Текст книги "Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3"
Автор книги: Әхәт Гаффар
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 12 (всего у книги 36 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]
СОҢГЫ СӘГАТЬ
Хыялый поэма
Габдулла Тукайның бер гасырлык олуг юбилеена багышлана
Катнашалар:
Тукай.
Сәгать хуҗасы.
Апуш.
Гүзәл кыз.
Зәңгәр күзле шагыйрь.
Көләч йөзле шагыйрь.
Ак чәчле шагыйрь.
Аксакал шагыйрь.
Беренче шагыйрь.
Икенче шагыйрь.
Ямщик.
Ишан.
Урам хатыны.
Городовой.
Пролог
Беренче күренеш
Клячкин шифаханәсе, палата. Бу бүлмәдән савыгып чыккан кеше күп булгандыр, биредән җеназалар да аз күтәреп чыкмаганнардыр. Тимер караватта инде терелүгә өмете өзелгән, ләкин яшәү рухы сүрелмәгән сырхау Тукай ята. Юк, үлем көтеп ятмый, биек мендәргә җайлашып ятып, тумбочкадагы яшел пыялалы лампа уты астында кесә сәгате төзәтә.
Түшәмгә тәрәзәдән утлар төшеп, алар әкрен генә әйләнеп торган йолдызларны хәтерләтә.
Тукай (үзалдына). Юк әле, әфәндем, ашыкма әле. Бу сәгатьне төзәтми торып, гүргә иңү юк әле ул. Мин сиңа аяк терәп карышам әле, вакыт. Син әле минеке, минеке. Менә шулай-ай… Хикмәт ошбу тәгәрмәчтә бугай. Мин сине әйләнергә мәҗбүр итәрмендер, туганкай. (Сәгатьнең тәгәрмәчен алып карый, ләкин ул көтмәгәндә аның кулыннан идәнгә төшеп китә.) Аһ, хәерсез!.. (Авырлык белән тора, әмма, тәгәрмәчне үрелеп алырга хәле җитмәгәнгә, урындыкка утыра.)
Түшәмдәге йолдызлар хәрәкәте туктап кала, алар бер кабына, бер сүнә башлый.
Язның караңгы кичендә ишелеп-ишелеп яуган соңгы кары эченнән аңа затлы киенгән бер кеше якыная. Ул – шушы сәгатьнең хуҗасы.
Сәгать хуҗасы. Әссәламегаләйкем, шагыйрь, йокы алмыймы? Каяле, кая? (Тәгәрмәчне иелеп ала, әйләндереп-әйләндереп карый.) Нишлисең, Тукай?
Тукай. Тире җыеп күн эшлим… Башта үзегезне атагыз. Хәер, кайдадыр күргәнмендер кебек.
Сәгать хуҗасы. Моны күрәсеңме? (Сәгать тәгәрмәченә ымлый.) Мин – шушының иясе. Ягъни мәсәлән, синең вакытыңның хуҗасы. Җитәме?
Тукай эндәшми.
Сәгать төзәтәсеңме? Сиңа сәгать нигә хаҗәт? Соңгы сәгатең җитеп килә. Шәйлисеңме: күктәге йолдызың бик сүрән инде.
Тукай (аңа текәлеп карый). Ә! Син икәнсең. Бу сәгать – синеке. Көндез оныткан булып калдырып киттең. Ватык сәгать. Мин сине яхшы аңладым. «Соңгы сәгатең җитте, шагыйрь Тукай», – димәкче булдыңмы? Ә мин менә аны төзәтеп ятам.
Сәгать хуҗасы. Яхшы, яхшы. Сәгать остасы булмасаң да, син вакытны үз файдаңа әйләндерергә маташасың. Синең кулыңнан вакыт тәгәрмәче ничә тапкыр ычкынды әле, дускай?
Тукай. Үз сәгатең ватык булса да, кешеләрнең соңгы сәгатьләре кайчан сукканны бик тәфсилләп саныйсың.
Сәгать хуҗасы. Бигрәк тә синекен – монысы хак. Әйе, синең кулыңнан бу тәгәрмәч кышкы чатнама суыкта, сине асрамага алган Шәрифә карчык фәкыйрәнең бозлы өйалдында, яланаяк ишек ачканнарын көткәндә төшеп китте.
Тукай. Шулай… Бүген мине үлем түшәгенә егып салган үпкә чире шуннан башланды.
Сәгать хуҗасы. Ләкин Ходай Тәгалә кодрәте белән син ул вакыт үлми калдык.
Тукай. Алла кодрәте белән түгел, очраклы төстә!
Сәгать хуҗасы. Шуннан син шагыйрь булдың… Вакыт тәгәрмәче икенче тапкыр синең кулыңнан Уральскида төшеп китте. Мең тугыз йөз бишенче елда. Син эшчеләр маёвкасында большевиклар прокламациясе таратканда. Бәхетеңә каршы, жандармның төбәлгән пулясы сиңа тими калды.
Тукай. Мине эшче дустым үз гәүдәсе белән каплап калган икән, бу бәхет аркасында түгел. Бүген мине халык шагыйрь итеп таный икән, ул шагыйрьлек шул көннән башланды.
Без бишенче елны беркөнне уяндык таң белән!
Сәгать хуҗасы. Шуннан син бер ай буена Урал урманнарында качып яттың, почти большевикка әйләндең.
Тукай. Кызганычка каршы, почти гына шул. Социалист булудан узалмадым.
Сәгать хуҗасы. Шулай ук шагыйрь булудан да артмадың.
Тукай. Мин шуңа канәгать, әфәнде.
Сәгать хуҗасы. Канәгать? Нәрсәсенә? Шигырь чыгарып, мал-мөлкәт җыя алдыңмы? Йорт-җирең бармы? Үлгәч, елап озатырлык хатының, бала-чагаң каламы? Күрәсеңме, синең нәрсәң генә юк: дәүләтең юк, йорт-җирең юк, сөйгән хатының юк, куанырдай балаларың юк… Бер нәрсәң юк! Син гап-гади кешеләргә тиешле һәрнәрсәдән мәхрүм, нәүмиз. Син үзеңнең егерме җиде еллык гомереңне «Болгар» номерларындагы йокысыз төннәргә, дөнья белән ызгыш-талашка исраф иттең. Җыйган бар нәрсәләреңнең иң күбесе – дошманнарың.
Тукай. Хак сөйлисең. Яшәүне яхшыртырга теләп, керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым. Җәсәдемне туфрак берлә күмәрләр, ә ләкин ошбу дөньяда миннән яктыга, нурга, хөррияткә әйдәгән сүз кала.
Сәгать хуҗасы. Сүз? Сүз!.. Сүз иясе белән йөрми ул. Зур кешеләрнең сүзләре генә, никадәр буш вә ялган булмасын, миллион адәмнәргә ирешә. Аларга сүзләрнең куәте яки хакимлеге алдан ук тәэмин ителгән. Ә синең сүзләреңнән әзме кеше борын җыерды, аларны ишетмәс өчен, әзме кеше колагын томалады? Кем ишетте сине? Син сүккән патшамы? Син гомереңдә дә кулына орынып карамаган берәр гүзәл кызмы? Әллә сине үзләренә ияләштерә алмаган урам хатыннарымы? Ә бер каләмдәшең, «Тукай шагыйрьме, түгелме?» дип, бар җиһанга язып чыкмадымыни? Тордың да динне хурладың, әмма Ишми ишанны сүгеп тарткалашудан гайре нигә ирештең?.. (Тынлыктан соң.) Ә шулай да синең җеназаңа Коръән чыгарлар… Пушкин булып Пушкинга монастырь чиркәвендә яшерен җеназа укыган вакытта, урамда бер офицер ямщик мужиктан: «Кемне җирләргә җыеналар анда?» – дип сораган. «Ниндидер Пушкинны», – дип җавап биргән мужик. Әллә сине җирләгәндә: «Ниндидер Тукай вафат», – димәсләрме?
Кар буран эченнән Сәгать хуҗасы тарафына Тукайны белгән яки белмәгән кешеләр җыйналыша. Алар арасында Гүзәл кыз да бар. Ул һәр сөйләүченең сүзен тыңлап борчыла, шатлана, икеләнә, раслый, ышана, кире кага, ягъни җаны-тәне белән Тукайны якларга омтылып тора.
Ишан. Лә иләһә иллаллаһе мөхәммәдрәсүлулла!.. Безнең Аллаһы Тәгаләдән гайре Аллабыз юк, вә Мөхәммәт безнең пәйгамбәребез!.. (Таягы белән Тукайга төртеп күрсәтеп.) Ә ошбу адәм кем була? Җаны чыгып бетмәгән бичара бер адәм баласыдыр. Гөнаһларын Алла ярлыкасын! (Үзалдына.) Үзенә багышлап, Коръән чыгарга фытыр сәдакалык хәле дә калмый, ичмаса, мескеннең! Ала каргадан аласы булган соңгы биш йөз тәңкә әҗерен дә татар шәкертләренең үзе кеби денсезлеккә баш органына васыять иткән диләр. Андый гөнаһлардан Алла сакласын!..
Урам хатыны (аңа). Ай-һай, хәзрәт! Нинди гөнаһларын телгә аласыңдыр. Миңа аның бер тамчы да гөнаһысын татырга туры килмәде. (Көлә.) Чатта сөялеп, аны күпме сагаладым, шулай да аның битараф тәнен кайнар куеныма алып булмады, чукынчык… (Ишанга өстән карап.) Ә менә сине байтак юаткаладым. Кочагың эт теле шикелле салкын иде, тик кесәңдәге көмешләрне байтак сиптең – сәдакалык кына түгел иде! (Кычкырып, аның йөзенә бәреп көлә.) Ә Габдулланың гөнаһысы юк. Бөтен Пассаж кызларының намуслары белән ант итеп әйтәм – юк!
Беренче шагыйрь. Синең намусың акча кыштырдавына гына ант итмимени әле?
Ишан. Иншалла, Печән базары иркен сулыш алырдыр. Гаҗәеп хикмәт: бер Тукай ни гомер бөтен Печән базарын таяк тыгып котыртылган шөпшә оясы итеп тотты. Хәер, үзен дә байтак чактылар, Хода рәхмәте, хи-хи-хи…
Икенче шагыйрь. Ә син аны, хәзрәт, шөпшә булып кына түгел, еландай чагып тордың. Синең жандармериягә язган һәр әләгеңнең башында – Тукай исеме.
Беренче шагыйрь. Хәзер инде эшнең асылы мондамыни? Киләчәкне кайгыртырга кирәк, милләт ихтыяҗын. Иң әүвәл шуны ачыкларга: Тукай шагыйрьме, түгелме?
Икенче шагыйрь. Үзенең кемлеген расларга, сүзен күпләргә ирештерергә шагыйрьнең бер генә чарасы бар – бердәнбер гомере. (Тукайга.) Нигә бер сүз эндәшмисең, Ту– кай?
Тукай. Без аны кайдан белик, мескен, үлеп аңлатмагач? Минем үлемемә караганда да дөресрәк сүзем юк инде.
Сәгать хуҗасы. Син үзеңә караганда үлемеңнән соңгы бөеклеккә артыграк ышанасың.
Беренче шагыйрь. Күрмисезмени: ул мескен, сырхау, бәләкәй, бер күзе гарип.
Икенче шагыйрь. Аның тәненә караганда, илһамы көчлерәк, биегрәк.
Урам хатыны. Гарип! Аның каравы (Ишанга, ымлап) моңа төбәп уклар атканда, аңа шул күзен кысып торырга кирәк булмады.
Ишан. Дөнья ләззәтенә селәгәен агызып караучы күзле шагыйрьләрдән гарип күзе белән дә хәерчелекне, караңгылыкны, гаделсезлекне күрүче шагыйрь хәтәррәк. Алла сакласын, Алла сакласын!..
Сәгать хуҗасы сәгатенә күз төшереп ала да Тукайга таба юнәлә. Гүзәл кыз аның юлына төшә, Тукайның каршысына тезләнеп утыра.
Беренче шагыйрь. Тукай шагыйрьме, түгелме? (Гүзәл кызга.) Шагыйрь икән, нигә синең генә аңа соңгы сүзең бар? Синең аңа әйтер сүзең бар, ә ул сиңа нигә бер генә кешечә сүз әйтеп карамаган? Ул сине түгел, ярлы-ябагайны яратты, ул сине түгел, ә (Урам хатынына ишарәләп) менә бу чат сакчыларын кызганды. Ул патшаларның тәхетләренә кизәнде, ә синең кулыңа орынырга да кыймады. Ул дөньяның Печән базарыдай ваклыкларына күпме көчен сарыф итте, ә сиңа тик читтән күз атты да, алды-артына карамыйча, «Болгар» номерында шүрәледәй бикләнеп ятты. Өннәрендә сине түгел, ә төшләрендә хур кызларын кочты.
Берәм-берәм таралышалар. Сәгать хуҗасы белән Гүзәл кыз гына кала.
(Китәргә юнәлеп.) Соң кал аның белән, тот беләген, бел теләген. Уен белеш, һәм, ниһаять, теләгенең ни икәнен. Тереклектә сиңа орынмаган тәне-җисемен инде үлеме белән бүлеш. (Китә.)
Сәгать хуҗасы Тукайның тумбочкасына сәгать тәгәрмәчен куя.
Сәгать хуҗасы. Инде тәнең сулды, үпкәң черек, бетте вакытың. Соңгы сәгатең суксын дисәң төзәт. (Караңгылыкка чигенә.)
Тукай. Ялгышасың! Үтте гомерем, һич нәрсәм юклыгы иде дөнья нужасы. Соң сәгатьтә мин рухыма хуҗаларның хуҗасы. Үтте гомерем, булалмадым мәхәббәтнең олтаны. Соң сәгатьтә килде бәхет (Гүзәл кызга күрсәтеп) – хыялымның солтаны. Үтте гомерем, һич нигә ия булмадым гайре каберемнән. Соң сәгатьтә рәхмәт тәкъдиргә – яздырмады хәтеремнән… Ошбу сәгатьнең соң мәртәбә сугуыннан куркыр да төзәтмәс дип уй кордыңмы? Һай, бичара! Син нибары сәгать хуҗасы гына! Ә мин – һәр тиенгә, һәр сумга зар-интизар гомер сөргән иң ярлы адәмнәрнең дә иң фәкыйре, соңгы сәгатьтә вакытка иң бай кеше!
Сәгать хуҗасы. А, Тукай! Син һаман үзеңнекен итәсең. Барча күңелләрне кер басканда, ак якка юл тотасың. Чын сүз әйтердән элек, як-ягыңа күз сал идең. Ичмаса, соңгы сәгатьтә син үзеңне безнеңчә йөрт, безнеңчә тот!
Тукай.
Мин сыялмыйм андый шартлар (сәгатькә ымлап),
фани дөнья вакытына,
Башны бөксәм, зур җинаятьтер җан хаккына.
(Баса, киенә башлый.)
Ашкынамын мин әйбәт бетмәс урынга, мәңгегә,
Мәңгелеккә, мәңге рухлы, мәңге нурлы, ямьлегә!
Анда мин мәңге көләч, мәңге яшь булмак телим;
Бу кояш сүнсен, җиренә мин кояш булмак телим.
(Сәгать тәгәрмәчен кулына ала.)
Вакытны йөртер кешеләр ул заман миннән күреп,
Файдалансын шунда миннән сәгатен һәркем борып.
Сәгать хуҗасы караңгылыкта югала.
(Гүзәл кызга.) Инде менә мин – синеке. Әмер ит. Һәр сүзеңне Коръән аятедәй тыңлыйм. Тәмле сүзең яки шелтәң күңелемә солтан булсын! Әйе, шактый тилмертте шул бу күк төсле күзләрең. Җитте күз, кул җитмәде: күктә шул йолдызларың! (Киенеп бетеп.) Дөньяда һәрнәрсәдән бизгән иде бу яшь йөрәк. Күрде дошман барчасын – сине сөяргә яхшырак. Әй, шигыремнең бар сәләте! – җанымны бирдем мин сиңа. (Гүзәл кызга.) Әйтче, и салкын матур! Каршы ни синнән миңа?
(Кул ишарәсе белән Гүзәл кызны урыныннан торгыза. Сәгатенә иелә, аның тәгәрмәчен куя.) Яшь кулың бер мәртәбә артык тотып кысмак өчен, соңгы сәгатемә төзәтмә кертәм. Тик ташлама өметеңне: бу әкияти соңгы эшем сине үпмәк вә кочмак өчен түгел. (Сәгатьне колагына куеп тыңлый.) Ишетәмсең – китте сәгать! Бар вакытны, бөтен Җир йөзен кочагыма алам хәзер берүзем!
Гүзәл кыз, кулын сузып, алга юнәлә, елмаеп, аны үз артыннан әйди.
Кая пар ат! Әй Ямщик, йоклама!
Олы юлның тузаны
ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Урам. Җил сызгыра. Буран.
Чатка Урам хатыны сөялеп тора. Тукайны күргәч, аңа омтыла. Ләкин ул илтифат итмәгәч, аның янындагы Гүзәл кызны баштанаяк күзеннән кичерә дә, зәһәр елмаеп, тагын үз урынына барып баса.
Тукай (арлы-бирле йөренә). Кая пар ат! Әй Ямщик, йоклама!
Якынайган шөлдер тавышы ишетелә.
Ишан. Гарадавай! Околоточник!
Сыбызгысын сызгыртып, Городовой йөгереп керә.
(Тукайга төртеп, аңа.) Шагыйрь кача, Тукай кача! Тот үзен! Угры түгел, вә ләкин ризасызлар өчен җим чәчә.
Городовой Тукайның җиңеннән тота.
Сәгать хуҗасы (аның кулын алып). Рөхсәт, рөхсәт. Бүген аңа ни губернатор, ни патша! Тәне үлем ятагында, хыялында гына әллә ни ерак китә алмастыр.
Тавыш. Тпрру!..
Ямщик керә.
Ямщик. Кем чакырды? Инде ахшам вакыты, өстәвенә буран – шуңа күрә бәя икеләтә, господа!
Сәгать хуҗасы (аңа). Алып бар әйткән җиренә. Йөгең авыр булмас: нибарысы (Тукайга ишарәләп) бу шагыйрьнең арык тәне һәм аның (Гүзәл кызга күрсәтеп) буш хыялы.
Городовой (Ямщикка). Матри, мужик, бу шагыйрьнең теле хәтәр, диләр. Авыз ачып, аның белән бер кәлимә сүз сөйләшмәскә! Политик заразасы йокмасын, упаси господи! Социалистлар аулап та аяк калмый. Көчкә кайтып авам. (Урам хатыны янына китә.) Кыш отсюдова!
Урам хатыны (аңа каршы төшә). Бәлки, бергәләп көш итәрбез, ә? (Кулларын канат итеп җилпи.) Хәер, социалистлар куып, синең аягың да калмаган. (Китә.)
Ямщик (Тукайга). Йә, кая?
Тукай. Алып бар мине бүген кайда ут, кайда маяк. Җиһанның кыл уртасына, вакытның йә үткәненә, йә булачагына. Булсын анда дуслар, утырсыннар ут тирәли, көлдә тәгәрәп бәрәңге пешсен. Атлар йөрсен киң яланда утлап-утлап. Ку, әйдә, буранга каршы, кызганма аттан таяк.
Китәләр. Шөлдер авазы яңгырап ерагая.
Ялан кыр. Җил сызгыра. Буран.
Ямщик юл эзли. Тукай туңган, бөрешкән, арыган, хәлсез, буылып-буылып йөткерә. Гүзәл кыз аны җилдән ышыклый.
Тукай. Юлдан яздык. Кар бәрә йөзгә рәхимсез… (Алга карана.) Күз ачып булмый карап… Чыкты соң кайдан адаштыргач буран – бу куркыныч? Аһ, Ярабби, бу төсләре бозылган һавалар, бу, зынҗырдан ычкынган төсле, бер-берсенә һөҗүм иткән җилләр җир балаларына яратылмышларының актык сәгате җиткәнен хәбәр бирәмени?.. (Кычкырып.) Ямщик! Үтә вакыт. (Сәгатенә карый, Гүзәл кызга.) Ник дәшмисең? Син ник тыныч? (Буылып йөткерә.) Бөтен Россиядә җил, буран. Бу галәмдә тишек пима, ямаулы бишмәт белән буранлы кара төндә ерак юл тотмыш безгәме соң?.. Россия юлларында маяк урынына дар агачлары. Россиядә яшәве авыр… әсирмен. Соңгы вәгъдәм – челпәрәмә. Караңгыда күренми мин тоткан соңгы кәгъбәм. Соңгы юл, мин шул олы юлның соңгы мыскал тузаны. Соңгы сулыш, соңгы сугыш… (Утыра, бөрешеп йөткерә.)
Гүзәл кыз аның янына чүгә.
Туңды җан, катты күңел… Кая чаптың? Кышта очкан күбәләк төсле син дә, Гүзәл кыз… Ни мәгънә соңгы сәгатьне сузудан? Соңгы сәгать – соңгы һәлакәт чоңгылы… Сүнә иман. Мәрхәмәт, шәфкать, мәхәббәт – бар да тәмам!
Ямщик кире кайта.
(Аңа.) Таптыңмы юл? Хәер, тапсаң да, ул инде тик авыру җанга ябылган ямаулы бишмәт ише генә – күпме ямасаң да, ертык ямау өстендәге тишек ямау гына… Ник дәшмисең? Һич булмаса, сүзең белән җылыт.
Городовой күренә, Ямщикка йодрык болгый.
А-а! Городовойдан куркасыңмы? Эчең буш, авызың тулы Городовой тыккан чүпрәк…
Ямщик толыбын, салып, Тукай иңенә яба. Үзе сырмадан кала.
А! Менә бу – сүз! (Тора.) Һәммә сүздән җылы сүз! (Аның сырмасын капшап.) Урыс бае тыштан чишенсә, эчтән җылырак кала диләр иде. Ә синең, урыс мужигы, үзеңнең җаның өши, ә тавышсыз әйткән сүзең белән дә татарның иманын җылытасың. Урыс сүзе белән татар иманы берексә, чакмага чакма бәрү белән бер – чаткы чыга. Чаткылардан ялкын кабына! Ә уттан төтен түгел, хакыйкать дөрли. Кача бүре, ачыла юл, болай булгач, ботка пешә! Сизәм, сизәм: безне көтәләр – дуслар көтә. (Гүзәл кызга күрсәтеп.) Ул көтә, тормыш көтә. (Тураеп, риза, канәгать төстә.) Тән җылынды. Хәзер күңел, җан гына туңа. Аһ, булса тагын шушында бер чынаяк татар чәе!
Ямщик (елмаеп, куен кесәсеннән яссы шешә чыгара). Миндә кайнаррагы бар.
Городовой йөгереп керә. Ләкин Ямщик кулындагы аракы шешәсен күреп, канәгать елмаеп чыгып китә.
Тукай. Ха! Сүзгә рөхсәт юк, аракыга – пожалысты! (Кычкырып көлә.)
Ямщик (шешәгә ишарәләп). Моның каршында Городовой янавы гына чүп ул. Патшаның тыйган нәрсәләре до черта – бугаздан буа. Мужиклар белән рабочийлар аракыга орынса гына, патшаның бугаздан алган кулы йомшара. Россиядә ике патша: берсе – Государь император Николашка, икенчесе – её величество водка! Патшага патша юк диләр. Бар! Аның өстендәге патша – аракы.
Тукай. Чөнки ул яхшы белә, мут (шешәгә күрсәтеп): моның томанында мужик белән эшче, берничә генә сәгатькә булса да, нужасын һәм аркасына баскан изү бастырыгын онытып тора. Сәрхушлыкның куе, соры томанында ач балалар егълавы ишетелми, ялангач тәннәрнең туңып өшүе күренми, алга дәшкән якты югала. Менә ни өчен ипинең бәһасе – алтын, аракыныкы – өч тиен алтын44
Өч тиен бакыр.
[Закрыть]. Тагын бер патша бар, Ямщик агай: ачлык һәм гаделсезлек патшасы. Син әйткән икесе шуңа хезмәт итә… Юк, Ямщик, пролетариат белән шагыйрьгә аракы кирәк түгел. Күрдең ич: городовойларны сәрхуш сүзгә караганда аек дәшмәү куркыта. Син эндәшмәгәндә көчлерәк!
Тын гына сулкылдап елаган аваз килә. Ямщик шешәсен аяк астына ташлый, ләкин иелеп күтәрә дә, карын сөртеп, куенына тыгып куя. Елаган тавышка колак салалар, ул якыная. Сәгать хуҗасы пәйда була.
Сәгать хуҗасы. Менә сиңа тагын бер очрашу, Тукай. Таныйсыңмы?
Тукай. Бу мин үзем елыйм – кечкенә Апуш булып елыйм.
Караңгы бураннан күлмәкчән һәм яланаяк килүче Апуш күренә. Гүзәл кыз малай янына ашыга, каршысына иелеп, кулларына тынын өрә, җылытмакчы була.
Апуш (аңа). Син кем, апа?
Гүзәл кыз эндәшми.
Тукай. Бәлки, әнкәңдер?
Апуш. Әнкәм? Алайса, ник бер кәлимә сүз әйтми?
Габдулла. Әйтте бит инде. Сине әнә ничек җылыта. Мине шулай беркем җылытмады.
Апуш. Мине дә.
Тукай (үзалдына). Әйе, әйе… Хәтерлисеңме: әнинең җеназасын олы капкадан зират ягына күтәреп киткәч, мин: «Кая аппарасыз минем әниемне? Әниемне калдырыгыз! Бирегез миңа әниемне!» – дип, елый-елый йөгергән идем.
Апуш. Шулай йөгергән малай мин ич инде ул!
Тукай. Әйе, син. Син, Апуш, син… Йә, нихәл, Апуш?
Кул биреп күрешәләр.
Апуш. Исән-саумы, Тукай!
Тукай. Әйе, исән, Апуш. (Сәгать хуҗасына, аннары сәгатенә карап ала.) Әлегә исән. Сау гына түгел. Менә юлда барам. Шушы юлдан ризамын, башка төрле юл да тотмыймын. Аһ, сине сагындым! (Аның аркасыннан кага, башыннан сыйпый; аның да, үзенең дә күз яшен сөртеп ала, елмая.)
Нигә соң үстем инде һәм нигә «дәү» булдым инде, дим;
Нигә, дим, изге мәктәптән, сабый чаклардан айрылдым?
Әй Апуш, Апуш! Сагындым, җаным, сине, ай, нинди сагындым мин сине!..
Апуш. Кем соң син? Мине каян беләсең? Мине белгәндә кем идең? Хәзер кем?
Тукай. Мин кемме? Син мин, син. Кайвакытны әйтәм үз-үземә: мәйтәм, нигә мин кечкенә Апуш түгел, зуп-зур Тукай булдым, дим… Апуш кына булганда, мин нинди бәхетле идем!.. Сагындым мин сине, ай, бик сагындым, Апуш.
Апуш. Минем кай төшемне сагынасың, ди? Мин чәчәк белән дә, зәңгелә белән дә авырдым, башка төрле авырулар да үткәрдем. «Ичмасам, чәнчелсә, бер тамак кимер иде», – дип, минем үлүемне көттеләр. Бер Ямщикка утыртып, Казанга җибәрделәр. Ямщик, мине Печән базарына алып килеп: «Асрамага бала бирәм, кем ала?» – дип йөрде. И, күп йөрттеләр инде мине.
Тукай. Ну, алай димә! Кысса да монда ятимлекләр, фәкыйрьлекләр сине, изсә дә үз ишләреңнән хур вә кимлекләр сине, тырыш, тырмаш, яшә. Иң мөһиме – бару, ахырынача алга бару, һәрвакыт алга гына бару һәм алда сине ни көткәннән курыкмау. Аңладыңмы?
Апуш. Аңладым да бит… (Тагын елый башлый.)
Тукай. Чү, нигә елыйсың?
Апуш. Туңам.
Тукай, толыпны салып, Апушны баштанаяк төреп бастыра.
Үзеңә дә суык ич.
Тукай (елмаеп). Әй, җир куены җылытыр әле! Син туңма, син. Синең, Тукай булып җитеп, күп эшләр эшлисең бар бит әле, Апуш.
Апуш. Алайса, ник өйгә кертмиләр? Пес итәргә генә чыкканыем, мин кергәнче, ишек бозланып каткан, бөтенесе йоклый, ачучы юк.
Тукай. Йоклый шул, Апуш, бөтенесе мәрткә киткән кебек йоклый.
Апуш. Ә син ник йокламыйсың? Төн ич инде.
Тукай. Чын-чынлап яшим дигән кешене йокы чире читләтеп үтә ул. Йокы – үлемнең агай-энесе. Беләсеңме, Апуш: иртәнге вакыт – көннең бала чагы, өйләгә кадәр – егетлеге; төштән соң ирлек чоры җитә, кич картлыкка тиң, ә төн исә – көннең үлеме.
Апуш. Көн үлмәсен өчен, төнлә әз йокларга кирәкмени?
Тукай (елмаеп). Кирәк кадәр йокларга ярый. Тик йокың уяу булсын – үлем төнлә сагалый. Уяу кешеләр явыз дошманнарга бирелми, уяу кешеләргә үлем юк. Ә менә йокысыннан иртәрәк уянган халык озак яши.
Апуш. Халык – кешеләр дигән сүзме инде ул?
Тукай. Кешеләр аерым-аерым йокласа да ярый. Ә халык… халык ул көне-төне уяу торырга тиеш.
Апуш. Чү! Төн җиткәч, бөтен кеше йокларга ята ич! Бөтен кеше йоклагач, халык та йоклый булмыймыни?
Тукай. Үзебез йокласак та, безнең зиһенебез белән хәтеребез йокламаска тиеш, Апуш. Хәтер йокласа, кешеләрнең күзе мәңге ачылмый.
Апуш. Ачылмый шул, Тукай. Күзләре ачылмагач, миңа ишек ачучы да юк… (Елый башлый.)
Тукай (кулъяулыгы белән аның борынын сөртә, шук төстә). Ачылыр әле, Апуш, юкка борчылма. Тукай булып үсеп җиткәч, сиңа барча ишекләр ачылыр. Берсен берсе узып, сиңа байлар зиннәтле ишекләрен ачар. Ул гынамы соң – теләсәң, сиңа патша хәзрәтләренең сарай ишекләре дә ачылыр. Тик син байлар, патшалар ишегенә кермә, яме?
Апуш. Суыкта катып үләсең килмәсә, керми нишләрсең?
Тукай. Ә син иң суык җир кайда икәнен беләсеңме соң?
Апуш. Беләм – кар базында.
Тукай. Юк шул, белмисең икән әле. Иң суык җир – байлар өендә, патша сарайларында инде ул.
Апуш. Иң салкын җирнең кайда икәнен белмәсәм дә, мин иң җылы төшнең кайда икәнен беләм.
Тукай. Яле, йә, әйтеп бак әле?
Апуш. Үзең белмисеңмени?
Тукай. Сәкедә, мамык юрган астындамы?
Апуш. Пычагым да белмәдең! Иң җылы төш – мич башында була ул!
Тукай (көлеп). Менә хак әйттең! Ә мич башларында кемнәр өчен җылы? Ярлылар өчен бит, әйеме? Менә син кар базларына төшәргә өреккән шикелле, байлар, патшалар мич башларына менәргә курка!
Рәхәтләнеп көлешәләр.
Сәгать хуҗасы (көлеп, читтән). Тел дә соң үзеңдә, Тукай!
Тукай (Апушны кочып). Ә мич башларыннан да җылырак җир – чыра яктысында, чабата үрә-үрә, «Кыйссаи Йосыф» китапларын укучы, балаларга әкиятләр сөйләүче, Пушкин шигырьләрен ятлаучы, бәетләр, җырлар чыгаручы ярлы-ябагай халыкның күңеле, җаны ул, Апуш. Килер вакыт, син әнә шул җылы күңелләрнең киң ишекләрен ачып керерсең дә үзеңне иң бәхетле кеше итеп тоярсың. Әй! Дөнья салкыныннан җылама син, юеш борын Апуш! Син әнә шундый бәхет җылысыннан җырла!.. Йә, җылындыңмы инде?
Апуш. Җылындым, Тукай. Чыннан да, бер җырлыйсы килеп китте бит әле!
Тукай. Әйдәле, әйдә!
Апуш (көйләп).
Безнең Кырлайның кызлары киенмәсә дә матур;
Татар башы чокыр-чакыр, себермәсәң дә такыр.
Җанкай җанаш, пумала баш,
чыкма урамга яланбаш;
Йөрмә, шәкерт, кәләпүшсез, урыс булдың, ярамас.
Ямщик керә.
Ямщик (тыңлап торгач). Во сиптерә, ә?!
Апуш. Кытайский әфлисун килә диләр яшнектә;
Картайгачтын үкенерсең, типтереп кал яшьлектә. (Биеп ала.)
Мәкәрҗәгә баралар тәтәйләрнең ирләре… (Калганын Тукайның колагына көйләп бетерә.)
Көлешәләр.
Җитәме?
Тукай. Әйдә, тагын берне әйттер булмаса!
Апуш (көйләп).
Кактым, суктым, эчелде,
Тәңкәләре чәчелде.
Аңа Тукай кушыла.
Бергә.
Эте чыкты өрмәгә,
Кызы чыкты күрмәгә,
Этен алдым пычакка,
Кызын алдым кочакка.
Көлешәләр.
Ямщик (Апушка). Ай да молодец! Мәле, шуның өчен кызыл билле перәнник. (Кесәсеннән перәнник алып бирә.)
Тукай (җитди). Фани дөнья салкыны туңдыра башласа, мин хәзер дә җырлыйм бит, Апуш. Син менә мондый җырны беләсеңме? (Җырлый.)
Олы юлдан атлар чаба,
Безгә кала тузаны…
Аңа Ямщик кушыла.
Бергә.
Алда гомер бармы-юкмы, –
Сагындыра узганы.
Тукай. Апуш, син дә кушыл. Өчәүләшеп җырлыйк әле. Әйдә яңабаштан. (Җырлый.)
Олы юлдан атлар чаба…
Тукайның йомшак тавышына Апушның нечкә, чиста тавышы кушылгач, Сәгать хуҗасының күңеле тулды, ахрысы. Аның алар янына барасы, җырга кушыласы килде бугай. Әмма ул тыелып кала.
Апуш (бүлдерә). Бу җырны ник мин белмим?
Тукай. Бу – бик борынгы җыр. Аны чыгарганда, без булмаган әле.
Апуш. Ә кем булган?
Тукай. Кешеләр булган, атлар булган… Хәтәр сугышлар булган. Дошман кешеләрне кырган, шәһәрләребезне җимергән. Мәгъмүр Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары бер дә булмаган төсле кырылганнар да беткәннәр, эзләре дә калмаган. Ә шул заман җырларыбызны уклар да кадамады, туплар да ватмады.
Апуш. Тукай, ә олы юл ни-нәрсә ул?
Тукай. Олы юл… Еракларга илтеп җиткерә торган юл. Ул шундый юл – анда яхшы кешеләр генә сыя.
Апуш. Ә безнең тимерче – сылный Ягур дәдәй әйтә: бер зур юл бар, ди, Рәчәйнең буеннан-буена, ди. Ул юлдан, ди, яхшы кешеләрне әүвәл богаулап, хәзер сак астында бик еракка алып китәләр, ди.
Ямщик (артка борылып карагач, әкрен). Алып китүен китәрләр, ә вот барысы разом кайтсалар нишләрләр? А? То-то!
Тукай. Гел булмаса, бер кайтырлар… Әйдә, яңабаштан җырлыйбыз. (Җырлый.)
Олы юлдан атлар чаба,
Безгә кала тузаны…
(Бүленеп, Апушка.) Ник кушылмыйсың?
Апуш. Соравым бар. Безгә тузаны гына каламыни?
Тукай. Тузаны гына шул. Җире байлар кулында. Мөселманнар башларын такыр итеп китәргәндәй, урманнарыбызны кисәләр – безгә кискәндәге чүбе генә кала. Идел, Чулман буйларына кешеләребезне утыртмыйлар – безгә шул дәрьяларыбызның тамчысы гына тия. Балыкларыбызны тоттырмыйлар – үзләре итен, уылдыгын ашый, безгә кылчыгы гына тыгыла. Америка миллионерлары белән урыс капиталистлары, бөтен Казан губернасын бетереп, нифтә эзләп йөриләр – тапсалар, безгә тагын корымы гына сыланып калыр инде.
Ут, төтен, фабрик-завод берлә һаман кайный Казан;
Имгәтеп ташлап савын, сау эшчеләр сайлый Казан.
Шулай итеп, Апуш, үзебезгә тиярдәй бәхеттән безгә тузаны гына кала. Барысы да тәхеткә китә. Бәхет, атлар шикелле, безнең тарафыбыздан чабып кына уза… Бу җыр менә нәрсәләр турында. Шуңа өстәп, бу җыр – милләтнең үз үлемсезлегенә ышанычы да.
Апуш. Ә бәхет ни ул?
Тукай. Бәхет… ул, Апуш, – якты дөньяга тигез булып килү, ахирәткә азат булып китү. Бәхет ул… җылы бишегең, ышанычлы зиратың булу…
Апуш. Зират булу дисеңме?!
Тукай. Әйе, милли каберстаның булу да – бәхет. Үз зиратың юк икән, хәтерең юк дигән сүз. Анда күмелгән борынгы Болгар ата-бабаларыңны онытсаң, үзеңнең кем икәнеңне дә белмисең инде. Ә хәтерең булмагач, мәрхүмнәр генә үле түгел, тереләр, исәннәр дә үле. Иң куркыныч зират – хәтер зираты. Анда үзеңнең һәм бүтәннәрнең хәтерен җирләсәң, бу җаныңны тереләй күмү белән бер инде… Бәхетнең очы-кырые юк инде аның, Апуш. Бәхетнең зурысы – үзеңнең бәхетле икәнеңне белү. Моннан да зуррагы, Апуш, – барча кешеләрнең дә бәхетле икәнен үз күзләрең белән күрү.
Апуш. Ә иң зурысы, иң, иң?..
Тукай. Ә иң зурысы – кешеләрне ярату, кызгану. Аларның җаны кыйналса, үзеңнеке дә кыйналу.
Тавыш. Габдулла, сиңайтәм! Кая югалдың, дөмеккере?.. Шулай инде ул: үксез бала асрасаң, авызың-борының кан итәр, үксез бозау асрасаң, авызың-борының май итәр… Габдулла, дим, кер, урыс сөте эчкере нәрсә!
Апуш (Гүзәл кызга). Иркәләним дисәм, синдәй сөюче, (Ямщикка) ашыйсым килсә, синдәй кызганучы, (Тукайга) җыласам, синдәй юатучы бер дә юк. (Толыптан чыга.) Барчагызга рәхмәтләр яусын! (Китәргә юнәлә.)
Тукай (омтылып). Беразга гына булса да, янымда кал әле, Апуш… Юатучыларың күп булыр әле синең, яратучыларың да, ашатучыларың да. Ә мине синдәй кем юатыр, кем яратыр инде?
Апуш. Миңа вакыт.
Тукай (Сәгать хуҗасына карап). Минем вакытым бар әле, бар. (Апушка.) Кая ашыгасың?
Апуш. Үзең әйттең ич: кешеләрнең җаны кыйналган җиргә – үз җанымны да кыйнатырга. Сау булып торыгыз!
Тукай. Хуш инде, Апуш! Сиңа үләргә ярамый, бәгырь кисәгем. Синең кешеләргә бик нык кирәгең чыгуы ихтимал әле, бәләкәй Апуш. Синең зур Тукай булып җитәсең бар… Ишекне каты итеп как – бар дөнья уянсын! Уянсыннар да барлык ишекләрне сиңа ачып куйсыннар. Бикле ишекләргә кер, Апуш. Ачык ишеккә керүе егет эше түгел… Бикле ишекләрне как, бикле!..
Апуш китә. Ямщик сүзсез генә Тукай иңенә толыпны яба.
Сәгать хуҗасы (Тукайга). Ни уйлыйсың?
Тукай (үзалдына сөйләнгәндәй). Моңарчы Җир шарының күчәре ник авыш торганын аңламый идем. Хәзер төшендем. Үзендә яшәгән кешеләр кайгысын күтәрә алмаганга, ахрысы. Сөембикә манарасы да милләт кайгысына чыдый алмыйча авышкандыр ул.
Сәгать хуҗасы. Бала чагың кызганычмы?
Тукай. Юк. Шундый бала чагы булган картлар кызганыч.
Сәгать хуҗасы. Син картлыгыңа җиталмадың. Ләкин сине бәхетле яшәде димәсләрдер.
Тукай. Шагыйрьне бәхетле яшәде димәсеннәр. Шагыйрьне дөрес яшәде, хаклыкны язды дисеннәр.
Сәгать хуҗасы. Шулай әйтүче булырына ышанасыңмы?
Тукай. Өметем бар.
Сәгать хуҗасы. Яхшы өмет. Пушкинчарак. Ул да берзаманны шулайрак өметләнде. Ул менә болайрак дигән иде: «Әгәр дә мин патша булсам, Александр Пушкинны дәшеп алыр идем дә, Александр Сергеевич, сез шигырьләрне бик матур язасыз дияр идем…» Ләкин патша аның шигырьләрен мактамады. Син теләгәнчә, дөрес яшәвен һәм хаклыкны язганын аңлап, аның… беренче цензоры булды. Бер генә ил башлыгына да акны ак, караны кара диюче шагыйрь кирәкми. Аларның, дөрес яшәүче һәм хаклыкны язучы шагыйрьләрнең, мәшәкатьләре күп. Җәмгыять алардан башка тынычрак.
Тукай. Тынычлыкка тынычтыр, вә ләкин андый җәмгыятьтә тынчу, сулыш алырга һава юк, һәркемнең койрыгы бозга каткан булыр… Үз шагыйрьләрен белмәү, аларга колак салмау, иярмәү аркасында күпме ил башлыгының борынын халык йодрыгы канатты? Халык хәлен, ил тормышын ялагайлар, карьеристлар, взяткачылар, эшлексезләр язып биргәнгә карап кына күз алдына китергән патшалар казанда ни пешеп килүен белми.
Сәгать хуҗасы. Ә казанда ни пешеп килә соң?
Тукай. Инкыйлаб. Революция.
Сәгать хуҗасы (артка чигеп). Ә син социалист кына түгел, Тукай. Реакциянең иң көчәеп, самодержавиенең иң тотрыклы, империянең иң чәчәк аткан елында болай фараз кылу – большевиклык вәсвәсәседер.
Тукай. Капиталистический строй бетеп, дөньяга социалистический тормыш чыкмыйча, капиталның һәр хакыйкатькә пәрдә булып торуы бетмичә, мин үземне шагыйрь дип кенә түгел, хәтта мөселман дип йөрүдә бер мәгънә дә тапмыйм.
Сәгать хуҗасы. Моны нәрсәгә таянып әйтәсең?
Тукай. Халыкка таянып, халыкка.
Еракта ут кабына. Гүзәл кыз, басып, шул утка карап тора, Тукайны шул якка әйди.
Тукай (Гүзәл кызга). Тагын юлга. Без яңадан азат, без – тагын вакыт хуҗасы. Мин сине ялыктырмадыммы әле? Соңгы сәгатьтә мәңгелек сәфәргә чыккан шәүләмнән туймадыңмы? Минем әллә үземә, әллә сиңа соңгы бурычымны түләгәнемне көтәргә түземең җитәрме?
Артта пар-пар яшькелт утлар җемелдәшә. Ямщик шунда төртеп күрсәтә. Ат кешнәгәне ишетелә.
(Ямщикка.) Нәрсәгә артка карыйсың, утка калгач бер адым? Артта ялтырау күрдеңме? (Аның камчысын алып шартлата.) Ут түгел ул – ач бүреләр. Соң инде аларга: тәнне ашап туймаганны, рухны аулап туялмаслар. Әйдә, чап, Ямщик, юл – утка! Атларың ку: на! на-на!
Китәләр. Кар-буранны алдагы ут яктырта, җил сызгыруын бүреләр улавы күмеп китә.
Бәрәңге
ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Ялан кыр. Учак яны. Атлар пошкырып куя. Учак тирәли кешеләр утырышкан. Берәү сөйли, аңа башкалар кушылып-кушылып китә. Әлегә аларның сүзе өзек-өзек кенә килә, көчәйгәннән-көчәя, бермәлне һәммәсе дәррәү кычкырып көлеп җибәрәләр. Көлешәләр.
Зәңгәр күзле шагыйрь. Актык сәгатебездә кайсыбыз шушылай утырырга хыялланмады икән? Пушкинмы, Тукаймы хыялланмаган?
Көләч шагыйрь. Мин, егетләр, шушылай учак тирәли көлгә тәгәрәткән бәрәңге пешүен көтә-көтә сөйләшеп, соң мәртәбә утырмый калуга муеныма җәллад балтасы төшәр алдыннан бик үкенгән идем.
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?