Электронная библиотека » Әхәт Гаффар » » онлайн чтение - страница 11


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 10:20


Автор книги: Әхәт Гаффар


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 11 (всего у книги 36 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Милләтче аптырап кала.

Аның анасы хәленә керергә теләүдән түгел, ялгышмагыз, Вахитов безгә кирәк.

Милләтче. Ул – череп каткан большевик лабаса!

Генерал (йөзен чытып). Ә сезнең комитетыгыздагы кол– легаларыгыз Туктаров, доктор Терегулов, Гаяз Исхаков әфәнделәр, Таначёва ханым һәм аның компаньоннары революциягә кадәр жандармериянең теңкәсенә тигән революционерлар исемлегендә йөрмәдемени? Рәхим итегез, аларның хәзерге эшчәнлеге безнең идеяләребез белән бик теләктәш. Ә сез үзегез соң, үзегез?!

Полковник сак астында Беренчене, Икенчене, Өченчене, Дүртенчене алып керә.

(Милләтчегә, теләмичә.) Үтенеч кәгазьләрегез калып торсын. Үзегез дә китми тора аласыз. (Полковникка.) Башлагыз, полковник.

Полковник (коридор ишеген ачып). Казакова ханым! Вахитов әфәнде!

Өммегөлсем белән Муллаҗан керә.

Улыгыз белән әңгәмәгезнең биредә узуына каршы килмәссездер, шәт? Катгый тыелган булуга карамастан, без шундый мөмкинлек бирә алдык. (Кергәннәргә.) Ата-анагызны таныйсызмы, Вахитов әфәнделәр?

Икенче (Муллаҗан белән Өммегөлсемгә). Әйтегез әле боларга, минем сезнең улыгыз комиссар Мулланур Вахитов әфәнде түгеллегемне әйтегез әле! Мин сезнең улыгыз булуга бер дә каршы түгелмен, мәгәр Аллаһы Тәгалә бирмәгәнне каян алмак кирәк?

Өммегөлсем (ни башланганын төшенмичә). Сине минем улым түгеллегеңә биредәге бер генә кешенең дә шик-шөбһәсе юктыр, олан…

Икенче. Рәхмәт яусын, анакай! Һич онытмам! Тәңребез кодрәте белән моннан исән-имин ычкына алсам, сезгә Әчтерханнан гомерем беткәнче кытай чәе җибәреп торырмын! (Чигенә, Муллаҗанга.) Шундый бәлагә дучармын, Муллаҗан әфәнде!..

Милләтче. Әфәнделәр!.. Генерал әфәнде!

Полковник (аны тупас туктатып). Сабыр итегез! (Өммегөлсем белән Муллаҗанга.) Галиҗәнап улыгыз белән сөйләшергә рөхсәт итә.

Генерал. Полковник, бәлки, эксцессларсыз гына да мөмкиндер?

Полковник. Тартынмагыз, тартынмагыз, Муллаҗан Гәрәевич, бездән уңайсызланмагыз!

Муллаҗан (үзеннән ни көтелгәнне аңлап). Мин картлачны гафу итегез, башлык әфәнделәр… Минем аны бик күптәннән күргәнем юк… Кинәт кенә тануы авырыксындыра калды.

Өммегөлсем (ачу белән). Синең аталык хисең шулкадәр дә суынгандыр дип һич уйламаган идем!

Муллаҗан (аңа, кисәтергә теләп). Өммегөлсем, монда хисләрдән өстенрәк нәрсәләр бар!

Өченче (алга чыгып). Исәнме, әни. Нихәл, әти?

Өммегөлсем (кыяр-кыймас кына). Бер көе, улым…

Полковник. Ниһаять…

Адъютант Беренче белән Икенчене ишеккә әйди.

Милләтче. Ялгышасыз, полковник әфәнде! Сезне эздән яздырырга тырышалар, әфәнделәр!

Полковник. Ана кеше кемне үз улы дип атаганын бик яхшы беләдер.

Өммегөлсем. Мин бу кешене улым димәдем ләбаса әле!

Дүртенче бер адым алга атлап куя.

Полковник (аңа, өздереп). Кая! Үз урыныгызда торыгыз, поручик!

Муллаҗан (Өммегөлсемгә). Ул биредә юк, Өммегөлсем! Китик без моннан.

Полковник. Биредә улыгыз юкмыни?

Өммегөлсем. Нигә булмасын?! (Беренчегә күрсәтеп.) Менә ич ул, минем Мулланурым, улым минем… (Аны кочаклап ала.)

Беренче (аны кочаклап). Исәнме, әни…

Өммегөлсем (аңа сыенып). Улым минем! Исәнме!

Тынлык. Икенче җиңе белән күзен сөртә.

(Югалып кала.) Разве что-то не так, господа? Ярамаган сүз әйттемме әллә?

Муллаҗан. Безне алдадылар! Сиңа Мулланурны танымау кирәк иде!..

Милләтче. Үткән эшкә салават! Терсәк якын да бит…

Өммегөлсем. Мулланур! Мулланур! Дөресме бу? Нишләп дәшмисең? Миңа бер сүзең дә юкмыни соң инде?!

Полковник. Ул сезгә Мәскәүдән Ленин сәламен тапшырудан гайре берни әйтә алмый инде, сударыня. (Сакчыларга.) Барысын да алып китәргә!

Генерал. Сезне башка тоткарламыйм, ханым. Минем сезнең улыгыз белән күзгә-күз сөйләшәсем бар. Әгәр ул аек акыллы булса, сез тагын очрашырсыз. Сез мин һәм минем улларымнан бәхетлерәк. Полковник, безне Вахитов белән калдырыгыз.

Өммегөлсем (улы алдында тезләнеп). Кичер мине, улым! Мин бирегә сине коткару өмете белән килдем ләбаса! Тик нишләдем? Һәлак иттем! Ана яратуыннан да сукыррак ни бар, Мулланур? Кичер мине, күз нурым, кичер?!

Вахитов (аны торгыза). Кирәкми, әни, кайгырма. Болар алдында түбәнсенмә, зинһар. Синең бер генә тамчы да гаебең юк. Килүең өчен рәхмәт сиңа.

Полковник (ишеккә ишарәли). Барыгызның да чыгып китүен сорыйм!

Өммегөлсем. Без күрешербез бит әле, әйеме, улым?! Генерал әфәнде, шулай түгелмени? Сау бул, улым! Сау бул…

Вахитов. Әйе, әни. (Тыелып кала алмыйча.) Хуш!

Муллаҗан (авыр сулап һәм аңлап). Хуш, улым. (Коча.)

Вахитов. Килүеңә рәхмәт, әти.

Муллаҗан. Синең миңа күптәннән әти дигәнең юк иде инде.

Өммегөлсем (Өченчене кочып үбә). Рәхмәт, улым. (Дүр– тенчегә.) Сиңа да, улым… (Икенченең каршысыннан узышлый.) Сиңа үпкәм юк минем, олан…

Икенче (яшь аралаш). Рәхмәт, анакай! Бигайбә… Чын кытай чәе җибәреп торырмын. Гомерем буена, Аллаһы теләсә, бушлай!

Өммегөлсем белән Муллаҗан чыгып китәләр.

Полковник (солдатларга). Алып китегез! (Икенчегә күрсәтеп, адъютантка.) Монысын мобилизацияләргә. Комендант взводына, коптёрщик итеп куегыз! (Өченче хакында.) Бусының безгә хаҗәте юк инде. Артист, ә?! (Башын чайкап куя.)

Өченче. Ялгышасыз, полковник. Бик тирән ялгышасыз! Мин әле шундый итеп уйнармын ки, полковник, син кул чапмый булдыра алмассың. Без бөтен дөньяны үзебезне алкышларга мәҗбүр итәрбез әле. Бөтен дөньяны, ишетәсезме!..

Сакчылар Икенчене, Өченчене, Дүртенчене алып чыгып китәләр.

Милләтче (тоткарлана, Беренчегә ишарәләп). Мин шәхсән аны каберемнән казып чыгарып сорасагыз да таныр идем.

Генерал. Сез, мөселман җитәкчеләре, үзара килешеп эшли алыр идегездер. Татар милләте сездәй олы дәүләт эшлеклеләренә гаять мохтаҗ. Нигә бу акылсыз ызгыш?

Милләтче. Ленин белән каклап чәй эчкән ата большевик белән янәшә учредительный мәҗлестә утыраммы соң, генерал әфәнде?! Аннан безгә бер мыскал да фәтва юк. Шәхсән мин үзем аның урынында булсам…

Полковник. Аның урынында? Басыгыз соң.

Милләтче. Юк инде. Үз урынында ул үзе басып торсын. Минем урыным милләт башында, милләт!

Вахитов (көлә). Башында син торган милләт, балык шикелле, башыннан черер иде!

Милләтче. У-у, мөртәт! Болак ләмендә тончыккыры! Милли Кабан суы сиңа агу булгыры нәмәрсә!

Вахитов. Болак буенча һәм Кабан күле тирәли изге газаватка чыктыгызмыни? Һәр чат саен, һәрбер йорт түбәсеннән, барча капка асларыннан коммунистларны хурлап мыгырдаган гайбәтләрегездән Кабан күле генә түгел, барча гавам диңгезе сасыр! Ак офицерлар белән чит ил биржевикларының политик базарында революцион татар милләтен сатып йөрүче әрсез маклер лабаса сез!

Милләтче борылып чыгып китә. Полковник та чыга. Генерал кыңгырау чылтырата. Адъютант керә.

Генерал. Чәй кертегезче, капитан.

Адъютант чыгып китә.

Утырыгыз, Вахитов әфәнде. Сүзебезнең озын һәм озак булуы ихтимал.

Вахитов. Миңа Совет хөкүмәте тарафыннан сезнең белән сөйләшүләр алып барырга вәкаләт бирелмәгән.

Генерал. Утырыгыз, Вахитов әфәнде. Күперенке сүзләрсез генә сөйләшик әле. Сезнең полномочиеләрегезнең нинди югарылыкта икәнен мин бик яхшы беләм. Югыйсә сезнең белән контрразведка шөгыльләнүе дә бик җиткән булыр иде.

Адъютант чәй кертә. Вахитов утыра. Адъютант чыгып китә.

(Аның каршысына утыра.) Әйдәгез, сүзебезне тигез шартларда алып барыйк әле.

Вахитов (аңа кырын карап). Тигез шартларда?..

Генерал (чәй ала). Бөркү… кич җитсә дә бөркү… Чәегез суына, Мулланур Муллазянович. Контрразведка чәй белән сыйламагандыр, мөгаен.

Вахитов үз чынаягыннан чәй эчеп куя.

Мин бернинди партиядә дә тормыйм. Мин сугубо хәрби кеше, мәгәр стратегик фикерләүдән дә бөтенләй мәхрүм үк түгел. Хәрби һәм политик ситуациянең үз файдабызга борылганын, шәт, кире какмассыздыр. Шулай булмаган хәлдә, сезгә Казанда… шәхси партиягезне яңадан оештырырга тәкъдим итәргә базмас идем.

Вахитов. Шәхси партиям? Минем беркайчан да шәхси партиямнең булганы юк.

Генерал. Сүз сезнең элеккеге Мөселман социалистик партиясен яңадан оештыру хакында бара.

Вахитов. Ул минеке түгел, ә большевиклар партиясе иде.

Генерал. Мин сезгә ул партиягезне яңадан төзергә һәм шуны җитәкләргә тәкъдим итәм. Әлбәттә, большевикларсыз һәм шуның ише башка төркемнәрсез партия.

Вахитов (көлеп җибәрә). Большевиклар булмаган Коммунистик партияме?

Генерал. Юк, безгә теләктәш милли татар партиясе.

Вахитов. Бу мәгълүм бер законга туры килми.

Генерал. Нинди законга?

Вахитов. Һич югында, бөтендөнья тартылышы законына.

Генерал (йөзен чыта). Мулланур Муллазянович, планеталарны үз иркендә калдырыгыз әле, зинһар. Сезнең белән мин Ньютоннар түгел ләбаса. Хәзер Россиянең һәм, билгеле, аның вак халыкларының язмышы хәл ителә. Вак халыкларның бер олы илаһи милләт тирәли оешырга омтылышы нәкъ менә шул – безгә хезмәт итә торган бөтендөнья тартылышы законы да инде ул.

Вахитов. Бүтән закон бар, генерал: бөтендөнья пролетариатының коммунизмга тартылыш законы. Җирдә кешеләрнең киләчәк язмышын хәзер, асылда, шушы закон хәл итә дә инде. Ул – хәзерге заманның төп законы.

Генерал (тынлыктан соң). Большевик әфәнделәрнең шуңа гына ышанычы калды шул инде. Аларның сәгате санаулы: тагын бер көчәнсәк, Мәскәү – безнеке. Шуннан соң анархияме, монархияме – безнең шәхси эшебез. Минем үземә монархия кадерлерәк. Ә большевикларны юкка чыгаруда анархияне иң кулай ысул дип саныйм. Алай да мин бу изге эшне үзәкләштерер идем. Анархистлар әйткәнчә, һәр большевик башы өчен мең сум акча вәгъдә итсәк…

Вахитов. Акчагыз җитәрме соң?

Генерал. Сез Россиянең алтын запасы үзегездә калган кебек сөйләшәсез. Кырык өч мең пот алтын, утыз мең пот көмеш, платина – боларның һәммәсе хәзер безнең кулда. Аны сез коткарырга тиеш идегез бит, шулаймы? Ләкин өлгермәдегез. Шигем бар, моның өчен Мәскәү сезне кичерер микән?.. Әйе, һәр большевик башы өчен мең сум акча. Сез Россиядә ни башланасын күз алдыгызга китерә аласызмы?!

Вахитов. Беләсезме, без, коммунистлар, киләчәкне бары тик реаль төсләрдә генә күз алдына китерәбез.

Генерал. Тарих шаһит: кеше гомере – җирдәге иң арзан нәрсә. Менә шул очсыз нәрсәгә кыйммәт бәя куйсаң… Юлий Цезарь үтерелгәч, Рим консулы Марк Антоний өч йөз Рим сенаторын үлемгә хөкем иткән. Тегеләр, билгеле, кайсы кая таралышып-качып беткәннәр, һәм шунда ул һәр сенатор башы өчен егерме биш мең динарий, безнеңчә, алтын белән… сигез мең сум акча билгеләгән. Ул бит әле сенатор башы!.. Шуннан соң Римда ни башланганын күз алдына китерү өчен большевик булу кирәк түгел. Балалар аталарын аулый башлый, хатыннары йоклап яткан сенатор ирләренең башларын кисеп алырга тотына, коллар үз хуҗаларын суя… Гомумән, өч йөз сенаторның берсе генә дә үз язмышына язылганнан котылып калалмый – үтерелеп бетерелә. Ә Цицерон, сезнең кебек оста оратор булган Цицерон башына бәя илле мең динарий вәгъдә ителә. Икенче көнне аның башын Марк Антонийның төнге өстәленә китереп куялар… Ә тарих гаҗәеп кабатлану үзлегенә ия ул. Сез милләтегез җитәкчеләреннән булган бер вәкилнең башыгызны ничек ярсып сатарга әзер торуына бая үзегез үк шаһит булдыгыз. Шундый кешенең үз халкыгыз белән идарә итүенә юл куясызмы? Менә шушы ситуациядә татар халкы язмышында нинди роль уйнау ихтималыгызны уйлап карагыз, Мулланур Муллазянович.

Вахитов. Кеше башын сытып була торгандыр. Әмма бер кешедән – бу очракта миннән – үз җанын саклап калырга уйлап, бөтен бер халыкны алдыгызга китереп салдыртыр өчен… элеккеге Россия империясенең генә түгел, дөньядагы бөтен алтын запасы да җитми.

Генерал. Аллага шөкер, изге Россиянең дүрттән өч өлеше безнең якта икәненә ышаныр өчен, картага бер караш ташлау җитә. Мөхтәрәм союзникларыбыз турында әйтеп тә тормыйм, алар – ундүрт держава! Большевизм исә, кайчандыр самодержавиенең беренче кан дошманы булган Плеханов әфәнде әйткәнчә, үлем конвульсиясендә. Ә эсерлар? Әле кайчан гына сезнең беренче теләктәшегез булган сул эсерлар?! Совет властена каршы бер ай элеккеге восстаниеләре? Сез ялгыз, большевик әфәнделәр, хәзер бәйрәм яңадан безнең урамда.

Вахитов. Ялгышасыз, Россиядәге азат халыкның союзнигы бар: бөтен илләрнең пролетарийлары, хәзер аның азатлыгы тантанасы җитте.

Генерал. Сез ак һәм кара тәнлеләрне, христиан һәм мөселманнарны, Шәрык һәм Көнбатышны бер чылбырга такмак буласызмы? Бу – саташу, Вахитов! Берегез уза башласа, икенчегез, эт булып, аның чабуына ябышачак.

Вахитов. Әйе, төрле халыклар бер-берсенең чабуына корыч чылбыр буыннар шикелле берегеп ябыша. Сез өзәрлек түгел инде! Безнең революциябез бөтен дөньяга шуны күрсәтте. Мин үз халкыма шушыны әйтер өчен җибәрелгән.

Генерал. Кем исеменнән сөйлисез? Нинди гарантиягез бар?

Вахитов. Милләтләрнең Россия Социалистик Федерациясе һәм Татарстан Социалистик Республикасы исеменнән. Имза урынында Халык Комиссарлары Советы председателе Владимир Ильич Ульянов-Ленин, Милләтләр эше буенча халык комиссары Иосиф Виссарионович Джугашвили-Сталин, Үзәк Мөселман Комиссариаты комиссары Мулланур Муллазянович Вахитов куллары.

Генерал. Браво, комиссар! Сез искиткеч фантазёр! Дошманыгыз контрразведкасы кулында килеш нинди сүзләр! Ләкин сез начар күрәзәче: татар республикасы төзелү турындагы декретта безнең икебезнең имзабыз тору ихтималын күрмисез. Безнең платформаны кабул итүгә ризалашсагыз, сезнең имзагыз беренче торыр иде. Татарларга республика бирү положениесенең кайчан килеп чыгуы беркемгә дә сер түгел ләбаса: Казанда ун мең гаскәрле Болак арты республикасы мятежы күтәрелгәч, Положение аларны сарык көтүе кебек коралсызландыру өчен кирәк булды… Кыскасы, менә шул. Мин сезгә үземнең туры һәм гадел тәкъдимемне җиткердем.

Вахитов. Генерал, сезгә Чацкийның Репетиловка әйткән сүзләре белән җавап бирәм: «Слушай, ври да знай же меру!» (Тора.) Юкка маташмагыз, генерал: сез миннән берни дә ала алмассыз. Чәегез өчен рәхмәт. Яхшы, тәмле, хуш исле чәй. Бу – минем соңгы сүзем.

Генерал (ул да тора). Кызганыч, Вахитов әфәнде. Сезгә мондый чәй эчү башка насыйп булмас инде… Сезне декретлар гына түгел, тагын шигырьләр дә язгансыз диделәр. Сезгә үз үлемегезгә эпитафия генә чыгарасы калды инде.

Вахитов (бераз эндәшмичә торгач). Мин үлемемне соңгы шигырем итәргә тырышырмын. (Ишеккә таба юнәлә, борылып.) Ә мин сезнең мөмкин кадәр озаграк яшәвегезне теләр идем.

Генерал (һич көтмәгән иде). Собственно, нигә?

Вахитов. Минем сүзләрнең чынга ашуын күрер өчен. (Чыгып китә.)

Генерал (уйланып, арыган төстә креслога утыра). Үлем артыграк…

Төрмә. Яңгыр шавы. Ак стена буенда Вахитов белән Өченче басып тора. Полковник, поручик һәм адъютант керә.

Поручик (полковникка). Солдатлар җитми, полковник әфәнде. Комендант взводы Суконный базарына облавага киткән иде, тоткарландылар…

Полковник. Табарга! Хөкем карары хәзер үк җиренә җиткерелергә тиеш!

Поручик. Бүген каравылда минем взвод тора. Кайбер якын постлардан үз солдатларымны алып килсәм…

Адъютант (кискен). Юк, мин үзем! Генерал бу эшне миңа боерды.

Поручик (полковникка). Мин тизрәк йөрер идем.

Полковник. Кабаланмагыз, поручик. Ашыккан ашка пешкән дисезме әле? (Адъютантка.) Анда яңа алынган солдатлар булырга тиеш…

Адъютант чыгып китә. Поручик бик нык дулкынланып басып кала.

Полковник (Вахитов каршына тукталып). Көне начар туры килде… Иртәдән бирле пыскак яңгыр…

Вахитов. Димәк, вакыты бик уңай. Сезнең өчен. Көннең яхшырагын көтәр идегез дә бит – ашыгасыз, полковник. Кызыл армия якынлаша…

Полковник. Генералның боерыгы булмаса, мин бер дә ашыкмас идем. Сезне, Пугачёв кебек, тимер читлеккә утыртып, Мәскәүгә алып барасы иде.

Вахитов. Пугачёв Мәскәүгә җиңүче булып барган!

Полковник. Тимер читлектәге җиңүчеме? Ишетәсезме, поручик? (Көлә.) Җиңүче! (Вахитовка.) Бәлки, сез дә үзегезне җиңүче дип фараз кыласыздыр?

Вахитов. Нәкъ шулай. Җиңелгән булсам, сез мине үтермәс идегез.

Полковник. Без сезне үтермибез, ә хәрби-кыр судының хөкем карары белән Россиягә каршы кылган җинаятьләрегез өчен җәзалыйбыз!

Вахитов. Россиягә каршы? Әйтәм җирле, ул хәрби-кыр судына ак чехлар гына хуҗа!..

Адъютант әйләнеп керә. Аңа винтовка тоткан дүрт солдат ияргән, берсе – сәүдәгәр Бәхтизаров.

Адъютант. Шушылардан кала бүтән кеше юк.

Полковник. Взводны тезегез!

Адъютант. Вз-вод! Стройся!

Полковник (поручикка). Хәзер сезнең чират, поручик! Боерыгыз! (Кобурасына кулын куя.)

Поручик (югалып кала). Мин?!

Полковник. Сез миннән Вахитовны үзегезгә бирүемне сорадыгыз түгелме? Алыгыз, кечкенә генә бүләгем, ул сезнеке. Боерыгыз!

Поручик (тын торгач). Гафу итегез, Вахитов, коткара алмадым. Рөхсәт итсәгез, мин сезнең янәшәгезгә басар идем. (Револьверын ташлап, аның янәшәсенә барып баса.)

Полковник. Шулай дип уйлаган идем аны… Артык кабаландыгыз, поручик. Аның янына камерага кертеп бикләнергә теләк белдергән мәлегездән башлап… кабаландыгыз. Нихәл итәсең, иртәме-соңмы, без нәкъ менә шулай кара-каршы басып торырга тиеш булыр идек. (Адъютантка.) Капитан, сезгә кала, боерыгыз.

Адъютант. Взвод! Смирно! Взвод, целься!

Солдатлар винтовкаларын күтәрәләр. Икенче генә тик тора.

Икенче. Хосусан мин ата белмим, галиҗәнап, кем… полковник әфәнде! Ата белмим, аңлыйсызмы?!

Полковник. Кулыңа винтовка тоттыңмы, син без төртеп күрсәткән якка атмый торып үлә алмыйсың инде!

Икенче. Юк! Булмый! Аларга атарга кулым күтәрелми. Мин кичә генә аларның берсе идем ич!..

Полковник. Бүген дә шуларның берсе буласың килмидер бит? Сайла! Йә атасың, йә алар белән бергә үләсең.

Икенче (винтовкасын ташлый һәм шинелен сала да алар янәшәсенә барып баса, Вахитовка). Кызганыч, синең әнкәңә кытай чәе җибәрермен дигән нәзеремне үтәми калам…

Өченче (Вахитовка). Син Ленинның үзләренә чәйгә дәшкәнен сөйләп бетермәдең…

Полковник (кычкырып). Боерыгыз, капитан! (Пистолетын чыгарып, үзе дә рәткә баса, ыгы-зыгы килгән адъютантка.) Баба! Взвод! Целься! (Пистолетын төзи.)

Вахитов. Әйе, әйе, Ленин!.. (Көйли.) «Сары, сары, сап-сары, сары чәчәк саплары…»

Вахитов бер адым алга атлап куя. Ул үлемсезлеге алдыннан иң кадерле кешеләрен исенә төшерергә, һичшиксез, өлгергәндер. Ату тавышы яңгырый. Бар дөньяны башта җете кызыллык, аннары караңгылык баса.

Мәскәү Кремле.

Мәхфүзә Голович, дулкынлануыннан һәм борчылуыннан нишләргә белмичә һәм каядыр барырга, кемнедер күрергә кыймыйча, Казаннан хәбәр көтә. Телеграф бүлмәсеннән аппаратлар тавышы ишетелеп тора. Аннан озын телеграмма тасмасы тоткан Күн курткалы чыга.

Мәхфүзә (аның каршысына басып). Әйтегез әле, зинһар… сез белмисезме? Әйтә алмассыз микән… Казан ни хәлдә? (Аның юлына аркылы төшеп диярлек.) Казан хакында яңа хәбәрләр юкмы?

Күн курткалы аңа күтәрелеп карый һәм елмаеп җибәрә, җавап бирмичә, коридор буенча китеп бара. Мәхфүзә бераз Күн курткалыга ияреп бара, ләкин аның адымнарына өлгерми. Ул алтын сентябрь нурлары сирпелеп торган тәрәзә каршысына килеп баса. Тынлык. Коридор буенча ашыгып якынлашучы аяк тавышлары ишетелә. Телеграмма тасмасын укый-укый,

Ленин килеп керә. Аның артыннан Күн курткалы килә.

Ленин. Юк, юк, мин үзем. Үзем! Фәкать үзем!

Күн курткалы (Ленинны узып). Сезнең яраларыгыз өчен дулкынлану бик зыянлы, Владимир Ильич!

Ленин (көр күңел белән). Ә мин дулкынланмыйм! Бер тамчы да дулкынланмыйм. Мин шатланам! Әйе, әйе, шатланам! Ә шатлыкның әле беркемгә дә зыяны тигәне юк. Киресенчә!

Мәхфүзә аның каршысына чыга.

Мәхфүзә (кыюсыз төстә). Владимир Ильич!.. Хәлегез ничек?

Ленин аңа күтәрелеп карый. Кинәт кенә танып алырга өлгерми тора.

Сез мине танымыйсызмы?.. Мин… мин… комиссар Вахитовның секретаре һәм… Һәм…

Ленин (танып). Әлбәттә, иптәш Голович! Зинһар, гафу итегез, шундук танымадым – хәбәрләр шундыйрак… Хәлем ничекме? Күптәннән булмаганча яхшы. Хәтта бик яхшы! Казаннан хәбәрләр килде, иптәш Голович! Безне! Казаныбыздан! Җиңү! Тагын бер авыр, әмма хәлиткеч җиңү. Казан безнеке, бөтенләйгә безнеке!

Мәхфүзә (шат). Җиңү?!

Ленин. Нинди генә җиңү әле! Ахмак пуляларның берсе минем күкрәгемдә түгел, ә шунда – Казанда кебек иде. (Тасманы Мәхфүзәгә укый.) Менә үзегез тыңлагыз. «Чехословак һәм ак гвардия бандалары Казанда баштанаяк тар-мар ителде һәм Казан яңадан Совет власте кулында. Комиссар…»

Мәхфүзә (шатланып бүлдерә). Комиссар Вахитов– мы?..

Ленин. Юк… Межлаук. (Чак кына тетрәнгән тавыш белән.) Реввоенсовет члены Межлаук.

Мәхфүзә. Вахитов түгелмени?.. Ләкин бит… иң беренче булып ул хәбәр итәр иде. Димәк…

Ленин (аны зур саклык белән култыгыннан алып). Нинди димәк, нинди димәк?! Менә хәзер Казан белән элемтәгә керәбез дә… Мин ышанам, мин сезне катгый ышандыра алам! Хәер, югалтуларсыз җиңү булмаганын да без бик яхшы беләбез бит, иптәш Голович!.. Һәм нинди генә югалтулар әле! – кайвакытны дуслардан да оялмыйча, дошманнардан да хурланмыйча елардай югалтулар… Әмма мин ышанам…

Күн курткалы. Владимир Ильич! Казан элемтәдә…

Ленин. Әйе, әйе!.. (Мәхфүзәгә.) Югалтуларыбызны күз яше белән юарга ашыкмагыз, иптәш Голович, вакытны ашыктырмагыз. Әйдәгез, иң элек җиңүләребезгә шатланыйк әле, алар безгә бик кыйммәткә төшә. Мин барысын да белешермен. Ышаныгыз: барысы да яхшы булыр. (Аппаратныйга кереп китә, ишекне ябарга әллә оныта, елла кирәк санамый, аппарат тавышы пулемёт атуын хәтерләтеп ишетелә, әмма Ленинның ышанычлы, нык тавышы аны басып китә.) «Казан, Реввоенсоветка. Кызыл армиянең искиткеч җиңүен сокланып тәбриклим. Нокта. Ул эшчеләр һәм революцион крестьяннарның буржуазияне ахырынача тар-мар итүенә, эксплуататорларның барлык каршылык күрсәтүен сындырырга һәм бөтендөнья социализмының җиңүенә хезмәт итсен. Нокта. Яшәсен бөтендөнья эшчеләр революциясе! Өндәү. Ленин».

Мәхфүзә үзенә генә юнәлтелгән яктылык ноктасында Ленинны йотылып тыңлый һәм еламаска тырышып басып тора.

Мәхфүзә. Син – кояш чыгышларында, ә мин – баешларында… Мин синең көчле гәүдәңнең бер уч туфракка әйләнүенә ничек ышаныйм? Юк, юк!.. Син исән!..

Пәрдә
1981–1982 еллар

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации