Текст книги "Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар"
Автор книги: Махмут Хасанов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 20 (всего у книги 61 страниц) [доступный отрывок для чтения: 20 страниц]
– Йә, әйтеп бетер инде… Ничек итеп алдаладың? – дип сорады.
Кызның җитди йөзе, җитмәсә, кырыс тавышы Сәетнең кирелеген арттырды гына. Һәм ул, беткән баш беткән дип, барысын да чәчми-түкми әйтеп бирергә булды.
– Әйе, алдаладым!.. – диде ул, баягыдан да кырысрак итеп.
– Ничек?..
Сәет, хәл җыярга теләгән кеше сыман, бер мәлгә тынып торды. Аннары: «Бел, алайса!..» – диде дә тезә башлады. Чулпаниянең Чыңгыз атлы кадет абыйсын белмәвен дә, гомерендә Петербургка барганы булмавын да, гомумән, бүләк хәйләсенең бары тик аны күрү өчен, аларның бусагасы аша атлап керү өчен генә эшләнгәнен, бүләкләрне Казан кибетләреннән сатып алганлыгын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Үзе сөйләде, ә үзе: «Хәзер булачак хикмәтләр!..» – дип көтеп ятты. Кызның йөзенә карамаска тырышты…
Тик гаҗәп! Бөтенләй көтелмәгән хәл булды. Чулпания, гадәттән тыш куанычлы хәбәр ишеткән сыман, башта шатланып кычкырып җибәрде. Һәм кинәт, мондый хәбәрне күтәрерлек хәле булмаган кеше сыман, егетнең күкрәгенә авып төште. Аннары җәһәт кенә башын калкытты да Сәетне кочагына кысып алып маңгаеннан, күзләреннән, чәчләреннән шашып үбә башлады.
Баштарак Сәет, акылы зәгыйфьләнгән кеше сыман, берни дә аңламады. Бераздан инде үзенчә «Вакыты белән матур ялган ачы хакыйкатькә караганда татлырак була торгандыр шул» дигән нәтиҗәгә килде.
* * *
Уңмады Асылханның юлы.
Юкка гына ул сырхау Зөһрәне кысан һәм тынчу вагоннарда азаплап йөртте. Казалы, каһәрле юлга чыкканнар икән. Мәскәүнең Лисеевич әйткән атаклы окулисты хәрәкәттәге армиядә, Герман сугышында иде.
Юл бик авыр тәэсир калдырды Асылханда. Ике елга якын барган сугыш гади халыкны тәмам иза чиктергән, эштән чыгарган иде. Һәркайда ачлык, ялангачлык. Хәер сораучы гарип солдатлардан, сәләмәгә төренгән теләнчеләрдән вагонда вакытта ук гарык булган иде инде Асылхан. Мәскәүдә исә андый халык тагын да күбрәк, ерып үтмәле түгел. Ансыз да әрнеп сызган күңеле бу хәлләрне күреп тәмам җәрәхәтләнде.
Шулай да Мәскәү кадәр Мәскәүгә килүеннән файдаланып калырга уйлады Асылхан. Туктаган номерда сораша-белешә торгач, икенче бер күз врачы тапты. Алдан ук сөйләшеп куелганча, извозчик яллады да Зөһрәне шул окулистның өенә алып китте.
Монысы бәләкәй, боҗыр кебек кенә җыйнак гәүдәле бер кеше иде. Күзендә – монокль. Шул пыяласы белән мәш килә. Бик кирәк кебек итеп җәһәт кенә киеп куя да ялт иттереп салып та ташлый. Бераздан ул Асылханны шаккатырды. Тәҗрибәле күрәзәче чегән кебек, Асылханның Казан бае булуын гына түгел, Зөһрәнең яшь хатын икәнен дә, ә өйдә бик яман, бик мәкерле өлкән хатын, төп хуҗа барлыгын да сөйләде дә бирде.
«Зөһрәне бозганнардыр… Шуннан чыгып әйтә торгандыр», – дип уйлады бай. Һәм ул бу турыда докторның үзеннән дә сорап куйды.
– Юк, бозмаганнар… – диде хәзер инде пәйгамбәрне хәтерләтә башлаган окулист. – Иркенәеп торып сукырайтканнар…
– Ничек итеп?
– Төелгән пыяла белән.
«Шикәр кырып салулары шул булган икән…» – дип уйлап куйды Асылхан. Күңеле урыныннан купкандай булды. «Күпме сорасагыз да бирәм… Тик күзен ачыгыз. Үтенәм сездән…» дигән сүзләрне тәкрарлый башлады.
Тегесе күзен дә йоммады.
– Юк, – диде. – Кулымнан килерлек булса, акча алмас та идем. Аңлагыз… Күзен ачып булмаячак. Шулай да чибәреңнең әрнү-газапларын җиңеләйтеп карармын…
Чыннан да, бер-ике көн азапланганнан соң, Зөһрә телгә килде, номерга кайтып чак кына ял итеп алгач: «Хәзер инде ул кадәр үк авыртмый… Ул кадәр үк кырмый», – диде.
Мәскәүдән кайтып керү белән, Асылханга яңадан сәфәр чыгарга туры килде, бу юлы ул алыш-биреш эше белән Уфага китте.
Юлы янә уңмады. Өмет иткән шактый гына сумма акчасы җилгә очканлыгы мәгълүм булды. Киткәненә атна тула дигәндә кайтып та җитте.
Тәмам хәлдән тайган атларны ишегалдына кертеп туктату белән, Асылхан бай яман хәбәр ишетте. Зиһене чуалып, күз аллары караңгыланып китте аның. Әле генә кошевой чана кузласыннан төшкән Сабирҗанга атларны туарышырга ярдәм итешкән Хәмит тапшырды аңа бу хәбәрне.
– Яшь байбикә китте… – диде ул әллә ни исе китмәгән кыяфәт белән.
Асылхан бай сүзнең асылына төшенмичәрәк торды.
– Кая китте?.. – диде ул, баскыч төбендә тукталып.
– Әти-әниләренә булса кирәк…
– Ничек?! Килеп алдылармы әллә?
– Юк… Шул якка кайтучы олаучы таптырды да китеп барды.
Бу хәбәр әллә нишләтеп җибәрде Асылхан байны. Тәмам исәрләнде, күзенә ак-кара күренмәс, колагы ишетмәс булды. Бүлмәләренең мичләренә яктыртып, өйгә азрак җылы төшкәч кенә бераз фикер йөртер хәлгә килде ул.
Хәмитне кабат чакыртып алды. Кабат сорау ала башлады:
– Ниндирәк кеше белән китте?
Тегесе шөмерәйгән-сагайган, чак кына каушый да иде.
– Ниндирәк дип, шул инде… Гади бер мөселман кешесе иде.
– Каян таптыгыз ул олаучыны?
– Базар янындагы постоялый двор яныннан мин алып кайттым. Йөкчеләр гел шунда туктый ич…
– Байбикә киткәндә, берәр сүз әйтмәдеме соң?
– Юк… Аны-моны әйтмәде.
– Кайчанрак китте?
– Бүген инде өченче көне…
Соңыннан бай Сабирҗанны да чакыртты. Атларга ашарга яхшырак салырга, әйбәтләбрәк ял иттерергә кушты. Әле яңа гына юлдан кайтып төшүләренә карамастан, таң белән сәфәр чыгачакларын әйтте.
Төн буе керфек какмады, алга бераз сөрлегә төшебрәк, бүлмә буенча йөренеп, таң атуын көтте. Җәрәхәтле күңеле урынында түгел иде. Мең төрле уй бимазалады. Күңеленең кай җире беләндер шуны сизенде ул: Зөһрә үзлегеннән, үз теләге белән китмәгән, аны мәҗбүр иткәннәрдер кебек иде.
Күңеле алдаламады Асылханны. Бай китеп ике-өч көн үттеме икән, Мәрхәмбикә үзенең көндәше «Кылган муен» (Зөһрәнең өлкән байбикә тарафыннан тагылган кушаматы шулай иде) янына керде…
Әби патшаның нинди сүзләр әйткәнен кабатларга кушсалар, Зөһрә теләгән тәкъдирдә дә булдыра алмас иде. Чөнки алар адәм баласы күтәрерлек кенә түгел иде. Гомумән, өлкән байбикәнең тавышы кеше тавышы булудан бигрәк, җәһәннәм төбеннән ишетелгән дәһшәтле тәкъдир авазына, дөресрәге, җанын дауларга килгән Газраил тавышына охшаган иде…
Мәрхәмбикә каты өрәкле кеше иде. Аның искәрмәстән кереп кычкыруы Зөһрәнең йөрәген алды, миен томалады. Байбикәнең, зәһәрлек белән үкереп, «Эзеңне себер!.. Юк бул! Дөмектерәм югыйсә…» дигән катгый әмерен генә аңлап калды.
Буйсынды…
Яшьлеген йоткан, газиз баласыннан яздырган, ике күзенең икесеннән мәхрүм итеп дөм сукыр калдырган бу нигездә калмау чыннан да хәерлерәк булыр кебек тоелды аңа. Һәм ул китте…
…Таң аткач та, Асылхан белән Сабирҗан яңадан юлга чыктылар. Көннең рәте юк. Җан ияләренең теңкәсен корытырлык зәмһәрир суыклар тора. Үзәкләргә тия. Ачы җил карны тузгытып илиме-или…
Пар ат бер уңайга юырта…
Кузла башында, аркасын җилгә биребрәк, Сабирҗан бөрешеп бара. Ә чанада, тышлаган төлке толыбына төренеп, бай утыра. Уйга бирелгән ул. Кешенең миһербансызлыгы, аяусызлыгы, каты бәгырьле булуы турында уйлап бара… Уйлары күңелсез булгангамы, бернәрсәгә дә исе китми аның.
Бик ярлы авыл аша узып баралар. Өйләрнең салам түбәләре калын кар катламы астында калгангамы, алар җиргә иңгәндәй булып күренәләр. Тәрәзәләрнең исә өске өлгеләре генә күренеп тора. Читән-киртәләр дә көрт астында…
Әле узган җәйне, Зөһрәнең әти-әниләренә кунакка барганда, юл өстендәге авылларны узу үзе бер мәзәккә әверелә торган иде. Аларның киң көймәле арбага җигелгән пар атын күрүгә (җиз кыңгырауларының чыңлавыннан ук таныганнардыр, күрәсең), авылның бала-чагасы, чыр-чу килеп, басу капкасына таба йөгерешә торган иде. Чөнки Асылхан кыр капкасын ачкан бала-чагага учлап-учлап кәгазьле конфет ташлый. Зөһрәгә җитә кала, конфет өчен талашып, өелеп-әүмәкләшеп калган балалар ягына кабат-кабат каерылып карап, рәхәтләнеп көлә торган иде.
Әйе, ул вакытларда кузла башында утырган Сабирҗанның да килеш-килбәте, кыяфәте бөтенләй башка иде шул. Каян алгандыр, билендә ялтыравыклы төймәләр белән бизәлгән киң каеш булыр иде. Буй-сыны төз. Тавышы көр. Әйтерсең лә Казан каласының беренче кул извозчигы. Дәрт белән «И-э-эй-й!» дип бер кычкырып җибәрсә, атларның тояклары җиргә тими торган иде.
Бау ишүчеләр авылына караңгылы-яктылыда барып җиттеләр: җил капка алып куелган, ахрысы, Сабирҗан атларны туктатып-нитеп тормады, көрт ердырып ишегалдына кертте.
Ашыгудан булса кирәк, өстенә дә киеп тормыйча, башына мескен бүрек кенә элеп алган бау ишүче күренде. Шунда ук ишек артыннан карчыгы да тавыш бирде.
Башта, гадәттә, кунакларны каршы алгандагыча, «Әйдүк, әйдүк!.. Бик һәйбәт булган… Исән-сау гына килеп җиттегезме?..» кебек сораулар яудырдылар.
Чанадан күтәрелгән кияүләренең ялгыз булуын күргәч, башта өнсез калдылар, аннары, сусаган суга каплангандай, берсе икенчесен бүлеп, сорау артыннан сорау яудыра башладылар.
Зөһрәнең монда, туган нигезендә дә юклыгын тәмам абайлап өлгергән Асылхан коелып төште. Башлары әйләнеп китте. Әнисенең, хәвеф-бәла сизенгәндәй өзгәләнеп, «Әллә, Ходаем… ул-бу булдымы?» дигән соравына үзе дә сорау белән җавап кайтарырга мәҗбүр булды.
– Зөһрә… Зөһрә монда түгелмени?.. Без үзебез аны эзләп йөрибез… – диде ул.
Бу хәбәрне ишеткәч, әнисе йөрәк тавышы белән кычкырып җибәрде:
– Йа Алла!.. Йа Тәңрем!.. Балакаем ла!..
Әле һаман да бу хәлнең асылына төшенеп җитә алмаган бау ишүче карчыгы ягына бөтен гәүдәсе белән борылды да җикеренеп куйды:
– Тәресен югалткан карт марҗа кебек үкермәче, бугаз җыртмачы, зинһар!..
Өйгә керделәр. Ут алдылар.
Бусагадан зур кунак керде. Әмма кунак барлыгы сизелми. Әле күптән түгел генә кияве өчен җанын ярып бирергә әзер Бариәхмәт тә җилкәсенә күтәрә алмаслык йөк күтәргән кеше сыман иелеп төшкән. Кунак-фәлән барында яшь киленнәрдән дә җитезрәк булып, орчык кебек бөтерелеп торган карчыгы да, авып китүдән курыккан кеше сыман, мич буена барып елышкан… Үзе һаман торып-торып бер үк сүзләрне такмаклый:
– Йа Аллам!.. Йа Тәңрем… Балакай гынабызны күрәләтә торып тәмуг утларына салдык шул…
Бариәхмәт рәнҗүләрен берьюлы ачып салган карчыгына кабат җикерде:
– Җитте диләр сиңа! Ясин чыга да башладыңмыни инде… – Аннан стена буендагы эскәмиягә килеп утырган Асылханга мөрәҗәгать итеп сорап куйды: – Ничек соң?.. Күзләре дип сорыйм. Һаман да төзәлмәдеме әле?..
– Юк…
– Ничегрәк соң ул?.. Азрак күрә идеме? Әллә дөм сукырмы?..
Бай, авыр көрсенеп:
– Күрми шул… – диде.
Яңадан карчык тезеп китте:
– Йа Раббым!.. Нигә, нигә газиз балакаемны бәхетләреннән мәхрүм иттең! Бу хәлләрне, бу газапларны күрсәткәнче, сабый чакларында ук җаннарын гына алган булсаң соң…
Бау ишүче бераз салкын канлылык сакларга тырыша. Шулай да сорау артыннан сорау бирә:
– Хәзер кайда инде ул?..
– Үзем дә аптыраган… – диде Асылхан, җилкәләрен сикертеп. – Бу якка баручыны яллаган да китеп барган…
– Кайчанрак?
– Өч көн, ди инде. Үзем өйдә юк идем…
Бу хәбәр бау ишүченең хатынын кабат миңгерәйтеп җибәрде. Яңадан аның җан өшеткеч әрнүле-сыктаулы тавышы ишетелде.
Бариәхмәт яңадан җәһәт кенә карчыгы ягына борылды. Әмма бу юлы каты бәрелмәде, ничектер түзәргә, сабыр итәргә өндәгән кебегрәк итеп әйтте:
– Йә инде, анасы! Җитте… Әллә алар рәхәт көннән йөриләр дип уйлыйсыңмы? Дәшмәче, зинһар… Ансыз да бәгыремнең таланган чагы… Җанымны кая куярга белмим…
Картының шулай йомшарып төшүен генә көтеп торгандай, тегесе тавышын тагын да көчәйтеп элеп тә алды:
– Аз, аз, аз сиңа!.. – диде ул ниндидер ачы зәһәрлек белән. – Бу гына аз әле сиңа. Бер түгел, мең әйттем… Җыландай телләремне чыгарып әйттем: ай-һай, сиңа әйтәм, дидем. Ә син… тернәкләнеп китеп булмасмы, имеш! Тернәкләндең, иштең… – Әмма карчыкның зәһәрлеге әллә ни озакка бармады, сүрелде. Язмыштан узмыш юктыр инде дигән кыяфәт белән дәвам итте. – Илаһым хуҗам, үзең хәерен насыйп ит… – Ахырда бөтенләй җебеп төште. Бары тик елау катыш такмак әйткәндәй өстәп куйды. – Балакаем, күз нурым, нигезебездән чыгып киткәннән бирле җанымның тынычлыгы җуелды. Авызымның – тәме, тормышымның яме бетте…
Бу кадәресенә инде бау ишүче түзә алмады, тәмам чыгырыннан чыкты. Карчыгының бер җилтерәтүдә авызын томаларга җыенган кеше сыман, сәке йөзлегеннән торды да әллә ни кырырдай булып идән уртасына чыкты. Һәм ачу белән:
– Җиттеме сиңа, юкмы, канса канис! – диде. – Җитте… Күзең чыкканмы әллә?! Әнә юлдан килгән кешеләргә табыныңны әзерлә, аш-суыңны чыгар…
– Мәшәкатьләнмәгез… – диде Асылхан әллә нинди бер сәер тавыш белән. – Без китәрбез, ахрысы…
– Кая?..
– Юл өстендәге авыллардан сораштырып карарга кирәк булыр…
– Ничек? Төнгә карапмы?..
– Әйе. Барыбер…
Сүз өзелде. Тынлык урнашты. Асылханның әле һаман да бу ачы хакыйкать белән килешәсе килми иде. «Кеше энә түгел, табылыр… Әлбәттә, табылыр». Юлда алар бик күп атлыларны узып киттеләр. Йөкчеләр янында утырып кайтучы хатын-кызлар очраштыргалады… Шуларның берәрсе, һичшиксез, аның Зөһрәседер, хәзергә әле бары тик кайтып кына җитә алмый торгандыр… Ул утырып кайта торган атка яки атның хуҗасына берәр көтелмәгән хәл булгандыр… Ә Зөһрәнең, башка кеше ярдәменнән тыш, икенче юлаучыны белешергә мөмкинлеге юктыр…
Асылхан хуҗаларның үзара сөйләшүләренә колак салды. Бау ишүче үзе дә, карчыгы да Казандагы өлкән байбикәне тиргиләр иде булса кирәк. Карчык һаман да әле ләгънәт укыган, каргаган тавыш белән сөйләнә:
– Фәрештәдәй изге күңелле бер җан иясенә карата да шулкадәрле шәфкатьсез булыр икән…
Бу фикерне Бариәхмәт тә хуплады:
– Аяз көннең – яшененнән, хатын-кызның яманыннан саклан, димәсләр иде аны борынгылар.
Шулвакыт мич аралыгында муенчакка бәйләнгән бозауның мыш-мыш килеп торырга маташуы, әмма тора алмыйча тояклары белән шакы-шокы килеп үзе үк юешләгән идәнгә таеп егылганы ишетелде.
Тагын тынлык урнашты.
Асылхан күңеле болгана башлавын тойды. Юк-юк! Ул монда калмаячак… Хәер, теләгән тәкъдирдә дә бу өйдә кала алмас иде ул. Шушы минутта аңа монда бер генә нәрсә дә ошамады, бер генә нәрсә дә күңеленә ятмады. Рәнҗү-каргышларын берьюлы ачып салган хуҗалар да, ярым караңгы, тынчу өй дә, чыпта кадакланган дымлы ишек тә, тышкы яктан такталанып пычкы чүбе тутырылган вак-вак дүртәр өлгеле тәрәзәләр дә, чаршау алып ташланганлыктан шәрәләнеп калган сәке дә, ата-бабадан мирас булып калган иске сандык та, өсте өстенә өелгән төрле төстәге сүрүле ястык-мендәрләр дә, кеше кулы тимәгәнлектән яшькелт төс алган самавыр да – барысы да күңел биздергеч иде.
Асылхан бик әһәмиятле сүз исенә төшкән кыяфәт белән, капылт кына бау ишүчегә мөрәҗәгать итеп: «Алып куйган берәр нәмәстәң юкмы?..» – дип сорады.
– Бар иде, – диде тегесе. Һәм стена буендагы савыт-саба шкафының аскы өлешен ачты да дүрткырлы бер шешәне тәрәзә төбенә чыгарып куйды.
Бай шешәне кулына алды, дәшми-тынмый гына ачты, шунда торган зур гына чокырга тутырып салды да күтәреп эчеп куйды.
Нәкъ шулвакыт өйалды идәннәрен дөп-дөп китереп, итекләрендәге карны каккалап, Сабирҗан килеп керде. Ул атларны тугарып, урнаштырып, ашарларына салып кергән иде.
Асылхан аның керүен генә көтеп торган кебек итеп әйтә салды:
– Сабирҗан… Атларны тугарасың калмаган. Китәбез хәзер…
Җылыга керү белән, кинәт йомшарып киткән борынын тарткалап, кул аркасы белән сөрткәләп торган Сабирҗан аптырашта калды.
– Һы-ы!.. – диде ул, нәрсә дип әйтергә дә белмичә. Шулай да кыюлана төшеп өстәде: – Тик бит, кем… хуҗам, атлар бик алҗыган… Җитмәсә, төнгә каршы… Бераз хәл алсыннар иде.
Юлга алар бау ишүченең туры биясен җигеп чыктылар. Ике көн рәттән авыллардан авылларга йөрделәр, иза чигеп беттеләр. Олы юл буендагы гына түгел, бераз читтәрәк урнашкан авылларга да сугылгаладылар. Тик бер генә дә күңел юатырлык сүз ишетә алмадылар…
Тәмам йончыган Асылханның башына Зөһрә кире Казанга кайткандыр да зарыгып аны көтеп утыра торгандыр дигән уй килде. Һәм алар тиз генә Бариәхмәтләргә кайтып, үз атларын җиктеләр дә яңадан юлга чыктылар…
Ашкынып кайттылар алар… Көн төшлеккә авышканда кайтып та җиттеләр. Әмма Казанда да Асылханны салкын гүр кебек тын, буш бүлмәләр генә каршы алды.
7Сәет үзе өчен бер аяныч хакыйкать ачты: тирә-юнендәге кешеләр белән күбрәк аралашкан саен, үзенең көчсезлеген, сәләтсезлеген аныграк күрә баруын тойды. Баштарак ул бу фикер белән килешергә теләмәде. Буйсынмас өчен теше-тырнагы белән каршы торды. Әмма ул фикернең хаклыгын тормыш мәрхәмәтсез рәвештә исбат итә торды. Вакыты белән аның хәтта: «Нәрсә эшләсәм дә, ул кирәкмәс, ни әйтсәм дә, ул урынсыз булып чыга… Уйларыма кадәр җирлексез, эзлексез минем. Ничек яшәмәк кирәк?..» – дип, төшенкелеккә бирелгән чаклары да була.
Башкаларга карап кызыгып-сокланып кына калмый, хәтта чынлап торып көнләшә дә иде.
Әнә Даниярны гына ал. Белмәгәне юк. Иң әһәмиятлесе – үзенең нәрсә теләгәнен яхшы белә… Максаты, хыялы бар. Талантыннан бигрәк, көчле рухы сокландыра.
Шуның өстенә һәрнәрсә турында үз фикере, һәрнәрсәгә үз карашы бар. Әле беркөн генә революция һәм мәхәббәт дигән темага әңгәмә, дөресрәге, бәхәс чыккан иде. Данияр берүзе әллә ничаклы кешегә каршы чыкты. Чын мәхәббәт – һәрвакыт иң изге хис, иң гади хис, кешенең рухи гүзәллеген күрсәтүче хис бит ул, диде. Шулай булгач, ничек итеп инде мәхәббәт революциягә комачаулый алсын ди! Мәхәббәт бит кеше йөрәгендә ут кабыза. Утсыз-ялкынсыз революция буламыни! Мәхәббәт, дип дәвам иткән иде Данияр, кызып китеп, кешегә көч бирә, кыюлык өсти, тәвәккәллек арттыра. Кыскасы, кешене кеше итә. Мәхәббәт каткан таш бәгырьле кешеләрне дә кешелекле итә. Шулай булгач, бу турыда баш ватып, ләкәтә сатып торуының кирәге дә юк. Әгәр дә мәхәббәт кешене кыюсыз итсә яки аны сагаерга мәҗбүр итсә, ул вакытта, әлбәттә, комачаулар иде, гомумән, революция белән юлдаш була алмас иде…
Даниярның кыю фикерләре, язган мәкаләләре генә түгел, үзен үзе тотышына кадәр ошый иде Сәеткә. Картлар кебек чак кына бөкресен чыгарып, алга таба сөрлегә төшеп йөрүе дә, җилкәләренә кадәр төшеп торган тузгак чәчләре дә, хәтта тузып-кыршылып, сизерәп беткән киемнәренә кадәр үзенә ятып, килешеп тора бит аның. Чирле ул. Чире йөзенә чыккан. Әмма үзендә бетмәс-төкәнмәс көч, энергия. Сәет аны тау-кыяларны тишеп, ватып-җимереп үзенә юл ярган тау елгасына охшата.
Даниярны һәрвакытта да дәртле, өметле, ихлас күңелле, яңалыкка омтылучы көр фикерле яшьләр чолгап алган була. Аның тынчу, кысан бүлмәсендә очрашулар, кызыклы булу белән беррәттән, бик эчтәлекле, файдалы, үзенә бер дәрес, сабак төсен ала.
Сәет Даниярның университеттан куылуын да, шактый нык тормышлы, ләкин бик иске карашлы әти-әнисе барлыгын да, әмма «бу фани дөньяның изге тәртипләрен үзгәртергә тели торган бер дәһри» улларына фатиха бирү түгел, хәтта бәддога укып куып чыгаруларын да ишеткән иде инде.
Бәлки, күбрәк хатын-кызлар тирәсендә чуалгангадыр, Сәет «чеп-чи милләтче» Мәгъдәни белән ешрак очраша торган иде. Данияр турында аңардан да кызыклы сүзләр ишетте Сәет. Әмма Мәгъдәни белән сөйләшүе авыр, кирәгеннән артык дорфа, кырыс, тупас кылана ул…
Беренче тапкыр Данияр турында сораша башлагач та шундыйрак, күңелгә ятышсызрак сөйләшү булды. Сәетнең Данияр турында «Ниндирәк кеше соң ул?» дигән соравына каршы, башта әйбәт кенә итеп:
– Безнең чорыбызның рыцаре. Гаять эшлекле кеше, – дип җавап кайтарды.
Сәет, беркатлыланып:
– Берәр сәяси оешмада, әйтик берәр партиядә торамы ул? – дип сорап куйды.
Мәгъдәни, елмаеп, җилкәләрен генә сикертте. Аннары әйтте:
– Ихтимал!..
– Марксист булса кирәк?
– Бәлки… – Шунда ук эх-х, син дигәндәй, дорфа-мыскыллы елмаеп өстәп куйды: – Белгәнеңчә, хәзер бит ул турыда кычкырып сөйләшмиләр. Бары тик шуны гына әйтә алам: аның бер мәкаләсе генә дә кайберәүләрнең, үз-үзләрен революционер дип, конспирация «уйнавыннан» күп тапкыр өстен…
– Шулкадәрле акыллы, кирәкле кеше булгач… нишләп соң аның турында бер дә кайгыртмыйлар?..
Бу юлы да Мәгъдәни Тукай сүзләре белән генә җавап кайтарды:
– Бармыни бездә, гомумән, чын кеше кадерен белү?!
Аннары Сәет Даниярның зур гына иске йортның чормасында урнашкан гаять шыксыз, салкын бүлмәсен күз алдына китереп өстәп әйтеп куйды:
– Яшәгән бүлмәсен генә күр син аның! Бер көн тормас өчен әллә ниләр бирерсең…
– Анысы – кечкенә мәсьәлә… Даниярның андый юк-барга исе китми, – диде Мәгъдәни, янә кинаяле итеп. – Чөнки җыен әкәм-төкәм генә үз оясын перламутр белән бизи…
Соңрак инде Даниярның шул шыксыз бүлмәсенең шактый вакыт конспиратив штаб-квартира булып торуы да, ул өйнең полициянең яшерен агентлары күзәтүе астында булуы да, Даниярның үзенең дә соңгы көннәргә кадәр полиция надзоры астында яшәве дә Сәет өчен сер булып калмады.
Даниярның күпкырлы белеме, илкүләм вакыйгалар турында кыю фикер йөртүе тәмам хәйран калдыра иде. Һаман да дәвам иткән канкойгыч бөтендөнья сугышы, һәм шул сугышта руханиларның, дин вәкилләренең роле дигән тема белән баш вата. Әллә никадәрле китаплар, мәкаләләр, материаллар туплаган. Сугыш кырына корал, кием-салым, азык-төлек урынына миллионнарча данә дини китаплар, иконалар, тәреләр озатылуы турында ачынып фактлар җыя, нәрсәдер сызгалый, язып чыгарга уйлый, күрәсең…
Ул да булмый, Данияр берәр театр труппасы белән атналар буе югалып тора. Аннары инде спектакльләр турында рецензияләре басыла башлый… Шуның өстенә әле артистлар тормышыннан кочагы-кочагы белән анекдотлар җыеп кайта. Имештер, Габдулла Кариев, үзенең труппасы белән пароходка утырып, каяндыр гастрольдән кайтып килә. Акча ягы бик такыр булганлыктан, иң начар урында, җил-яңгыр астында, пароходның койрык өлешендә кайталар, ди. Шулвакыт өске палубада, бүксәсен киереп, бер татар байбәтчәсе килеп чыга. Кариевны танып ала да, һавалы-мыскыллы елмаеп:
– Син нәрсә, Габдулла… Бөтен Рәсәйгә таралган шөһрәтең бар. Үзеңне бер генә дә белмәгән кеше юк… Нишләп әле син дүртенче класста йөрисең? – дип сораган, ди.
Кариев та озак уйлап тормаган:
– Бишенче класс булмаганга күрә, – дип җавап кайтарган, ди.
Әле беркөн генә, Сәет барып кергәндә, Данияр бер татар газетасының чыга башлавына ун ел тулу уңае белән юбилей мәкаләсе язып утыра иде.
– Карап чык әле, – дип, Данияр мәкаләсен Сәеткә бирде.
Мәкаләне укып чыккач, Сәетне, фикер тирәнлегеннән бигрәк, йөзләрчә елларга чигенеш ясап, конкрет фактларга, кире кагып булмаслык дәлилләргә таянып язуы шаккатырды. «Каян белгән дә ничек җыйган һәм ничек итеп курыкмыйча язган диген син аны!..» Сокланды шагыйрь, хәйран булды. Үзенең дә усал, ялкынлы мәкаләләр язасы килеп китте.
Бик ерактан башлый Данияр үз мәкаләсен… Казан университетының Көнчыгыш телләре кафедрасы кандидаты Марсель Никольский дигән кеше 1834 елны ук «Бәхер әл-әхбар» («Хәбәрләр диңгезе») исемле татарча газета чыгарырга рөхсәт сорый. Язмача рәвештә бирелгән бу үтенечне карар өчен, ун ел вакыт кирәк була. Һәм, ниһаять, 1844 елда үтенечнең кире кагылуы турында хәбәр алына. 1886 елда Петербургта «Һәфтә» («Атна») исемле татарча газета чыгарырга омтылыш ясап карыйлар. Бу юлы да шул ук хәл: рөхсәт бирелми. Соңрак бу эшкә татар халкының бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйри алына. Ул «Таң йолдызы» дип аталган атналык газета чыгармакчы була. Ләкин күпме генә тырышса да, рөхсәт ала алмый. Казандагы «Татарская учительская школа» инспекторы Шаһбазгәрәй Әхмәров «Газета чыгару дәүләт хезмәтендәге кешеләр эше түгел» дигән хәбәр ала.
Данияр боларның барысын да үзенә хас үткен тел белән, ачы итеп язган. Цензураны искә алыптыр инде, татар халкына туган телендә газета-журналлар чыгара башлау өчен 1905 ел революциясе кирәк булды дип ачыктан-ачык әйтми генә.
Җитмәсә тагын, мәкаләсен урынлы гына итеп әдәбият белән дә бәйләп куя. Укытучы Нигъмәтҗан Еникеевнең 1902 елны А. С. Пушкинның «Поп һәм аның ялчысы Балда турында әкият» дигән әсәренең татарчага тәрҗемәсен Петербургка цензура комитетына җибәреп басарга рөхсәт соравын һәм андагы түрәләрнең «Татарның эшсез йөргән укымышлылары тәрҗемә өчен рус халкыннан көлеп язылган әйберләрне сайлау кебек зарарлы һәм кирәкмәгән тенденция алып баралар» дигән ахмак һәм нигезсез бер сәбәп күрсәтеп, китапны татар телендә басарга рөхсәт итмәүләрен дә кыстырып куйган иде.
Сәет Даниярның бу мәкаләсен берничә тапкыр укып чыкты. Шунысы гаҗәп: укыган саен нинди дә булса үзе тарафыннан тоймыйча калдырылган берәр нечкәлекне тапты. Билгеле, аның Данияр белән бу мәкалә турында чак кына тарткалашасы, бәхәсләшәсе, үзенең дә бөтенләй үк надан, төшеп калган түгеллеген күрсәтәсе килгән иде дә, тик мәкаләдә андый урын табылмады. Ә инде сүз югында сүз булсын дип кенә бәйләнеп маташу янә ахмаклык булачак…
Сәет ул турыда уйламаска, баш ватмаска булды. Чөнки мәкаләне кире илтеп бирү үзе генә дә зур куаныч, Даниярны кабат күрү өчен бер сылтау иде.
Җитмәсә, эче пошкан, җанын кая куярга белмәгән чак: үч иткән кебек, Чулпания белән үпкәләшкәннәр иде. Өч-дүрт көн узуга да карамастан, һаман да әле очраша алганнары юк.
Сәет тагын беркавым газета-журналлар караштырып ятты да торып салкын су белән юынып керде. Әйбәтләп кырынды. Һәм шунда ук, киенеп, Данияр янына барырга чыкты. Көн матур. Тәңкә-тәңкә булып кар төшә. Үзе җылы. Сәет ике-өч квартал чамасы җәяү үтте. Аннары юл чатында извозчикка утырды…
Сәет кергәндә, Данияр сап-салкын бүлмәдә, җилкәсенә пальтосын салып, көзге яфрак кебек дер калтырап, нидер язып утыра иде.
Якты йөз белән каршы алды ул кунакны. Өстәлдә яткан кәгазьгә күрсәтеп, Уфада «Галия» мәдрәсәсендә укый торган бер иптәшеннән хат алуын, шуңа җавап язып утыруын әйтте.
– Хәзер төгәллим… – диде, яңадан өстәле янына юнәлеп. – Ә син, мә… аның хатын укый тор. Бик кызыклы хәбәрләр бар. «Милли моң, сәхнә һәм әдәбият» түгәрәгенә актив катнашам, дигән. Музыка дәресләрен Варшава консерваториясенең элекке профессоры, ниндидер Вильгельм Клименц укытуы турында язган. Мәдрәсә һәм Варшава профессоры… Җитмәсә, тагы музыка… Кызык бит!.. – Данияр, гадәттәгечә, сүрән-сүлпән генә елмаеп алды да өстәп болай диде: – Билгеле, һәркайда да шулай икән дип уйларга ярамый. Әнә Мамадыш өязендәге кадим мәдрәсәләрнең дә иң кадиме булып саналган Сатыш мәдрәсәсендә ни кыланалар… Дөньяви предметлардан дәрес бирмәү белән генә дә чикләнмиләр, хәтта рәсми рәвештә чыгып килә торган газета-журнал һәм фәнни китапларны укыган өчен, анадан тума чишендереп камчылыйлар… Бу турыда газетада да язып чыктылар, үзең дә укыгансыңдыр.
Данияр, син гафу ит инде мине, дигәндәй хәрәкәт ясап алды да эшен дәвам итү өчен яңадан өстәле өстенә иелде.
Сәет хатны алып караштыра башлады. Шәкертләрнең шактый кызыклы, күпкырлы тормышлары турында язылган иде хатта. Спектакльләрдә уйныйлар, төрле түгәрәкләрдә катнашалар, соңгы елларда исемнәре зур хөрмәт белән телгә алына торган өлкән буын әдипләр белән очрашалар…
Каяндыр бик тирәннән күтәрелгән шомлы бер уй Сәетнең күңелен өтәләп алды. Ул да бит үзенең укуын дәвам иттерү турында хыялланган иде. Гомер уза, Казанга килгәненә дә өченче ел китте, ә укырга керим дип кыл кыймылдатканы юк.
Бүлмә эче эңгер-меңгерләнеп килә. Сәет түрдәге бердәнбер тәрәзә янынарак килде, тышка күз салды.
Кар туктаган. Ара-тирә кар бөртекләре генә, төнге вак күбәләкләрне хәтерләтеп, кыйгачлап очкалыйлар. Моннан, югарыдан, шәһәрнең шактый өлеше күренеп тора. Ләкин бу манзара шулкадәрле эчпошыргыч дәрәҗәдә бертөрле: кар каплаган түбәләр, иксез-чиксез кара-кучкыл морҗалар… Һәм йортлар арасында упкынга охшашлы шыксыз бушлыклар.
Шәһәрнең өстенә үк елышып, авыр-салмак болытлар йөзә. Бераз торгач, Сәетнең башы әйләнеп киткәндәй булды. Гүя бу шыксыз болытлар кала өстенә, өй түбәләренә бөтен авырлыкларын салганнар да һәрнәрсәне җиргә чүктергәннәр…
– Булды!.. – диде Данияр искәрмәстән генә. Уйга чумып, бер мәлгә онытылып торган Сәет сискәнеп китте.
– Хәзер ут кабызабыз, – диде өй хуҗасы. Шундук урыныннан кубып, өстәл өстендәге асылмалы лампаның куыгын алды да шырпы сызып ут төртте…
Яктыргач, бу тар, кысан бүлмәнең ярлылыгы аеруча күзгә ташланды. Өченчеме, дүртенчеме катның түбәсе астында ук булганлыктан, түшәм кыйгачланып килгән. Бер ягы – Даниярның ятагы торган ягы тәбәнәк. Ә каршы як, киресенчә, биегәя бара… Стеналар күптән инде агартылмаган. Урыны-урыны белән штукатуркасы кубып, кызгылт төстәге кирпечләр күренеп тора. Төрле такталардан җәелгән идән дә тигез түгел. Ишек катындарак, нечкә морҗасы белән стенадагы кара тишеккә кадалып, тимер мич утыра. Мич өстендә сөремләнүдән чем-кара төскә кергән чәйнек тора. Шундук, стена буенда, бер-ике ягарлык утын өеп куелган. Бүлмәдә иң күзгә ташланып торган нәрсә – китапның күплеге. Даниярның караваты торган почмактагы зур киштә генә түгел, китаплар белән тәрәзә төбе дә, өстәл өсте дә тулган, хәтта идәннәрдә дә бау белән бәйләп куелган өем-өем китаплар тора.
Сәет, өйнең хуҗасын сүзгә чакырган кебегрәк итеп, китапларга ым кагып әйтеп куйды:
– Син, Данияр, күп укыйсың, ахры?..
Тегесе, нишләмәк кирәк дигәндәй, җилкәләрен генә сикертте. Аннары, гадәттәгечә сүрән елмаеп:
– Башкача булмый. Син бит беләсең, белемемне күтәрү хәзер тулысынча үз карамагыма тапшырылган. Бернинди дә контроль юк… Димәк, вөҗданым алдында да җавапны үзем тотам… – Җилкәсенә салган пальтосын рәтләп, изүләрен чак кына томалагандай иткәч, яңадан сүзгә кереште. – Хикмәт бит, Сәет, кая да булса кереп укуда түгел. Ул турыда Герценның афоризмга тиң бер мәзәк сүзе бар. «Университетны тәмамладым, хәзер инде белем алуга керешәм», – ди ул. Үз белемемне үзлегемнән күтәрәм дигән сүзе ул аның. Ә бит безгә хәтта университет та тәтемәде… Бөек акыл иясе Герцен шулай дигәч, безгә ни кала инде! Шундый шәхесләр турында укыган саен хәйран калам мин. Каян алганнар алар шулкадәр белемне! Ничәмә-ничәшәр тел генә белгәннәр. Ә чит телне белү турында болгар халкының бик акыллы бер мәкале бар. «Чит ил телен белү – яңа тормышны белү ул» ди. Маркс исә, ул фикерне тагын да көчәйтеп, һәрбер яңа телне үзләштерүне көрәш өчен яңа корал булдыру белән чагыштыра. Маркс дигәннән, чыннан да, ничәләп тел белде икән ул? Шунысы бик кызык: үзенең диплом эшен ул латин телендә язган. «Нищета философии» дигән әсәрен француз телендә, күп кенә мәкаләләрен инглиз телендә язган. Шуның өстенә әле рус телен дә үзләштергән… Грибоедов, мәсәлән, унбер тел белгән… – Данияр кинәт кенә сүзеннән бүленде. Сагайды һәм, башы белән ишек ягына ым кагып, гаять зур сер әйтергә җыенган кеше сыман, болай диде:
– Әнә!.. Ишетәсеңме?
Сәет кайдадыр аста, биек баскычның түбәнге өлешеннән ишетелгән аяк тавышларының Даниярга шулкадәр тәэсир итүенә тәмам аптырады. Сәерсенеп:
– Нәрсәне?.. – дип сорап куйды.
– «Чакырылмаган кунак» килә, – диде Данияр.
Сәет төшенмәде.
– Кем?! – дип кабат сорау бирде.
– Полиция, – диде Данияр.
Сәет гаҗәпләнүнең ахыр чигенә җитте:
– Каян беләсең? Бәлки, ул түгелдер…
– Шул. Ишетмәдеңмени?.. Баскыч култыксасына кылычы белән бәрелеп алды…
Шулвакыт җиңелчә генә ишек шакыдылар.
– Керегез!.. – дип кычкырды Данияр.
Ишектә озын, төз гәүдәле, бик ыспай киенгән, алтын кысалы күзлек кигән бер яшь кенә офицер күренде. Кабат әдәп белән татарчалап рөхсәт сорады да бүлмәгә үтте.
– Исән генә яшәүме?.. – диде ул, ишек катында шпорлы күн итекләренең табаннарын ышкыштырып.
Елкылдап торган погонлы, шундый ук төймәләр тезелгән озын шинель кигән жандарм офицеры – ротмистр килеп кергәч, Сәет чак кына каушап калды. Кайчандыр Даниярның, саклык йөзеннән «Минем янга килеп йөрүнең хәтәр яклары бар…» дип кисәтүен исенә төшерде. Ул бит инде бу өйнең охранка агентларының күзәтүе астында булуын белә иде. Һәм Сәет ишек ягына таба борылды да мөмкин булган кадәр илтифат белән:
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?