Текст книги "Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3"
Автор книги: Әхәт Гаффар
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 10 (всего у книги 36 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]
Өммегөлсем (хатны алып карый). Төрмә палатасында?! Үлем дошманнары да палатада тотарлык булгач, беләсеңме кем икән ул безнең Мулланурыбыз!
Муллаҗан. Әмма анда бер эләккән адәм баласының исән-имин котылуы бер могҗиза булырдыр… Хатны тапшырган кеше качуын оештырып булмасмы дигән ым бирде дисәм… ялгыш аңламадым микән? Андый сүзне сиңа да әйтмәсләр иде. Бусы аның сиңа-миңа карамый, үз эшләре. Безнең эш кечкенә: ата-ана өлешенә тисә, шул өмете белән хәсрәте генә тия инде аның. Хәсрәте килмичә, өмете киселми. Аллага тапшырдык. Анда эләккәннәр кире чыкмый.
Өммегөлсем. Ашыгыйк соң. Безгә аны күрергә кирәк. (Кырыс.) Хуш. Бердәнбер баламны, гомере өзелмәс борын, Аллага тапшырасым юк! (Чыгарга юнәлә.)
Муллаҗан (төшенке). Сабыр ит, тыңла. Адәм баласының кодрәте кечкенә ләбаса. Дөнья куласа шул, куласа… Әле кичә генә пәйгамбәргә тиң асыл бер ир заты иде! (Ишеккә таба бара, ләкин карашы комод өстендәге зиннәтле сәгатькә төшә, тукталып кала, кулъяулыгын чыгарып, сәгатьтәге тузанны сөртә. Кулын җәеп, мал-мөлкәтен күзеннән кичергәч.) Хәлемнән килми.
Өммегөлсем. Синең белән аерылышканыбыздан бирле кирәгең булмады. Ә хәзер кирәк, Муллаҗан. Дөресрәге, безнең бер-беребезгә хаҗәтебез юк. Без аңа кирәк. Мин бит аны – нинди зур дәүләт кешесен – дөньяга биргән ана…
Тынлык.
Син минем сөалемне үзеңнең фани дөньяда кеше булып калуың хакына үтәргә бурычлысың. Ахыр килеп, мин синнән үтенмим, ә таләп итәм, Муллаҗан!
Төрмә. Полковник берүзе. Беренчене, Икенчене, Өченчене кертәләр.
Полковник. Рәхим итегез, комиссар әфәнделәр. Түрдән узыгыз. (Портсигарын чыгара.) Сыйланыгыз.
Өченче, аның янына килеп, папирос ала. Полковник аңа текәлеп карап тора.
Өченче. Гаҗәпләнмәгез: мин… үземнең тартмаганымны яхшы беләм.
Полковник. Алайса, ник алдыгыз?
Өченче. Кыстыйсыз ич. Аннары мин хәзер ялгыз түгел, ялгышмасам (калганнарны күздән кичереп), хәзер миңа беркадәр күңеллерәк булыр. Өчәү булган җирдә папиросның кирәге чыкмый калмас.
Полковник портсигарын Беренчегә суза.
Беренче. Рәхмәт, мин дә тартмыйм.
Икенче (ашыгып). Мин дә!
Полковник (папирос кабыза, тирән итеп суыргач). Әфәнделәр! Мин сезне бер хәбәр җиткерер өчен җыйдым…
Өченче (бүлдерә). Әллә ревизор килергә җыенамы, Городничий әфәнде?
Полковник. Сезнең яныгызга хәзер теләсә нинди революциядә популяр булган ревизор, ягъни Газраил килер. Килер дә тиешле исәп-хисабын ясап китәр… Әфәнделәр! Без сезне Вахитов икәнлегегез ихтимал булган ситуацияләрдә тотып алдык һәм өчегезнең берсе тәгаен ул икәненә шикләнмибез. Шунысы бар: сезнең һәм безнең бәхетсезлеккә каршы, Ходайның кодрәте белән димме соң… сез бер-беребезгә охшагансыз да. Игътибар итегез: шактый забавно, әфәнделәр, шулаймы?
Барысы да бер-берсенә карашып ала.
Икенче (чигенә, стенага сыена). Юк! Мин түгел, түгел!
Полковник. Ниһаять, мин, сезнең барыгызны да бергә җыеп, бер-берегез белән таныштыруны мәслихәт санадым, Вахитов әфәнделәр!
Икенче. Түгел! Мин – Әчтерханның чәйче сәүдәгәре Байназар Бәхтизаров!
Полковник. Сезнең һәркайсыгызны Вахитов дип атып була. Өчегезне дә расходка чыгарсак, без тынычланыр идек. Өчегезнең берсе барыбер ул бит! (Йөреп килә.) Әмма өчәү булганда, аның дүртенчесе дә булуы ихтималмы?.. Гарантия тулы булырга тиеш. Казанда подпольены торгызыр һәм восстание оештырыр өчен ун Вахитов калган шәттә дә, алар минем кулымнан ычкына алмый. Безгә аның тәгаен Казанда калганлыгы мәгълүм. (Тынлыктан соң.) Һәм менә без аның дүртенчесен кертәбез.
Полковник кул изи, сакчылар камерага поручикны алып керәләр.
Революция – карта уены: кем кемне ота. Уен кагыйдәсен белдерергә рөхсәт итегез. Дүртегезнең берсе – безнең агентыбыз. (Дүртенчегә күрсәтеп.) Аны менә бу дип ялгыша күрмәгез, мин колоданы бик пөхтәләп бутадым. Моңа кадәр без сезне сорау алуларда күзгә-күз очраштырмадык, сез бер-берегезне белмисез. Шулай булгач, ихтыярыгыз – теләсә кемнән шикләнә аласыз. Үзенең комиссар Вахитов икәнлеген бары тик комиссар Вахитов кына белә. Калган өчегез – аның өчен провокатор. Тик шунысы бар: калган өчегез хәтта чын комиссар Вахитовны да провокатор дип уйлый… Ә үзен ни көткәнен белгәнгә күрә, Вахитов калган өчегезне коткарыр өчен генә үзен фаш итмәстер… Гадәттән тыш кызык ситуация, әйеме, комиссар әфәнделәр? Чын Вахитов танылгач, калганнарыгызның исән-имин калуы ихтимал. Танылмый икән, бигайбә – ул гаепле. Билгеле инде, безнең агентыбыз бу исәпкә керми.
Беренче. Ситуация кызык булса да, шаблонлы. Яңа түгел.
Полковник. Уңыш телим, әфәнделәр! (Сакчылар белән чыгып китә.)
Камераны бикләп куялар. Тынлык урнаша.
Пәрдә
Икенче бүлек
Төрмә камерасы.
Өченче. Саумысез, иптәшләр! (Һәммәсен дә күздән кичереп чыга, ботинкасын сала, ыштырларын сәкегә элә.)
Беренче. Төзәтергә мәҗбүрмен: монда өч иптәш, бер провокатор.
Икенче. Хаталанасыз, хөрмәтлем. Биредә ике иптәш, бер шымчы һәм мин. Сәүдәгәрләр мал сатса да, вөҗдан сатмый. Минем бар эшем, уйларымның бар асылы сәүдә генә. Җир йөзен су басса да, туфан чыкса да, барча патша вә хөкүмәтләр һәммәсе дә, этләр кебек, бер-берсенең бугазын чәйнәргә ябышса да, сәүдә кәрваннар үзләренең изге сәфәрләреннән туктамастыр. Ошбу дөнья сәүдә белән тора! Җир йөзендә нибарысы ике адәм баласы гына калган шәттә дә, ачтан үлмәс өчен, алар сәүдәгәргә мохтаҗ булмыштыр. Менә бүген дә Хозыр-Ильяс канаты астына туры килдем бугай. Иншалла, котылдым дип, түшәмгә сикерергә иртәрәк булса да, фани дөньяда ашыйсы ризыгым бетмәгәнгә охшап тора әле.
Беренче. Мондый ышанычны каян алдыгыз, Байназар әфәнде?
Икенче. Үземнең иптәш комиссар Вахитов әфәнде түгеллегем үземә фаш булгач! (Көлә.) Әгәр ул, мәсәлән (һәммәсенә төртеп), син, син вә син икәнсең, сез калган икебезне үлемнән йолып калырга мәсьүлсез. Шуңа өмет баглыймын. Иншалла, үз аркасында безне корбан итмәстер. Комиссарлар явыз эш кылса, бәндәләрнең Ленинга теләсә нинди ышанычы хәрәм. Хак сөйлимме?
Дүртенче (көтмәгәндә). Ә мин провокатор булып чыксам?
Икенче. Ай-һай, шпик үзен шпик дип атар микән? Әгәр инде катгый төстә дәгъва кыласыз икән…
Дүртенче. Ихтыярыгыз. Ирексезли алмыйм: теләсә ничек уйлагыз. (Сәкегә ята.)
Өченче. Безнең кайсыбыз провокатор икәнлеге дөнья кендеге бәясенә торырдай нәрсә түгел. Кайсыбыз Вахитов – менә хикмәт нидә. Беләсегез килсә, мин Вахитовның үзе булам инде.
Дүртенче (аңа). Моңа сез үзегез ышанасызмы соң?
Икенче (Дүртенчегә). Ә менә сезнең, офицер әфәнде, Вахитов булмавыгызга минем иманым камил.
Дүртенче (битараф). Сез, сәүдәгәрләр, кешенең киеменә карап бәя бирәсез булса кирәк.
Икенче. Сезнең йөреш-гамәлегездә офицерлык бер чакрымнан кычкырып тора лабаса!
Дүртенче (килештермичә, ләкин өстенлек белән елмаеп). Ишетеп белүемчә, комиссар Вахитовның хәрбиләрчә аяк атлавы тавышын Мәскәү Кремле сакчылары ике борылыштан таныган диләр. (Беренчегә.) Дөрес имеш-мимешме икән, белмисезме?
Беренче. Ул чагында Вахитовны сез дияргә кала инде.
Икенче (сәкегә урнаша). Менә намуслы коммерсант сәясәткә тел очын гына тыкты исә, көймәсе комга терәлә дә кала! Шуның аркасында шыр ялангач банкротлыкка төштем дә. Ә югыйсә, әфәнде-иптәшләр, бар акчаны эшкә тыгып, Әчтерханнан бу юлы «Ва банк!» дип чыгып киткән адәм мин. Фәрештәнең «амин» дигәненә туры килмәгәнмендер, күрәсең, Хода рәхмәте. Аллаһы Тәгалә мәдәте белән Казанга килеп ирештем дигәндә генә, бер баржа кытай чәем Идел төбенә гаип булды.
Өченче. Идел аклар белән мыжгып торганда, кызыллардан да курыкмыйча, ничек юлга чыгарга җөрьәт иттегез соң?.. Сәүдәгәрләр төшем исен сизсәләр, җәһәннәмгә дә юл тота диләр шул.
Икенче (җанланып). Бөтен хикмәт тә шунда шул. Бу мәхшәрдә берәүнең башына сәүдә кайгысы төшкән дип кем уена килсен? Кызылларның да, акларның да үз эшләре муеннарыннан алган. Әчтерханда бер югарыдагы әфәндедән законлы кәгазь юнәттем. Билгеле ки, рәхмәтеннән тормадым. Саваплы эш рәхмәт белән генә очланмый ул. Аклар арасыннан шул кәгазь фәрманы белән уздым, кызыллар арасыннан баржа борынына кызыл әләм күтәреп. Тегеләреннән дә, боларыннан да котылдым, насыйбыма ирештем дигәндә генә!.. Кем каһәре төшкәндер! Чехлар! (Тамагын кырып ала.) Чех әфәнделәр… Кызыл әләм астында Ослан тавы итәгенә иңсәм… (Аяныч тавыш белән.) Кызыл чүпрәгемә төбәп, бер генә гөпелдәттеләр. Гаҗәеп маһирлар да икән соң үзләре!.. «Ва банк!» чәпәделәр. Аның баржасы да җитмеш яшьлек карчыклар (тамагын кырып куя)… ише коргаксып, бөрешеп беткән бер нәрсә генә иде инде. Шуннан кытай чәем дә Идел төбенә гаип булды, барлы-юклы акчадан да җилләр исте, пачпорт белән теге кәгазь дә юк. Көч-хәл белән атамның компаньоны хөрмәтле Муллаҗан Гәрәевич өенә барып егылсам…
Беренче (бүлдерә). Муллаҗан Гәрәевич дидегезме?
Икенче. Нәкъ үзе! Кайнар чәй – кытай чәе, мин бүтән чәйне сатып та йөрмим, эчмим дә, әфәнделәр, – әйе, кайнар чәй ясап алдыма чыгарткан иде, солдатлар килеп керде. Керделәр дә мине култыклап та алдылар. Муллаҗан Гәрәевичне ахмак дип сүктеләр. Имеш, улын яшерергә башка җир тапмаганмы?! (Дулкынланып йөреп килә.) Адәм мәсхәрәсе: мин каян килен аның улы булыйм, ди? Минем атам бөтен кытай чәен Идел буена ташый, беренче гильдия купец, даны барча Рәчәйгә ирешкән, ә Муллаҗан Гәрәевич… аның үлчәве саерак, үлчәве! Сәүдәгәрлеген ташка үлчим!..
Беренче (дулкынланып). Аны да кулга алдылармы әллә?
Дүртенче (Беренчегә). Ниндидер вак сәүдәгәрләрдә сезнең ни эшегез бар?.. Аның улы комиссар Вахитов булсагыз, бер хәер…
Тынлык.
Икенче. Шөкер, аңа тимәделәр. Бильярдын шарлары-ниләре белән бергә алып чыгып киттеләр. Машинага җиде солдат көчкә күтәреп салды. Машиналарына мин сыймадым, рисвай итеп, сак астында мөхтәрәм Казан уртасыннан җәяү алып киттеләр.
Дүртенче (Беренчегә). Ул бильярдның бер шары җитми иде…
Бер мәлгә карашып торалар.
Малай чакта, иптәшемә үч итеп, мин өйләреннән бер бильярд шарын алып чыгып киткән идем. Максатыма ирешә алмадым – аңа җәза бирмәделәр. Киресенчә, өйдә үземә эләкте. Янәсе, мин ул шарны (Беренчегә туры карап, сынап һәм сынаганын белгертергә тырышып) учительская школадан сораусыз алганмын.
Беренче. Син яхшы беләсең, учительская школада бильярд юк иде.
Дүртенче (тора, төзәтенә). Алар бильярд уйнарга сез укыган реаль училищега йөриләр иде, шулай бит? (Тыелып.) Ниһаять, мин сезне таныдым. Хәер, килеп керүгә үк таныдым, Вахитов.
Беренче эндәшмичә тора.
Ә теге шарны мин Жуковский мунчасы каршындагы Татар күпереннән Болакка томырган идем.
Өченче (сәкедән сикереп тора). Син – провокатор!
Дүртенче. Мин. Һәм мин ул провокаторның сез булмавына бик шатмын.
Беренче (аңа). Мин дә шундук таныдым, Шаһбаз Хантимеров.
Икенче (Өченчегә). Ә мин провокаторны эчемнән генә син дип фараз кыйлган идем. Гөнаһлы була язганмын икән.
Өченче (үпкәләп). Охшаганмынмыни?..
Икенче. Бик артистланасың димме соң?..
Өченче. Арттырып ташлый торган гадәтем бар шул, осталык җитенкерәми, күрәсең. Кайбер чакны теш үтмәс рольләргә үреләм дә…
Дүртенче (Беренчегә). Менә очраштык та, Мулланур Вахитов.
Беренче (кулын кушырып, тәрәзә каршысына барып баса). Уеныңны ахырынача җиткермәвеңнең сәбәбе нидә? Син үзеңне юри фаш иттең.
Дүртенче. Мулланур әфәнде, миңа әйтер бер сүзегез дә юкмыни?
Беренче. Минем синдәйләр белән уртак сүзем юк, поручик.
Дүртенче. Ә бит кайчандыр бар иде. Төннәр буена бәхәсләшә идек.
Беренче. Нәкъ менә (басым белән) бә-хәс-лә-шә идек шул. Тик барыбер уртак фикергә килмәдек.
Дүртенче. Әйе, кайчандыр безнең юлларыбыз аерылган иде.
Беренче. Кайчандыр түгел. Мең тугыз йөз дә бишенче елда. Син безнең яшерен түгәрәкләребездә сөйләнгән һәр сүзебезне абзаңа кайтып сөйли торган булгансың. Ә ул исә жандармериягә җиткереп барган. Менә шул беленгәч аерылды безнең юлларыбыз.
Дүртенче. Без бит бер имчәк балалары! Мин абыйга ышанган идем!
Беренче. Ул ышаныч сине хәзер ак контрразведка шымчысы иткән. Максатың зурайган: хәзер инде син, Казан жандармериясе ышанычын гына казанмыйча, революциянең бугазына үрелгән бөтен гавам жандармериясенә яллангансың. Зур карьера, котлыйм, поручик!
Дүртенче. Шуның өчен миңа хәзер синең ышанычыңны кире кайтарып алу кирәк.
Беренче. Шуның өчен бирегә кердеңме?
Дүртенче. Мин моңа үткән бөтен гомерем буена омтылдым. Синең белән тагын бер очрашыр өчен, мин мең хурлыкны җиңдем, мең үлемне кичтем. Синең белән тагын бер тапкыр очрашмый торып, минем үләргә дә хакым юк иде. Ниһаять, без очраштык.
Беренче. Вакланасың калмаган, Хантимеров. (Тынлыктан соң.) Синең кемлегеңне белгән хәлдә дә, мин сине бу кадәр түбән төшәрсең дип күз алдыма китерә алмас идем. Ярый, провокатор. Гаҗәпләнерлек берни юк. Әмма синең мине тагын бер тапкыр сатмый торып, хәтта үлә дә алмавың – бусы исләрне китерерлек нәрсә. Башкаларны саткан кеше иң элек үз-үзенә хыянәт итә. Минем җанымны сату белән ләззәтләнер өчен, сиңа бу төрмә камерасына кереп тору кирәк булды микән?.. Минем өчен син бер үлгән идең инде. Тагын бер тапкыр үлүеңне күрергә шулкадәр дә сусаган идеңмени соң? Син мине ишек тишегеннән танып та сата ала идең ләбаса. Син ник монда – менә монысы гаҗәп кенә түгел, ә таң калырлык! Син ник монда дип сорыйм мин, поручик!
Дүртенче. Мин сине коткарырга килдем.
Беренче. Юк итәр өченме?
Дүртенче. Коткарыр өчен.
Беренче (гаҗәпләнеп). Синме?!
Дүртенче. Мин.
Беренче. Син минем дошманым лабаса! Мин синең кулыңнан азатлык кына түгел, ә гомер алыр дип уйладыңмыни? Минем үзеңне күралмавымны белә торып?
Дүртенче (тыныч). Ләкин хәзер синең мине күралмавыңнан да өстенрәк нәрсәләр бар? Хәтта минем синең каршыңдагы гаептән дә өстенрәк. Мин монда шуның өчен.
Беренче (уйлап). Сине кем җибәрде?
Дүртенче. Уртак дусларыбыз. Исең китмәсен. (Кәгазь суза.) Мин синең алдыңда акланырга теләп килмәдем. Бәлки, мин сиңа кирәк түгелмен һәм кирәк тә булмам. Әмма бөтен эш шунда: син безгә кирәк. (Кәгазен бирә.) Монда – син оештырган, коралландырып калдырган эшчеләр батальонының һәм безнең яңа дусларыбызның восстание күтәрү вакыты. Ә бирегә миннән башка беркем керә алмады – менә ни өчен мин биредә.
Беренче кәгазьне алып карый, укый, уйланып тора.
Өченче. Поручик! Син – провокатор! Иптәш Вахитов! Ышанмагыз аңа!
Беренче (уйчан). Пароль дөрес. Аны бер генә кеше белә һәм, шартлы билгесенә караганда, ул иректә. Шулай булгач, аны тапшырган кеше дә ышанычлы.
Дүртенче. Ике сәгатьтән миңа төрмә сакчыларын чакырырга һәм поручик Хантимеров полковник белән сөйләшергә тели дип әйтергә кирәк. Ул бу хәбәрне көтә: мин, чын Вахитовны тану белән, аңа рапорт бирергә тиеш. Төрмә сакчылары полковник авына барганчы һәм мине алырга килгәнче, без өс киемнәребезне алмашырбыз. Минем урынга бу камерадан син чыгарсың. Каравыл взводында – минем кешеләр, сине төрмә капкасыннан чыгарып җибәрерләр. Анда җигүле ат белән ышанычлы кеше көтеп торыр. Ике сәгатьтән сине подполье штабына илтеп куярлар.
Беренче. Моңа килешүе авыр…
Дүртенче (бүлдерә). Бу да – иректәге иптәшләр боерыгы, ул хакта бәхәсләшмик.
Беренче (дәшми торгач). Ә син үзең?!
Дүртенче. Бусы да уйланылган. Мин хәзер… (Уйчан). Мин моңа күптән, минем аркада абзыйның сезне жандармериягә сатканын белгән вакыттан ук әзер. Хәер, бу хакта да сүз озайту урынсыз. Тагын ике сәгатьтән барысы да җайланыр. Көтик, сабыр төбе – сары алтын.
Беренче. Мин бер дустым артуга һәм аның син булуына шатмын, Шаһбаз… (Аңа кәгазьне бирә.)
Дүртенче кәгазьне ала, яндыра.
Өченче (алар каршысына килеп баса, кайнарланып). Минем аңлавымча, анда, иректә, баш күтәрү сәгатендә комиссар Вахитов кына түгел (Дүртенчегә), сез дә бик кирәк, иптәш… Ә мин кем… мин Беренче татар-башкорт батальонының гади бер гаскәриемен, артист. Контрразведка мине комиссар Вахитов дип тотып алгач куандым гына. Мәйтәм, ул да Казанда калган, алайса. Тикмәгә генә эзләмиләрдер, дим. Мине аның белән бутаганнар икән, әйдәле, мәйтәм, мин дә бутыйм әле дөньяларын, минем аркада чын Вахитов иректә йөрсен, дим. Менә ул, мәйтәм, күктән иңгән роль, миңа дигән фаҗигале монолог!
Беренче. Нинди роль?
Өченче. Комиссар Вахитов роле. Үтенеп сорыйм, иптәш Вахитов! Үз гомеремдәге иң зур ролемне ахырынача уйнап бетерергә ирек бирегез.
Дүртенче. Ни сөйлисез сез? Контрразведканы алдый алырмын дип уйлыйсызмы?
Өченче (аңа). Сез полковникка Вахитов дип мине күрсәтегез. Аның ышанмый хәле юк. Үземнең кем икәнлегемне чәчемнең җирәнсу булуы белән генә исбатламам, комиссарны шундый итеп уйнармын – күзләре маңгайларына менәр! Ышанмый булдыра алмаслар!
Беренче. Революцияне уйнамыйлар, иптәш. Аны башлыйлар, дәвам итәләр вә төгәллиләр. Һәркем үз өлешен. Рәхмәт. Ләкин ишеттегез: боерыкны тикшермиләр, ә үтиләр.
Икенче (онытылып). Мин нишлим, мин?! Мине кем коткарыр? Бер мыскал гаепсез килеш шәһит китәргәме?! Мине үз эшегезгә кыстырмагыз! Мин чәй сатучы гына, чәй! Кытай чәе, иң шәп сорттан! (Ярсуланып, Беренчегә.) Мин синең өчен үләргә теләмим! Теләмим!
Дүртенче. Сезне восстание күтәрелгәнче атарга өлгермәсләр. Алар хыянәтче поручик белән булышкан арада, сезне (Беренчегә ишарәләп) ул коткарыр. (Өченчегә.) Сезне дә…
Икенче. Ә өлгермәсә? Өлгерлеккә килгәндә, сәүдәгәрләргә җиткән кешеләр юк әле. (Читкә китеп, стенага сыена.)
Берара тын торалар.
Өченче. Ә мин Ленинны күрдем, җәмәгать!.. Ул безнең батальонга ике мәртәбә килде. Мин аны соңгы мәртәбә июнь уртасында күрдем, монда, Көнчыгыш фронтка китәр алдыннан. Зур театр, алтын бизәкләрдә, люстраларда, штык очларында кояш чагыла… Дәртле вә кайнар ургып, сәхнәгә ул килеп чыккач, безнең аны алкышлавыбыздан түшәмдәге мәһабәт бәллүр люстра чыңлап торды, менә-менә пыялалары коелышыр диярсең. Ничәмә мең кеше тып-тын калдык, чебен очса да ишетелерлек. Әйтте дә бирде инде!.. (Ленинга охшатып, кулын алга сузып.) «Хәзер революциянең язмышы бер картада тора: Казан – Урал – Самара фронтында чехословакларны тиз арада җиңү. Барысы да шуңа бәйле, мөселман туганнар! Бөтен рухи һәм физик көчегезне бер йодрыкка туплагыз да Мөселман Социалистик армиясенең кызыл байраклары астында – соңгы көрәшкә!.. «Киләчәк артистлардан көнләшәм мин, егетләр! Кайчандыр, кемдер Ленинны бөтен дөнья уртасында җәелеп яткан иң зур сәхнәгә менеп уйнар! Күздән яшьләр китерә торган итеп, йөрәкләрне давыллы диңгез дулкыннары шикелле кагардай итеп. Мин мәшһүр якташым Василий Иванович Качалов та, остазым режиссёр Габдулла Кариев та түгелмен, аны ничек уйнарга белер идемме, юкмы… Әмма мин аны үзем күрдем, үз күзләрем, үз йөрәгем белән күрдем.
Беренче. Ә мин аны үзем белгәнчә гади, кешелекле итеп уйнауларын теләр идем…
Икенче. Асла гадигә тартым түгел ул! Әнә нишләтте, бөтен Рәчәйне кыл урталай бүлде дә куйды. Патша хәзрәтләрен бәреп төшерде, миллион байның мал-мөлкәтен, җир-суларын туздырып ыргытты. Хәзер бөтен Рәчәй бугазга-бугаз килеп сугышып ята!.. Минем ише намуслы сәүдәгәрләргә дә баз казымагае әле ул…
Өченче (ягымлы елмаеп). Солдат учагында тәгәрәтеп пешерелгән бәрәңгене ашаган кеше – гади, әмма бөек кеше ул! Ул без биргән бәрәңгене шундый тәмле итеп ашаган иде!..
Икенче (шаккатып). Көлдә тәгәрәткән бәрәңге ашадымы? Кит әле! Ленинмы?!
Өченче. Бер бәрәңгене кулъяулыгына төреп, куен кесәсенә салып куйды. Җылы килеш торсын, янәмәсе. Анысын Надежда Константиновнага дип бирдек.
Икенче. Ленин булып Ленинга солдат бәрәңгесен корылай гына ашаттыгызмыни?! Чәй белән сыйларга башыгызга килмәгәндер инде.
Өченче. Кайнар чәе дә табылды. Дөрес, кишер чәе, солдат паёгыннан.
Икенче (сәкедән сикереп үк тора). Кишер чәе?! Байназар Бәхтизаров шуңа ышанды, ди, бар!.. Бер әчмуха чын чәй таба алмадыгызмыни?.. Бу зинданнан исән-сау котылсам, аңа бер… егерме кадак чәй-шикәр җибәрәм әле. (Уйлап торгач.) Ун кадак җибәрәм анысы, шуннан да ким түгел, нәзер итеп әйтәм.
Көлешү.
Беренче. Казанга китәсе көнне ул мине кунакка дәште.
Дүртенче (ышанмыйча). Кунакка?!
Беренче (кинәт борылып, елмаеп). Ул миңа Казанга чыгып китәсе көнне: «Мулланур Муллазянович, якташ, сезне Наденьканың кишер чәен эчәргә дәшәм», – диде. Аның иптәшләрне бар күге белән сыйлап җибәрә торган матур бер гадәте бар. Кем әйтмешли, ачык чырае, такта чәе үзе белән. Ул шулай чәй эчкәндә дә эш турында сөйләшергә ярата.
Икенче. Аннан шәп коммерсант чыгасы икән, вакытын чәй эчкәндә дә янга калдыргач.
Беренче. Мәгәр мин бу юлы аның янына, чыннан да, мәҗлескә дип чыгып киттем. Бөтен дөнья пролетариаты юлбашчысы белән биш ай да егерме дүрт көн янәшә эшләп, ярты сәгатьлек төшке ашын аның үзе өчен ялга әйләндерәсем килде. Андый чакта нәрсә зарур?
Икенче. Мин үзем алыш-биреш сөйләшүләренә буфеттан бер «чирек» кыстырып чыгып китәм.
Беренче. Андый чакта яхшы әңгәмәдәш булу зарур. Ә минем кәләшем Мәхфүзә – гүзәл бер әңгәмәдәш!
Өченче (исе китеп). Иптәш комиссар! Сез өйләнмәгәнмени әле?
Беренче (көлә). Мин булып уйнарга җыенып та, шундый мөһим нәрсәне белмисезме?
Дүртенче. Йә, йә, шуннан?
Беренче (уйчан). Кәләшем Мәхфүзә белән Кремльгә барып, алар квартирасына килеп кердек…
Ишек ачылып китә, полковник белән адъютант керә.
Полковник. Дүрт комиссар Вахитовның дусларча әңгәмәсен бүлдерүем өчен түбәнчелек белән гафу үтенәм. Танышып чыктыгызмы? Картаны ачар чак җитте.
Поручик алга чыга.
Кайсысы? Белдегезме?
Дүртенче. Түземегез җитмәдемени, полковник әфәнде? Шунысы ачык: дүртебезнең берсе, – һичшиксез, ул. Шул җитәме?
Беренче, Икенче, Өченче бер-берсенә карашып ала.
Полковник. Дүртнең берсе? Инде өчегезнең бере генә түгел, ә дүртегезнең берсемени? Катлаулы мәсьәлә. Әмма без аны чишү алдында торабыз. (Мыскыллы.) Әлегә әйтмим – сюрприз. Минем артымнан рәхим итегез, Мулланур Вахитов әфәнделәр! Сезнең янга көтмәгәндә кунаклар килеп төште.
Генерал бүлмәсе һәм алды. Өстәл янындагы генералның адъютанты утыра. Каршы якта – Өммегөлсем Казакова белән Муллаҗан Вахитов. Милләтче керә, ялт-йолт каранып ала.
Милләтче (эшләпәсен салып, маңгаен сөртә). Хәерле көн, капитан әфәнде. Уф, эссе! Август башы яңгырлы иде, хәзер табан астында җир көя.
Муллаҗан. Сезнең табан астыгыз большевиклар чорында да көйгән иде, болар килгәч тә, утлы күмергә баскансыз икән…
Милләтче (Муллаҗанны танып). Ба! Муллаҗан әфәнде! Әссәламегаләйкем!
Муллаҗан. Вәгаләйкемәссәлам!.. Бу араларда бер дә кибеткә сугылмас булдыгыз.
Милләтче. Вакыт тар, вакыт. Табан асты гына түгел, чәч янардай чак.
Муллаҗан. Ә сез башыгызны табан аслары тирәсендә йөртмәгез – чәчегез янмас.
Милләтче (тамагын кырып алгач). Гафу итегез, сездән соң галиҗәнаплары янына керергә ниятле башка кеше бармы?
Муллаҗан (Өммегөлсемгә ишарәли). Бездән соң?.. Тагын менә ошбу… хөрмәтле ханым…
Милләтче. Мин сезне биредә очратуыма шатмын, Муллаҗан әфәнде. Безнең өммәттән булган һәр хак мөселман кешесе вә ватанчының урыны хәзер шушында, дин вә милләт сакчылары ышыгында.
Муллаҗан (сак). Минем сәясәткә йомышым төшкәне юк, мин нибарысы фәкыйрь сәүдәгәр генәмен. Миңа калса, дөньясының дүрт ягына ник ут капмый шунда…
Милләтче. Эссе, хәтта Болак суы саекты. Кабан күлендә бөтен чехословак корпусы (Муллаҗанның колагына) фахишәләр белән су коена…
Муллаҗан. Суын сасытмасалар ярый.
Тынлык.
Милләтче (тора, бүлмә буенча йөреп килә). Эссе… (Адъютантка.) Галиҗәнаплары озак торыр микән?
Адъютант (күтәрелеп карамыйча гына). Галиҗәнап тамак ялгый. Көтегез.
Милләтче. Аңлыйм, аңлыйм… Иркенләп, җәелеп йөри алмыйлар. Бу арада эшләре муеннан. Төрмәләрне каһәр төшкән комиссарлар белән тутырдылар, иректәгеләрен эзлиләр…
Өммегөлсем (аңа игътибар итмичә, борчылып). Ярабби! Соңармасак кына ярар иде!
Сәгать суга. Милләтче, кесә сәгатен чыгарып, стена сәгате күрсәткән вакытка төзәтә.
Милләтче (Өммегөлсемгә). Кызыксынуым өчен гафу итегез, сезнең йомышыгыз нинди?
Өммегөлсем эндәшми.
Муллаҗан (аның өчен). Улы бәлагә тарыды. Ханым аның хәл-әхвәлен җиңеләйтү нияте белән килгән.
Милләтче (Өммегөлсемгә). Борчылмагыз, генерал әфәндене бик итагатьле зат диләр. Улыгыз тәүфыйклы мөэмин-мөселман булса, ярдәменнән калдырмастыр.
Өммегөлсем. Соңга калмасак кына ярар иде дә, сүзебезне аяк асларына салып таптамасалар гына ярар иде.
Милләтче. Иң әүвәл тынычланыгыз. Гозерегезне кабатланмыйча, тәфсилләп кенә бәян итегез, тыңларлар. Шуңа күрә, мәйтәм, сез тынычлана торганда, мине галиҗәнап янына чиратсыз уздырып җибәрә алмассыз микән! Мин бик тиз, өстәленә бер кәгазь салам да вәссәлам.
Муллаҗан. Сезне нинди мәшәкать йөртә?
Милләтче. Безнең шул җәмәгать эше инде. Халык ихтыяҗы, милләт хакы дип йөреш. Менә (портфеленнән кәгазь алып күрсәтә), милләт вә дингә хыянәт кылып, бөтен мөэмин-мөселман өммәтен баш-аягы белән денсез большевикларга саткан бәддога төшкере бер бәндәгә җәза таләп итмәкче булабыз.
Өммегөлсем. Җәза? Нинди җәза? Сезнең кәгазьләрегездән тыш та күпме кан коела – нишлисез? Күпме каһәр яудырасыз…
Милләтче. Кем хакында сүз барганын белсәгез, болай сөйләшмәс идегез, ханым. Ул котырган этне кызганырлыкмы соң?! Ул җәзаның иң хәтәренә генә лаек. Әлбәттә, үлем җәзасына. Ходай Тәгалә хөкеменә дучар булудан әүвәл, якты дөнья хөкемен дә татысын әле. Генерал әфәнде, шәт, безнең милләт исеменнән күтәргән сүзебезгә дә илтифат итәргә кирәклеген аңлар!
Өммегөлсем. Сезнең бәддогагызга дучар булган бичара адәм баласы кем инде ул?
Милләтче. Комиссар Мулланур Вахитов. Бу исем сезгә танышмы, юкмы дигәндәй…
Өммегөлсем «аһ!» дип куя, кулы белән йөзен каплый.
Муллаҗан (ашыгып). Кем әфәнде, кем әфәнде!..
Милләтче. Ул мәлгуньнең исемен ишеткәнегез бармыни?
Өммегөлсем. Исемен?.. Бәхеткә каршы, исемен генә ишетмичә, үзен дә күргәнем бар.
Милләтче. Бәхеткә каршы?! Күрү бер хәер ул. Ә сез тагын бер хатынны күз алдына китереп карагыз – комиссарны дөньяга китергән ананы. Сез бәхеткә каршы дисез, ә хәзер ул ни дия икән?
Өммегөлсем. Ул хәзер генә «бәхеткә каршы» диде.
Милләтче. Сезме?!
Өммегөлсем (тыныч һәм горур). Мин. Аның анасы!
Милләтче (уңайсызланыбрак, Муллаҗанга). Моны сез дә белгән идегезме? Белә торып, кисәтергә авырыксындыгызмы?..
Муллаҗан (Милләтчегә каршы бара). Син, әфәндем, хайвани затларга гына хас шакшы нәҗес иясе икәнсең ләбаса! Син үз дошманнарыңның җаннарына гына сусамыйча, аларның каннары белән сәүдә итәсең икән!.. (Үкенечле.) Әх, белгән булсам… белгән булсам…
Адъютант (аларның арасына кереп). Әфәнделәр! Әфәнделәр!
Милләтче, чигенә-чигенә, ишектән кереп килүче полковникка барып төртелә.
Полковник. Нәрсә булды, капитан?!
Адъютант. Аңламый калдым, гаеплемен, полковник әфәнде. Аудиенция сорыйлар. Бусы (Муллаҗанга ымлый) – сәүдәгәр. (Милләтчегә ишарәли.) Бусы – Учредительный комитет члены.
Полковник Муллаҗанга һәм Милләтчегә карап тора.
Полковник. Ни бүлешәсез, әфәнделәр?
Милләтче. Гаеплемен, гафу итегез. Кечкенә генә аңлашылмаучылык чыкты, тик милләт ихтыяҗлары һәм киләчәге хакына…
Полковник (аны бүлдереп). Утырышыгыз, әфәнделәр! (Милләтчегә.) Ни йомыш?
Милләтче Өммегөлсемгә уңайсызланып карап, ә Муллаҗаннан читкә елышып, полковникка кәгазен сузарга мәҗбүр була.
Өммегөлсем (тора, полковникка). Укымагыз, офицер әфәнде! Зинһар, укымагыз ул куркыныч кәгазьне! Үтенәм сездән! Укымагыз.
Полковник (аңа карап). Минем хатын-кызлар теләгенә карышканым юк… Җитмәсә, сезнең үтенүегез таләп итүгә охшаган, ханым. (Елмаеп.) Мондый таләпкә буйсынмый хәл юк. (Милләтчегә кәгазен кире суза.) Генералга үзегез тапшырырсыз.
Өммегөлсем нишләргә белмичә йөренә башлый.
(Аңа.) Тынычланыгыз, ханым. Утырыгыз, борчылмагыз.
Адъютант (алдындагы кәгазьгә күз төшереп алгач, полковникка). Бу – Өммегөлсем Казакова. Ә бу әфәнде (Муллаҗанга карап ала) – Муллаҗан Вахитов.
Полковник (исе китеп). Боже мой! Ирле-хатынлы Вахитовлар! Шәхсән үзләре!..
Муллаҗан (ашыгып). Без ирле-хатынлы түгел, күптән аерылыштык. Без аерылышканда, Мулланур бала гына иде әле…
Полковник (елмаеп, адъютантка). Ничек инде бу, капитан, безгә шундый… хөрмәтле кунаклар килгән, ә сез шушыңа кадәр доложить итмичә түзеп утырасыз! Галиҗәнапка да белдермәдегезме? (Генерал кабинеты ишеген ачып.) Честь имею, ваше превосходительство! Күптән көткән кунакларны кабул итә алмассыз микән, Ардальон Касьянович?
Генерал күренә, бусагада туктап кала.
Генерал. Кунаклар дидегезме?.. Хәерле көн, әфәнделәр!
Полковник (тәэсир ясарга тырышып). Таныштырырга рөхсәт итегез. (Аларны тәкъдим итә.) Өммегөлсем Казакова…
Генерал (төшенеп җитмичә, баш кагып). Бик хуп…
Полковник. Муллаҗан Вахитов.
Генерал (сәерсенеп). Бик шатмын…
Полковник. Аның ата-анасы. (Тәм табып.) Әйе, әйе, комиссар Мулланур Вахитовның ата-анасы!
Генерал. Комиссар Вахитовның?! (Гаҗәпкә калуын яшерергә тырышып.) Ә мин бу визитны көтмәдем түгел. Миңа нинди йомышыгыз төште, әфәнделәр?
Өммегөлсем (аңа таба атлап куя). Генерал әфәнде!.. Үтенәм сездән!.. Ул – минем бердәнбер балам. Үзегез дә бала атасыдыр.
Генерал (горурлык һәм сагыш белән). Мин рус-япон һәм герман сугышларында ике улымны югалттым…
Өммегөлсем (сискәнеп һәм тетрәнеп). Ана хисен сез аңламый, кем аңласын?
Генерал (бүлдерә, салкын). Ә өченчесен… бәлки, сезнең улыгыздыр, ханым… (Моңсу.) Мин сезнең кичерешләрегезне аңлыйм. (Йөзен аның карашыннан яшерә.) Әмма ул кичерешләргә мин иң элек Ватан бөтенлеге һәм иминлеге мәнфәгатьләреннән карап кына бәя бирәм.
Өммегөлсем. Олы кайгыгыз сезне кеше хәсрәтенә саңгырау иттердемени? Мин сезнең үзегезне дә, өч улыгызны да кызганам, вә ләкин бу кан коюны мин дә, минем улым Мулланур да башлап җибәрмәде.
Полковник (Генералга мәгънәле төстә карап алганнан соң). Сез галиҗәнап янына улыгыз белән күрешү сорап килдегезме?
Генерал. Увы, бу катгый тыела. (Өммегөлсемгә.) Минем сезнең хәлегезгә керергә хакым юк, ханым. Мин ана гозеренә саңгырау түгел, әмма мин солдат. Сугыш бара, гражданнар сугышы, мин кызгана алмыйм…
Полковник. Әмма кайвакытны закон таләпләре кысасына сыеп бетмәстәй хәлләр килеп чыгуын искә алып… Казакова ханым, галиҗәнапның карарын коридорда көтә алмассызмы? Шулай ук сез дә, Вахитов әфәнде.
Өммегөлсем. Өч улыгызның истәлеге белән гозерләп сорыйм, генерал әфәнде!.. (Коридорга чыга.)
Муллаҗан да аңа иярә.
Полковник. Сез рөхсәт итсәгез, Ардальон Касьянович, мин аларның очрашуларына каршы килмәс идем.
Генерал. Улы беләнме?
Полковник (мәгънә белән). Без Вахитов дип шикләнгән өч кешенең һәммәсе белән дә.
Генерал. Аны минем каршыга китерү сезгә тапшырылган. Кем әйтмешли, карта сезнең үз кулыгызда.
Полковник чыгып китә. Милләтче керә.
Милләтче. Рөхсәт итегез. Галиҗәнап генерал әфәнде! Сезнең Учредительный комитетка комиссар Мулланур Вахитовка мөнәсәбәтегезне сорап җибәргән депешагызга каршы барча әгъзаларның уртак фикерен белдергән җавабыбызны җиткерергә җөрьәт итәм. (Кәгазь суза.)
Генерал. Так-с… (Ала, укый.) Үлем җәзасы таләп итәргә?! (Аңа күтәрелеп карый.) Таләп?! Таләпне винтовка һәм туплар белән яулыйлар, әфәндем, каләм белән кәгазь сырлап түгел!
Милләтче. Без моны милләт исеменнән таләп итәргә баздык.
Генерал. Сезнең бу карарыгыз аны атарга хөкем итүгә бәрабәр. Болай итеп сез милләтегезне үзегездән йөз чөертүегез ихтимал. Сезне үз халкыгыз күралмый башлавыннан курыкмыйсызмыни?
Милләтче. Күралмасалар күралмаслар, мәгәр буйсынсыннар гына!
Генерал. Кызганычка каршы, минем Вахитовка (дәшми торгач) «яшәргә» дигән карар чыгарасым килә.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?