Электронная библиотека » Әхәт Гаффар » » онлайн чтение - страница 9


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 10:20


Автор книги: Әхәт Гаффар


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 9 (всего у книги 36 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]

Шрифт:
- 100% +
СЫЗЫЛЫП ТАҢНАР АТКАНДА
Героик драма

Комиссар Мулланур Вахитовның 100 еллыгына багышлыйм


Катнашалар:

Владимир Ильич Ленин.

Надежда Константиновна Крупская.

Мулланур Вахитов, комиссар (Беренче).

Байназар Бәхтизаров, сәүдәгәр (Икенче).

Кызыл армия театры артисты (Өченче).

Хантимеров, акгвардияче поручик (Дүртенче).

Генерал, ак гаскәрләрнең командующие.

Полковник, ак гаскәрләрнең контрразведка башлыгы.

Өммегөлсем Казакова – Мулланур Вахитовның анасы.

Муллаҗан Вахитов – Мулланур Вахитовның атасы.

Мәхфүзә – Мулланур Вахитовның кәләше.

Милләтче.

Күн курткалы.

Генерал адъютанты.

Кызыл гаскәриләр, акгвардиячеләр, ак чехословак солдатлары, гәҗитче малай, поп һәм мулла.

Вакыйга Мәскәү һәм Казан Кремльләрендә бара. 1918 елның июль, август, сентябрь айларыннан кайбер көннәр.

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

Мәскәү Кремле. Үзенең эш бүлмәсендә В. И. Ленин Мулланур

Вахитов белән сөйләшә.

Ленин (карта каршында, аркан). Июль… Июль! Пешерә! Дошман – Сембердә… Алда – Казан… Әле генә, унтугыз көн элек, сул эсерларның хыянәтчел мятежы вакытында чак торып калдык, ә хәзер без тагын очып төшәрлек куркыныч алдында. Чехлар Казанга үрмәли. Хәл гадәттән тыш авыр… Авыр, иптәш Вахитов! Социалистик Ватан язмышы хәзер Казанга бәйле. Революциянең яшәвен яки үлемен бүген Көнчыгыш фронт һәм Казан хәл итә. Яшәвен яки үлемен. Мин сезне шуның өчен чакырдым.

Вахитов. Казанда татар халкының да яшәве яки үлеме хәл ителә. Бу революция – аның гасырлар буена җыелып килгән өмете һәм ышанычы.

Ленин. Ак чехословаклар, эсер һәм акгвардиячеләрнең тончыгасына мин ышанам, иптәш Вахитов. Тирәнтен ышанам. Менә бу мандат (өстәлдән кәгазь ала, Вахитовка суза) – минем шул ышанычым билгесе. Сез, – биредәге вәкаләтләрегездән тыш, гадәттән тыш комиссар да.

Вахитов (ала). Рәхмәт. Казан үзенең революцион миссиясенә тугры калыр, Владимир Ильич. Оборона нык торыр.

Ленин (кырыс һәм катгый). Революциягә оборонаның хаҗәте юк! Эшче һәм крестьяннарны соңгы кешегә кадәр коралландырырга. Тагын ипи, ипи, ипи! Әгәр дә чигенергә туры килсә (Вахитовның күзенә туры карап), – вакытлыча чигенергә! – республиканың алтын запасы безнең кулда калырга тиеш. Революция сезгә ак перчатка сузмый, ә бу мандат белән бергә шундый фәрман бирә… Ә хәзер, әйдәгез, юл алдыннан чәй эчәргә! Чәй, чәй, чәй! Рәхәтләнеп Казанны искә алырбыз. Иделне чертовски сагындым… Казан үзен онытмауны ярата. Менә йөрәкнең кыл уртасында тагын ул…

Вахитов. Владимир Ильич! Сездә күп мәртәбәләр булдым инде…

Ленин. Юк, юк, юк! Безне Наденька белән кәләшегез көтә. Ялыктырмыйк.

Коридор буенча Ленинның Мәскәү Кремлендәге квартирына узалар.

Керегез, якташ, керегез!

Вахитов. Хәерле көн, Надежда Константиновна!

Мәхфүзә. Исәнмесез, Владимир Ильич!

Крупская. Исәнмесез, Мулланур иптәш! Әйдәгез, түрдән узыгыз. Тик менә чәе генә – кишер чәе.

Ленин. Архикысыр чәй! Ләкин (көлеп) хәзер кунакларны моның белән гаҗәпләндереп булмый! Шулаймы, иптәш Вахитов?

Мәхфүзә. Безнең өчен сезнең кунакчыллыгыгыздан да зуррак сый юк.

Вахитов (көлеп). Ә без үз сыебызны алып килдек! (Портфеленнән ипи кыерчыгы ала.) Менә нинди тәмле ипи кыерчыгы!

Крупская (елмаеп). Бу нинди хәл инде, Володя?! Кунакка үз сыең белән йөрү эшмени инде ул?

Ленин. Наденька! Татарларның, гомумән, безнең, Казан кешеләренең кунакка ит бәлеше… Әйе, әйе, ит бәлеше алып килә торган бер гадәте бар иде. Дөрес әйтәмме, иптәш Вахитов?

Крупская. Әйдәгез, утырышыйк, чәй суына. Сүз уңаеннан сорыйсым килә, Мәхфүзә: кишер чәе чын чәйгә караганда тизрәк суына икән, игътибар иткәнегез бармы?

Ленин. Кайчан юлга чыгасыз, иптәш Вахитов? Иртәгәме?

Вахитов. Бүген. (Сәгатенә карап ала.) Хәзер үк диярлек.

Ленин. Сезне вокзалга шофёрыбыз Мөхәммәтвәли Сәйфуллович илтеп куяр. Мин әйтермен.

Крупская. Казанда быел җәй бик эссе, диләр. Хәер, бездә дә гадәттән тыш авыр җәй… Казанны минем дә бик күрәсем килә!

Ленин. Искиткеч шәһәр!.. Аннан күпме революционерлар чыкты! (Вахитовка.) Нидән дип уйлыйсыз?

Вахитов. Иреккә сусауның гасырлар буена җыелган көчле концентрациясеннән ул. Пугачёвка кадәр үк башланган.

Ленин. Федосеев, Вера Фигнер, Бауман, Яков Михайлович Свердлов, Киров шәһәре… Ә Горький, Горький! Казанда күмәч, клиндерләр пешергән Алексей Максимович!.. Аннан соң сезнең дустыгыз, революция тантанасын күрми вакытсыз үлгән беренче татар большевигы Ямашев… Ә теге зур шагыйрь… Тукаев!

Крупская. Күпме революция бөркете һәм барчасы – Казаннан! Иделдә, акчарлакларга караганда, бөркетләр күбрәк, күрәсең.

Ленин. Казан университетындагы студентлар сходкасы… Казан – минем дә яшьлегем. Кокушкинога беренче сөргенгә сөрелү… Төнлә ат көткәндәге учаклар һәм төтен исе сеңгән тары боткасы… (Уйчанланып китә.) Малайлар белән бергәләп, без матур бер татарча җыр җырлый торган идек. Нинди иде әле ул?.. Онытылган инде… Юк, исемдә! (Көйли.) «Сары, сары, сап-сары, сары чәчәк саплары…»

Мәхфүзә (җанланып, җырны дәвам итә).

 
Сагынырсың, саргаерсың,
Килсә сугыш чаклары.
 

Ленин (шат). Нәкъ шулай, нәкъ шулай!.. Аны минем балачак дустым Баһави… әйе, Баһави җырлый торган иде. (Моңсу.) Баһави… Кайда икән ул хәзер? Нинди? Кыю иде! Ияр күрмәгән теләсә нинди атка атлана! Үзе янына мине дә атландыра торган иде!

Вахитов (тора). Казан соңгы тамчы канга кадәр сакланыр. Казандагы эшчеләр сыйныфына ышанып таянырга мөмкин булганын сез белми кем белсен, Владимир Ильич?! (Крупскаяга.) Безгә китәргә вакыт, Надежда Константи– новна!

Крупская. Ә чәй? Безнең әле чәй эчәсебез бар!

Ленин (Вахитовның иңеннән кочып). Чәйне бүтән чакта эчәрбез, Наденька. Вакыт көтми. Ә менә Казан эшчеләре комиссар Вахитовны көтә.

Крупская. Казаннан әйләнеп кайткач, һичшиксез, чәй эчәргә керегез!

Мәхфүзә (тора). Рәхмәт яусын, Надежда Константиновна.

Ленин (Вахитовны ишеккә таба озата барып). Әҗәт сездә кала, сездә! (Мәхфүзәгә.) Сездә дә!

Мәхфүзә (төшенеп җитмичә). Миндә?.. Ни әйтергә дә белмим, Владимир Ильич…

Ленин (шаян). Туегызга дәшмәссез микәнни?!

Мәхфүзә (оялчан). Туй… Хәзер революция, Владимир Ильич…

Ленин. Революция? (Елмая.) Менә, менә революция – мәхәббәтнең нәкъ үзе инде ул! Революция – мәхәббәтнең иң югарыгы билгесе ул. Бер генә кешене сөю түгел, ә бөтен кешелекне ярату!.. Беләсезме нәрсә? Без сезнең туегызны, һичшиксез, Казанда үткәрербез! Ә таң алдыннан Державин бакчасы аша Идел ярына кояш каршыларга чыгарбыз. Әйе, әйе, нәкъ менә кайчандыр «Татарлар һәм этләргә йөрү тыела» дигән язулар кадакланган Державин бакчасы аша!.. Ә Иделнең аръягында өлгергән арышлар алтынлана!.. (Кырыс.) Иң беренче эш итеп, иптәш Вахитов, Мәскәүгә ашлык озатыгыз әле. Башта бер генә эшелон булса да. Мәскәү эшчеләре үзләренең Казандагы туганнарына бурычлы калмас… Иң беренче эш итеп – икмәк, он, иптәш Вахитов! Вакытлыча чигенергә туры килсә, аеруча азык-төлек складларын юк итегез. Бу мәсьәләдә шәхсән миңа гына җавап бирәсез… (Яңадан елмаеп исенә төшерә.) Ә Казанда гаҗәеп тәмле ак күмәч пешерәләр иде. Оленька белән йөрергә чыккан саен, ул: «Володя, Володя! Сатып ал әле миңа сап…» (Хәтерләргә тырышып.) Сап…

Мәхфүзә. Саплы калачмы?

Ленин. Әйе, әйе! Саплы калач! Шундый… тоткалы. Әйтерсең лә барышнялар сумочкасы. Без аны Алексей Максимович белән Каприда да искә алган идек… Горький да саплы калачлар пешергән.

Вахитов. Бәлки, аларның берәрсен мин дә ашаганмындыр әле.

Ленин (күңелле көлеп). Уйлап кына кара, Наденька: бөек пролетар язучы бөек икмәк пешерүче булган! (Кабат бик җитди төстә.) Иптәш Вахитов! Казан Советлар Казаны булырга тиеш һәм булыр да. Ахырынача һәм бөтенләйгә!.. Онытмагыз: иң элек икмәк, Мәскәү эшчеләренә икмәк! Уңыш телим, бар күңелем белән уңыш телим!..

Казан.

Ату тавышлары, атлар кешнәгән авазлар, боерык бирүләр яңгырап тора. Сәхнәне чигенүче кызыл гаскәриләр, аларны эзәрлекләүче акгвардияче офицерлар, чехословак солдатлары тутыра. Бер төркем буржуалар һәм байлар стенадан кызыл комачка гарәп хәрефләре белән татарча «Иптәшләр! Мөселман ярлылары эше хакына көрәшегез» дип язылган лозунгын каерып маташа.

Поп (кадило чайкый). Господи! Пресвятая Богородица наша! Благослови освободителей наших во имя отца и сына и святого духа! Именем пресвятой Казанской Богоматери отпускаю грехи ваши во имя спасения единой и неделимой России! Добро пожаловать во великий и освящённый град Казань, великомученики мои! Господи, спаси и помилуй во веки вечные!..

Тын. Мәчеткә кереп качкан кызыл гаскәриләр, матрослар ишектән менә-менә бәреп керәчәк дошманны атып каршыларга торалар.

Хәзрәт (мөнбәрдән). Инкыйлаб вә мөстәкыйль мөселман мәмләкәте дигән гөнаһлы дәгъваларыгыз суештан гайре ни кыйлды?! Сөннәтсез рабочийлар вә яһүд приказчиклары коткысына ияреп, «Тәрәккыят!» дигән оран салдыгыз! Ул менә җил очырган тузандай гаип булды. Дин вә мәгыйшәт, бердәм өммәт вә күктән иңгән изге максат хакына, изге иман өчен җан фида кылырга әзерләнегез, оланнар! Бер эт килә, икенчесе китә – мөселманнардан гайре дә сөяк табылыр…

Кызыл гаскәри. Сөягең ни, хәзрәт?

Яралы матрос. Халык түгелме?

Хәзрәт. Халыкның кодрәте киң, шөкер! Мөхәммәт галәйһиссәламнең гавами тәгълиматы вә Аллаһы Тәгалә рухының мәңгелеге шәрифенә халык үз-үзен аямас!

Кызыл гаскәри. Халыкның үз кодрәтен үзен изүчеләргә корбан иткәне юк!

Хәзрәт (араларына төшә, үгетләп). Исегезгә килегез, оланнар! Олуг данына Шәрыкның барча мөселманнары баш орган изге мәчетемез бусагасыннан шайтан кулына гына муафыйк мылтык тотып кердегез… Изге мөнбәр тарафында кан коярга катгый тыямын вә Аллаһы Тәгалә хакына ялвара– мын!..

Яралы матрос. Братва! Прения бетсен!

Каерып ачылган ишектән август аеның якты кояш нурлары белән бергә пулялар яңгыры бәреп керә.

Занять оборону! Полундра!

Кызыл гаскәри (җырлый).

 
Это есть наш последний
и решительный бо-о-ой!..
 

Атыш. Ак офицер белән ак чехословак гаскәриләре кызылгвардиячеләрне шундук стенага кысрыклыйлар.

Яралы матрос. Хушыгыз, братва! (Күкрәген тотып ава.)

Кызыл гаскәри (аны тотып кала). Бәхил бул, туган…

Хәзрәт (суешны араларга омтылып йөри). Йа Хода! Туктагыз, адәмнәр! Господи… Тфү, ләгыйнь!.. Господин әфисәр!..

Офицер аны кылыч белән чаба.

(Башын тотып.) У-у, тәмуг гөрзиләре!.. (Ава.)

Ниһаять тынлык урнаша.

Кайдадыр солдатларның строй белән «Соловей, соловей, пташечка»ны җырлап үткәннәре ишетелеп кала. Өзек-өзек кенә «Маньчжурия сопкаларында» вальсы яңгырый, аерым ату авазлары килә. Исерек офицер белән бер туташ култыклашып уза, туташ әллә көлә, әллә елый. Ягъни гадәти ак оккупация һәм хәрби террор күренешләре. Әнә ян-яктан ике штык сагында яралы кызыл гаскәрине алып баралар. Аңа каршы шул ук рәвештә, тик офицер җитәкчелегендә солдатлар сагы астында сакал-мыеклы кеше атлый. (Озакламый без аларны төрмә камерасында җавап тоткан чакта күрербез.)

Узып барышлый, ике эшче кепкалары астыннан гына бер-берсенә карашып алалар да төрле тарафка юнәләләр. Гәҗитче малай үтеп китә.

Гәҗитче малай. Комиссар Вахитов тотылды, Вахитов! Ленин комиссары Мулланур Вахитов! Комиссар Вахитов – Казан Кремле төрмәсендә!..

Милләтче (гәҗит тоткан, узып барышлый). Менә, менә!.. Капты! Инде ычкына алмас… ычкындырмабыз! (Чыгып китә.)

Өммегөлсем Казакова күренә. Гәҗиткә ашыгып күз йөртеп ала да ридикюленә яшерә. Кая барырга белми тора да читкә китә.

Казан Кремле. Ак гаскәрләр командующие кабинеты. Өстәл янында генерал утыра. Полковник керә.

Полковник. Рөхсәт итегез, галиҗәнап!

Генерал. Мин сезне көтәм, полковник!

Полковник (алгарак килеп баса). Боерыгыгызны үтәвем хакында белдерүемә шатмын: комиссар Вахитовны кулга алдык.

Генерал. Яхшы хәбәрегез өчен мактыйм, полковник. Моның өчен шампанское белән дә сыйланып алу гөнаһ булмас иде, кадерлем!

Полковник. Мин дә кире какмас идем, Ардальон Касьянович. Әмма бу Казанга шампанское каян килсен?

Генерал. Бозлысы бер дә зыян итмәс иде, Теннис. Көне нинди диген… Бу Казанның августы быел бигрәк кайнар.

Полковник. Безнең большевикларны пешерүебездән ул! (Көлә.) Алар өчен исә кабер суыклары килеп җитте.

Генерал. Сабыр, полковник, сабыр. Ашыкмагыз. Бөек политик Цезарьның үз дошманнарын кылыч белән генә түгел, алтын акча һәм сүз белән дә җиңгәнен онытмагыз. Ул җиңелгән дошманнарына рәхимле дә була белгән. Гөнаһны гөнаһ белән юуның җиңүдә бердәнбер юл булып чыкмавы да ихтимал.

Полковник. Большевикларга карата рәхимле булу – Аллаһы Тәгалә каршында гөнаһ, галиҗәнап! Бүген бар гөнаһларны аларга карата шәфкатьсезлек белән генә юып бу– ла.

Генерал. Гөнаһ… Алар алласызлар, үзләрен гөнаһлы санамыйлар. Алласы юкның гөнаһысы да юк. Сез хаклы, кылыч һәм кан – аларның башы иелсә шушыңа гына иелә… Ә бәлки, алтынга да иелер әле, кадерлем, алтынга да. Ашыкмыйк. Безнең кулыбызда – егермедән артык кызыл комиссар. Родионов – аларның хәрби округ штабы начальнигы. Руанет, – государь император галиҗәнапларына биргән присягасын таптап, большевикларга сатылган полковник… элеккеге полковник Руанет, мин аны үз кулым белән атарга әзер. Азык-төлек комиссары Назаров, – сыңар кадак азык-төлекләре юк, ачлыктан шешенеп яталар, ә азык-төлек комиссарлары бар! Большевиклар пароходы коменданты де Сегюр, күрәсең, француз аристократларыннандыр… Сембер финанс комиссары Моторин, Казанга эрсэфэсрның алтын запасын санарга килгәндер инде, мескен… Тагын хәрби әсирләр комиссары Беренс, бусының жид икәненә шикләнмәскә була… Һәм шуларга өстәп – Ленинның шәхси комиссары Вахитов.

Полковник (шаяртып). Бәлки, берәр урам чатында студент гадәтенчә Ленин үзе дә йөридер әле? Ул студент чагында – утыз ел элек шушы Казан Кремле төрмәсендә черергә тиеш иде ләбаса! Жандармерия идарәсенең ахмаклары (ирония белән) аны Казаннан кырык чакрымга сөргенгә сөрәләр – Кокушкинога, бабасының имениесендә ял итә-итә рәхәтләнеп марксизмны өйрәнеп ятарга! Рәхим итегез, хәзер инде аңа Казан Кремлендә генә кысан – ул Мәскәү Кремлендә үк һәм монда үзенең шәхси комиссарларын җибәреп ята… Кылыч һәм кан – ул алласызлар белән шушы телдә генә сөйләшергә кирәк.

Генерал. Алар алласыз булсалар да, рухның мәңге үлемсезлегенә охшаш бер үлемсезлеккә табыналар бит. Әйтик, үзләренең алласыз эшләренә. Шуның өчен үлемгә баралар!

Полковник (хурланып). Ә без?! Офицерлар строенда саф-саф булып, ак байраклар астында психик атакалар белән барышнялар кочагына барабызмы әллә?! Үлемгә каршы түгелмени?

Генерал. Бөркү… Эссе. Җан кайный… Боже мой! Нибарысы сигез йөз чакрымнан – Мәскәү! Алтын гөмбәзле Мәскәү! Ике адым бит, ике адым, бер атлыйсы, ике сикерәсе… Скрипка кылыдай тартылып сузылган сигез йөз чакрым ара. Кайда шартлап өзеләчәк – менә шул ноктаны табасы иде. Тик кайда ул?! Бәлки, Аллаһы Тәгалә кодрәте белән без азат иткән Казандадыр? Бәлки, ул без уза алмаган Идел күперендәдер? Бәлки, ул нокта кораллы фетнә әзерләп ята торган Казан подпольесыдыр? Ә комиссар Вахитов шуның йөрәге булса?

Полковник. Йөрәге иде, галиҗәнап. Фетнә йөрәге иде. Иде диюе рәхәт.

Генерал. Сез, күрәм, үткән заман фигыльләрен яратасыз бугай, полковник.

Полковник. Ә безнең заманнар үтәргә иртә әле. Без үз заманнарыбызны кире кайтарырбыз. Безнең анда кайту юлыбыз большевиклар каны белән чип-чиста итеп юылган булыр…

Генерал. Сезнең таеп егылганыгыз бармы, полковник?

Полковник (аңлап җитмичә). Аңламыйм…

Генерал. Иң афәтлесе – кеше канында таеп егылу.

Полковник. Әгәр дә безнең юлыбызга ач бүреләр көтүе аркылы төшсә, без нишләргә тиеш булып чыгабыз соң, галиҗәнап? Килгән юлыбыздан кире борылып китмәбез ләбаса инде!

Генерал. Сез яхшы солдат, контрразведчик, мәгәр ерактан күрә белүче политик түгел, полковник. Мин Цезарьның үз дошманнарын, каннарын коюдан гайре, сүз һәм алтын белән дә җиңгәнен сезнең исегезгә юкка гына төшермәдем ләбаса.

Полковник (аңларга тырышып, иңбашын җыерып). Бүреләр көтүе һәм сүз?

Генерал. Ә нигә көтү белән сөйләшергә? Аларның вожаклары бар. Һәм аның белән килешер өчен, сарык түшкәсен бөтен көтү белән бүлешкәнче, бер үзенә файдалырак икәнен аңлатырга кирәк.

Полковник. Ә алар, түшкәгә генә риза булмыйча, гафу итегез, сезнең белән минем җанны алуны артыграк күрсә– ләр?

Генерал (тантана белән). Менә ул вакытта сез аларны кисегез, тураклагыз, атыгыз инде! Биткә кунган озынборынны сыткан кебек җиңел төстә, салкын акыл белән. Ә Казанда вожак – Вахитов, һәм минем аңа бер тәкъдим ясап карыйсым килә. Без аңа җанын саклау бәрабәренә татар халкын бирик… вакытлыча гына, әлбәттә. Бәлки, ул аны, Ленин һәм большевиклар көтүе белән бүлешүгә караганда, үзенеке генә итүне артыграк санар. (Үз-үзеннән тулы канәгатьләнүен белдергән төстә креслога җәелеп утыра.) Әйе-әйе, полковник, мин хәзер шушы минутта аның белән сөйләшергә теләр идем.

Полковник (ниндидер яшерен уй белән). Бәлки, кичен хәерлерәк булыр, Ардальон Касьянович? Бөркү… сулыш алуы читен…

Генерал (ирония белән). Казан университетының элеккеге студенты Ленин нихәлләрдә яшәп ята икән – сорашыйм. Әйе, китерергә кушыгыз. (Маңгаен, муенын сөртә.)

Полковник. Беләсезме, галиҗәнап… Кечкенә генә… ачыклап җиткерәсе бернәрсә бар иде әле. Эш шунда ки, безнең кулдагы Вахитовлар – өчәү…

Генерал (сәерсенеп һәм югалып калып). Өчәү?!

Полковник. Минем кешеләрем комиссар Вахитов булуы ихтимал хәлләрдә өч кешене кулга алды, галиҗәнап.

Генерал. Миңа бер, әмма чыны кирәк. Ул миңа татар халкын без төртеп күрсәткән якка алып барыр өчен кирәк. Ул чагында кызылларның Казан – Урал – Самара фронтын ачудан гайре чаралары калмаячак. «Революциянең язмышы шушы картада тора. Барысы да шушыңа бәйле». (Полковникка өстәл аша үрелеп текәлә.) Бу минем сүзләрем түгел, полковник, бу – Ленин сүзләре. Димәк барысы да безгә бәйле, безгә!.. Вахитовны миңа, Вахитовны! Берсен генә! Мин аның берсеннән генә дә гарык!

Кремль төрмәсендәге камера.

Полковник. Аның каршында кызылармеец киемендәге озын таза гәүдәле кеше басып тора. Ул – Өченче.

Полковник (урындыкка күрсәтеп). Утырыгыз.

Өченче. Мин кичәдән бирле утырам инде.

Полковник (урындыкка ишарәли). Күрмим.

Өченче. Мин кичәдән бирле сезнең зуррак урындыгыгызда утырам – төрмәгездә. Хәер, зур пычракка егылгач, кечкенәсе җирәндерми. (Утыра.)

Полковник. Гомуми камера кысанрактыр, әлбәттә. Бер кешелек төрмә камерасы гына түгел, шәхси кабер дә дөнья бәясе торырлык хәзинә – нишлисең, сугыш… Мин сезне аңлыйм, аңлыйм. Мәскәү Кремлендәге кабинетыгыздан соң – сасы исләр, кандала һәм шуның аша башка нигъмәтләр…

Өченче (бүлдереп). Сүз уңаеннан, полковник әфәнде, сезнең кандалаларыгыз…

Полковник. Безнең?! Ни өчен безнең? Без Казанны алганчы, бу төрмәләр сезнеке иде ич. Шулай булгач, кандалалары да сезнеке.

Өченче. Алар сезнекеләрнең канын эчкән, димәк, сезнеке. Кем әйтмешли, җан һәм кан дусларыгыз… Менә шул, полковник әфәнде, сезнең кандалаларыгыз үз-үзләрен бик сәер тоталар.

Полковник. Китсәнә! Соң?

Өченче. Безне тешләмиләр.

Полковник. Тешләмиләр?! (Юри кызыксынган булып.) Сәер, бик сәер! Бәлки, барлык илләрнең пролетарийлары белән берләшергә карар кылганнардыр? (Көлә.)

Өченче. Ә миңа безгә кадәр утырган буржуйларның майлы, симез тәннәрен юксыналар кебек тоела. Бездән аларга нәрсә, каннарыбызны шампанскийлар белән зәңгәрләтмәгәнбез, кара һәм кызыл уылдык, устрицалар, ит, май ашамыйбыз… Сез үз кандалаларыгызны иркәләп бетергәнсез, полковник әфәнде.

Полковник. Ә менә мәет кортлары алай тәмлетамаклар булып бетмәгәннәрдер әле. Алар Ленин комиссары Вахитовны бик тәмләп авыз итәрләр дигән нык ышанычым бар.

Өченче. Алар сезне тансыклый төшкән булсалар?

Полковник. Әңгәмәбез бик эшлекле шартларда үтте, мин канәгатьмен. Тәмле телегезгә караганда, сез, шиксез, комиссар Вахитов булсагыз кирәк.

Өченче. Комиссар Вахитов?.. Ахыр килеп, мин, сезнең ише контрразведка Газраиле булып үлгәнче, кабер кортлары янына комиссар Вахитов йөзендә баруны артыграк күрер идем. Мин комиссар Вахитов булуга риза, полковник.

Полковник. Хәер, сез чын Вахитовмы соң? Ялганласагыз? Дәлилегез бармы соң?

Өченче. Үләр өчен дә, комиссар мандаты кирәкмени?

Полковник. Комедия ясап, артистланмагыз, зинһар, сез театрда түгел!

Өченче. Ә революция – бөтен гавам театры инде ул. Күпме фаҗига һәм мәхәббәт?! Бөтен Россия – утлы театр сәхнәсе!

Полковник (ишекне ачып җибәрә). Алып китегез!

Өченче. Ышанмыйсызмыни? Алайса, мин бу рольгә әзер. Тамашаның ахыры фаҗигале буласын белсәм дә.

Полковник (кычкырып). Алып китегез!

Өченчене алып чыгып китәләр. Бераздан Икенчене – сәүдәгәр Байназар Бәхтизаровны алып керәләр. Ул яхшы киенгән, сакаллы, эре сөякле кеше.

Сез кем?

Икенче. Әчтерханнан, сәүдәгәр Бәхтизаров. Мине Әчтерханда теләсә кайсы эт таный.

Полковник. Мин Астрахань эте түгел.

Икенче. Этләр Әчтерханда гынамыни?.. (Ялгыш әйткәнен аңлап, югалып кала.) Сәүдәгәр мин, Байназар Бәхтизаров. Казанга кызыл мал белән килдем.

Полковник. Кызыл мал беләнме, әллә кызыл пропаганда беләнме? (Кинәт.) Казанда большевикларның баш күтәрү вакытын кайчанга билгеләдегез? Көне! Сәгате!

Икенче. Каян белим, ди, мин аны! Мин – сәүдәгәрмен.

Полковник. Нигә сез атагыз – Муллаҗан Вахитов өендә качып ята идегез?

Икенче. Ул – минем атам түгел, атамның компаньоны! Чәй сәүдәгәрләренең чәй сәүдәгәрләре белән очрашуы хилаф эшмени?

Полковник. Ә Муллаҗан Вахитов сезне үз улы дип белеп керткән ич, ул моны сорау алганда әйтте.

Икенче. Мин аңа төнлә белән килеп кердем, кемгә ишек ачканын каян белсен. Аннары соң без, сәүдәгәрләр, йөзгә карап түгел, ә бер-беребезнең кесәсенә карап сөйләшергә күнеккәнбез.

Полковник. Сезнең чәчегез нәкъ Вахитовныкы шикелле җирәнсу…

Икенче. Моңа мин үзем дә аптыраганмын инде, полковник әфәнде! Минем атам да җирән түгел, анам да. Миңа гына каян килгәндер инде ул, әни белән бер Аллаһы Тәгалә үзләре генә белә торганнардыр… Киселәсе башта чәч кайгысы түгел дия торганнар иде, ә минем башым киселәсенә чәч сәбәпче булырга охшый… Ялгышмасам, Баш Комиссар Ленинның үз чәче дә җирән дигән сүз йөри түгелме соң әле? Әле дә ярый мине Ленин дип шикләнмисез!

Полковник, арып, фуражкасын сала, маңгаендагы тирен сөртә.

(Шатлыклы гаҗәпсенү белән.) Чү! Полковник әфәнде! Карагыз әле, кара!..

Полковник, сәерсенеп, як-ягына карана.

Сезнең үз чәчегез дә… ни, җирән икән ләбаса!

Полковник (ярсып). Күземнән олак! (Ишеккә кул изи.) Алып китегез!

Икенчене алып китәләр.

Полковник арлы-бирле йөренгән арада, сакчылар Беренчене алып керәләр. Төз гәүдәле, аның акыллы һәм көчле ихтыярлы кеше икәнлеге йөзеннән, үз-үзен тотышыннан ук күренеп тора.

(Аңа игътибар белән карап торганнан соң.) Утырыгыз, комиссар, рәхим итегез.

Беренче утыра. Тынлык.

И так, бүген мең тугыз йөз унсигезенче елның тугызынчы августы.

Тынлык дәвам итә.

Нигә игътибар итмисез? Бүген мең тугыз йөз унсигезенче елның тугызынчы августы.

Беренче. Унҗиденче елның ноябреннән алып, вакытны без саный башладык.

Полковник. Без сезне комиссар Вахитов дип уйлап ялгышканбыз, ахрысы. Әгәр дә сез, чыннан да, Ленин җитәкләгән Совнаркомдагы Үзәк мөселман комиссариаты комиссары, шул ук вакытта ул комиссариатның халыкара пропаганда бүлеге мөдире, Милләтләр эше буенча Халык комиссариатының Баш коллегиясе члены, азык-төлек буенча гадәттән тыш комиссар Вахитов булсагыз, иртәгә, ягъни унынчы августа, үзегезнең туган көнегез икәнен исегезгә төшерер идегез. Димәк, сез – ялган комиссар! Үзегезнең комиссар икәнегезне кире какмыйча, безне ялган юлга этәрергә тырышуыгызның сәбәбе чын комиссарның эзен яшерер өчен түгелме?

Беренче. Без туган көннәребезне яңа стиль белән үткәрәбез инде.

Полковник. Егерме өченче августта димәкче буласызмы? Сезгә ул көнне (исәпләп) утыз өч яшь тула (елмаеп)… әгәр дә сез чын Вахитов булсагыз. Җәннәт яше. Ярый, туган көнегезгә бүләк рәвешендә (зур канәгатьләнү белән) мин сезне хур кызлары кочагына озатырмын. Тик мин иске стильгә тугры. Иске стильгә!

Беренче. Иске стильгә, иске дөньяга… Сез кояш, ай календареннан, вакыт агымыннан соңга калдыгыз. Сезне дәваларлык түгел.

Полковник (аннан көлеп). Менә, менә… Ә без сезне төрмә лазаретында дәвалап яткырабыз. Бу сезгә нәрсә турында да булса сөйләмимени? Нигә икәнен беләсезме? (Ачы ирония белән.) Без сезнең тән яраларыгызны гына түгел, большевиклар саташуыннан да дәвалап булуына ышанабыз әле.

Кайдадыр кемнеңдер үтә газап белән кычкырганы ишетелә. Тимер ишек дөбердәгәне һәм таш идәндә солдат итекләре тавышы яңгырап кала.

Беренче (тыңлап). Ишетәсезме? Сез Россияне бары тик җәзалау һәм үлем белән генә дәваларга маташасыз. Сезнең бу дәвагызны Пугачёвтан башлап декабристларга, Каракозовтан алып Пресня эшчеләренә кадәрге минем бик күп рухи туганнарым татыды инде. Сез менә аларны тираниягә каршы көрәштән ваз кичерүдән башлап карагыз.

Полковник. Юк, без яңадан башлап тормабыз инде, ә иске стилебезгә турылык рухында дәвам итәрбез. Үлем сезне үзегезгә кадәрге теләктәшләрегез янәшәсендә яткырыр. Аларга безнең ниятләребезне җиткерерсез.

Беренче. Мин алар янәшәсендә ятарга ризамын. Сезнең белән генә янәшә булмасын.

Полковник ишеккә кул изи. Беренчене алып чыгып китәләр.

Полковник. Эссе… Дошманнар күп, әмма монда берсе урынына өчәү. Бәлки, дүртәү, бишәү үктер инде? (Кинәт револьверын, чыгара да ике куллап залга төби.) Монда тагын кайсыгыз комиссар Мулланур Вахитов?!

Тавыш. Мин!

Полковник, көтмәгәнлектән, тавыш иясен эзләп як-ягына карана. Поручик керә.

Поручик. Мин, полковник әфәнде. (Үкчәләрен бер-беренә бәреп, үрә катып кала.) Мин аларның дүртенчесе була алам.

Полковник (беркадәр тынычлана төшеп, ләкин үзен шаяртканга хурлануын яшерергә тырышып). Шаяртмагыз! Контрразведкада сездән башка да егермеләп комиссар үз язмышын көтеп ята. Генералга аларның берсе генә хаҗәт – Мулланур Вахитов.

Поручик. Һәм ул затлы ташны ялган ташлар арасыннан табарга кирәк.

Полковник. Ягъни…

Поручик. Минем вакытлыча аларның дүртенчесе буласым килә.

Полковник. Ялган ташлар арта барган саен (башына суккалап), чын башларның кими баруы ихтимал.

Поручик. Безнең барыбызны да бер камерага ябарга кушыгыз. Аларның ни сөйләшкәнен тыңлыйсым килә. Бер читлеккә дүрт арыслан сыймас.

Полковник (аңа җентекләп карап торгач). Сезгә күпме вакыт кирәк?

Поручик (ашыгып). Ике сәгать җитә.

Полковник (уйланып). Ярый. Киенегез.

Поручик. Мин киенгәнмен.

Полковник (аны баштанаяк күзеннән кичерә). Хәер, аның болай да йөрүе ихтимал… (Салкын, битараф.) Сез дә мөселман бит, күрәсең, сезнең комиссар белән үз исәп-хисабыгыз бардыр. Сезнеңчә килеп чыкса, ул – сезнеке. Тик ашыкмагыз. Сез бик кайнар кеше: кирәгеннән алда үч алып ташламагыз, кисәтеп әйтәм. Ул безгә сау-сәламәт һәм таза акылда кирәк.

Поручик. Ә мин беләм. Сез, полковник әфәнде, яралы дошманнарыгызны башта дәвалыйсыз, аннары җәзалыйсыз. Үч нәрсә ул? Үч – ачык сугыш, намуслы көрәш. Ә сезнең подвалларыгызда серле сугыш бара. Серле сугыш намуслы көрәштән күпкә канлырак.

Полковник. Намус карта уенында кирәк, поручик. Безгә сезнең аңа бармак төртеп күрсәтүегез җитә. Уңышлар телим.

Сәүдәгәр Муллаҗан Вахитов йорты. Кыңгырау чылтырый. Муллаҗан күренә.

Муллаҗан. Тагын кайсысы икән? (Көзгегә карап, муенындагы «күбәләген» төзәтә, чәчен сыйпый, сакал-мыегын сыпырып ала.)

Югалып тора. Өммегөлсем, аның артыннан Муллаҗан керә.

Куркыттың. Тагын солдатлар дип торам.

Өммегөлсем (кинәт борылып). Тагын дисеңме?

Муллаҗан. Кичә кич минем өемә бер офицер белән бер көтү чех легионеры бәреп керде…

Өммегөлсем (ашыгып). Әйт, алар Мулланурны синең өеңнән алып чыгып киттеләрме?

Муллаҗан. Аллага шөкер, юк. Мулланур шуннан алдагы төнне генә минем өемнән киемен алмашып, ашап-эчеп, үз аягы белән чыгып китте. Миндә бүтән бер чит кеше бар иде, шуны алдылар. Ахрысы, Мулланур дип шикләнеп. Кем икәнен дә белми калдым. Әчтерхандагы бер ширкәттәшемнең улы дияргә генә өлгерде.

Өммегөлсем. Улыбызны кулга алганнар!

Муллаҗан. Беләм. Казанны кабып йоткан бүреләр Мулланурны гына төкереп ташламаслар.

Өммегөлсем. Коткар! Теләсәң ничек, тик коткар гына. Минем бердәнберемне… юанычымны, өметемне.

Муллаҗан эндәшми тора.

Ник дәшмисең?

Муллаҗан. Эндәшеп нишләтим? Вакытында эндәшмәдем түгел, хак юлга өндәп, күпме үгетләдем, колагына да элмәде ичмаса, урыс сөте эчкән нәрсә! Йөрмә, дидем, акылыңа кил, ташла, дидем, сәясәт белән булышу хәерлеге илтми, дидем. Күпме вәгазь укыдым, – буталуыннан туктамады… Хәзер генә нишләтим? Кайтып төшүенең икенче көнендә үк эзләп табып, аягына гына егылмадым. Башың исән чакта, Казаннан ычкын, дидем. Тыңламаган… (Кайнарланып.) Ашады башын, ашады!.. (Яшь аралаш.) Харап булды бала!

Өммегөлсем. Муллаҗан… (Аннан күзен алмыйча, чигенеп, урындыкка утыра.) Инде шулай ук өметсезмени?! Чарасы бер дә юк түгелдер! Шушы мал-мөлкәтең була торып (бүлмәне күздән кичереп), күрәләтә кул кушырып калырсың микәнни?

Муллаҗан (ризасыз). Син, Өммегөлсем, кеше мөлкәтен күпсенмә инде. (Йөткеренгәләп.) Әле дөньялык кичәсе бар, иртәгә кыямәт көне димәгән, малның үз урыны.

Өммегөлсем. Күзеңне ач! Кыямәт үз тешләренә кысылып калган корбаннарын чистарта, ә аларның берсе – синең белән минем улыбыз.

Муллаҗан (баш бармагы белән иңбашы аша тәрәзәгә төртеп). Болармы кыямәт? Бер эт килә, икенчесе китә. Икесе дә бер-беренең койрыгына ябышкан. Эт этне ашый, ә сәүдәгәр баш кашый: кайсысы көчлерәк? Кайсы көчле булса, шуңа сөяк ташлый.

Өммегөлсем. Мулланурны шундый сөяк итәсеңмени?

Муллаҗан аңа бик үпкәләп карап куя.

Гафу ит… Фани дөньяда күз алмам бер генә – Мулланурым. Аны югалтсам, күңелемнең нуры сүнәчәгенә иманым камил. Сиңа унҗиде яшьлек сачәк булып чыктым, аерылышкач, Мулланурым-күз нурымны ялгызым тәрбия кылдым. Тормышы ни гомер кылда тирбәлеп торды, үлә дигән чакларында тыным белән җан сулышларымны өреп терелттем. Син киткәч тә, аның хакына канатым сынмады, соңгы көчемне йодрыгыма кысып түздем. Инде Мулланурым шундый олы Рәсәй мәмләкәте күләмендә күренекле асыл ир булып җитешкәнен күреп, бәхетемнең чигенә җиттем, сөенечемнең күгенә аштым. Нихәл итим, язмышымда язган, күрәсең, инде менә бу хәсрәтне дә кичерергә язган икән. Нишлим, нихәл итим – сиңа килдем. Мулланурым-күз нурым хакы өчен шушындый… түбәнлеккә төштем. Ата була торып, мин чарасыздан бичараның хәленә керми калырга ул хәтле дә миһербансыз адәм актыгы түгелсеңдер әле дип уйлап килдем. (Тынлыктан соң.) Мин синең каршыңа беренче вә соң мәртәбә килгән фәкыйрь бер анамын. Минем синнән беркайчан да бер нәрсә дә гозерләгәнем булмады, булмас, тик коткар. Теләсәң ничек, тик коткар гына!

Муллаҗан (утыра). Өммегөлсем… Күпме гомер кичереп, миңа килгәнең булмады. Таң калдырдың. Рәхмәт. Вә кичер мине. Каһәреңә түгел, кем белә, бәлки, каргавыңа да лаек бәндәмендер… Мин көчсез. Анда синең күз яшеңә төкереп тә бирмиләр, эт теле калынлыгы акчаңны бар дип тә белмиләр. Бөтен Рәсәй алтыны белән бугазлары тыгылган, комиссарлар каны белән күзләре томаланган.

Өммегөлсем. Муллаҗан!..

Муллаҗан. Әйе. Алла үзеңне рәхмәтеннән ташламасын диген. Хатын китереп тапшырдылар. Ул тәмугтан ничек юллый алгандыр. (Куен кесәсеннән кәгазь кисәге чыгара.) Кара төн уртасында китереп бирделәр… Укыйммы?

Өммегөлсем эндәшми.

(Укый.) «Газапларым чиксез, ничек икәнен әйтергә сүз таба алмыйм. Авырып, төрмә палатасында ятам. Күрешеп калырга ашык… Улың Мулланур».


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации