган күзләрең,
Үзем бәйләр идем яраңны.
 
5
 
Мин яшь кызның авыр кайгысын,
Киң күңелле Идел, син бүлеш,
Сөйгәнемнән мине яшь килеш
Аерса да… үлем аерсын.
 
6
 
Данлы булсын ләкин бу үлем
Ватан өчен сугыш кырында;
Яшәтермен аны җырымда,
Тиңсез итеп назлар күңелем.
 
 
Тик исән бул. Минем бар кайгым —
Җиңү өчен яшә дөньяда,
Кавыштырсын безне яңадан
Идел ярындагы ак каен.
 

23 июнь, 1942

Минем җырым

 
Идел ярындагы ак каенның
Яфраклары шаулый җилләрдә,
Назлы аккош җырлый тугайдагы
Төнбоеклы тонык күлләрдә.
 
 
Ак каенның җиләс күләгәсе.
Күләгәдә, иркәм, мин дә син;
Аерылганда әйтер сүзләремне
Күзләремә карап сизәсең.
 
 
Ак каенга сөялгән ике рәсмем
Елмаялар ике күзеңдә;
Шулай калса алар, сагынганда
Карар идең мине көзгедән.
 
 
Аерылабыз, иркәм, мин китәмен
Ватан сугышлары кырына;
Тик онытма, син онытма мине,
Кушып җырла моңлы җырыңа.
 
 
Кил, бер үбим, алсу иренеңә
Кунып калсын яшьлек ялкыным;
Мине сагынып искә алган чакта,
Истәлегем булып балкыр ул.
 
 
Кил, тартынма, сыен кочагыма,
Юк, урынсыз хәзер оялу:
Син бит минем яшьлек хисләремнең
Чәчәкләргә төргән хыялы.
 
 
Хыял, татлы хыял.
Ул яшьлекнең
Киләчәккә җәйгән канаты;
Ул – тормышны бөтен авырлыгы,
Матурлыгы белән ярату.
 
 
Кояш баеганчы калыккан ай
Нурсыз, төссез булган шикелле,
Боек, сүлпән, омтылышсыз була
Хыялсыз көн иткән һәр кеше.
 
* * *
 
Назлы аккош җырлый тугайдагы
Төнбоеклы тонык күлләрдә,
Идел ярындагы ак каенның
Яфраклары шаулый җилләрдә.
 
 
Ак каенның яшел яфраклары,
Бу дөньяда мәңге тормабыз,
Көз җитүгә сез дә коелырсыз,
Минем белән, әйдә, җырлагыз.
 
 
Мәхәббәтне мактап җырлыйк бергә,
Ярдәм итсен безгә кичке җил,
Һәм тирбәтеп агып китсен алга
Дулкынланып аккан киң Идел.
 
 
Мәхәббәтнең күле булсын иде,
Һәм коенсаң иде бу күлдә…
Юк, булмасын, булган тиклесе дә
Диңгез булып шаулый күңелдә.
 

25 июнь, 1942

Мин – гуманист

 
Фашист-автоматчик ак каенның
Очына ук менеп утырган.
«Аксын, вандал, аксын үз каның!» —
Йөрәгенә төзәп аттым аның,
Яңгырады таңгы тын урман.
 
 
Нәфрәт агуына манчып аткан
Үч алучан пулям сызгырды.
Сыны катып бертын торды да
Актарылып төште югарыдан
Күзе тонган фашист козгыны.
 
 
Мин бер шагыйрь – тойгы, хис кешесе,
Яратам мин кошлар сайравын;
Мин – гуманист, сөям дөньяны,
Акмасын, дим, җирдә кеше каны,
Гуманизм – минем байрагым.
 
 
«Мин – гуманист», – дидем, үзем менә
Бу кешенең гомерен бетердем…
Юк, кеше гомерен бетермәдем,
Сабыйларның яшен суыручы,
Бәхет бакчаларын корытучы
Иң әшәке кортны үтердем.
 
 
Фашистларны кем күбрәк кырса,
Ул үзенең Туган илендә
Чын гуманист булып мактала,
Даны җырга күчеп кабатлана
Ирек сөйгән халык телендә.
 

29 июнь, 1942

Пионерка Гөлчәчәккә хат
(Поэма)

I
 
Юк, Гөлчәчәк, сине онытмам,
Мин җыр язам сиңа фронттан.
 
 
Бөдрә чәчле сеңелем, күз нурым,
Сиңа атап язган бу җырым
Үзең кебек матур булсын иде,
Тау чишмәсе кебек
Чылтырап торсын иде.
 
 
Бөдрә чәчле сеңелем, күз нурым,
Сиңа атап язган бу җырым
Барып җитсен иде хат булып…
Зәңгәр күктә йөзгән ак болыт,
Бар син, кайтчы, кайтчы шул якка,
Юлчы иптәш булып бу хатка.
 
 
Зәңгәр күктә йөзгән ак болыт,
Әкияттә сөйләнгәнчә,
Кош канатлы гүзәл ат булып,
Пионерка Гөлчәчәккә
Илтеп кайтчы минем хатымны!
 
II
 
Йолдыз кашка җирән атымны
Көчкә тыеп барам.
Урман тын.
Кошлар гына оча югартын.
 
 
Ялгыз, разведкага барам мин,
Һәр тавышка колак салам мин.
 
 
Тын һавалы җәйнең кичендә
Кошлар сайрый урман эчендә.
 
 
Талгын гына күке моңлана,
Тургай гүя: «Аны тыңлама,
Мине тыңла, мине, мине», – ди.
Бу минутта ләкин, Гөлчәчәк,
Минем уйларымда… син идең.
 
 
Син идең, син, түзмим бу чакны,
Мине сагыну хисе кочаклый.
Күңел бит ул, нәрсә дисәң дә…
Йөрәк өстемдәге кесәмнән
Бик кадерле нәрсә аламын
Һәм сак кына җәеп саламын,
Ак кулъяулык – синең бүләгең,
Синең миңа язган теләгең:
«Батыр бул син, абый!» – дигәнсең,
Ефәк җепләр белән чиккәнсең.
 
 
Карлар эреп, сулар акканда,
Төнге окопларда ятканда,
Илемдәге бөтен халыкның
Хисе булып килгән яулык бу!
 
III
 
Шулай уйга талып барганда,
Кош сайраган яшел урманда,
Таулардан тауларга авышып,
Яңгырады мылтык тавышы.
 
 
«Тсс-с!» – дим, хәбәр итәм атыма,
Яшеренәбез чаука артына.
«Сер бирмә, дус!» – сыйпыйм атымны,
Алам кулга автоматымны.
Яфрак арасыннан карыйм мин.
Әллә каршы чабып барыйммы?
Миңа табан урман эченнән
Йөгереп килә бөтен көченә
Унөч-ундүрт яшьлек кыз бала,
Урынымнан түзми кузгалам.
 
 
Бу яшь кызны куып бар тынга,
Ике фашист килә артыннан,
Бертуктаусыз кызга аталар,
Киң урманны яңгыраталар.
 
 
Тукта… кызга… кызга ни булды?
Башын тотып кинәт егылды.
Дулкынланып китте үләннәр,
Ә фашистлар һаман киләләр.
 
 
Килсен алар, килсен якынга,
Керсен алар, керсен ялкынга!
Чиге җитә түзеп торуның,
Тартам автоматның курогын,
Суккан яшен кебек чытырдап
Сибелә ут чаука артыннан.
Ике фашист шунда бетәләр,
Борыннарын җиргә төртәләр.
Кашка атым башын күтәрә, —
Уттан-судан чәчрәп үтәргә
Хәзерләнеп тора канатым;
Мин бит аны сугыш кырларында
Кешегә тиң итеп яраттым!
 
IV
 
Тезгенемә бары тотындым,
Атым чаука аша омтылды,
Барып җиттек каен янына.
Мин атымның куе ялына
Тотындым да җиргә сикердем
Һәм ул җирдә менә ни күрдем:
 
 
Чәчәк кебек гомер өзелгән,
Кан эчендә ята кыз… үлгән?..
 
 
Дөрләп китте йөрәк, түзмәдем,
Башым түбән иеп тезләндем,
Тезләндем мин, күңел ташыды,
Минем белән бергә чәчәкләр дә,
Алсу чәчәкләр дә баш иде.
 
 
Авыр кайгым, белмим, үтәрме?
Кайгы баскан башым күтәреп,
Карадым мин йолдыз кашка атка,
Карадым мин биек наратка,
Карадым мин озын ак каенга,
Алар бар да тирән кайгыда.
 
 
Карадым мин ерак офыкка,
Офыктагы кызгылт болытка,
Моңсу гына бер кош сайрады…
Мин яңадан кызга карадым.
 
 
Кинәт минем тыным бүленә,
Күземәме ялгыш күренә…
Кемгә, ничек хәбәр итәргә —
Кызым канлы башын күтәргән!
Күзләрендә кайнар яшьләре;
Тәлгәшләнеп төшкән чәчләре
Манчып алган кебек – кан гына…
Карый башта тирә-ягына,
Аннан миңа… әллә таныймы:
«Кызылармеец бит син, абый!» – ди.
 
 
Сарыла ул кинәт муеныма,
Һәм мин алам аны куеныма.
 
V
 
Уен җыйнап канлы башына:
«Абый, абый! – ди кыз, ашыга. —
Исән чакта менә тапшырам,
Сез укырсыз аны яхшылап.
Партизаннар күп бит бу якта,
Алар сезгә менә бу хатта
Бик күп нәрсә хәбәр итәләр
Һәм сездән дә җавап көтәләр».
 
 
Нинди уңыш бүген юлымда,
Партизаннар хаты кулымда.
Урманнарга шатлык сыймады!
Кызның йомшак чәчен сыйпадым:
– Исемең ничек?
– Ляля, – диде ул.
Ә безнеңчә – Ләйлә инде ул.
Мин Ләйләне алдым кулыма,
Мендем атка, чыктым юлыма,
Кичке кояш сибә ал нурын.
Чыңгырады көмеш шпорым:
– Лачыннарга тиң бул син, кашкам,
Канатланып очыйк штабка!
«Ашкын, ашкын, җирән аткаем!» —
Дип озатып калды ак каен.
 
VI
 
Хуш, Гөлчәчәк, сау бул, күз нурым,
Сиңа атап язган бу җырым
Тәмам булсын шушы урында.
Соңгы сүзем – яулык турында.
 
 
Дөресен әйтим, нәрсә дисәң дә,
Йөрәк өстемдәге кесәмдә
Яулыгың юк инде, юк синең,
Истәлеккә калды тик исемең.
Күрешербезме? – бусы киләчәк.
Ә яулыгың белән, Гөлчәчәк,
Нәни партизанка Ләйләнең
Яраланган башын бәйләдем.
 

Июль, 1942


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации