Электронная библиотека » Махмут Хасанов » » онлайн чтение - страница 16


  • Текст добавлен: 27 мая 2022, 04:03


Автор книги: Махмут Хасанов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 16 (всего у книги 61 страниц) [доступный отрывок для чтения: 17 страниц]

Шрифт:
- 100% +
4

Ирен эшкә (бигрәк тә төнге сменага) озату белән, Гөлбану, эш-йомышы булмаса да, әти-әниләре янына йөгерә. Низам исә, әнисенең бердәнбере яңадан качамыни инде дип, бары тик көлә генә. Сүз әйтми. Билгеле, өйдә генә утырырга кушса да, әллә ни эшли алмас идең.

Көз җитте. Аяк асларын катырды. Тиздән кар да төшәр инде. Гөлбану, йөгереп-атлап, яшьлеген уздырган йорт янына якынлашып килә…

Капкадан керү белән, аны Чулпания каршы алды.

– Килеп бик һәйбәт иттең әле, – диде ул, Гөлбануны очратуына чын-чыннан куанып. – Бүген миндә кунаклар була… Әдипләр. Синең ярдәмең кирәк булачак… Сәрвәр белән Гайникамал апаларның ул тирәдә чуалуларын теләмим. Бик тә инде иске карашлы алар…

Гөлбану каршы килмәде.

– Күрешеп кенә чыгам да хәзер керермен… – диде ул.

Чулпания, күз кысып, сер әйткәндәй итеп, болай диде:

– Бүген минем җан көйдергечемнең шигырьләрен укыячаклар. Бик әйбәт шагыйрь ул. Киләчәге бик зур, диләр… Син дә тыңларсың.

Әти-әнисе янында булып, хәл-әхвәл сорашып, бераз гына утырганнан соң, Гөлбану олы өйгә керде. Анда инде берничә кеше бар иде. Күзгә-башка бик үк чалынырга теләмичә, тиз генә кече якка үтте. Чулпания берьюлы мең төрле эш кушты аңа.

Иң элек самавыр куеп җибәрде. Савыт-сабаларны әзерләде. Матур этикеткалы шешәләрне сөрткәләп куйды. Шул арада ярым ачык ишектән түр якка күз салгалап алырга да өлгерде.

Олы бүлмәдәгеләр гәпләшеп утыралар. Кемнәрнедер көтәләр. Кунаклар арасында Чулпаниянең «җан көйдергече» юк иде әле.

Шул арада салкыннан күшегеп, бөрешеп тагын ике егет килеп керде. Аларны шау-гөр килешеп каршы алдылар.

– Сәет кайда? Килмәдемени әле?

– Хәзер килеп җитәргә тиешләр. Даниярны алмага киткән иде.

– Данияр да буламыни?

– Обязательно!

– Бик шәп…

Гөлбану үзләрен гаять дәрәҗәдә иркен тотучы туташларга, озын чәчле егетләргә сокланып карый. Аларның укымышлы булуларына чын-чынлап кызыгып та куйгалый. Үзләренә бертөрле халык итеп карый ул бу яшьләргә. Чыннан да, болар инде Әби патша кунакларына охшамаганнар. Кая ул! Гөлбануга бу нигездә яшәү дәверендә бик күп хикмәтләр күрергә туры килде. Мәрхәмбикә кунакларын да каршы алышканы бар. Капкаларны киң итеп төбенә кадәр ачып, җигүле атларны кертеп торыр иде ул. Ишегалды базардагы кебек шау-шу белән тулыр иде…

Чулпания кунаклары, киресенчә, күзгә-башка күренергә теләмәгәндәй, берән-сәрән генә киләләр. Киләләр дә, күләгә кебек кенә булып, тавыш-тынсыз өйгә үтәләр.

Бу халыкның үзара мөгамәләсендә Гөлбануга аңлашылып бетмәгән кайбер нәрсәләр бардыр кебек тоела иде. Хәтта йорт хуҗасы Чулпания дә кунакларына гадирәк булып күренергә тырыша. Әнә бу юлы да өстенә гади генә күлмәген киеп, башына нәни калфагын утыртып куйган. Сүз рәвешләренә кадәр үзгәргән… Гадәттәге горур-дорфа кыяфәтенең эзе дә юк.

Гөлбану Чулпаниянең Мәгъдәни исемле егет белән сөйләшүенә колак салды. Сүз Чулпаниянең «җан көйдергече» турында бара иде.

Мәгъдәни яшь шагыйрь Сәет турында шактый усал сүз әйтте, ахрысы. Чулпания чак кына хәтере калган кыяфәт белән төрттереп куйды:

– Ә мин тагын сезне дуслар дип тора идем.

– Дус булу кешенең кимчелекләренә күз йому дигән сүз түгелдер ич.

– Ләкин бит аның шигырьләрен яраталар… – диде Чулпания.

Егет, үҗәтләнеп, һаман үз сүзен бирмәде.

– Бөтен бәла дә шунда шул: яраталар… Кемнәр ярата? Ә мин беләм. Әгәр дә мәгәр яратмасалар, мин әле уйлап караган булыр идем… Син, Чулпания туташ, шуны бел: чын талантны һичкайчан да яратмадылар һәм яратмыйлар… Бу фани дөньяда гасырлар буена ике төрле нәрсә эзәрлекләнде: талант һәм ирек… Әнә синең тәти егетеңне яратучылар Тукайны беркайчан да яратмадылар. Киресенчә, хәтта дошман күрделәр. Ә үзләре әле һаман да Тукайдан өйрәнәләр, аңардан үрнәк алалар. Хәер, укыткан кешене түгел, гадәттә, үзең теләп укыган, өйрәнгән кешене остазга саныйлар. Шулай ул, Чулпания туташ…

Кыз кабат әйтеп куйды:

– Сәетне бу кадәр үк яратмаганыңны белми идем…

Егет каршы килде:

– Ялгышасың, Чулпания.

– Кая инде!

– Ышан.

– Бичара, үзе белми дә торгандыр әле…

– Минем, между прочим, һичкайчан да икейөзлеләнгәнем юк: уемдагы – телемдә.

– Ул бит сабый бала кебек беркатлы.

– Беркатлы булуы бик һәйбәт. Димәк, әле ул чын художникка хас сыйфатлардан бөтенләй үк мәхрүм ителмәгән… Кемдер әйткән: художникта ир-ат акылы, хатын-кыз йөрәге һәм сабый баланың беркатлылыгы булырга тиеш, дигән. Ә минем ярату-яратмавым – кечкенә мәсьәлә. Кеше буларак, мин аны якын күрәм, ихтирам итәм. Әмма аның сәнгатьне бөтенләй ят нәрсәләр белән янәшә куюын яратып бетермим. Дан, шөһрәт… Юк! Бу нәрсәләрнең берсе дә чын сәнгатьне бизәми. Киресенчә, кимсетә, түбәнәйтә… Чын сәнгатькә, бигрәк тә поэзиягә, минем үз карашым бар. Әйе, бар. Поэзия – шома язылган такмак кына түгел ул, ә шагыйрь йөрәгенең хаклык, халык бәхете хакына ялкынланып януы. Чын шагыйрь иҗатка йөрәгенең канын, нервларының сүлен бирә, ә алмашка әнә Тукай кебек чахотка ала… Кызганыч, безнең хәзерге шагыйрьләребез иҗат турында түгел, ә каләм белән акча эшләү турында, дан-шөһрәт турында уйлыйлар. Бер нәрсәне оныталар: сәнгать һөнәр түгел, иҗади әсәр товар түгел. Акча, дан, шөһрәт кебек нәрсәләр артыннан кумасалар, безнең шагыйрьләрдән менә дигән талантлар чыгар иде…

Кемдер Данияр турында сорап куйды.

Мәгъдәнинең Даниярга карашы бөтенләй башка икән.

– Мин аңа гаять зур өметләр баглыйм, – диде ул.

Кызларның берсе сүзгә кушылып әйтә салды:

– Әллә нинди генә ул… Үзе һәрвакыт ялгыз.

Мәгъдәнинең җавабы кыска:

– Арыслан көтү булып йөрми.

Шул ук кыз өстәп куйды:

– Сәер ул…

Мәгъдәнинең моңа да җавабы әзер:

– Чын талантлар шулай бераз сәеррәк булалар инде. Сәеррәк кенә түгел, хәтта шактый мәшәкатьле дә булалар…

Сүз әкренләп тулысынча Даниярга күчте.

Кемдер Мәгъдәнидән: «Ни өчен Даниярны университеттан чыгардылар?» – дип сорап куйды.

– Ни өченме?

– Әйе. Хак булса, өлгермәгәнлеге өчен, диләр…

– Дөрес түгел.

– Шулай диләр ич.

– «Өлгермәгән өчен» дигән нәрсә сылтау гына ул, – диде Мәгъдәни, сүзен дәвам итеп. – Белинскийны да бит әнә Мәскәү университетыннан «өлгермәгәне өчен» куганнар. Кабатлап әйтәм, өлгермәү ул сылтау гына иде…

Шулвакыт ишектә тагын кунаклар күренде. Болар бу мәҗлеснең иң кадерле кунаклары Сәет белән Данияр иде. Яңадан ыгы-зыгы купты. Кунакларны бөтереп алдылар. Өс-башларын чишенергә ярдәм иттеләр.

Университет кадәр университетта укыган, ниндидер билгесез сәбәпләр аркасында аннан куылган Данияр атлы бу егетне Гөлбануның беренче тапкыр күрүе иде. Бәлки, шуңа күрәдер ул аңарда аеруча зур кызыксыну тудырды.

Егет исә болай карап торырга бер дә әллә ни искитмәле түгел, киресенчә, бер чирләшкәгә охшаган. Үзе чандыр, үзе озын, хәтта бераз бөкресе дә чыккан. Каратутлы, какча йөзенә балавыз сарылыгы йөгергән. Шуның өстенә әле күзлекле. Әмма күзгә ташланып торган бер бизәге бар: ул да булса җилкәләренә кадәр төшеп таралган, кабарып торган озын чәчләре.

Хак булса, Даниярны чахотка белән авырый диләр. Кыяфәтенә, килеш-килбәтенә караганда, дөрестер дә. Бик тә инде чандыр, җилсез көнне җилдә селкенерлек.

Чулпания, шау-шуны басарга тырышып, кунакларны табын янына чакыра башлады:

– Әфәнделәр һәм туташлар! Туганнар, дим… Табынга рәхим итегез! Әле генә килгән кунаклар да бар… Туңганнардыр. Чәй янында бераз җылынырсыз да… Рәхим итегез!..

Берничә туташ бик тиз генә табын әзерләделәр. Гөлбану чак кына бушап хәл алган арада, кунакларның барысы да табын янында иде инде.

Шау-шу дәвам итте. Көлешүләр, чәкештерүләр китте… Яңалыклар турында, газета-журналлардагы хәбәрләр турында сөйләшергә керештеләр.

Сүз кискен борылыш ясап, белем алу, гыйлемлек турында башлангач, шау-шу бераз басыла төште. Әмма әлеге дә баягы Мәгъдәнинең бер сүзе җайга салына башлаган әңгәмәне яңадан тузгытып ташлады. Күбрәк туташлар тавышландылар, берсе хәтта Мәгъдәнине «хам» дип атауга кадәр җитте.

– Бәрәч! Гёте шулай дигән ич… – дип, ярым шаярып аклангандай итте Мәгъдәни. – Гёте әйткән сүзгә мин гаепле булып чыгаммы инде?..

Мәгъдәни, чыннан да, саксызрак сүз ычкындырып куйды. Имештер, Гёте, хатын-кызның миңа бернәрсәсе дә кирәкми, миндәге аң-белем, миндәге акыл-әхлак икебезгә дә җитәрлек. Аларның миңа бары тик тәне генә кирәк, дип әйткән, имеш.

Әле дә ярый сүзгә Данияр кушылды. Бары тик шуннан соң гына шау-шу басылды, туташлар да тынычландылар.

Данияр хатын-кыз турында гына түгел, гомумән, күпчелек татар яшьләренең сукыр бер тиенгә тормаган талмуд чәйнәп чеп-чи надан булып калулары турында әрнеп, ачынып сөйли башлады.

 
Күп яттык без мәдрәсәдә, аңламадык бернәрсә дә.
Селкенмәдек таш төсле без, җилбер-җилбер җил бәрсә дә…
 

Шагыйрь мең-мең кабат хаклы дип, шигъри юллар кыстырып куярга да онытмады.

Белемнең бигрәк тә әдип, чын мәгънәсе белән художник булырга җыенган кеше өчен кирәклеген исбат итә башлады ул. Ничек инде, диде ул, сукыр кеше күзлене җитәкләп алып бара алсын… Әдип ул, – барыннан да элек, алдан әйдәп, юл күрсәтеп баручы, өйрәтүче. Чыннан да, ничек итеп үзең белмәгән нәрсәне кешегә өйрәтәсең, ди…

Ул, кызып китеп, урыныннан ук күтәрелде.

Билгеле, Гөлбану ул телгә алган кешеләр турында беренче тапкыр ишетә иде. «Акыллылык бәласе» дигән китап язган ниндидер Грибоедов турында сүз бара иде. Чыннан да, бик хикмәтле кеше булган икән…

Данияр сөйлиме-сөйли:

– Уйлап кына карагыз, иптәшләр… Грибоедов – унбер яшендә инде Мәскәү университеты студенты. Унлап чит ил телен белгән. Бик күптөрле фән өлкәсендә гаять дәрәҗәдә кыю фикер йөрткән. Үзе рәссам, скульптор, театр белгече… Музыка турында әйтеп торасы да юк. Аның әсәрләрен тыңлап, бөек композитор Глинка булып Глинка сокланып хәйран кала торган булган. Бүгенге көнгә кадәр вальсларын уйныйлар… Шуның өстенә менә дигән дипломат…

Данияр тагын да әллә нәрсәләр турында тезмәкче иде дә, тыны җитмәде. Бу хәлне күреп, көчләп диярлек, аны табын янына утырттылар.

Кемдер, шигырьләр укый башлыйк, диде. Бу фикерне иң беренче булып яклап чыгучыларның берсе өй хуҗасы Чулпания иде. Әмма Мәгъдәни бу юлы да каршы чыкты. Чәркәсен кулына алып, эчеп куярга дигән тәкъдим кертте.

– Иң элек күтәрик әле, иптәшләр, – диде ул, чәкешергә теләгән кеше сыман, чәркәле кулын табын өстендә йөртеп. – Аннары күз күрер…

Кем беләндер чәкештереп алды да эчеп куйды. Әмма сүзе бетмәгән булган икән әле.

– Скифлар, мәсәлән, – дип дәвам итте ул, – теге яки бу җитди карар кабул иткәнче, лаякыл исерә торган булганнар. Шуннан карар кабул иткәннәр… Айныгач, кабат шул ук мәсьәләгә кайтып, яңа карарга килгәннәр. Әгәр дә исерек баштан һәм айнык көе кабул иткән карарлары туры килсә, берсүзсез шул карарны кабул итә торган булганнар… Әйдәгез, без дә иң элек исерик, аннары шигырь укырга, шигырь тикшерергә керешербез…

Кемдер аны бүлде:

– Ләкин бит без скифлар түгел…

– Әллә ни артык җиребез юк. Шундый ук кыргыйлар, шундый ук томаналар без… Әнә Данияр дөрес әйтә…

Күпчелек белән, Мәгъдәнигә каршы чыгып, авызын томалагандай иттеләр дә, шигырь уку өчен, сүзне Сәеткә бирделәр.

Табынның түрендә утыра иде ул. Барысы да, бер кешедәй, аның ягына борылдылар. Сәет чак кына каушап калгандай булды. Торып басты. Бу минутта ул, чыннан да, коеп куйган шагыйрь иде. Өстендә – өр-яңа чем-кара пиджак. Күз явын алырлык ак яка, җыйнак кына итеп бәйләнгән кара бант. Җиткән чәчләре бик пөхтә итеп артка таралган. Нечкә генә итеп калдырылган мыегы ак йөзенә килешеп тора иде.

Табын янындагыларга кабат күз төшереп алды да кесәсеннән бөкләнгән берничә бит кәгазь чыгарды. Чак кына калтыранган кулларында актаргалап караштырды да сул кулы белән урындыгының артына таянып укый башлады…

Гөлбану исә бу минутны дөньясын онытырдай булып зарыгып көткән иде. Менә бит аңа да чын шигырь тыңларга, тере шагыйрь күрергә язган икән. Аның өчен шагыйрь кеше ничектер гадәттән тыш кеше булып, хөрмәткә, дан-шөһрәткә ия кеше булып күз алдына килә иде.

Узган елның язында гына әле Тукайны күмгәннәрен хәтерли ул.

Кинәт кенә әллә нәрсә булды… Бөтен дөнья айкалып-чайкалып куйды диярсең, искәрмәстән генә кояш сүндемени! Бөтен кала халкы аякка басты. Гөлбанулар яши торган Яңа Бистәнең үзәк урамы гына түгел, вак-төяк тыкрык-чатлыкларына кадәр халык белән шыгрым тулган иде.

Һәркемнең йөзендә сагыш… Телләрдә – бер үк сүзләр.

– Әдип вафат!

– Шагыйрь үлгән…

Гөлбану моны халыкның үз әдибен олылавы дип, үз шагыйренең җәсәде алдында баш июе дип аңлады.

Халыкның шулай күтәрелеп кубуы бик сирәк була бу данлы Казанда.

Шулай да булгалый…

Моннан 3–4 ел гына тагын шуңа охшашлы бер хәл булып алды. Ниндидер Васильев дигән кеше кала ипподромыннан аэроплан белән очачак, имештер. Имеш-мимеш булып кына да калмады, кала урамнарының чатларына шул кешенең сурәте төшерелгән чуар кәгазьләр ябыштырылды.

Халык гөр килде.

Гөлбану каламы соң, ул да чыгып йөгерде. Әмма ипподромга бара торган юлдан кеше үтмәле түгел иде. Халык, халык… Алма төшәрлек тә җир юк.

Гөлбану ипподромга кадәр барып җитә алмады. Хәер, барып җитсә дә, ул барыбер анда керә алмаган булыр иде. Андый кыйммәт билет сатып алу өчен, акча каян алмак кирәк…

Кереп торуның кирәге дә булмады. Кинәт тирә-якны шау-шу, яман гөрелте белән тутырып, ипподром өстендә гаять зур энә карагына охшашлы бернәрсә күренде… Җыелган халык аһ итте.

Гөлбану шүрли калды. Качарга урын эзләгәндәй, як-ягына каранды. Хәер, бер аның гына өне алынмаган икән. Әнә бер татар хатыны, авызларын кыймылдатып, белгән дога-әбҗәдләрен укый… Икенче бер татар агае: «Заман ахырыдыр бу…» – дип разбой сала. Ә бер карт урыс, гөрселдәп, бөтенләй җиргә үк тезләнде. Тезләнде дә, картузын салып, уң кулы белән маңгай-җилкәләренә бәргәләп, иелә-иелә чукына башлады.

Әле генә кара болыт кебек җыелган халыкны телсез-өнсез итеп, каядыр Идел ягына очып киткән теге нәмәстәкәй, кире борылып, яңадан ипподромга якынлашты… Аннары, түбәнәйгәннән-түбәнәя барып, ниһаять, ипподром эчендә күздән югалды…

Шулвакыт көчле «ур-ра!» авазлары тирә-якны дер селкетте.

Соңыннан ишетте Гөлбану: аэроплан дигән нәмәстәкәйдә һавада очкан шул Васильев дигән кешене халык кулда күтәреп йөргән, имеш.

Әмма ул вакыйга да Тукайны күмгәндәгегә җитмәде. Гөлбануны тәмам хәйран иткән иде ул хәл. Халык үз әдибен шулкадәр хөрмәт итсә дә итәр икән, дип уйлаган иде Гөлбану.

Һәм менә Гөлбану каршында яңадан бер әдип. Тере әдип… Үзе язган, үзе чыгарган шигырен укый… Матур итеп, чак кына көйләп сөйли ул. Җитмәсә, шигыре дә гап-гади, бик гадәти нәрсә турында, ярларын зифа буйлы камышлар каплаган тын күл турында…

Бөдрә таллар күл өстенә башларын салганнар… Әйтерсең лә утырып талганнар… Рәхәтлектән онытылып китеп, гомерлеккә шулай калганнар… Сызылып кына таң ата… Су астыннан ап-ак төнбоек чәчкәсе калка… Беренче кояш нурлары тын күл өстен нурландыра… Төнбоек чәчкәсе өстендәге тамчылар мең төрле төскә кереп җемелдиләр…

Сәет шигырен укып бетерде. Килешле генә итеп баш иеп куйды.

Шулчак көтелмәгән хәл булды. Күзләреннән – очкын, йөзеннән бәхет-куаныч нурлары балкып торган Чулпания беренче булып кул чаба башлады. «Җан көйдергече» нең шигыре аңа, чыннан да, ошады булса кирәк. Аңа башка туташлар да кушылды…

Билгеле, кодрәтеннән килсә, Гөлбану да аларга кушылыр иде, мактау сүзләре әйтер иде. Шигырегез искитмәле сезнең, күңелләрне шаштырырлык, күкләргә аштырырлык дияр иде.

Кул чабудан соң бер мәлгә тынлык урнашты… Барысы да диярлек, нидер көткәндәй, мич буена, баягы урынына барып сөялгән Данияр ягына борылдылар.

Әмма аның кыяфәте тыныч иде. Гүя бу шигырь аңа чак кына да тәэсир итмәде, гүя аның моңа һич исе китмәде. Әнә ул, кулларын күкрәгенә кушырып, үз урынында тик кенә тора бирә.

Ә инде Сәетнең дә, нидер көткәндәй, аңа таба борылуын күргәч, чак кына алга таба чайкалып куйды да әйтте:

– Кая, бир әле…

Әйтерсең лә аңа ишетү генә аз, тыңлау гына җитми, тотып-капшап карарга да кирәк иде.

Шигырьгә кабат күз йөртеп чыкты. Йөзе бу юлы да үзгәрмәде, тыныч көе кала бирде. Бары тик ирен кырыйларында чак кына сизелерлек булып сүлпән елмаю чагылып киткәндәй итте. Бер-ике юлын, башкаларга да ишетелерлек итеп, үзалдына укып чыкты:

 
…Күл өстенә башын салганнар…
Әйтерсең лә утырып талганнар…
Рәхәтлектән онытылып китеп,
Гомерлеккә шулай калганнар…
 

Аннары, бар да аңлашылды дигәндәй, бер-ике адым алга атлап, шигырьне өстәл кырыена куйды. Бер мизгелгә сузылган тынлыктан соң:

– Бу шигырең белән нәрсә әйтергә теләдең син? – дип, Сәеткә сорау бирде.

Бу сорау авторны әллә ни гаҗәпләндермәде, бәлки, сиздерергә теләмәгәндер.

– Минемчә, монда бар да аңлашыла, – диде ул, мөмкин кадәр тыныч булырга тырышып.

Дәррәү кубып, Сәетне яклый башладылар. Бигрәк тә туташлар тырыштылар.

Данияр, мәҗлестәшләрен тынычландырырга теләп, сыңар кулын күтәрде.

– Җәмәгать, шаулашмыйк әле… – диде ул. Аннары елмая төшеп өстәде: – Яклаучыларны гына күрегез әле! Никадәрле… Шуны белегез, хөрмәтле туташлар: артык яклау, артык опекага алу иҗат өчен агуга тиң…

Зәһәр телле Мәгъдәни бу юлы да сүзгә кушылмыйча кала алмады.

– Ул кадәр исең китмәсен, Данияр. Сырхау бала һәрчак игътибар үзәгендә була…

– Кызык!.. – дип куйды Акчурин кызы Айзирә. – Тел төбең аңлашылды… Әмма мин андый нәтиҗә чыгарырга ашыкмас идем…

Данияр кабат елмайды. Аннары килешүчән кыяфәт белән шигырьнең эчтәлеге турында яңадан сүз куертып алды. Бераздан инде, ду килеп, гомумән, теге яки бу әсәрнең эчтәлеге турында сүз көрәштерә башладылар. Бу турыда да берничә төрле фикер булды.

– Эчтәлек – шул ук чынбарлык, шул ук тормыш ул… – диде кайсыдыр, ярпачланып.

– Алай гына түгел, – диде икенчесе, каршы төшеп. – Бу бик примитив…

– Дөрес! Эчтәлек ул – тормышны гомумиләштерү… Эчтәлек ул тормышны, чынбарлыкны акыл аша уздыру процессында туа…

Беразга сузылган шау-шудан соң Данияр яңадан сүзгә кереште. Бу юлы да ул сүзен Сәетне тәнкыйтьләүдән башлады. Ул авторны тормышка, реаль чынбарлыкка «Мәҗнүн күзе белән» караганы өчен гаепләде. Билгеле, бу хәл – барлык яшь шагыйрьләргә хас сыйфат, дип өстәп куярга да онытмады.

Сүзгә Мәгъдәни дә кушылды. Ул үзенчә сафсата сатты. Янәсе, еллар үткән саен, кеше тупаслана, ниндидер калкан-кабырчык белән каплана… Яшьлегендә, имеш, кемнәр генә шигырь язмый да кемнәр генә үз-үзен үтерергә җыенмый…

Данияр, Мәгъдәнине бүлеп, бая башлаган фикерен дәвам итте. Сүз, әлеге дә баягы, шул эчтәлек турында иде. Үзенең хаклылыгын исбат итәргә теләп, мисал өчен, ул борынгы бер һинд әкиятен алды. Имештер, юл буйлап дүрт сукыр килә икән. Юлда боларга фил очрый. Моңарчы алар, тумыштан сукыр булу сәбәпле, филнең нәрсә икәнлеген дә белмәгәннәр. Берсе филнең озын борынын – хортумын капшап караган: «Бу бик юан, бик зур елан икән», – ди. Икенчесе филнең аягын капшый да: «Юк, елан түгел, юан гына бүрәнә бу», – ди. Өченчесе, филнең корсагын капшап карагач: «Су тутырылган гаять зур мичкә ич бу», – ди. Дүртенчесе, койрыгын капшап караганы, барысына да каршы төшә: «Берегез дә дөрес әйтмәдегез. Калын итеп ишелгән сүс бау бу», – ди…

– Беренче карашка, – дип дәвам итте Данияр, – сукырларның һәркайсы үзенчә хаклы. Әмма бу бит әле фил дигән сүз түгел… Син дә, Сәет, эчтәлекне шулайрак, беркатлырак итеп аңлыйсыңдыр кебек.

Ул башларын су өстенә салган талларны кабат искә төшереп алды. Салсыннар, шул көе кала бирсеннәр, аннан безгә ни зыян да ни файда; моңарчы алар шулай иделәр, моннан соң да шулай булып калачаклар. Әйдә, кала бирсеннәр, диде… Һәм кабат: «Бу шигырең белән нәрсә әйтергә теләдең соң син?» – дип сүзен түгәрәкләде.

Моңарчы авыр, кыен бер тойгы кичергән кеше сыман, сүзгә кушылмыйча утырган Зиннур атлы өченче егет телгә килде. Юк, тыныч кына сүз агымына килеп кушылмады ул, кинәт дулап-тузынып китте. Бөтенләй искәрмәстән шигырьнең авторы Сәеткә каты бәрелеп тә куйды.

– Син инде, алайса, бу шигырең белән чынбарлыкны, тормышны чагылдырдым дип уйлый торгансыңдыр. Шуны аңла: сәнгатьнең максаты тормышны, чынбарлыкны дөрес чагылдыру гына түгел, ә яшәп килгән чынбарлыкны үзгәртүгә өндәү булырга тиеш… – Зиннур, әйтәсе сүзләрен әйтеп бетерә алмаудан курыккан кеше сыман, ничектер кабаланып, ашыгып-ашкынып дәвам итте: – Сәнгать, бигрәк тә әдәбият, шул ук корал ул… Ә корал, белгәнегезчә, сугыш вакытында кирәк…

Алдан ук сөйләшеп куйган сыман, берничә кеше бердәм булып Зиннурга ябырылдылар.

– Син, Зиннур, сәнгатьне бары тик сугыш коралына гына әйләндереп калдыруың белән һич тә хаклы түгелсең, – диде кемдер.

Икенчесе элеп алып селкеп салды:

– Сөйләмә дә!.. Аңа бары тик сугышырга, гыйсъянчы булырга, тартышырга гына булсын…

Өченчесе кыстырып куйды:

– Сәнгатьне хезмәтче итеп булмый…

Зиннур бирелергә уйламый да иде. Ул, тагын да зәһәрләнә төшеп:

– Чын сәнгать мәрхәмәтсез көрәш барган җирдә генә туа… – диде. – Мифологиядәге Орфей тау-кыяларны челпәрәмә китергән, ә чын шагыйрь язган әсәр күңелләрне тетрәтеп, йөрәкләрне пыран-заран китерергә тиеш. Әдип тарафыннан иҗат ителгән сәнгать әсәрендә андый көч юк икән, димәк, ул инде шагыйрь түгел, бары тик рифма һәм ритмлы такмак кына…

Шулвакыт Зиннурның уң ягында утырган бер бик сылу туташ сүз алды. Атаклы фабрикант Габдулла Акчуринның бердәнбер кызы Айзирә иде бу. Ул сөйли башлау белән, Зиннур да бер мәлгә тынып калды.

– Күп кенә мәсьәләләрдә, Зиннур, мин синең фикердәшең, – дип башлады туташ. – Әмма синең сәнгатькә карата булган бу фикерең белән һич кенә дә килешәсем килми. Минемчә, чын сәнгать, син әйткәнчә, кан һәм үлем коралы гына булырга тиеш түгелдер… Чын сәнгать кешегә аз гына булса да куаныч, бәхет тә бирергә тиештер. Тормышта ансыз да кайгы-хәсрәт, пычрак-шапшаклык, тигезсезлек болай да кирәгеннән артык күп. Шуның өстенә сәнгать тә тормышның бары тик шул ямьсез, күләгәле якларын гына чагылдыруны максат итеп куйса, яшәүнең бернинди яме калмас иде.

Зиннур бу юлы да түзә алмады:

– Аның каравы сәнгать эчтәлекле, мәгънәле булачак. Үз вазифасын үти алачак… Чорыбыз шуны таләп итә. Юк, таләп итеп кенә дә калмый, ә даулый!..

Тыелгысыз ярсуга бирелеп, Зиннур тагын бер кызыклы гына нәрсә сөйләп ташлады. Франциядәге буржуаз революция чорында булган, ди, ул хәл. Имештер, бер шәһәр кешесе, гаҗәеп зур осталык белән балавыздан катырып, Париж кварталларының берсенең моделен ясый. Һәм үзенең күпьеллык хезмәтен республика Конвентына китерә. Яхшы ният белән бүләк итеп китерә, әлбәттә. Башта Конвенттан бернинди дә хәбәр-җавап булмый. Балавыздан катырган модель кайгысы буламы соң!.. Ачлыктан интеккән Париж халкын туйдыру турында, коалициягә каршы көрәшү өчен, армия, корал әзерләү турында кайгыртырга кирәк була. Ниһаять, модельгә дә чират җитә… Һәм Конвент «Ватан куркыныч астында вакытта шундый кирәкмәгән эш белән шөгыльләнгәне өчен, фәлән-фәлән гражданинны алты айга төрмәгә утыртырга…» дигән катгый карар чыгара.

Анекдотның азагы көтелмәгәнрәк булгангамы, барысы да диярлек көлеп-елмаешып алдылар. Мәгъдәнигә аеруча ошады, ахрысы. Беренче тапкыр кычкырып көлеп җибәрде.

– Алган икән, алайса, бүләген! Ха-ха-ха…

– Чыннан да, нәрсә булса да өмет иткән булгандыр әле, бичара.

– Безнең Зиннур әйтер ул, – дип элеп алды шаяру тоны белән Мәгъдәни. – Шундыйрак кеше инде ул. Дәшми-тынмый гына утыра-утыра да… Аннары син күр дә мин күр. Бәрән биреп әйттерә алмадым, ат биреп тыя алмадым көненә төшәсең.

Мәҗлес шау-шу белән тулды. Бер-берсен уздырырга теләгәндәй сөйләнергә, шаркылдашып көлешергә тотындылар.

Бары тик Сәет читтә калган иде. Бу минутта аның эчендәгесе йөзенә чыккан: кыяфәте ачулы-рәнҗүле. Ничектер ул үзен бик ялгыз хис итте. Бу яшьләр белән дуслашып-аралашып өлгергәндәй булса да, ул барыбер чит иде монда.

Эх, сезгәме соң шагыйрь йөрәген аңлау дип, күтәрелеп бәреләсе килгән минутлары да булды аның. Әмма төптәнрәк, салкын кан белән уйлап караган саен, үз-үзен тыярга мәҗбүр була иде.

Ләкин бит ул игътибар үзәгендә булырга тиеш кеше ләбаса! Һич югында, бүгенге кичәдә… Нәрсә дип шулкадәрле масаялар соң әле алар?.. Кем соң алар?.. Кай җирләре белән артык?..

Авыр иде аңа бу минутта. Чулпаниясе дә дикъкать итми бит, ичмаса. Фабрикант кызы Айзирә белән авызларын авызга куешканнар да, шырык-шырык көлешеп, нәрсә турындадыр серләшәләр…

Бәлки, аңардан көләләрдер әле. Бик ихтимал…

Сәет тутырып куелган фужерын кулына алды да беркем белән дә чәкешеп-нитеп тормыйча эчте дә җибәрде.

Кинәт җиңеләеп киткәндәй булды. Бер хис тиз арада икенчесе белән алышынды. Өермә булып ыргылырга торган ярсулы хисләре тынды, тәмам басылды. Һәм күңеле җыен кирәкмәгән нәрсәләрдән арынгандай бушап калды. «Менә шулай тупаслана торгандыр инде шагыйрь йөрәге…» – дип уйлап куйды ул.

Һава алыштырып кергәч, әңгәмә әкренләп яңадан үз ызанына төште, сүз тагын әдәбиятка күчте. Янә Сәетнең шигыре телгә алынды, әсәрнең эчтәлеге, формасы турында җанланып сүз куерта башладылар.

Күбрәк туташлар сөйләнде:

– Мин үзем, мәсәлән, – диде миллионер кызы Айзирә, – әдәбиятта берничә төрле агым яшәвен яклыйм. Бары тик шулай булганда гына, алар бер-берен баетып, бер-берен тулыландырып, шул ук вакытта үзара ярышып үсә алачаклар…

Тикмәгә генә купмады бу фикер. Айзирә Сәетне лирик шагыйрь дип атады. Хәтта чак кына романтизм элементлары да барлыгын конкрет дәлилләр белән исбат итте. Шигырьнең нәфасәтен, аһәңен күрсәтеп үтте.

Дөресен әйтергә кирәк, Айзирәнең мактавы Сәеткә бик хуш килде. Шуның өстенә Айзирә мәҗлестә утыручылар арасында иң укымышлы, иң белемлеләрдән санала. Сәет белә: бу инде татар һәм башкорт аксөякләре өчен «Затлы туташлар институты» нда яки ябык пансионнарда тәрбияләнгән морза-бикәч кенә түгел. Миллионер Акчурин кызы Петербургта хатын-кызлар өчен югары мәктәп исәпләнгән Бестужев курсларының хокук һәм философия факультетын тәмамлаган. Аны хәтта приват-доцент дәрәҗәсе белән укытучы итеп калдырырга да теләгәннәр. Әмма ул калмаган, туган Казанына кайткан.

Кемдер, Айзирәнең фикеренә кушылып, аны яклап чыкты. Бу туташка көч өстәгәндәй итте. Һәм ул, кызып, әдәбият һәм сәнгатьнең чәчәк аткан чорын, Пушкин дәверен мисал итеп китерде. Узган гасырның беренче яртысында, имештер, реализм белән беррәттән романтизм да, сентиментализм да, хәтта классицизм да бергә үрелеп үскәннәр, бер-берен тулыландырып чәчәк атканнар…

– Нәкъ безнең чор кебек булган икән… – диде Мәгъдәни, ораторны бүлеп.

Барысы да, нәрсә лыкылдыйсың син дигән кебек итеп, аның ягына борылдылар.

– Ничек?.. – дип сорап куйды Айзирә.

– Шулай ич… Нәрсә, санап күрсәтимме әллә?.. – Мәгъдәни, шунда ук саный да башларга җыенган кеше сыман, бармакларын тырпайтып, сул кулын алга сузды. – Менә алар: «экспрессионистлар, футуристлар, имажинистлар, супрематистлар, акцидентлар, кубистлар һәм башкалар… Кабатлап әйтәм, барысын да саный башласаң, кул бармаклары гына түгел, аяк бармаклары да җитмәячәк.

Мәгъдәнинең бу шаяруы яңадан сүзне читкә тайпылдырды. Футуристлар турында, аларның унберенче елдагы беренче манифестлары турында, шул манифестта кабул ителгән: «Пощёчина общественному вкусу», «Всё надо сбросить с корабля современности» дигән девиз-лозунглары турында һәм, ниһаять, аларның фикер яки эчтәлек турында түгел, нибары сүз турында, сүзнең дә бары тик формасын, яңгырашын алгы планга куюлары турында, шау-гөр килеп, беркадәр бәхәсләшеп алдылар.

Бу бәхәстә дә Данияр игътибар үзәгендә иде. Дөньяда иң алдынгы әдәбиятлардан саналган рус әдәбиятында ул соңгы елларда торгынлык хөкем сөрүен аеруча әрнеп, ачынып сөйләде. Хәзерге рус әдәбиятын яман кризис кичерүче каты сырхау белән чагыштырды.

Кисәктән генә Сәет кузгалды. Ул үз шигырен яклап кына калмады, ә футурист-абстракционистлар иҗаты белән бергә куеп, бергә бәйләп сүз алып баруларына чын-чыннан үпкәсен белдерде. Әгәр дә мәгәр, дип дәвам итте ул, тузынып китеп, минем әсәремдә, Айзирә туташ әйтмешли, аз-маз гына романтизм элементлары чагылып киткәли икән, бу тикмәгә генә түгел…

Аннары ул үзенең туып үскән якларыннан аерылып киткән кеше булуын да, туган якларындагы һәрбер күренеш: күлләре дә, зифа камышлары да, бөдрә таллары да аның өчен газиз булуы турында әрнеп-ачынып сөйләде. Боларны аңлар өчен, диде ул ахырында, бәгырь кылларыңны өзеп, туып үскән җирләреңнән аерылып карарга кирәк…

Искәрмәстән генә килеп чыккан бу низагны ничек тә җайга салырга кирәк иде. Аның кинәт шулай дуамаллануында чак кына хаклык та бар бит. Чыннан да, әдәп саклыйсы урында, кирәкмәгән сүз кузгатып, ямьле мәҗлеснең тәмен җибәрә яздылар лабаса.

Сүзне Данияр алды. Әмма, ул да, кинәт кенә кайтып төшеп, яшь әдиптән гафу үтенергә ашыкмады. Шулай да әйтте: әле яңарак кына Сәет укыган шигырьнең телгә алынган футуристлар белән бернинди дә катнашы юк, диде. Әмма Сәетнең сай эчтәлекле шигырь язуын бары тик туып үскән якларыннан «бәгырь кылларын өзеп» аерылып китүе белән генә акларга маташуы шулай ук дөрес түгел, диде. Аннары инде кочагы-кочагы белән мисаллар яудыра башлады. Әнә, диде, борынгы Рим шагыйре Овидий, диде, исемен мәңгелек иткән әсәрләрен бары тик туган якларыннан сөрелгәч кенә иҗат иткән, диде. Аннары әллә ни ерак барасы юк, зур әдәбиятта танылган күп әйберләр еракта, чит-ят җирләрдә язылганнар. Яңадан мисаллар: Тургеневның «Аталар һәм балалар» ы – Парижда, Гогольнең «Үле җаннар» ы Римда язылган икән…

Юк, Сәет барыбер тиз генә тынычлана алмады. Тәкәллефсез, мыскыл иткәндәй елмайды да Данияр әйткәннәрдән «сай эчтәлекле» дигән сүзләргә бәйләнеп маташты.

Данияр бу юлы да үз фикерендә калды. Эчтәлек мәсьәләсенә килгәндә, Зиннурның «чор таләбе» дигән сүзләренә тулысынча кушылуы турында әйтте.

– Менә, алайса, тыңла… – диде ул бик әһәмиятле нәрсәне исенә төшергән кыяфәт белән. – Мин сиңа яңадан бер мисал китерәм. Беренче карашка, ул да табигать манзаралары турында кебек. Тик дикъкать ит, бу шигырь күләме ягыннан бер дә синекеннән артык түгел…

Данияр турайды, башын чак кына кырын сала төшеп, укый башларга әзерләнде. Ләкин шулчак телен тыймас Мәгъдәни сүз кыстырып куйды:

– Яхшы шигырь кыска булырга тиеш тә… – диде ул, ишарә бармагын өскә таба күтәргән булып.

Мәгъдәнинең маймылланып яңадан сүзгә кушылуы Даниярга бик үк ошап бетмәде, ахрысы. Ул коры гына:

– Ә начары тагын да кыскарак… – дип төрттергән кебек әйтеп куйды да, Сәеткә таба борылып, башлаган фикерен дәвам итте: – Син ярата торган шагыйрь әсәре бу, тыңла…

Данияр башлады:

 
Вакыты белән талпынып һәм моңланып, күп җырладым,
Якты көннәр, айлы кичләрдә карап тик тормадым.
Кап-кара, бозлы болыт чыкты, каралды көннәрем,
Бервакыт ак ай да бетте, калды айсыз төннәрем.
Инде тик эчтән янамын, сайрый алмыйм кычкырып,
Мин кунып сайрап утырган зур агач бетте корып.
Әллә нинди вәхши кошлар төрле яктан яскыйлар…
 

Ләкин Данияр укып бетерә алмады. Тавышы кысылганнан-кысыла барып, кинәт чатнагандай булды. Йөзенә кызыллык йөгерде. Һәм ул, ютәлли башлап, тиз генә кесәсеннән кулъяулык чыгарып, авызын томалады. Читкә борылып, беркавым ютәлләп торды. Бүлмәдәгеләр дә үзара сәер карашып, тынып калдылар.

Әмма бу шомлы тынлыкның дәвам итүен Зиннур теләмәде, ахрысы. Берни дә булмаган кыяфәт белән, гадәттәгечә җанланып-кызып, Данияр, башлаган фикерне дәвам иткән кебек, болай диде:

– Менә шул ук Гафуриның тагын бер шигыре. Бишенче елгы революция бастырылгач та язды ул аны:


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации