Электронная библиотека » Махмут Хасанов » » онлайн чтение - страница 15


  • Текст добавлен: 27 мая 2022, 04:03


Автор книги: Махмут Хасанов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 15 (всего у книги 61 страниц) [доступный отрывок для чтения: 17 страниц]

Шрифт:
- 100% +

– Әйе, – диде Низам, оялып.

– Сез каядыр киткән идегез түгелме соң?

– Авылга кайтып киткән идек.

– Стал быть, яңадан калага килергә булдыгыз?

– Әйе. Хәзергә әле әни авылда калып торды…

– Алай икән.

Гөлбану, башкаларга сиздермәскә тырышып, тәрәзә буенда бүкән өстендә утырган Низамга, аның хәрәкәтләренә, килешле зур кулларына күз төшереп алгалады. Күр инде, ә! Заманында теңкәсенә тиеп, иза чиктергән усал малайны шундый тыйнак, басынкы егеткә әверелер дип кем уйлаган?

Күңеле белән Гөлбану бу кичнең озаккарак сузылуын тели. Сәбәбен ул үзе дә әйтә алмас иде. Бәлки, өйдә менә шулай көр, күтәренке күңел белән көлешеп алулар бик сирәк, онытылганда бер булгангадыр. Ничек кенә булмасын, бу кичә Гөлбану өчен гади генә түгел иде…

Ләкин кунаклар тыйнак булып чыкты, тиздән кузгала да башладылар. Камил абый гына, Гөлбануга мөрәҗәгать итеп, баягы сүзне искә төшереп көлдерде.

– Мин сине, Гөлбану, ул кадәр үк усал дип уйламаган идем. Синең әле шулай кешенең колагын бора торган гадәтең дә бармыни? Әйтәм аны, Низамның колагы әрекмән яфрагы кадәр булып зураеп калган, синең эшең икән әле…

Бу кадәресен инде Гөлбану көтмәгән иде. Ул оялып китте, уңайсызлануын сиздертмәс өчен булса кирәк, шундук аралыкка кереп качты.

Шау-гөр килеп көлешү чак кына басылу белән, кунаклар саубуллаша башладылар. Хуҗалар да:

– Тагын килеп утырыгыз, тартынмагыз, – диделәр.

– Без әле килгәләрбез… Хәзергә сау булыгыз!

Ир-атлар үзара гөрләшеп чыгып киттеләр. Шулвакыт табын янында кайнашкан Миңлегөл үзалдына сөйләнгәндәй итеп әйтеп куйды:

– Нинди чибәр, акыллы егет! Төпле-тәүфыйклы, зиһенле егет күренә…

Гөлбану искәрмәстән тетрәп китте. Чөнки ул да бу минутта күңеле белән нәкъ шул сүзләрне кабатлый иде.

Әллә нәрсә булды Гөлбануга. Аз сүзлеләнде. Күбрәк ялгыз калырга ярата башлады. Тын кичләрдә, көнозын эшләп арып талган булуына да карамастан, Идел ярына чыгарга ярата ул хәзер.

Гадәттә, ул, күзгә чалынмаска тырышып, ишегалдыннан шым гына чыгып китә. Олы урам аша да тиз-тиз генә уза. Аннары, әллә ни зур булмаса да, бөтен Яңа Бистәне сасы ис белән тынчытып торган заводның биек коймасы буеннан үтә дә Идел ярына чыга…

Көз якынлашып килә. Көннәр сизелерлек кыскарды. Баеп барган кояш, зурайганнан-зураеп, Идел өстенә төшеп килә… Һәм әкренләп суына барган тимерне хәтерләтеп, суга бата башлый… Идел өстенә караңгылык җәелә. Сирәк-мирәк кенә булып пароход тавышлары да ишетелеп куйгалый. Анда-монда чәчелеп, Идел бизәкләре – маяклар кабына…

Гөлбану яр өстендә утыра. Идел ягыннан үзенә бертөрле дымсу төче ис бөркеп, талгын җил исә. Вакыт-вакыт бөтен су өстен ялт иттереп, аргы яктагы бушап калган иген кырлары өстендә аҗаган уйнап ала…

Гөлбануның күз карашы да шунда, аҗаган уйнаган якка юнәлгән… Сәер дә, шомлы да. Әллә ничек шунда, кинәт кенә күк капусы ачылып киткәндәй итә, иксез-чиксез югарылыкта тагын ниндидер икенче бер дөнья чагылып киткәндәй була. Чыннан да, бармы икән соң бу киң галәмнең чиге?..

Андый чакларда Гөлбануны, шомлы-сәер тойгылар белән беррәттән, эчке бер куаныч яулап алгандай була. Бу галәмәтләрнең барысы да аларның өендә Низам булып киткәннән соң башланды…

Егет тә, без әле килгәләрбез, дип, тикмәгә генә әйтмәгән икән. Көннәрнең берендә тагын Мохтар исемле өлкән яшьтәге бер кеше белән килеп керделәр. Калын мыеклы абзый кешенең бу бусага аша беренче тапкыр атлап керүе булса да, бер дә тәкәллефләнеп тормады, үзен кирәгеннән артык иркен тотты. Низамның әтисе урынына калган кеше мин, диде ул. Кыскасы, егетнең туган тиешлерәк кешесе икән. Низамны заводка эшкә урнаштыручы да ул икән. Хәзергә фатирда Низам шул Мохтар абзыйларында тора икән.

Үзе таза, нык тормышлы кеше икән. Хәер, булса да булыр. Чөнки заводта бик зур кеше, өлкән мастер булып эшли, ди.

Иң элек Мохтар абзый, килеп керер-кермәс, Гөлбануны баштанаяк күздән кичерде. Аннары табын янына утырды, изүләрен чишеп җибәрде. Шунда ук бик зур йомыш белән килгәнлеге турында әйтте.

Билгеле, иң элек, юк йомышны бар итеп, Гөлбануны өйдән чыгарып җибәрделәр.

Гөлбану барысын да сизенде. Оятыннан кая керергә тишек тапмады. Ярсыган йөрәген ничек басарга белмәде. Кунакларның китүен күреп калса да, йөрәгенә сыймаслык шатлык хисенә бирелеп, байтак вакыт өйләренә керергә базмыйча йөрде…

Кайткач, аңа кунакларның нинди йомыш белән килүләрен әйттеләр…

Бу куанычлы хәбәр бик тиз таралып өлгерде. Ишегалды халкы бик хуп күрде. Хәтта Исламбикә карчык та, Гөлбануны туктатып:

– Бик һәйбәт, кем, Гөлбану кызым. Бик һәйбәт!.. – диде. – Яшьнең ярлысы булмас, үги багасың булмас…

Бу карчыкны яучылык белән көн күрә диләр. Әмма, хак булса, күрәзәлек тә итә, сихер, им-том белән дә шөгыльләнә, дип сөйлиләр. Бәлки, шуңа күрәдер, Гөлбану аның сүзенә әллә ни дикъкать итмәде, рәхмәтен әйтте дә йөгерә-чаба китеп барды.

Ә Зөһрә, уртак сөенеч тапкан кебек итеп, Гөлбануны үз бүлмәсенә чакырып алды. Тәбрикләде. Тормышны бик белгән-татыган кебек, белдекле кыяфәт белән көлеп-елмаеп, карчык-корткалар кебек такмаклап тезеп китте:

– Җәбер-золым күрмә. Авыру-сырхаулар читтән үтсен, уңганлыгың-җитезлегең чәчрәп торсын, чибәрлегең-сылулыгың камил булсын…

Үзе үк: «Амин!» – дип, тагын бер тапкыр көлеп алды да бу өйгә киеп килгән бишмәтен, алып чыгып, Гөлбануга тоттырды.

– Мә ал, бүләгем булсын, – диде ул, кинәт кенә моңаеп калгандай булып, – өстеңдә киеп туздырырга язсын…

Ни хикмәттер, яшь байбикә Зөһрә апасын күрде исә, кайчандыр Гайникамал апасы укыган «Кыйссаи Йосыф» китабындагы патша хатыны Зөләйха күз алдына килә дә баса. Ходай Тәгалә матурлык белән сылулыкны бирсә дә бирер икән дип соклана Гөлбану.

Ә Гайникамал апа Гөлбануны бик бәхетле икәнсең диде. Төптәнрәк уйлап баксаң, Гөлбану, чыннан да, бәхетле булырга тиеш иде. Аны күз яшен түктереп, көчләп түгел, ә үз тиңенә, үз ишенә бирәләр. Гайникамал апа тагын ир хакы турында да колак салырлык сүзләр ычкындыргалады. Имештер, җилнең иң ачы ягында торсаң гына ир белән тормыш итеп була… Кайвакытта телең белән ялап, чәчең белән җир себерсәң дә бик таманга килә, янәсе…

Ләкин яшьлек тормышның андый күләгәле якларына әллә ни әһәмият итми, күбрәк якты хисләргә бирелүчән була.

Гөлбану да андый уйлардан ерак тора иде.

Кызыксынулар, ың-шыңнар, юраулар торган саен күбәйде. Әти белән әнисенең сүзе дә гел шул хакта гына иде. Бигрәк тә әнисе яна-көя, пошына иде. Бала бит, җитмәсә тагын, бердәнбере.

Әнә, авызын каплый төшеп, ничәнче тапкырлар инде бер үк сүзләрне кабатлый ул:

– Ходай кушып, чәчләре чәчкә бәйләнгән булса…

Әтисе дә җөпләп куя:

– Ризык эшен белеп булмый инде, әнисе. Изге эшкә салават дигәндәй, вәгъдә сүзе әйтелгән, фатихабыз бирелгән…

– Илаһым, Раббым, үзең хәерен насыйп ит, бәхет бир, мәхәббәт бир! Тигез, тату тормыш бирсен Ходаем, бергә-бергә гомер кичереп, бергә-бергә картаерга язсын берүк. Амин!..

Гөлбану бәхет күгенең җиденче катында иде. Башкача булуы да мөмкин түгел, ул бит – хәзер ярәшкән кыз. Менә бүген дә ул ишегалдыннан җил очыргандай юк булды. Йөрәгенең иләсләнүенә һич тә чыдар әмәл юк. Моңарчы һич тә татып карамаган ләззәтле хис аны ымсындыра, каядыр ашкындыра. Күңелендә – мең дә бер сорау… Гомер агышы, кеше тормышы агым сулар кебек икән ул. Ничек тиз, сизелмичә генә үтә икән бу гомер дигән нәрсә. Балачакның зәңгәр хыяллары, киләчәккә төбәлгән якты өметләре, кайчан, кайда китеп югалдыгыз сез, бала чагым, үсмер чагым, дип уйлана Гөлбану.

Моңарчы билгесезлек артында яшеренеп торган кызыгы да, берни белән чагыштыргысыз яме дә, тылсымга тиң серләре дә булган икән бу тормыш, яшәеш дип аталган могҗизаның. Әлеге сәер, шаштыргыч хисләрне быелгы яз, унҗиденче язы алып килде. Кыз өчен гадәти булмады ул быелгы якты яз: бөтен барлыгын яулап, уй-хыялларын томалап, сөю-сөелү көтеп моңлануын, тулышуын тойды. Менә шундый хикмәтле хис-тойгылар кичерде Гөлбану. Кичләрен урамнар буйлап бәхетле парлар йөрүен күреп, сокланып та, чак кына көнләшеп тә карады. Алар әнә табышканнар, кавышканнар… Шундый чакларда аның дөнья мәшәкатьләре, шатлык-кайгылары белән уртаклашасы килде. Аның да кемнеңдер көчле иңнәренә башын куясы, көчле кулларын үзендә тоясы һәм тормыш юлы буйлап бернидән дә курыкмыйча үтәсе килде…

Тик хәзергә чаклы тормышта таяныч булырлык кеше юк иде әле. Шулай шик-шөбһәләр белән газапланып, сүнмәс өметләр белән рухланып, көн артыннан көн, ай артыннан ай үтә торды. Һәм менә, ниһаять, күрде ул үзенең тиңен, язганын. Әнә кем белән аңа табигатьнең сокландыргыч бүләген, ир хатыны булуның, тормышның могҗизага тиң серле якларын ачарга язган икән…

Шундый уйлар белән мавыгып, җәйрәп яткан бөек елга буена килеп чыкканын сизми дә калды Гөлбану. Йа Ходай! Күрче, зинһар, нинди киңлек, нинди иркенлек, хозурлык, нинди илаһи көч-кодрәт, сихри дәрт… Никадәрле сәгадәт вә яшерен моң җыелган синең ярларыңа…

Исләре китеп, хәйраннар булып карап торды Гөлбану мәшһүр Идел өстенә. Монда күк гөмбәзен иңләп алган болытлар түбәннәнрәк йөзгән сыман тоела, әнә кул сузымында кебек кенә. Җил дә зәһәррәк исә. Елга өсте, куышлы уйнагандай, бер-бер артлы ургылып тәгәрәшкән чал башлы дулкыннар белән тулган… Әлеге дулкыннар, ярсып-шаулашып, яр читенә ташланалар да шундук чәлпәрәмә булалар. Тирә-юньгә болганчык су фонтаннары белән ак күбекләр генә чәчри.

Иделнең теге ярында, тау битләвендә, онытылып калган печән чүмәләләрен хәтерләтеп, анда-санда утырган өйләр шәйләнә.

Иделгә кагылышлы бик күп риваять-әйтемнәрне белә иде Гайникамал апасы. Аның «Иделнең Акбикәне урлавы» дигән риваять аеруча хәтеренә уелып калган. Ширбәтле елгасы ярында кайчандыр зур шәһәр булган. Анда үзенең сараенда бер бай һәм бәхетле хан яшәгән. Ханның хатыны Фатыйма бик оста һәм куркусыз сихерче булган. Ханның Акбикә исемле бердәнбер матур кызы булган. Кызга бик күпләрнең гыйшкы төшә, ләкин сихерче Фатыймадан куркып, сарайга аларның берсе дә якын килә алмый. Тик баһадир Идел генә аңардан курыкмаган һәм бөтен көчен туплаган да сарайдан Акбикә матурны урлап киткән. Әнисенең таләп итүенә карамастан, Идел аның кызын кире кайтарып бирмәгән. Шуннан соң Фатыйма урлаучыга (Иделгә) каты ачулана, аңа төкерә-төкерә каһәрли һәм Иделне үз яныннан куып җибәрә. Хәзер инде Идел, Фатыймадан куркып, бүгенге көндәге юнәлешенә килеп урнашкан, ләкин ханның кызын кире кайтарып бирмәгән. Элекке урында Иделнең тик буш ярлары гына калган. Ширбәтле авылы янындагы биек ярлар әнә шул борынгы заманнарда үз урыныннан күчкән Идел елгасының ярлары булган, имештер.

Күрче, зинһар, меңнәрчә еллар узган, ә мәшһүр Идел ага да ага… Әнә еракта, күк йөзен иңләп, авыр, кара болытлар йөзә. Ул болытлар, мөгаен, моннан бик күп гасырлар элек тә йөзгәннәрдер… Шулай хәйраннар булып, яшәешнең бөеклеге турында шактый баш ватып, уйланып торды Гөлбану. Шунда бик теләгән тәкъдирдә дә җавап табып булмаслык сәер сораулар да туды… Мәсәлән, кем мин? Каян килдем? Нигә дип килдем? Нәрсә дип яшим? Яшәвем мәгънәлеме? Әллә көн узсынга гына яшимме? Алай икән, яшәүнең ни мәгънәсе бар? Алда нәрсә көтә мине?.. «Үлемсез буласың килсә, бала үстер» дигәнне ишеткәне бар иде Гөлбануның. Бала!.. Болай булгач, Ходай кушса, аның да бәбие булыр… Ул да үлемсезгә әверелер, әни булыр…

Шулчак Гөлбануның бөтен уйларын челпәрәмә китереп, күңелгә шом иңдереп, сәер яктылык уйнаклады. Су өсләре, эңгер-меңгерләнеп торган каршы як ярлар гөлт итеп яктырып куйды. Нәрсә булыр бу? Яшен дияр иде, яңгыр болытлары күренми. Аҗаган балкышы дияр иде, хәзер көз. Бу вакытта нинди аҗаган булсын, ди.

Шулчак Идел-ана ягыннан талгын җил исте: хафаланма, балакай, дигәндәй, битләреннән, чәчләреннән сыйпады. Гөлбануга шул җитә калды, күңеле тынычлангандай булды. Һәм ул, бөтен гәүдәсендә ниндидер җиңеллек тоеп, өенә таба йөгерде.

Санаган көн тиз уза. Ниһаять, туй көне дә килеп җитте. Әлбәттә, зурдан кубып, яучылар, башкодалар җибәрешеп, кодалар төшереп маташмадылар. Нишләмәк кирәк, хәлләре бик чамалы. Билгеле, борын-борыннан килгән йола: туй – ике атыңның берсен суй, дип өйрәтә. Тик кая ул монда ике ат! Үзара киңәштеләр дә, кыз белән егетне никахлап, туй кебек нәрсә ясадылар да куйдылар.

Туй, башта ук килешенгәнчә, Мохтар абзыйлар өендә узды. Билгеле, туй туй инде ул: гармуны да, җыры да, биюе дә булды. Туйда тукмак та бии, ди бит. Шау-шуы да була язып калды: һич тә көтмәгән-уйламаган кешеләр сүзләшеп киттеләр. Камил абый белән Мохтар абзый чын-чыннан телгә килештеләр.

Ярар, анысы турында чак кына соңрак. Хәзергә туй табынына, туй мәҗлесенә күз төшереп алыйк. Аш-су җитенке булды, ул ягына сүз әйтерлеге юк. Ул көннәрдә Гөлбануның әнисе Мохтар абзыйлардан бөтенләй диярлек кайтмады. Төп йорттагы эшне Гөлбануның берүзенә җигелеп тартырга туры килде. Аның бит Әби патшасы да бай өйләнгәннән бирле тәмам шашты, күзенә кем генә чагылса да, көн-төн битәрләде, көн-төн талады.

Гөлбану барысына да түзде. Хәер, түзми хәлең юк. Аннары ул бит белә: бу котсыз йортта соңгы көннәрен үткәрә. Тик менә эшнең иң авыры әнисе җилкәсенә төшәчәк.

Шулай дип уйлавы булды Гөлбануның, аш-су бүлмәсеннән кулына ризыклар куелган поднос күтәреп, әнисе килеп чыкты. Гөлбану әнисен беренче тапкыр күрәмени, шаклар катты. Күрче, зинһар, аның әнисе кызлар кебек яшь, үзе матур, буй-сыны коеп куйган, хәрәкәтләре җитез-өлгер. Яулыгын артка бәйләгән, өстендә – күз явын алырлык ап-ак күлмәк, бала итәкле алсу төстәге алъяпкыч. Аның бүгенге көн белән канәгатьлеге, шул минуттагы халәте йөзенә чыккан иде. Кешегә үзгәрер өчен күп тә кирәкми икән ләбаса! Хәрәкәтләренә кадәр килешле, нәфис-нәзакәтле. Бер дә аягыннан чабата төшмәгән сала хатыны димәссең.

Кияү белән кәләшнең уң ягында өй хуҗасы Мохтар абзый утыра. Беренче карашка гына чамадан тыш җитди, кырыс булып күренә ул, чынлыкта алтын бәһасенә торырлык кеше икән. Үзе таза бәдәнле, җилпучтай киң иңбашлары үзенә килешеп тора. Бер дә гөрс-мөрес гәүдәле, авыр-салмак селкенүчән бәндә димәссең. Кыскасы, койган да куйган миһербанлы әкият батыры Салсал диярсең.

Туй мәҗлесе аның кулында. Менә ул, яшьләр ягына борыла төшеп, сүз башлады:

– Алайса, минем сүзләргә дә колак салыгыз әле. Гаилә кору – өстеңә зур вазифа алу ул. Гаилә тормышы – бер-береңә карата ихтирам күрсәтү, уртак тормыш алып бару, мең дә бертөрле мәшәкать эченә чуму дигән сүз. Өйләнү – җәннәткә керү түгел, алда әйткәнемчә, зур йөкләмә алу. Шуның өстенә әле бала турында, аның киләчәге турында кайгырту.

Бала турында сүз чыккач, табын янындагылар чак кына җитдиләнә төштеләр сыман. Табын түрендә – Гөлбану белән Низам. Янәшә утырсалар да, бер-берсенә күтәрелеп карарга кыймыйлар. Тартыну, оялу, читенсенү көчле шул.

Ул арада Мохтар абзый алдындагы савыт-сабаны чак кына этәребрәк куйды да дәвам итте:

– Безнең телдә «учак» дигән бер сүз бар. Тулы мәгънәсе болайрак аның. Элекке заманнарда ук егет белән кыз, кавышкач, яңа куыш корганнар. Шулай итеп, яңа учак пәйда булган. Заманчарак итеп әйтсәк, учак – гаилә символы ул. Бәхет символы. Борын-борын заманда учак сүнмәсенгә аңа ботак-сатак өстәп торучы хатын-кыз булган. Шулай итеп, ире ауга киткәндә, ул учак җылысын, өй җылысын саклаган. Табигать хатын-кызга шундый бөек вазифа йөкләгән. Әйтәсе сүзем шул: бер-берең каршында җаваплылык хисеннән башка мәхәббәт тә, тату тормыш та була алмый…

Камил абыйларының да тормыш юлына басучыларга әйтер сүзе, үгет-нәсыйхәте, хәер-фатихасы булган икән.

– Ул кадәр баш ватмагыз. Сез яшьләр. Кем әйтмешли, яраткан кешең белән кайда да оҗмах… – дип башлады ул, тавышын торган саен көрәйтеп. – Бер сүз белән әйткәндә, бәхетле булыгыз!.. Бәхетле кешеләрнең бер үзенчәлеге – киләчәккә өмет белән карый белүдә. Андыйлар нинди генә хәлдә дә ышанычны югалтмыйлар, балтаны суга томырмыйлар, кул кушырып, читтән ярдәм көтеп утырмыйлар. Уңышсызлык нинди генә авыр булмасын, ул әле дөнья җимерелде дигән сүз түгел, ә вакытлы, очраклы хәл… Мохтар абзый әйткән ниндидер авырлыклар, җаваплы йөкләмәләр дә татлы, изге, куанычлы йөкләмәләр!..

Йорт хуҗасының әлеге фикер белән килешергә теләмәгәнлеге шундук йөзенә чыкты. Ул хәтта, җайлырак утырырга теләгәндәй, як-якка ава-түнә селкенгәләп куйды. Сүзе дә, тавышы да бер дә хәтер саклауга охшамаган иде.

– Дөрес әйтмәде, оланнар. Җыен юк-бар сүзгә колак салмагыз. Тормыш итү ул бәйрәм дә, тамаша кылу да түгел. Көн дә теш арасына кыстырырга кирәкме? Кирәк. Урамга чыгыйм дисәң, өс-башка кирәкме? Кирәк. Яшәр өчен җылы куыш кирәкме? Әлбәттә, кирәк. Яшәр урының да булмаса, нинди тормыш та, нинди гаилә, ди ул. Шуңа күрә дә «тормыш итү» диләр аны. Гаилә бәхете өчен җаның-тәнең белән көрәшергә, җиде кат тирең чыкканчы, бер караңгыдан икенче караңгыга чаклы казганырга кирәк. Хатын-кыздан да ай-һай ла күп сорала, бик күп нәрсәләр таләп ителә. Аннары тату яшәргә кирәк. Җәнҗаллы өй һичкайчан да җитенке була алмый. Тикмәгә генә тирә-ягың яу булсын, өең эче сау булсын димәгәннәрдер. Матурлык-сылулык карап соклану өчен генә, гомер итү өчен башка төрлерәк сыйфатлар кирәк…

Мохтар абзыйның җанлы-үтемле сүзе моның белән генә чикләнмәгән икән, «Дөрес сукалыйммы?» дигәндәй, як-ягына күз төшереп алды да дәвам итте:

– Картлар сүзен – капчыкка, яшьләр сүзен янчыкка дигәндәй, колак салыгыз, тагын әйтер сүзем бар: хезмәтне яратыгыз. Бу турыда минем үз фикерем бар. Тормышның тотанагы, таянычы, нигез ташы – хезмәт. Хезмәт безне тагын өч төрле яман бәладән саклый. Нинди бәлаләрдәнме? Беренчесе – хәерчелек, бөлгенлек, фәкыйрьлек. Аннан килеп – җилкуарлык, янә дә бозыклык юлына басудан тыя. Әгәр дә мин тормышымда нинди дә булса уңышка, муллыкка ирешкәнмен икән, бу, – барыннан да элек, тырышлык, үҗәтлек нәтиҗәсе…

Бу сүзләрне әйткәндә, Мохтар абзый, бераз мактанырга теләгәндәй, ярыйсы ук җиһазландырылган өй эчен күздән кичергәндәй ишарә ясады. Моны барысы да аңлады, әлбәттә, һәм бертавыштан диярлек телләрен шартлатып, башларын селкеп, иякләрен кагып хуплагандай иттеләр.

Картының әлеге кыланышын хуҗабикә бик килештереп бетермәде, ахрысы. Сүзне икенчегә бору максаты белән, табын артында утыручыларны кыстарга кереште.

– Ягез әле, йә, кадерле кунаклар! Барыннан җитешеп, ашап-эчеп утырышыгызчы! Карт, син дә кунакларыңны онытма…

– Онытмыйм, онытмыйм… – Мохтар абзый, елмаеп, сыңар бармагы белән генә куе калын мыегына кагылып куйды. – Карт дисең инде, алайса? Эх, идрит-кудрит! Картаю түгел, яшьлекнең узып китүе генә аяныч…

Мохтар абзый, кырма башындагы каюлы бәрхет кәләпүшен чак кына кыңгырайта төшеп, янәшәсендә утырган гармунчының колагына нәрсәдер пышылдады. Тегесе ярты сүздән барысын да аңлады, бик тә борынгы бер көй суза башлады.

Көй, чыннан да, бик тә борынгы һәм үзәкләргә тиярдәй тәэсирле иде. Бөтенләй уйламаганда-көтмәгәндә, гармунга Мохтар абзыйның тигез, көчле, бик тә моңлы тавышы кушылды. Барысы да хәйран булып тынып калдылар.

 
Базарларга чыксаң ал асыл мал,
Хак кынаен үзем түләрмен;
Әҗәлләрең җитсә әйт үземә –
Синең өчен үзем үләрмен…
 

Җыр тәмамлангач, көчле тәэсирдән исләренә килә алмагандай, бер генә мизгелгә тынып тордылар, аннан бөтен табын дәррәү кубып, гөр килеп шаулаша башладылар.

– Һай, Мохтар абзый, алтыннар да кеше икәнсең ич!..

– Әйтмә дә!

– Кем уйлаган!

– Менә әйтте, ичмаса!

– Менә кайда ул тугрылыклы, саф, олуг мәхәббәт! Әлеге сыйфатларны тикмәгә генә мәхәббәт бүләге дими торганнардыр…

– Бу җыруны гаилә корырга җыенучы барлык яшьләргә дә ишеттерәсе иде…

Сүз әкренләп яңадан кияү белән яшь кәләш тирәсенә күчте. Әмма әйтелгән сүз-фикерләр һаман да бер үк мәгънәне аңлата иде: тату-дус яшәгез, бәхетле булыгыз, тигез гомер итегез, күп итеп үзегез кебек сылу-матур балалар үстерегез!..

Икенче берәве яшьләрне тынычландырырга, алдагы тормышларына ышаныч иңдерергә теләгәндәй юата башлады:

– Бик борчылмагыз, оланнар. Тормыш гелән болай булмас. Ходай кушып, бер рәтләнер. Һәрхәлдә, үзгәрер, үзгәрергә тиеш…

– Көт, үзгәрер!.. – Бу сүзләрне бераз йомшара башлаган Камил әйтте. – Үзгәрәсе булса, күптән үзгәрер иде инде.

Бу сүзләрне тыныч кына кабул итә алмады өй хуҗасы, аңлаган кешегә бик тә аңларлык итеп, төрттереп куйды:

– Иң әүвәл үзебезгә үзгәрергә, үзебезгә кеше була белергә кирәк…

Камил шундук элеп тә алды:

– Бәлки, киресенчәдер? Кешенең җаны, табигате, дөньяга карашы үзгәрсен өчен, башта тормышны, ягъни җәмгыятьне үзгәртергә кирәктер? Ә?.. – Мохтар абзыйның җавап кайтарырга ашыкмавын күргәч өстисе итте. – Иң әүвәл кеше турында, үз халкы турында кайгыртырга тиеш илне җитәкләүче даирәләр. Бары тик үз халкының мул, тигез тормышына, байлыгына таянган ил генә алга бара, чәчәк ата ала…

Бу юлы Мохтар абзый дәшмичә калмады, ачыктан-ачык һөҗүмгә күчте:

– Алайса, барыгыз, үзгәртеп карагыз инде. Дөнья гасырлар буена көйләнгән җае белән баруын белә. Тормыш әүвәл-әүвәлгедән, яратылганнан бирле шулай килгән: берәүләр хәмер кайнаткан, икенчеләре эчкән… Карга теләге белән кар яуса иде икән! Күп күрдек инде бугаз киереп коткы таратучыларны. Бишенче елны гына хәтерегезгә төшерегез… Патшаны, самодержавиене сүккән гәзит, прокламация белән дөнья тулган иде. Әле дә хәтеремдә: «Хөррият» дигән татар гәзите бар иде. Безнең арада аны «шәмәхә гәзит» дип йөртәләр иде. Аһ-һай әче телле иде. Аз да түгел, күп тә түгел, ачыктан-ачык патшаны бәреп төшереп, империянең кодрәтен гәүдәләндерүче каракошның берьюлы ике башын да өзеп ташларга чакыра иде. Тарих – үзе олуг, ачы сабак та бит. Юк!.. Аңламасалар-аңламаслар икән. Күпме генә бугаз киерсәгез дә, күпме генә болгатсагыз да, берни дә кыра алмассыз. Дулкыннар да әнә ярсып-үкереп ярга ташланалар да… кире кайталар. Ә ярлар кала бирә. Кырырсыз инде! Кемнең әле чыпчыкның, тузгып-җилпенеп, койманы җимергәнен күргәне бар? Мин белгәннән бирле генә дә инде ничәмә-ничә тапкырлар баш күтәреп карадылар…

– Коллар гына баш күтәрәләр. Без исә кулга корал алып көрәшәчәкбез…

Мохтар абзый Камилнең сүзләрен бөтенләй ишетмәгәндәй сөйләнүен белде:

– Ишәрсез инде! Әгәр дә тамагың тук, өстең бөтен, баш очыңда түбә булуын телисең икән, кеше бул, бәхетнең башы – хезмәт. Эшлә, казган! Бу фани дөньяның бөкресен без генә турайта алмабыз инде.

– Юк, турайтырбыз! – Бу сүзләрне Камил үҗәтләнгән кебек итеп әйтте.

– Тормышның дөрес, тигез яратылмаганлыгын мине күрми дип уйлыйсыңмы? Бик күрәм. Кагылу-сугылуны да, кимсетелү-рәнҗетелүне дә күп күрдем. Барысы да булды. Бөтенесенә дә түздем. Сабыр итәргә, түзәргә кирәк дигән карарга килдем. Сабыр төбе – сары алтын, ди. Моның шулай икәнлегенә ничәмә-ничә тапкырлар иман китергәнем бар.

Камил абыйсы, мыскыл иткәндәй:

– Сабыр итү, имеш! Бер яңагыңа сукканда, икенчесен кую, шулаймы? – Шундук җитдиләнеп, шактый кырыс тавыш белән өстәде. – Сыйнфый изелүгә, социаль гаделсезлеккә буйсынып түзәргә чакыручы сабырлыкмы? Бу бит – хаким сыйныфлар идеологиясенә буйсынырга, кол булырга чакыра торган хәтәр лозунг!..

– Юк, син мине дөрес аңламадың, кем…

– Бик дөрес аңладым.

– Мин үзебезнең мөэмин-мөселман халкына хас булган сабырлык турында сүз алып барам. Сабырлык – безнең халкыбызга, мөселман кардәшләребезгә хас күркәм сыйфаттыр. Авырлыкларга бирешмәү, алар алдында каушап-югалып калмау, чыдамлык-ныклык күрсәтү, эшне алдын-артын уйлап башкару кебек мәгънәләр салынган сабырлык турында әйтәм…

– Шулай чамадан тыш сабыр-тыйнак булганга күрә, шушы көнгә калды да инде ул мөселман халкы.

– Русия мәмләкәтендә кыерсытылган-җәберләнгән, үксез халыклар бер татар гына түгел, күбәү алар…

– Бу сүзең белән мең тапкырлар хаклысың, Мохтар абзый! – Камил абый, кунак тыйнак булыр, дигән мәкальне исенә төшергән сыман, тавышын йомшартып кына калмады, күзләре белән дә елмаеп сөйләвен белде. – Әмма мин тормышны тамырдан үзгәртергә кирәк дигән фикеремдә калам. Аннары, Мохтар абзый, Коръән-Кәримдә дә әлеге җәһәттән менә нәрсә диелә: «Аллаһы Тәгалә бер халыкның да хәлен үзгәртми, үзләре чын-чынлап теләми торып», – ди.

Бу кадәресен инде Мохтар абзый күтәрә алмады: «Тәһарәтсез, имансыз авызың белән кагыласы булма изге китапка!» – дип, туганнан туганына җикеренеп куйды.

Әлеге дорфалыкны үз чиратында кунак кабул итмәде, барысы алдында өй хуҗасын «кол» дип атады.

– Фәлсәфәң дә колныкы, үзең дә кол!.. – диде Камил абый.

Билгеле инде, Мохтар абзый да үз чиратында җавапсыз калмады.

– Үзеңнең соң миннән артык җирең бармы? – диде ул. – Торырга нигезең дә юк бит, адәм тәганәсе! Сукбай да сукбай, син дә сукбай…

– Мин, син комсыз кебек, шәхси шөһрәт, шәхси баю өчен яшәмим…

– Алайса, минем өчен тырыша торгансыңдыр инде… Хәерче!..

Көч-хәл белән араладылар үзләрен. Шулай да Мохтар абзыйның ачуы тиз генә басылмады. Чын-чыннан рәнҗеп, бары тик тирә-юнендә утыручыларга гына ишетелерлек итеп, соңгы сүзен әйтеп куйды:

– Кайттылар… Коткы салып, тормышның ямен алып, яңадан дөньяны бутый башларлар инде…

Туй узды. Ике яшь куанышып яши башладылар. Бәхетле иде алар.

Шуның өстенә әле, йортсыз йомран кебек, әллә ни озак сөрлегеп йөрергә дә туры килмәде аларга, барактан курчак өе кебек кенә бер бүлмә дә бирделәр. Билгеле, бу юлы да Мохтар абзый ярдәм итте.

Кыскасы, икесенең дә бәхете баштан ашкан иде.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации